Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 31


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 31 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Иван Дүртенченең бу хаты төп нөсхәсендә бик озын була. Анда кенәзгә карата мыскыллы урыннар шактый зур урын били.

Курбский, әлбәттә, патшаның бу хатына каршы да нәфрәтле хат яза. Ул анысында, тагын патшаны йөгәнсез явызлыкта гаепләгәннән соң: «Мин гаепсез һәм чит җирдә куылган хәлдә яшим. Мәрхәмәтле кешеләр кызгана мине, әлбәттә, син түгел! Бераз көтик: гаделлек ерак түгел», – дип язып җибәрә.

Әлбәттә, Русьның үзендә дә Курбскийны ватанга хыянәт итүдә гаепләүчеләр дә, аңа теләктәшлек күрсәтүчеләр дә бар иде. Тик ул үзе, патшаның җәзасыннан качып китәргә, ватаны Русьтан аерылып читтә яшәргә мәҗбүр булгач, Адашев белән Сильвестрны читтән торып хөкем иткән чакта митрополитның: «Гаепләнүчеләрнең үзләрен дә тыңларга кирәк», – дигән акыллы сүзләренә каршы килеп, патшаны яклап ясаган чыгышын искә төшердеме икән? Иван тарафыннан үзенә карата язылган мыскыллы ул хатны укыгач, үзенең бу гамәле өчен үкенү хисе кичердеме икән?

Шушы язышулардан соң Курбский Сигизмундны, Руська каршы сугыш мәсьәләсендә йомшаклыкта гаепләп, тәвәккәл һәм батыррак булырга чакырды, Кырым ханы белән бергә сугышу өчен, казнаны жәлләмәскә дә киңәш итте. Бераздан Мәскәүдә, аларга каршы хыянәтче Курбский белән литвалылар, ляхлар, Пруссия немецлары, венгр һәм волох – молдован һәм румыннардан торган җитмеш меңлек гаскәр белән Полоцкига һәм Кырым ханы Дәүләт Гәрәй алтмыш меңлек гаскәре белән Рязань өлкәсенә килә дигән күңелсез хәбәр ишетелде. Әлбәттә, бу яман хәбәр башкалада курку тудырды. Ләкин Иванның йөрәге басылмады, ул ачу белән тагын да ярсый төште, һаман төрле шик-шикләнүләр белән яши бирде. Бөтен яхшы вельможалар аңа явыз җаннар, Курбскийның фикердәшләре булып тоелды. Ул аларның кайгылы карашларында да хыянәт кенә күрде, аларның дәшмәүләрендә дә куркыныч яисә гаепләү сүзләре ишеткәндәй булды, һаман яңадан-яңа әләкләр таләп итте. Алар гына аңа аз булып тоелды, инде аның җәзага сусавын бернинди оятсыз яла ягучылар да канәгатьләндерә алмый иде. Ул тагын да куркыныч, коточкыч җәзалар бирү, яңадан-яңа корбаннар өчен сәбәпләр эзләвен дәвам итте.

Хәйләле качу

1564 елның кышы башында мәскәүлеләр, патшаның исемнәре белән атап, Русьның барлык почмакларыннан хатыннары һәм балалары белән бергә чакыртып китерелгән үзенең якын дворяннары, приказлы кешеләре, гаскәр башлыклары белән каядыр барырга җыенуы турында белделәр. 3 декабрьдә Кремль мәйданында бик күп чаналар җыелган иде. Аларга сарайдан алтын, көмеш, изге иконаларны, тәреләрне, кыйммәтле савыт-сабаларны, кием һәм казна акчаларын ташыдылар. Дин башлыклары, руханилар һәм боярлар патшаны Успения чиркәвендә көтә иде. Ул, килүгә үк, митрополитка гыйбадәт кылырга кушты, үзе дә, бик тырышып, догалар укыды, баш иде, билен бөкте, боярларга, чиновникларга, купецларга шәфкатьле рәвештә үзенең кулын үбәргә рөхсәт итте. Шуннан соң патшабикә һәм ике малае, Алексей Басманов, Михайл Салтыков, кенәз Афанасий Вяземский, Иван Чеботов һәм үзенең башка яраткан кешеләре белән чаналарга утырдылар да, бер полк кораллы җайдаклылар озатуында, Коломенское авылына китеп бардылар. Анда ул юлсызлык вакытында ике атна яшәде, чөнки көннәр бик җылынып китте, яңгырлар яуды, хәтта елгалар боздан арчылды. 17 декабрьдә ул – үзенең олаулары белән Тайнинское авылына, аннан – Троицкий монастырена, ә Раштуа бәйрәменә Александровский бистәсенә күченде. Ул чакта 1563 елда үлгән Макарий урынында Русь митрополиты Афанасий куелган иде. Мәскәүдә аннан башка тагын күп кенә башка дин әһелләре калды. Алар, боярлар һәм халык белән бергә, патшаның кинәт кенә гадәти булмаган шундый серле сәяхәте турында нәрсә уйларга да белмичә, бик тынычсызланып, тәмам хәсрәткә төштеләр, барысы да бер дә яхшыга юрап булмаган ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыгуын көттеләр. Бер ай үтте.

3 гыйнварда митрополит Афанасийга Иванның чиновник Константин Поливанов алып килгән грамотасын тапшырдылар. Анда патша үзенең кечкенә чагында булган фетнәләрне, төрле авыр хәлләрне, боярларның законсыз эшләрен сурәтләгән, шулчакта вельможаларның, приказлы кешеләрнең, ватан турында кайгырту урынына, үзләренең байлыгы турында гына уйлаулары, патша казнасын, җирләрен, утарларын талаулары турында язган иде. Янәсе, аларның бу гадәтләре әле бүгенге көндә дә үзгәрмәде, алар явызлык эшләүдән бүген дә туктамады, воеводалар христианнарның яклаучылары булырга теләмиләр, хезмәттән читләшәләр, Русьны ханга, Литвага һәм немецларга ботарларга ирек куялар. Әгәр дә государь, гадел суд ясарга омтылып, лаек булмаган бояр һәм чиновникларга үзенең ачуын белдерә икән, митрополит һәм югары дин әһелләре аларны яклыйлар, аңа тупаслык күрсәтәләр. Һәм башкалар, һәм башкалар. Кыскасы, үпкәләүле хат-грамота иде ул.

«Шуңа күрә, – дип язган иде Иван хаты ахырында, – сезнең хыянәтләрегезгә түзеп тора алмыйча, без, күңелебез тулы кызганулы хәлдә, дәүләтебезне калдырдык һәм безгә Ходай юл күрсәткән җиргә китеп бардык».

Патша икенче хатын башкала кунакларына, купецларга һәм мещаннарга атап җибәргән иде, аны дьяклар Путило Михайлов һәм Андрей Васильев халык җыенында кычкырып укыдылар. Патша анда мәрхәмәтле, яхшы халыкны үзенең рәхимлелегенә ышандырган, аның җәбер-опаласы һәм ачуы халыкка кагылмавы турында әйткән иде.

Башкала куркудан шаккатып калды: барысына да властьсыз, башлыксыз калу тиранлыктан да авыр булып тоелды.

«Государь безне ташлап китте! – дип елады кешеләр. – Без бетәбез! Башка ырулар белән сугышларда безне кем яклар? Сарыклар көтүчедән башка нишләр?»

Руханилар, боярлар, сановниклар, приказлы кешеләр, яшьләр коя-коя, митрополит Афанасийдан, беркемне дә кызганмыйча, беркемнән дә курыкмыйча, Иванны үзләренә мәрхәмәт күрсәтергә күндерүен таләп иттеләр. Аңа барысы да бер генә теләген әйтте: «Патша үзенең явыз җаннарын теләгәнчә җәзаласын, яшәүдә дә, үлемдә дә аның ихтыяры, тик патшалык кына башлыксыз, яклаучысыз калмасын! Ул – безнең Ходай биргән хакимебез: без башканы белмибез. Без барыбыз да синең артыңнан башларыбызны алып, галиҗәнапка баш ияргә һәм елап сорарга барабыз». Купецлар белән мещаннар да шуны ук кабатлады һәм: «Патша безгә үзенең хыянәтчеләрен күрсәтсен, без аларны үзебез юк итәбез!» – дип өстәделәр.

Митрополит патша янына һич кичекмәстән чыгып китәргә теләгән иде дә, тик гомуми җыелышта ул, сурәтләп тә булмаган дәрәҗәдә каушап калып, паникага бирелгән халык арасында тәртип урнаштыру өчен, монда калырга тиеш дигән карарга килделәр. Башкалада бөтен эш тукталды, судлар, приказлар, лавкалар, каравыл йортлары бушап калды. Патшага төп илчеләр итеп Новогород изгеләре Пименны һәм Чудов архимандриты Левкийны сайладылар. Алар артыннан башка епископлар – Никандр Ростовский, Елевферий Суздальский, Филофей Рязанский, Матфей Крутицкий һәм Троицкий, Симонов Спасс, Андроников архимандритлары, руханилар артыннан вельможа һәм кенәзләр Иван Дмитриевич Бельский, Иван Фёдорович Мстиславский, шулай ук барлык боярлар, окольничийлар, дворяннар һәм приказлы кешеләр, күп кенә кунаклар, купецлар, мещаннар хәтта шуннан, митрополит палатасыннан ук, өйләренә дә кереп тормыйча, барысы да патша янына барып, аңа бил бөгәргә, баш ияргә һәм еларга теләк белдерделәр.

Изге кешеләр, Иванга үзләре турында хәбәр итәргә җибәреп, Слотинода туктадылар. Ул аларга приставлар белән Александров бистәсенә килергә кушты һәм 5 гыйнварда аларны сараенда кабул итте. Патшага митрополит исеменнән хәер-фатиха белдереп, епископлар күз яшьләре белән руханилардан, вельможалардан, епископлардан, приказлы кешеләрдән опаласын алуын, дәүләтне калдырмавын, үзе теләгәнчә патшалык һәм эш итүен үтенделәр. Шулай ук алар аңардан боярларга патшаның күз карашын гына булса да күрергә рөхсәт итүен үтенделәр. Ул рөхсәтен бирде.

– Әгәр дә син дөньялыктагы бөеклек һәм данны хөрмәт итмисең икән, ул чагында шуны хәтерлә: Мәскәүне калдырып, син үзеңә изгелекнең Ходай могҗизалары ирештерелгән, Христос дәвамчыларының дәвага ия булган изге сөякләре сакланган изге храмнарны да калдырасың бит, – диде алар барысы бергә, аның катына кергәч. – Шуны хәтерлә: син дәүләтне саклаучы гына түгел, чиркәүне саклаучы да, православиенең беренче һәм бердәнбер монархы да бит! Әгәр калдырып китәсең икән, хакыйкатьне, безнең динебез сафлыгын кем саклар? Миллион җаннарны мәңгелеккә юкка чыгудан кем коткарыр?

Аларның күз яшьләре белән әйтелгән бу сүзләренә җавап итеп, патша бик озын итеп нотык сөйләде, бик күптәнге тарихны да искә алды. Боярлар дәшмичә генә түгел, хәтта тын да чыгармыйча тыңлады.

– Ул чагында минем атакаем, митрополит Афанасий хакына, сезнең хакка, безнең Ходайга табынучыларыбыз, архиепископ һәм епископларыбыз гозерен тыңлап, үземнең патшалыгымны яңадан алырга риза булам, ә нинди шартларда ризалашуымны сез соңыннан белерсез, – дип тәмамлады патша үзенең сүзен.

Соңыннан беленгәнчә, аның шарты исә болай иде: Иванга хыянәт итүчеләргә карата опалада булу, аларны үлем җәзасына тарту, байлыкларын тартып алу кебек хөкемнәр чыгаруга руханилар ягыннан, бернинди каршылыксыз, тулы хокук бирелергә тиеш. Шушы сүзләре белән патша менә хәзер үз алдында басып торган боярларның шактыена үлем алып килүен белдерде. Бу минутта аларның берсе дә үз гомере турында уйламады, алар бары тик патшаның бөек кенәзлек тәхетенә кайтуын гына телиләр иде. Шуңа күрә барысы да аңа күз яшьләре белән рәхмәтләрен белдерде, Иванның мәрхәмәтлелеген данлады. Шуннан соң инде күңеленнән үлемгә хөкем ителгәннәрнең килешүеннән күңеле йомшарып калган патша югары дин әһелләренә үзе белән бәйрәм итәргә калырга кушты, шулай ук бистәдә кенәзләр Бельский белән Щенятевны калдырды да, калган боярларны, дьяклар белән бергә, приказларда эшләр тукталып тормасын өчен, Мәскәүгә кайтарып җибәрде.

Мәскәү патшаны түземсезлек белән һәм озак көтте. Халык арасында ул үзенең якын кешеләре белән ниндидер яшерен эшләр илә шөгыльләнә дип сөйләделәр. Ниһаять, 1564 елның 2 февралендә патша тантаналы рәвештә башкалага килеп керде һәм икенче көнне руханиларны, боярларны, күренекле чиновникларны җыйды. Аның кыяфәте барысын да гаҗәпкә калдырды. Ул элек озын буйлы, мәхабәт гәүдәле, иңбашлары биек, мускуллары нык, күкрәге киң, чәчләре матур, озын мыек, борыны римнарныкыча, күзләре кечкенә, соры төстә, ләкин ачыклар, уттан ясаган сыман үтәкүрүчәннәр, йөзе дә чибәр генә иде. Ә менә хәзер ул шундый, хәтта танып булмаслык үзгәргән иде. Йөзенә караңгы рәхимсезлек иңгән, бөтен йөз сызыклары үзгәреп калган, карашы сүнгән, җанында кайнаган, аңлатып та булмаслык ачулы ярсудан аның сакалында һәм мыегында бернинди төк тә калмаган диярлек. Ул бик озын итеп үз тирәсендә хыянәтчеләрнең, сатлык җаннарның күплеге, аларны якын киләчәктә үлем җәзасы көтүе турында сөйләде. Аннан соң Русьта моңарчы ишетелмәгән-күренмәгән ниндидер опричнина уставы кертелүе хакында әйтте, үзенең һәм дәүләт куркынычсызлыгы өчен махсус сакчылар булдыруын игълан итте. Бу яңалык беркемне дә гаҗәпләндермәде, чөнки аның чиста булмаган намусы аркасында ышанмаучан, шикләнүчән, куркучан кеше икәнлеген барысы да белә иде инде. Патшаның аннан соң әйткәннәре гаҗәпләндерде генә түгел, бәлки яңадан бөтен Русьның котын алды. Ул җыелганнарга түбәндәгеләрне игълан итте:

1. Можайск, Вязьма, Козельск, Перемышль, Белев, Лизвин, Суздаль, Ярославец, Суходровь, Медынь, Шуя, Галич, Юрьевец, Балахна, Вологда, Устюг, Старая Русса, Каргополь, Вага шәһәрләре, шулай ук Мәскәү волостьлары һәм башкалары үзләренең керемнәре белән патшаның шәхси милкенә әйләнә.

2. Кенәз, дворян һәм бояр балаларыннан мең тән сакчылары сайлап алына, аларга шул шәһәрләрдән утарлар бирелә, ә андагы вотчина ияләре башка урыннарга күчерелә.

3. Мәскәүнең Чертольская урамнары, Сивцов Враг белән бергә Арбат һәм төрле бистәләре вә Никита урамының яртысы аның милке булып санала, андагы патша меңенә язылмаган барлык дворяннар һәм приказлы кешеләр башка урыннарга күчерелә.

4. Үзенә хезмәт итәргә махсус сановниклар – дворецкийлар, казначейлар, ачкыччылар, хәтта аш-су осталары, ипичеләр, һөнәрчеләр билгеләнә.

5. Неглиннаяның теге ягында, Арбат белән Никитский урамнары арасында яңа сарай төзелә, һәм ул, крепость шикелле, биек стена белән әйләндереп алына.

Аның бу таләбе бик тә сәер булып тоелды. Әйтерсең ул Кремльгә бәйле тарихны хәтерләргә дә, үзенең ата-бабаларының андагы изге табутларын күрергә дә теләми, аның үз бабасы Иван Өченченең мәһабәт сараенда яшисе килми.

Русь һәм Мәскәүнең бу өлеше, Иванның мең кешелек дружинасы, бу яңа сарай, патшаның аерым милке буларак, турыдан-туры аның карамагында булып – опричнина, ә бүтән башкалары, ягъни бөтен дәүләт земщина дип аталырга тиеш иде. Алар белән идарә итүне Иван земский боярларга, кенәзләр Бельский белән Мстиславскийга һәм башкаларга тапшырды. Алардагы элеккеге дәүләт чиновниклары – дворецкийлар, казначейлар, дьякларга аларның приказларында утырырга, барлык гражданлык эшләрен башкарырга, бик әһәмиятле эшләрне яисә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, бигрәк тә хәрби эшләр буенча, патшаның үзенә доклад белән килергә рөхсәт бирелгән боярларга мөрәҗәгать итәргә тиешләр иде. Күрәсең, патша, үз карамагындагы шәхси биләмә эшләре белән генә чикләнеп, дәүләт эшләреннән тәмам читләшергә теләде. Инде Русьта патшаныкы белән дәүләтнеке бер үк нәрсә түгел икәнлеген раслап, ул, земский казнасыннан сәяхәтенең юл чыгымнарын каплау өчен, йөз мең сум акча таләп итте. Беркем дә каршы төшмәде, чөнки патша ихтыяры закон иде.

Җәзаларның икенче этабы

1565 елның 4 февралендә исә патша Александровский бистәсендә руханиларга һәм боярларга куйган шартларын үтәргә кереште. Алар Курбский белән бергә, үзенең, үлгән патшабикә һәм ике баласы тормышына һөҗүм ясарга теләгәннәр дигән гаеп ташлап, үзләре уйлап чыгарган хыянәтчеләрне җәзалау башланды.

Нәселе буенча борынгы изге Владимир, Всеволод Великий һәм борынгы Суздаль кенәзләреннән чыккан, Казан ханлыгын яулап алганда курку белмәгән данлы воевода, бояр, тирән акыл иясе, ватанның эчкерсез улы, чын христиан Александр Борисович Горбатый-Шуйский яңадан башланган җәзаларның иң беренче корбаны булды. Ул үлемен унҗиде яшьлек улы Пётр белән кабул итте. Алар икесе дә Кремль алдындагы җәза урынына (лобное место) бернинди куркусыз, тыныч кына, бер-берсенең кулларыннан тоткан килеш атлады. Малае, әтисенең үлемен күрергә теләмичә, үзенең башын палач кылычы астына – бүкәнгә беренче булып салды. Тик әтисе аны башларны чаба торган тумран яныннан читкә этәрде дә, күңеле йомшарып:

– Мин сине үле килеш күрә алмыйм, улым! – диде. – Әйдә мин беренче булыйм!

Малае аңа урынын бирде. Аннары әтисенең чабылган башын кулына алып, аны үпте дә беравык күккә карап торды һәм аннары якты йөзе белән башын бүкәнгә салды.

Горбатый-Шуйский сеңлесенең ире, тумышы буенча грек Пётр Ховрин, окольничий Головин, кенәз Иван Сухой-Кашин һәм кравчий, кенәз Пётр Иванович Горенский да шул ук көнне җәзалап үтерелде, ә кенәз Дмитрий Шевырев казыкка утыртылды. Аек акыл белән аңлап булмаслык хәл: бу кенәз, дини ышанычының ныклыгы аркасындадыр, мөгаен, газабын да онытып, Иисуска мактау җырлады, авызыннан бернинди зарлану сүзе дә чыкмады. Ике боярны һәм кенәзләр Иван Куракин белән Дмитрий Немойның чәчләрен кистеләр. Күп кенә дворян һәм бояр балаларының утарлары тартып алынды, кайберләрен Казанга сөрделәр.

Бик абруйлы вельможаларның берсе, патшабикә Анастасиянең якын туганы, бояр һәм воевода Иван Петрович Яковлев та опалага эләкте. Ләкин Иван ачудан ярсыган кайбер чакларында да үзенең шәфкатьлелеге һәм изгелеге белән дә мактанырга ярата иде. Яковлевны кичереп, ул аңардан дәрәҗәле дин әһелләре дә кулларын куйган ант грамотасы яздырып алды. Кенәз үзенең ул грамотасында Русьтан Литвага да, папага да, императорга да, солтанга да качып китмәскә, беркайчан да кенәз Владимир Андреевич ягына аумаска дип язмача ант иткән иде.

Хәер, Иван тагын бер кешегә мәрхәмәтлелеген күрсәтте. Кайчандыр аның тарафыннан утары тартып алынганнан соң, Мәскәүдән Белоозерога сөрелеп, анда казнадан ашамлык запаслары, кием-салым, шәраб һәм җимешләрдән башка ел буе 100 сум акча алып дүрт ел шунда яшәгән беренче дәрәҗәдәге бояр, данлы воевода Михаил Воротынскийны, ярлыкап, сарайга, думага кайтарды һәм аны Казан наместнигы итеп куйды. Шулай ук аңардан да патшага чын күңеленнән бирелгәнлеге турында ант грамотасы яздырып алды, аңа аның өчен митрополит белән епископлар сорады дип белдерде. Аның бу гамәле руханилар арасында да үзенең киң күңеллелеген күрсәтергә теләве иде. Чынында исә инде бернинди сораучылар һәм яклаучылар да юк, руханилар, бары тик чиркәү алтарен күз яшьләре белән чылата-чылата, бәхетсезләргә мәрхәмәтен җибәрүен сорап, Ходайга гыйбадәт кенә кыла алалар иде.

Җәзалар үткәргәннән соң, патша Иван үзенең яңа дружинасын оештыру эшләре белән шөгыльләнә башлады. Аның советында үзе белән янәшә Алексей Басманов, Малюта Скуратов, кенәз Афанасий Вяземский һәм аның яраткан башка кешеләре утыра иде. Аларга яхшы эшләре белән түгел, ә йөгәнсезлекләре, азгынлыклары белән билгеле булган, һәрнәрсәгә әзер торган җитез, кыю бояр малайларын китерә тордылар. Патша аларга нәселләре, дуслары һәм якыннары турында төрле сораулар бирде. Аларның һәрберсеннән күренекле боярлар белән бернинди элемтәдә булмау таләп ителде, нәселләренең иң түбән катлаудан булуы аларның яхшы ягы дип саналды. Мең урынына патша шундый алты мең малайны җыйды, аларны үзенә намус һәм гаделлек белән хезмәт итәргә, хыянәтчеләр турында хәбәр җиткереп торырга, земскийлар, ягъни опричнинага язылмаган кешеләр белән дуслашмау, патшадан башка беркемне дә, хәтта атасы белән анасын да белмәүләре турында ант иттерде. Моның өчен патша дружиначыларга, унике меңләп элеккеге хуҗаларыннан тартып алып, җирләрен генә түгел, йортларын да, барлык күчемле милекләрен дә бирде.

Кинәт кенә ярлылардан зур байлыкка ия булып алган бу малайлар яңа җир биләүче зур кешеләргә әйләнде һәм, шушы байлык вә купшылыклары белән үзләренең кабахәтлекләрен яшерергә тырышып, акча яратырга өйрәнделәр, крестьяннарны төрле салымнар һәм эшләр белән изделәр, күрә торып таладылар. Авыллар бөлгенлеккә төште. Ләкин бу явызлыклар, башкалары белән чагыштырганда, әле алай ук зур бәла түгел иде шикелле…

Тиздән барысы да Иванның, үз опричниклары мәнфәгатеннән чыгып, Русьны сатуын, аңа хыянәт итүен күрделәр: алар барлык судларда да һәрвакыт өстен булып чыкты, алар өчен суд та, бернинди чара да юк сыман иде. Кыскасы, земский кешеләре, дворяннан мещанга хәтле, опричниклар алдында бөтенләй көчсез вә хокуксыз булып калдылар! Дәүләттә халыкның опричникларны күралмавы үскән саен, киресенчә, патшаның аларга булган ышанычы арта барды. Иванның әкәмәт акылы үзенең бирелгән, тугры, ышанычлы яңа хезмәтчеләренә бик тә туры килгән символ уйлап чыгарды: алар һәрвакыт ат иярләренә бәйләп куелган эт башы һәм себерке белән йөрде, янәсе, бу дружинник-опричниклар патшаның явыз дошманнарын чәйниләр, юк итәләр һәм Русьны себерәләр, чистарталар!

Гәрчә төзелгән яңа сарае крепостьны хәтерләтсә дә, Иван үзен анда да тыныч итеп сизә алмады. Ул, гомумән, Мәскәүне яратмады һәм үзенең күп вакытын, инде шәһәргә әйләнеп, таш чиркәүләр, йортлар, лавкалар белән бизәлгән Алексадровский бистәсендә үткәрә торган булды. Андагы данлыклы Алла Анасы – Богоматерь храмы тышыннан төрле төсләр, алтын һәм көмеш белән ялтырап торды, аның һәр кирпеченә тәре рәсеме төшерелгән иде. Патша махсус канал һәм балчык өемнәре белән әйләндереп алынган зур палаталарда, ә сарай хезмәтчеләре, дәүләт кешеләре, хәрби чиновниклар махсус йортларда яшәде. Бистәдә опричник һәм купецларның аерым үз урамнары барлыкка килде. Патша рөхсәтеннән башка бистәгә беркем керә дә, аннан чыга да алмады. Моның өчен халык арасында Тоткынлык дип йөртелгән бу бистәдән өч чакрым ераклыкта хәрби сак тора иде.

Кенәз Владимирның үлеме

1569 елның 1 сентябрендә Иванның икенче хатыны Мария үлде. Бу зур югалту уңаеннан бөтен Русь кайгыга чумарга тиеш иде: бөтен эшләр туктатылды, боярлар, дворяннар, приказ кешеләре траур киемен киде, барлык шәһәрләрдә дә үлгән патшабикә рухына панихидалар үткәрелде, ярлыларга хәер-сәдакалар, монастырь һәм чиркәүләргә акчалар өләшенде. Барысы да һәр җирдә дә, Иванның гомуми явызлыгын яшереп, икейөзлелекләрен күрсәтергә тырыштылар.

Хәер, патша үзе дә артык кайгырмады бугай, инде ун көннән соң ук ул Мәскәү сараенда чит ил илчеләрен кабул итә башлады, ләкин үзенең Александровский бистәсендә ялгыз калырга һәм анда яңа хыянәтләр, әләкләр һәм җәзалар уйлап чыгару өчен, моннан тизрәк шунда китәргә ашыга иде. Ике хатынының үлеме аңа бәхетсезлек алып килде. Анастасия, үлгәндә, аның фатихасын, мәрхәмәтлелеген алып китсә, әйтерсең Мария исә аңа явыз җәзалар буенча үз-үзен дә узып китәргә васыять әйтеп калдырды. Мария дә, Анастасия шикелле үк, хыянәтчеләр тарафыннан агуланып үтерелде дигән ялган хәбәр таратып, патша Руська үз ярсуының чираттагы коточкыч явызлыгын әзерләде.

Иван гаепсезләрне җәзага тартты, ә гаепле кеше, аның уенча, чын гаепле исә тиран каршында басып тора иде: ул, законга каршы килеп, авыру патшаны тыңламыйча, уенда аның тиздән булачак үлемен көтеп сөенүче, вельможаларны сатып алучы – патша әтисенең бертуган кече энесе Андрей Ивановичның улы кенәз Владимир Андреевич иде! Уналты ел узды, ләкин патша, иске гаепләрне дә исендә тотучан үчле кеше буларак, аңардан хәзер дә курка иде әле. Дөрес, Иван Васильевич кайчак халыкка мәрхәмәтле, изге кеше булып күренергә тырышып, андый чакларында бераз вакыт кешеләрне җәзага тартмый да торды. Ләкин болар сирәк күренешләр иде. Шуңа күрә кенәз Владимир Андреевич, 1563 елда аның мәрхәмәтенә юлыкса да, патша аңа барыбер бик ышанып бетми иде, шуңа күрә, гәрчә Иван аңа хәзер бик ягымлы, яхшы карашта булса да, кенәз үзен алда ни көткәнен чамалый да шикелле иде. Әйе, патша аны кичерде, аңа, яңа сарай салу өчен, Кремльдә җир һәм Дмитров, Боровск, Звенигород шәһәрләрен биреп, үзенә аларга алмашка Верей, Алексин һәм Старицаны алды. Патша, кенәз бу биләмәләрне алгач, ул аларда эшкә чумып, үзенә аның ягыннан бернинди куркыныч та янамас дип уйлады. 1569 елда Нижний Новогородта, Әстерханны саклау өчен, гаскәр җыйганда, Иван бу эшне үзенең шушы туганына тапшырудан да курыкмады. Ләкин бу ялган ышаныч аңа опала һәм үлем алып килде.

Кенәз Владимр Андреевич Нижний Новогородка Кострома аша китте, анда бу шәһәр халкы һәм руханилар, аны яратуларын белдереп, зур хөрмәт күрсәтеп, ипи-тоз һәм тәреләр белән каршы алды. Бу турыда белгән патша андагы зур чиновникларны Мәскәүгә алып килергә боерды һәм шунда җәзага тартты, ә үзенең туганын җайлап кына үзенә чакыртты. Владимир хатыны һәм балалары белән Александровский бистәсеннән өч чакрымдагы Слотино авылында тукталып, шуннан патшага үзенең килүе хакында хәбәр җибәрде дә җавап көтә башлады. Шул вакытта ул кинәт бер полк чамасы дружиначыларны күреп алды: алар, кылычларын кыннарыннан чыгарып, аларны сугыш кырындагы шикелле чайкап, чабып киләләр иде. Шундук алар авылны әйләндереп тә алдылар. Иң гаҗәбе: Иван үзе дә алар белән иде! Ул атыннан төшеп, бер йортка кереп китте. Василий Грязной, Малюта Скуратов, кенәз Владимир янына кереп, аның патшаны үтерергә теләүдә гаепле икәнен белдерделәр, хәтта моңа дәлил итеп, гаебен таныту өчен, шаһит сыйфатында, патшаның аш-су әзерләүчесен дә алып килгәннәр иде. Ул исә кенәз аңа, патшаны үтерү өчен, акча һәм агу бирде дип барды. Барысы да алдан уйланылган һәм әзерләнеп куелган иде, билгеле.

Кенәз Владимирны хатыны һәм ике малае белән патша янына алып килделәр: алар, аның алдына тезләнеп, үзләренең гаепсез икәнлекләрен, чәчләрен кисүне сорадылар. Ә патша моңа каршы аларга:

– Сез мине агу белән үтерергә теләгән идегез, аны үзегез эчегез! – дип җавап кайтарды.

Шулчак агу китереп бирделәр. Гәрчә үләргә әзер булса да, кенәз Владимирның күрә торып, үз кулы белән агу эчеп үләсе килми иде. Шунда аның акыллы, мәрхәмәтле хатыны Евдокия, тумышы буенча княгиня Одоевская, барыбер котылып булмаячагын, җәлладның йөрәгендә бер тамчы да кызгану хисе юклыгын күреп, күз карашын Иваннан алды да, яшьләрен сөртеп, нык тавыш белән иренә:

– Без үзебез түгел, безне газаплаучы агулап үтерә: үлемне палачтан алганга караганда, патшадан алу яхшырак, – диде.

Шуннан соң кенәз хатыны һәм балалары белән хушлашты да агуны эчеп җибәрде, аның артыннан Евдокиясе, аннары балалары да эчте. Алар бергә гыйбадәт кылды. Бераздан агу тәэсир итә башлады. Иван аларның газаплы үлемнәренең шаһиты булды.

Шунда ул, кенәз һәм Евдокиянең хезмәтчеләрен чакырып, аларга:

– Менә минем явыз җаннарымның мәетләре! Сез аларга хезмәт иттегез, ләкин мин, шәфкатьлелек йөзеннән, сезгә гомерегезне бүләк итәм, – дип белдерде.

Хезмәтчеләр исә, үз хуҗаларының үле гәүдәләрен күреп, котлары алынуга карамастан, барысы да бер тавыштан:

– Без, канга сусаган ерткыч, синең шәфкатеңне теләмибез! Телгәлә безне: без, синнән чирканып, гомеребез белән газапларга да җирәнеп карыйбыз! – диделәр.

Иван аларны чишендерергә һәм атарга боерды. Владимирның әнисе, Евфросинья, кайчандыр дан яратучан, ләкин монастырьда басынкы булып калган хатын, инде үзенең җанын коткару турында гына уйлый иде, ләкин малаен үтергәч, патша аны да кызганмады: икенче бер инокиня, Владимирның килене Александра белән бергә аны Шексне елгасына батырып үтерделәр.

Кенәз Владимирның язмышы барысында да кызгану хисе тудырды: куркуны оныттылар, йортларда һәм храмнарда күз яшьләре акты. Әлбәттә, беркем дә игълан ителгән, ул патшаны үтерергә теләгән дигән уйдырмаларга ышанмады, бу коточкыч вакыйганы алар бары тик туганны кабахәтләрчә үтерү дип кенә бәяләделәр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации