Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 32


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 32 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Яңа тиранлыклар

Патша, ялган гаепләр өчен җәзалавын бик зур ныклык, катылык, дөресрәге, кансызлык белән тормышка ашыра барып, үзенең киләчәк үлемен барыбер ниндидер христиан сабырлыгы белән көтте. Шуның белән күңелләре гел изгелектә, яхшылыкта гына булган кешеләрдә яратуга этәргән йомшаклык уятты. Гәрчә аның үзенә бу турыда кыю итеп, ачыктан-ачык беркем әйтә алмаса да, Иван халык арасында аның гаепсез кешеләрне газапка тартуының аңа карата шик-шөбһә тудыруы, халыкның бу хәлгә аптырап көрсенүләре турында ишеткәләп тора иде. Шуңа күрә аның, бик тә мөһим булган ниндидер бер ялган заговорны ачып, ул хыянәтче һәм җинаятьчеләрнең кенәз Владимир фикердәшләре икәнлеген, аларны шуның өчен җәзаларга кирәк булуын раслыйсы килде. Бу яңа әләк турындагы фикер Иванның үзенең чуарланган акылы уйлап чыгарган фикере идеме, әллә аның алдында ялган тырышлыкларын күрсәтергә омтылучы коточкыч җәзалар буенча көрәштәшләренеке идеме, әллә ул замандашларын һәм нәсел-нәсәбен тупас ялган белән алдый алуына ышандымы, әллә үз-үзен генә алдарга тырыштымы, моны бер Ходай һәм ул үзе генә белә иде…

Кайчандыр ирекле державалар булган Новогород һәм Псков, самодержавие власте белән буйсындырылып, үзләренең борынгы хокукларын һәм бик күп күренекле кешеләрен югалтканнан соң, гәрчә өлешчә инде аларда башка җирләрдән күчеп килгән кешеләр дә яши башлаганнан соң үзгәрсәләр дә, үзләренең хәтерләрендә үткәннәрен дә, өлешчә генә булса да, элеккеге бөеклекләрен дә саклыйлар иде әле. Хәзер Великий дип аталган Новогород, Псков шикелле үк, швед корольләре белән килешүләр төзи, үзенең целовальный судын, ягъни сайлап куелган һәм тугрылыгын тәре үбеп раслый торган хөкем органын да тота иде. Балалары да әти-әниләреннән Мәскәүгә карата тискәре карашларын мирас итеп үзләштереп калганнар. Бу инде – аларда, гәрчә көчсез булып, куәтле самодержавиегә бернинди куркыныч тудырмаса да, ниндидер гражданлык властена ия дигән сүз һәм бу хәл патшаның ачуын шулкадәр китерә иде ки, ул, әтисе һәм бабасыннан үрнәк алып, 1569 елның язында Псковтан – биш йөз, Новогородтан йөз илле гаиләне, көчләп, Мәскәүгә күчертте. Ватаннарыннан аерылганнар елады, анда калганнар калтыранды.

1569 елның декабрь аенда патша үзенең малае Иван һәм бөтен сарай кешеләре, үзенең яраткан дружинасы белән Александровский бистәсеннән чыгып китте. Мәскәүгә кагылмыйча, элеккеге Тверь кенәзлегенең беренче шәһәре булган Клинга килеп керде. Күрәсең, үзенең бабасы тарафыннан буйсындырылган бу өлкә кешеләренең барысы да Русь самодержавиесенең яшерен дошманнары дип уйлап, патша үзенең үлем алып килүче легионына, гәрчә монда бернинди дошманлык турында уйлаучы булмауга да карамастан, шәһәрдә сугыш башлап җибәрергә, кешеләрен үтерергә, аны теләгәнчә таларга боерды. Ә аны исә Клинның тыныч кына яшәп ятучы гражданнары үзләренең аталары һәм яклаучылары дип каршы алганнар иде! Йортлар, урамнар үле гәүдәләр белән тулды, хатыннарны да, балаларны да кызганмадылар.

Очраган һәр кешене үтереп баручылар Клиннан Городнига, аннары, кешеләрне канга батырып, тәмам Тверьгә хәтле җирне кыннарыннан чыгарылган кылычлар белән үттеләр.

Бу вакытта Тверьнең Отроча монастыреның тар кельясында изге карт Филипп Ходайдан ерткычланган Иванга мәрхәмәт иңдерүен сорап, дога кылып, ялварып утыра иде. Кайчандыр Иван, ачуы килеп, митрополитлыктан төшереп, аны шушында сөргән иде. Моны онытмаган патша аның янына үзенең яраткан киңәшчесе Малюта Скуратовны җибәрде, янәсе, аңардан фатиха алырга кирәк. Аның ни өчен килгәнен сизенгән карт аны:

– Мин үлемемне күптән көтәм инде, галиҗәнапның теләге үтәлсен! – дип каршы алды.

Аны Скуратов, көтәсең икән, бик яхшы дип, шундук буып үтерде, ә монастырь игуменына һәм картның диндәш монахларына, ул үзенең кельясында эссегә чыдый алмыйча үлде, дип ялганлады. Шуннан соң котлары очкан иноклар, алтарь артында кабер казып, изге картны аның алдында шунда күмеп куйдылар. Шунысы игътибарга лаек: 1584 елда аның сөякләре Соловецкий монастырена, ә аннан соң, 1652 елда Мәскәүнең Успения храмына күчерелеп, күпме вакытлардан соң аның исеме мәңгеләштерелеп, сөякләре изгеләштерелде. Ә аны үтерүченең кабере кайда икәнен беркем дә белми, хәтта аның исемен дә хәтерләми…

Яшерен явызлыктан соң ачыктан-ачыклары да кылынды. Иванның Тверьгә керәсе килми иде, шуңа күрә ул биш көн буе якындагы бер монастырьда яшәде, бу вакытта исә аның котырынган күп санлы дружиначылары шәһәрне теләгәнчә талады. Бу эшне алар, руханилардан башлап, аларның бер генә өен дә таламыйча калдырмадылар! Бар булган җиңелрәк, кыйммәтлерәк нәрсәләрен алдылар, үзләре белән ала алмаганнарын яктылар, кешеләрне газапладылар, үтерделәр, күңел ачу өчен генә астылар, бер сүз белән әйткәндә, бәхетсез тверьлеләргә аларның ата-бабаларыннан явыз үч алган Үзбәк ханның 1327 елда шәһәрне тузгытуын хәтерләттеләр. Андагы зинданнарда яткан күп кенә Литва тоткыннары кылыч белән чабылды яисә Идел суына батырылып үтерелде. Ә патша шушы җан кыюны күзәтеп-карап, хуплап торды!

Ниһаять, канга баткан Тверьне калдырып, ул шул ук рәхимсезлекне берсенең манарасында чылбырлар белән богауланган – Кырым, икенчесендә Ливон тоткыннары тотылган Медный белән Торжокта да кылды. Аларны үтерделәр, ләкин кырымлылар, үзләрен яклаганда, Малюта Скуратовны авыр яраладылар, хәтта патшаның үзенә дә чак кына эләкмичә калды. Шуннан соң Вышний Волочек белән Ильминга тикле барлык җирләр дә ут һәм кылыч ярдәмендә бушлыкка әйләндерелде. Патшаның бу походы яшерен булып калырга тиеш булганга күрә, юлда очраган һәр кешене үтереп бардылар.

1570 елның 2 гыйнварында патшаның күп санлы алдынгы дружинасы, аннан бер кеше дә чыгып кача алмаслык итеп, һәр яктан көчле заставалар белән камап алып, Новогород шәһәренә килеп керде. Шәһәрдәге һәм тирә-юньдәге барлык чиркәү һәм монастырьларны мөһерләп ябып, андагы монах һәм священникларны бәйләп, аларның һәркайсыннан егермешәр сум акча алдылар, ә түли алмаганнарны правежга куйдылар, ягъни халык алдында җәзага тартып, иртәдән кичкә кадәрле кыйнадылар. Бай булган бөтен кешенең йортларын мөһерләделәр, таладылар, шәһәр кунакларын, купецларны, приказлы кешеләрне чылбырлар белән богауладылар, ә хатыннарын, балаларын өйләрендә ябып тоттылар. Шәһәрдә коточкыч тынлык урнашты. Беркем үз гаебен дә, опала сәбәбен дә белмәде.

Патшаның килүен көтәләр иде.

6 гыйнварда кичкә табан үзенең сугышчылары белән Иван Городище янында посадка – шәһәрдән ике чакрымдагы сәүдә-һөнәр үзәгенә килеп туктады. Икенче көнне түләүләрен түләр хәлләре булмаган барлык инокларны, җәзага тартып, чукмар, гөрзиләр белән кыйнадылар һәм, күмү өчен, һәрберсенең гәүдәсен үз монастырьларена озаттырдылар.

8 гыйнварда патша үзенең малае һәм дружинасы белән Новогород шәһәренә килеп керде. Аны анда, Бөек күпер янында, архиепископ Пимен могҗизалы икона белән каршы алды. Ләкин патша, аның изге фатихасын кабул итмичә, усал итеп:

– Явыз намуслы кеше! Синең кулыңда рухландыра торган икона түгел, син безнең йөрәгебезгә кадарга теләгән үтергеч корал! – дип кычкырды. – Мин синең һәм барлык новогородлыларның яшерен уен беләм, сез барыгыз да Сигизмунд Августка сатылырга телисез! Моннан соң син, священник, мәхәллә башлыгы түгел, ә чиркәү һәм изге София дошманы, ерткыч бүре, таҗ иясе Мономахның күралмаучысы, юк итүчесе!

Шушы сүзләреннән соң патша аңа икона һәм тәреләр белән София чиркәвенә барырга боерды. Анда литургия тыңлаганнан соң, ул бик тырышып дога кылды, аннары, архиепископ палатасына кереп, барлык боярлар белән өстәл янына ашарга утырды һәм кинәт куркыныч тавыш белән акырып җибәрде… Шундук аның тавышына дружиначылар килеп керде һәм архиепископны, чиновникларны һәм аларның хезмәтчеләрен эләктереп алдылар һәм палатаны, келийларны, ә патшаның дворецкие Лев Салтыков белән аның рухание Евстафий София чиркәвен талап чыктылар: казнасын, зиннәтле савыт-сабаларын, иконаларын алдылар.

Шуннан соң кичекмәстән үк шәһәрдә суд башланды. Аны Иван үзе һәм аның улы башкарды. Һәр көн саен алар янына биш йөздән меңгә, хәтта аннан артыграк новогородлыларны китереп, җәза-газапка тарта тордылар, ниндидер утлы состав белән яндырдылар, башы яисә аягы белән чанага бәйләп, сөйрәтеп кышын да катмый торган Волхов елгасы ярына алып килеп, күпердән суга ташладылар. Барлык гаиләләре – ире, хатыны һәм хәтта сабый балалары белән! Мәскәү дружиначылары Волховта көймәләрдә йөзеп, суга ташлаган кешеләрнең су астыннан калкып чыккан һәрберсен казыклар, багорлар һәм айбалталар белән кадап, чәнчеп һәм төрле кисәкләргә чабып тордылар.

Мондый үтереш галәмәте биш атна буе дәвам итте һәм гомуми талау белән тәмамланды: Иван, дружинасы белән шәһәр тирәсен айкап чыгып, чиркәү һәм монастырь казналарын алды, барлык йорт һәм кельяларны таларга, ашлыкны, атларны, хайваннарны юк итәргә, шулай ук бөтен Новогородны, сәүдә лавкаларын, йортларны, чиркәүләрне таларга боерды. Үзе, урамнан урамга күчеп, үз дружиначыларының ерткыч бүреләр сыман кылган барлык явызлыкларын – талауларын, яндыруларын күреп-күзәтеп торды. Великий Новогородны талау, җимерү алты атнага якын дәвам итте.

12 февральдә, дүшәмбе көнне, бөек пост-тыелуның икенче атнасында, таң алдыннан государь үзенә һәр урамнан исән калган берәр атаклы новогородлыны чакыртып алды. Алар аның янына күләгәләр сыман, төсләре агарынган, коточкыч хәлләрдән тәмам куркынган кыяфәттә, үлем көтеп килделәр. Ләкин патша аларны үзенең мәрхәмәтле күз карашы белән каршылады. Аның күзләрендә моңарчы коточкыч метеор шикелле янган ачу, ярсу сүнгән иде.

Иван аларга әкрен генә:

– Моңарчы яшәүче новогородлы ирләр! Ходайга безнең диндар, тәкъвалы патшалык державабызга, христианлыкны яратучы гаскәребезгә, барлык дошманнарыбызны җиңүләребезне сорап ялварыгыз! – диде. – Миңа хыянәт иткән дошманым, сезнең архиепискобыгыз Пименга һәм аның иярченнәренә Ходай үлем җибәрде! Монда түгелгән каннар алар аркасында, фәкать шулар аркасында гына булды, моның өчен алар җаваплы! Елаулар һәм ыңгыраш-иңрәүләр тынсын, рәхәтләнеп яшәгез шушы шәһәрдә! Үзем урынына сезгә идарәчем, бояр һәм воеводам кенәз Пётр Данилович Пронскийны калдырам. Тынычлык белән үзегезнең өйләрегезгә таралышыгыз!

Әле архиепископның язмышы хәл ителмәгән иде. Аннары аны ертык киемнәрдән, кулына сорнай, шөлдерле барабан тоттырып, шамакай, сәвәләй шикелле, ак биягә утыртып, урамнар буенча йөрттеләр дә көчле сак астында Мәскәүгә алып киттеләр.

Иван, санаусыз байлыгын башкалага җибәрттереп, шәһәрдән тиз генә Псков юлы буенча чыгып китте. Урланган байлыклары турында беркем дә кайгырмады, исән калганнарның барысы да моның өчен Ходайга рәхмәт укыды, алар шашынудан берни аңларлык хәлдә түгел иде. Ул вакытта алтмыш мең чамасы кеше юк ителде. Канга батырылган, үлгән кешеләр гәүдәсе белән тулган Волхов елгасы әле озак вакытлар аларны Ладога күленә алып барып ташлый алмады.

Иван җәзасыннан соң ачлык һәм авырулар башланды: дин әһелләре – иерейлар – алты-җиде ай буе мәетләрне күмеп бетерә алмады, аннары аларны, бернинди дини йола үткәрмичә генә, чокырларга ташладылар.

Ниһаять, Новогород үлем сөременнән арынгандай булды. 8 сентябрьдә исән калганнар, руханилар, шәһәр читендәге кырда, Христос Раштуасы чиркәве янына җыелып, үлгәннәргә һәм бернинди йоласыз ун мең кеше бергә күмелгән чокыр янында җеназа укыдылар. Великий Новогород бушап калды. Аның кайчандыр сәүдә үзәге булган һәм кешеләрдән мыжгып торган өлешендә, инде кешеләр яшәмәгән йорт-җирләрне сүтеп, патша сарае нигезен салдылар.

Иван, үзенә хыянәт итәргә җыенган дип, дружинасы белән Псковны да икенче Новогородка әйләндермәкче булды. Анда баш булып йомшак күңелле кенәз Юрий Токмаков утыра һәм шунда Никола исемле бер дивана да яши иде. Псковны Новогородтагы шикелле коточкыч хәлдән әнә шулар гына коткарып калды. Берсе – бәхетле киңәше, икенчесе бәхетле кыюлыгы белән.

Шимбә көнне патша Любатов янындагы изге Николай монастыренда кунды. Моннан, халкы якынлашып килүче яшенне көтеп, күзләрен дә йоммыйча куркынып калган Псков күренеп тора иде. Бу шәһәрнең барча халкы да, хәрәкәттә булып, бер-берсен рухландырырга тырышты, яисә гомерләре бетәчәк, шуңа күрә аталар – балалары, хатыннары ирләре белән хушлашырга әзерләнде. Кинәт төн уртасында патша Псков чиркәүләренең кыңгырау тавышларын ишетеп, йокысыннан чәчрәп уянды, һәм шунда аның күңеле йомшарып калды. Ул күз алдына иртән кешеләрнең ничек итеп гомерләрен саклап калуны үтенергә чиркәүгә баруларын, анда күз яшьләре белән изге иконаларга башларын июләрен, аларны тырыша-тырыша үбүләрен, Ходайның үзенә ялваручыларга мәрхәмәт күрсәтергә әзер икәнен күз алдына китереп, бәгыре каткан җанын кинәт нечкәртеп җибәрде. Ни гаҗәп: шунда аның күңелендә хәтта аңлатып та булмаслык ниндидер кызгану хисе барлыкка килде һәм ул үзенең воеводаларына:

– Кылычларыгызны ташка сугып үтмәсләгез! Үтерүләр тукталсын! – дип боерды.

Икенче көнне Псковка килеп кергәч, Иван гаҗәпкә калды: барлык урамнарда, барлык өйләр каршына куелган өстәлләр төрледән-төрле ризыклардан сыгылып тора (бу кенәз Юрий Токмаков киңәше буенча эшләнгән иде), ә аның гражданнары, аларның хатыннары, балалары, кулларына ипи белән тоз тотып, патша алдында тезләнделәр дә, хәер-фатиха биреп, аны сәламләделәр һәм аңа:

– Галиҗәнап бөек кенәз! Без, синең тугрылыклы гражданнарың, сине яратып һәм хөрмәт итеп, сиңа ипи-тоз тәкъдим итәбез, ә син безнең үзебез һәм җаныбыз белән үз ихтыярың теләгәнчә эш ит, чөнки без ия булган нәрсәләр дә, без үзебез дә синеке, бөек самодержец! – диделәр.

Көтелмәгән бу буйсынучанлык Иванга бик тә күңелле тәэсир итте. Ә игумен Печёрский Корнилий үзенең руханилары белән аны изге Варлаам һәм Спас чиркәүләре каршындагы мәйданда каршы алды. Патша, Троицы храмында гыйбадәт тыңлап, изге Всеволод-Гавриил табутына баш иде, бу борынгы кенәзнең авыр кылычын гаҗәпләнеп карады. Аннары, үзенең диваналыгы аркасында, тиранны кан эчүдә, канга батыруда һәм игелексезлектә гаепләргә дә курыкмаган, изге саналган Никола кельясына керде.

Шунда дивана патшага… бер кисәк чи ит тәкъдим итте. Моңа каршы Иван:

– Мин христианин бит, бөек постта ит ашамыйм, – диде.

Ә дәрвиш исә аңа:

– Син, постны гына түгел, Алланы да онытып, аннан да начар эшлисең: кеше гәүдәсе һәм каны белән тукланасың! – дип җавап кайтарды.

Диванадан ни көтәсең, җитмәсә, әле ул аңа, янап, бу явызлыгын туктатмаса, киләчәктә зур бәхетсезлекләр юрады һәм моның белән патшаны шундый куркытты ки, ул шундук шәһәрдән чыгып китте. Берничә көн шәһәр читендә яшәп, сугышчыларына байларның утарларын, өйләрен таларга ирек бирде, тик инокларга һәм священникларга кагылмаска кушты. Бары тик монастырь казнасын, кайбер иконаларны, савытларны, китапларны гына алды, аннан соң, кайчандыр бөек княгиня булган Ольганың туган җирен кызганып, үзенең канга туймас җанын җәзалар белән басу өчен, Мәскәүгә кайтып китте.

Яңа җәзалар дулкыны

Сак астында Александровский бистәсенә озатылган архиепископ Пимен һәм аның белән бергә кулга алынган кайбер күренекле Новогород тоткыннары анда үз үлемнәрен көтә иде. Инде биш ай чамасы вакыт узды, тик әлегә бернинди чара да күрелмәде: һаман тикшерү барды, үзләренең законсыз гамәлләрен аклау өчен, әләкләр җыйдылар, Мәскәүдә Пименның яшерен фикердәшләрен эзләделәр. Андыйлар Иванга, үзенең үченнән качып, баш приказларда, хәтта патша советында да утыралардыр һәм аның мәрхәмәтеннән, ышанычыннан файдаланалардыр шикелле тоела иде. Патша мөһерен саклаучы, аның канцеляриясе башлыгы печатник, яисә канцлер, дәүләт эшләрендә зур тәҗрибә туплаган Иван Михайлович Висковатый, казначей Никита Фуников, шулай ук патшаның ышанычлы хезмәтчесе, өлкән яшьтәге боярин Семён Васильевич Яковлев, акыллы дьяклар Василий Степанов белән Андрей Васильев, алар белән бергә, барысын да гаҗәпләндереп, Иванның беренче сөекле кешеләре: вельможа Алексей Басманов, куркусыз воевода, тиранлыкның оятсыз булышчысы, кабахәт җанлы, ансыз патша мәҗлесләрдә күңел дә ача алмаган, үлемнәрне дә башкара алмаган кеше – Басмановның улы Фёдор, ниһаять, аның күңеленә иң якын намуссыз кеше, кенәз Афанасий Вяземский кулга алындылар. Алар Пимен белән бергәлектә Новогород белән Псковны Литвага бирергә җыенуда, патшаны үтереп, аның урынына тәхеткә кенәз Владимир Андреевичны утыртырга теләүләрендә гаепләнделәр.

Русь халкы йомшак күңелле бу кешеләрне кызганып, эчләреннән яшертен генә үзләре алдында гаепләре булмаган, ләкин дәүләт һәм кешелек алдында зур гөнаһлы булганнарның үлемен көтте. Каты бәгырьле бу патша сарае хезмәтчеләре, ниһаять, тиран мәрхәмәтенең дә, нәфрәте кебек үк, бик куркыныч икәнен, соң булса да, ниһаять, үзләре дә күрде һәм татыды. Димәк, патша кешеләргә озак ышаныч күрсәтә алмый, чак кына шик тудымы, ул үзенең булышчыларын да җәзалый ала, хәтта ул моны рәхәтләнеп эшли.

Үзләре озак вакыт яла ягучылар, әләкчеләр булган кешеләр үзләре дә яла корбаннары булып үлделәр. Афанасий Вяземский элек патшаның иң ышанычлы кешесе, иң яраткан оружничие булып саналып йөрде. Иван, авырып киткән чакларында, үз табибы Арнольф Лензей эчәргә кушкан даруларны да бары тик аның кулыннан гына ала, төнлә, йокы бүлмәсендә үзенең серләре белән фәкать аның белән генә уртаклаша иде.

Аңа яланы кенәз үз янына елыштырган, ышаныч күрсәткән бояр улы Фёдор Ловчиков якты. Янәсе, патшаның ярсуы һәм ачуы турында новогородлыларны ул кисәткән булган, димәк, кенәз Вяземский аларның фикердәше булып чыга. Патша моның дөреслегенә бер дә шикләнмәде, алай да бераз вакыт бернинди чара да күрми торды, хәтта аннары кинәт кенә аны үз янына чакыртып алып, бик ышанычлы кыяфәттә аның белән дәүләт эшләре турында сөйләшеп утырды. Ә үзе шул ук вакытта аның бирелгән хезмәтчеләрен үтерергә боерды.

Өенә кайтып кергән кенәз Вяземский, аларның үле гәүдәләрен күреп, бернинди гаҗәпләнү дә, кызгану хисе дә белдермичә, бу гамәле илә патшаны коралсызландыру өмете белән, яннарыннан сүзсез генә үтеп китте. Ләкин аннары, берничә атнадан барыбер кулга алынып, инде Басмановлар утырган зинданга ябылды.

Яңадан-яңа мәгълүматлар алу өчен, кулга алынганнарны каты җәзаларга тарттылар. Аларга түзә алмаганнар юк гаепләрен дә танырга һәм башкаларга да гаеп ягарга мәҗбүр булдылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча күп кәгазьләр язылды, аларны патшаның үзенә һәм улы – царевич Иванга бирделәр. Ахырдан гаеплеләрне җәзалап үтерү турында карар чыгарылды. Ул Мәскәүдә, бөтен халык алдында үтәлергә, инде коточкыч җәзаларны күп күргән башкала, аны тагын бер кат күреп, тагын бер мәртәбә гаҗәпләнергә тиеш иде.

25 июльдә Кытай-шәһәр өлешендәге зур сәүдә мәйданында 18 дар агачы ясалып, алар янында күп санлы җәза кораллары тезелеп куелды, су тутырылган бик зур чан астына учак ягылды.

Бу куркыныч әзерлекләрне күргән мәскәүлеләр, Мәскәүнең соңгы көне җитте, ахрысы, Иван аның барлык кешеләрен дә үтереп бетермәкче бугай, дип уйлады һәм, бу хәлдән өнсез калып, төрлесе-төрле якка качу ягын карадылар. Кинәт мәйдан бушап калды! Лавкаларда җәеп салынган товарлар һәм акчалар ята, тик алар янында дар агачы һәм зур учак тирәсендә йөренүче опричниклардан гайре беркем дә юк иде.

Шушы тынлыкны бозып, кинәт барабан тавышлары ишетелде: мәйданга, ак атка атланып, үзенең олы малае Иван вә бояр, кенәзләр һәм, әлбәттә, ополчениесе белән патша килеп керде. Алар артыннан өч йөзләп хөкемгә тартылганнар килә иде. Инде алар үлгән кешеләргә охшаган, кыйналып канга батырылган, йөзләреннән кан качкан, көч-хәл белән генә атлыйлар. Патша дар агачлары янына килеп басты да тирә-якка күз ташлады, шунда, мәйданда халыкның юклыгын абайлап, опричникларына тиз генә кешеләрне җыярга боерды. Ләкин түземлеге җитмичә, алар артыннан үзе дә китте, ул, юлында очраган мәскәүлеләргә мәрхәмәтлек һәм изгелек теләп, аларны үзенең хак хөкеменә килергә чакырды. Бераздан, тырыша торгач, качкан җирләреннән чыгып, бераз халык та җыелды. Шунда Иван, аларга мөрәҗәгать итеп:

– Халык! Хәзер син газап һәм үтерүләрне күрерсең, ләкин гаепсезләрне түгел, хыянәтчеләрне җәзалыйм! Җавап бир: минем хөкемем хакмы? – дип сорады.

Барысы да, әллә ни кычкырмыйча гына:

– Бөек галиҗәнап озак еллар яшәсен! Хыянәтчеләр үлсен! – дип җавап бирделәр.

Патша хөкем ителгәннәр арасыннан йөз сиксән кешене чыгарырга боерды һәм аларга, гаепләре әллә ни зур булып саналмаганнарына, гомер бүләк итте. Шуннан соң аның дума дьягы, бик озын исемлеген җәеп, җәзага тартылачакларның исемнәрен атый башлады. Ул, иң беренче булып, Висковатыйны чакырды.

– Государьның элеккеге тайный советнигы Иван Михайлович Висковатый! Син бөек патшага намус белән хезмәт итмәдең һәм, аңа хыянәт кылып, Новогородны бирергә теләп, король Сигизмундка яздың. Бу – синең беренче гаебең! – Шулай дип әйткәч, дьяк кенәзнең башына сугып алды һәм дәвам итте: – Ә монысы – икенче гаебең, кечерәк гаебең: син, рәхмәтсез хыянәтче, Әстерхан белән Казанны ал дип, төрек солтанына яздың. – Ул аңа икенче тапкыр сукты. – Син, Русьны таларга чакырып, Кырым ханына да яздың. Монысы – синең өченче усал эшең!

Шунда басынкы, ләкин киң күңелле кенәз Висковатый, күзләрен күккә таба төбәп:

– Һәрвакыт безнең йөрәкләрне һәм уйларыбызны белеп торган Ходай белән шаһитлык итәм, мин һәрвакыт патшага һәм ватанга намус белән хезмәт иттем, – диде. – Оятсыз яла ишетәм, башка акланып тормыйм, ләкин минем гаепсез икәнемне күк хөкеме күреп тора. О государь! Моны бөек зат алдында үзең дә күрерсең!

Җәзаны үтәүчеләр аның авызын ябып, аягыннан асып куйдылар да, кискәләп-йолыккалап, киемнәрен салдырдылар, һәм шунда атыннан төшкән Малюта Скуратов газап чигүченең колагын кисеп алды.

Икенче корбан булып, шундый ук ялган гаепләр ягылып, Висковатыйның дусты, казначей Фуников-Карпов җәзаланды. Ул, мескен, патшага болай диде:

– Сиңа җирдә соңгы мәртәбә баш иям һәм Ходайдан үтенәм: үзеңнең бу эшләрең әҗерен гадел мәңгелектә алырсың!

Аны бер-бер артлы кайнар һәм салкын сулар сибеп газапладылар, ул куркыныч үлем белән җан бирде.

Башкаларын йә сөңге белән чәнчеделәр, йә дарга астылар, йә кылыч белән башларын чаптылар. Иван үзе, атта утырган килеш, бер картны сөңге белән кадап үтерде.

Дүрт сәгать эчендә ике йөзгә якын кеше җәзаланды.

Ниһаять, кара эшләрен бетереп, үтерүче җәлладлар, канга баткан кылычларын кулларында тоткан хәлдә, патша алдына килеп бастылар да: «Гойда! Гойда!» – дип, аның гадел хөкемен хупладылар.

Мәйданны әйләнеп, үле гәүдәләрне күзләп чыккан Иван, үтерүеннән канәгать калса да, исәннәрнең газапларын күрүдән туймаган иде бугай әле. Шуңа күрә бәхетсез Фуников белән Висковатый хатыннарын күрәсе килеп, аларның өйләренә килде. Шунда, аларның кайгыларыннан, күз яшьләреннән көлеп, беренчесен хәзинәләрен таләп итеп азаплады, хәтта әле кайгыдан елап шешенгән, ыңгырашкан унбиш яшьлек кызын да азапламакчы иде, аннан соң анысын малаена бирде. Соңыннан аларны Висковатый хатыны белән монастырьга яптылар, алар шунда үлде.

Бу куркыныч көннең шаһитлары булган Мәскәү кешеләре җәзаланучылар арасында кенәз Вяземскийны да, Алексей Басмановны да күрмәделәр, чөнки беренчесе, газаплауга чыдый алмыйча, сорау алган вакытта ук үлгән иде, ә икенчесен, патшаның кушуы буенча, үз малае, яшь Басманов Фёдор үтерде. Ләкин аның үзен үлемнән әтисен үтерү гамәле дә коткара алмады… Аларның утары, байлыгы патшага күчте. Күп кенә күренекле кешеләрне Белоозерога сөрделәр, ә Пименны, архиепископ саныннан мәхрүм итеп, Туланың изге Николай монастырена җибәрделәр, кайберләрен азат иттеләр, – патша кайчак хәтта мәрхәмәт тә күрсәтте.

Патша шушы җәзалаулардан соң өч көн ял итте, чөнки мәетләрне җыйнаштырырга кирәк иде. Дүртенче көнне исә мәйданга тагын берничә кешене алып килеп җәзаладылар. Палачлар башлыгы Малюта Скуратов күмелмичә яткан, инде этләр кимергән мәетләрне балта белән кисеп-ярып йөрде. Хөкемгә тартылганнарның сиксәнгә якын хатыннары елгада батырылды.

Шулай итеп, Иван үз тиранлыгының югары дәрәҗәсенә җитте. Әлбәттә, әле ул тагын да үтерергә мөмкин иде, тик Русь халкын инде башка бернинди ерткычлыгы белән дә гаҗәпләндеререп булмый иде.

Куркыныч һәркемгә яный иде. Бигрәк тә хезмәтләре белән лаеклы һәм байлыклары мул булган кешеләр өчен, чөнки тиран яхшылыкны күрә алмады, ә байлыкны бик яратты.

Егерме ел буе аттан төшмичә, бик күп сугышларда катнашып, татарларны да, литвалыларны да, немецларны да җиңгән данлыклы воевода кенәз Пётр Семёнович Серебряный да, әлбәттә, патшадан бернинди явызлык та көтмәгән иде, чөнки ул аңардан гел мактау сүзләре генә ишетеп яшәде. Ләкин бер дә бер көнне, һич тә көтмәгәндә, патша опричниклары, аның Кремльдәге йортына килеп, ишек-капкасын ватып керделәр дә Иванның үзе каршында бернинди гаебе булмаган воеводаның башын чаптылар. Шулчакта дума киңәшчесе Захарий Иванович Очин-Плещеев, иң бай сановникларның берсе булган Хабаров-Добрынский, Иванның балачак дусты Фёдорның улы Иван Воронцов, ХIV гасырда данлыклы саналган бояр Квашня нәселе дәвамчысы Василий Разладин, үзенең намус чисталыгы, дәүләти акылы, куркуны белмәс кыюлыгы белән билгеле булган, сугышларда күп санлы яралар алган воевода Кирик-Тырков, Лаисны дошманнардан саклаганда, зур геройлыклар күрсәткән Андрей Кашкаров, Нарва воеводасы Михайло Матвеевич Лыков та җәзага тартылдылар.

Михайловский воеводасы Никита Казаринов-Голохвастов, үлемен көтеп, башкаладан китте дә Ока буендагы бер монастырьда гыйбадәт кыла башлады. Патшаның үзе артыннан опричникларын җибәрүен белгәч, ул, алар янына чыгып:

– Сез эзләгән кеше мин ул! – диде.

Патша аны, фәрештәләр күккә очарга тиеш дип, дары мичкәсенә бастырып шартлаттырды. Чиновник Мясоед Висловның хатыны бик чибәр иде, аны ире күз алдында көчләделәр дә асып куйдылар, аннары үзенең башын чаптылар.

Тиранның ярсулы ачуы, күп очракларда гаиләләр өстенә төшеп, ир белән хатынны, аларның балаларын үтерү белән генә тәмамланмыйча, гаепле дип табылганнарның барлык туганнарына да кагылды. Колычев гаиләсенең ун кешесе дә үтерелгәннән соң, күп кенә Ярослав кенәзләре (аларның берсен – Иван Шаховскийны – патша үзе булава белән сугып үтерде), Прозоровский, Ушатый, Заболотский һәм Бутурлиннарның күпләре үтерелде. Бертуган кенәзләр ялган гаеп тагылган Андрей һәм Никита Мещерскийлар яңа Дон крепостен кырымлылардан саклаганда геройларча һәлак булдылар, аларны кылыч белән чабып үтерергә дип җибәрелгән патша палачлары аларның әлегә күмелмәгән гәүдәләренә генә тап булдылар. Шундый ук нәрсә кенәз Андрей Оленкин белән дә килеп чыкты: җибәрелгән үтерүчеләр аны сугыш кырында үле килеш таптылар. Шуңа карамастан канга сусавын баса алмаган патша бу батыр кенәзнең балаларыннан да коточкыч үч алып, аларны зинданда ачтан үтертте.

Ләкин ул чакта үлем гаепле дип табылган кешеләр тарафыннан яхшы котылу чарасы булып кабул ителде, хәтта алар аны Ходай мәрхәмәте дип сорап алалар иде. Чөнки күп кенә җәза чаралары үлемнән күпкә куркынычрак булды – тиран кешеләрне җәзалауның әледән-әле яңа ысулларын уйлап таба торды. Газаплау өчен, махсус мичләр, тимер кыскычлар, очлы тырнаклар, озын энәләр ясалды, кешеләр буынлап киселде, гәүдәләрне нечкә җепләр белән пычкы шикелле ышкый-ышкый ике өлешкә кисеп бүлделәр, тиреләрен салдырдылар, аркаларыннан каешлар телделәр…

Русь бу җәзалардан җан газабы кичергән бер вакытта исә, сарайда шатлану, сөенү тавышлары хөкем сөрде: анда үзенең җәлладлары һәм шат кешеләре яисә аңа Новогород шәһәреннән һәм башка җирләрдән аюлар белән бергә җибәрелгән шамакай-сәвәләйләр янәшәсендә патша күңел ача иде. Ул үзенең усал вакытында да, кәефе яхшы чакларында да кешеләрне аюлардан талаттырырга яратты. Кайчак сарай яныннан тыныч кына үтеп-сүтеп йөрүче халык төркемен күреп, ул ике яисә өч аюны чыгарырга боера да, кешеләрнең алардан куркып качуларын күреп, кычкырып, рәхәтләнеп көлә иде. Дөрес, әгәр шуларның берәрсенә аюлар яра салса, ул шул кешегә алтын акча бирә торган иде. Аның бик яраткан шөгыльләренең берсе күп санлы шамакайлар булып, алар аны кешеләрне җәзалап үтерер алдыннан һәм үтергәннән соң көлдерергә, кәефен күтәрергә тиешләр иде. Дөрес, аларның кайберләре кайчак, үткен сүзләре өчен, гомерләре белән дә хушлашты.

Алар арасында сарай янында хезмәт итүче исемен йөрткән кенәз Осип Гвоздёв аеруча аерылып торды. Бер мәртәбә аның ниндидер шаяруыннан канәгать булмаган патша аның өстенә тәлинкә белән кайнар кәбестә ашы түкте дә ул авыртуыннан нишләргә белмичә акырып җибәрде һәм чыгып китәргә чамалады. Шунда Иван аны пычак белән чәнчеп үтерде. Канга күмелгән Гвоздёв идәнгә ауды. Шундук доктор Арнольфны чакырып китерделәр.

– Минем киң күңелле хезмәтчемне терелт! – диде аңа патша. – Мин аның белән саксызрак уйнадым бугай…

– Шундый саксыз, – дип җавап бирде аңа доктор, – аны хәзер Хода белән синең патша бөеклегең генә терелтергә мөмкин, государь: аның сулышы юк инде…

Шуннан соң патша кулын селтәп куйды да үлгән шамакайны эт дип атады һәм күңел ачуын дәвам итте. Икенче бер тапкыр, ул ашап утырганда, воевода Борис Титов килеп керде дә, җиргә тикле башын иеп, аңа саулык-сәламәтлек теләде. Шунда патша аңа бик йомшак тавыш белән:

– Сәламәт бул, минем сөекле воеводам: син безнең мәрхәмәткә лаек, – диде дә… аның бер колагын кисеп алды.

Титов исә, авыртуны берничек тә сиздермичә, тыныч йөз белән һәм чын күңеленнән бу җәзасы өчен аңа рәхмәтен белдерде һәм бәхетле патшалык итүен теләде.

Иванның кәефен беркайчан да, һич кенә дә аңлап булмый иде. Кайчак ул, тәмле ашарга яратучы кеше, тамагы ачуын һәм сусавын да онытып, кинәт кенә ашау-эчүдән баш тартып, мәҗлес өстәлен калдырып, каты итеп кычкырып, үз дружинасын чакырып ала да, атка атланып, канда коенырга китеп бара.

Шундый затлы аш-суын калдырып, ул бер тапкыр Мәскәү зинданында утыручы Литва әсирләрен җәзаларга чыгып китте. Шуларның берсе, дворян Быковский, кинәт патша кулыннан сөңгесен тартып алып, газаплаучының үзен чәнчеп үтерергә теләгән иде дә, ләкин царевич Иван кулыннан һәлак булды.

Патшаның бу малае, киләчәктә русларның берсе дә властька өмет итәргә тиеш түгеллеген расларга теләгәндәй, мондый чакларда гел әтисе белән бергә чыга торган булды һәм кешеләрне газаплауларда бик тырышып катнашты. Хәтта әтисен үлемнән алып калды.

Бу юлы да йөзгә якын кешене үтереп, тиран, үз дружинасының «Гойда! Гойда!» дип рухландыруы астында, тантаналы рәвештә сарайга кайтып керде дә калдырган ашын ашарга утырды.

Алай да кайчак менә шушындый үтерүле күңел ачу вакытларында, кыю тавышлар да ишетелгәләде, авызлардан кыю сүзләр дә чыккалады. Бик кыю, Молчан Митьков исемле берәү, Иван көчләп аңа бер тустаган әче бал эчәргә кушкач, бу хәлнең ни белән бетәсен чамалап, ул кайгы-хәсрәтеннән:

– О патша! Син безгә үзең белән бергә тугры христианнар булган туганнарыбыз каны кушылган бал эчәргә кушасың! – диде.

Шунда патша аны үзенең очлы жезлы-таягы белән чәнчеде. Митьков чукынып, дога укып үлде…


Тирә-ягындагы кешеләрдән гел шикләнеп яшәгән Русь патшасы, инде үзенең бер гаепсез кешеләрне дә үтереп күңел ачуы өчен, халык тарафыннан Явыз Иван исеме кушылган Иван Дүртенче шундый иде. Аның кул астындагы подданныйлары да шундый иде! Аңа яисә аларга гаҗәпләнергә тиешме без? Әгәр ул барысыннан да үзенең газаплау һөнәре белән уздырса, алары барысыннан да үзләренең күндәмлекләре, түземлекләре белән уздырдылар, чөнки алар галиҗәнап властен Ходай тарафыннан бирелгән һәм аңа каршы килүне законсыз гамәл дип санадылар. Иванның тиранлыгын үзләренә карата күкнең ачуы килү дип кабул иттеләр һәм үзләренең булган һәм булмаган гөнаһлары өчен тәүбә иттеләр. Патша мәрхәмәтен, күктән дип белеп, аны зур ышаныч һәм өмет белән көттеләр, шуңа күрә аларны үлем дә куркытмый иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации