Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 13


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 13 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Бераздан ачуыннан нишләргә белмәгән карлылар, үз-үзләрен белештермичә, көтмәгән «кунаклар» га ташланып, аларны кыйный ук башлады. Алар исә, хәлнең уен-муен түгел икәнен аңлап, чиркәүгә кереп качарга мәҗбүр булды, ә атакай үзе авыл побының базына төшеп кенә качып котылды.

Бу хәлгә ачуы килгән архимандрит үтенече белән ике көннән авылга гаскәриләр килде, һәм солдатлар, Карлы авылы кешеләренә каршы ут ачып, 35 кешене үтерде, 31 кешене яралады, 136 кешене кулга алды. Карлыларның үз зиратларын яндыруга һәм туздыруга каршы туган ризасызлыгы властьлар тарафыннан фетнә дип бәяләнде. Кулга алынган Несмеянко Василий-Кривой дигән чукындырылган мордвин дәүләткә каршы фетнә оештыруда, христиан диненнән кире үз диненә кайтуда, муенындагы тәресен алып ташлауда, иконаны ватуда, шулай итеп, христиан динен мыскыл итүдә гаепләнде һәм сигез көннән соң авыл уртасында утта яндырылды.

Тик мондый вакыйгалар Түреш волостенда аннан соң да күзәтелде. Алар турындагы хәбәрләр Санкт-Петербургка да килеп җитте һәм 1744 елның 22 июнендә Синод белән Сенатның берләштерелгән утырышында тикшерелде. Ләкин шунысы гаҗәп һәм аңлап та, аңлатып та булмаслык дәрәҗәдә сәер иде: бу вакыйгалар буенча чыгарылган махсус указда мордваларның алга таба христианлаштыруга каршылык күрсәтмәскә тиешлеге, мондый хәлләр була калганда аларны тынычландыру өчен киләчәктә дә гаскәриләр командасы җибәреләчәге искәртелде!

Дөрес, шул ук вакытта Димитрий атакайга христианлаштыру барышында кешеләрне көчләмәскә кушылып, бу эш йомшак ысуллар һәм үгет-нәсыйхәт юлы белән генә алып барылырга тиеш, дип күрсәтелде. Ләкин бу күрсәтмә, гәрчә ул указда язылган булса да, архимандрит тарафыннан үтәлмәде, урыс диненә көчләп, куркыту юлы белән кертү алга таба да дәвам итте, һәм мордвалар Русь империясендә башка иноверецларның бөтенесеннән дә алда, беренче булып тулысы белән православие диненә күчерелде.

Урыс динендә булмаган халыкларны дини эзәрлекләү, православие диненә тарту иң көчәйгән 1748 елда Димитрий атакай, кинәт барча эшен ташлап, Казан янындагы Раифа монастырена килеп, 1752 елга кадәр шунда гади монах булып яшәде. Ләкин шул ук вакытта ул Лука Канашевич белән дә очрашып торды, миссионерлык эшеннән читләшмәскә тырышты. 1752 елда хәтта ул, православие чиркәвенең иң дәрәҗәле органы булган синод әгъзасы итеп билгеләнеп, Санкт-Петербургка алынды! Димитрий атакай 1757 елда Великий Новгород епархиясенең яңа җитәкчесе итеп тә билгеләнде.

Әби патша заманында ул Екатерина II гә (немец принцессасы Софья Фредерика Августа Анхальт-Цербстская) иң якын торган руханиларның берсенә әйләнеп, аны тәхеткә бәхилләп, башына таҗ кидерде. Моның өчен аңа патшабикә меңнән артык крестьяны белән авыл бүләк итте. Хәтта Сеченов миссионерлык эшен Яңа керәшен конторасы ябылгач та алып барды дияргә була: миссионерлык эшен камилләштерү өчен төзелгән махсус комиссия җитәкчесе итеп билгеләнде.

…Кеше дигәнең сау-сәламәт йөргәндә, нинди генә зур дәрәҗәләрдә булмасын, нинди генә абруй казанмасын, вакыт җиткәч, картлык дигән нәрсә һәркемгә дә килә. Барыбер килә!

Менә ул, патшабикә тарафыннан зур хөрмәткә ия дип тормады, Димитрий атакайга да килде. Килде дә аяктан ук екты. Әллә ничәмә-ничә меңнәрнең каргышы төштеме, әллә язмышында шулай язылган идеме, соңгы вакытларда ул тамагы белән бик җәфаланды: башта ашау узмыйча азапланды, аннан соң сулыш алуы кыенлашты. Шундый кыенлашты, рәхәтләнеп, иркенләп бер сулыш алыр өчен дә әллә нәрсәләр бирер иде ул! Юк шул, юк, кая инде монда иркенләп сулыш алу! Көчкә-көчкә генә, бик зур газап белән сулый иде. Шундый газап белән, хәтта һәр сулышы вакытында күзләре атылып чыгардай була, һава җитмәүдән нишләргә белмичә, куллары белән кая, нәрсәгә тотынырга белмәде, мескен.

Димитрий Сеченов 1767 ел ахырында әнә шулай бик газапланып үлде. Иманнарыннан ирексезләп аерылган ничәмә меңнәрнең каргышы төште, ахрысы…

«Кайларда икән сез, балалар?»

Вакытның үз җае, үз агышы, үз законы: кайгы кичерәсеңме син, шатлыкмы, ачлыктан интегәсеңме, әллә туклыктан нишләргә белмисеңме – аның боларда бер эше дә юк, ул секундлар, минутлар, сәгатьләр, көн һәм айлар, еллар санавын белә, аны шуннан башкасы кызыксындырмый да, уйландырмый да.

Халыкта «Вакыт яраларны дәвалый» дигән гыйбарә бар. Тик ул, инде Пустырьки авылында икенче елын яшәп ятучы Надежда уенча, һич тә дөреслеккә туры килә торган сүз түгел. Чөнки аның үзен чолгап алган кайгы-хәсрәтнең гомердә бетәсе дә, онытыласы да юк бугай: ире Тәхәү дә һаман күңел түрендә йөри, балалары турында әйткән дә юк инде! Алар искә төшеп, бәгырен кисеп җибәргәндәй була дип түгел, бер генә дә исеннән чыгып тормыйлар дию дөресрәк булыр, мөгаен. Иренең яндырылып үтерелүе турындагы куркыныч хәбәр аларны аз гына булса да онытып торырга, ахырында балалары турындагы уйларын («Алар исән булырга тиеш, Алла боерса!») бераз гына арткарак кичереп торырга мәҗбүр итәргә тиеш шикелле иде. Тик алай килеп чыкмады: күңелендә дүртесе дә бер кеше сыман үзәген өзәрдәй якын, җанын дүрткә телгәли торган тоташ бер кайгы булып калды һәм яши бирде. Дөрес, иренең шундый коточкыч үлемгә дучар булуы аны шашыныр дәрәҗәгә җиткерде, чөнки мондый куркыныч җәзаны күз алдына да китерә алмый азапланды ул. Шуңа күрә башта бу хәбәргә ышанасы да килмәде, чөнки бу, аның уенча, кеше кулыннан килерлек эш түгел иде. Кеше тикле кешене ничек утта яндырмак кирәк?! Моны эшләүчеләр дә ерткыч нәселеннән түгелдер бит, аларны да Надежда шикелле аналар тудыргандыр, күкрәк сөтен имезгәндер, баккандыр, үстергәндер… Һәрхәлдә, алар арасында: «Явыз булып үс, улым, кешеләрне үзең теләгәнчә газаплый, җәзалый торган ерткыч бул!» – дип әйтүче ана булмагандыр. Андый аналарның булмавына иманы камил. Аның Тәхәвенә шундый газаплы үлем биргән ул кешеләр шундый ерткычка тора-бара үзләреннән-үзләре генә, аналарыннан башка гына әйләнгәндер. Аларның шундый икәнлеген аналары белми торгандыр…

Ләкин ни генә булса да, аның иренә, өч баласының әтисенә карата шул ерткычлар тарафыннан шундый газаплы үлем җәзасы чыгарылган һәм инде ул тормышка да ашырылган иде. Ышанырга телиме-теләмиме, Тәхәве бу якты дөньяда юк булып, ул көлгә әйләнеп, һавага очкан иде инде.

Иренең үлеме турындагы бу куркыныч хәбәрне ишеткәнче, Надежданың күңелендә йөрткән, тикшерерләр дә чыгарырлар, дигән өмете, һавадан атылган һәм шундук юк булган йолдыз сыман, шул мизгелдә үк чәлпәрәмә килде, янды да сүнде. Шунда кемдер өмете сүнеп бушап калган бәгыре буенча үтмәс пычак белән сызып җибәргәндәй булды. Әйе, башта сызып кына җибәрде, хәтта авыртуы да сизелми калды шикелле. Тик шуннан соң әле генә пычак белән ярып җибәргән кемдер шул яраны шушы ук үтмәс пычак белән каезларга, актарырга кереште. Үзе актара, үзе аңа тоз сибә сыман иде. Менә шунысы түзеп булмаслык халәткә китерде. Ә бит шулай хәерсез, караңгы булып беткән ул көн матур гына башланган иде югыйсә…

Бүген Анастасия белән алар алпавытның Ерак Урман дигән кырына арыш урырга барырга тиешләр иде. Бик иртүк ашап эчтеләр дә, уракларын иңбашларына салып, алпавыт утарына киттеләр. Анда таба башка хатын-кызлар да агыла иде. Үзара сәламләшүләр, сөйләшүләр. Ни әйтсәң дә, инде авыл хатыннары арасында Надежда да тәмам үз кешегә әйләнеп бетте. Кешеләр белән аралашу аның кайгы-хәсрәт тулы җанына, вакытлыча гына булса да, ниндидер тынычлык бирә, ул чакларда кайгы-сагышлары да онытылып торгандай була. Шуңа күрә моны бик яхшы аңлаган Анастасия аны һәрвакыт кешеләр арасына алып чыгарга, алар белән аралаштырырга тырыша иде.

Уракка баручы хатын-кызларны алпавыт утарыннан Ерак Урман кырына атлар белән илтеп куялар иде. Бүген дә шулай булды. Алар Анастасия белән Ефим арбасына утырып бардылар. Ефим дигәннән, ул, Надежда бу авылга килеп төшкәннән соң, иң беренче күргән кешесе булган иде. Алар Уфадан кайтып төшкәч, алпавыт утарының капкасы төбенә килеп туктагач ук, бу кеше, ишегалдыннан йөгереп чыгып: «Василий Степанович, Василий Степанович», – дип, арба янында бөтерелде. Бу Ефим дигәннәре алпавыт Шашурин утарында ишегалдын себерүче, кирәк чагында ат җигүче кебек йорт эшләрен башкара торган ир-ат булып чыкты. Үзе әйтүенчә, аның кырык икенче яше икән, үзе – әле бер тапкыр да өйләнмәгән урыс кешесе. Шушы Ефим – ул Надежданы беренче күрүендә үк бик тә ошатты бугай – туры килгән саен аңа сүз кушарга, аның белән сөйләшергә тырыша иде. Монда килеп төшүенә ай-ай ярым чамасы булганда, шулай беркөнне Анастасия белән алпавыт амбарында эшләргә килгәч, әбәт вакытында ул Анастасиянең каядыр чыгып китүен күзәтеп кенә торган, ахрысы, шул ук мизгелдә амбар баскычы төбендә әбәт ашап утырган Надежда янына килде дә аның хәл-әхвәлен сораша башлады. Яңа җиргә ияләшеп буламы, кыерсытучы юкмы, янәсе. Аннан соң, нидәндер курыккан сыман, тиз генә тирә-ягына каранып алды да, оялган сыман башын түбән ия төшеп:

– Син бигрәк чибәр хатын, Надя! – диде.

– Син нәрсә, Ефим?! – дип көлде Надежда, аңа күтәрелеп карап. – Мин синнән бу турыда сорадыммы?

– Сорамасаң да… Күзем бар ич минем… Күрәм…

– Син миңа башка мондый сүзләр катасы булма, Ефим! Минем мәхәббәт уеннары уйнар вакытым узган инде, белеп тор: мин гаиләле кеше!

– Кайда соң синең гаиләң?

– Анысы синең эш түгел. Синең анда бернинди эшең дә юк.

– Гаиләле түгел, ялгызың гына син… Беләм ич мин…

– Нәрсәне беләсең?

– Ялгыз икәнеңне.

– Бар кит моннан, эшеңдә бул! – диде Надежда, ачуы килеп. – Юк-барны лыгырдап утырма!

– Бер дә юк-барны лыгырдамыйм мин. Ирең юклыгын төгәл беләм…

– Нишләп булмасын минем ирем? Ялгыш кулга гына алдылар аны, тиздән чыгарырга тиешләр, Алла боерса…

– Юкка алдыйсың син үзеңне, Надя, юкка өметләнәсең…

– Карале, Ефим, кит янымнан! Ачуымны китермә! Юкса ир-ат дип тормам, якаңнан тотып селкермен!

– Нигә белмәгән булып кыланасың?

– Нәрсәне?

– Ирең юклыгын.

– Нишләп булмасын ул? Ни сөйлисең?

– Ул яздан бирле юк икән ич инде.

– Ничек яздан бирле? Кайдан алдың син моны?! Ни лыгырдыйсың?

– Кызык кеше икән син. Нигә яшергән буласың инде моны? Нәрсә, ирең юклыгын белгәч, ир-ат бәйләнер дип куркасыңмы? Курыкма, Надя, әгәр дә мәгәр берәрсе ирсез хатын дип кыерсытырга җөрьәт итә икән, миңа гына әйт, җанын алам мин ул кешенең! Яратам бит мин сине, Надя…

Гәрчә Ефимның бу сүзләренә бик ачуы килсә дә, хатын бу юлы үзен ачулы сүзләрдән тыелып калырга мәҗбүр итә алды, башыннан кинәт, яшен тизлегедәй: «Бу бәндә, чыннан да, минем Тәхәү турында нидер белә, ахрысы» дигән уй йөгереп узды. Шуңа күрә эчендәге ачуын күрсәтмәскә, хәтта белдертмәскә тырышып, йомшак тавыш белән туп-туры:

– Синең ирем турында берәр нәрсә белеп әйтүеңме, әллә болай гына лыгырдавыңмы, Ефим? – дип сорады.

– Син нәрсә инде, Надя, уйнап сөйләшә торган нәрсә түгел ич бу! Мин бала-чага түгел лә, – диде ир, иренен турсайтып, чөнки хаксыз рәнҗетелүенә үпкәле иде. – Син, чыннан да, белмисеңме бу турыда, әллә белмәгән булып кыланасың гынамы?

– Нишләп кыланыйм, ди! Әгәр беләсең икән, әйт, ни булган минем ирем белән?

– Аны яз көне Кәтиринбур шәһәрендә утта яндырып үтергәннәр бит, Надя. Кайсы көнне икәнен төгәл генә әйтә алмыйм, кайдадыр апрель ахырында ук бугай инде…

– Бу чынмы? Син моны кайдан беләсең?! Бәлки, ул минем ирем түгел, башка кеше булгандыр?

– Чын шул, Надя, чын. Үз колакларым белән ишеттем мин бу турыда.

– Кемнән?

– Безнең Василий Степанович янына кайчак, Уфадан бугай, бер әфисәр килеп йөри. Гадәттә, гел ялга каршы килеп чыга. Аннары безнең хуҗа белән лыкынганчы эчәләр. Әле ике атна элек кенә килгәние. Урман Күле дигән җиргә барып, балык тотып уха пешерделәр. Пешерделәр дип, анысын мин пешердем инде. Алар ашап-эчеп кенә утырды. Исерешеп беттеләр. Менә шунда сөйләште алар… Теге әфисәр безнең хуҗадан: «Йә, ничек анда мин сиңа бүләк иткән Надежда Тихонова дигән теге хатын?» – дип сорады. «Яши, бик эшлекле хатын, – диде аңа Василий Степанович. – Аның кулга алынган ире белән нәрсә булып бетте икән, белмисеңме?» «Соң, мин сиңа әйткән идем бит, аны утка ягарга тиешләр дип. Апрель ахырында Кәтиринбурда халык алдында утта яндырып үтерделәр. Ул дәүләт җинаятьчесе ич!» – диде. Менә шулай, Надя. Нәрсә, синең бу турыда, чыннан да, ишеткәнең югыемы?

Ефимга җавап бирүче булмады. Караса, шунда Надежда баскычта утырган җиреннән кинәт ничектер сәер генә алга иелде дә җиргә тәгәрәп төште, кулындагы сөтле шешәсе исә, түгелә-түгелә, баскычтан аска таба тәгәрәде. Ефим куркып калды һәм аны, күтәреп алып, баскыч төбенә яткырды.

– Надежда! Надя! – дип дәште ул аңа бертуктаусыз һәм курка төшеп.

Аннары хәрәкәтсез йөзен күреп, аның аңын җуюын сизеп алды һәм кулы белән җиңелчә генә хатынның яңагына суккалады.

Бу вакытта яннарына Анастасия килеп җитте дә аның янына тезләнде.

– Ни булды? Нишләттең син аны?! – дип сорады ул Ефимнан, усал тавыш белән.

– Берни дә эшләтмәдем, – диде куркынып калган ир. – Ашап утырган җиреннән тәгәрәде дә төште! Аңын югалткан бугай ул…

– Берәр нәрсә әйттеңме әллә син аңар?

– Ирең үлгән дигәнием. Ул бу турыда инде күптәннән белә дип уйладым бит мин…

– Ишкәнсең ишәк чумарын! – диде Анастасия, аңа усал карап. – Кешегә булыр-булмас хәбәрне кисәк кенә әйтергә ярамаганын белмисеңмени соң син, ахмак?

– Әйтәм бит… Белә, тик яшереп кенә йөри, дип уйлаганыем.

– Кит моннан, күземә күренмә! «Уйлаганыем, уйлаганыем…» Яшереп йөриме, беләме, юкмы, монда синең ни эшең бар? Кем сорады сиңа булыр-булмас нәрсә сөйләргә? Син әнә ат җигүеңне бел дә алпавытның ишегалдын себерүеңне бел! Нигә кешенең җанына керергә тырышасың? Надя! Надежда, дим! Ач күзеңне, ач! – Анастасия дә кулы белән хатынның битләрен чәбәкләде.

Шулай маташа торгач, бераздан Надежда, аны тыңлаган сыман, чыннан да, күзләрен ачты һәм, үзе дә берни аңламыйча, берни күрмәс күзләре белән тирә-юньгә караштыргалады.

– Ни булды бу?! – дип гаҗәпләнеп сорады ул Анастасиядән.

– Моны мин синнән сорарга тиеш. Әйт, ни булды сиңа, Надя?

– Минем Тәхәвемне утка якканнар, Анастасия… Ишетәсеңме? Утта яндырганнар… Тереләй якканнар… Мин белмәдем дә… – диде Надежда өзек-өзек итеп. – Мин белми йөрдем… Миңа әйтмәделәр дә!.. – Хатын башын түбән иде дә үкереп елап җибәрде.

Анастасия, кеше-кара юкмы, иптәш хатынының елаганын берәрсе күрмиме дип, тиз генә тирә-ягына каранып алды да әле һаман нишләргә белмичә баскан урынында таптанып торган Ефимга:

– Ни карап торасың? Булыш әйдә! Амбар артына алып чыгыйк, анда кеше-кара күрмәс, – диде.

Шуны гына көткән шикелле, Ефим хатынны тиз генә күтәреп алды да, ашыга-ашыга, амбар артына таба атлады. Анда аны биек булып үскән үләннәр арасына салды.

– Бер дә болай килеп чыгар диеп уйламаганыем бит мин, Настя… – дип акланырга кереште ул. – Бу начар хәбәрне Надяга җиткерүемне Василий Степановичка әйтә күрмә, яме! Надя да әйтмәсен! Әгәр дә моны белә калса, ул тәнемдә күгәрмәгән бер җиремне дә калдырмый! Кулы бик каты аның: сугып үтерергә дә мөмкин!

– Нәрсә сөйләгәнеңне белеп сөйләргә кирәк. Кем сораган синнән аның ире турында?

– Карале, Настя, мин дә кеше бит… Син нигә миңа бәйләнәсең әле?! Яратам бит мин аны! Шуңа күрә…

– Мәхәббәт каһарманы табылган! – дип көлде Анастасия. – Яратам, яратам, дип кешегә теләсә нәрсә әйтергә дигәнме? Сүзеңне алдын-артын уйлап сөйләргә кирәк!

– Гаепле мин, гаепле… Гафу итәсез, хатыннар…

– Ярар, ярар, бар эшеңдә бул! Ә син ела, Надя, кычкырып ела! Монда беркем дә юк…

Менә шулай Ефимнан ишеткән иде Надежда үз иренең коточкыч үлеме турында. Аннан соң ике ел чамасы вакыт үтте, күпме сулар акты, инде, вакыт бар яраларны дә төзәтә, дигән гыйбарә дөреслеккә туры килгән булса, аның йөрәк ярасы да күптән төзәлергә, үзе дә, үлгән артыннан үлеп булмый, дип тынычлана төшәргә, хәтта онытырга да тиеш кебек иде дә, ләкин… Ләкин онытылмады һәм һаман онытылмый да: ире дә, балалары да кылт итеп исенә төшә дә, нишләргә белмичә, чарасызлыктан интегә, йөрәге, күкрәк читлегеннән чыгарга җитешеп, еш-еш тибәргә тотына, шулчак моңарчы барлык тамырларыннан сиздермичә, тыныч кына аккан кан, аларга сыеша алмыйчамы, әллә чиксез дулкынлануыннан дуамалланыпмы, нигәдер кинәт берьюлы баш түбәсенә менеп, анда үзенә урын таба алмыйча кая барып бәрелергә белмәгәндәй, башын шундый каты итеп кысарга тотына ки, хәтта чыдар әмәле калмый, шактый вакыт ике кулы белән башын тотып хәрәкәтсез утырырга мәҗбүр була. Әйтерсең кулы белән шулай тотып-басып тормаса, андагы кан тамырлары барысы берьюлы шартлар да тирә-ягына кан сиптерер сыман…

Ә кешегә хәтта күптән онытылган нәрсәсен исенә төшерер өчен дә күпме кирәк – кайчак юк кына сүз дә, йә булмаса, ул вакыйга белән бәйләнешле берәр нәрсәне яисә берәр кешене күрү дә җитә. Менә бүген дә Ерак Урман кырына барырга дип алпавыт утарына килеп җитүләре булды, инде җигүле арбасында аларны көтеп утырган Ефимның:

– Озак йоклыйсыз, хатыннар, озак йоклыйсыз, – дигән сүзләрен ишетүгә, Надежданың якыннары шундук күз алдына килеп бастылар. Хәер, бәлки, аның сүзләреннән дә түгелдер бу халәт, ул менә хәзер күңеленә Ташкирмәндә үзләренең кечкенә генә җир кишәрлекләренә уракка баруын исенә төшерде бугай. Әйтерсең арбада Ефим түгел, ә аның ире Тәхәү утыра! Әй, бар ие заманында рәхәт вакытлар! Тигезлек белән яшәп яткан чаклар: ире исән, балалары, тупырдашып, бер-берсен куа-куа уйнап йөриләр иде. Бер караганда, кеше дигән зат кызык та инде: һаман тормышыннан зарлана, аңа һаман нәрсәдер җитми, ул һаман нәрсәдәндер канәгать түгел. Ул үз бәхетенең янында гына икәнен күрми дә, сизми дә. Ә бит, уйлап карасаң, аның бәхете дә үз яннарында бөтерелеп йөргән, үз йортларында алар белән бергә яшәгән булган! Чыннан да, әллә ни тук яшәмәсәләр дә, ул көннәр аларның чын бәхетле чаклары булган икән бит, Ходаем! Яраткан ире исән-сау, балалары исән-сау, әнә чыр-чу киләләр. Юк, ул чакта моның чиксез бәхет икәне турында уйлап та карамадылар шул, хәтта моны сизмәделәр дә. Ул моны бөтен барлыгы белән менә хәзер генә аңлады, хәзер генә белде, хәзер генә сизде. Бөтен күзәнәкләре, бөтен барлыгы белән! Әй, шул вакытларның бер генә мизгелен кире кайтарып булса икән хәзер! Әйе, әйе, бер мизгелен, бер мыскалын гына булса да! Йә ире Тәхәүнең тире белән юешләнгән күлмәге өстеннән кулы белән бер генә тапкыр сыпырып: «Күлмәгеңне салып тор, Тәхәү, манма тиргә баткансың ич!» – дияргә яисә бер генә мәртәбә кытыршы кулы белән берәм-берәм өч баласының башыннан сөяргә ие. Әйе, бер генә мәртәбә булса да! Нинди бәхетле итеп сизәр иде ул үзен! Ә бит бергә-бергә яшәгәндә, боларны йөзләрчә тапкыр эшләргә, йөзләрчә мәртәбә боларның нинди зур бәхет икәнен татырга мөмкинлек булган!!! Тик татымаган, татылмаган, сыйпамаган, сыйпалмаган, әйтмәгән, әйтелмәгән…

– Син нигә күңелсез әле бүген, Надежда? – дип сорады Ефим, аны уйларыннан чынбарлыкка кайтарып. – Әллә миңа гына шулай күренәме?

– Сиңа бар нәрсә дә кешеләрчә күренми бугай, Ефим, – дип көлде Анастасия. – Хәтта һәрвакыт шулай.

– Нишләп алай икән ул, белмисеңме, Анастасия? – диде Ефим, ниһаять, сөйләшер кешеләр пәйда булуына сөенеп. – Нигә миңа кешеләрчә күренми икән?

– Ярар, сүз озайтма, әйдә киттек, – дип, Анастасия арбага менеп утырды. – Утыр, Надежда!

Кырга урак белән арыш урырга яисә болында ир-атлар чапкан печәннәрне әйләндерү, күбәләү кебек эшләргә барган чакларда, Надежда сөенеп бетә алмый. Юк, аны эш һич тә куркытмый, аның өчен авылдан чыгу мөмкинлеге сөенечле. Хәтта ул гомер-гомергә ирләр эше дип саналган урман кисү эшенә дә бик теләп риза булыр иде. Ни әйтсәң дә, авылдан читтә – аның өчен бөтенләй башка дөнья кебек тоела. Андый чакларда ул ниндидер күңел күтәренкелеге сизә башлый, әйтерсең үзләренең Ташкирмәннәренә юлга чыга. Бу чит-ят авыл, гәрчә инде монда ике елга якын яшәп ятса да, аны тәмам туйдырды. Нинди генә матур, нинди генә мактаулы булмасын, бу Пустырьки барыбер аның туган авылы түгел инде: аның өчен мондагы бар нәрсә дә чит булып тоела. Җитмәсә, монда килеп төшкән көнне үк Мария әйтеп куйган тәртип, чыннан да, яхшы саклана икән: ярты ел ул, авыл читенә чыгып, болыннан бер генә чәчәк тә өзеп исни алмады – рөхсәт ителмәде.

Ә авыл читенә чыктыңмы, ничектер сулышлар киңәеп киткән шикелле тоела, саф һава сулаганың ачык сизелә. Аннан соң кырда яисә болында, гәрчә эш җиңел булмаса да, үзеңне, бераз булса да, ирекле сыман тоеп эшлисең, хәтта авыз эчеңнән кайчандыр – балачакта, билгеле! – каныңа һәм җаныңа сеңеп калган, заманында әни-әбиләрең җырлаган җырларны көйләргә мөмкин. Монысы инде күпмедер вакытка бар кайгы-хәсрәтләреңне онытып торырга яисә аларны, авыз эчеңнән генә көйләгән әнә шул моңыңа төреп, талгын гына искән кыр-болын җилләренә таратырга була: алып китсеннәр әле синең моң-зарларыңны туган-үскән якларга! Алып китсеннәр дә, аларны тәүге тапкыр аяк баскан урамнарыңа таратсыннар, авылың инеше ярларындагы тал-тирәкләргә сипсеннәр, син балачакта биеклекләренә сокланып карап торган юан-юан талларның очларына алып менсеннәр һәм шуларның күккә ашкан башларыннан тирә-якка таратсыннар!

Алар Ерак Урман кырына килеп җиткәндә, бик иртә иде әле. Арбадан төшкән хатын-кызлар кичә ура башлаган кишәрлекләренә таралыштылар. Ә Анастасия белән Надежда һәрвакыттагыча бергә эшлиләр иде. Алар үзләре белән алып килгән әбәт ризыкларын кичә урып бәйләгән көлтәләрдән өеп куелган бер бәпкә астына куйдылар. Ефим исә, әле һаман китәргә ашыкмыйча, аларга карап тора иде.

– Нишләп китмисең инде, Ефим, әллә безнең белән урак урмакчы буласыңмы? – дип көлде Анастасия.

– Мин сезнең белән бергә әллә нәрсәләр дә урырыем…

– Урмый тор әле! Әллә нәрсәләр, имеш! Ура алыр иең микән соң?

– Чамаларыем әле анда…

– Белмим, чамалар булсаң, яшең илле ягына чыкканны көтәр иең микән?

– Нинди гадәт ул синең, ә, Анастасия? Гел кешедән көләргә генә торасың, валлаһи! Чыдасаң чыда, чыдамасаң ела! Кайчак, көлмә кешедән, авызың өшегән, диясе килә башлый.

– Ир кешегә елау килешми инде ул, Ефим.

– Килешми шул, шуңа күрә еламыйм да – түзәм, – диде Ефим, шактый күтәренке тавыш белән һәм, кыенсынып кына, башындагы яулыгын рәтләп маташкан Надеждага дәште:

– Карале, Надя, сиңа бер сүзем барые минем…

– Нинди сүз тагын?! – дип гаҗәпләнеп сорады хатын. – Йә, әйт!

– Син якынрак кил… Мин бөтен кырга кычкыра алмыйм бит инде!

Надежда, теләр-теләмәс кенә, арба янына килде.

– Йә, ни әйтмәкче идең?

– Менә нәрсә, Надя… Әгәр синең белән без балаларың турында белешә башласак, ә? Син ни әйтерсең?

– Кайдан белешергә була икән соң алар турында? Аннан соң күпме вакыт узды бит!

– Мин төгәл генә әйтә алмыйм… Алай да, бәлки, нидер… тырышып караргадыр?.. Кем белә, бәлки, берәр нәрсә белеп булыр…

– Яхшы булыр иде дә… Белмим шул, Ефим…

– Ярар, мин Василий Степанович аркылы берәр нәрсә белә алмаммы. Аннары әйтермен…

– Тырышып кара әле, Ефим, чыннан да, тырышып кара! Кем белә, бәлки, ни булса да ачыклап булыр?..

– Ярар, тырышып карармын мин, Надя.

Шуннан соң Надежда, уйга калган хәлдә, ашыкмыйча гына арба яныннан китеп барды. Ләкин өч-дүрт адым атлаганнан соң, бик кирәкле нәрсәсен исенә төшергәндәй, кырт туктап калды һәм, янә йөгереп килеп, гаҗәпләнүеннән күзләрен түгәрәкләндереп:

– Туктале, ә син минем балаларым турында кайдан беләсең?! – дип гаҗәпләнде. Хәтта үзе дә сизмәстән, ике кулы белән Ефимның кулына ябышты.

– Беләм инде… Белдем инде… – дип мыгырданды Ефим. – Монысы әһәмиятле түгел бит инде аның…

– Тырышып кара әле, алайса, Ефимушка! Тырышып кара! – диде хатын, әле һаман аның кулын җибәрмичә.

– Тынычлан, Надя, тынычлан! Ярар, бар эшеңдә бул. Сөрт күзләреңне!

Ә бит Ефим Надежданың малайлары турында, чыннан да, белә иде. Ул аны Василий Степанович янына килгәләп йөргән теге офицер авызыннан ишетте…

Шулай бер килүендә, алар алпавытның Ерак Урмандагы умарталыгына киттеләр. Шашурин Ефимны да үзләре белән алды: ул, яхшы ук күңел ачарга җыенган чакларында, аны гел үзеннән калдырмый иде, чөнки шактый ук исерергә туры килсә, бу кеше аны нинди генә хәлдә булса да, өенә исән-сау килеш алып кайтырга тиеш. Ә болай гадәти көннәрдә ул үзенең ике тәгәрмәчле җиңел арбасына биеп торган яшь айгырын җигә дә дилбегәне үзе тота, үзе белән беркайчан да кучер итеп Ефимны алмый. Умарталык исә Василий Степановичның, үзе әйтмешли, рәхәтләнеп ял итә торган урыны булып, ул анда еш кына аның утарына килеп төшкән кунакларны да алып килә. Ә рәхәтләнеп ял итү өчен аның монда бөтен нәрсәсе дә – көмешкә дисәң көмешкәсе, бер стаканын су шикелле, бернинди ачысын да тоймыйча эчеп җибәргәннән соң торыйм дигәндә, арт санны күтәреп булмаслык итеп «баса» торган бал дисәң балы да мичкәсе белән тора: чәйнеккә салып ал да эчә бир!

Ул көнне Василий Степанович белән аңа Уфадан килеп төшкән теге офицер бик рәхәтләнеп ял иттеләр: сөйләшә-сөйләшә, умарталык йортында бал эчтеләр, шактый ук исерештеләр. Бервакыт офицерның саф һавага чыгасы килде.

– Башыңа битлек киеп чык, кортлар исерекләр исен яратмый, майор, – диде аңа Шашурин. – Хәзер очып килеп ябырылалар үзеңә!

– Син нәрсә, Василий Степанович? Хәрбиләр корттан куркырга тиешме? Гомердә булмаганны!

– Мин сиңа чынлап әйтәм. Бер дә яратмый алар исерекне!

– Сөйләмә сәнә юкны!

– Ярар, алайса, ярар, бар шул килеш чыгып кара.

– Чыкмас дип беләсеңме әллә? – диде офицер, күлмәк изүенең төймәсен чишә-чишә, чөнки көн болай да эссе, ә салган баштан бигрәк тә.

Үзсүзле майор чыгып китте. Тик ике-өч минут та үтмәгәндер, акыра-бакыра, куллары белән бал кортлары өереннән селтәнә-селтәнә котылырга теләп, өйгә кире йөгереп керде.

– Каравыл, Василий Степанович, үтерәләр болар мине! Коткар! Зинһар, коткар!

– Менә җүләр, ничек коткарыйм мин сине?! Яп тизрәк ишекне! Монда кереп тулалар ич хәзер!

Чыннан да, кортлар шундук алпавытның үзен дә чагарга тотындылар.

Умарталык өендә зур ыгы-зыгы купты. Ярый әле, хуҗа кеше югалып калмады, шундук стенада эленеп торган бер битлекне алып киде, аннары икенчесен, алып, офицерга сузды:

– Ки тизрәк, чагып үтерәләр бит хәзер.

Майор куллары белән селтәнде-селтәнде дә ахырда битлекне кия алды.

– Битлек киеп чык, дип урыс теле белән әйтеп тордым түгелме соң мин сиңа? Кортлар синең офицер икәнеңне кайдан белсеннәр? Әй майор, майор!

– Кем белгән аларның шундый усал икәннәрен. Бөтен битне чагып бетерделәр аналарын сатасы нәрсәләр!

Кулларына чүпрәкләр алып, майор белән ияреп өйгә кергән кортларны өйалдына таба куа башладылар. Алар исә чүпрәк белән селтәнгән саен ябырыла торды. Ахырда үзләренең усаллыклары өчен җаннары белән түләделәр. Ә бит, дөресен генә әйткәндә, кортлар күзлегеннән караганда, аларның үз биләмәләренә бәреп кергән – җитмәсә, исерек килеш! – дошманга һөҗүм итүләре үз гомерләрен саклап калу өчен көрәшләре иде.

– Кортлар кеше түгел, майор! Алар үз-үзләрен дошманнан саклый беләләр! Хәтта үләсен белә торып бара алар һөҗүмгә!

– Ничек үләсен белеп?! – дип гаҗәпләнде офицер, алпавытка карап. – Кайдан, ничек белә алар үләселәрен?!

– Кешене чаккан һәр корт үлә. Ә шулай да кешене соңгы чигенә хәтле эзәрлекли бирә, үз тынычлыкларын бозган һәр кешегә һөҗүм итә, аннары җан бирә.

– Вәт җүләрләр!

Икесе дә битлекләрен салдылар.

– Мине дә чагып өлгерде боларның икесе, – диде Шашурин, муенын уып. Аннары офицерга карап, пырхылдап көлеп җибәрде: – Сине яхшы эшкәрткән болар, майор! Күз алдында ук тазарып киттең!

– Сиңа көлке… Бөтен җир сызлый, битләр ут кебек яна!

– Ут дигәннән, хакимият белән чиркәү тарафыннан утка ягу җәзасына хөкем ителгәннәр ничек түзә икән бу газапка, ә? Моннан да куркыныч җәза юктыр дөньяда!

– Кем белә инде аны, ничек түзгәннәрен? Шөкер, янып караган юк. Минемчә, бераздан аңнарын югалта торганнардыр… Туктале, Василий Степанович, син нигә моны миннән сорыйсың әле?!

– Болай гына… Бер караганда, кешеләрне ут баганасына җибәрүдә син дә катнашасың бугай бит?

– Юк, юк, хөрмәтле Василий Степанович, минем мондый эшләрдә тырнак очы хәтле дә гөнаһым юк!

– Ничек булмасын инде?! Синең аркылы да үтә бит алар.

– Әйтәм бит, бу эштә фәрештә шикелле чиста мин. Бернинди гөнаһым да юк.

– Ә Екатеринбург шәһәрендә халык алдында яндырылган теге… кем атлы әле ул? Әйе, син миңа хатынын бүләк иткән кеше… Әйе, Трифон Тихонов дигән крестьян ут баганасына юлын сезнең төрмәдән башлады түгелме соң?

– Ә-ә, син аның турында әйтәсеңмени? Ул бездә берничә көн генә булды ич! Мин аңа хөкем чыгармадым…

– Ишетүемчә, аңа хөкем дигән нәрсәне бернинди суд та чыгармаган, тотканнар да япканнар, аннары тотканнар да якканнар! Шулаймы?

– Белмим. Аңа хөкем чыгарылган иде инде. Безгә китереп япканда ук, аның турындагы кәгазьдә православие диненә хыянәт иткән, чукынганнан соң кабат үз диненә кайткан дип акка кара белән язылган иде.

– Кем язып куйган булган?

– Мин анысын белмим, анысы миңа кирәк тә түгел. Аны кулга алырга кушкан йә кулга алган кеше язгандыр, дип уйлыйм.

– Бәлки, ул кешегә кемдер яла яккандыр, аның бернинди гаебе дә булмагандыр? Моны тикшереп тә тормаганнар бит!

– Кулга алганнар, төрмәгә япканнар һәм утта яндырганнар икән, димәк, хөрмәтле Василий Степанович, аның гаебе зур булган. Ул дәүләт бердәмлегенә, бердәнбер дөрес булган христианлыкка, чиркәүгә хыянәт иткән куркыныч җинаятьче иде. Шуны белер тор, Василий Степанович: бездә гаепсез бер кешене дә кулга да алмыйлар, хөкем дә итмиләр! Икенчедән, син нишләп бу турыда әле? Монда мин, кортларың чагып, ни тере, ни үле килеш утырам, ә син ниндидер җинаятьче крестьян Трифон турында!.. Тапкансың сөйләшер сүз! – Шунда офицер, инде күзгә күренеп шешенә башлаган йөзеннән кулларын алып, кисәк кенә алпавытка карады. – Син аңа теләктәшлек белдермисеңдер бит?

– Юк, белдермим, тик ул да – кеше бит… Кызганыч…

– Башка кайгың булмаса, юк-бар нәрсә турында уйлап башыңны ватма! Шулай эшләсәң, яшәү җиңелрәк булыр, Василий Степанович. Әйтик, заманында Бөек Пётр синең бабаңа крестьяннары белән авыл бүләк иткән икән, ул бит моны тикмәгә генә эшләмәгән! Димәк, сәбәбе булган.

– Әйе, минем әти ягыннан бабам – генерал, ул Пётр I алып барган сугышларның берсендә зур батырлык күрсәткән. Шуның өчен бүләк ителгән аңа бу Пустырьки авылы.

– Менә күрәсең, сәбәпсез берни дә эшләнми! Димәк, теге кеше дә юкка гына яндырылмаган.

– Үзе януы гына бер хәл, аның балалары төрле якка таратылган диләр.

– Дөрес. Патша указы нигезендә, башкалар сабак алсын, киләчәктә андый җинаятькә бармасын дип, утта яндырылган җинаятьченең балалары, бер-берсеннән аерылып, урысларга бүләк ителергә, киләчәктә шулар тәрбиясендә чын кешеләр булып үсәргә тиешләр!

– Дөресен генә әйт әле, майор: ул балаларның язмышы сиңа вәхшилек булып тоелмыймы? Үзеңнең дә ике балаң бар бит…

– Дөресен генә әйткәндә, кызганыч, әлбәттә. Тик шунысын дөрес аңларга кирәк: әгәр дәүләт белән чиркәү кызгану хисләренә таянып эш итсә, тора-бара илдә бердәмлек дигән нәрсә, гомумән, юкка чыгарга, аннары – карыйсың – Русия дигән дәүләт таркалырга да мөмкин. Әйе, әйе, хөрмәтле, Василий Степанович, ил тикле ил таркалырга мөмкин! Карале, синең белән без кычытмаган җиребезне кашып утырабыз түгелме? Тапкансың сөйләшер сүз! Сал әле, авыртуга түзеп була торган түгел монда!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации