Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Алпавыт сүзсез генә стаканнарга әче бал салды да үзе шундук эчеп тә җибәрде.

– Эч әйдә, нигә карап торасың, майор? Алай да бу хатын-кыз иңенә нинди кайгы төшкән! – диде ул аннары, уылдык яккан ипиен чәйни-чәйни. – Кызганыч бит…

– Тагын?! Куй сана юк-бар сүзеңне!

– Әйт әле, майор, хәзерге вакытта ул балаларның кайда икәнен белеп буламы?

– Син нәрсә, Василий Степанович, күктән төштеңме әллә?! Аннан соң ике ел вакыт үтте түгелме! Аларның икесе, Василий Никитич Татищев галиҗәнапларының боерыгы буенча, Самарага җибәрелде бугай, мөгаен, алар анда берәр байга бирелгәндер. Ә берсе, олырагы, Казанга озатылды. Шәт, аның язмышы да шулайдыр. Ничек табасың аларны хәзер?! Һич аңламыйм: нигә кызыксындыра алар сине?! Башка эшең юкмы әллә?

– Мин бу турыда хатынга сөйләгән идем. Бик кызганды ул бу хатынны. Берәр нәрсә эшләп булмыймы икән, дип аптырата башлады хәзер…

– Хатын-кызга шулай тоеладыр да, бәлки. Чөнки ул аларның дәүләт җинаятьчесе балалары икәнен күз алдына китерә алмый Ә син? Син үзең шулкадәр беркатлы булма инде! Сиңа нигә кирәк бу?! Туктале, әллә ул хатын белән чуалып киттеңме? Ә? – дип көлде офицер.

– Ни сөйлисең? Үземнең крестьянга барып бәйләнергә башыма ат типмәгән! Миңа алар Уфада да бетмәгән. Син моны яхшы беләсең бит…

– Анысы шулай, дөрес анысы.

– Менә нәрсә турында баш ватам мин соңгы вакытта: син ул малайларның кайларда, кемнәрдә икәнен үз рәсми элемтәләрегез аша белә аласыңдыр бит? Әйтик, Самара белән Казанга рәсми прошениеләр язып.

– Син нәрсә, хөрмәтле Василий Степанович, моңа еллар кирәк! Безнең почта белән чиновникларның ничек эшләгәнен белмисеңме әллә?

– Кая ашыгырга? Ел үтсен, ике ел үтсен!

Майор инде шактый шешенгән битләрен кулы белән сыпыргалап уйга калды.

– Хатлар язып карарга була анысы… – диде ул аннары, ашыкмыйча гына. – Әгәр файдасы тиярлек булса…

– Булырга тиеш, чөнки рәсми хатлар буенча урындагы чиновниклар боларны ачыкларга мәҗбүр булачак.

– Ярар, ачыкладылар ди, шуннан нәрсә?

– Аннары күз күрер анда. Шул малайларның берәрсен генә булса да табасы иде…

– Ярар, язып карармын мин.

– Менә рәхмәт, майор.

…Алпавыт хезмәтчесе Ефимның Надежда белән аның малайлары турында сүз кузгатуы юкка гына түгел иде, әлбәттә: аңа бу икәүнең күптән түгел генә, матур бер җәй көнендә, хуҗасы Василий Степановичның умарта өендә алар хакында сөйләшүләренең шаһиты булырга туры килде. Дөрес, ул үзе моңарчы бу чибәр хатынның балалары барлыгы турында берни дә белми иде. Баксаң, хәтта өч малае бар икән аның! Надежда Ефимга бик ошый иде. Бу яшенә җитеп, моңарчы өйләнү турында уйлап та карамаган бу беркатлы, самими ишегалды себерүче, кирәге чыккан чакта кучер да, йомышчы да булган Ефим, әгәр дә ул риза булса, аңа бүген үк өйләнер шикелле иде. Алай гына да түгел, аны беренче мәртәбә күргәннән бирле, моңарчы хатын-кызга күтәрелеп карарга да кыймаган ирнең күңеле ничектер давылланып алды, һәм ул бу дөньяда ир затлары белән янәшә хатын-кыз дигән гүзәл затларның да яшәп ятуларын белеп гаҗәпкә калды. Моңарчы ул аларны күрмәгән генә, ә күзен ачып караса, алар бар, хәтта янәшәдә генә яшәп яталар, янәшәдә генә йөриләр икән бит! Ә инде Надежданың шушы япь-яшь килеш ниләр кичергәнен дә белгәч, күп кенә вакыт үзенә урын таба алмыйча, һаман бу хатынның шундый коточкыч кайгыларын оныттыру, моның өчен нишләргә кирәклеге, нинди ярдәм күрсәтергә мөмкинлеге турында уйланып йөрде, аны ниндидер җылы сүзләр әйтеп тынычландырасы килде. Дөресрәге, шундый уйлар белән яши башлады ул. Ә аның уллары турындагы сөйләшүне дә ишеткәч, бөтенләй тынычлыгын югалтты, берничә мәртәбә алпавыттан хәтта: «Белмисеңме, Василий Степанович, теге әфисәр вәгъдә иткән хатларын яздымы икән?» – дип сорыйсы да килде. Тик аларның сөйләшүен тыңлап торуы өчен үзенә каты бәреләчәген күз алдына китереп, авызын ачмаска, тыныч кына көтәргә булды: әгәр бу турыда берәр яңалыгы булса, теге әфисәр аның хуҗасына әйтми калмас! Хәер, алпавыт үзе дә Уфада еш була, димәк, әфисәр аңа бу турыдагы хәбәрне шунда очрашканда да җиткерергә мөмкин. «Алай да бераз көтим әле – ни булыр?..» – дип уйлады Ефим. «Тырышып карыйм» диюе исә Надежданың балалары турында әнә шул әфисәрдән колакка ятышлы ниндидер хәбәр көтүе иде. Башкача ни эшли алсын ул бу мәсьәләдә? Берни дә. Шулай булгач, бар өмете шул әфисәрнең алпавытка биргән вәгъдәсендә тору-тормавына, торган очракта исә, аны ничек үтәвенә бәйле иде…

Сильвестр Гловацкий

Яңа керәшен конторасының җитәкчесе итеп, Казан епархиясе башлыгы Лука Канашевичның моннан Нижгар өязенә китеп барачак Димитрий Сеченов киңәше нәтиҗәсендә, миссионерлык эшендә гаять зур тәҗрибә туплаган Сильвестр Гловацкий билгеләнде, һәм ул 1742 елның 18 декабрендә үз вазифасын үтәргә кереште.

Тик аңа эшен бик авыр шартларда алып барырга туры килде: башка халыкларны православие диненә тарту өчен бирелергә тиешле акчалар конторага вакытында килеп җитмәде: 1743 ел өчен каралган унсигез мең сумнан артык акча бары тик 1744 елның июль аенда гына алынды. Хәтта бу эш белән патша Елизавета Петровна үзе шөгыльләнүе аркасында гына, мәсьәлә тулысы белән, анда да 1746 елда гына җайга салынды. Шулай итеп, яңа җитәкче миссионерлык эшен ярты ел буе акчасыз алып барырга мәҗбүр булды. Ниһаять, акча мәсьәләсе хәл ителеп, 1746 елда конторага үткән еллар өчен 30745 сум, ә 1748 елда тагын 1744–1747 еллар өчен 39459 сум акча керде. Билгеле, шундый зур акчалар чукынучылар санын да кискен арттырырга мөмкинлек бирде.

Архимандрит Сильвестр Гловацкий, конторага тиешле акча керә башлагач, миссионерлар төркемен җитәкләп, авылларга еш кына үзе дә чыга башлады. 1744 елның ахырында, 1745 елның башында ул даими рәвештә Вятка буенда яшәүче татарлар, удмуртлар, марилар һәм мордвалар арасында эш алып барды. Чукынып акчалата бүләк алырга теләүчеләр шактый булганлыктан, үзе белән алган 1610 сум акчасы бүләккә, кайбер гаиләләргә кием-салым алырга бик тиз тотылып бетте. Бер килүендә генә дә биш меңгә якын удмуртны чукындырды, тик моның өчен, бик тиз генә акча җибәрүләрен сорап, конторага хәбәр җибәрергә туры килде.

Контора эшен ныклы контрольдә тоткан Лука Канашевич, еш кына Сильвестр атакайны үзенә чакыртып, күпме кешенең урыс динен кабул ителүе турында аның хисабын тыңлый, нинди ярдәм кирәклеген сораштыра, бу эшне тагын да киңрәк җәелдерү, чукынучылар санын арттыру буенча киңәшләрен бирә иде. Ул аның чукындырылган кешеләр исәбе турындагы саннарын үзе өчен таблица формасында язып барды, аларны бер-берсе белән чагыштырып, нәтиҗәләр ясады.

Бүген Гловацкий аның янына нәкъ чакырылган вакытка, төшке ашны ашаганнан соң ук килеп керде. Күрештеләр, үзара хәл-әхвәл сораштылар да епископ Лука Канашевич Яңа керәшен контора җитәкчесен зур кабинетының «Т» хәрефе рәвешендә куелган өстәле янына чакырды.

– Сиңа ни өчен чакыруым билгеле бугай? – дип сорады ул, үзенең йомшак кәнәфиенә кереп чумгач, аның утырганын да көтеп тормыйча. – Эшкә керешик.

– Әйе, беләм, атакай, беләм: 1743–1747 еллар буенча хисап тотарга килдем. Беренче ике елда, әйтергә кирәк, әллә ни зур эш күрсәтә алмадык, нибары 180 мең дә 62 кеше генә чукындырылды, – диде Гловацкий, алдына куйган кәгазенә карап. – Сәбәбе дә яхшы билгеле: акчасызлык. Ә шунсыз бу мөһим эшне алып баруы бик авыр, хәтта, әйтер идем, мөмкин дә түгел. Алай да, фәкать безнең миссионерларыбызның гадәттән тыш тырышлыгы, үз эшләренә фанатикларча бирелгән кешеләр булуы аркасында гына, акчасыз килеш тә, кайбер уңышларга ирешә алдык. Акча ягы җайга салынгач, әйтик, 1746 елда чукынучылар санын, контора тарихында беренче буларак – мин моны зур горурлык белән әйтәм, атакай! – православие диненә 73969 иноверецны күчерә алдык! Шуларның 52545 ен чувашлар тәшкил итте. Әгәр дә 1747 ел нәтиҗәләренә килсәк, алар исә тагын да күңеллерәк: безнең миссионерлар тарафыннан 113392 кеше чукындырылды! Моңарчы мондый күрсәткечләр турында хыяллана гына ала идек бит, атакай! Әгәр дә аны инородецлар буенча бүлеп карасак, мондый картина килеп чыга: татарлар – 371, мордвалар – 14614, чувашлар – 79235, чирмеш-марилар – 18486, удмуртлар 686 кеше…

– Бик яхшы, бик яхшы. Мин монда, бу контора оештырылганнан бирле, чукындырылганнар санына күз төшереп чыктым. Чыннан да, Яңа керәшен конторасында элек бер елда да мондый зур уңышлар күзәтелмәгән. Алай да мине менә нәрсә борчый, архимандрит… – Канашевич бер мәлгә туктап калды, әйтерен ничек үтемлерәк итеп җиткерү хакында уйлана иде бугай. – Белүемчә, Идел буенда яшәүче инородецларның иң күпчелеген мөселман-татарлар тәшкил итә. Шул ук вакытта, ни гаҗәп, иң аз чукындырылган халык та шул ук татарлар. Алардан 1744 елда – 139, 1745 елда – 159, 1746 елда – 184, 1747 елда 371 кеше генә чукындырылган! Игътибар ит: православиене кабул иткәннәр саны иң күп – 113 392 кеше булган елда! – нибары 371 кеше генә татарлар! Һич тә аңлашылмый бу, архимандрит!

– Бик дөрес, атакай, бу нәрсәне без үзебез дә аңлый алмыйбыз. Чукынучыларга каралган ташламалар турында да сөйли, аңлата торабыз, бүләкләрен дә вәгъдә итәбез, аннары… – Гловацкий, монысын әйтергәме, юкмы дип икеләнгән сыман, бер мәлгә туктап калды. – Яшерен-батырын түгел, атакай, хәтта килеп туган хәлгә карап, куркытып караган чаклар да була, юк, бирешмиләр! Аңлап булмый торган ниндидер үҗәт халык ул татарлар! Бик авыр алар белән эшләве, атакай, гаять дәрәҗәдә авыр. Әнә шул 371 татарны безнең дингә кертүдән, 79235 чувашны православиегә күчерү җиңелрәк булды!

– Киләчәктә, аларны безнең дингә күпләп тарту өчен, нинди чаралар күрергә кирәк дип саныйсың? Бу турыда уйлап караганың булдымы?

– Булмаган кая, атакай, уйламаган кая!

– Ниндирәк фикерләрең бар бу турыда?

– Мин бу турыда Сенатка хат та юллаган идем, анда, белмим, ни әйтерләр?! Фикергә килгәндә, аның иң беренчесе һәм, минем уемча, иң әһәмиятлесе, татарларны безнең дингә күпләп күчәргә этәрергә тиешлесе – безнең дингә күчкән керәшеннәр түләүдән азат ителгән барлык салымнар тулысы белән православиегә күчәргә теләмәгән әнә шул татарлар өстенә салынырга тиеш дип саныйм. Бу нәрсә аларны шундук уйланырга мәҗбүр итәчәк, чөнки изәчәк аларны ул салым, муеннарыннан буачак!

– Яхшы уйланылган, яхшы! – диде епископ. – Тик моны указ белән законлаштырырга кирәк, чөнки хакимият моны үз белдеге белән генә эшли алмый бит.

– Инде әйткәнемчә, мин бу тәкъдимемне Сенатка да юлладым. Бәлки, анда хупланса, указда да урын алыр. Аннан соң тагын бер тәкъдимем бар минем, атакай. Монысы татарларга карата гына түгел, гомумән, инородецларны урыс диненә тартуга кагылышлы: минемчә, бу изге эшебезне колачлырак алып бару өчен, чукындыру эшен гадиләштерә төшәргә кирәк…

– Ничек «гадиләштерә төшәргә»? – дип сорады епархия җитәкчесе. – Ничек? Нәрсәсен?

– Яңа керәшен конторасы эшли башлаган көннән бирле, православиегә күчәргә теләк белдергән һәр кешене без, Зөягә китертеп, христианлыкка күчүен өч мәртәбә суга чумдырып, чукындыру белән рәсмиләштерәбез, яңа исем-фамилия биреп, журналга язып куябыз. Хәзер безнең Богородицк монастыре белән изге пәйгамбәр Илья чиркәве күп вакытта ыгы-зыгы килгән мәкәрҗәне хәтерләтә: халык та халык! Бу мәхшәрне бетерер өчен, минемчә, киләчәктә чукындыру йоласын үтәү хокукын җирле монастырьлардагы гади монахларга да, чиркәүләрдәге священникларга да бирергә кирәк. Әгәр бу тәкъдим указ белән беркетелсә, ул чагында кешеләрне, чукындыру өчен, Зөягә алып килү зарурлыгы да юкка чыгачак. Бу исә безгә миссионерлар санын арттырырга һәм чыгымнарны күпкә киметергә дә мөмкинлек бирәчәк.

– Начар түгел бит бу, чыннан да, начар түгел! Мин, тәкъдимнәреңнең тегесен дә, бусын да хуплап, Синод белән Сенатка үз исемемнән дә хат юллармын. Ул шулай нәтиҗәлерәк һәм тизрәк булып чыгар.

– Яхшы булыр иде, атакай.

– Аннан соң тагын менә нәрсә: татарларны күпләп чукындыру өчен, аларны мәчетләреннән аерырга тырышырга кирәк! Аларның мәчетләрен туздырырга, җимерергә кирәк! Әлбәттә, бу контора кулыннан гына килә торган эш түгел. Монда урындагы хакимиятләр белән бергә кулга-кул тотышып, бер сүздә булып эшләү сорала. Ә менә аларны мәчетләрдән биздерүне татар авылларында ашыгыч рәвештә чиркәүләр салу, мәчетләр салырга рөхсәт, җир бирмәү эше белән бергә алып бару зарур. Моңа дәүләт акчаны сезнең контора аша бирә бит. Димәк, бу эш тә бик мөһим: татарларны аларның рухи кыйбласы да, яшәү рәвеше дә булган мәчетләреннән ничек тизрәк биздерсәк, шул ук тизлектә иманнарын да, мөселманча яшәү рәвешләрен дә, тоткан дини кыйблаларын да җимерәбез дигән сүз! Болардан башка бу халыкның бернинди әхлак ныклыгы калмаячак һәм шуннан соң алар православие динен генә түгел, мөгезле шайтан динен дә кабул итәчәкләр! Әлбәттә, аңлыйм: бу – бер-ике еллык эш кенә түгел, ул зур түземлек, зур сабырлык сорый торган дәвамлы эш. Әйе, дәвамлы эш. Бу юлда вак-төяк нәрсә юк! Бу мәсьәләдә мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк. Кабатлап әйтәм: барысын да! Хәтта мөмкин булмаганын да!

– Мин үзем дә шулай уйлыйм, атакай.

– Бик дөрес уйлыйсың. Алла сиңа да, миссионерларыңа да саулык һәм түземлек бирсен! Ярый, уңышлар телим, архимандрит! – диде епископ Лука Канашевич, әңгәмәләренең бетүен аңлатып, һәм урыныннан күтәрелде дә, уң аягына аксый-аксый янына килеп, аны чукындырып алды. – С богом, архимандрит!

Православие диненә күчкән керәшеннәр салымын татарлар өстенә йөкләү турындагы Сильвестр һәм Лука Канашевичның тәкъдимен Сенат та, Синод та хуплады һәм бу турыда махсус указ да чыкты. Аны куллана башлагач, Казан өязендә христианлыкка күчәргә теләмәгән татарлар өстенә салынган салым, алты мәртәбәгә артып, алар аны түли алмау дәрәҗәсенә җитте. Бу хәл исә халык арасында зур ризасызлык тудырды. Аның күләме элек һәр кеше башына 53 тиен туры килсә, хәзер 3 сум 10 тиенгә хәтле үсте! Халык, бу хәлгә үзенең зарын белдереп, урыс динен кабул иткән керәшеннәр өчен үзләренә салына торган салымнан азат итүләрен сорап, Сенат исеменә хатлар яудыра башлады. Тик алар җавапсыз кала бирде…

Башка халыкларны урыслаштыруда милли священникларның роле зур булуын күптән аңлаган Сильвестр Гловацкий бу мәсьәләгә дә зур игътибар бирде. 1748 елның җәендә ул, Алабуга авылының Спас чиркәве янында керәшен мәктәбе төзү өчен урынны үзе күрсәтеп, андагы төзелеш барышын да һәрдаим күзәтеп торды. Хәер, берничә җирдә ачылган ул мәктәпләрне керәшен мәктәбе дип атау бик дөрес тә түгел. Аларда, киләчәктә чукындыру эшләрен үз халыклары арасында колачлырак алып баруны күздә тотып, башка милләт вәкилләре дә укытылды. Ике елдан соң ачылган Алабуга керәшен мәктәбендә 23 татар, 13 чуваш, 3 удмурт, 9 мордва баласы укый иде. Бу саннардан күренгәнчә, татарларны чукындыру эше даими рәвештә беренче планда торды, шуңа күрә, алар арасында христиан диненә өндәү-үгетләү эшләре алып бару өчен, милли кадрлар да күбрәк таләп ителде. Анда балаларны дьяк Фёдор Кочкин һәм монда украинадан килеп чыккан Яким Магеровский укытты. Тик бу мәктәп озак эшләмәде, ел да тугыз айдан анда янгын чыгып, ул янып бетте.

Янгыннан соң тиз генә Алабугада булып кайткан Сильвестр Гловацкий, бу мәсьәләдә киңәш-табыш итәргә дип, шундук епархиягә килде.

– Ничек алай килеп чыккан соң ул янгын? – дип сорады аңардан Лука Канашевич. – Безгә һава шикелле кирәкле мәктәпне көл итеп күккә очырган бит, ә!

– Минем тикшерүем күрсәткәнчә, янгын мичкә ягучы гаебе белән чыккан, атакай, ул артык тырышып җибәргән…

– Үзен утка атасы иде! – диде епископ ачу белән.

– Безнең кеше иде ул, атакай. Урыс милләтеннән…

– Шулай булса гына. Ярар, нишләмәк кирәк, кемдер әйтмешли, янган-беткән, күккә очкан… – Епархия җитәкчесе, ни турындадыр уйланган кыяфәт чыгарып, бер мәлгә тынып торды. – Ышанам: мәктәпнең шул хөрәсән урыс аркасында януы турында тавыш-тын чыкмагандыр?

– Юк, атакай, моны беркем дә белми!

– Алайса, менә нәрсә, архимандрит… – Лука Канашевич, әйтер сүзен уйлагандай, бераз бүленеп торды. Аннан соң Сильвестр атакайга иелә төшеп дәвам итте: – Халык арасында утны мөселман татарлар төрткән дигән хәбәр таратырга кирәк. Шулай итеп, без бу янгынны да үз файдабызга эшләтә алабыз… Ул авылда татарлар бардыр бит?

– Бар, атакай, бар! – дип җавап бирде архимандрит, хуҗасының зирәклегенә сокланып. – Аңладым мин сине, атакай, яхшы аңладым.

– Аңласаң, бик яхшы, Сильвестр. Ә янган мәктәпнең укучыларын шушы көннәрдә үк Казандагы керәшен мәктәбенә күчерербез. Мин тиешле күрсәтмә бирермен – аларны кабул итәргә әзер торсыннар.

Шушы сөйләшүдән соң бер атна эчендә Алабуга укучылары Казанның Иске Татар бистәсендә эшләп килүче керәшен мәктәбенә күчерелде. Алабуга авылы кешеләре арасында, мәктәпне татарлар ут төртеп яндырды дигән хәбәр таратылып, тикшерү эшләре башланды: «шикле» татарлар берәм-берәм озакка сузылган сорау алу мәрәкәсенә тартылды. Шулай аптырата торгач, шактый кеше мәктәпкә ут төртүдә гаепле дип табылды, һәм ахырда алар, бары тик православиегә күчеп кенә, төрмәдән азат ителделәр. Шулай итеп, мич ягучы урыс гаебе белән чыккан янгын миссионерларга утызга якын татарны урыс диненә кертергә ярдәм итте…

– Бу алым шулкадәр уңышлы булып чыкты, атакай! – диде шуннан соң Сильвестр Гловацкий епископ белән очрашуы вакытында, язгы кояштай елмаеп. – Янгын безгә атна-ун көн эчендә берничә кешенең ике айлык эш нәтиҗәсен бирде!

Сильвестр Гловацкий, Яңа керәшен конторасын җитәкләгән җиде ел эчендә, барлыгы 268 326 кешене урыс диненә кертеп, анда эшләгәннәр арасыннан инородецларны чукындыру буенча иң зур уңышка ирешкән кеше булып танылды. Бу күпләп чукындыру чоры башлангач ирешелгән иң зур нәтиҗә иде. Ул елларда аның тырышлыгы белән хәтта чукындырылучы татарлар саны да артты: 1746 елда алар 184 кеше булса, өч елдан 2041 кешегә җитте.

Идел буе татарларын һәм мәҗүсиләрен көчләп чукындыру эшендә зур тәҗрибә туплаган Гловацкийның тырышлыгын күреп, Санкт-Петербургта утыручы югары дин әһелләре аны Себергә җибәрергә булды. Бу турыда аңа Казан епархиясе җитәкчесе епископ Лука атакай җиткерде.

– Саулык ягы ничегрәк соң, архимандрит? – дип сорады ул аңардан, күрешкәннән соң. – Зарланмыйсыңдыр?

– Аллага шөкер, үземне бик яхшы хис итәм, – дип җавап бирде Сильвестр, нигәдер сагая төшеп. – Ә нигә сорыйсың, атакай?

– Болай гына… Хәер, сәбәбе дә бар, архимандрит: миссионерлык эшендәге зур хезмәтләреңне искә алып, Изге синод сине Тобольск һәм Себер митрополиты итеп билгеләргә җыена. Саулыгың турында шуңа кызыксынуым, ни әйтсәң дә, Себер – кырыс як бит. Бу турыда үзең хәбәр алмадыңмы әле?

– Юк, беренче тапкыр ишетүем…

– Дөресен әйткәндә, синең белән бер дә аерылышасым килми, архимандрит, чөнки без бер-беребезне ярты сүздән аңлап эшләдек бит. Тик бернишләп тә булмый – бу турыдагы карар инде кабул ителгән. Синодтагылар кемне кая куярга икәнен яхшы беләләр. Шулай итеп, әзерлән, архимандрит! Миңа килеп ирешкән хәбәргә караганда, син бу турыдагы указны патшабикә кулыннан алачаксың…

Епископ дөрес әйткән булып чыкты: архимандрит Сильвестр атакай, 1749 елның 8 июлендә Мәскәү Кремлендәге Зур Успения соборында патша Елизавета Петровна кулыннан үзенең Тобольск һәм Себер митрополиты итеп билгеләнүе турында указ алып, егерме биш олау белән 1705 елда нигез салынган һәм Себерне колонизацияләү үзәге булып хезмәт иткән Тобольск шәһәренә чыгып китте.

Ул монда да башка диндәге халыкларны христианлыкка күчерү эшендә, Идел буендагы кебек уңышларга ирешү өчен, җиң сызганып эшкә керешмәкче булып, чиксез Себер киңлегендә миссионерлык эшен билгеле бер юнәлештә алып баруны күздә тотты. Изге синодка монда да Яңа керәшен конторасы шикелле махсус оешма булдыру, керәшен авылларында мөселманнарның үз куллары белән чиркәүләр төзетү, чукынганнар салымын чукынмаганнар өстенә салу, керәшеннәрне үз диннәренә кайтарырга өндәмәсеннәр өчен, христианлыкка күчмәгәннәрне башка авылларга күчереп утырту, миссионерлык эшләрен колачлырак җәелдерү өчен, махсус өндәүчеләр һәм толмачлар билгеләү зарурлыгы турындагы тәкъдимнәрен юллады. Ләкин Синод аның бу тәкъдимнәрен кире какты. Тик шулай да Сильвестер атакай 1754 елда Тобольск шәһәрендәге Татар Бистәсе уртасында чиркәү салдырып куйды.

Синодның үз тәкъдимнәрен хупламавы эшенә фанатикларча бирелгән һәм аны үзе өчен изге эш дип санаган митрополитның күңелен һич тә төшерә алмады, ул миссионерлык эшен, нигездә, көчләү, куркыту юлы белән дәвам итте. Болар Себер халкы арасында зур ризасызлык тудырды, һәм аннан Синод белән Сенатка шикаять хатлары ява башлады. Тик митрополит Сильвестр Синод белән Сенатның аларга аңлатма бирүен таләп иткән хатларының барысына да: «Себер татарларын көчләп чукындыру очраклары юк», – дигән җавабын җибәреп торды.

Инородецларны православие диненә кертү буенча Себердә дә зур нәтиҗәләр күрсәтергә омтылган митрополитның бу уе тормышка ашмады, чөнки татарлар моңа каршы бик нык торды, бары тик мәҗүси халыклар гына христианлыкка күпләп күчерелде. 1750 елда православие динен кабул иткән 1051 кешенең бер меңе – Красноярск өязендә яшәүче телеутлар, егермесе генә – Тобольск татарлары, унысы – башкорт, тагын өчесе – сөргенгә сөрелгән татар, берсе сөрелгән башкорт иде.

Себер татарларының монда Сильвестр Гловацкий алып барган христианлаштыру эшенә карата нәфрәте, Сенат һәм Синод исеменә өзлексез килеп торган шикаять хатлары һәм, боларга өстәп, 1755 елда күтәрелгән мулла Батырша восстаниесе митрополитны татарлар яшәмәгән башка җиргә күчерү өчен сәбәп булды, һәм ул шул елда Тобольск епархиясеннән җибәрелде.

Шуннан соң инде Сильвестр Гловацкий Синод руханиларын кызыксындырмады…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации