Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 18


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 18 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Барып чыкмады!

Казан епархиясе башлыгы епископ Лука Канашевич, Казан губернаторы Голицын белән очрашканда, татарларны чукындыру эшен нәкъ шушы шәһәрне урыс шәһәренә әверелдерүдән башларга вәгъдә иткән иде. Ул епархия эшен бик тәфсилләп, бер дә ашыкмыйча кабул итеп һәм, Әрхәрәй йортында урнашып алганнан соң, бу эшкә нинди гамәл белән ничек итеп тотыну хакында уйлана башлады. Берничә көн, башка бернинди дини эшләр белән дә шөгыльләнмичә, бик иркенләп, үзен озатып йөрүчеләргә күп сораулар бирә-бирә, шәһәр белән танышып йөрде. Аны монда яшәүче халыкның күпчелеге әле һаман татарлар тәшкил итүе гаҗәпләндерде.

– Ялгышмасам, Явыз Иван Казанны алгач, буе кылычтан озын булган малайларга хәтле кылычтан уздырган, монда яшәгән халыкны аскан-кискән, саллар белән Иделгә агызган, – диде ул аны озатып йөргән шәһәр башлыгына. – Шулай булгач, монда шулкадәр татар калмаска да тиеш иде кебек, ә баксаң, алар кырмыскалар шикелле үрчеп яшәп яталар. Нишләп алай бу, хөрмәтле Григорий Васильевич?

– Белмим, атакай. Нишләтәсең аларны? Яшиләр инде шулай… – диде шәһәр башлыгы, иңбашларын җыерып.

– Ә алар шулай яшәргә тиеш түгел бит! Бу шәһәр урыслар яши торган шәһәр булырга тиеш. Әйе, Григорий Васильевич, урыслар шәһәре!

– Ә-ә-ә-ә татарлар белән нишләргә соң ул чагында?! – дип, гаҗәпләнеп сорады озын буйлы шәһәр башлыгы, кыска буйлы Канашевичка иелә төшеп. – Аларны кая куярга?!

– Урыслаштырырга! Әйе, әйе, хөрмәтле Григорий Васильевич, урыслаштырырга! Чукынсыннар да православие динен тотып яши бирсеннәр.

– Тик… ни бит, атакай, белүемчә, бу эш ирекле… Ягъни мәсәлән, аларның үз теләкләре белән генә… Ирексезләү рөхсәт ителми бугай бит…

– Шуннан нәрсә? Нинди нәтиҗә ясарга була?

– Нинди мәгънәдә, атакай?

– Иван Васильевич Казанны алганга күпме вакыт узды?

Шәһәр башлыгы, моны эчтән, күңеленнән санаган чырай күрсәтеп, кашларын җыерып алды һәм бераздан соң гына:

– Бик күп инде, атакай… Шактый вакыт узды, – диде.

– Әйе, бик күп вакыт узды. Төгәл итеп тә әйтә алам: Казанны тезләндергәнгә быел октябрь аенда йөз дә сиксән алты ел була инде! Әйе, хөрмәтле Григорий Васильевич, йөз дә сиксән алты ел! Ә ике гасырга якын шушы вакыт эчендә монда ни үзгәргән? Берни дә! Татарлар ничек яшәгәннәр, шулай яши бирәләр! Ничек үзләренең мөселман динен тотканнар, шуны тота бирәләр! Шуңа күрә мин, моннан нинди нәтиҗә ясап була, дип сорыйм да.

– Ә нинди нәтиҗә ясап була, атакай, ягъни мәсәлән?

– Бу шәһәрдә татарларны урыс диненә кертү – чукындыру эше бер дә җитәрлек алып барылмаган һәм алып барылмый дигән нәтиҗә ясап була. Әйе, үзеннән-үзе күренеп тора шундый нәтиҗә. Димәк, бездән ни сорала?

– Ни инде… Аларны чукындыру сораладыр, ягъни мәсәлән… Ләкин моны ничек эшләргә соң, атакай? Әйттем бит, безнең дингә аларны ирексезләп кертергә патша указлары да тыя…

– Соң, анысы юләргә дә аңлашыла. Император да, Синод белән Сенат та, ул указларда, инородецларны безнең дингә көчләп кертегез дип яза алмый ич инде, Григорий Васильевич! Изге православие дине сагында торучы һәр хакимият кешесе һәм һәр рухани аларда язылганның төп фикерен аңларга тиеш. Ә аларның төп фикере, төп асылы – Русьта яшәүче башка диндәге халыкларны христианлыкка күчерү! Аларның барысының нигезендә дә менә шушы таләп ята. Әйе, хөрмәтле Григорий Васильевич, теләк түгел, нәкъ менә шундый таләп ята! Ә таләп, әгәр безләргә иң югары дәүләт органнарыннан төшерелә икән, ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш! Теләсә нинди юл белән! Ә болай, инородецларның кайчан безнең дингә күчәргә теләүләрен көтеп ятсак, алар моны йөз дә сиксән алты ел буе теләмәгәннәр икән, димәк, тагын йөз сиксән алты ел үтсә дә теләмәячәкләр!

– Нишләргә соң, атакай? Моны ничек эшләргә соң, ягъни мәсәлән? Нинди юл белән? Ничек итеп?

– Уйларга кирәк, Григорий Васильевич. Минемчә, бу эштә катылык һәм эзлеклелек кирәк. Минем уемча, иң беренче эш итеп, Татар Бистәләрендә дә чиркәүләр салдырып куярга, мәчетләрен җимерергә кирәк.

– Алар риза түгел, алар моңа каршы киләләр, атакай!

– Гаҗәп түгел. Рәхмәт әйтмәсләре юләргә дә ачык. Тик без дә нык торырга тиеш! Зарурлык туганда, бәлки, көч тә кулланырга кирәктер, чөнки гел алар аны теләми, моны яратмый дип, алар мәнфәгате белән яши алмыйбыз бит инде. Ирек биреп килсәк, алар муеныбызга менеп атланырга да күп сорамаслар! Кыскасы, Казан хакимияте, шәхсән үзегез, алдагы көннәрдә епархиянең бу изге эшкә кагылышлы эшләрен тормышка ашырырга гел ярдәм итеп торырга тиеш буласыз, хөрмәтле Григорий Васильевич. Мин киләчәктә без бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә ярдәм итешеп эшләрбез дип ышанам…

– Әлбәттә, әлбәттә, атакай, мин һәрвакыт әзер, ягъни мәсәлән. Кулдан килгән хәтле…

– Рәхмәт, Григорий Васильевич, мин синнән нәкъ шундый җавап ишетергә теләгән идем, – диде епископ һәм үз чанасына таба юнәлде.

Епископны бигрәк тә татарлар ничектер тыгыз укмашып яшәгән Татар Бистәсе гаҗәпләндерде. Янәсе, алар ничек шулай хәзергә тикле бергә-бергә оешып, шәһәр мохитеннән бөтенләй читләшкән кебек, аерым зур территориядә яши бирәләр? Нигә шушы көнгә тикле мөселман динендә кала алганнар? Нәрсә аларны безнең православие диненә өндәүче булмаганмы, әллә бу эш эленке-салынкы гына алып барылганмы? Юк, Идел буендагы шәһәрләр арасында иң зурларының берсе булып саналган, инде моннан йөз сиксән алты ел элек буйсындырылган Казанның әле һаман татарлар шәһәре булып калуына чик куелырга тиеш. Кайда-кайда, иң элек нәкъ менә шушы шәһәрдә, урыс дине инде күптән өстенлек итүче дингә әйләнеп, бар татарлар да чукындырылырга тиеш иде. Баксаң, юк, шушы мөһим эш эшләнмәгән, һәм татарлар рәхәтләнеп мәчетләренә йөри, һаман мөселман динен тота бирә! Юк, юк, болай булырга тиеш түгел, якын киләчәктә татарлар оясы булган Казан тулысы белән урыс шәһәренә әверелергә тиеш!

Татар Бистәсен мөмкин кадәр тизрәк урыслаштыру уе атакайны шулкадәр бөтереп алды ки, ул, аны шәһәр башлыгы белән бергә карап кайтканнан соң, епархиянең берничә хезмәткәре белән анда тагын ике мәртәбә булды. Икесендә дә бистәне бер дә ашыкмыйча, кемдер әйтмешли, аның һәр урам-тыкрыгын карап йөрде. Аның бу бистәнең кайсы җирендә чиркәү бастырып кую өчен бик тә яраклы гына түгел, бик тә зарур булган урын эзләве иде. Аның уенча, әгәр дә мәгәр шушында бер чиркәү салып куйсаң, бу адым аннан соң шушында яшәүче татарларны христианлыкка күчерүнең нигезе булып торачак. Әйе, башта, бәлки, алар моңа ризасызлык та белдереп маташыр, аннары моның белән килешергә мәҗбүр булырлар. Чебен дулап тәрәзәне вата алмаган шикелле, шауларлар да тынарлар. Тик нык торырга гына кирәк. Аларның безнең дингә күчәргә теләк белдергәннәрен көтә калсаң, алар моңа гомердә дә риза булмаслар!

Вакыт үтә торды, тик алар арасында көчәйтелгән өндәүләр дә бистә татарларын урыс диненә керергә күндерә алмады. Ә бу эшкә, епископ атакайның шәхси әмере буенча, Зөядәге Яңа керәшен конторасының берничә священнигы, монахлары, Казан чиркәүләренең поплары, татарча-урысча белүче тылмачлар һәм Казандагы керәшен мәктәбе укучылары тартылган иде югыйсә. Лука Канашевич фикере буенча, мондый көчәйтелгән миссионерлар төркеменең эше дә тиз арада күзгә күренергә тиеш иде. Юк, алай килеп чыкмады.

– Аларны күпләп берәр йорт янына җыеп сөйләшик дисәң, – җыеп булмый, өйләренә кереп христиан диненең нинди изге дин булуын аңлатыйм дисәң, ишекләрен дә ачмый алар, атакай! – дип җиткереп тордылар аңа Татар Бистәсендә бу изге эшкә җәлеп ителгән миссионерлар.

Бик еш ишетелеп торган мондый сүзләр аны туйдыра ук башлады, һәм хәтта атакай үзенә шундый өметсез, төшенкеле хәбәрләр белән килүче священникларны ачуланып-ачуланып ала торган булды:

– Ничек инде шул татарлар белән дә уртак тел таба алмыйсыз?! – дип гаҗәпләнде ул. – Бүләкләргә – акча, сөйләшергә йомшак телләрегезне кызганмагыз!

– Алар безнең бүләкләргә борылып та карамыйлар, атакай! – диде аптыраган миссионерлар. – Алар гаҗәеп горур халык булып чыкты…

– Ялганламагыз! Горур халык үзен җиңәргә ирек бирми ул! Ә патша Иван Васильевич аларны ике аякларына тезләндерде. Кешеләр белән эшли белмисез!

– Юкка тиргисез безне, атакай, – диде епископка беркөнне Казанның Изге Павел чиркәве побы, чәчләре агарып беткән Арсений атакай. – Башта мин дә, бу эшкә беркетелгән үз священникларымны, синең шикелле үк, булдыксызлыкта гаепләп, ачуланып ташлаган идем. Аннары моның, чыннан да, шулай икәненә үзем дә инандым. Тырыша торгач, Вознесение урамында бер-берсенә терәлеп үк торган биш йорт кешеләрен кечкенә генә мәйданчыкка җыя алдык. Шунда үзебезнең православие дине турында сөйли башлаган гына идем, әле тылмач минем авыздан чыккан бер генә җөмләне дә тәрҗемә итеп өлгермәде, карыйм: алдыбызда нибары ике-өч кеше генә калган, атакай! Китеп барганнары да күренмәде, ә кешеләр мизгел эчендә юк булды! Җир ярылып, шунда төшеп киттеләр диярсең! Менә бит ничек алар, атакай! Минемчә, кулга алып, берәр баганага бәйләп куйсаң гына тыңлатып булыр аларны…

Кемгә-кемгә, ә менә бу ап-ак чәчле, ап-ак сакаллы попка һич тә ышанмый мөмкин түгел иде.

– Әй-йе-е, – дип сузды епархия башлыгы, аны тыңлагач. – Миссионерлык эше шуның белән авыр да инде ул, Арсений атакай. Нишлисең, түземле булыйк, уңышка ирешәчәгебезгә ышанычта калыйк. Шул чагында, шәт, изге эшебез әрәмгә китмәс.

Вакыт үтә торды. Әлбәттә, эзлекле һәм зур тырышлык белән алып барылган миссионерлык эше аз булса да, кайчак үз нәтиҗәләрен дә биргәләде: елына бер-ике дистә татар барыбер чукындырыла килде. Ләкин Казан татарларын урыслаштыруның мондый әкрен барышы Казан епархиясе җитәкчесен һич тә канәгатьләндерми иде. Җитмәсә, туган көне уңаеннан үзен епархия һәм шәхсән үз исеменнән котларга килгәч, үч иткәндәй, губернатор Голицын, ничектер серле елмаеп, аннан:

– Эшләр ничек, атакай, Казан урыслашып бетмәдеме әле? – дип сорады.

Нигәдер аның бу соравы ниндидер эчке ирония белән, бу мәсьәлә болай да аның авырткан җире булган ярасына тоз салган шикеллерәк бирелде сыман тоелды. Алай да ул, моны сизгәнен күрсәтмәскә тырышып, тыныч кына:

– Әлегә юк, галиҗәнап әфәнде, – дип җавап бирде ул. – Дәүләт күләмендәге эшләр ашыкканны яратмый. Алар эзлекле һәм аек акыл белән башкарганны ярата. Без дә аның үзебезнең өскә төшкәнен төпле итеп эшләргә тырышабыз. Ашыккан ашка пешкән, ди…

– Ул чагында уңышлар телим, Лука атакай! Котлавың өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм.

– Ярый, сау бул, галиҗәнап әфәнде.

Лука Канашевич бу юлы губернаторның үзе белән ничектер салкынрак сөйләшүен сизенгәндәй булды. Әллә шулай тоелды гынамы дип баш ватты ул, аңардан чыгып, Әрхәрәй йортына кайтып барганда. Бәлки, миңа шулай тоелгандыр гына дип үз-үзен тынычландырырга тырышты.

…Ниһаять, Татар Бистәсендә миссионерлык эшен бернидән дә шикләнмичә, киресенчә, аның чукындыруга каршы аяк терәп каршы торган, хәтта үзләрен бу эшне колачлы итеп алып барырга тырышкан дин әһелләреннән һәм хакимияттән көлгән шикелле тоткан халкыннан, аның үҗәтлегеннән, горурлыгыннан үч алырдай сәбәп барлыкка килде. Монда 1749 елның 3 маенда зур янгын чыкты һәм ул, коточкыч афәткә әйләнеп, Казанның бөтен почмакларына диярлек таралды. Тарихның мондый куркыныч афәтне күргәне юк иде әле. Бу янгын бик күп йортларны, чиркәүләрне көлгә әйләндерде. Хәтта Казан Кремлендә генә дә Спас-Преображение һәм Троицк монастырьлары, Вознесение чиркәве, губернатор йорты, барлык архивы белән губерния кәнсәләре һәм башка бик күптөрле биналар утта янды.

Казан епархиясе башлыгы епископ Лука Канашевич исә менә шушы афәттән дә файдаланырга булды. Бу коточкыч янгын өчен Татар Бистәсендә яшәүче татарларны гаепләделәр. Шушы уңайдан Лука атакай шундук Санкт-Петербургка, Сенатка янгыннан соң Татар Бистәсеннән татарларны башка җиргә күчереп, алар урынына урысларны китереп утырту турында тәкъдим ясап хат юллады. Анда ул мондый күләмле җәзаның сәбәбе итеп утның нәкъ татарлар яшәгән шушы бистәдән чыгуын да, тәкъдим ителгән чараның Казан шәһәрендә миссионерлык эшен җәелдерү максатларына ярашлы булуын да расларга тырышты. Аның бу тәкъдиме тормышка аша калса, Татар Бистәсе дә кергән Казан шәһәре читләреннән 1780 кеше (шуларның чукынганнары биш башкорт һәм өч калмык кына), элеккеге урыннарыннан куылып, башка җирләргә күчәргә, ә алар урыны урыс гаиләләре һәм православие священникларына бирелергә тиеш иде. Аның уенча, Татар Бистәсе татарларына инде анда янган йортларын торгызырга рөхсәт ителмәскә тиеш.

Янгын вакыйгасыннан файдаланып, Татар Бистәсеннән татарларны күчерү мәсьәләсе башкалада Сенат тарафыннан хәл ителгәнен дә көтеп тормыйча, Лука Канашевич 17 майда ук бу бистә уртасындагы бер мәйданда зур тәре утыртып куйды. Ә шул ук елның 8 ноябрендә биредә Захарий һәм Елизавета исемен йөртәчәк чиркәүнең нигез ташы салынды һәм шуннан соң, озак та үтмәде, ул төзелеп тә бетте. Биредә чиркәү салуның тагын бер мәкерле ягы бар: чиркәү торган якын тирәдә мәчетләр салу өчен җир бирелми, чөнки бу Сенат һәм Синод указлары белән катгый рәвештә тыела иде.

Ләкин Сенат аның бар тәкъдимен дә кабул итмәде. Үзенең 22 сентябрьдә кабул ителгән карарында дин әһелләренә йортларын һәм чиркәүләрне янган урыннарында төзергә, чукынганнарны исә руслар яшәгән урыннарга якынрак җирләргә урнаштырырга боерды. Янәсе, алар татар-мөселманнардан ераграк булсыннар. Ә татарларга элекке урыннарында яшәргә, хәтта «в отдалённости от русских и новокрещенских жилищ» ике мәчет төзергә дә рөхсәт ителде.

Сенатның бу фикере белән килешмәгән Канашевич 12 ноябрьдә, татарларны Татар Бистәсеннән һәм Казанның читеннән күчерү кирәклеген яңадан раслап, тагын бер хат язып җибәрде. Ул шәһәрдә кем «хуҗа» икәнен яхшы аңлый иде. Шуңа күрә үз шәһәрләрен калдырырга теләмәгән татарларга каршы юнәлтелгән басымын һәр уңай чакта кулланырга тырышты. Татар Бистәсендә чиркәү ачылу уңаеннан анда бик зур бәйрәм ясап, тәреләр, иконалар, изге сурәтләр күтәреп, шәһәрнең барлык чиркәү кыңгырауларын кагып-чыңлатып тәреле хут оештырды. Янәсе, күрсен әле татарлар монда үзләре генә хуҗа түгел икәнлекләрен!

Татар Бистәсендә түзеп булмаслык шартлар тудыру Казан муллалары Мөхәммәтәмин Ермаков белән Исмәгыйль Кәлиевне үзләренең чиркәү һәм урыс зираты өчен тартып алынган җирләре урынына, Казан тирәсендә монастырь җирләреннән яңа йорт салу өчен, кишәрлекләр бүлеп бирүләрен сорарга мәҗбүр итте. Татарларның үз инициативасы (мәҗбүр иткәч, нишлисең!) белән соралган ул җирләр аларга Пеләтән авылыннан бирелде, ләкин татарлар анда урыслар яшәвен һәм чиркәү барын сәбәп итеп күчәргә теләмәделәр, чөнки закон буенча андый җирдә мәчет салырга рөхсәт ителми иде. Бераз соңрак алар Пеләтәннән ерак булмаган Поповка авылына күчәргә ризалык бирделәр. Анда яшәүче ун урыс гаиләсен башка авылларга күчерергә тиешләр иде.

1751 елның 29 октябрендә Казан губерния канцеляриясе, инде бу вакытка анда күчерелергә тиешле урыслар һәм православие дине әһелләренең башка җирләрдә урнашып бетүләрен искәреп, татарларны бистәдән күчермәскә дигән карар чыгарды. Шул карардан файдаланып, алар Татар Бистәсендә мәчет төзи башлады. Ләкин Канашевич аны җимертте.

Татарларның үз бистәләрендә калу өчен көрәшләре моның белән генә бетмәде әле. 1760 елда Татар Бистәсендә татарлар 130 йортта яшәп яталар иде. Ләкин Сенат 1761 елның 22 августында, һаман шул Лука Канашевич өстертүе буенча, аннан бөтен татарларны да Поповка авылына күчерү турында указ кабул итте. Аларны көчләп, йортларын ватып-җимереп күчерә башладылар. Әлбәттә, татарлар моңа ризасызлык белдерделәр. Алай да берничә йортта яшәүчеләр күчерелгән иде инде…

Көчләп чукындыруга каршы шикаятьләр Сенатка Казаннан да килә торды, чөнки ул бик оятсыз рәвештә алып барылды. Мәсәлән, татарлар Бихмәт Котлин, Бәкер Исламов, Арыслан Әсәнов, Мансур Ангильдин, Нурмәмәт Туймәтовны Лука Канашевич шәхсән үзе кулга алып, азаплап – муеннарына чылбыр таккан килеш коедан су ташыта, он иләтә, киледә таш ваттыра, балчык издерә, ә аның хезмәтчеләре аларны таяклар белән кыйный, аякларын кызган кыскычлар белән кысалар. Шуннан соң алар аңнарын югалта һәм шунда, барысын да чукындырып, православиегә кертәләр.

Бу татарлар Санкт-Петербургка килеп, Сенат белән Синодтан яклау эзлиләр. Ләкин Канашевич, алар православиегә үз теләкләре белән керде, дип бара. Шуннан соң, шәһәргә законсыз килгәннәр дип, аларның үзләрен эзәрлекли башлыйлар…

Халыкта Аксак Каратун кушаматы алган епископ Лука Канашевич – Идел буенда яшәүче урыс булмаган халыклар арасында православие динен тарату һәм аларны христианлык традицияләрендә тәрбияләүгә бик күп көчен биргән рухани. Турыдан-туры аның тырышлыгы белән төрле төбәкләрдә урыс динен кабул иткәннәр өчен дүрт керәшен мәктәбе ачылды. Ә 1754 елда исә, ул мәктәпләрдәге барлык укучылар да Казанның Татар Бистәсендә махсус төзелгән бер мәктәпкә күчерелеп, анда ике йөз бала укый башлады. Шушы мәктәпне тәмамлаган священниклар чукындырылган татарларны, чувашларны, мариларны, удмуртларны һәм мордваларны үзләренең ана телләрендә православие динендә тәрбияләүгә зур өлеш керттеләр.

Казан епархиясе җитәкчесе епископ Лука Канашевичның Идел буенда яшәүче татарларны һәм мәҗүси диндәге башка халыкларны чукындыру буенча алып барган гаять зур уңышларын, керәшен мәктәпләре төзүдәге, аларда милли священниклар әзерләү, чиркәүләр төзү буенча алып барган зур хезмәтләрен күреп, аларны югары бәяләп, руханилар 1749 елның 22 июлендә Синодка, аңарга митрополит, ул булмаса, архиепископ исемен бирүне үтенеп, хат юлладылар. Тик ул хат кайдадыр юкка чыкты бугай, данлыклы миссионер дәрәҗәле исемнән мәхрүм калды.

Татар халкының үзәгенә үткән Лука Канашевич аның хәтерендә берничә риваятьтә саклана. Аның беренчесендә ул бөтен татарны урыслаштырмакчы булган архиерей сыйфатында сурәтләнә. Имеш, ул татарларның барысына да урысларның кара чапанын һәм ыштанын кидертә. Халык исә аның өстеннән министрларга шикаять бирә. Шуннан соң аны ачуланалар һәм Себергә сөргенгә җибәрәләр. Ә икенче риваятьтә исә, имеш, аны Зөя монастырена тоткын итеп ябалар. Шуның ишегалдында ул ертык киемнән, муены артка борылган хәлдә йөри. Хәтта ул риваятьләрнең өченче варианты да бар. Монысында Аксак Каратун, Зөя монастыренда күп гомер сөреп, ахырында йөзе тискәрегә әйләнгән һәм койма ярыгыннан караган кешеләр, аны шунда аллы-артлы йөргәнен күрә торган булганнар, имеш.

Күрәсең, татар халкы бу явыз кешене җәзага тартылган хәлдә күрәсе килгән һәм шуңа күрә аны шулай итеп тасвирлаган.

Чынында, Батырша восстаниесе сабакларын искә алып, аны 1753 елның 9 октябрендә Казаннан Белгород епархиясенә күчерәләр, һәм ул шунда 1758 елның 1 гыйнварында вафат булганчы җитәкчелек итә.

Уфада

Надежда иртән алпавыт утарына килгәндә, Мария әйтүе буенча, «Василий Степанович ашап утыралар» иде әле. Ул, аларның өенә керергә кыймыйча, капка төбендә көтеп утырды. Хуҗа өенә ничек кермәк кирәк? Җитмәсә, бер тапкыр Елга буе урамында яшәүче, гадәттә, ат җигеп төрле эшләрдә эшләп йөрүче Кыек Борын Борисның: «Миңа хуҗа бик ашыгыч кирәк!» – дип, аның өенә керергә тырышуына каршы, Мариянең мыскыллы елмаеп: «Әгәр Василий Степанович янына менә шулай һәркем үзе теләгән вакытта керә башласа, ни була ул аннары?!» – дигән сүзләрен ишеткәне бар.

Озак та үтмәде, капкадан башта алпавыт үзе, артыннан ук, аның күләгәсе шикелле, Ефим килеп чыкты.

– Хәерле иртә, Василий Степанович! – дип исәнләште Надежда.

– Килдеңме? Хәерле көн! – диде хуҗа.

Ефим исә Надежда белән сүзсез генә, башындагы бүреген бераз күтәрә төшеп кенә исәнләште.

– Юкка алмыйсың мине, Василий Степанович! Минем белән сиңа тынычрак булырые, – дип кыбырсынды Ефим җиңел арба янында.

– Әйттем түгелме? Җитте, эчемне пошырма! – диде алпавыт, дилбегәне кулына алып. – Утыр, нәрсә карап торасың? – Монысы Надеждага әйтелде.

– Ярый, алайса, Василий Степанович, хәерле юл! – диде Ефим, кулы белән иске бүрегенә кагылып.

– Рәхмәт.

Кузгалдылар. Бераздан җиңел арбага җигелгән, баскан җирендә уйнаклап торган айгыр аларны авылдан Уфа юлына алып чыкты.

Уфа шәһәренә ник баруларын хуҗа арбага утыргач үзе әйтер дип көткән Надежда бу турыда беренче булып сүз кузгатырга кыймады. Ни гаҗәп: алпавыт та сүз башларга ашыкмады. Капка төпләреннән кузгалып киткәннән бирле, әлегә ник бер сүз дәшсен! Кәефе начар шикелле тоелды.

«Хатыны белән сүзгә килгәннәрдер, мөгаен, – дип уйлады Надежда. – Була торган хәл: гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Ярар соң, кәефе юк икән, сөйләшмәсен!»

Арбада тирбәлеп бара торгач, хатынны йокы баса башлады. Шунда аны беренче мәртәбә Анастасия өенә озата килгән чакта, Мариянең алпавыт турында әйткән сүзләре исенә төште: «Тагын менә нәрсә: беркайчан да хуҗа сүзенә каршы килергә ярамый. Хәтта теләге булган чакларда да!.. Син нәрсә? Хатын-кыз була торып, шуны да аңламыйсыңмы әллә?! Ир буларак, аның хатын-кызга күзе төшәргә, шуннан соң ни… җенси теләге дә туарга мөмкин…»

Экономка хатынның бу сүзләре, аңа «иртәгә Василий Степанович белән Уфага барасың» дип хәбәр иткәч тә, исенә төшеп шикләндереп куйган иде: «Юлда бәйләнеп маташмаса гына ярар иде, Ходаем!» Ә менә хәзер хуҗасының авызыннан хәтта сүз дә чыкмавын күргәч тынычланып калды.

Шашурин, инде шактый чакрымнар киткәч кенә, болай сүзсез баруы аның үзенә дә күңелсез иде бугай, сүз булмаса сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы дигәндәй, йокымсырап барган җиреннән аңышып киткән шикелле булды да:

– Йә Надежда, ничек яшисең? Кыерсытучы юкмы? – дип сорады.

– Шөкер, Василий Степанович, яшим әкренләп, башкалардан ким дә, артык та түгел. Ияләнеп беттем, чөнки ничә ел яшим бит инде монда! Беркемнең кыерсытканы да юк, кешеләр тәртипле.

– Балаларың турында хәбәр-фәлән ишетелгәне юктыр?

– Каян ишетим, Василий Степанович?! – дип гаҗәпләнде хатын. Шулчак аның дугаланып торган нечкә, нәфис кашлары маңгаена таба күтәрелеп куйды. – Алар – минем, мин аларның кайда яшәвен белмим! Таралышып беттек менә шулай… – Аның күзләрендә яшьләр күренде. – Язмыштыр, диләр. Тик Ходай безгә нигә андый язмыш биргәндер, һич аңлый алмыйм…

– Беркем дә үзе теләп ала торган нәрсә түгел. Һәркемгә – үзенеке…

Шактый вакыт, икесе дә үз уйларына чумып, тагын сөйләшмичә генә бардылар.

– Килеп җитәбез дияргә була, – диде Шашурин, шулай сүзсез генә бара торгач, йокысыннан уянган кебек, урынында калкына төшеп. – Син миннән ник бер тапкыр да: «Без Уфага нигә барабыз?» – дип сорамадың.

– Уңайсызландым, Василий Степанович. Ничә мәртәбә сорыйсы иттем, тик кыймадым. Ә нигә?

– Эш менә нәрсәдә… Уфадагы бер кешедә синең балалар турында ниндидер хәбәр бар дип ишеттем. Тик ул моны үзеңә генә әйтмәкче. Хәзер шуңа килүебез. Хатын-кыз буларак аңа ошарга тырыш! Аңладыңмы?

– Аңлап бетермәдем, мин нишләргә тиеш соң, Василий Степанович?!

– Балаларыңны ике елга якын эзләгән ул. Хатын-кызны ярата торган гадәте бар… Менә шуннан үзең аңла инде нишләргә кирәген.

– Турысын гына әйткәндә, аның күңелен күрергә тиеш буламмы, Василий Степанович?

– Нәкъ шулай. Чибәр хатын-кыз күрсә, нишләгәнен белми… Шуңа күрә әйтеп куям: каршы килеп маташма!

– Тик иремә, балаларыма хыянәт итү була бит бу, Василий Степанович! Җүнсезлек, оятсызлык була! – Надежданың күзләрендә нәфрәт очкыннары ялтырап китте.

– Ярар, ул чагында хәзер борылабыз да кире кайтып китәбез! Сине монда, вакытымны әрәм итеп, юкка гына алып киләм булып чыга.

Надежда берни дә әйтмичә уйга калды. Әгәр хуҗа аңа, анда бер бозык ирнең күңелен күрергә кирәк булыр, дип авылда ук әйтсә, гәрчә балаларының язмышы аны дөньядагы барлык нәрсәдән артык борчыса да, шәт, ул бу шакшы сәфәрдән баш тартыр иде. Чөнки алар турында нәрсәдер белер өчен, алпавыт әйткән түбәнчелеккә төшүгә караганда, берни ишетмәвең хәерлерәктер. Инде балалары хакында ничә еллар буе бернинди хәбәр дә булмаган икән, бәлки, моннан соң да берни дә ишетмичә яшәвең артыктыр? Ләкин… ләкин менә хәзер, инде малайлары турында ниндидер хәбәр җиткерергә теләүче кеше янына килеп җитәбез дигәндә генә кире кайтып китәргәме?! Белмим, күптән югалткан малайларының язмышы хакында бер сүз дә ишетмичә калырга нинди ананың бәгыре түзәр икән? Инде утыз чакрым юл үтеп, менә хәзер-менә хәзер йөрәк парәләренең кайларда, нишләп йөрүләрен беләчәкмен дип торганда, ничек кире кайтмак кирәк?! Мондый мөмкинлектән бер ана да баш тарта алмас иде. Хәтта моның өчен түбәнчелеккә төшәргә туры килсә дә! Балаларын көненә кырыкмаса-кырык тапкыр искә алып, һаман алар белән бәйле матур үткәннәр белән яшәгән ана буларак, моны Надежда да булдыра алмый. Әгәр кирәк була калса, алар хакына тәмуг газапларын кичерергә дә әзер ул! Әгәр язмышында шулай язылган икән, нишләмәк кирәк? Ул – бары тик балаларын яратучы гап-гади бер ана гына бит! Аның язмышына каршы бара алырлык көче дә, хәл-халәте дә юк… Җитмәсә, ул кеше, аның балалары турында белешү өчен, ике ел вакытын үткәргән ди бит! Бер караганда, аның алдында туфрак булып ятарга тиеш әле ул! Монда инде…

– Йә, ник дәшмисең? – дип сорады алпавыт, аның уйларын бүлеп.

– Мин риза, Василий Степанович… Әйе, риза. Тик нишләп моны авылда әйтмәдең соң?

– Хәзер дә әйтәсе түгел идем әле. Алай да белеп тор, дип кенә… Курыкма, ул ерткыч түгел бит. Аның хатын-кызны яратуын начар гадәт дип тә әйтеп булмый… Нишләтәсең, без, ирләр, хатын-кызларны барыбыз да яратабыз. – Нинди озын юл үтеп, аңа бармагы белән дә кагылып карамаган Шашурин, сүзләрен раслау өчен дигәндәй, янында утырган Надежданың биленнән җиңелчә генә кочаклап алды. Моны Надежда сизмәде дә шикелле. – Мин сине шул кешедә калдырам да үз эшем белән чыгып китәм. Аннары кереп алырмын.

– Ярар, Василий Степанович, син әйткәнчә булсын, – диде Надежда һәм, оялып, башын түбән иде.

Бераздан Уфа шәһәренә дә килеп керделәр һәм, бераз урам-тыкрыклардан бара торгач, өч катлы таш йорт янына килеп туктадылар.

– Утырып тор, белешеп чыгам: үзендә микән? – Шашурин, арбадан төшеп, ашыга-ашыга, йорт подъездына кереп китте.

Сөйләшеп куюлары буенча, Василий Степанович Надежданы офицер бер дусыннан вакытлыча алып торачак менә шушы фатирга алып килергә тиеш иде. Ул икенче катка менде дә ишек кыңгыравы җебеннән тартты. Ишек шундук ачылып китте.

– Йә, нәрсә? Алып килдеңме? – дип сорады бу юлы хәрби киемдә булмаган офицер.

– Ашыкма алай, башта исәнләшик! Бик өзелеп көтәсең бугай, ә?

– Гафу ит, Василий Степанович, исәнме-саумы!

– Менә шуннан башлыйлар аны, ә син күрешергә дә онытып: «Алып килдеңме?» Алып килдем, Сергей Владимирович, алып килдем. Тик сиңа үтенечем бар: болай да ничә еллар кайгы йотып яшәүче бу хатынны бик кыерсытма, яме! Кызганам мин аны…

– Син мине хайванга санама инде, Василий Степанович! Мин дә кызганам. Шулай булмаса, балалары турында белешеп маташмас идем…

– Менә монысын ялганлыйсың инде син, Сергей Владимирович, алдыйсың. Син бу эшне аны кызганып түгел, минем үтенеч буенча эшләдең бит. Ә мин сине, үзең беләсең, ризалаттым ич. Әллә оныттыңмы?

– Ярар сана, хәзер әллә нәрсәләрне искә төшереп тормыйк, – дип чыраен сытты подполковник. – Без – бер-беребезгә кирәкле кешеләр ич. Шушы арада сиңа ундүрт яшьлек ике егетне бүләк итәргә уйлап торам. Хәзергә шул эшне тәртипкә китерү белән шөгыльләнәм…

– Кайдан алар?

– Безнең өяз читендәге бер авылдан. Рекрут итеп алынганнар…

– Ничек рекрут итеп?! Балалар гына бит әле алар!

– Бу эшнең бөтен сере дә әнә шунда: аларны урыс хатыннарга өйләндерү сорала. Алар бу малайларның хатыннары да, тәрбиячеләре дә булырга тиеш! Син нәрсә, Василий Степанович, башка халыкларны безнең дингә күчерүнең бер ысулы булган мондый алым турында ишеткәнең дә юкмы әллә?

– Дөресен генә әйткәндә, беренче ишетүем.

– Ишетсәң, бик яхшы. Аларга хатынлыкка егерме-егерме өч яшьлек ике урыс кызын әзерләп куй! Берочтан аларга урыс телен дә өйрәтерләр: татар малайлары алар.

– Бездән эш калмас. Өйләндерербез! Яхшы сүзең өчен рәхмәт, Сергей Владимирович. Алайса, көтәм мин ул малайларны.

– Рәхмәтеңне соңыннан әйтерсең, бар, алып кер теге хатынны!

– Болай сөйләшәбез, Сергей Владимирович: мин аны нәкъ сәгать ярымнан кереп алырмын. Шуңа кадәр эшеңне бетереп куй, кияү егете! – диде Шашурин, елмаеп.

– Аңладым. Аннары без синең белән бераз тамак чылатып алабыздыр бит? Син кайтып китәр алдыннан, дим.

– Әлбәттә! Тик син аңа хәтле исереп куйма!

– Ярар, килештек. Бар алып кер аны!

Шашурин арба янына чыгып, атны якындагы бер агачка бәйләп куйды да Надеждага төшәргә кушты.

Аларны подполковник ишек төбендә каршы алды.

– Әйдәгез, үтегез, үт! – диде ул, түргә таба күрсәтеп.

– Ярар, мин анда ук үтеп тормыйм, Сергей Владимирович, чөнки шәһәрдә эшләрем бар. Таныш бул: менә бу син балалары турында әйтергә җыенган Надежда була, – диде Шашурин, аларны таныштырып. – Ә бу – Сергей Владимирович. Ярый, киттем мин, сәгать ярымнан кайтам…

– Ярар, Василий Степанович, көтәм, – дип калды аның артыннан подполковник, ишекне бикләп. – Түргә уз, Надежда! Үзеңне өеңдәге шикелле хис ит!

Зур-зур ике бүлмәле фатирның берсе аша икенчесенә уздылар. Хатын шундук күреп алды: мондагы өстәл төрле ризык белән тулы, хәтта икеме-өчме шешә дә куелган иде.

– Менә монда, кәнәфигә утыр! – дип, ир-ат урын күрсәтте һәм анда беренче булып үзе килеп утырды. – Йә, сөйлә, Надежда, Пустырькида тормышлар ничек? Ничек яшәп ятасың?

– Тормыш кайда да бердер инде. Яшибез әкренләп… – Кәнәфигә килеп утырган Надежда, кинәт тиз генә аңа карап алды. – Миңа синең йөзең таныш кебек. Ишектән керүгә үк, шулай тоелды.

– Кайчак шулай булгалый ул. Ләкин кистереп әйтә алам: сине бер дә күргәнем юк! Йөзе белән миңа охшаган берәр кеше белән бутыйсыңдыр, мөгаен.

– Бәлки, шулайдыр… Василий Степанович миңа, син балаларым турында нәрсәдер белә дигән иде. Тизрәк шулар турында ишетәсем килә, Сергей Владимирович. Мөмкин булса, тизрәк шул турыда…

– Әлбәттә, беләм, Надежда. Тик алай бик ашыкма әле син! Белгәнемне әйтми калмам. Тик юлдан килгән кеше буларак, аз гына сулу ал, ачыккансыңдыр да – тамагыңа капкала! Әйтәм бит, үзеңне өеңдәге шикелле хис ит!

Лазарев, шулай сөйләнә-сөйләнә, урыныннан торды да өстәлне кәнәфи янына ук тартып куйды һәм ике рюмканың зуррагына – аракы, кечерәгенә шәраб салды. Аннары яңадан урынына утырып, шәраб салынган рюмканы Надеждага сузып, үзенекен кулына алды.

– Әйдә, Надежда, чак кына тамакларны чылатып алыйк әле башта! – диде ул, ниндидер күтәренкелек белән. – Юлдан килгән кешегә комачауламый ул. Тоттык!

– Мин эчмим, – диде хатын, ул сузган рюмканы читкә этәреп. – Минем тизрәк балаларым турында беләсем килә, Сергей Владимирович.

– Әйттем бит, хәзер сөйлим. Тик башта шушы рюмканы гына эчеп җибәр инде син!

– Эчмим, дидем бит. Авызыма да кабып караганым юк! Балаларым турында сөйлә инде!

– Ярар, ярар, эчәргә теләмисең икән, эчмә. Алайса, балаларың турында… Мин ике елга якын…

– Мин бу турыда беләм, миңа Василий Степанович әйтте. Мин сиңа бик рәхмәтлемен…

– Карале, Надежда, син кеше сөйләгәнне бер дә тыңлый белмисең икән. Бүлдермичә генә тыңлап тор! Сөйләгән кешене бүлдерү – начар гадәт, – дип, Лазарев, ашыкмыйча гына салып, тагын бер рюмка аракы эчеп җибәрде һәм, кабымтыгын чәйни-чәйни, сүзен дәвам итте: – Екатеринбург, Самара һәм Казан шәһәрләренә кат-кат хатлар яза торгач, ниһаять, шулар ачыкланды… – Ул, сөйләвеннән туктап, тагын бер рюмка аракы эчеп куйды. – Синең кече малаең Евгений белән уртанчы малаең Георгий, ирең Трифон Тихонов Екатеринбург шәһәрендә… хәер, монысы әһәмиятле түгел… – Инде эчкән аракысының башына китүе сизелә иде. – Әйе, алар шуннан соң икесе дә Екатеринбургтан Самара шәһәренә җибәрелгәннәр. Ә аннан…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации