Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 19


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 19 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Туктале, ә ирем белән ни булган? – дип бүлдерде аны хатын.

– Син нәрсә, аның белән ни булганын белмисеңмени?! – дип гаҗәпләнде Лазарев. – Бу турыда белмәгән кеше юк! Ничә ел узды инде моңа!

– Ә мин белмим – әйтүче булмады. Безне, кулга алып, Уфа төрмәсенә алып килеп яптылар да, без башка күрешмәдек. Аны нишләткәннәр?

– Патшага һәм православие диненә хыянәт иткән өчен, Екатеринбург шәһәрендә утка яндырылган ул… Инде күп еллар элек, 1738 елның язында ук.

Бу хәбәрне ишеткән Надежда утырган җиреннән сыгылып төште, тик елый алмады. Бер сүз дә дәшмичә, башын аска игән хәлдә утыра бирде. Аның бәгыренә пычак белән кадап алган шикелле булып китте.

– Син моны беләсең дип торам. Белергә тиеш идең син моны…

– Минем Кәтиринбур шәһәрендә кемнеңдер яндырылуы турында ишеткәнем бар ие дә, тик ул минем ирем булгандыр дигән уй беркайчан башыма да килмәде! Бәлки, каторгага җибәргәннәрдер, дип йөрдем…

– Менә хәзер белдең. Дөньяда юк инде ул! Нишлисең, үлгән артыннан үлеп булмый… Дәвам итәргәме, әллә ирең турында кайгырып утырасыңмы?

– Дәвам ит, Сергей Владимирович, тыңлыйм.

– Дәүләт җинаятьчесе балалары буларак Самарага җибәрелгән малаеңның Георгий дигәне хәзерге вакытта шул шәһәрдән йөз сиксән чакрымдагы бер алпавытның Каменево дигән авылында яши. Марҗага өйләнгән, ике баласы бар. Ә Евгений дигәне унөч яшьтә егерме ике яшьлек урыс кызына өйләнгән булган, тик бергә бер ай яшәгәннән соң… – Лазарев, Иделдә су коенганда батып үлгән, дип дәвам итмәкче иде дә, кинәт Василий Степановичның сүзләре исенә килеп төште: ул аңа бу турыда хатынга әйтмәскә кушкан иде. Шуңа күрә ул ялганларга булды. – Бер ай бергә яшәгәннән соң, аннан каядыр качып киткән. Эзләгәннәр, тик әлегә таба алмаганнар… Эзлиләр, дигәннәр…

– И Ходаем, исән микән соң ул?

– Исән булмый, кая китсен! Хатыныннан качып йөридер кайдадыр… Ә Спиридон исемле өченче малаең Казан шәһәрендә бер байның тире эшкәртү фабрикасында эшли икән. Хатыны – марҗа, ике балалары бар. Менә шулар балаларың турында. Йә, шатмы син бу хәбәрләргә? – дип сорады Лазарев, кулын аның иңенә салып.

– Әлбәттә. Бик зур рәхмәт сиңа, Сергей Владимирович!

– Рәхмәттән тун тегеп булмый, ди халык. – Лазарев, рюмкасына аракы салып, тагын эчеп җибәрде. Тик бу юлы кабымтык та кабып тормыйча, кулы белән авызын гына сөртеп алды. Аннары Надежданы кәнәфигә аударырга тырышты. – Кая, бер кочаклыйм әле үзеңне, Надя! Курыкма, ашамыйм мин сине, ашамыйм…

– Кирәкми, Сергей Владимирович, килешми, ярый торган эш түгел, – диде хатын, аның кулыннан ычкынырга тырышып.

– Нишләп килешмәсен, нишләп ярамасын?! Үзеңә нинди яхшы хәбәрләр җиткердем, ә син шуны да аңламыйсың… Ярар сана, карышма, ашалмыйсың ич. Күптән ирләр кочагын да татыганың юктыр инде синең…

– Мине, үз ирем булмагач, чит ирләр кызыксындырмый. Җибәр, Сергей Владимирович, кычкырам хәзер!

– Кычкырмагаең… – диде инде шактый исергән һәм хатын-кыз тәнен тоюдан тәмам кызыша барган Лазарев, аны кәнәфигә аударып. – Берәү булса, күрсәткән хезмәтемне бәяләп, инде күптән үзе үк… Ә син үзеңне әллә кемгә санаган буласың. Ир-ат белән хатын-кыз арасында булмый торган эш түгел ич, нәрсә инде ул кадәр…

Ул, шулай сөйләнә-сөйләнә, тәмам ярсып китеп, кулы белән тартып-йолкып дигәндәй, Надежда кофтасының өске ике төймәсен өзеп ташлады да аракы исе аңкып торган иреннәре белән аның муенын, күкрәген үбәргә тотынды. Аннары, хатын аны-моны абайлап алганчы, кулларын аска таба шудырды. Шуннан соң инде хатын да элеккечә тыпырчынмый, каршылык күрсәтми башлады. Бәлки, ул шунда кинәт кенә хуҗасының үзенә әйткән сүзләрен исенә төшергәндер, бәлки, ир-ат кулы кагылганнан соң, үз-үзен саклау инстинкты йомшарып калгандыр… Ул да – тере кеше ләбаса!

– Менә булды! Белмим, нигә карышкан булгансыңдыр? – диде кәнәфидән торган Лазарев, маңгай тирләрен сөртеп һәм, ашыга-ашыга, рюмкасына аракы салды да тиз генә эчеп тә җибәрде. – Кая, сиңа да аз гына шәраб салыйм, ә, Надежда?

– Сал! – диде үзен тәртипкә китереп маташкан хатын, боерык биргәндәй, нык итеп. – Миңа да сал, чөнки мондый әшәкелектән соң минем дә эчәсем килә! Мин хәзер хәтта агу да эчә алыр идем…

– Ярар сана, нигә алай инде син? Дөньяда булмаган эш түгел лә, харап булган… – дип, Лазарев, өстәлдән рюмкасын алып, аңа сузды. – Мә, эчеп җибәр, җиңел булып китәр.

Хатын рюмканы аның кулыннан алды да, башта җирәнгән сыман, аңа бераз вакыт сүзсез генә карап торды һәм аннан соң читкә борыла төшеп эчә башлады. Тик яртысын да эчеп бетерә алмады, тончыгып, кулын селти-селти йөткерергә кереште. Озак йөткерде ул, хәтта күзләреннән яшьләр чыгып, битләре буйлап авызына тикле агып төште.

– Агу ич бу! – диде ул аннары, яшьләрен сөртеп. – Белмим, ничек эчәләрдер бу шакшы нәрсәне!

– Эчә белмисең икән шул, – дип, аның кулыннан рюмкасын өстәлгә алып куйды ир. – Өйрәнмәгәнсең…

– Өйрәнергә дә язмасын, – диде хатын. – Карале, Сергей Владимирович, ә сине, валлаһи, кайдадыр күргәнем бар бит минем! Тик кайда һәм кайчан күрүемне генә һич тә хәтерли алмыйм.

– Үзем хәтерләтимме? – дип сорады Лазарев, үз рюмкасына аракы салып. – Әйт, хәтерләтимме?

– Йә, хәтерләтеп кара! – диде Надежда, кызыксынып.

– Василий Степановичка сине төрмәдән мин биреп җибәрдем бит. Хәтерләдеңме? Мин ул чакта хәрби киемнән идем…

– Син идеңмени әле ул, кабахәт?! – диде кинәт йөзе агарынып киткән хатын, аңа ашардай булып нәфрәт белән карап. Һәм шул мизгелдә кулына алып аңа сугар өчен берәр әйбер эзләгәндәй, тиз генә тирә-ягына күз йөртеп чыкты да, бернинди кулай нәрсә дә күрмәгәч, яшен тизлеге белән эчеп бетермәгән шәраблы рюмкасын өстәлдән алды да Лазаревның йөзенә сипте. – Хәшәрәт кеше син! Ник аны башта ук әйтмәдең? Әгәр белгән булсам, мин бу фатирның бусагасын да атлап керми идем! – дип, Надя үкереп елап җибәрде.

Берни дә аңламаган Лазарев утырган җирендә тораташтай катып калды. Ни әйтергә дә, ни эшләргә дә белмәде. Тик гаҗәпләнүдән челт-челт итеп күзләрен генә йомгалады. Хәтта битеннән ул сипкән шәрабны сөртергә дә ашыкмады. Тик бермәл шулай хәрәкәтсез утыргач кына, аңына килеп, битләрен сөртеп алды да, йомшак кына тавыш белән:

– Рәхмәт урынынамы бу? – дип сорады.

– Әйе, – диде хатын. Ул менә хәзер бу ир ачуыннан үзен кыйнап ташлар, дип уйлап, бу гамәле өчен эченнән генә үкенеп тә алган, шул ук вакытта куркып та калган иде. – Менә хәзер хәтерләдем мин: әйе, мине коллыкка син биргән идең, син! – дип, Надежда куллары белән аңа сугарга тотынды.

– Тукта, һавалы хатын! Акылдан ычкындыңмы әллә син?! – диде Лазарев, аның кулларын тотып. – Әгәр ычкынган икәнсең, бу Пустырьки түгел, мин сине хәзер үк тилеләр йортына озата алам. Тынычлан! Җитте! Юләр булмасаң, Василий Степановичка биреп, төрмәдән коткардым мин сине! Ятар идең шунда үлгәнче, якты дөньяга рәшәткә аркылы гына карап!

– Кайчак рәшәткә артында утыру хәерлерәктер дә әле. Юньсезләр белән иректә юньсез гамәлләр кылганчы…

– Карап-карап торам да, синең акыл ягы сыега башлаган бугай. Ни сөйләгәнеңне дә чамаламыйсың.

– Синең шикеллеләр белән ни сөйләгәнеңне генә түгел, кайда йөргәнеңне дә чамаламый башларсың!

– Һич аңламыйм: ник миңа шулай ябырылдың әле син?! – дип сорады Лазарев, гаҗәпләнүеннән иңбашларын җыерып. – Әйтерсең мин синең атаңны үтергән!

– Атамны булмаса, иремне үтердең! Мине балаларымнан аердың, үземне кол иттең!

– Җитте, тынычлан, дуамал хатын! Минем иреңне үтерүдә дә, балаларыңнан аеруда да бернинди катнашым да юк. Аңла шуны, юләр булмасаң: ирең белән син безнең төрмәдә берничә көн генә булдыгыз. Мин сезне кулга да алмадым, җәза да бирмәдем. Балаларыңда да бернинди катнашым юк! Киресенчә, тора-бара аларның берәрсен генә булса да шушы тирәгә кайтарып булмасмы дип уйлап йөри идем әле мин! Болайга киткәч, гафу, моннан соң бу эш буенча бармагымны да селкетмим!

– Чынлап әйтәсеңме, Сергей Владимирович?! – диде шунда йөзе күз алдында яктырып киткән хатын, яшьләрен сөртеп. – Чынлап шулай уйлаган идеңме балаларым турында?

– Нишләп ир башым белән ялганлап утырыйм?

– Гафу ит, Сергей Владимирович, зинһар, кичерә күр мине! Әллә нишләп киттем… Кинәт нигәдер күңелемдә ничә еллар җыелып килгән ачуым тышка бәреп чыкты. Белер-белмәс килеш сиңа гаеп ташладым. Балалар турында, зинһар, булыша күр, Сергей Владимирович! Бәлки, чыннан да, аларның берәрсен булса да күрергә насыйп булыр?..

Надежда, шулай сөйләнә-сөйләнә, аның муеныннан кочып алды да чәчләрен сыпыра-сыпыра кәнәфигә ятты…

– Күңелең булганча кочакла, Сергей Владимирович, рәхәтләнеп коч! – дип пышылдады ул аның колагына. – Ачулана күрмә мин җүләрне!

– Ярар сана, булган – беткән, – диде Лазарев, аның изүен ача төшеп. – Бигрәк кайнар хатын икән син…

– Шулаймы? Сиңа ошаганыма шатмын. Хатын-кызны ярата беләсең икән син, Сергей Владимирович…

Алар өс-башларын тәртипкә китереп, торып утырганнар гына иде, ишек кыңгыравы чылтырады. Аны ишетүгә, Лазарев урыныннан торды да ишеккә таба ашыкты. Ишекне ачуга, аннан шәһәрдәге эшләрен бетереп кайткан Шашурин килеп керде.

– Менә мин дә кайттым, Сергей Владимирович! – диде ул. – Ничек монда сезнең эшләр?

– Тәртиптә. Әйдә, уз, Василий Степанович, бик вакытлы кайттың. Бераз тамак та кычытып тора иде.

– Син аны кашып алган бугай инде, – дип көлде алпавыт. – Салмыш икәнең әллә кайдан кычкырып тора: йөзең чөгендер шикелле кып-кызыл.

– Аз гына мин, чак кына. Бераз кәефне күтәрү өчен генә…

Шулай сөйләшә-сөйләшә, бүлмәгә килеп керделәр.

– Йә, ничек, Надежда, яңалыкларны ишеттеңме? Шатландыңмы? – дип сорады Шашурин.

– Әлбәттә, Василий Степанович! Ничек шатланмыйсың, ничәмә-ничә еллар бернинди хәбәр дә ишеткәнем юк иде бит алар турында. Ә монда, Аллага шөкер, исәннәр икән, бәгырьләрем! Сиңа да зур рәхмәт, Василий Степанович, монда тикле алып килгән өчен. Ходай сиңа саулык-сәламәтлек бирсен!

– Ярар, мин синең өчен шат. Тик монда рәхмәтне миңа түгел, ә минем хатынга әйтергә кирәк. Синең язмыш бик борчыды аны – нечкә күңелле ул.

– Алайса, аңа да җиткер рәхмәтемне, Василий Степанович!

– Ярар, әйтермен. Кая, Сергей Владимирович, берәрне салып бир әле миңа! – диде алпавыт һәм өстәл өстендәге рюмкаларны күреп өстәп куйды: – Тик бу уймаклар белән бирмә син миңа! Стакан белән.

– Баш өсте, Василий Степанович! – дип, Лазарев тиз генә шкафтан стакан алып килеп, тутырып диярлек башта шуңа, аннары үз рюмкасына аракы салды. – Утыр, Василий Степанович! Саулык-сәламәтлек өчен күтәреп куйыйк әле әйдә! Поплар әйтмешли, с Богом!

Эчеп җибәрделәр дә өстәлдәге ризыклардан авыз итеп алдылар. Күренеп тора: алпавыт та әллә ни ашыкмый иде шикелле.

– Кайларда булдың, ниләр майтардың? – дип сорады аңардан Лазарев.

– Базарга кагылдым, аннары купец Барышкинны да күрәсе бар иде.

– Күрдеңме соң?

– Күрүен күрдем дә, тик исерек иде ул, юньсез. Кичә ниндидер кичәдә булган…

– Ни йомышың төште аңа?

– Монда кечкенә генә бер кибет ачып җибәрмәкче идем. Аның шундый берничә кибете бар. Шуларның берәрсен арендага алыйммы әллә дип йөрү иде.

– Нигә сиңа кибет?! – дип гаҗәпләнде тирләп чыккан Лазарев, кулъяулыгы белән табактай битләрен сөртеп. – Ни кишеремә ул сиңа? Гафу…

– Ашлыкны он итеп сату отышлырак. Аннары анда он да, яшелчәләр дә сатып булыр иде. Тора-бара яшелчәчелек белән шөгыльләнергә дә исәп бар. Иген генә үстереп булмый, чөнки ел елга туры килми. Йә кайсы елны кар төшкәнче суыклар көзге уҗымны өшетә, йә кайсы ел коры килә…

– Алга карап эш итәсең, Василий Степанович!

– Тормыш шулай куша, хөрмәтле Сергей Владимирович, тормыш! Телисеңме, юкмы, шуңа җайлашырга туры килә.

– Шулай инде анысы, – диде Лазарев, аракы шешәсен кулына алып. – Салыйммы, Василий Степанович?

– Нигә сорап торасың? Гел эш, эш дип кенә йөреп булмый, адәм баласына кайчак аннан арынып, онытылып торырга да кирәк. Моның өчен, үзең дә беләсең, аракыдан да яхшы дару юк!

– Менә монысы дөрес! Кайчак шунсыз булмый. Шунсыз акылдан язарга мөмкин. Ярый, алайса, Василий Степанович, күтәреп куйыйк тагын берәрне!

Шулвакыт хуҗасының исереп китүеннән курыккан Надежда, телгә килеп, әкрен генә:

– Артыкка китмәсме, Василий Степанович? – дип сорап куйды. – Әле күпме җир кайтасыбыз бар!

– Тик кенә утыр! – диде аңа хуҗасы тупас кына. – Миңа җиткәнме, җитмәгәнме икәнен тикшереп торырга син минем хатыныммы әллә?!

Надежда кайтарып бер сүз дә әйтмәде.

Инде шактый исерешкән ирләр, төрле юк-бар турында сөйләшә-сөйләшә, шактый озак утырдылар әле. Алай да, шулай утыра торгач, Шашурин үзе дә әле утыз чакрым җир кайтасылары барын исенә төшерде.

– Җитте, булды, Сергей Владимирович, – диде ул, чираттагы стаканының беразын эчеп куйгач. – Миңа кузгалырга вакыт. Китәргә…

– Бигайбә, Василий Степанович, үзеңә карыйсың. Бераз исерә дә төштең бугай…

– Соң, аракыны ни өчен эчәләр? Исерер өчен! – дип көлде Шашурин. – Әйдә киттек, Надежда!

Лазарев аларны ишек төбеннән генә озатып калды.

– Бу хатын бик ошады миңа, Василий Степанович, – диде ул, елмаеп. – Тагын алып кил син аны миңа, ярыймы?

– Ярар, ярар, – дип көлеп куйды Шашурин. – Миндә бар хатын-кызлар да шундыйлар! Ярый, сау бул, Сергей Владимирович! Сыең өчен рәхмәт.

Лазаревтан чыгып, арбага утырыштылар. Инде төш вакыты узып, көн кичкә таба авыша башлаган иде.

Уфа – Екатеринбург юлына чыгып өлгермәделәр, алпавыт гырлап йокыга да китте. Надежда, атлары дөрес барамы икән соң дип, курка калды. Хәер, Лазаревта эчеп утырганда, алпавыт: «Атым мине теләсә кайсы җирдән капка төбенә алып кайтып куя!» – дип мактанып алган иде. Белми әйтмәгәндер, чыннан да, ул Уфага еш килеп йөри, аты бу юлны яхшы белә торгандыр. Хатын үзен шулай дип тынычландырырга тырышты, ә исерек хуҗасын уятырга базмады, чөнки, ник уяттың, дип ачулануы да бар. «Исереккә сәлам бирмә, бирсә дә алма!» – дип юкка гына әйтмидер халык.

Инде шәһәрдән шактый ук җир киткәч, алпавыт үзе уянды. Уянды да берни аңламаган күзләре белән тирә-якны күзләргә кереште.

– Кайда без? – диде ул, үз-үзеннән сораган шикелле.

– Уфадан авылга кайтып барабыз, Василий Степанович, – диде хатын.

– Синмени әле бу, Надежда? Безнең Пустырькига кайтып барышмы?

– Әйе, Василий Степанович, Пустырькига кайтып барыш.

– Ә подполковник кайда?

– Нинди подполковник?

– Син нәрсә, бүген кем кочагында булганыңны да белми калдыңмы? – дип ямьсез итеп көлде хуҗа. – Күрәм: эшләр тыгыз булган сезнең!

Надежда бер сүз дә дәшмәде, бары тик, оялып, башын аска гына ия төште.

– Ник дәшмисең? Нәрсә, дөрес әйтүем ошамадымы?

– Оялтасың син мине, Василий Степанович…

– Оялтасың, имеш! Ярар, оялма! Кешедә булмаган эш түгел. Ошагансың син аңа… – Алпавыт тиз генә аңа күз төшереп алды. – Кеше мактый, ә мин ни… минем үземнең сине бер мәртәбә кочаклап караганым да юк, ә, Надя? Тәртип түгел бу, юк, һич тә ярый торган эш түгел! Кая, елыш әле миңа! – Шашурин аны кочаклап алды да үбәргә тотынды. Надежда исә аның кочагыннан чыгарга маташты. – Син нәрсә?! – дип гаҗәпләнде ул. – Әллә миңа каршы килмәкче буласыңмы?! Белеп тор: хатын-кыз минем теләгемә беркайчан да каршы килергә тиеш түгел! Шул исәптән син дә! Әнә теге елга буендагы таллыкка гына җитик тә…

– Кирәкми, Василий Степанович, ярый торган эш түгел бу. Зинһар, дип әйтәм, кирәкми.

– Ярый торган эшме, ярамый торганмы, монысын мин хәл итәм.

Бераз баргач, Шашурин әйткән таллыкка җиттеләр дә, алпавыт атын юлдан шунда таба борды. Аннары, туктатып, шунда үсеп торучы талга бәйләп куйды.

– Төш! – диде һәм аннары, арбадан ниндидер җәймә сыман нәрсә алып, җиргә ташлады

– Җәй шуны! Тиз бул!

Теләсә дә төште хатын арбадан, теләмәсә дә. Төште дә нишләргә дә белмичә басып тора бирде.

– Син нәрсә? Ишетмәдеңме әллә мин әйткәнне? Җәй дә ят шунда!

– Кирәкмәс, Василий Степанович. Ничек инде? Яхшы эш түгел бит… Мин сине тәртипле ир дип йөри идем, Василий Степанович…

– Ярар, күп сөйләшмә! Эчкән чакларда чит хатын-кызларга тартыла торган гадәт барлык ирләрдә дә бар инде ул, нишләтәсең аны… Менә хәзер сиңа да күңелем төште. Кемнең тәртипле, кемнең тәртипсез икәнен аннары тикшерербез. Тиз бул!

…Шушы хәлдән соң Надежда юл буе, тәмам Пустырькига кайтып җиткәнче, бер генә сүз дә әйтмәде. Бары тик Шашуринның капка төбенә кайтып җитеп, арбадан төшкәч кенә:

– Ярый, хуш, Василий Степанович! – диде.

– Ярый, хуш, – дип җавап бирде аңа алпавыт һәм аңа гаҗәпләнеп карап алды. – Син нигә хушлашасың әле минем белән, Надежда?! Сау бул, диген!

– Юк, Василий Степанович, сау бул түгел, хушлашуым бу минем.

– Вәт җүләр! – дип көлде алпавыт. – Әллә акылдан шаштыңмы?

Шулвакыт капка төбенә Ефим йөгереп чыкты.

– Исән-сау гына кайттыкмы, Василий Степанович? – диде ул, арба янында бөтерелеп. – Алып керәсе әйберләр бармы?

– Бар ич, күрмисеңмени? – диде хуҗа, арба артына күрсәтеп.

– Авырыйсыңмы әллә син, Надежда? – дип борчылып сорады Ефим әкрен генә. – Төсең киткән шикелле…

– Хуш, Ефим! – диде хатын һәм, ашыга-ашыга, авыл эченә таба атлады.

Ефим аның артыннан гаҗәпләнеп, иңнәрен сикертеп карап калды. «Ни булган аңа бүген?! – дип мыгырданды ул үзалдына. – Хуш, имеш. Сау бул, диясе урынга!..»

Надежда өенә кайтып кергәндә, Анастасия кичке ашны пешереп йөри иде.

– Йә, нигә бардыгыз Уфага? – дип кызыксынды ул, Надежда өйгә килеп керү белән.

– Малайларым исән икән минем, Настя! – диде ул һәм алар турында белешкән кеше белән очрашуы хакында сөйләп бирде. Әлбәттә, бу хәбәр өчен ничек түләве, кайтканда, Василий Степанович белән бер елга буендагы таллыкка туктаулары турында бер сүз дә әйтмәде.

– Нинди шатлык! – дип кочаклап алды аны Анастасия. – Менә нинди зур шатлык, Надежда!

Ләкин ул өйдәшенең йөзендә бернинди шатлык та сизмәде. Шуңа күрә, аңа карап-карап торды да:

– Ни булды сиңа, Надя? – дип сорады. – Авырыйсыңмы әллә соң?

Йөзең ак бәс шикелле ап-ак. Шундый шатлыклы көнең, ә син… Әйт, ни булды?

– Яшисем килми минем, Анастасия. Башка миннән берни дә сорама! – диде Надежда һәм елап җибәрде.

– Алайса, ела, Надя, ела! Кычкырып ела! Җиңел булып китәр, – диде Анастасия.

Надежда кичке ашны ашарга да утырмады, һаман ни турындадыр уйлады да уйлады. Төнлә дә йокламады. Моны Анастасия аның төн буе бер яктан икенче ягына әйләнгәләп ятуыннан сизде. Тик сораулар биреп борчыйсы килмәде.

Таң атып килгәндә, Надежда ишегалдына чыгып китте.

…Алпавыт Шашуринга бүләк итеп бирелгән крәстиән Надежданың үле гәүдәсен икенче көнне Пустырьки авылы балыкчылары судан табып алды. Ә өске киемнәре яр буенда ята иде…

Пустырьки дигән урыс авылы зиратында бер яңа кабер барлыкка килде.

Анда тумышы белән әллә кайдагы Ташкирмән дигән татар авылында Нурбәнат булып туган, яшәгән, аннары язмыш аны менә шушы Пустырьки авылына керәшен итеп китереп ташлаган Надежда Тихонова дигән хатын гәүдәсе ята иде…

Исәнме, туган як!

1748 ел. Көз. Инде тоташ дүртенче көн салкын, эчпошыргыч вак яңгыр ява. Җәяүле дә аякланып йөри алмый торган пычрак сазны авырлык белән ера-ера бер ат җигелгән арба бара. Болай да арык булган крестьян атына арбаны мондый сазда тартып баруы һич тә җиңел түгел. Шуңа күрә аның алгы ягында өстенә ертылып беткән иске чикмән кигән, салкын яңгырдан туңып, бөкшәеп утырган хуҗасы әледән-әле: «Әйдә, атла инде, мур кыргыры! На-а-а!» – дип, чыбыркысы белән селтәнеп-селтәнеп ала, тик атына бер генә мәртәбә дә сукмый – кызгана иде ул аны. Аның белән рәттән, арба уртасындарак утырган юлчы исә матрос киемендә, ул өстенә армиядә хезмәт итүче солдатлар кия-ябына торган башлыклы плащтан, янәшәсендә зур булмаган биштәре ята.

Икесенең дә авыз ачып бер кәлимә сүз дә әйтәселәре килми бугай, һәр икесе дә, үз уйларына чумган сыман, сөйләшмичә генә баралар. Әлбәттә, аларның һәрберсе үз уенда иде. Олаучы эченнән генә яңгыр һәм ул шундый сазлыкка әйләндергән пычрак юлны сүгә, чөнки коры чак булса, ул бу «служилый» дан керәсе берничә тиен акчаны, үзе әйтмешли, «җәлт» кенә эшләп алган булыр иде. Ә монда әнә ничек: ат ике кеше утырган арбаны да көчкә тартып бара. Дөрес, мондый көндә юлга чыгасы да килмәгән иде дә, матрос бик сорагач күнәргә мәҗбүр булды инде. Кеше әллә кайдан, җәһәннәм астындагы Питербур дигән шәһәрдән кайтып килә икән. Әйтүе буенча, бик тә еракта ди ул шәһәр.

Ә юлаучының башында исә бөтенләй икенче уйлар. Шатлыклы дисәң дә була аларны, сагышлы дисәң дә. Ә бәлки, моңсу дию дөресрәк булыр? Ничек кенә булмасын, инде әллә ниткән күңелсез уйларга тарта торган менә шушындый ямьсез-шыксыз һәм салкын көндә унике чакрым юл үтеп, хәзер әллә кайларда, берничә еллар, юк, хәтта инде берничә дистә еллар катламы астында калган бала чагында, аннары егет булып рекрут булып киткәнчегә кадәр йөргән таныш урман һәм кырларны, елгаларны, болын һәм су буендагы тугайларга якынлаша барган саен, аның йөрәге, күкрәгеннән атылып чыгарга теләгәндәй еш-еш, хәтта аңлап та, аңлатып та булмаган ниндидер ярсулык белән тибәргә тотынды. Хәер, бер караганда үзенең мондый халәтен аңлый да ул: болар барысы да бик зур, һәр адәм баласы өчен «туган як» дигән төшенчәгә сыя торган һәм һәрчак күңел түрендә йөргән, төшләргә кереп аптыраткан туган-үскән, таныш җирләр, җанга якын урманнар, суга чума-чума коенган елга, төрле җиләк-җимеш җыйган тугайлар бит! Хәтта һәр яз саен язгы сулар җимерә барган ерганакларына тикле якын бит аның! Боларны күргәч, алар белән бергә күңел түрендә балачак хатирәләре дә яңара башлагач, әйе, моны, бу халәтне аңлап та, аңлатып та була, әлбәттә. Тик мондый чакларда бер генә нәрсә авыр бирелә: туган якны күргәннән соң, туган хисләрне, халәтне аңлатырга сүзләр табуы кыен, чөнки бу вакытларда кинәт күңелдә яңарган ул хатирә-хисләр өерен аңлатып бирердәй сүзләр табуы мөмкин дә түгел. Аларны бераз вакыт үткәч, инде алар күңел төпкелендә үз урыннарын алып сабырлана, «утыра» төшкәч кенә аңлатып буладыр. Ә хәзергә сүзләр урынына тамакка ниндидер төен килеп тыгыла, аны йотып та җибәреп булмый, үзе дә берничек тә китәргә теләми. Әллә шул төен, әллә ниндидер башка нәрсә күзләрдән яшьләр агыза, әйтерсең нәрсәдер аларны, ул күз яшьләрен, әллә кайдан, бәгырь түреннән актара-актара да аннары ниндидер көч белән аннан тышка суырып чыгара. Ярый әле, ул яшьләрне, үзенең ябык иңнәренә дөньяның бөтен булган кайгысын, бөтен авырлыгын салган сыман арбасында бөкшәеп утырган олаучы сизми. Әгәр сизә калса, дөньяның ачысын-төчесен татыган, дөнья читендәге Питербур дигән шәһәргә тикле барып чыккан бу карт солдат нишләп елап бара икән, дип гаҗәпләнгән булыр иде. Ә ул аларны хәзер күрми: әллә күз яшьләре ага аның битләре буйлап, әллә яңгыр тамчылары тәгәрәшә – бар белеп кара! Хәер, кемнең кемдә ни эше бар хәзер?

«Ничек тиз уза бу вакыт!» Арбада утырып килүче матрос, гәрчә олаучы аның күз яшьләрен сизмәсә дә, менә хәзер, туган-үскән авылы Бәрәскәгә якынлашып килгән мәлдә, үзенең йомшарып, хисләргә бирелеп китүеннән оялып бугай, кул аркасы белән аларны сөртеп алды. Шушы юлдан, менә шушы урман-кырларны калдырып рекрут булып чыгып киткәненә өч дистәгә якын вакыт узган! Өч дистәгә якын! Әйтүе генә ансат. Ул моннан мөселман баласы Искәндәр булып чыгып киткән иде, урыс Александр булып кайтып килә. Әй язмыш, язмыш! Кешеләр белән ниләр генә кылмыйсың да, ничек кенә шаярмыйсың син! Адәм балаларын кайларда гына йөртмисең дә, кайларда гына калдырмыйсың! Дөнья читендәге Санкт-Петербург шәһәре һәм бистәләре зиратларында гына да әллә кайдагы татар авылларыннан чыккан күпме ир-атларның гәүдәләре ята! Тик аларның кабер өсләренең берсендә дә, монда фәлән углы фәлән мөселман күмелгән дип язылмаган, чөнки аларның барысы да монда фани дөньяда яшәгән вакытта диннәреннән көчләп биздерелгән адәми затлар, барысы да урыслар булып ята…

Матрос хезмәтендә чакта бик күп еллар буе аның иң якын дусты, авыр чакларында иң якын сердәше булган, хәтта Александр өчен һаман туган-үскән ягының җуелмас бер кисәге булып кала биргән Алексей да алар арасында инде хәзер… Чукындырылуына карамастан, ул күңеле белән һаман мөселман булып кала бирде, мәрхүм! Тик якты дөньядан барыбер Алексей Семёнов булып китте. Аның кабере яныннан үткән-сүткән кем шушында яткан бу Алексей Семёнов дигән урысның чынында Әүхәди Сәгъдиев дигән мөселман икәнен искә ала? Беркем дә! Чөнки чукындыру белән бергә аның исемен дә, динен дә тартып алганнар иде инде. Хәер, Искәндәр үзе дә урыс бит инде хәзер. Менә хәзер ул үзенең туган-үскән ягына Александр Харитонов булып кайтып килә… Әй гомер, гомер… Әй язмыш, язмыш…

Әйе, менә хәзер туган-үскән Бәрәскәсенә кайтып килүче юлчы, моннан өч дистә чамасы ел элек армиягә алынып, саулыгы буенча флот хезмәтенә билгеләнгән һәм анда егерме биш елдан артык матрос булып хезмәт иткән Искәндәр Хәбибуллин иде. Ләкин инде бу исемен күптән онытып, керәшен татары саналган, чынында исә тәмам урыска әйләнгән Александр Харитонов иде ул хәзер.

Еллар үткәч, Александр, саулыгы флот хезмәтенә яраксыз дип табылып, корабтан яр буе хезмәтенә күчерелгән иде. Искесен алыштырырга дип, яңа килгән тупны өстерәп-этеп корабка алып кергәндә, берничә матрос карамыйчарак эш итеп, туп аның бер аягын диварга китереп кысты һәм имгәтте. Яр буенда өч ел чамасы каравыл хезмәте башкарып йөргәннән соң, аны хезмәттән бөтенләйгә җибәрделәр, ләкин, авылына кайтырга рөхсәт итмичә, яшәргә Санкт-Петербургтан ерак түгел генә җиргә, чик буена күчереп, үзенә бер бүлмә бирделәр дә хәзер менә шунда яшәп ята ул. Менә берничә ел шунда көченнән килгән кадәр эшләштереп бераз акча җыйнады да, туганнарын күреп килергә дип, авылы Бәрәскәгә кайтып килеше. Ай ярым чамасы юлда инде ул. Аның каравы дусы Әүхәди-Алексейның туган авылына да кагылып, аның әманәтен дә үти алды. Шуңа да бик сөенә иде ул, чөнки безнең әби-бабалар юкка гына: Әманәт җан саклар, димәгән бит. Әманәт дигәч тә, мәрхүм Алексей, исән чагында туган авылы Ярсуарны, анда яшәүче әти-әнисен, энекәшен өзелеп сагына иде. Шунда кайтып, үзе әйтмешли, юл буенда үскән бер әремен иснәр өчен дә әллә нәрсәләр бирер шикелле иде. Әманәте дә бик сәер иде аның…

Шулай бер очрашулары вакытында – бу вакытта Александр инде яр буенда, ә Алексей әле һаман корабта хезмәт итә иде – алар, гадәттәгечә, увольнениегә чыгып, бер бакча эскәмиясендә сөйләшеп утыралар иде. Һәрвакыттагыча сүз, әлбәттә, туган яклар турында чыкты. Менә шунда Алексей, күңеле артык йомшарып китте бугай, – хискә бик тиз бирелүчән кеше иде, мәрхүм – беравык, башын күтәреп, бакчадагы агач башларына карап-карап торды да:

– Менә нәрсә турында хыялланам мин, Александр… – дип куйды, ә үзе кинәт тынып калды. Озакка тынып калды, сүзен һаман дәвам итмәде.

Шуннан соң Александр аңардан:

– Нәрсә турында? – дип сорарга мәҗбүр булды.

– Менә хәзер безнең авыл янындагы урманның бер агачына сөялеп, куллар белән шуның кытыршы кәүсәсен сыйпап аласы иде, ә! Бер генә тапкыр, бер генә мәртәбә! Аннары шул агач кәүсәсенә бермәл яңакны куеп торасы иде…

– Хыялый син, Алексей! – диде Александр, көлеп, ләкин шундук җитдиләнеп, ничектер моңсуланып калды. – Ходай безгә ул урманнарны күрергә язмагандыр инде. Хыяллана гына алабыз туган-үскән як турында…

– Ярый әле, Ходай адәм баласын ӨМЕТ һәм ХЫЯЛ дигән нәрсәләрдән мәхрүм итмәгән! Дөресен генә әйткәндә, безне әнә шулар яшәтә бит. Алар булмаса, адәм балаларының тормышы, яшәеше мәхшәргә әйләнер иде. – Алексей беразга тагын тынып калды. – Менә, мин әйтәм, алдагы тормышны кем белгән… Без менә ни турында килешеп куйыйк әле, Александр. Әгәр дә мәгәр киләчәктә дә исән-сау булып, ниндидер могҗиза белән беребезгә туган якны кайтып күрергә насыйп булса, ул икенчебезнең туган авылына да кагылып, сәлам җиткерергә һәм шул туган-үскән авыл читендә үскән бер әрем сабагын өзеп, монда алып килергә тиеш… Кайсыбыз булса да! Йә, ничек, килешәсеңме моның белән, ә, Александр?

– Килешәм, әлбәттә. Бирсен иде Ходай! – диде Александр.

Аннан соң Алексейның бик тә энесе Александрдан гафу үтенәсе килә иде. Чөнки ул, аның Зөя шәһәрендәге керәшен мәктәбенә кереп священниклыкка укуына бөтен җаны-күңеле белән каршы килеп, хәтта күпмедер вакыт хатларында аңа сәлам дә юлламыйча йөрде. Соңыннан ул энесенең бу юлга барырга мәҗбүр булуын аңлады, әлбәттә. Аңардан гафу үтенеп хатлар да язды, энесе аны гафу да итте, тик ул бу адымы өчен үзен генә гафу итә алмады, энекәшенең йөрәгенә яра салган шикелле хис итеп яшәде. Александр аның бу халәтен аңлап, энекәше алдында тезләнеп гафу үтенергә булган теләген аның әманәте итеп кабул итте. Бигрәк тә ул бу турыда, ул үлгәннән соң, бик еш уйлана башлады.

Ә дусты Алексейны үлем бер дә көтмәгәндә алып китте: шәһәргә увольнениегә чыккан җиреннән ниндидер исерекләр урамда бер хатынга бәйләнгәч, шуны яклап араларына кергән матросны шуларның берсе пычак белән чәнчеп үтерде. Туп-туры йөрәгенә туры килгән дип сөйләделәр. Шулай итеп, ул үзенең соңгы урынын Санкт-Петербург зиратында тапты…

Ярый әле, Александр дусының әманәтен үтәде. Казаннан туп-туры Ярсуар авылына китте. Анда Алексейның энекәше йортын озак эзләргә туры килмәде – поплары Александр атакайның йортын тиз күрсәттеләр. Күрештеләр, чәй эчеп, сөйләшеп утырдылар. Александр абыйсы Алексейның аннан гафу үтенергә теләве турында әйтеп, аның әманәтен җиткерде.

– Мин аны күптән гафу иттем инде! – дип кабул итте моны энекәше. – Ник бер-беребезгә ачу тотарга, без – бертуганнар бит!

– Аннары Александр үзенең адашына абыйсы диңгез өйрәнүләре вакытында лаек булган бер медале белән авылдан җибәрелгән хатларын да тапшырды. Алексей Ярсуардан килгән хатларның барысын да җыеп барган булган икән, мәрхүм!

Поп абыйсының ядкяре булган бу истәлекле әйберләр өчен адашы Александрга эчкерсез рәхмәтен белдерде. Тик олы малайларының үлгәнен аның әтисе белән әнисе генә белми калды: әтисе Фёдор, Александрның әйтүе буенча, хәзерге вакытта, менә инде өченче елы, Казанның акылсызлар йортында ята икән. Дөрес әйтәдерме, юктырмы, соңгы вакытларда ул урам буенча йә кычкырып көлә-көлә, йә үксеп елый-елый: «Мин – мөселман керәшене, мин чукына да беләм, намаз да укый беләм!» – дип йөргән. Хәтта аны, мөселман диненә кире кайткан дип, кулга да алмакчы булганнар, тик малае, Ярсуар побы Александр атакай аның акылына зыян килгән кеше булуын раслый торгач кына кулга алмаганнар. Әгәр авыру булмаса, кем белә, бәлки, аны утта яндырган булырлар иде. Ә Алексейның әнисе исә инде бик олыгайган карчык булып чыкты, җитмәсә, колагы да ишетми икән. Ул кече малае поп Александр аны: «Менә, әни, бу кеше безнең Алексей яныннан кайткан, абый аның артыннан барыбызга да сәлам әйтеп җибәргән!» – дип алдагач, ул кунакны ничек хөрмәт итәргә, нәрсә белән сыйларга белмәде. Әлбәттә, янындагы бу малае аңа дөресен әйтә алмады, чөнки кем белә, карт кешене йөрәк өянәге тотарга мөмкин иде.

Александр адашы өендә өч-дүрт сәгать чамасы гына булды. Аннары аны поп, авылның хәллерәк бер кешесеннән ат җиктереп, утыз чакрымдагы бер авылга озаттырып куйдыртты. Әле аннан соң да Александрның туган авылы Бәрәскәгә берничә көнлек юл калган иде. Йә почта аты очрап, йә юлда туры килгән атларга утырып кайта-кайта, менә, ниһаять, алардан унике чакрымдагы бер авылга килеп җитеп, андагы бер крәстиәннән үзен Бәрәскәгә хәтле озатып куюын сорады. Шөкер, инде тиздән кайтып та җитәчәк, Алла боерса.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации