Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 15


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 15 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Үтә вакыт!.

Вакыт бернигә дә карамыйча үтә тора, аның белән бергә, авырлык белән булса да, тормыш та туктап тормый – үз җае белән бара бирә. Вакыт һәм тормыш белән бергә, язмышта язылганнарның, үз өлешенә тигәннәрнең барысын да күрә-күрә, сыный һәм сынала-сынала, кеше гомере дә ага тора. Вакытны туктатып булмаган шикелле, аның агышын да беркем туктата да, әкренәйтә һәм тизләтә дә алмый. Ә вакыт, кайчандыр архимандрит Алексий Раевскийның атасы әйтмешли, үзенекен ала бирә. Күзгә күрсәтмичә, сиздермичә генә ала ул аны.

Соңгы вакытта әле моңарчы үзен яхшы ук сизеп килгән Сибгатулланың саулыгы да какшый башлады: аяклары сызлап йөдәтә, нишләптер тыны кысыла, әйтерсең аның сулыш юлларын кемдер ни беләндер томалап-томалап тора. Томалый да, күзенә карап: «Йә, менә болай ничек, ә менә болай?» – дип сорый сыман. Заманында бөркетнекедәй очлы булган күзләре дә начар күрә хәзер. Кисәк-кисәк биле дә, күршесе Ычтапан әйтмешли, вакыты-вакыты белән шундый «ата», авыртудан кычкырып җибәрердәй була.

Бигрәк тә яткан яисә утырган җиреннән торганда шулай.

«Картаелды, бетте рәт, – дип куйды ул үзалдына, ишегалдындагы сарыкларына салам белән катыштырылган печән салып кергәч, ишек катындагы эскәмиягә утырып. – Бер дә килер сыман түгел иде бу картлык дигәннәре. Баксаң, ишек артында гына көтеп торган икән үз вакытын, килде дә керде әнә… Ох-хо-хо! Ярар, нишләтәсең инде, бездән генә калмаган, картлык – һәркемгә килә торган нәрсә. Үлем шикелле үк. Тик һәр кешегә аерым килә, һәркемнең – үз вакыты…»

– Син ни мыгырданасың анда, атасы? – дип сорады аңардан кулындагы оекбашка ямаулык салып утырган карчыгы Бәдерхәят.

– Картаелды, дим. Аякларның ныклыгы бетте, тез башлары гәүдә авырлыгыннан зарлана башлады. Бер караганда, нинди авырлык ди инде хәзер минем гәүдәдә! Унбиш яшьлек яшүсмернеке шикелле дә калмады – күзгә күренеп ябыктым… Ач та тормыйбыз инде, бер караганда, ә нигәдер ябыгыла. Күзнең дә рәте бетеп бара – начар күрә башладым… Ходай бөтенләй үк сукыраеп калырга язмаса ярар ие инде…

– Нишләтәсең, атасы, вакыт үзенекен итә инде ул… Бездән генә калмаган…

– Инде Ходай Тәгалә озаклап урын-җирдә ятарга гына язмасын. Үзең азапланып, якыннарыңны азаплап… Ансат үлем бирсен!

– Син нигә әле үлем турында? – диде Бәдерхәяты. – Бераз сызланып китүгә үк бирешергә җыенма әле син ул кадәрле!

– Җыенмыйм мин, юк, җыенуым түгел… Вакыт җиткәч, Ходай ансат үлем бирсә ие дип кенә теләвем. Соң, үлем барыбер киләчәк бит инде ул. Бирешәсеңме, юкмы дип беркемнән дә сорап тормый ул. Әллааһуммә иннәкә гәфүввүн түхиббүль-гәфүә фәгфү гәннәә. Әй Раббым! Син кичерүче. Син ярлыкаучы, безне дә кичер!

– Бу догаларны укыган булабыз инде дә, атасы, Ходай кабул итәме икән соң аларны?

– Көфер сүз сөйләмә! Гөнаһ җыйма үзеңнең шикләрең белән!

– Нишләтәсең, атасы, шик дигән ул нәрсә керә шул күңелгә. Ничек кермәсен, чукынган кешеләр бит без…

– Ходай Тәгалә – бар нәрсәне дә күреп торучы Бөек Зат. Ул безнең ни өчен бу юлга барырга мәҗбүр булуыбызны да күреп торгандыр. Асылда, без күңелебез белән аңа гел тугрылыклы булып калдык. И Ходаем, кичерә күр безне! Ирексезләнүебезне аңлый күр!

– Кичерә күрсен инде, атасы, кичерә генә күрсен! Тәмуг утларына ташламасын! Әлхәмдү лилләәһи гәләә күлли хәәл. Нинди генә хәл булса да, Аллаһыга мактау булсын…

– Шулай булсын, карчык, шулай булсын. Ходай безне кыен хәлләрдән араласын, башка кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен. Алай да минем Ходайга бер үтенечем бар: үлеп киткәнче, аның ниндидер могҗизасы белән улыбыз Искәндәрне күрәсе ие. Ерактан гына булса да, бер күз кырые белән генә булса да! Башкасын өмет тә итә алмыйм инде…

– Әй атасы, синең гозер генә түгел бу, барыбызныкы да. Минем бу турыда Ходай Тәгаләдән сорамаган көнем юк! Бер күреп, аның исән-имин икәненә генә ышанасы ие… И-и Ходаем, синең мәрхәмәтең зур, мөмкинлегең чиксез, безгә шундый бәхетле мизгелне ирештерсәң ие!

– Шөкер, исәнен исән инде ул, Алла боерса. Сирәк булса да хатлары килеп тора бит.

– Хат… Нәрсә ул хат? Ул бит, син аны яхшы беләсең, безне борчымас өчен, алдарга да күп алмас!

– Ничек алдар икән? Минемчә, юкны – бар, барны юк дип әйтә торган түгел ул. Аннан соң аңа инде хәзер ничә яшь икәнен дә онытма!

– Әй, әйтмә дә инде, атасы, әйтмә дә! Хәтта ышанасы да килми: бишенче дистәсе белән бара бит бала! Ундүртенче майда кырык ике яшь тула, Алла боерса.

– Без картаймый кем картайсын, ә, карчык!

– Картаймый кая барасың? Картаясың инде. Алланың биргәненә шөкер, үзебез дә шактый яшькә җиттек бит инде…

– Әйе. Без үскәндә, без бала-чагаларга кырыкка җиткән кешеләр дә бабай булып күренә ие. Шөкер, алтмыш икенче яшь белән барабыз. – Сибгатулла, шул узган гомерен искә төшергәндәй, бер мәлгә тынып калды. Шактый вакыт утырды ул шулай, бер сүз дә дәшмичә. Тик аннан соң гына, үз-үзе белән сөйләшкән шикелле сүзен дәвам итте: – Күп яшәлде бу дөньяда, бик күп яшәлде… Хәтта арыта да башлады бугай…

– Ни сөйлисең, атасы? Яшәү ничек арытсын ди инде?!

– Аякларның көче, ныклыгы бетте, бераз артыграк йөресәң, кылтыр-мылтыр килә башлыйлар. Тез башлары арый… Алар арый башладымы, рәт китә дигән сүз инде ул, карчык. Минем сүзгә гаҗәпләнәсе юк.

– Артыгын йөрмә! Шөкер, өйдәге ир-ат эшләрен майтарып торырга Габдрахман бар бит. Ә син һаман үзең башлап йөрергә тырышасың…

– Әй карчык, безнең әби-бабайлар «Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип юкка гына әйткәннәр дип беләсеңме әллә син? Бик белеп әйткән алар моны! Менә хәзер, җитте, рәхәтләнеп, мич башында гына ятам, дип ятып кара әле син! Бөтенләй бетәсең, бераздан аяк та атлый алмый башлыйсың. Шуңа күрә аз булса да кымшанырга, хәрәкәтләнергә тырышам ич мин.

– Кем сүз әйтә, тырыш, хәрәкәтлән. Тик берни дә эшләп маташма, олы кеше буларак, бары тик йорт-җиребездә күз-колак булып, киңәшләреңне генә биреп йөр!

– Ярар, шулай гына эшләрмен моннан соң, – дип, кеткелдәп көлеп алды Сибгатулла, кулы белән ап-ак чәчләрен сыпырып. – «Габдрахман, син хайваннарга ашарга салдыңмы?», «Улым, аларга су эчердеңме?», «Улым, лапаста хайваннар астын алыштырдыңмы?», «Улым, ишегалдын себердеңме?», «Улым, анда тирес җыелган икән, түгеп кайтмыйсыңмы?» – дип кенә йөрермен.

– Әй, сиңа әйткән мин җүләр. Моның ни көлкесе бар инде, йә?

– Ничек булмасын? Ул бит бу эшләрне көн саен мин әйтмәсәм дә эшләп килә. Аллага шөкер, монысы да йорт җанлы булып үсте!

– Соң, син, тегене эшлә, моны эшлә, тегеләй ит, болай ит дип әйтмичә, карап-күзәтеп кенә йөр, дип әйтүем минем.

– Әй карчык, карчык, аңламыйсың син… Кулыма себерке алып ишегалдын себерсәм дә, сулыш юлларым ачылып китә сыман бит! Хайваннар янына чыксам да, ничектер яшәреп киткән шикелле булам.

– Яшәрәсеңдер шул, алар белән сөйләшеп тә йөрисең бит син, җүләр шикелле…

– Сүзеңне чамалап сөйләш, карчык! – диде Сибгатулла кырыс кына. – Нишләп җүләр булыйм ди мин?! Алар бит әйткәнне аңлыйлар! Шуңа сөйләшәм мин алар белән.

– Кичер, атасы, мин сине җүләр димәдем, җүләр шикелле дидем.

– Ярар, ярар, акланып маташма! Башта әйтеп ташлыйсың да аннары акланырга керешәсең. Кая, бераз башымны төртеп торыйм әле мин, нигәдер кәеф китеп тора кебек…

– Авырып китә күрмә тагын, Ходаем!

– Китсә тагын. Мин авырып киткәннән генә дөнья бетмәс, Алла боерса. Кеше сырхауламыйча тормый инде…

– Ярар, урынны кая җәйим? Сәкегә ятасыңмы?

– Юк, идәнгә генә сал шунда берәр нәрсә. Әнә теге почмакка гына…

Башын төртүе булды, Сибгатулла йокыга да китте.

«Арый шул, арый, – дип уйлап алды, аның гырылдау тавышын ишеткән Бәдерхәят. – Бер дә тик тора белми шул, һаман нидер эшләп маташа… Хәер, кечкенәдән шулай өйрәнгән инде ул. Без үсмер чакта ук алар турында кешеләр: «Тырыш та инде бу Гатаулланыкылар!» – дип сокланалар ие аның белән энекәше Һидиятулла турында. Һидиятулла гына кыска гомерле булып чыкты, иртә китеп барды. И Ходаем, атабыз сау гына була күрсен!»

Шулчак өй ишеге кисәк кенә ачылып китте дә унынчы яше белән баручы оныклары Габдулла-Миша килеп керде.

– Шаулый күрмә, улым, бабаң йоклый, – диде аңа әбисе, әкрен тавыш белән. – Бар, улым, өс-башыңны каккалап кер, тузанланып беткән. Ниләр эшләдегез анда, улым?

– Башта әти белән бакча башында өелгән салам өстен агачлар белән бастырып куйдык, аннары баз өстен җылыттык. Кыш салкын була калса, бәрәңгеләр өшемәсен, диде әти…

– Әй улым, күз генә тимәсен үзеңә, булдырасың да инде! Гел булышып йөрисең әтиеңә, – диде Бәдерхәят карчык, оныгының башыннан сыйпап.

– Барыбер эш юк бит, әби.

– Бая күреп кердем: иптәшләрең Чулак Ләксәндрләр капка төбендә шара уйнап йөриләр ие анда…

– Уйнасыннар… Кызыклы уен түгел лә ул! Менә балык тоту – бөтенләй икенче эш! Тик хәзер көз көне, су буенда утыруы күңелле түгел – балык чиертми…

– Алла боерса, җәй көне тотарсың, улым, җәй җиткәч. Тик балыкка аңа кояш чыкканчы ук төшәргә кирәк. Кояш чыкканнан соң чиертми башлый алар, дип сөйли ие бабаң Гатаулла. Авыр туфрагы җиңел булсын, мәрхүмнең!

– Ә бабай күптәннән йоклыймы, әби?

– Юк, улым, әле күптән түгел генә ятты. Ә нигә сорыйсың?

– Бу вакытларда ул миңа гарәп хәрефләрен өйрәтә иде.

– И-и улым, моны урамда дусларыңа әйтә күрмә тагын! Бу турыда бер дә кычкырып сөйләшергә ярамый. Без, керәшеннәргә, андый хәрефләрне өйрәнергә, алар белән язылган китапларны укырга ярамый бит, улым!

– Син нәрсә инде, әби?.. Мин бу турыда беләм ич – бабай әйтте, ул бит аларны миңа яшереп кенә, кеше-кара күрмәгәндә генә… Белгән нәрсә зыян итми ул, ди, бабай. Ярар, әби, алайса, мин бераз урамда уйнап керим әле.

– Бар, алайса, бар. Тик малайлар белән сугыша күрмә, улым, ишетсен колагың!

– Ишеттем, әби, ярар, сугышмам. Әгәр миңа тимәсәләр… – диде малай һәм йөгереп өйдән чыгып китте.

…Үзен ничектер начаррак сизгән көннән соң Бәрәскә авылында Гатаулла Сибгатулласының авырып урын өстенә егылуы турында хәбәр таралды. Әле күпләр аны чукынганнан соң алган яңа исеме белән Семён дип түгел, ә аңа хөрмәт йөзеннәнме, әллә бу кешенең христианлыкны кабул итүенә күңелләреннән ышанасылары килми идеме, аны еш кына иске исеме белән кайсы Сибгатулла, ә яшьтәшләренең күбесе исә Сибгать дип йөриләр иде.

Тәртә Гөргери аннан башка чыгарга җыенган малаена дип салып маташкан йортларының тәрәзә рамнарын эшләвен сораган иде. Бүген иртән үк балта остасы лапасларына терәп эшләп куйган остаханәсенә шул эш белән шөгыльләнергә дип чыкты. Тик бераздан хәле китүен сизде, күз аллары караңгыланды. Тиз генә инструментларын җыйнаштырды да өйләренә керде.

Анда карчыгы Бәдерхәят-Василиса гына иде. Малайлары Габдрахман-Валерий, малае Мишаны да үзе белән алып, Бәрәскәдән унбиш чакрымдагы Мәтәскә авылына базарга, ә киленнәре Миләүшә-Мария, әти-әнине күреп кайтыйм дип, Югары очка ук менеп киткән иде. Ял көне иде бу.

– Авырып киттем әле мин, карчык, – дип килеп керде Семён өйләренә һәм керүгә үк, хәзер авам, хәзер егылам дип килгән сыман, шундук ишек катындагы эскәмиягә килеп утырды. Утырды да кулы белән битләрендәге бөрчек-бөрчек булып чыккан тирләрен сөртеп алды. – Хәл юк нишләптер… Ниндидер көчсезлек…

– Үзең дә инде, атасы, һаман шул тәрәзләр белән маташасың… Пычагыма да китмәс ие әле…

– Вәгъдә бирдем бит мин, карчык! – диде Семён, әллә кайдан тирәннән килгән шикелле көчсез тавыш белән. – «Вәгъдә – иман», «Вәгъдә – намус көзгесе» дигән безнең әби-бабайлар. Шулай булгач…

– Качмас ие әле, бетерер иең әкренләп…

– Мин болай да ашыкмыйча, үз җаем белән генә…

– Кайсы төшең авырта соң синең, атасы?

– Үзем дә әйтә алмыйм: алай тотып авырткан җир дә сизелми кебек, хәл генә юк! Нәрсәдер сиздерми генә эчтән кимереп килгән, ахрысы, мине…

– Әллә тәнең кызумы икән, каяле, карыйм әле, – диде Василиса, ире янына килеп, һәм бераз кулын аның маңгаена куеп торды. – Тәнең кызу шул… Мәтрүшкәле чәй ясап бирәм хәзер мин сиңа, атасы. Аннары төренебрәк ятып торырсың. Тир белән бергә авыруың да чыгар, Алла боерса.

– Ярар, ясап кара, алайса, шул чәеңне. Эчәрмен дә ятып торырмын. Бәлки, чыннан да, хәлләнеп китәрмен.

Бераздан Василиса түтәйнең мәтрүшкә чәе әзер дә булды. Семён исә аны өрә-өрә эчеп утырганда, аңа урын да җәелде һәм ул, чәен эчеп бетерүгә үк, шунда килеп ятты, ә карчыгы аның өстенә җылы юрган япты.

Тик хәлләнеп китәрмен, бәлки, дип яткан Семён шул урыннан икенче көннең иртәсендә дә аякка басу түгел, хәтта карчыгы никадәр кыстап та ашарга да тора алмады.

– Хәл юк, карчык, – диде ул аны «бераз капкалап алырга» гына булса да «күтәрелеп карарга» өндәп берничә мәртәбә янына килгән Василисасына. – Баш әйләнә, өй эчендәге бар нәрсә дә баш очымда бөтерелә…

– Әй Ходаем, ни генә булды икән соң сиңа, атасы? Моңарчы, шөкер, бер дә зарланганың юк ие ич. Берәр нәрсә күтәрмәгәнсеңдер бит?

– Нәрсә күтәрим ди мин?! Кая монда әйбер күтәрергә! Хәлем юк дип әйтеп торам бит! Ярар, үтәр, Алла боерса, үтәр. Бар, эшеңдә бул, карчык.

– Ярар, сөйләштермим. Бәлки, йоклап алырсың. Йокы да – яхшы дәва, дигән бит борынгылар.

Семён, чыннан да, йоклап китте, бераздан хәтта гырылдый ук башлады.

Шулай ике сәгать чамасы йоклады ул. Хәтта бу хәл Василиса түтәйне борчылырга мәҗбүр итте, чөнки иренең көндез беркайчан да алай йоклаганы юк, күп булса, үзе әйтмешли, ярты сәгать чамасы «черем итеп» кенә ала торган иде. Ә бүген, гомер булмаганны!.. Димәк, авырый. Тик кайсы җире авыртканын гына әйтә алмый. Хәер, бар җире дә авыртадыр инде. Картлык галәмәтедер, хәзер яшьрәк чакта сизелмәгән авырулар баш калкыта торгандыр. Яшь тә шактый бит инде, әйткәч тә…

Кичкә таба аларга авылдашлары Сәмигулла килеп керде.

– Нихәлләр бар, Василиса түтәй? Нәрсә, Сибгатулла абый авырып киттемени? Бая кызыгызны күргән ием, әти авырып тора әле безнең, диде. Туктале, мин әйтәм, кереп, хәлен белеп чыгыйм.

– Әле бүген генә иртән тәрәзә рамнары ясап яткан җиреннән төсләре бетеп керде, – диде Василиса, түр якта йоклап яткан ирен уятмас өчен, әкрен тавыш белән. – Авырткан җирем дә сизелми, ди үзе, хәлем юк, дип зарлана. Белмим, ни булгандыр? Авырып, урын өстендә ятканы юк ие бит аның…

Шунда түр яктан Семённың:

– Нәрсә пышылдашасыз анда? Кем бар? – дигән тавышы ишетелде.

– Менә уянды бугай, – дип, Василиса түр якка кереп китте. Аның артыннан ук Сәмигулла да шунда керде.

– Исәнме, Сибгатулла абый! Син нәрсә, авырып алырга исәп иттеңме әллә? – диде ул мөмкин кадәр күтәренке тавыш белән. – Ни булды, кай җирең авырта?

– Исәнме, Сәмигулла энем, исәнме! – диде Семён, аның белән яткан җирдән генә күрешеп. – Бер-ике сәгать ятып ял итәргә дә ирек бирмиләр, әй! Шундук – авырый, имеш! Авырмыйм мин…

– Дөрес, Сибгатулла абый, авырырга кирәкми дә! Ни шайтаныма ул?

– Бар әле, Василиса, калдыр әле син безне! Әллә нигә бер кергән кеше белән ирләрчә сөйләшеп утырыйк әле без, – диде Семён карчыгына. – Күршеләрнең хәлен белеп чык, нишләп яталар икән?

Василиса иренең бу сүзләренә гаҗәпләнеп, аңа ниндидер шик белән карап алды да, әйткәненә карышмыйча, мыштым гына җыенып, өйләреннән чыгып китте.

– Син мине ачуланма инде, Сәмигулла энем, мин яткан килеш кенә инде, яме? Эшләрең ничек соң? Гаиләңдә тынычлыкмы, хатының белән балаларың исән-саулармы? – дип, Семён бер-бер артлы сораулар яудырды.

– Аллага шөкер әлегә, бар да яхшы, җәмәгатем дә, балаларыбыз да исән-саулар.

– Иң мөһиме менә шунда аның, Сәмигулла энем. Гаиләңдәгеләр исән-сау икән, барыгыз да бергә икән, менә шунысы зур шатлык инде аның. Әйе. Зур шатлык! Калганын Ходай Тәгалә үзе бирә ул. Ходай җан биргәнгә җүн бирә, диләр бит. Ә менә минем… менә безнең ул яктан бәхетебез ким булды, – дип, Семён кулы белән яшьләрен сөртеп алды. – Ким булды бу яктан бәхетебез… Олы малаебызны егерме елдан артык күргән юк бит, Сәмигулла энем. Егерме елдан артык! Әйтүе генә ансат, ә шуны үз башыңнан кичерүе ничек? Әйе. Авыр хәл бу, бик авыр хәл. Мондый хәлне Ходай дошманыңа да күрсәтмәсен!

– Шулай инде анысы, шулай, Сибгатулла абый. Нишлисең, язмыштыр инде…

– Карале, Сәмигулла энем, син ясин чыга белә дип ишеттем…

– Хәзер ул нәрсә ярамый торган эшкә әйләнде бит, Сибгатулла абый.

– Соң, сиңа ничек ярамасын? Урыс диненә кермәдең бит син! Шуларга гына ярамый ич безнең догаларны уку…

– Барыбер ярамый, чукынганнарны кабат мөселман диненә өнди дип гаепләүләре бар. Алар күзенә андый-мондый эшләр белән күренмәвең яхшы.

– Син җавап бирмәдең: ясин чыга беләсеңме син, юкмы, энем?

– Ярар, укый беләм ди. Шуннан нәрсә, Сибгатулла абый?

– Менә, мин әйтәм, әгәр дә мәгәр урын өстенә егылып каты ук авырып китсәм, – дөнья эшен белеп булмый, – яныма килеп, ясин чыга алыр иеңме син? Ә?

– Әллә нәрсәләр сөйләнеп ятма әле, Сибгатулла абый! Нинди ясин ди ул, җир җимертеп яшәп ятканда?!

– Дөнья эшен белеп булмый, дип әйтеп торам түгелме? Гомер дигән нәрсә шундый бит ул: бүген бар кеше, иртәгә – юк, китеп тә бара…

– Аннан соң сиңа нигә соң ул ясин чыгу? Син урыс динендә бит хәзер, Сибгатулла абый. Ярамый сиңа хәзер андый нәрсә. Үләргә җыенсаң да тиеш түгел! Бу мөселман динен мыскыл итү була. Әйе, һич тә ярамый бу!

– Димәк, миңа ясин чыга алмыйсың?

– Ярамый, дим ич, Сибгатулла абый, ярамый! Христианнарга бер җирдә дә ясин чыкмыйлар. Син… ничек дип әйтим… әгәр дә мәгәр үлеп китә калсаң дип әйтик инде… син үләрсең дә котылырсың, ә якыннарыңа ничек булыр? Болар кире мөселман диненә кайткан булганнар икән дип, Василиса түтәйне, малаегызны, киленегез белән оныгыгызны кызган табада кыздыра башласалар? Әнә шундый берәүне Кәтиринбур дигән шәһәрдә утта яндырып үтергәннәр дип сөйләп йөргәннәрен оныттыңмыни?

Сибгатулла дәшмәде. Кулы белән битен сыпырып, аннары, инде яшьләре кипкән булса да, бармаклары белән күзләрен сөртеп алды. Шуннан соң гына, ашыкмыйча, урыныннан күтәрелә төшеп, бер терсәгенә таянды да, үзалдына гына сөйләнгәндәй, әкрен генә:

– Мөселман булып китәсем килгән ие, алайса, Ходай язмады, – дип куйды. – Кичләрен, йокларга яткач, әллә нәрсәләр турында уйланыла, Сәмигулла энем. Әллә нәрсәләр керә башка. Шулай уйланып ятам-ятам да күңелемнән: «Минем әтием Гатаулла нинди бәхетле кеше булган икән!» – дип куям. Беренчедән, ул хәзерге шикелле чукындыру мәрәкәсен күрмәде, икенчедән, бакыйлыкка да мөселман булып күчте… Ә мин… – Аның күзендә яшьләр ялтырады. – Ә без көчсезләр булып чыктык… Каршы тора алмадык…

– Алай димә әле син, Сибгатулла абый. Аның каравы малаеңның монысын яныгызда алып калдыгыз! Монысы да зур бәхет бит аның. Битәрләмә үз-үзеңне. Язмыш эше бу. Үзең теләп кылынган гамәл түгел. Язмыштан узмыш юк, дигән борынгылар. Тынычлан, язмыш шулай кәкре-бөкре юл сызган икән, монда син дә, гаиләң дә гаепле түгел. Кеше Ходай язганны күрә, Сибгатулла абый.

– Дөрестер дә, әлбәттә. Аңлыйм да шикелле мин моны. Тик тегендә – Семён кулы белән түшәмгә төртеп алды – ни мөселман, ни урыс түгел килеш ничек барып керермен? Ходай алдында ничек җаваплар бирермен? Сорарлар бит анда! Әйе. «Йә, Сибгатулла, җавап бир: син ничек Семёнга әйләндең? Үзеңне урыска әйләндерүгә нигә каршы тормадың? Нигә ата-бабаңнар динен саттың?» – диярләр. Ә мин ни дип җавап бирермен? Менә нәрсә куркыта, Сәмигулла энем! Ә сорарлар бит, аяк терәп сорарлар! Әйе.

– Аны кем белгән инде, Сибгатулла абый. Безнең мөселман дине, анда барып керүгә, күмүчеләр кабердән кырык адым китүгә сорау алырга килерләр дип әйтеп килә. Ә христианнарда, белмим, ничектер. Бәлки, аларда сорау алу юктыр. Әле аннан беркемнең дә кире кайтып, андагы хәлне сөйләп биргәне юк бит, Сибгатулла абый. Син гомерең буе кешеләргә гел изгелек кенә кылып яшәдең, кешеләр сине хөрмәт итте, күңелең чиста… Ә гомумән алганда, әйдә, куеп торыйк әле бу турыда сөйләшүне! Иртә әле безгә. Әгәр дә инде алай бик телисең икән, ни ич, Сибгатулла абый… безнең авылда мулла бар ич…

– Беләм мин аның барын, беләм… Мәчетне җимереп атсалар да, мулла бар анысы… Нотфулла яхшы мулла… Әйе. Тик ул, мин беләм, миңа ясин чыгарга килмәячәк…

– Дөрес анысы, дөрес. Әгәр дә ул христиан динендәге кеше янына килеп, ачыктан-ачык мөселман йолаларын үтәп йөрсә, аны шул ук көнне алып китәчәкләр. Хәтта утта яндырулары да бар шул карт кешене!

– Соң, мин шуңа күрә әйтәм бит инде, ясинны яшереп кенә, төнлә булса да килеп, син укый алмассыңмы дип! Нотфуллага ярамаганын белеп әйтәм.

– Нинди мәчетебезне җимереп ташладылар бит, ә, Сибгатулла абый! Хәзер догаларны аерым-аерым өйләрдә укып йөрибез. Бигрәк оятсызларча эшләделәр инде! Башта бик ашыгыч кына мәчет янына чиркәү салып куйдылар, аннары, мәчетегез чиркәү янына салынган дип сүтеп аттылар. Әллә халыкны сарыклар дип беләләр инде?

– Йә, ничек, Сәмигулла энем? Яшереп кенә булса да ясин чыга алырсыңмы миңа? Курыкма, турысын әйт!

– Юк нәрсә белән башыңны катырма инде, Сибгатулла абый. Яшә дә яшә әле! Нинди ясин ди ул?!

– Мин бүген килеп, бүген ясин чык димим бит сиңа. Бөтенләй урын-җиргә калсам дим. Турысын әйт, курыкма, мин сине ачулана алмыйм.

– Ярар, Сибгатулла абый, әгәр син, чыннан да, моны бик телисең икән инде, ул чагында… – Сәмигулла, кирәкле сүзен оныткан кеше сыман, беравык туктап торды. – Ул чагында, сиңа хөрмәтем йөзеннән, үземә гөнаһ алып булса да килермен… Чыгармын мин сиңа ясин, җаның тыныч булсын бу турыда!

– Менә рәхмәт, Сәмигулла энем, бик зур рәхмәт. Сиңа хәбәр итәрләр… кирәк чакта…

– Карале, Сибгатулла абый, – диде Сәмигулла, елмаеп, – аңарчы әле, бәлки, мин синнән элек аяк сузармын? Үзең әйтәсең бит, дөнья эшен белеп булмый дип. Ә?

– Сузмыйсың! Сузмыйсың, Алла боерса. Иртә әле сиңа! Ярар, хәзер кит инде син, арыдым мин…

– Ярар, сау бул, алайса, Сибгатулла абый, ял ит. Тик ни… син алай юк-бар нәрсәләр турында уйланып ятма!

– Ярар. Бар! – дип, Семён кулын селтәде. – Мин сиңа ышанам…

Ул, Сәмигулла белән сөйләшкәннән соң, ничектер тынычланып калгандай булды. Аны күреп сөйләшү уе аның күңелендә күптәннән йөреп, ул һич тә бу авырып китүе белән генә бәйле түгел иде. Көтмәгәндә генә үзен начар хис итүе бу сөйләшүне тизләтү зарурлыгын гына тудырды. Аның хатынына, бер очраганда Сәмигуллага әйтерсең әле, кереп чыксын, сөйләшәсе сүзләрем бар ие аның белән, дип әйткәне дә булды. Ә ул әллә аны очратмады, әллә онытып ук җибәрде, Сәмигулла аларга кермәде. Ходай каршысына барып басасыбыз бар бит әле дигән уй исә аны көннән-көн борчып тора бирде. Хәер, мондый уй картлык чорына аяк баскан һәр кешене, хәтта гомере буе Хак Тәгалә, теге дөнья турында уйлану түгел, андый нәрсәләр төшләренә дә кермәгән адәми затларны да уйландыра һәм шуның нәтиҗәсе буларак куркыта ук башлый бугай. Кайсы дингә ышану-инануына карамастан.

Шөкер, Ходай аның ахирәт көннәре турындагы уйларын, моңа кагылышлы теләген ишетте бугай, менә бүген Сәмигулла үзе килеп керде, рәхмәт төшкере!

Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигән шикелле килеп чыкты бу! Мең шөкер сиңа, Ходаем, моның өчен мең шөкер! – дип пышылдады Семён авызы эченнән. – Юкка гына килеп чыкмаган бит ул минем янга! И Аллам, берүк, рәхмәтеңнән вә мәрхәмәтеңнән ташлый күрмә безләрне!

Ул, менә хәзер, шушы мизгелдә бик тә кирәкле вә бик тә мөһим булган зур эшне бик вакытлы һәм җиренә җиткереп башкарган кеше сыман, күңеле түрендә генә түгел, ә бөтен тәнендә һәм җанында ниндидер җиңеллек, хәтта сүз белән аңлатып булмаган үзенә бертөрле рәхәтлек сизеп, күзләрен йомды. Хәтта яшьле күзләрен дә сөртеп алмады, хәер, алар аның бу мизгелдә инде шатлык яшьләре булып ялтырый иде шикелле.

Сәмигулла, чыгып барганда, баскыч төбендә күршеләреннән чыгып килүче Василиса карчык белән очрашты.

– Йә, ничек ул анда? – дип сорады Василиса.

– Сөйләшеп утырдык. Арыдым, ял итәсем килә, дип калды.

– Сәмигулла белән сөйләшер сүзем бар ие, дип әйткән ие ул миңа берничә мәртәбә. Рәхмәт инде сиңа, үзең килеп кердең. Ни әйтәсе килгән соң сиңа? Берәр йомышы булганмы әллә?

– Юк, юк, Василиса түтәй, нинди йомышы булсын? Сөйләшеп кенә утырдык…

– Ярар, алайса, Сәмигулла, ярар. Кергәлә, онытып бетермә!

– Кергәләрмен, Василиса түтәй, кергәләрмен. Ярый, хуш, киттем мин.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации