Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 30


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 30 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Соңгы вакытта, Адашев белән Сильвестр язмышы үзләре теләгәнчә хәл ителгәч, аларның явыз дошманнары булган бояр Алексей Басманов, аның малае кравчий Фёдор, кенәзләр Афанасий Вяземский, Василий Грязной, Малюта Скуратов-Бельский мин-минлеге аркасында эчке кичерешләрендә генә түгел, гомумән, дәүләт идарәсе эшләрендә дә начар якка үзгәрә башлаган патша янында алар урынын яулап алу, аңа якынаю өчен шундый тырышлык күрсәттеләр ки, аның хатыны үлгәннән соң, сарайда алардан да күп яшь түккән кеше булмады! Кайдан килгән диген аларга шул кадәр күз яшьләре?! Алар митрополитның Иванда булуы, анда нәрсәләр әйтүе турында да хәбәрдар иде, чөнки аны аңа барырга да алар күндерде. Янәсе, Иван Васильевич, хатыны үлү кайгысыннан күз алдында бетәшеп бара, аны бу хәл-халәтеннән чыгару өчен, берәр ашыгыч чара күрергә кирәк. Ә ул чараның иң үтемлесе – аны тиз көндә икенче хатынга өйләндерү! Русь халкы өчен бик тә әһәмиятле булган шул вакыйга белән бәйле никахлашу йолалары, туй мәҗлесләре, патшаны кайгысыннан аерып, хәтта бераздан Анастасиясен бөтенләй дә оныттырачаклар. Аңа хәзер ялгызлык түгел, киресенчә, күбрәк кешеләр арасында булырга кирәк. Ә күренекле кешеләр исә төрле күңел ачу мәҗлесләрендә күп була, патша күңеле шуларда ачылачак…

Алар үзара киңәштеләр дә, атакай булганның икенче көнендә патша янына үзләре килделәр. Шунда күз яшьләрен кызганмыйча, Иванга үзләренең аның зур гына түгел, гаять зур кайгысын уртаклаштылар.

– Без синең өчен курка башладык инде, государь: кайгыга шулкадәр дә бирелергә ярамый. Син – дәүләт кешесе, син – бөек Русь дәүләтенең бөек патшасы! Әгәр дә менә шулай, кайгыра-кайгыра, синең белән берәр нәрсә килеп чыкса, – тфү, тфү, мондый афәттән безне Ходай саклый күрсен! – без, сиңа бөтен күңелебез белән бирелгән подданныйлар, нишләрбез? Берүк безне андый бәлагә сала күрмә, государь! Үлгән артыннан үлеп булмый, бу гаять тә зур һәм дә авыр югалту белән килешергә кирәк. Сине алда үзеңә тагын да зуррак даннар китерәчәк эшләр көтә. Шулар хакына, сиңа тугрылыклы халкың хакына син үзеңне сакларга тиеш, Иван Васильевич! – Боларны какча йөзле, ниндидер каты әйбер белән сугып җәлпәкләндергән сыман җәенке борынлы, ябык, озын гәүдәле бояр Басманов әйтте. – Безнең уебызча, – белмим, үзең моңа ничек карарсың, – сиңа тиз арада өйләнергә кирәк, бөек государь! Яңа хатының, өйләнү белән бәйле… – Монда Басманов «мәҗлесләр» дип әйтмәкче иде дә, моның патшага ошамаска мөмкин икәнлеген вакытында искәреп, башка сүз эзләп, бермәл туктап торды, сүзен шуннан соң гына дәвам итте: – Әйе, өйләнү белән бәйле һәм бар халыкка да шатлык китерердәй шул зур вакыйга синең күңелеңне дә күтәреп җибәрер, безгә дә сөенечле чара булыр иде, Иван Васильевич…

Ни гаҗәп: патша Басмановның бу озын нотыгын бүлдермичә, хәтта, ничектер, гипнозга бирелгән сыман бирелеп тыңлап торды. Ә бит нибары берничә ел элек кенә, моның ише мактау сүзләре ялагайлану, алар Адашев белән Сильвестр сөйләмнәрен хәтерләтәләр дип, ул аларны үз адресына әйтүләрне тыйган иде. Ә менә хәзер, бу минутта инде алар аның җанын рәхәтләндереп, күңеленә май булып яталар иде бугай. Шулай булмаса, алай ук бирелеп тыңлап тормас иде.

– Синең күңелең тыныч булса, безгә башка берни дә кирәкми. Ул чагында Ходай сиңа һәрвакыт хәерхаһлы булып, илебез дә, көнебез дә тыныч булачак, бөек государь, – дип, аның сүзен кенәз Афанасий Вяземский җөпләп куйды. – Ир-атка тынычлык, гадәттә, хатын-кыз аша иңә… Өйләнергә кирәк сиңа, Иван Васильевич. Өйләнеп, бөтен халкыңны сөендер!

– Әгәр бу тәкъдимегез чын күңелдән икән, мин бу турыда уйлап карармын, – диде патша.

Чыннан да, шуннан соң Иван икенче көнне үк үзенең өйләнергә җыенуы турында белдерде.

Шул көннән башлап сарайда елау тавышлары тынды. Патшаның күңелен күтәрә башладылар. Башта йомшак һәм салмак әңгәмә, төрле шаярту, кызык мәзәкләр сөйләү юлы белән, аннары, күп тә үтмәстән, якты пирлар, ягъни эчүле күңел ачу мәҗлесләре белән.

Ул мәҗлесләр, патша икенче хатыны – кабардин кенәзе Темрюкның кызы Мариягә өйләнгәч, никахлашу йолаларыннан соң башланып, шактый озакка сузылды. Аларда катнашучылар бер-берсенә, шәраб күңелне шатландыра, диештеләр һәм аны чама белән генә кулланырга кушкан иске йолаларны хурладылар, хәтта тыелып тору йоласы булган изге постны да икейөзлелек дип бәяләделәр.

Тора-бара инде тавышлы андый күңел ачулар өчен хәтта патша сарае гына кысан була башлады. Иванның бертуганы царевич Юрий белән Казан ханбикәсе Сөембикәнең малае Үтәмеш-Александрны башка йортларга күчерделәр. Һәр көн саен яңадан-яңа уен-көлкеле күңел ачулар, уеннар уйлап чыгарылды, аларда исә аеклык, әдәплелек, күркәмлелек, үз-үзеңне билгеле бер тәртип кысаларында тоту, киресенчә, әдәпсезлек дип санала башлады.

Табигый хәл, күп кенә боярлар, сановниклар мондый гадәт-йолага һич тә күнегә алмадылар, шуңа күрә андый мәҗлесләрдә томан баскан шикелле караңгы йөз белән, үзләрен уңайсыз сизеп, әледән-әле көрсенеп утырдылар, биргән шәрабны эчмәскә тырыштылар. Андыйлардан көлделәр, аларны төрлечә мыскыл иттеләр.

Шундый мәҗлесләрнең берсендә, кайбер боярлар белән патшаны үзенә кунакка чакырган Басманов өендә күңел ачып утырганда, Малюта Скуратов бояр Пётр Михайловның эчмичә, бик күңелсез утыруын күреп, аның янына килде дә:

– Син нигә шулай кара көеп утырасың, Пётр Иванович? – дип сорады. – Нигә эчмисең?

– Эчәсем килми, шуңа эчмим, – дип җавап бирде бояр.

– Бәлки, сиңа патша белән бер мәҗлестә утыру ошамыйдыр, ә?

– Авызыңны чамалап ач! Инде исерүең дә җиттеме? Ни сөйләгәнеңне дә белмисеңме әллә?

– Бәлки, син монда Адашев белән Сильвестер турында уйлап утырасыңдыр? Ә? – дип көлде Скуратов, кубогыннан шәраб чөмереп.

– Минем шәраб эчмәвемдә аларның ни катнашы бар?! – дип гаҗәпләнде бояр Михайлов һәм ачуыннан урыныннан сикереп торды да Скуратовны яныннан этеп җибәрде. – Бар, өеңә кайт та йокларга ят! Артыгын эчкәнсең, килешми…

– Нишләп килешмәсен? Мин бөек патшабыз саулыгы өчен эчәм бит! – диде Скуратов һәм кулындагы кубогын аңа сузды. – Мә, син дә эчеп җибәр бөек Иван Васильевич хөрмәтенә!

– Син ишетмисеңме әллә? Мин эчмим дип әйттем түгелме?

– Димәк, эчмисең? Хәтта Иван Васильевич хөрмәтенә дә?

– Мин, гомумән, шәраб белән дус түгел. Ул кешенең акылын томалый, кешене хайванга әйләндерә…

– Димәк, без монда, синнән кала, барыбыз да хайван булып чыгабызмы инде, болай булгач?

– Мин алай димәдем, шәраб кешене хайванга әйләндерә, дидем. Менә хәзер син, исергәнче эчмәгән булсаң, миңа юк-бар белән бәйләнмәс идең…

– Ә мин сине барыбер эчертәм! – дип, ихахайлап көлде Малюта һәм кубогындагы шәрабын аның башына койды.

Шуннан соң эшнең зурга китеп баруын сизгән берничә кеше, аны бояр яныннан алып китеп, урынына утыртты. Ә исерекбаштан мыскылланган бояр мәҗлесне ташлап чыгып китте.

Патшаның яңа дусларыннан бигрәк тә Басманов, аның малае Фёдор, Вяземский, Грязной һәм Скуратов, үзләренең дан яратуларын канәгатьләндерү өчен, теләсә нәрсә эшләргә әзер иделәр. Алар, барлык юллар, хәтта ясалма рәвештә көр күңелле, җор кешеләр булып кыланып, патшаның күңелен генә түгел, хәтта җанын да яуларга тырыштылар. Иванның иске дуслары аны ихлас күңелдән яраткан, аңа гел яхшылык кына теләгән булсалар, бу яңалары исә аны яраткан булып кыландылар гына, шулай итеп, аның алдында икейөзлеләнделәр. Алар, хәтта тора-бара патшаның күңеленә хуш килгән, ышанычын казанган, аның намусын чиста итеп тотарга булышырга тиешле бик хәйләкәр һәм мәкерле өч монах белән сүз беркетеп, аларны да шау-шулы, күңелле мәҗлесләрдә катнашырга һәм шуның белән андый күңел ачуларны дини яктан да акларга күндерә алдылар. Кенәз, воевода Курбский шундыйлар арасыннан бигрәк тә Чудов архимандриды Левкияне, патша сараеның иң ялагай кешесен аерып күрсәтә.

Бозыклык янә бозыклык кына тудыра ала: беренче хатыны Анастасияне яраткан Иван, шундый мәҗлесләрдә күп эчеп, исереп алгач, әхлакый сафлыгы хакында бөтенләй онытып, мәхәббәте, мәңгелек сөюе өчен яңа хатынын көткәндә, үзенең хайванлык инстинктын башка хатыннар белән канәгатьләндерергә өйрәнеп китте. Тик яшерен сер кайчан да булса барыбер ачыла бит. Сарайдагы бу хәлләр турындагы серләр дә ачыла төште һәм кешеләр, очрашкан чакларда, бер-берсеннән: «Патша таҗын йөртүче кеше ничек шундый азгынлыкка барып җитә ала икән», – дип сорыйлар иде.

Бу зур бозыклык, әшәкелек исә аның явызлыгын да тудыра торды. Үзләре дә азгын булган һәм патшаның әшәке, азгын эшләр белән шөгыльләнүен хуплап торган кешеләр, күренекле боярларның күңелсез йөзләренә төртеп күрсәтеп, еш кына патшага:

– Менә сиңа начарлык теләүчеләр! Ант итүләренә карамастан, алар әле һаман Адашев йоласы буенча яшәүләрен дәвам итәләр, – дип пышылдый тордылар. – Зарарлы имеш-мимешләр таратып, кешеләрнең акылларын агулыйлар, үзләренекен үз итмәкче булып уйлап йөриләр.

Мондый агулы сүзләр патшаның азгынлыктан болай да тыныч булмаган күңелен ярсытты, карашы томанланды, авызыннан янау сүзләре чыга башлады. Боярларны үзенә хыянәттә, усал ниятләрдә, элеккеге дошманнарына карата мәрхәмәтлелектә гаепләп, ул кырыс булырга карар кылды. Шулай итеп, тора-бара әле моңарчы тарихта, хәтта борынгы Римда да күрелмәгән газаплаучы җәлладка әверелә барды.

Юк, әлбәттә, аның кайчандыр мәрхәмәтлелекне яраткан җаны кинәт кенә явыз җанга әйләнмәде. Аның явызлыгы Адашев якыннарын эзәрлекләүдән башланды: аларның барлык милекләре тартып алынды, үзләре ерак җирләргә сөрелде. Халык ул гаепсезләрне кызганды, патша ялагайларын, яңа киңәшчеләрен каһәрләде, ә государь торган саен ныграк ачулыга әйләнә, явызлана барды һәм аларның мондый тупас кыюлыгын рәхимсез чаралар белән кисәргә, туктатырга теләде. Мәскәүдә үзенең христиан мәрхәмәтлелеге белән билгеле булган, Адашев белән аралашкан Мария исемле хатынны, үзенең тылсымы белән патшаны үтерергә җыенган дип, биш баласы белән, Алексей Адашевның үзенең хәрби өлкәдә батырлыклары илә танылган бертуганы окольничий Данилны унике яшьлек малае белән, берсенең кызы Алексей Адашевның хатыны булган өч бертуган Сатиевларны, аннары аларның туганы Иван Шишкинны хатыны һәм балалары белән бергә җәзалап үтерделәр. Бернинди гаепләре булмаган килеш!

Литвада әсир булып үлгән воевода малае кенәз Дмитрий Оболенский-Овчинин үзенең тыйнаксыз сүзе өчен харап булды. Уйламаганда гына…

Ул, ниндидер эш белән Кремльдә булып, өенә кайтып килә иде, урамда аңа патшаның яңа дусты һәм киңәшчеләренең берсе булган яшь Фёдор Басманов очрады. Күренеп тора, Фёдор салмыш иде. Шуңа күрә кенәз аны күргәч, аның белән сөйләшү түгел, исәнләшәсе дә килмичә, тиз генә урамның икенче ягына чыга башлады. Моны Басманов күреп алды да, аның юлына каршы чыгып:

– Син нишләп патша кравчиеннан качасың, кенәз? – дип, алдына ук килеп басты. – Нәрсә, син патшаның бирелгән хезмәтчесен хөрмәт итмисеңмени?

– Беренчедән, мин качмыйм, миңа Тверская урамына кирәк, шуңа юнәлүем. Ә патшага хезмәт итүеңә килгәндә, менә нәрсә, Фёдор: без патшага файдалы эшләребез белән хезмәт итәбез, ә син шау-шулы кабахәтлегең белән! – дип ычкындырды аның тәкәбберлегенә ачуы килгән, хурланган кенәз.

– Кара аны, кенәз, борыныңны бик күтәрмә, үкенергә туры килмәгәе аннары! Син патша хезмәтчесе белән сөйләшүеңне онытма!

– Бар, юлыңда бул! Без курка торганнардан түгел…

Әй, ялгышты да соң кенәз, үзе әйтмешли, әле ирененнән ана сөте дә кибеп өлгермәгән Фёдор белән шулай тупас сөйләшеп! Ахырында: «Без курка торганнардан түгел!» – дип ычкындырмаска, дөресрәге, аның белән, ничектер, җылырак аерылырга кирәк иде.

Басманов исә шундук шикаять белән патшага йөгерде.

– Государь, хәзер генә урамда кенәз Дмитрий Овчининны очраткан идем. Ул синең мәҗлесләрдә шәраб эчүеңне хупламавын әйтте, – диде ул, тыны бетеп, аның янына килеп кергәч.

– Оболенский? Воевода малае Дмитрий? Кара син аны, ә! Заманында яхшы воевода иде аның әтисе. Көтмәгән идем моны аның малаеннан, һич тә көтмәгән идем… Ярар, аңладым мин. Бар, юлыңда бул! – дип, патша уйга калды. – «Әтисе Литвага каршы яуда зур батырлыклар күрсәткән иде, ә малае… Менә ышан син кешеләргә!..»

Шушы чеп-чи ялган әләктән соң дүрт көн үткәч, ачуыннан ярсыган патша төшке аш вакытында Дмитрий янына килде дә, каршысына басып, аңа үтә күренмәле күзенең агы белән карап:

– Димәк, сиңа минем шәраб эчүем ошамый? – дип сорады.

– Син ни турында, государь? Һич аңлый алмыйм: нинди шәраб турында әйтәсең?

– Синең атаң алай түгел иде. Син икейөзле кеше! – диде Иван берни аңламыйча авызын ачып калган кенәзгә һәм, өстәл өстендә яткан пычакны яшен тизлеге белән кулына алып, аны Дмитрийның йөрәгенә батырды.

Барысы да катып калдылар. Тик беркем бернинди сүз дә әйтмәде.

– Адашев фикердәше ул. Аның шикелле үк икейөзле кеше, – диде Иван, берни булмагандай, урынына утырып. – Алыгыз аны күз алдымнан!

Берничә хезмәтче шундук кенәзнең җансыз гәүдәсен күтәреп алып чыгып киттеләр. Шулай итеп, теге көнне урамда кравчий Фёдор белән очрашу аңа үлем китерде.

Бояр, кенәз Михайло Репнин да үзенең эчкерсезлеге аркасында харап булды. Ул, куелган каты балдан исергән патшаны үзенең сөекле кешеләре белән сарай ишегалдында битлек киеп биеп йөргән вакытында күреп, бу хурлыклы күренештән сүзсез калып, түзә алмыйча, күз яшьләре белән елап җибәрде.

– Ни булды, бояр, ник елыйсың? – дип, гаҗәпләнеп сорады аннан патша, янына килеп. – Күңел ачканда рәхәтләнеп сөенергә, шатланырга кирәк. Мә, үземнең битлегемне бирәм, бие рәхәтләнеп, күңел ач!

Иван шунда, көлә-көлә, үзенең битлеген салды да аны боярга кидерергә маташты. Ләкин Репнин аны патшаның кулыннан ачу белән тартып алды да, аягы астына салып таптый-таптый:

– Шамакай булып йөрү патшага килешле эшме, государь? Мин – бояр һәм дума киңәшчесе, алай акылсызлана алмыйм, – диде.

Аның кешеләр алдында үзенә әйтергә базган бу сүзләре патшаны ярсулы дәрәҗәгә җиткерде. Аңа сугарга әйбер эзләгәндәй, ул башта, нишләргә белмичәме, әллә боярның бу дорфа сүзләрен башкалар ишеттеме, юкмы икәнен ачыкларга теләпме, шашкан күзләре белән берничә мәртәбә тирә-ягына каранып алды да:

– Чыгып кит! Олак моннан, күзем күрмәсен сине! – дип, аяк тибеп кычкырды.

Нишләсен, яше буенча патшадан шактый олы булган бояр мәҗлесне ташлап, сүзсез генә чыгып китте. Ләкин бу хәл моның белән генә бетмәде: берничә көннән бернинди гаебе дә булмаган бояр Михайло Репнин, хәтсез үчле вә ярсулы Иван кушуы буенча, изге чиркәүдә гыйбадәт кылган вакытында, басып торган килеш үтерелде, шулай итеп, бу мәрхәмәтле кешенең каны изге урында түгелде.

Бәхетсез патшаның күңеленә ярарга тырышып, сарай тирәсендә күп кенә әләкчеләр, сүз йөртүчеләр пәйда булды һәм күз алдында үрчи торды. Алар, колакларын торгызып, кешеләрнең гаиләләрендә, дуслары белән очрашкан чакларында ниләр сөйләгәннәрен тыңлап, күп кенә очракларда аларга үзләре уйлап чыгарган имеш-мимешләрне дә кушып, патшага җиткерә тордылар. Ә ул андыйлардан боларга бернинди дәлилләр дә таләп итмәде, чөнки аңа мондый әләкләр көннән-көн ошый барды. Шундый ялган әләкләр аркасында, бернинди гаепләре дә булмаган дума әгъзасы кенәз Юрий Кашин һәм аның энесе үтерелде. Адашевларның дусы булган Дмитрий Курлятевның башта ирексезләп чәчен кистеләр, аннары тиздән бөтен гаиләсе белән үтерделәр. Патшаның күренекле хезмәтчесе, Казанны яулап алганда зур батырлык күрсәткән, беренче дәрәҗәле вельможа саналган воевода Михаил Иванович Воротынскийны хатыны, малае һәм кызы белән Белоозерога сөрделәр. Әле күптән түгел генә кырымлыларның котын очырган боярин, воевода Иван Шереметев, авыр чылбырлар белән богауланып, зинданга ябылды. Патша аның янына килде дә салкын гына:

– Синең казнаң кайда? – дип сорады. – Син бик бай дип саналдың бит.

– Мин аны ярлылар кулы белән үземнең коткаручым Христоска җибәрдем, государь! – дип җавап бирде ярым үлем хәлендә булган воевода.

Шулай да ул, бәхетенә, бераздан зинданнан чыгарылып, берничә ел думада утырды. Аннан соң үзе теләп, бу шыксыз дөньядан тыныч урынга – Белоозерский монастырена китеп барды, тик анда да тынычлык таба алмады. Патша, үзенең элеккеге вельможасына артык мәрхәмәт һәм мәхәббәт күрсәтүдә гаепләп, андагы монахларга хат җибәрде, шуннан соң ул шунда үтерелде. Аннары аның бертуганы, дума советы әгъзасы һәм воевода, ватан өчен берничә сугышта катнашып, күп яралар алган Никита Шереметев та буып үтерелде.

Бу хәлләрне күреп тә, ишетеп тә торган Мәскәү халкы куркудан катып калды. Кан коелды, зинданнарда, монастырьларда үлем көтеп ятучылар ыңгырашты…

Тик әле патшаның тиранлыгы өлгереп кенә килә, иң куркынычы алда иде. Торган саен шиге, рәхимсезлеге арта барган газаплаучыны төзәлү юлына бастыру мөмкин түгел, канечкечлек сусауны басмый, бары арттыра гына, һәм ул торган саен куркыныч теләккә үк әйләнә барды. Үз гомеренең ахырына тикле христиан законнарын тырышып олыларга, хөрмәтләргә, аның тәгълиматларын үзенең коточкыч рәхимсезлеге белән яраклаштырырга тырышкан патшаның хәзерге бу хәл-халәте үтә дә аңлаешсыз иде. Йә ул үзе тарафыннан җәзаланучылар хыянәтчеләр, тылсымчы-сихерчеләр, Христос һәм Русьның дошманнары, алар җәзага дөрес тартылды дип, бу явызлыкларын аклады, йә басынкы кыяфәттә, Ходай һәм кешеләр алдында үзен гаепле, гаепсезләрне үтерүче дип санады, алар өчен изге храмнарда гыйбадәт кылырга боерды, шул ук вакытта үзенә ихлас тәүбә бары тик үзеннән дөньядагы бөеклеген салыр вакыт җиткәннән соң, изге Кирилл Белоозерский монастыренда күндәм, тәртипле монах булып урнашкач киләчәк дигән өмет белән яши бирде.

Явызлык һәм кансызлык нәтиҗәләре

Патшаның бөтен Русь халкына юнәлтелгән коточкыч рәхимсезлеге, йөгәнсез, чиге булмаган явызлыгы аның опаласына эләгүдән һәм үлүдән курыккан күп кенә күренекле кешеләрне чит илләргә качарга мәҗбүр итте. Бу җәһәттән иң беренче булып кенәз Дмитрий Вишневецкий үрнәк күрсәтте: үзенең барлык тырышлыгын ватан данын үстерүгә багышлаган, кайчандыр мәрхәмәтле булган Иванны яраткан кенәз, хәзерге явыз тиран хакименең корбаны булырга теләмичә, Русьның көньяк өлешендә хәрби ыстанда хезмәт иткән җиреннән Литвага качып китте. Әлбәттә, Сигизмунд аны, Иванның дошманы буларак, бик теләп каршы алды һәм, аның агулануы аркасында, элегрәк алган авыр сырхавын дәвалау өчен, хәтта шәхси табиб билгеләде. Ләкин кенәз русларның канын түгәргә теләмәгән кеше буларак, Молдавиядәге кайбер вельможаларның яшерен чакыруларын кабул итеп, аларга тиң булмаган галиҗәнаплары Стефаннан котылырга булышу өчен, үзенә бирелгән казаклар дружинасы белән шунда юнәлде. Ләкин алданган булып чыкты: аның дружинасына кушылучылар табылмады, аны Стефан әсир итеп алды да Константинопольгә озатты, ә андагы солтан аны үтерергә кушты.

Аның артыннан Литвага күренекле сановниклар, ике бертуган Алексей белән Гаврило Черкасскийлар качып китте, чөнки аларга да куркыныч яный иде.

Качу, – әлбәттә, һәрвакытта да хыянәт түгел, ә газаплаучыдан котылу. Ләкин тиранга булган үчне ватанга юнәлтү һич тә килешә торган гамәл түгелдер. Яшь, нык, таза, ватан өчен барган сугышларда үзен данга күмгән, күп яралар алган, Тула һәм Казанны буйсындырганда зур батырлыклар күрсәткән, патшаның дусты, воевода Андрей Михайлович Курбский моңарчы бернинди кара тап та күрмәгән кеше иде. Ләкин патша тора-бара аны Адашев белән дус булганы өчен яратмады һәм гаепләргә сәбәп кенә эзләде. Дерпта баш булып утырган бу горур воевода патша тарафыннан төрле шелтә-янауларны да күп ишетте, төрле мыскылларны да башыннан кичерде. Ниһаять, Курбский инде үзенә үлем әзерләнүе турында да белеп алды. Сугыш кырындагы үлемнән һич тә курыкмаган, ләкин җәзадан өреккән воевода шуннан соң хатыныннан: «Син мине үз алдыңда үле килеш күрергә телисеңме, әллә гомергә аерылышу яхшырак булырмы?» – дип сорады. Киң күңелле хатыны аңа, нык итеп: «Минем өчен синең гомерең бар нәрсәләрдән дә өстен!» – дип җавап бирде. Шуннан соң ул, хатыны белән күз яшьләре түгә-түгә саубуллашып, төнлә яшертен генә өеннән һәм шәһәрдән чыгып, ышанычлы хезмәтчесе әзерләп куйган иярләгән ике ат белән литвалылар тарафыннан басып алынган Вольмарга китте. Анда аны Сигизмундның воеводасы дусы шикелле каршы алды һәм король исеменнән аңа күренекле дәрәҗә һәм байлык вәгъдә итте.

Курбский беренче эше итеп, Иван белән кешечә аңлашмакчы, аңа үзенең кайгы тулы һәм ачу белән кабарган җанын ачып салмакчы булды. Һәм, хисләр дулкынына бирелеп, патшага хат язды. Аны үзенең ышанычлы хезмәтчесе Василий Шиванов, Мәскәүгә алып барып, Кызыл баскыч янында:

– Минем әфәндем, синең тарафтан сөрелгән кенәз Андрей Михайловичтан, – дип, хәтта ниндидер тантана белән патшаның үз кулына тапшырды.

Шунда ачуыннан ярсыган патша аның аягына үзенең очлы тимер таягы белән кадады. Гәрчә кан күп акса да, хезмәтче, бер сүз дә дәшмичә, тораташтай катып тик торды. Иван, үзенең таягына таянган хәлдә, Курбскийның хатын укырга кушты.

«Кайчандыр якты, мәрхәмәтле булган һәм Ходай тарафыннан данланган, хәзер исә гөнаһлары белән безнең йөрәгебездә тәмуг ачулары тудырган, намусы махау авыруы белән пычранган, җир йөзендәге иң динсез идарә итүчеләр арасында тиңе булмаган тиран патшага. Колак сал! Сиңа кайгы белән кайнаган йөрәгемнән чыкканны әйтәм, ләкин чынын әйтәм. Нигә син көчле, күренекле юлбашчыларны төрле газапларга тарттың, аларның җиңүләр яулаган каннарын Ходай храмнарында койдың? Алар патшага һәм ватанга тырышлыклары белән янмадымы? Ялган гайбәтләр уйлап чыгарып, син бирелгәннәрне – хыянәтчеләр, христианнарны – тылсымчылар, яктылыкны – караңгы һәм баллыны ачы дип атыйсың! Ватанның бу вәкилләре нигә синең ачуыңны чыгарды? Безнең ата-бабаларыбыз кайчандыр газаплы тоткында яткан Батый патшалыгы алар тарафыннан таланмадымыни? Синең исемең хакына Герман ныгытмаларын алар алмадымыни? Син безгә, мескеннәреңә, ни белән түлисең? Үлем белән! Син үзең үлемсезмени? Әллә патша өчен Ходай һәм Бөек затның гадел хөкеме юк дип беләсеңме? Синең рәхимсезлегең аркасында минем өстемә төшкән, мин кичерергә мәҗбүр булган бар нәрсә турында да язып тормыйм, минем җаным, күңелем әле хәзер дә актарыла. Бер генә нәрсәне әйтәм: син мине изге Русьсыз калдырдың! Минем синең өчен түккән каным Ходайга ялвара, кычкыра. Ул безнең йөрәкләребезне күрә. Мин эшләремдә дә һәм яшертен уйларымда да үземнең гаебемне эзләп карадым, намусымнан сорау алдым, аның җавапларын тыңладым, тик синең алдыңда булган бернинди гаебемне дә таба алмадым. Мин синең полкларыңны җитәкләдем һәм бервакытта да аларның җилкәсен дошманга таба бордырмадым, минем даным синең даның иде. Мин сиңа бер-ике ел гына түгел, дәүләт эшендә дә, яуларда да сынатмыйча, күп кенә михнәт һәм авырулар кичереп, әниемне дә күрә алмыйча, хатынымны да белмичә, күңелемә якын булган ватанымнан читтә йөреп, күп еллар намус белән хезмәт иттем. Мин катнашкан сугышларны, мин аларда алган яраларны исәпләп кара! Мактанмыйм: болар Ходайга барысы да билгеле. Изгеләрнең һәм ыруыбыз башлыгы кенәз Феодор Ярославскийның яклауларына өмет баглап, үземне аңа тапшырам… Без синең белән гомергә аерылыштык. Кыямәт көне судына хәтле син минем йөземне күрмәссең. Ләкин белеп тор: гаепсез корбаннарның күз яшьләре газаплаучыга җәза әзерли. Үлгәннәрдән дә курык: Ходай өчен синең тарафтан үтерелгәннәр дә исән, алар аның тәхете янында аннан үч алуны таләп итәләр! Сине гаскәр-чирү дә коткара алмас, сине үзеңә балаларын корбан итеп бирүче ялагайлар, лаексыз, сатлык боярлар да, мәҗлесләр һәм рәхәтлек кичерү буенча дус вә иптәшләрең булып саналган, чынында исә җаныңны агулаучылар булганнар да үлемсез итә алмас! Үземнең күз яшьләрем белән чыланган бу грамотамны үземнең табутыма салырга кушам һәм Ходай хөкеме каршына шуның белән киләчәкмен. Амин. Вольмар шәһәрендә, минем галиҗәнабым, Алла ярдәмендә аннан рәхимлек һәм кайгыма юаныч көткән король Сигизмунд өлкәсендә язылды».

Хатны укып бетергәнне көткән патша шуннан соң, Курбский качуының барлык төгәллекләрен, аның мондагы яшерен элемтәләрен, барлык фикердәшләрен белү өчен, аны тапшыручыны җәзага тартып, сорау алырга боерды. Ләкин Василий исемле бу мәрхәмәтле хезмәтче, сораулар алганда, коточкыч җәзаларга тартылуына карамастан, авызыннан сөекле хуҗасына зарар китерерлек бер генә сүз дә чыгармады! Хәтта шулчакларда да һаман үзенең воеводасын мактады, хәтта аның хакына үлүенә шатлануын белдерде! Үзенең хуҗасына шундый бирелгәнлек, ныклык һәм түземлек барысын да, шул исәптән Иванның үзен дә таң калдырды. Шуңа күрә ачуыннан нишләргә белмәгән һәм эчке намусы борчыган халәттә, Курбскийга шундук җавап грамотасы яздырды.

«Без аның исеме белән яшәгән һәм хәрәкәтләнгән, патшалар да аның кодрәте белән яши һәм хакимлек итә торган зат булган Ходай ризалыгы белән, элеккеге рус бояры, безнең киңәшче һәм воевода, Ярославль биләмәсе башлыгы булырга теләмәгән кенәз Андрей Михайлович Курбскийга басынкы христиан җавабы… – дип әйтеп торды патша үзенең ул хат-грамотасында. – Нигә син, фани булган гәүдәңне качу белән котылдырып, үз җаныңны хыянәт белән харап итәсең? Әгәр син хаклы һәм мәрхәмәтле икән, шулай булгач, нишләп соң миннән, үзсүзле хуҗаң кулыннан үләргә, газап чигүче исем-таҗын алырга теләмәдең? Бу дөньяның тормышы, байлыгы һәм даны ни соң ул? Бары тик ыгы-зыгы һәм күләгә генә: үзенең үлеме белән җанына тынычлык тапкан кеше генә бәхетле! Үзеңнең колың Шибановтан оял: ул патша һәм халык алдында үзенең тәкъвалыгын саклады, хуҗасына тугрылык анты биреп, үлем капкасы алдында да аңа хыянәт итмәде. Ә син минем ачулы бер сүземнән үзеңне хыянәтче исеме белән пычратасың, үзеңнекен генә түгел, бабаларың җанын да, чөнки алар минем бөек бабама, безнең бөтен буыныбызга тугрылыклы хезмәт итәргә ант эчкән булганнар. Мин укыдым һәм аңладым синең язуыңны. Хыянәтченең авызында – аспид-елан агуы, аның сүзләре укка охшаган. Эзәрлекләүләр күрүеңә зарланасың, ләкин без сезнең ишеләрне артыгын, лаексыз рәвештә кичермәгән булсак, син безнең дошманга китмәгән булыр идең! Дөрес, мин кайчак гаебең өчен сиңа да җәза бирдем, тик һәрвакыт җиңелчә һәм сөеп кенә. Син яшь чагыңнан ук патшаның воеводасы һәм киңәшчесе булдың, бөтен хөрмәт һәм байлыкка ирештең. Үзеңнең әтиеңне искә төшер: ул бояр булып кенәз Михайл Кубенскийда хезмәт итте! Үзеңнең сугыш кырларында койган каның белән мактанасың, ләкин син алар белән ватан алдындагы бурычыңны гына түләдең. Бик зурмы соң синең батырлыкларың? Хан Туладан качкан чакта, сез кенәз Григорий Темкинда төшке аш мәҗлесендә күңел ачып утырдыгыз һәм дошманга качып китәргә ирек бирдегез. Сез Невель шәһәре янында 15 меңлек гаскәр белән була торып та, дүрт меңлек литвалыларны да җиңә алмадыгыз. Батыйлар патшалыгы турында да әйтәсең, имеш, алар синең тарафтан буйсындырылган. Моны син Казанны кулга төшерү җәһәтеннән искә аласың (тик сиңа Әстерханны күрергә туры килмәде), ләкин сезне җиңүгә алып бару безгә күпмегә төште? Үзегез барырга теләмичә, сез акылсыз сүзләрегез белән башкаларның хәрби данга булган омтылышларын да суыттыгыз. Давыл Казан янында безнең запаслар төялгән көймәләребезне кырып бетергәч, сез куркак рәвештә качарга теләдегез, – һәм, җиңүчеләр булыпмы, әллә җиңелүчеләр булыпмы – барыбер, тик тизрәк өйләргә генә кайтуны теләп, вакытсыз хәлиткеч һөҗүм ясавыбызны таләп иттегез. Ходай безгә шәһәрне бүләк иткәч, сез нишләдегез? Таладыгыз! Ә Ливония белән мактана аласызмы соң? Син Псковта бәйрәмчә яши бирдең, һәм без җиде мәртәбә сиңа да һәм Пётр Шуйскийга да «Немецларга яу чабыгыз!» дип яздык. Сез ул чакта аз санлы гаскәр белән илледән артык шәһәрне алдыгыз, тик үзегезнең акыл һәм батырлык беләнме? Юк, ялкаулык белән булса да, фәкать безнең фәрманны үтәвегез белән генә. Ул чакта, кул астыгызда күп санлы гаскәр була торып, сез үзегезнең акыллы начальнигыгыз Алексей Адашев белән ни эшләдегез? Көчкә генә Феллинны ала алдыгыз, Пайдыдан (Вейсенштейн) киттегез! Әгәр дә сезнең кыюсызлыгыгыз комачауламаган булса, Ливония инде күптән тулысы белән Русьныкы булыр иде. Сез, коллар шикелле хәрәкәтләнеп, ирексездән, бары тик мәҗбүр иткәнгә генә җиңдегез. Сез, безнең өчен кан койдык, дисез, ә без сезнең буйсынмавыгыз аркасында кан һәм күз яшьләре койдык. Ватан сез патшалык иткәндә һәм без бала гына булганда нинди иде? Көнчыгыштан көнбатышка хәтле чүл иде. Ә без, сезне тыя килеп, кыргый ерткычлар гына йөргән урыннарда авыллар һәм шәһәрләр барлыкка китердек. Хатын баш булган йортны, күпләр җитәкләгән патшалыкны кайгы баса! Кесарь Август галәм белән идарә иткән, чөнки ул властен беркем белән дә бүлешмәгән. Византия патшалар эпархлар белән синклитларны, попларны, сезнең туган Сильвестр ишеләрне тыңлый башлагач кына таркалган».

Аннан соң Иван, үзе тарафыннан җәзага тартылучыларның хыянәтчеләр икәнен расларга тырышып, хатын дәвам итә:

«Синең безнең тарафтан кылынган җәзалар турында язуың оятсыз ялган һәм уйдырма гына! Без көчлеләрне юк итмибез, аларның каны белән Ходайның изге чиркәүләрен пычратмыйбыз: көчлеләр, мәрхәмәтлеләр исән-сау булып яши бирәләр һәм безгә хезмәт итәләр. Без бары тик хыянәтчеләрне генә җәзага тартабыз, ә аларны кайда кызганып торалар? Бөек Константин хәтта үзенең малаен да кызганмаган, ә сезнең бабагыз, изге кенәз Феодор Ростиславич Смоленскида күпме христианнарны үтерде? Үземә карата булган күпме опала минем күңелемә кайгы китерде! Ләкин алардан да бигрәк һәр җирдә күпме хыянәт булды? Болар барысы да билгеле бит. Безнең илгә килеп йөрүче чит ил купецларыннан сора: алар сиңа син яклаучысы булырга маташкан андый күпме кешеләрнең урыс җире күтәрә алмастай явызлыклары ачылганын әйтеп бирерләр. Кемнәр соң ул ватанны яклаучылар? Аполлон һәм Юпитерлар сыман изгеләрме, аллалармы? Моңарчы Россия идарәчеләре, беркемнән дә бәйсез рәвештә, беркемгә дә хисап бирмичә, үзләренең халкын бүләкләделәр дә, җәзага да тарттылар. Гел шулай булачак! Инде мин яшь бала түгел. Ходай мәрхәмәтенә генә мохтаҗмын: кешеләрнең акыл бирүләре миңа кирәк түгел. Ходайга шөкер: Россиядә иркен, имин тормыш хөкем сөрә, минем боярлар сөешеп һәм килешеп яшиләр, бары тик сезнең дуслар һәм кайбер киңәшчеләр генә астыртын хәйләле эш йөртәләр. Миңа теге дөньяда Христос суды белән яныйсың, ә бу дөньяда Ходай власте юкмыни? Сез Ходай – күктә, иблис – тәмугта, ә кешеләр бары тик җирдә генә патшалык итә дип уйлыйсызмыни? Юк, юк! Һәркайда да Ходай державасы, бу дөньяда да, теге дөньяда да. Син әйтәсең, янәсе, мин монда синең Ефиоп йөзеңне күрә алмыйм һәм бу – минем өчен зур кайгы. Исем дә китми. Апостол сүзләре буенча, беркем дә Ходайны күрә алмый. Үзеңнең грамотаңны үз гәүдәң белән бергә табутыңа сал, моның белән син үзеңдә христианлыкның соңгы тамчысы да сүнгәнен генә расларсың, чөнки христиан усаллык белән түгел, ә изгелек белән һәм үзенә карата кылынган гөнаһларны кичереп үлә. Хыянәтеңне дәвам итеп, Ливония шәһәре Вольмарны король Сигизмунд өлкәсе дип атыйсың һәм, үзеңнең Ходай тарафыннан бирелгән законлы идарәчеңне калдырып, аннан мәрхәмәтлек өмет итәсең. Үзең өчен яхшы галиҗәнапны тапкансың! Синең ул бөек королең – колларның колы, шуннан соң аны колларның мактавы гаҗәпмени? Ләкин сүземне тәмамлыйм: Соломон акылсызлар белән күп сүз алып барырга кушмый, син, чыннан да, шундыйлардан. Бу хат без патшалык иткән Мәскәү шәһәрендә 1564 елында, июль аеның 5 нче көнендә язылды».


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации