Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 28


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 28 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Мәскәү белән төзелгән солых шартлары коточкыч иде: моннан соң Казан барлык керемнәрен Мәскәүгә биреп барачак, бөтен урыс әсирләре азат ителә, Тау ягы тулысы белән Мәскәү биләмәсе дип саналып, милке дә шуңа күчә. Әгәр дә килешү Казан бәкләре яисә халкы ягыннан чак кына бозыла икән, Мәскәү яңа яу чабачак дип тә күрсәтелгән иде. Бу чын мәгънәсендә Мәскәүгә коллыкка төшү иде. Солых төзеп, тынычлыкта яшәргә омтылган бәкләр дә ул, шушылай ук каты шартлы булыр дип, башларына да китермәгәннәр иде.

Килешүнең Мәскәү өчен бик тә әһәмиятле булган әсирләрен азат итү турындагы шарты шул ук көндә үтәлә башлады: ике меңгә якын әсир азат ителде. Аларның күбесе, бәкләргә беркетелеп, аларда хезмәтче буларак эшләп яталар иде. Ә хәзер тот та шул колларсыз кал, имеш! Бу нәрсә бәкләрдә зур ризасызлык тудырды, чөнки алар мәнфәгатенә каршы килде. Аларның кайсы үзендә биш-алты, кайсы ун-унбиш әсир тота иде, хәтта йөзләгән әсир тотучы бәкләр дә бар иде. Хәзер алар хезмәтчесез калды, димәк, бу аларның кесәсенә китереп сукты. Ә ул әсирләр бик күп иде бит әле.

Күпме үтенеп тә, Тау ягы мәсьәләсе дә Казан файдасына чишелмәде – урыслар бу турыда сөйләшеп тә тормады. Ә бит Казан ханлыгына бу яктан мул итеп үстерелгән икмәге, мал-туары, урманы-агачы, күпме бал, кыйммәтле җәнлек тиреләре кереп тора иде! Ә хәзер болар барысы да Мәскәүгә китеп барачак. Хәзерге вакытта әсирлектә урысның алтмыш-җитмеш мең сугышчысы тотыла, димәк, аларны да бирсәң… Кыскасы, талау килеп чыга, күзгә карап, көпә-көндез талау! Бу хәлгә килешү төзү яклы булган бәкләр дә шаккатты, гаҗәпкә калды: янәсе, нинди коллыкка төштек!

Казан бәкләре һәм морзалары үзара зур ризасызлык белдереп пышылдаша, аннан соң ачыктан-ачык сөйләшә, киңәшләшә башлады. Янәсе, күрә торып мондый коллыкка ук барып булмый, нәрсәдер эшләргә кирәк. Җитмәсә, Мәскәү бер генә татар әсирен дә азат итмәячәк! Монысын да аңлый алмады бәкләр. Шулай итеп, алар кинәт Казанның нинди мескен хәлдә калуын бөтен ачыклыгы белән аңлап алды. Әйтерсең моңарчы йокыга талган булганнар да берни күрмәгәннәр, берни ишетмәгәннәр…

Нәтиҗәдә үзара гәпләшә, киңәшләшә торгач, Шаһ Галигә каршы яңа төркем оешты, кайчандыр Мәскәүгә бил бөккән, аның һәр воеводасы алдында баш ияргә риза булып яшәгән бәкләргә вә мирзаларга, бик соңга калып булса да, бераз аң иңеп, Казанны мондый коллыктан коткарып карарга кирәк дигән аек акыл керә башлады. Шунысы гаҗәп: бу фирканең башында Сөембикәне тотып, малае белән Мәскәүгә озатышкан Бибарс бәк тора иде. Аның ягына шактый күренекле бәкләр – куәтле, абруйлы саналган энесе Җанбарс, Кадыш батыр, Карамыш уллары керә иде. Ә Булат бәк Ширин, хатыны Гәүһәршад һәм малайлары Нургали бәк икеләнеп калды. Алар кайсы якка – Бибарс ягынамы, әллә Шаһ Гали ягына сыенырга да белмәде, чөнки алар өчен икесе дә һәлакәткә илтәчәк юллар булып тоелды.

Шуннан соң Бибарс яклылар, көн саен диярлек Шаһ Гали янына килеп:

– Ничек тә Иванга Тау ягын бирмә, хан! Үзебездә калдырсыннар аны! – дип аптыратып бетерделәр.

Инде, Казан белән килешү төзелгәннән соң, тәхеттә тыныч кына утырырга өметләнгән хан ике ут арасында калды. Бик бай булган Тау ягын Мәскәүгә бирмәскә кирәген болай аңлый да ул, тик берни дә эшли алмый: Мәскәү аның үзен дә кысу түгел, тәмам буган иде – ул аңа мәңге тугрылыклы булырга ант эчте ләбаса! Килешү шартлары белән риза булмаганнарга «Сез, килешүгә кул куйганда үзегез ни карадыгыз соң?!» дип, бик әйтәсе килсә дә әйтә алмады. Ахырда түзмәде, Тау ягын Казанга кайтаруны, ахырында, аннан кергән керемнең өчтән бер өлешен генә булса да Казанда калдыруны үтенеп, хат белән Иванга илче җибәрде. Шуннан соң тынычланып калган шикелле булган гына иде, икенче көнне үк бәкләр аны киңәш мәҗлесе җыярга мәҗбүр итте. Анда исә аны: «Урысларга әсирләрен кайтармыйк, хан!» – дип ирексезли башладылар.

– Нишләмәк кирәк, туганнар, Мәскәү кыса бит… – диде ул аларга, ничарадан бичара булып. – Әсирләрне дә, Тау ягын да бик бирмәс идем дә…

– Ул чагында Иван да безнең әсирләрне чыгарсын. Патшага шулай дип хат яз! – диделәр аңа бәкләр.

Нишләсен, хан Иванга тагын бер хат язды. Ләкин патша хат белән килгән илчеләрнең үзләрен дә зинданга яптырды һәм Казанга үз илчеләрен җибәрде. Алар ханга, Иван Васильевич, Казанга Тау ягы салымыннан бер тиен дә бирмим һәм, әгәр дә безнең христиан әсирләрен тиз көндә азат итмәсәгез, яңадан яу чыгып, ханлыгыгызны туздырачакмын, дип әйтергә кушты, диделәр. Иванның бу хатын ханга тапшырган кенәз Семён Палитский, аның куркып калуын сизеп, моның сәбәбен сорады.

– Патшаның мондый җавабын белгәннән соң, бәкләр зур фетнә күтәрергә мөмкин. Шул куркыта, кенәз. Алар инде Кырымга да, Нугайга да илчеләр юллаган. Ә аннан ярдәм килсә, бөтен Казан күтәреләчәк…

Палитский тәкъдиме белән, коточкыч төсмерле көч-куәт алып өлгергәнче, мондый уйлар белән йөрүче ул куркыныч фиркане туздырырга булдылар. Моның өчен аларны туган көн мәҗлесенә чакырган булып, шунда үтерергә тиешләр иде. Шулай эшләделәр дә: мәҗлес җыелгач, кунакларны хәмер кушылган кымыз белән дә сыйладылар. Аннары аларның күбесен аның йортын чолгап алган урыс гаскәре суйды, кылыч белән кисте, мылтыктан атты.

Ләкин эш кенәз уйлаганча тыныч кына барып чыкмады: бу үтереш турындагы хәбәр бөтен шәһәргә таралды, бәкләр бу мәҗлеснең ханга каршы як кешеләрен үтерү өчен генә җыелган булуын да белделәр.

Аннары Казан бәкләренең инде аңа һәм урысларга каршы гаскәр туплау эшенә дә ныклап керешүләре мәгълүм булды. Алай гына да түгел, инде алар Нугайдан аның урынына хан да сорыйлар икән! Димәк, инде алар өчен ханнары Шаһ Гали болай да юк булып чыга, әгәр ул монда калса, аны барыбер үтерәчәкләр. Шаһ Гали тәмам калтырап төште һәм, ханлыкны ташлап, Зөягә китеп барды.

Казан хансыз калды. Мондагы хәлләр турында белеп торган патша кенәз Семён Микулинскийны Казанның башлыгы итеп билгеләде. Ул, бушап калган хан тәхетенә утырып, бөтен ханлык белән идарә итәргә тиеш иде. Булат бәк Ширин һәм аның яклылар моңа үз ризалыкларын бирде, кенәзне каршыларга да шундыйларның бер төркеме йөрде. Алдан сөйләшеп кую буенча, үзен сакларга дип җибәрелгән гаскәр белән килүче Микулинскийга Казан капкасын Шамсә бәк ачарга тиеш иде. Ләкин бу турыда белеп алган Казан яклы бәкләр, фирка кешеләре халыкка, бу кенәзне шәһәргә кертмәскә, капкаларны ачмаска һәм Казанны сакларга дип мөрәҗәгать иттеләр. Алар арасында әле яңа гына Зөя тоткынлыгыннан качып котыла алган берничә бәк тә бар иде, аларның сүзе бик тә үтемле булды. Шулар, атларга атланып, урысларга алданмаска кирәк, әгәр дә алар шәһәргә керсә, бер мөселманны да исән калдырмаячак дип, халыкны өндәп йөрделәр. Алар фикеренчә, Казан халкы сугышка әзер булып торырга тиеш иде.

Шаһ Галинең суешлы мәҗлесеннән исән калган бәкләр аңа каршы як киңәшкә җыелды. Беренче булып, Казан ханлыгы тәхетенә хан утырту мәсьәләсе тикшерелде. Шунда моңа Касыйм хан улы Ядегәр бәкне сорарга кирәк дигән фикергә килеп, аны сорарга илчеләр җибәрделәр.

Бу турыда ишеткән Иванның җен ачуы чыкты. Ул Казанга яу чабу уе турында үзенең рухи тәрбиячесе Макарий белән киңәшләшеп алырга булды. Әлбәттә, митрополит үз ризалыгын шундук бирде, чөнки ул бу яуны, христианнарны мөселман динен тоткан татарлардан коткару өчен, шулай булгач, бу изге эш дип санады.

Шулай итеп, бихисап туплар һәм пищальләр белән коралланган, һәр төркеме башында үзләрен күп санлы сугышларда батыр итеп күрсәткән воеводалардан торган йөз илле меңлек гаскәр белән Казанга яуга чыкты. Тик шулчакта Мәскәү биләмәсенә Кырым ханы җитәкчелегендәге зур гаскәрнең бәреп керүе турында хәбәр килеп иреште. Шуңа күрә Казанга җыенган яу, туктатылып, гаскәр Тулага, Дәүләт Гәрәйгә каршы китте. Ә Кырым ханы исә, аңа каршы бик зур урыс гаскәре килүе турында ишетеп, хәтта үз гаскәренә чигенергә дигән боерык та бирергә онытып, талап җыйган бар мал-мөлкәтен ташлап, хәтта үзләренең чатырларын да калдырып, качып кайтып китәргә мәҗбүр булды.

Иван бу сугышсыз җиңүенә шатланып бетә алмады, тантана итте. Ләкин инде Казанга яу чабарга торганда гына, аңа Нугай әмире Йосыф бәкнең Хаҗитархан шаһзадәсе Касыйм хан улы Ядегәрне Казанга хан итеп юлларга җыенуы турында хәбәр килеп иреште.

Моны ишеткән Иван беравык сүзсез калды. Аннары гына:

– Булмас ла! – дип куйды. – Ядегәр бәк минем һәм Шаһ Гали тәрбиясендә үсте дияргә була бит. Ул ничек Казан тәхетенә хан булып утыра алыр икән?!

– Ул – хәзер бөтенләй икенче кеше, Казан ягына ауган бәк дип сөйлиләр, галиҗәнап! – диделәр аңа.

Иван Васильевич, сүзсез калып, нәрсәдер эзләгәндәй, ямьсез күзләре белән тирә-ягын айкап алды.

«Кара син аны, ә! Хан итеп чакыралар, диләрме? Димәк, моңарчы минем якта булып сугышкан, үзенең курку белмәслеге белән кешеләрне гаҗәпкә калдырып килгән Ядегәр хәзер миңа каршы сугышачак? – дип, патша үзалдына мыгырданып алды. – Менә ничек үзгәрә дөнья дигәнең! Элеккеге дошманың – дуска, дустың дошманга әйләнә…»

Гаҗәпләнерлек тә иде шул, чөнки Ядегәр сигез ел Мәскәүдә булып, урыслар тәрбиясе алган кеше иде. Анда булуы да көтелмәгәндә генә килеп чыккан иде…

1542 елда, аның әтисе Касыйм хан үлгәннән соң, Хаҗитархан тәхетенә Ямгурчы утырганда, Мәскәү аның төшенә дә кермәгән иде. Бәлки, кайчан да булса бу тәхеткә утырырга аның үзенә дә насыйп булыр дип уйлап йөргән Ядегәргә бу уйны Иван белән бик дуслыкта булган Нугай мирзасы Исмәгыйль иңдерде. Ул Хаҗитархан тәхетенә бу нәселнең бер-берсен үтереп утыра килүен яхшы белгәнгә, аңа бу тирәдә артык буталып йөрмәскә кирәклеген әйтте. Янәсе, кем белә, әтиең дошманнарының берәрсе, яисә аның урынына утырган абзаңның суеп ташлавы да бар. Шуңа күрә синең Мәскәүгә, урыс арасына китеп торуың яхшырак булыр. Бу Ямгурчы абзаңны да тынычлыкта калдырыр, сине көндәше итеп көн саен күрми торыр.

Әлбәттә, Исмәгыйль мирзаның аны Мәскәүгә җибәрергә теләвенең зур сәбәбе бар иде. Ул, агасы Йосыфны Нугай тәхетеннән төшереп, аның урынына үзе утырмакчы булып һәм бу максатының чынга ашачагына ышанып яши иде. Шулчакта ул Нугайга да, Хаҗитарханга да баш булачак! Тик моңа ирешү өчен, башта Хаҗитархан тәхетен яуларга кирәк. Вакыты җиткәч, Мәскәү тәрбиясе алган Ядегәр Хаҗитарханга хан булып кайтачак, һәм ул аның терәгенә әвереләчәк.

Чыннан да, аның Мәскәүгә китәргә җыенганын белгәч, Ямгурчы хан Ядегәргә акчалата да, мал белән дә зур ярдәм итте. Исмәгыйль мирза аңа үзенең җан дусты дип санаган Иванга хат язып бирсә, Ямгурчы аны Мәскәүгә үз һәм Хаҗитархандагы урыс илчеләре белән бергә зурлап озатты. Мәскәүгә барышлый, Мәскәү илчесе Фёдор Нужин тәкъдиме белән алар, Касыйм шәһәренә кагылып, андагы Шаһ Галидә озак кына кунакта булдылар. Аннары аңа «Мәскәү тәрбиясе» нең беренче дәресен биргән Шаһ Гали аны: «Мәскәүдә Иванга тугры хезмәт ит, Хаҗитарханга хан булып кайтканда, мине дә, Иванны да оныта күрмә!» – дип, тукый-тукый озатып калды.

Менә шулай килеп чыккан иде Мәскәүгә Ядегәр. Инде бу турыда алдан ук белеп торган патша ул алып килгән хатларны укып та тормады, Ядегәр Мөхәммәт солтанны шундук үзенә хезмәткә алды. Егет исә бик тә чая, кылыч белән сугышта да, мылтыктан атуда да, атта йөрүдә дә гаҗәеп оста итеп танытты. Сәер дәрәҗәдә курку белмәс кеше булып чыкты ул. Шуңа күрә патша аны Шаһ Гали белән бергә ауга да еш ала торган булды. Ә литвалылар белән сугышта Ядегәр үзенең батырлыгы, һич тә курку белмәслеге белән күп кенә сугышларны күргән воеводаларны да шаккатырган иде.

– Ул орышта берүзе ун кешегә тора! – ди иде алар патшага.

Ул үзен Казанны камап алган сугышларда аерата батыр гына түгел, ә үлемнән бер тамчы да курыкмый торган сугышчы итеп танытты. Бу турыда патшага көн саен диярлек шаккатып җиткереп тордылар.

Аның тагын бер сөйкемле ягы да бар иде әле: ул бик шаян, аралашучан, мәҗлесләрнең җаны иде. Патша аны, татарларга каршы искиткеч батырларча сугышканы өчен, хөрмәт йөзеннән үзенең уң ягына утыртса, боярлар аны мәҗлесләрдән калдырмаска тырыштылар.

Ядегәр Мөхәммәт солтан Мәскәүдә бернинди кайгысыз, рәхәт тормышта яшәде. Хәтта шунда бөтенләйгә дә калган булыр иде, тик Хаҗитархан тәхете тирәсендә ыгы-зыгы кубып, аны шунда чакыртып алдылар да, ул Иваннан бай гына бүләкләр алып, дуслары, сөяркәләре белән хушлашып, шунда кайтып китте. Кайтуын Исмәгыйль мирза да, Йосыф әмир дә, халык та тели иде. Ләкин ул кайтышка инде тәхеттә Исмәгыйльнең дусты Дәрвиш Гали хан утыра иде. Шулай итеп, ул үзе дә, аны чакыручылар да уңайсыз хәлдә калды.

Хәзергә аны моннан ераграк тоту кулайрак булыр дигән фикергә килеп, үзенең гаебен юарга омтылып, Исмәгыйль мирза Ядегәрне үзенә кунакка чакырды. Һәм ул анда бай бәк һәм мирзаларда кунакта йөри башлады. Озак булды ул кунакта. Хәтта инде Мәскәүгә китәргә дип уйлап йөри башлаган иде (кешеләрдә ничә айлар кунакта булырга мөмкин?!), ләкин шулчакта Йосыф бәккә, Казанга хан бирүен һәм аның белән бергә гаскәр дә сорап, Казан ханлыгыннан илчеләр килеп төште. Көтмәгәндә генә Ядегәр мәсьәләсе чишелеш тапты: Йосыф аны, ике йөзләп кеше биреп, Казанга хан итеп озатты.

Менә шулай килеп чыкты ул Казанга. Ул, әлбәттә, Иванның Казанга зур яу әзерләве турында белә иде инде. Хәтта ул орыштан соң Казанның Мәскәү алдында тезләнү мөмкинлеген дә чамалады. Әгәр дә ул әле һаман Мәскәүдә торган булса, бу яуда үзенең дә урыслар ягыннан катнашачагын белә иде. Ә менә хәзер, хәерле булсын, ул урыс гаскәрләренә каршы көрәшәчәк. Намус белән көрәшәчәк! Шуңа күрә ул, Казанга килешли, юлда ук гаскәр җыю хәстәрен дә күрде. Казанга килгәндә, биш йөзләп сугышчысы бар иде инде.

Ядегәрнең үзенә каршы сугышачагы турында ишеткәч, Иванның ачуы чыгып, ярсу халәткә җитте һәм Казанга килү юлларын, барлык кичүләрне көчле сак астына алырга боерды, хәтта аны тереләй тоткан кешегә бик зур бүләк вәгъдә итте.

Алай да Ядегәр Мөхәммәт солтан, шул сакчы урыс гаскәрләре белән берничә орышта күп кешесен югалтып булса да, барыбер Казанга килеп җитә алды. Бу вакыйга инде өметен өзгән халык өчен зур бәйрәмгә әйләнде, аларда өмет, ышаныч тудырды. Аларның бу сөенече аңлашыла да иде: ниһаять, Казан ханлы булды! Җитмәсә, ул оста, курку белмәс сугышчы гына түгел, ә менә дигән җитәкче дә икән: хан итеп күтәрелгәненең икенче көнендә үк Казанны булачак урыс явына каршы торырлык итеп әзерләү хәстәренә кереште: халык алдында чыгышлар ясады, бәкләр белән шәхсән үзе сөйләште, хәтта өйләренә кереп, кайсын үгетләп, кайсын җәза белән куркытып, барысының да күңелендә Казанны дошманнан саклау уе гына булырга тиеш дигән фикерне ныгытырга тырышты, булган кадәрле гаскәрләргә башлыкларны үзе сайлап куйды. Бу әзерлек чорында аның барлык уе, барлык гамәле «Казанны үлгәнче саклаячакбыз!» дигән өч сүзгә сыйган иде.

Әлбәттә, бәкләр аның моңарчы үзләре белән урыс яклы булып сугышканын да яхшы беләләр. Беләләр иде һәм менә хәзер аның нинди ышаныч һәм рухлану, ниндидер үҗәтлек белән Иванга каршы сугышка әзерләнгәнен күреп гаҗәпкә калдылар. «Ничек шулай булдыра ала икән соң бу кеше: башта аяусыз рәвештә Казанны саклаучы үз кан кардәшләрен кылыч белән кырды, ә хәзер урысларны кырмакчы… Хәер, аннан соң тарихчылар да аңлый алмый азапланачак әле бу шәхесне. Кайберләре аны бик үк акыллы булмаган дип тә әйтәчәк, кайберләре исә, ниһаять, аңарда мөселман каны уянган дип фараз кылачак. Боларның кайсысы дөрес, моңа инде, ничә гасырлар үткәннән соң, беркем дә төгәл җавап бирә алмый. Ә замандашлары аның мондый халәте тәрбиядән дә килә, аннан соң анда зиһен-акыл мәсьәләсе дә тулы ук булмады бугай дигән нәтиҗә ясап калдырган.

Ә ул бу вакытта үзен тереләй тотып бирүчегә элеккеге дусты Иванның зур бүләк вәгъдә итүе турында да ишеткән иде. Бу хәбәр исә аны бу орышка өчләтә тырышып әзерләнергә этәргеч кенә бирде…

Казанга яу чабар алдыннан, Иван, үзенә бөтен воеводаларны җыеп, аларга үз сугышчыларына татарларга каршы булачак бу сугышның православие диненең мөселманнар дине өстеннән җиңүе хакына, димәк, изге сугыш икәнлеген, кулына корал тотып үлгән һәр сугышчы өчен дә изге булуын, андыйларның, һәлак булгач та, Ходай мәрхәмәтенә ия булачагын аңлатырга боерды. Шулай ук һәр сугышчы күңеленә беркетеп куйсын: татарларны җиңү, аларны кыру, юк итү – һәр христиан өчен изге бурыч. Казан алынгач, шәһәр берничә көн сугышчылар карамагына биреләчәк, һәркем анда үзенә тиешле зур байлыклар табачак, чөнки ул – бик бай шәһәр, аның кешеләре дә – үтә байлар. Бу орышта намус белән сугышкан һәр урыс сугышчысын әнә шул байлыклар һәм әсирләр көтә.

Казанга килеп җиткәч, Иван, Ядегәргә хат юллап, илчеләрен җибәрде. Янаулы ул хатта «Казанны сугышсыз бирмәсәң, барыгызны да кырып бетерәм!» диелгән иде. Шул ук вакытта Казанга Иван белән бергә килгән Шаһ Гали дә, Ядегәр ханга үз хатын юллап, аны кан коймыйча гына патша ягына күчәргә, Казанны бирергә боерган иде. Ядегәр агасы Шаһ Галигә язган җавап хатында аны, Иванның артын ялаучы кеше, дип мыскыллаган иде.

Бернинди үгет тә, янау да ярдәм итмәгәч, орышсыз эш барып чыкмавын аңлаган Иван Казанны камап алды. Моңа аның көче җитәрлек иде: кул астында йөз мең җәяүле, илле меңлек атлы гаскәр. Өстәвенә аның яклы булып сугышачак тагын җитмеш мең чамасы җыелма сугышчылары бар иде.

Патша үзенең чатырын Ханболында кордырды. Ул үз кул астындагы, дөресрәге, үзен саклаучы гаскәре белән шунда торачак иде. Шаһ Гали җитәкчелегендәге гаскәр Болак белән Кабан арасында урнашты, ә төп көчләр – Арча кырында, гаскәрнең бер өлеше – Казан елгасы буенда. Кыскасы, һәр воеводаның үз сугыш урыны билгеләнгән иде. Алай гына да түгел, бу юлы ул, былтыргы камау тәҗрибәләрен искә алып, алдан ук күп санлы орымнар – артына яшеренеп хәрәкәт итеп була торган өч диварлы күчмә агач буралар әзерләткән иде. Аның артына мылтыкчылар яшеренә, анда туплар да яшерергә мөмкин.

Ләкин сугышның беренче көне урысларга бернинди уңыш та китермәде. Болак күпереннән чыгып, Кабан күле белән шәһәр арасындагы калкулыкка менгән җиде мең урыс сугышчысы капкага җитәргә аз гына ара калгач, кинәт Ханкапка ачылып китте дә, аннан биш мең чамасы җайдаклы татарлар атылып чыкты. Урыслар чигенергә мәҗбүр булды, шунда Иван аларга ярдәмгә Юрий Шемякин белән Фёдор Троекуров җитәкчелегендәге гаскәрләрне җибәрде. Аларны күреп, татарлар капка эченә кереп киттеләр. Бу беренче көн орышында ике яктан да үлүчеләр күп булды.

Икенче көнне күп санлы гаскәр, орымнарны күчерә-күчерә, шәһәр ныгытмаларына якын килеп, чокырлар казый башлады, алар гаскәрне татарларның ат һөҗүменнән сакларга тиеш иде.

Урысларның иң зур гаскәре белән кенәз Алексей Михайлович Курбский җитәкчелек итеп, анда унсигез мең сугышчы санала иде. Бу кенәз патшаның хөрмәтенә ия боярларның берсе иде. Аның унике мең атлы һәм алты мең мылтыкчылардан торган Арча кырындагы гаскәре, патша боерыгы буенча, моннан Казан елгасының аръягына күчәргә тиеш иде. Ул, шул боерыкны үтәп, гаскәрен башка җиргә күчерү белән мәшгуль булганда, Казан сугышчылары һөҗүм оештырып, орымнарга яшеренгән күп кенә мылтыкчы һәм тупчыларны кылычлар белән чабып үтерде. Ул сугышта кенәз Юрий Шемякин каты яраланды. Шуңа күрә патша аларга каршы Дмитрий Хилков кул астындагы гаскәрне җибәрде. Нәтиҗәдә татарлар чигенергә мәҗбүр булды.

Ул көн урыслар өчен һич тә уңай булмады. Төштән соң көчле давыл чыгып, урысларның шәһәр читләрендә төзегән чатырларын кубарып ташлады, күп кенә көймәләрен батырды, орымнарын аударып бетерде. Бу хәл аларга авыр тәэсир итте, хәтта араларында, бу камалышның уңышлы чыгарына ышанычлары кимеп, үзара кире Мәскәүгә кайтып китү яхшырак булмасмы кебек сүзләр тудырды. Хәтта мондый төшенкелек кайбер боярлар арасында да барлыкка килде, һәм алар патшага, татарлар бирешмәс, әллә кайтып кына китикме, Иван Васильевич, дип әйтергә дә кыюлык таптылар. Тик, ни гаҗәп, патша аларны сабыр гына тыңлап торды, ярсып, чатырыннан куып чыгармады. Башка чак булса, ул аларны куып чыгару гына түгел, тотып, кулга алырга боерып, аннан соң халык алдында җәзалап та үтергән булыр иде. Тик хәзер болай эшләргә, хәтта ачулы икәнен күрсәтергә дә ярамый, чөнки алар хәзергә аңа бик кирәк иде.

Давылдан соң икенче көнне кенәз Михаил Воротынский кул астындагы урыс гаскәрләре ауган-җимерелгән орымнарны торгызу, яңаларын ясау белән шөгыльләнде, ә Иван Мстиславский гаскәре аларны татарлар һөҗүменнән сакларга тиеш иде. Ләкин шунда Казан мылтыкчылары, тупчылары һәм җәячеләре Воротынский гаскәре өстенә ут яудыра башлады. Бераздан татарларның атышлары кинәт кенә тынып калды да, капка ачылып, аннан уктай атылып атлы гаскәр чыкты һәм дошман өстенә ташланды. Шунда ике урыс гаскәре дә татарларга каршы төште, бик каты сугыш булып алды. Татарлар күп югалтулар кичереп чигенде. Ул көнне алар үзләренең атаклы баһадирлары, гаярь сугышчылары булган Ислам, Бакшанды, Сөенчеле бәк һәм башка батыр улларын югалтты.

Ләкин орымнарны торгызу, яңаларын ясау эше дәвам итте, һәм берничә көннән соң алар инде шәһәр диварларын боҗрага алдылар. Алай да татарлар әле бер, әле икенче капкалардан чыгып, гел дошманга каршы сугышып торды.

Иван үзенең чиркәвендә – ул, Казанга килгәч үк, Ханболында өч чиркәү салдырып, аның берсен махсус үзе һәм янындагы гаскәр башлыклары өчен тәгаенләгән иде, – бик озаклап чукына-чукына, Ходайдан аңа һәм үзенең христиан динендәге гаскәрләренә бу явыз һәм динсез татарларны җиңәрлек көч-куәт бирүен ялварды.

Тора-бара татарларның кинәт кенә һәм бер дә көтмәгән яктан килеп чыгып ясалган һөҗүмнәре урыс гаскәрләре арасында шактый сизелерлек югалтуларга китерә башлады. Камалышны тизрәк җиңү белән тәмамларга исәпләгән урыслар сугыш алып бару ысулларын да камилләштерә барды. Кенәз Михаил Морозов орымнар өстенә түшәмнәр җәеп, тупларны шунда урнаштырырга тәкъдим итте, патша моңа ризалыгын бирде. Болай эшләгәндә, туплар биегрәк җирдән туп-туры диварлар өстеннән Казан урамнарына атарга мөмкинлек бирә иде. Шуңа күрә татарларга ныгытмаларның диварлары өстеннән ату кыенлашты, хәтта хәзер алар капкадан да чыга алмый иде. Ләкин, дошман белән йөзгә-йөз килмичә, капка эчендә бикләнеп күпме ятарга була? Шундый чакта Кырым капкасы ягындагы гаскәр башлыгы Карамыш, мондый хәлгә түзә алмыйча, капканы ачтырды да, гаскәрен алып чыгып, Мстиславский гаскәре өстенә ташланды. Тик бу воевода да каушап кала торганнардан түгел иде, шундук аларга каршы каты орыш ачты. Шунда кенәз үзе дә ике яра алды. Ике яктан да күп сугышчы кырылды. Ә Карамыш исә, аты яраланып аксавы аркасында, әсир итеп алынды. Бу батыр сугышчы Казан ханлыгыннан урыслар ягына качып киткән Ходайкол бәкнең улы иде. Аны шундук Иван янына алып килделәр. Ул әсирдән Казан эчендәге хәлләрне сораштыра башлады. Янәсе, анда күпме гаскәрегез бар, дарыгыз күпме калды? Тик ул патша сорауларына каршы:

– Угланнарның барысы да минем әти шикелле кешеләр түгел бит, – дип җавап бирде. – Ә Казанны татар сугышчылары кырылып беткәнче саклаячак!

Башка әсирләр дә шуны ук кабатладылар.

Урыс гаскәрләренә күп югалтулар китергән каты орышлар бигрәк тә Арча кырында алып барылды. Аны Япанча батыр һәм аның кул астындагы Арча бәге Яуш батыр, Шонак мирза һәм дә Әюп бәк җитәкчелегендәге гаскәрләр көтмәгәндә генә монда торучы урыс гаскәрләренә һәм, вакыт-вакыт Казан елгасының аргы ягындагы мылтыкчылар артына чыгып, аларга бик зур зыян китереп тордылар. Алар ничек кинәт кенә килеп чыксалар, шактый урысны кырып салып, шулай тиз генә урманга кереп качалар иде. Бу уңышларның сере бар иде. Япанчалылар Казан ныгытмасы уртасындагы биек каланчадан Арча кырындагы урыслар ягыннан Япанча һәм аның якыннары кул астындагы гаскәрләргә камалу куркынычы булу-булмау турында, алдан килешеп куйганча, әләм белән шартлы сигналлар алып торалар иде. Шулай бик каты сугыша торгач, Арча кыры үлгән һәм каты яраланган дошман сугышчылары гәүдәләре белән капланды. Татарлар, манарадан аларны камау куркынычы туу турында сигнал алу белән, шундук урманга качалар иде.

Сугышның алтынчы көнендә дә шул хәл кабатланды. Япанчаныкылар, өчесе өч яктан килеп чыгып, Иван ярдәмгә җибәргән гаскәрләр өстенә давыл кебек ташланды. Коточкыч сугыш иде бу. Дошманнарның күп кешесе кырылды, урыслар хәтта көтелмәгән мондый аяусыз һөҗүмнән коелып төште, башта ни булганын аңламыйча да тордылар, аннары күбесе, куркып, кире чаба башлады. Ләкин алар япанчалылыр камалышында иде инде. Урыс гаскәрләре өчен куркыныч һәм аяусыз кырылыш булды бу.

Әлбәттә, сугышлар бер Арча кырында гына түгел, камалыштагы Казанның һәр капка төбендә барды, татарлар да кырылды, урыслар да. Ләкин Арча кырындагы Япанча гаскәрләренең урысларны кыруы шулкадәр зур иде, бу турыдагы хәбәрләрне тыңлый торгач, патша тәмам тынычлыгын югалтты. Юк, тынычлыгын гына да түгел, хәтта инде татарларны җиңеп булачагына ышанычы да юкка чыга барды. Камалышның алтынчы көнендәге орыштан соң ул гына түгел, воеводалары да кара кайгыга төште. Ә патша үзе, үзалдына уйлануын да онытып, воеводалары алдында:

– Тагын шулай дәвам итсә, бу татарлар безне тәмам кырып бетерәчәк! – дип әйткәнен дә сизми калды.

Шуннан соң Иван Япанчаның үле гәүдәсе өчен бик зур бүләк вәгъдә итте. Ул кеше аңардан теләгән нәрсәсен сорап алачак иде. Ә кем дә кем аны аның янына тереләй алып килеп бастыра, ул кеше гади мужик булса – бояр, бояр булса кенәз булачак иде. Ә кенәзгә бүләк итеп бөтенләйгә Мәскәү янындагы Кашир каласы биреләчәк! Юк, бу патшаның тик торганнан гына юмартлануы түгел иде.

Шунда кенәз Третьяк Лошаков патшага Япанчаны үзем тере килеш алачакмын дип вәгъдә бирде, һәм ул икенче көнне эңгер-меңгердә үк гаскәрен Арча кыры тирәсендәге үрләр артына китереп яшерде. Анда дошман гаскәре барлыгы Япанчага урман буеннан күренми иде. Ләкин ул моны Казанның Илекмән манара-каланчасыннан үзенә әләм белән бирелгән сигнал буенча белеп торды. Сигнал бик яхшы хезмәт итеп килде аларга. Бүген дә манарадан әләм, аска төшеп, кинәт күтәрелде, димәк, якында гына куркыныч бар, дошман посып тора дигән сүз иде бу. Шунда Япанча Яуш бәк белән Шонак мирзага чапкын җибәрде. Аның уе буенча, ул, чапкын гаскәр яныннан узып, Арча капкасына таба киткәч, янәсе, поскын гаскәр барын белмәгән. Ул Лошаков гаскәре белән орыш башлаячак, ә алар исә, аларның артына төшеп, сугыш ачачак. Нәкъ ул уйлаганча килеп чыкты, нәтиҗәдә Лошаков гаскәре камалышта калды һәм кырылып бетте.

Бу аянычлы җиңелүдән нишләргә белмичә ярсыган Иван Япанчага каршы Дмитрий Хилков гаскәрен җибәрде. Ике яктан да зур кырылыш булды, хәтта татарларның кайберләре, камалышта калып, урыслар тарафыннан әсирлеккә алынды. Ләкин алар һөҗүмнәрен туктатмады.

Япанча гаскәре патшаның җен ачуын чыгарды. Казанны камалышка алуның тугызынчы көнендә ул аңа каршы кырык биш меңлек гаскәрен җибәрде: аларның утыз меңе атлы булса, унбиш меңе мылтыкчылар иде. Бу гаскәрнең бер өлеше Япанча үзе җитәкләгән сугышчыларга каршы китте, ләкин, татарларның көчле һөҗүменә очрап, кире чигенә башлады. Япанчаныкылар исә, кызып, алар артыннан куа китте һәм, орыш белән мавыгып, манарадан «Сезгә камалу куркынычы яный, чигенегез!» дигән сигналны да күрми калды. Шулчак урыс гаскәрләренең ике өлеше, качып торган җирләреннән чыгып, татарларны камалышта калдырды. Бик каты суешлы, япанчалылар өчен бик тә хәтәр сугыш башланды. Шәһәр капкасыннан алып Арча кыры сигез чакрымда татар сугышчылары мәетләре белән капланды, күбесе әсир итеп алынды. Шуннан соң үлеләр арасыннан Япанча гәүдәсен эзләргә керештеләр, ләкин күпме эзләп тә үле гәүдәсен дә, атын да таба алмадылар – Япанча сәер төстә юкка чыккан иде. Әсирләр арасында да юк иде ул…

Шуңа карамастан, патша өчен бу гаять зур җиңү диеп кабул ителде. Ул көнне Иван чиркәүдә үз-үзен белештермәү дәрәҗәсенә җитеп чукынды һәм, аларга шундый зур җиңү җибәргәне өчен, Ходайга, елый-елый, рәхмәтләр укыды, аннары бу сугышта аеруча батырлык күрсәткәннәргә зур-зур бүләкләр өләште.

Шушы җиңүеннән рухланып киткән патша, икенче көнне үк хат яздырып, бер татар әсире белән Ядегәргә җибәрде. Янаулы хат иде ул. Янәсе, Япанча гаскәре юк ителде, Казанны туздырма дисәгез, аны үз теләгегез белән бирегез, шул вакытта мин сезнең барыгызны да кичерәчәкмен…

Ләкин җавап бу юлы да элеккеләре кебек иде:

– Без үлгәнче сугышачакбыз!

Патша мондый җавапны көтмәгән иде, әлбәттә. «Шундый батыр каһарманнарын югалтып, кемнәргә ышана икән соң бу татарлар?! – дип гаҗәпләнде ул. – Барыбер бирелергә мәҗбүр итәбез бит сез явызларны!»

Ул бик ачулы иде. Төнен дә тынычлап йоклый алмады, һаман уйланды, һаман уйланды. Ниндидер мәкерле уй иде бугай аның башында.

Нинди уй икәне икенче көнне ачыкланды. Ул әсир алынган татар сугышчыларын орымнар алдына бәйләп куярга боерды. Шул халәттә алар ныгытма диварларыннан урыс гаскәрләренә, бу очракта – үзләренә атып торучы үз сугышчыларына:

– Капкаларны ачыгыз! Бирелегез! Безне күз алдыгызда үтертә күрмәгез! – дип кычкырырга тиешләр иде. Һәрхәлдә, аларга шундый боерык бирелде.

Бу тамашаны күзәтеп торган ике як та атудан туктады. Янәсе, ни белән бетәр патша тарафыннан уйлап чыгарылган бу явыз уен? Казан ягында бу кешелексез гамәлдән таң калган татарлар киңәшләшә башлады: нишләргә? Үз туганнарыбызга атарга кыймыйча, капкаларны ачып, урысларны шәһәргә кертергәме, әллә элеккеге ныклыкта калыргамы? Ул чакта, димәк, үз туганнарыбызны да үтерергә туры киләчәк дигән сүз… Бу арада әсирләр артына урыслар елыша башлады: имеш, татарлар үзләренең сугышчыларына атарга кыймаслар.

Татарларның киңәше кыска булды, чөнки озаклап сөйләшер вакыт түгел иде. Әсир алынган татар сугышчыларына соңгы сүзне имам Колшәриф әйтергә тиеш иде.

– Мөселманнар! Сезнең яудашлар Япанча батыр да, Әюп һәм Шонак бәкләр дә, алар белән бергә күп гаярь улларыбыз изге сугышта һәлак булдылар, аларның урыннары җәннәттә булсын. Менә хәзер сез, богауда булган мәлдә, үз гәүдәләрегез илә изге динебезнең кан дошманнарын үлемнән саклап торасыз. Һәм хәзер сез ни генә кылсагыз да, алар сезне барыбер үтерәчәк. Ул явызлар кулыннан үлгәнче, мөселман кулыннан шәһит китү күпкә изгерәк. Безгә рәнҗи күрмәгез, оланнар!

Чалмалы имамның бу сүзләреннән соң дивар өстенә күп санлы җәяче һәм мылтыкчылар күтәрелеп, урыслар өстенә меңләгән уклар, ядрәләр ява башлады. Әлбәттә, татар әсирләре дә һәлак булды. Урыслар орымнарга кереп посты, кайберсе дивар яныннан читкә ыргылды.

Шулай итеп, патшаның башына бик тә вакытлы һәм дә бик тә урынлы килде дигән бу уе барып чыкмыйча, чираттагы җиңелүгә дучар булгач, аның төн йокысы качты, ярсуы артканнан-арта төште, чиркәүгә кереп, Ходайдан тагын үз гаскәрләренә җиңү китерүен ялварды. Шундый бирелеп ялварды ки, хәтта күзләреннән яшьләр чыкты. Иван инде Казанны алырына ышанычын да югалткан иде, чөнки вакыт бара – инде җәй үтеп, көз җитте, ә татарлар, – белмим, кайдан көч ала торганнардыр?! – һаман тезләнергә теләмиләр. Теләмиләр генә түгел, көн саен күпме сугышчыны кырып киләләр! Тиздән яңгырлар ява башлар, аяк асты йөреп булмас хәлгә килер… Нишләргә соң, нишләргә? Изге христиан динебезнең бу дошманнарын ничек кырып бетерергә дә, аларны шакшы диннәреннән ничек биздерергә?


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации