Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 20


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 20 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Дөрес, ул крәстиәнне мондый шакшы көндә үзен авылына илтеп куйдырырга күндерүе авыр булмады. Ат өчен әллә ни озын юл булмаса да, көне бик начар иде. Ләкин ул аның яккан миче янында бераз җылынып алгач, ул – исемен Павел диде – аңардан:

– Кем улы син анда? – дип сорады.

– Ул үлгән инде, – дип җавап бирде Александр. – Семён дип йөртәләр иде аны. Семён Григорьев.

– Балта остасы Семёнмы? – диде Павел, елмая төшеп.

– Әйе. Буралар да бурый иде ул, тәрәзә һәм ишекләр дә ясый иде.

– Соң, моннан… – Павел нәрсәнедер исенә төшерергә тырышкандай, уйга калып торды. – Әйе, моннан унике ел элек менә шушы йортның бурасын да ул бураган ие бит, мәрхүм! Аны чукынганчы, хәер, әле чукынгач та, күпләр Сибгать абый дип йөртәләр ие.

– Нәкъ шулай, Павел, нәкъ шулай! Христианлыкны кабул иткәнче, Сибгатулла исемле иде ул.

– Алай булса илтәм сине, служивый, илтеп куям авылыңа. Гәрчә көне дә, юлы да начар булуга карамастан.

– Рәхмәт, Павел, мин буш итмәм.

– Акча өчен түгел мин. Бик яхшы, кешелекле кеше ие әтиең. Шуңа күрә генә…

– Ул чагында хәзер үк җыенсак яхшы булыр иде, Павел. Мин җылындым инде, рәхмәт. Юл кешесенең юлда булуы яхшы, дигән борынгылар.

– Ярар, алайса, ярар, син утыра тор, мин атны җигеп керим.

Шундый эчпошыргыч көндә шактый араны бер дә сөйләшмичә баруы туйдырды бугай, олаучы Павел, башын аңа таба бора төшеп:

– Рәтләп сөйләшеп тә булмады, син ул Питербур дигән шәһәрдә хезмәт итәсеңмени соң? – дип сорады.

– Хезмәт иттем дә шунда калдырдылар…

– Нигә туган-үскән ягыңа кайтмадың соң?

– Рөхсәт итмәделәр, чик буена күчерделәр аннан соң.

– Монда кемнәрең бар инде хәзер?

– Гаиләсе белән бертуган энем бар, кияүдәге сеңлем.

– Әле ярый кайтып күрешер туганнарың бар икән.

– Үзем дә шөкер итәм анысына.

Бераздан авылга да килеп керделәр. Бәрәскә урамында ник бер кеше күренсен! Яңгыр барысын да өйләренә качырган.

Александр өйләрен күрсәтмәсә дә, Павел атын туп-туры алар капка төбенә китереп туктатты.

– Менә өегез шушы инде, – дип, Павел арбадан сикереп төште дә җылыну өчен куллары белән төрле хәрәкәтләр ясый башлады. – Таныдыңмы? Син аны онытып та бетергәнсеңдер инде, ә?

– Юк, онытмадым, – диде Александр, ирексездән иреннәрен мимылдатып һәм күз яшьләрен сөртеп алды. – Онытыламы соң!

Шулчак өйнең алгы ягының бер тәрәзәсендә урамга таба караучы ир-атның башы күренеп алды һәм шул ук мизгелдә юкка да чыкты. Бераздан кече капка ачылып, аннан:

– Ниндидер ат килеп туктады, мин әйтәм, туктале, карап керием, кемнәр икән бу? – дип, сөйләнә-сөйләнә, бер ир килеп чыкты. – Исәннәрме-саулармы! Кемнәр буласыз?

Башта олаучы Павел телгә килде:

– «Кемнәр буласыз? Кемнәр буласыз?» – диде ул, аны үчекләгәндәй һәм нишләргә дә белмичә катып калган Александрның җилкәсенә сугып алды. – Менә абыеңны алып кайттым!

– Нинди абыйны?! – дип гаҗәпләнеп һәм бер үк вакытта югалып та калды капкадан чыккан ир.

– Нәрсә, синең бертуган абыйларың бик күп мени соң, нинди абыйны дип сорап торасың?

– Ю-у-у-к, абыем бер генә… Тик ул…

– Бер генә икән, менә ул – каршыңда басып тора! – диде Павел, чикмәненнән яңгыр суларын кага-кага.

– Абый?! Син?! – диде ир, матрос киемендәге кешегә бераз текәлеп карап торганнан соң һәм кочагын җәеп аңа ташланды. – Абый! Искәндәр абый! Исәнме, абый, саумы! Ходай күрешер көннәрне дә бирер икән! Хәтта ышанасы да килми!

– Габдрахман! Энем Габдрахман! Исән генәме, энем!

Шулай кочаклашып, бер-берсенең аркасына суккалап, бер-берсеннән аерылыша алмыйча, озак торды алар. Беренче булып Габдрахман аңышты.

– Әйдә, өйгә керегез, өйгә! – диде ул, абыйсын капкага таба этәреп, һәм Павелга дәште: – Уз, әйдә, өйгә керәбез. Хәзер атыңның ашарына да салырлар, өстенә дә ябып торырлар. Тирләгән бугай, салкын алмасын.

Габдрахман өйгә керүгә, ишек төбеннән үк:

– Мария! Абый кайткан минем, абый кайткан! Өстәлеңне әзерлә тизрәк! – дип кычкырды. – Миша, улым! Син капка төбендәге атның ашарына печән салып, лапастан япма алып, өстенә сал! Тирләгән ул.

Өйдәгеләр, берәм-берәм ишек төбенә килеп, кунак белән күрештеләр.

Аннары Габдрахман аларны чишендерде дә түр якка алып керде. Шунда Искәндәр почмакта торган лампалы тәрене күреп, чукынып алды һәм йөзенә ниндидер моңсулык чыгарып, гафу үтенгәндәй, әкрен генә:

– Хәзер мин Александр бит инде, энем, – диде. – Александр Харитонов…

– Мин дә Габдрахман түгел инде, абый… Валерий Григорьев булып йөрим…

– Кырыкка бөтерелә бу дөнья! Икебез дә бер ата, бер ана балалары, ә фамилияләребез төрле. Исемнәребез дә читнекеләр… – диде Александр, ачу белән тешләрен шыгырдатып. – Каршы торып-торып карадым мин, энем, тик барыбер алар җиңде… Күпме кыен ашарга туры килде…

– Ярар, абый, битәрләнмә! Монда синең дә, минем дә, әти белән әни мәрхүмнәрнең дә бернинди гаебе юк. Язмышта шулай язылган булган, күрәсең. Ходай киләчәктә безне саулыктан мәхрүм итмәсен! Тереләргә яшәргә кирәк. Ничек тә яшәргә кирәк! – дип, Валерий абыйсы Александрның җилкәсеннән каккалап алды.

Алар, ике бертуган, ул төнне йокламыйча сөйләшеп чыктылар. Александр һаман сорашты да сорашты, ә Валерий әтисе белән әнисе, аларның соңгы көннәре турында бик тәфсилләп сөйләп бирде. Әниләре дигәннән, Александр әле аны исән дип йөри иде, баксаң, әниләре Бәдерхәят әтиләреннән соң берничә ел яшәп, күптән түгел генә үлгән – аның кырыгын моннан ике ай элек, төнлә Сәмигулланы чакырып, догалар укытып үткәргәннәр. Әйе, ул да Керәшен Сәрдәсе зиратында җирләнеп, анда Василиса Григорьева исеме астында ята…

Икенче көнне Валерий өенә кешеләр агылды: барысының да Сибгатулла абый-Семён дәдәйнең җәһәннәм астындагы ниндидер Питербур дигән җирдән кайткан тере «рекрут малае» н күрәселәре килде. Моңарчы Бәрәскә авылыннан рекрутлар монда бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмаска китеп бара торганнар иде. Абыйсын исән килеш күрүенә сеңлесе Мәрьямбикә дә бик сөенде. Шөкер, ул саулыгы буенча рекрут итеп алынмаган мөселман егетенә кияүгә чыгып, икесе дә мөселман булып кала бирә һәм ике кыз бала үстерәләр иде. Александр моңа чын күңеленнән сөенде.

Александр белән Валерий, яңгыр явып торуга карамастан, икенче көнне иртүк Керәшен Сәрдәсе авылы зиратына әти-әниләре каберен зиярәт кылырга киттеләр. Озак торды алар салкын вак яңгыр астында аларның каберләре янында. Бу минутларда алар икесе дә эчләреннән ниләр кичергәндер, бу беркемгә дә мәгълүм түгел. Бер сүз дә дәшмичә ничек басып торган булсалар, үзара килешкәндәй, зираттан да бер сүз дә дәшмичә чыгып киттеләр. Хәтта чукынырга да кыймадылар…

…Александр туган нигезендә нәкъ ике атна булды. Аннары энесенең бөтенләйгә калырга кыставына да карамастан китеп барды. Аны икенче авылга хәтле Валерий озата барды. Алар соңгы мәртәбә кочаклашып шул авыл читендә саубуллаштылар. Дөресрәге, инде моннан соң бер-берсе белән беркайчан да очрашмаячакларын белеп, мәңгелеккә хушлаштылар…

Бераз җир киткәч, Александр артына борылып карады. Энесе әле һаман аның артыннан карап тора иде. Ул аңа кул болгап алды. Аңа Валерий да кул болгап җавап бирде.

Әле һаман сизелер-сизелмәс кенә сибәләп торган эчпошыргыч салкын көзге вак яңгыр бер-берсенә кул болгап торган ике бертуганнарның битләре буйлап аккан күз яшьләрен дә юарга тырыша иде шикелле…

Контора ябылды, эше калды…

Митрополит Сильвестр Гловацкийдан соң Яңа керәшен конторасы һәм Богородицк монастыре җитәкчесе итеп 1750 елның 7 февралендә Евмений Скаловский билгеләнде. Монда Казан епархиясе башлыгы епископ Лука Канашевич хәлиткеч роль уйнады. 1749 елның 11 октябрендә Синодка язган хатында ул, аны бик яхшы яктан сурәтләп, бу вазифаларга иң лаек кеше дип белдерде. Аннары Евмений атакай, аның ышанычын аклап, шушы контора белән монастырьны ундүрт ел буе җитәкләде! Ундүрт ел тоташтан!

Архимандрит Евмений Скаловский (монах булганчы Филипп Соколовский) – чыгышы буенча Украинадан, атаклы Киев академиясен тәмамлаганнан соң, берничә ел Казан семинариясендә укытучы булып эшләде. Аннары, Анна Ивановнаның 1740 елгы указы нигезендә, миссионерлык эшенә тартылган иде.

Ләкин 1752 елда аның белән епископ Канашевич арасында низаг килеп чыкты: архимандрит, Лука атакай белән киңәшмичә, җитди кимчелекләре өчен, керәшен мәктәбенең ике укытучысын эшләреннән алып, алар урынына башкаларны куйган иде. Епископ исә аның бу гамәлен үзен хөрмәт итмәү дип бәяләде һәм өстеннән Синодка шикаять язып җибәрде. Шушы шикаяте нигезендә, Синод Скаловскийның вәкаләтләрен киметә төште: Яңа керәшен конторасын барлык хезмәткәрләре һәм казнасы белән Казан епархиясе карамагына тапшырды һәм моннан соң миссионерлык эше тулысы белән епархиягә йөкләнде. Архимандрит үз вазифаларында калды калуын һәм моңарчы башкарып килгән миссионерлык эшен дә элеккечә үк дәвам итте. Тик инде ул моннан соң контораның формаль җитәкчесе генә булып саналды, чөнки Яңа керәшен конторасын турыдан-туры Лука Канашевич үз кулында тотты.

1750 ел урталарына хәтле Идел буендагы татарларны һәм мәҗүси диндәге халыкларны милли һәм дини яктан эзәрлекләү, көчләп чукындыру сәясәте эзлекле рәвештә алып барылды. Алай гына да түгел, хәтта инде бу вакытка мәҗүси халыкларның күбесе православие диненә күчерелеп бетте диярлек. Ә мөселманнар мондый сәясәткә зур каршылык күрсәтеп килүләрен дәвам иттеләр, аларны көчләү дә көткән нәтиҗәне бирмәде. Инде бу вакытка миссионерларның эше дә үзгәреп, алар, нигездә, христианлыкка күчкән халыклар арасында православие динен өйрәтү, ныгыту, аңа күнектерү җәһәтеннән чиркәүләр салу белән шөгыльләнә башладылар.

1751 елның 3 июнендә Сенат яңа чукынган халыклар яшәгән авылларда, 150 хуҗалыкка бер чиркәү исәбеннән, 33 яңа чиркәү төзү турында карар чыгарды. Ә бу карарга хәтле алар өчен 208 чиркәү салынган иде инде.

1750–1762 елларда Идел буе халыкларыннан барлыгы 69 924 кеше чукындырылды. Алар арасында татарлар – 8 466, мордвалар – 2033, чувашлар –18 291, марилар – 16 513, удмуртлар 24 621 кеше иде.

ХVIII гасырның 60 нчы елларында Яңа керәшен конторасы оештырган миссионерлык эшендә йомшаклык сизелә башлады, инде анда алып барылган инородецларны чукындыру эшен җанландыру буенча яңа тәкъдимнәр дә күренми башлады. Алай да православие диненә көчләү дәвам итте, ә көчләп чукындырылган мөселманнар исә Сенат исеменә ризасызлык хатлары юллый торды. Ахырда Сенат, Казан өязенең Акташ авылында булган шундый бер хәлне тикшергәннән соң, «о нечинении иноверцам к принятию православной веры принуждения» дип язылган, ягъни башка халыкларны православие диненә керткәндә, көчләүне тыя торган махсус указ чыгарырга мәҗбүр булды.

Билгеле, миссионерлык эшенең йомшара төшүенә патша тәхетенә Екатерина II нең утыруы да тәэсир итми калмады: аннан соң Русия дәүләтендә Ислам диненә карата мөнәсәбәт әкренләп уңай якка үзгәрә башлады. Әлеге үзгәрешнең нигезендә мөселманнарның дини кысуларга каршы, мөселманча яшәү өчен фидаи көрәше ята иде, әлбәттә. 1755 елгы Батырша мулла (Габидулла Галиев) җитәкчелегендәге татар-башкорт восстаниесе моның ачык мисалы иде…

…Русь дәүләте һәм православие чиркәвенең башка диндәге халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны, көчләү юлы белән алып барылган урыслаштыруның нинди куркыныч нәрсә икәнен һәм киләчәктә аның татар белән башкортларны милләт буларак юкка чыгарачагын яхшы аңлаган мулла Батырша, моңа каршы торуның бердәнбер юлы – кораллы восстание, дип санап, 1755 елның язында, 1 июльдә халыкны кораллы көрәшкә күтәрелергә чакырып, «Өндәү» белән чыкты. Ул анда Русиядә алып барылган миссионерлык эшенең чын йөзен ачып салды. Аның шәкертләре һәм фикердәшләре тарафыннан татар һәм башкортлар арасында таратылган бу «Өндәү» восстаниене әзерләү чорында оештыру һәм мобилизация ролен уйнады. Батырша мулланың, асылда, Русия дәүләтенең колониаль сәясәтенә каршы көрәш программасы дип кабул ителерлек дәрәҗәдәге өндәве шулкадәр көчле булды ки, Уфа өязенең кайбер волостьларында халык, хәтта 1 июльне дә көтеп тормыйча, май аенда ук кораллы көрәшкә күтәрелде. 1755–1764 еллардагы бу восстание хөкүмәт тарафыннан бастырылып, 1756 елның 6 августында Батырша мулла кулга алынды. Аңардан сорау алганда, 1735 елның 24 апрелендә Лука Канашевич тарафыннан чукындырылган Мостафа-Александр Турчанинов тәрҗемәче буларак катнашты. Батырша мулла 1762 елның 24 июлендә Шлиссельбург крепостенда төрмәчеләр белән көрәштә һәлак булды.

Батырша восстаниесенең дини асылын Русия хөкүмәтенең аңа булган реакциясе дә раслады. Император Елизавета Петровна 1755 елның 3 сентябрендә үк чукынган керәшеннәр белән бер авылда яшәүче мөселман-татарларны алардан башка авылларга күчереп утыртуны тыярга мәҗбүр булды. Шулай итеп, мөселман-татарларны урыслаштыруда бик күп һәм аяусыз кулланылып килгән башка авылларга күчерү ысулына чик куелды, хәтта татарларның шикаятьләренә игътибарлы булырга да кушылды. Ә бер елдан соң исә хөкүмәт татар авылларында мәчетләр төзергә рөхсәт итәргә мәҗбүр булды.

Батырша мулла восстаниесе нәтиҗәсендә, моңарчы мөселманнар керәшеннәр өчен түләп килгән өстәмә салым, рекрутлар өчен акча җыю да туктатылды, җимерелгән мәчетләр урынына яңаларын салырга рөхсәт ителде, иң явыз миссионерлардан Лука Канашевич һәм Сильвестр Гловацкий, эшләреннән азат ителеп, мөселманнар булмаган башка епархияләргә күчерелде.

Шунысы да игътибарга лаек: 1755 елның 9 октябрендә Белгород епархиясенә җибәрелгән Лука Канашевич Казанга ничек епископ булып килсә, моннан да епископ булып китте. Күрәсең, аның Идел буе халыкларын чукындыру эшендә артык «тырышлык» күрсәтүен югарыда да өнәп бетермәделәр. Ул 1758 елның 1 гыйнварында бик азапланып, буыннары тартышып үлде.

Шулай итеп, колониаль власть һәм урыс православие чиркәве тарафыннан үткәрелеп килгән дини көчләүләренә каршы бары тик мөселманнарның актив, шул исәптән кораллы чыгышы гына, Русия хөкүмәтен аларны чукындыру сәясәтеннән ваз кичәргә һәм ислам дине белән диалогка керергә мәҗбүр итте. Хөкүмәт, илдә православие динен көчләү юлы белән алып бару ысулының файдасыз икәнен аңлап, моның яңа ысулларын эзли башлады…

1764 елның 6 апрелендә Яңа керәшен конторасын ябу турында Сенат указ кабул итте: аның эшчәнлеге туктатылды, чукынганнар өчен башка диндә булганнардан салым түләтү, рекрут итеп алу, рекрутлыкка өстәмә акча җыю бетерелде. Керәшен татарлар дәүләт крестьяннары сословиесенә теркәлә башлады, контора хезмәткәрләре, офицер һәм солдатлар килгән урыннарына кире кайтарылды.

Указ яңа керәшен һәм иске керәшен төшенчәләренә дә ачыклык кертте: «яңа керәшен» дип православие динен беренче ревизиядән, ягъни 1720 елда Русиядә беренче тапкыр халык санын алудан соң кабул иткәннәрне, «иске керәшен» дип моңа кадәр кабул итүчеләрне атады. Билгеле, алар шул ук авылларда бергә яшәп, туганлашып беткәнлектән, тора-бара алар арасындагы аерма юкка чыкты.

Сенат, Яңа керәшен конторасын япса да, башка халыкларны христианлаштыру буенча миссионерлык эшен бөтенләй юкка чыгармады, бары тик аны урындагы епархияләр өстенә генә йөкләде. Моның өчен Казан епархиясендә – өч, Тубыл, Иркут, Тамбов епархияләрендә – икешәр, Нижгар, Вятка, Рязань, Әстерхан епархияләрендә берәр дингә өндәүче – проповедниклар билгеләнде.

Яңа керәшен конторасы эшләгән 33 ел дәвамында 384226 кеше, шул исәптән 12 699 татар, православие динен кабул итте.

Яңа керәшен конторасын ябу Русия дәүләтендә ислам диненең рәсми рәвештә танылган дингә әверелүе юлында әһәмиятле адым булып торды.

Язмыш… Кеше язмышы…

Ул Ходай тарафыннан кеше дөньяга тәүге авазын салганчы ук языла, диләр. Моңа ышанырга да, ышанмаска да мөмкин, чөнки әле беркемнең дә моны раслаучы бер «язмыш кәгазе» н дә табып укыганы юк. Шулай да ул аксиома булып кабул ителә, без аңа инанып яшибез. Ул башыбызга төшкән кайгы-хәсрәтләрне дә җиңәргә булыша: «Язмыштыр инде…» – дип, аларны сабырлык вә ниндидер эчке күндәмлек белән үткәрәбез.

Бу – дөньядагы барлык халыкларга да хас нәрсә. Кайсы илдән, кайсы милләттән, нинди диннән булуына карамастан, һәр кеше үз язмышының туганда ук Ходай тарафыннан язылып куюына ышанып гомер итә. Тик тарих кешеләрнең Ходай тарафыннан язылган язмышларын көчләп, теләкләренә каршы килеп үзгәртергә тырышу гамәлләренең дә тормышка ашырылуын раслап килә. Русьта урыс милләтеннән булмаган башка халыкларны православие диненә көчләп кертүне һәм ахыр чиктә шул юл белән урыслаштыруны күздә тоткан, дәүләт һәм чиркәү тарафыннан кулга-кул тотынып берничә гасыр буе бертуктаусыз алып барылган бу сәясәтне бары тик халыклар язмышын үзгәртергә тырышуның бернинди әхлакый кысаларга да сыймый торган үтә кешелексез мисалы дип кенә кабул итеп була.

33 ел эчендә Зөя шәһәрендәге Яңа керәшен конторасында гына да 384 мең 226 кеше, шул исәптән 12 мең 669 мөселман-татар, чукындырылып, православие диненә кертелгән икән, аек акыл белән фикер йөрткәндә, бу – шул кадәрле язмышлар көч белән, тупас рәвештә боздырылган дигән сүз!

Хәтта инквизиция ысулын кулланудан да тайчанмыйча эзлекле рәвештә алып барылган мондый кешелексез сәясәтнең Явыз Иван Казанны алганнан бирле үк тормышка ашырылуын истә тотсак: «Йа Хода! Шул чорлар эчендә Ходай язган күпме язмышлар, бозылып, бөтенләй башка, язылмаган юлдан киткән, боздырылган?!» – дип гаҗәпләнергә генә кала. Кемнәр алган шундый язмышка дучар булган кешеләр санын?..

Христианга әйләндерелгән ул татарлардан да, аларның дистәләгән буыннарыннан да беркайчан мөселман балалары тумаган, хәзер дә тумый һәм киләчәктә дә туачак түгел. Димәк, православие динен «ирекле» кабул иткәннәрнең генә түгел, ә аларның ничәмә-ничә буын язмышлары да сындырылган, бозылган булып чыга…

Шөкер, Русьта урыслардан башка яшәгән бүтән халыкларны көчләп православие диненә кертү гамәле зур масштабта тормышка ашырылган вакытлар инде күптән тарих катламнары астында калды. Бу чорлар эчендә Русь дәүләте үзе дә зур үзгәрешләр кичерде, чиркәү дәүләттән аерылды…

2012–2013

Явыз һәм кансыз тиран

Пролог

Бөек Мәскәү кенәзе Иоанн III (Иван Өченче) үлгәннән соң тәхеткә утырган һәм тарихка Василий III (Василий Өченче) буларак кереп калган малае Василий Иванович, үзе идарә иткән чорда, атасыннан калган кенәзлек чикләрен киңәйтү һәм биләмәне ныгыту буенча әтисе башлаган эшне тырышып дәвам итте. Ә әтисе Иван Васильевич Русь дәүләтенең үзәген оештырган кеше иде: дәүләт буларак кенәзлек нәкъ ул идарә иткәндә берләшә башлады. Ул Мәскәү кенәзлегенә 1463 елда Ярославльне, 1478 елда Новогородны (Новгород), 1485 елда Тверьне, аннары Вятка белән Пермьне кушты. Шулай итеп, Мәскәү кенәзлеге әлегә аерым-аерым яшәп яткан кенәзлекләрне көч белән берәм-берәм үзенә буйсындыру хисабына зурая барды.

Василийның кенәзлек белән идарә итә башлавы әтисенең эшен дәвам итү генә иде. Ул, аның шикелле үк, бөтен җаны-тәне белән самодержавие яклы, тик аңардан ныклырак ихтыярлы, буйсынмаучанрак, шул ук вакытта кырыслыгы буенча бераз кайтышрак иде, тышкы һәм эчке сәясәттә дә әтисе юлыннан һәм аның кагыйдәләре буенча барды. Барлык әһәмиятле эшләрне дә үз нәсел тарафдарлары һәм көрәштәшләреннән торган боярлар советында хәл итте, үз фикерен алардан раслатты, монарх властен тормышка ашыруда тыйнаклык күрсәтте, ләкин әмер һәм боерык бирергә дә шактый ук кырыс кеше иде. Гәрчә беркайчан сугышлардан курыкмаса да, тынычлыкның өстенлеген яхшы аңлады, алай да, дәүләт куәте өчен кирәк булганда, һәр мөмкинлектән файдаланырга тырышты. Уңышларга, хәрби юлдан бигрәк, дошманнар өчен куркынычрак булган хәйлә белән ирешә килде. Русьны кимсеттермәде, киресенчә, барлык гамәле белән аның данын күтәрергә тырышты. Шуңа күрә әтисеннән соң ул самодержавие өчен лаеклы кенәз иде.

Гәрчә әтисе Русьны берләштерү буенча зур эшләр башкарса да, аерым кенәзлекләр Василий Өченче тәхеткә утырган чорда да кала бирә иде әле. Әнә Псков кенәзлеге, үзе белгәнчә, үз законнары белән, җитмәсә, Литва канаты астында яшәп ята. Аның мондый иреклеге, Русь законнарын санга сукмыйча яшәп ятуы әтисенең ачуын да бик китергән иде китерүен, тик ул, – әллә көч кулланудан курыкты, әллә олыгаюы комачаулады, – бу эшне киләчәккә, уңайлырак вакытка калдырып, аны Мәскәү кенәзлегенә кушу максатыннан, Псков кенәзлегенә яу чапмады.

Рязань белән Смоленск кенәзлекләрен дә кушасы иде Мәскәү биләмәсенә. Тик моны көч яисә ниндидер хәйләле башка юл белән генә башкарып чыгарга мөмкин. Җитмәсә, Смоленск кенәзлеге инде йөз дә ун ел Литва кул астында яши. Литва белән Мәскәү кенәзлеге арасында күп санлы сугышларга китергән борынгы һәм яңа чикләргә кагылышлы дәгъвалар өч гасыр буе дәвам итә. Тик әлегә алар да, Псков кенәзлеге кебек үк, һаман Мәскәү кенәзлегенә буйсындырылмаган. Димәк, болары да киләчәк, ягъни аның улы Василий эше…

Чыннан да, Василий Өченче, әтисе башлаган эшкә тугры калып һәм аның өметен аклап, 1510 елда – Псковны, 1514 елда – Смоленскины, 1521 елда – Рязаньны буйсындырып, Мәскәү кенәзлегенә кушуга иреште. Шулай итеп, моңарчы аерым яшәгән кенәзлекләр башында Мәскәү торган Русьны берләштерү тәмамланды.

Кушты, берләштерде дип әйтүе генә ансат, чынында бу өч кенәзлекне буйсындыру аңардан акыл зирәклеге белән рухи ныклык та, кирәк чакта хәйлә дә таләп иткән аерым-аерым өч зур яудан торган өч вакыйга иде. Алай да бу зур эш уңышлы башкарылды.

Димәк, әтисенең васыяте, дөресрәге, аның кулы җитмәгән шактый зур эшләр үтәлде. Инде бөек Мәскәү кенәзе Василийга тынычланырга да вакыт иде. Ләкин аның җаны һич тә тыныч түгел, яше олыгая барган саен, күңелен нәрсәдер борчый иде…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации