Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 27


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 27 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Сильвестр патшада игелеккә омтылу теләге тудырса, Адашев исә аның андый изге теләгенә ирешүне җиңеләйтү юлын өйрәтте. Моны ул чакта патша сараеның күренекле сановнигы булган кенәз Андрей Михайлович Курбский да раслый. Ничек кенә булмасын, моннан соң Иван эпохасының дан чоры, ил идарәсендә күңел биреп эшләүнең яңа, Русь дәүләте файдасына бәхет һәм уңышлар китергән яңа чор башлана.

Беренчедән, Юрий Глинскийны үтергәннән соң, Воробьёвода килеп чыккан фетнә дә туктатылды. Алар, мондагы сарайны әйләндереп алып, патшадан аларга үзенең әбисен, княгиня Аннаны, һәм аның малае Михаил Васильевичны бирүләрен таләп итеп кычкырганнар иде. Иван аларга атарга боерды. Шулай итеп, фетнәчеләрне таралырга мәҗбүр иттеләр, кайберләрен, тотып, җәзага тарттылар, күбесе, патша алдында тезләнеп, кичерүен үтенде, кайберләре качып китте. Тәртип урнашты. Шунда патша, әтисенең ярлыларга карата мәрхәмәтлелеген исенә төшереп, аларның берсе дә түбәсез вә иписез калмасын дип, тиешле чаралар күрергә боерды.

Икенчедән, Глинскийларны властьтан читләштереп, патшаны үз кеше итәргә теләгән, шушы явыз максатларын тормышка ашыру өчен, кара халыкны котырткан чын фетнәчеләр кенәз Скопин-Шуйский һәм аның тарафдарлары алданды. Ләкин патша, – әллә үзенең рухание һәм патшабикәнең абыйсы хөрмәтенә, әллә моңа бик ачык дәлилләр җитәрлек булмаганга, – аларны кызганды, хөкемгә тартмады. Шулай да боярларның фетнәле хакимлеге, тиранлыкка һәм үз белдеклелеге белән идарә итәргә омтылган патша самодержавиесенә, ягъни бер кулда булган властена урын биреп, тәмам җимерелде.

Идарә итүдәге һәм йөрәгендәге бу яхшы ниятле үзгәрешне тантаналы рәвештә ныгыту җәһәтеннән, Иван берничә көнгә, пост тоту һәм гыйбадәт кылу өчен, ялгызы гына калды. Үзенә әүлияларны чакыртып, бик тырышып, күңеле йомшарып, ихластан гөнаһларын кичерүләрен сорады, шуннан соң үзен рухи яктан чистарып калгандай сизде. Аның яшь, дәртле күңеле аңардан үзен бөек Русь патшалыгы алдында ихластан ачылуын тели иде. Шуның өчен ул барлык шәһәрләрдән төрле катлам кешеләрен сайлап, бик мөһим дәүләт эшләре турында киңәшү өчен, Мәскәүгә җибәрергә боерды.

Алар җыелып беткәч, ял көнне, төштән соң ул тәреләр тоткан руханилар, боярлар, хәрби дружиналар белән Кремльдән Лобное местога чыкты. Аны дәшми-тынмый гына басып торган халык каршы алды. Гыйбадәт кылдылар. Шунда Иван, митрополит Макарийга мөрәҗәгать итеп:

– Изге атакай! Синең мәрхәмәтлелегеңне һәм ватан хакына тырышуыңны беләм. Шуңа күрә минем яхшы ниятләрем юлында да бөек яклаучым булсаңчы, – диде. – Мине Ходай әтиемнән дә, әниемнән дә бик иртә ятим калдырды, ә вельможалар минем турыда бик кайгыртмады, үзләре власть иясе булырга теләде, минем исемнән кешеләрне дәрәҗәләреннән мәхрүм иттеләр, намусларын таптадылар һәм тапладылар, ялган юл белән баедылар, халыкны кыерсыттылар һәм аларга беркем дә каршы тормады. Мин исә үземнең мескен бала чагымда чукрак һәм телсез булганмын: ярлыларның зарларына колак та, күңел дә салмаганмын, авызымнан аларны кыерсытучыларны фаш иткән сүзләрем чыкмады. Ә сез, сез, усал фетнәчеләр, гаделсез хакимнәр, ни теләсәгез, шуны эшләдегез! Бүген, менә хәзер нинди җавап бирерсез? Сезнең аркада күпме күз яшьләре, күпме кан түгелде? Мин бу каннарга буялмадым! Ә сез күкләр җәзасын көтегез!.. – Шушы мәлдә ул төрле якка бил бөгеп алды да сүзен дәвам итте: – Алла тарафыннан яратылып, безгә бүләк ителгән кешеләр! Сезнең аңа булган мәхәббәтегезне һәм мине яратуыгызны теләп үтенәм: киң күңелле һәм эчкерсез булыгыз! Узган тормыштагы явызлыкны кире кайтарып булмый: бары тик сезне мондый изүләрдән һәм талаулардан киләчәктә генә коткара алам. Инде булганны онытыгыз, нәфрәтләрегезне һәм дошманлыгыгызны калдырыгыз, барыбыз да христиан мәхәббәте белән берләшик. Моннан соң мин – сезнең хакимегез һәм яклаучыгыз.

Русь үзенең шушы урында булган ышанычлы кешеләре аша яшь патшаның ихластан әйтелгән антын тыңлаган һәм ишеткән бу тантаналы көндә Иван, үзенең мәрхәмәтлелегенә сокланган мәлдә, үзенең гаепле боярларны кичерүе турында белдерде. Шулай ук ул аларны күк хөкеме исеменнән митрополит белән башка югары дин әһелләренең дә кичерүләрен, бу көнне бөтен Русь халкының бер-берсе белән туганнарча кочакланышуын, моңарчы булган шикаять һәм дәгъваларның, судлашуларның туктатылуын теләде. Шул ук көнне ул Адашевка ярлыларның, ятимнәрнең, кыерсытылганнарның зарларын кабул итәргә боерды һәм аңа тантаналы рәвештә:

– Алексей! Син күренекле дә, бай да түгел, ләкин мәрхәмәтлесең. Сине бу югары урынга үз теләгең буенча түгел, минем ул кешеләргә яхшы ният белән тартылган җаныма, күңелемә булышыр өчен куям, аларның язмышы Ходай тарафыннан миңа тапшырылган, – диде. – Аларның намусын таплаучы, законсыз гамәлләре белән аларны изүче байлардан да, күренеклеләрдән дә курыкма! Шулай ук сине көнчелеге аркасында байларга яла ягучы ярлыларның күз яшьләре дә алдамасын! Барысын да саклык белән тикшер һәм миңа, Ходай судыннан куркып, чынын җиткер!

Күңеле йомшарган халык үзенең яшь патшасы белән бергә елады. Әле күптән түгел генә бөек государьның 1547 елның язында Псковтан зарлары белән килгән кешеләрне ничек мыскыллап җәберләгәнен күргән яисә бу турыда ишеткән бояр һәм кенәзләр, мондый үзгәрешкә гаҗәпләнеп, бер-берсенә карашып, иңнәрен сикерттеләр. Аннары мондый хәлне барысы да янгын нәтиҗәсендәдер, мөгаен, дип фаразладылар.

Казанны алу

Инде шактый биләмәләрне үзенә кушса да, әтисе Василийдан үзенә васыять булып калган Казан төене һаман чишелмәгән килеш кала бирде. Алай гына да түгел, вакыты-вакыты белән ул бу мәсьәләдә хәтта шикләнеп тә калды, чөнки бояр, кенәз һәм воеводалар арасында да Казанга яу чабуга карата бердәм фикер юк иде: кайберәүләре аны мөмкин кадәр тизрәк яулап алу яклы булса, икенчеләре, киресенчә, татарлар бик оста сугышчылар, аларны ансат кына җиңеп булырмы икән дигән шик белдерде. Икенче як фикере буенча, яуга чыга калсак, Кырым ханы белән Нугай бәгенең дә, Казан яклы булып, Руська сугыш башлаулары да бик мөмкин хәл. Алар бу ханлык белән үзара туганлашып беткәннәр. Аннары, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, шунысы да бар: ара-тирә татар биләмәләренә яу чапкан чакларда, Казан ханлыгының күршеләре – чувашлар, чирмешләр һәм дә удмуртлар – гел Казан яклы булып урысларга каршы чыгып килделәр түгелме? Димәк, Казан өстенә чапкан очракта, башта ниндидер юллар белән аларны безнең яклы булып сугыштыру чарасын күрергә кирәк. Алга карап эш иткәндә, бу – бик мөһим нәрсә.

Инде унҗиде яшен тутырган, патша титулы йөрткән Иван ике як фикерен дә игътибар белән тыңлады һәм, ни гаҗәп, үзе дә икеләнеп калды. Бай биләмәле Казанны тиз генә үзенеке итәсе дә килде, шул ук вакытта, чыннан да, яуга каршы булган як фикере дә дөрес кебек тоелды. Озак уйланып йөрде Иван Казанга яу чабу турында.

Аңа үзенең рухи атакае булган митрополит Даниил сөйләве буенча, Казанга инде 1535 елда ук яу чапмакчы булганнар. Ул чакта әле Иванга нибары биш яшь кенә булганлыктан, ул аның турында берни дә белми иде. Дөрес, ул, боярлар һәм воеводалар тарафыннан аның исеменнән әзерләнеп, әнисе Елена Глинская хуплавы белән тормышка ашырылырга тиеш булган. Ләкин ул яу булмыйча калган. Инде шактый гаскәр җыелгач, Мәскәүнең үзләренә орышка килергә җыенуы турында Казан ханы Сафа Гәрәй белеп алган да, бу турыда үзенең алты хатыны ягыннан туганлашып беткән кодаларына хәбәр салып, алардан ярдәм сораган. Шуннан соң аның үтенеченә Себер ягы кодасы Дәүләтьяр ун меңлек атлы гаскәрен ярдәмгә Казанга җибәргән. Аннары Нугайдан да, башка җирләрдән дә гаскәрләр килгән. Кырым ханы Сәхип Гәрәй, гаскәр бирмичә, бу хәлне үзенчә чишәргә алынып, Мәскәүнең бөек кенәзе исеменә янаулы хат юллаган. «Әгәр дә син минем туганым Сафа Гәрәйгә – Казанга яу чабасың икән, илчеләреңнең Бакчасарайда эзләре дә булмасын, ул чагында мин – синең дошманың. Әгәр син Казан ханлыгына басып кермичә, аннан ясак алмыйча, Сафа Гәрәй хан белән тыныч яшәсәң, аның халкына золым салмасаң, мин синең белән дуслыкта булырмын. Әгәр сүземә колак салмыйсың икән, ул чагында, атаң Василийга яу чапкан шикелле, Сафа Гәрәй белән Русь өстенә киләчәкбез» диелгән була анда.

Әллә Русь белән бөек кенәз исеменнән идарә итүчеләргә шушы хат тәэсир иткәнме, әллә Казанның алар явына каршы тугандашларыннан да гаскәр җыюларын белеп, яуларының уңышлы чыгачагына шик төшкән идеме, – шөкер, урыслар ул елны яу белән Казанга килмәгән иде.

…Шуннан соң Казанда берничә еллык тынычлык урнашты. Бу еллар эчендә Сафа Гәрәй, үзенең алтынчы хатыны булган Рязань бояры Семён Казиевның кызы үлеп киткәч, аның урынына үзенә хатынлыкка Нугай бәге Йосыфның кызын, беренче ире Казан ханы Җан Гали үтерелгәннән соң, тол калган Сөембикәне алды. Шулай итеп, Сөембикә ханбикә булып Казанга икенче мәртәбә аяк басты һәм, бәхетенә, ир-ат исемен генә йөрткән, чынында җебегән кеше булган беренче ире Җан Галидән аермалы буларак, мәһабәт Сафа Гәрәйдә күңеленә ханлык белән идарә итүдә дә, шәхси тормышында да хуш килгән затлы, көч-куәтле чын ир затын күрде. Хан калган биш хатынын да тигез күрсә дә, Сөембикәсен исә аерата яратты, ханбикә дә аңа сөю белән җавап бирде.

Шулай тыныч кына яшәп яткан көннәрнең берсендә Сөембикә Сафа Гәрәй ханга ир бала табып бирде. Икесенә дә шатлык китергән балага Үтәмеш дигән исем куштылар. Ләкин Казан тәхете тирәсендә күптәннән килгән ыгы-зыгы һаман дәвам итә иде әле. Ни кызганыч, анда ханлыктагы тынычлык ошамаган, асылда, Мәскәү яклы кешеләр – сатлык җаннар да күп иде. Алар, һәрдаим үзара астыртын эш йөртеп, Мәскәүгә җаны-тәне белән каршы булган Сафа Гәрәйгә һәм аның яклыларга фетнә әзерлиләр иде. Ул суеш баласы тууга багышлап хан уздырачак мәҗлестә булырга тиеш иде. Хан белән аның якыннары моны бу мәҗлескә нибары ике сәгать вакыт кала гына белеп алдылар. Фетнәчеләр ханны да, аның якыннарын да һәм сабыйны да суймакчылар икән.

Бу куркыныч хәбәр өстенә тагын берсе килеп иреште: Казан ханлыгының икейөзле дошманы, сатлык җан Боерган сәет зур гаскәре белән Казанга дала ягыннан килергә җыенса, Мәскәүдән Шаһ Гали һәм Атабай кул астындагы качкын татарлардан торган зур санлы гаскәр дә Казанга яу чабачак икән. Димәк, Иван үз ягына ауган, ханга дошман булган көчләрне татарларның үзләре арасыннан да әзерләгән булып чыга.

Әле Мәскәү явы Казанга, ким дигәндә, ике-өч атнадан гына килеп җитәчәк дип тынычланып, инде әзерләнгән һәм кешеләр чакырылган бәби туен үткәрергә булдылар. Әлбәттә, моңа хан ягы да мөмкин кадәр саклану чаралары күргән иде.

Килеп ирешкән хәбәр дөрес булып чыкты: бәби туе башлану белән җиңнәренә пычак вә хәнҗәрләр тыгып килгән Булат бәк Ширин яклы сатлык җаннар суешны башлап та җибәрде. Ике яктан да күп кеше кырылды. Казанның атаклы мулласы Колшәриф, сугышучыларга күпме генә ялвармасын, суешны барыбер туктата алмады.

Көч-хәл белән котылган Сафа Гәрәй вә ханбикә, бер төркем үз яклылар белән бергә, Нугайга качып китәргә мәҗбүр булдылар.

Бу арада Казанның Мәскәү яклы кешеләре, Иваннан үтенеп, хан тәхетенә кабат Шаһ Галине утыртуга ирештеләр. Аның бу тәхеткә икенче мәртәбә утыруы иде инде. Ләкин ул анда бу юлы да озак утыра алмады: Сафа Гәрәй хан, Кырымнан һәм Нугайдан көчле гаскәр белән янәдән Казанга кайтып, өченче мәртәбә үз урынына утырды.

Бу 1545 ел булып, Казанны басып алу турындагы уен ташламаган Иванга унбиш яшь тулган, димәк, инде ул илдәге хәлләрне үзе дә яхшы аңлый иде. Казан ханлыгы тәхетенә Шаһ Галине утыртканда, ул аңа зур өметләр баглады: үз кешең идарә иткәндә, күп мәсьәләләрне яусыз да хәл итүе мөмкин, янәсе. Ләкин аны тәхеттән тиз чөйделәр. Болай булгач, Казан ханлыгын муенына килешүләр элмәге салып кына буйсындырып булмаячак, яуга әзерләнергә кирәк…

Ул бу турыда бояр һәм воеводалар белән киңәшләр алып барды. Тау ягы халыкларын үз ягына тарту өчен, аларга күп санлы илчеләрен җибәрде. Тик алар белән сөйләшүләр авыр барды. Алай да ул, уйлана торгач, шушы елда ук Казанга яу чабарга әзерләнергә боерды. Татарларның көчен сынап карыйсы килә иде. Аннары Казанны басып алу ягын каерганнар да бу турыда һаман тукып килделәр. Алар арасында митрополит Макарий бигрәк тә актив булды: янәсе, күрсәт көчеңне, ал Казанны, үтә атаңның васыятен! Аннары моңа күңелендә көннән-көн тамыр җәя барган мин-минлеге дә өстәлде бугай, каршы тора алмады, Казанга яу чапты. Ләкин уңышсызлыкка очрады, гаскәре беренче орышта ук җиңелеп, кире борылып кайтты. Иван ярсулы иде. Димәк, ныграк әзерләнергә, Казанның күршеләрен дә, аларга каршы чыгарлык итеп, үз ягыбызга аударырга, моның өчен аларга зур ташлама һәм бүләкләр вәгъдә итәргә кирәк.

1547 елда Иван, өйләнеп, патша титулы алганнан соң, ниһаять, Русь белән мөстәкыйль рәвештә идарә итәргә омтылды, бу юлда катылык та күрсәтә башлады. Шул ук вакытта аны Казан явының уңышсыз тәмамлануы да бик ярсыта иде. Тизрәк моның үчен кайтарасы килде.

Шактый гына әзерләнү чаралары үткәргәннән соң, туплар белән дә коралланган зур гаскәре белән ул 1549 елда Казанга тагын яу чапты. Ләкин кинәт һаваның җылынып китеп, яңгырлар явуы һәм, Идел бозы өстенә су чыгып, бозның юкаруы, күп җирдә ярылуы аркасында, аны кичкән чакта, гаскәренең һәм тупларының шактый өлешен югалтты – алар суга батты. Шуңа күрә ул, Казанга барып җитә алмыйча, кире борылып кайтырга мәҗбүр булды. Әлбәттә, икенче тапкыр уңышсызлыкка очраган унтугыз яшьлек патшаны бу хәл бик ярсытты, ул ачуыннан нишләргә дә белмичә нервланды, хәтта, тарихчылар язып калдыруынча, күз яшьләре түкте.

Ләкин Казанны алу уе инде аңа тәмам тынгылык бирми башлады. Һәм ул тагын бер елдан, ягъни 1550 елда, үзенең бертуганы Юрий белән Казан өстенә тагын яу белән китте. Бу юлы ул уңышка ирешәчәгенә бик ышана иде, чөнки Казан тәхете тирәсендәге хәлләр моңа өмет тудыра иде. Соңгы вакытта Казандагы хәлләр ханлыкның үзе өчен гаять катлауланып, Мәскәү өчен, киресенчә, уңай килеп тора иде.

1549 елда Сафа Гәрәй хан, мунча кергәндә, кайчандыр татарлар әсир итеп алган урыс тарафыннан агуланып үтерелде. Әлбәттә, бу эшне Мәскәү яклы кешеләр оештырды. Исәпләре Казан ханлыгы тәхетенә Иван кешесен утырту иде. Сафа Гәрәйне җирләгәннән соң, аның васыяте укылды. Ул анда, алай-болай үзе үлеп китә калса, урынына тәхет варисы итеп бу вакытта өч яшь кенә тулган, Сөембикә ханбикәдән туган улы Үтәмеш Гәрәйне билгеләгән иде. Әлбәттә, бу очракта, сабый бала гына булган Үтәмеш Гәрәй хан балигълык яшенә җиткәнче, Казан ханлыгы белән аның исеменнән әнисе Сөембикә идарә итәргә тиеш иде. Ханның бу васыятьнамәсен укыганнан соң, Казанда болай да бик тыныч булмаган хәлләр тагын да катлауланып китте. Сабыйның тәхеткә утыруын хупламаган якның кайберләре тәхеткә Сафа Гәрәйнең башка, инде өлгер яшькә җиткән малаен куярга, ахырында ханны Кырымнан яисә солтан Сөләйман Канунидан җибәрелүен теләделәр. Кырым ханы Сәхип Гәрәйдән Казан тәхетенә хан җибәрүен сорап хат язып, аны утыз кешелек илче артыннан биреп җибәрделәр. Тик алар Мәскәү шымчылары кулыннан үтерелде, хат исә Иван кулына эләкте. Шуңа күрә ул Казан тирәсендәге ыгы-зыгы турында бик хәбәрдар иде һәм, алга таба ни булыр дип, сабыр гына көтә бирде. Ыгы-зыгы дигәннән, ул, әлбәттә, Мәскәү файдасына иде. Димәк, Казан тәхете тирәсендәге бу хәлләр әле шактый озакка сузылачак, һәм, иң мөһиме, хәзерге вакытта Казан ханлыгы идарәсендә бердәмлек юк. Әгәр дә, Казан тәхетенә хан сорап, аңа мөрәҗәгать итәләр икән, аның андый шәхесе бар: Мәскәү сүзеннән беркайчан да чыкмый торган күндәм кеше Шаһ Гали ул.

Мәскәү өчен тагын бер файдалы гамәл бар иде: соңгы вакытта солтан Сөләйман Кануни белән Кырым ханы Сәхип Гәрәй арасында да дуслык бозылып тора, шымчылар хәбәр итүенчә, солтан Кырым ханы астына чокыр казый икән…

Менә шушы хәлләр турында бик төгәл ишетеп торган Иван, Казанга яу чабу өчен, хәзер иң кулай вакыт дип санады. Казан тәхете тирәсендәге ыгы-зыгы, каршы якларның үзара көрәше аңа зур ярдәм булырга тиеш.

Дөрес, ул бу юлы февраль аенда Казанга ук килеп җитте. Тик Казанга килеп җиткәч, мөгаен, Ходайның Казан халкына ирештергән рәхмәте аркасындадыр, бу юлы да көннәр кинәт җылытып җибәрде, яңгырлар ява башлады, бу хәл исә урыс сугышчыларына туп һәм мылтык-пищальләрдән атарга зур кыенлыклар тудырды, чөнки дарылар дымланды. Казан тирәсендә 11 көн торганнан соң, Иванга кире кайтып китүдән башка юл калмады. Чөнки Казан гаскәре урыс явына каршы батырларча сугышты. Бу бәрелеш вакытында ике яктан да югалтулар зур булды. Тик иң мөһиме: Казан урысларга бирешмәде. Бу исә Казан халкы тарафыннан ханбикә Сөембикәнең зур җиңүе дип кабул ителде.

Шушы уңышсыз орыштан соң Иван тагын да кырысланып калды, ачуыннан нишләргә белмичә ярсыды, татарларга карата ярсуы көннән-көн кабара барды, бу походта катнашкан күп кенә воеводаларын куркаклыкта һәм кыюсызлыкта гаепләде. Һәм шундук Казанга каршы яңа яуга әзерлек башларга боерды. Туплар, ядрәләр коелды, мылтыклар, кылычлар ясалды, кешеләргә тиешле азык-төлек, атларга солы, печәннәр әзерләнде.

Инде Мәскәүнең Казанга яңа яу чабачагы беркемгә дә сер түгел иде. Сөембикә, мондый афәтне булдырмас өчен, яшь Үтәмеш Гәрәй хан исеменнән, ике арада тынычлык килешүе төзергә чакырып, Мәскәүгә илчесе аша хат юллады. Шулай ук ул атасы Йосыфка да хат язып, аңардан, Иванга башка Казанга һөҗүм белән килмәвен сорап, хат җибәрүен үтенде. Дөрес, әтисе язды Иванга андый хатны, тик бу юлы явының уңышлы чыгачагына нык ышанган патша аның сүзенә колак салмады.

Менә шундый көннәрнең берендә җиң сызганып Казан белән яңа орышка әзерләнеп яткан патшага, боярларданмы, воеводаларданмы – кемдер бер тәкъдим ясады. Янәсе, урыс гаскәре, Казанга яу чапканда, зур араны үтәргә мәҗбүр, шуңа күрә анда килеп җиткәнче йончыйлар, арыйлар, сугышчан рухларын югалталар, җитмәсә, алар үзләре белән күпме корал һәм дары алып баралар. Шуның өчен Казан борыны астында, Зөя елгасының Иделгә койган тамагында, махсус ныгытма-крепость төзергә һәм анда алдан ук кораллар, азык-төлек, атларга солы, печән, гомумән, яу өчен кирәк булган барлык нәрсәләрне дә шунда тупларга, шунда сакларга һәм Казанга һөҗүмне менә шул ныгытмадан йөреп оештырырга кирәк.

Патша бу тәкъдимгә чат ябышты, Казанга яу чабу һәм шушы ныгытманы төзү мәсьәләсен тикшерү өчен, тиз генә Боярлар думасын җыеп, аңа күренекле воеводаларны да чакырды. Казанга бару мәсьәләсе шундук хупланды, чөнки патшага каршы нинди дә булса сүз әйтергә беркем дә кыймый иде. Икенчедән, Казан биләмәләренә күзе янган кешеләр боярлар, кенәзләр һәм воеводалар арасында да күп иде. Ни әйтсәң дә, күпме түзәргә була бу татарларга каршы орышның ничәмә-ничә еллар буе уңышсыз килеп чыгуына?! Татарларны тезләндерергә бик вакыт!

Зөя елгасы тамагында крепость төзүне дә бик тиз хупладылар. Хәтта моны ничек тизрәк һәм куркынычсызрак итеп тормышка ашыру буенча киңәшләр дә әйтелде. Ахырда шундый карарга килделәр: ул ныгытма корылмаларын чирмеш урманнарында бурарга да, көймәләр белән алып килеп, урында мүкләп күтәреп куярга.

Шулай итеп, Русь патшасы татар җирендә бернинди рөхсәтсез үз ныгытмасын төзергә кереште. Әлбәттә, бу очракта аны, төзегәндә, татарлардан сакларга да кирәк иде. Монысы да хәл ителде: аны саклау өчен воевода Иван Выродкин җитәкчелегендәге гаскәр Угличта торырга тиеш булды.

Ныгытмалы бу шәһәр бик тиз төзелде. Чирмеш урманнарында меңнәрчә балта осталары ал-ялны белми эшләде. Булачак йортларны төзи тордылар, аннары, һәр әзеренең бүрәнәләрен тамгалап, көймәләр белән Зөя тамагына алып килә һәм мүкләп күтәрә тордылар. Аннары гаскәр өчен тиешле азык-төлек, атлар өчен солы, печән запаслары да булдырылды. Нәтиҗәдә шактый зур ныгытма-шәһәр барлыкка килде. Әлбәттә, беренче эш итеп, калада агач чиркәү күтәреп куйдылар.

Иван шәһәр төзелешен дә, кораллар ясау, азык-төлек әзерләү эшен дә үзе күзәтеп торды. Шөкер, эш, аны яңа орышка тагын да рухландырып, бик яхшы, ул уйлаганча, ул таләп иткәнчә бара иде.

Әлбәттә, Иванның Казан ханлыгы җирендә, җитмәсә, аннан ерак түгел генә кала тикле кала төзүен дә, анда кораллар, азык-төлек запасы булдыруын да күршеләрнең барысы да күреп торды, тик аларның кайсысы, бу афәт нәрсә белән бетәр дип, кул кушырып ята бирде, кайсысы, булачак бу фаҗига җиле безгә кагылмасмы икән дип, куркып яши бирде. Андыйлары, көтеп ятмыйча, Иванга үзләренең аның ягында икәнлекләрен белдерергә ашыкты. Бу җәһәттән күпме вакытлар Казанның дуслары дип саналган, Иванга каршы орышларда гел татарлар яклы булып сугышкан, Казанга бай ясак түләп торган чирмеш һәм чувашлар, Зөя ныгытмасының башлыгы итеп куелган Шаһ Гали янына килеп, үзләренең Иван яклы булып сугышырга әзер икәнлекләрен белдерделәр. Тик безне кырмагыз гына, янәсе. Шаһ Гали аларга сугышта катнашкан һәр кеше һәм аның нәселе өч ел буе ясак түләүдән азат ителәчәк дип вәгъдә бирде, тик алар барысы да үзләренең патшага тугрылыкларын язма рәвештә, үз тамгаларын салып расларга тиешләр иде. Шулай эшләделәр дә.

Казан өчен чираттагы афәт әзерләнеп яткан шушы вакытта, ни гаҗәп, Сөембикәгә кан кардәш булган мирзалар да, хәтта бертуган абыйлары да, Иванга бирелгәнлекләре хакында хатлар язып, илчеләр җибәреп, Казанга каршы һөҗүмендә аның яклы сугышачакларын белдерделәр.

Шулай итеп, Казанга яу чабу өчен барлык әзерлекләр дә тәмамланып бетте дип санаган Иван 1551 елда йөз дә илле меңлек гаскәре белән Казан өстенә яуга кузгалды. Берничә көннән Зөя ныгытмасы урыс гаскәрләре белән тулды. Сергей чиркәвендә Иван катнашында воевода, бояр һәм кенәзләр өчен литургия укылып, андагы поплар, Казан өстенә баручы яуның уңышлы чыгуын теләп, үзләренең фатихаларын җиткерделәр. Төз атарга оста булган чирмеш гаскәре Казаннан утыз чакрымда туктап, Русь гаскәре Казанны камап алды. Алар сафында татарларга каршы сугышырга әзер торган, моннан Мәскәү янына качкан бәкләр, мирзалар белән бергә, Иванга булышырга дип, Касыйм ханлыгыннан килгән татарлар, барлыгы биш йөз кеше илә Шаһ Гали җитәкчелек итә иде. Патша әмере белән чирмеш һәм дә чуваш гаскәрләре дә Казан янына китерелде. Шуннан соң урыс гаскәрләре кинәт кенә сугыш башлап җибәрде. Аларга каршы Казанның атлы гаскәре чыкты, һәм татарлар бу һөҗүмне тиз кире какты, дошман чигенергә мәҗбүр булды, чөнки аларга Казан ныгытмасы стеналары өстеннән, каравыл манараларыннан да көчле ут яудырдылар.

Сугыш күп санлы Казан капкаларының әле берсе, әле икенчесе янында һәр көн булып торды. Кайчак ул орышлар шулкадәр дә көчле һәм аяусыз булды ки, урамнар, күпер өсләре, ныгытма диварлары тирәсе мәетләр, үле вә яраланган ат гәүдәләре белән капланды.

Егерме ике яшьлек патша үзе Казаннан бер-ике чакрым җирдә, Иделне кичкән бер калку урында, татарлар Ханболын дигән урында урнашты. Ни гаҗәп: бу сугышка бик ярсып, бик тырышып, һәр нәрсәне үз күзе белән барлап әзерләнгән Иван, Казан янына килеп җиткәч, әллә күңелендә ниндидер сәбәп белән бу явының да уңышлы чыгачагына шик барлыкка килдеме, әллә ниндидер башка сәбәп бар идеме, ничектер куркынып калган шикелле булды. Ул Иделне дә тәмам барлык гаскәре сул якка чыгып беткәч кенә кичте, аннары, үзен саклар өчен, егерме меңлек гаскәр калдырды.

Көн саен кинәт-кинәт капкалардан чыгып урыс гаскәрләренә уңышлы гына һөҗүм итеп торсалар да, Казан ханлыгының хәле торган саен мөшкелләнә барды, чөнки татарларның гаскәре нибары утыз өч мең генә иде.

Казанны камап алганнан соң, җиде атна үтеп, инде шактый сугышчыларын югалткан Иван, воеводаларын җыеп, киңәшмә үткәрде. Аның төп мәсьәләсе «Ни эшләргә? Бу башкаланы ничек алырга?» дигән сорауларга җавап эзләү иде. Киңәшләшә торгач, патша үз воеводаларына соңгы, хәлиткеч һөҗүмгә күчәргә боерды. Моның өчен шәһәр капкалары эченә керү зарур. Дөрес, инде бер мәртәбә алар, шәһәрнең ике капкасына үтеп кереп, шул тирәдәге йортларны таладылар. Ул талау шулкадәр көчле булды ки, сугышчылар, үзләренең сугышта икәнлекләрен дә онытып, мал җыярга керештеләр: кайберләре эләктергән байлыкларын ике-өч тапкыр үз ыстаннарына илтеп куярга өлгерде, хәтта моңарчы, татарлар утына каршы бармас өчен, яраланып егылган булып ятучы сугышчылар да, сикереп торып, байлык җыярга чаптылар.

Тик шәһәрне буйсындыру өчен, эчке капкаларны да ачтырырга, эчке ныгытмаларга бәреп керергә кирәк, ә бу эшкә ничә мәртәбә күтәрелсәләр дә – барып чыкмады: татарлар аларга дивар өсләреннән, инде кораллары җитмәгән очракта, ташлар, янган, кайнар сумалалар, хәтта бүрәнәләр ыргыта тордылар, уклар аттылар.

Чатыры түшәменә карап уйланып яткан Иванга Казан эченнән ике кешенең килүен хәбәр иттеләр. Патша аларны тиз генә кертергә кушты.

– Хөрмәтле Иван Васильевич! – дип баш орды килүчеләр. – Хәзерге вакытта ханлык тирәсендәге кайбер кешеләр, бу орышны туктату өчен, синең белән солых төзү ягында. Тик камалыштагыларның хәлләре болай да көннән-көн мөшкелләнә бара. Шуңа карамастан ханбикә сабый Үтәмеш Гәрәй хан исеменнән соңгы тамчы канга хәтле көрәшү ягында. Ханбикәнең иң ышанычлы кешесе, бик тә гаярь сугышчысы Кошчак, синең яклылар үтерүеннән куркып, өч йөз егете белән шәһәрдән качып китте. Исәбе, – Кырымнан яисә Нугайдан ярдәм алып, сине Казаннан куып җибәрү.

– Бөтен елга кичешләре дә, олы юллар да безнең гаскәрләр кулында. Алар ничек качып китә алдылар икән? Кайсы юлдан китәргә мөмкин алар? – дип сорады Иван.

– Алабуга юлы белән булырга тиеш, бөек галиҗәнап.

– Ишеттегезме? – диде Иван үз янындагы воеводаларга. – Кичекмәстән куып җитәргә, кырып салырга, тик Кошчак каршыма исән килеш китереп бастырылырга тиеш! Аны Сафа Гәрәй ханның уң кулы дип йөрткәннәр. Аннан соң Казаннан чыккан һәр юл, дошманнарыбыз качып китәргә мөмкин булган һәр елга кичешләрендәге сакларны көчәйтергә! Шәһәрдән чебен дә очып чыга алмасын! – Патша бу икәүгә таба борылды: – Барыгыз! – Алар чатырдан чыгып барганда, янындагы йомышчысына әйтте: – Бу сатлык җаннарны кылычтан үткәрсеннәр!

Анда тынычрак дип, Алабуга юлыннан киткән Кошчак артыннан гаскәр җибәрелде һәм аларны Чулман елгасын кичәргә дип йөргәндә куып җиттеләр, һәм бу батыр үзе, авыр яраланган килеш, аяусыз орышта исән калган берничә генә кешесе белән әсир итеп алынды.

Кошчак киткәннән соң, Казанның хәле тагын да начарлана төште.

Урысларга каршы сугыш күпкә көчсезләнде, ә алар исә көненә бишәр-алтышар мәртәбә һөҗүм иттеләр. Җитмәсә, бер дә бер көнне Булат бәк, Сөембикә өенә рөхсәтсез кереп, үз яклылары җыелып киңәшү утырышында кабул иткән карарны тоттырды. Аның буенча Сөембикә ханбикә яшь Үтәмеш Гәрәй хан белән үз өендә тотык итеп тотылырга тиеш иде.

Шуннан соң Булат бәк Ширин, аның улы Нургали бәкләрне киңәшмәгә җыйды. Алар «Килеп туган хәзерге хәлдә нишләргә» дигән сорауга җавап табарга тиешләр иде. Хәер, Булат бәк белән малае Нургали дә бу сорауга җавапны күптән әзерләгәннәр иде инде: Казанны урыс гаскәрләреннән җимерттермичә, бөек урыс патшасы Иван белән, вакытлы гына булса да, солых төзергә кирәк, шунсыз башка юл юк. Алар инде, үзләренең бу уйларын киңәшмәдә раслатыр өчен, бәкләрнең кайберләре белән алдан ук сөйләшеп тә куйдылар. Тик киңәшмә барышында аларга каршы төшүчеләр да табылды. Алар фикеренчә, патша алар белән ханлыкны талый, бөлгенлеккә төшерәчәк солых кына төзиячәк. Шуңа күрә әле бераз көч барда урысларга каршы көрәшне дәвам иттерергә кирәк, аннары, бәлки, солтаннан, яисә Кырымнан, яисә Нугайдан ярдәм дә килеп җитәр.

– Бернинди ярдәм дә көтмәгез! – диде аларга Булат бәк. – Беркайдан бернинди ярдәм дә килмәячәк. Кырым ханы Сәхип Гәрәй шушы көннәрдә үтерелгән. Солтан кулы уйнаган дип сөйлиләр. Нугай бәкләренең күбесе хәзер Иван яклы. Иң яхшы чара булып солых төзү кала. Ә болай кырылып кына бетәбез, җәмәгать!

Киңәшкәннән соң, шундый карарга килделәр: Мәскәү белән солых төзергә, хан итеп, Казанга Шаһ Галине сорарга, урыс гаскәрен шәһәр эченә кертмәсен, Тау ягы җирләрен үзебездә калдырсын. Инде шушы таләпләр язылып куелганнан соң, Булат бәк анда тагын бер юл өстәп куйды: «Син безгә хан итеп Шаһ Галине бирсәң, без сиңа улы Үтәмеш Гәрәй хан белән Сөембикәне тоткын итеп бирәбез».

Шушы фикерләрен кертеп, үтенеч хаты әзерләп, Зөягә илчеләр җибәрделәр. Алар анда, урыслар риза булган очракта, шул солыхка кул да куярга тиешләр иде.

Бу вакытта патша, бөтен Казан юлларын, кичешләрне ныклы сак астында тоту өчен, җитәрлек гаскәр калдырып, әллә үзе юкта боярлар берәр начар гамәл кылып ташламасыннар дипме, әллә инде Казан барыбер җиңеләчәк дип ышаныпмы, әллә Литва корольлеге яу белән килүдән куркыпмы, Мәскәүгә кайтып киткән, ә Зөя ныгытмасының башлыгы итеп Шаһ Галине калдырган иде. Шуңа күрә Казан илчеләрен ул кабул итте. Дөрес, ул аларны бик җылы кабул итте, исерткеч эчемлекләр белән дә бик яхшы сыйлады. Илчеләр хатны аның кулына тапшырдылар һәм теләкләрен аның үзенә сүз белән дә җиткерделәр.

Бу уңайдан Шаһ Гали шундагы воевода, бояр һәм кенәзләрне шушы мәсьәлә буенча киңәшкә җыйды, анда илчеләрне дә чакырды. Шул киңәшмәдә Казан ягы үз теләкләрен яңадан кабатлады: күп санлы урыс гаскәре Мәскәүгә китсен, камауны туктатсын, Тау ягы элеккечә Казан буйсынуында калсын, ә Казан үзе Мәскәү химаясендә булсын… Шушы ук теләкләрне, илчеләр әйтеп куюы буенча гынадыр, мөгаен, Шаһ Гали дә кабатлады. Ләкин киңәшмәдәге урыслар аларга аяк терәп каршы чыктылар. Җитмәсә: «Әгәр дә Казан бөек патшабыз Иван Васильевичка тулысы белән буйсынмаса, шушы көздә Мәскәү Казанга тагын да зуррак көч белән яуга чыгачак», – дип, өркетеп тә куйдылар. Янәсе, бер тәхеткә ике патша сыя алмый. Тагын шунысын да катгый итеп әйтте урыслар: Сөембикә белән малае Үтәмеш Гәрәйне монда, Зөягә китерәсез, безнең барлык әсирләрне дә азат итәсез! Урыслар, Казан ягының үзләренең бу таләпләренә ничек каравын тыңлап та тормыйча, дөбер-шатыр урыннарыннан кубып, чыгып ук киттеләр. Илчеләргә килешүгә кул куюдан башка чара калмады. Казан Иван патша алдында тез чүкте…

Берничә көннән Сөембикә белән аның улы Үтәмеш Гәрәй һәм аларның хезмәтчеләре көймә белән рус воеводасы Пётр Серебряный озатуында, бик зур сак белән Зөягә китерелде.

1551 елның 26 августында Казан ханлыгы тәхетенә Шаһ Гали утырды. Ул монда Зөядән кул асларында өч йөз урыс казагы, ике йөзләп мылтыкчы булган Мәскәү воеводалары саклавында килде. Шуның өстенә Казанга каршы әлеге сугышта үзе җитәкләгән өч мең Касыйм татарларыннан торган үз гаскәре дә бар иде. Инде бу тәхеткә өченче мәртәбә утырырга килгән Шаһ Гали үзе дә, аны саклаучылар да ханлык башкаласына тантаналы рәвештә түгел, курка-курка гына керделәр. Шулай итеп, бу гаскәрләр эчке калага узды. Бернинди тантанасыз гына урыслар катнашында ханга күтәрү йоласын үткәрделәр. Әлбәттә, бу һич тә элеккегеләр шикелле бөтен шартын туры китереп башкарыла торган йола түгел, киртәсенә кергәч ярар инде сыман гына эшләнгән эш иде. Аны башкарганда катнашкан бәкләр дә шундый карашта иде. Шатлык та, бәйрәм диярлек берни дә юк иде.

Аның каравы Мәскәү кешеләре бернәрсәне бик җиренә җиткереп башкардылар: Шаһ Галине Мәскәүгә һәм бөек патша вә бөек кенәз Иван Васильевичка гомергә тугрылыклы булып калырга ант иттерделәр һәм аны берничә данәдә яздырып, кулын куйдырып, мөһерен суктырып раслаттылар. Аннан соң шундый ук антларны бу вакыттагы Казан тәхете белән бәйләнешле бәкләрнең һәрберсеннән дә аерым-аерым яздырып алдылар.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации