Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 23


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 23 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Аяк астындагы бәла

Тагын бер ел да дүрт айдан Елена Василийга тагын бер ир бала бүләк итте. Аңа Юрий дигән исем куштылар. Шуннан соң бу шатлыгыннан үзен дөньяда бәхетле кешеләрнең дә бәхетлесе итеп сизгән Василий иң кече бертуган энесе Андрей Ивановичны кенәз Хованскийның кызы Ефросиниягә өйләндерде. Энеләре Симеон белән Дмитрий өйләнмичә дөнья куйганнар иде: беренчесе – 1518 елда ук, икенчесе – 1521 елда, чөнки бөек кенәз аларга, үзенең баласы булмый торып, өйләнергә рөхсәт бирмәде – тәхеткә варислык турында аларның уенда да булырга тиеш түгел иде!

Вакыт әкренләп үтә торды. Халык үзара бик шаулашмый гына, ләкин аңлашылмас эчке бер куркыну белән кенәзлектә ниндидер бәла-казамы, әллә башка төрле үзгәрешме буласын көтеп яши бирде. Сәбәбе бар иде: бөек кенәзнең беренче баласы Иван туар алдыннан бер көн элек, 24 августта, күктә моңарчы беркайчан да күзәтелмәгән, шуның белән барысын да зур пошаманга салган бер күренеш булып алды. Төш вакыты җитәрәк, түп-түгәрәк кояшның өске өлеше кинәт ничектер киселеп калган шикелле булды да, кояш үзе бернинди болытсыз, ап-ачык күктә әкрен-әкрен генә карала башлады. Моңарчы моның ише нәрсәне гомерләрендә дә күргәннәре булмаган кешеләр, урамнарга чыгып, бу күренешкә бик куркынып карап тордылар, эчләреннән догаларын укый-укый, ашыга-ашыга һәм бик тырышып чукынырга керештеләр. Барысы да диярлек, моның юкка гына түгеллеген аңлагандай, бу галәмәт күренеш кенәзлектә ниндидер бөек үзгәрешкә китермәсме икән дип уйладылар. Куркынып калган халыкның шактый өлеше хәтта моны, үзара бик шаулашмыйча гына, Василийның үлеменә дә юрады.

Аннан соң берничә ел узып китте һәм кешеләр, шул исәптән кенәзләренең үлеменә юраганнары да, инде бу турыда тәмам оныта да төштеләр. Хәзер бөек кенәзгә илле дүрт яшь, шөкер, саулыгы да әйбәт, моңарчы да сәламәтлегенә бер мәртәбә дә зарланганы булмады, кәефе дә күтәренке, дәүләт эшләрен дә яхшы алып бара. Гомумән, аңарда әле бернинди картлык галәмәте дә сизелми иде.

Ул һәр көн иртәдән төшке ашка хәтле эшли, халык әйтмешли, «судил и рядил землю». Ягъни ул, дәүләт эшләре белән мәшгуль булып, йә чит ил илчеләрен кабул итте, йә кенәзлектәге эчке эшләр белән шөгыльләнде – боярлар белән ниндидер мәсьәлә буенча киңәште, кенәзләр, боярлар арасында барлыкка килгән бәхәсле эшләрне тикшерде. Гади халык телендә исә «судить и рядить землю» – фикерләү, әңгәмә алып бару һәм аңлату, гомумән, илдә гадәти көнлек эшләрне башкару мәгънәсендә йөртелә иде.

Төштән соң исә кенәз бернинди эш белән дә шөгыльләнми. Гадәттә, ул авыл тынлыгын ярата, җәен соңгы көзгә кадәр Островта, Воробьёвода, Мәскәүдәге Воронцово кырында яши иде. Ләкин кайда гына яшәсә дә, гел эштә һәм хәрәкәттә булды. Еш кына кенәзлекнең башка шәһәрләренә дә чыгып-чыгып кергәләде, этле ауда катнашырга да яратты. Ауга һәрвакыт Можайский белән Волоко Ламга чыгалар иде. Кенәз дәүләт эшләрен ауга чыккан көннәрендә дә онытмады: Боярлар думасында утыручы бояр һәм дьяклар белән төрле мәсьәләләр турында фикер алышты, хәтта кайчак илчеләрне дә шунда, үзе өчен корып куела торган чатырда кабул итте.

Ау гел бик тантаналы төстә һәм күп кешеләр катнашында оештырыла иде. Шундый бер ау турында немец дипломаты барон Зигмунд фон Герберштейн болай дип язып калдырган: «Без государьны кырда күрдек. Атларыбызны калдырдык та аның янына килдек. Ул купшы терликтан, кыйммәтле ташлар белән бизәлгән, каурыйлары җилдә җилфердәп торган биек бүректән килеш гайрәтле атта утыра иде. Аның ян-ягына ике кинжал һәм ике пычак асылган, артында, биленнән түбәндә – кистень. Уң ягында шулай ук атка атланган, җәя һәм уклар белән коралланган Казан ханы Гали, ә сул ягында ике яшь кенәз, аларның берсе – секира, икенчесе булавамы, әллә шестопёрмы тоткан иде. Тирә-якта – өч йөздән артык җайдаклы».

Дөрес, барон үз язмасында ул ау вакытында Василий Өченче янында Казан ханының кайсы Гали икәнлеген күрсәтмәгән, чөнки Казан тәхетендә утырган Галиләр берничә булган. Ул, мөгаен, Казан ханлыгыннан ике мәртәбә куылып, яклау эзләп Мәскәүгә сыенган Шаһ Гали булгандыр. Ул Мәскәүгә каршы оештырылган бер яу вакытында мәскәүлеләр тарафыннан әсир итеп алына да бөек кенәз тарафыннан зинданга ябыла һәм берничә ел шунда утыра, тик, ни гаҗәп, үтерелми кала. Казан тәхетенә хан кирәк булгач, зинданнан чыгарыла һәм, Василий үлгәннән соң, патша Иван Дүртенченең ышанычлы кешесенә әйләнә. Шуңа күрә ул тарихка аумакай кеше, үз халкын дошманга саткан түбән җанлы кеше буларак кереп калган.

Гадәттә, кичкә табан ауда катнашучылар, атларыннан төшеп, болында чатырлар кора. Бөек кенәз, киемнәрен алыштырып, үз чатырындагы кәнәфигә кереп утыра да, боярларны чакырып, алар белән бүгенге ау турында күңелле генә әңгәмә алып бара. Хезмәтчеләр кабымлыклар, шәраб һәм бал кертеп торалар.

Бик борынгы Русь кенәзләре Всеволод Беренче, Мономах һәм башкалар ерткыч авын яраткан булсалар, Василий Өченче исә беренче буларак Русьта этләр авын гамәлгә кертте.

Бөек кенәз хатыны Елена һәм уллары белән әле генә 1533 елның 25 сентябрендә Троицкий Лаврда изге Сергей көнен бәйрәм итте. Аннан соң ул Волоко Ламга ауга китте, шунда барышлый, юл уңаенда үзенеке саналган Озерецкий авылына да кагылды. Тик шунда кинәт кенә үзен начар хис итә башлады. Башта ул моңа игътибар да итмәде: сул аягының тез астына булавка башы хәтле генә ниндидер чуан чыккан икән. Үзенең очы да юк, үлекләве дә сизелми, тик авыртуы түзеп була торган түгел. Ул Волоко Ламга көч-хәл белән генә килеп җитте. Алай да, авыртуына карамастан, хөрмәт йөзеннән, шунда сарай идарәсе башлыгы – дворецкий Иван Юрьевич Шигона оештырган мәҗлестә катнашты. Икенче көнне мунчага керәсе килүен белдерде һәм анда үзен каен себеркесе белән бик яхшы итеп чаптырды. Шуннан соң авыртуы да беткән шикелле тоелды. Мунчадан чыккач, бераз ятып, сулу алганнан соң, боярлар белән сөйләшә-сөйләшә, төшке ашын ашады. Үзен яхшы хис итте.

Көне дә бик матур торганлыктан, этләр ярдәмендә узачак ауга җыенырга боерды. Хезмәтчеләр, Василийның авы өчен бар нәрсәне дә әзерләп, Озерецкий авылыннан чыгып киттеләр. Ләкин бераздан бөек кенәз кинәт кенә үзен тагын начар хис итә башлады да, ауга барган җиреннән кире борылып, шул тирәдәге Колп авылына кайтырга һәм урын-җиргә ятарга мәҗбүр булды.

Ашыгыч рәвештә Михаил Глинский белән ике немец табибын – Николай Люев белән Феофилны чакыртып китерделәр. Табиблар аны җентекләп карадылар, тикшерделәр дә, ул чакта зур кулланышта булган бал һәм он кушылмасы, пешерелгән суган, төрле үлән һәм җимеш орлыкларын кайнатып ясалган мазьлар белән сылап, кайнар чүлмәк куеп дәваларга керештеләр. Болар ул чакта төрле шешләргә карата кулланыла торган чын урыс даруы һәм ысуллары булып санала иде.

Бу даруларны бик каты сызлап азаплаган чуанга бер-бер артлы куя торгач, ул тагын да зурая барды һәм, бераздан йомшара төшеп, үлекли башлады. Аны әледән-әле сыта тордылар. Бояр малайлары кенәзне Волоко Ламга күчерделәр.

Берничә көннән кенәз Василий тәмам ашаудан калды: тамагыннан ризык үтми башлады, күкрәгендә ниндидер авырлык сизде. Ул шунда гына бу хастасының куркыныч нәрсә икәнен сизеп алды, тик моны үзеннән генә түгел, башкалардан да яшерергә, үзе тирәсендә ыгы-зыгы куптармаска тырышты. Бүтәннәргә сиздерми генә, үз янына сарай хезмәтчеләре – стряпчий Мансуров белән дьяк Путятинны чакыртып алды һәм, яткан урыныннан бераз күтәрелә төшеп:

– Тиз генә Мәскәүгә кайтып, әти белән бабайның духовная грамоталарын алып килегез! – дип боерды. – Тик моны бөек кенәзбикә Еленага да, митрополитка да, боярларга да белгертмисез. Бу турыда беркем дә белергә тиеш түгел!

– Аңладык, бөек кенәз, барысы да син кушканча булыр! – диде йомыш алучылар икесе берьюлы һәм тиз генә чыгып киттеләр.

Бу вакытта Волоко Ламда аның янында, бертуган энесе Андрей Иванович һәм Михаил Глинскийдан башка, кенәзләр Бельский, Шуйский, Кубенский да калган иде. Ләкин бу яшерен, сагышлы-кайгылы сер турында, дворецкий Шигонадан башка, аларның берсе дә белми иде. Бөек кенәзнең икенче энесе Юрий Иванович аның янына ашыгыч рәвештә Дмитров шәһәреннән килде, тик ул аны тынычландырып, шундук кире кайтарып җибәрде:

– Кайгырма, энем, миндә куркырлык берни дә юк, тиздән аякка басармын дип уйлыйм. Бар, эшеңдә бул!

Энесе Юрий кире кайтып киткәннең икенче көнендә үк Василий үзен Мәскәүгә алып кайтырга боерды. Аның теләге буенча, аны алтын гөмбәзле Мәскәүгә бик әкрен генә чанада урын-җирендә яткан килеш алып кайтырга тиешләр иде. Әйе, чанада, чөнки инде, ауга дип чыкканына ике айга якын вакыт узып, җиргә кар яткан иде. Юл уңаенда Иосиф монастыре чиркәвенә кагылып, анда дьякон Ходайдан аның тиз көндә терелүен ялварды. Дога кылганда, кенәз урында ята бирде. Бу вакытта чиркәүдә булган барча кеше – игумен да, боярлар да һәм халык та – тезләренә егылып, үксеп еларга тотынды.

Василий, чит ил илчеләре үзен шушындый авыру һәм көчсез, йончылган халәттә күрмәсеннәр дип, Мәскәүгә яшертен генә керергә теләде. Башкалага килеп кергәч, Воробьёвта тукталырга кушты. Анда митрополитны, епископларны, боярларны һәм хәрби чиновникларны кабул итте. Шулчакта ул үзе генә ныклык күрсәтте, ә дин әһелләре дә, инде аның авыруы турында ишеткән гади халык та (халыктан нәрсәнедер яшереп буламыни?), зур дәрәҗәле күренекле кешеләр дә – барчасы күз яшьләре түкте.

Әле юка гына булып каткан бозны ватып, елга аша күпер салдылар. Ләкин аны төзегәндә, балта осталары бик ашыккан булдымы, әллә ниндидер башка сәбәп беләнме, бөек кенәз чанасы килеп керү белән ул күпер җимерелде дә, җигүле атлар суга килеп төште. Ләкин аны озата килүче бояр малайлары, камыт бавын кисеп, чананы кулларында тотып кала алдылар. Мондый хәл өчен бу күперне төзүдә катнашкан һәр кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш иде. Ләкин авыру кенәзнең күңеле шулкадәр йомшарган иде ки, ул, үз даирәсендәге чиновникларның моны, һичшиксез, шул ук көнне эшлиселәрен белеп һәм аларны гаҗәпкә калдырып, беркемне дә җәзага тартмаска боерды.

– Нишлисең, дөнья бит, төрле хәлләр килеп чыгуы да бик мөмкин… – диде ул көчсез, пышылдауга охшаш тавыш белән. – Беркемне дә гаепләмәгез! Ходай эше бу…

Тирәсендәге боярлар белән хәрби чиновниклар бер-берсенә карашып, иңнәрен җыерып куйдылар. Алар кенәз авызыннан чыккан соңгы сүзләренең мәгънәсен аңлап бетермәде: күпернең җимерелүе Ходай эшеме, әллә гаеплеләргә җәза бирүме? Ләкин моны ачыклап торыр вакыт түгел иде…

Кремльгә кереп, үзен урын-җиргә салганнан соң, бераз гына сулу алу белән, Василий үз янына боярларны, кенәзләрдән Иван белән Василий Шуйскийларны, Михаил Юрьевич Захарьинны, Михаил Семёнович Воронцовны, Тучковны, Глинскийны, казначей Головинны, дворецкий Шигонаны чакыртты һәм дьяконга шулар алдында, күптән, митрополит Варлаам вакытында ук язылган элеккеге духовная грамотаны юкка чыгарып, яңа васыятьнамә язарга кушты. Үзенең өч яшьлек малае Иванны үзе урынына калачак дәүләт варисы дип рәсми төстә игълан итте. Аның бу турыдагы васыяте буенча, ул унбиш яшенә җиткәнче әнисе һәм боярлар каравында булырга тиеш. Шул ук васыятьнамәсендә ул Мәскәү кенәзлеге биләмәсеннән кече малае Юрийга да өлеш чыгаруын беркетеп куйды, янындагы боярларга һәм кенәзләргә дәүләт һәм чиркәү берлеген сакларга кушты. Гомумән, үзенең бу яңа васыятьнамәсендә бернәрсәне дә онытмаска тырышты.

Шунда бөек кенәзнең энеләре һәм боярлар аңардан янына Еленаны да чакыруын сорадылар, ул моңа үзе дә каршы килмәде. Кенәз Андрей Иванович белән Михаил Глинский аның артыннан киттеләр. Василий малае Иванны күрәсе килүен белдергәч, аны, кулына күтәреп, Еленаның абзасы, князь Иван Глинский алып килде.

Кенәзбикәне кенәз Андрей белән бояр Челядин хатыны култыклап алып килделәр. Ул бертуктаусыз каты кычкырып елый һәм, башына төшкән кайгыдан нишләргә белмичә, җиргә бәргәләнмәкче булып атлый иде. Бөек кенәз, ул килеп кергәч, зур авырлык белән булса да, урыныннан терсәгенә күтәрелә төшеп, йөзенә елмаю халәте чыгарырга тырышып:

– Елама, Елена, хәзер миңа яхшырак инде, бернинди авырту да сизмим. Зинһар, борчыла күрмә! – диде.

Бу сүзләрне ишеткән хатынының күңеле күтәрелеп киткәндәй булды, ул елавыннан да туктады. Алай да кенәзбикә, иренең хәлен үз күзләре белән күргәч, инде аның яшәрлек кеше түгел икәнен бөтен барлыгы, бөтен күңеле белән аңлап алды бугай, башка монда килгәндәге сыман бәргәләнмәде, тыныч булырга тырышып:

– Алай да син мескен хатының белән балаларыңны кемнәр кулына калдырырга җыенасың соң, бөек кенәз? – дип сорады.

Аның шушы сүзләреннән соң Василий инде үзенең үлем түшәгендә ятуын Еленасының да яхшы сизенүен аңлады, шуңа күрә, аны юаткан булып алдыйсы килмичә, турысын әйтте:

– Иоанн минем урынга государь булып калачак, ә мин сиңа, безнең әтиләрдән килгән гадәт буенча, үземнең васыятьнамәмдә аерым мөлкәт билгеләдем…

Ни гаҗәп: ул бу сүзләрен бер тамчы да дулкынланмыйча, бернинди төшенкелек билгесе дә күрсәтмичә әйтте. Гүя теге дөньяга күчәргә җыенмый, ә сүз вакытлыча каядыр барып кына килүе турында бара!

– Кече малаебызны да күрсәң иде, кенәз, – диде аңа Елена.

– Алып килегез! – дип боерды Василий.

Бераздан аны да алып та килделәр.

– Исәнме, улым Юрий! Яхшы кеше, кыю, батыр булып үс, улым! – диде Василий, үзенә якын ук китерелгән малаена карап. Хәтта елмаерга да тырышкан иде дә, моннан бары тик йөз чытыклыгы гына килеп чыкты. Ул аны көчсез уң кулы белән чукындырып алды. – Кара инде син аны, Елена, дәүләт эшендә абыйсының ышанычлы таянычы булсын… Бар, Елена, эшеңдә бул!..

Бөек кенәзбикә чыгып китте.

Аның артыннан ишек ябылгач, кенәз беравык шул ишеккә карап сүзсез генә ята бирде. Әллә үзен ике баласы белән сөендергән, аңа озак көткән ата бәхете бүләк иткән сөекле хатыны илә мәңгегә аерылуын, инде аны башка күрмәячәген бары тик менә хәзер, шушы мизгелдә генә бөтен җаны-тәне белән аңлапмы, әллә үзеннән кече яшьтә калачак балаларын кызганыпмы, әллә тагын ниндидер башка сәбәп бар идеме, шунда моңарчы, өч айга якын нык, каты булып кала биргән күңеле кинәт йомшарып китте бугай, Василийның күзләреннән ике яшь бөртеге чыгып, ике бите буйлап аска таба тәгәрәде. Ләкин ул бу йомшаклыгының үзенең бөек кенәз дәрәҗәсенә килешми торган гамәл икәнен бик тиз төшенеп, күңеле тулуын башкалар күрмәсен дип, кулы белән тиз генә яшьләрен сыпырып алды. Тик, инде әйтәсе сүзе әйтелеп бетте дип санадымы, әллә хәле торган саен авырая бара идеме, ул бер сүз дә дәшмичә ята бирде. Әйтерсең, үткән тормышын яңадан башыннан кичереп, тагын бер тапкыр, тик инде бу юлы күңеле аша сөзеп уздыра иде сыман.

Дөрес яшәдеме ул бу дөньяда? Дөрес хакимлек иттеме? Гадел булдымы? Үз кул астындагы кешеләрне бик рәнҗетмәдеме? Русь илен ныгыту өчен ниләр эшләде? Ә эшләргә, булдырырга тиеш булып та, аларның кайсыларына кулы җитмәде? Кыскасы, кенәзне кырыкмаса-кырык сорау борчый иде. Хәер, борчый дип тә әйтеп булмый, чөнки инде ул моңарчы дөрес хәл ителмәгән гамәлләрен дә төзәтә алмый, эшләнми калган, кулы җитмәгән эшләрне башкарып чыгу да мөмкин эш түгел. Үзенең үлем түшәгендә ятуын, теге дөньяга күчәргә санаулы көннәр генә калуын яхшы аңлый иде. Хәер, көннәрме икән? Бәлки, көннәр түгел, ә санаулы сәгатьләр генә калгандыр? Бәлки, минутлар гынадыр?..

Ай-һай, бу гомер дигәнең… Нинди кыска да ул, нинди аяусыз да. Әгәр менә шулай ашыкмыйча гына, бигрәк тә инде китеп барасыңны белеп торганда, уйлана калсаң, кешенең тууы белән үлеме арасы нибары бер мизгел шикелле генә икән бит. Димәк, бу инде тулаем гомер дип аталган ара – үзе дә бер мизгел генә дигән сүз. Әнә шул мизгел аралыгында нәрсәләр генә эшләп бетерергә, ниләр генә майтарырга, куйган нинди максатларыңа ирешергә мөмкин? Ә алар бик күп бит. Сораулары да күп, максатлары да күп. Тормыш барышында, гомер агышында ул сорауларның мең төрлесе туып тора, алар исә аларга җавап эзләргә, ә җаваплары алдыңа максат куярга этәрә. Максат куйдыңмы, аны башкарып, юллап чыгарга омтылырга кирәк, димәк, инде эшкә күчү, ягъни хәрәкәт сорала, чөнки түшәмгә төкереп ятканда, бернинди, хәтта кечкенә генә максатка да ирешеп булмый. Әйтик, гап-гади сусавыңны басу өчен дә, башта кемнедер чакырып эндәшергә, аннары аңа су алып килергә кушарга, ул су алып килгәч, аның кулыннан чүмечне үз кулыңа алырга, аннан соң гына эчәргә мөмкин. Ә дәүләт эшләрендә ул сорауларның да, җавапларның да һәм дә ки максатларның да нинди генә авырлары юк! Алар эчәргә су сорау гына түгел инде! Һәрвакыт туып торган ул сорау-җавап-максат-хәрәкәт чылбыры ил язмышы белән бәйле булганга күрә, бу чылбырның максат дигән буынын чишү, башкарып чыгу үтә дә кыен. Аларның кайберсенә ирешәсең, кайберсе исә, ничек кенә омтылсаң да, тормышка ашырып булмаслык үкенеч булып кала. Алай гына да түгел, аларның кайберсен, ил-җир өчен бик тә мөһим саналганын, инде сиңа хәтле кенәзлек иткән ата-бабаларың да чишәргә, хәл итәргә омтылып караганнар, тик булдыра алмаганнар һәм аңа ирешүне киләчәккә, үзләренең тәхетенә утырган малайларына, алары исә үз малайларына васыять итеп калдырырга мәҗбүр булганнар. Шулай итеп, кайбер олуг максатлар, дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелгән килеш, гасырлар, юк, хәтта берничә гасырлар буена Русь өчен уңай чишелеш таба алмыйча кала биргәннәр.

Бик тә олуг, Русь өчен уңай чишелешен бәяләп тә бетереп булмый торган шундый максатларның берсе изге васыять рәвешендә Василийга да калган иде. Ул да булса, Казан ханлыгы белән араны моннан соң һич тә ул бөек Мәскәү кенәзлеге өчен авырткан башка тимер таяк булмаслык итеп чишү, ягъни, аны басып алып, үзеңә мәңгелек итеп буйсындыру иде. Гаять бай, башка илләр белән сәүдә итү өчен үтә дә уңай җирдә урнашкан бу ханлык инде ничәмә-ничә гасырлар буе Русь кенәзләренең күзен яндырып килә. Алай гынамы?! Хәтта заманында Мәскәү кенәзлеге Казан ханлыгына ясак түләп торган! Моңа ышануы да кыен, ләкин нишләмәк кирәк, булган бит тарихта Русь өчен гарьлекле андый чор. Казан тәхетендә татарлар үзләре Олуг Мөхәммәт дип йөрткән ханнарының олы малае Мәхмүт хан идарә иткән 1446–1466 еллар аралыгында булган бу хәл. Күрәсең, бик зирәк сәясәтче була ул хан. Шулчакта ул сәүдә ярминкәсе оештыра һәм анда башка ил сәүдәгәрләре дә килеп сату иткән. Ә бөек Мәскәү кенәзлеге Казанга ясак түләп торган. Нинди хурлыклы хәл, валлаһи!

Хәер, Аксак Тимер Алтын Урданы туздырганчы, шуның ханы булып торган, аннары Казан ханлыгы тәхетендә утырган әтисе Олуг Мөхәммәт хан үзе дә бик тәвәккәл һәм гайрәтле кеше булган. Гайрәтле кеше булмаса, ерак бабаларыбызның берсе, Дмитрий Донскойның улы Василий Беренченең малае Василий Икенче, 1432 елда аның янына, Алтын Урда ханлыгына, аңардан үзен тәхеттә бөек кенәз итеп калдыруда ярдәм итүен сорап килмәгән булыр иде. Әтисе үлгәннән соң, аңардан тәхетне агасы Юрий даулаганнан соң чыдый алмыйча сораган ул ярдәмне. Булыша аңа Мөхәммәт хан. Шуннан соң Василий Икенче аңа мәңге тугрылыклы булып калырга ант эчә. Юләр түгел диген, татарлар алдында баш игән! Ярый әле, аннары биргән антыннан кире кайткан, бик дөрес эшләгән: тәхетеннән китәргә мәҗбүр булган Мөхәммәт хан аңардан ярдәм сорап килгәч, бернинди ярдәм дә күрсәтмәгән, киресенчә, утыз меңлек гаскәре белән аның өстенә һөҗүм иткән. Эшләвен дөрес эшләгән дә, ләкин шунысын аңлавы авыр: ул шулхәтле гаскәре белән дә нибары мең кешелек гаскәре генә булган Мөхәммәт тарафыннан җиңелгән. Хурлыклы җиңелү, әлбәттә. Ярый әле, хан үч саклый, үч кайтара торган кеше булмаган, җиңгәннән соң, кире Казан ягына китеп барган. Шундый хурлыклы җиңелү ачысыннан нишләргә белмәгән Василий Икенче аның артыннан ук эзәрлекли чыккан. Әгәр дә шунда татарларны җиңә калса, ул үз өстеннән хурлыклы җиңелү пычрагын да юып төшергән булыр иде дә, ләкин Ходай аңа бу юлы да җиңү бәхетен татырга язмаган – ул тагын җиңелә һәм хәтта Мөхәммәт тарафыннан әсир итеп алына! Менә нинди хәлләрне дә белә тарих!

«Шөкер, ул Василий урынында мин булмаган! – дип уйлап алды шунда бөек Мәскәү кенәзлегенең менә хәзер авырып түшәктә яткан бөек кенәзе Василий Өченче һәм шул мизгелдә хәтта тәне чымырдап куйды. – Ярый әле, ул Василийны үтермәгән, өстәвенә әсирлектән дә азат иткән… Монысы өчен рәхмәт инде, әлбәттә. Ләкин татарлар, моңа карап кына, барыбер татар булып калудан туктамый инде…»

Алар белән орышлар аннан соң да күп булган, ләкин аларны бүтән аякларына баса алмаслык итеп тезләндергән кенәзләр әлегә табылмаган. Гайрәтле халык ул татарлар – бик каты сугышалар. Моны ул ишетеп кенә түгел, үз гаскәрләренең дә җиңелү ачысын татырга туры килгән кенәз буларак яхшы белә…

…Казан ханлыгы тәхетендә Сафа Гәрәй хан утырганда булды бу орыш. Василий, зур гаскәр җыеп, ниһаять, Казанга каршы яуга чыгарга боерды. Моны ишеткәч, Сафа Гәрәй, билгеле, зур пошаманга төште, чөнки сәбәбе дә бар иде: беренчедән, ханлыкның казнасы буш булса, икенчедән, Казанның үз эчендә, хәтта ханның үз тирәсендә дә шактый үткен, бик хәйләкәр, үтә дә астыртын эш йөртүче сатлык җаннар мыжгып тора. Шуларның иң астыртыны ханлыкның баш министры Булат бәк Ширин, аның хатыны Гәүһәршад, аларның малае сәет Боерган һәм дә аларның куштаннары иде. Сафа Гәрәйгә хәтле хан тәхетендә утырган Җан Галине дә шулар гына харап итте: көннәр бик тә матур тора, ауга чыгып керикме әллә дип, аның бер алдына, бер артына төштеләр дә, ваемсыз, бик тә йомшак, дөресрәге, җебегән кеше булган ханны күндерделәр. Шуннан аның үле гәүдәсен генә алып кайттылар…

Мәскәү Казанга яу чаба икән дигән хәбәрне ишеткәч, әлбәттә, Сафа Гәрәй хан баскынчыларның монда килеп, шәһәрне камап алганнарын көтеп тора алмады, ничек кенә авыр булса да, дошманга каршы чыгарга булды. Ике гаскәр – үз җитәкчелегендәге татарлар һәм башлыклары Семён Гундарев белән Василий Знаменский җитәкләгән урыс гаскәрләре Түбән Новогород шәһәре янында очрашты. Сугыш бик каты булды, татарлар үзләрен аямыйча сугышты һәм гаҗәеп оста, батыр сугышчылар икәннәрен тагын бер кат расладылар. Ләкин ничек кенә баһадир булсалар да, урыслар кереп качкан шәһәрне ала алмадылар. Бу сугышка бик ашыгыч кына әзерләнергә туры килгәнгә күрә, бу шәһәр капкаларын һәм диварларын ватарлык бүрәнә тараннары вә дөмбеләре юк иде. Шуңа күрә дошманны куып тарату белән канәгатьләнеп, шәһәр тирәсендәге авылларны яндырып, Сафа Гәрәй хан Казанга кайтып китте.

Аннары Мәскәүгә әйләнеп кайткан урыс гаскәре башлыклары Гундарев белән Знаменский бу сугыш турында сөйләүләрен, икесе бергә алдан сүз куешкан шикелле:

– Татарлар бик куркыныч сугыша, бөек кенәз! – дип тәмамладылар. – Үлгәннәрен дә белми алар!

Кенәз Василий шулай уйланып ятты-ятты да, кинәт, бу күңелсез уйларыннан айнып киткәндәй, янына үзе бик якын иткән Михаил Львович Глинскийны чакырып алды. Ул аның янына килеп җитмәс борын ук, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән:

– Ә Казанны алырга кирәк… Шунсыз булмый… шунсыз тыныч яши алмассыз… – диде.

– Нәрсә дидең, Василий Иванович? – дип сорады, аның сүзләрен ишетмәгән Глинский.

Василий, кулы белән ишарә ясап, аңа үзенә таба иелергә кушты.

– Казанны алырга кирәк, дим. Әйе… Казан ханлыгын… Шунсыз тыныч яши алмассыз…

Глинский күңеленнән: «Әллә бөек кенәзнең соңгы минуты якынлашып, үлем ачысы белән саташуымы?» – дип уйлады һәм ирексездән, башын күтәреп, тиз генә аңа карап алды. Юк, сырхауның йөзендә бернинди саташу билгесе дә сизелми иде. Күзләре ачык, йөзе тыныч, бернинди үзгәрешсез. Алай да гаҗәпләнерлек тә иде шул: инде үзе үлем түшәгендә ята, үзе белгән догаларын укыйсы, Ходайдан җирдә кылынган гөнаһларын ярлыкауны сорыйсы урында, Казан ханлыгын яулап алу турында уйлап ята!

– Ишеттеңме? Аңладыңмы? – дип сорады Василий, аның уйларын бүлдереп.

– Ишеттем, кенәз, ишеттем. Һәм дә аңладым. Басурманнар яшәп яткан Казан ханлыгын алырга кирәк…

– Дөрес аңлагансың. Эх, әгәр дә Иван мине аңлар яшьтә булса, мин моны аның үзенә әйтер идем… Кайбер киңәшләр дә бирер идем… Тик ни… бала гына бит әле… Шуңа күрә әйтүем сиңа. Ул татарларны ниндидер хәйләле адымнар белән генә буйсындырырга мөмкин… Аларны Кырым, Нугай, Себер тугандашлары белән пычакка-пычак китерү, бер-берсенә өстерү чараларын эзләргә һәм дә Казан ханлыгындагы үзара каршылыкларны да гел үстереп торырга кирәк… Безнең яклылар күп анда… Алар белән гел яхшы элемтәдә булу зарур… Ә аннары, Казанны алгач, дим, татарларның бөтенесен дә чукындырырга кирәк… Барысын да!.. Татар дигән исемнәре дә калмасын аларның… Кара аны, бу – минем васыятем…

– Аңладым мин, кенәз. Әллә ниткән күңелсез уйларга бирелеп ятма әле син. Ходай син әйткәннәрне үзең белән бергә тормышка ашырырга язса иде, Василий Иванович!

Аның бу сүзләренә каршы Василий берни дә әйтмәде, бары тик елмаерга тырышкан иде дә, тик ямьсез булып йөзе генә чытылды.

Бөек кенәз, Волоколамде авырып ятканда ук, үзенең даими священнигы протоиерей Алексий белән яраткан карт монах Мисаилга: «Мине җиргә ак киемдә иңдермәгез! Әгәр терелсәм дә, мин бу дөнья кешесе булып калмыйм, монастырьга китәм», – дип әйткән иде. Менә хәзер, хатыны Еленаны үз яныннан җибәргәннән соң, Василий гел үзе янында утырган Мисаилга ашыгыч рәвештә монах ризасы, ягъни аларның гыйбадәт кылганда кия торган киемен һәм берочтан инде күптән үзенең чәчен кистерүне башкаруын теләгән Кирилл монастыре игуменын да алып килергә кушты. Тик бу вакытта игуменның Мәскәүдә түгеллеге беленде. Шуннан соң Иосаф Троицкий артыннан һәм Владимир Алла Анасы һәм изге Николай Гостунский образларын алып килергә җибәрделәр. Алексий атакай исә, Василийга аның соңгы минутларында бирермен дип, башка бүләкләр дә алып килгән иде.

– Минем янымда бул! – диде аңа бөек кенәз. – Кара аны, бу мизгелне ычкындыра күрмә!

Ә кенәзнең шәхси атакае янында заманында Василийның атасы Иван Өченче үлеменең дә шаһиты булган сарай хезмәтчесе – стряпчий Феодор Кучецкой да утыра иде. Кешенең җаны чыкканда укыла торган канон укыдылар. Сырхау йокыга талган кебек сүзсез генә ята. Кинәт ул, җанланып китеп, үзенә якынрак басып торган бояр Михайло Воронцовны янына чакырып китерде дә, бер сүз дә дәшмичә, урыныннан чак кына күтәрелә төшеп, аны ниндидер ашыгу белән кочып алды. Аннары энесе Юрийга дәште:

– Син әтиебезнең ничек үлгәнен хәтерлисеңме? Мин дә шулай үләм бит, энем… Хәзер үк минем чәчләремне кистерегез!

Аның бу гамәлен шунда утырган митрополит белән берничә бояр да хуплап куйды. Ләкин иң кече энесе, кенәз Андрей Иванович белән Воронцов һәм Иван Шигона аларга каршы төштеләр:

– Изге Владимир монах булырга теләмәгән бит. Аннан соң батыр Донской да бу дөньядан гап-гади кеше – мирянин булып киткән. Ләкин алар үзләренең изге гамәлләре белән барыбер күк патшалыгына лаек булдылар…

Алар, шаулашып, бәхәсләшергә тотынды, ә бөек кенәз Василий, инде аларга һич тә игътибар бирмичә, тырыша-тырыша чукынырга кереште һәм кипкән иреннәре белән догалар пышылдады. Бераздан инде аның теле дә начар әйләнә иде, күз карашы да торган саен тоныклана барды, аннары кулы да урын-җиренә салынып төште, ул чукынудан туктады. Алай да Владимир янындагыларның изге йоланы үтәүләрен түземсезлек белән көтә-көтә, нигәдер әледән-әле өстендәге җәймәне кат-кат үбәргә тотынды.

Митрополит Даниил кара ризаны, алып, игумен Иосафка бирде, ләкин шулчак князь Андрей белән бояр Михайло аны Иосаф кулыннан тартып алмакчы булдылар. Аларның бу ямьсез гамәлен хупламаган митрополит аларга ачу белән:

– Мин сезгә беркайчан да үз фатихамны бирмәячәкмен! – дип кычкырды. – Миннән аның җанын беркем дә тартып ала алмаячак. Истә тотыгыз: көмеш савыт та әйбәт, ләкин алтынланганы яхшырак…

Аның соңгы сүзләре, май ботканы бозмый, гыйбарәсе шикеллерәк яңгырады.

Инде Василий үлеп бара иде. Шуңа күрә ул әйткән йоланы үтәргә ашыктылар. Митрополит, игумен Иосафка священниклар риза астыннан кияргә тиешле епитрахильне кигезеп, Василийның чәчләрен дә үзе кисте һәм шунда, борынгыдан килгән монахлык кануны нигезендә, бөек кенәзгә Варлаам дип яңа исем кушты. Бик ашыгулары аркасында, яңа гына инок-монахка әверелдерелгән Варлаамга мантия – махсус кием әзерләп куярга да онытканнар иде. Шуңа күрә Троицкий чиркәвенең хуҗалык эшләрен алып баручы келарь Серапион үз мантиясен салып бирде. Җан бирүченең күкрәгендә изге Евангелие китабы һәм фәрештә схимасы, ягъни монах киеме ята иде.

Схиманы аның күкрәгенә куеп кына өлгерделәр, шунда бөек Мәскәү монархы Василийдан монах Варлаамга әйләнгән сырхау, үзе белән маташучыларның бу изге гамәлләрен хуплагандай, сизелер-сизелмәс кенә ияген кагып алгандай булды да, әллә янындагыларга шулай тоелды гынамы, сулыш алудан туктады. Үлем түшәгендә яткан монахка барысыннан да якын торган дворецкий Шигона, аның җан бирүен аңлап, кинәт беренче булып:

– Государь скончался! – дип кычкырып җибәрде һәм шунда барысы да илереп еларга кереште.

Шулчак барысы да, урыннарыннан торып, мәет янына килеп бастылар. Ни гаҗәп: шунда кенәзгә карап бакканнарның барысы да кинәт аның йөзе ничектер яктырып киткән шикелле булуын абайлады. Бу турыда аның тирәсендәгеләр хәтта бер-берсенә әйтә-әйтә сөенделәр. Кем белә: бәлки, аларга шулай тоелгандыр гына. Ләкин аларның һәрберсе кенәзнең соңгы сулышын алганда үткәрелгән йоланың нәтиҗәcе яхшы булуын теләгән иде, шуңа күрә йөзе яктырып китүен сизмәсәләр дә, аларга шулай тоелды, дөресрәге, шулай булырга тиеш иде…

Аның гәүдәсен митрополит Даниил юды.

Менә ул – бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе, тарихка Василий Өченче исеме белән кереп калган, кайчандыр сөйкемле йөзле, мәһабәт гәүдәле, үткен һәм үтәли карашлы, ләкин артык кырыс булмаган, киресенчә, күп вакытта хәтта йомшак күңелле дә булган кеше хәзер табутта ята иде. Ул үзе варислыкны әтисе Иван Өченчедән алган иде, үз тәхетен исә тарихка Иван Дүртенче, яисә Иван Грозный дип кереп калачак, ә әлегә өч яшьтә генә булган малае Иоанн-Иванга калдырды. Әлегә исә бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе исемен алган Иван, бер гөнаһсыз бала гына булганлыктан, үзенең нинди биеклеккә күтәрелгәнен аңлый алмый иде…


Кырыслык дигән сыйфат кенәзлек башында утырган кешегә самодержавие чорында әлегә бик кирәк кенә түгел, ә бик зарур да булган гасырда тәхеткә утырган Василий үзенең холкы буенча һәрвакыт коточкыч рәхимсезлек белән зарарлы йомшаклык арасындагы урталыкны эзләде: вельможаларны, хәтта үз кешеләрен дә җәзага тартты, ләкин еш кына кичерә дә белде. Әйтик, соңыннан ул Литвага китәргә җыенган өчен опалага эләккән, ягъни бөек кенәзгә бирелгәнлегенә шик төшеп кулга алынган Шуйскийларны кичерде. Берничә ел аның җәберенә тартылган, ягъни опалада булган Иван Юрьевич Шигона исә аннары, кичерелеп, хәтта Василийның иң яраткан, иң ышанычлы кешеләренең берсенә әйләнде. Мәскәүдә православие чиркәвенә карата гөнаһлы гамәл кылган грек купецы белән яшерен бәйләнештә булганы өчен опалага эләккән грек Георгий Малый Траханиот шикелле үк. Аның тирән акылын һәм гаҗәеп булдыклылыгын белгән Василий тора-бара аңа бирелгән җәзасын мәрхәмәткә алыштырды, хәтта аның белән дәүләт эшләре турында да киңәшләшә торган булды. Йөрүе кыенлашкан бу грекны үзенә кирәк чакларында чиновникларга аны янына арбага утыртып алып килергә боера торган иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации