Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 26


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 26 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Шулай дисеңме?

– Нәкъ шулай, Иван. Тәре үбеп ант итә алам.

– Ярар, ярар, ышанам мин сиңа, – диде ачуыннан нишләргә белмәгән Иван, елмаерга тырышып. – Син моны башка беркемгә дә сөйләмәдеңме?

– Юк. Аллам сакласын, сөйлимме соң?! Беренче итеп сиңа гына…

– Дөрес эшләдең. Ә син ул ике хатынны беләсеңме?

– Юк.

– Танымыйсың дамы?

– Күрсәм, әлбәттә, таныйм.

– Менә нәрсә: син ул хатыннарның кемнәр икәнен бел әле! Шуннан соң мин сиңа, пәкегә өстәп, акча да бирәм.

– Чынлапмы?

– Бөек кенәз сүзе! Тик бу турыда беркемгә дә әйтмисең!

– Әйтәмме соң?!

Шушы сөйләшүдән соң ике көн дә үтмәде, Феофил Иванга үзе ишеткән сүз ияләренең кемнәр, кем хатыннары булуы турында әйтеп тә бирде. Ә ул исә аларның исемнәрен күңеле түренә салып куйды: үч алыр вакыт җиткәнче, шунда ята бирсеннәр. Шуннан соң ул шактый якын ук булган бу дусына иртәгәсе көнне Нигленка елгасы буена килергә кушты.

Билгеләнгән вакытта Нигленканың таллыклы тугаена килгән Феофил ул көнне дә, икенче көнне дә өенә әйләнеп кайтмады. Кая барасын әти-әнисенә дә әйтмәгән икән. Аның үле гәүдәсе, бер атна үткәч кенә, су өстенә калкып чыкты… Су коенганда батып үлгән дигән нәтиҗәгә килделәр… Ә Феофил үлеменең чын сәбәбен Иван белән аңа кылыч белән сугышу серләрен өйрәтүче тәрбиячесе Яков Милютин генә белә иде… Чөнки иптәшен үтерергә аңа, сәбәбен аңлатып тормыйча гына, бөек кенәз исемен йөрткән Иван боерган иде. Юк-барны сөйләп йөрмәсен, янәсе…

Дөрес, үз әнисе турында аңа Феофил җиткергән шикелле сүзләрнең аңардан башка да колагына кергәне бар иде. Тик аларга ышанасы килмәгән иде, әлбәттә. Ә монда – тагын шундый фаразлар. Ярый ла, фаразлар гына булып калса. Тик халык теленә кергән икән, димәк, инде бу турыдагы сүзләр фараз гына булудан узган. Димәк, чын алар! Әй әни, әни, син мондый гайбәтләр таралуга сәбәп биреп, безнең гаиләне – бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе гаиләсен, шуның башлыгы булып дөнья куйган мәрхүм әти рухын да хурлыйсың түгелме? Әйе, хурлыйсың! Җитмәсә, дөреслеккә туры килсә, гап-гади атлар караучы белән! Дөрес, ул сарай атларын карый, тик барыбер бояр да, кенәз дә түгел. Анысы да бер хәл: безнең дошманыбыз булган Казан ханлыгы халкының кардәше белән! Юк, акылга сыя торган хәл түгел бу, әни!

Иван, ялгыз калган вакытларында да, йокларга яткач та, һаман шул ишеткәннәре хакында уйлана бирде. Әнисе ягыннан бөек кенәзбикәгә түгел, гади кара халык хатыннарына да килешмәгән мондый шапшак гамәл турындагы уйлар аны борчый гына түгел, хәтта бөтен җанын-тәнен калтырата һәм тәмам аны күралмау дәрәҗәсенә җиткерә иде. Кара кайгыга баткан кеше шикелле күпмедер вакыт шулай уйланып йөри торгач, бу сүзләрнең дөресме, түгелме икәнен белү өчен, үзенә күрә бер сынау сыман нәрсә оештырып алырга булды. Дөресрәге, шул хәбәрнең берсен генә булса да ачыклап карар өчен иде ул уйлаган эш. Шуны тормышка ашыру йөзеннән, ул беркөнне әнисе янына килде дә:

– Хөрмәтле кенәзбикә, бөек кенәз буларак, сараебызның ат караучысы Ахметны үлем җәзасына тартырга боерам! – диде. – Шуны минем исемнән үтәргә куш!

Иванның уе буенча, әгәр дә әнисе аны үлем җәзасына тартуга каршы икән, ул чагында аның бу кеше белән якын мөнәсәбәттә булуы ачыклана, каршы төшми икән, димәк, ул бу кешегә битараф булып чыга.

Иван, җавап көтеп, үзенең үтә тишәрдәй күзләре белән әнисенең йөзенә төбәлде: янәсе, үзен ничек тотар?

Ләкин анасының йөзе тыныч иде, Иван сүзләреннән соң битендәге бер мускул да селкенмәде. Тик бик тә битараф рәвештә:

– Ни өчен, бөек кенәз? Ни гаебе бар? – дип сорады. – Ничек әле аның исеме? Ә-ә, әйе, Ахмет дидең бугай…

– Бөек кенәз биргән боерыкны тикшермиләр, ә үтиләр генә түгелме, кенәзбикә?

– Дөрес, бөек кенәз. Ул синең атта оста йөрергә, ат өстендә сугышырга өйрәтүче остазың булганга күрә генә сорадым. Бернинди сәбәпсез генә…

– Гәрчә абзаларым Юрий һәм Андрей Ивановичлар минем исемнән хөкемгә тартылсалар да, бу гамәлләрнең сәбәбен үзем белмәдем дә, сорамадым да бит. Беркем аңлатып та тормады…

– Ул чакта син әле бик кечкенә идең. Ярар, синең теләгең шулай икән, мин синең исемнән бу гамәлне башкарырга боерырмын. Телисең икән, хәзер үк! Сәбәбен боярлар үзләре табар, – диде бөек кенәзбикә, бер тамчы да дулкынланмыйча. Әйтерсең сүз юлдагы бер ташны читкә алып ыргыту турында гына бара. – Йә, нәрсә әйтерсең, бөек кенәз?

– Уйлыйм әле, аннары әйтермен…

Иван чыгып китте, чөнки ул бөтен барлыгы белән сизде: юк, кешеләр әнисенең Ахмет белән бәйләнеше турында гайбәт кенә тараталар. Әгәр дә мәгәр алар арасында кайчандыр ниндидер гөнаһлы эш булса, әнисе – ул таш йөрәкле ир заты түгел, ә йомшак күңелле хатын-кыз! – үзе якын күргән кешесен берсүзсез үлем җәзасына тарттыра алмас иде. Димәк, бу кешенең гөнаһка катнашы юк. Аннан соң ул, әнисе дөрес әйтә, үзен чын күңелдән яраткан сөйкемле бу кешене үзе дә ярата, чөнки атта йөрүнең дә, ат сугышының бөтен нечкәлекләрен дә, чын күңелен биреп, аңа шушы Ахмет өйрәтте бит. Аны үлем җәзасына тарту турындагы сүзе әнисен сынап карау өчен генә иде.

Дөрес, вакыты-вакыты белән аның исенә әнисе белән бу сөйләшүгә этәргән Феофил да төшкәләп куя иде, ни әйтсәң дә, балачак дусты иде бит. Ләкин ул аңа карата вакытлыча гына туган кызгану хисен шундук күңеленнән йолкып ташлый. Әйе, нәкъ йолкып ташлый, чөнки аның әләге аңарда тискәре хис тудырган иде. Аннан соң атакае, митрополит Даниил аңа һәрвакыт:

– Шундый зур Мәскәү кенәзлеге белән уңышлы идарә итү өчен, бөек кенәз каты куллы, салкын йөрәкле булырга тиеш! – дип тукый килде. – Кешеләргә яхшатлы булам дип, күңелен йомшаклык баскан идарәченең тәхетсез калуы да бик мөмкин. Шуны исеңнән чыгарма, бөек кенәз: тәхет тирәсендә һәрвакыт күзгә күренмәгән сугыш бара! Астыртын сугыш. Русь тарихында нинди генә җан кыюларга китермәде шундый күренмәс сугышлар! Малае – атасын, бабасын үтерде, атасы, бабасы – улын, бертуганнар бер-берсен кырды. Барысы да әнә шул тәхет аркасында. Йомшаклык – үтергеч нәрсә ул! Кешеләр бөек кенәз алдында калтырап торырга тиешләр!

– Бу рәхимсезлеккә китермиме соң, атакай?

– Юк, Русь өчен, дәүләт өчен бу – зур шәфкатьлелек кенә! Бөек кенәз иң беренче чиратта дәүләт иминлеге хакында уйларга тиеш. Дәүләт иминлегенә янаучы – бөек кенәзнең үзенә дә янаучы, һәм, кирсенчә, кем бөек кенәзгә яный, начарлык кыла, димәк, ул дәүләткә дә яный, аңа да начарлык кыла. Андый нәрсәләргә һичкайчан юл куярга ярамый! Андыйларның башы киселергә тиеш!

Кайчак Иван, гаҗәпкә калып, үз-үзеннән: «Бу сүзләр, чыннан да, минем христиан руханием митрополит Даниил авызыннан чыктымы соң?» – дип сорап куя иде. Чөнки, бер караганда, аны үзе үк, изге китапларда язылганча, миһербанлы, йомшак күңелле булырга өйрәтә, икенче яктан, «андыйларның башы киселергә тиеш…» Һич тә аңлашылмый иде аңа мондый каршылык. Шуңа күрә бер мәртәбә, ничектер сүз кенәзнең дошманнарына карата рәхимсез булырга тиешлеге хакында чыккач, Иван Даниилның күзенә туп-туры карап, капылт кына:

– Әгәр дә синең башыңны чабарга кушсам, нишләр идең, атакай? – дип сорады. Нинди җавап бирер икән, янәсе.

Митрополит көтелмәгән бу сораудан, чыннан да, үзе Иванга әйткәнчә, дерт итеп калтырап куйды. Ләкин үзен шундук кулга алып:

– Барысы да Ходайдан. Ул – безнең гөнаһларны да, яхшылыкларны да күрүче, – диде. – Дәүләт һәм бөек кенәз алдында гөнаһлымын икән, мин әзер…

Иванның өйләнүе

Үтә вакыт. Ниһаять, бөек кенәз Иванга унҗиде яшь тулды. Бу вакытта инде аның 12 яшькә чаклы рухи атасы булган һәм 1542 елда бу вазифасыннан киткән Даниил урынына Мәскәү митрополиты булып Макарий сайланган иде.

Көннәрнең берендә Иван үзенә митрополитны чакыртты. Ул шундук килеп, аның палатасына кереп, аның исәнлек-саулыгын сорашканнан соң, Иван аңа:

– Мин, Ходай мәрхәмәтенә һәм русь җиренең изге яклаучыларына өмет баглап, өйләнергә карар кылдым, атакай. Син минем бу теләгемә фатихаңны бир! – диде.

– Бу изге теләгеңә фатихамны бик ихлас күңелдән бирәм, бөек кенәз! Бик тә акыллы, дөрес һәм дә вакытлы вә күркәм карар, – диде митрополит, шатлыгыннан күз яшьләрен сөртеп. – Бу хәбәрне синең бөтен халкың шатланып каршылаячак, Иван Васильевич! Тик син аны бүген үк үзең боярларга да җиткерсәң иде, бөек кенәз.

– Яхшы. Төштән соң боярлар белән миндә бул!

Шушы шатлыклы хәбәрне государьның үз авызыннан ишеткәннән соң, Макарий берничә кешесен боярларны дәшәргә җибәрде.

Алар җыелып беткәч, барысы да, бергәләп, бөек кенәз янына керделәр. Анда исә Иван Васильевич шушыннан бераз алдарак кына митрополитка әйткәннәрен боярларга да ирештерде. Алар да бу хәбәрне сөенеп, зур шатлык белән каршы алдылар. Тик бу турыда әле халык кына берни дә белми иде.

Шушы вакыйгадан соң өч көн узгач, боярларга, кенәзләргә, вельможа һәм чиновникларга сарайга җыелырга куштылар. Бөек кенәзне беренче мәртәбә чукындырган атакайлар, боярлар, башкаланың күренекле сановниклары әйләндереп алган иде. Шунда җыелган халык алдында бөек кенәз митрополитка:

– Хода мәрхәмәтенә һәм русь җиренең изге яклаучыларына өмет баглап, өйләнергә карар кылдым. Син, атакай, минем бу теләгемә фатихаңны бирдең! – диде. – Минем беренче уем үземә кәләшне башка патшалыклардан эзләү иде, ләкин, төптәнрәк уйлагач, бу уемнан кире кайттым. Чөнки, сабый чакта әтиемне, аннары әниемне югалтып, ятимлектә үскәнгә күрә, читтән килгән кәләш белән холкыбыз туры килмәскә мөмкин. Ул вакытта минем хатынлы тормышым бәхетле килеп чыгармы? Ходайның мәрхәмәте һәм синең фатихаң белән кәләшне Русьтан табарга булдым…

Бөек кенәзнең бу сүзләренә каршы күңеле нечкәргән митрополит:

– Синең кул астындагы барча кешеләрең тарафыннан көтеп алынган бу изге теләгеңне сиңа Ходай үзе иңдергән, бөек кенәз! – дип җавап бирде. – Күк атасы исеменнән синең бу изге гамәлеңә фатихамны бик шатланып бирәм.

Шунда Иван сүзен дәвам итте:

– Минем тагын бер теләгем бар, атакай. Өйләнгәнче, бабаларыбыздан калган бер йоланы үтәп, мин патшалыкка никахланырга телим!

Хәбәрнең монысын да ишеткән боярлар, держава тотучының акылына сокланып, шатлыкларыннан хәтта елап җибәрделәр.

Бөек кенәз митрополит белән боярларга шушы тантанага әзерләнергә боерды. Бу чара, чыннан да, аның үзе белән халык арасындагы изге бергәлекне рәсми рәвештә ныгытырга тиеш иде. Дөрес, ул Мәскәү державасы өчен яңалык түгел иде түгелен: Иван Өченче дә үзенең оныгы Дмитрийны патшалыкка никахлаган иде инде. Тик аерма шунда гына: ул вакытта яшь монарх башына таҗны митрополит түгел, ә бөек кенәз Иван үз кулы белән кидергән иде. Ләкин бөек кенәзнең киңәшчеләре, – әллә бу вакыйгага тагын да әһәмиятлерәк төсмер бирергә теләпме, әллә күңелләреннән Дмитрий Ивановичның ачы язмышын хәтердән сызып ташлар өченме, – фәкать митрополит Ефесский кайчандыр башына патша таҗы кидергән борынгы Мономах мисалы турында гына искә төшерделәр. Янәсе, Мономах, үзе үләр алдыннан, патша таҗын, үзенең алтынчы улы Георгийга калдырып, күз алмасы кебек сакларга һәм, аны Ходай мескен Руська үзенең мәрхәмәтен ирештерми һәм чын-хак самодержец – чикләнмәгән властьлы патша яисә монарх барлыкка китерми торып, кулланмыйча гына нәселдән-нәселгә бирә барырга кушкан булган.

1547 елның 16 гыйнвары иртәсендә Иван аш палатасына килеп керде. Анда аны барлык боярлар да көтә, ә бай, затлы киемнәрен кигән кенәз һәм чиновниклар өйалдында басып торалар иде. Галиҗәнапның шәхси рухание, атакае – Благовещенский протоиерее Иванның кулыннан алтын савытка салынган җанландыргыч һәм рухландыргыч изге тәрене, гадәттә, урыс кенәзләре коронация вакытында яисә тантаналы рәвештә халык арасына чыккан чакларында гына иңнәренә сала торган бармыны алып, конюший һәм берничә бояр, казначей һәм дьяклар озатуында Успение храмына илтеп куйды. Тиздән шунда бөек кенәз үзе дә килде. Аның алдыннан кулына алтын тәре белән изге сулы савыт тоткан һәм шул савыттан ике яклап басып торган барлык кешегә изге су сибәли-сибәли рухание, аның артыннан бөек кенәзнең энесе Юрий Васильевич һәм берничә бояр атлый иде.

Чиркәүгә кергәч, Иван андагы изге сурәтләргә баш иеп алды, кайчандыр икона язучылар ясаган ул сурәтләрдәге изгеләр аңа озын гомер телиләр сыман тоела иде.

Митрополит Макарий чиркәүдә тантаналы шартларда рәсми рәвештә бөек кенәзгә изге фатихасын бирде. Шуннан соң барысы бергә гыйбадәт кылдылар. Чиркәү уртасындагы, унике баскычлы мөнбәр-амвонда алтын җепләр белән чигелгән тукымалар җәелгән ике урын әзерләнеп, аларның аяк очларында бәрхетләр һәм дә шулай ук алтын укалы тукымалар ята иде. Амвон алдында, изге чиркәү китапларын, иконаларны яисә башка чиркәү кирәк-яракларын куяр өчен, өслеге авыш итеп ясалган биек өстәл тора, анда исә төрле патшалык атрибутлары куелган иде. Архимандритлар, шул өстәлдән берәм-берәм алып, аларны митрополит Макарийга биреп тордылар. Ул исә, Иван Васильевич белән янәшә басып, башта аның кулына изге алтын тәрене тоттырды, аннары башына алтын таҗны кидерде дә чигүле тукыма-бармыны аның иңнәренә салды. Ходайдан бу христианны изге рух белән бүләкләвен, тәхеткә игелекле кеше буларак утыртуын, аңа кире сүзле дошманнарга карата котлары алынырлык, ә аны тыңлаучыларга рәхимле, мәрхәмәтле карашлар бүләк итүен үтенеп дога кылды. Йола государьга яңадан озын гомер теләү белән тәмамланды.

Руханилардан, вельможалардан һәм гражданнардан котлаулар кабул иткәч, Иван литургия тыңлады да сарайга кайтты. Юл буе аны, җыелган халыкка акчалар ыргыта-ыргыта, Еленаның бертуганы, кенәз Юрий Васильевич белән боярлар озатып барды. Ул чиркәүдән чыгуга, моңарчы тын да чыгармый басып торган халык шундук патша урынына ябырылып, алтын җепләр белән сугылган тукымаларны йолкырга кереште, чөнки, Русь өчен зур вакыйга булган бу көннең истәлеге итеп, һәркем шул тукыма кисәген алып калырга тырышты.

Бу көн Русь өчен, чыннан да, бик зур вакыйга иде: моннан соң тәхет хуҗасы ил эчендә дә, башка чит илләр белән бәйләнешләрдә дә «патша» дип йөртелә башлады, шул ук вакытта аның борынгыдан килгән «бөек кенәз» дигән титулы да сакланды. Мәскәү китапчылары бу вакыйганы халыкка «бу күренекле вакыйга Апокалипсисның Русьта «алтынчы патшалык» фаразының тормышка ашуы» дип җиткерделәр. Әлбәттә, патша титулы гына бернинди табигый кодрәт-көч тә бирми иде бирүен, ләкин ул кешеләргә, борынгы Ассирия, Египет, ахыр чиктә грек православиесенең таҗ йөрткән заманнарын хәтерләтеп, алар акылында һәм алдында Русь галиҗәнапларының абруен яңа баскычка күтәрергә тиеш иде.

Бу уңайдан, берничә ел үткәч, Константинополь патриархы Иосаф, Россиянең таҗ иясенә үзенең хөрмәтен белдереп, собор грамотасы белән аның патша икәнен рәсми рәвештә таныды.

Иван үзенә патша исемен рәсмиләштереп алганнан соң, Мәскәүнең күренекле сановниклары, окольничийлары һәм дьяклары, Русьның патшага ярарлык, аның күзе төшәрлек кызларны күзләү өчен, илнең барлык почмакларына таратылдылар.

Бөек кенәзлекнең төрле почмакларыннан Мәскәүгә китерелгән күп санлы кызлар арасыннан яшь патша үзенә хатын итеп тол калган Захарьина кызы яшь Анастасияне сайлады. Захарьинаның ире Роман Юрьевич – окольничий, каенатасы кайчандыр бөек кенәз Иван Өченченең бояры булган. Аларның нәселләре кайчандыр Мәскәүгә Пруссиядән килеп чыккан Андрей Кобыла дигән кенәздән килә иде.

Анастасия күп санлы башка кызлардан үзенең гүзәллеге белән генә түгел, тирән акылына тәңгәл килгән хатын-кызга хас саф күңеллелеге, яхшылыгы, әхлаклы-әдәплелеге, гыйффәтлеге, тыйнаклыгы, басынкылыгы, динилеге, сизгерлеге, кешеләргә хәерхаһлылыгы белән күпкә өстен тора иде. Иван аны, хатыны итеп, нәселе буенча түгел, менә шул сыйфатлары өчен сайлады. Никахларын Алла Анасы – Богоматерь чиркәвендә үткәргән вакытта, митрополит Макарий аларга:

– Шушы көннән соң чиркәүнең серле йоласы белән сез мәңгелеккә кушылдыгыз, шулай булгач, икегез дә Ходай Тәгаләгә баш иегез дә татулыкта яшәгез! Ә татулык ул – сезнең гаделлелегез һәм дә рәхимлелегез, – диде. – Галиҗәнап! Хатыныңны ярат һәм хөрмәт ит! Ә син, христиан динен сөюче патшабикә, аңа буйсын! Изге тәре чиркәүнең башлыгы булган шикелле, ир дә – хатынының башлыгы.

Никахларыннан соң яшь кияү белән яшь кәләш халык алдына чыктылар. Һәрьяктан котлау һәм аларның бу никахына карата сокланулы фатиха сүзләре яңгырап торды.

Бәйрәм сарайда да, Мәскәүдә дә берничә көн дәвам итте. Патша байларга үзенең рәхимлеген яудырды, ә патшабикә исә ярлыларны тукландырды. Сарайдагы күңел ачу мәҗлесен калдырып, Иван һәм аның хатыны, җәяүләп, Троицкий Сергий лаврына китеп, бер атна буе һәр көн изге Сергий табутына табынып, бөек постның беренче атнасын шунда үткәрделәр.

Ләкин Иванның Ходайга бирелгәнлеге дә, тыйнак һәм акыллы, чибәр хатынына карата булган ихлас мәхәббәте дә аның шау-шулы мәҗлесләргә, тупас, әдәпсез күңел ачуларга өйрәнгән күңелен, бик тиз кабынып китүчәнлеген, кызу канлылыгын, җанының тынычсыз булуын, ачуын чикли дә, йомшарта да алмады. Ул үзен адым саен патша итеп күрсәтергә яратты, тик акыллы идарә итүе белән түгел, ә җәза бирүләре, йөгәнсез, талымсыз һәм юньсез теләкләре, көйсезлекләре белән. Кемдер әйтмешли, ул патша итеп рәсмиләштергәнгә хәтле, ягъни бөек кенәз дип йөртелгән чагында ук, үзенә ошаган кайберәүләргә карата мәрхәмәтлелеге, ә ачуы килгән, опаласына эләгеп, үзеннән читләштерелгән кешеләргә карата шәфкатьсезлеге белән уйнарга яратты. Үзен яратучылар саны белән бергә, үзеннән читкә кагылучылар санын да һаман ишәйтә торды, үзенең бәйсезлеген раслау, күрсәтү өчен, һаман үзе теләгәнчә генә эш итеп, торган саен вельможалар бәйлелегенә эләгә барды. Ул илдә патшалыкны төзү, идарә итү эшләре белән шөгыльләнмәде һәм патшаның чын бәйсезлеге бары тик үз кул астындагы халыкка игелекле булган очракта гына мөмкин икәнлеген һич тә аңлый да, төшенә дә алмады, хәтта теләмәде дә бугай…

Барысы да күреп торды һәм гаҗәпләнде: әле моңарчы Русь иленең беркайчан да болай начар идарә ителгәне юк иде. Аның әнисе Елена һәм аның тарафыннан тәхет тирәсенә елыштырылган кешеләр кечкенә бөек кенәз исеменнән ни теләсәләр, шуны эшләп килде. Җирле кенәзлекләр белән идарә иткән наместниклар бернинди курку да белмәде, алар тарафыннан изелгән халык, аларны узып, турыдан-туры тәхеткә шикаять белән килә алмады – андый кыюларның эше харап иде.

1547 елның язында, инде Иван Васильевич рәсми рәвештә патша исемен алгач, Псков гражданнарының бер төркеме, Глинскийлар яклы булган наместниклары кенәз Турунтай-Пронскийның үзләрен изүенә чыдый алмыйча, аның өстеннән шикаять белдереп, үзләрен яклауга өмет итеп, самодержавиегә, яңа патша янына килделәр.

Иван бу вакытта Островок авылында иде, моны белгәч, шунда юнәлделәр. Андагы сараеның капка төбендә шаулашкан кешеләр тавышын ишетеп, Иван колагын торгызды.

– Кемнәр анда? – дип сорады ул сакчылары башлыгыннан.

– Псков шәһәреннән синең янга яклау эзләп килгәннәр, государь.

– Белегез: нинди шикаять, кем өстеннән?

– Наместниклары кенәз Турунтай-Пронский рәхимсез кыса безне, диләр. Шуннан зарланалар, Иван Васильевич.

– Нәрсә-ә-ә? Наместник өстеннә-ә-ә-н?! Алып кер әле шуларны!

– Алар бик күп анда. Монда сыймаслар да, мөгаен.

– Ярар, үзем чыгам, алайса… – диде ул, кулындагы шәраблы кубогын өстәлгә куеп. Ул бу вакытта соңгы вакыттагы гадәте буенча эчеп утыра иде. Ул, чыгарга җыенып, урыныннан күтәрелде дә кисәк кенә кире урынына утырды. – Әйт әле миңа, Проша: мин кем?

– Патша, государь! Бөек Русь патшасы!

– Дөрес әйтәсең, Проша, бик дөрес әйтәсең: мин бөек Русь дәүләтенең патшасы! Ул чагында нигә мин, үземне кечерәйтеп, холоплар янына чыгарга тиеш? Ә? – дип кычкырды Иван, күкрәген кашып.

– Һич тә тиеш түгел, Иван Васильевич, – диде аның тавышыннан куркып калган кенәз Прохор Проскурин.

– Ул чагында монда керсеннәр! Барысы да!

Патша үз кубогына тулы итеп шәраб салды.

Шулчакта, бер-берсен этә-төртә, патша палатасына йомыш белән килүчеләр керә башлады. Бераздан үзләренең зарларын раслаучы дәлилләре белән килгән җитмеш кеше аның алдында баш иеп, гаделлеккә өмет итеп басып торалар иде инде.

– Йә әйтегез, ничек шикаять белән килергә җөрьәт иттегез сез минем янга? – дип акырды ул, урыныннан тора-торышка, шәраб тулы кубогын кулына алып. Иван аларга таба якынлашты. – Нәрсә, сезгә наместник ошамыймы? Аның яхшысы кирәк булдымы? – Патша кинәт кулындагы шәрабын басып торган кешеләр өстенә уңлы-суллы сибәргә тотынды. Ул шундый ачулы иде, хәтта психикасы авыру кеше сыман, аяклары белән идәнгә тибенә башлады. Һәм шунда бераз читтәрәк, патшаның чыгырыннан чыгуы нәрсәгә китерәчәген белмичә куркып калган Проскуринга кычкырды: – Прохор, сакчыларны чакыр да, бу әләкчеләрнең сакал-мыекларына ут төртегез!

Шундук килеп кергән берничә сакчы патшаның боерыгын үтәргә кереште, бераздан өй эче көйгән чәчләр исе белән тулды.

– Хәзер барысын да ишегалдына алып чыгып, чишендереп җиргә яткырыгыз!

Шулай итеп, зар белән килүчеләрнең бил бөгүләренә җавап та кайтарылмады, бер кәлимә сүзләрен тыңлаучы да булмады. Сакал-мыекларын көйдергәндә дә, шикаятьчеләрнең берсе дә бер кәлимә сүз дә дәшмәде, әйтерсең алар шултикле җирдән сакал-мыекларына ут төрттерү өчен генә килгәннәр дә, Ходай аларның шул теләкләрен ишеткән, рәхәтләнеп шуны башкаруны күзәтеп торалар… Хәер, нинди сүз әйтә алсыннар? Инде алар болай да үлемнәрен көтә иде.

Тик шулчак патша сарае ишегалдына, атын бик каты чаптырып, бер җайдаклы килеп кереп, тиз генә атыннан төште дә бик ашыгып эчкә кереп китте. Һәм шундук палатасыннан Иван килеп чыкты.

– Атны миңа! – дип кычкырды ул.

Атын китерделәр. Ул аңа атланды да унике җайдаклы сакчылары озатуында, чаптырып, китеп тә барды. Мәскәү Кремле чиркәвендәге зур кыңгырау җиргә мәтәлеп төшкән булган икән дә, патша башкалага ашыккан.

Шулай итеп, бәхетләренә, мескен Псков кешеләре исән калды.

Патшаның моның ише кыланмышларын күреп-белеп торган сарайның намуслы боярлары, гаҗәпкә калып, чарасызлыктан нишләргә белмичә, бары тик күз карашларын аска, аякларына таба юнәлтеп, дәшми тора бирделәр, чөнки дәшәргә кыймадылар. Ә шамакайлар исә патшаның күңелен ачу белән мәшгуль булдылар, күп санлы ялагайлар исә, аның бу йомшак ягын белеп, җай туры килгән саен, аның зирәк акылын мактадылар. Күңел ачу дигәннән, патша шамакайларның үзен көлдерүләрен бик ярата иде. Хәер, аларның кыланмышларын гына түгел, аңа, гомумән, эчүле мәҗлесләр дә көннән-көн ошый барды. Алар аңа үзенә бертөрле ләззәтле рәхәтлек бирә иде – ул мәҗлесләрдә башындагы күңелсез уйлар да, күңелендәге ил язмышы турындагы төрле мәшәкатьле кайгылар да юкка чыга.

Мәрхәмәтле патшабикә Анастасия исә көн саен иренең үзеннән ераклаша баруын да сизә башлады, аның еш кына эчүле ял итүләргә бирелүе бик борчый иде. Ләкин ул аңа каршы берни дә эшли алмады. Дөрес, баштарак ул бу күңел ачуларның яхшыга алып бармавы турында, кыюсыз гына булса да, аңа әйтеп-әйтеп караган иде дә, патша аның үзен ачуланып ташлады. Янәсе, патша кешене өйрәтергә аның бернинди хакы да юк! Хәтта шул сүзләрне әйткәндә, кинәт аның йөзе дә үзгәреп китте, күзләре дә ничектер ямьсезләнеп калды. Менә-менә ул хәзер үзенә ташланыр да аны буа башлар сыман тоелды. Кызып киткән чакларында, ул үзен белештерми сыман иде. Шуңа күрә Анастасия, бик тә дини хатын буларак, Ходайдан иренә акыл иңдерүне, күңеленә мәрхәмәт орлыклары чәчүне теләп ялварды. Русь халкы белән бергә гыйбадәт кылды, изге догалар укыды һәм Ходай аларны ишетте.

Көчле рухлы, нык характерлы кешеләр, үзләре өстеннән усаллык һәм явызлык игосын төшерү һәм чын мәгънәдә яхшылык юлына басу өчен, Ходайдан нинди дә булса көчле кичереш җибәрүен сорыйлар, хәтта таләп итәләр иде. Иванның усаллыгын, йөгәнсезлеген басу өчен дә, гәрчә Анастасия Ходайдан илгә мондый афәт җибәрүен теләмәсә дә, Мәскәүнең януы кирәк булган икән…

Башкала ел саен үсә, үскән саен тыгызлана барды: йортлар бер-берсенә терәтеп диярлек салынды. Алары да күбрәк яшәү өчен уңайлы, куркынычсыз булсын дип түгел, ә күзгә матур булып күренсен дип төзелде. Бер-берсе янына салынып, бер-берсеннән бакча яисә кечкенә җир кишәрлекләре белән генә аерылган йортлар очкын төшүен генә көтеп торалар сыман иде.

Әлбәттә, Мәскәүдә янгыннар элек тә булгалаган. Ләкин алар 1547 елның 12 апрелендә чыккан янгын шикелле үк коточкыч булмаганнар. Монысы Кытай бистәсендә чыгып, анда төрле товарларга бай булган лавкалар, казнаның кунак йортлары янып, янгын Илья капкасыннан алып Кремльгә һәм Мәскәү елгасына хәтле булган арадагы Богоявление чиркәвен, бик күп йортларны көлгә әйләндерде. Бик күп күләмдә дары сакланган биек манара шартлап, шәһәр стенасының шактый өлешен җимерде, аның җимерек таш-кирпечләре, елгага төшеп, аны буып куйды.

20 апрельдә Яуза елгасының аръягындагы чүлмәкчеләр белән тиречеләр яшәгән урамнардагы йортлар көлгә әйләнде, 21 апрельдә төшкә таба исә коточкыч давыл астында Воздвиженские чиркәвендә башланган янгын Неглинка аръягындагы һәм Арбаттагы урамнарга таралды. Ут елга сыман акты. Тиздән Кремль һәм аның тирә-ягындагы йортлар яна башлады. Бөтен Мәскәү коточкыч зур учакка әверелеп калды. Ут давылының котыру тавышы һәм кешеләрнең акыру-бакырулары, нишләргә белмичә илерүләре вакыты-вакыты белән әле Кремльдә, әле башка урыннарда сакланган дары шартлаулары белән аралашты. Күк йөзен куе кара төтен каплап алды. Инде кешеләр гаделсез юл беләнме, гаделлек беләнме җыелган байлыкларын һәм мал-мөлкәтләрен түгел, ә үз тормышларын саклап калу өчен генә тырышалар иде. Утта патша палаталары, казна, кораллар, иконалар, борынгы хартияләр, китаплар, хәтта изгеләрнең сөякләре дә янды.

Митрополит Макарий, төтеннән көч-хәл белән генә сулыш ала-ала, Успения храмында гыйбадәт кылуын һәм кулларын күккә күтәреп, илерә-илерә, Ходайдан коткару сорап үтенүен дәвам итте. Аны аннан көч-хәл белән генә алып чыга алдылар, ахырда аркан белән Мәскәү елгасына төшермәкчеләр иде, тик ул шул вакытта егылып имгәнде, һәм, аннан соң чак кына исән калган хәлдә, аны Новоспасский монастырена илттеләр. Ә Успение храмыннан бары тик уттан исән калган Мария образы белән «Правила церковные» дигән китапны гына алып чыктылар.

Кичкә таба давыл тынып, төнге сәгать өчләр тирәсендә ялкын да туктады, ләкин Арбат һәм Неглинкадан Яузага һәм Великий, Варварский, Покровский, Мясницкий, Дмитровский, Тверской урамнары ахырына тикле сузылган хәрабәләр әле берничә көн пыскып яттылар.

Бу коточкыч янгында, сабыйларны санамаганда, 1700 кеше үлде. Мондый мәхшәрне сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел иде. Чәчләре көйгән, йөзләре тир, корым һәм көл белән каралып беткән кешеләр, күләгә шикелле, тирә-яктагы янгын хәрабәләре арасыннан балаларын, ата-аналарын, туганнарын, үзләренең йорт калдыклары арасыннан әйберләрен эзләп йөрделәр. Ләкин берни дә таба алмадылар. Шуннан соң, өметсезлектән нишләргә белмичә, ерткычлар сыман үкерергә тотындылар. Ләкин аларны юатучы бер кеше дә юк иде.

Патша исә, халыкның авыр хәлен, өметсезлеген күрмәс һәм акыру-бакыруларын ишетмәс өчен, вельможалар белән Воробьёво авылына китеп барган иде. Янгын туктаганнан соң, ул Кремль сараен кичекмәстән торгызырга боерды, шулай ук байлар да янган йорт-җирләрен яңадан төзергә ашыктылар, ә ярлылар, гади халык турында уйлаучы да булмады.

Бу афәттән Глинскийларның дошманнары бик оста файдаланды: Иванның рухание протоиерей Фёдор, кенәзләр Скопин-Шуйский, Юрий Тёмкин, Нагой һәм патшабикәнең абзасы Григорий Юрьевич Захарьин, бояр Иван Петрович Фёдоров фетнә оештырдылар. Боларның уен аңламаган һәм ачуларыннан, чарасызлыкларыннан нишләргә белмәгән, чиксез ярсыган һәм мондый адымга әзер булган гади халык исә бик тиз аларның тозагына әйләнде.

Икенче көнне патша боярлар белән Новоспасский монастырена митрополитның хәлен белергә китте. Шунда аңа үзенең шәхси священнигы Скопин-Шуйский һәм аның күренекле аркадашлары Мәскәү кайбер явыз җаннар тылсымы белән яндырылды дип белдерделәр. Государь бу хәбәрне ишетеп гаҗәпкә калды һәм боярларга бу эшне кичекмәстән тикшерергә боерды. Алар исә, ике көннән соң Кремльгә килеп, халыкны мәйданга җыйдылар да:

– Мәскәүне кем якты? – дип сорадылар.

Җавапка берничә тавыш:

– Глинскийлар! Глинскийлар! – дип кычкырды. – Аларның анасы, кенәгинә Анна, үлгәннәрнең йөрәкләрен алып суга салган да, шул сихерле суны Мәскәү урамнарына сибеп чыккан. Менә нәрсәдән яндык без!

Бу чеп-чи ялганны фетнәчеләр үзләре уйлап чыгарган иде, әлбәттә.

Акыллы кешеләр, билгеле, бу ялганга һич тә ышанмады, ләкин моңа каршы да дәшмәделәр, чөнки Василийның якыны саналган Глинскийлар күпләрдә гомуми нәфрәт тудырган иде. Халыкның кайбер өлешен боярлар үзләре дә котыртты. Бу вакытта княгиня, патшаның әбисе Анна, икенче малае, Василий Өченче хатыны Еленаның бертуганы Михаил Васильевич белән Ржевтагы алпавыт биләмәсендә булып, аның икенче малае Юрий Васильевич Кремль мәйданында боярлар белән янәшә басып тора иде. Башка сыймаслык мондый гаепләүдән гаҗәпләнеп һәм гади халыкның чиксез ачуын күреп, ул котылу юлын чиркәүдән эзләде – тиз генә Успения монастырена кереп качты, ә халык шундук аның артыннан ташланды. Шунда моңарчы Мәскәүдә күрелмәгән явызлык башкарылды: фетнәчеләр изге храмда патшаның туган абзасын үтерделәр! Аннары аның гәүдәсен, Кремльдән алып чыгып, указлар укыла яисә җәзалар башкарыла торган Лобное место дип йөртелгән биек урынга куйдылар. Глинскийларның йортларын таладылар һәм хезмәтчеләрен үтерделәр. Тик бу законсыз гамәлне тыючы булмады…

Шушы коточкыч вакыйга вакытында яшь патша, куркып, үзенең Воробьёводагы сараенда качып ятты, ә мәрхәмәтле Анастасиясе догалар кылып утырганда, анда Сильвестр исемле ниндидер гаҗәеп тә, сәер дә, серле дә булган бер изге җан пәйда булды. Тумышы белән Новогородтан булган бу иерей, патша Иванга кулларын югары күтәреп, янаган сыман халәттә, пәйгамбәр шикелле якынлашып, аңа ышандырырлык тавыш белән:

– Җиңел уйлаучан һәм усал ниятле патшаның башы өстендә Ходай хөкеме эленеп тора, Мәскәүне исә күктән иңгән ут көлгә әйләндерде, халыкны Алла кодрәте дулкынландыра, – дип белдерде.

Аннан соң ул, кулындагы изге китабын ачып, аңа җир патшалары өчен язылган кагыйдәләрне укып күрсәтте һәм аларны һәрчак тайпылмыйча үтәргә кушты. Хәтта Иванга ниндидер куркыныч күренешләр күрсәтеп, җанын һәм күңелен айкады, аның акылын вә күз алдына китерү сәләтен үзенә җәлеп итеп, могҗиза тудырды. Шунда Иван кинәт бөтенләй икенче кеше булып калды: үкенү яшьләре коя-коя, ул уң кулын кайдандыр килеп чыккан бу изге кешегә таба сузып, аңардан мәрхәмәтле булып калырлык көч бирүен үтенде һәм аның бу үтенече канәгатьләндерелде дә. Тыйнак, юаш бу иерей, бернинди бөек исем дә, дәрәҗә дә, байлык та сорамыйча, таҗ иясен, ягъни яшь патшаны, төзәлү юлына бастыру, мәрхәмәтлелеккә рухландыру өчен, Иванның иң яраткан, иң ышанычлы саналган кешеләренең берсе булган яшь кеше Алексей Фёдорович Адашев белән килешеп, тәхет янына басты. Алексейны күпләр, йомшак күңеле, нечкә җаны, күркәм сыйфатлары, игелеклелеге, йөгерек, тирән акылы, яхшылыкка ихлас күңелдән һәм тирәнтен бирелгәнлеге өчен, җирдәге фәрештәгә тиңлиләр иде. Ул патша мәрхәмәтен үз шәхси файдасы өчен түгел, ә ватан мәнфәгатен кайгыртуы, шушы юлда гаҗәеп эчкерсезлеге белән яулады. Патша аңарда, үзенә кешеләрне яхшы белү, дәүләтнең хәлен аңлау өчен, бик тә мөһим һәм кирәк булган, сирәк очрый торган хәзинә күрде, дусын тапты. Патша буларак, ул бит кешеләрне дә, дәүләттәге хәлне дә үз тәхете биеклегеннән, анда да тирәсендәге даирәдән генә һәм анда да күп вакытта бөтенләй башка төсмердә, хәтта ялганнар аша гына белеп тора. Ә аның дусы, аңа буйсынучы кеше буларак, барысы белән дә бер сулышта торып, алар арасында яши, кешеләр күңеленә һәм әйберләргә якыннан торып карый, һәрнәрсәне якыннан, ничек бар, шулай күрә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации