Электронная библиотека » Әхәт Сафиуллин » » онлайн чтение - страница 22


  • Текст добавлен: 29 апреля 2023, 21:20


Автор книги: Әхәт Сафиуллин


Жанр: Современная русская литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 22 (всего у книги 34 страниц)

Шрифт:
- 100% +
Икенче өйләнү

Беренче хатыны белән араны өзеп, кулы чишелгәннән соң, кенәз Василий, ниһаять, иркен сулап куйды. Дөрес, чиркәү уставы буенча, хатынының чәчен кисәргә ризалыгын биргән ир икенче тапкыр өйләнә алмый, хәтта ул вазифасыннан да ваз кичәргә тиеш. Тик аның гамәленә митрополит үз ризалыгын белдергәннән соң инде, бу канун бөек кенәзгә кагылмый иде. Шуңа күрә, мескен Соломониясе монастырьга ябылганнан соң, ул ике айдан өйләнеп тә куйды. Кемгә диген бит әле!.. Бөек Мәскәү кенәзлеге тикле кенәзлек башлыгы Василий Өченче, барлык боярларны да гаҗәпләндереп, Василий Глинский кызына өйләнде! Бәлки, кенәз үзләренең кызына өйләнер дип яшертен уй белән яшәгән боярларның бу уңайдан гаҗәпләнеп кенә түгел, хәтта аптырап калулары да сәер хәл түгел иде, чөнки алар чит ил хыянәтчесе нәселе мондый дәрәҗәгә лаек булыр дип башларына да китермәгән иде. Ә монда Литвадан күчеп килгән Василий Глинский, алар карашынча, нәкъ шундый нәсел вәкиле булып санала иде.

Литва дигәннән, заманында Василий Өченче үзе дә ансат кына аның короле булып алмакчы иде. 1506 елның август аенда Литва короле Александр үлгәннән соң, ул бик ашыгыч рәвештә чиновнигы Николай Наумовны бертуган сеңлесе, Александрның тол калган хатыны Еленага кайгы уртаклашу хаты белән җибәрде. Ул хаттан башка Наумов аңа яшертен генә туганы Василийның җитди бер йомышын да җиткерергә тиеш иде. Әгәр дә Елена паннарын Василийны үлгән ире урынына үзләренең короле итеп сайлап куярга күндерә алса, аңа Литва, Польша һәм Россияне берләштерү юлында бик зур әһәмияткә ия булган тарихи миссия үтәү мөмкинлеге туачак иде. Монда бу ил халыкларының төрле диндә булулары да комачауларга тиеш түгел иде, чөнки ул, бер үк вакытта Литва короле дә булып алган очракта, үзенең Рим законнарын эзлекле саклаучы, кул астындагы илләрнең барча халыклары өчен дә аларны яратучы, хөрмәт итүче ата булачагын белдереп ант итәчәк иде.

Бөек кенәз кушуы буенча, чиновник Наумовка, очрашып, шулай ук Вилен епискобы Войтехка да, пан Николай Радзивилга да һәм башка күренекле вельможаларга да шушы ук нәрсәләрне җиткерү бурычы йөкләнгән иде. Василий уенча, инде өч гасыр буе бер-берсен күралмыйча дошманлашып яшәгән Русь белән Литваны, аларның халыкларын бергә берләштермичә торып, үзара дуслаштыру мөмкин эш түгел кебек тоела иде.

Ләкин тиздән сеңлесе Елена инде иренең бертуганы Сигизмундның Вильня белән Краковта тәхет варисы итеп игълан ителү хәбәрен җиткерде. Бераздан шушы турыда ук аңа король Сигизмунд үзе дә рәсми хат-грамота җибәрде. Ул анда, бөек Мәскәү кенәзе үз төрмәләрендә утыручы Литва әсирләрен азат иткән һәм моңарчы тартып алынган биләмәләрен Литвага кире кайтарган очракта, ике ил арасында мәңгелек дуслык урнашачагы турында белдергән иде. Бер караганда аның бу таләпләре бәхәс тудырырлык җитди дә түгел иде кебек. Ләкин алай да, Литва дәүләте белән дә идарә итү мөмкинлегенең тормышка ашмавына ачуы килеп, Василий, литвалылар 1503 елгы килешүне бозып, әледән-әле кенәзләр Стародубский һәм Рыльский биләмәләренә һөҗүмнәр ясап торалар, Брянск авылларын яндыралар, безнең җирләребезне басып алалар дигән сәбәп белән, әсирләрен дә азат итмәскә, атасыннан калган Литва җирләрен дә кире кайтармаска карар итте. Алай гына да түгел, кенәз Холмский белән бояр Яков Захарьевичны Литва кул астында яшәп яткан Смоленск өлкәсен яулап алырга җибәрде.

Бу вакытта Литвада чыгышы буенча Алтын Урдадан булып, Витовтка килгән, дәрәҗәсе, байлыгы, көч-куәте, биләмәләренең зурлыгы, үз яклыларга чиксез юмарт, шул ук вакытта дошманнарына карата аяусыз булган Михаил Глинский белән чагыштырырлык бер генә вельможа да юк, дип әйтергә була. Ул Германиядә тәрбияләнеп, немец гадәтләрен үзләштергән, шактый вакыт Албрехт Саксонскийга һәм Италия императоры Максимилианга хезмәт иткән, Литвага әйләнеп кайтканнан соң, үзенең батырлыгы һәм аек акылы белән король мәрхәмәтенә ирешкән кеше иде. Алай гына да түгел, король белән ул шулкадәр якынайган иде ки, хәтта Александр аңа йөрәк серләрен дә чишә торган булган. Ул корольнең бу ышанычын һәм үзенә булган үтә дә җылы карашын искиткеч батырлыклары белән яулый. Кырым ханы Миңле Гәрәйнең көчле гаскәре үзенең бик тиз басып керүе белән Литваны дер селкеткәндә, үлем түшәгендә яткан король Александр үтенеп сорагач, ул, атка атланып, гаскәр җыйды да Гәрәйгә каршы яуга чыгып китте һәм аннан данлы җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтты.

Гадәттә, гайрәтле, көчле-куәтле, зур акылга ия булган кешеләрне яратмыйлар, алардан көнләшәләр. Кызганыч, тик бу һәр җирдә дә шулай. Андыйлар Литвада да табылды. Бигрәк тә шундыйларның телләре Александр үлгәннән соң ачылды. Алар Михаил Глинский үзе тәхеткә утырырга уйлаган иде, ул Сигизмундка тугрылыкка ант итәргә, аңа буйсынырга теләми дигән коткы тараттылар. Аны, ни өчендер, король сараена якынрак торган Забрезенский фамилияле вельможа бигрәк тә күралмый иде. Әлбәттә, моның ише коткы сүзләр Литваның яңа короле Сигизмунд колагына да килеп иреште. Бу турыда белеп алганнан соң, Михаил аңардан мондый коткы таратучылар белән күзгә-күз карашып аңлашырга теләвен һәм шунда аның алар арасында хаким булуын сорады. Ләкин ул, Глинскийның дошманнарын куандырып һәм үсендереп, аңа бернинди җавап та бирмичә, дәшми калуны хуп күрде. Ниһаять, Глинскийны билгесезлек биләп алды һәм ул, түземлеге төкәнеп, Сигизмундка: «Государь, без икебез – син дә, мин дә үкенербез, тик соң булыр!» – дип белдерде дә бертуганнары Иван һәм Василий белән үзләренең Туров шәһәренә китеп барды. Ул анда барлык туган-тумачаларын киңәшкә җыйды һәм, килеп туган хәлгә нокта куюын сорап, Сигизмундка кабат мөрәҗәгать итеп, очрашу вакытын да билгеләде.

Бу вакытта Михаил Глинский белән Сигизмунд арасында килеп туган киеренке хәл турындагы хәбәр Мәскәүгә дә килеп ирешкән иде инде. Шуннан соң Василий, аның янына бер зирәк акыллы дьяконны җибәреп, аның артыннан аңа, туганнары Иван һәм Василий белән Русь сагында торырга тәкъдим ясап, яхшы хезмәт хакы вәгъдә итте. Бертуганнар, әдәп саклап, Сигизмундтан ниндидер хәбәр булмасмы диеп, тагын берничә көн көттеләр дә үзләрен тантаналы төстә Мәскәү кенәзлеге хезмәтчеләре дип игълан иттеләр.

Глинскийлар Литвадан Мәскәүгә менә шулай килеп чыкты. Шуңа күрә бөек Мәскәү кенәзлеге боярлары, вельможалары, түрәләре, хәтта, шуларга сукырларча ияреп бугай, сарай хезмәтчеләре дә аларга хыянәтчеләр итеп карый иде. Янәсе, үзләренең ватаннарына хыянәт иткән кешеләрдән монда да ни көтәргә була?..

Бөек кенәз шул бертуганнарның берсе булган Василий кызы Еленага өйләнгәч, алар, әлбәттә, бик тә гаҗәпләнеп калды. Ә яшь кенәзбикә исә ирен чибәрлеге белән генә түгел, үзенең акылы белән дә җәлеп итте. Ни әйтсәң дә, ул туган абзасы Михаил үрнәгендә немец тәрбиясен дә үзләштергән кыз иде.

Яшь хатынына үзенең йомшак мөгамәләсе белән генә түгел, ә тышкы кыяфәте белән дә ошарга һәм һәрвакыт яшь булып күренергә тырышып, Василий хәтта сакалын да алдырды.

Шулай итеп, Мәскәү кенәзлеге башында утыручы буларак, кенәз үзенең төпле акылы белән дәүләт эшендә дә уңышларга ирешкән, менә инде, шөкер, гаилә мәсьәләсендә дә бәхетле иде. Ләкин…

Ләкин өйләнүенә өч елдан артык вакыт үтеп китте, тик бу хатыны да авырга узмады. Моны Василий үзе дә, хатыны Елена да бик авыр кичерде. Ул үзе: «Әллә бу юлы да алдандыммы югыйсә?» – дип, эченнән һаман кайгырып-сызып йөрде. Әлбәттә, бу четерекле эштә гаепнең үзендә булуын башына да, уена да китермәде. Шактый вакыт узып та һаман авырга уза алмавына иреннән дә артык борчылган кенәзбикә, Ходайдан бала бүләк итүен сорап, көнен-төнен догада булды. Ул, зур өметләр баглап, кенәз белән бергә Переславль, Ростов, Ярославль, Вологда шәһәрләрендә булып, аларның күренекле дәвачылары саналган кешеләренә күренде, юлында мул хәерләр өләшә-өләшә, җәяү генә изге монастырьларга барып, ихлас күз яшьләре белән елый-елый, Ходайдан аны балалы итүен ялварды.

Вакыт үтә торды, ләкин хатын үзендә бернинди үзгәреш тә сизмәде. Әлбәттә, күңелен көннән-көн курку баса башлады, чөнки ул кенәзнең беренче хатыны Соломониянең шундый ачы язмышка бары тик баласы булмавы аркасында гына дучар ителүен яхшы белә иде.

«Йа Хода, мәрхәмәтеңнән ташлама! Бала бир миңа, Ходам, ир бала бир!» Бу – яшь хатынның көненә кырыкмаса-кырык тапкыр җан ачысы дәрәҗәсенә җитеп әйтелә торган сүзләре иде.

Еленаның хәл-әхвәлен күреп-белеп торган күпләр, бигрәк тә хатын-кызлар, аны чын күңелләреннән кызгандылар. Әлбәттә, араларында моны беренче хатынын монашкага әйләндергән Василий өстенә Ходай тарафыннан җибәрелгән Соломония каргышы дип кабул итүчеләр дә булды. Кайберәүләр исә, әлбәттә, эчтән генә, анда да, бу яшертен уен кеше-кара сизмиме дигән сыман, тирә-ягына каранып кына: «Әллә соң бөек кенәзнең үзенең ирлеге чамалымы икән?» – дип уйлады. Чыннан да, шулай уйларга нигез дә бар иде бит: егерме ел яшәгән беренче хатыны да йөккә уза алмады, хәзер монысы да өч ел буе бала бәхете татый алмый. Белмим, Соломониясенең каргышында гынамы икән монда эш?.. Шикле, бик шикле…

Уртак шатлык

Ничәмә-ничә айлар буе чын күңелдән сорый, ихластан ялвара торгангамы, әллә язмышында язылган вакыты җиткән идеме, берничә көн ничектер укшып, кәефе китеп йөргәннән соң куркып калган Елена бояр Харитонов Ефим карчыгы янына барырга мәҗбүр булды, чөнки ул хатын-кыз эшләре буенча оста кендек әбисе булып санала иде.

Әйе, башта яшь кенәзбикә үзенең бу хәленнән бик куркып калды: «Әллә Ходай миңа балам юклыгы өстенә ниндидер зәхмәтле авыру да биргәнме?»

Карчык өйдә үзе генә иде. Ул, бөек кенәз хатынына төрле сораулар бирә-бирә, аның җавапларын бик игътибар белән тыңлап утырганнан соң, аңа анадан тума чишенергә кушты. Нишләсен, бөек кенәзбикә булса да буйсынырга туры килде. Карчык чишенгәч бик уңайсызланып калган хатынны алдында әйләндерә-әйләндерә карады да, сәкегә яткырып, үзенең йомшак куллары белән берничә мәртәбә эченә баскалап алды.

– Киен киемнәреңне! – диде, аннары карчык, елмаеп, һәм, корсагын бик сак кына сыпырып. – Котлыйм сине, бөек кенәзбикә: син – йөкле!

– Чынлапмы?! – диде Елена дерелдәгән иреннәре белән күз яшьләре аша, бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмичә. – Ялгышмыйсыңмы икән, анакай?

– Үзең әйткән билгеләр буенча, нәкъ шулай килеп чыга. Ышан миңа, кенәзбикә, моңарчы мондый эшләрдә бер дә ялгышканым юк иде әле. Шөкер, күпләрне сөендереп килдем! Хәер, өч-дүрт атнадан син моны үзең дә сизәрсең – ул аяклары белән тибенә башлар. Алай да, шулвакыт җитмичә, бу турыда беркемгә дә белгертми торыйк. Бу шатлыклы серне үзе белдергәч кенә ачарбыз. Килештекме, кенәзбикә?

– Килештек, анакай, килештек! Килешмәгән кая! – диде Елена, шатлыклы күз яшьләрен сөртә-сөртә. – И Ходаем, гозеремне ишетүең өчен мең рәхмәт! Сиңа да рәхмәтем чиксез зур, анакай! Син миңа бүген шатлыкның иң олысын бүләк иттең. Ходай мәрхәмәте белән алдагы көннәреңдә дә саулык-сәламәтлектә яши бир!

– Ярар сана, хатыннарны сөендерү – минем эшем бит инде ул. Бары тик булганны гына әйтәм ич мин.

Бояр карчыгы өеннән чыккач, Елена, декабрь аеның ул көнге һавасы тәмен күбрәк татып калырга теләгәндәй, бер дә ашыкмыйча, гадәттә, кешедә ниндидер бик зур эшне башкарып чыкканнан соң гына була торган халәттә, урам һавасын күкрәген тутырып-тутырып суларга кереште. Аның болай да шатлыгы сыеша алмаган күкрәге бер күтәрелде, бер төште – сөенече эченә сыймый иде. Рәхәт иде аңа. Бу минутларда ул бәхетенең җиденче катында йөзә иде сыман.

– И мәрхәмәтле Ходам, карчыкның сүзләре дөрескә чыга күрсен! Өч ел көттем бит мин бу көнне, өч ел! – дип пышылдады ул үзалдына, урам буенча атлый-атлый.

Ул кайтышлый үзе белән килгән хезмәтче кызга чиркәү яныннан үтәргә кирәклеген искәртте. Алар, килгәндәге кебек үк, җәяү генә атладылар. Чиркәү янына килеп җиткәч, Елена, кызны ишек төбендә калдырып, эчкә үзе генә кереп китте дә анда, Ходай ризалыгы өчен, булачак баласының сәламәтлеге өчен дип, икешәр шәм куйды һәм, ничек тиз кергән булса, шулай тиз генә чыгып та китте. Аны чиркәү побы танымый да калды бугай. Хәер, гаҗәп тә түгел, чөнки алар гыйбадәт кылырга йөри торган чиркәү түгел иде бу.

– Йә, кайларда булдың бүген, Елена? – дип кызыксынды аңардан кичен дәүләт эшләреннән бушаган ире, кенәз Василий. – Нәрсәләр күрдең?

– Урамда йөрдек, – диде хатыны, үз ялганыннан үзе кызара төшеп. – Бик озак вакыт урамнарны карап йөрдек. Базарга да кагылдык. Гөр килә базар!..

– Урамда йөрүең яхшы анысы. Тик бер кыз озатуында гына йөрисең. Алла сакласын, берәр күңелсез хәл килеп чыгуы мөмкин. Ир-ат сакчы озатуында йөрергә кирәк дип, күпме әйтеп киләм! Җитмәсә, курыкмыйча, төрле халык кайнаган базарда да булгансың…

– Безгә кемнәр тисен? Шөкер, биләмәңдәге Мәскәүнең барча урамнарында да тынычлык һәм тәртип хөкем сөрә, кенәз! Һич тә куркыр нәрсәләр юк.

– Төрле кеше бар бит, кем белә… – дип мыгырданды Василий, аны кочагына алып. Аннары нык итеп, ләкин үтенгәндәй өстәп куйды: – Алай да саграк бул, Елена! Мине борчуга салма! Сиңа берәр нәрсә була күрмәсен дип, гел борчуда бит мин…


Кендек әбисе дөрес әйткән икән шул. Бер дә бер көнне кичке ашны ашаганнан соң, ире белән икесе генә ял итеп утырганда, Елена, авыртудан бигрәк куркудан бугай, корсагында нәрсәдер кымшанып куйганны тоеп, кулы белән эчен тотты да кисәк кенә:

– Ой! – дип кычкырып җибәрде һәм, ярдәм эзләгәндәй, аптыраулы карашын иренә юнәлтте.

– Ни булды? – дип сорады кенәз, курка калып. – Әйт, ни булды?

– Юк, юк, берни дә булмады. – Инде хатын моның ничәдер атна элек карчык әйткән бала тибенүе икәнен аңлап алган иде. – Балабыз хәбәр салды, Василий! Безнең бик көткән җимешебез тибенә анда, – диде ул, ике кулы белән эчен сыйпап.

Әлегә берни аңламаган кенәз, әллә саташамы соң дигәндәй, хатынына ничектер сәер караш ташлады.

– Син нәрсә, Елена? Нинди бала?!

– Нинди бала булсын, икебез дә көткән бала, кенәз! Тибенә үк башлады әнә!

– Чынлапмы, Елена?! Белеп әйтәсеңме син моны?

– Әлбәттә, чынлап, кенәз! Бу шаяра торган нәрсә түгел бит… – Еленаның күзенә яшьләр бәреп чыкты. Ул беравык, тирә-якны тыңлаган сыман, сагаеп, сүзсез калды. – Менә тагын бер тапкыр тибенеп алды! Сабырсызлана, тизрәк якты дөньяны күрәсе килә бугай…

– Нәрсә, әллә, чынлап та, тибенәме?! – диде кенәз, шатлыгыннан нишләргә дә белмичә. Ул бу мизгелдә бөек Мәскәү кенәзлегенең бөек кенәзе түгел, ә бала-чагага охшап калган иде. – Ничек шулай кинәт кенә? Моңарчы бер дә сизелмәгән идемени? Әйткәнең булмады…

– Сизелде. Күңелем болганып йөрде. Мин, әллә берәр чир төштеме, дип курыккан идем, кенәз. Баксаң, Алланың рәхмәте белән, ул ниндидер чир түгел, балага узуым билгесе булган икән!

– Әйткәнең булмады…

– Тәмам ышанып бетмичә, әйтәсем килмәгән иде. Менә хәзер, шөкер, үзе хәбәр бирә башлады.

– Рәхмәт сиңа, Еленушка бәгырькәем! Яхшы хәбәрең өчен рәхмәт! Сөендердең син мине! Исән-сау гына булсын! Саклана күр, Еленушка, берүк, саклана күр!

– Типкәнен тыңлыйсың киләме, кенәз?

– Кая, кая, әгәр сизелсә, тыңлап карыйк әле! – Василий, яшьләр кебек, идәнгә тезләнеп, хатынының корсагына башын куйды.

Сүзсез калып, икесе дә баланың тибенгәнен көтә башладылар.

– Менә тагын бер тибенеп алды! Сиздеңме, Василий?

– Карале, сизелә икән шул! Мин дә сиздем! Рәхмәт сиңа, кадерлем! Моннан соң, ишетсен колагың, сакланып кына йөр! Урамнарга да чыкма, базар ише җирләргә аягыңны да атлама! Ялгыш таеп егылуың бар, йә үткән-сүткәннең берәрсе кагылып зыян салыр.

– Киресенчә, хәзер миңа күбрәк йөрергә кирәк булачак, кенәз.

– Йөр, тик сакчылар озатуында гына! Аңла, Елена: минем сине дә, балабызны да югалтасым килми!

– Тор, кенәз, тор! Балабыз булачак дигәч тә, син малай-шалай түгел. Ил-җиребезнең иң бөек кенәзе икәнеңне онытма!

– Мин бүген рәхәтләнеп малай-шалай булып калыр идем, Елена! – Василий, ашыкмыйча, гына тезләнгән җиреннән аякларына торып басты да, иелә төшеп, хатынының ике битеннән дә үбеп алды. Аның күзләрендә яшьләр күренде. – Нинди бәхетле мин бүген! Рәхмәт сиңа, Еленушка, бу бәхетне син бүләк иттең миңа!

Кинәт аның күзе почмактагы тәрегә төшеп, ул, аңа карап, берничә мәртәбә чукынып алды:

– Әй Ходам, бу шатлыклы хәбәрнең ирешүе хәерле сәгатьтә була күрсен!

Кендек әбисенең сүзләре раслангач, Еленаның шатлыгы эченә сыймады. Ул, авырга уза алмавына үзе кебек үк ихлас күңелдән кайгыручылар белән бергә, бу хәлгә шатланучылар да булуын белеп тора иде. Беренчеләр – кенәзлектәге тормышның тыныч кына баруы яклылар, ә икенчеләр… Хәер, аларын кемлеген төгәл генә атап та булмый. Дөресен әйткәндә, ул икенчеләре бу хәлне, чиркәү кануннарына каршы килеп, ярамаган килеш икенче мәртәбә өйләнүе өчен, Василийга күктән җибәрелгән җәза дип кабул иттеләр һәм бу җәһәттән үзләренең элеккеге фаразларының раслануын күреп шатланышканнар иде. Менә бүген, үзенең рәхмәте илә, шактый көттереп булса да, Ходай аңа, инде кире какмаслык итеп, аның бәбигә узуын раслап бирде. Кенәз дөрес әйтә: чыннан да, хәерле сәгатьтә булсын бу сөенеч!

Икенче көнне ул, элеккеге хезмәтче кыз озатуында зур бүләкләр белән кендек әбисе янына барды һәм, шатлана-шатлана, аңа үз сүзләренең рас килүе турында сөйләп бирде, кат-кат рәхмәтләр әйтеп, бүләкләрен тапшырды. Аннан кайтканда, бу юлы да беренче мәртәбә булган чиркәүгә кереп, берничә шәм яндырып куйды да, попны гаҗәпләндереп, аның кулына саллы гына акча тоттырды һәм аның инде вафат булган әби-бабалары рухына багышлап дога кылуын сорады.

– Йола буенча, дога багышланырга тиешле әрвахларның исем-фамилияләре күрсәтелергә тиеш, анакай, – диде аңа поп. – Менә кәгазь, менә каләм, язып бир!

– Барлык үлгәннәргә дә багышла, атакай! Аерым-аерым әйтмичә генә.

– Шулай телисез икән, ярар соң, алайса… – диде поп, аңа сәер генә карап. – Гафу ит, син үзең кем буласың? Кем кызы?

– Мин – хатын-кыз, атакай, хатын-кыз, – диде Елена, попны тагын да сәерсендереп һәм карашын каршыдагы тәрегә төбәп, бик тырышып, өч мәртәбә чукынып алды. – Минем кем булуым һич тә мөһим түгел. Син мине барыбер белмисең – башка шәһәрдән мин. Сиңа чын күңелемнән саулык-сәламәтлек телим, атакай!

– Рәхмәт, рәхмәт, анакай, гозереңне җиренә җиткереп үтәрмен. Синең үзеңне дә, ата-анаңны да Ходай үзенең рәхмәтеннән ташламасын!

Чиркәүдән чыккач, Елена аның капкасы төбендә кулларын сузып соранып торучы берничә карт-корыга да сәдакалар бирде. Шуннан соң, иңнәреннән моңарчы басып торган бик авыр йөк төшкәндәй булды. Әлеге мизгелдә кинәт кайдандыр астан тамагына килеп тыгылган ниндидер изге, нечкә вә йомшак хисләр төенен йотып җибәрде дә иркен сулап куйды, шунда күңеле нечкәрүдән чыккан күз яшьләрен сөртеп алды. Хәзерге халәтендә аңа кулларын сузып, хәер сорап торучылар да бик мөлаем кешеләр, хәтта ниндидер изге җаннар булып тоелды. Сарайга кайтып җиткәнче, эченнән берничә мәртәбә: «Минем үтенечемне ишетүең өчен мең рәхмәтләр сиңа, Ходам!» – дип кабатлады.


1530 елның 25 августында, иртәнге 7 сәгатьтә Василий Өченченең хатыны, бөек кенәзбикә Елена ир бала тапты. Аңа, бабасының исеме буенча, Иоанн (Иван) дигән исем куштылар.

Нинди хикмәттер, ул төндә, җир белән күкне дөбер-шатыр китереп, әледән-әле күк күкрәде, Мәскәүнең төрле почмакларында берничә йортны, берничә агачны бертуктаусыз яшьнәп торган яшен камчылары сукты. Халык мондый хәлгә куркып калды. Тик соңыннан, бу төнне бөек Мәскәү кенәзенең варисы – малае туганлыгы беленгәч кенә, сарай күрәзәчеләре моны яхшыга юрадылар. Янәсе, моңарчы беркайчан да күзәтелмәгән бу хәл озак көтелгән тәхет варисының дөньяга килүенә барча халык белән бергә табигатьнең дә шатлануы, сөенечле бу хәбәрне кенәзлекнең бөтен почмакларына гына түгел, бүтән барча илләргә дә җиткерүе иде.

Ниһаять, түземлек белән көтә торгач, бөек кенәз белән бөек кенәзбикәнең ир баласы – тәхет варисы туу хәбәре, чыннан да, Мәскәүдә генә түгел, Русьның барлык почмакларында да шатлыклы вә сөенечле вакыйга булып кабул ителде.

Әлбәттә, бу ир баланың киләчәктә менә хәзер аның дөньяга тууына шатланышкан Мәскәү кенәзлеге халкының үзләре өстенә дә, хәтта кайбер башка мәмләкәтләр халкына да коточкыч җәбер-золымнар, моңарчы дөньяда күрелмәгән явызлыклар иясе булып танылачак һәм тарихка Явыз Иван исеме белән кереп калачак патша Иван Дүртенче икәнен беркем уена да китерми, дөресрәге, китерә алмый иде әле…

Баласы туганга ун көн булгач, кенәз Василий аны Троицкий Лаврга алып килде һәм, анда аны игумен Иоасаф Скрыпицин Волоко Ламдагы Иосиф монастыреның бик тәкъвалы йөз яшьлек монахы Кассиан Босый вә изге Даниил Переславский белән бергә, бөтен шартын китереп, чукындыру йоласын үткәрде. Шуннан соң күңеле артык йомшарудан күз яшьләре бәреп чыккан әти кеше үзенең кадерле беренче баласын кулларына алды да, изге Сергей сөякләре саклана торган, дин әһелләре телендә «рака» дип йөртелгән саркофаг өстенә куеп, әүлия рухыннан киләчәк тормышында малаеның яклаучысы һәм барча куркынычлардан саклаучысы булуын үтенде. Шушы бәхетле көнендә бөек кенәз, мөмкин булса, рәхмәтен һәм изге сүзләрен күккә җиткерергә дә әзер иде. Тик моны ничек эшләргә кирәклеген чиркәү атакайлары үзләре дә белми иде. Шуңа күрә ул чиркәүләр казнасына алтын акчалар бүләк итте һәм ул көнне аны, учлап-учлап, алар капкасы төбендә соранып торган хәерчеләргә дә сипте. Василийның баласын чукындырган бу көндәге шатлыгы шундый чиксез иде ки, ул барлык зинданнарның ишекләрен ачарга боерды, шулай итеп, заманында үзенең җәбере төшкән, ягъни, урыслар әйтмешли, опалага эләккән күренекле кешеләрне иреккә чыгарды. Алар арасында аның үз бертуганы кызының кияве, опалага Польша корольлегенә качмакчы булуы ачыкланганнан соң эләккән кенәз Фёдор Мстиславский, бөек кенәзнең хатыны Еленага карата явызлык һәм дошманлык уенда шик төшеп кулга алынган кенәзләр Щенятев, Суздаль-Горбатый, Плещеев, Морозов, Лятцкой, Шигона һәм тагын берничә кеше бар иде.

Бу көннәрдә бөек кенәз Василий сарае аны котларга килүче Мәскәү кешеләреннән генә түгел, хәтта кенәзлекнең иң ерактагы шәһәрләреннән дә килүчеләр белән мыжгып торды: барысы да бәхетле дәүләт башлыгын күрергә һәм аңа «Без синең белән бергә бәхетле, бөек кенәз!» дип әйтергә телиләр иде. Хәтта монда, биләүдәге держава бәләкәченә киләчәк тормышында уңышлар теләргә дип, әллә кайлардан килеп чыккан дәрвишләргә тикле күреп була иде. Шатлыгыннан канатланып йөргән Василий изге теләкләр белән агылып торган барча кешеләрне дә өстәл янына утыртып, мул итеп сыйларга боерды. Юк, бу вакыйга уңаеннан аерым табыннарга түгел, ә бөек кенәзнең үз өстәленнән! Еш кына, алар янына утырып, үзе дә алар белән бергә ашап-эчеп алгалады.

Ул, кайчандыр Мәскәүне дошманнардан саклау кебек изге эштә ихлас күңелдән катнашып корбан булган, соңыннан чиркәү тарафыннан изгеләр дип игълан ителгән митрополитлар Пётр белән Алексей атакайлар рухына хөрмәт йөзеннән, аларның сөякләрен саклар өчен, беренчесенә – алтын, икенчесенә көмеш саркофаг ясатты.

Хәер, аның шундый юмартлыгы баласы туу уңаеннан гына да түгел иде бугай. Вакыты-вакыты белән исенә төшеп, ул хатыны Соломонияне шундый кара язмышка дучар итүе өчен үкенү хисе дә кичереп, күңелен, юк-юкта, барыбер намусы тырнап алгалый иде. Менә хәзер Ходай, мәрхәмәтлек күрсәтеп, инде яңа гаиләсенә бала да бүләк иткәч, ул шәфкатьле күк аның бәхетсез Соломониягә карата кылган кешелексез гамәлен дә кичерде дип уйлады. Шуңа күрә аның шатлыгы икеләтә зур иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации