Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 14


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 14 (всего у книги 51 страниц) [доступный отрывок для чтения: 15 страниц]

Шрифт:
- 100% +

– Ни булды, Симай ата? Кем иде ул?..

Симай карт башын чайкады, ишеккә таба ымлады. Буйтур аны күтәреп алып сәкегә салды, ишекне ачып, каравыл кычкырды.

Аның янына шундук ике алып килеп басты.

– Берең Камайны дәш, икенчең картка эчемлек салып бир. Әнә шул чүлмәктән. Тиз!

Симай карт сәкегә торып утырды, эһ тә итми бер зур чокыр эчемлекне эчеп куйды. Аннары сәкегә сузылып ятты да күзләрен йомды. Буйтур, каравыл алыпка картны берүзен калдырмаска кушып, бүлмәдән чыкты, диңгезгә карады. Диңгез өстендә һични күренми, һични юк кебек. Тагын су анасымы? Ни кылмакчы иде су анасы Симай карт белән?.. Яшьләр булса бер хәл. Буйтур әйләнеп бүлмәгә керде.

Симай ата эчемлек чүлмәгенә таба ым какты, буйтур каравыл алыпка салып бирергә кушты. Симай карт утырды, чираттагы чокырны күтәреп эчеп куйды һәм янә, сузылып, сәкегә ятты.

– Мине су анасы урламакчы булды, буйтур, – диде ул, бертын яткач.

– Су анасы?! – дип кайтарып сорады буйтур.

Су анасы сүзен ишетүгә, каравыл алып «ык!» итеп кузгалып куйды. Буйтур аның иңеннән умырып тотты, үзенә тартып китерде.

– Тавышың чыгарсаң, шундук диңгезгә ташлыйм. Ишек келәсен рәтлә, карттан күзеңне дә алма. Ишеттең?!

– Баш өсте, буйтур.

Шулай дип әмер бирде дә Илбарыс чыгып китте. Ул туры Дәнис бүлмәсенә юнәлде, койрыкчы бүлмәсенә килеп җитәр-җитмәс үк ачык ишек күреп, шиге тагы да көчәйде. Ишек каерылып ачылган, эчтә һичкем юк – Эгина да, Дәнис тә.

«Эгина – су анасы, пәри, албасты» дигән уй буйтурның зиһенен өтеп алды. Буйтур койрыкка таба йөгерде, койрыкта аның ярдәмчесе генә иде. Буйтурны күреп, койрыкчы курка калды.

– Дәнис кайда?

– Аны Эгина чакырып алды, хатыны, буйтур.

– Эгина?!

– Әйе, буйтур, хатыны Эгина. Килде дә, йомышым бар, койрыкны ярдәмчеңә бир, диде дә култыклап алып китте.

– Камай! – дип, тамагы ярылырдай дәрәҗәгә җитеп кычкырды буйтур. – Камай!

Каравылбаш, кабалана-кабалана, койрыкка килеп җитте.

– Ни булды, буйтур?

– Бөтен корабның астын өскә китерегез, койрыкчы Дәнисне табып китерегез!

– Баш өсте, буйтур.

Камай алыпларына:

– Ишеттегезме буйтур боерыгын? Корабның астын өскә китереп булса да койрыкчыны табарга!

– Җилкәнчеләр, җилкәннәрне төшерегез! Камай, ишкәкчеләргә әйт, бар көчләренә ишсеннәр. Тыңламаганнарын соңыннан миңа күрсәтерсең. Койрыкчы, корабны ярга таба бор! Камай, ишкәкчеләрнең җанын ал, ишсеннәр! – Буйтур барысына да эш тапты. – Бернәрсә дә күрүче юкмы?!

– Буйтур, мин ярга таба китеп баручы көймә күрәм.

– Куып җитәргә! Ишетәсеңме, Камай, ишкәкчеләргәәйт, көймәне куып җитә алмасалар, барысын да диңгезгә ташлатачакмын!

Көймә белән кораб арасы күзгә күренеп якыная башлады. Ишүче берәү генә иде, икенчесе көймә төбендә ята. Ярга да ерак калмаган иде, корабның төпкә утыруы бар. Шулчак кораб тизлеген югалта төште.

– Камай, дим, әй, астагылар, ни булды?

– Буйтур, ишкәкчеләр хәлдән тайды, ишүдән баш тарталар.

– Каравылбаш Камай, баш күтәргән ишкәкчене диңгезгәташла! Мин әйтәм моны сиңа, Кубрат хан буйтуры!

Алай да буйтурның янавы файдага китте, кораб көймәне куып җитте.

– Оста йөзүче алыплар, суга сикерергә!

Берсе артыннан берсе өч-дүрт алып суга сикерде һәм көймәгә таба йөзә башлады. Алар көймәгә җиткәндә генә, ишкәкче дулкын эченә кереп югалды.

– Су анасы! – дип кычкырып җибәрде бер алып.

Аны кемдер куәтләп:

– Әнә, әнә суга сикерде! – дип чәрелдәргә тотынды.

Ярга таба йөгерешкән дулкыннар арасында су анасы күренеп-күренеп киткән иде. Кояш чыкмаган әле. Әмма диңгез өстендәге су анасын барысы да шәйләделәр.

Су анасы калдырып киткән көймәне корабка күтәреп алдылар, көймә төбендә кул-аяклары бәйләнгән килеш яткан койрыкчы Дәнисне күреп, бер мәлгә өнсез калдылар. Койрыкчыны бердәм күтәреп алдылар, буйтур боерыгы буенча бүлмәгә кертеп, сәкегә сузып салдылар.

– Имчене дәшегез!

Буйтур боерыкларын кыска-кыска бирә торды:

– Койрыкчы, корабны Фанәгүргә бор, җилкәннәрне күтәрегез! Ишкәкчеләргә берәр чокыр эчемлек бирегез!

Буйтур янына каравылбаш Камай килде.

– Илбарыс буйтур, – диде ул, тавышын тыя төшеп. – Синең әмер белән ике ишкәкчене диңгезгә ташладык.

– Калганнарын әйбәтләп сыйлагыз. Диңгезгә ташлаганнарын су анасы сорады, диң, юкса барыбыз да диңгез төбендә булыр идек, диң. Безгә уңай җил чыгып тора. Су анасы сораган корбаннарны бирдек! Диңгез алласы уңай җил бирде!

16

Фанәгүргә бер көнлек су юлы калгач, көтмәгәндә офыкта ят кораб күренде. Хәле арулана башлаган Дәнис буйтур янында басып тора иде, ят корабны күрүгә, кычкырып җибәрде:

– Хазарлар корабы!

– Шаулама, Дәнис! Ишетәсеңме, шаулама! Исән калганыңа дога кыл.

– Буйтур, Эгинам кайда минем, кая китте ул?

– Эгина түгел ул, су анасы, кеше сурәтенә кергән су анасы.

Дәнис куеныннан Перун алласын чыгарды, үбеп алды, авыз эченнән нидер пышылдады:

– Ул мине ырымлаган, сихерләгән булган, буйтур.

– Шаулама, Эгина су анасы булса, ерак китмәгәндер, корабны озата киләдер.

– Эгина су анасы?.. Буйтур, ул минем хатыным иде.

– Ул Эгина сурәтенә кергән булган, синең хатының сурәтенә. Кайда хатының, Эгинаң кайда?..

– Бүлмәдә ул, йоклый.

Буйтур койрыкчының изүеннән умырып тотты.

– Синең бүлмәңдә беркем дә юк. Мин анда каравыл куйдым.

– Хак, буйтур, Эгина анда юк. Эгина минем йөрәгемдә калды. Ярата идем мин аны, буйтур…

– Су анасынмы? Албастынымы?

– Эгина су анасы булса – су анасын, буйтур.

Алар янына каравылбаш Камай килде.

– Камай, Симай ата нишли?

– Нишләсен, җырлый-җырлый да җылап җибәрә. Эчемлекне авызыннан өзми. Мине базилевс шымчылары урламакчылар иде, дип сөйләнә. Буйтур коткарып калды, ди. Саташамы шунда. Койрыкчының хатыны Эгина турында ул, гректа бер оста йөзүче, ди. Ул бер дә Агасике кызы түгел, император шымчы итеп җибәргән кәнтәй икән ич…

– Агасике кызы түгел?!

– Тәңрең ишетер, буйтур, кычкырма шултиклем. Су анасы шымчы буламы?

– Белмим, койрыкчы, Симай ата шулай ди.

– Димәк, койрыкчы Дәнис, синең Эгинаң Агасике кызыбулмаган, алдан ук сөйләшеп җибәрелгән шымчы кыз булган? Никадәр мәкер бу императорда, Дәнис, никадәр мәкер! Ә бит ни тамаша төчеләнде. Димәк, ул Симай атаның китәсен алдан ук белгән. Әйе, алтынны да алалар, картны да алып калалар. Соңыннан кем урлады дисәң, су анасы алды. Шулаймы?

– Буйтур, – дип, алар янына каравыл алып килде. – Буйтур, хазарлар безгә каршы төшмәкчеләр.

– Узып китәргә!

Буйтур, койрыкчы белән каравылбашны калдырып, Симай карт бүлмәсенә керде.

– Уз, утыр, буйтур. Таралып ятам. Сәкене болгар киң ясый икән. Әйт әле, буйтур, кем сине кызыксындыра? Су анасымы, император шымчысы Агасикеме?.. Әһә, икесе дә, димәк…

Симай ата сәрхуш иде, каравылда калучы алып буйтур боерыгын арттырып үтәгән, түмәр өсте тулы ризык, чүлмәк белән эчемлек.

– Минем исән калуга, буйтур. Эч, эч, әйбәт эчемлек зиһенне ача, канны куа, ир-атка гайрәт өсти. Эчмәгән булсам, императорның иң оста йөзүче шымчысы Симай картны әллә кайчан херсонесларга илтеп тапшырган булыр иде инде. Эчеп алуым ярдәм итте, җан гайрәте белән чәбәләндем. Ни чәбәләнсәм дә бәйләде бит, убырлы нәмәстә, кычкыра башлаган идем, авызыма чүпрәк тутырды. Җен көчләре бардыр ул хатында. Бернинди су анасы да түгел ул, буйтур. Гап-гади йөзүче. Әмма балык та балык, ул да балык… Элек булса, олимп каһарманы булыр иде, хәзер әнә император нинди эшкә җигә башлаган кешеләрне. Җитмәсә, хатын-кыз бит…

– Сине алып китәргә тырышуы миңа билгеле, нигә аңа Дәнис кирәкте икән? Менә шуны әйт син миңа.

– Дәниснеме, койрыкчынымы?.. Яратты ул аны. Бик яратты. Үзе белән алып китмәкче булгандыр.

– Алып китмәкче?

– Ә нигә, император Ираклий остага туямы? Бөтен дөньядан осталар, уенчылар җыя. Тиздән кәгазь ясый башлар. Табгачлардан кәгазь ясаучы сатып алган. Кешеләр ак кәгазь ясыйлар икән. Базилевсның тамагы тыгылганны күрә алмадым инде, киттем, Аллам ярлыкасын. Улы Юстинианны мактыйлар, әйбәт, диләр… Син борчылма, буйтур, мин Кубрат ханга ярдәм итәрмен. Иллә белеп торсын иде, император ул утны хазарларга күптән сатып ята инде. Йөз колга бер чүлмәк диме шунда…

– Симай ата, ни сөйлисең син?!

– Мин ни сөйләгәнемне бик яхшы беләм, буйтур. Император әллә кайчаннан бирле инде Болгарны да, Хазарны да коралландыра. Мине каравыллап утыручы тоз күз, хазарлар корабы күренде, диде миңа. Ни төягән дип беләсең син аны!.. Һе, тауар булмый ни! Тауар ди сиңа! Грек уты тутырган чүлмәкләр дә корал, сугыш коралы, буйтур. Мин ул утның серен Болгарга ачармын, буйтур, оныгым хакына эшләрмен мин аны. Хикмәт чүлмәккә тутырылган грек утында түгел, хикмәт аны үзеңдә ясый башлауда. Ә хазарлар аның серен белмиләр, ялындылар, ялвардылар алар миңа, тылмачлары табанымны гына яламады… Юк, мин сатлык җан түгел, буйтур! Түгел! Мин оныгым хакына эшлим моны, Кубрат ханга…

– Димәк, хазарларның корабында грек уты тутырылган чүлмәкләр, Симай ата?

– Константин, бәгырем, сине күрер көнем дә булырмы, гомерем өзелеп калмасын… Шагыйрь ул, буйтур, ә шагыйрьләр үлмиләр, үзләре үлсәләр дә, җанга ятыш коткы сүзләре кала.

Буйтур әкрен генә күтәрелде һәм Симай атага сиздерми генә бүлмәдән чыгып китте.

Сарай мәктәбендә укыткан шагыйрь Константин аларга еш кына шигырьләр укый иде. Күп кенә шигырьләрен ул ханша Аппакка багышлый торган иде. Шигырьләргә ак болыт, ак бәхет, ак ат, ак күлмәк, ап-ак чәчле хатынның, хиссият дөньясына чумып, ак чәчкәләр җыеп йөрүен язган була иде. Кемгә җыя? Сөйгәненә икән ләбаса. Укытучы аларга иле турында сөйләр иде. Византия нигездән чери, император янында йомыкайланып йөргән сарай көчекләре ил мәнфәгатен кайгыртмыйлар, базилевска ихлас күңелдән хезмәт итмиләр, кулларына алтын-зиннәт кергәндә, императорның үзен сатып җибәрергә дә күп сорамыйлар икән. Кыскасы, империя таудан тәгәрәгән кар түмгәген хәтерләтә, дигән иде. Ул вакытта буйтур укытучысын аңлап җиткерми торган иде, хәзер, империянең үзендә булгач, моңа ышана башлады. Әйе, укытучы хаклы, империя нигездән чери. Кая карама – ришвәт алу. Күр инде син бу Агасикене? Эгина бөтенләй үз кызы булмаган бит. Бәлкем, аның кызы да, улы да, хатыны да үзенеке булмагандыр, император җибәргән шымчылар булгандыр? Шымчылар… Кем өчен тырыша алар? Империя өчен. Димәк, империя укытучы әйткәнчә үк тиз таркалмас. Тиздән император Ираклий дөнья куяр, аның урынына тәхеткә улы Юстиниан утырыр, ул исә яңа реформалар алып килер, империя Яңарыш чорын кичерер. Яңарыш чорын империягә китерүченең хатыны аның сөйгәне Кубрат хан кызы Чәчкә булыр… Йа Тәңрем, мөмкин хәлме бу?!

Буйтур янына, урыныннан кубып, Симай ата чыкты, каравыл алып аны озата килде.

– Буйтур, буйтур, хазарларга ышанмагыз. Базилевс мәкерле җан, аларга да корал сатты.

– Чынлапмы бу шулай, Симай ата?

– Ант итәм, буйтур. – Карт уңлы-суллы чукынып алды. – Тәрем тотып ант итәм, буйтур.

– Хазарлар – шул ук төркилеләр, болгарларга кардәш халыклар.

– Йа-йа… шулайдыр, шулайдыр. Император аларны үзара сугыштырырга телидер. Ярый, шулай да булсын… Мине бүлмәмә илт, алып, алып, дим, нигә синең чәчләрең бакыр төсендә? Ә? Синең яшьтә минем чәчем күмер күк кара иде, хәзер көмеш төскә керде, ә менә синең чәчең нәкъ бакыр. Нигә бакыр, нигә кара түгел, ә?.. Белмисең, варвар…

– Грекча аңламый ул, Симай ата.

– Аңламый? Ярый. Аңламаса да, мин аңа әйтәм. Чөнки ул дала кешесе, дала баласы, шуңа бакыр аның чәче, буйтур. Нинди кояш астында яши кеше, Хода аңа шундый төс бирә.

– Алып кит син аны, урынына яткыр, – диде буйтур алыпка.

Каравыл алып Симай картны култык астына кыстырды да бүлмәсенә алып кереп китте. Буйтур койрыкчы янына килде.

– Хазарлар калышмый баралар, нишли алабыз?

– Җилкәннәрнең барысы да күтәрелгән, буйтур.

– Көн бик тиз үтте. Иртәгә булмаса, берсекөнгә Фанәгүрдә булырбыз. Уза алсаң уз хазарларны.

– Алар безгә тимәсләр, буйтур. Бергә-бергә кайту җиңелрәк булыр.

– Шулай дисеңме?.. Алайса тот шулай, бик якын да барма, бигүк ерагайма да…

Сакчылар арлы-бирле йөренәләр, кораб әкрен генә йөгерешкән дулкыннар кочагында чайкала. Иртәгә-берсекөнгә алар Фанәгүрдә булырлар. Анда туган ил, анда Чәчкә… Чәчкә Кодрак илхан белән Өске Кирмәнгә киткәндер. Кубрат хан Румга илче итеп җибәрмәгән булса, ул да анда булыр иде.

Кубрат хан ат үрчетә, алай җыя. Көбән елгасы тугайларына хан көтүлекләреннән башка маллар кертелми. Атларны яу чабуга ашаталар, ияргә, йөгәнгә өйрәтәләр. Атна-ун көн саен орыш уеннары уздыра. Болгарлар да, көтригурлар кебек, аттан төшми башладылар. Кубрат хан үзе дә көтригурлар кебек үк уйлый, көтригурлар көенә җырлый сыман. Аппак йогынтысы…

Бүлмәгә күзгә күренмәс ярыклардан тымызык кына диңгез һавасы тула башлады. Каравыл алыплар арлы-бирле йөренәләр…

Иртән аны Дәнис уятты:

– Буйтур, хазарлар корабы безгә таба килә.

Буйтур әштер-өштер киенде, кылычын да алмый, бүлмәдән чыкты. Кара әләм таккан кораб аларга таба килә иде.

– Уят, быргы белән уят, Дәнис!

Күзен угалый-угалый, каравылбаш Камай килеп җитте.

– Камай, алыпларыңа боер, хазарлар якын килсәләр, орышабыз. Өстә Дәнис, мин койрыкчы… Барыгыз да аста, күренмисез. Үтә, каравылбаш! Һәй, тукта, ишкәкчеләргә әйт, яхшы ишсәләр, Фанәгүргә кайткач, буйтур тагын икешәр алтын ышандыра, диген. Бар!

Симай ата бүлмәсеннән чыкты, буйтур янына килде. Картның күзләре кысылган, күз төпләренә капчыклар салынган иде. Килә-килүгә ул хазарларның корабына күз төшереп алды.

– Орышырга кирәкмәс, буйтур. Хазарларның кораб борыннары тимер белән тышланган, сезнеке – бакыр белән.

– Дәнис, койрыкка үзең бас! Корабны һәрдаим яны белән куй!

– Баш өсте, буйтур.

– Ярдәмчең яныңда булсын!

– Буйтур, аларның йөкләре дә авыр, кораб корабка орынса, безне сытып китәрләр.

– Китмәсләр, Симай ата. Дәнис аларга корабны аркылы куймас.

Ул арада хазарлар өске катка күтәрелделәр, кызыксынып, болгарларны күзәтә, киңәшә башладылар.

– Киңәшәләр, – диде Симай ата.

– Киңәшсеннәр, Симай ата, барыгыз, бүлмәгезгә бикләнегез. Тәңре, сакланганны саклармын, дигән.

– Тәңре, – диде карт, авыз эченнән мыгырдый-мыгырдый китеп барды.

– Камай, корабта без икәү дә койрыкчы Дәнис. Ишкәкчеләр дә без. Ишетәсеңме, Камай? Алыпларың аста, әзер булсыннар! Шым бул! Ә хәзер сиздерми генә түбән төш, барлык ишкәкче колларга корал өләш!

– Мөмкин хәлме бу, буйтур?! Ишкәкчеләргә корал өләшсәк, үзебезне турап ташламаслармы соң?..

– Бар, ишкәкчеләргә корал өләш, каравылбаш Камай!

– Баш өсте, буйтур.

Буйтур янына тагын Симай ата килде.

– Буйтур, миңа да корал бир. Грек үлгәндә дә корал тотып үләргә тиеш. Алла хакы өчен!.. Ямат бәк бу, Патшакалага коллар китереп сатучы сәүдәгәр. Ул мине бик кодалады. Бир миңа корал, һич югы, акинак бир.

– Камай, мен әле монда! – Каравылбаш менеп басты. – Симай атага ятаган бир!

– Буйтур, колларга корал өләшенде, куанычтан ни кылырга белмиләр.

– Камай, хәзер аска төш, ярдәмчең үз урыныңда калдыр. Миннән боерык булу белән, өскә күтәрелсеннәр.

Хазарларның сөрәнчеләре оран сала башлады:

– Һәй, болгарлар, кай тарафка юл тотасыз? Ямат бәк дәшә сезгә!

– Дәшмәгез, куркалар дип белсеннәр.

– Болгарлар, нигә дәшмисез?! – дип кычкыра торды сөрәнче.

Диңгез өсте тыныч, вак-вак дулкыннар йөгерешә. Дәнис, хазар корабының һәр хәрәкәтен күреп, һәрчак аларга борыны белән борыла.

– Өстә сигез алыбы күренә Ямат бәкнең, Камай. Аста ничә алыбы бар микән? Ул да ишкәкчеләренә корал өләшкән булса?.. Ә, Камай, дим… Сөрәнче алыбыңны дәш!

Сөрәнче менеп тә җитте.

– Алып, сөрән сал. Ямат бәк, диген, нигә корабыгызны безгә таба бордыгыз, ни йомыш төште, диген.

Болгар сөрәнчесе кычкырганнан соң, хазарлар бер мәлгә тынычландылар.

– Тагын киңәшәләр, – диде Камай.

– Дәнис, якын кил, качма, курыкма.

– Бер дә бүтән түгел, безне кол итмәкче бу Ямат бәк, – дип сөйләнде Симай карт. – Грекны кол итмәкче. Итми тор!

– Без күбрәк, буйтур. Ишкәкчеләр коралланды.

– Аларда ишкәкчеләр юктыр дип беләсеңме, Камай?

– Безнең коллар ирекле, буйтур.

– Ирек яулаганда, якташ якташны гына түгел, туган туганны юк итә, Камай.

Кораблар нык кына якынайдылар, хәзер сөрәнчеләрнең кирәге калмады, буйтур корабның өске катында кукраеп басып торган Ямат бәккә:

– Ямат бәк! – дип кычкырды. – Кунакка керсәгез, коралларыгызны калдырып керегез.

– Һәй сез, Кубрат этләре, корабыгызны алыгыз, сытып китәбез!

– Ямат бәк түгел, ярдәмчесе. Күрәм-карыйм да, буйтур, монда кан коелуы бар. Хазарлар белән бәйләнүне Кубрат хан хуплармы? – диде Камай.

– Кире уйларга соң инде, каравылбаш Камай. Орышка әзерлән!

– Җәячеләр яшеренгән, уклар җитәрлек, коллар коралландырылды, буйтур.

Шул вакытта ян-яклары белән кораб корабка орынды, җилкәннәр эленгән баганалар шыгырдап, ыңгырашып куйды. Шунда ук унлап хазар алыбы болгарлар корабына сикерде. Дәниснең ярдәмчесе, кылычын кулга алып, дошманга ташланды, әмма аны шундук хазарлар укка алдылар. Ук ярдәмченең күкрәген тишеп чыкты. Моны барысы да күрделәр. Алып, яман итеп кычкырып, идәнгә капланды. Яшеренгән болгар укчысы җәя тартучы хазарны укка тотты. Кораб читендә басып торган хазар алыбы диңгезгә очты.

Хазарлар сак кына буйтур белән каравылбашка таба килә башладылар.

– Буйтур, коралларыгызны ташлагыз!

– Ташламый тор әле, – диде Камай һәм әче итеп сызгырып җибәрде.

Астан дүрт-биш болгар алыбы күтәрелде, һәм алар буйтур белән каравылбашка таба килүче хазарларның юлларына аркылы төштеләр. Җиңел төрки кылычы белән коралланган хазар алыбы ике болгарны суеп та ташлады. Буйтур хазарларның берсенә хәнҗәрен атты. Күкрәгенә хәнҗәр кадалган хазар кораб читенә чалкан төште.

– Камай, алга, ур-ра!

Аскы каттан үч канына сусаган, кулларына корал эләгүгә йөрәкләре ярсып киткән ишкәкче коллар күтәрелде. Алар, бердәм ташкын булып, хазарлар өстенә ябырылдылар. Корабта бу хәтле болгар булыр дип күз алдына китермәгән Ямат бәк тә барлык көчен өске катка күтәрде. Ишкәкче колларга Камайның алыплары иярде. Башта хазарлар кысрыкланган кебек иде, әмма Камай алыплары күтәрелгәч, хазарлар Болгар корабына сикерми башладылар. Корабка сикереп төшкән һәр хазар күкрәгенә йә ук, йә сөңге кадалып ятып калды. Хазар корабына үрләүче колларның кайсысы диңгезгә очты, кайсысы, хазарлар корабына менеп, шунда орыша башлады. Аларга янә болгар алыплары иярделәр. Бу хәлне һич тә көтмәгән Ямат бәк, ике кулына ике корал тотып, җиде-сигез алыбына ешына-ешына, борынга таба чигенде. Бер төркем хазарны койрыкка, икенче төркемне борынга таба кысрыклый башлаган коллар сафы сирәгәя барды, аларны болгар алыплары алыштырды. Гомерен орыш кырында, орыш уеннарында уздырган тәҗрибәле болгар алыпларын тиз генә ала алмады хазарлар, күзгә күренеп чигенә башладылар. Ике арада каты орыш китте. Ниндидер бер мизгелдә Ямат бәк орышны оттыруын аңлады, соңгы көчен салып, өч болгар алыбын кадады. Моны күреп алган болгарлар Ямат бәк төркеменә ташландылар.

– Ямат бәкне үтермәскә, әсир итәргә! – дип кычкырды буйтур.

Хазарлар аз булмаганнар икән, һаман астан күтәрелә торалар. Шуңа карамастан болгарлар аларның корабына күчеп киләләр иде инде.

Дәнис койрыкны өченче ярдәмчесенә бирде дә хазарлар корабына сикерде. Ул, атылып, койрыкчы янына килде. Башына тутый кош каурыйлы очлым кигән хазар койрыкчысы, Дәнисне күрүгә, койрыкны ярдәмчесенә бирде һәм кылычын чыгарды. Хазар койрыкчысының кылычы кәкре иде. Бу кылыч болгарларда да бар, Дәниснең беренче күрүе генә түгел, әмма мондый кылыч тоткан алыпка каршы беренче тапкыр орышуы иде. Кылыч фарсылардан килгәндер, ялтырап тора. Әнә шул ялтырап китү койрыкчының сулышын кысып алгандай булды.

Дәнис дәмәшкълыларда ясалган кылычын күтәреп сугарга җыенган арада, хазарның кылычы койрыкчының очлым читен уеп алды. Дәнис читкә тайпылды, моны күреп, хазар алыбы тагы да кыюлана төште. Шунда Дәниснең кылычы, һава ярып, хазарның уң ягын уйды. Бу юлы хазар алыбы читкә тайпылды. Дәниснең кылычы койрыкчының бозау тиресеннән теккән сырмасын ярып җибәргән иде. Дәнис, хазарны алдар өчен, багана артына чигенде, хазарның кылычы баганага чабылды, зур гына йомычка, уелып, диңгезгә очты.

Шунда Дәнис болгарларның «ур-ра!» тавышын ишетте. Хазар койрыкчысы артында кулына грек ятаганы тоткан ишкәкче кол пәйда булды. Койрыкчы мизгел эчендә аңа селтәнде һәм шул мәлдә Дәнис аның башына кылыч белән чапты. Тутый кош каурые бер читкә очты, хазар койрыкчысы миңгерәүләнеп калды, икенче селтәнүдә Дәнис алыпның янбашына чапты һәм кылычның дошман тәненә батып керүен тоюдан сискәнеп китте. Әмма хазар койрыкчысының аркасына ишкәкче кол да ятаганын кадаган булып чыкты. Ишкәкче ятаганын суырып алды да аска төшеп китте.

«Ишкәкче хазар колларын чылбырлардан коткарырга тели», – дип уйларга өлгерде Дәнис. Ләкин бу турыда шундук онытты да борынга таба сугыша-сугыша чигенүче Ямат бәк төркеменә ташланды. Алдан баручы ишкәкче колларның күбесе хазарлар кулыннан һәлак булганнар, кайсылары суелган, чабылган килеш идәндә ауныйлар, кайсылары, яраларын тотып, аккан каннарын туктатмакчы була, кайберләре имчедән ярдәм сорап үкерәләр.

Хазарлар корабына менүгә, Илбарыс буйтур, ике алыпны ияртеп, аскы катка төште. Шунда ук алар өстенә ике сакчы ябырылды.

– Уң кулдагысын мин алам! – диде алыпларга буйтур.

Хазар алыбы аңа пычак ыргытты, буйтур чак кына тайпылып өлгерде.

– Ташла коралың!

Җавап урынына алып алга сикерде һәм шуның белән зур ялгышлык кылды: кулыннан кылычы төште. Буйтур аның кылычына басты, алыпның бугазына кылычын терәде:

– Кулларыңны күтәр! Тиз!

Хазар алыбы кулларын күтәрде, өскә менә башлады. Болгар алыплары икенче хазарны кадаганнар иде инде. Икесе дә әсир хазар артыннан менеп киттеләр. Буйтур бүлмәләрне каерып-каерып ачты. Бер бүлмәдә кылыч-калкан, ятаган-хәнҗәр булса, икенчесендә кием-салым, көбә күлмәкләр, очлымнар иде. Өченчесендә… буйтур ачкан авызын яба алмый торды – анда грек уты тутырылган чүлмәкләр иде.

Шунда ук артында аяк тавышы ишетте. Ялт итеп әйләнеп карады, аңа таба кулына ятаган тоткан болгар ишкәкчесе, аңа ияреп ишкәк чылбырларыннан арындырылган хазар коллары килә иде.

– Буйтур, юл бир безгә! – диде ятаган тоткан ишкәкче кол.

Хазар ишкәкчеләренең күзләрендә чаткылар чәчә-чәчәнәфрәт уты яна, буйтур күз ташлау белән аңлап алды моны. Ни кылырга? Орышыргамы, ярдәмгә чакырыргамы?.. Өстә болгарларның «ур-ра!» тавышлары көчәйгәннән-көчәя бара иде.

– Корал кирәкме, ишкәкче?

– Корал кирәк, буйтур. Без сине изеп ташларбыз, кит юлыбыздан! – Ишкәкче кол әкрен генә буйтурга таба килә башлады. – Буйтур, без сиңа тимибез. Кораб безнеке, корабыгызны алыгыз да китегез.

– Мин сиңа ирек вәгъдә иттем, ишкәкче.

– Син бирсәң, башкасы алыр. Ирекне без үзебез яуладык, буйтур.

«Камай хаклы булган, колларга корал өләшмәскә иде», – дип уйлап өлгерде буйтур. Һәм ишкәкче кол аңа ташланганчы ук чигә башлады.

– Алыгыз кораллар, коралланыгыз! Канга – кан!

Ишкәкче коллар ишеге ачык бүлмәгә ябырылдылар, мәгәр анда чүлмәкләр генә күреп, буйтур артыннан ташландылар. Әмма буйтур баскычтан өскә менә иде инде.

Өске катта хазарларны әсир иткәннәр, кулларын бәйләп, бер төбәккә җыйганнар иде инде. Буйтур артыннан ук хазар ишкәкчеләре күтәрелделәр, алар башка бүлмәләрдән дә кораллар тапканнар, кайсылары хәтта көбә күлмәкләр дә кияргә өлгергән иде.

Ыгы-зыгы, шау-шу белән болгарлар ишкәкче колларны абайламый калдылар, күрәсең. Алар, тиз арада оешып, койрык янына җыелганнар иде инде. Астан чыккан коллар да аларга кушылды.

– Дәнис! Камай! – дип кычкырды буйтур. – Алыпларны бер төбәккә җыярга боерыгыз. Сөрәнче!

Сөрәнче калын тавыш белән болгарларны кораб очына җыелырга чакырды.

Коллар – һичнинди чакырусыз койрык якка, исән калган болгарлар борын башына җыелдылар.

– Буйтур, – диде Дәнис. – Койрык алар кулында, корабны аерып алып китүләре бар.

– Борын яклап корабларны бер-берсенә ныгытырга!

Өч-дүрт алып боерган эшне башкарырга ташландылар, коллар әкрен генә борын якка таба кузгалдылар. Күзләрендә ачу кайный, кулларына менә дигән корал кергәч, аларның каны тагы да кыза төште, күрәсең.

– Буйтур, безгә син Ямат бәкне бир. Үзең алыпларың белән корабыңа күч, – диде, алгарак чыгып, җирән сакаллы кол.

– Дәнис, кем бу, якташың түгелме?

– Юк, буйтур, якташым башын салды.

– Атың кем, җирән сакал, атың әйт?

– Атым – кеше, телем – угордыр, илем – ерактыр, буйтур.

– Белекле угор, – диде буйтур. – Мин сезнең барыгызга да ирек бирәм.

– Ямат бәкне бирсен! – дип кычкырдылар арттагылары.

Җирән сакал кулын күтәрде:

– Буйтур, без ирекне яулап алдык. Ишкәкчеләрегезнең яртысыннан күбесе һәлак булды. Безне синең ишкәкче колың коткарды, без аны кораб башы итәбез.

– Ямат бәкне, Ямат бәкне бирсен!

Җирән сакал, кычкыручының якасыннан эләктереп, аны алга йолкып чыгарды:

– Тыел, эттән туган!

– Ә ник тыелырга тиеш ул?! – дип кычкырыша башлады арттагы коллар.

Җирән сакал ятаганын күтәрде, мәгәр шунда ук аның аркасына берәүсе пычак салды. Җирән сакал артына әйләнеп карарга теләде, әмма өлгерә алмады, буш капчыктай ишелеп төште.

Болгар алыплары кузгалышып куйдылар. Коллар алардан шактый күбрәк иде.

Буйтур кулын күтәрде:

– Кузгалмаска! Җәячеләр, алга чыгыгыз, сөңгечеләр, икенче рәткә басыгыз!

Колларны кемдер бик тиз җыйды. Җирән сакалны диңгезгә ташладылар. Алга баягы болгар ишкәкчесе чыкты.

– Буйтур, иманым – Тәңредер, телем – көтригурдыр. Җибәр безне, койма кан. Без күп, сезне сытып ташларбыз. Ямат бәкне бирегез, корабны калдырыгыз. Калдырмыйсыз икән корабны, без сезнең корабка күчәбез.

– Ишкәкчеләр, тагын бер тапкыр үтенәм, коралларыгызны ташлагыз! Ирек сезгә, ирек. Моны сезгә Кубрат хан буйтуры Илбарыс әйтә. Кан коймагыз. Тәңре шаһит, мин сезгә кылыч күтәрергә теләмим. Минем янда Кубрат ханның иң мәргән алыплары. Үзебезнең корабта да алыплар бар. Бер-беребезне кырышмыйк. Канны кан белән юмыйлар, акылны акыл белән юалар.

Коллар бик озак киңәштеләр.

Болгарлар корабыннан кулына ятаган тоткан Симай ата күчте, койрык тарафта оешып торган коралланган колларны күреп, акинагын идәнгә ташлады һәм колларга таба китте. Ис киткәне шул булды: идәнгә ташланган ятаган да аңа иярде, ул ничектер җылан кебек шуышып бара иде.

– Сез язык кылырга телисез, коллар. Язык кылсагыз, сезне берәм-берәм су анасы алыр, диңгез алласы давыл чыгарыр, корабыгызны кыяга орыр. Ташлагыз коралларыгызны минем ятаган янына!..

Идәндә яткан ятаган селкенеп куйды, аннары икенче ягына әйләнде.

Иң алда торучы болгар ишкәкчесенең моны күреп күзләре акайды, кулындагы ятаганы Симай картның коралы янына барып төште.

– Буйтур сезгә ирек ышандыра. Ул аны эшләр. Су анасы аңа тимәде. Су анасының каһәре яман, коллар, үзегез күрдегез…

Симай картның кулында чүлмәк пәйда булды: ул чакматаш алды да ут салды һәм чүлмәкне идән уртасына ташлады. Чүлмәк авызыннан ут бөркелеп чыга, чаткылары колларга кадәр барып сибелә иде.

Коллар берсе артыннан берсе Симай картның янына коралларын ташлый бардылар. Чүлмәктән һаман ут көлтәсе бөркелде. Бу хәлгә коралланып алган коллар гына түгел, кораллы болгарлар да өнсез калдылар.

Симай карт бер урында ут бөрки-бөрки бөтерелә башлаган чүлмәкне кулына алды да суга ташлады, диңгезгә барып төшкән чүлмәк яман итеп шартлады, һәм су өстенә ялкын капты. Корабтагыларның барчасы идәнгә тезләнде, Тәңредән мәрхәмәт сорады.

Симай карт буйтур янына килде, коралларны тиз генә җыеп алырга кушты. Болгар алыплары коралларны җыеп алгач, буйтур алгарак чыкты, коралларга якын ук килде:

– Мин сезгә бүгеннән кол димим, ишкәкчеләр. Сез – ирекле! Хәзер боерам, һәркем үз урынына ишкәккә утыра, Ямат бәк корабын тагабыз да кузгалабыз! Фанәгүрдә сезнең һәрберегезгә дүрт алтын һәм ирек бирелер!

Коллар аска төшә башлагач, буйтур Симай ата янына килде.

– Симай ата, ни иде ул?

– Грек уты, буйтур. Грек уты шулай яна, шартлый.

– Мин сезгә гомерем буе бурычлы, Симай ата.

– Бурычларыбызны теге дөньяда түләшербез, буйтур. Син мине тизрәк оныгым янына алып кайт. Шул булыр синең миңа булган игелегең.


Кораблар кузгалып киткәч, буйтур Ямат бәкне бүлмәсенә китерергә боерды.

Ямат бәкнең өстендә кеш тиресеннән тегелгән камзул. Озынча йөзле, зур борынлы, үзен гаять эре тота, билендәге кылычсыз кынысына тотынып-кагылып ала иде.

– Ямат бәк?.. Йулыш каганның сәүдәгәре Ямат бәк!

– Кубрат хан буйтуры Илбарыс, сине моның өчен Йулыш каган башыңнан сыйпамас, Кубрат хан да. Йулыш каган Кубрат хан белән карендәшләшергә торалар.

– Ямат бәк, Йулыш каган атын телгә алганда, Кубрат хан исемен телгә алма. Алар икесе ике кеше. Дулу ыруы Ашиналар белән беркайчан да килешмәсләр. Син миңа шуны әйт, Ямат бәк, коралларны колларга алыштыгызмы? Әллә, булмаса, император бүләк иттеме?

– Мин синең бу соравыңа җавап бирмәмдер, буйтур. Урыным-дәрәҗәм Кубрат хан белән сөйләшердәй минем…

– Ярый, Ямат бәк, шулай итәрсең. – Илбарыс буйтур болгар алыбына Ямат бәкне алып китәргә, аскы бүлмәләрнең берсенә бикләргә кушты. – Кара аны, күз карасыдай сакла! – диде ул аңа, бәкне алып чыгып киткәндә.

Буйтур бүлмәсенә Симай ата килеп керде. Симай ата керүгә, буйтур аягүрә басты, ике чокырга эчемлек койды.

– Борчылмагыз, ата, тиздән Фанәгүрдә булырбыз. Әнә таныш ярлар, Аютауны узып барабыз, тиздән Алтын Капкага җитәрбез.

– Батыр халык сез, болгарлар, – диде, чокырны читкә этәрә төшеп, Симай ага. – Мин эчмим, буйтур. Оныгыма кеше сурәтендә күренәсем килә. Инде инандыңмы, буйтур, императорның икейөзлеләнүенә? Әйттем бит, ул болгарларга өч кораб корал сатса, хазарларга бишне сата. Базилевс кебек хәйләкәр, мәкерле кешене грек белмәде.

– Симай ата, сиңа ихтирамым зур булса да әйтергә кыям: император Ираклийга сүз әйтмә. Әйе, ул синең оныгың кугандыр, әмма ул Кубрат ханга патрикий дәрәҗәсе бирде, Болгар белән теләп сәүдә итә, иң әйбәт һөнәрчеләрен җибәреп тора.

– Җибәрмәгәннәрен урлап китәсез. Шулаймы?.. Ярый, буйтур, мин сиңа әйттем, калганын үзең кара.

– Әйдә әле, Симай ата, Ямат бәк янына. Аста утыра ул, төрмә бүлмәдә. Ул миңа яный, каган моның өчен синең башыңнан сыйпамас, ди.

– Атсыз төрки булмас, башсыз бүрки булмас, ди торган иде алачыкта эшләүче бер төрки кол. Төрки барда – йөрү бар, дип йөри-йөри качып китте бичара…

Буйтур белән Симай ата аскы катка төштеләр. Ямат бәк утырган бүлмәне сакчы алып ачты. Симай ата бүлмә бусагасын беренче булып атлады.

– А-а, – диде ул, кирәгеннән артык сузып. – Таныш зат, Ямат бәк. Исәнме-саумы, коллар сәүдәгәре?! Менә бит аны язмышны, тагын очраштык, Ямат бәк. – Симай карт буйтурга таба борылды. – Әйбәт тутый кошны эләктергәнсең, буйтур. Шул кеше булыр мине Биләмҗиргә димләүче, буйтур. Саклый күр үзен. Ычкынуы бар, җылан да җылан, Ямат бәк тә җылан.

Симай картның бу сүзләреннән соң Ямат бәк түшен киеребрәк утырды. Коллар сәүдәгәре бер дә Симай атадан курыккан кешегә охшамаган иде.

– Рәхмәт, буйтур, – диде ул. – Изгелегең онытмам. Бу кеше түгел, Тәңредән дә, үз алласыннан да көлә. Илен саткан динен дә сатар, диләр. Илемә Тәңрем исән-сау алып кайтса, һәр христианның муенына тавык тәпие тактырырмын. Кылган языгың Тәңре хәл итәр, бәне илемә җибәр, ишкәкче колларым, корабым, корабым бир. Корабсыз кайтсам, каган минем башымны кисәр, ат койрыгына тагар.

– Олуг бәк Ямат, орышны син башлаучы, күрәсең, Тәңре безнең якта булды. Кем беренче булып янады?!


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Данное произведение размещено по согласованию с ООО "ЛитРес" (20% исходного текста). Если размещение книги нарушает чьи-либо права, то сообщите об этом.

Читателям!

Оплатили, но не знаете что делать дальше?


Популярные книги за неделю


Рекомендации