Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 30


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 30 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Яхшы, атам, барысын да сез дигәнчә итәрмен.

Әмир Хаҗи атасы яныннан әйтер сүзен әйтә алмый чыгып китте. Сәлим ата угланының бөкрәя төшкән аркасына карап калды. «Төз гәүдә, саллы сын иде угланда, моны да дөнья йөге бөгә башлаган», – дип уйлап калды Сәлим хан. Кырыгынчы язын тутырып килә, әле булса бер хатын белән гомер итә. Өйләнер идең тагын берәүгә, шуннан угланнарың өчен ул хәтле эчең өзелмәс иде. Ә кече оныгым Җаббар миңа Гали олан югала-нитә калса кирәк, әмир Хаҗи.

Угланы чыгып китүгә, Сәлим хан кәтибе Хафизга дәште:

– Кәгазь-каләмең калдыр да, Хафиз, бар әле һавага чыгып кер. Тукта, әүвәл яз. Һиҗри белән 562, милади белән 1167 елның җәендә Казан дәрьясы Олуг Иделгә койган төбәктә Болгар ханы Сәлим моңа кадәр ише булмаган Кирмән-кала салырга фәрман бирде. Кала сарае торгызырга урынны сайлауны вәзире Исхакка йөкләде. Яздыңмы? Инде бар, йөреп кер.

Кәтиб Хафиз чыгып киткәч, Сәлим хан бусагабаш Камайга табибы Антонийны чакырырга кушты. Табибы килгәч, алар икәүдән-икәү генә бик озак сөйләшеп утырдылар. Ул чыгып киткәч, хан янә бусагабаш Камайны дәште, тегесе озын-озак керми торгач, аңа ябырылды:

– Кая йөрисең, апара тәпәне? Иртәгә үк куам мин сине. Ат караучы итеп куям. Юк, Җаек буена җибәрәм, кирмән торгызырга, җаның чыксын балчык ташып!..

– Гаеп миндә, шөһрәтлем. Ат караучы туры айгырны чыгарган иде, йөгәнен ычкындырган, тота алмый изалана.

– Син тоттыңмы?

– Тоттым, ханиям! Әнә карагыз, җиләнем ертты, мәнсез җан.

– Сөйрәп бардымы? – дип, Сәлим хан кет-кет көлә башлады. Чынлап та көлмәслек түгел иде: бусагабаш Камайның бите сыдырылган, затлы җиләне иңеннән алып чабуына кадәр ертылып чыккан. Ханга ияреп, үз кыяфәтеннән Камай үзе дә көлә башлады. Көлгәндә, аның дәү корсагы койка кебек дерелдәде, тавышы ишетелмәсә дә, бит-чырае бүртенеп чыкты. Тавышы беткән, әмма бөтен гәүдәсе калтырап торган бусагабашны күрде дә Сәлим хан аптырый калды. Бу ни хәл, нигә моның тавышы чыкмый? Элек гелән игътибар итмәгән икән ич!

– Карале, Камалетдин, – диде хан, беренче тапкыр тегенең тулы исемен атап. – Нигә синең көлгәндә тавышың чыкмый?

– Белмим, ханиям, – диде Камай, көлүдән кисәк туктап. – Эчемә китәдер…

– Эчеңә? – дип гаҗәпләнде Сәлим хан, янәдән көлә-көлә.

Камай да көлә башлады, әмма тавышы янә чыкмады.

– Мин сине, бозау ялаган нәмәстә, ат караучым итәм, ә ат караучы Субайны бусагабашым итеп куям…

Камай шундук көлүдән туктады, гәрчә тавышы чыкмаса да, Сәлим хан моны тегенең җитдиләнеп киткән чыраеннан чамалады.

– Гаеп миндә, шөһрәтлем.

– Гаеп? Нинди гаеп тагын?! Карале, Камалетдин, нигә сине хатыннар яратмый?.. Яшь бит әле син. Ник димә, әйтик, сине күрсә, ханбикә Зөбәрҗәтнең дә йөзе чытыла?

– Алай дип әйтмәс идем мин, ханиям. Хатын-кыз эт белән бер бит ул, итсез сөяккә эт ташланамы?

– Һе-е, ни дидең… Менә сиңа мә!

– Йөзен чытып җирәнеп карамый ул миңа, ханиям, моны ашап карасаң иде, дип карый.

Сәлим хан шаркылдап көлеп җибәрде, эчен тотып, тәхетеннән үк шуып төште. Ахыр ул, күз яшьләрен сөртә-сөртә, аһ-уһ килә-килә, көч-хәл белән тәхетенә утырды һәм:

– Юк, мин сине беркемгә дә бирмим, бусагабаш Камай. Син– миңа, мин сиңа кирәк. Теге оста Дәүран һаман зиндандамы әле?

– Зинданда утыра, ханиям.

Сәлим хан беравык уйланып утырды.

– Ярый, утыра бирсен. Кирәге булгач чыгарырбыз.

5

Иртән иртүк ике оланны да сарайга китерделәр. Сарай каршында аларны үзләренә җайлаштырып тегелгән хәрби киемнәр белән өзәңгеләре кыскартылган иярле атлар көтә иде инде. Оланнар тиз генә киенеп алдылар, бәйрәмчә булмаса да, әйбәт, җайлы утыра иде өсләрендә киемнәр. Ул арада сарай йортына меңбаш баһадир Баян килеп керде. Ул оланнарның атка атланганын көтеп торды да үз янына дәшеп алды. Шулчак Сәлим хан болдырга чыкты һәм оныкларын хәрби киемнән ат өстендә, җитмәсә, Баян баһадир янәшәсендә күреп, йөрәге кысылып куйды. Оланнарның берсе сарайга әйләнеп кайтмаска тиеш булачак лабаса… Хат инде Баян баһадир кулында, аны кире сорап алу кыен. Бу хан тарафыннан йомшаклык күрсәтү булыр иде. Ике туган арасында кан киләчәктә коелганчы, хәзер…

Сәлим җыелган халыкка кул изәде. Баян баһадир капкага таба борды, аңа оланнар иярде. Ә капканы чыгар алдыннан аларны казый Саксин, кәтиб Хафиз куып җиттеләр. Гали олан мөгаллимен күреп кычкырып ук җибәрде.

Менә эчке кирмәннең авыр имән капкалары ачылды, асма күпер төшерелде, һәм сәфәрчеләр хан кирмәненнән чыгып киттеләр. Баян баһадир Сәлим хан боерыгы белән сәфәрчеләрне озатырга йөз азат алды. Капканы чыккач, баһадир йөзбашка туктарга боерды. Алар вәзир Исхакны көтеп алдылар. Вәзир Исхак асма күпердән чаптырып чыкты, әмма шундук борылды да кире кирмәнгә кереп китте. Беравык вакыт узгач кына вәзир яңадан чаптырып килеп җитте һәм көтеп торган Баян баһадирга:

– Кузгалдык! – дип кычкырды.

Басу капкасын чыккач, алдан барган Баян баһадир атын җилле генә юырттырып алып китте. Аңа оланнар, кәтиб Хафиз, Саксин казый, вәзир Исхак һәм йөзбаш карамагындагы азатлар иярде.

– Казый агай, безнең белән тигезләш, атың сикертеп чаптырма, эчең төшәр! – дип кычкырды, артына әйләнеп, Гали олан.

Олан шулай диюгә, Баян баһадир да артына әйләнеп карады һәм, көлемсерәп:

– Тавышы көр чыга бу оланның, әллә сәфәр арасында йөзбаш итәсе инде үзен? – диде янәшәсендә барган вәзиргә.

Вәзир баһадирга бер сүз дә әйтмәде, нигәдер аның кәефе юк иде.

Чокыр-чакырлар, инешләр аша салынган күперләр үтелде, ул арада кояш та күтәрелде, арканы кыздыра башлады, өстәге хәрби киемнәр авырайды, билгә таккан кылыч бертуктаусыз ботны каезлады. Кече Чирмешән елгасына җиткәч, атларны эчерделәр, бераз ял итеп алдылар. Бөек каладан чыккач, авыз япмый сөйләшеп барган оланнар да тынып калдылар. Кече Чирмешән елгасын кичкәч, Баян баһадир дүрт азатны алдан җибәрде. Алар хан сәфәрчеләре үтәсе юлның иминлеген тикшереп килергә тиешләр иде. Бу юлдан бер тапкыр гына үтмәгән Баян баһадир кичкә кадәр Ибраһим каласына җитәргә тиешлекләрен искәреп куйды. Берәү дә аңа каршы әйтмәде, хәер, хаклары да юк иде. Баһадир кулында юл иминлеген, сәфәр чыккан хан вәкилләренең иминлеген саклау иде. Янә бер елгага җиттеләр, кичәргә кирәк иде, ә елга, кечкенә булса да, текә ярлы һәм тирән булып чыкты – бердәнбер күпер җимерек иде.

– Кем җире, Ибраһим каласының бие ни карый? – дип, хәтәр итеп орышып алды вәзир Исхак. Багучы дүрт азат, кичү эзләп, түбән таба чапты. Күп тә үтми, алар борылып та килделәр, ерак та түгел җайлы кичү бар икән! Ашыгарак төшеп, яр буйлап җилле генә юырттырып түбән төшә башладылар, бераз баргач, чынлап та, кичү күренде – җигүле ат белән берәү елгадан чыгып ята иде.

Кичүгә алдан якынлашкан азатлар, су чәчрәтә-чәчрәтә, җигүле ат янына чаптырып керделәр. Арбалы кешенең аты елга уртасында туктап калган, иясе исә атын камчы белән чыбыркылый иде, ә бахбай, мәхлук, ары сугыла, бире сугыла, тик арбаны кузгата алмый интегә иде.

Азатлар арба янына җитте, ике як тәртәдән алып, аны җилле генә кичүдән алып чыктылар. Ат тотучы озын мыеклы агай арбадан төште, баш ия-ия, әсирлегеннән коткарган азатларга рәхмәт укыды. Шуннан соң ул атның ыңгырчак бауларын төзәтте, аркалыгын күтәрә төште, камыт чөелдереген сүтеп кысты, төрле бизәкләр төшерелгән кыңгыраулы бөгәлҗәне каккалап-суккалап җайлагандай итте. Гали олан дикъкать белән ат тотучы арбачыга карап тора иде, чыбылдык ачылды, һәм арбада бер туташ күренде. Гали олан туташны күрде дә тәмам телсез калды. Туташ мөлаем гына:

– Мең-мең рәхмәт сезгә, азатлар! – диде.

– Туганкай, яшь азат, атыңны читкәрәк ал, тәгәрмәч астында калуың бар. Туганкай, яшь мәргән, дим! – диде ат тотучы арбачы.

Мәгәр Гали олан арбачыны күрми иде инде, ул, сихерләнгән берәүдәй, һаман кызга карап, теле аңкавына ябышкандай, сүз әйтә алмый тора иде. Кыз тәмам мөкиббән киткән яшь азатка тыенкы гына елмая, ул үсмер егеттә балаларга хас кызыксыну да, шул ук вакытта ир-егетләргә хас гашыйк булу галәмәтләре дә күрә иде.

– Туташ, юл башыгыз кайдан? – дип сорады, ниһаять, үсмер, мәгәр шул соравы белән кинәт күз алдында үсеп-исәеп киткәндәй булды.

– Ишләреңнән каласың ич инде, мәргән, – диде кыз, кайгыртучанлык күрсәтеп. Кызның тавышы Гали олан йөрәгенә сары май булып төште. Аның кызны тагын-тагын сөйләштерәсе килде.

– Рәхмәт сезне юлга чыгаручыга, рәхмәт кичү күрсәтүчегә, мең-мең рәхмәт ат тотучы арбачыга. Нигә дип сорамагыз. Ул елга уртасында туктап калмаса, мин сезне күрмәгән булыр идем. Бик ихтимал ич!

Кузгалырга дип арбага менеп утырган һәм дилбегәсен кулына алган ат тотучы да, ниһаять, үсмер егетнең сүзләренә колак салды, ә арба чыбылдыгы аша яшь мәргәнне күзәткән туташ исә тәмам әсәрләнде, алар икесе дә ишләреннән калган азатка карап тора башладылар. Үз акылындамы бу егет, ни булды кичәле-бүгенле мәргән аты алган үсмергә? Мәргән икәнен киемнәреннән күрделәр, ә менә җор вә кыю сөйләшүе туташны гаҗәпләндерә калды. Башта аны санга сукмаган иде, мәргән үсмер, бераз ирәергә дә була, имеш. Әмма теге әрсезләнә башлагач, туташта да кызыксыну артты.

– Ат тотучыгызга, арбачыгызга, диюем, мин кылычымны бүләк итәм, туташ. Ни өчен дип сорамагыз. Әйтмим. Сер. Кылыч минеке. Бу – бердән. Икенчедән, ошбу ат тотучыгыз булмаса, мин сезне очратмаган булыр идем. Димәк, нәтиҗәгә килергә була: ат тотучыгыз изге җан. Изгеләргә кылычың гына түгел, җаның бирерсең…

Менә сиңа мә! Ничек сөйләшә яңа мыек тибә башлаган үсмер азат. Балигъ егетләрчә кылана. Күр инде моны, чынлап та, кылычын ычкындырып, ат тотучыга бирде. Тегесе дә ала бит әле. Йөзбаш ни әйтер, каеш белән каезласа үсмер азатны?..

– Ташбулат агай, ярамас алай. Күр әнә, баһадирлары борылды, монда килә!

– Кылыч минеке, туташ, телим – бүләк итәм, телим – болгап елгага атам. Баһадирым килсә дә, бер сүз дә әйтмәс, әйтергә хакы юк.

Йа Хода, ничеккенәләр тәкәббер сөйләшә үзе тагын! Ходаем, ул-бу гына булмасын инде тагын үзенә…

– Гали олан, – дип килеп туктады йөзбаш. – Баян баһадир сезнең арттан җибәрде. Калмасын, ди. Әнә үзе дә килә инде.

Тузан туздырып, җан-фәрман чаба-чаба, Баян баһадир килеп җитте. Килеп җитте дә, атын тыеп, арба янына туктады, Гали оланны ачуланырга дип авызын гына ачкан иде, арбадан башын чыгарып, мөлаем елмая-елмая хан оныгы белән сөйләшепме, үртәшепме торган туташны күрде дә, иреннәре елмаюга җәелде. Гүзәл иде туташ, фәрештәләрдән матурлыкны алган кебек иде.

– Ат тотучының колагын борырга кирәк, – диде баһадир. – Шундый туташны су уртасында калдырган өчен… Без булмасак, кем чыгарыр иде үзен…

– Мин аңа рәхмәтләр яудырып торам әле, баһадирым. Хәтта әнә үзенә кылычым бүләк иттем. Ни өчен дип сорамагыз. Кайчан очратыр идем бу алиһәне, ошбу арбачы елга уртасында туктап калмаган булса?.. Димәк, арбачы изге вә игелекле адәмдер. Рәхмәт әйтик аңа!

– Азатыгыз шулхәтле телгә оста, баһадир, – диде ат тотучы арбачы. – Ни, ярамаса, мин аңа кылычын кире кайтарам.

– Кылычын кире алса, мин аны үзем үк мактамас идем, агай кеше. – Шулай диде дә Баян баһадир, туташка мөрәҗәгать итте: – Барыр юлыгыз, торыр илегез кай тарафта инде, туташ?..

«Никадәр гүзәллек үзендә, хан оныгы белә кемгә гашыйк булырга. Хәер, үтәсе, үтәсе әле ул гашыйк булулар, Гали олан. Мин дә синең кебек чакларда күргән бер гүзәлгә, һәрберсен алиһәгә санап, үлепләр гашыйк була торган идем. Күзләрен генә күр әле син аның, гүя бау белән тартып китерә үзеңне. Нур, нур балкый, кояш чыктымыни, елмаюы кояшка тиңмени!»

– Баһадир, сезнең тутый кошны күргәнегез бармы? – дип сорады Гали олан.

– Юк, батырым, күргәнем булмады. Ә менә бу туташны күргәч, тутый кошны күрдем дип әйтәчәкмен.

– Мин дә, баһадир.

– Баһадир, – диде ат тотучы арбачы. – Туташның аты Зөләйхадыр, кайтыр юлыбыз Ибраһим каласыдыр. Әйтсәм әйтим инде, баһадир, Зөләйханы сез түгел, менә бу батыр кызыксындыра.

– Алаймы? – диде Баян баһадир һәм атын камчылый-камчылый ничек чаптырып килгән булса, шулай чаба-чаба китеп тә барды.

– Ә яшь мәргән нигә калды? – диде Зөләйха туташ һәм янә нәзакәтле итеп елмайды.

– Атагыз-анагыз исемен ишетмичә, яшь мәргән беркая да китмәскә булды, Зөләйха туташ, – диде Гали олан.

– Аннан сорама аны, яшь мәргән. Кызлар кылтайчык булалар, гәрчә минем туташым андый булмаса да. Әйе, атасы туташның, яшь мәргәнем, кала бие Ягъкубтыр. Калганын үзең табарсың.

– Алай булгач, мине дә белеп калсын инде Зөләйха туташ. Атым Галидер, йортым Бөек каладыр, баруым яңа кала нигезенкүрергәдер. Кем белә, бәлкем, бүген сезнең алда торган яшь мәргән шул каланың әмире булыр.

– Бирсен Ходай, әмирләр дә пәйгамбәрләр түгел, бирсен Ходай, – диде ат тотучы агай.

– Ә мин бабаларымнан, Чирмешәннән утырмадан кайтып киләм, – диде кыз, ирәя төшеп.

Кыз янә нәзакәтле итеп елмайды, һәм Гали олан өчен гүя күк капусы ачылды. Гел шулай каршысында елмаеп торсын иде, кадер кичәсендә күк капусы ачыла, диләр, әгәр дә мәгәр шул мәлдә теләгең әйтеп өлгерсәң, Хода сиңа барысын да бирә икән, бар булган теләгенә ирештерә. Ат тотучы агай әкрен генә кузгалып китте, Гали олан арба читенә тотынып бара башлады. Кызның кыйгач кашлары өскә сикерде, озын керфекләре җилпенеп алды, елмаюыннан шулхәтле якты булып китте ки, Гали олан ни кылырга белми атына камчы белән сукты, берара чаптырып барып, кире әйләнеп килде.

Арбачы агай атын атлатып кына бара, хан оныгы бүләк иткән кылыч тез өстендә ята, ул сул кулы белән дилбегәсен тоткан, уң кулы белән кылычны сыйпый, авыз эченнән генә нидер укый иде.

– Зөләйха туташ, күзләрегез сезнең кояштыр, йөзләрегез тулган айдыр. Керфекләрегездән нурлар тамадыр, иреннәрегездән баллар агадыр… Әй, нурлы йөзең төшләремдә күрсә идем, сәнең исмең әйтә-әйтә үлсә идем…

– Абау, ни сөйлисең, мәргән, шигырь бит бу!

– Гүзәллегең күреп, гакылым җуйдым, һуштан язып, егылып төшсәм, алырсыңмы, сылуым, арбаңа…

– Җыру бит бу! Менә инде, нигә алай? – диде кыз һәм ефәк яулыгы белән күзләрен генә калдырып каплаган җирдән нурлы йөзен ачып җибәрде, сусыл иреннәрен җәеп елмайды, ул да түгел, башыннан яулыгын сыдырып төшерде, сыңар толымын күкрәгенә алды. Чәч толымына тезгән көмеш тәңкәләр зеңләп куйды. Туташның бу хәрәкәтендә мин сине кабул иттем дигән кебегрәк хәрәкәт ята иде. Һәрхәлдә «мин синнән ятсынмыйм, әйтер сүзең булса әйтеп кал» дигән шикеллерәк килеп чыкты.

Алга китеп барган сәфәрчеләре арасында Гали олан өчен, аның өчен генә түгел, Булат өчен дә әүвәл кәтиб Хафиз борчыла башлады:

– Вәзир, нигә баһадир угланнарга ирек бирә? Гали олан калды, Булат олан алдан китте. Вәзир Исхак, дим, нигә дәшмисез?

– Кыланып калсыннар, кәтиб. Кыланыр чаклары. Аннары Баян баһадир әнә үзе дә ашыкмый кебек миңа. Әллә туташка гашыйк булды инде Гали олан?.. Яшьлек, яшьлек, кәтиб…

«Бәлкем, аның соңгы тапкыр кызлар белән очрашуы булыр. Адәм баласы дөньядан якты истәлек белән китәргә тиеш», – дип уйлады вәзир Исхак. Ни каты бәгырьле булса да, вәзир хан оныкларын кызгана иде. Ул әле жирәбәнең кайсы оланга чыгасын белми, иллә бер нәрсә ачык: ике оланның берсе Бөек калага әйләнеп кайтмас, берсе яңа кала нигезендә ятып калыр. Вәзир Исхак хан боерыгын карусыз үтәр. Шунсыз аңа Бөек калага әйләнеп кайтасы түгел. Кем белә, бәлкем, аның үзеннән котылу өчен корылгандыр бу тозак? Сәлим ханны аңлавы кыен. Тикмәгә генә Саксин казыйны җибәрмәгәндер. Казый Саксин, кирәк дип таба икән, вәзир Исхактан да, хан оныгыннан да бик тиз котылу җаен табар. Йә агулы җылан чагар, йә аттан егылыр Сәлим хан тарафыннан үлемгә хөкем ителгән корбаннар. Кыскасы, хан боерган икән, казый Саксин белер ничек котылырга артык кешеләрдән, казый кулыннан нинди язмышлар гына үтмәгәндер. Алай да вәзир Исхакны тиз генә юк итә алмас казый Саксин, Кара пулат казые белән ул көрәшеп карар. Барысы да Хода кулындадыр. Без юлда, юлда исә урман – колак, кыр – күз. Алай да сак бул, вәзир Исхак, Ахмак Сәлим ханга ахмак тәкъдим бирдең, инде чарасыздан кылынган хатадан чыгу җаен кара. Алай да оланнар кызганыч. Яңа күзләре ачылып килгән чаклары, кызлар күрү белән, күзләре яна торган мәлләре. Баян баһадирга ни ул, чит-ят кеше, аннары азатлар арасында хан шымчылары бар да бар инде ул. Шиге төшкән кешегә өчәр катлы сак куя белә Сәлим хан. Хәер, кемне гаепли ала вәзир Исхак: үзе үк шулай тикшерергә дип ханга киңәш бирде. Хәзер әнә үз киңәше үзенә уктай кире кайтыр, үзенә үк кайтып төшәр. Вәзир Исхак кирмәннән чыкканда ук сизенде, аны дүрт-биш кеше күзәтә. Белмәсә, бу хәлне бер кәтиб Хафиз белмидер. Әйе, биредә булса бер шул Алла бәндәсе кәтиб Хафиз шик-шөбһәдән азаттыр. Хәер, аңа элек тә ике дөнья бер морҗа иде. Әйе, алай ук булмаса да, һәрхәлдә, хан кылган явызлыкларга һәрчак битараф булды. Гәрчә ханнан күп тапкыр акыллырак адәм булса да. Кодрәтеннән килсә, әнә кемне утыртыр иде вәзир Исхак хан тәхетенә. Юк, берәү дә алай итә алмый, ханнар Алла тарафыннан тәхеткә утыртылалар, моны шәех Игәнәй шулай ди, мәгәр вәзир Исхак белә: шәех Игәнәй тарафыннан сайлана ханнар һәм аның тарафдарлары яклаганнан соң гына тәхеткә утыртылалар. Төрки Болгарына бу гадәт Айдар хан заманыннан ук керә, ислам дине белән килә. Бу гадәтне бозарга яки сүтәргә һичкемнең хакы юктыр. Имеш, хан Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелә. Йа Хода, никадәр томаналык бу халыкта! Ханнар Алла тарафыннан җибәрелә буламы?! Халык моның асылын беләме?.. Белүчеләр дә бардыр ла ул, иллә дәшмиләр. Әйе, шәех Игәнәй җүләр түгел, хәер, епископ Габбас та шул ук җырны җырлый – ханнар, кенәзләр Алла тарафыннан җибәрелә. Хак анысы, Аллаһы Тәгалә җибәргән ханнар вә кенәзләр арасында гайре табигый акыллылары да буладыр, әмма күпме яши инде ошбу дөньяда вәзир Исхак, андый ханны да, кенәзне дә күргәне булмады. Хәерле булсын, күрми китеп тә баруы ихтимал. Сәлим хан оныкларының берсеннән ничек котылырга белми иде, вәзир Исхак коткарды. Киләсе ханнарны кем коткарыр? Шәех Игәнәйме?.. Аның максаты бердер – карусыз буйсындыру, Алла исеме белән ул теләсә кемне алдына тезләндерә ала. Менә кемдә куәт, менә кемдә кешелек язмышы– Болгар дәүләте язмышы! Әйе, кемнәр генә утырмый Болгар тәхетендә. Берәүләре дәүләтне ныгыта, икенчеләре тарката, өченчеләре ата-бабалары гомер буйларына җыйган байлыкны чит-ятларга өләшә, дүртенчеләре күрше-күлән белән тынышмый, бишенчеләре хатын-кыз артыннан куа – хатыннары күп, димәк, дәрәҗәсе дә зурдыр. Олуг Мөхәммәт, әйтик, бер көтү хатын тота, дип әйтәләр. Бер көтү хатын тоткан кешедә нинди дәүләт кайгысы калсын ди инде!

Болгарда иң куәтле, иң акыллы хан Бөек Болгарга нигез салучы Кубрат хан буладыр, әлбәттә. Хәзәрләр белән орышта һәлак булса да, аның исеме еракларга яңгырап тора. Хәзәрләрнең басымына чыдый алмыйча, Кубрат ханның беренче угланы Батбай хәзәр каганына баш иеп бара; икенче угланы Кодрак Иделнең өске якларына күчеп китәргә мәҗбүр була; өченче угланы Аспарух үз ыруы белән Дунай буйларына юнәлә. Үз ыруы белән Иделнең өске ягына күчеп килгәнКодрак хан, мондагы төрки кардәшләр белән кушылып һәм ису, вису, угыр халыклары белән тыгыз элемтәгә кереп, яңа дәүләткә нигез сала. Ахыр ул да дөнья куя. Аны Ишкул хан алыштыра, ниһаять, тәхеткә Болгар атлы хан утыра. Нәкъ менә ушлы вә куәтле хан илен дә шул исем белән тарихта калдыра. Нәкъменә Болгар хан күрше-тирә илләр белән тыгыз элемтәгә керә һәм ерак чит илләргә үз илчеләрен җибәрә, иленә сәүдәгәрләр чакыра, күрсәтү өчен илендә булган затлы товарларын җибәрә. Шулай ук Болгар хан Дунай буена ыру-кардәшен алып киткән туганнары белән элемтәгә керә. Болгар хан вафат булгач, тәхеткә Түки хан менә, Түки ханны ислам динен кабул иткәнАйдар хан алыштыра. Айдар хан тәхетне кызын дәвалаган гарәб табибы һәм миссионеры кияве булып алган Хәндҗәлгә калдыра. Әмма Хәндҗәл озак яшәми, тәхеткә аның угланы Зәбирутыра. Аннары, Мөхәммәтәмин, бире килеп, Шилке хан тәхеткә ия була. Шилке хан үлгәч, Болгар дәүләте тәхетенә Багдад хәлифәтеннән килгән Ибне Фадланны кабул иткән Алмыш хан утыра. Аны – Микаил хан, Микаил ханны – Нәсер хан, Нәсер ханны Талиб хан алыштыра. Ары китеп, Болгар тәхетенә Мәэмүн хан, Шәмсун хан, Хәйдәр хан, Мөхәммәт хан, Сәгыйть хан, Бараҗ хан, ахыр килеп, калалар төзүче, Болгар дәүләтен олы юлга алып чыккан, урыс кенәзе Юрий Долгорукның замандашы Ибраһим хан утыра, аны тәрбиягә алган угланы (Ибраһим ханның балалары булмый, угланнары булса кирәктер) Солтан Морат алыштыра, ниһаять, Болгар тәхетенә Ибраһим хан тәрбиягә алган икенче угланы Сәлим хан менә…

Сәлим ханнан соң Болгар дәүләте тәхетенә кем утырыр? Монысын бер Ходай үзе белә иде. Сәлим ханның угланнары тәхеткә утырмадылар, анысы хәл ителде – икесе ике калада әмирләрдер. Димәк, каладыр ике оныкның берсе. Оныкларның берсе яңа кала нигезендә ятып калыр. Кыргыйлыктыр бу хәл. Бик ихтимал, бик мөмкин. Әйе, киләчәк буын безнең бу гафиллектән көләр, мәгәр замана хикмәтләре дип кичерер. Ләкин вәзир Исхакның ахмак Сәлим ханга ярамаган киңәш бирүен берәү дә белмәс. Сәлим хан, суга батып барган заттай, саламга тотынып котылырга теләп, аның киңәшенә ябышты. Ни кыла ала иде шуннан соң вәзир Исхак?! Бердәнбер юанычы: бу чараны бер ул гына уйлап тапмаган, ата-бабалардан ук шулай килгән. Яңа салынасы кала мәңге калсын, озын гомерле, куәтле, нык булсын, тәхеттә шул нәсел-ыру утырсын өчен, борын-борын заманнан ук кешеләр кала нигезенә затлы нәселдән ир бала күмгәннәр. Иң хәтәре шул иде: бу йоланы хәзер күп халык тотмый, ә менә Сәлим хан моңа ике куллап ябышты.

Ахмак, тиле, җүләр беткән!

Тукта, җүләр-җүләр, дим дә, Сәлим хан моны юри эшләгән булса? Әйтик, вәзиреннән котылу өчен?! Бик тә җайлы ич! Вәзир Исхак оныкларның берсен кала нигезенә корбан итә, ә хан аны гафиллектә гаепләп башын кистерә! Чөнки… Әйе, чөнкиме? Чөнки шәригать кушмаган эш кылган. Гафиллек бу, томаналык!..

Менә сиңа мә, менә сиңа ахмак хан!.. Хәйләкәр, хәйләкәр Сәлим хан. Әйтәм аны, җүләр янында җүләр, акыллы янында акыллы булып кылана, гәрчә тегесен дә, монысын да бик үк яшереп бетерә алмаса да. Һай бу дөньяны! Һай бу адәм баласын, нинди мәкер йөртә үзендә, нинди явызлыкка бара!

Вәзир Исхак артына борылып карады, олан Гали бик ерак калган иде, Булаты исә күздән язып бара – алдан чаба. Үз үлеменәме шулай ашкына бу бала?..

– Йөзбаш, алып кил Гали оланны! – дип боерды вәзир, катгый иттереп. Һәм кинәт кенә үзендә тәүге куәте кузгалуын тойды. Әйе, ул Сәлим ханга тик юкка гына бирелмәс, алышып карар, кем кемне алдырыр, кайткач күз күрер.

Йөзбаш әче итеп сызгырып җибәрде, бу сызгыруга оланның аты арба яныннан шундаен итеп элдереп алып китте ки, Гали олан чак кына иярдән очып төшмәде. Өйрәтелгән тулпар Гали оланны күз ачып йомганчы төп төркемгә китереп тә җиткерде.

– Дулаттың бик атыңны, олан. Тартма тезгенен, иркенгә җибәр, тик чапсын, туктар бер! Олан! – дип кычкыручылар, киңәш бирүчеләр табылды, күбесе эчләрен тотып көлә иде. Мәзәк иде ат өстендә туып, ат өстендә үләргә җыенган азатларга хан оныгының чарасыз калуын күрү.

Аты дулап киткәч, Гали олан чынлап та курка калды, әмма азатларның киңәшләрен тотып, тезгенне бушатуга, тулпары бертын чабып барды да төркемгә таба борылды.

– Дуласа да тыйдым үзен, – дигән булды, йөзе ап-ак булса да, куркуын сиздермәскә тырышты хан оныгы.

– Татлыдыр туташның телләре, юкса атың дуламас иде, көнләде ул сине кыздан, – диде артыннан килеп җиткән йөзбаш.

– Баһадир, – диде Гали олан, куркуы үтүгә. – Тагын бер әйләнеп килим әле… Килим инде, мин сезне күздән яздырмам…

– Бар инде, бар, – диде Баян баһадир, үзалдына көлемсерәп, туташның гүзәл йөзе, нурлы карашы аның да күз алдында иде.

Гали олан атын камчылый-камчылый кире чапты. Шулчак Чулман күренде. Азатларның берсе җыр башлады:

 
Зәңгәр күгең, зәңгәр суың, Иделкәем,
Ярсу күңелләрне басадыр.
Балбалларың торган тугайларың
Моңсу күңелләрне тартадыр…
 
 
Сөйгән ярым керләр чайкый,
Аккош йөзә канат кагынып.
Иделкәем, сиңа кайтам,
Сиңа кайтам, сине сагынып…
 

Ибраһим каласына җитәрәк, хан сәфәрчеләре юлын кара халык урамына кайтып килүче көтү бүлде. Сыерларның имчәкләре тулышкан, атлаган саен сөт сибелә. Көнозын эссе кояш астында әлсерәгән көтүчеләр җыландай озын чыбыркыларын яман итеп шартлатып алалар. Иллә атланган атлары бер дә өшәнгән кебек түгел иде.

– Алышабызмы атларны, көтүче? – дип шаяртып алды бер азат, мәгәр көтүче аңа әйләнеп тә карамады.

Кала читендәге урам башына килеп керүгә, вәзир Исхак юлчыларга туктарга боерды. Эчке кала капкалары ябык, асма күпер күтәрелгән иде. Ахшам намазы вакыты, намаз бетмичә, капкаларны ачмаслар – тәртип шундый.

Кәтиб Хафиз еш кына Гали олан ягына күз төшергәләде. Ул әлегә ни өчен кала нигезен карарга баруын тәгаен белми иде. Хан кушты, димәк, шулай кирәк. Вәзир Исхак та еш кына Гали олан ягына карап ала, шул ук вакытта Булат оланны да күздән яздырмый. Нигә булыр? Булат олан гел Баян баһадир янында, гәпләшәләр, көлешәләр. Ә менә Гали олан бер читтә, берәү белән дә сөйләшми дә, аралашмый да, борчулы, боек, йомылып калган. Әллә соң бер-бер нәрсә сизенәме? Хан аны булган хәлне тарихка язып калдырырга дип җибәрде. Хактыр. Һәр елны кала салмыйлар. Ә менә оланнар нигә?.. Әйдә, хан аларны да җибәрсен ди, кайсыдыр, кайчандыр булачак калада әмир торып калуы бар. Әйдә, шулай да булсын ди. Тик нигә вәзир Исхак нәкъ менә Гали оланга сәер итеп карап-карап куя? Күр әле бу Кара пулат козгыны Саксин казыйны, гел минем янда. Ни кирәк икән үзенә? Юк инде, кәтиб Хафиз сиңа, Кара пулат козгыны, авыз ачып сүз катмастыр. Синең белән сөйләшкәнче, кычкырып җырлыйм. Булат олан туганыннан көнләдеме, Гали ягына карап-карап ала. Гүзәл туташ белән танышты туганы, көнли, әлбәттә. Аннары Чәчкә бәйрәмендәге көрәштә дә Гали олан батыр чыкты, ә бабалары Сәлим хан аңа Болгар тәхетен вәгъдә итте һәм андый-мондый җирдә түгел, бөтен халык алдында. Көнләшмәслек тә түгелдер шул. Билгеле, Булат оланда тәхет өчен көрәш ялкыны. Моны сукыр булмаган һәр кеше күрә булса кирәк, бар да оланнарны күзәтәләр, дип уйлады кәтиб Хафиз.

Бу мәлдә Гали олан тәхет турында бөтенләй уйламый, хан оныгының күз алдында юлда очраткан Зөләйха туташ иде. Гали оланның чын халәтен кәтиб Хафиз күрә алмады, чөнки гашыйк булу аның өчен ят нәрсә иде.

Бары тик вәзир Исхак кына Гали оланның хәлен бераз аңлый иде. Ул белә иде егет чактагы гашыйк булуның кадерен. Вәзир янә бер нәрсәне яхшы белә иде: кызлар бар яктан да иртәрәк өлгерә. Туташка, мөгаен, унҗиде яшь тулып киләдер, ә хан оныгы әле нибарысы ундүрт язны күрде. Башта кызкай оланны яшьсенде, баласынды, шуңа күрә бераз ирәйде, аннары… Яшь егет тегеңә татлы сүзләр яудыра башлагач… Ир-ат йөрәк белән гашыйк була шул. Кыз шуны аңлады бугай. Хәер, хатын-кызны аңлаган кеше бәхетсездер ул. Серле булып кала алсалар гына гүзәл алар, серле булганда гына күңелне тартып, йөрәкне җилкендереп торалар. Без, ирләр, хаталанабыз, аларны алиһә итәбез, ә алар бер дә алиһә түгелләр, җир кешеләре, ирләр кебек үк дөнья көтәләр, бары тик уй-хыяллары гына башкадыр – мамык кебек җиңел, җил чыкса тузып китәргә торыр, ирләр уй-хыялы исә, җирдә яткан таш сыман, тузан эчендә аунаса ауный, очып, күтәрелеп китә алмый, аннары ашыкмый да…

Асылма күпер төшерелде, капкалар ачылды, хан сәфәрчеләре эчке калага керделәр. Кирмән каравылбашы, вәзир Исхак белән Баян баһадирга баш ия-ия, түр яктагы өйләрнең берсенә узарга юл күрсәтүче бирде, башкаларны да бик тиз таратып бетерде. Каравылбашы азатлары хан оныкларын атларыннан күтәреп кенә алмадылар.

Өйгә урнашуга, Гали олан вәзир Исхакны түгел, Баян баһадирны эзләп китте. Баһадирны тапкач, ул ояла-тартына гына кала бие Ягъкубны күрергә теләге барлыгы хакында әйтте. Баян баһадир вәзир белән киңәшеп килде, шуннан соң гына Гали оланны озатырга ике азат биреп, бик соңга калмаска кушып чыгарып җибәрде.


Кала бие Ягъкуб үзенә хан оныгының килеп керүен һич тә көтмәгән иде, күрәсең, өй турысына хан азатлары килеп туктагач, үзе үк кабаланып капкасын ачарга тотынды:

– Рәхим итегез, кунаклар! Үтегез, үт! Атларыгызны әнә теге баганага бәйләгез. Азатлар, сез, кадерлеләрем, әнә шул тал астындагы өйгә керерсез, анда сезне ашатырлар, сыйларлар. Гали олан, ә сез түр өйгә рәхим итегез!

Ибраһим каласы бие Ягъкубны Гали олан белми, хәер, аңа аны белү дә кирәкми иде, иң мөһиме, ул – Зөләйханың атасы.

– Саумысыз, Ягъкуб ага, исән-имин торасызмы? – диде Гали олан, атыннан төшүгә, ат тезгенен йорт иясенә тоттырып.

– Һәй син аны, саумы, олан, исән-сау килеп җиттегезме? Сөйләде, сөйләде Зөләйха, бәладән дә коткаргансыз икән үзләрен. Ат тотучымның түбәсе күккә тигән – кылыч бүләк иткәнсез икән. Әем, үт әйдә, үт, олан, – дип кисәк кенә якын итеп дәшә башлады Ягъкуб би.

Кала бие Ягъкуб өйне юан-юан бүрәнәләрдән салган, тәрәзәләре зур, болдырны киң итеп эшләткән. Болдырга менгәч, Гали олан Чулман ягына бакты. Хозурлык иде биредән караганда – күреп туймаслык манзара. Елганың аръягында күзәтү манарасы, елга буендагы болында атлар көтүе утлый, аннан арырак авыл өйләре, авылның нәкъ уртасында манарасын күккә чөеп мәчет утыра иде.

Ягъкуб би хан оныгы Галинең үзенә ни өчен килеп керүен белмәде һәм бу хакта ул аңардан сорашмады да. Гадәт буенча, хан нәселеннән өеңә кеше керә икән, бу йортка бәрәкәт явачак, имеш. Нинди бәрәкәт – ул хакта берәү дә белми, мөһиме ул түгел. Мөһиме – бүген Ягъкуб би өенә хан оныгының килеп керүе иде. Бәрәкәте, нинди сурәттә булса да, бер килмәсә бер килер. Бу хәлгә гәрчә каушабрак калса да, Ягъкуб би Гали оланның ни өчен нәкъ менә үзләренә килеп керүен бераз чамалый иде. Олан үсмер егет кеше, юлда Зөләйханы очраткан… Шул инде, очраткач, ихтимал, гашыйк булгандыр. Зөләйха кызына хан оныкларының да гашыйк булуы ихтимал – гүзәлләрнең гүзәле! Акылы да Аллага шөкер итәрлек. Аннары буй җиткереп килгән кызны башлы-күзле итсәң дә ярап куяр иде. Хак анысы, хан оныгы яшьрәк күренә, ахыр чиктә эш андамыни, эш Гали оланга кызы Зөләйханың ошавында. Кызның гәүдә-сынында тулымлык, ир-ат күңелен тарта торган мөлаемлык, күз-йөзендә тел белән әйтеп бетермәслек ягымлылык күреп, Ягъкуб би әллә ниләр өмет итеп ята иде. Һәм менә бар икән соң әле, Ходам, күрдең – хан нәселеннән адәмең җибәрдең.

Ул арада болдырга Зөләйха үзе килеп чыкты һәм, исәнләшеп, өйгә кереп китте.

– Килеп җиттек, Зөләйха, – диде аңа Гали олан һәм кыз артыннан иярде. Бу хәлгә Ягъкуб би бераз каушый калды.

– Зөләйха кызым, – дип иярде ул Гали оланга. – Табын хәстәрләсәгез иде. Анаң кайда, кайда урала? Керсен әле бире! Бәй, шулай дими, хан оныгы кунак килде, хан оныгы, балакай.

– Хан оныгы? – дип гаҗәпләнгәндәй итте Зөләйха. – Рәхим итегез, хан оныгы, түрдән узыгыз! Мин хәзер…

Гали олан түргә узды, идәнгә ташлаган атлас мендәргә кырын төште һәм кыланышы белән Ягъкуб бине янә бер шаккатырды. «Күр әле моны, кыланышын гына күр, әй, хан токымы хан токымы инде, нигә баш ватам», – дип уйлады һәм үзе дә Гали олан янына кырын төште.

– Ягъкуб ага, калада кызлар өчен мәдрәсәләр бармы?..

– Юк, илхан, – диде Ягъкуб би, борынгы хан угланнарына шулай дәшүне исенә төшереп. – Ул тубалбашларга Ходай тарафыннан бирелгән акыл да артыграктыр дип уйлыйм әле мин, илхан.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации