Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 42


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 42 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Ул арада чалмасын чамадан тыш күпертеп ураган шәех Игәнәй килеп керде, тыенкы гына сәлам юллады, утырды, догасын укыды, битен сыпырды, аннары янә ханның сәламәтлеге белән кызыксынды.

– Аллага шөкер исәнлегем, – диде Сәлим хан, вакыты тарлыгын аңлатып. – Сиңа киңәшем бар иде, шәех.

– Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр, ханиям.

Шәех Игәнәй дисбесен чыгарды, күзләрен йома төште, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата дога укып алды һәм янә ханга карады. Янәсе, мин сине тыңлыйм, ханиям. Ул бераз чамалый иде ханны ни борчуын. Камай һаман кайтмый, хәбәре-хәтере дә юк, моның янына кызы хакында төрле имеш-мимешләр йөри. Иң мөһиме, Андрей Боголюб янына киткән вәзир Камайга ул-бу булуы бар иде. Ә шәехнең белмәгәне юктыр, аның һәр илдә, һәр калада үз кешеләре яши. Ике мөриден Камайга ияртеп җибәрде. Бу хакта хан да белми калды. Тылмачлык өлкәсендә тәҗрибәсез Камай мәрхүм вәзир Исхакның кискән тырнагына да тормый иде. Вәзир Исхакны шәех Игәнәй яратмады, шуңа карамастан ул аны хөрмәт итте. Һәрчак төпле фикер йөртер, һәммәсе белән дә итагатьле итеп сөйләшер, кешене дәрәҗәсенә карап каршы алыр, акылына карап озатыр иде.

– Халык уракка төште, шәех. Тиздән гошер сәдакасы җыяр көннәр җитәр. Сәдака бирүдән баш тартучылар да бар икән дип ишеттем. Хакмы шул, шәех? Хак булган хәлдә нигә мин белмим?.. Әллә соң җыйган сәдака ашлыгын мөридләрең яшереп калдырамы? Андый хәлнең дә булуы бар. Аллаһы Тәгаләгә иман иткән һәр адәм сәдака бирергә тиеш.

Шәех Игәнәй Сәлим ханнан бу хәтлесен үк көтмәгән иде, ул әүвәл аңа кырын күз белән генә карап алды һәм, керфекләрен ярым йомып, дисбесен тарта башлады.

– Аллаһы Тәгалә безгә гошер сәдакасын җыярга язган, ханиям. Ил куәте сәдакага калса, Болгар югалды дияр идем мин. Ил куәте сәүдәдәдер. Гошер сәдакасы исә күлмәк өстенә төшкән ямаулык кынадыр. Без ул сәдаканың уннан бер өлешен казнагызга китерербез, ханиям. Шикләнмәгез. Сорыйсым килә, епископ Габбас ни тапшыра соң хан казнасына?

– Епископ Габбас үз өлешен төгәл итеп китереп тора, шәех. Аңа минем дәгъвам юктыр. Ә менә синең мөридләрең хакында төрле сүзләр йөри. Берәүсе әнә кызыма никах укыган, имеш.

– Юк сүздер анысы, ханиям. Ә менә епископ Габбаска сүз әйтергә дә бирмисез, Китан кенәздән куркуыгыз түгелдер ич?

– Мин берәүдән дә курыкмыйм, шәех. Епископ Габбас та, син дә хан карамагындагы кешеләрдер ич?!

– Кяфер белән мөселманны бер күреп, Аллаһы Тәгалә алдында йөземә кызыллык китерәсез, ханиям. Пакь күңелем каралтасыздыр шикелле…

– Ни сорасам, шуңа гына җавап бир әле, шәех Игәнәй. Үткән атнада мөридләрең Ага Базарда кяферләрне кыйнаганнар. Бу ни инде тагын?

– Дошман сүзе, ханиям. Минем мөридләрем гаепсез адәм баласына бәйләнмәсләр. Сабакны мин аларга үзем бирдем. Инде мөрид кемгә булса да кул күтәргән икән… Мөрид кулы тигән адәмнең тәне тәмугта янмас, диләр.

– Шәех, моны син Сәлим ханга түгел, мәхәллә картларына сөйлә. Белеп торсаң иде, чит ил сәүдәгәрләре миңа үз халкымнан да кадерлерәктер. Ни урысларның, ни яваннарның, ни әрмәннәрнең безгә яманлык кылганнары булмады кебек.

– Ханиям, чит халык үз халкыңнан кадерлерәк була алмый. Кунак килер дә китәр, халкың белән гомер итәсе. Кан кушып кына кадерле кардәш булып булмый, ханиям. Кешегә әүвәл иман итү кирәктер. Кяфер базарда да, табында да кяфер булып калыр. Борынгылар илне биш сыйфат бизәр дигәннәр: тугры хан, тугры казый, бай базар, оста табиб, тулы сулы елга. Болгарда боларның барысы да бар иде. Хәзер ул сыйфатлар берсе артыннан берсе югала бара. Табиб Хәсәнне Олуг Мөхәммәткә җибәрдегез, Бөек калага чиркәү салдырдыгыз, җирегезне угланнарыгызга өләштегез. Бирүләре ансат булса да, алулары ай-һай авырдыр. Хәзер әнә угланыгыз әмир Хаҗидан Казан каласын алып карагыз. Ул анда үзенә бер дәүләт корып ята. Мөридләрем җибәргән идем, күбесен сак астына алдырган…

– Шәех, хәтерем ялгышмаса, табиб Хәсәнне син үзең Олуг Мөхәммәткә биреп җибәрергә киңәш иткән идең түгелме?

– Бәлкем, иткәнмендер дә, ханиям. Мин бары тик киңәш бирүче, сез исә хәл кылучыдыр. Урыс сәүдәгәрләре Ага Базарны басты. Чтепан Күчтем сәүдәгәр углы Апанай Болгарда тиңе булмаган остада корал ясарга өйрәнә. Угланыгыз Илһамны кенәз кызына өйләндердегез. Кяфер киленнән туган углан Болгар тәхетенә утырырга җай көтә. Илгә яман сүзләр таратырга сәбәп чыгып кына тора. Болгар борын-борын заманнан ук бары тик бер дингә табынды. Ислам дине белән мәмләкәт төзеде, ислам дине белән дөньяга чыкты, ислам дине белән белемгә омтыла. Иншалла, киләчәктә дә шулай булыр. Юкса безне кяфер басар…

Сәлим хан җансакчыларына ияк какты. Ике җансакчысы шәехнең ике ягына килеп басты.

– Шәех, колагыңа нык итеп киртеп куйсаң иде, Болгарда мөселманнар да, кяферләр дә, мәҗүсиләр дә яши хәтта. Ә ил байлыгы – халыктадыр. Христианнар белән мәҗүсиләрне кысрыклый башласам, беренчеләре Ульдәмир кенәзе канаты астына, икенчеләре Төн илләренә күчеп китә башлар. Рум белән сәүдә итүебез яваннар кулындадыр, фарсы белән сәүдә итү әрмәннәрдә, табгач белән сәүдә итү чиннарда, урыс белән сәүдә итүем Чтепан Күчтем товар ишләрендәдер. Минем аларның берсен дә югалтасым килмидер, шәех. Мин синнән, шәех Игәнәй, акыллырак киңәш көткән идем.

– Ходай Тәгалә илгә бәла-каза китермәсен, илдә һәрчак иминлек булсын. Минем теләгем бары тик шулдыр, ханиям.

– Халкым мине иманы белән түгел, байлыгы белән кинәндерә, шәех. Иман ул кешенең рухи дөньясыдыр, байлык исә ил куәте, ил муллыгы, ил тынычлыгыдыр. Байлык ул алтын-тимер генә түгел, байлык ул корал да, батыр азатлар да. Сараемда илле мең азат тотам, куәтем җитсә, йөз мең тотар идем. Гәрчә төрле кирмәннәрдә, төрле калаларда яшәсәләр дә, алар минем азатларым, минем куәтем. Кенәз Әндеригә эчең пошмасын, шәех. Мин исән чакта ул бүтән Болгарга яу килмәс. Кияү кеше булганы өчен генә түгел. Без бик матур сәүдә итәбез, сәбәбе юктыр. Әнә шул ук Чтепан Күчтем угылы Яким бирмәс, аннары монда күчеп килгән Апанай да. Әндери кенәз аларны куштаннары итеп тота. Син, шәех, угланым әмир Хаҗига тел тидердең. Хак анысы, углан башбирмәс булды, мөстәкыйльлеккә омтыла. Әмма әллә кая китә алмастыр. Башта каласын салып бетерсен әле, аннары күз күрер. Миңа ул кала бик тә кирәк, шәех. Күп тә үтмәс, Казан дип аталган ул кала Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйли торган олы базар калаларының берсенә әверелер. Моңа минем иманым камилдер. Китан, ягъни Әндери кенәз үзе миңа баш иеп килер. Болгар белән сәүдә итәргә. Дөньяда булмаган чуен коябыз, ул да куәтебез билгеседер.

– Әйтер сүзегез шул гына идеме шәехегезгә, хания?

– Шул гына иде, шәех.

Шәех Игәнәй, ике ягында басыпторучы азатларга күз дә салмыйча, ишеккә таба кузгалды. Сәлим хан аны туктатмады, әйтәсен әйткән иде инде. Әйе, шәех белән бераз дорфарак сөйләште, ләкин бу кирәк иде – шәехнең мөридләре узына башлаган. Бөек калада болгарлар белән кардәшләшеп киткән яваннарны рәнҗеткәннәр. Сәлим ханның аларны бер дә рәнҗеттерәсе килми иде. Яваннар арасында алтын куллы осталар бар, алар гаскәргә тиңе булмаган корал ясыйлар. Аннары кайчандыр әрмән чикмәне киеп үзе дә еш кына шулар урамына барып чыгар иде. Яваннар хан турында бер дә яман сөйләмәделәр, ә менә кан кардәшләреннән яман сүзләрне ишеткәләде. Төрле дингә табынган халык арасында йөри-йөри инанды бугай ул: адәм баласы нинди дингә табынса да, ахыр чиктә имансыздан күп тапкыр әдәпле, инсафлы, тәүфыйклы була икән. Әйе, нинди дингә табынса да. Иң мөһиме, кешедә иман бар, ә иманы барның догасы бар, догасы барның дугасы бар, дугасы барның капкасы бар, капкасы барның өе бар, өе барның көе бар, көе барның кереме бар, кереме барның һөнәре бар, һөнәре барның дога кылырга түре бар. Иманлы түгел, имансыз кеше яман дәүләт өчен. Хак анысы, Сәлим ханга имансызларны гына түгел, иманлы мөселманнарны да теге дөньяга озатырга туры килде, иллә ул моны үз иминлеге өчен кылды, теге яки бу дингә табынганы өчен түгел.

– Бусагабаш, шәех Игәнәйне борып кертче, әйтер сүзем калган. Бар, бор!

Ул аны Назлыгөл турында бер-бер нәрсә белмиме дип дәштерде. Мөриде чынлап та хан кызына никах укыдымы, әллә, булмаса, гайбәтме? Хактыр, халык гайбәт сатарга ярата, әмма йөз гайбәткә бер гайбәтнең чын булып куюы да бар иде.

Шәех Игәнәйне җилтерәтеп борып алып та керделәр, бу хәлгә тәгаен аптырый калган иде дин әһеле вә имамы, иллә сер бирергә теләмәде, тәүге урынына узып утырды.

– Шәех, миңа мөридләреңнең берсе хан кызы Назлыгөлгә никах укыган икән дип ишеттерделәр. Хакмы шул?

Шәех Игәнәй бик озак дәшми торды. Ул белә иде, моның белән ул ханның түземлеген сыный. Әгәр дә мәгәр хан, сабыры төкәнеп, башлап сүз катса, шәех аннан өстенлеген исбат итәчәк.

– Мин мөридләрем белән сөйләшермен, ханиям.

– Сөйләш, шәех, сөйләш. Гайбәт сатучыларның телләрен кистерү – минем эш, аларны табу – синең эш. Назлыгөл белән бер-бер кеше никахлашкан икән һәм синең мөридең аларга никах укыган икән, бу хәл чын булып чыкса, сиңа, шәех, мең алтын вәгъдә итәм.

Шәех Игәнәйнең, үте сытылыр дәрәҗәгә җитеп, ханга ачуы чыкты. Кем ул аңа? Нинди шәех үзенең мөриден хан җәллады балтасы астына куяр икән? Андый шәехнең абруе көне белән юкка чыгачак. Хан кызына бер-бер мөриде, чынлап та, никах укыган икән, языгы – үзенә, даны – шәехкә. Димәк, халык Алладан курка. Ә Алладан курыккан шәехтән дә куркыр. Болгарда кыз урлау шаккатарлык хәл түгелдер, яшереп никах укулар да булгалап тора. Бу хакта шәех эш үткәч кенә ишетә, иллә яшерен никах укыган мөриденә җәза бирергә ашыкмый. Таяк ике башлы, мөриденең никах укуын фаш итү иманың фаш итүдер.


Икенче көнне иртәнге аштан соң шәех Игәнәй берәм-берәм мөридләрен янына чакыртып алды. Ул берсенә дә хан кызы хакында әйтмәде. Шәех бары тик аларның хәл-әхвәлләрен, кайларда булуларын, бүген ни кылып ятуларын, ниятләрен генә сорашты. Мөриде Бәдретдиннең кулындагы зөбәрҗәт кашлы йөзеккә, чалмасындагы гәүһәргә игътибар итте:

– Йөзекне кем бүләк итте? – дип сорады. – Әллә берәр бай сәүдәгәргә яки качкыннарга никах укыдыңмы?

Бәдретдин агарынып калды, чарасыздан йөзеген, салып, шәехкә сузды. Шәех йөзекне алмады, кул гына селтәде.

– Кемгә укыдың?

– Гаеп миндә түгел, шәехем! Төнлә белән эләктерделәр дә алып киттеләр, сизми дә калдым. Ике көнлек юл үткәч кенә күземне ачтылар. Качкыннар дип әйтмәс идем мин аларны.

– Кем сиңа качкыннарга никах укырга рөхсәт итте?! Бу хәтлесен үк Бәдретдин мөрид бөтенләй көтмәгән иде, ул шәех Игәнәйнең аягына төште.

– Мәҗбүр иттеләр, шәехем!

– Качкыннар кулында кызлар күпме?.. Күп дисең. Хан кызы Назлыгөл дә алардамы?

– Аллам сакласын, шәех, сөбханалла, булмаганны! Башыма тай типкәнме әллә минем. Никахны качкыннарга гына укыдым. Хан кызы Назлыгөлне таныйм, ул алар арасында юк иде, Коръән тотып ант итәм, шәехем!

– Ашыкма, кабаланма, дим, мөридем! Ашыкма, әйе. Бу дөньяда төрле хәлләр була. Бәлкем, син хан кызын танымагансыңдыр?

– Йа Алла, шәехем, хан кызын танымаска! Минем аны бер тапкыр гына күргәнем булмады. Ипи йөзе күрмим менә, хан кызы алар арасында юк иде.

– Кызларның ата-аналарыннан башка никах уку зур языктыр, әйе, гөнаһтыр, мөридем! Языгын кая илтерсең, языгын?!

– Карыша алмадым, шәехем! Янадылар, муеныма бау ташладылар.

– Хак, шулай булгандыр. Әмма син муеныңа бау ташласалар да, ата-ана рөхсәтеннән башка кыз балага никах укырга… Ай-һай, мелла Бәдретдин, ай-һай, хакик языктыр, хакик, кылган языгың, дим! Мин сине, мелла Бәдретдин, казый кулына бирергә мәҗбүрмендер. Килеш, язмыштан узмыш юктыр. Качкыннарга никах укыган өчен, беләсеңме хан сине нишләтәчәк?.. Алар бит ул бичара кызларны ата-аналарыннан урлап алып китәләр. Бер кайгыга – ике хәсрәт. Менә синең кыз балаң булсын да, аны урлап алып китсеннәр дә, аннары синең кебек берәү аңа никах укысын, ди.

– Шәехем, аларның күбесе үзләре теләп качкыннарга ябышып китәләр икән, үзләре әйттеләр.

– Йа Алла, Мөхәммәдрасүлулла, ни сөйлисең син, мелла Бәдретдин, тузга язмаганны! Ирекле көннән кыз бала качкынга ияреп китәме, авызыңнан җил алсын. Ни сөйли бит, Ходайның хикмәте, әй!

– Шәехем, коткар мине, зинһар, коткар, ни кушсаңыз, шуны кылырым. Ни кушсаңыз да…

– Хан җәлладыннан башың чаптыртасың килмәсә, мин әйткәнне тыңла, мелла. Епископ Габбас саулыгыннан зарлана икән, урынга калган, диләр. Газраил көтеп ятадыр, ярдәм итәрсең үзенә… Аннары бер җайдан чиркәвенә дә ут салырсың. Шуларны кылсаң, үлемнән генә түгел, барлык гөнаһларыңнан да котылырсың. Алган савабың гомерең буена җитәр, урының оҗмахта булыр.

Бәдретдин мөрид янә шәех алдына капланды.

– Шәехем, чиркәү таштандыр, янмас ул.

– Йөрәк ачуың кушып салсаң, агач түгел, таш та янар, мелла Бәдретдин!

– Муеныма бау салдырма, шәех! Коткар, изгелегең онытмам, гомерем буена намазлык өстендә…

– Тор, мелла Бәдретдин! Бар, кушканны үтә! Сиңа башка чара юктыр…

Бәдретдин мелла чыгып киткәнче, шәех Игәнәй аның бөкшәеп калган җилкәсенә карап торды. Епископ Габбасны үтерсә, шәех үзе дә юкка чыгар. Җитте аңа да. Моның белән ул ике дошманыннан берьюлы котылыр. Җыйган малы ике тапкыр хаҗга барырга җитәрлек. Димәк, вәзир Камайның хатыны Туйбикә бөтенләй үк саташмаган икән. Хан кызының бөтенләй уйламаган оста Дәүран кулында булу ихтималы да бар. Шул ук вакытта кызны, әлбәттә, Олуг Мөхәммәт кешеләренеңдә урлаулары мөмкин. Ул гынамы, Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәкнең шушы юл белән абасыннан үч алуы бар иде. Кыскасы, шәех Игәнәй баш өстендә болытлар куера башлады. Китеп тору хәерлерәк булырдыр. Үлем белән тартышып яткан Туйбикә аңа, күрәзәдәй: «Угланым Дәүран хан кызы Назлыгөлне ярата. Ул аңа өйләнер, син аңа ярдәм итәрсең. Никахын да укырсың. Ишетәсеңме, шәех! Нәзерең ал, менә монда, мендәр астында. Ал, ал, бу байлык сиңа җиде тапкыр хаҗга барырга җитәр…» – дигән иде. Үткән эшкә салават, әмма аның алтын тулы янчыкны алуын оста Дәүран күреп торды. Останың бу хәлне ханга җиткерүе бар иде. Җиткермәде оста, Казан каласын салырга китеп барды. Килер бер көн, әйләнеп кайтыр, шәех каршына килер, әллә нинди шартлар куяр… Хан кызы кулына төшсә, оста егетнең шәехтән никах укыттыруы көн кебек ачык иде. Һәм шәех Игәнәй укыр, каршы килә алмас…

Үз гомерендә беренче тапкыр диярлек шәех Игәнәй кыен хәлдә калды. Әйе, ул китәргә тиеш. Иллә ул башта оста Дәүранны күрер. Чынлап тамы хан кызы аның кулында?.. Тик нигә аңа хан кызы? Аннары оста? Колчура оста?! Кыз кеше кош түгел, бер өеннән китсә, әйләнеп кайтмый. Ә ул кайчан да булса бер әйләнеп кайтыр, әйтик, Сәлим хан… Сөбханалла-машалла, йа Алла, Мөхәммәдрасүлулла, ни сөйлим?..

Иманы камилдер, иртәгә мелласы Бәдретдин чиркәүгә ут салыр, йә барышлый, йә кайтышлый епископ Габбасның башына җитәр. Мелланы бик тиз табарлар, ә ул чүбек баш бик тиз барысын да ханга сөйләп бирер. Юк, мелла Бәдретдинне дә калдыру ярамастыр…

Таң атар-атмас, шәех шәкертләре Гатый белән Такыйны чакыртып алды да чиркәү урамы башында мелла Бәдретдинне көтеп торырга һәм кылган гөнаһлары өчен (ә аның гөнаһларын бик күп итеп тезеп чыкты) кул-аякларын бәйләп, яваннар урамындагы коега ташларга кушты.

– Кеше-кара күзенә чалынмагыз. Тавыш-мазар чыгармагыз. Сезне беркем дә күрергә тиеш түгел. Кушканны үтәсәгез, урыныгыз оҗмахта булыр, гомерегез буена савап алып торырсыз…


Бөек Каладан чыгуга, шәех Игәнәй атын куалап алып китте. Ул белә иде: бүген төнлә мелла Бәдретдин епископ Габбасның өенә үтеп керер һәм аны теге дөньяга җибәрер. Калганы барысы да ул уйлаганча барыр. Бәдретдин мелла шул ук төндә чиркәүгә ут салыр, соңра аны Гатый белән Такый тотарлар да, кул-аякларын бәйләп, авызын томалап, капчык кигезеп, яваннар урамындагы коега салырлар.

Шулай буласына инанса да, шәех Игәнәй шикләнде. Шуның өчен Бөек Каладан ерак китү хәерлерәк булыр. Аннары аны куа чыгулары бар иде. Хак анысы, ул беркемгә дә бер сүз дә әйтмәде, хәтта аның китүен хатыннары да белмәделәр. Ул аларга соңра хат язарга дигән нияткә килде.

Әйе, исән-имин Үргәнечкә барып җитсә, бер кайтмаса, бер кайтыр. Хак Тәгалә ярдәм итәр әле…

24

Урманга килеп керүгә, Зәйтүнә, гүя үз дөньясына кайта иде. Иксез-чиксез далада үссә дә, урманны ул беренче килүгә үк яратты. Даланың үз яме, урманның үз манзарасы икән. Иллә дала онытылмый, һәрчак хәтердә, шул ук вакытта урманга да гашыйк булды ул. Алай да дала күңелне тарта төшә. Чыгар иде дә далага, офыккача сузылган үлән диңгезенә багар иде. Зәңгәр һавада ялгыз бөркет талпына, көтмәгәндә якында гына әче итеп йомран сызгырып җибәрә, еракта-еракта, җир белән күк йөзе үбешкән офыкта, ат көтүе утлый, әкият батырларын хәтерләтеп, ат менгән көтүчеләр күренә. Дала читенә китеп баеган кояшны күзәтергә ярата иде Зәйтүнә, күңеле кояшка иярер, кай тарафларгадыр ашкыныр иде.

Үсеп исәя төшкәч, абасы Бачман аны Бөек калага алып килде, соңрак әмир Хаҗи бикәсе Зәйтүнәне үз гаиләсенә тәрбиягә алды. Бикә аны үз баласыдай якын итте һәм еш кына үзе белән урманга алып чыкты. Башта урман Зәйтүнәне куркытты, һәр агач артында кемдер посып тора, ниндидер җанвар яшеренгән кебек тоелыр иде, әмма тора-бара гадәтләнде, өйрәнде һәм урманга барыр өчен һәрчак ашкынып тора башлады. Бикә аны еш кына берүзен дә җибәргәләде, чөнки кыз, егетләр кебек үк, уктан ала, атта йөри иде инде. Урманга килеп керүгә, аның сулыш алулары үзгәрер, күңеле күтәрелер, җырлыйсы килеп китәр иде.

Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәгә егерме яшь тулганда, аңа җиде-сигез җирдән яучы килгән иде инде. Иллә кыз берсенә дә ризалык бирмәде. Аңа өйләнергә теләгән егетләр арасында аталыклар да, меңбашлар да, сәүдәгәрләр дә, сарай куштаннары да бар иде. Мәгәр кызның йөрәге берәүсенә дә тартылмады. Әнә шулай еллар үтә торды.

Хәзер инде сазаган кыз атын алса да, кияүгә чыгарга һаман ашыкмады. Кемнедер көтте. Кемне? Бер үзе генә белә иде. Башта кызны: «Картаясың бит инде, балакай!» – дип үртәүчеләр булгаласа да, соңрак бу хакта әйтүчеләр дә бетте. Юк, кыздан өметләрен өзүдән түгел, гүзәл вә батыр кызның үзе теләгән кешегә генә чыгасына инануларыннан иде булса кирәк. Хәтта үз баласы кебек күргән Акбикә дә кыздан бу хакта сорарга кыймады. Зәйтүнә һаман үз ишен көтте, һәм гаҗәбе шул иде: килерен белеп көтте. Хыялы белән ул аны әле урманда, әле сарайда, әле җыеннарда күрде, әле бөтенләй тузга язмаган җирдә– бикә янында очратты. Ләкин гомер үтә ич! Ә ул юк та юк. Мәгәр аның ошбу дөньяда булуына иманы камил иде, тик әлегә кадәр алар очрашмадылар гына, иллә барыбер ул аны очратыр, очратыр да: «Син – минем язганым», – дип әйтер. Әйтер, әйтер, бер дә оялып вә тартынып тормас, чөнки ул аны шактый еллар көтә инде. Аннары барысын да сөйләп бирер. Юк, ул аңа һични әйтә алмас, әмма көткәне аның ни әйтергә теләгәнен күзләреннән аңлар, Аллаһы Тәгаләдән язган кеше булса, ул аның мәхәббәтен йөрәге белән тояр.

Зәйтүнә урманга күп вакытта атка атланып барды, җәяү чыккан чаклары да булгалады. Менә бүген дә ул туз тубалын алды да җиләккә дип китте. Таныш юллар, таныш сукмаклар, таныш аланнар. Җиләкле аланга җиткәч, чәчләрен сибеп төшергән ак каенга, аның белән янәшә көч-куәте күзгә ташланып торган карт имәнгә игътибар итте. Алар артында, сәер хәл, яфраклары серләшеп, усаклар шыбырдашып утыра. Зәйтүнә үзалдына елмаеп куйды. Рәхәт иде аңа монда. Аяк астында таҗларын киң җәеп утырган күкбашлар, куе яшел үлән, үлән арасында башларын түбән игән кып-кызыл җиләкләр. Түзмәде, тәлгәшләрен салындырган берничә төпне күрүгә, җиргә утырды. Кибә башлаганнар, коелганнар… Ә урманда тыныч, рәхәт, шылт иткән тавыш юк. Табигатьнең хозурлыгына сокланып утырасы да утырасы иде шунда, кич булганчы, кояш баеганчы…

Шәех Игәнәйдән һәм аның мөридләреннән качып йөргән кам Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне тәүге тапкыр шунда күрде. Итәкләрен киң җәеп, алан уртасына утырган да хозурлык кыла, гүя күктән төшкән алиһә. Күрде дә кам кызны тәмам өнсез калды. Ләкин шундук исенә килде – таныды кызны, Кашанда күргәне бар – Бачман баһадир сеңлесе, әмир Хаҗида тәрбияләнә, бик күп яучыларны кире бора. Менә кем алиһә сурәтенә кереп утыра иде аланда.

Кам агач артыннан чыкты һәм әкрен генә, аяк очларына баса-баса, алан уртасында хыялга бирелеп утырган кызга таба кузгалды. Ни сәбәпледер аның йөрәге лепер-лепер килде, җаны очып чыгар дәрәҗәгә җитте. Юк, кыз янына ук барып җитә алмады, туктады һәм үз йөрәк тибешен үзе үк тыңлап торды. Тәгаен каушады, ни кылырга да белмәде. Туктале, ни өчен аның янына бара әле ул? Кыз әмир Хаҗи сараенда яши, кагылу түгел, аңа күренү дә куркыныч иде. Аның биредә яшәвен берәү дә белергә тиеш түгел. Ул кам, аты-даны буыннан-буынга күчеп килгән Болгар кам. Кыз балага кагылырга да, аңа күренергә дә хакы юк. Җанын Тәңре алып киткән олуг кам аңа атын углан кешегә биреп калдырырга кушты. Нәкъ син кушканча кылырмын дип, ул аңа ант итте.

Кам акрын гына артка чикте, янә агач артына посты. Шулчак тукран тукылдый башлады. Тукран шулкадәр тиз вә каты тукылдатты ки, кыз түзмәде, башын күтәреп карады. Ахыр торды, җиргә куйган тубалын алды. Кызның өстендә бала итәкле күлмәк, кыска җиңле яшел камзул, башында чөеп бәйләгән ак яулык.

Чәчләрен сибеп төшергән каен ябалдашлары арасында саескан шыкырдый башлады. Зәйтүнә башын күтәрде, тирә-ягына каранды. Саескан тикмәгә генә шауламас, димәк, якын-тирәдә кемдер бар. Шунда ул нарат агачы артында посып торган камны күрде. Күрде дә берәүгә дә буйсынырга өйрәнмәгән җан буларак, аңа таба кузгалды. Әмма кам да аңа таба килә башлады. Әнә шунда гына кыз шомлана калды. Башта ул кычкырырга итте, аннары качарга кирәк дип уйлап алды, әмма тегесен дә, монысын да эшләми тик торды. Кам һаман аңа таба килүен белде. Зәйтүнә аны таныды – кам. Еш кына Кашан базарына килер, артыннан бер көтү бала-чага ияргән булыр. Анда ул бер мескен булып кына күренгән иде, биредә исә кыз аннан шүрли калды.

– Тукта, ары килмә! – дип боерды ул. – Бер адым да атлама! Ишетәсеңме, кам?

Кам туктады, килешсез итеп елмайды.

– Мин сине беләм, – диде ул. – Син Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә! Курыкма, мин – кам. Бу урман минеке. Минем монда куышым бар. Мине шәех мөридләре эзәрлекли, гәрчә әмир тыйса да…

– Сине берәү дә эзәрлекләми, кам. Синең берәүгә дә кирәгең юктыр.

– Мин бар кешегә дә кирәк, мин бай кеше, минем Аллам бар.

– Җитмәсә, дивана икәнсең бит, бичаракай. Ничек сине Йомагыл тархан тотып зинданга япмый?!

– Йомагыл тархан әйбәт кеше, шәех мөридләре яман. Алар мине рәнҗетә, базардан куалар, мыскыл итәләр. Аларның үз аллалары, минем үз аллам. Кемнең алласы өстен чыгар, ахырзаман җиткәч, барысы да ачыкланыр. Кам беркайчан да юк-бар Аллага иман итмәс. Аның табынган Алласы да саф алтыннандыр.

– Әй мескен, мескен, кайда ул аллаң?.. Куышың кайда?..

– Күрәсең киләме, «урман кызы»?

– Нигә миңа «урман кызы» дисең?

– Кашан каласындагы ил халкы барысы да сине «урман кызы» ди.

– Кечкенә чакта, еракта-еракта, Иделнең түбән ягында торганда, миңа «дала кызы» диләр иде. Хәзер менә «урман кызы» булдым.

– Син чынлап та «урман кызы» Зәйтүнә! Моңа кадәр берьялгызы җиләккә килгән кызны күргәнем булмады. Син – беренчеседер. Аннары алар барысы да миннән куркырлар иде, син курыкмыйсың.

– Мин синнән чынлап та курыкмыйм, кам!

Зәйтүнә камның өс киемнәренә, шалтыравык бака кабырчыкларына игътибар итте һәм елмаеп куйды.

– Алламны күрергә теләсәң, минем арттан бар, «урман кызы».

Зәйтүнә икеләнә калды, кам борылып китеп бара иде инде.

– Куышың еракмы соң?

– Ерак түгел, – диде кам һәм әйләнеп бала-чага кебек кул изәде.

Ышанырга да, ышанмаска да белмәде Зәйтүнә камга, әмма биленә таккан хәнҗәрен барлап куйгандай итте һәм кам артыннан кузгалды. Кам, артына да әйләнми, тар сукмактан бара да бара, ниһаять, куе агачлар арасыннан бара торгач, ниндидер тарлавыкка килеп чыктылар. Бу тарлавыкны аркылы чыкканы бар иде Зәйтүнәнең, әмма беркайчан да түренә кадәр барып җиткәне юк иде. Әле киңәеп, әле кеше вә ат үтәрлек кенә тараеп кала тарлавык. Аяк астында ап-ак ком, күп җирдә агачлар ябалдашларын кушып куыш хасил иткәннәр. Шомлы урын иде. Ә кам һаман бара да бара.

– Җитәбезме инде, кам?

– Җиттек, – диде кам һәм Зәйтүнәгә таба борылды. – Җиттек, «урман кызы». Мине барысы да рәнҗетә, кимсетә. Ә мин биредә иректә.

– Тау куышында иректә! – диде Зәйтүнә, кинаяләп.

– Иректә, иректә, «урман кызы».

Кам кызга кулын сузды. Менә кайчан икеләнә калды Зәйтүнә. Курку түгел иде, әллә ни шунда – шикләнүме?.. Кам аның кулыннан алды. Кам яшен яшәгән иде инде, ләкин моңа кадәр беркайчан да хатын-кызга кагылуга тетрәнү тоймаган иде шикелле. Кыз аңа ияргәндәй ярты адымга гына кала төшеп, әмма кулын ычкындырмыйча, тау куышына таба кузгалды. Зәйтүнә аңа нидер әйтте, кайгыртучанлык күрсәтте, кызганды. Бу хатын-кызга хас сыйфат иде, ләкин кам колагында кызның тавышы сандугач моңына, ялгыз калган байгыш сагышына әверелде. Тау куышына керер алдыннан кам кызга әйләнеп карады. Кызның йөзендә курку галәмәтләре юк, киресенчә, кызыксыну чарасы, иреннәрендә иртәнге таңда үлән кыягына төшкән чык сафлыгы. Чынаяктай ак муенында гәрәбә төймә, хәситәсендә асылташлар җемелди, беләзеге күзне тартып тора.

Тау куышына бер адым калгач, исенә килгәндәй, кам туктап калды. Куе агач ябалдашлары аша тәңкә-тәңкә булып куыш алдына кояш нурлары төшкән, көмеш тәңкәләр хәтта кызның яшел камзулына да кунган. Бу сурәт кызны тагын да серлерәк итә иде.

– Әйдә инде, кам! Нигә туктап калдың? Мин сине беләм, син – кам, шәмаилгә табынасың, шулаймы?

Кам, чынлап та, «урман кызы» ннан курка калды. Мәгәр чигенер әмәле дә калмаган иде инде. Ул тәвәккәлләде, кыю рәвештә тау куышына атлады. Куыш эче караңгы иде, кам үрелеп кенә кисәү агачы алды, ут салды һәм бер сүз әйтми алдан барды. Бераз баргач кына:

– Калышма, «урман кызы», – диде.

Тагын бертын баргач, кам туктады, ниндидер чыпта ишекне ачты, алдан керде һәм керүгә, артына әйләнеп карады, кызның да үзенә ияргәненә инангач кына, түргә узды, кисәү агачын кыяга кыстырды.

– Шушында торасыңмы?

Кыз түр яктагы чыптага күз төшереп алды. Һәм кыю рәвештә шунда таба атлады. Кам аңа аркылы төште.

– Анда керү ярамый, – диде кам, курка калып.

– Нигә ярамый, кам?

– Зинһар, анда кермә, «урман кызы». Тирән кое анда, куркыныч.

Зәйтүнә үрелеп кисәү агачын алды һәм камны урап узды да чыпта ишекне күтәрде, ләкин янә каршысында камны күрде. Зәйтүнә кисәү агачын камга бирде дә артка чикте һәм чыптаны төшерде.

– Син миңа ачуландың, «урман кызы»! – диде кам, елар дәрәҗәгә җитеп.

Кам алгы якка чыкты, ләкин торак куышында кыз юк иде инде. Кам бертынга катып калды. Аннары торагыннан тау куышына чыкты – кыз анда да юк иде. Кам тарлавыкка таба йөгерде, куыш аңа таныш иде, ләкин урта бер җирдә туктап калды. Нигә аңа бу кыз? Ни булды аңа?.. Кыз шулай сихерләдеме?.. Бит аның биредә яшәвен белсәләр, харап! Хәзер генә ул бабалары мең еллар буена саклаган серне ниндидер кызга ача язды! Ә бит алтын шәмаилне ул бары тик ир-ат балага гына ышанып тапшыра ала. Бу хакта ул атасына ант эчте! Ә ул картлык көнендә серне ниндидер ирдәүкә кызга ачып сала язды. Ярый әле Тәңре саклады, күрсәтмәде шәмаилне. Иллә тау куышын күрсәтте…

Кам, ни кылырга белмичә, торак куышына әйләнеп кайтты. Бу кыз абасын ияртеп килсә нишләр?

Кам түр яктагы киң түмәренә утырды да кисәү агачын янәшәсенә куеп уйга калды. Кыз чынлап та баһадир Бачман сеңлесе идеме, аның сурәтенә кергән урман иясе булса?.. Болгар халкы урман иясен, «Шүрәле» ди. Имеш, хайван да, җәнлек тә түгел, адәм баласына да охшамаган, әллә ни шунда: маңгаенда мөгезе бар, имеш, бармаклары озындыр, кешене күрсә кыйнамый-сукмый, янамый-куркытмый, «кети-кети уйныйк» дип, җанын ала һәм, «уйныйк» дисәң, кытыклап үтерә икән, диләр. Мәгәр кыз бер дә… Йа Хода, кыздагы гүзәллектән күз камашырлык, урман иясен күрсәң, котың алыныр, диләр. Могҗизага ия булып, шул кыз сурәтенә кергән булса гына инде, албасты булып чыкса?..

Сәер бер халәттә иде кам. Кинәт ул нидер сизенеп, башын күтәреп карады һәм ишек артында басып торучы «урман кызы» н күргәч, чак кына кычкырып җибәрмәде. Кыз елмая иде.

– Курыктыңмы, кам?

– Рәнҗетмә мине, «урман кызы», – диде кам һәм җиргәтезләнде. – Мин болай да бәхетсез кеше. Мине бирегә Болгар кам алып килде. Миңа ул вакытта биш яз гына иде әле. Үзенең атын белмим, ә миңа Болгар атын кушты. Ул мине бар яктан да үзенә охшатып тәрбияләргә тырышты, һәм теләгенә иреште бугай, мин бары тик ул кушкан чараларны гына кылдым. Күп вакытта без каладан калага йөрдек, тау куышына бик сирәк кайттык, иллә кайбер җәйләрдә, хәтта кышларда да биредә яши идек, биредә гомер кичерә идек. Шуннан көннәрдән бер көнне кешеләр килде, кирмәнне, Шайтан манарасын торгыза башладылар. Атам аны, каланы күтәрүче останы кисәтте, бу изге урын, кагылырга ярамый, диде. Әмма оста да, әмир дә аны тыңламадылар. Шуннан атам кала нигезенә кереп ятарга мәҗбүр булды. Шуннан бирле мин берүзем калдым, яшәү чарам атам юлын дәвам итү булды. Инде мин дә картайдым.

– Мин сине бу «ирек» тән коткара алам, кам. Әйдә Кашанга, биш вакыт намазга утырмасаң да, кеше янында кеше булып яшәрсең. Шәмаилең калсын шунда, ул берәүгә дә кирәкми.

Кам шикләнә һәм курка төшеп Зәйтүнәгә карады. Гаҗәп хәл, күзләре шулкадәр зәңгәр иде ки камның, якты күлне хәтерләтер иде. Әйе, зәп-зәңгәр төпсез күл һәм самими караш.

– Җәберлә мине, орыш, каһәрлә, «урман кызы»! Тик син хаклы түгел, мин бәхетле, мин ирекле, мин бай кешедер. Минем кулымда бабаларыбыздан калган…

Кам күтәрелеп кызга карады, Зәйтүнә һаман елмая иде. Юк, кимсетеп тә, мыскыл итеп тә түгел, ә хәленә керергә теләп, фаҗигасен аңлап елмая һәм иң мөһиме, аның бай булуына ышанмый иде. Ә бит ул бай, чынлап та бай.

– Мин китим, кам. Соң инде, кояш баер, – диде Зәйтүнә.

Кам дәшмәде, кызга күтәрелеп карамады. Ул борчулы, гасалы, кайгылы иде. Ул атасының васыятен бозды, тау куышына ир-ат заты түгел, хатын-кыз заты алып керде һәм серен ачып бирде. Шәмаилне күрмәсә дә шикләнде, эчке якта нидер барына инанды. Абасынмы, әмир азатларынмы ияртеп килер. Килер дә камны бар нәрсәдән дә мәхрүм итәр. Шәмаилне аның берәүгә дә күрсәтәсе килми, көч-куәте җитсә, ул аны үзеннән дә яшерер иде, тик күрми түзә алмый, аның бөтен куанычы, яшәү мәгънәсе шәмаилдер. Ул зифа, гүзәл, соклангыч матурдыр, әмма ул салкын, җансыз, бер кәлимә сүз әйтә белми. Кам аның белән кайтавазсыз сөйләшә, ул аңа барлык серләрен ача, ә гүзәл шәмаил дәшми дә дәшми. Атасы аңа, шәмаил ахирәттә генә кеше телендә сөйләшә башлаячак, диде. Сөйләшмәсә дә, дәшмәсә дә, кам аның белән үзен ялгыз тоймый. Еш кына ул аны җанлы зат итеп төшендә күрде, шашар дәрәҗәгә җитеп яратты, сөйде. Инде күптән ул аны төшендә күрми башлады, картаюы җиттеме? Шулайдыр, атасы: «Картая башлагач, шәмаилгә ышанычың җуя башларсың, ләкин анда да син аны ташлама, ул сиңа һәрчак ярдәм итәр, күңелең юатып торыр, үзенә дәшәр», – дигән иде.

Мәгәр картайгач та, буыннары каткач та, сирәк булса да ул шәмаилне төшендә күрде, ул аны яшь чагындагы кебек шашып сөйде, ә инде тирләп-пешеп уянып китүенә аяк очында җансыз шәмаилне күреп, үз-үзен кызганып куяр иде. Ләкин соңгы ике-өч ел эчендә шәмаилнең алтын сыны да төшенә керми башлады, ул аның өчен һәрчак салкын булды, һәрчак җавапсыз калды. Менә хәзер аның алдында «урман кызы» пәйда булды. Ул гүзәл, матур, сылу һәм зифадыр, тавышында чишмә челтерәүләре, сандугач моңнары, әмма камда куаныч түгел, кайгы…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации