Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 27


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 27 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Әнә шулай кәтиб Хафиз хан сараена бик тиз ияләшеп китә, ул хезмәт хакы турында уйламый диярлек, аңа яңа китап булса, шул бик җиткән. Җыйган-казанган акчасын бары тик китап алырга гына тота. Кәтиб Хафиз сарайдагы берәү белән дә дуслашып китә алмады. Казнабашы белән исә ул үзен бик яман тотты. Анысы хәтта Сәлим ханга да зарланып алды, имеш, кәтибе чама-җай белми, әмма хан казнабашын тыңларга да теләмәде.

– Шәхес буларак кәтиб Хафиз барыгыздан да өстендер, казнабаш. Юкны сөйләп йөрмә! – дип кырт кисте. Казнабаш телен тешләргә мәҗбүр булды, чөнки хан хаклы иде, сарайда кәтиб Хафиз кебек үз эшен җиренә җиткереп башкаручы юк диярлек. Казнабашка килгәндә… гөнаһсыз казнабаш буламы. Аннары кәтиб Хафиз сарайда булган хәлләргә – ыгы-зыгы, җәнҗал, гайбәт, тантаналарга бөтенләй катнашмады, гүякиул хәлләр аңа кагылмыйлар да иде. Аның үз эше – өстәле, кәгазе, карасы-каләме, китаплары, китап күчерүчеләре бар. Хан китапханәсе аның иң зур байлыгы иде, ә дөньяви хәлләр аны кызыксындырмады диярлек. Сарайга күчеп килү белән, Сәлим хан аңа тарих китабын бирде. Кәтиб Хафиз Болгар галиме һәм баш казые булган Ягъкуб Ногман кулы белән язылган китапны ачты да затлы нечкәлек белән язылган хәрефләрне күреп җылап җибәрде. Бу китапны кулына тоту аның күптәнге хыялы булгандыр, күрәсең. Шуннан инанды Сәлим хан кәтиб Хафизга– изге кеше, шундайлар җитми аның сараена. Кәтиб Хафиз өчен шул көннән алып китаплар дөньясындагы хәлләр киңәя барды, сарайда булып торган хәлләр көннән-көн тарая барды. Ул шулкадәр бирелеп эшләде ки, гүя аның янында кешеләр дә юк иде, гүя ниндидер шәүләләр генә йөри. Ул аларны күрми, алар аңа комачауламый, тирә-юньдә булган сөйләшүне ишетми, ишетсә дә, һични белән кызыксынмый иде. Иллә тирән фикер ияләрен ишетә һәм тизрәк акыл иясе сүзләрен язган китабына төшереп калырга ашыга иде. Вәзир Исхак кебек кешеләр кәтиб Хафиз өчен әллә бар, әллә юк, хәтта тәхеттә утыручы хан да аның күзенә бик сирәк чалына иде. Ул аларны күрмәде. Бердәнбер игътибар иткән кешесе бусагабаш Камай иде. Бәлкем, кәтиб Хафиз, башкаларга игътибар итмәгән кебек, аңа да игътибар итмәс иде, әмма бусагабаш Камай чамасыз карсак һәм юан гәүдәле: аяклары кыска булу сәбәплеме, ул атлап йөрми, гүяки тәгәрәп йөри кебек иде. Авызы зур, иреннәре калын, тешләре сирәк, әйткән сүзен бер тыңлауда гына аңлап бетермәле түгел. Хәер, Хафизга аның сүзләрен аңлау да кирәкми иде, аны бусагабаш Камайның кыяфәте, килеш-килбәте кызыксындыра. Сәере шул булыр: ул беркайчан да ханнан кайтарып сорамас, гелән кушканны гына эшләр, бәлкем, нәкъ менә шуңа гамьсездер, шулай пошмаганга юандыр? Кайчак кәтиб Хафизга бусагабаш Камайны каршы кайтарып сорамаган өчен генә Сәлим хан үзенең сараенда тотадыр кебек тоела иде. Ни генә булмасын, Сәлим хан аны бик сирәк ачулана, хәтта бик ачуы килгәндә дә тегенең кыланышыннан чыдый алмый көлеп җибәрә иде. Кыскасы, Сәлим хан өчен бусагабаш Камай да әллә бар иде сарайда, әллә юк. Шуның өченме, кеше белән күзгә-күз сөйләшергә кирәксә, барчасын куганда да Хафиз белән Камайга сүз катмас иде Сәлим хан. Бүген исә, вәзир белән икәүдән-икәү генә калырга теләгәч, хәтта Хафизга да чыгарга кушты хан. Ни әйтте хан вәзир Исхакка яисә вәзир Исхак ханга, кәтиб Хафиз өчен сер булып калды. Бу хәл тикмәгә генә түгел иде, шуңа кисәк гасабиланды, шуңа хафага калды кәтиб Хафиз. Иллә ашыкмаска булды, сабыр төбе – сары алтын, ди халык. Әүвәл ул Сәлим ханның хәйләсен белергә тиеш…

Ул арада сарайга шәех Игәнәй килеп керде. Шәех өстендә ап-ак җилән, башында ап-ак чалма, аягында ак болгари итекләр иде.

– Тәмам гүрдән чыккан диярсең бу шәехне, – диде кәтибе ишетерлек кенә итеп Сәлим хан. Шәех Игәнәй тәхеткә якынаюга исә, хан урыныннан купты, аңа каршы китте. Шәех ашыкмады, кабаланмады, үз дәрәҗәсен үзе бик әйбәт белеп кенә чалмасының бер очын иңе аша ташлаган, бер очын түшенә төшергән килеш, җай гына ханга таба атлавын белде.

Күрештеләр. Сүзсез генә түргә уздылар. Шәех Игәнәй Сәлим хан янәшәсенә утырды, шуннан соң гына дога кылырга дип кулларын күтәрде, аңа тәхет бүлмәсендәге һәммәсе дә иярделәр. Бары тик бер кәтиб Хафиз гына башын китаптан күтәрмичә утыра бирде. Һәммәсе дә авыз эченнән генә дога укып, шәехкә ияреп, битләрен сыйпап куйдылар. Шуннан соң гына шәех Игәнәй хәл белеште:

– Исәнлекме, иминлекме, саулыкмы, ханым? Угланнар, оланнар, кыз бала Назлыгөл, бикә үзе ни хәлдә яталар? Киленнәр, бала-чагалар сау-сәламәтләрме? Әйе, шулай була күрсен…

Шәех Игәнәй, тамак кырып, сарайдагы һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, мәгәр ул да кәтиб Хафизны читләтеп узды. Күрәсең, шәех өчен дә әллә бар, әллә юк иде сарай кәтибе.

Сарайга баш әл-казый Ишкул килеп керде, башын ия-ия, ханның сул кулына килеп чөмәште. Шәех Игәнәй янә тамак кырды һәм сүз башлады:

– Бик яман хәл ишеттем бит әле, хан. Хакмы, ялганмы дигәндәй, тизрәк беләсем килә. Албаш багучыңнан узып булмады, сезгә җиткергәннәрдер инде – Шайтан каласына киткән Олуг Мөхәммәт илчесен елгадан табып алганнар, ди. Батып үлгән, имеш. Моңа кадәр Болгарның илчеләргә кул салганнары юк иде шикелле. Сәүдәгәр булса бер хәл, аңа Төн илләренә юл юктыр. Ә илчегә үлем юк, дигәннәр бабаларыбыз. Илченең үлеме хак булса, ахырзаман килүедер, бер дә бүтән түгел. Бу хәл хак булса, Аллаһы Тәгалә кичермәс безне, ил өстенә бер-бер бәла-каза китерер.

– Хуш, шәех Игәнәй. Сине тыңладык, инде безне тыңла. Хак хәл, Болгарда гомер булмаган явызлык кылынды. Иллә кылынасы кылынды диик, инде ни кылыйк, киңәшең әйт, шәех Игәнәй. Монда аһ-уһ оручы синнән башка да булды. Син менә Аллаһы Тәгаләгә барыбыздан да якынрак кеше… Әйе, киңәшең бир, шәех.

Шәех Игәнәй сарайдагыларга янә күз йөртеп чыкты, кәтиб Хафизга янә күз төшермәде һәм, барысы да сарайдан чыгып китсен дип, ханга ишарә ясады. Сәлим хан янә сарайдагы куштаннарга, шул исәптән вәзире Исхакка да чыгып торырга кушты. Тәхет бүлмәсендәгеләрне гүя җил алды, бары тик кәтиб Хафиз гына, миңа хан боерыгы кагылмый дигәндәй, язма өстәле янында утырып калды.

– Ханым, илче Садакны шайтанлылар суга батырып үтергәннәр, – диде шәех Игәнәй һәм зур яңалык әйткәндәй башын чөя төште. – Шайтан каласы кем кулында, ханым? Угланың әмир Хаҗи кулында. Андагы йөзбашы Туран баһадир кемгә буйсына? Угланың әмир Хаҗига. Димәк, ханым, илче Садакны үтерүче дә…

Сәлим хан бер сүз дә әйтмәде, көмеш кыңгыравын зеңләтте. Һәммәсе дә янә тәхет ягына керделәр. Сәлим хан вәзир Исхакны үз янынарак дәшеп алды.

– Вәзир Исхак, илче Садакны суга батырып үтергәннәр дип бара шәех Игәнәй. Бу хакта син хәбәрдар идеңме?

– Юк, ханиям, белми идем, хәзер генә ишетүем.

– Ярый, үлгән артыннан үлеп булмый. Без исән һәм без чарасын да күрергә тиешбездер, шәех?

– Хак Тәгалә, ханым, Хак Тәгалә, – диде шәех Игәнәй, кисәктән күндәмләнеп. – Сусап калган адәм, чишмәгә җиткәч, җитәр микән миңа бу чишмәнең суы дип уйлар, ди. Тәкъдире суга батып үләргә язгандыр.

– Шәех Игәнәй, Олуг Мөхәммәт миннән сарай табибым Хәсәнне сораган. Ни кылыйм, җибәримме табибымны, юкмы?

– Олуг Мөхәммәт туран дөньясында данга ия кешедер, ханым. Әйтер сүзем шулдыр: андыен кеше мөрәҗәгать иткәч… Кһм, киңәшем шулдыр: җибәрергә кирәк Хәсәнне. Бабаларыбыз, берне биргән икене алыр, дигәннәр.

– Ханиям, тыңламагыз шәехне! Җибәрмәгез Үргәнечкә табибыгыз Хәсәнне. Кәттә табибыгыз Таҗетдинне дә шулай соратып алган иде, кайтармады. Эт авызыннан сөяк алып буламы?! Табиб Таҗетдин вафат, инде энесе Хәсәнне дә җибәрсәгез… Болгарга да игелекле вә белекле табиблар кирәк, ханиям, – диде вәзир Исхак, кайнарлана төшеп.

– Тыңламагыз вәзирегезне, ханым. Җибәрегез табибыгызны Олуг Мөхәммәткә. Ул анда солтан булыр, сезнең дәрәҗәгезне күтәрер.

– Чит илләрдә солтан булганчы, үз илемдә олтан булсамчы, дигән борынгылар, шәех Игәнәй, – диде көтмәгәндә кәтиб Хафиз.

Бу хәлгә барчасы да шаккатты, хәтта Сәлим хан да. Әмма кәтибе белән килешеп, аның ягына карамый гына вак-вак итеп ияк кагып кына куйды.

Ул арада сарайга, җилләнеп, ханбикә Зөбәрҗәт килеп керде. Сарайдагы һәммәсе дә, хәтта хан үзе дә аягүрә бастылар. Ханбикәнең өстендә – кеш тиресе белән каелган, алтын укалы табгач ефәгеннән тегелгән күлмәк, якалары бөрмәләнгән, итәкләре күпертелгән; башында – асылташлар белән бизәлгән калфак, иңендә – Рум сәүдәгәрләреннән алган, гөлҗимеш чәчкәләре төшерелгән чуклы шәльяулык. Озын куш толымына тезгән көмеш тәңкәләр ханбикә атлаган саен зеңләп китәләр. Тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде Сәлим ханның шушы зеңләүне. Йөреш-кыяфәтендә үк чиксез нәзакәт һәм мөлдерәп тулган гүзәллек күреп, сарайдагылар бер мәлгә ханбикәдән күзләрен ала алмый тордылар.

Гүзәл Зөбәрҗәт Сәлим ханның иң яраткан хатыны иде. Аннан соң ханның берәүгә дә күзе төшмәде, берәүгә дә өйләнергә теләмәде, ә бит Олуг Мөхәммәт әнә җиде-сигез хатын тота. Сәлим ханга исә бер Зөбәрҗәт бик җиткән иде. Кыпчак далаларында туып, саф дала һавасын сулап үскән кыз, Сәлим ханга килүгә, үз тәртипләрен урнаштырды. Иң сәере шул булды: берәү дә, хәтта хан үзе дә, аңа каршы әйтергә базмады. Ханбикә Зөбәрҗәт ир-ат янында беркайчан да авыз-йөзен каплап йөрмәде, мәҗлесләрдә һәрчак ханның уң кулында утырды, кирәк дип тапканда, ханга килгән илчеләргә кадәр сүз катты. Мөселман дөньясыннан килгән илчеләр ханбикәнең бу кыланышын ошатмадылар, шәех Игәнәй исә ханга төрле сүзләр җиткерде, әмма моннан сарайда һични үзгәрмәде; ә инде христиан дөньясыннан килгән илчеләр ханбикәгә сокланып карадылар, күреп туймас булдылар.

– Хөкемдарым-ханым, – диде Зөбәрҗәт ханбикә, түргә уза-уза, ягымлы-йомшак тавышы белән һәммәсен дә үзенә җәлеп итеп. – Илче Садакның гәүдәсен алып кайттылар, ни кыласың, ни боерасың?

Нәкъ менә шул сүзләрдән соң, мәсьәләнең асылына яңа гына төшенгәндәй, Сәлим хан сакалына ябышты. Илченең мәетен күрәсе килми иде аның. Кылынасы кылынган иде инде. Киресенчә, бу хәлдән аның тизрәк котыласы килә, гасырлар буена кан кәрдәш булып яшәгән, беркайчан да чик-ызаннары ачыкланмаган бертуган төркиләр – харәземлыларның ачуын китерәсе килми иде Сәлим ханның. Әмма нишләмәк кирәк, язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Илче Садакны ислам йоласы кушканча җиренә җиткереп ханнар зиратына күмдерергә, башын җүләргәрәк салып йөргән бусагабаш Камайга әйтергә: сәдаканы кызганмасын, мул итеп өләшсен – эт күңеле бер сөяк. Кем белә, илче Садакның үлем хәбәре Үргәнечкә җиткәнче Олуг Мөхәммәт тә сүрелә төшәр, моның өстенә, болгарларның илчене үтә дә кадерләп күмүләре хакында ишетеп, кан кардәше Сәлим ханны кичереп тә куюы бар иде. Ат аягына ат басмый, Олуг Мөхәммәт тә, Сәлим хан да олуг дәүләтләр башында утыралар, иншалла, үтәр, ни әйтсәң дә, ил язмышы бер алар кулында. Ә ниндидер илче Болгарда үлеп калган икән – булмый торган хәлме? Үлем агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Кайда тәкъдире тотасы бер Хода кулындадыр. Аннары зират кадере – кабер, кабер кадере – изге сүзләр уелган кыйммәтле таштыр. Адәм баласы ошбу якты дөньяга килә дә китә, ә ташка уелган сүзләр гасырларга каладыр. Төптәнрәк уйлаганда, илче Садакның үлеме бер дә башка сыймаслык нәрсә түгел иде. Төрки болгарлары элек-электән Төн илләренә үтеп керергә тырышкан сәүдәгәрләрне үтерә килгәннәр. Беришесе елгага батып үлгән, күбесен сазлык суырган. Әйе, шулай кирәк булган. Югыйсә Болгар бу дәрәҗәгә ирешә алмаган булыр иде. Чөнки Төн илләре белән сәүдәне Болгар үзе генә алып барырга теләгән. Ә Төн илләрендәге байлыкның исәбе вә хисабы юктыр.

– Ни боерасыз, хәкимем? – диде вәзир Исхак.

– Кабат әйтәм, вәзир, Үргәнечкә таба кеше түгел, кош та очмасын. Болгарда булган Болгарда калырга тиеш. Шулаймы, бусагабаш Камай?

– Бик дөрес әйттегез, ханиям.

– Дөрес булгач, кушканны үтә, вәзир!

– Барысын да сез дигәнчә итәрмен, шөһрәтлем!

Сәлим хан, үз боерыгыннан канәгать калып, башын чөя төште.

– Инде барыгыз да тыңлагыз! – диде Сәлим хан. – Бер атнадан Чәчкә туе җитә. Күрше-күләнгә хәбәр салынды – кунакка дәштек. Чәчкә туе хакында атна буена һәр мәхәлләдә сөрән салыгыз, калаларга чаптарлар җибәрегез. Мин әйттем.

– Кардәш кыпчаклар Чәчкә туен Сабан туе дип йөриләр, ханиям, – диде бусагабаш Камай.

– Чәчкә туемы, Сабан туемы, Җыенмы – безнең өчен ул иң кәттә, иң күркәм бәйрәм. Сый-хөрмәтне мулдан әзерләгез. Бөек кала тарханы, сиңа әйтүем. Кем… Карабай тархан мондамы үзе? Ишетәсеңме, хан йөзенә, хан йортына кызыллык килерлек булмасын!..

– Мин монда, ханиям, монда. Барысын да эшләрбез, – диде Карабай тархан, алгарак чыгып.

– Сабан туена Чәчкә-ананы да дәшегез. Ил анасы исемен йөрткән Чәчкә-анага хөрмәтем зурдыр. Шулай дип җиткерегез үзенә, олуг хан сине үзе дәште, диегез. Инде китегез!

Сарай бушап калгач, Сәлим хан кәтиб Хафиз ягына сирпелеп алды. Чәчкә-ана тел очына килүгә, Сәлим ханның хәтере сафланып киткәндәй булды. Бу исем аның күңелен һәрчак сафландырыр, булган хәлләрне хәтере аша уздырыр иде.

Чәчкә-ананы кайчандыр кам Болгар картның карчыгы булган, диләр. Хакмы бу хәл, буш сүзме – беркем белми иде. Мәгәр Сәлим ханга белгән кадәресе дә бик җиткән иде. Әмир Хаҗи углан, кам Болгар карт Шайтан кирмәне нигезенә үзе үк кереп ятты, дип бара. Бу хакта Чәчкә-анага әйткәч, карчыкның бер дә ышанасы килмәде. Болгар кам ислам динен кабул итмәде, мәгәр ул үз-үзен күмәргә кушмас, ул Тәңре белән турыдан-туры сөйләшә иде. Чәчкә-ана: «Ислам динен мин дә кабул итеп бетермим, бу хакта Коръән тотып ант иткәнем дә булмады. Мин Аллага үз күңелем белән ышанам, ул үз күңеле белән ышана иде. Шуңа камлыкка чыгып китте дә ул», – диде.

Ни әйтә ала Сәлим хан имче, албасты, ырымчы, сихерче, әфсен укып әле япь-яшь кыз сурәтенә, әле төлкегә, кирәк икән тычканга әверелә алган Чәчкә-анага? Аңа ничә яшь икәнен берәү дә белми. Кыз сурәтенә кереп, яшь егетләрне үзенә гашыйк иткәли, дип тә сөйләштерәләр.

Ни өчен әнә шундый кешене сарайга елыштырды соң Сәлим хан? Мәҗбүр булды, үлем түшәгендә яткан угланы мәҗбүр итте. Көннәрдән бер көнне Хаҗи угланы аяктан егылды – авырып китте, тәненә сары төс ятты, күзләре ни атасын, ни анасын танымас булды. Угланны ул вакытта сарайда хезмәт иткән табиб Таҗетдин сәламәтләндерә алмады. Ә ханбикә Зөбәрҗәт үрсәләнде: беренче балалары, Болгар тәхетенә утырасы углан бала! «Йә угланны терелтәсең, ханым, йә мин синнән китәм!»– диде тәкәббер вә горур бикә. Кыю вә тәвәккәл иде Сарбай хан кызы Зөбәрҗәт. Ахыр: «Чакыр Ык буенда яшәгән Чәчкә-ананы, ул шифа тапмаган чир юк, дип әйтәләр», – дип кырт кисте.

Сәлим хан, нишләргә белми, тәмам югалып калды. Халык ни әйтер? Бигрәк тә шәех Игәнәй? Чөнки моңа кадәр Чәчкә-ана кебекләрне, шәех Игәнәй кушуы буенча, мөтәгассыйб мөридләр елгага батыра килделәр. Иделгә ташларлар иде дә батып үлгәннәренә: «Бусы изге җан булды, нахакка ташлаганбыз», – дип, мәетне алып чыгарлар иде, кадерләп күмәрләр иде. Ә инде көч-куәтләре җитеп йөзеп чыга алганнарын тотарлар иде дә: «Моны Аллаһы Тәгалә кабул итмәде, языгы башыннан ашкан», – дип, үтереп, урманга ерткычларга илтеп ташларлар иде. Сихерче дигән карчыкны – Чәчкә-ананы – сарайга дәшкәч һәм теге үлеп яткан баланы атна-ун көн дигәндә аякка бастыргач, мөридләргә сихерчеләрне хөкем итүгә чик куйды Сәлим хан. Хәтерендә, ул Чәчкә-анага ышанмаган иде. Теге килгәч, барысын да авыру углан яныннан куып чыгарды, хәтта баланың анасына да калырга кушмады. Атна дигәндә, Чәчкә-ана серле бүлмәдән авыру угланның кулыннан тотып, җитәкләп ата белән ана янына чыкты. Бала елмая, зәгыйфь тавыш белән булса да сөйләшә иде инде. Әйе, шаккатмаслык та түгел иде шул. Аннары инде, шәех Игәнәйнең котыртуына карамастан, Сәлим хан сихерчеләргә кагылдырмады. Аларга тигән мөридләрне зинданга яптырды, ат койрыгына тактырды. Шушы көннән Чәчкә-ана олуг хан Сәлимнең кадерле кунагына әверелеп китте. Әмма карчык Сәлим ханда озак юанмады, Ык буена китеп барды. Олыгаюы идеме, Болгар камның үлемен ишетеп, күңеле кайтуы идеме – Сәлим хан белмәде. Шуңа карамастан хан аны һәр бәйрәмгә Бөек калага чакырды, сараенда каршы алды, кадерле кунагы итеп түренә утыртты. Сәере шул иде: Чәчкә-ананы сарай табибы Хәсән дә якын итәр иде.

Шул мәлдә сарайга чакыртылган табиб Хәсән, аңа ияреп әмир Илһам килеп керделәр.

– Илһам углан, – диде Сәлим хан, тегеләр исәнләшүгә. – Бүген-иртәгә Булат белән Гали оланнарга ундүрт яшь туладыр. Баян баһадир аларга каеш-кылыч бирер. Инде вакыттыр. Балигъ булулары шуннан башланыр. Бәйрәмнән соң вәзир Исхак белән яңа кала нигезен карарга китәрләр. Кем белә, Яңа кала икесенең берсенә булып куюы бар, барысын да белеп торсыннар, булачак кирмән-кала нигезен үз күзләре белән күрсеннәр. Киләчәктә иң дәү калаларның берсе булып куюы бар, Аллаһы Тәгаләнең амин дигәненә туры килеп, дим?

– Бара күрсеннәр, атам.

– Хуш, углан. Инде син тыңла, табибым Хәсән. Сине Олуг Мөхәммәт Үргәнечкә дәшә… барырсың. Миннән фатиха.

– Ханиям, – диде табиб Хәсән һәм як-ягына каранып алды. – Үргәнечтә абам Таҗетдин, анда бару минем күптәнге хыялымдыр.

Сәлим хан чак кына: «абаң вафат, табиб Хәсән» дип әйтми калды.

Сарайга, кабаланып, каравылбаш Таймас баһадир килепкерде. Керде дә туп-туры хан каршына узды, баш иде. Моңа берсе дә гаҗәпләнмәде, каравылбашны берәүнең дә тоткарларга хакы юк иде.

– Ханым, Җаек елгасын бер авыл Мәләкәс ыруы кичеп чыкты. Илтабарлары Аучы Тимер атлыдыр. Яшь. Чарасыз. Атасы яуда ятып калган. Теләге – ил-җиребездә авыл торып калудыр.

– Ыруы зурмы, күче, дим?.. Илтабар үзе килдеме?.. Ни каттың, илтабар Аучы Тимернең ыру-оясы зурмы, дим?..

– Илтабар үзе монда, үзе әйтер, ханым.

– Бусагабаш, алып кер Илтабарны!

Сәлим хан каршына яланбашлы, табгач ефәгеннән күлмәк кигән, биленә киң каеш буган, сынбатлы, нык гәүдәле илтабар килеп басты. Ул ханга күз салмады, бер тезенә генә тезләнеп, ханга баш иде.

– Бөек Болгар ханы Сәлим ата, җирегезгә авыл торырга игелек бирсәгезче. Җир-суымны мәңгелләр[1]1
  Сүз монголлар турында бар


[Закрыть]
яулады, атамны һәм батыр ямдашларымны үтерделәр, ир-атларны әсир иттеләр, хатын-кызларыбызны нүкерләренә[2]2
  Нүкерләр – алгы сафта атлаучы сугышчыла


[Закрыть]
өләштеләр. Бик азыбыз гына качып котыла алдык. Чарасыздан каршыгызга килеп баш оруым, хан…

– Ил-җәйләвең кай тарафта иде, баһадир?

– Иртыш елгасы буенда иде, хан. Оябыз зур булмаса да, биләгән җирләребез җитәрлек иде, мал-туарга бай идек, бүрек тотып берәүгә дә бармадык.

– Мәңгелләрнең ыруы зурмы, көч-куәтләре нидә?

– Көч-куәтләре Тәңре кулындадыр, хан. Унбиш яшьтән алып җитмеш яшькә кадәр һәр мәңгел орышта катнаша. Илтабарларының аты Тимерҗандыр, ыруының исәбен белмим, хан.

Сәлим хан кәтибе Хафиз ягына күз ташлады:

– Кәтиб Хафиз, мәңгелләр ыруы хакында син хәбәрдармы? Ни ашый, ни эчә ул халык? Көнкүреше? Утрак яшиләрме, җәйлиләрме? Тоткан иманнары, гореф-гадәтләре? Ни әйтерсең?..

– Ханиям, табгачлар әйтүенә ышансак, мәңгелләр гайрәтле халыктыр. Ашаганнары иттер, эчкәннәре кымыздыр. Мәңгел атта туа, атта үлә, диләр. Төп кәсепләре ау вә мал асраудыр, әмма юлбасарлыктан да баш тартмыйлар, еш кына күрше-күлән кабиләләрен рәнҗетәләр, талыйлар. Сәүдәгәрләр әйтүенә ышансак, мәңгелләр бүген күрше тирәдәге ыруларны буйсындырып, көч-гайрәт җыеп киләләр.

– Коралларны нидән ясыйлар?

– Кораллары тимердер, аткан уклары авырдыр. Көчлене хәйлә белән, хәйләкәрне көч белән җиңә, диләр.

– Ил язмышын кем хәл итә?

– Аксакаллардан торган корылтайдыр. Корылтай башында илтабарлары Тимерҗан торадыр. Яшь булса да, илтабарлары каты бәгырьле, нык куллы, диләр. Атасы Йөзүгәй татарлар ыруы белән орышта ятып кала…

– Ашаган ашын, эчкән эчемлеген белдек. Табынган иманнары нидән гыйбарәт?

– Табынганнары борынгы болгарларның Тәңреседер. Иллә гореф-гадәтләре ямандыр. Каты сырхаулаган ыру әһелен, кем генә булмасын, ачык далага куып чыгаралар, үлгәннәрне күммиләр, яндырмыйлар да, җәнлекләргә ташлыйлар. Балык ашау – яман, җир казу зур гөнаһтыр.

Кәтиб Хафиз укыган китабын өстәлгә куйды, кулына каләмен алды. Сәлим хан беравык дәшми утырды. Борынгы төрки болгарларның да төрле Аллаларга табынган заманнары булган. Ләкин алар беркайчан да үлгән кешенең мәетен җәнлекләргә ташламаганнар, кадерләп, корал-җиһазларын, иш-якыннарын яннарына куеп, фәрештәләр җанын килеп алганчы дип, өч-дүрт көнлек азык-төлек куеп күмәләр. Юньле халык түгел бу, бөтен әшәкелек гореф-гадәттән башлана, гореф-гадәте яман булган ыруның кылган эше дә ямандыр. Хәбәрдар булып торырга кирәк бу яман халыктан.

– Кәтиб Хафиз, мәңгелләр хакында сәүдәгәрләрдән белешеп тор, миңа хәбәр итеп торырсың. Миңа ул халык ошамый, – диде Сәлим хан, тәхетеннән күтәрелде, Мәләкәс ыруы илтабары янына килде, баһадирның иңенә кулын салды. – Торыр җир-суың Агыйделгә койган инеш буенда булыр, баһадир. – Сәлим хан сарай диван биенә таба борылды. – Язып бир, диван би, илтабар Аучы Тимергә биләмә итеп мин әйткән җирләрне. Илтабар, бүгеннән мин сине баһадирым итәм. Иген игәм дисәң – өйрәтерләр, инде мал-туар асрап көн күрәм дисәң – рәхим ит. Сәлим хан сине үз канаты астына ала. Буйсынуың Тубыкбай баһадирда булыр. Миннән фатиха алдың, илтабар, хәзер Хода сиңа ярдәмчедер…

3

Ачык тавышлы сөрән салучылар Бөек каланың урам-тыкрыкларында өндәүләрен атна буена тәкрарлый торгач, көткән көн дә килеп җитте. Чәчкә бәйрәмен белгән кебек, көн дә чалт аяз булып туды. Кояш чыгып, үлән-чәчкә кыякларында энҗедәй чык бөртекләре кибүгә, Ага Базар аша Бөек кала халкы киң болынга агыла башлады. Бу олуг бәйрәмгә Сәлим хан бик күп кунаклар чакыртты. Бәйрәм башланырга ике-өч көн кала, Идел буе кибетләр белән тулды. Болгарда урам-урам булып яшәгән урыс, әрмән, рум халкы да бәйрәмчә киенеп болынга төште. Иртән иртүк Бөек каланың җиде мәчетендә дә җиде тапкыр азан кычкырылды, чиркәүдә төрле моңнар чыгарып чаң суктылар.

Хан гаиләсе һәм туган-тумачалары, сарай куштаннары һәм аксөякләре болынга төшкәндә, елга буе тулы халык иде инде. Бу тамашаны күреп, Сәлим хан Гали белән Булат оныкларын янына чакырып алды. Бер көндә туып, бүгенге көндә ундүртенче язларына аяк баскан оныклар, хан-бабалары дәшүгә, атларын чаптырып килеп тә җиттеләр. Оланнар икесе дә хәрби киемнән, калканнары булмаса да, билләрендә – кылыч, хәнҗәр, иң аша җәя кигәннәр иде. Көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ук савытларында һәр олан үзе теләгән төскә буялган уклар. Чаптырып килгән оланнар, хан-бабалары арбасына җитүгә, беравыздан диярлек:

– Бәйрәм котлы булсын, бабакай! Бәйрәм күңелле булсын, дәү инәй! Бәйрәм, бәйрәм! – дип кычкырдылар.

Сәлим хан оныкларыннан канәгать калып, янәшәсендәутырган ханбикәгә нидер әйтергә дип борылган гына иде, елга буенда быргы кычкырта башладылар.

– Әй-әй-әй, Владимирдан кунаклар килә, кунаклар килә! – дип аваз салдылар.

Моны ишетүгә, Булат белән Гали олан Иделгә таба чаптылар. Владимир кенәзе Андрей Боголюб Болгардан алган кәләше Рокыя белән кунакка килгән икән. Сәлим ханга хәбәр итүләренчә, Чәчкә бәйрәменә олуг кенәз кораб-кораб товар китерә икән, бу хәл чын булса кирәк, елга ярына өч-дүрт кораб килеп төртелгән иде.

Сәлим хан мәйданның иң күркәм вә калку урынына алдан корып куелган чатырга юнәлде, аңа ханбикә Зөбәрҗәт һәм башкалар иярде.

Яр буена килеп туктаган корабларда төрле-төрле җилкәннәр, биредә Хәзәр диңгезе ягыннан килгән, озын юл узган Багдад сәүдәгәрләренең дә, Кара диңгез аша килгән Рум сәүдәгәрләренең корабларын да күрергә була иде. Ул корабларның күбесен агымга каршы бурлаклар китергән. Озын юл узган һәм, ниһаять, Болгарга килеп җитүгә ирешкән бурлаклар, карлыгачлар кебек яр кырыена тезелешеп, килеп җитү куанычыннан булса кирәк, кипкән балык кимерәләр, кайберләре йоклыйлар, беришесе тымызык кына җырлап утыралар, кыскасы, чуар киенгән болгарларны тамаша кылалар иде. Күп тә үтми, Новгород каласы сәүдәгәрләре дә күренде. Новгородлылар корабларын аккошка охшатып ясыйлар һәм төрле төсләргә буяп бизәргә яраталар, аларның кигән киемнәре дә чуар, кызлары да чытлыкай, һавалы, зәңгәр күзле, кечкенә авызлы булырлар. Сәүдәгәрләрнең бурлакларында кайгылары юк, йөк бушатучыларны ашыктыралар, кайбер акрынрак кыймылдаганнарына камчы белән сыдырып алырга да күп сорамыйлар иде.

Владимир-Суздаль кенәзе Андрей Боголюб үзе белән бик күп кызлар, егетләр алып килгән. Кораб басмасыннан чыгуга, кенәз каршына Булат белән Гали килеп бастылар һәм, кулларын йөрәк турына куеп, җизнәкәйләренә баш иделәр. Кенәз аларның икесен дә кочагына алды һәм күтәреп җиргә куйды.

– Каенишләр, димәк? – диде кенәз, әле берсенә, әле икенчесенә карап.

– Каенишләр, – диделәр оланнар беравыздан.

Владимир-Суздаль кенәзе киң җилкәле, гәүдәгә базынкырак булса да, олпат сынлы кеше иде. Ул, каенишләрен сул кулы белән кочкан килеш, басмадан төшеп килгән кенәзбикәне көтеп алды да Гали белән Булат оланнарны аңа табарак этеп җибәрде. Янәсе, апагызны каршы алыгыз.

Ул арада һәммәсе дә кораблардан төште, кенәз тирәсенә җыелдылар. Кенәз аларга кузгалырга боерды. Иң алдан бүләкләр тоткан кызлар кузгалды, аларның ике ягына да ыспай егетләр килеп бастылар. Бер кызның кулында бал тәпәне, икенчесенең кулында җем-җем итеп торган кеш тиреләре. Кызларда киң итәкле, кызылга ак чәчкәләр төшкән сарафаннар, аларга ияргән унлап егет якалары чигүле ак күлмәк кигәннәр, билләрен ефәк бау белән буганнар, баш киемнәре юк, аякларында кара болгари итек. Ыспайлар, тазалар, җитезләр, яшьләр, елмаялар, халык белән исәнләшеп баш ияләр. Алар кенәзнең ни теләвен күз карашыннан ук беләләр, күрәсең, каршы алучылар моны шундук сизеп алдылар. Чөнки соңгылары арасында албагучы Таймас баһадирның егетләре дә бар иде.

Кенәзбикә – уң яктан, кенәз сул яктан килә. Кенәзнең сул кулында иләмсез киң җилкәле баһадир атлый. Баһадирның мыеклары карабодай саламыдай тырпаеп тора, ул каршы алырга килгән болгар кызларына карап куя да мыегын сыпырып ала, карап куя да мыегын сыпырып ала, ул гынамы, артык күңеленә хуш килгәненә якынаюга, тамак кыра һәм мәгънәле итеп күз кыса иде. Кенәзбикә тәмам өлгереп, өзелеп җиргә төшкән алмадай сылу иде. Үтә дә затлы киенгән, башында кеш тиресе белән каелган, очлаеп килгән түбәсенә кадәр энҗеләр тезелгән калфак, күлмәге әйтерсең лә гелән көмештәндер – атлаган саен елтыр-елтыр килә, аякларында итәк астыннан очлары гына күренеп киткән сафьян читекләр. Ул әле иренә карый, әле каршы алырга килгән болгар кызларына. Аның да шулар кебек гамьсез йөргән чаклары бар иде ләбаса. Кенәзбикә, таныш булсалар да, булмасалар да, бертуктаусыз якташларына елмая, бармак очлары белән генә сәлам юллый иде. Кенәз өстендә җилбәгәй киткән җилән кебек кафтан, кафтан җепләр белән тукылган, сәдәпләрен эләктермәгән, аякларында тез капкачларын каплап торган итекләр. Муенындагы алтын тәресе әле бер якка, әле икенче якка селкенә.

Ул арада кенәз каршына болгарларның берәүсе йөгереп килә, бер касә кымыз бирә. Кенәз, «эһ» дип, касәдәге кымызны эчә дә савытны читкә ташлый һәм, кымыз китерүченең иңбашына дусларча кагып:

– Рахмат, курдаш-шабра! Моң яша! – ди.

Икенче берәүсе кенәзгә агач савыт белән бал китерә, кенәз аны янәшәсендәге яндашы баһадирга бирә, тегесе эчеп куя да, мыегын сыпырып:

– Рахмат, шабра! – ди. Һәм икенче мәлдә өстендәге җиләнен сала да бал китерүченең иңенә ташлый.

Кенәзнең кызлары мәйданга җитәләр, хан чатыры янына юнәләләр. Сәлим хан һәм ханбикә Зөбәрҗәт кунакларны каршы алырга күтәрелә, аларга башкалар иярә. Алдан ханның җария кызлары китә, кызларның иң гүзәлендә, күз алмастай сылуында, көмеш табакка катырган чәкчәк; икенчесендә табгач ефәгеннән теккән, иң оста тегүчеләр тарафыннан чигелгән күлмәк; өченчесендә шулай ук көмеш тәңкәләр белән бизәлгән, болгарның иң затлы күненнән эшләнгән каеш.

Әүвәл кенәз чәкчәкне кабып карады, аннары күлмәкне, алып, артында басып торган егеткә бирде, бил каешын әйбәтләп биленә буды, шуннан соң гына кызларның битләреннән үбеп чыкты.

Ниһаять, хан белән кенәз очраштылар.

– Олуг кенәз, күрше-шабра, төкле аягың белән Болгар җиренә!

– Олуг хан, шатмын-шатмын исән-имин сине күрүгә!

Кочаклаштылар, битләрен биткә куештылар. Шуннан соң Сәлим хан Рокыя белән күреште, кенәз исә ханбикә Зөбәрҗәтнең ике битеннән дә үбеп алды, бу хәлдән комачтай кызарынып киткән ханбикәгә:

– Татлыдыр алмадай битләре ханбикәнең! – дип төчеләнеп алырга да өлгерде.

Ул мәлдә барысы да килгән кунаклар белән күрешә, исәнләшә, үбешә, кочаклаша башладылар, ахыр шау-гөр килеп чатыр астына, күләгәгә таба кузгалдылар. Кунаклар утырышырга да өлгермәде, аларга табак-табак ризык-нигъмәт китерделәр. Ризык ташучы ир-егетләр, кунак кызларга җиткәч, такмак әйтеп тә алдылар:

– Саумы, чибәрем-сылуым, матурым-гүзәлем, сары кашларыңны бер сикертче, зәңгәр күзләреңне бер күримче. Баллы бавырсагым татып карачы, асыл егетләрдә җаның калачы. Керфекләрең күтәреп баксаңчы, сөям диеп мине мактачы – мин булырмын синең язганың. Көтеп торсам бозлар киткәнен, корабларның юлга төшкәнен, килеп алыр сине ошбу егетең…

Кунак кызлары көлешәләр, вата-җимерә төрки телдә сөйләшмәкче булалар. Ул да түгел, мәйдан уртасына Зөбәрҗәт ханбикәнең җарияләре чыкты. Ташлар коелгандай, дум-думбра кага башладылар, кызлар янына курайчылар, быргычылар чыгып басты, дум-думбралар тынуга, кайсыдыр кубызда уйнап җибәрде. Кызлар җырлый-җырлый, такмак әйтә-әйтә биеп киттеләр, һәркайсы үз һөнәрен күрсәтте; җир астыннан калыккандай, егетләр пәйда булды, кубызга курайчылар кушылды, егетләр кызлар белән иш-иш килеп бии башладылар. Биеп туктагач, егетләр кызларга ислемай, беләзек бирделәр, кызлар егетләргә үз куллары белән чиккән кулъяулык тапшырдылар. Болгар биючеләре мәйданнан чыгып китүгә, сөйләшеп куйган кебек, кенәзнең баһадиры әче итеп сызгырып җибәрде. Мәйдан уртасына, көпчәктәй әйләнә-тулгана, кунак егетләр чыктылар, дум-думбра кактылар; алар тынгач, балалайкачы һәм сыбызгычылар катнашып китте. Егетләр һөнәрләрен күрсәтеп бетерүгә, мәйданга сабыр-салмак кына, су өстеннән йөзгән аккошларны хәтерләтеп, кызлар кузгалдылар. Егетләр һәм кызлар бик тиз ишләрен таптылар, бергәләшеп биегәч, иш-иш булып мәйданны ташлап киттеләр.

Биючеләргә гөр килеп кул чаптылар. Кенәз аерата тырышты, ул инде кәефләнеп тә алган иде, әле янәшәсендә утыручы чибәр хатынына, әле баһадирына нидер әйтә һәм тагын кул чабарга тотына иде. Менә кенәз түзмәде, сикереп торып, бар биючене яңабаштан мәйданга чакырып алды да өсләренә уч-уч көмеш тәңкәләр сипте, аңа карап Сәлим хан да биючеләр өстенә көмеш тәңкәләр яудырды. Китте көлеш, чыр-чу килеп тәңкә җыю; халык бу тамашага янә гөрләтеп кул чапты.

Ниһаять, кулына озын колга тоткан, аңа төрле төстәге чигүле сөлгеләр аскан мәйданбаш күренде. Ул колганы мәйданның нәкъ уртасына кадап куйды. Халык шым булды.

– Җәмәгать, келәмгә көрәшче оланнарны чакырам. Оланнар көрәше башлана! Быргы!

Чәчкә бәйрәменең иң кызык өлеше – оланнар көрәше. Сәлим хан оланнар көрәшен аеруча яратып карый һәм батыр калган оланнарга бүләкләрне дә мулдан бирә иде.

Балалар, ягъни үсмер ир-егетләр мәйданбаш янына җыелдылар. Күп булмаса да, шактый үсмер җыелды. Мәйданбаш һәм аның ярдәмчеләре аларны иш-иш бүлеп чыктылар, кулларына сөлге бирделәр.

Мәйдан тирәли тез тиңентен генә тирәнлектә чокыр казылган, чокырны үтеп керергә берәүнең дә хакы юктыр. Көрәшче оланнар арасында Кашаннан да, Сувардан да, Саксиннан да, Юкәтаудан да, Тубылгытаудан да, Ибраһим каласыннан да– һәр каладан олан көрәшчеләр килгән. Иң мөһиме, әлбәттә, олылар көрәше иде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации