Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 46 (всего у книги 51 страниц)
Беренче катка төшкәч, җинаять кылган байлар бер-берсенә мактана башлыйлар, шау-шу килеп ишегалдына чыгалар. Прокопийны алып чыгып кылыч белән чабалар. Шулчак берәүсе кенәзнең баскычтан төшеп килүен күрә. Җәйге июнь аеның соңгы көне, төн караңгы, күрүләр чамалы, «кенәз төшеп килә» дигән кешегә ышанмыйлар. Алай да, эленке-салынкы булса да, баскыч тирәсенә барып карыйлар. Баскычта берәү дә булмый. Аннары шәм китерәләр һәм баскыч сырларында кан күреп, күзгә-күз карашып алалар. Җитмәсә, теге очлы күз: «Күрдем инде, күрдем, төшеп килә иде!» – дип тора. Кенәзне эзли башлыйлар. Ике-өч кеше йокы бүлмәсенә йөгереп менеп төшә, анда һичбер җан иясе юк. Байлар куркуга кала. Йорт буйлап, шәм-кисәүләр тотып, кенәзне эзлиләр. Унлаган яра алган Андрей кенәз ерак китә алмаган, сакчыларын дәшәргә дип, күрше өйгә юнәлгән, әмма барып җитә алмаган, койма буена утырган да кемгәдер дәшә икән. Ут тотып килгән байларны күргәч, ул көч-хәл белән торып баса һәм алдан килгән Анбал белән Пётрга:
– Сез – хәшәрәтләр! – дияргә өлгерә.
Икенче мәлдә инде Яким кияве Пётр аның кулын чабып өзә. Мизгел эчендә байлар исләренә киләләр һәм кенәзгә ташланалар. Бу юлы инде аның кадалмаган җире калмый, тәгаен канга әверелдергәч кенә, байлар тынычланып таралалар…
Бу хакта вәзир Камай олуг хан Сәлимгә ишеткән-белгәннәренең барысын да язып бирде һәм чаптары аша Бөек калага җибәрде. Үзе исә Андрей кенәзнең үтерелүен ишетү белән икенче көнне үк Болгарга юл чыкты һәм атна дигәндә Бөек калага кайтып керде. Чөнки кенәз үтерелгәч, биләмәләрендәге байлары һәм ярлы-ябагасы умарта күче кебек гөжли башлый – баш күтәрәләр.
Кенәз Андрей Боголюбның үтерелү хәбәрен җиткергән азатка Сәлим хан бил каешын салып бирде. Мәгәр соңыннан үкенеп куйды. Ни өчен бирде чаптарга каешны? Начармы-яхшымы, Китан кенәз аның кияве иде, угланы яу килгәләсә дә, кенәз үзе бер тапкыр да Болгар җиренә яу чапмады. Боголюбтан соң нинди кенәз килә бит әле. Чаптар азатка бил каешын бирү түгел, тотып ярырга иде үзен шул бил каешы белән. Борынгылар яман хәбәр китергән чаптарларны үтергәннәр дә. Ләкин кылынасы кылынган иде инде. Ә бит уйланырлык явызлык ясалган Владимир кенәзе утарында. Һәм кем тарафыннан? Кенәз байлары тарафыннан, кенәзнең иң ышанычлы терәге булган кешеләр кулы белән. Уйланырлык иде Сәлим ханга. Халык ни ул, халык – кара сарык. Бүген Владимир байлары кенәзләренә кул күтәрсәләр, иртәгә Бөек кала куштаннары ханны укка алырлар. Ышан аларга. Яман хәбәр яманлык китерер, диләр.
Сәлим хан тәхетеннән купты, ишекле-түрле йөренергә кереште. Шунда ишек яры торучы бусагабашны күрде, тәмам ачуы чыккан Сәлим хан:
– Югал күз алдымнан! – дип җикерде.
Уйлана торгач, Сәлим ханны Китан кенәзнең үтерелүе куандырмады гына түгел, тәгаен кайгыга сабыштырды. Аның да хәлләре шәптән түгел икән бит. Башта угланы әмир Хаҗи канын кайнатты – аерылып чыга, мөстәкыйль тормыш кора, имеш; аннары кызын урладылар, аның да ни аты, ни хәбәре юктыр. Җитмәсә, энесе Мөхәммәтгалимбәк ишләре белән чик буйларында күренгәли башлаган. Бер кыйналу җитмәгән микәнни? Моның өстенә угланы әмир Хаҗи, башкаласы Кашанны ташлап, ил-гаиләсе белән яңа кала Казанга күчеп киткән. Хәзер әнә үзенә гаскәр җыя икән дип җиткерделәр. Гаскәрне җыйсын, сакланганны саклармын, дигән Аллаһы Тәгалә, иллә нигә акча суктырырга? Бу, мин сиңа буйсынмыйм, үземә бер Ага Базар ачам дигән сүз ич! Менә монысы инде бөтенләй ошап җитми иде Сәлим ханга. Ахыр килеп, Шайтан каласы да, борынгы Сувар да угланы кулында. Яңа Казанның да тора-бара олы сәүдә үзәгенә әверелеп китүе бар иде.
Сәлим хан тәхетенә утырды, вәзир Камай җибәргән язманы янә бер тапкыр укып чыкты. Вәзир Камай ханына барысын да тәфсилләп язган иде. Китан кенәзнең үтерелү мәлләрен укыганда, Сәлим ханның аркасы чымыр-чымыр килде. Күр инде бу байларны, кенәз кадәр кенәзгә кул күтәргәннәр. Рокыя кая барыр?.. Аңа да бәйләнеп маташканнар икән. Имеш, кенәзнең угланы Болгарга яу чыгарга җыенганда, анасы аны җибәрмәскә теләгән, ул гынамы, ирен җибәрми алып калган, шуннан владимирлылар җиңелеп, качып китәргә мәҗбүр булганнар, һәм иң хәтәре – бу гайбәтне дин әһелләре тарата икән. Чөнки төрки Болгарда чиркәүгә ут салдылар, епископны үтерделәр.
Сәлим ханның кәефе бозылды, ул җиз кыңгыравын шалтыратты:
– Бусагабаш, ханбикәне дәш!
Бикәсе Зөбәрҗәт килеп кергәч, хан аңа янәшәсеннән урын күрсәтте.
– Ни булды, ханиям? – диде ханбикә, утырыр-утырмас ук. – Әллә Назлыгөл хакында берәр хәбәр бармы?
Менә ул ханбикә шулай, килеп керер дә йомшак вә ягымлы тавышы белән: «Ни булды, ханиям?» – дияр. Ә бит хатын-кызның ягымлы тавышы да кайчак ир-атны тынычландыра. Элегрәк ханбикәсенең шулай йомшак итеп дәшүеннән Сәлим ханның җаннары эреп китәр иде. Хәер, ханбикә хәзер дә кимен куймый куюын, әмма картлык үзенекен итә икән шул, соңгы вакытта бикәсеннән дә ягымлы тавышлар ишетми башлады Сәлим хан.
– Кергән саен сорамасаң иде шул хакта, ханбикә, – диде ул, ачулана төшебрәк.
Үпкәләмәде ханбикә, әйе, үпкәләмәде кебек, ачуланмады да, үртәлүен дә сиздермәде шикелле, ә менә кисәк кара коелды, йөзенә пәрәнҗә капладылар диярсең.
– Ханым, – диде дә тынып калды. Ханбикә күтәрелеп ханга карады һәм, ир йөзендә кырыслык күреп, хәтта каңгырып калу сыман нәрсә шәйләп, ханның кулына кагылып алды. Үз итеп елмайды, мәчене сыйпагандай итеп: – Әллә нигә ачулысың кебек, ханиям! – диде.
– Булырсың ачулы, – диде Сәлим хан. – Китан кенәзне үтергәннәр.
Ханбикә «аһ» итте дә ачкан авызын яба алмый торды.
– И Ходаем, кем, нигә?
– Нигә, нигә, – диде Сәлим хан, урынында борсаланып. – Байларга ярамаган. Юрий кенәз, Әюп хан кияве, кайчандыр Чтепан Күчтемне үтергән бит, шуларның токымы, ди. Яким һәм аның кияве Пётр диме. Ә безнең ислам диненә күчкән Апанайны төрмәгә япканнар, ди. Мөселман диненә күчкән өчен. Кенәз, иртән бөтен халык алдында дар агачына астырам, дип янаган диме. Ә төнлә белән әнә үз башына җиткәннәр.
– Йа Аллам, йа Аллам, сөбханалла, Ходаем, ниндәен явыз кешеләр бар. Ничек аларны җир йотмый, ничек аяз көндә яшен сукмый!
– Нишлисең, ханбикә, тәкъдире шуннан булгандыр. Мине менә әмир углан, Хаҗи угланым борчый! Дәшми-нитми генә башкаласын яңа калага күчергән – Казанга, ил-гаиләсен дә алган.
– Казан каласын син салдырдың ич, ханиям, син! Нигезенә оныгым Галине күмдердең! – Ханбикә яулыгы белән йөзен каплады, шыңшый башлады. – Син дә явыз, вәзирең дә, барыгыз да.
– Җитмәсме, ханбикә! Мин аңарга оныгымны кала нигезенә күмәргә дип фәрман бирмәдем. Аннары вәзир Исхак җәзасын алды инде, күптән мәрхүм инде…
– Мәрхүм, – диде ханбикә, үкси-үкси. – Мәрхүм. Явызлык явызлык китерә. Вәзир Исхак исән булса, угланың бер дә Яңа калага күчәм дип тормас иде. Усал иде вәзирең, мәгәр гадел вә акыллы усал иде. Ә синең Камаең, әйтсәм әйтим…
– Алай димә, ханбикә. Владимирдагы хәбәрләрне энәсеннән-җебенә кадәр тезеп ул җибәрде. Сөенче китергән азатына бил каешым салып бирдем…
– Нигә соң бер җайдан чапаныңны да салып бирмәдең? Сөенче китергән ич!
– Каешы өчен дә үкенеп торам әле. Аркасын камчы белән каезлыйсы булган да бит ул яман хәбәрне җиткергән өчен… Азатның, дим…
– Әнә, әнә, син дә вәзир Камаең кебек фикер йөртә башладың. Әле бер төрле сөйли, әле икенче төрле. Сүзенең бер дә аты-җебе юктыр ул вәзиреңнең, ханиям. Кенәз Китанны үтергәннәр икән, кайгысын уртаклаш, кеше җибәр.
– Кем янына, кемне?
– Кем булыр дип беләсең Владимирдагы олуг кенәз?
– Бер Хода белә. Миңа калса, Михәй йә аның энесе Всеволод булыр.
– Михәй була күрмәсен диген. Всеволод безнең кияү, Рокыяның туганына өйләнде. Владимир сәүдәгәрләре арасында танышларың булса, җибәр Всеволодка вәзирең. Котлат үзен!
– Менә анысы кирәкмәстер, ханбикә! Минем үз кайгым үземә бик җиткән. Башта үз угланым әмир Хаҗи белән араны өзим әле, ханбикә, аннары күз күрер. Владимир куштаннары Михәйне утырталармы тәхеткә, Всеволоднымы – анысы безнең кулда түгелдер. Безнең кулдагысы Казан каласыдыр…
– Казанны үзең салдырдың, синеке ул, ханиям! Углан атасына каршы төшмәс, килешер. Гали оланны тәхетеңә утыртырга вәгъдә иткән идең, язмаган булып чыкты. Менә хәзер бар да Илһам угланның Булатын Яңа калага – Казанга әмир итеп утырт та кайт. Угланың әмир Хаҗи Кашанына кайтып китсен. Күрсәт гайрәтең, исемеңә күрә җисемеңне туры китер…
– Һе, әйбәт фикер бу, ханбикә, бик әйбәт ич! Һе, шулай итми дә булмастыр. Булат олан артыннан Җаек буена ямчым җибәрәм дә…
– Кеше җибәрергә ашыкма, ханиям! Башта әмир Хаҗи угланың янына барып кайт. Хәл-әхвәлен бел, куркыту өчен гаскәрең ал, угланың кадерең белә төшәр.
– Күр инде, күр, ханбикә, әйтер сүзләремне тел очында гына тотасың икән ләбаса! Үзем дә шулай уйлап тора идем. Барырга угланга, иллә гаскәр белән барырга…
– Ханиям, сиңа бер йомышым бар иде. Бөек калага Саксиннан әдип Габделгаләү килгән. Сарайга дәшәсе иде үзен, игелекле кеше, диләр. Оланнарга да сабак биргәләр иде.
«Һәй, хәйләкәр дә соң, ханбикә, дип уйлады Сәлим хан. – Габделгаләү шагыйрь ярлы-ябага җырын җырлый. Хан вә әмирләр аңа яттыр. Адәм җаенда торган әдип булса, мин аны әллә кайчан сараема алдырткан булыр идем. Кәтиб Хафиз аны миннән сарайга китерик дип былтыр ук сораган иде инде. Хәзер ханбикә үтенә. Әллә соң расласынмы, килсенме ярлы-ябага шагыйре? Чынлап та оланнарга да сабак бирер. Яман сөйләсә, күз күрер. Каләмне кылыч белән чагыштырмыйлар. Данга ия шагыйрь, исеме-аты бар. Бәлкем, сарайга килгәч, хан җырын җырлый башлар? Кәтиб Хафиздан башка Сәлим хан бер генә әдипне дә яратмады. Шул шагыйрь әйткән бугай, Габделгаләү: «Эзләмә, хан, ерактан алтын-таш, аяк астында ятадыр асылташ…» Шәп әйткән, килешле һәм тапкыр…»
– Габделгаләү әдип биредәмени, ханбикә? Биредә булса, кәтиб Хафизга әйт, чакырсын сарайга үзен. Мин разыймындыр…
Хан авызыннан бу сүзләрне ишеткәч, Зөбәрҗәт елмаеп куйды. Әле булса хәтерендә, кайчандыр Габделгаләү турында сүз кузгаткач, «мин исән чакта ул башбирмәснең сарайда эзе дә булмас» дигән иде. Мәгәр хан бүген бөтенләй башкача уйлый иде инде.
– Минем аны оланнарга сабак бирү өчен генә сарайга китертәсем килми, хан! Шагыйрь Назлыгөлебезнең кайда икәнен белә дип әйтеп әйттеләр. Чынмы бу хәл, ялганмы, белмим, әмма ишеттергәннәре шул булды.
Бусы ханбикәнең чираттагы хәйләсе иде. Каян белсен инде Саксин каласында яшәүче кеше ул хәлләрне? Сәлим хан кул гына селтәде, хәтта ханбикәдән бу хакта кайтарып та сорамады.
– Ә мин кызыбыз Назлыгөлне энем Мөхәммәтгалимбәк урлаган дип уйлыйм, ханбикә! Ул әле һаман Болгар тәхетен кулына төшерү хакында хыяллана, ди. Белми микәнни, бахыр, тәхет абыйсы кулында түгел, Алла кулында. Мин ошбу тәхеткә Аллаһы Тәгалә тарафыннан утыртылган кеше…
Зөбәрҗәт ханбикә ир-канаты Сәлим ханның бу сүзләренә елмаеп кына куйды. Хан шәех Игәнәй җырын җырлый иде. Тегесе котырта шулай дип, монысы котыра. Иллә ханбикә бу хакта ханга беркайчан да әйтмәячәк. Нигә кирәк, аннан ни үзгәрер?..
– Мин дә шул хакта ишеткән идем, ханиям! Сәүдәгәрләр җиткерде. Әмма ул халыкка ышансаң… Энең Мөхәммәтгалимбәк Болгарны яуларга кәттә гаскәр белән килергә җыена, имеш. Янтак хан картайган, угланнарында өмет юк икән, кайсы кая таралып беткәннәр. Ә менә кияве Мөхәммәтгалимбәк бик тә тырыша икән инде бабасына ярарга…
– Имеш-мимешләр күп инде ул, ханбикә. Баян баһадир әнә, Иске Казан кирмәнендә Бачман баһадир сеңлесен күрдем, дип бара.
– Шуңа исең киттеме, ханиям? Акбикә килен күптән инде Яңа Казанда, ә Зәйтүнәне калдыра буламы бикә, ул бит аны үз баласыдай күрә, кыз бала да тапмагач…
– Итәк тутырып бала тапкан булса, кеше баласы өчен алай кайгыртмас иде. Ике бала тапты да…
– Менә, менә, орыш әле шул киленеңне, орыш. Юкса торасың да Акбикәне мактыйсың, торасың да аны телгә аласың. Кая ул Мәрьямбикә килен турында сүз кату, Аллам сакласын. Шул киленнән куркып, угланы Җаббарны сарайга алмый тордың. Хәзер әнә ул да җитеп килә, балигъ булды. Кем итмәкче икән инде Акбикә килен ул угланны?
– Мин аны илче итәрмен, ханбикә! Җаббар ушлы бала, миңа ошый ул олан. Тиздән Казанга кузгалырмын, шунда барысын да хәл итәрмен.
– Гали олан кебек итә күрмә тагын, болай да Хаҗи углан әле булса кичерә алмый үзеңне.
– Бүген кичермәсә, иртәгә кичерер. Хәтәре ул түгел, ханбикә, хәтәре башкада. Шымчыларым җиткерде, качкын Җик Мәргән Бачман баһадирда йөзбаш булып йөри икән дип. Менә аны нишләтергә, ни кылырга?
– Җик Мәргәнгә тимә, ханиям! Аның бер гаебе дә юктыр. Тубыкбай абасы белән бүлешмәгән биләмәләре бар икән, тик үзара ызгышсыннар. Ә син ике ут арасына кермә. Шул булыр сиңа минем киңәшем. Син – хан! Олуг хан! Үз кадереңне үзең бел!
– Бәлкем, кызыбыз Назлыгөлне урлаучы шулдыр. Шушы чукрак карт сүзенә ышансак, Назлыгөлне урлаучы ак атка атланган булган. Җик Мәргәндә дә ак ат, ди.
– Багучы меңбашың Таймас җиткердеме бу хакта бу гайбәтне?
– Ул булса ни, ханбикә?
– Мин синең ул исерекбашыңа ышанмыйм. Гайбәтче, бушбугаз! Ничә хатыны бар иде ул меңбашыңның? Өчме, дүртме?..
– Ә нигә, дүрткә өйләнә икән, өйләнә бирсен. Әйе, карый алса, шәригать куша. Көче бар, гайрәте бар, димәк. Шәригать хакимнәргә дүрт хатынга кадәр өйләнергә куша түгелме?
– Ул исерекбашка дүрт хатын түгел, берәү дә артыктыр әле. Дөрес әйтә кәтиб Хафиз «Урыс баеса – чиркәү сала, болгар баеса – хатын ала» дип.
– Син алай ук ир-атны бетереп ташлама әле, ханбикә! Хатын ул – байлык. Бер хатын бер бала табар, ике – икене, өч– өчне дигәндәй. Бала ни ул, ир-ат бала, дим? Азат, ил саклаучы, халыкны ашатучы…
– Дүрт хатын дүрт углан таба да, аннары дүртесе тиң тәхет өчен кан коешалар, ил бүлешәләр. Кәтиб Хафиз «Ил бүлгән көн күрмәс» ди.
– Илемне бүлдермәс өчен, Яңа Казанга гаскәр белән барырга булдым да инде, ханбикә! Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Углан белән орышырга җыенмыйм, иллә бик баш бирми башлый икән, кылыч тотарга да туры килер. Бала газиз, ил-тәхет аннан да газизрәктер.
– Бар, бар, бер җайдан Туйбикәңнең углын да күреп кайтырсың, колчураңны, дим, – диде ханбикә, кинаяләп.
– Ә нигә, аны да күреп кайтырмын. Менә дигән кала күтәргән, диләр. Колчура булса да, бер дә җүләр түгел ул, ханбикә.
– Назлыгөлгә гашыйк булып йөргән иде бит әле ул колчураң!
– Хан кызына гашыйк булу гөнаһмы, ханбикә?
– Гөнаһ! Башкаларга гөнаһ булмаса да, аңа гөнаһ! Барысын да күрдең, белдең, дәшмәдең, кисәтмәдең! Балалар күз атышты, син елмайдың. Шул вакытта ук шикләнгән идем аны, бала күңеленә агуын салмагае дип. Әнә шулай булды да. Нишләде әнә Назлыгөлең үсеп исәя төшкәч, ике авыз сүз саен шул колчураң исемен атады. Бала гына әле, дигән булдың, үтәр, дидең. Оныттыңмыни?! Теге вакытта сарайга бизәкләр төшергәндә, Дәүран моны эшләгән дә, Дәүран тегене эшләгән. Ә син кет-кет көлдең. Бер дә бүтән түгел, сихерләде ул баланы. Туйбикәң, дим! Ышанмаган булган идем, ачылды кендек әби, камнар чакырган, өшкерткән, әллә ниләр кыландырган…
– Шуннан ни? Назлыгөл колчура Дәүранга китеп барганмы?
– Бармаса ни! Үзе гүргә керде, йөрәгеңдә һаман эзе бар. Хәзер әнә малаен яклыйсың. Киявең иткән генә булсаң үзен!
– Ханбикә, ханбикә, ярамас иде алай! Мәрхүмә кеше турында, дим. Ул мәрхүмәнең нинди гаебе булсын ди Назлыгөлнең югалуында?..
– Назлыгөлне Туйбикәнең малае урлаган булса?!
Ханбикәдән бу сүзне ишетүгә, Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде, арлы-бирле йөренергә кереште. Ханның йөзе кызарган, кан тамырлары бүртеп чыккан иде:
– Бу ни дигән сүз инде, ханбикә? Тузга язмаганны! Сиңа әйтәм түгелме, ни дигән сүз?!
– Кол түгел ул, аждаһа, аждаһа! Җитмәсә, сарай башына аждаһа сурәте төшереп китте бит әле. Үз сурәтен ясады ул, үз сурәтен! Кызыбыз аңарда, аңарда!..
– Ханбикә, шашма! Бу шигең расланса, мин аны, муенына таш бәйләтеп, Кабан күленә ташлатам, ишетәсеңме, ханбикә, Кабан күленә! – диде Сәлим хан, ярсынып. – Кем бар анда, әй, бусагабаш!
Йөгереп бусагабаш килеп керде.
– Шайтан каласына ямчы җибәр, меңбашы иртәгә-берсекөнгә Бөек калада булсын, гаскәре белән! Ишеттеңме, гаскәре белән!
– Гаскәр белән кемне алырга барасың анда? Кызыңнымы?
– Йа Алла, ишетәселәрем бар икән, әй! Назлыгөл оста Дәүран кулында. Үз акылыңдамы син, ханбикә? Минем Яңа Казанда ышанычлы шымчыларым бар, бер күрмәсәләр, бер күрерләр иде. Кеше энә түгел, эзләгән кеше энәне дә таба…
– Син әүвәл анда бар, бар!
– Барып та тапмасам?
– Тапмасаң, муеныма таш бәйләп, үзем Кабан күленә ташланырмын.
– Алла, диген, ханбикә, тәүбә, диген! Бу ни дигән сүз инде тагын?!
– Кызыбыз Назлыгөл Яңа Казанда! Ишетәсеңме, Яңа Казанда! – диде ханбикә Зөбәрҗәт һәм урыныннан купты да астындагы мендәрен күпертә башлады, ахыр мендәргә капланды да илереп җылап җибәрде. Аннары кисәк күтәрелде дә, бер сүз әйтми, хан яныннан чыгып китте.
Сәлим хан аны туктатмады, үзе өчен ул кыласын кылган иде инде: тиз арада гаскәр белән Яңа Казанга кузгалачак! Сәлим хан Зөбәрҗәт ханбикә сүзләренә ышанмады. Ничек ышанмак кирәк, ничек Назлыгөл оста Дәүран янында булсын, ди. Тузга язмаганны! Әйе, ул кызының Туйбикә углы Дәүранга тартылуын күрде. Күрде, әмма моңа бик үк исе китмәде. Чибәр вә гүзәл хан кызына егетләрнең сокланып каравында ничек мәкер күрмәк кирәк, ди. Аннары күңел түрендә һаман Туйбикә. Юк, Зөбәрҗәт ханбикә кебек чибәр дә түгел иде ул хатын, ә менә күңелдән китми генә бит! Нигә Туйбикә аннан бала тапмады икән? Ни өчен оста Алпардан соң булса да тапты һәм гаҗәбе– нәкъ Зөбәрҗәт белән бер көнне? Шаккатмалы хәл иде. Сәлим хан, Туйбикә күз алдына килү белән, йөрәге кысылып куюын тойды. Күр әле, үлгәннәр дә үзәкне өзәрдәй итеп сагындыра икән ләбаса! Янә бернәрсәне исенә төшерде Сәлим хан, оста Дәүранны күрдеме, күз алдына Туйбикә килер иде. Бәлкем, ул останы нәкъ менә шуның өчен Китан кенәзгә биреп җибәрмәгәндер? Югыйсә соратты, соратты Китан кенәз оста Алпар углы Дәүранны. Иллә Сәлим хан кенәзгә, бик күп осталарын җибәрсә дә, Дәүранны бирмәде. Оста Дәүран, үсмер генә булса да, аңа үзенә кирәк иде. Аның кулы уйган бизәкләргә хан үзе генә сокланмый иде шул.
Сәлим хан тәхетенә утырды. Шунда утыруы рәхәт иде аңа. Югыйсә картаеп килә, ә күңел яшь, тәхете җылы, аерыласы килми җылы урыннан. Ләкин барыбер туры килер. Әллә соң тәхетен оныгы Булатка бирсенме? Владимир кенәзе дә канәгать калыр, ни өчен дисәң, Булат Мәрьямбикәдән туган углан, ә Мәрьямбикә, уйнаштан дөньяга килсә дә, кенәз токымыннан. Булат әнә Җаек кирмәнен тәмам ныгытып җиткергән, ди. Җитмәсә, хан сәүдәгәре Бикколны туктаткан, аннан өлеш алырга хакы булмаса да, алган. Бу хакта ишеткәч, Сәлим хан эчен тота-тота көлгән иде. «Бикколны сәүдә эшеннән бушатырга туры килер, дип уйлады Сәлим хан. – Җиде-сигез тел белә, илләр гизгән акыллы адәмнәр сарайга да кирәк».
Шуңа күрә Сәлим хан Булат оныгына ямчысын җибәрде: «Олан, ялгышма, дәү атаң сәүдәгәрен тиз арада Бөек калага кайтара күр», – диде. Чиркәүгә ут салып, епископ Габбасны үтергәч, Сәлим хан шәех Игәнәйне табып сарайга китерергә боерган иде. Кала бетереп эзләсәләр дә, багучы меңбашның азатлары аны таба алмадылар. Соңыннан ишеттерделәр, шәех Игәнәй Үргәнечкә чыгып сызган икән. Бу хакта ханга аның ике мөриде килеп әйтте. Мөридләрнең икесенә дә чапан бирергә кушты Сәлим хан, әмма иртәгә үк Бөек каладан чыгып китүләрен сорады. Яратмый иде ялагайларны. Түрәсен саткан илен дә сатар. Аннары, әләкләгән өчен хан чапан бирде, дип мактанып йөрүләре бар иде. Мактанмый торсыннар, шуның өчен Сәлим хан мөридләрне икенче көнне үк меңбаш Таймаска Җаек кирмәненә озатырга боерды. Ә үзе оныгы Булатка: «Бу кешеләр дөньяда яшәргә тиеш түгелләр», – дип язып җибәрде. Калганы оныгы кулында иде, ул аңардан: «Мөридләрне нишләттең?» – дип беркайчан да сорамас.
Сәүдәгәре Бикколны Сәлим хан, шәех Игәнәйне табарга һәм үтерергә дип, Үргәнечкә җибәргән иде. Башкара алганмыдыр бу йөкне, юкмыдыр, янә артык кызыксынмады Сәлим хан, аның кызыксынганы кызы Назлыгөл иде. Кызы Назлыгөлне Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт кешеләре урлавы хакмы? Әнә шуны белер өчен дә киткән иде Биккол Үргәнечкә. Бикколны хан зар-интизар булып көтте. Аннары Биккол оныгы Гали хакында да сорашырга тиеш иде. Ул углан хакында да әллә нинди такмазалар йөри. Буталды тәмам бу дөньясы да. Гали олан исән-имин, имеш… Йа Хода, бу хәл хак булып чыкса, ни кылырга тиеш ул?..
Ни генә булмасын, Биккол сәүдәгәр аның йомышын үтәгәндер, Хода аңа барысын да биргән, берсеннән дә мәхрүм итмәгән. Кирәк икән, ул йомакай да, шомакай да; кирәк икән, кара җылан булып куеныңа керә; дәрвиш яки галим, шымчы яки вәзир дә ул Биккол сәүдәгәр. Сәлим хан ошбу сәүдәгәргә җирен генә түгел, илен дә тапшырып калдыра алыр иде.
Сәлим хан үрелеп кенә мәрмәр өстәлдә яткан дисбесен алды һәм акрын гына шуны тарта башлады. Хикмәтле нәрсә дә соң бу дисбе дигәнең: кулга керүе була, күңелне били дә ала – тынычландыргандай итә.
Бусагабаш керде, ханга баш иде.
Сәлим хан, гадәттәгечә, аңа «Йә!» димәде, дисбе тартуын дәвам итте.
– Шөһрәтлем, Владимирдан вәзир Камай кайтып төште, Шайтан капкасыннан кереп бара.
Сәлим хан дисбесен чапан кесәсенә койды, акрын гына күтәрелде дә йөренергә кереште. Яратып бетерми иде ул вәзирен. Ләкин хикмәтле хәл, хәзер ансыз яши дә алмас кебек иде. Вәзир Камай аңа һәрвакыт кирәк. Ансыз – дөнья сансыз. Кая гына нинди генә йомыш белән бармасын, вәзир Камай судан коры чыга, исән-имин әйләнеп кайта. Шаккатмаслык та түгел иде. Ә бит Ходай үзенә ни бит, ни йөз, ни гәүдә, ни кыяфәт бирмәгән. Бирмәсә бирмәс икән кешегә, билләһи газыйм. Ни белән алдырадыр?.. Әлбәттә инде, Камай ул серне үзе генә белә иде.
– Ханым! – дип килеп керде вәзир Камай һәм бер тезенә тезләнеп Сәлим ханга баш иде.
– Әйдүк, әйдүк, вәзирем! Исән-имин әйләнеп кайттыңмы? Хатыңны алдым, сөенечең җитте.
– Китан кияүне үтерделәр, ханым, – диде вәзир Камай һәм күз яшен чапан чабуы белән сөртеп алгандай итте. – Байлар эше, ярасының саны юк, диделәр…
– Рокыя, Рокыя кайда?
– Рокыя кенәзбикә, угланы Георгийны алып, Саксин каласы ягына чыгып киткән, диделәр. Кенәзнең келәтчесе Анбал да шулар белән шылган, дип әйтеп әйттеләр. Уйламагыз, хаталанмагыз, ханым, Рокыя Китан кияүнең үлемендә гаепле түгел. Эшне Ростислав белән Всеволод кенәзләр алып барганнар, дигән сүзләр йөри.
– Ростислав кенәз белән Всеволод дошманнар түгел иде түгелме соң?
– Булганнардыр, хәзер әнә берләшкәннәр, диләр. Кенәзне үтерүчеләрнең берсе безнең таныш Яким Күчтем, ханым! Энесе Апанайны тотып асарга иткәннәр иде, качып котылган. Мәхшәр анда, хан! Владимирлылар, суздальлеләр баш күтәргән. Ата– улны, ана кызны белми. Туган туган белән орыша, кем гаепле, кем гаепсез – берәү дә белми. Мин киткәндә, кенәзне күммәгәннәр иде әле, өч көнгә якын ишегалдында яткан, берәү дә янына килми икән. Шуннан ниндидер ил бәндәсе чиркәүгә алып керә дә… күмәләр инде…
– Тәхеткә кем утырыр дип беләсең инде?
– Анысы бер Ходай кулындадыр, ханым! Миңа калса, йә Ростислав, йә Михәй, йә Всеволод. Кенәзне үтерүдә шуларның куллары уйнаган, диләр. Хәзер инде тәхет өчен үзара ызгыша башларлар.
– Тәхет өчен урыста гына түгел, бар илдә дә ызгышалар, вәзир!
– Халык күбрәк Михәйгә тартыла, диделәр.
– Всеволод ни карый икән соң? Начармы, яхшымы, ул да безнең кияү ич!
– Нидер көтә. Михәй аңардан олырак бит. Бәлкем, яхшысынмыйдыр. Хәер, белмәссең, кеше күңеле карурмандыр, ханиям!
Сәлим хан көмеш кыңгыравын зеңләтте.
– Һәй, кем бар анда, әче бал китерегез! – дип боерды ул килеп кергән асрау кызга. – Салкын булсын, баздан, баздан!
– Юл бик яман булды, ханиям!
– Шуның өчен «Юл газабы – гүр газабы» дигәннәр дә аны. Бар да йөрер иде. Әйдә, түрдән уз, утыр. Якынрак утыр, якынрак, – диде Сәлим хан.
Ханның вәзире белән киңәшәсе бар иде. Заманында Китан кенәз дә дин әһелләре белән бәхәскә кергән иде. Үзе бәйсез яшәргә теләп, Кияүкаладагы митрополитка буйсынмыйча, бөтен Русиягә баш булып маташты. Иллә ни килеп чыкты? Епискобын җәзаладылар, хәзер әнә үзенең башына җиттеләр. Нидер уйлап җиткермәгән булып чыга Китан кенәз. Хаталанган. Шәех Игәнәй илдән качкач, Сәлим хан да шәех мәсьәләсен үзбаш хәл итте, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт белән киңәшмичә, әл-казый Ишкулны шәех итеп куйды. Моңа шәех Игәнәй белән бергә булган мөридләрнең беришесе канәгатьсезлек белдерде, иллә эшләр баш күтәрүгә үк барып җитмәде. Мәгәр гайбәт-коткысыз булмады түгел, булды, Ага Базарда тискәре мөридләр ханга карата коткы тарата башладылар. Имеш, шәех мәхәлләләр тарафыннан сайланып куелырга тиеш, ә монда хан үзбаш әл-казый Ишкулны шәех итеп куя. Бу хакта ишетүгә, хәл-әхвәлне раслатыр өчен Сәлим хан берничә шымчысын Ага Базарга җибәрде. Булган хәл расланды. Чынлап та, Ага Базарда берничә мөрид халыкны котыртып йөри икән. Кеше авызы мунча ишеге түгел, томалап тотып булмый. Сәлим хан гадәттәгечә эшләде. Иң ышанычлы йөзбашын чакырып алды да, шәп азатларын сайлап алырга һәм, Ага Базарга барып, коткы таратып йөрүче мөридләрне сөңгегә алырга кушты. Йөзбаш хан боерыгын төп-төгәл итеп үтәп кайтты, соңыннан шымчылары җиткерделәр: йөзбаш унике мөридне сөңгегә утырткан икән. Сәлим хан аларның гәүдәләрен зиратка күмәргә рөхсәт бирмәде, ә урманга бүреләргә ташлатты. Әйе, калганнарга сабак булсын. Бөек калада яшәгән әрмән, рум, урыс, гарәп халкы ханның бу адымын хуплап каршылады. Ә шәех Игәнәй яклы мөридләр идән астына постылар. Анысы менә шәптән түгел иде, халык арасындагы дошманнан идән астындагы дошман яманрак. Сәлим хан христианнар яшәгән урамга үзе барды һәм халыкка чиркәүне торгызышырга вәгъдә итте. Христианнар бик шаулаша башлагач, тиздән Болгар туганнарыбыздан епископ соратып җибәрермен, диде. Ханның бу сүзеннән бигрәк тә Баян баһадир канәгать калды. Константинопольгә буйсынган Плиска кенәзе епископ җибәрмәсә, Владимир кенәзе бирер. Кайчандыр телләре вә диннәре бер булган Дунай буе болгарларына өмете зуррак иде Сәлим ханның. Әнә шул хәлдән соң мөселманнар яшәгән мәхәлләләрдә: «Сәлим хан христиан диненә күчә икән», – дигән коткы тарата башладылар. Вәзиренә бу хәлне дә йөкләргә исәбе иде Сәлим ханның. Аннары аны Владимирдагы хәлләр дә кызыксындыра иде.
Табын янында вәзир Камай Владимирда булган хәлләрне янә бер кат түкми-чәчми сөйләп бирде.
Ахырда Сәлим хан вәзире Камайга кат-кат әче бал сала-сала әйтте:
– Вәзирем, сиңа тагын Владимирга барырга туры килмәгәе, – диде.
– Барырмын, нигә бармаска, – диде Камай, бер дә исе китмәгәндәй. – Барырмын, ханиям! Тик бу юлы бусагабашың Абашны да үзем белән алырмын.
– Ул нигә тагын? – диде хан.
– Бусагабаш Абаш Ибраһим ханның Всеволодтагы кенәзбикәнең чыбык очы булса да, кардәшедер, хан! Кирәге чыгып куюы бар…
Сәлим хан килешеп елмаеп куйды.
– Тик башта бергәләп Яңа Казанга барып кайтырбыз, вәзирем! – диде.
30
Оста Дәүран өчен хан кызы гүя күктән төшкән алиһә иде. Ул ышанды да бу хәлгә, ышанмады да, ә инде ышангач, тәмам йокыдан калды. Көн саен мәчеткә намазга барды, Коръән хәдисләрен яттан өйрәнде, шуның белән хан мәчетендәге шәех Тәтешне үзенә җәлеп итте.
Көннәрдән бер көнне яшь шәех Тәтеш аны туктатты да:
– Оста, син кешеләрдән нидер яшерәсең, йөзеңдә һәрчак борчылу галәмәтләре, ни булды? – дип сорады.
– Мин кол кеше, шәех! Кайчан ирек бирерләр икән дип борчылам. Үзе кол булып карамаган кеше белә буламы минем хәлне, шәех?! Мин бар нәрсәдән дә мәхрүм кешедер, гәрчә Алла алдында барыбыз да тигез булсак та…
– Әйтүләре хак булса, әмир сиңа ирек биргән бугай бит инде?
– Әмир бирде, әмма мин – хан колы, шәех!
– Хан колы? Сәер, әмир Хаҗи хан угланыдыр ич?! Аның сиңа ирек бирергә хакы бар. Ләкин синдә, оста, ул кайгы түгел кебек миңа… Әллә бер-бер гүзәлгә гашыйк булдыңмы?
– Булдым, шәех! – диде оста Дәүран.
– Бәхетле чагың, оста, бәхетле чагың. Сине әмир хөрмәт итә, ошбу мәчетне коручы да үзең. Әмир Хаҗига «Өйләнәм!» дисәң, ул үзе башкода булып барыр. Йә, йә, кем инде ул җир фәрештәсе?
– Сер саклый белү адәм баласы өчен изге нәрсәдер, шәех!
– Йа Алла, бик хуп, бик хуп! Әйтер сүзең пешкән җимештәй өлгереп торса, әйт инде аны, әйт!
– Өлгереп җитмәгән шул әле, шәех. Аннары вакыты да ул түгел кебек, миңа калса. Китим инде мин, шәех…
– Сөбханалла, сөбханалла, әйдә, син дигәнчә булсын. Ил күрке – ир сүзедер, җир күрке – ил күгедер. Тик вәгъдәңне оныта күрмә, оста!
– Онытмам, шәех! – диде Дәүран һәм шәехкә баш иде дә китеп барды, һәрчак затлы яшел чапаннан йөргән, башына шул ук төстәге чалма ураган, аягына кара читек кигән Тәтеш шәех чагыштырмача яшь иде әле, ул Болгарга күптән түгел генә килде һәм үҗәтләнеп үз вазифасын үтәргә кереште. Шәехне әмир Хаҗи соратты. Заманына күрә белекле шәех Бохарада укыган һәм Пәһлеван Мәхмүттән сабак алган иде. Ишан булып җитмәсә дә, шуңа омтылган кеше иде. Әнә шул зат оста йөзендә ниндидер гасабилану күрде. Шатлык та, хәсрәт тә түгел иде оста йөзендә, ә ниндидер борчылу, сагыш иде. Бай кызына гашыйк, күрәсең, ә үзе кол кеше. Гашыйк булуы хакында берәүгә дә әйтергә кыймый. Әмма ары таба болай яши алмавына да инанган халәттә иде егет. Әйе, егетнең чиргә сабышуы бар иде. Мәхәббәт чир бит ул, авыр вә сагышлы була. Тәтеш шәехкә дә аны татырга туры килде. Үргәнечкә килгәч, ул Олуг Мөхәммәтнең дүртенче хатынына гашыйк булды. Хөрмәткә ия яшь шәех шаһ сараена керә йөрер иде. Шунда күрде алиһәдәй гүзәлне. Күрде дә таң калды. Йа Хода, гүзәллек иде хатында. Шәех аны ни белән чагыштырырга да белмәде. Хатын да аның карашын тойды, күрде һәм шәехнең мәхәббәтен сизеп алды. Мәгәр курыкты бугай, яңадан күзенә чалынмас булды, һай, авыр булды да сөйгәнен күрми яшәүләре шәехкә! Тәмам чиргә сабышкан иде инде. Ярый әле җизнәсе Пәһлеван Мәхмүткә чишелде. Җизнәсе аны әйбәтләп тыңлады һәм, бер сүз әйтми, ак кәгазь алып, ул гүзәл затның исемен җиде тапкыр язды да, җидегә бөкләп, Тәтешкә бирде, ятканда баш очыңа куеп ятарсың, диде. Тамаша лабаса, ул үлепләр гашыйк булган алиһә аның төшенә керде. Тормыштагыча, чын булып. Алай гынамы, Тәтеш аны сөйде, яратты, илерер дәрәҗәгә җитеп назлады: нечкә биленә кул салды, анадан тума көе якынлык кылды, гүя кочагында эреде, хуш исләр килеп торган тәненнән исерде, канатларын җәйгән аккош кебек аякларын җәйде һәм ләззәт коесына чумды… Уянгач, бу хәлнең булуына ышанмыйча ятуы, әмма аннары төннәрен рәхәтләнеп йоклавы һәм янә мәхәббәтен төшендә күрүе, янә шул мәлләрнең кабатлануы аны бөтенләй башка итте. Яңадан ул аны эзләмәде, бер күз салыр өчен булса да, сарайга бармады… Останы да ул гүзәл заттан шул шифа белән биздерер…
Оста Дәүран исә шәехкә серен ачмавына куанып бетә алмады. Шәех аның серен белсә, һич булмас димә, икенче көнне үк Бөек калага ямчы җибәрер. Бу хәлнең ахырын күз алдына да китерүе хәтәр иде. Ә Сәлим хан аны кызганмас, җәзаның яманын бирер, кызы Назлыгөлне дә кичермәс, таш бастырып үтермәсә дә, игелек күрсәтмәс.
Өенә Назлыгөл килеп кергәннән соң, Дәүран тәмам тынычлыгын югалтты. Назлыгөлгә бу хакта әйтергә базмады. Куркак икәнсең, Дәүран, дип әйтүеннән коты алынды. «Йомышчы малай» белән бер өйдә тора башлагач, гаҗәеп тә сәер тормыш башланды оста Дәүран өчен, гүя өенең караңгы почмакларына кадәр кояш нуры тулды. Әмма бу хәл аңа чын да кебек, чын да түгел шикелле иде. Чөнки ничәмә атна инде бер өйдә торалар, икесенең берсе кыеп: «Никахны кем укыр?» – дип әйтмәде. Кыз аннан көтте, ә Дәүран исә Тәтеш шәехкә бу турыда ачылырга курыкты. Әнә шулай көн артыннан көн үтте, гомер дигәнең уза торды. Дәүран иртән торды да, аннан-моннан капкалап, эшкә китте, кич кайтты да… Юк, ул һәр көнне аны сагынып, ашкынып кайтып керде, кайтты да шәехне бүген дә никах укырга чакырам дип алгысынды, иллә хан кызы Назлыгөлне малай киемендә күрер иде дә барысы да элеккечә калыр иде. Ул гынамы, Назлыгөлгә туры карау түгел, дәшәргә кыймас иде. Оялу идеме бу, куркумы – һич аңламады, әмма әйтер сүзен әйтә алмады. Ә Назлыгөл исә бик тырышып, бик тә төгәл итеп йомышчы малай вазифасын башкарды. Дәүран кайтуга һәрчак табыны әзер булыр, җиз таз куеп, җиз комганнан аны юындырыр, бит-кулын сөртергә иңенә сөлгесен салып торыр. Сөйләшү юк, күзләр генә серләшә дә, йөрәкләр генә бергә тибә. Кыскасы, әйтерсең оста Дәүран өенә ул чынлап та йомышчы малай вазифасын гына үтәргә килгән иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.