Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 23


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 23 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Философ кисәктән Кубрат хан алдына түбәнчелек белән баш иде һәм, сүзе бетүен аңлатып, читкәрәк китеп басты.

Уйланырлык иде философ Иоанн Фасианга. Күп күрде ул кешеләрне, пәйгамбәр булырга теләгәннәрен дә күрде. Әмма аларның берсендә дә мондый акыл күрмәде. Кем бу Кубрат хан исемен йөрткән кеше? Әллә соң чынлап та күктән төшкән Тәңре илчесеме? Пәйгамбәрме?! Нинди нечкә сәясәтче, нинди акыллы юлбашчы! Ашиналыларның түрәбаш ыруы өскә чыкса, харап булачак бөек төрки халкы. Аларның беркайчан да ил-дәүләтләре булмас, гел үзара орышып яшәрләр. Сакларга, менә кемне сакларга кирәк төрки халкына!

Иоанн Фасиан үз императорын Кубрат хан белән чагыштырып карады, һәр мәзәктән, ипподромнарда уздырылган уеннардан тәм табып, күңел ачып яшәгән, дәүләт эшләрен тулысы белән логофетына тапшырган, чиркәү кагыйдәләрен бозып, үзенең бертуган агасының кызына – гүзәл Мартинага өйләнгән, ә тегесе сарай шагыйре Константинга үлепләр гашыйк булган… Империя башлыгы Ираклий оста дипломат Иоанн Фасиан алдында бик кечкенә гәүдәле юлбашчы булып калды. Гаять дәрәҗәдә вакчыл, интриган, мин-минлек чире белән бала чактан ук чирли башлаган базилевсны алып, ил тәхетенә менә кемне утыртыр иде ул. Бик күп илләрдә булган, һәр илдә дин-йола даирәсендәге галим-голәмә белән тормышын кыл өстенә куеп бәхәсләргә кергән Иоанн Фасиан гомерендә беренче тапкыр император өчен оялу тойды. Кем җырын җырлый ул? Императорныкын… Хак анысы, философ киләчәккә карап эш итте, мәкерле император урынына үзе укыткан, үзе белем биргән, үзе тәрбияләгән Юстиниан киләчәк иде. Әнә шундый өмет белән яши иде Иоанн Фасиан. Юстиниан углан үзенә хатын итеп менә шушы бөек кешенең кызын да алса, аннары үлсә дә үкенмәс иде ул.

Болгарга куылыр алдыннан философ Иоанн Фасиан император Ираклийга керде. Аның янында дин башы Фотий, логофет Барда утыралар иде. Логофет олы кеше иде инде. Аны һични кызыксындырмый, картлык белән бергә аңа битарафлык, гамьсезлек килгән. Ул Иоанн Фасианга күтәрелеп тә карамады. Сорауларны күбрәк дин башы Фотий бирде. «Философның Болгардагы төп максаты нидән гыйбарәттер? – диде ул, бик озак вәгазь укыгач. – Кубрат ханны христиан итүдән гыйбарәттер…»

Императорны исә күбрәк Болгардагы төзелеш эшләре, кирмән диварларының биеклеге, киңлеге, нинди материалдан өелүе кызыксындырды. Шулай ук аны борчыган нәрсә Төн илләре халыклары икән. Йомгаклап болай диде император: «Һәр варвар христиан булмаса да ярый, – дип дәвам итте ул сүзен, бармакларындагы энҗе кашлы йөзекләренә карап. – Мәгәр алар империягә дин белән буйсынган ышанычлы халыклар булырга тиешләр. Империягә карата шул халыкларда хөрмәт уяту– менә синең максатың нидән гыйбарәттер, философ. Хәерле сәфәр сиңа».

Менә шул өч кеше бөтен бер империя белән идарә итәләр иде. Халыкларны бер-берсенә ничек өстерүнең мәкерле юллары менә шул өч кеше башында туа һәм меңләгән куштаннар аша дөнья халыкларына җиткерелә иде.

Күп нәрсәгә төшенде Болгарга килгәч Иоанн Фасиан. Болгарның ханыннан алып хөкемдарларына кадәр гаять дәрәҗәдә гадел булуларын, ришвәткә бирелмәүләрен, ясакларның халык өчен җиңел икәнен күрде. Ул Кубрат хан дәүләтендәге тәртипләргә карады, әле биредә Византиянең кайбер тәртипләре булмавына әрнеде. Җитмәсә, шул дәүләт турында базилевска мәгълүматлар җыярга тиеш. Һәм ул аны җыяр да. Мәгәр ул мәгълүматлар империя өчен бер дә уңай мәгълүматлар булмас. Мондый мәгълүматлар җыйган өчен, аны базилевс мактамас, кайту белән тагын берәр илгә сөрер. Ул аңа каршы сүз әйтергә дә калдырмас, каршы әйт син императорга, ул сине шунда ук еретиклыкта гаепләр, ә андыйларның язмышы Румда ут учагында тәмамлана…

Менә шул хакыйкатьне аңлагач, Иоанн Фасианның киләчәген томан каплагандай булды. Философ үз гомерендә беренче тапкыр диярлек аптырап калды. Ахыр түзмәде, тагын олуг хан янына килде.

– Олуг хан, кичер мине. Грек халкы борын-борын заманнан ук үзен башка халыклардан өстен күрде. Теле-дине ят булдымы – грек халкы өчен ул варвар, сакаллы сабый. Болгарга килгәч, мин бер нәрсәгә инандым, олуг хан, нинди телдә генә сөйләшмәсен, нинди йолага гына табынмасын, һәр халыкта да акыл ияләре бар, һәр халыкның мөстәкыйль дәүләт төзергә хокукы бар. Грек халкы башка халыклардан бер дә өстен түгел икән. Мин шуңа инандым, олуг хан.

– Философ, халкың турында яман сөйләү ярамас иде. Синдәй акыл ияләрен биргән халыкны варварлар белән тиңләп булмый.

– Була икән, олуг хан, була икән, моны киләчәк исбат итәр.

– Ялгышма, философ. Грек халкының эшенә мин сокланып бетә алмыйм.

– Соклану адәм затына бер дә ят сыйфат түгел, олуг хан. Соклану – кешелек билгесе. Бөек Византия дәүләтен император Ираклий төземәгән, ул җимерүчеләр рәтенә керер. Грекны бөек халык итүчеләр һәрчак күләгәдә кала килделәр. Бүген Византия бик авыр чор кичерә, олуг хан. Византиягә байлыктан азыну чире килде. Байлыктан дөрес файдаланмасаң, ул байлык нинди камил дәүләтне дә черетер, таркатыр, гамьсезлек һәм битарафлыкка юл ачар, диләр акыл ияләре.

– Менә мин, Бөек Болгар дәүләтенең олуг ханы, синең акыллы киңәшеңә мохтаҗ, философ. Акыл – хаклык билгесе, әйт сүзең: кемнәр аша император белән элемтәдә торасың?

Кубрат хан йөренеп килде. Олуг ханның аягында – йомшак сафьян итек, өстендә – Византия чапаны, күкрәгенә таккан алтын кояш сурәте әле уңга, әле сулга селкенә. Бил путасында да шундый ук алтын аел, кылыч кынысы җиргә тиеп-тиеп киткәли.

– Олуг хан, мин сине данлар өчен килдем бирегә. Илнең логофеты булып алгач, мин сиңа үземнең тугрылыклы булуымны исбат итәрмен. Ышан миңа, олуг хан.

– Син хаклы. Кеше нинди телдә генә сөйләшмәсен, нинди йолага гына табынмасын, аның күңеленә ышаныч, бары тик ышаныч аша якынаеп була, ышанычның теле бер – дуслык.

Олуг хан, философ белән сүзе бетүен аңлатып, зәңгәр рәшә тибрәлеп торган офык читенә карады, аннары Көбер хан туктаган чәүкәлеккә күз ташлады. Олуг хан чатырына таба үзенең буйтурлары белән каенише Көбер хан килә. Киңәш мәҗлесенә өлгермәде Көбер хан, әмма Кубрат хан белән ул килешер. Кубрат хан каенишенә дә хатыны Аппакка ышанган кебек ышана иде.

30

Бу көннең таңы бик озак атты. Ханга хәбәр килде: кичә кичке яктан каганның төп көче илхан белән очраша; бик каты бәрелештән соң Балкыр яралана; җансакчылары аны каган алыпларыннан аерып алалар, тиздән бире килеп җитәргә тиешләр икән.

Кубрат хан, бар көчләрен тәртипкә куеп, түземсезлек белән Балкыр илханны, аны куып килгән каганны көтә башлады. Ниһаять, кояш чыгып, Тәңредән игелекле көн теләгәндә, офыкта Балкыр илханның алае күренде. Кубрат хан аларга каршы албагаучыларын җибәрде.

Килеп җиттеләр. Балкырның җиңелчә генә янбашы яраланган икән. Ханша яралы угланы яныннан китмәде. Кубрат хан Балкыр илханның алыпларын ашатырга-эчертергә кушты, аннары меңбашларны җыйды, унбашларга, йөзбашларга аерырга боерды. Барысы да әзер булгач, аңа килеп әйттеләр: каган белән орышта Балкыр илхан меңгә якын сугышчысын югалткан. Балкыр илхан алаен олуг хан үзенең төп алаена кушты. Шуннан соң гына яралы угланы янына керде. Хәлен сорады. Балкыр углан аңа елмаймакчы итте, әмма йөзе тартышып, чытылып китте. Угланның дала җилендә ярылып, кәшәләнеп беткән йөзен, кан саркып торган иреннәрен күрде дә олуг хан грек табибын чакырырга кушты. Табиб килгәч, ул:

– Мине дәвалаган кебек үк дәвала, алтын белән итәгең тулыр, – диде.

Кубрат хан укның агулымы-юкмы икәнен тикшерергә кушты. Табиб аңа укның агулы түгел икәнен әйтте. Шуннан ул тынычланып чатырдан чыгып китте. Чатырга кабат әйләнеп керде, табибның яралы янында әвәрә килүенә карап торды. Олуг хан Балкыр илханнан берни дә сорашмады, аталы-уллы ир-атлар күзгә-күз карашып кына сөйләштеләр. Күрә-аңлый иде Кубрат хан: угланына озаграк карап тора башласа, тегесе күзләрен йома, авыртуыннан битәр чигенергә мәҗбүр булуына, шактый алаен югалтуга әрнешә кебек иде илхан.


Әйе, орыш җиңел булмаячак. Кубрат хан моны каган белән Балкыр илхан бәрелешеннән үк сизде. Албагаучылар хәбәр китермиләр, каган күренми иде. Нигә озаклады? Исәпләүләре буенча, каган моннан ике көн элек Маныч елгасында булырга тиеш иде инде.

«Җаек бәкне көтәме?» – дип уйлады хан. Нәкъ менә шул уй аңа көн буена тынгылык бирмәде. Әмма кузгалырга ярамый иде. Каганда көч җитәрлек, каган Җаек бәксез дә орышны башлап җибәрә ала. Шулай булгач, нигә ул һаман юк?

Билгесезлек Кубрат ханны тәмам хафага салды. «Әллә соң,– дип уйлады (бу уен олуг хан күңел түрендәрәк тота иде, ә уй дигәнең калка да чыга, калка да чыга), – каганның Чәчкәне кулына төшерергәме исәбе?.. Бик мөмкин ич! Җаек бәк, ниһаять, Өске Кирмәнне ала һәм хан кызы Чәчкәне кулына төшерә, шуннан соң гына үзен көтеп торган Йулыш каганның төп көченә килеп кушыла. Кулына Чәчкә төшкәч, Йулыш каган аңа шарт куяр: «Йә кызың, йә илең?..»

Кубрат хан башын кысып тотты, як-якка чайкалып торды. Кодрак илхан кирмәнне тота алырмы? Орышларда сакалы агарган Җаек бәк бер-бер хәйлә белән капкаларны ачтырмасмы?..

Кубрат хан янына Балкыр углан килеп керде, ул инде йөри ала иде.

– Утыр, углан. Ун көн көтәбез каганны. Нигә килеп җитми?

– Каган килер, көчен барлыйдыр, атам, без аны шактый туздырдык. Аннары аның Җаек бәкне көтеп алуы да бар.

Кубрат хан текәлебрәк угланына карады. Бу углан да минемчә уйлый икән, димәк, каган чынлап та Җаек бәкне көтә, ә ул килми дә килми. Килер иде – кирмәнне ала алмый.

Кубрат ханның эченә җылы йөгергәндәй булды.

Шулчак чатырга җансакчысы атылып керде:

– Олуг хан, офыкта каган!

Офыкны тоташ сөңге очы томалаган шикелле иде. Күпме алай белән килгән каган – төгәл генә белүче юк. Бу көнне орыш булмады. Бары тик икенче көнне генә, кояш чыгып, көнне каршы алгач, елга буендагы томан сыегаеп юкка чыккач кына, ике як та орышка хәзерләнә башлады.

Хазарлар дуга сыман булып басканнар. Сугыш кырына күз төшерү белән, Кубрат хан Аспарух илханга сул яккарак җәелә төшәргә боерды. Аспарухның җәелә баруын күреп, хазарлар да сафларын киңәйтә төштеләр. Төп көче белән каган уртада иде. Төп көчен ул җәягә охшатып тезгән, һәр баскыч саен бер алып арта бара.

Кубрат хан кавханнарына боерык бирә торды һәм бер мизгелгә дә дошманнан күзен алмады. Аппакка һәм философка елганың аръягына чыгып китәргә боерды.

Кубрат хан атын сорап алды. Күк айгырын китергәч, яшьләргә хас җитезлек белән сикереп атланырга иткән иде, өзәңгегә аягын куюга, туктап калды, әмма шул мизгелдә үк ханның җансакчысы аның аяк астына кулын куярга өлгерде. Олуг хан игелекле җансакчысына күз дә ташламады. Кулына тезгенен алды, аты шундук, бии-бии, алай алдына таба кузгалды.

– Болгарлар, алыпларым, кардәшләрем! – диде олуг хан, өзәңгесендә калкына төшеп. – Хазарлар каганы безне үзенә буйсындырмакчы, җәйләүләребезне, калаларыбызны яулап, хатын-кызларыбызны, бала-чагаларыбызны Биләмҗиргәалып китмәкче. Аннан ул аларны кол итеп Мисырга, франкларга, румнарга сатып җибәрер. Мин сезгә ышанам, алыпларым, хатыннарыгызны, апа-сеңелләрегезне хазарларга әсир итәргә юл куймассыз! Без – болгарлар, кардәш көтригурлар – җәйләүләребезне, апа-сеңелләребезне беркемгә дә бирергә җыенмыйбыз. Без үз җәйләүләребезне саклыйбыз, без үз җәйләүләребез өчен орышабыз, без җиңәрбез, алыпларым. Тәңре безнең якта!

Кубрат хан һәр төмән алай каршына туктап сүз әйтте. Олуг хан әйләнеп килгәндә, аны алостаз Дәян куып җитте, атын янәшәдән атлатып бара башлады.

– Олуг хан, Өске Кирмәннән хәбәр килде. Җаек бәк, кирмәнне ташлап, бирегә юл тоткан.

– Алостаз Дәян, Өске Кирмәнгә иң ышанычлы атчабарың җибәр. Кодрак илхан үзенең алае белән бирегә ашыксын. Мин әйттем!

– Баш өсте, олуг хан. Йомышчы хәзер үк китәр. Олуг хан, кыеп әйтергә батырчылык итәм: төп алайны кайсы илхан җитәкләр?

Кубрат хан саф-саф тезелеп торган алайларга күз ташлады:

– Төп алай алдында Балкыр илхан булыр, алостаз Дәян.

Соңгы мәлдә генә, уена килгән фикерен ныгыту өчен, Кубрат хан барган җайдан җансакчыларының берсенә Балкыр илханны чакырырга кушты. Чатыр янына җитәрәк, аларны Балкыр илхан куып җитте.

– Атам, дәштеңме?

– Дәштем, углан. Углан, Тәңре киңәше белән мин сине төп алаем башына куярга булдым. Акыл белән орыш. Кыюлык белән батырлыкны бутама, үз-үзең, алаең сакла, әмма дошманнан куркып орыш кырын ташлама. Курку – җанварга гына хас сыйфат. Син олуг хан угланы, онытмасаң иде шуны. Иңгә-иң килгән алыпларың ташлап алга ыргылма, җүләр үлем дан китерми. – Кубрат хан атыннан төште, путасын салды, аның өстенә кылычын куйды һәм каршына килеп баскан Балкыр илханга бирде. Җансакчысы атын тотып торды, илхан исә атасына тез чүкте:

– Атам, олуг хан, угланың Балкыр син биргән бабамнар кылычын нык тотар. Дошман алдында куркып калмас, илен-җирен, халкын саклап, соңгы тамчы канына чаклы орышыр.

Балкыр илхан кылычны кыныннан тартып чыгарды, йөзеннән үпте, кылычны кире кынысына тыкты, путаны биленә буды, сикереп атына атланды.

Кубрат хан калкулыкка менеп басты. Ике як та орышка әзер иде, әмма бу як та, теге як та кузгалырга боерык бирми тора иде әле. Кубрат хан орыш кырын янә бер тапкыр күздән кичерде. Чәүкәлеккә күз төшереп алды. Чәүкәлек артында унике мең алыбы белән аның боерыгына әзер булып Көбер хан тора. Каган аны күрми, күрергә дә тиеш түгел.

– Алостаз Дәян, сөрәнчегә әйт, мәргәннәргә алышырга оран салсын. Укчы мәргәннәрдән соң мәйданга сөңгечеләр чыгар! Мин әйттем!

Болгар сөрәнчеләре оран салуга, хазарлар ягыннан ике мәргән мәйданга таба кузгалды.

– Нигә ике мәргән? – дип сорады олуг хан.

– Олуг хан, Өске Кирмәнгә йомышчы китте.

– Нигә ике мәргән, дим, мин сиңа, алостаз Дәян?!

– Каган шулай теләгәндер, олуг хан. Ике икән, без дә икене чыгарыйк.

– Бу Ашина ыруы гомергә гадел итеп яши белмәде. Чыгар ике мәргәнең, алостаз Дәян! Мин әйттем!

Болгарлар ягыннан да ике мәргән кузгалды, алар атларын юырттырып кына бер-берсенә якынлаша башладылар. Ук җитәр ара калгач, болгар мәргәннәренең берсе – уңга, икенчесе сулга чаптырып китте. Хазар мәргәннәре дә як-якка аерылдылар.

Алышчы алыплар дошманнарны сайладылар, уктан алыша башладылар. Кош кебек очып барган аттагы мәргәнне укка алу җиңел түгел, әмма аңа нәкъ менә очып барган кошны укка алган өчен мәргән исеме бирелә. Ук атыш уеннары булган саен, Кубрат хан иң оста мәргәннәргә кораллар, бүләкләр өләште. Менә хәзер алар үз сәләтләрен күрсәтергә тиешләр инде. Кайсы як алдырыр, кайсы мәргән өстен чыгар?..

Мәргәннәр бер-берсенә якынлашкан арада, Кубрат хан үз янына алостаз Дәянны дәштереп алды. Олуг хан күк атка атланган, аты калкулыкта, Йулыш каган да калкулыкта иде, ул да ат өстендә, аты кара-туры. Ул арада ни сәбәпледер каган атын алыштырды, ак атка менеп атланды.

Мәргәннәр уктан атыша башладылар. Болгарларның бер мәргәне атыннан очып төште, мәйданда ятып калды, аның аты, кешни-кешни, болгарлар алаена таба чапты. Болгар ягында «аһ!» дигән аваз дулкыны узды, хазарлар ягы исә, сөңгеләрен күтәреп: «Алдыр! Алдыр!» – дип кычкыра башлады.

Уң якка киткән мәргәннәр укларын бушка аттылар, бер-берсенә тигезә алмадылар. Алышкан мәргәне ятып калуга, сулдагы хазар мәргәне уң якка чапты. Болгар мәргәне аны күрә идеме, юкмы, әмма тамаша кылган алай «гү-ү» килде, мәргәнгә куәт биреп кычкырырга тотындылар. Шуннан тагын тынып калдылар, барысы да Тәңре кулында иде. Бер кешегә – ике кеше. Бер мәргәнгә – ике мәргән.

– Тәңрем, булыш мәргәнгә! – диде Кубрат хан.

Олуг хан белә иде, укчы мәргәннәрдән соң сөңгечеләр чыгачак, сөңгече ятып калган хәлдә дә орышны алыплар алышы хәл итмәячәк. Әмма нигәдер хәтта шул алышта да оттырасы килми иде ханның. Беренче мәргәне атыннан авып төшкәч, ханның йөрәге кысылып куйды, мәйданга үзе чыгып китәр дәрәҗәгә җитеп ярсынды.

Ул арада ике хазар мәргәне болгар мәргәнен уртага алдылар. Болгар мәргәненә беркая да китәр урын калмады.

Хазарлар ягында: «Алдыр, алдыр, алдыр!» – дип кычкыралар, болгарлар исә тынып калдылар.

– Кем угланы алыша? – дип сорады янәшәсендәге алостаз Дәяннан олуг хан. – Кем угланын чыгардың?

– Алышучы, олуг хан, Азак кавхан угланы Әмәт.

– Азак кавхан угланы?!

– Әйе, олуг хан, төптәңре үзе теләде.

Ул арада орышучылар арасында тагын бер хикмәт булып алды. Ике хазар мәргәне болгар алыбын шулчаклы кыстылар ки, теге, җәясенә ук элгән килеш, бер урында әйләнә башлады. Мәргән үзе тирәли чапкан хазар мәргәннәренең таралуын көтә иде.

– Ат, ат! – дип кычкыра башлады болгарлар. Мәргән үзенә очкан уклардан йә ат өстенә ятып кала, йә укка калканын куя. Боҗра тагын да кечерәйде. Шунда бер хикмәт булып алды: болгар алыбы ат өстенә яту белән, хазар алыбы җәясен тартты, болгар мәргәне бер якка тайпылып калды, ук исә икенче яктагы мәргәннең атына барып тиде, ат куркынудан өркеп китте, шунда болгар алыбы җәясен җибәрде. Ук хазар мәргәненең култык астына кадалды. Мәргән бер якка ауды, аты аны хазарлар ягына чаптырып алып китте. Хазар мәргәне, иптәшенең үлемен күреп, бер мәлгә каушый калды, күрәсең, болгар алыбының чираттагы угы аның ботына кадалды. Мәргән укны ботыннан тартып алды, җәясенә элде, мәгәр керешен тартырга өлгерми калды – болгар алыбының икенче угыннан ул атына чалкан авып төште.

– Уклар агулы идеме?

– Олуг хан, батырлар алышканда агулы уклар бирелми, – диде алостаз Дәян.

Кубрат хан төркиләрдәге бу язылмаган канунны яхшы белә, күңелен тынычландыру өчен генә сорады: алыбын үтертәсе килми иде.

Ук мәргән алыпның кулына тигән, ул, канаты сынган коштай беләген салындырып, Кубрат хан янына килеп туктады. Мәргәнне атыннан төшерделәр, Кубрат хан алыпны кочагына алды, аннары алтын саплы хәнҗәрен бүләк итте. Шулчак болгар алайлары өстендә «ур-ра!» тавышы яңгырады, хазарлар дәшмәделәр.

– Сөңгечеләр! – дип оран салдылар ике яктан да.

– Сөңгече берәү генә чыга, – диде алостаз Дәян.

Кубрат хан «Нигә?» дип сорамады, атына атланды.

– Сөңгечегә кем угланы чыга, алостаз Дәян?

– Тимерче Кулбай угланы Бәкер, олуг хан.

– Яхшы, чыксын, – диде хан.

Сөңгечедә таза ат, тимер калкан, җиде аршын озынлыгындагы сөңге иде. Сөңгеченең үз исеме түгел, атасының аты Кубрат ханның хәтерен җәлеп итте. «Кулбай, Кулбай, – дип уйлады ул, хәтерен барлап. – Кулбай угланы!»

Тимерче Кулбай бер яудан да калмады, хәзер әнә Симай ата белән бер алачыкта эшли. Орышка җыенганда, сакалы биленә җиткән Кулбай хан каршына килеп баш орды. Нык өзәңгеләр, тамгалы очлымнар, ялгаусыз күкрәкчәләр, ничек төшсә дә очлы ягы белән өскә карап торган ыргаклар уйлап тапкан тимерче Кулбайны олуг хан белә иде. Тимерче олуг ханнан угланы Бәкерне үзенә җансакчысы итеп алуын үтенде. Кубрат хан аңа, ярый, диде бугай. Кулбай шунда олуг ханга: «Олуг хан, җансакчың итеп алсаң, угланым тәнең генә түгел, җаның да саклар», – дигән иде. Мәгәр хан Кулбайга биргән вәгъдәсен бик тиз онытты, ул хәтта Бәкернең кемдә булуын да белешмәде. Ә ул алостаз Дәянда булган икән.

– Сөңгечене калдырып булмыймы? – дип сорады Кубрат хан.

– Соң инде, олуг хан. Аннары бу алып уеннарда гел бүләкләр ала килде.

– Ярый! – диде, килешеп, Кубрат хан. Ул сөңгечесе дә хазарлардан укчылар кебек өстен чыгар дип өмет итә иде. – Тәңре сәләт бирсен батырга! – диде олуг хан, мәйданга таба китеп барган алыпның киң җилкәсеннән, кулындагы озынсөңгесеннән күзен алмыйча. Мәйданга якыная башлауга, дошман сөңгечеләр атларын чаптырып киттеләр. – Алостаз Дәян, сөңгече алып бер генә ялгыша, Тәңре саклый күрсен батырны!

Ике сөңгече атларын чаптырып бер-берсенә килгән чакта, әнә шул үткән хәлләрне исенә төшереп өлгерде Кубрат хан.

Сөңгече алыплар бер-берсенә якынайдылар, менә тиздәнсөңгеләр кара-каршы очачак. Болгар алыбы беренче булып сөңгесен атты, әмма хазар алыбы да сөңгесен җибәрергә өлгерде, ике якта да «ух!» дигән аваз яңгырады, сөңгечеләрнең үрә баскан атлары яман тавыш белән кешнәштеләр.

Кубрат хан болгар алыбы тәнен үтәли чыккан сөңгене күрде. Алып, җил алгандай, ияр өстеннән очып төште, икенче мәлдә Кубрат хан хазар алыбының да иярдән җиргә очып төшүен күрде. Хазар алыбының да күкрәген сөңге тишеп чыккан иде. «Калканнарын куярга өлгермәделәрме?» – дип уйлады Кубрат хан. Ике якта да тып-тын калдылар, бары тик алыплардан арынган атлар гына, кешни-кешни, икесе ике якка юыртып киттеләр.

«Кичер, Кулбай, кичер ханыңны, – дип кыймылдады ханның иреннәре. – Кичер, саклый алмадым угланың…»

Сөңгече алыплар мәйдан уртасында ятып калдылар.

Кубрат хан беренче булып аваз салды:

– Кузгалырга!

Алостаз Дәян үз алае башына чапты. Дала кисәк бөтен җир йөзе белән хәрәкәткә килде. Олуг хан калкулыктан хәрәкәттәге алайларын күзәтте. Каган да калкулыкка менеп баскан, аның айгыры әллә каян күренеп тора иде.

Беренче булып кузгалу вак мәсьәлә түгел иде. Беренче хәрәкәт дошманга төп юнәлешне ачып бирәчәк. Боерык буенча беренче булып Аспарух илхан кузгалды, әмма ашыкмады, илханның каган хәрәкәтен беләсе килә иде, күрәсең. Аспарух илханның бу мөстәкыйльлеге Кубрат ханга ошады. Шул ук вакытта ул әнә шул ашыкмавы белән олуг ханны шиккә дә калдырды: илхан үзлегеннән һөҗүм итмәкче… Алай субашларның дикъкатен җәлеп итү өчен, Кубрат хан җансакчысына Болгар әләмен күтәреп төп алай каршына чыгарга боерды. Византия тукымасыннан тегелгән, уртасына алтын-көмеш җепләр белән кояш сурәте чигелгән әләмне тотып алай алдына килеп басуга, болгарлар «ур-ра!» кычкыра башладылар.

– Болгарлар, алга! – дип кычкырды төп алай башындагы Балкыр илхан. Бөтен орыш кырында «ур-ра!», «ур-ра!» авазы дулкын-дулкын булып яңгырады, ат тояклары тупылдаудан дала сискәнеп, тетрәнеп киткәндәй булды.

Орыш кырында ак чәчле кылганнар чайкала, елгага таба үләннәр куера, чәчәкләр күренә. Иртән алайларны карап йөргәндә, Кубрат хан тагын карсак төлкене күрде. Җанвар-киек аңа ияләшкән, һәрчак сөяк көтеп йөри иде, ә хәзер, кан исен сизүгә, кисәк юкка чыкты. Аның каравы баш очында козгыннар каркылдый иде.

Менә дошман белән ике ара кыскарганнан-кыскара бара. Менә грек утын каплап килгән укчылар укка ала башладылар, күп тә үтми, алар икегә аерылып киттеләр, алга сөңгечеләр чыкты, алар да икегә аерылдылар, шунда ташаткычлар куелган арбалар алгы сафка килеп басты. Күн ояларга грек уты тутырылган чүлмәкләр куелган, филтәләр кабызылган, керешләр тартылган.

Күргән сурәтне кинәт кенә олуг ханның зиһене кабул итмәде, әмма күзләре дөрес күрә иде – хазарларда да ташаткычлар куелган арбалар, аларның да алгы сафтагы сөңгечеләре икегә аерылды, һәм ташаткычлар куелган арбалар алгы сафка килеп басты.

«Хазарларда ташаткычлар!» – дип уйларга өлгерде генә Кубрат хан, шунда ук ике яктан да бер-берсенә чүлмәкләр оча башлады.

Олуг хан атының тезгенен шулкадәр гайрәт белән тартты ки, аты арт аякларына басты, авызы каерылудан әрнүле кешнәп җибәрде. Ике якта да чүлмәкләр шартлый, ике якта да дөрләп ут яна. Ташаткыч арбаларына ут капты, бөтен төбәк тәмуг утыдай яна башлады. Ут капкан арбалардан өркенеп, ярсынып, кешни-кешни җигүле атлар дулашты, киемнәренә ут капкан алыплар, бәгырь өзгеч итеп кычкыра-кычкыра, елгага таба йөгерделәр, күбесе ауган урынында ятып калды. Кисәк булып алган бу мәхшәрдән ике як та орышны туктатып тордылар. Атларның, кешеләрнең тереләй януларын күрү, аларның йөрәк өзгеч тавышларыннан, ярдәмгә чакыруларыннан йөрәккә кан савылгандай булды.

Шулчакта каган калкулыктан чаптырып төште һәм, төп алае каршына чыгып, әләмчесе янына килде, кылычын чыгарды, өзәңгесенә басып:

– Алдыр! Алга! – дип кычкырды.

Аңа каршы дәррәү төстә алае белән Балкыр илхан кузгалды. Кубрат хан да түзмәде, төп алайга таба чапты. Олуг ханның зиһенен бер уй биләде: «Хазарларда грек уты! Хазарларда грек уты! Каян?! Базилевс сатканмы?!»

Алайга җитәрәк, ул бер нәрсәгә игътибар итте: грек уты белән атышкан төбәктә арбалар янып бетеп бара, төп алайлар, уң яктан урап чыгып, бер-берсенә якынлашып киләләр иде инде. Менә алайлар кушылдылар да орыша башладылар, Кубрат ханны төптәңре Азак куып җитте.

– Олуг хан, олуг хан, борылыгыз, борыл! Йулыш каган орышка кермәде, алаен кузгатып җибәрде дә кире калкулыкка чапты.

Чынлап та шулай икән бит, каган аты белән кире борылып калкулыкка менеп баскан. Кубрат хан атын чатыры куелган калкулыкка борды, олуг ханга таба уклар оча башлаган иде инде. Олуг ханның як-ягындагы җансакчылары аны үзләренчә саклыйлар иде. Чатыр артында Кубрат ханның азмы-күпме мая алае бар. Ул аны һәм Көбер ханны соңгы мәлдә генә чыгарачак. Калкулыкка менгәч, шуны күрде Кубрат хан: Дәян алостаз белән Аспарух илхан дошманга дулкын-дулкын булып киләләр. Уклардан аталар да, ике якка аерылып китеп, яңадан дошманга каршы киләләр. Кайчандыр Атилла бабалары шулай орышкан.

Бар җирдә дә каты орыш бара. Олуг хан елганың аръягына күз ташлады, карашын офыкка күчерде. Шул яктан Батбай илхан килеп җитәргә тиеш иде. Ә ул юк та юк. Кодрак илханнан хәбәрчеләр килеп тора. Җаек бәк кирмәнне ташлап киткән. Чәчкә кайда? Хәбәрче берни дә белми иде, белепме әйтергә кушмаганнар?

Шулчак, атын күбеккә батырып, олуг хан янына хәбәрче килеп туктады, чабып килгән уңайга атыннан сикереп төште, куенындагы битек төргәген төптәңре Азакка сузды, тегесе үз чиратында аны олуг ханга бирде.

– Төптәңре Азак, кызым Чәчкә Җаек бәк кулында. Ни кылыйм?

– Олуг хан, барысы да Тәңре кулында. Җаек бәк, кызны кулына төшерү белән, бирегә юл алыр. Сабыр итик.

– Син хаклы, төптәңре Азак. Җаек бәккә башка барыр җир юк. Чәчкәне без монда килгәч тартып алырбыз.

Кубрат хан янына кече кавхан килде, тезгенен җансакчысына ташлап, баш иде.

– Олуг хан, каган яныннан шымчы кайтты.

– Кайда ул?

– Чатырда, олуг хан.

Кубрат хан атыннан төште, чатырга керде. Хазарлар ягыннан кайткан шымчы алып олуг ханга баш орды.

– Йә? – диде олуг хан. – Әйт хәбәрең!

– Олуг хан, төптәңре Ирсан каган ягында.

Олуг хан шымчы алыпны баштанаяк күздән кичерде. Күптән түгел алостаз тарафыннан каган ыстанына җибәрелгән алыпны таныды ул.

– Атың, атың ничек?

– Атым – Ардаш, олуг хан.

– Йә, Ардаш! – Кубрат хан шымчы алдына хәнҗәрен ташлады. – Ялган сөйләгән хәлдә…

– Олуг хан, кыеп әйтәм, төптәңре Ирсан каган ягында, алай белән яу чыкмакчы.

Кубрат хан, үрелеп, хәнҗәрен алды, хәнҗәр сабын нык кысудан ханның бармак буыннары агарынып чыкты, сул яңагы тартыша башлады.

– Хакмы бу, Ардаш алып?

Алып хәнҗәрен чыгарды, бармак очына чәнечте, чәчрәп киткән канны хәнҗәре йөзенә ягып, ханга сузды.

– Олуг хан, ант эчәм, төптәңре Ирсан бер төмән алай алдына баскан иде.

– Кече кавхан, ханшаны дәш!

Шулай диде дә олуг хан, кабаланып, чатырдан чыкты, артына да әйләнеп карамыйча, атына таба ашыкты.

Ханша елганың аръягында иде, хәрби киемнән, янында оста мәргәннәрдән йөз алып. Алайның йөзбашы ханшаны күз карасыдай саклый иде. Күп тә үтми, ханша йөз алыбы белән чатыр янына килеп тә җитте, калкулыкка күтәрелде, атын олуг хан аты белән янәшә туктатты.

– Ханша, – диде Кубрат хан, орыш кырыннан күзен дә алмыйча. – Яман хәбәр килде. Төптәңре Ирсан каган әләме астына баскан, орышка кермәкче. Киңәшең әйт, ни кылыйм?

Ханша аһ итте, әмма шундук үзен кулга алды.

– Батбай углан, Батбай углан кайда?!

– Ул юк, ул күренми.

– Хан, кеше сүзе кеше үтерер, ди. Кайда ул шымчы алып?

– Чатырда.

Ханша атыннан төште, чатырга керде. Кубрат ханның күңелендә өмет чаткысы кабынып алды. Шымчының ялганлавы да бар иде. Шымчыны каганның сатып алуы да бар иде. Андыйларны да күп күрде олуг хан. Ханшага ул барысын да сөйләр, ялганлый алмас.

Иллә өмете акланмады, ханша җилләнеп әйләнеп тә килде.

– Төптәңрене юк иткән алыпка мең алтын, хан. Төптәңре – хыянәтче!

Ханша атына атланды, орыш кырына текәлеп карады.

Төп көчләр арасында каты орыш бара иде. Төп көчне җитәкләгән Балкыр илхан чигенә башлады, олуг хан мая алаеннан шунда бер төмән алай җибәрде. Өстәмә көч килүгә, болгарлар рәтләрен тигезләделәр. Шул яктан җан өшеткеч авазлар ишетелә, башлар киселеп оча, күкрәккә, аркага кадалган ук-сөңгеләрдән аккан кан дала кылганнарын ал төскә буйый.

Әле иртән кояш чыкканда тын гына йоклап яткан дала ыңгыраша, әрнешә, сыкрый иде. Баш очында козгыннар каркылдый, ала каргалар оча. Көн төшлеккә җитеп килә, бер якның да алдыра алганы юк. Кубрат хан хәзер еш кына төньякка күз ташлый, аның исәбенчә, шул яктан камаудан котылган Кодрак илхан килергә тиеш иде. Ул инде юлдадыр, атасына ярдәмгә ашыгадыр. Ни ашыкса да, Кодрак илхан тиз генә килеп җитә алмаячак, әмма олуг ханның күз карашы барыбер шул якка тартыла иде. Кодрак илхан янында Илбарыс буйтур да бардыр. Хәзер нәкъ менә шулай булуын тели иде күңел.

Орыш кырына карый-карый, олуг хан яңак итен чәйнәде. Башында мең төрле уй бөтерелә. Хазарларда грек уты?! Кем биргән, кем саткан?.. Базилевсмы? Йа Тәңрем, никадәр мәкер бу базилевста! Күңелнең моңа ышанасы килми, әмма нинди мәхшәр булып алды, ике яктан да меңләгән кеше кырылды. Ни өчен болай эшли базилевс?.. Бит ул Кубрат ханга патрикий титулы бирде, яклап килде, балаларын ярәштеләр, исәпләре кардәшләшергә иде…

Олуг хан янына, атын калкулыкка җан-фәрманга чаптырып, алостаз Дәянның җансакчысы килеп туктады.

– Олуг хан, алостаз Дәян ярдәм сорый!

Кубрат хан чаптырып килгән атның киңәеп киткән борын тишекләренә карады һәм шундук карашын орыш кырына күчерде:

– Синдә ничә баш алып?

– Бер баш, олуг хан!

– Алостаз Дәянга әйт, ярдәм юк, диген. Чигенмәскә! Башың бер генә булса, син ханга яңадан мондый хәбәр белән килмә! Мин әйттем!

Алостаз Дәянның җансакчысы атының авызын каерып борды да, камчылый-камчылый, ат тоякларыннан балчык ата-ата, кире чапты. Соңгы чиктә Кубрат хан алостаз Дәянга йөз сугышчы җибәрде. Олуг ханның мая алае күзгә күренеп эри иде.

Орышның иң катысы төп алайлар төбәгендә. Кубрат хан шул тирәдән күзен дә алмады. Соңга таба Болгарның язмышы нәкъ менә шул төбәктә хәл ителәдер сыман иде. Кинәт бер төркем кыю хазар мәргәне, төп алайны урап чыгып, чатырга таба ташланды. Аларга каршы болгарлар кузгалды. Шунда Кубрат ханның күзләренә таныш йөз чалынып китте.

– Төптәңре Ирсан! Ирсан!.. – Кубрат хан кече кавханга таба борылды. – Кече кавхан, чап Көбер ханга – вакыт!

Шулай диде дә олуг хан, атын куалый-куалый, таныш йөзгә таба чапты. Юк, төптәңре, син миннән ычкына алмассың. Ычкына алмассың…

Орышларда күп катнашкан, үлем күзенә карап кылычын дошманга күп тапкырлар күтәргән Кубрат хан, орыш төбәгенә якынайган саен, үзендә ниндидер ярсыну тойды.

Яшь чаклардагы орышка чапкан мәлләрен күз алдына китерде. Кубрат ханга гүя шул чаклардагы гайрәте кайтты.

– Ур-ра! Ур-ра!

Аның тавышын чәүкәлекләр артыннан өермәдәй килепчыккан Көбер ханның алае күтәреп алды. Кубрат ханны җансакчылары, иң оста мәргәннәре уртага алганнар иде. Олуг ханның «ур-ра!» кычкырып яуга ташлануын күргәч, болгарлар ягы алдыра башлады.

Кубрат хан берәүне дә күрмәде, берәүгә дә карамады, аның карашы бары тик бер кешегә – төптәңре Ирсанга текәлгән иде.

Төптәңре Ирсан Кубрат йөргән яуларның берсеннән дә калмады. Ул һәрчак орышның иң кайнар төбәкләрендә булды. Аны, чынлап та, Тәңре үзе саклый кебек иде, ул орыштанһәрчак исән чыкты. Шушындый батырлыклары аркасында төптәңре Ирсан хан һәм алыплар алдында абруй казанды. Уктан ата белмәсә дә, кылыч белән оста орыша иде төптәңре Ирсан. Шуның өчен олуг хан җәясен алып тормады, кылычын болгый-болгый, төптәңре күренгән төбәккә чапты.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации