Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 38 (всего у книги 51 страниц)
Вәзир тирә-ягына күз ташлады. Аның кай тарафка һәм ни өчен барганын белгән кебек, очраган бер кеше вәзиргә ихтирам белән баш ияләр. Шул ук вакытта Исхак чамалады: күпләре аны гүя күрмиләр дә, үтәләр дә китәләр. Ханның ат караучысын гына күр син, әйтерсең яныннан вәзир дә үтеп бармый, һаман ат тарау белән мәшгуль. Ат та иясенең изгелек эшләвен белгән кебек тик тора. Шул ук вакытта ул бераз абайлый булса кирәк, чын иясе бу кеше түгел, бөтенләй башка, ул бик сирәк атлана аңа, әмма атланган чакта җилле йөри, кирмәннән чыгып, җан-фәрман чаба-чаба болыннарны әйләнеп кайткалаганы бар. Иясе аның беркайчан да берүзе генә йөрми, аны һәрчак ике-өч дистә азат озатыр, алар аннан һәрчак кала төшеп йөрерләр, беркайчан да иясен узмаслар.
Хан әмере белән вәзир Исхак туры сарайга барырга тиеш иде, ә ул, аны узып, Кара пулатка юнәлде. Чөнки Сәлим хан аны барыбер Кара пулатка озаттырган булыр иде. Иң яхшысы – үзең барып керү. Дошманнар шатлансын, дуслар коралларын барласын, чөнки бүген минем башым киссәләр, иртәгә аларныкын кисүләре бар. Алла, сакланганны гына саклармын, дигән. Яңа калага нигез карарга барганда, Сәлим хан илбактысы Таймасның кешеләре дә бар иде, вәзир Исхак сукыр түгел, барысын да күрде, гәрчә ул көнне каравыш кызы янында аунап чыкканнан соң башы авыртып, күңеле болганыбрак торса да.
Әйе, вәзир Исхак зур хата ясады. Бу хатасы хакында оныкларына язып калдырасы иде дә бит, өлгермәде, һич югы, гыйбрәт алсыннар иде. Бәлкем әле, кәтиб Хафиз язар. Язарга тиеш. Аны да Кара пулатка тотып китермәсәләр… Аны да китерсәләр, кем дияргә инде шуннан соң бу Сәлим ханны? Кәтиб Хафиз шикелле изге җанны Болгарда көндез шәм яндырып та таба алмыйсың. Хан фәрманы Хафиздамы, Саксин казый кулындамы? Ни генә булмасын, дөрләп янган учактан очып чыккан Аждаһаны барысы да күрде, бу хәлне Саксин казый да инкяр итә алмас. Шулай булгач, нигә куркырга тиеш ул? Шәех Игәнәйнең мөридләре кадим заманыннан кергән йолаларны халык күңеленнән җуярга тели, әмма халык үткәнне тиз генә оныта буламы? Тартыша, яшереп булса да үзенекен итә. Шуннан ислам дине әһелләре борынгы йолаларны ислам диненә җайлаштырырга кереште. Кайбер йола җиңел генә кереп китте, ә кайберләре… Ил – тарихсыз, су ярсыз булмый. Әйе, хакыйкать үлемсездер, ул гүя туфракка төшкән орлыктыр, шартлар булганны көтеп кенә ята, шартлар тууга, шундук шытып чыга һәм чәчәк ата…
Кояш бер дә яман кыздыра, Новгород якларында җәй буена бер тамчы да яңгыр төшмәгән икән. Сәлим хан урыс сәүдәгәрләренә олау-олау ашлык сата, кенәзләргә бүләк итеп тә җибәрде. Изгелек кыла. Урыс-болгар элек-электән кәләшләр алышып, бер-берсенә ярдәм итешеп килгән. Хак анысы, бу ике халык арасында орышлар да булмаган түгел, булгалаган. Вәзир Исхак бу ике халыкны дуслаштыруда күп эш башкарды, рәхмәт әйтергә иде, ә юк, бүген аны Кара пулатка дәштеләр. Кара пулатка ни өчен дәшүләрен бик яхшы белә вәзир Исхак. Аннан бик азлар гына исән-имин чыгадыр.
Вәзир Исхак ашыкмады, тирә-ягына карангалап барды. Көнчыгыш капкадан азатлар китеп бара, Җаек буенадыр, соңгы ике елда, кенәз Андрей Боголюб белән солых төзегәч, Сәлим хан ни сәбәпледер көнчыгыш чикләрен ныгыта башлады. Билгеле инде, Олуг Мөхәммәттән куркуыдыр, Сәлим ханга шаһ белән бәхәскә керү кирәкмәс иде. Саксин каласында яшәүче шәех Саттар Әбуталибның даны бөтен Туран дөньясына таралган, Олуг Мөхәммәткә аны илче итеп җибәргән очракта, Сәлим хан отар гына иде. Шәех Саттар Әбуталибны Үргәнечтә белмәгән кеше юктыр. Бөек кала кирмәнен ныгыту урынына Каргалы кирмәнен салып ята. Барып килә алмады вәзир Исхак шул якларга, анда ниндидер мәләкәс ыруы авыл утырган икән, күрәсе килгән иде шул халыкны. Хатын-кызлары ирләр белән атта бертигез йөри, орыша икән, дип сөйлиләр. Аннары юлга алган ризыкларын мактадылар. Җиде ил, җиде юл узганда да бозылмый торган казылык ясыйлар икән, кымызлары борын тишекләрен ярып чыгардай каты икән, диделәр. Казылык, эремчек, әйрән, кымыз, бавырсак, чәкчәк бездә дә бар, Аллага шөкер. Ә менә саклау ягы кыенрак ул ризыкларны. Казылыкны саклап булса да, калганнары айлык юлда искерә башлый. Әйе, күрәсе килгән иде вәзир Исхакның шул мәләкәслеләрне– язмаган булып чыга. Җаек ягына китеп барган азатларның һәрберсендә иш ат. Борын заманда болгар алыбы өчәр ат йөрткән, диләр. Хәзер әнә иш атны да ерак юлга гына алалар. Ә мәләкәслеләр һаман өчәр ат йөртәләр икән.
Кара пулат янында казый Баштак киләп сара. Кемнедер көтә шикелле. Борчулы, бер урында торалмый. Кемне көтә? Шулай ук вәзир Исхакны микәнни? Шулайдыр. Күрде дә әнә аптырап катып калды. Әйе, әйе, казый Баштак, мин киләм, берүзем киләм, син мине хан азатлары китерерләр дип көтә идең, алай булмагач, ни кылырга белми катып калдың. Борчылма, казый, барысы да әйбәт булыр – Сәлим хан моның өчен сине гаепләмәс. Беләм син «ничек инде бу кеше үзе теләп үлемгә килә» дип уйлыйсың. Яшермә, нәкъ шулай уйлыйсың. Тик курыкма, мин бу хәлдә берәүне дә гаепләмәм. Чү, син бит минем иректә булуымны күреп курка калдың! Күрче, шулай бит? Шулай. Ә сиңа әл-казый Ишкул ни дигән иде, вәзир Исхакны хан азатлары Кара пулатка китерерләр, бар, кабул итеп ал, яныңда ике-өч азатны калдыр, дигән иде. Ә ул монда гелән үзе генә килә. Аптырамаслык та түгел шул. Димәк, син, казый Баштак, хан вәзиргә тияргә кушмаган, бернинди дә хөкем итү булмый, дип уйлыйсың. Киресенчә, вәзир үзе кемнедер хөкем итәргә килә дип котың алынды. Бәлкем, хан вәзире сине хөкем итәр, казый Баштак. Ә нигә, гаепсез кеше булмый, шулай ди шәех Игәнәй, димәк, синең дә гаебең бар, казый Баштак. Языгың булса, Аллага хәер биреп кенә котыла алмассың, ул сиңа, гошер сәдакасы биргән саен гөнаһыңны җуярга өметләндермәс. Вәзир Исхак ни хан алдында, ни шәех алдында мәһди була алмады, Аллаһы Тәгалә ярлыкасын.
– Әссәламегаләйкем, казый Баштак!
– Вәгаләйкемәссәлам, вәзир Исхак!
Казый Баштак вәзиргә, кулын йөрәк турына куеп, түбәнчелек белән баш иде. Хикмәт шунда иде ки, казый Баштак вәзир Исхакның Кара пулатка берьялгызы гына килүенең төп сәбәбен белми иде, әнә шул белмәү аны үтә кыен хәлгә калдырды: хан вәзир Исхакны аның тугрылыгын сынарга дип җибәргән булса? Туйдылармы казый Баштактан? Кирәге калмадымы? Халык, карга карганың күзен чукымый, дисә дә, әйтик, әл-казый Ишкул үз янында эшләгән шактый кешеләрнең башын җәллад балтасы астына салдырды. Шаһитлардан үз вакытында котылып калу хәерлерәк булыр дип уйлавыдыр.
Шулчакта казый Баштакның башына бер уй килде: вәзир Исхакны, берни булмаган кебек, чәйгә дәшәргә.
– Рәхим итегез, олуг вәзир, узыгыз, – диде ул һәм, арттырыбрак җибәрүен сизеп: – Чәйләп алырбыз, хан кайчан килә әле, – дигән булды.
– Мин хан түгел, казый Баштак, билең авырттырырсың, ул хәтле тырышып баш орма! Хокук вә фикъһе кешесе буларак, әйт әле, әмир Хаҗи урманнарында качкыннар күбәеп киткән икән, атакайлары кем, белмәдеңме?
– Сәлим хан, Болгарда качкыннар юк, дип мактанды. Булмаганны сөйләмәсәнә, олуг вәзир.
– Син ишетмәдеңмени әле, казый, качкыннарның башы Тубыкбай баһадирның туганы Җик Мәргән икәнне? Ул, Сәлим хан аның ишләренә кагыла икән, мин аны тыныч яшәтмәм, дип әйтеп әйткән икән, диләр.
– Җик Мәргән атаман! Олуг вәзир, син миңа агасы белән бәхәскә кергән Җик Мәргән турында сөйлисең икән, ишеткәнем бар, нигә булмасын ди. Җик Мәргән әмир Хаҗи урманнарында сукбайлык итә. Ишләре күп түгел. – Казый Баштак як-ягына каранып алды. – Беләсегез килсә, олуг вәзир, хан аңа үзе тимәскә кушты. Ике туган ызгышалар икән ызгышсыннар, безгә кысылырга ярамас, диде. Җик Мәргән Бачман баһадирның сеңлесе Зәйтүнәгә гашыйк икән. Тегесе көнаралаш урманга – аның янына чаба, диләр. Кыз үзе дә бик чая, үткен, кыю икән – уктан да ала, кылыч белән дә орыша, ир-аттан бер дә калышмый икән. Иш ишне тапмый буламы? Табышканнар әнә. Түр урам сәүдәгәре углы яучысын, әйтсәң дә оят инде, йомшак җиренә тибеп чыгарып җибәргән, диләр.
– Ә син уйланганың юкмы, казый, әйтик, качкыннар нигә гелән әмир Хаҗи урманнарына килеп сыена, баллымы әллә ул урманнар? Димәк, анда аларга торыр шартлар бар, димәк, аларны әмир Хаҗимы, башка берәүме ашата, ә кирәк чакта… Кыскасы, казый Баштак, әмир Хаҗи тиздән атасыннан аерылып чыкмагае – мөстәкыйльлеккә омтыла ул. Сәлим хан вакытында чарасын күрмәсә, әмир үзенә бер дәүләт тә төзеп куяр. Әнә хәзер башкала өчен яңа кала салырга булды бит хан, шул булыр әмир Хаҗиның мәркәзе. Җиде су юлы чатында. Инде бераз шәйләдеңме кая таба бара эшләр Болгарда, казый Баштак?
– Борчылма, олуг вәзир, казый Баштак ул хакта белә. Син дә, олуг вәзир, Сәлим ханнан бер дә ким түгел, миңа калса, аннан күп тапкыр акыллыраксың да кебек. Нәкъ менә акыллырак булган өчен, бүген ул сине хөкем итмәкче, олуг вәзир. Тәхет ул һәрчак орыш кыры булып торды. Бездән соң да шулай булыр. Әйтик, әмир Хаҗи нигә атасы белән килешми? Тубыкбай баһадир белән Җик Мәргән турында әйтеп тә торасым килми. Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәк тә илгә кайтып тәхеткә утыру хакында хыялланып йөри ич әле. Дала тармы аңа? Хан кызына өйләнде, кул астында бербөтен алай[3]3
Алай – гаскәр.
[Закрыть], диләр. Ә аның илгә кайтып тәхеткә утыруы бар. Бик бар.
– Телең ни сөйләгәнне колагың дөрес ишетәме, Баштак казый?
– Ишетә, дөрес ишетә, олуг вәзир. Гаебем булса, кичерә күр. Җәллад балтасы астына муенын куярга торган кеше белән яман итеп сөйләшәсем килми. Хан сине нахакка рәнҗетте. Бу хакта үзең дә беләсең! Мәгәр алар барыбер сине тыңламас.
– Син нигә монда, менә син нигә?!
– Мин, олуг вәзир, кеше кулындагы кеше. Минем дә берзаман баш казый буласым килә. Максатсыз адәм – очламаган каләм, ди әнә хан кәтибе. Баш казый булып алсам, мин кешеләрне нахакка рәнҗетмәс идем. Сиңа хан вә аның куштаннары түгел, Аллаһы Тәгалә җиңеллек китерер. – Казый Баштак ишек ягына карап алды. – Хак булса, олуг вәзир, хан оныгы Гали Үргәнечтә, диләр. Имеш, исән икән.
– Тиле дигән саен тигәнәк буе сикермәсәнә, казый Баштак. Хан оныгын мин үзем күмеп кайттым. Үз күзем белән карап тордым. Теге дөньядан әйләнеп кайткан кешене моңа кадәр күргәнем юк иде әле.
– Кам ни кылды соң аның белән? Алар күз буа белә. Күзеңне буганнардыр әле, олуг вәзир!
– Анда бер мин генә түгел, йөзләгән кеше иде, казый. Ишетәсеңме, йөзләгән кеше. Мин бу хөкемне үзем теләп алдым, казый. Үзем. Сәлим хан үзенең куәтен расларга тели һәм ул аңа ирешер кебек. Моңа ирешү өчен мин аңа үзем ярдәм иттем. Ашыккан атның башына сугалар. Мин ашыга төштем, ханнардан күбрәк белә башладым, ә алар үзләреннән акыллы кешене кичерә белмиләр. Бу хәл бик борынгыдан килә, казый Баштак, бик борынгыдан, фиргавеннәр заманыннан ук. Тәхеткә утырган һәр фиргавен үзен Алла итеп күрсәтергә теләгән. Соңрак бу чир хетләргә, аннары бавилләргә, аннан фарсыларга, румнарга, каганнарга, ханнарга, кенәзләргә күчә. Әмма бүгенге халык мең еллар элек булган халык түгел инде. Ханның Алла да, пәйгамбәр дә түгел икәнлеген бик яхшы беләләр. Ни өчен хан үзеннән акыллыларның башларын кистерә?.. Моны ул Аллаһы Тәгалә исеме белән эшли. Мәгәр җәмәгатьчелек инде аңлый башлады, хан вә кенәзләр гап-гади кеше икән. Кылган явызлыклары өчен аларны үтерә башладылар. Андрей Боголюб, мәсәлән. Халык үзенә тиң кешене, ягъни гади ханны, күңеленә якын ил агасын тәхеткә утыртырга тели. Әмма моны эшләргә халыкка дин әһелләре ирек бирми. Дәүләт кенәзсез дә, хансыз да булмый. Әйе, алар хәзер Алла да, пәйгамбәр дә түгел, аларның коллары, әмма гади халыкны кол итүче коллары, сүзе бернинди йөк йөртмәгән ил агасы. Ә без аңа буйсынырга тиеш, баш иеп, алар әмерен карусыз үтәргә. Әнә шундый йөкне үтәп кайтты күптән түгел вәзир, казый Баштак.
16
Вәзир Исхакның туп-туры Кара пулатка таба китүен ишеткәч, икеләнә калды Сәлим хан. Әллә соң бар языкны үзенә алып, вәзирен коткарсынмы?.. Моңа кадәр вәзир аңа тугрылыклы булды. Бер гөнаһсызга башын кистерергә… Бер гөнаһсызгамы?! Вәзир Исхак аның оныгын яңа кала салынасы нигезгә корбан итеп кайтты. Хан алдында гөнаһсыз булса да, халык алдында, угланы әмир Хаҗи алдында вәзир Исхак гөнаһсыз була алмый. Угланың Хаҗи мөстәкыйльлеккә омтылганда, бөтен гаепне үзеңә алу ярармы? Шәех бу хәлнең төп асылын белсә, үз азатларыңа хәтле котырта башлар. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Аллага тапшырыйк. Вәзир Исхак гаепле, берәү дә аңа кала нигезен карарга барган оланнарның берсен корбан итәргә дип кушмаган, ул аны үз белдеге белән эшләгән, җәзасын да үзе генә алырга тиеш.
Барысы да әйбәт бара кебек иде, тик бүген иртәннән бирле күңелне бер нәрсә борчып тора – кәтиб Хафизның төнлә белән югалып торуы. Әгәр ул вәзир Исхакка барган булса? Ул гынамы, бергәләп сүз куешкан булсалар? Әйтик, хан биргән хат-фәрманны укып чыксалар? Дөрес, дарулар ясаучы яван хаттагы язуны ике атнадан үзеннән-үзе бетә дип ышандырды. Ике атна гына түгел, өченче атна китте. Әгәр ул язу бетмәгән булса? Яван белән вәзир бер сүздә булсалар? Хат-фәрман әл-казый Ишкул, шәех Игәнәй кулына керсә? Хатта хан мөһере, хан кулы!..
Шулвакыт хан каршына табиб Антоний килеп басты, дәшми генә баш иде, сүз сорады.
– Йә-йә, ни әйтерең? – диде Сәлим хан.
– Хан, кәтиб Хафиз яваннар урамында булды, кичерегез аны, гаеп миндә…
– Хәериең, – диде хан. – Хәериең, Антоний, үзең әйтмешли. Була күрсен.
Табиб Антоний янә ханга баш иде һәм борылды да чыгып китте.
«Димәк, бусагабаш Камай, чынлап та, кәтиб Хафиз муенында тәре күргән. Тик кем салдырып алырга өлгергән? Хәер, бу хакта соңыннан. Анда ул үзе дә заманында баргалады. Булды андый гөнаһлары, булмады түгел. Әле булса исендә, яваннар урамына ул кояш баегач чыгып китте. Өстендә әрмәннәр чикмәне, билендә бау. Бау ярлылык билгесе түгел, бау яһүдләр белән аралашу билгесе дә иде. Аны аулак өйдә таныш яван каршы алды. Яван кызлар белән сәүдә итә иде. Шушы яван Сәлим ханны җитәкләп диярлек караңгы өйгә алып керде. Ишек төбендә табак тотып торучы карчыкка бер янчык алтын ташлагач, кунакның кем икәнен янчык чамасыннан ук белеп алган карчык көмеш кыңгыравын зеңләтте. Шундук түр яктан ояла-тартына гына бер зат килеп чыкты, шәм кабыздылар, һәм Сәлим хан япь-яшь кызны күрде. Көйчеләр дә чакырулы икән, тын гына кыллы коралда уйный башладылар, ул арада хәмер, көмеш табакка салып җиләк-җимеш китерделәр. Күп тә үтми, Сәлим ханны кызлар уратып алды. Алар аның өстеннән чикмәнен салдырды, аяк киемнәрен җыйды. Кайсыдыр хәмер койды, ханга сузар алдыннан үзе эчте һәм «серем белерсең» дигән ишарә белән, бераз кылтая-кәнтәйләнә һәм назлана төшеп, чокырны ханга сонды. Сәлим ханны шәм янындагы күпереп торган мендәргә утырттылар, хан янәшәсендә теге яшь кыз утыра, ә калганнары җил алгандай юкка чыктылар. Нечкә муенлы көмеш савыттан хәмерне берсе артыннан берсен сала-сала эчеп бетерде дә кесәсеннән көмеш тәңкәләр алып идәнгә сипте. Көйчеләр тәңкәләрне җыеп бетерделәр һәм чыгып та шылдылар. Сәлим хан кыз белән икәүдән-икәү генә калды.
Көйчеләр күрше бүлмәдә уйный башлады.
Кыз аңа кыяр-кыймас кына килеп елышты. Үзе калтырана, үзе һаман елыша. Кызның нәфис бармаклары тәнне кытыклыйлар, илереп кычкырып җибәрәсе килә. Күрше бүлмәдәге көйчеләр салмак кына янә уйныйлар да уйныйлар.
Сәлим хан кызның талчыбыгыдай биленә кулын салды. Кагылыр-кагылмас сыгылып килә иде бил иясе. Сәлим хан кулын түбәнрәк төшерде, биле талчыбыгыдай нечкә булса да, янбашлары өлгергән кабактай йомрыланган иде инде кызның. Сәлим хан астындагы мендәрне суырып алды да түргә ташлады, сузылып ятты. Кыз аның күкрәгенә башын салды. Сәлим хан кызны кочагына алды, астында калдырды. Шул мәлдә кыз җыландай шуып чыкты да, сәке читенә күчеп, тезләрен кочаклап утырды. Ул дер-дер калтырана, теше-тешкә тими шыкылдый иде.
– Мин куркам, тимәгез миңа, мин куркам!
Моны һич тә көтмәгән Сәлим хан, чәчкәгә кунган күбәләкне тотарга теләгән берәүдәй, кызга ташланды, көчле куллары белән нәзберек затны күкрәгенә кысты. Кыз кычкырмады, чарасыз калып чәбәләнә башлады, иллә Ходай Тәгалә хан кулыннан ычкына алырлык көч бирмәгән иде, чәбәләнде-чәбәләнде дә кисәк таралып китте. Нәкъ менә шунда Сәлим хан хәрәкәтсез калды. «Кыз бала» дигән уй зиһенен телеп үтте. Отыры кубып ташланса да, соңгы мәлдә, кыз бала карусызлана калгач, Сәлим хан үзендә әллә ниткән ят хис тууын тоеп алды. Күп еллар элек бер гарәп аңа бик тә гүзәл җария китергән иде. Биюче иде кыз, ул биегәнне көннәр буена да карарга риза иде Сәлим хан. Ул шулкадәр килештереп янбашларын уйнатыр иде ки, Сәлим хан ни кылырга белми үзе торып биеп китәр иде. Бермәлне карап-карап торды да Сәлим хан кызның үтә дә җилле итеп биюенә, бусагабаш Камайга аны күрше бүлмәгә алып керергә кушты. Теге апара тәпәне кызны биегән җиреннән күтәреп алды да күрше якка алып кереп китте. Анда ханның ял бүлмәсе, затлы тиреләрдән җәйгән юрганнар, тәвә кошы мамыгыннан ясалган мендәрләр, һәрчак тымызык кына яктылык булыр. Кыз, бу котсыз адәм мине урларга тели дипме, чырыйлап кычкырып җибәрде. Камайның бит-йөзен тырнады, шәрә башын чәп-чәп кыйнады.
– Сабырландыр син аны, сабырландыр, – дип калды Сәлим хан.
Бусагабаш Камай кызны ял бүлмәсенә алып кереп китте. Бераздан бүлмәсенә күз салса, Сәлим ханның ике күзе дүрт булды: бусагабашы Камай кызны астына җыярга, ә тегесе шуып чыгарга, ычкынырга маташа иде.
Сәлим хан ым кагып кына җансакчыларын чакырып алды һәм Камайның ашыгыбрак шәрәләнгән артына шултиклем каты итеп сыптырды ки, теге мескен капкынга эләккән бүре кебек улап җибәрде һәм, ыштанын да күтәрергә онытып, чатаклый-чатаклый чыгып йөгерде. Сәлим хан җансакчыларына «сез дә чыгып китегез!» дип ишарәләде, аннары камчыны сәкегә ташлады, җиләнен салып атты. Кыз исә аның бу кыланышына коты алынып карап торды-торды да һуштан язды. Сәлим хан ни кылырга белми аптырап калды, аннары кызның өстенә җиләнен ташлады да җансакчысына табибны чакырырга кушты. Шул хәлдән соң Сәлим хан карышкан хатын-кыз янына беркайчан да бармады. Теләк теләк тудыра, ә кыз аннан коты алынып курыккан иде.
Сәлим хан кисәк күтәрелде дә киенә башлады. Кыз исә курка калды, сыдырылып сәкедән төште, җыландай хан муенына килеп сарылды.
– Бар, хәмер китер, – диде Сәлим хан.
Кыз күрше бүлмәгә чыгып олы бер савыт хәмер китерде, үзе үк сала-сала ханны сыйлады, кыюлык өчен булса кирәк, хәтта үзе дә бер-икене салып эчте…
Таң атар-атмас аны таныш яван кереп уятты. Сәлим хан кайтышлый хаста хатыны янына керде. Төнлә булган хәлне хәтеренә төшерергә дә теләмәде Сәлим хан. Ул хәл күз алдына килгән саен, үзалдына кызарынып оялды. Хаста хатын ятакта, ә ул исерек, хатыны күзләрен акайтып аңа карады да муенындагы тәрене күрде. Күрде дә ике куллап тәрегә ябышты: «Мөртәт!» Хатынның күзләре акайды һәм тәрене җибәрми җан бирде. Сәлим хан көч-хәл белән аның кулын ычкындырды һәм ишек катында торучы каравыш хатынга: «Ханбикә вафаттыр», – диде.
Менә ни өчен кәтиб Хафизның муенында тәре булуына ышанды Сәлим хан. Димәк, кәтиб Хафиз вәзир Исхакта булмаган, ә яваннар яманнар, аулак өйдә кунган мөселманнарга еш кына тәре тагып җибәрә, сиздерми генә, мыштым гына. Кәтиб Хафиз муенындагы тәрене беренче булып Камай күрә, ләкин ул килеп ханга әйткәләгәнче, кәтиб муенындагы тәрене кемдер салдырып ала. Кем?
Сәлим хан бусагабаш Камайны чакырып алды. Камай тәмам курка калган. Бу да белә микәнни вәзир Исхак язмышын? Беләдер. Тик нигә курка? Кайчан да булса миңа да ул килүе бар дип уйлавымы? Ләкин бусагабаш Камайга үзе исән чакта һични кылмас. Ул аңа кирәк, Сәлим хан үзеннән өстен кешеләрне генә җәлладка тапшыра, Камай аңардан, аеруча вәзир Исхактан чагыштыргысыз түбән, йөр әйдә тәхет белән бусага арасында корсагың белән идән себереп, сарай өчен синдәйләр дә кирәк. Алай да соңгы вакытта ыспайлангансың кебек әле, корсагың да бераз шиңгән сыман. Туйбикә яшәртәме үзеңне? Яшәртер ул хатынга эләксәң. Тик гомере кыска булды мәрхүмәнең, сиңа килүгә, ай да үтмәде, Алпары янына китеп барды. Теге вакытта, үги бала булса да, Дәүранны зинданга утыртма, дип килдең бит. Имеш, углы. Их, Камай, Камай! Сәлим хан шуңа бара була диме?!
– Хакимем, вәзир Исхакны хөкем итәргә җыенасыз икән, хакмы шул? – диде бусагабаш.
Шәех Игәнәй керде, сәлам юллады, түргә узды, дога кылды һәм янә исәнлек-саулык сораша башлады.
– Мәхәлләләрдә тынычмы, шәех? – дип сорады хан.
– Тыныч, хан. Вәзир Исхак Кара пулатта утыра икән инде, үз гаебен таный, димәк.
«Козгын да козгын, бу да козгын, үләксә исенә килгән. Нишләтим, янәсе, вәзир Исхакны?» дип уйлады Сәлим хан.
– Бусагабаш, ишетәсеңме, кәтиб Хафизны да дәш. Кара пулатка барсын. Карышса, сак астында илттер.
– Кәтибеңне дә хөкем итәргә булдыңмыни, ханиям? – дип сорады шәех Игәнәй.
– Кәтиб Хафиз анда булса да явызлык кыла торган кеше түгел, шәех.
– Явызлык кылганны карап тору да явызлыктыр, ханиям. Гафиллеге аркасында вәзир Исхак хан оныгын корбан итә, ә ул карап тора. Кылыч тотып аерып аласы иде аңа оланны.
– Вәзир Исхакка каршы сүз әйтсә, аның үзен дә шул нигезгә корбан иткән булырлар иде.
– Булырлар микән, ханиям? Хафиз сезнең кәтибегез, ил серен генә түгел, сезнең серне дә белеп торучыдыр.
– Ярый, хөкемдарларны тыңлап карыйк, шәех. Кәтиб Хафизның гаебе бар икән, үз җәзасын алыр, Алланың кашка тәкәсе түгел.
– Ханиям, хак әйттегез. Аллаһы Тәгалә язганны күрми чарасы юктыр.
Шәех Игәнәйне аңларга була иде, ул соңгы вакытта вәзир Исхакны гына түгел, ханның үзен дә күрә алмый башлады, иң әүвәл ул Бөек калага чиркәү салдыруны оныта алмады, ә хан ризалык бирмәгән булса, ул чиркәү салынмаган булыр иде. Хәзер әнә Бөек каланың ундүрт мәхәлләсендәге ундүрт мәчете арасында бер чиркәү утыра, җыен чәүкә арасындагы козгын кебек. Аннары епископ Габбас. Кайчандыр шәех Игәнәй кысуына түзә алмыйча Болгардан качып киткән тәре көчеге епископ булып әйләнеп кайтсын әле. Хак анысы, епископ Габбас сарайга хан янына бик сирәк килә килүен, иллә бер килүе дә берәгәйле булып куюы бар. Әләккә иң әүвәл ханнар ышаныр, диләр.
Бусагабаш Камай килеп керде, кәтиб Хафизны азатлар белән Кара пулатка озатуын хәбәр итте.
– Әйт әле, Камай, – диде чыгып барышлый хан, – вәзир Исхак языклымы?
– Без барыбыз да языклы, ханиям, кеше языксыз булмый. Күл балыксыз булмаган кебек, кеше дә языксыз булмый. Языклы кеше иблискә тиң кеше. Аны йә асарга, йә атарга кирәк.
– Йә башын чабарга, – диде Сәлим хан, көлемсерәп.
Шәех Игәнәй куырылып куйгандай итте, иллә бер сүз дә әйтмәде. Шәех, гомумән, тилемсәрәк кешеләрне яратмый иде. Камай тилемсә түгел, иллә чамадан тыш куштанлана, юхалана, юмакайлана һәм, иң гаҗәбе, хан моны белсә дә, рәхәтләнеп тыңлый, гүяки шәфкатьсезлеген, кылган һәм кыласы явызлык чарасын ошбу кешедә сыный иде, аның белән киңәшә иде.
Сәлим хан Камайга шәех Игәнәй белән алданрак китәргә кушты, үзе исә артка калды, аның нигәдер берьялгызы барасы килде. Артыннан ияргән җансакчыларына да кул селтәде, янәсе, калыгыз, йөрмәгез, соңрак килерсез.
Кояш инде шактый күтәрелгән, игенчеләр басудадыр. Быел икмәкләр әйбәт, диделәр. Сәлим хан ашлык җыюга нык игътибар итә, игенчеләренә мул түли, үзләренә бер урам салдырды. Болгар борын заманнан ук иген игә, алай да ачлык еллар да булгалый. Иртәгә җомга, барча игенчеләр дә кырдан кайтыр, мәчетләргә җомга намазына агылыр. Хан мәчетендә шәех Игәнәй Сәлим ханга багышлап хөтбә әйтер. Бер уйлаганда, шәех Игәнәй басудагы игенчеләргә хөтбә әйтергә тиеш иде, юк, алай итми ул, хөтбәне Сәлим ханга әйтә.
Шәех Игәнәй белән бусагабаш Камай Кара пулатка кереп киттеләр, Сәлим хан һаман ашыкмады, ул әле һаман катгый бер карарга килмәгән иде. Нишләтергә вәзир Исхакны, аннары кәтиб Хафизны?.. Икесенә дә бер чара күрү ярамастыр…
Кара пулатка җитеп килгәндә генә, хан колагы яныннан сызгырып бер ук үтте. Бу ни? Сәлим хан күтәрелеп тирә-ягына карады. Тиле укмы? Алай дисәң, кем кирмәндә ук атышсын?! Азатлар өчен махсус урын бар, мәктәп оланнары өчен вакыты ул түгел.
Кирмән дивары өстендә азатлар йөренә, нигә бер ят кеше күренсен. Укны төньяк тарафтан аттылар. Төньяк кирмән диварында бер азат та күренми. Сәер, кем болай шаярыр? Сәлим хан укка үрелде, ләкин шул мәлдә янә ук сызгырган тавыш ишетте. Сәлим ханның аркасы кымырҗып куйды. Икенче ук нәкъ аның аяк янына килеп кадалган иде, Сәлим хан иелгән җиреннән акрын гына күтәрелде, тирә-якка күз ташлады. Кайда утыра бу укчы? Диварда? Мөмкин түгел, дивар уч төбе кебек күзәтелә. Укка бөркет канаты ябыштырылган. Димәк, уктан мәргән кеше ата. Кем? Ул арада өченче ук сул аяк кырына килеп кадалды. Ук сабына кәгазь кисәге бәйләнгән иде. Сәлим хан үрелеп укны алды, кәгазь кисәген сүтте. Кәгазьгә «Хан, башың ике булса гына кәтиб Хафизга җәза бир» дип язылган иде. Язмада ни имза, ни тамга юктыр. Сәлим хан күктән төшкән хатны укыды да янә тирә-ягына күз ташлады. Шикләнердәй бернәрсә дә абайламады. Манара ягында да ул-бу күренми. Инде нишләргә?..
Сәлим хан әкрен генә Кара пулатка юнәлде, иллә аркасы чымыр-чымыр килде. Менә-менә аркасына зәһәр ук килеп кадалыр кебек иде. Ниһаять, менә Кара пулат ишекләре, як-ягында ике азат басып тора, хан килеп җитүгә, алар, сөйләшеп куйгандай, икесе дә айбалталарын читкә алдылар. Сәлим хан бусага аша атлады һәм тирән итеп сулыш алды, көч-хәл белән генә үз урынына барып утырды. Исәнләшмәде, сәлам юлламады. Исәнләшер һәм сәлам юллар әмәле калмаган иде һәм шуның белән казыйларны бераз аптырашта калдырды. Кечкенә өстәл артында кәтиб Хафиз тырышып-тырышып каләм очлый, ул хан килеп кергәнгә хәтта күтәрелеп тә карамады. Хөкем ителәсе кеше урынында вәзир Исхак, ул да читкә караган, ханга игътибар итмәде. Баш әл-казый Ишкул гына, чүмәлә хәтле чалмасының бер очын түшенә төшергән килеш, хан керүгә торып басты, кат-кат сәлам бирде. Сәлим хан, ниһаять, сүз әйтер хәлгә килде, башларга ярый дигән мәгънә салып, казыйларга ияк какты. Баш әл-казый Ишкул торып ишек ягын әйләнеп килде, шуннан соң алдына китереп куйган Коръәнне тотып, күн тышына иреннәрен тигезеп алды, калган ике казый да аның хәрәкәтләрен кабатлады. Шуннан соң гына баш әл-казый Ишкул:
– Хаҗга барганда, мин дөнья каласы Багдадка туктадым, – дип, вәзир Исхакка карады. – Ага Базар белән андагы базарны чагыштыру мөмкин түгел. Базарның иге-чиге юктыр шикелле. Халык күп, бер яктан икенче якка агыла, төркем-төркем җыелып, кәмит тамаша кылучылар да бар. Мин шундый төркемнәрнең берсенә туктадым, этә-төртә эчкәрәк үттем. Баксам, түгәрәк уртасында бер адәм утыра, ә тез өстендә маймыл. Иясе маймылга сораулар бирә, маймыл аңа җавап итеп баш кага, килешмәгәннәренә баш чайкый. «Маймылым, тукымалар сатучы булырга телисеңме?» – дип сорады иясе. Маймыл, миңа шәрә йөрүе рәхәтрәк дигәнне аңлатып, оятлы җирләрен ачып чәбәкләде. Халык егылып көлде. «Маймылым, хәмер сатучы буласыңмы?» – дип соравына, җанвар килешеп ияк какты, имеш, сатыр идем дә хәмерем юк. Халык янә көлде. «Маймылым, остаханә иясе буласыңмы?» – дигән сорауга да ризалык бирде – кулына чүкеч алып, кадак каккандай итте. Шуннан иясе аңа: «Вәзир булырга телисеңме?» – диде. Иясе шулай диюгә, маймыл башын чайкады. Ә инде иясе: «Буласың, буласың!» – дигәч, кешеләр башы аша чикләвек агачына сикерде һәм ботаклар арасына кереп посты.
Халык шаркылдый, ә иясе бер дә көлмәде. «Төш инде, төш, вәзир итмим», – дип чакыруын белде. Соңыннан маймыл иясе торды да: «Җәмәгать, мин үзем вәзир идем, хәзер менә шушы көнгә калдым», – дип, баш киемен салып, тузанлы җиргә куйды. Халык тарала башлады, күпләре маймыл иясенең баш киеменә бакыр йә көмеш ташладылар. Ә мин маймыл иясе янына килдем дә: «И-и, бәндә, ни өчен соң сине вәзирлектән кудылар?» – дип сорадым. Ул миңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Соңыннан кисәк кенә: «Ил иминлеген саклый алмадым», – диде. Вәзир Исхакның беренче языгы Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка сак бирмәүдәдер; икенче языгы, иң яманы – яңа кала нигезенә хан оныгы Гали угланны корбан итүдәдер. Саксин казый, хан оныгын яңа кала нигезенә корбан иткәнне син үз күзең белән күреп кайттың. Расла.
– Коръән тотып раслыйм, баш казый, вәзир Исхак фәрманы белән хан оныгы Гали Яңа кала нигезенә корбан ителде.
– Йә, вәзир Исхак, хакмы казый Саксин әйткән сүзләр?..
– Баш әл-казый Ишкул, – диде вәзир Исхак. – Әйе, мин шәех Игәнәй үтенече белән Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка сак бирмәдем. Шәех аны үз мөридләреннән озаттырырга булды. Һәм бу хакта ул миннән ялынып үтенде. Хөрмәткә ия шәехкә мин ышанмый булдыра алмадым. Янә шуны әйтәсем килә: шәех Игәнәйнең илче Садакны озата барган мөриде исән-имин Бөек калага әйләнеп кайтты, ә илче вафат.
– Илчене үтергәннәр, – диде Сәлим хан.
– Ләкин сакчылар бирмәгәннән түгел, ханиям. Шәех Игәнәй мөриденең исән-имин әйләнеп кайтуы, ә илченең үтерелүе сезне бераз шикләндермиме? Ә инде хан оныгы Гали угланга килгәндә, мин моны, баш әл-казый Ишкул, сиңа мөрәҗәгать итеп әйтәм, гәрчә һични кыла алмасаң да, хан фәрманы белән эшләдем. Хан фәрманы кәтиб Хафизда. Иллә баштан мин сиңа бер сорау бирер идем, баш казый.
– Бирә күр, вәзир, бирә күр.
– Ялгыз хатынны ни белән чагыштырыр идең?
Көтелмәгән бу сораудан Ишкул бермәлгә телсез калгандай булды. Үтә дә гаҗәпләнде һәм, гаҗәпләнүен сиздереп, расларга теләпме, раслатырга теләпме, Сәлим ханга күз төшереп алды.
– Тол хатын өйдән куылган эт белән бердер: өрсә – саклар иясе юктыр, өрмәсә – эт түгел бу диюдән куркуыдыр.
Баш казый җавабыннан хәтта шәех Игәнәй дә канәгать калды, Сәлим хан да елмаеп куйды.
– Тол хатын корыган елгага тиңдер, баш казый. Аннан сусаган кеше су эчә алмастыр, балыкчы кармак салмастыр.
– Синеке дә дөрес, вәзир Исхак. Иллә юл башым бүтән кебек иде: илче Садакны кем үтерде?
– Әмир Хаҗи кешеләредер.
– Килешми, килешми, вәзир Исхак, әмир Хаҗи хөрмәткә ия кеше, нахакка рәнҗетмә син аны.
– Нахакка мин түгел, син мине рәнҗетәсең, баш әл-казый Ишкул.
– Бу сүзләрдән соң миннән игелек көтмә, вәзир.
– Ә мин көтмим дә, баш әл-казый. Синнән игелек көткән кеше ишәктән бер чиләк сөт савып алыр. Дөресен әйтимме, баш әл-казый?
– Йә-йә, вәзир Исхак.
– Мин беркайчан да хан каршына тәлинкә тотып килмәдем. Янә куштанлану да минем өчен ят нәрсә булды. Моны хан үзе дә раслый алыр иде, гәрчә әлегә кадәр бер кәлимә сүз әйтмәсә дә. Сәлим хан соңгы елларда үз шәүләсеннән үзе куркып яши башлады. Бүгенге хан янында төрле куштаннар яши. Беренчеләре, гәрчә хан моңа лаек булмаса да, аны күккә чөеп мактый; икенчеләре үзләре ханнан, авызын ачкан карга баласыдай, мактау сүзе көтә, гелән әнә шул син күргән маймыллар инде; өченчеләре үзләрен ханнан да акыллырак дип саный, җай чыкса, тәхеткә утырудан да баш тартмаячаклар; дүртенчеләре, хан кушкан һәр эшкә керешеп тә, ахыр чиктә аның очына чыга алмыйча, бу хәлдә башкаларны гаепләргә керешүчеләрдер; бишенчеләре, ахмак булмасалар да, башларын ахмакка салып, хан кәефен күреп яшәүчеләрдер; алтынчылары, сездәй казыйлар, кешеләрне мөселман кануннары белән хөкем итәргә тырышып та, беркайчан да хан һәм шәех сүзеннән чыкмаган сакаллы кәҗәләрдер. Инде төп языгыма керешик, казый. Мин хан оныгын Яңа кала нигезенә ике туган арасында кан коелмасын өчен корбан иттем, гәрчә угланны корбан итәргә хан фәрманы булса да, булмаган хәлдә дә, аны мин барыбер корбан итәр идем. Ил иминлеге өчен, дәүләт тынычлыгы өчен. Яңа кала нигезен карарга барыр алдыннан гына хан оныкларына корал тоттырды. Бу шулай. Инде хакыйкатьнең асылын тыңла, баш әл-казый. Мин ул явызлыкны хан фәрманы белән эшләдем. Ышанмасаң, кәтиб Хафиздан, казыең Саксиннан сора, угланны корбан иткәнгә кадәр иң әүвәл хан фәрманын укыдык, барчасы да ишетте. Фәрман кәтиб Хафизда, иң әүвәл миңа хөкем чыгарганчы, аңардан ул фәрманны укытыр идем. Ишкул казый, әйт әле, кайчаннан бирле хан фәрманын җиренә җиткереп үтәгән кешеләрне хөкем итә башладың? Бер акыл иясеннән: «Кояш нурының тизлеге бармы?» – дип сораганнар. «Бар!»– дигән бу. «Нигә соң аны син күрәсең, без күрмибез?» – дигәннәр болар. «Мин шуның өчен күрәм, – дигән бу, – чөнки мин Аллага тиң кеше».
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.