Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 25


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 25 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Олуг ханның йөзе тартышып куйды, кисәк ияге салынды, аяклары сузылып китте. Ханша иренең күкрәгенә капланды, сулыгып җылап җибәрде.

Кубрат хан исәнлегенә чалган корбан да, меңләгән алыпларның тезләнеп Тәңредән сораулары да ярдәм итмәде, Бөек Болгар дәүләтен төзегән Кубрат хан, дусты император Ираклийдан соң бик аз гына яшәп, алты йөз дә кырык икенче елның җәендә Маныч елгасы буенда дөнья куйды. Аны һәм ханның кызы Чәчкәне атлар чаптырып менгәндә тирләп чыгардай биеклектә курган өеп, өйләп-буралап, бөтен корал-әйберләрен куеп, теге дөньяда йөрер өчен атын да чалып, савыт белән эчемлекләр, нигъмәт-ризыклар калдырып, зурлап күмделәр.

36

Тын далада күпләр ятып калды, исәннәр тарала башладылар. Меңләгән кеше каны белән сугарылган орыш кырында, яз килүгә, беренче булып умырзая чәчкәсе баш төртә, аннары аларны күкбашлар алыштыра, май кояшы карый башлагач кына тукранбашлар калкып чыга. Язгы яңгырлы, дымлы җилләр туктау белән, дала өстен акрынлап кылганнар каплый. Алар үткәнне бүгенгегә ялгап, һаман мең еллар элеккечә тирбәлеп чайкалалар. Биредә яшәгән халыклар тарихын белсә бары тик әкрен генә искән җилгә дә пышылдап сөйләшә башлаган кылганнар беләдер, шуңа әле булса башларын чайкап утыралардыр сыман.

Илбарыс буйтур Кодрак илханның уң кулында бара, янәшәсендә Дәнис. Орыштан соң Дәнис буйтурдан аерылмас булды, шул сәбәпле ханшага Өске Кирмәнгә күчәргә теләге барын әйтте. Ханша аңа каршы килмәде. Илханнар, җәйләүләре бетүгә, Фанәгүргә җыелырлар. Шунда Батбай угланның язмышын хәл итәрләр. Кузгалыр алдыннан ханша чатырга Илбарыс буйтурны чакыртып алды.

Буйтур чатырга килеп кергәч, ханша бертын сүзсез генә ятим угланга карап торды. Буйтур тетрәнеп куйды. Аның алдында ханша түгел, гүя гүзәлләрнең гүзәле, матурлыкны, чибәрлекне күк-кояштан алган кызы Чәчкә басып тора иде.

– Углан! – Ханша шулай диюгә, хиссияткә бирелеп дөньясын оныткан Илбарыс сискәнеп китте. – Углан, әйт теләгеңне. Сине Кодрак илхан уң кулына сорый…

– Ак анам! – Илбарыс буйтур ханша алдына тезләнде. – Ак анам, Кодрак илханның уң кулы итеп атам Кубрат хан билгеләгән иде, Ак анам…

– Углан, – диде ханша, аның тавышы җәя керешедәй калтыранып чыкты. – Чәчкә юк, олуг хан да юк, алар җир астында…

Ханша буйтурның башына кулын куйды:

– Сиңа үтенечем бар, углан. Энем Көбер хан антлардан өйләнмәкче. Мин сине Кыякалага яучы итеп җибәрергә булдым. Җәйләүдән Фанәгүргә кайткач барырсың. Шамбат ханга бүләкләрне алостаз Дәян хәзерләр. Язга Кызкуыш туенда катнашырсың.

– Ак анам, әйтмә алай! Әйтмә!

– Углан, анаң үтенече бу…

– Юк-юк, Ак анам, юк!.. Чәчкә…

Ханша буйтурны чәченнән сыйпады, яшь белән мөлдерәп тулган күзләрен читкә алды.

– Ярый, углан… Бар, юлда бул… Мин әйттем!

Чатырга кече кавхан Актай килеп керде:

– Ханша, алайлар, олаулар җыелды, кузгалырга әмер көтәләр.

Ханша Аппак яшьле күзләрен сөртте, угланны аягына бастырды, башын күкрәгенә кысып беравык торды да ишеккә таба этәребрәк җибәрде. Шуннан соң гына кече кавханга:

– Боер, кече кавхан. Кузгалабыз!.. – диде.

37

Кылганнар артта калды. Арбалар шыгырдаудан, атлар пошкырудан, арбадагы яралыларның ыңгырашуларыннан күңел тагын да сагышлана, моңлана, сызлана иде. Әле бит кичәле-бүгенле генә Илбарыс буйтур сөйгәне Чәчкәне күрү хыялы белән йөри иде, кичәле-бүгенле генә ул бәхетле иде.

Анда да, монда да әрәмәлекләр очрый, язын-көзен шау чәчәктә утыручы күкбашлар ак кыякларын җәеп, күз тутырып кояшка карап торалар. Чәчәкләр буйтурны баш иеп каршы алалар, узып киткәч, баш ия-ия озатып калалар сыман иде.

Тагын ике көннән алар Өске Кирмән җәйләвендә булырлар. Анда Чәчкә эзләре, Чәчкәгә кагылышлы истәлекле әйберләр, Чәчкә рухы. Озакламый аны ханша Фанәгүргә чакыртып алыр. Фанәгүрдән йөзләгән олау белән Кыякалага юнәлерләр. Кыя-калага, ягъни Баштуга буйтур үзе белән Дәнисне дә алыр.

Дәнис анда үзенең сөйгәнен табар. Өйләнер. Ә Илбарыс беркайчан да өйләнмәс, Чәчкәсенә хыянәт итмәс, Чәчкә һәрвакыт буйтурның йөрәгендә булыр. Ул орыш исәбенә яшәгән ханнарга, илбашларга каршы чыгар, андый ханнарны, илбашларын яманлап җыр җырлар. Орыш һәрчак баланы – анадан, туганны – туганнан, сөйгәнне – сөйгәннән, хатынны ирдән аерды. Кеше дөньяга кылычтан, уктан үләр өчен килми, ямьле кояш астында гомер итәр өчен килә. Кояш астында барысына да урын җитәрлек. Яши белеп, фидакяр хезмәт белән яшәгән кешегә бәхет тулып, мөлдерәп килә, аны аңа яраткан хезмәте китерер, үткен кылычы түгел.

Офык читендә ак болытлар кабарына, болытлар тау-тау булып, ишелеп-өелеп менәләр. Әлегә болытлар ап-ак, тиздән алар куерыр, каралыр, авыраер һәм җиргә коеп-коеп шифалы яңгыр ява башлар. Яңгыр яуган далада ишелеп үлән үсәр, маллар көр булыр, елга буендагы болыннар хуш исле төрле-төрле төстәге чәчәкләргә күмелер. Аннары көз килер, кыш килер, кышны янә яз алыштырыр, карлар китеп, язлар килгәч, елга буйлары, тугайлар, болыннар уяныр – янә умырзаялар калкыр. Һәр ел, һәр яз буйтурга Чәчкәне алып кайтыр. Кеше үлсә дә, аның исемен, кылган гамәлен мәңгеләштерүче хәтер бар, хәтер белән мәхәббәт үлемсез, мәңгелек!

– Дәнис! – Койрыкчыны куып җитеп, атын янәшәдән атлатып бара башлагач, буйтур сүзен дәвам иттерде: – Ишетәсеңме, Дәнис, ханша мине тиздән Баштуга яучы итеп җибәрәчәк. Мин үзем белән сине дә алырга булдым.

– Буйтур, буйтурым, кабатла әле шул сүзләреңне тагын бер, кабатла!!!

Дәниснең куанычлы авазында туган ил белән очрашу шатлыгы да, җиңү тантанасы да, буйтурга булган хөрмәте дә, дус-ишләре белән аерылышу сагышы да бар иде.


…Алда Өске Кирмән күренде. Исән-имин кайтып килүче ыруларын күрүгә, каланың капкалары ачылды, асма күперләре төшерелде. Ачык капкалардан, асма күперләрдән олысы-кечесе, баласы-чагасы, сөйгәннәрен орышка озаткан хатын-кызлар, кирмән сакларга калдырылган алыплар, чит-ят илләрдән килгән сәүдәгәрләр сибелеп чыкты.

1981–1984

Бөек Болгар дәүләте

VI гасырның азагында һәм VII гасырның башларында Азак (Азов) диңгезе һәм Кавказ таулары итәгендә Куман (Кубан) болгарларының җитәкчесе Кубрат хан Көнчыгыш Ауропада Бөек Болгар дәүләтен төзи. Бу хәл, тарихчылар раславынча, 620 елларда була.

Бөек Болгар дәүләтенә нигез салучы Кубрат хан турында без нәрсә беләбез соң?

605 елларда Кара Болгарның Шамбат каласына (бүгенге Киев каласы төбәгендә урнашкан була) Урал-Идел тарафларында каганат оештырган Ураган каган килеп төшә. Бүгенге Киев каласын борынгы төрки бабаларыбыз Шамбат дип атаганнар, моны Византия тарихчысы Константин Багрянородный үз хезмәтләрендә язып калдыра. Ураган каганның кан-кардәше Әскәр каган ярдәмендә (Россия тарихларында бу каганны Аскольд дип язалар) Византия империясе белән дипломатик һәм сәүдә эшләрен җайга саласы килә. Әскәр каган кан-кардәше Ураган белән үзенең ундүрт яшьлек улы Кубратны да Византиягә укырга биреп җибәрә. Ураган каган, вазифасын үтәгәч, иленә кайтып китә, Кубрат исә Патшакала, ягъни Константинополь сарае мәктәбендә укырга кала. Атасы Әскәр каган үлгәч, аксакаллар Кубратны илгә чакырып алалар. Әмма Кубрат, илгә кайтып аксакаллар кулыннан хан титулын алса да, илендә калмый, ә төрки болгарларының төп ыстаны булган Кубан төбәкләренә юнәлә, ә Киевта хан йөзендә аның энесе Шамбат кала.

Азов диңгезе буйларын, Таман ярымутравын, Кавказ таулары итәкләрен, Кырым даласын, Дон буйларын һәм даласын биләгән төрки болгарлар Кубрат ханны олуг ханнары итеп күтәрәләр. Күп тә үтми, олуг хан Кубрат Таман ярымутравында зур сәүдә ролен үтәгән Фанагория каласын үзенең башкаласы итә.

630 елларда инде Кубрат хан дәүләтенә керергә унбер кардәш кавем теләк белдерә. Кубрат хан оештырган дәүләтне Бөек Болгар дәүләте дип йөри башлыйлар. Көнчыгыш Ауропада беренчеләрдән булып оешкан бу дәүләт бик тиз көчәя, икътисади һәм сәяси яктан да күршеләре белән тиңләшә һәм ярыша башлый. Кубрат ханның дәүләтен дөньяга исемнәре таралган Иран, Византия империяләре дә танырга һәм дипломатик мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр булалар. Бөек Болгар дәүләте Византия империясе белән аеруча тыгыз элемтәдә тора. Чөнки бу вакытта Византия империясе тәхетендә Кубрат хан белән бергә сарай мәктәбендә укыган Ираклий утыра. Ираклий үсмер чакта ук дуслык йөзеннән Кубратка исемле балдак бүләк иткән була. Соңрак ул, император булгач, Кубратның җиңү артыннан җиңү яулавын искә алып, ханга патрикий титулын бирә һәм бик күп бүләкләр белән бергә янә исемле балдак тапшыра.

Олуг ханның исеменә килгәндә, «Кубрат» исемен кайбер галимнәр борынгы төркиләр тотемы «бүре» гә кайтарып калдырсалар, икенчеләре– ат төсенә, ә Венгрия галиме Ю. Немет «кубран», ягъни «җыючы» мәгънәсе белән аңлата. Венгр галиме фикеренчә, Кубрат хан кардәш төркиләрне үз канаты астына җыйганга күрә, халык аңа шул исемне биргән. Бу яктан килеп уйлаганда, Кубрат хан чынлап та кардәш халыкларны кул астына җыючы булган. Византия тарихчылары раславынча, Кубрат ханга унбер кабилә-кавем буйсынган. Моңа Кубрат ханның хәзинәләре арасындагы хан табын җыйганда һәр кавем илбашы алдына куела торган көмеш бокаллар да дәлил булып тора. Һәр кабилә җитәкчесенә үз бокалы куела торган була, һәм һәр бокалда теге йә бу кавемнең үз нәкыш-бизәкләре ясалган була.

Борынгы төп чыганакларның берсе – Константинополь патриархы Никифорның (758–829 еллар тирәсе) «Бревиарий» дигән хезмәтендә Кубрат хан хакында болай диелә: «Ул чагында Ураганның туганнан туган энесе, гуннар патшасы Кубрат аварларга каршы баш күтәрә һәм аларны үз җирләреннән куа, җәберли. Ә Ираклий дустына илчелек юллый һәм империя белән солых төзи (бу солыхны алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр саклыйлар. – М. X.). Моңа җавап итеп Ираклий Кубратка күпсанлы бүләкләр җибәрә һәм патрикий дәрәҗәсе бирә».

Византия императорының Кубрат ханга нинди бүләкләр җибәрүен без хәзер Кече Перещепино авылы янындагы табылдыклар аша беләбез. Бу авыл янында табылган хәзинәләрнең бер өлешен Эрмитаждан Казанга да китереп күрсәттеләр. Дәүләт Эрмитажындагы Кубрат хан хәзинәләре Эрмитажның иң бай хәзинәләреннән санала. Анда сигез йөздән артык хәзинә саклана һәм барысы да алтын-көмештән. Мондагы әйберләрнең ифрат югары сәнгати дәрәҗәсендә эшләнүләре сокландыра.

Галимнәр раславынча, хәзинәләр табылган урын ул – конкрет олы шәхес күмелгән кабер. Әлбәттә инде, төрки болгарлары олуг ханнары Кубратны соңгы юлга озатканда, дәүләтнең бөтен казнасын да аның каберенә күмеп калдырмаганнар. Шуннан чыгып, Болгар ханнарының нинди зур байлыкларга ия булуларын бераз күзалларга була.

Кубрат ханның моннан мең еллар элек эшләнгән хәзинәләре арасындагы әйберләр бүгенге татар халкына күптәннән таныш. Мең еллар элек ясалган тәңкәләрдәге сурәтләр XX гасырда Казанда ясалган тәңкәләрдәге сурәтләр белән тәңгәл килә – стиле, башкару рәвеше, әйберләрнең максаты – барысы да игезәк балалар кебек охшаш. Әйтерсең лә ошбу әйберләр арасында гасырлар да булмаган… Гуннар чоры Азов диңгезе буенда башкаласы булган Бөек Болгар дәүләте, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе составында да үзенең мөстәкыйльлеген, нигездә, саклап калган Идел буе Болгар иле һәм шушы империя чорында 1431 елны рус кенәзе Фёдор Пёстрыйның Болгар шәһәрен тулысынча җимергәч, аның башкаласы Казансу буена күчерелүе, «Яңа Болгар» төзелүе һәм тиздән аның Казан ханлыгы дип атала башлавы болгарлар дәүләтчелегенең бер заман да өзелмәвен күрсәтә һәм шул җирлектәге хәзинә-экспонатларның барысы да искитмәле якынлыгы, охшаш, уртак булуы белән дә раслана.

Кубрат хан 642 елда хазарлар белән сугышта һәлак була. Хәбәр Ауропага да ирешә, грек тарихчысы Феофан бу хакта болай дип язып куя: «…Константин заманнарыннан ук телгә алынган болгар һәм котраглар хакиме Кубрат үлде. Ул җирдә биш улын калдырды, атаның аларга васыяте: беркайчан да бер-берегездән аерылмаска, башкалар өстеннән хакимлек итү һәм коллыкка төшмәс өчен һәрвакыт бердәм булырга! Әмма, күп тә үтми, биш улы бишкә бүленә – бер-берсеннән аерылалар һәм үзләре буйсынуындагы халыкка хакимлек итә башлыйлар… Шулай итеп, алар биш өлешкә бүленгәннән соң, һәркайсы аз санлы булып кала… һәм ахырда бөек хазар халкы килеп чыгып, бөтен җирдә хакимлек итә башлый…»

Ары таба ни була соң?

Кубрат ханның беренче улы Батбай Хазар каганына баш ия һәм туган җирендә кала; икенче улы Кодрак үз яраннары белән Урта Идел буйларына күчеп китә һәм соңрак Идел-Кама буйларында Идел буе Болгар дәүләтен төзи; өченче улы Аспарух Дунай буйларына таба юнәлә һәм бүгенге Дунай буе Болгарына нигез сала; дүртенче улы Балкар бүгенге Карачай-Балкар ил-җирләрен били, ә бишенче улы Аслан Константинопольдә (хәзерге Истанбул) кала һәм шунда эзе дә югала.

Күп кенә тарихчылар Кубрат ханны, яшьлегендә Патшакалада укыгач һәм Византия императоры белән дус булгач, христиан динен кабул иткән дип фаразлыйлар. Ләкин Кубрат хан христиан динен кабул итми, бабалары инанган Тәңре диненә тугры кала, чөнки аны шул дин кагыйдәләре буенча җирлиләр. Ахыр килеп, Кубрат хан христиан динен кабул иткән булса, аны кан-кардәшләре илләрендә кабул итмәгән булырлар иде. Чөнки борынгы бабаларыбыз өчен дин сәясәт кенә түгел – теге йә бу халыкның яшәү рәвеше дә, мохите һәм вазгыяте дә булган.

Безгә мәгълүм булганы шул: Кубрат хан дәһшәтле Атилла хан (V) кебек үк Дулу ыруына керә һәм шул ыруның дәвамчысы булып кала. Дөнья тарихында да ул шанлы гаскәр башлыкларының берсе булып исәпләнелә.

Кубрат хан – бүгенге бабаларыбызның бабасы ул.

Әбрар Кәримуллин

2000

Искәрмәләр һәм аңлатмалар

Атилла (433–453) – һуннар союзы башында торучы иң олуг юлбашчылардан берсе. 452 елда Атилла, үзенең алае белән Алып тауларын үтеп, Мәңгелек Рим шәһәренә юнәлә. Римга җитәрәк, ыстан туктый. Ул вакыттагы дин башлыгы папа Лев I (440–461), үзенең монахларын ияртеп, гимннар җырлый-җырлый һуннар ыстанына килә. Шунда Атилла баһадирларыннан: «Бу нинди хикмәтле карт?»– дип сорый. Тылмач аңа аңлата, Мәңгелек шәһәренең дин башы, ди, аңа бүләкләр китергән. Папа Лев I тантаналы төстә бүләкләрне Атилла алдына куя. Егерме бер пот алтын китерә папа Лев I Мәңгелек шәһәрне саклап калу өчен һәм һәр елны ясак түләргә вәгъдә бирә. Бүләкләргә күз ташлау белән аны бәяләргә өлгергән Атилла гаскәрен кире бора.

Шушы хәлдән соң папа Лев I чиркәү изгеләре рәтендә йөри башлый. Бу «могҗиза» ны тагын да ышанычлырак итү өчен, шул вакытта күктә биленә кылыч таккан ак сакаллы карт күренде, ул һуннар патшасы Атиллага кире борылырга боерды, моны үз күзем белән күрдем дип исбатларга маташучылар табыла.

Шул вакыйгадан соң күп тә үтми, Гейзерих җитәкчелегендәге вандаллар (455 елда) Рим җирләренә басып керәләр. Папа аларны да шулай каршы ала. Гимннар җырлана, әмма бүләкләр булмый диярлек. Гейзерих эшне шундук сизеп ала, папаны куып җибәрә, ике көннән Римга һөҗүм башлый. Шунысы кызык: бу көндә күктә бернинди дә ак сакаллы карт «күренми» һәм Мәңгелек шәһәрне җимерүче Гейзерихны кире борып җибәрми. Вандаллар Мәңгелек шәһәрне ундүрт көн буена талыйлар, өйләрдә алырдай бер яулык, урлардай бер чибәр калмагач кына китеп баралар.

Ираклий – Византия императоры. Кубрат ханның чордашы. 610елдан 641 елга кадәр Византия тәхетендә утыра.

Ураган каган – VII гасыр азакларында Арал диңгезен, Урал елгасы төбәкләрен биләгән мөстәкыйль каган. Россия тарихчылары аның исемен Орган дип язалар, әмма бу хатадыр, төркиләрдә андый исем булмаган.

Шамбат хан – Кубрат ханның энесе. VII гасыр азакларына кадәр Киев тәхетендә утыра. Кушаматы Кыел була, шул кушамат Киев булып киткән дип раслаучы галимнәр бар. Киев каласы эчендә күтәртелгән крепостьны Константин Багрянородный Шамбат кирмән-крепосте дип атый.

Константин Багрянородный (905–945) – Византия императоры, «Империя белән идарә итү», «Фемалар» һ. б. хезмәтләрнең авторы. Нәкъ шул автор Киев каласын Шамбат хан сала дип язып калдыра.

Әскәр каган (Аскольд) – Борынгы Кара Болгар дәүләтенең каганы. Туган елы мәгълүм түгел, 882 елда баскынчы варяг Олег кенәз тарафыннан үтерелә. Россия тарихчылары Әскәр каганны Аскольд исеме белән «Повести временных лет» елъязмаларына кертәләр.

Фанәгүр – Таман ярымутравындагы тарихи кала.

Базилевс – Византия императорының титулы.

Патшакала – Константинополь, Византия империясенең башкаласы.

Логофет – чит илләр министры, дәүләтнең казна башлыгы.

Готлар – герман кабиләләре.

Патрикий – империядәге югары титул.

Алып – сугышчы.

Ягир – якорь.

Кавхан – гаскәр башлыгы.

Кам таягы – шаман кулындагы «илаһи көчкә ия» таяк.

Рум – Византия.

Илхан – хан улы.

Тархан – чит җәйләүләргә хан тарафыннан куелган баш кеше.

Төпсә – поднос.

Алостаз – шымчылар башы, укытучы.

Алай – гаскәр.

Көбә – тимер челтәрле яисә тәңкәләрдән ясалган күлмәк.

Ятаган, акинак – ике ягы да үткен кыска кылыч.

Табгач – Кытай.

Кызкуыш туе – болгарларда яшьләрне өйләндерү йоласы.

Көтригурлар – Дон елгасы буенда яшәгән төрки кабилә.

Сарациннар – гарәпләр, мөселманнар.

Xалаек – җәмәгать.

Очлым – баш киеме, шлем.

Каравыш – хезмәткә алынган кыз.

Алимче – имчеләр башы, баш табиб.

Йырмач – алдан разведка ясау өчен җибәрелгән гаскәр.

Тимер Капка – Дербент шәһәре.

Албагаучы – гаскәр алдыннан баручы, күзәтүче сугышчы.

Маҗарлар – мадьярлар, хәзерге венгрлар, әмма тарихта шул исемдә төрки кабиләләр булуы да билгеле, ягъни төркиләшкән маҗарлар.

Угорлар – угро-фин кабиләләре.

Онагурлар – болгар кабиләләренә кергән ыру.

Истер – Дунай.

Понте – Кара диңгез.

Сутау – хәзерге Судак шәһәре.

Сәхтиян – сафьян.

Башту – хәзерге Киев шәһәре.

Антлар – славян кабиләләренең берсе.

Ирдәүкә – дөнья тарихчысы Геродот «эорпата» дип яза, бүгенге ирдәүкәгә бик якын. Геродот безнең эрага кадәр 484 – 425елларда яшәгән. Тарих атасы исемен йөрткән Геродот эор– элиннарча ир кеше, пата – үтерергә, ягъни ирләрне атучы, үтерүче дип аңлата.

Xәериең – борынгы грекчада игелекле көн, иртә дигән сүзне аңлата.

Аран – борын заманда төркиләр кыргый малларны куып кертеп аулый торган урын.

Илчегә үлем юк
Тарихи роман

1

Сарай кәтибе Хафиз алтын кара савытын кечкенә өстәлгә куйды, дикъкать белән каурый каләмен очлады, шуннан соң гына бөкләнеп өстәл янына утырды һәм ап-ак кәгазь битенә карады да уйга калды.

Тәхет өендә тыныч, Сәлим хан бүген дә кермәде, иртән иртүк яңа сарай салып яткан осталар янына китте. Ашыга хан, тизрәк сарайны өлгертәсе килә. Хәер, сарай әзер иде инде, бизәү-нәкышләү эшләре генә калып бара иде. Киң Иделнең иң биек яр башында торгызылган мәһабәт сарай ханның дәрәҗәсен тагын да күтәрер сыман иде. Кәтиб Хафиз белә, Сәлим хан яңа сарай төзүче һәр таш кисүче, һәр нәкыш-бизәк төшерүче янында озаклап туктап тора, теге яки бу бизәк ошамаса, останы куып җибәрергә дә күп сорамый иде. Кайбер нәкыш вә бизәк ясаучыларны исә хан дәшми-тынмый гына күзәтә. Димәк, ханга останың эше ошый, һәм ул аңа түләүне дә бермә-бер арттырачак. Сәлим хан бигрәк тә оста Алпар колның ташка бизәкләр төшерүче үсмер углы Дәүран нәкышләгәнне карап торырга ярата иде. Шаккатмалы иде үсмернең эшенә. Хәзер үк шушындый бизәкләр төшергәч, балигъ көннәрендә ниндәен эшләр кылмас бу бала?.. Дәүран янына туктауга, Алпар оста кырын күзе белән генә хан ягына карап ала. Горурлана иде осталар остасы Алпар углы өчен. Горурланмаслыкмы?! Иң оста нәкыш төшерүчеләрне дә көнләштерерлек итеп эшли. Хәер, бер дә гаҗәпләнәсе юктыр, оста Алпар аны бу эшкә балачактан ук өйрәтте. Аннары бу бала Сәлим ханның икенче хатыны Туйбикәдән туды. Саксин каласы тарханы кызы Туйбикә Сәлим ханга икенче хатын булып килде. Ханның беренче хатыны өянәге тотып ята, йөри дә, җүнләп сөйләшә дә алмый иде. Әнә шуннан соң, аксакаллар үгетенә таянып, Сәлим хан Туйбикәгә өйләнде. Әмма өч ел бергә гомер итеп тә яшь хатын балага узмады. Шуңа күрә, ханның дәвамы булырга тиешлеген искә алып, Сәлим хан Туйбикәсен осталар остасы Алпарга бирде дә тегеләргә никах укытты. Туйбикәнең башта моңа кәефе кырылса да, оста белән гомер итә башлагач, чәчәк аткан гөлдәй янә гүзәлләнеп китте. Туфрагы уңдырышлы булдымы оста Алпар йортының, Туйбикә Сәлим ханны югалтуына мыскал да рәнҗемәде, киресенчә, элекке иренә рәхмәтләр укыйсы килде. Бәхетнең байлык вә дәрәҗәдә түгеллеген кол ир белән яши башлагач кына белде хатын. Аннары тәхет иясен искә төшерүнең хаҗәте дә калмады – галиҗәнап тиздән кыпчак ханы Сарбай кызы Зөбәрҗәткә өйләнде. Зөбәрҗәт исә Сәлим ханга берсе артыннан берсе ике углан табып бирде. Галиҗәнапның түбәсе күккә тиде. Ул гынамы, еллар үтүгә, Зөбәрҗәте аны янә куандырды – кыз бала да тапты. Кызга исемне хан үзе кушты– Назлыгөл дип атады. Каланың түбән очында нәкъ шул таңда диярлек оста Алпарга биргән Туйбикә дә бала тапты. Бу хәбәр Сәлим ханга ирешкәч, ул ни куанырга, ни хәсрәтләнергә белми аптырауга калды. Ләкин ахырда куануы җиңде – Туйбикә өчен шатланды. Хатын бик тә, бик тә балага узарга теләгән иделәбаса. Һәм менә Аллаһы Тәгалә аңа да бу бәхетне бирде. Ахыр чиктә куанычка әверелгән бу хәбәрдән соң Сәлим хан колы Алпарга ирек бирергә ымсынган иде, ләкин тегенең китеп югалуыннан куркып, ниятеннән кире сүрелде. Болгардагы һәм Бөек каладагы иң күркәм биналарны Алпар оста торгызган иде. Болгарга килгән чит ил сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләр Сәлим хан колы Алпар күтәргән биналарны күрерләр иде дә таң калырлар иде. Останы сатып алырга теләүчеләр дә булмады түгел, булды, әмма Сәлим хан якын да килмәде. Оста Алпар аңа кадерле иде. Ул аңа үзенә аерым өй салырга рөхсәт итте, ризык-нигъмәтне дә үз табыныннан ким бирмәде. Әмма оста Алпар барыбер Сәлим хан колы булып калды, галиҗәнап монда да ипле чарасын тапты – аңа Туйбикәне бирде. Күрде, белде: Туйбикә, оста Алпарга кияүгә чыккач, зәмзәм суы эчкәндәй түгәрәкләнеп, тулыланып, нәфисләнеп китте һәм моның өстенә, ханга үч иткәндәй, ир бала табып куйды. Бала тапканнан соң, оста Алпар сабырланып калды. Багучылары ханга җиткерделәр: имеш, бала кендеген кисүгә, әти кеше углының кулына чүкеч тоттырган икән, шуңа тиңсез оста икән ул наный.

Тәхеткә утыруның өченче елында ук Сәлим хан сарай салдырырга кереште. Әлбәттә инде, сарай салуны осталарның остасы Алпарга йөкләде. Һәм менә Бөек каланың йөзек кашы булып Идел елгасы буенда хан сарае торгызылды. Инде, ниһаять, бизәү эшләре бетеп бара. Бизәү эше вак мәсьәлә түгел, сарай йөзе – ил йөзе, хан йөзе. Шуның өчен булса кирәк, Сәлим хан көнаралаш диярлек сарайны бизәүчеләр янына килде. Килгән саен оста янында Туйбикәне күрде. Күрде дә хатынның бала тапкач, чын мәгънәсендә чәчкә атып, гүзәлләнеп китүенә сокланып карады. Гәрчә ничә ел үткән булса да, Зөбәрҗәте шул еллар эчендә ханга өч бала табып биргән булса да, Сәлим хан кайчандыр үз хатыны булган Туйбикәгә тансыклап карады. Юк, бу тансыклавы хатынны сагынудан түгел, хәтта көнләүдән дә түгел, хатынның бала табып үстерә башлагач яхшы якка үзгәрүеннән гаҗәпләнү тойгысы гына иде. Аллага шөкер кылырлык, Зөбәрҗәте табып биргән ике угланы балигъ булды, Сәлим хан аларга ике каласын бирде – әмир итте, хәзер инде әнә үзләре угланнар үстерәләр, моның янына Назлыгөле җитеп килә. Насыйп иткән булса, аны да кияүгә бирер. Яшь әле, өлгерер, кыз картаймый, бал искерми, диләр.

Гомумән, ата-бабаларыннан үзгә буларак, Болгар тәхетенә утыргач, Сәлим хан күп нәрсәгә иреште. Иң мөһиме, күрше Владимир кенәзе белән төрле сәбәпләр аркасында бозыла-сүтелә килгән, кайчак хәтта теге яктан да, бу яктан да яу белән генә беткән солыхны яңартты. Ул гынамы, икенче угланы Илһамга кенәз нәселеннән Мария атлы кәләш алып кайттырды. Чулман-Җаек елгалары буена кирмән-калалар салдырды. Төньяк-көнбатыш чикләрне кан кушу белән ныгыткач, Сәлим хан көньяк-көнчыгыш тарафына игътибар итте һәм күрде: төрки халыклар белән чикләнгәнгәме, бөтенләй сакланмый икән ул яклар. Бу эшкә ул күрше-тирәләреннән җәберләнеп, йә булмаса, бөтенләй тар-мар ителеп, ил-суларыннан куылып җибәрелгән, туган ил-җирләрен ташлап, Болгарга килеп сыенырга мәҗбүр булган кыпчак ыруларын кабул иткәч кереште. Кыпчак вә болгарны тел вә гореф-гадәттән аерып булмый, шуның өчен бу кыю һәм батыр халыкны болгарлар үз араларына алдылар. Сәлим хан аларга авыл утырырга – урын, мал-туар үрчетергә болынлы елга буйларын, иген игәргә җир бирде. Шул ук вакытта Табгач, Бохара, Рум, Кияүкала, Новгород, Үргәнеч, хәтта Дәмәшкъ калалары белән сәүдә итүне тагын да җанландырып җибәрде. Иң-иң мөһиме шул иде янә: Сәлим хан тәхеткә утыргач, берәү дә зурдан кубып Болгарга яу килмәде. Владимир кенәзенең зур булмаган дружиналары чик буендагы авыл-кирмәннәрне борчып киткәләсәләр дә, зурдан алып орышмадылар. Угланы әмир Хаҗи төньяк-көнбатыш тарафтагы чикләрне ныгыту исәбе белән Казан елгасының өске ягынарак кирмән салды. Владимир кенәзенең көчәеп китүеннән курка калган чирмеш биенә дә кала-кирмәнен ныгытырга булышты. Сәлим хан, тынычланып калгач, күптәнге хыялы булган яңа сарай салуга кереште. Ниһаять, менә сарай да өлгереп килә. Сарайның тәмамлануын күрергә, хан белән ханбикәгә ияреп, кызлары Назлыгөл дә килгән иде.

Беренче тапкыр шунда күрде хан кызы Назлыгөлне оста Алпар углы Дәүран. Күрде дә таң калды – шундаен гүзәл иде хан кызы, үсмер егет кыздан күзен ала алмый торды. Мәгәр үзендә ханбикәнең зәһәр карашын тоеп, шундук эшкә кереште. Күңеле – хан кызында, күзләре төшергән бизәктә иде егетнең. Аның каравы, анасы тарафыннан ниндидер тыю сизеп, Назлыгөл Дәүран остага игътибар итми калмады. Егетнең йөзендә дә, чәчләрендә дә таш оны, он хәтта кершән булып каш-керфекләренә дә кунган иде.

Сәлим хан оста егет салган бизәкләргә карап торды-торды да:

– Киләчәктә менә кем Болгарда мәһабәт биналар торгызыр, – дип әйтеп куйды.

Бәлкем, атасының нәкъ менә шул сүзләреннән соң хан кызы Назлыгөл оста егеткә игътибар иткәндер?.. Ни генә булмасын, шул көннән алып Назлыгөл, әтисенәме, әнисенәме ияреп, сарай бизәүчеләр янына килергә ияләште. Килә-килүгә, хан кызы оста егет янына ашыкты. Кызны күрүгә, егетнең дә йөрәге күбәләк канатларыдай талпынып куя торган булды. Дәүран кыз килмәгән көннәрдә кәефсезләнде, чарасыз калып, хан килеп керәсе капкага карады. Кызны күрмәгән көннәрдә эше – эш, ашы аш булмады.

Буй җиткереп килсә дә, балалыктан узмаган, Болгарда бер белекле кеше – кәтиб Хафиздан дәресләр алган хан кызы Назлыгөл мәхәббәтнең ни икәнен белә иде инде. Мөгаллиме аңа еш кына мәхәббәт хакында хикәятләр бәян итте, ул гынамы, кызның йөрәген тагын да җилкендереп, көннәрдән бер көнне Сөләйман Сувариның «Нурларның яктылыгы – серләрнең хаклыгы» китабыннан матур-матур сөю вә сөелү хакында мисаллар укыды, шуның белән кыз йөрәгенә тагын да ялкын өстәде. Хан кызы Назлыгөл оста егет төшергән бизәкләрне көннәр буена карап торыр иде дә, анасы ирек бирмәде. Ханбикә Зөбәрҗәт кызы Назлыгөлне бер дә оста егет янында тотасы килми, аны биредән тизрәк алып китү ягын карый иде.

Көн туып, сарай карарга килгәч, хан кызы Назлыгөл оста егет янына ашыга. Янына хан кызы килеп басуга, оста егет аңа сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп ала, керфекләрен кагып кына исәнләшә, һәм хыялый гашыйк кызның йөрәгенә ут өсти иде. Ә бит бер тапкыр гына карап алды, ә йөрәк лепер-лепер килә башлады. Тикмәгә генә укытучысы кәтиб Хафиз, бер күзгә-күз карашып алу дүрт мәгънәне аңлата, дип әйтми икән: йөрәк ачкычын, күңел теләген, җан тиңлеген, әйтер сере барлыгын. Шушы карашы белән оста егет аңа йөрәк ачкычын бирде, күңел теләген аңлатты, җаны-тәне белән аңа тартылуын сиздерде, әйтер сүзе барлыгын төшендерде. Тел белән әйткән сүзне барысы да ишетә, барысы да аңлый, күз карашын исә бары ике кеше генә аңлый. Кызы Назлыгөлнең оста егет белән серле итеп карашып алулары Зөбәрҗәт ханбикәне тәмам чыгырыннан чыгара язды. Башкалар кыз белән егет арасында ни булганны аңламадылар, хәтта әтиләре Сәлим хан да гамьсез калды, ә менә ана кеше буларак, ханбикә Зөбәрҗәт эшнең нидә икәнен шундук сизеп алды. Һәм, каударланып, кайту ягына каера башлады. Әлбәттә инде, кызын да калдырмады. Мәгәр ни сизгер ана булса да, ул да соңга калган иде инде – кыз йөрәгенә оста егетнең мәхәббәт угы кадалган иде.

Кайтып барганда, үч иткәндәй, кыз анасыннан сорап куйды:

– Инәй, бу оста егетнең аты ничек икән?

– Ат тагын аңа, кол ул, балакай, атаң колы. Атасы да кол иде, бусы да кол.

– Адәм баласы булгач, ди, укытучым, кол булса да, аның аты була, ди.

– Сиңа аның аты кирәкми, балакай.

– Анасы да колмы, анасы бардыр бит, инәй?!

– Нигә сиңа аның анасы тагын?! – дип, кызның кулыннан тартып куйды ханбикә Зөбәрҗәт.

– Мин анасын беләм, инәй, укытучым әйтте…

– Белгәч, нигә миннән сорыйсың, нигә башым катырасың? Атасы кол булгач, анасы да колдыр! – дип, ханбикә Зөбәрҗәт кызының яңагына сугып җибәргәнне сизми дә калды.

Назлыгөл җыламады, киресенчә, анасына карап елмаеп куйды. Шуның белән анасының йөрәгенә ут кына өстәде.

– Коллар алар, анасы да, атасы да, уллары да. Атаңның коллары! – диде ханбикә, чарасызлыктан ни кылырга белми гасабиланып.

– Мөгаллимем әйтә, – дип үзенекен итте Назлыгөл, – адәм баласының, кол булса да, аты-исеме була, ди.

– Нигә сиңа аларның атлары, нигә? – дип ярсынды ханбикә аңа.

– Мин аларны син әйтмәсәң дә беләм, анам, – диде Назлыгөл.

– Белгәч, нигә анаңны тинтерәтәсең кол исемен сорап?!

Ханбикә кызының кулыннан алып әйдәргә иткән иде, тегесе кулын тартып алды да йөгерә-атлый алдан китеп барды…

Әйе, хан кызы Назлыгөл һәммәсен дә белә иде инде. Атасы Сәлим ханда кияүдә булган тархан кызы Туйбикә кол була алмый. Шулай булгач, аның углы да кол түгел. «Түгел!» – дип ярсынды хан кызы Назлыгөл, йөгерә-атлый анасыннан ерагая барып.

Ханбикә Зөбәрҗәт ир заты Сәлим ханны берәүгә дә көнләмәде, мәгәр күңел күгендә ханның икенче хатыны Туйбикәгә карата һәрчак нидер пыскып торды. Ялкыны да, төтене дә юк иде бу көнләүнең, әмма күңелдән дә китми иде. Инде янә Туйбикәнең буй җиткереп килгән углын да күргәч, җитмәсә, кызы Назлыгөл гелән аның янына ашкынгач, ул гынамы, бер-берсенә үз итеп елмаешулары күз алдына килгәч, ханбикә Зөбәрҗәт ни кылырга белми йөдәп калды. Күңел күгендәге моңа кадәр пыскып кына торган көнләү галәмәте дөрләп китте. Хәтерен актара башлагач, янә хикмәтле хәлләр исенә төште. Бит ул Назлыгөлне тапкан төндә Туйбикәнең дә тулгагы тотып ятуын ишетеп, Сәлим хан сарай кендек әбисен аңа җибәргән иде. Хәтер күген яшен яшьнәгәндәй янә бер хәл телеп үтте. Хан кендек әбисен икенче көнне дә Туйбикәгә җибәргән иде. Ул вакытта хәле хәл иде, Зөбәрҗәт тәгаен игътибар итмәгән иде, ә ул әнә ничек тора-яши килеп чыга икән!.. Ә бит шул гомердә күпме сулар аккан да күпме чишмәләр чылтыраган… Хан һаман оныта алмый, күрәсең, Туйбикәсен… Күрә бит, сизә бит ханбикә Зөбәрҗәт Сәлим ханның оста угылга битараф булмыйча, бертөрле горурлану кичергәнен. Шулай булмаганда, ни тамаша кылып соклана оста егет эшенә, азмы андый бизәк төшерүчеләр Болгарда… Назлыгөле, Назлыгөле ни кылана – оста егеттән күзен дә алмый. Ханбикә Зөбәрҗәт бүген кызы Назлыгөлдә оста егеткә карата булган мәхәббәте гөлчәчәккә бөреләнүен күрде. Ул белә иде, бу әле ихлас мәхәббәт түгел, самими, садә-гади, балалык мәхәббәте. Иллә бала күңеленә төшкән шушы гөл көннәрдән бер көнне балкып чәчкә атып куйса ни кылырсың?..


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации