Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 39 (всего у книги 51 страниц)
– Димәк, син Аллага тиң кеше, вәзир Исхак?
– Мин түгел, син, баш әл-казый! Чөнки ханнан да акыллырак булырга тырышасың. Иллә ул сиңа килмәс, чөнки караңгыда тудың, караңгыда дөньядан да китәрсең. Хода сиңа башка тәкъдир бирмәс.
– Хан, ни сөйли бу? – дип күтәрелде шәех Игәнәй. – Бәрәкалла!
– Фәрманны укы, кәтиб Хафиз, хан фәрманын укы! – диде вәзир Исхак.
Менә монысын һич тә көтмәгән иде Сәлим хан, фәрман аның уенча вәзирдә булырга тиеш иде. Һәм вәзир әйткәндә дә шулай дип уйлаган иде хан, чөнки кәтиб Хафизга аз гына да күләгә төшәргә тиеш түгел.
– Кәтиб Хафиз, хан фәрманы синдәме? – дип сорады баш әл-казый Ишкул.
– Миндә.
Кәтиб Хафиз куеныннан кәгазь чыгарды, төргәкне сүтте һәм күзләре шар булды. Кәгазь чип-чиста иде, әмма хан мөһере эзе бар кебек. Юк, хан мөһере түгел, сәүдәгәр Биккол мөһеренең эзе калган. Ә бит фәрман шул, шул! Хан язган юллар кая?! Хафиз бик тиз исенә килде, хәтере шәп иде аның. Ул фәрманны, яңа кала нигезендә укыган кебек сүзен-сүзгә укып чыкты.
Баш әл-казый Ишкул Саксин казыйга кәтиб Хафиз кулындагы кәгазьне алып китерергә кушты.
Ниндидер уенга охшаган иде бу хөкем. Хәер, ханнар өчен кеше язмышы, кеше башын кистерү уен гына түгелмени?! Кәтиб Хафизга фәрманны укый башлагач та ханның сикереп торып басуы ошамады. Монда ниндидер ул төшенеп бетмәгән сер бар иде, сер генә түгел, оста оештырылган мәкер, ялган. Ул бит хан кулы белән язылган юлларны үз күзе белән укыган иде.
Саксин казый, титаклый-титаклый, кәтиб Хафиз кулындагы төргәкне алып, баш әл-казый Ишкулга китереп бирде. Әл-казый Ишкул кулына төргәкне алды да әйләндереп-тулгандырып карады, сүтте, алдын-артын бакты. Кәгазь битендә бер кәлимә сүз дә юк иде. Битекне үрелеп кенә шәех Игәнәй алды, ул да әйләндереп-тулгандырып чыкты, аннан битек ханга күчте, хан карап та тормады.
– Кая ул фәрман, кәтиб Хафиз? Ни укыдың син?!
– Фәрештәләр сүзен укыды ул, ханиям, – диде шәех Игәнәй.
– Әллә изге җанмы минем кәтибем, шәех?
– Гөнаһсыз җандыр, ханиям.
– Ә вәзирем?
– Вәзирең гөнаһлы, ханиям. Ул кеше ышанмастай гафиллек кылган, иблис кылмастай явызлык. Син түгел, Аллаһы Тәгалә дә кичермәс иде аны.
– Хәзер миңа гөнаһсыз җан янәдән укысын фәрманны, – диде Сәлим хан.
Саксин казый хан кулыннан кәгазьне алды, йөгерә-атлый дияргә була кәтиб Хафизга китереп тоттырды.
– Йә, кәтиб Хафиз, – диде хан. – Укы, нигә телең йоттың?
– Елга – ярсыз, ил чиксез булмый, ханиям. Мин ул фәрманны яттан гына укыган идем, хәзер гүя җил алды.
Вәзир Исхак көлемсерәп куйды һәм икенче мәлдә инде биредә барган чарадан җирәнеп читкә карады. Сәлим хан гасабилана башлады. Вәзир үзен гаять дәрәҗәдә тыныч тота кебек иде, һәрхәлдә, ханга шулай тоелды. Вәзир аңа кирәк иде, хәтта бик кирәк, ләкин бүгенге хөкем түмәрендә утырган вәзир түгел, элеккесе, хан өчен утка да, суга да керергә әзер торганы. Элегрәк булса, бик ихтимал, хан вәзирен кичергән дә булыр иде, хәзер юк, хәзер кичерсә, аны берәү дә акламас. Ташның– тамыры, ханның кардәше юктыр, бәласеннән баш-аяк. Бусагама йөз сөрүче табылыр, баш исән булсын да халык алдында йөзең пакь булсын. Кем булыр вәзирем? Бусагабаш Камай. Балта биреп, шөшле алу була булуын да, нишләмәк кирәк, бичарадай шуңа барырга туры килердер…
Сәлим хан баш әл-казый Ишкулга күзләрен йомып ияк какты, янәсе, башла, хөкемең чыгар. Баш әл-казый Ишкул – Болгарда иң олы вә тәҗрибәле, нәкъ менә тәҗрибәле хокуклар белгече. Җаен тапсын. Сәлим ханның, күз йомып, акрын-сабыр гына ияк кагуы вәзир Исхакны кылган гөнаһлары өчен башын кисәргә хөкем итү хакында боерык иде.
Баш казый, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәндәй, ике кулын күккә күтәреп, иреннәрен кыймылдатып кына нидер укыды, аннары әле бер казыйга, әле икенчесенә карап алды, янәсе, тегеләрдән ризалык сорады; казыйлар, аларга ияреп шәех Игәнәй һәм хан үзе килешеп ияк кактылар.
Шуннан баш әл-казый Ишкул:
– Ил иминлегенә авырлык китергән, балигъ булыр-булмас хан оныгына кул күтәргән вәзир Исхакның башын кисәргә. Җәллад хөкемне…
Каршы яктан тоташ карадан киенгән җәллад керде. Ул, ашыкмый гына, гадәти эшен башкарган берәүдәй, вәзир Исхакны түмәр янына тезләндерде, шулай ук, ашыкмый гына, хөкем ителгән вәзирнең башын түмәргә салды. Шулчак кәтиб Хафиз Сәлим хан алдына килеп тезләнде.
– Кичерегез аны, ханиям! Алла хакы өчен кичерегез! Вәзир Исхакның гаебе юк, ул гаепсез! Уг… – «Углан исән, исән!» дип әйтергә теләде кәтиб Хафиз, ләкин соң иде инде. Артында җәллад балтасының дык итүен ишетеп әйләнеп карады һәм вәзир Исхакның канлы гәүдәсен күрде дә, ике кулы белән йөзен каплап сыгылып төште.
– Монысын зинданга илтеп ябыгыз! – дип сикереп торды Сәлим хан.
Шул мәлдә Кара пулатка бәрелә-сугыла ханбикә килеп керде. Килеп керде дә, Исхакның җансыз гәүдәсен күрүгә, чырыйлап кычкырып җибәрде:
– Ханиям, нишләвең бу?! Кылма явызлык, явызлык сиңа һәрчак явызлык китерде!.. Әй Ходаем?!
– Алып чыгыгыз моннан ханбикәне!
Хан боерыгын үтәргә дип, җансакчылары ханбикәгә ташландылар, әмма Зөбәрҗәт аларны селтәп кенә җибәрде һәм ханга таба атлады.
17
Болгар тәхетенә утырганнан бирле Сәлим хан бик күп кешеләрнең башына җитте. Алар арасында тәгаен гөнаһсызлары да булгандыр. Йа Алла, барысы да синең кулыңдадыр. Иншалла, ул җәзага тарттырган адәмнәрнең җаннары оҗмахта булыр. Нишләмәк кирәк, буйсынмаган, баш бирмәгәннәргә, качкыннарга, казакларга бердәнбер чара, баш кистерүдер. Җәза биргәндә ни шәфкатьсез булса да, Сәлим хан күңеленнән Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәт сорады, бөтен булган языкны казыйларга, җәлладына төшерүен үтенде.
Җәллад балтасында кан кипмәвен белеп-ишетеп торган сарай халкы да куркуга калды, бу курку хәтта Ага Базарга да барып җитте. Хан Ага Базарга юнәлдеме, куштан халык җил алгандай юкка чыкты. Әмма Сәлим ханга явызлык бары тик явызлык китерә торды, аңа корбан эзлисе юк иде, алар үзләре аның кул астына килә тордылар.
Мәгәр хан соңгы елларда халык алдына бик сирәк чыкты, күп очракта киңәшчеләре аша хәбәрдар булды. Киңәшчеләре исә хан алдында ялагайланды, юмакайланды, сырпаланды, чын хәлне сөйләүдән курыкты. Дөрес, чамадан уздырып җибәрүчеләре дә бар иде, әмма ул аларны кичерде, чөнки балланган сүзләрне тыңлавы рәхәт, татлы вә төче сүзләргә өйрәнеп, гадәтләнеп киткән иде инде. Кайбер куштаннары аны пәйгамбәр итте. Сәлим хан белә иде: ул пәйгамбәр түгел, әмма күңел зурлауны барыбер теләп кабул итәр иде.
Болгарда аңа баш бирмәгән, аның турында уйлаганын әйтердәй бары тик ике зат бар иде – ханбикә Зөбәрҗәт һәм өлкән угланы әмир Хаҗи. Вәзирнең башын кистергәч, ханбикәсе казыйлар һәм җансакчылары алдында чәрелди-чәрелди: «Син– Газраил, син – башкисәр!» – дип кычкырды.
Мәгәр Сәлим хан Зөбәрҗәт ханбикәдән ул кадәр курыкмый иде. Хатын-кыз чәпчер-чәпчер дә туктар. Ахыр чиктә ул ил тынычлыгы, дәүләт иминлеге өчен кыла бу явызлыкларны. Болгар бай, җитешле яши, урыслар әйтмешли, монда беркайчан да сөт елгалары акмаган, зәңгәр һавадан кисмәкләргә бал таммаган – барысы да хан тырышлыгы белән килгәндер. Аннары олуг хан дип халык та, солтаният илләрендәге кебек, ул атланган атның тояк эзен үпми. Хак анысы, болгар, гадәттә, болганырга ярата, болгана, тулгана, үз юлын эзли, тапканы сабырлана, ә менә тапмаганы белән эшләр хәтәррәк, юк-бар өчен дә дәгъвалаша башлый, хакыйкать эзли, моны сабырландыру өчен кодрәт, дәһшәт кирәк. Ә дәһшәт дигәне Сәлим ханда бар– һәммәсе дә курка. Хак анысы, өлкән угланы дәшмәс булды, мәгәр үпкәләр җае да юк, үз каны. Күр инде син аны, ямчы җибәрә – килми, хат яза – җавап юк. Имеш, кала сала, вакыты тар. Кемнең вакыты күп, атаңныңмы?.. Хәзер мин сиңа үзем барып төшәрем. Әйе, әйе, үзем, чакырмый-нитми. Һәм буш кул белән түгел, гаскәр белән, гаскәр!
Хәер, шуңа охшаш хәл Бөек Болгарда да булган түгелме соң? Олуг хан Кубрат, хәзәрләр яу килүен ишеткәч, өлкән угланы Батбайга ямчысын җибәрә: «Илгә яу килә, ярдәмгә чык!» Әмма Батбай угланы атасына җавап та бирми, ярдәмгә дә килми. Моңа кем гаепле соң? Һичшиксез, бабабыз олуг хан Кубрат хаталанган. Аңа әүвәл угланы кырына яу чабасы иде. Башбирмәс угланын акылга утыртасы, ил-гаскәрен үз канаты астына җыясы иде. Юк, сабыр итәргә булган. Ә соңыннан әнә ничек беткән. Батбай угланы, атасы һәлак булуын ишеткәч, хәзәрләргә барып елышкан. Хәер, Кубрат хан үлгәч, угланнарның барысы да кайсы-кая таралып бетә.
Икенче угланы ыру-кардәше белән Идел буена күчеп килә. Бирегә күчеп килгән Кубрат ханның икенче угланы Кодрак Тәңре белән якты дөньядан китсә дә, аннан соңгы ханнар акрынлап ислам динен кабул итә. Әнә шулай Болгар халкы бабалары алласыннан йөз чөерә. Хәер, алла алыштыру бик борынгыдан киләдер. Борынгы мисырлылар Ра аллаларын шулай итә, халыкны куандырмый башлагач, Әсирис һәм Исидә белән алыштырышалар. Әмма бу аллалар да мисырлыларга җәннәт китерми…
Инде менә ничәмә йөз ел Мисырда да, Болгарда да ислам дине хакимлек итә. Изге китапта «Аллаһы Тәгалә юлында корбан булган мөселманны ахирәттә җәннәт көтәр» дигән юллар бар. Сәлим хан да Алла юлында, иншалла, җан биргәндә, җүн бирер әле.
Сәлим хан үрелеп кенә изге китапны алды, юраучыларына фал ачты һәм күзе төшкән юлны укыды: «Сабыр иткән – морадына ирешкән». Китапны япты да янә уйга калды.
Әйе, сабыр итә алдымы ул?
Төрле хәлләр булгандыр. Әйе, адәм баласына ялгышу да хастыр, кайбер куштаннары әйтмешли, ул пәйгамбәр түгел, була да алмас.
Ни өчен?
Кылган хаталары шулдыр: җир-суларын угланнарына бүлеп бирде, бөтен халык алдында вәгъдә итсә дә, тәхетен югалтудан куркып, Яңа кала нигезенә оныгын күмдерде, ахыр килеп, гөнаһсыз вәзирен языклы итеп, башын кистерде.
Явызлыкмы бу?
Әйе, явызлыктыр, шәфкатьсезлектер, миһербансызлыктыр.
Мәгәр дөнья яратылганнан бирле шулай килгән ич: арыслан– кодрәт белән, чүл бүресе явызлык белән көн күргән.
Син кем соң? Арысланмы, чүл бүресеме?
Тик кем генә булмасын, угланы әмир Хаҗины ул буйсындырырга тиеш. Бабасы Кубрат хан хатасын кабатламас! Хак анысы, Болгарда ата белән углан беркайчан да сугышмаган. Әмма ил кодрәтен саклау исәбенә Сәлим хан сугышыр, кирәк икән, кан кояр.
…Җария кыз күзләрен челәйткәч кенә, Сәлим хан аның толымын җибәрде, бала шундук аның аяк астына ишелеп төште. Сәлим хан почмакта өелгән, котлары алынып куркынган кызларга, идәндә аунап яткан җариягә карады да дык итеп кам таягы белән идәнгә төртте һәм ишек катында пәйда булган ясавыл азатка:
– Баян баһадирны чакыр! – дип кычкырды.
– Мин монда, ханиям! – дип килеп керде Баян баһадир, Назлыгөлнең урлануы хакында әллә белеп, әллә белмичә.
– Баһадирым, Назлыгөлне урлаганнар. Куа чык. Җир астыннан булса да йолып алып кайт. Ишетәсеңме, баһадирым, җир астыннан булса да!
– Баш өсте, ханиям. Быргычы! – дип чыгып барышлый ук кычкырды баһадир.
Быргы кычкырттылар. Капка катына азатлар җыелды. Атлары җилле, боерык көтәләр. Баян баһадир ике-өч сүз белән эшнең асылын аңлатып бирде. Азатлар йөзәр-йөзәр кирмән капкасына таба кузгалдылар. Капкадан чаптырып чыгып киткән азатларны карарга чыккан Сәлим ханга, бу хәлне күргәч, бераз гына тынычлану килде, борылып сараена керде.
Тәхетенә утырып, тирә-юньгә күз ташлагач кына:
– Бусагабаш, Назлыгөл белән күл буена төшкән кызларны дәш, – диде.
– Ханиям, – диде бусагабаш, – ул кызлар ханбикә янында, алар белән ханбикә сөйләшә, берни дә белмибез, дип маташалар. Назлыгөл күл буена үзе генә төшеп киткән иде, без өске аланда калган идек, диләр.
– Күл буенда бер кеше дә булмаганмыни? Ир-ат дим, ир-ат?
– Бер карт булган. Юкә батыручы диме. Ләкин ул чукрак, начар ишетә.
– Китер шул картны. Колагы ишетмәсә, күзе күргәндер. Тиз йөр!
Сәлим хан гасабилы иде, тәхетеннән купты да ишекле-түрле йөренә башлады. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, билләһи, көпә-көндез хан кызы кадәр хан кызын урласыннар инде. Ясавыллар ни караган? Хәер, ул аларга үзе күл буена төшәргә кушмаган иде. Кем эше булыр? Шулай ук Олуг Мөхәммәт онытмадымы? Үч алуымы? Һич булмас димә. Кенәз Всеволод түгелдер инде? Алай дисәң, Саксиннан Әюп хан токымыннан гүзәлләрнең гүзәлен алды. Юк, Всеволод кенәз булмас. Мөмкин түгел. Анда хатын кайгысы юк, минемчә. Әйе, Олуг Мөхәммәт кешеләредер, үзе түгел, үзе килеп йөрмәс, берәр угланын, баһадирын җибәрүе бар…
Ул арада тәхет бүлмәсенә бусагабаш килеп керде, янәшәсендә кәрлә буйлы, кәҗә сакаллы карт. Сәлим хан тәхетенә утырды, кам таягын кулына алды. Бусагабаш картны хан каршына китереп тезләндерде.
– Йә? – диде хан. – Ни күрдең бүген иртән күл буенда?
– Ханиям, ул начар ишетә, чукрак, кычкырыбрак.
– Син кычкыр колагына, син. Әйт…
– Сөбханалла, ханиям, – диде карт, хәлнең асылын аңлауга. – Күрдем, күрдем. Ике кыз бала өске аланда калды, берсе, нурлы киенгәне, йөгереп күл буена төшеп китте.
– Шуннан, шуннан?
– Ни диде? – дип сорады бусагабаштан карт. – Ни диде?
– Атаң башы, диде!
– Атам башы, йа Алла, Мөхәммәдерасүлулла. Ни бит, атам минем былтыр рамазан аенда җан тәслим кылды, хан.
– Шуннан ни булды? – дип, картның колагына кычкырды бусагабаш.
– Ни булсын, күмдек түбән очтагы мөселманнар зиратына.
– Күл буенда ни булды шуннан соң?
– Ә-ә, күл буенда ни булды дисеңме? Ие, зифасы күл буена йөгереп төшеп китте. – Карт кинәт ханга баш орды. – Гаеп миндә, ханиям. Шайтан котыртты. Мин аны коенырга төште дип уйлаган идем. Күз – шайтан, күңел – шомбай, диләр бит. Сылулар, зифалар, бер күрдеңме анадан тума килеш, атна буена төшкә керә. Җәннәт, һәй, бигрәк гүзәл иде шул.
– Шуннан ни булды соң?
– Һәй, күл буендамы? Булды анда хәлләр, булды. Бермәлне, таллар арасына кереп поскан гына идем, кыз янына ат менгән өч егет килеп чыкты. Атлары да атлары, мин сиңа әйтим, ханиям, канатлары гына юктыр. Берсе шунда, күк айгырдагысы, кызны карчыгадай эләктереп алды да, фьют, әйтерсең, булмадылар да. Көн күрде, кояш алды. Мин исемә килә алмый торам. Искә килердәй хәлме, мондыйны төштә дә күргән юк.
– Күл буена төшкән кыз җайдаклар килеп чыккач кычкырдымы соң?
– Менә анысын ишетмәдем, ханиям, чукрак бит мин, ихтимал, кычкыргандыр да. Алай дисәк, өске аланда калган ахирәтләре ишетерләр иде. Белмим тагын. Мин үзем яшьтән үк чукрак, ат типкән иде.
– Каракларның йөзләрен күрмәдеңме? Танымадыңмы берәрсен?..
– Алмачуарга атланганының күлмәге җофар тиресеннән иде, йөзен күрмәдем, ханиям. Ерак иде. Мин куаклар арасында, ә алар күл буенда.
– Киемнәре, киемнәре кай халыкныкы?
– Сезнекенә охшаган, ханиям, сезнекенә, затлы, ипле, ыспай, матур. Атлары канатлы диярсең. Әле булса күз алдымда кызны алганы, ай-һай аты да аты! Әйтәм ич, канатлары гына юк иде атларның. Әй оста эләктереп алды да соң кызны, нәкъ карчыга чыпчыкны каптырган кебек, теге бичара исенә дә килә алмый калды бугай.
– Тукта, карт, атың ничек? Атың, дим?
– Кәшәй мин, Кәшәфетдин…
– Кәшәфетдин, димәк. Камай, картка ике алтын бир дә озат үзен. Күздән яздырма, каладан беркая да китмәсен.
– Ханиям, – диде карт, ике алтын кулына керүгә, – кызыгызны кем урлаганны әйтимме? Өстәгез тагын өч алтын, ат алыйм. Яхшы ат биш алтын тора, тарыйм бер шул атка!
– Бирегез картка тагын өч алтын…
Бусагабаш Камай Кәшәй картның уч төбенә янә өч алтын тәңкә салды. Карт алтынның бишесен дә тешләп карады, тәгаен алтын икәненә инангач кына:
– Олуг Мөхәммәт кешеләре урлады кызыңны, ханиям, – диде.
– Әллә синең башың икеме, картлач?
– Бер, бердер башым, ханиям. Сез аның илчесен үтердегез, ә ул сезнең кызыгызны урлады. Бер яманга бер изге. Хода аны бик тә белеп биргән кешеләргә, ханиям.
Шунда гына тәхет артына килеп баскан ханбикәне күрде Сәлим хан, күрде дә кисәк куркып киткәндәй булды.
– Ханиям, Гали оныгымны корбан итүче вәзир Исхакмы?
– Мин аңа җәза бирдем инде, ханбикә.
– Бу карт дөресен әйтсә? Назлыгөлне чынлап та Олуг Мөхәммәт кешеләре урлаган булсалар?
– Мин бу тиле-миле картка ышанмыйм, ханбикә! – Сәлим хан алып китегез бу картны дигән кебегрәк кул селтәде. – Назлыгөлне урлаучыларны Баян баһадир куа китте. Кулында меңләгән азат. Ерак китә алмаслар. Ул аларны тотар. Җылама, ханбикә.
– Мин җыламыйм, ханиям, бәгырем катты. Соңгы вакытта син бик күп явызлыклар кылдың.
– Ханбикә, Назлыгөлне табармын дим, табармын!
– Күктәге айны күлдән эзләмиләр, ханиям. Чакырыр идең угланнарыңны, киңәшер идең. Кызыбызны чынлап та Олуг Мөхәммәт кешеләре урлаган булса… Җибәр бер угланыңны Үргәнечкә…
– Сабыр итик, ханбикә. Сабыр төбе – сары алтын, ди халык. Ни каттың, капкорсак, җибәр чапкыннар угланнарга! – дип җикерде Сәлим хан бусагабашы Камайга, һәм тегене гүя җил алды.
18
Мәргән кушаматы аңа хан мәктәбендә тагылды. Бачман баһадир тарафыннан. Аннары моны хан раслады. Чөнки Тубыкбай баһадир энесе Җик уктан шулхәтле төз ата иде ки, теләсә, кошның күзенә тигезә иде.
Тубыкбай баһадир энесен хан мәктәбенә җиде яшь тулгач китерде. Хәрби орышларга өйрәтүче Бачман баһадирга:
– Ите – сиңа, тиресе – миңа, – дип калдырды һәм яшь мәргәнне бары тик ундүрт яшь тулгач кына алырга килде.
Җик абыйсы белән кайтып китмәде, Булат углан белән Саксин каласына юнәлде. Тубыкбай баһадир ни әйтергә белми аптырады да калды. Булат беренче елын укый, ә Җик Мәргәнгә (аңа башкача дәшүче юк иде инде) ундүрт яшь тулган иде. Җәй айларын Саксин каласында уздырып, Җаек буендагы Каргалы кирмәнендә булып, Җик Мәргән янә хан мәктәбенә әйләнеп кайтты, тик бу вакытта Бачман баһадир әмир Хаҗи карамагындагы Казан кирмәненә күчкән иде инде. Җик Мәргәнне Баян баһадир тәрбиясенә күчерделәр. Хан оныкларына ундүрт яшь тулганда, Җик Мәргән, сарай мәктәбен тәмамлап, меңбаш дәрәҗәсе алып, иленә кайтып китте. Кайткач күрде: абыйсы үзен ил иясе итеп тота, эре кылана, Җик Мәргәнне бары тик меңбашы итмәкче. Карап-карап торды да Җик Мәргән абыйсының кыланышларына, түзмәде, көннәрдән бер көнне:
– Абам, мин синнән аерылып чыгарга булдым, миңа атамызның ярты биләмәсен бирерсең, – диде.
Тубыкбай дәшмәде, энесенең теләген кабул итмәде, иллә ачуы килүен сиздермәскә тырышты.
– Олуг хан Җаек буенда Карамалы кирмәнен салып ята, бетереп тә киләләр инде, ханнан шуны сиңа дип сорармын. Бик аерылып чыгарга теләсәң аерылырсың.
– Син миңа, абам, хан кирмәнен бирмә, син миңа үземә тигән җиремне бир, атамыз биләмәсен. Кирәк булса, кирмәнне мин үзем салырмын.
– Җир юк сиңа, Җик. Юк! Җиде-сигез угылым җитеп килә. Булмастыр сиңа җир.
– Мин синнән моны көтмәгән идем, абам! – диде Җик Мәргән, сикереп торды да юрта буйлап камчысы белән итек кунычына шап-шап суга-суга йөренергә кереште.
Тубыкбай кырын төшкән җирдән утырды һәм куй маенда кайнатылган камчысын ике арага ташлады, болай да калын муен тамырлары камчы сабыдай кабарып чыкты.
– Мин сиңа бер чакрым да җир бирмәмдер, энем, бер чакрым да! – диде. Каты итеп, кайтарып сорамаслык итеп әйтте, теш арасыннан ыслап әйтте.
– Бүртенмә юкка, абам, миңа синең җирең кирәкми, мин синнән атамызның ярты биләмәсен сорыйм. Сорамыйм, таләп итәм!
– Булмас ул, Җик, – дип сикереп торды Тубыкбай. – Булмасул! Яшәсәң, минем кул астымда меңбаш булып яшә; яшәмәсәң, кан дошманыма әверелерсең, – диде Тубыкбай баһадир, яңак итен чәйни-чәйни.
Һәм Җик Мәргәнгә шул җитә калды, ул ике арада яткан камчыны алды да шартлатып сабын сындырды һәм абасы ягына ташлады.
– Тыгын, әҗәлең җиткәч туярсың әле! Мин үз өлешем барыбер алырым…
Шулай диде дә юртадан чыгып китте. Тубыкбай элеп алырга иткәндәй энесе артыннан ымсынып куйды, әмма ни сәбәпледер шып туктап калды. «Китсәң кит» дип уйлады Тубыкбай.
Шул ук көнне Җик Мәргән иң якын ишләрен алды да Бөек калага юл тотты – Сәлим хан каршына килеп басты.
– Ханиям, абам мине илдән куды. Мин аны моның өчен кичермәм. Ыруыбыз моннан ары миннән башланып, миннән китәр, – диде.
Сәлим хан мәргәннең бу кыланышына ирен чите белән елмаеп куйды. «Кайнарлану дала ыруына хас сыйфат, үтәр» дип уйлады хан. Иллә Сәлим ханга «ил читенә кирмән салам» диюе ошамады, башбаштаклар күбәеп бара, төньякта – Хаҗи углан, көньякта монысы кала-кирмән салырга, аннары аерылып чыгарга исәпләре. Берсеннән дә гарык, кулга җыяр әмәл калмады. «Булмас ул, баһадир» дип уйлады Сәлим хан. Аннары ханның Тубыкбай баһадир белән дә арасын бозарга исәбе юк иде.
– Мин сине сараема меңбаш итеп алам, мәргән, – диде Сәлим хан.
– Ханиям, сарай тирәсендә – сорыкорт, елга тирәсенә кош-корт җыелыр, ди, булмастыр алай, – диде һәм борылып чыгып китте.
Коръәндә «Аллаһы Тәгалә кешегә башта акыл биргән» дигән юллар бар. Моңа, күрәсең, Ходай башта үткен күз, нык кул биргәндер. Ул мәргәнне туктата, ярсу йөрәкне зинданга яптырып сүрелдереп чыгара ала иде, әмма туктатмады, ханның ике туган арасына керәсе килми иде. Ханга аларның икесе дә кирәк, икесе дә кан кардәшләр. Кайсысы Табгач сәүдә юлын сакласа да, аңа барыбер иде. Сәүдәгәрләр генә зарланмасын. Изге китапта «Акылы булган кеше Алладан куркырга тиеш» диелгән. Ләкин акылы булган кеше үзенә буйсынган кешене рәнҗетмәс, чөнки акылы бар, акыл өстенлеге ил агасы булудыр.
19
Хаҗи белән Илһам угланнары каршысына килеп баскач, Сәлим хан ачуы килүен яшермичә әйтә салды:
– Сеңлегезне урладылар, ә сез аю кебек өйдә ятасыз. Кем эше дип беләсез?
Угланнар дәшмәде, башларын игән килеш тора бирделәр. Ниһаять, Хаҗи углан телгә килде:
– Мин урлаган дип уйлавың түгелдер бит, атам?..
– Хан кызларының берсе – урыста, берсе – гарәптә, берсе– табгачта. Урладылармы сеңлебезне, үзе теләп китүеме әллә, атам? – диде Илһам углан.
– Нәрсә син, Илһам углан, болгар кызларын ике тиен бер акчага сатып торган сыман… Назлыгөлне берәрсенә ябышып киткән дип әйтергә исәбең юктыр ич?
– Хатын-кызга ил ни дә ата-ана ни! Карама куышыннан төшкән халык бит ул. Назлыгөлгә оста Дәүран гашыйк икән, дип җиткерделәр миңа, – диде әмир Хаҗи, кыюлана төшеп.
– Тәхетем өстендә әйтәм, сөйләмә тузга язмаганны, углан Хаҗи. Ничек инде хан кызы колчура остага ябышып чыксын ди?! Үз акылыңдамы син, углан?
– Атам, оста Дәүранны мин әллә кайчан коллыктан азат иттем инде, ул хәзер дөньясын онытып яңа кала салып ята. Киләсе елга Владимирдан, Румнан сәүдәгәрләр кабул итәргә исәбем. Кәрвансарайлар салабыз, кунакханәләр корабыз, бакалдаклар.
– Мине синең кунакханәләрең кызыксындырмый, углан!
– Ишетүемчә, атам, вәзир Исхак Гали оланны яңа кала нигезенә корбан иткән. Миңа бу хакта хәбәр дә итмәдегез, әйтмәдегез дә. Мин аны җәзаларга дип килдем.
– Мин аны җәзаладым инде, углан. Бер кешенең ике тапкыр башын чапмыйлар.
– Атам, Аллаһы Тәгалә алдында ант итәм, үзе үтерелгән булса, углын яңа калага илтеп корбан итәчәкмен.
– Җитте, Хаҗи углан. Вәзир Исхак Аллаһы Тәгалә алдында да, синең белән минем алда да үз җәзасын алды инде. Углы сарай мәктәбендә укый, акыллы бала. Мин аны сиңа бирмәмдер.
– Мин сиңа әйттем, атам! Инде миңа нишләргә, вәзир Исхакның нәсел-нәсәбатын корытыйммы, углан кабере өстендә ятып җыларгамы?
– Сабыр итәргә, сабыр итәргә, углан. Акылың җуйма, углан. Акыл ияләре Аллаһы Тәгаләнең ихлас варисларыдыр. Сабыр ит.
– Сабыр итә алмамдыр, атам. Мин әле кемнән үч алырга белмим, тик мин аны белермен, атам, белермен.
– Сабыр, сабыр, углан, әйтмә килешмәгән сүзләр. Тел ярасы кылыч ярасыннан да ямандыр. Сабыр ит, явызлыкның явызлык белән кайтуы бар. Ә син нигә дәшмисең, Илһам углан?
– Иңеңдә ил кайгысы, атам. Мин сеңлем турында уйлыйм. Барысына да илче үлеме гаепле кебек миңа. Бүген сеңлебезне урладылар, иртәгә илгә яу килерләр сыман.
– Син тыя алган булыр идең, атам. Вәзир җүләр кеше түгел иде, ничек ул моңа барсын?! Кыен миңа, атам, бик кыен, өйдә Акбикә киленең чәчен-башын туздырып җылый, – диде әмир Хаҗи.
– Үлгән артыннан үлеп булмый. Үлгәнгә – оҗмах, үлмәгәннәргә – дөнья кайгысы. – Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды. – Акыллы хатын ике көзге тотар, ди. Берсе аша иренә, икенчесе аша күршесенә карар, ди. Булат оныгымны ал да Үргәнечкә җыена башла. Киләсе язларга кузгалырсың. Олуг Мөхәммәт кулы булса, бәхиллегем юк, һич югы, шул сүземне әйтеп кайтырсың үзенә.
– Атам, китим мин, Акбикә киленең үз-үзенә урын табалмый калды. Югалтуым, хәсрәтем чамасыздыр.
– Ил өстенә төшкән кайгы түгел, түз, углан.
– Гали углан кәтиб Хафизны ярата иде. Бир син аны миңа, атам?
– Кәтиб Хафиз зинданда.
– Зинданда? Ни өчен?
– Кала нигезен карарга ул да барган иде. Вәзир Исхак аның күз алдында кешегә әйтсәң кеше ышанмастай явызлык кылган, ә ул барысын да күрә, дәшми, туктатмый. Дәшкән бер гаепле булса, дәшмәгән ике гаепледер.
– Атам, син аны хәзер үк зинданнан чыгарырсың һәм миңа биреп җибәрерсең. Мин моны синнән таләп итәм, атам!
– Хаталанма, углан, хаталана күрмә. Кем сине тапты, кем сине әмир итте, кем сиңа тиңе булмаган җирләр бирде, кем сиңа яңа кала күтәртә? Ишеттем, башкалаңны да анда күчерергә исәбең икән. Күчерә бир, иллә артыгын кыланма. Ә кәтиб Хафизны алып китәрсең. Әй син, бусагабаш, кәтиб Хафизны әмир Хаҗига биреп җибәр, ишетәсеңме!..
Бусагабаш чыгып киткәч, әмир Хаҗи атасыннан сорап куйды:
– Сарай – хансыз, хан вәзирсез булмас, диләр. Вәзирең кем булыр инде, атам?
– Хак әйттең, углан. Вәзир ил күзе дә, сарай күзе дә. Мин бу хакта ашыкмаска булдым. Бусагабаш Камай да вәзир булмаслык кеше түгел. – Сәлим хан әмир Хаҗиның йөзе сытылуын күрде дә Камайны мактарга кереште: – Син аңа алай мыскыл итеп карама, углан. Вәзир кеше булырдай адәм ул. Тыңлаучан, сабыр…
– Агач нигә корый, атам? Тамыры киселсә, кәүсәсендә сүл йөрми башлагач, агач корый. Әйтер сүзем шулдыр, атам, Болгарның берәм-берәм тамырын кисәләр. Ярый, бусагабаш Камайны ил күзе дип кабул итәсең икән, итә күр. Мәгәр мин аның белән яуга бармас идем. Янә шигемне әйтми китә алмамдыр, атам. Назлыгөл оста Дәүран кулында түгел микән дигән шигем бар.
– Назлыгөл Олуг Мөхәммәт кулында, угланнар. Барыгыз, китегез. Син, Илһам углан, әйткәнемчә, Үргәнечкә җыена башла, ә син тизрәк яңа калаңны кор. Сараең салгач, үзем килеп карармын.
Әмир Хаҗи тыенкы гына баш иде һәм алдан чыгып китте. Әмир Илһам кала төште.
– Углан Илһам, – диде Сәлим хан. – Син Үргәнечкә барма. Олуг Мөхәммәткә мин башка берәүне җибәрермен. Хуш, углан.
Сәлим хан тәхетеннән төште, ишекле-түрле йөренә башлады.
Хаҗи угланы аның өчен көннән-көн сер тубалына әверелә бара иде. Шайтан каласындагы хикмәтләр, карурмандагы сукбайлар, качкыннар, казаклар, юлбасарлар – барысы да әмир Хаҗи җирләрендә сыену урыны таба. Әмир Хаҗи алар белән көрәшкән дә кебек, шул ук вакытта берсен дә тотып китергәне, башын кискәне юктыр. Аннары угланы кулында Болгарның барлык тимере, Төн илләренә чыгасы сәүдә юллары, ниһаять, Казан кирмәне. Шуларның барысын да күз алдына китерүгә, Сәлим хан үзалдына өшеп киткәндәй булды. Йөргән җиреннән туктады, бөкшәеп, бусагабаш урындыгына утырды. Уйланырлык иде Сәлим ханга, угланы Хаҗи мөстәкыйльлеккә омтыла. Оста Дәүранга ирек биргән – коллыктан азат иткән, хәзер әнә сарай кәтибе Хафизны алып китте. Ә бит кәтиб Хафиз Болгарда бер акыл иясе дияргә була.
Сәлим ханның төсе-йөзе качкан хәлдә үз урындыгында утыруын күреп, Камай аптырый калды. Иллә Сәлим хан аны күрмәде дә, уйлана бирде. Кимсенү дә түгел иде бу халәт, әллә ни шунда, гүя аны тәхетеннән бәреп төшергәннәр иде. Тәүге көч-гайрәте юктыр, кем ни әйтсә, шуны тыңларга әзер халәттә иде Сәлим хан. Ә бит Тубыкбай энесе Җик Мәргән дә аның урманында казаклыкмы, качкынлыкмы кыла. Нигә соң әле ул угланы алдында каушап калды? Иң әүвәл катгый төстә «Тубыкбай энесе Җик Мәргәнне сарайга тотып китер» дип әйтәсе булган. Җитмәсә, болай да шикле күңелгә әллә ниткән шом салып китте. Имеш, Назлыгөл оста Дәүран кулында булмагае. Бу ни хәл инде тагын! Елдан-ел елгырлана, үҗәтләнә бара әмир Хаҗи угланы. Инде ни кылырга?..
– Камай, бар Хаҗи угланны бор. Тиз йөр! Йомышым калган.
Күп тә үтми, әмир Хаҗины китереп тә җиткерделәр. Ул китмәгән, анасы Зөбәрҗәт янына кергән булган икән. Угланы кергәләгәнче, Сәлим хан тәхетенә күчеп утырды.
– Ни булды, атам?
Тып-тыныч, әйтерсең берни дә булмаган.
– Күчтем Яким сәүдәгәрнең энесе Апанай тимерче Әхмәттә көн күрә икән. Олуг Мөхәммәт илчесе Садакның җанын җәһәннәмгә ул җибәрмәде микән? Бел һәм миңа хәбәр ит.
– Яким сәүдәгәрнең энесе Апанай сәүдәгәр түгел, атам, оста булырга тиешле адәмдер. Корал ясаучы ул, болгарлардан корал ясарга өйрәнә. Аннары Болгар борын-борыннан бирле Владимир кенәзләре белән осталар алышып яшәде. Монда мин бер хилафлык та күрмим, атам. Билгеле, сәүдә эшендә дә абасына ярдәм итәдер.
Нәкъ менә шунда Сәлим ханның башына бер хикмәтле уй килде. Әгәр дә мәгәр «Болгардагы урыслар сиңа каршы сүз куешалар, ил-халкыңны котырталар» дип, Андрей кенәзгә илче җибәрсә? Ул бер дә ышанмастай хәбәр түгел, Китан кенәз күчтемлеләр белән һәрчак бәхәстә булды. Илче итеп бусагабашы Камайны җибәрер, ышаныч зуррак.
Сәлим хан кисәк кенә башына килгән уйдан хәтта ияген чөя төште һәм, алдында әмир Хаҗи угланын күреп:
– Сараең әзер булуга, карарга килермен, – диде. – Остам Дәүранны да күрәсем килә. Аңа ирек биреп әйбәт иткәнсең. Сарай йортыңа борынгы бабаларыбыздан калган казанны илтеп күмәрсең. Казанны бусагабаш бирер. Оста Дәүранга җиткер, атам килә, диген. Каланы миңа ошатырлык итеп корса, иң гүзәл җариясен бирергә ышандырды хан, диген. Беләсеңме, кызлар хакында ни язып җибәргән атаңа Олуг Мөхәммәт? Белмисең! Инде менә тыңла: Мәккәдән китерелгән кызлар кәнтәй булыр, күңел ачарга, хозурлык кылып яшәргә яратырлар, дигән. Мәдинәдән китерелгән кызлар исә иркәләнергә һәвәс, Дәмәшкъ кызлары сабыр булыр, һәрчак белемгә омтылыр, дигән. Бәрбәрәйдән китерелгән кызлар ел саен бала табучан, кара тәнле негр кызлары биергә, күңел ачарга җайлыдыр. Иң кадерле, иң бәһалесе ак тәнле яван, болгар, урыс кызларыдыр. Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң килгән хәлифләр барысы да диярлек ак тәнле кызларга өйләнгән. Хатын-кызга бүтән дингә күчү авыр түгелдер, ир-атка исә ул үлем белән бердер. Әйтик, янә шул бар: ислам дине җарияң белән якынлыкны гөнаһка санамый, христиан дине исә җарияң белән якынлашуны гөнаһка саный. Шуның өчен мөселман җарияне үзенә хатын алган кебек сайлый, христиан исә сеңлесен тапкандай сатулаша…
Әмир Хаҗи әтисен тыңламый иде инде. Булган хәл аны тәмам борчуга салды. Гали угланны кала нигезенә корбан итәләр, Назлыгөлне урлыйлар, ә әтисе ниндидер җарияләр турында авыз суын корыта. Йа Хода, атакай, картаюыңмы, акылдан яза башлавыңмы?..
Әмир Хаҗи атасына яңадан бер кәлимә сүз дә әйтмәде, борылды да сарайдан тизрәк чыгу ягын карады. Атасы Сәлим хан угланын туктатмады, әйтәсен әйткән иде инде. Ә менә угланы белән әңгәмәдә башына килгән уен бик тиз тормышка ашырыр. Әүвәл, әлбәттә, шәех белән киңәшер, кирәк икән, хәтта епископ Габбас белән дә. Тик игелекле киңәш бирә алырлармы аңа Алла ялчылары?
20
Яңа вәзир Камай каршына килеп туктагач, Хафиз башта аның аякларын гына күрде. Ул аны аякларыннан да таный иде инде. Вәзир Камайның итекләрендә тузан, кулында камчы, камчысы белән итек кунычына суккалап тора, итектән тузан сибелә. Нигә Кашан кадәр Кашанга килде микән вәзир Камай? Ни калган аңа әмир Хаҗи каласында, Сәлим хан үзе әйтмешли, апара тәпәненә?
Кәтиб Хафиз каләмен өстәлгә куйды, әкрен генә күзләрен күтәрде. Шунда ул вәзир Камайның елмаюга җәелгән калын иреннәрен күрде, иреннәре кинаяле елмая, кысык күзләрендә әйтелмәгән сүзләр биешә кебек иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.