Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 44 (всего у книги 51 страниц)
Җик Мәргән, керфек какмыйча, бертын кызга карап торды. Туран хатын-кызлары борын-борын заманнан бирле ирләре белән бер сафта дошманга каршы сугышканнар. Шуңа күрә туран-төрки халкы аларны зат буларак та аермый. Димәк, хатын-кызны туран ир-атлары үзләре белән тиң күргәннәр. Гасырлар, дәверләр тирәнлегеннән, кешелек дөньясының яшәү өне булып, бар халыкларда да хатын-кыз белән ир-ат арасында ачы сугыш бара. Кем өстен, кем кемгә буйсынырга тиеш: ир-атмы хатын-кызга, хатын-кызмы ир-атка?! Туран-төрки халкы моны бик борынгыдан ук үзенчә хәл иткән – ир-атлар белән хатын-кызның затларын бер ясаган! Заманына карата бу чара ярагандыр, әмма еллар үтә-үтә, бигрәк тә илгә ислам дине килгәч, тигезлек чарасы үзгәрә, хатын-кыз ир-атка буйсынырга мәҗбүр була. Әмма ерак әбиләрен хәтерләтеп, ир-атка буйсынмаган, баш бирмәгән хатын-кызлар да очраштыргалый әле туран-төрки дөньясында. Менә аларның берсе – баһадир сеңлесе Зәйтүнә. Ул горур, тәкәббер, гүзәл, һавалы!
– Кичер мине кичерә алсаң, Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә! Кичер безне булдыра алсаң?! Иң әүвәл мин кичерүеңне сорыйм!
– Җик Мәргән, төчеләнмәсәң иде. Килешми! Мин бит синең кем икәнеңне бик яхшы беләм, син дә минем кем икәнемне беләсең. Шулай булгач, әүвәл мине тыңласаң иде. Кисәтеп куясым килә: бу тарлавык, бу урман минеке. Монда калмассыз дип ышанам. Мәгәр әүвәл минем бер йомышымны йомышлап китәрсез…
– Зәйтүнәкәй, әүвәл арканыңны муенымнан салырга рөхсәт ит, син хаклы, баһадир кыз!
Зәйтүнә көлемсерәп куйды, арканны бушатты, аннары арканны тиз генә үзенә савып китерде дә путасына элеп куйды. Ул моны шундаен оста итеп башкарды ки, Җик Мәргән шаккатып карап торды. Нигәдер аның, кыз аягына төшеп, моңа кадәр беркемгә дә әйтмәгән сүзләр тезәсе килде. Иллә әйтә алмады.
– Су гына алыйм инде, Зәйтүнә туташ?
– Башта мине тыңласаң иде, Җик Мәргән!
– Хуш, Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә! Мин сине тыңлыйм.
– Әйтер иең, Җик Мәргән, сезнең кыз урлаганыгыз булдымы?
– Кыз урлаган? Кичерә күр, Зәйтүнә туташ, туры килгәне булмады. Менә, әйтик, ни…
– Кирәк булса, мин үзем табармын сине, Җик Мәргән! Мин урлата торган кызлардан түгел. Әйе, әйе, син шулай дип әйтергә теләгән идең ич!
– Тагын бер кичерүең сорыйм, Зәйтүнә туташ! Ихлас менә…
– Ишләрең куышта корсак симертеп яталармы? Сине суга җибәргәннәр. Кайсыгыз баш соң сезнең?
– Мин дисәм ышанмассың инде.
– Нигә, ышанам. Син булсаң, менә нәрсә, баһадир, сезгә шушы көннәрдә бер кызны урларга туры килер.
– Кыз урларга?! Кемне?!
– Анысы сезгә барыбер түгелмени? Ат урлый белгәч, кыз гына урларсыз әле. Качкын азатың Артык әмир Хаҗиның ике атын урлап киткән.
– Бер ат өчен икене, әйбәт түгел бер дә, егетләрчә түгел дим, Зәйтүнә туташ!
– Син көләсең, Җик Мәргән?
– Юк, көлмим, Зәйтүнә туташ. Бичарадан ул, чарасыздан шуңа барды, ләкин мин аңа урларга кушмаган идем. Без ат караклары түгел.
– Ат караклары булмасагыз, кыз карагы булырсыз.
– Кичерә күр, Зәйтүнә туташ! Артык бит «Атларны сатып алып кайттым» диде.
– Кабат әйтәм, Җик Мәргән, азатың Артык атларны урлап алып кайткан. Урлап! Ат карагы ул синең азатың!
– Әйткән сүзең хак булса, мин аны иртәгә үк куып җибәрәм. Ышан, Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә!
– Мин беләм, Мәргән, син – качкын! Әмма ишләреңә дә, сиңа да ышануы кыендыр. Беләсең булса кирәк, сине абаң Тубыкбай гына түгел, хан да эзли. Мин сине бүген алар кулына тапшыра алган булыр идем, әмма алай итмәдем. Ләкин белеп китсәң иде, Сәлим хан кулыннан мәргән аты алган Җик: мактанчык син, көч-куәтеңә масайган эре җан. Менә әле дә син мыскыллы елмаеп торасың. Ышанмыйсың, имеш, ничек инде Болгарга даны таралган мәргәнне ниндидер кыз, бәйләп, ханга илтеп тапшыра алсын. Җитмәсә, урманда. Икәүдән-икәү генә. Син – ир-егет, ә ул – кыз бала. Шулаймы?! Шулай, шулай, әнә һаман елмаясың. Тик белеп торсаң иде, Җик Мәргән, кирәк дип табам икән, мин сине, чынлап та, ханга илтеп тапшыра алам. Янә бер яңалыкны ишет: сине ил-халкың кабул итмәде. Бу – хак. Югыйсә әмир Хаҗи урманнарында качып йөрмәс идең, әүвәл үз халкың йөзендә терәк табар идең. Димәк, син– халкыңа, халкың сиңа ышанмый. Халкың өчен син бары тик язгы тузганак. Җил чыгуга, тузарсың да китәрсең. Бу – бер. Икенчедән, Җик Мәргән, син ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен боздың. Абаң Тубыкбайга кеше иңе күтәрә алмастай таләпләр куйдың. Илгә кайткач, сиңа иң әүвәл халкың алдында абруй казанырга кирәк иде, аннары гына абаңа таләпләрең куяр идең, тик син моны эшли алмадың, сәяси сукырлык күрсәттең. Шуннан халкың алдында дәрәҗәң төште, минем дә кәефемне кырдың. Ә бит мин сиңа зур өметләр баглаган идем. Син хәзер минем өчен дә, халкың өчен дә, абаң өчен дә атыңнан егылдың, Җик! Син – качкын! Казак та түгел, качкын. Казак ялланып хезмәт итә, синең ялланыр әмәлең дә калмады. Менә хәзер мин сине яллыйм, һич югы, качкынлыктан коткарасым килә. Йомышла минем йомышымны?!
– Йомышыңны әйт, Зәйтүнә туташ! Йомышыңны әйт! Син минем ирлек вә егетлек горурлыгыма кагылдың. Әйт йомышыңны, Зәйтүнә туташ, әйт!
– Менә шулай, ачулы егет тапкыр булыр, ди. Әлегә әйтмим, Җик Мәргән! Күрәм, син кызу канлы, һәрнәрсәне куркытып хәл итәргә өйрәнгәнсең. Ә мин синнән курыкмыйм. Ишетәсеңме, Җик?!
– Зәйтүнә туташ, синең мине алдыңа тезләндерергә исәбеңме әллә? Эшләмә моны, кичер берәүне. Безнең бабаларыбыз ике очракта гына тезләнгәннәр. Коткар мине бу хурлыктан! Алар бары тик чишмәдән су эчкәндә һәм әләмнәре катында гына тезләнгәннәр. Мин чишмәгә килдем, тезләнеп су эчтем, инде йомышың йомышларга ант итеп, алдыңа тезләнимме? Ә сиңа әйтер сүзем бар: моннан соң бер көн дә качып йөрмәм һәм караклык итмәм, гаделлекне халкым белән бергә эзләрмен!
– Тор, Җик Мәргән, тор! Үз алдымда тезләнеп торганыңны күрәсем килми. Ир-егет бул! Инде йомышым тыңла. Мин бүген Бөек калага китәм. Хан кызы Назлыгөл янында утырмада булачакмын. Ишеткәнең бардыр, Җик, хан кызы оста Дәүранга гашыйк. Ләкин алар беркайчан да кәсеп итми кавыша алмаслардыр. Кавыштырыйк без аларны. Шул булыр синең миңа игелегең. Хан кызын, урлап, Яңа калага, оста Дәүранга илтергә кирәк.
– Зәйтүнә туташ, хәтерем ялгышмаса, оста Дәүран хан колы иде түгелме?
– Хан колы, әмма әмир Хаҗи аңа ирек бирде. Өч көннән иптәшләрең белән Бөек калага килегез. Иртәнге якта Назлыгөл Хан күленә төшәр. Янында ике-өч кыз булыр. Калганына сезне өйрәтәсе юктыр дип уйлыйм. Икенче көнне хан кызы Назлыгөл Яңа калада булсын. Калага төнлә белән керерсез. Каравылбаш янында үзем булырмын. Хан кызын оста Дәүранда калдырасыз да туры Иске Казан кирмәненә китәрсез. Абам Бачманга менә шул беләзегемне бирерсез. Беләзекне алдан ук биреп куям. Ышаныч билгесе.
Җик Мәргән кыз кулыннан беләзекне үрелеп алды да куенына тыкты һәм баш иде.
Зәйтүнә сызгырып җибәрүгә, каршысына ак ат чабып килде, иясен күргәч, кешнәп куйды. Кыз егетләргә хас җитезлек белән атка атланды да, артына да әйләнеп карамый, күздән югалды.
Ни бу?! Төшендәме, өнендәме?! Хикмәт димәсәң, хикмәт. Ниндидер кыз килде дә Җик Мәргән хәтле Җик Мәргәнне арканга алып, ант иттерде һәм күз ачып йомганчы китеп тә барды. Инде антын җиренә җиткереп башкармаса, нәзере тотар. Җик Мәргән карама башында утырган саесканга игътибар итте, шуннан күзе чишмә янында яткан күн капчыкка төште. Барысы да өнендә булган, су алырга да кайтырга кирәк. Ишләре көтәдер.
Аланга ул йөгерә-атлый кайтып керде. Артык белән Мамак куышта утыралар, кызып-кызып сөйләшәләр, атлары утлый. Атларны да эчерәсе иде бит, нишләп утыралар. Каравыллары кая?! Җик Мәргәннең ачулы чагы иде, су тулы капчыкны куышка терәп куйды да, атларның тышауларын чишеп, тезгеннәрен җыйды һәм чишмәгә эчерергә алып китте. Атларны эчереп кайтып килгәндә генә, кадала-каплана якынлашучы Артык белән Мамакны күрде.
– Баһадир, баһадир! – диде Артык, коты алынып. – Атларыбызны урлаганнар дип торабыз! Күр инде, тәмам котны алдың!
– Мин аны бераз абайлаган идем, – диде Мамак, елмаеп.
Җик Мәргән тезгенне ишләренә бирде дә, бер сүз дә әйтми, алдан атланды. Артык белән Мамак күзгә-күз карашып алдылар. Аланга кайтып җитеп, атларын тышаулагач:
– Шүрәле очрадымы әллә, баһадир, нигә бик озак йөрдең? – дип сорады Артык.
– Артык, син кем атларын урладың? – дип эндәште аңа Җик, ә үзе җәясенә ук элә башлады. – Кем атларын урладың, дим?!
– Баһадир!..
– Ни булды, баһадир? Баһадир! – дип килеп чыкты куыштан Мамак.
– Китеп тор, Мамак! Китеп тор, дим! – дип җикерде Җик Мәргән. – Җавап бир, Артык!
– Мин аның сука атларына тимәдем, баһадир!
– Сука атларына! Күр әле нәрсә ди?! Күр әле моны! Ә нигә башка атларына тидең? Нигә урладың атларны?! Ә бит ялганладың, җирбит, ялганладың! Имеш, акча биреп ала. Акчага икән, ул адәм сиңа иярен дә биргән булыр иде! Инде нишләтәбез моны, Мамак?!
– Ат кыз түгел, баһадир, кичерик, – диде Мамак.
– Кем түгел? – Мәргән ирексездән елмаеп куйды.
– Ат кыз түгел, дим, кичерик бер юлга. Аннары аш та суына, ашап алырга иде…
Җик Мәргән җәясен иңенә алды, угын садагына салды.
– Яшә, эттән туган нәмәстә! Тик мине тагын кичерер әле дип уйлама!
– Яңадан кылмас ул андый ахмаклыкны, кылмас, баһадир! – диде Мамак. Аннары икенче иптәшенә эндәште: – Йә, ник катып калдың, бар, агачлар арасына кереп җылап кил!
– Бар, бар, аннары бер кызык сөйләрмен үзегезгә. – Җик Мәргән күңеленнән Артыкны кичергән иде инде, иллә йөрәге һаман да килешми иде. Егет аларны алдады, ике бөртек дустын, ә күбәү булсалар, ун, егерме, йөз, мең… Һәм һәркайсы баһадирларын алдаса? Ант эчкәч, бер табынга утырып ашагач?.. Ләкин шундук Зәйтүнәнең Артыкка хәзергә берни белдермәскә дигән сүзе исенә төшүгә, үзалдына кызарынып куйды. Ә бит ул үзе дә кызга биргән вәгъдәсен бозды. Кыз урларга барыр алдыннан башларга ярый идеме бу сүзне? Юк!
Табын янында Артык ипи тотып тәүбә итте, атларны урлаган икән, акчаны иясенә бирмәгән. Артык янчыгындагы дүрт тәңкә алтынны ашъяулыкка чыгарып салды.
– Мин аңа бүген үк илтеп бирермен ошбу акчаларны, баһадир! Кулымда Коръән булса, Коръән тотып ант итәр идем.
– Кыланма, шамакайланма, – диде Җик Мәргән, сарык ботын кимерә-кимерә. – Коръән тоту өчен әүвәл сиңа аны укый белергә кирәк. Ә синең укуың, белгәнемчә, ташка үлчим.
– Анысы хак, – диде Мамак. – Ул имза куя да белми. Хәтта тамгасы да юктыр.
– Тамгам бар, Мамак! Әнә савытымда да, садагымда да.
– Куеп тор әле, Мамак, ул хәлне. Мине тыңлагыз: өченче көнгә, хәтта әйтергә дә куркыныч, хан кызы Назлыгөлне урларга китәбез!
Мамак сөяк кимергән җирдән шым булды, Артык исә ачкан авызын ябалмый торды.
– Ни, ни? – диде, ниһаять, Артык. – Ни дидең, баһадир?
– Хан кызы Назлыгөлне урларга барабыз, дим!
– Һе, – диде Артык, – һәй, хан кызын. Тотып ат койрыгына такмаслармы соң безне, баһадир?! Шул гына җитмәгән иде. Качкын булу гына җитмәгән, ат карагы булдым, инде хәзер хан кызын урларга… Йа Хода, кем өчен?..
– Сиңа соң барыбер түгелмени, Артык?
– Барыбер түгел, баһадир, барыбер түгел.
– Миңа калса, тәҗрибәң җитәрлек, җитмәсә, карак атын алдың. Ат урлау ни дә, кыз урлау ни хәзер сиңа…
– Алай димәс идем, баһадир! Барыбер түгел, – дип күтәрелде Артык. – Кыз урлау күңеллерәк, иллә соңы яман бетүе бар. Хан кызы ла!
– Кыз урлау, минем кара уемча, караклыкка керми. Киресенчә, мактаулы эш диясем килә, – диде Мамак.
– Яхшы әйттең, Мамак, бик матур әйттең… Йә, Артык, элдер атлар исәбенә. Атның берсен иясенә илтеп бирерсең, ә менә бу дүрт алтыныңа ияр-корал алып кайтырсың.
– Көпә-көндезме, баһадир?! Хан азатларына тап булсам?..
– Аллаһы Тәгаләдән ярлыкау сора. Явызлык кыла белгәч, җавабын да тота бел. Хуш, Артык!
Җик Мәргән амин тотты да куыштан чыкты. Шунда гына исенә төште: аларның өчесен дә шушы куышта куыра алалар иде ләбаса. Хан азатлары белән орышу түгел, сак та куя белмиләр. Әйе, ишләрен әрләргә түгел, үзен орышырга тиеш ул! Баһадир буларак, иң әүвәл үзе сак турында кайгыртырга тиеш иде! Ә аның гамендә дә юк. «Баһадирыбыз бул!» – дигәч, килеште тагын үзе. Адәм көлкесе! Ике азатлы баһадир! Чын баһадирда илледән артык җансакчысы була. Кәмит, бары кәмит.
– Артык, озак йөрмә, – диде Җик Мәргән җыена башлаган егеткә.
– Мамак та барса икән минем белән, баһадир?
– Нинди баһадир булыйм мин сиңа?
Мамак белән Артык янә күзгә-күз карашып алдылар.
– Шулай сөйләшкән идек ич инде, Җик!
– Нигә сиңа Мамак? Үзең генә барсаң?
– Мамак кеше белән сөйләшә белә, мин ике сүз әйтәм дә күтәрелеп бәреләм. Аннары Мамак күп нәрсәдән хәбәрдар. Әйтик, ул Шайтан каласында бакыр чыгарган, Урал якларыннан эремә таш ташыган. Агыйделнең салкын суында алтын юган кеше. Абаң Тубыкбайда азат булган. Күрмәгәне юк аның…
– Башыңа төшкәч, син дә өйрәнерсең, – диде Мамак. – Дөнья михнәт чиктерә белә ул.
– Бакырны кай тарафтан чыгардыгыз, Мамак?
– Бакыр базлары моннан ерак түгел, баһадир! Шайтан манарасыннан да төшеп була. Ләкин аннан йөрүче юктыр хәзер, әмир Хаҗи юлын бикләткән, диделәр.
– Тагын ни беләсең, Мамак?
– Борын-борын заманда, Таман ярымутравында һәм Тын елга буйларында яшәгән төрки болгарлар монда күчеп килгәч, Шайтан тавына манара күтәрәләр, күзәтү манарасы. Ләкин төрки болгарлар килгәнче үк инде биредә ниндидер мәҗүсиләр поты була. Төркие, чирмеше, ары, мукшысы, исүе, висүе шул потка корбан бирә торган булганнар. Ә бик борын заманда хәтта бала-чагаларын, угланнарын, аннары мал-туар корбан итә башлаганнар, ди, мондагы халык. Тәңреләре саф алтыннан булган, әйе, потлары инде, атнага бер аңа, имеш, җан иңгән һәм халык бик күп җыелган вә корбан биргән кичләрдә ил арасына чыгып, күзгә күренә торган булган, диләр. Шунда арадан берәүсенә кагылып китүе булган, шундук аны корбан иткәннәр, иң гаҗәбе, теге бичара һичнинди тавыш-тын чыгармаган. Моны миңа шул Шайтан манарасында көн күрүче кам сөйләде, ул еш кына безнең янга килеп, төрле тузга язмаганнарны сөйләп утырыр иде. Хәзер менә ничә ел инде камны күргәнем юк. Аны тыңласаң, баһадир, гел менә хикмәт инде, колакларың үрә торыр. Билләһи, дим, белмәгән нәрсәсе юктыр. Иртәгә яңгыр явасы икән – төп-төгәл әйтә. Хәтта кемнең кайчан үләсен дә әйтә торган иде. Албастылык кылуын күрсәң, шаккатмалы, әле ул кәҗәгә, әле атка, әле зифа кызга әверелә ала. Әкәмәт инде менә. Ә менә безнең арада берәү бар иде – Румнан килгән оста. Ул аңа ышанмый иде, шамакайланма, дип кенә җиффәрә иде. Минем күз алдымда зифа кыз түгел, шамакай басып тора, дип көләр иде. Олуг тимерче Әхмәт, ишеткәнегез бардыр, бәлкем, ул кам белән үтә дә дус иде. Оста Әхмәтне әмир Хаҗи Яңа каласына тархан итеп куйган, дип сөйлиләр. Ул оста Әхмәт тә хикмәтле кеше. Чуен коюны үзе ачты, ә углына серен әйтте. Хәзер Бәкер атлы углы Шайтан каласында чуен кайната, янында теге Рум остасы. Җәннәттә яшиләр, җәннәттә. Әмир уч төбендә генә йөртми үзләрен.
– Чуен кайната, хак. Анда йөздән артык кеше эшли, диләр. Җитешле яшиләр, имеш. Минем дә ишеткәнем бар, – диде Артык.
– Манараны, кергән бер кеше кире чыкмаслык итеп, оста Дәүран корып бирде, баһадир! Ул әллә ниткән төньюллары салдырды, аннары әллә инде бер сүздә булып, әллә чын-чынлап бар ташчыларны да кырып бетерделәр. Оста Дәүран калды әнә. Манараны төзеп бетергәч, Сәлим хан карарга килә һәм остага төньюлларын күрсәтергә куша. Теге аңардан барча ташчыларга да ирек дәгъва итә. Ханның ачуы чыга, җансакчыларына останы юлыннан алып ташларга куша. Остада әнә шул чуеннан кайнатылып, мең тапкыр суктырылып ясалган кылыч икән. Кылычы кылычка тиюе була, тегеләрнең кылычлары эреп төшә. Ахыр чиктә хан оста егеткә үзе ташлана. Ханның Дәмәшкъ осталары ясаган кылычы оста кылычына тиюе була, сына да оча. Шуннан оста манарадан чыга һәм ташчыларына: «Коралга!»– дип кычкыра. Китә орыш, суеш, чәнчеш. Шуннан кирмәнгә без килеп кердек. Яман бетте хәлләр. Әмма Сәлим хан барыбер останың башын чаптырмады. Ташчыларны кырдыртты, ә останы Бөек калага алып кайтып китте. Хан белән оста арасында ниндидер хикмәтле хәлләр бар, диләр. Имеш, оста бер тапкыр ханга: «Минем үлемем – синең үлемең!» – дигән икән. Шуннан бирле хан останы күз карасыдай итеп саклый, имеш. Ә менә кызын аңа урлап илтүгә әллә нигә ышанасым килми. Башы икеме әллә ул останың? Бу хәлне белсә, нишләтәчәк дип уйлыйсыз ул бичараны Сәлим хан?!
– Болгатма әле, Мамак! Болай да баш каткан. Сәлим ханны угланы әмир Хаҗи коткара, ә син ул вакытта әмирдә хезмәт итә идең.
– Итсә соң!
– Фетнәне оста түгел, ташчылар кузгата, ханның азатларын кыралар, шуннан соң гына сез килеп керәсез.
– Әмир Хаҗи барлык ташчыларның да башларын кистереп елгага ташлаткач, киттем мин аңардан. Мең ташчыдан бер ташчы да исән калмый, ә оста исән. Һәм әнә шул кешегә мин хан кызын урлап илтергә тиеш!
– Әйе шул, баһадир, мөмкин хәлме бу? – диде әле булса китә алмаган Артык.
– Бар инде, юлыңда бул, Артык!
– Киттем, киттем, баһадир!..
Артык агачлар арасына кереп югалгач, Мамак Җик Мәргән янына килеп утырды.
– Оста Дәүран турында чынлап та әллә ниткән хикмәтләр сөйлиләр, баһадир! Имеш, ул егет хан кызын сихерләгән икән. Ләкин мин моңа элек тә ышанмаган идем, хәзер дә ышанып җитмим. Мин шуны беләм: останың анасы Сәлим ханга икенче хатын булып килә, иллә күпме торса да, балага узмый. Хан тота да моны кол остасы Алпарга бирә. Башта хан бикәсе Туйбикә оста турында ишетергә дә теләмәгән, диләр. Аннары үзен күргәч, Аллага тапшырган, чөнки, имеш, шул төндә төш күргән. Төшендә исә шул оста Алпардан угыл тапкан икән. Ләкин төшендә тапса да, өнендә бу хәл тиз генә булмаган. Ул арада Сәлим хан кыпчак ханы кызы Зөбәрҗәткә өйләнә. Теге аңа берсе артыннан берсе ике углан табып бирә – Хаҗи белән Илһамны. Берничә ел үткәч, инде яңадан бала тапмам дип торганда, Зөбәрҗәт бикә ханга кыз бала таба – Назлыгөлне. Шул ук төндә, әйтсәм әйтим, теге остага кияүгә бирелгән Туйбикә дә бала таба – ир бала, атын Дәүран куштыра. Туйбикә камнан юраткан икән, ди, Аллаһы Тәгалә кемгә язган, имеш, хан кызын? Кам аңа: «Синең углыңа!» – дигән. Туйбикә үләр алдыннан угланын чакырып алган да: «Дәүран углым, төшемә керде, син хан кызы Назлыгөлгә өйләнерсең!» – дип әйтеп әйткән, ди. Шуннан соң оста егет хан кызына күз сала башлаган һәм тегене тәмам сихерләгән, ди. Хан кызы әле дә гел останы гына уйлый икән…
– Мамак, син кем? Хикмәт, мин сине гап-гади азат итеп кенә беләм, син чичән икәнсең бит, әллә соң хан шымчысымы?
– Мин чичән дә, шымчы да түгел, баһадир! Мин бары тик тыңлый беләм. Сөйләмим, тыңлыйм да тыңлыйм. Тыңлаган – акыл җыяр, сөйләгән – акыл сатар, ди. Мине башка нәрсә борчый әле. Хан кызын урларга баруыбыз акланамы, тозакка гына эләкмәбезме? Әмир Хаҗи гаиләсендә тәрбия алган, ир-егетләрдән бер дә ким орышмаган Бачман баһадир сеңлесенең хәйләсе түгел микән дим? Җик Мәргәннең үзе үк хан кулына килеп керүе бар лабаса!
Җик Мәргән дәшмәде. Чынын гына әйткәндә, ул үзе дә бу хакта уйлаган иде, мәгәр кызга шиген белдерәсе килмәде, хәзер исә, нияте чынга әверелә башлагач, моның янына Мамак та шиген белдергәч, Җик Мәргән шомлана калды. Шул ук вакытта белә иде, ул хан кызын урларга барыр, бармый калмас, чөнки Зәйтүнәгә вәгъдә итте. Ә ул ирдәүкә кыз менә ничә көн инде аның күз алдыннан китми дә китми. Әгәр дә мәгәр Зәйтүнә күктән йолдыз алып бирергә кушса, аны да алып бирер иде кебек. Әнә шундый халәттә иде Җик Мәргән. Шуңа ул Мамакка дәшмәде. Дәшкән, бер откан, дәшмәгән – ике. Ләкин ул шуны да аңлый иде: азатына ни булса да әйтергә тиеш, иң яхшысы чынын, мыскалын да яшерми. Мамак белергә тиеш: кая, ни өчен бара һәм кем белән. Бәхәссез, Зәйтүнә туташның нияте ихлас булса, кызы югалу белән, хан аны эзләргә керешер. Моның өчен бөтен гаскәрен аякка бастырыр, чат саен сак куяр, иллә үзенекен итәр – урланган кызын табар. Кыз табылгач, барысы да ачыкланыр һәм Җик Мәргән үз гомерен дар агачында бетерер. Кызы югалуга, Сәлим хан угланнарын дәшеп алыр, аларга да урланган кызын эзләргә кушар…
Назлыгөлне алар Яңа калага илтергә тиеш, ә бит әмир Хаҗи башкаласын шунда күчереп ята. Димәк, хан кызын, ягъни сеңлесен бер күрмәсә, бер күрәчәк. Кеше энә түгел, энәне дә тапкан кешеләр бар. Шулардан Таймас баһадир һәм Бачман баһадир. Сизенә, сизенә Җик Мәргән, Бачман баһадир белән аның күзгә-күз очрашасы бар әле. Ләкин нинди сәбәпләр аркасында? Җик Мәргәнне качкын буларак тотармы Бачман баһадир, әллә кыз урлаучы итепме? Ни генә булмасын, Бачман баһадир белән ул очрашыр. Ә инде Зәйтүнәнең сүзләрендә хаклык ятса, Җик Мәргән үзе үк Иске Казанга барыр. Барыр да абасыннан Зәйтүнәнең кулын сорар. Йолып калырмы Бачман баһадир, әллә сеңлесеннән дә һәм барысыннан да мәхрүм итеп, Сәлим ханга илтеп тапшырырмы?
– Хан кызын урларга мин берүзем булса да барырмын, Мамак!
– Хан кызын урлау ил өстенә төшкән афәт булыр, баһадир. Шигем бар, Җик Мәргән! Кыз урлауны Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәк оештырмады микән? Абыйсыннан үч алырга иткән булса? Ямак хан кызына өйләнсә дә, бабасы тегеңә җир-су бирсә дә, кеше сүзенә ышансак, Мөхәммәтгалимбәк һаман Болгар тәхете турында хыяллана икән.
– Ике туган арасына кереп булмастыр, Мамак! Алар тәхет өчен, без синең белән ирек өчен көрәшәбез. Мине бирегә ирек китерде. Мин бүген берәүгә дә буйсынмыйм, берәүгә дә бил бөкмим. Бачман баһадир кулына эләгүем белән, кеше кешесе булачакмын. Бу йөгәнне мин абамда да кия ала идем.
– Кызларга вәгъдә бирү изге нәрсәдер, Җик Мәргән! Син Бачман баһадир сеңлесенә вәгъдә бирдең һәм аны, шул юлда егылып үлсәң дә, башкарып чык! Егет сүзе бер булыр! Куркак батырлар турында тарихка язмыйлар. Тарихка каһарманнар турында гына язалар.
– Килештек, Мамак! Барабыз! Язганы булыр. Ә хәзер, бар, атларны карап кил, ерак китмәсеннәр.
Ни ул ихтыяр көче? Моңа кадәр сораган булсалар, Җик Мәргән, ихтимал, тапталган сүзләр белән генә җавап бирер иде: тапкырлык, тәвәккәллек, батырлык. Әйе, бу сыйфатлар күп кешегә хас нәрсәдер. Ә ир-егеттәге ихтыяр көче ни? Кылыч-сөңге тотып Ватаның саклаумы, үлемгә каршы барумы? Әллә соң бөтенләй башка нәрсәме ул ихтыяр көче дигән ир-егет сыйфаты? Әйткән сүзендә торудамы, кирәк икән, туган ил һәм сөйгән зат өчен үз-үзен корбан итүдәме?
Әйе, Җик Мәргән аңа вәгъдә итте һәм, таш яуса да, хан кызын урлар, Яңа калага – Казандагы оста Дәүранга илтеп бирер. Йөрәкне капчык авызы итеп кысып бәйләп булмый. Ул аңа гашыйк, моның шулай икәнлегенә Җик Мәргән соңгы мәлләрдә генә инанды. Әйе, ул аны ярата. Болгардагы кызларның меңнән берсе яраткан кешесенә кияүгә чыга аладыр. Шуларның берсе – хан кызы Назлыгөл, икенчесе Зәйтүнә булса? Әйтик, ул моңа кадәр берәүне дә яратмаган һәм Җик Мәргәнне күргән дә гашыйк булган… Ләкин тәкәббер кыз егетнең батырлыгын сыный булса кирәк, хан кызы Назлыгөлне урларга куша. Егетнең ихтыяр көче моңа җитәрме, янәсе. Ул аны сайлады, үзенеке итәргә тели, әмма башта сынап карыйдыр. Бик ихтимал ич! Әйе, Бачман баһадир сеңлесе ни кушса, шуны кылыр хәлдә ул бүген. Кыядан ташлан дисә, ташланыр. Хан кызын урла дисә, урлар, гәрчә тегене дә, моны да эшләргә күңеле тартмаса да. Оста Дәүран – хан колы, Назлыгөл – хан кызы. Икесе ике ярда басып сөйләшергә дә хаклары булмаган затлар. Җик Мәргән ике көннән аларны кавыштырыр. Моны аңа Бачман баһадир сеңлесе кушты. Ачуы да килә Җик Мәргәннең тәкәббер кызга, шул ук вакытта ул кушканны кылмый тынычлана да алмастыр, күрәсең.
– Атларны таптым, баһадир, болынга чыгып баралар иде, – диде Мамак, куышка керә-керә.
– Карале, Мамак, мин – сарайда белем алган кеше. Бачман баһадир сеңлесе безгә качкын атын такса да, ул көнгә калганыбыз юк ич әле. Сәлим хан дошманым түгел, абам да. Хан кызын урлау игелекле эш булырмы икән?
– Күр инде, Җик Мәргән әйтәме моны? Баһадир мәргәнме?! Аның башына хан белән абасы мең алтын вәгъдә иткәннәр, ә ул, «ай-һай, гөнаһ кылмагаем!» дип үкенеп-икеләнеп утыра. Хан алдына тотып китерсәләр, кызганыр микән ул сине? Аягыңнан агачка асып, аю-бүреләргә ботарларга калдырмас микән? Син инде, баһадир, икеләнеп маташма. Икеләнгән бер откан, тәвәккәлләгән – ике, диләр.
– Куй, куй, Мамак! Ышандырдың! Егет икәнсең, рәхмәт!
– Оста Дәүран кол, имеш. Ул кол дигән халык башкалардан киммени? Әйтик, синең белән миннән? Аларда да йөрәк бар, күңел. Хан кызы Назлыгөл гүзәлләрнең гүзәледер, ә оста Дәүран осталарның остасыдыр. Ул ясаган бизәкләрнең җаннары гына юк, ди. Хан үзе аның эшен көннәр буе карап йөри икән, диләр. Без Дәүранга игелек кылабыз, Җик Мәргән! Хыянәт итмибез ич! Хыянәт итсәк икән ул! Изге эшкә барабыз, баһадир! Кеше йөрәгендәге сагыш-михнәткә дәва табарга җыенабыз лабаса! Куанасы ит Ходай безгә Бачман баһадир сеңлесен җибәрүгә. Кая вә кемгә барып баш төртергә белми йөргән чагыбыз. Хәзер әйдә чыгып кара, мин сиңа сөенче китердем. Әйдә, әйдә, тизрәк!
– Ни тагын, Мамак?
– Башта чыгып күр, Алла бар ул, бар, баһадир!
Алар икесе дә куыштан чыктылар. Алан уртасындагы ак атны күрде дә Җик Мәргән таң калды, сораулы күзләре белән Мамакка текәлде.
– Мамак, бу ни дигән сүз? Бу бит…
– Сиңа, баһадир, Зәйтүнә туташ калдырып китте. Хан кызын урларга шушы атта килсен, диде.
– Нигә мине дәшмәдең, нигә әйтмәдең?!
– Син тыңлый беләсең, миңа ярамый. Әйтергә кушмады, менә ни өчен әйтмәдем. Миңа калса, баһадир, ул кыз сиңа гашыйк булгандыр. Ат башына ат китереп китү генә түгел бу, мәхәббәтен шулай сиздерүедер.
Җик Мәргән азатына җавап бирмәде, бүләк ителгән атка таба омтылды. Ат башта чит кешедән ятсыныбрак торды, иллә Җик, атларның телләрен белмәсә дә, аларга йомшак итеп дәшә белә, бик тиз ышанычын яулый торган иде. Ул әкрен генә толпар янына килде дә ял астыннан сыйпады, сөйләнә-сөйләнә муеныннан сөйде, колак артын кашыды. Ат, пошкырып, башын чайкап куйды да, ашарга ирек бир дигәндәй, үлән чемченергә тотынды.
– Бәйрәм ашы кара-каршы гына булды бу ат, Мамак! Үз атымны Артыкка бирергә туры килердер.
– Артыкка түгел, атны сиңа атап бирде, аннары безгә һәрберебезгә җайдак ат кирәк, баһадир! Менә синең җайдак атың булды.
– Анысы җайланыр, Мамак! Тагын ни диде туташ? Киләм димәдеме?
– Менә анысын әйтмәде, баһадир! Иллә килер ул болай булгач, килер.
– Күрәзәлек итәсең. Үзе белән әмир азатларын алып килсә?
– Менә анысы булмастыр, баһадир! Мәхәббәт малга сатылмый. Күңелем белән сизәм, ихластан йөри ул кыз бала.
– Димәк, Мамак, хан кызын безгә урларга Ходай үзе кушкан булып чыга.
– Әгәр дә мәгәр ошбу көннән Бачман баһадир сеңлесе синең өчен Хода үзе икән, кушкан булып чыга, баһадир!
27
Яңа каланы салып ятучы осталарның остасы Дәүран хан кызы Назлыгөлне күрде дә тәмам телсез калды. Кайдан?! Әлбәттә инде, Бөек каладан! Әмиргә корып яткан сарайны карарга килгәндер. Шулайдыр, әлбәттә. Сарай салынды дияргә була, рәхәтләнеп карый ала. Тик хан кызы нигәдер аның өенә килгән, аннары төн ич инде, караңгы төште, нинди сарай карау, ди. Җитмәсә, үз итеп елмая. Хан кызы артында басып торучы азатлар да самими елмаю белән елмаялар. Ханның җансакчыларыдыр. Кызын озата килгәннәр. Аның артыннанмы? Алай дисәң, бернинди дә хилафлык кылмады кебек. Җансакчыларда өмет юк, кыюлар, кансызлар: хан боерса, теләсә кемне кылычка алырга торалар.
– Сарайны карарга килдегезме? – дип сорады оста Дәүран.
– Сиңа килдем, ничек берүзең яшисең икән, – диде, ниһаять, Назлыгөл. – Сарайны карарга да.
– Күрдегезме соң?
– Күрдем. Бик ошый. Матур, мәһабәт, иркен! – диде хан кызы, башын чөя төшеп.
– Сәлам, оста Дәүран! – диде азатларның берсе. – Әллә танымый тора инде?
Дәүран аны шундук таныды.
– Таныдым, нигә танымаска, – диде оста. – Рәхим итегез, түрдән узыгыз! Хан мәргәне, сиңа әйтәм!
– Таныды, димәк. Менә нәрсә, оста! – диде Җик Мәргән, Дәүранның терсәгенә кагылып. – Хан кызы Назлыгөл синдә калып торыр. Сарай да әзер түгел икән әле.
– Миндә-ә?!
– Синдә, синдә, оста!
Җик Мәргәнне оста Дәүран чынлап та белә һәм күргәне бар иде. Әмма соңгы вакытта аның турында әллә нинди хәбәрләр сөйли башладылар. Имеш, абасыннан качып йөри икән, ә абасы белән хан мәргәнне эзли икән. Кыскасы, хан мәргәне качкынга әверелгән, имеш. Абасы Тубыкбай хәтта энесе башына мең алтын вәгъдә иткән, дигән сүз дә ишетелде. Гайбәт кенәдер, юкса хан кызы белән остага килеп кермәс иде, җитмәсә, кич якта, караңгы төшкәч. Димәк, Җик Мәргән Сәлим ханның меңбашы, йә җансакчысы, ә бәлкем, йөзбашыдыр, кызын сакларга куелгандыр…
– Кичерә күр, Җик Мәргән, мин бернәрсә дә аңламыйм. Ни бу? Ишек яры торучы азат кем? – Дәүран Җик Мәргәннең колагына иелә төште. – Хатын-кызга охшаган диюем.
– Күзең очлы икән, оста! Ул чынлап та хатын-кыз. Бачман баһадирның сеңлесе Зәйтүнәдер. Нишлисең, хәрбиләр киеме ярата. Назлыгөлне ул алып килде. Күңелеңә авыр ала күрмә тагын.
– Кәтиб Хафиз шәкерте Зәйтүнә Назлыгөлне миңа алып килдеме? Күрсәтергә?
– Куй әле шул гаҗәпләнүеңне. Зәйтүнә хан кызы Назлыгөлнең ахирәте. Назлыгөл аңа сиңа булган мәхәббәтен чишкән, һәм менә без монда…
– Ничек монда?! Бу бит, Җик Мәргән…
– Курыктың, оста! Шайтан манарасында хан җансакчыларына кылыч күтәрергә курыкмадың, ә монда котың алынды. Тиле беткән, хан кызы сине ярата һәм ул сиңа бөтенләйгә килде. Ишетәсеңме, ярата!
– Әйе, мин бөтенләйгә килдем, Дәүран! Бөтенләйгә! – диде хан кызы һәм егетләр ягына таба ымсынып куйгандай итте.
– Мөмкин хәлме бу, Назлыгөл, мөмкин хәлме?! Моның өчен иртәгә үк синең дә, минем дә…
– Нигә син болай куркакландың, Дәүран? Шайтан каласында баш күтәргәндә, берүзең бер көтү хан азатын куып йөргәнсең, диләр.
– Анда мин ишләремне якладым, Җик Мәргән!
– Монда мәхәббәтеңне якла!
– Мәхәббәтемне?!
– Әйе, ул сиңа килде, оста Дәүран, үзе килде! Ник каттың, табын хәстәрләр идең, ичмаса, – диде Җик Мәргән, хуҗаның иңенә кагылып. – Без юлдан килгән кешеләр. Хезмәтче малаең юкмыни?
– Юк. Мин үзем генә яшим.
– Зәйтүнә, – диде Җик Мәргән, – яле, өйгә хуҗа булыгыз! Кая, ризык-нигъмәтләрең бармы? Үзең дә булыш кызларга, оста!
– Юк, юк, мин үзем, сез кунаклар, – диде оста, кабалана төшеп.
– Андый эшне хатын-кызга тапшыру хәерлерәк булыр, оста! Катышма син аларга. Хәстәрләсеннәр.
Барысына да ышанырга була иде, әмма хан кызының үз янына качып килүенә һәм, үзе әйтмешли, бөтенләйгә килүенә… Җик Мәргән – хан җансакчысы, шаяртадыр әле. Шаяртмаган хәлдә… Ул турыда хәтта уйлавы да куркыныч иде.
Күп тә үтми, кызлар ир-егетләрне түр якка чакырып алдылар. Оста Дәүран хан кызына ояла-тартына гына күз төшергәләп алды. Ышануы кыен иде. Назлыгөлнең үз өендә утыруына ул һаман да ышанмый иде. Шук вә чая Җик Мәргән нидер уйлап тапкан һәм мәзәк итмәкче. Ләкин хәтәр уен иде оста Дәүран өчен. Барысы да табын тирәли утырыштылар, шау-шу килә-килә ашарга керештеләр, кызлар чәй көйләде, ризык турады.
Оста Дәүран уйланды, аз сөйләде, аның басынкы, юаш сыманрак тавышы сагышка тиң иде. Хәтта тел очына килгән сүзләрен дә әйтергә кыймый утырды. Фикер җебе хан кызы Назлыгөлдә, аның белән ике арада чәбәләнә, җавап эзли, таба алмый изалана иде. Мондый хәлне бит аның хыялында да күз алдына китерә алганы булмады. Дөрес анысы, сөйгәне турында төннәр буена уйланган, аның өчен егылып үләргә җиткән, һәр ясаган нәрсәсен, һәр төшергән бизәген аңа охшатырга тырышкан чагы бар иде. Аны күрергә теләү, һич югы, бер тапкыр булса да күзләренә сөеп карарга мохтаҗ булып яшә дә, берзаманны хан кызы кадәр хан кызы синең яныңа үзе килеп керсен, имеш! Менә генә ич Назлыгөл, менә генә: әле аскы иренен тешләп куя, әле кашлары калтырап китә. Оста егетнең уй-хисләре буасы ташырга торган елга суыдай болгана иде. Ул үзендә ниндидер уңайсызлану тоя. Шул ук вакытта ул аның янында көннең-көнозын булса да, сылу йөзен, күзләрен, һәр хәрәкәтен күреп, назлы тавышын тыңлап туя алмас бер халәттә иде ич. Дәүран хан кызы белән очрашу мизгелләрен күз алдыннан кичерде, әйе, шатлыклы мизгелләр иде алар, хан кызын күргән саен, күкрәгендә ике-өч көн буена мәхәббәт нуры эреп, кайнап йөрер иде. Назлыгөл ара-тирә көлемсерәп куя, елмайганда, аның йөзе тагын да гүзәлләнеп, тагын да нәфисләнеп китә. Оста Дәүран газаплы һәм татлы тәм тоеп, Назлыгөлнең күзләренә карады һәм кыз да, утка эләккән күбәләктәй, керфекләрен каккалап, аңа күз төшереп алды. «Йа Хода, чынмы бу, төшемә генә кермиме?!» – диде, чарасыз калып, Дәүран. Ул хан кызыннан башка берәүсен дә күрми, берәүсен дә ишетми иде инде. Сәламәт вә табигый мәхәббәт ләззәте бар нәрсәдән дә өстен, куәтлерәк һәм изгерәк икән.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.