Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 31


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 31 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Бу юлы Гали олан гаҗәпләнде һәм туп-туры ата кешенең күзләренә карады, шаяртмыймы, янәсе. Мәгәр күрде, сизде, би сизелер-сизелмәс кенә елмая, аны яшьсенә, баласыта. Әлбәттә, хатын-кызлар мәдрәсәсе хакында үзе дә бераз шыттырды шыттыруын, ак киез җәйгән идәнгә атлас мендәр өстенә кырын төшүе белән дә арттырып җибәрде, иллә хан оныгы ла ул, ә би бары тик кала башлыгы. Гали олан кәтиб Хафиздан алган белемен кулланырга булды һәм, кызганыч, укытучысы үзе юк, сөйләшә белер иде ул би белән дип уйлап куйды.

– Ягъкуб ага, дөньяда нәрсәне төшенү кешегә бик авыр бирелә?

– Их, илхан, илхан! Яшәп-яшәп тә төшенеп җитмәгән нәмәрсәләр күп инде ул. Әйтик, миңа үз-үземне табу бик тә авыр булды.

– Иң җиңеле ни булды?

– Кешегә киңәш бирүдер, илхан. Киңәш бирү һәрвакыт җиңел.

– Кайчан кеше бәхетне тоя?

– Кайчан дип, сәламәт тәндә сәламәт акыл булыр, дигәннәр картлар. Сәламәт тәнле кеше иң бәхетле кешедер, илхан. Сәламәт кешенең иң әүвәл күңеле изгедә булыр, уе-хыялы яктыга омтылыр, сәламәт тәнле кеше тәрбиягә дә тиз бирелүчәндер. Әйе, бәхет әнә шундадыр, илхан.

Юк, кала бие белекле кеше, Гали олан моңа шундук инанды. Димәк, атасына охшаса, кызы Зөләйха да акыллы булырга тиеш. Ә чибәрлек, дип әйтә кәтиб Хафиз, әнә шул сәламәт тәннән киләдер. Гүзәллек һәм акыллылык барча хатын кызга да бирелми, ди кәтиб Хафиз, бик сирәк очрый гүзәл дә, акыллы да булган хатын-кыз, ди. Ә менә мин шундыйны очраттым– Зөләйха акыллы да, чибәр дә.

– Минем укытучым башкачарак уйлый хатын-кыз хакында, Ягъкуб ага. Ул әйтә, хатын-кыз күңеле языклы да, языксыз да, ди. Ягъни, изгегә – изге, гөнаһлыга – гөнаһлы, ди.

«Менә сиңа мә, олан гына димәссең үзен. Фикер сөрешен генә кара син аның!» дип, торган саен гаҗәпләнә барды Ягъкуб би.

– Хаталандым, ахры, Гали олан. Шул хатын-кызның йөзенә пәрәнҗә яптырмас өчен болгар төркиләре өч йөз елга якын ислам динен кабул итми торалар. Хатын-кыздан башка булгандыр дип уйлыйсызмы ул хәлне?! Үргәнечкә ислам дине килүгә бишбылтырдыр…

– Хатын-кызның нурлы йөзен ирләргә карарга дип яраткан Хода, ди укытучым, Ягъкуб би.

– Анысын бер Хода үзе беләдер инде, илхан. Кайчак миңа хатын-кызны шайтан үзе яраткандыр дигән уй килә. Безнең ишене котыртырга дисәң үзләрен. Йа Хода, тикмәгә генә чәче озын, акылы кыска димиләр шул… – Ягъкуб би Гали оланга күз төшереп алды да, хан оныгының кәефе кырылуын күреп, тизрәк хатасын төзәтергә кереште. – Безнең тархан алар хакында, акылны – хатын-кыздан, һөнәрне ир-аттан ал, ди. Хатын-кыз арасында да акыллылары бар инде ул, илхан. Әнә минем Зөләйхам укый-язарга үзлегеннән өйрәнде дияргә була. Хәзер әнә китаплар күчерә, яттан белгәне дә искитмәле.

Шулвакыт, гомере озын булгыры, Зөләйха килеп керде:

– Табын әзер, атам, рәхим итегез, түр якка узыгыз.

– Мин, тәхеткә утыруым белән, иң әүвәл хатын-кызлар өчен мәктәпләр ачтырачакмын, Ягъкуб ага, – диде, кыз да ишетсен дип булса кирәк, Гали олан.

– Бирсен Ходай, илхан, авызыңа бал да май, кем әйтмешли. Ә хәзер кулларны юыйк та чәйләп алыйк, әллә нигә тамак та кибеп киткән кебек булды.

Ягъкуб би хан оныгының мактануын килештереп бетермәде, алай да дәшмәде, әйдә мактана бирсен, аның кебек чакта кем бераз һаваланмаган да кем бераз эреләнмәгән. Карт кешенең – яшь күренәсе, үсмернең тизрәк картаясы килә, шул гына. Үтәр ул, үтәр. Бер аңардан гына калмаган.

Түр якта мул итеп табын әзерләнгән, кунак оланны Ягъкуб бинең хатыны каршы алды, тыйнак кына, авыз читен яулык очы белән каплый төшеп кенә, хан оныгын түрдән узып утырырга кыстады. Гали олан утыргач кына:

– Исәнме-саумы, Гали олан?! Исән-сау килеп җиттегезме?! Рәхмәт инде, бәлагә тарыган Зөләйхабызны коткаргансыз икән. Ходай Тәгалә изгелегегезне икеләтә кайтара күрсен. Атаң-анаң исән-имин калдылармы? Энең дә бар икән. Ул ни хәлдә?.. Сарай мәктәбенә укырга киләчәкме?.. Шулайдыр, шулайдыр, хан оныгы ич…

«Җаббар энем хакында азатлардан сорап белгән булырга тиешләр», – дип уйлады Гали олан, би хатынының бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуына аптырый калып.

– Зөләйха кызымны әйтәм, утырмага барам-барам дип йөдәтеп бетерде. Баргач әнә кайтам дип хат артыннан хат җибәреп торды. Юкса бабаларында да күңелле дә бит. Туган якларга җитәме. Ил-ярыңның чыпчыгы да сандугач булып сайрар, ди бит.

– Анасы дим, син кунакка ашарга бирмисең түгелме? Җитмеш сүздән җидесе дә бик җиткәндер. Җитеш-җитеш, менә бу кымызны да тотып ал, илхан. Син аларны бик тыңлама, хатын-кызны, дим. Хикмәтле халык ул хатын-кыз! Син аңа дөнья хакында сөйлисең, ә ул сиңа үз зарын сайрый. Беркөнне шулай күрше Габдулла хатыны кергән иде, өч тиенлек сүзләре-йомышлары булмагандыр, ә менә ярты көн гомерләрен авызга-авыз куеп уздырдылар. Әйтсәң – койтысың, әйтмәсәң – ничек түзмәк кирәк…

Би хатыны өстендә бөрмәле итәкле куе яшел төстәге күлмәк, башында калфак, аякларында сафьян читекләр, түшенә көмеш тәңкәләр тезгән күкрәкчә таккан, кулларында көмеш беләзекләр, бармакларында алтын йөзекләр.

– Зөләйха кызым, нигә дәшми генә утырасың? Син дә булыш анаңа, – диде Ягъкуб ага, көлемсерәп.

– Атасы, аягыңа басмагандырмын бит?.. Шулай булгач, әйтер сүзең кунак киткәч әйтерсең…

– Һәй, тик тор әле син, анасы. Әнә Зөләйха кызыңа сүз бир. Утырмадан кайтып төште, сөйләр хәбәрләре бардыр.

Атасы шулай диюгә, Зөләйха кызарынып чыкты. Кыз өстендә утырма якалы зәңгәр күлмәк, күлмәк өстеннән күз явын алырлык кызыл ефәк камзул кигән, эре гәүһәр ташлардан тезгән муенсасы, башындагы энҗеле калфагы, кулларындагы беләзекләре күреп туймаслык итә иде кызны. Кызыл читекләрен итәк астынарак җыеп утырган да тыенкы гына әле чәкчәккә, әле йөзем җимешенә үрелә, үрелгән саен, җиң эченнән ап-ак мәрмәрдәй беләге күренеп китә. Гали оланның юк-юк та кызның әнә шул ап-ак мәрмәрдәй беләгенә күзе төшә.

– Зөләйха туташ, сез сарай мәктәбендә укыр идегезме?

– Белмим, – диде кыз, озын керфекләрен еш-еш каккалап, хан оныгының күзләренә карады. – Анда соң кызларны да алалармыни?

– Алмыйлар. Ләкин мин алдырыр идем.

– Гали илхан, табиб Хәсәнне Үргәнечкә куганнар икән, диделәр. Хак булдымы шул хәбәр? – диде Ягъкуб би сүзне икенчегә бору теләге белән.

– Кем кусын аны?

– Әйтик, бабаң, – диде Ягъкуб би. – Ханнар яратмаган кешеләрен элек-электән чит җирләргә китәргә мәҗбүр иткәннәр.

– Табиб Хәсән минем мөгаллимем иде, Ягъкуб ага Сарай мәктәбендә ул сабак бирде. Аны берәү дә кумады. Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт каты авырып киткән, бабамнан табибы Хәсәнне җибәрүен үтенгән.

– Шулай дип уйлаган идем аны. Табиб Таҗетдинне дә шулай дип соратып алган иде ул Олуг Мөхәммәт. Авырмый да, чирләми дә, хәйләли, иленә акыл ияләрен җыя. Акыл иясе ни ул? Акыл иясе – ил дәрәҗәсе, ил горурлыгы, илхан.

Бу хәтлесе Гали олан өчен бөтенләй яңалык иде, әмма ул бигә сер бирмәскә тырышты, сарайда булган хәлләрдән яхшы хәбәрдарлыгын сиздерергә теләп:

– Бабам ялгышмас, бабам барысын да белеп эшли. Миңа ул бөтен халык алдында тәхетен вәгъдә итте, тәхеткә утыруга, мөгаллимем табиб Хәсәнне мин илгә кайтарачакмын, – диде.

– Җитешеп утыр әле, Гали олан, җитешеп утыр, – дип кыстый башлады Ягъкуб би, артыгын сөйләп ташлавыннан курка калып. Хан оныгы бабасына кайтып сөйләсә, Ягъкуб бинең башыннан сыйпамаслар. Хатын белән ханга ышанма, диләр.

Гали олан үзен ошбу гаилә алдында белекле итеп күрсәтергә тырышты һәм ул моңа ниндидер дәрәҗәдә иреште дә бугай. Иллә дөньяны шактый гизгән, Ибраһим каласы бие дәрәҗәсенә ирешкән Ягъкуб би аның сүзләренә ышанып җитми, моны хан оныгы хуҗаның ирен чите белән елмаеп куюыннан ук аңлады. Ләкин Гали олан Ягъкуб аганың ниләр уйлап утыруын белми иде. Ибраһим каласы бие хан оныгының фикер сөрешенә куанып утыра иде. «Гадәттә, ханнар бала чактагы хыялларын тормышка ашыручан булалар. Берәүләр бала чакта дөнья илләрен яулау хакында хыяллана, ә берәүләр исә, тәхеткә утыруга, бала чактагы хыялын тормышка ашырырга керешә; янә беришесе исә, илемне чәчкә итәм дип, дәүләт даирәләрен белекле итү хакында хыяллана һәм шул хыялын тормышка ашырырга тырыша. Бу олан да мәктәпләр ача башласа, ил чәчкә атар иде. Кешене хайвани дәрәҗәгә түбән тәгәрәтү чараларының берсе гафиллектер. Кеше күңеле яшьлек хатирәсе белән бәхетле, яшьлек хатирәсе аның өчен саекмас чишмә, сүнмәс йолдыз, телдән төшмәс җырудыр. Ә Зөләйха балакай илханга олансытып карый. Кирәкмәс иде алай, кызым. Булачак ханнар сабый чактан ук кәттә булалар. Син аны үзең белән тиң күр, балакай, хәтта олылап дәш, ханым, диген. Кем белә, насыйп иткән булып, хан тәхетенә дә утырса, беренче мәхәббәтен онытмавы бар…»

Эчке бер үҗәтлек белән Ягъкуб би кызының хан оныгы белән ихластан сөйләшүен теләде.

– Кызым, әллә, мәйтәм, кубызда уйнап күрсәтәсеңме илханга?

– Атасы, нишләвең инде бу тагын?.. – диде хатыны, ир кешенең кыланышын ошатмыйча. – Табын янында.

– Ә син, анасы, ирләргә кысылма. Ат дагалаганда, бака ботын кыстырмый. Тик кенә утырсаң икән…

Зөләйха ояла-тартына гына кулына кубыз алды һәм сабыр гына бик борынгы көйләрне уйнап җибәрде. Гали олан өчен ошбу кубызда уйнаучы кыз шундук алма агачына кунып сайраган сандугачка әверелде.

Гашыйк кешегә вакыт сизелми. Бу – хакыйкать. Гашыйк кеше өчен көн дә, төн дә бер. Аның өчен сөйгәне янәшәсендә булса, шул бик җиткән. Моны кем алдан сизде: кызның анасымы, атасымы? Юк, икесе дә бервакытта сизделәр һәм, сүз куешкандай, эшләребез бар, дип, икесе тиң чыгып киттеләр.

Икәүдән-икәү генә калгач, Зөләйха ачыла төште. Башта ул кыяр-кыймас кына шагыйрь Баласагунлының, аннары Гаттарның шигырьләрен сөйләде, бераздан Җәләлетдин Руми шигырьләренә күчте, нәкъ менә шуның белән Гали оланны тәмам әсир итте би кызы. Руми аның иң яраткан шагыйрьләреннән берсе иде. Бу хәтлесен үк ошбу кыздан көтмәгән иде хан оныгы. Гашыйк булу – бер хәл. Ул, ихтимал, чирдер, авырыйсың да үтә дә китә; ә менә кызның акылы сине әсир итсә, котылырмын димә, шул көннән син аның колы. Сылуларда – җиткән кызмы ул, кияүгә чыгып бала тапкан хатынмы – үзенә генә хас тартыну гадәте булыр. Алардагы галәмәтләр: мөлаемлык, гадилек, оялчанлык, тартыну, тыйнаклык һәм үзен көчсез итеп күрсәтергә тырышу көчлелек сыйфатыдыр. Ә егетләргә исә һәрчак һавалану, мактану һәм хәтта бераз шапырыну хастыр. Тәүге очракта хан оныгы да, кыз да үз урыннарында иделәр.

Гали олан би кызына сарайда булган яңалыкларны сөйләде. Тубыкбай баһадирның сарай мәктәбен бетергән энесе Җик Мәргәннең казаклыкта йөрүе, Шайтан каласын салган оста Дәүранның хан зинданында утыруы, хан булгач, аны бер көн дә анда тотмаячагы, киресенчә, аңа ирек бирәчәге хакында сайрады. Ул гынамы, оста Дәүран хан кызы Назлыгөлне ярата, дип ишеттерделәр аңа, иң әүвәл ул аларга өйләнешергә рөхсәт бирәчәк. Казак качкын булып атасы урманнарында йөргән Җик Мәргәнне сарай субашы – гаскәр башлыгы итәчәк. Ә инде үзенә килгәндә, ул Зөләйханы беркайчан да онытмаячак, чөнки аның мондый гүзәлне беренче тапкыр күрүедер, һәм беренче адымы шул булыр: ул аларга кайтышлый кереп чыгачак, башына таш яуса да, төп сәфәрчеләр башка юлдан китеп, уратыбрак килергә туры килсә дә. Чөнкиме? Әйе, чөнки ул аңа гашыйк, бер күрүдә гашыйк!..

Хан оныгы шулай диде дә кызның хуш исләр аңкып торган кулларын үбәргә кереште. Кыз аңа, ирәя төшеп: «Миңа алтын түбәле өй салып бирерсең», – дигән булды. Ибраһим каласы бие Ягъкуб кызының укыганы да, ишеткәне дә бар иде инде, икәүдән-икәү калып, гыйшык утында янганда, егетләр кызларга ниләр генә вәгъдә итми: алар аңа әле һавадагы йолдызны алып бирәләр, әле күктәге айны, гәрчә бөтен дөнья караңгыда каласын белсәләр дә, хәтта кояшның үзен вәгъдә итәләр. Тик аның сөйгәненә генә якты булсын, тик ул гына бәхетле булсын. Соңгысы, әлбәттә, бөтенләй кеше ышанмастай хәлдер, шуңа да карамастан егетләр сөйгәннәре өчен һәммәсен дә эшләргә әзер булалар. Сәере шул иде: кызлар бу хәлгә ышанмасалар да, егетләрнең борчак чәчүен рәхәтләнеп тыңлыйлар!

Ягъкуб би кызы Зөләйхага унҗиде яшь тулып килсә дә, ул да бала янында бала иде әле. Гали олан кисәктән кыюланып китеп, шулай булырга тиеш дип булса кирәк, кызның алсу битеннән үбәргә үрелде. Нәкъ менә үрелде. Зөләйха исә, хан оныгының буе җитмәсен исәпкә алып, чак кына тез чүккәндәй итте. Беренче үбү икенчесенә коткы бирде, бу юлы Гали олан кызны кочаклап ук алды. Һәй шул кызлар кочу мәлләре! Тәүге тапкыр татыганнан соң, төшләргә кереп иза чиктерүләрен белсә икән үсмерләр!

Ул хәтлесен әлегә белмәсә дә, Гали олан бөтен тәнендә рәхәт тетрәнү тойды, кызның хуш исле сабын белән юганнан соң татлы исләргә күмелгән бит-йөзеннән кат-кат үбүгә, хан оныгының башы әйләнеп киткәндәй булды. Айныса, бусагада кызның атасы басып тора сыман… Бакса, чынлап та ул…

– Әтием, – диде кыз, атасын күрүгә. – Гали илхан миңа Руми шигырьләрен җибәрәм диде.

– Илхан, – диде Ягъкуб би, кызның сүзләрен ишетмәмешкә салышып. – Вәзир азатлар җибәргән, сезне дәшәләр.

Әйе, тышта караңгы төшеп килә, вәзир Исхак, күрәсең, борчыла башлагандыр. Хан оныгының кыз яныннан китәсе килми иде, тик нишләмәк кирәк, ул карусыз вәзиргә буйсынырга тиеш. Килер бер көн, ул тәхеткә утырыр һәм бүген аны чакырып алган вәзир үзе аның каршына ашыгыр.

Гали олан кызның кулларыннан алды, күзләренә карады, хан оныгының йөрәге янә кайнарланып китте, аның Зөләйхага әйтеп калдырасы бик кадерле сүзе калган иде, әмма әйтә алмады, авызы кипте, гүя теле аңкавына ябышты, яңа гына тел очына килгән сүзе идәнгә төшеп ярыкка чумды. Шушы очрашу мәлләрендә ничектер олыгайган сыман тоелган хан оныгы кызга итагатьле генә баш иде – саубуллашты.

Зөләйха аңа бер кәлимә сүз әйтә алмады, хәер, нәрсә әйтә алсын ул, көн эчендә үзенә гашыйк булган, шул арада аның йөрәген яулаган үсмер егет китәргә җыена һәм ул китәр дә, ләкин ул аны гомер-гомергә онытмас. Аның да егетләр белән тәүге тапкыр кулга-кул тотынышуы, күкрәгенә сыенган егетнең йөрәк тибешен тыңлавы иде. Кызның озын керфекләре җилпенеп-җилпенеп алды, әйтер сүзе серле күзләрендә, алсуланып киткән гүзәл йөзендә калды.

Гали олан болдырга чыкты, баскыч янына ук килеп баскан атына атланды да, тезгенен кулына алуга, камчысы белән атына сыптырды. Олан атланган аргамак, әллә көтмәгән бу хәлдән, әллә өйрәтелгән булып, арт аякларына басты, тәрәзәдән карап торган кыз аһ итте. Юк, берни дә булмады хан оныгына, ат яңадан үз җаена килде һәм ачык капкага ташланды. Соңгы мәлдә генә күренеп калган сурәт тәрәзәгә капланган Зөләйханың йөзе иде. Ат капкага таба китүгә, аның йөзендәге куркуы үткән, ул тыйнак кына, әмма бераз гаҗәпләнә төшеп елмая иде инде.

Хан оныгы Гали кулында гүя ат тезгене түгел, ә гүзәл туташның йомшак вә хуш исле куллары иде.


Икенче көнне Ибраһим каласын чыгып, шактый җир узгач, кәтиб Хафиз атын хан оныгы янәшәсендә атлатып китте.

– Кәефең юк кебек, Гали олан?

– Остазым, кыен миңа, бик-бик кыен!

Кәтиб Хафиз нигә дип сорамады, ул бераз чамалый иде, олан нидер сизенә, күңеле тоя, йөрәге, ниһаять. Кичә аңа Баян баһадир, оланнарны вәзир Исхак алырга кушкан, дип әйтте. Вәзире кушуы белән генә оныкларын җибәрер иде микән хан? Ай-һай! Ни тели бу оланнардан вәзир Исхак? Нигә алып бара? Кем кушуы буенча? Кәтиб Хафиз белә иде, вәзир алдында ни кычкырынса да, ахыр чиктә хан барыбер аның киңәшен тотачак. Вәзир Исхакның сарайда курыккан кешесе– ханбикә Зөбәрҗәт. Ханбикә дә белми калдымы оланнарның бирегә китүен, әллә ул да беләме вәзир белән хан арасындагы сөйләшүне?

Ни өчен Сәлим хан вәзир Исхак белән икәүдән-икәү генә калырга теләде һәм калдылар да? Элек алар бер дә кәтиб Хафиздан яшереп вә ятсынып тормыйлар иде кебек. Димәк, ул чыгып киткәч, хан белән вәзир ни хакындадыр сөйләшеп алганнар. Нигәдер әзерләнә вәзир Исхак, нидер кылмакчы. Ни?.. Кәтиб Хафиз белми иде. Әмма хан оныгының боегуын, кәефе юклыгын гелән яманга юрады. Оланның гелән балтасы суга төшкән. Үлем көтмидер бит? Йа Хода, ни уйлыйм инде тагын!.. Ә нигә соң Әбүгалисина «Кеше үләчәген өч көн алдан сизенер» дип әйткән? Әллә соң үлем дигәне минем үземә юнәлгәнме, олан шуңа боекмы? Алай дисәң, кемгә хилафлык кылдым әле? Юк кебек. Юкмы?! Языксыз яшәргә телисең! Сарайда утырганда хан турында азмы гайбәт ишеттең. Нигә берсен дә үзенә әйтмәдең?! Һе, гөнаһсыз, имеш. Агач – ботаксыз, кеше гөнаһсыз буламы?..

Һәр халыкның үз могҗизасы бар. Бу каланы салып Сәлим хан да могҗиза ясамакчы буламы? Чынлап та, Болгарның ние бар? Юктыр. Хәтта дине дә ком сахраларыннан килә. Ни табигатенә, ни гореф-гадәтенә туры килми. Әмма шәех Игәнәй, тиресеннән чыгарга җитешеп, гарәпләрнең җырга тиң телләре белән Сәлим ханга багышлап һәр Ходай бирмеш көнне хөтбә укый. Әйе, румнарның – сыннары, яһүдләрнең – китаплары, гарәпләрнең дөньяга тараткан диннәре бар. Болгарның ние бар? Сәлим хан, кемнәндер ишетептер, гел бер сүзне кабатларга ярата: «Мөхәммәт пәйгамбәр дин табучы түгел, кануннар чыгаручы гына булган». Әйе, шәригать кануннарын адым саен чыгарган Мөхәммәт пәйгамбәр адым саен гөнаһ кылган, диләр. Сәлим хан нигәдер бу сүзләрне шәех Игәнәй каршында әйтми. Шәехтән шүрлиме? Кәтиб Хафиз ул кадәресен белми иде. Сәлим ханга еш кына епископ Габбас килә. Алар, икәүдән-икәү калып, бик озак сөйләшеп, бәхәсләшеп утыралар. Ни хакында бәхәсләшәләр? Кәтиб Хафиз янә белми. Янә хан аны тәхет бүлмәсеннән куадыр иде. Куылса да, ни хакында сөйләшкәннәрен кәтиб Хафиз бераз шәйли иде. Сәлим хан кенәз Андрей Боголюб табынган дин белән кызыксына. Бәлкем, ул Андрейның рухи коралын белергә телидер. Бик ихтимал ич! Әйе, ни белән алдыра, ни белән көчле кенәз Боголюб? Коралы белән түгел, коралны Болгар бер дә ким итеп ясамый. Әллә соң әнә шул дине беләнме?

Бер тапкыр кайнарланып бәхәсләшкәндә, алар янына кәтиб Хафиз килеп керде. Белмичә, искәрмичә. Сәлим хан да, епископ Габбас та аны күрмәделәр. Шунда епископ Габбас әйткән иде: «Хан, Аллага тән белән түгел, җан белән ышанырга кирәк», – дигән иде. Уйланырлык иде епископның бу сүзләреннән… Кәтиб Хафиз бу хакта бик озак уйланды. Җан белән ышангач, нигә соң бу ике дин әһелләре дә кан коялар, коралларын камилләштерәләр, бөтен максатларын кеше күңелен әсир итүгә юнәлтәләр? Кайда монда гаделлек? Кеше һәр дингә тәне белән кереп, аннан җаны белән чыгарга тиеш. Йа Хода, әллә ниләр килә башка. Болай бик күп уйласаң, акылдан да язарсың, һич булмас димә. Сарайда утыра-утыра бер нәрсәгә инанды Хафиз: «Болгар дәүләте кылыч тотып яу чабучы баһадирларга түгел, акыл ияләренә мохтаҗдыр». Сәлим хан еш кына кәтибе язган китапны укыштыра иде. Бер тапкыр әлеге юлларга төртелгәч, «Хакыйкатьне бер иман белән генә якламыйлар, кулга кылыч та тотарга туры килә», – диде.

Әйтер сүзен ул тиклем ачык итеп җиткермәсә дә, бераз абайлады Хафиз: Сәлим хан ул уйлаганча ук садә түгел, аның да үз халкына карата фәлсәфәсе бар. Сәлим хан халкының ни теләвен белә кебек, ә менә шәех Игәнәй белән епископ Габбасның ни теләүләрен белеп бетерми. Сизә-күрә бит Хафиз: бу ике кеше, әүвәлгечә пычакка пычак килеп яшәсәләр дә, хан алдында сер бирмиләр, мәгәр болай астыртын эш йөртеп гомер итсәләр, бәла тууны көт тә тор. Икенче тарафтан күз салганда, епископ Габбасның да, шәех Игәнәйнең дә максатлары изгедер: халык кына түгел, хан һәм кенәзләр дә сукыр килеш аларга иярсеннәр. Шуңа күрә Болгарга акыллы хан кирәк, бик кирәк! Тик кайда ул?! Синең белән янәшә бара ул, кәтиб Хафиз, Гали олан! Халык аңа бер тапкыр иманын бирде инде, бу хәл Чәчкә бәйрәмендә булды, тиздән икенчесе дә булыр…

Бу хакта кәтиб Хафиз тарих китабына да яза алган булыр иде, иллә язарга ярамый. Язса, икенче көнне үк башын кисәчәкләр, ханнар хыянәтне кичермиләр, алар күкрәгендә уч төбенә сыярдай йөрәк түгелдер, таштыр. Таш булмаса, көнаралаш кеше башын чаптырмаслар иде. Сәлим хан: «Елга – ярына, халык ханына буйсынырга тиеш», – дияргә ярата. Ләкин Хода бар бит әле, Хода, Сәлим хан.

Аларны Баян баһадир куып җитте, атын янәшәдән атлатып китте. Кәтиб Хафиз, баһадирга карамый гына:

– Баһадир, әйт әле, ни өчен юллар кисешә? – диде.

– Һә, миңа нигә ул, кәтиб? Белмим дисәм, ни әйтерсең?

– Нигә юллар кисешә, баһадир?

– Берәүләр кояшка таба бара, икенчеләре аннан качалар, – дип сүзгә кушылды Гали олан. – Шуңа кисешә юллар, остазым.

– Хак, олан, хак. Әйтик, гарәпләрне алыйк. Аларда эссе, түзмәле түгел. Ә алар бирегә киләләр, диннәренә ияреп безнең табигатькә җайлашырга маташалар. Әмма кыенга туры килә аларга җайлашуы. Күпләренә салкын тия, үпкәләре чери, күпләре ачка үлә. Чөнки гарәп көн-төн эшләп ашарга өйрәнмәгән, табигатенә җайлашкан. Өс-башка ул хәтле күп кирәкми, мохтаҗ түгел, эсседә ризык та бик аз кирәк, бездә исә кышы, язы, җәе, көзе бар, һәр форсатка киеме-ризыгы кирәк. Менә ни өчен Айдар ханның кызын терелткән гарәп табибы бабасыннан соң бик аз гына тәхеттә утырып кала. Безнең табигать гарәп өчен яттыр. Безгә – гарәпнеке. Ә без анда хаҗга барабыз. Тарихта мондый бер нәрсә мәгълүм. Бер Болгар ханының угланы хаҗга китә, әмма барып җитә алмый, эссегә түзә алмый җан тәслим кыла. Хаҗга безнең халык сирәк йөри. Ә менә гарәпләр Болгарга еш киләләр. Киләләр дә өйләнәләр. Шуның өчен халык, гарәп сәфәр чыкса – өйләнер, өйләнер дә кинәнер, дигән. Мин дә менә кинәнә-кинәнә барам, баһадир, гәрчә юлым кая кисешкәнен белмәсәм дә. Борынгылар, гарәп йөрәге болгар теле белән ялганлар, дип әйткәннәр. Бу хакта галимебез Ягъкуб Ногман да язып калдырган.

– Яңа кала салынасы төбәктә бер хат укырга тиешсең, кәтиб!

– Хат, нинди хат?

– Хан хаты, кәтиб Хафиз, хан хаты.

– Баһадир оланнарны кала нигезен күрсәтергә алып барамы?

– Анысы да хан боерыгы, кәтиб. Син аны вәзирдән сора инде, кәтиб, шөһрәтлебез вәзирдән, – диде Баян баһадир.

– Сорамыйм, баһадир, беләм. Оланнар булачак каланың нигезен күрсеннәр дип алып барасыз. Кем белә, киләчәктә булачак кала Болгарның башкаласы булып куюы бар. Әйт әле, баһадир, Сәлим хан сиңа нинди хат бирде? Гомумән, син кем яклы, баһадир?

– Кәтиб Хафиз, минем өчен Сәлим хан да, вәзир Исхак та бердер. Алар – боеручылар, мин азаттыр.

– Ни өчен нәкъ менә сиңа Сәлим хан хатны бирде дип уйлыйсың, баһадир?

– Ышанганга дип уйлыйм, кәтиб Хафиз. Ышанычы булганга.

– Синеңчә, хан вәзиренә ышанмый, сиңа гына ышана булып чыга? Хак әйтәләр, кешене Алла түгел, дөнья үзгәртә, дип.

– Син дә хаклы, кәтиб, иллә мине дә гаепләп бетермә. Әйтик, Рум императоры колларын азат итү өчен әүвәл тегеләрнең диннәрен кабул итә, дин башлыгы булып алгач, тегеләрне янә кол итә. Шуннан ни үзгәрә?.. Император император булып кала, коллар – кол.

– Дөрес әйтәсең, баһадир, тәхет татлыдыр. Татлы булмаса, тәхеттә утыручылар үзләре өчен ят булган динне кабул итмәсләр иде. Император, тәхетен югалтмас өчен, христиан динен, ягъни үз колларының динен кабул итәргә мәҗбүр була. Алмыш хан ислам динен дәүләт дине итеп кабул иткәч, ыру-кардәш субашларына: «Алла биргән кодрәт белән мин сезне юк итәрем!» – дип яный. Ягъни үзен Аллаһы Тәгалә илчесе итеп күрсәтмәкче була. Ун еллар элек Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәк, агасы белән килешмичә, үз ишләрен алып, кыпчак ханы Янтак даласына кача. Анда ул Янтак хан кызына өйләнә, тик хәзер әнә илгә кайту хакында хыяллана икән дип әйтәләр. Кайтам да, абыемның башын кисеп, тәхеткә үзем утырам, дип әйтеп әйтә икән. Татлы, татлыдыр, баһадир, тәхеттә утырулар. Ни өчен дип уйлыйсың? Сәлим хан исә: «Мөхәммәтгалимбәк канга сусаган, башын кистереп канлы капчыкка салыгыз!» – дип яный. Әнә ни өчен…

– Алай булгач, Мөхәммәтгалимбәк белән очрашасым бар икән әле минем, кәтиб Хафиз.

– Барысы да Алла кулында, баһадир. Иллә мин сиңа аның белән очрашмаска киңәш итәр идем. Очкан кошны уктан ала, сөңгедә каты орыша. Ә менә акыл дигәне чамалы, акылны аңа Хода үлчәп кенә биргән, ахры.

Калкулыкка күтәрелделәр, һәм күз алдында иге-чиге булмаган манзара пәйда булды – ике елга тиң Иделгә коя, калкулыктан караганда, офык читләре зәңгәр рәшәдә тибрәлә иде.

– Чияле тау шушы инде, – диде вәзир Исхак һәм аттан төшмәкче итте, шулчак бер азат кычкырып җибәрде:

– Вәзир, төшмәгез, аяк астында җыланнар!

Шунда гына озын юл килгән сәфәрчеләр үлән араларында мыжлап торган җыланнарны күрделәр. Атлар пошкырына-пошкырына артка чигенә башлады, барысы да куркынып кире борылдылар.

– Кәтиб Хафиз, – диде вәзир. – Ни кылабыз?

– Казан кирмәне ерак түгел. Анда барып куныйк, киңәшик. Атлар да йончыды, юл да ялыктырды…

– Казан кирмәненә! – дип боерды вәзир.


Казан кирмәнендә аларны баһадир Бачман үзе каршы алды. Хан сәфәрчеләре хакында ул хәбәрдар икән инде, һәммәсен диярлек колач җәеп капкадан уздырды.

Кәтиб Хафиз белән Гали оланны бер өйгә куйдылар. Бачман баһадир моны кәтиб Хафиз үтенече белән эшләде. Вәзир Исхак һәммәсен дә күреп-күзәтеп торса да, бер сүз дә әйтмәде. Дөрес, нигә игътибар итәргә тиеш соң әле ул? Баян баһадир Булат олан белән керде. Әйе, барысы да Хода кулында, язганны күрми үлеп булмый.

Кичке якта вәзир Исхак кәтиб Хафизны үзе урнашкан өйгә дәштереп алды. Гали олан өйдә ялгызы гына калды. Хәер, ул үзе генә түгел иде инде, аның белән Ягъкуб би кызы Зөләйха да бар иде. Ул аның белән сөйләште, аның белән саташты, кызга сораулар бирде һәм бик рәхәтләнеп аның җавабын тыңлады. Хыялында ул кызның алсу битләреннән үпте, нечкә биленнән кочты, бераз гына моңсу, мәгәр шат, бәхет тулы күзләренә карады. Кызның күзләрен ике түгәрәк күлгә охшатты, хәтта шул күл суында битен юасы килде, чынлап та, битендә су тойды, юк, су түгел, күз яше икән – Гали олан йөрәге тулышкан бәхеттән тавышсыз гына җылый икән бит, үзе дә сизмәстән күз яшьләре ага икән…

Икенче көнне оланнарны Бачман баһадир оештырган ауга алдылар. Әллә ни кыра алмасалар да, бер поши, ике бүре алып кайттылар.

Кичке якта шаулаша-шаулаша әйләнгеч тирәсенә җыелдылар, Бачман баһадир һәммәсенә дә кисеп-кисеп ысланып кыздырылган ит бирде. Шунда ук чокып ясалган мичкә белән әче бал китереп утырттылар. Кәефләнеп алган азатлар бераздан елга буена төшеп киттеләр, аларга Булат белән Гали оланнар да иярде. Елга буендагы кичке уенга якын-тирәдәге авыллардан яшьләр дә килгән иде. Бу урынны Кызлар яры дип йөриләр булып чыкты, әйлән-бәйлән уйнаганда, Гали белән Булат та уенга катнаштылар. Казан кирмәнендә һәм кирмән тирәсендәге авылларда яшәгән кызлар хан оныкларын еш кына уртага алдылар. Уеннар, биюләр, ярышлы уйнаулар, сайлаулы яки чүпләшле уеннар шулхәтле ошады оланнарга – таралганда китәселәре килми башлады.

Кичке уеннан оланнарны Бачман баһадирның азатлары өйләренә кадәр озатып куйдылар. Бачман баһадир, соң булса да, оланнарны кирмән капкасы янында каршы алды, Галине, аерып алып, өенә чаклы озата барды. Углан аңа якын иде, атасы әмир Хаҗида хезмәт иткәне өчен генә түгел, анасы Акбикәгә битараф булмаганы өчен дә. Бачман баһадир ир уртасы кеше, әмма әлегә кадәр өйләнми яши, моңа гаҗәпләнүчеләр дә бар иде, мәгәр баһадир буйдак булып гомер итә бирде. Ишеттергәләделәр, имеш, баһадир әмир Хаҗи Акбикәсенә гашыйк, мин башка берәүне дә яратмаячакмын, дип ант эчкән икән, дип тә сөйләштергәлиләр, иллә моңа ышануы кыен иде, баһадир каравыш кызлар тота, ә инде кемнедер ярату яки яратмау аның тәгаен үз эшедер. Мәгәр бу хәлне Гали олан белми, белсә дә, һични кыла алмас иде, Бачман баһадирның якын итүен хан оныгы булуыннан күрде.


Кәтиб Хафиз өчен хикмәтле көннәр башланды. Иң әүвәл аны вәзир Исхак чакыртып алды. Башта шуңа гаҗәпләнде. Нигә вәзиргә хан кәтибе? Һәм вәзир күрше чирмеш авылыннан даны якын тирәгә таралган камны алып килергә кушкач, бөтенләй аптырашта калды. Нигә ул барырга тиеш, нигә, әйтик, Баян баһадир яисә башка берәү түгел? Алай да ул кеше кешесе иде, барырга булды. Кам аны ашамас, ашаса да, иттән-сөяктән генә тора, һич югы, могҗизалар кыла ала торган сихерчене күрер. Нәкъ шул кам җыланнарны бетерә ала, диде аңа вәзир.

– Бетерә икән, бик яхшы, – диде кәтиб Хафиз, бер дә исе китмичә. – Кайчан китим?

– Хәзер үк, бүген үк.

– Яхшы, вәзир.


Менә ул кам йорты каршында. Ниһаять, эзли торгач, Хафиз аның өен эзләп тапты. Бар икән әле изге кешеләр – күрсәттеләр, хәтта бер малай бусагасына кадәр озатты. Хафиз аңа биш тиен бакыр бирде. Үзе белән килгән ике азатны капка янында калдырып, кәтиб Хафиз чыпта кадаклаган тәбәнәк ишекне ачып, иелә-бөкрәя өйгә керде. Өй эче ярым караңгы, күз һичнәрсә абайламый. Ниһаять, Хафизның күзе караңгыга өйрәнә төште, һәм ул түр якта утыручы озын чәчле, ул хәтле карт булмаган, ягымлы гына йөзле камны күрде. Кәтиб чирмеш телен әйбәт белә иде, бил бөгеп сәлам юллады. Сәере шул булды: кам төрки телдә җавап бирде.

Камның түшендә балык тешләре, тире сырмасына төрле ялтыравык ташлар таккан, сул иңендә ике җылан эленеп тора, уң иңендә мәче башлы ябалак утыра.

Хафиз камга бик озак итеп әүвәл чирмеш телендә, аннары төрки телдә йомышын аңлатты. Әйе, Чияле тау итәгенә Сәлим хан зур Базар кала салырга ниятли икән, ә анда җылан мыжлап тора; җыланы – бер хәл, җыланнар патшасы шунда яши, аны бары тик могҗизалар кылучы кам гына куа ала. Әгәр дә мәгәр ошбу эшне җиренә җиткереп башкарса, түләүдән тормыйлар икән хан кешеләре.

Кам, кәтиб Хафиз йомышын аңлатып бетергәч, бик озак дәшми утырды. Аның иңендә утырган мәче башлы ябалак борсалана башлады, хуҗа аны мич башына җибәрде, үзе янә урынына килеп утырды.

– Түләвең ни бәядән булыр?

– Алтын белән, кам, алтын белән.

– Инде тыңла, дөньяның тынгысыз бәндәсе. Кара Бөркет атлы кам иртәгә Чияле тауда булыр. Миңа бүген атланып килгән атыңны калдырырсың.

Хафиз нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, сүзсез калды, кам муенында уралып торган җыланны алды да идәнгә җибәрде, җылан, шуыша-шуыша, кәтибкә таба килә башлады.

– Атым бәйләгән урында калыр, – диде кәтиб һәм, ишекне ачып, тышкы якка чыкты. Кайтыр юлын ул үзе белән килгән азат атына атланып кайтты.


Икенче көнне иртән иртүк барчасы да Чияле тауга – яңа кала салынасы төбәккә юнәлделәр. Алар килгәндә, кам анда иде инде. Ул кәтиб Хафизның ап-ак атына атланган да Чияле тауның нәкъ түбәсендә тора иде. Янәшәсендә салам чүмәләсе, аннан тугызар адым ара калдырып, салам сибеп боҗра ясалган. Боҗра янына якынайган вәзиргә, ары килмәскә кушып, кам кулындагы таякны күтәрде:

– Туктагыз!

Вәзир Исхак, чарасыз калып, атын артка чиктерде. Шул мәлдә кам янында әзмәвердәй ике егет пәйда булды, аларның өстендә ап-ак күлмәкләр, икесе дә бер буйда, бер киемдә иделәр. Кам атыннан төште, ике егет атның арт һәм ал аякларын тоттылар да салам чүмәләсе янына ектылар, кам атның бугазына пычак кадады. Ат башын күтәрмәкче итте, әмма кам ирек бирмәде, тезе белән җиргә кысты. Аннары атны салам чүмәләсе астына күмделәр, шуннан соң гына кам вәзиргә якынлашты, ә кинәт пәйда булган ике егет гүя җир астына төшеп киттеләр – юкка чыктылар.

– Син хан кәтибенең атын яткырып чалдың, салам чүмәләсе астына күмдең. Ни кылырга исәбең? – дип сорады камнан вәзир.

Тегесе дәшмәде, вәзирнең дорфа сөйләшүен ошатмадымы, борылды да Хафиз кәтиб янына атлады.

– Минем бу адәм белән аңлашасым килми. Мин биредә бары тик сине беләм, – диде кам.

– Мин аны беләсеңме нишләтәм, Хафиз кәтиб? – дип, вәзир якынаймакчы иткән иде, камга җитәрәк вәзирнең аты пошкырынырга тотынды, ахыр артка чигә башлады.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации