Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 16


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 16 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Илханнар үзара шыпырт кына сөйләшеп утырган арада, Кубрат хан Йулыш каган язган бу битекнең эчтәлеген янә бер хәтеренә төшереп алды. Табгач императорынайөз тоткан көнчыгыш Ашина ыруы төркиләре аларны «кара халык», «кара сарык» дип кимсеттеләр дә, кол итеп тә сатып җибәрделәр. Инде менә Дулу ыруы, янә үзенә мөстәкыйльлек яулап, үзе ничек тели, шулай яши башлагач, янә муенга каган йөгәнен кияргәме?! Юк, тагын бер тапкыр юк! Кубрат яңадан каган кул астына керергә теләми. Яу белән килә икән Йулыш каган аның җәйләү-биләмәләренә, бөтен Болгарын күтәрер, әмма яңадан каган канаты астына кермәс.

Мәҗлестә философ, гомумән, чит ил кешеләре юк иде, чакыртмады аларны Кубрат хан. Болгарның эчке эшләрен болгарлар гына хәл итәргә тиеш.

– Илханнар, кавханнар, тарханнарым, мин әйтәм, тыңлагыз! – Мәҗлес шым булды, барысы да ханның авызына карадылар. – Явызлык Болгарга һәрчак явызлык китерде. Изгелек изгелек китерерме?.. Яңа хәбәр сезгә: кызым Чәчкәне каган сорый, яучылар җибәргән, тау-тау бүләкләр. Киңәш бирегез!

– Атам, без табында каган яучыларын күрмибез, – диде Батбай илхан.

– Кече кавхан, чакыр яучыларны!

Күп тә үтми, Йулыш каган яучылары табынга утырыштылар. Төрки гореф-гадәте буенча, аларның һәрберсе олуг хан каршына килеп баш орды.

– Яучылар биредә, – диде хан, өлкән илханга карап. – Әйт киңәшең?

– Мин каган ягында, атам. Чәчкәне каганга бирү ягында.

– Кодрак илхан, син?

Кодрак илхан торып басты, бил каешын рәтләде, ахыр ычкындырды, алдына сузып салды.

– Атам, Чәчкә миндә утырмада. Ашыкмыйк, дим.

– Аспарух илхан, син нә киңәш бирерсең?

– Атам, – диде илхан һәм хан янәшәсендә утыручы анасына сирпелеп алды. – Атам, мин дә каган ниятендә бернинди мәкер күрмим, уе-нияте изге каганның. – Аспарух илхан шулай диюгә, яучыларның йөзләре яктырып китте. – Мәгәр, атам, хәтереңдә булса кирәк, Чәчкә Рум императоры угланы Юстинианга ярәшкән. Вәгъдәсез ир – йөгәнсез ат, диләр. Килешерме икән бу Кубрат хан кадәр Кубрат ханга?..

– Утыр, Аспарух илхан. Инде, Балкыр илхан, син?

– Минем өчен, атам, анам әйтер.

– Ху-уш, анаң әйтсен!

– Балаларым, кавханнар, тарханнар, олуг хан! Бүген кызыбыз Чәчкә бер ханныкы гына түгел, бөтен Бөек Болгар дәүләтенеке дә – илнеке. Йа Тәңрем, ни кылыйм бу ирләр белән? Ханым, юлдашым! – Ханша Кубрат хан каршына тезләнде: – Килеш минем киңәш белән. Киңәш әүвәл кызың белән, бала башына йөгән салма!

– Тор, ханша! Әйтмә алай бүтән! Ишетәсеңме, әйтмә бүтән алай! Үзеңә булган хөрмәтемне җуйма!..

Аппак ханша бертын башын игән килеш тезләнеп торды, аннары торды да, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, урынына барып утырды.

– Кече кавхан Актай, ни әйтерсең?

– Ханша дөрес әйтә, олуг хан. Илхания бер хан кызы гына түгел хәзер, илнеке дә.

– Төптәңре Ирсан, син?

– Мин Батбай илханга кушылам. Хазарлар белән без кан-кардәшләр, телебез, йолабыз бер.

– Утыр, төптәңре! Хушыгыз, кавханнар, тарханнар! Сарайда илханнар, кече кавхан гына кала! – дип боерды Кубрат хан.

Кавханнар, тарханнар, яучылар кузгалдылар.

– Кубрат хан, – диде, тәхеткә таба атлап, яучыларның берсе. – Хөрмәткә ия Кубрат хан! Яучылар итеп Йулыш каган иң кадерле һәм иң якын кешеләрен җибәрде. Сүзебез аяк астына салмасагыз иде, олуг хан.

Яучы баш иде һәм, борылып, чыгып баручыларга иярде. Сарайда илханнар гына калгач, Кубрат хан:

– Илханнарым, җәйләүләрегезгә китегез! Коралларыгызны барлагыз. Кодрак илхан, тархан Адай, Румнардан килгән уклар җиңел һәм кыска, дип әйтә. Укларны озайтырга, сызгыра торган итеп ясарга, грек ятаганнарыннан кылычлар ясарга. Илханнар, Болгар баба да, Атилла да, агабыз Ураган каган да беркайчан Ашина ыруы белән тату яши алмаганнар. Йулыш каганга Чәчкә орыш башлау өчен сылтау гына. Мин Чәчкәне Йулыш каганга бирмәскә, яучыларын кайтарып җибәрергә, император Ираклийга биргән вәгъдәмдә калырга булдым. Моны ишетсә дә, ишетмәсә дә, Йулыш каган яу чабарга җыена башлар. Уяу булыгыз! Миннән хәбәр килү белән, мин чакырган төбәккә килеп җитегез! Йулыш каганга каршы бердәм чыксак, Болгарны алдыра алмас. Балкыр углан, корбан балыгын китер!

Балкыр илхан, көмеш табакка салып, корбан балыгы китерде. Кубрат хан корбан балыгын алды да саңак астына хәнҗәр очы белән төртте. Аннары корбан канын алтын чокырларга тамызып чыкты, үз бармагына хәнҗәре белән кадап кан чыгарды, янә чокырларга тамызып чыкты. Хан артыннан илханнар, бармакларын канатып, чокырларга каннарын тамыздылар. Кече кавхан эчемлек китерде, кан кебек эчемлекне чокырларга койды. Беренче булып чокырга хан үрелде, аннары Батбай илхан, аннан калганнары. Бер-берсенә ым кагып кына корбан каны катыш эчемлек салынган ант итү шәрабын эчтеләр.

Олуг хан янә боерды:

– Батбай илхан, синнән – җиде көнгә бер, Кодрак илхан, синнән – биш көнгә бер, Аспарухтан – өч көнгә бер, Балкырдан ике көнгә бер хәбәрче көтәм. Җәегез матур үтсен, мал-туарларыгыз аман булсын, сәүдә эшләрегез уң булсын! Мин әйттем!

Илханнар бер-бер артлы олуг хан каршына килеп баш ордылар да сарайдан чыгып киттеләр.


Кичтән хәле китеп торса да, иртәнге якта Кубрат хан хатлар укып утыра иде инде. Менә тагын кече кавхан аңа укытучы Константинның императрица Мартинага язган хатын китерде. Хан грек телен бик үк яхшы белми иде, шулай да сукалады. Константин хатларны шулхәтле җанга җиңел һәм көйле итеп язган ки, укыган саен укыйсы килеп тора. Укытучы һаман императорны яманлый. Әйе, Ираклий укытучыны тикмәгә генә Фанәгүргә кумаган икән. Аппак янында укытучы кебек кеше уралса, Кубрат хан нишләр иде микән?.. Нишләсен, икенче көнне үк ат койрыгына тактырыр йә, ике аягын ике агачка бәйләтеп, ботын ботка аертыр иде. Император алай итми, хатыны Мартинага гашыйк булган кешене бары тик Фанәгүргә куа. Башта ул үзе Кубрат ханга хат язды. Атасы илче Феофан белән Фанәгүргә киткәч, мең сәбәп табып булса да, Константинны алып кал, дип язды. Сәбәп эзлисе түгел иде Кубрат ханга. Мәгәр ни өчен сер итеп язды икән аңа бу хәл турында император? Соңыннан беленде: атына тап төшүдән курыккан. «Тап төшүдән», – дип кабатлады Кубрат хан. Нинди тап ди ул? Фахишәлеккә юл куймауның бары тик бер чарасы… Болгарда андый эшләр өчен… Йа Тәңрем, никадәр каты җәза ала кеше гашыйк булган өчен Болгарда! Күз алдына китерүе куркыныч. Менә шуның өчен, бәлкем, Кубрат ханның Болгарга яңа йола китерәсе килмидер дә.


Кояш нуры Кубрат хан ашап утырган табынга төште. Өстәл дә Румнан килә иде болгарларга. Тәрәзәләрдәге пыялалар да Румнан килә. Күптән түгел китерелгән пыялаларны Кубрат хан Өске Кирмәнгә озаттырды. Бүген аңа алай җыярга кирәк. Күп, бик күп. Алай җыелыр, ничек аны коралландырырга? Әнә шул пыяланы да ясый белми бит болгарлар. Пыяла да алтынга сатып алына. Хак анысы, Төн илләреннән китерелгән затлы тиреләрне Болгар үзе алтынга сата, әмма Рум ул теләгән коралны бирми. Грек уты кирәк Кубрат ханга бүген. Бик кирәк!


Бары тик өч көннән генә Илбарыс буйтурның кайтып җитүе турында олуг ханга сөенче китерделәр. Сөенче әйтүчегә Кубрат хан бил путасын салып бирде. Сөенче китерүче әйтте, Илбарыс буйтур каган корабын да тагып кайткан, ул гынамы, грек уты ясауның серен белгән Симай атлы останы алып кайткан. Бу хәбәрне ишеткәч, Кубрат хан куанычыннан ни кылырга белмәде.

Кече кавхан керде, грек картының аңа керергә теләвен хәбәр итте. Кубрат хан, тынычланырга теләп:

– Дәш! – диде.

Мәгәр бу теләге аның ихтыяр көченә буйсынмый, шатлыгы йөзенә үк бәреп чыккан иде.

Кубрат хан Румнан китерелгән көзге каршына килеп басты, өс-башына күз ташлады. Грек утының серен белүче остага гайрәтле булып күренәсе килә иде аның. Кыяфәте ару икән болай. Олуг ханның өстендә базилевсныкы кебек үк кан-кызыл чапан, читләре кеш тиресе белән каелган, күкрәгендә – уч төбе хәтле алтын тәңкә, аякларында – сафьян читекләр. Башындагы очлымның нәкъ маңгай турысында – кояш сурәте ясалган алтын, билендә – каенатасы бүләк итеп калдырган пута. Кубрат хан, килеш-килбәтеннән канәгать калып, тәхетенә менеп утырды. Останы буйтур үзе алып керәчәк, ишек янындагы сөрәнче тәхет бүлмәсенә юнәлгән һәр кешенең атын, дәрәҗәсен кычкырып тора.

Бераздан грек карты керде, аннан бераз кала төшеп буйтур атлый. Грек карты күрер күзгә мөлаем гына күренә: чал чәч, зур сакал, киң маңгай. Өстендә – яшелгә кызыл буй төшкән юка чикмән, аягында – сәхтиян итек.

– Олуг хан, – диде, алгарак чыгып, Илбарыс буйтур, тез чүкте.

– Бас, буйтур! Синең алдыңда мин баш ияргә тиеш бүген. Тор, уң кулыма килеп утыр!

– Олуг хан, – диде грек карты, тыйнак-тыенкы гына баш иде. – Мин оныгым Константинны эзләп килдем.

Карт оста сүзен әйтеп бетерә алмады, Кубрат хан аның янына килде, тез чүгәргә хәзерләнгән картны култык астыннан эләктереп алды.

– Кирәкмәс, оста.

Олуг ханның бу кыланышын ни дип юрарга да белмәгән грек карты бер мәлгә аптырап калды.

– Хөрмәтлем, Симай ата!..

– Симокатта мин, олуг хан. Хәзер Симай аксакал буламдыр. Буйтурың кушкан атым.

– Колагыңа ят булмаса, оста, мин дә сиңа Симай ата диярмен.

Карт елмайды, тагын нидер әйтергә теләде, әмма грек телен яхшы ук сукалаган олуг хан аны култыклап алды һәм юлбарыс тиресе җәйгән урындыкка утыртты.

– Мин, Кубрат хан, бик шат синең Болгарга килүеңә, оста. Килүең сәбәбе – оныгың укытучы Константин…

Симай ата янә аптырап калды. Әллә соң аны, грек утының сере кирәк дигән булып, бөтенләй башка максат белән китерделәрме Фанәгүргә? Кайчандыр базилевс та аның оныгы Константинны атасына гына ияртеп җибәрә. Соңыннан… Симокатта картның ишеткәне бар иде, базилевс үзе яратмаган кешеләрне варварларга җибәрә һәм алардан үтерттерә. Иллә оныгыннан килгән хатларда бер дә андый мәкерле явызлыклар күрмәде. Ул гынамы, Константин болгар халкын мактап яза торган иде. Аннары, Кубрат хан барлык йолаларга да ирек биргән икән…

– Мин бик күп нәрсәләр беләм, олуг хан. Болай каршылавың белән син мине тәмам аптыраттың. Бик тә. Башта буйтурыңнан сорыйм әле. Әйт, әйт әле, кадерлем, бу кеше чынлап та Кубрат хан үземе?

– Үзе, үзе, оста, – диде буйтур, көлемсерәп.

– Йа Хода, мин тагын бөтен нәрсә дә Алла кулында дип йөри идем, Алла сурәтендә йөргән ханнар да бар икән бит бу дөньяда!

– Куй, оста. Барысын да вакыт хәл итә, бар кылган эшләребез дә Тәңре тарафыннан күзәтелә. Мин бары тик Тәңрем кодрәте белән генә шушы тәхеттә утырам.

Симай ата түшәмгә карап чукынып алды.

– Олуг хан, Фанәгүргә чиркәү салдыргансың икән, хакмы шул?

– Хак, оста. Базилевс кызымны улы Юстинианга ярәште. Буласы киявемнең теләге – чиркәүдә никахлашу диделәр.

– Алла куәт бирсен, чын ир-затлар нәселеннән икәнсең, олуг хан. Иллә, олуг хан, базилевска ул хәтле ышанып ятмавың теләр идем. Базилевс бер кулы белән Болгарны, икенче кулы белән Хазарны коралландыра. Буйтурыңшаһит. Хазар корабына грек уты төялгән иде. Ул утны хазарларга беренче генә җибәрүе түгелдер базилевсның.

– Базилевс турында яман сөйләмәсәң иде, оста. Олуг оста, мин бу сүзләрне синең авыздан ишетмәдем. Син монда оныгың күрер өчен килдең, һөнәреңә болгар осталарын да өйрәтсәң иде, Симай ата. Яшәвең сарайда булыр, иң әйбәт бүлмә бирелер, телисең икән, оныгыңны үз яныңа ала аласың. Сарайда кавханнарыма булмаган дәрәҗәдә яшәрсең.

Симай ата бер тынга уйга калды. Кубрат ханны аңлавы кыен иде. Бер мәлгә Симай картка куркыныч булып китте. Рум дәүләте гасырлар буена грек уты ясауның серен саклап килә, ә ул, империя алачыгында эшләгән иң хөрмәтле осталарның берсе, утның серен варварларга сатарга тиеш. Бәлкем, аңа бөтенләй грек уты кирәкмидер…

– Сиңа да, оста, оныгың Константинга да җил тимәс.

– Җил тимәс, ә менә император Ираклийның кулы җитәр.

– Моңа кадәр Болгар үзе яклы булган берәүне дә рәнҗеттермәде, Симай ата.

– Ярый, хәерле булсын, мин риза, олуг хан. Күрсәт алачыкларыңны!

Олуг хан кул чапты, шундук кече кавхан килеп керде.

– Останы алачыкка озат! Күпме кеше кирәк, шулхәтле һөнәрче бир! Оста сарайның иң яхшы кунак бүлмәсендә яшәргә, хан табынындагын ашарга тиеш. Мин әйттем!

Симай ата чыгып киткәч, Кубрат хан ятим угланы буйтур Илбарыс янына килде, угланны кочагына алды һәм тынып калды.

Күңелендә бер шатлык кайный иде: грек уты булачак! Кешеләр кайгыдан битәр шатлыктан тизрәк үлүчән булалар. Грек утын күрсә, үлсә дә үкенмәс иде Кубрат хан.

19

Далага чыгуга, Илбарыс буйтурга һәрчак тынычлану килә иде. Кояш баешка таба тәгәри, кичке дала җиле йомшак кына битне сыйпый. Диңгез буенда утырган Фанәгүр артта калды, менә диңгез дә кичке сыек эңгер томанлыгына кереп эреде. Атлар барган мәлгә әледән-әле пошкырып куялар. Менә хан болынына җиттеләр, бу болында бары тик яу атлары гына утлый. Вакыт-вакыт көтүчеләр атлар арасыннан иң әйбәтләрен сайлап тоталар да ияр-йөгәнгә өйрәтәләр: яшь атны кан-тире чыкканчы чаптыралар, шуннан хайван сабырлана, башындагы йөгән һәм өстендәге ияргә ияләшә, гадәтләнә башлый, дуламый, чыгымламый. Өйрәтелгәнатлар хан болынына яңадан әйләнеп кайтмыйлар, шул көннән алып алар кешегә хезмәт итәләр: яу чабалар, сөенче йөртәләр, хәбәр җиткерәләр, сукага җигеләләр, шул көннән алып аларның сыртларыннан – ияр, башларыннан йөгән төшми. Шушы хан болыны яныннан үткәндә, байталлар, рәхәт яшәгән чакларын исләренә төшереп, болында гамьсез утлаган яшь атларны, нәсел атларын күреп, сагышланып кешнәп җибәрәләр, каерылып болынга карыйлар. Кешегә яшьлек кире кайтмаган кебек, башларына йөгән кидерелгән атлар да бу болынга кире әйләнеп кайтмыйлар. Аларның күбесе орыш кырында ятып кала, бер ишесе пычактан китә. Кыскасы, ат үлгәнче кешегә хезмәт итә. Хайван моны беләмедер, кеше белә һәм кулына кергән атны кадерләп карый, вакытында эчерә, ашата, аны кайгыртып яши.

Хан болынын үткәндә, Илбарыс буйтурның кашкасы да каерылып-каерылып карады, сагышланып кешнәп куйды.

Әйләнеп кайтырмы кайчан да булса шушы болынга кашкасы, әллә соң иясе кебек чит-ят җирләрдә ятып калырмы?..

Вакыт аларга буйсынмый иде, аның үз бизмәне, үз үлчәме.

Кичә иртән буйтур Илбарысны олуг хан чакырып алды. Артыннан ханның җансакчысы килүен сизгәч, буйтур сискәнеп киткән иде. Нигә булыр? Әллә соң Чәчкә турында бер-бер нәрсә әйтергә телиме?.. Күңелдә ниндидер өмет чаткысы да җемелдәп куйган булды, шул ук вакытта йөрәккә ниндидер шөбһә дә төште.

Олуг хан аны берни булмаган кебек каршы алырга теләде, мәгәр буйтур күрде: хан борчулы, гасабилана, күзләрендә кайгыру галәмәтләре.

– Илбарыс углан! – диде олуг хан, буйтур янына килеп басуга. – Илбарыс углан, сиңа мин янә бер йомыш йөкләргә булдым. Башкарган эшләрең өчен олуг хан башым белән сиңа баш орам, углан. Болгарга игелегең күп булды. Йомышым шуннан гыйбарәттер, углан. Үзең белән Патшакалага барган Камайны ал да көтригурлар ыстанына кит. Көбер хан сиңа бер төмән йырмак алай бирер. Шул алай белән Итилгә юнәл. Итил буйлап каганның уң кулы Җаек бәк җәйли, янында төмән алай, ди. Итилнең уң ягына чыкса Җаек бәк – орыш, көчен сынап кара, мәгәр кулына эләкмәскә тырыш. Көчен сына да кач. Барышың Өске Кирмән булыр, торышың янә шунда. Кодрак илханның уң кулына басарсың. Мин әйттем, углан.


Менә алар юлга чыктылар. Бик тиз кояш баеды, күзгә күренеп караңгы төшә башлады. Атларга юл таныш, бертуктаусыз терк-терк юырталар. Буйтур күккә карады. Күк гөмбәзе йолдызлар белән бизәлгән иде. Күк йөзен икегә ярып, йолдыз атылды, шул ук вакытта артта ат тояклары тавышы ишетелде. Илбарыс буйтурның йөрәге кагып куйды, тезгенен җыя төште, тиз генә юл буендагы таллыкларга борылды, Камай сүзсез буйтурга иярде. Таллар арасына кергәч, атларыннан төштеләр, ат башларын кочаклап тынып калдылар. Чаптырып унлап җайдак үтеп китте. Кайсыдыр: «Ерак китмәгәннәрдер, кояш баер алдыннан гына чыктылар», – диде. Буйтур кылыч сабына тотынды. Ат тоягы тавышларына тынып калган тартай яңадан кычкыра башлады.

– Буйтур, мин берәүсен тавышыннан таныдым. Сарайда хезмәт итә. Олуг хан җансакчыларымы әллә? Кемне эзлиләр?..

– Юк, болар хан сакчылары түгел, каган шымчылары. Бер нәрсәгә гаҗәпләнәм: кем аларга хәбәр итте икән?

– Фанәгүрдә каган шымчылары!..

– Фанәгүрдә, Камай, Фанәгүрдә. Болгарда да каган яклы кешеләр бар, хәтта илханнар арасында да…

– Әйт, әйтеп бетер, буйтур.

– Атлан атыңа, күп белсәң, тиз картаерсың. Киттек, Камай. Икенче юлдан барабыз.

Әйе, болар Батбай илханның кешеләре булуы да мөмкин иде. Хәтерли Илбарыс, олуг ханның өлкән угланы Батбайны әүвәл Кубрат ханның энесе Шамбат хан укытты, ул Баштуга киткәч, төптәңре Ирсан укытты, укытучы Константин килеп җитмәгән иде әле. Өлкән углан беркайчан да төптәңре сүзеннән чыкмас. Ул аны олуг хан атасыннан да якынрак күрә. «Нигә кирәк булдым икән Батбай илханга?»– дип уйланды Илбарыс буйтур. Чынын гына әйткәндә, аның илханнар арасында барган бәхәсләргә катнашасы килми иде. Кубрат хан буйтурны Кодрак илханга бирде. Соңыннан буйтурга җиткерделәр: Батбай илхан аны үзенә сораган булган икән. Олуг хан аны тыңларга да теләмәгән. Менә хәзер аны Батбай кешеләре куа чыктылар. Җиткән хәлдә ни кылырга тиеш иде ул? Орышырга яисә аларның теләген үтәргә?.. Юк, орышырга, ул олуг хан йомышы белән бара.

Диңгез яклап җил кузгалды. Далага дымлы һава тарала башлады. Көтүчеләр учак алганнар, берсе җырлап утыра. Элек булса, Илбарыс буйтур көтүчеләр янына туктар, алар белән яңа суйган куй ите ашар иде, бүген исә аның берәүгә дә күренәсе килмәде. Ул кичәле-бүгенле генә инанды: илханнар арасында бердәмлек юк. Батбай илхан сиздереп каганны яклый, Чәчкәне каганга бирү ягында… Ә Чәчкәне император улы Юстинианга да, Йулыш каганга да бирдерәсе килми буйтурның, ул үзе олуг хан кызын ярата. Юлга чыкканда, олуг хан аңа: «Буйтурым, исән-имин әйләнеп кайтсаң, мин сине куандырырмын… Иң зур теләгеңә ирешерсең, – диде. Һәм, буйтурның йөзенә чыккан шатлыкны күреп: – Кешегә сиздереп беркайчан да шатланма, углан, балага гына килешә болай шатлану, чын ир-ат кайгысын гына түгел, шатлыгын да яшерә белергә тиеш», – диде.

Олуг хан яныннан чыкканда, буйтур: «Ул миңа Чәчкәне ышандырды!» – дип уйлады. Хәтта кайтарып сорыйсы килде, әмма укытучысы әйткән мәгънәле сүзләр исенә төшеп туктап калды. Укытучысы аңа: «Кошны атып, мәхәббәтне яулап алалар, яулап алган мәхәббәт татлырак була», – дигән иде.

20

Чираттагы мәҗлес шуны күрсәтте: илханнар да, кавханнар да икегә аерылдылар. Берәүләре, каган белән берләшик, дип баралар, икенчеләре империягә йөз тотарга өндиләр. Кубрат хан бу якка да, теге якка да дәшми утырды. Төптәңре Ирсан белән өлкән углан Батбай каганны яклыйлар, алар белән килешеп, кайбер кавханнар баш кагып утырдылар. Мәҗлестән соң Кубрат хан Балкыр илханга– куылган олуг кавханына – хат язарга булды. Ул аны яңадан сарайга чакырды, олуг кавхан өч-дүрт тел белә, ул хезмәт иткәндә, кавханнар арасында ике төрле сөйләүчеләр юк иде. Гаҗәбе шул иде: каганны ханша да яклый сыман тоелды ханга. Әллә тоелды гынамы? Каенише Көбер хан да апасын яклап чыкса… Дөрес, яшь көтригур ханы аның белән бәхәсләшеп тормады, миңа барыбер дигәндәй, кул селтәп, мәҗлесне ташлап чыгып китте. Мәсьәлә ачык иде: көтригурлар ханы бер якны да якламый. Болгарда ике төркем барлыкка килде. Уйланырлык иде Кубрат ханга. Мәгәр күпме генә уйламасын, ул биргән вәгъдәсеннән кире кайтмас, император Ираклийга тугрылыклы булып калыр.

Моңа кадәр Кубрат хан кавханнарның берсен дә җәзага тартмады. Хәер, сәбәбе дә юк иде. Хәзер әнә үзенә каршы булган кавханнарны җәзага тартмый да булмастыр. Ул алардан берәм-берәм сорау алыр. Башта төптәңре Ирсанны чакыртыр. Әйе, төптәңре Ирсаннан башларга дигән фикергә килде ул һәм аны алырга йомышчысын җибәрде.

Төптәңрене китереп тә җиткерделәр. Килеп керде дә төптәңре, тәхет янына узды, ханга баш ормады, ияк кенә кагып алды һәм бер читкәрәк барып утырды.

– Сөйлә, төптәңре, ни өчен бирегә китерелүең чамалыйсыңдыр дип уйлыйм?

– Мин сиңа бик күп еллар игелекле хезмәт иттем, хан. Хәзер әнә иң яман дошманыңа әверелеп барам. Син, хан, хаклыкны үзеңдә генә дип барасың. Шамбат энең белән дә араны өздең, ул әнә үзенә бер дәүләт корып ята. Ул инде Кыелда дисең. Әмин юк дим. Яман яу кардәш хазарлар ягыннан түгел, румнардан киләдер. Син, олуг хан, төптәңре сукыр көйгә эш итә, берни күрми дә, белми дә дип уйлыйсың бугай. Төптәңре Ирсан беркайчан да сукыр көйгә эш итмәде. Синең шымчыларың янында минекеләр дә йөри, Биләмҗирдә дә, Баштуда да кешеләрем бар: каган чынлап та Болгарга яу чабарга җыена. Мәгәр аның Болгарга яу чапмавы да мөмкин… Моның өчен… Күктә – Тәңре, җирдә– мин…

– «Җирдә – мин», – диде олуг хан, кинаяләп үзалдына сөйләшкәндәй. – Җирдә – мин. Синме хаклы икән, төптәңре, минме? Әйдә, без аны шахмат бүлмәсендә хәл итик. Син җиңсәң– синеке дөрес, мин җиңсәм – минеке. Кем җиңә, шул Тәңредән куәт-зиһен ала булып чыга, шул хаклы булыр, төптәңре. Җиңеләсең икән, төптәңре, мин ни телим, шуны кылырмын. Мин барысын да беләм, төптәңре. Батбай илханны да, кайбер кавханнарны да котыртучы син. Каганны яклап чыгуыңны мин аңламыйм. Заманында каганның нәселен, Ашина ыруының тамырын кисеп йөрүчеләрнең берсе синең атаң булды. Каган моны белә, кулына килеп керү белән, ул аны хәтереңә төшерер һәм сине ат койрыгына тагарга кушар. Күрәсең, төптәңре, телисеңме моны, юкмы – безнең язмышлар бергә бәйләнгән. Батбай илхан бары тик синең коткыга бирелгән, ул үз хатасын бик тиз аңлар. Өлкән илхан буларак, ул да каган илханнарын юк итүгә катнашты. Кичерерме илханны каган? Белмим. Каган нәселеннән бер Йулыш илхан исән калды, аны ашиналылар, ак ат тиресенә салып, каган итеп күтәргәннәр. Аны каган итүче – минем кылычтан котылып калган Җаек бәк. Мин картайдым, төптәңре, ханша Аппакның да миңа каршы булуын телисеңдер. Мәгәр алай булмастыр… Ә Шамбатка тимә, ул күптән инде үз көнен үзе күрә. Утыр, төптәңре, ал кулыңа ак һәм кара шәкелне… Әйе, сиңа кара шәкелләр белән уйнарга туры килер, каралар чыкты… Йөр, төптәңре. Йөр, йөр. Шахмат уены күңелне тынычландыра, шул ук вакытта дошманыңның көчен билгеләргә мөмкинлек бирә. Шахмат өстәле өстендәге ат шәкеле чын ат түгел, йөр, кыю бул, мәҗлестәге кебек. Исеңнән чыгармасаң иде, төптәңре, кешегә, үз хыялын тормышка ашыру өчен, иң әүвәл тәхет кирәк. Ә Болгар тәхетендә Кубрат хан утыра, син түгел. Минем ил-сараемда биш төмән алаем бар. Һәр илханда өчәр төмәннән артык, илханнар минем бер сүзем белән яуга кузгалырга торалар. Әмма мин моны эшләмим. Каганның көчен сынау өчен, мин Итилгә йырмак алай җибәрдем, Фанәгүрдән түгел. Фанәгүрдән җибәрсәм, каган шымчылары бу турыда аңа бик тиз җиткерерләр иде, мин аңа йырмак алайны Көбер ханнан алырга куштым, буйтурыма, угланыма, Саклаб угланы Илбарыска. Буйтур Җаек бәк алае белән очрашыр, көчләрен сынашырлар. Илбарыс буйтурга мин ышанам, йомышымны йомышлар. Беренче тапкыр гына күзгә-күз дошман белән очрашуы түгел. Аннан исән-имин кайтса, мин аны кече кавхан Актай урынына куярмын.

Олуг хан сөйләде, төптәңре Ирсан уйланды. Никадәр мәкер бу Кубрат ханда! Аның улы кебек кешене күрә торып үлемгә җибәргән. Җаек бәктә кимендә өч төмән алай, Илбарыс буйтур аңа каршы бер йырмак алай белән бара, имеш. Әйе, тозакны әйбәт корган Кубрат хан. Әмма бер нәрсәне уйлап бетермәгән – Болгардагы каган шымчыларын. Төптәңре алар белән иртәгә үк элемтәгә керер. Керер дә Җаек бәк белән Илбарыс буйтурның йырмак алае очрашканчы каганга хәбәр итәр. Орыш булмый калыр. Буйтур каган ягына күчәр… Менә ни өчен төптәңре Ирсан ханга каршы сүз әйтмәде. Аның биредән исән-имин чыгып китәсе килә иде. Кубрат хан яныннан исән-имин чыгып китә алса, ул барысына да ирешер: ике туган халыкны орыштырмас. Төптәңре Ирсан өчен кайсы ыру ил башында торса да барыбер, бары тик ике туган халыклар гына орышмасын. Бу ике халык тату яшәргә тиеш. Дулу белән Ашина ыруларына дала бүләселәре юк, җәйләүләре табгачларның биек диварларына кадәр. Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, дигән бабаларыбыз. Ә Кубрат хан моны аңламый, бер базилевска йөз тота. Вәгъдә, имеш! Андый вәгъдәләрне мең бирә, мең тапкыр кире ала греклар.

Төптәңре Ирсанның ханга оттырасы килми иде. Кубрат хан элек-электән үк шахмат уенын ярата, шуңа күрә аерым бүлмә булдырды. Бу бүлмәдә олуг хан берничә тапкыр шахмат уеннары уздырды. Уеннарга илханнар, кавханнар, тарханнар катнашты. Уен отканнарны олуг хан олылады, бүләкләр бирде, оттырганнарны мыскыл итте, мүкәләтеп йөртте, үгез, кәҗә итеп кычкыртты. Олуг хан бик көчле уенчылардан түгел. Әмма вакыт-вакыт иң көчле уенчыларны да шаккатырып тоташтан откалады, беренче урынга чыккалады. Шахмат шәкелләрен ул да Дәмәшкъ каласыннан китертте, һәр шәкелгә алтын белән түләде.

Төптәңре уйланды, ханның эче поша башлады, тәрәзәгә карап алды. Көн кичкә авышып килә иде инде. Төптәңре сизде, олуг хан каядыр ашыга, йә булмаса, кемне дә булса көтә. Моңа кадәр олуг хан һәрвакыт төптәңрене җиңеп килде, ләкин бүген олуг хан таркау уйнады. Гадәт буенча, уен оттырган кеше отучыга бер көмеш дирһәм түләргә тиеш. Үзе кертте бу гадәтне олуг хан һәм барысыннан да карусыз үтәүне таләп итте. Олуг хан үзе дә янчыгында һәрчак алтын-көмеш йөртте.

Уен дәвам итте, төптәңре ашыкмады, озын-озак уйлады. Көтмәгәндә төптәңре ике шәкелен югалтты. Олуг хан аркасын терәбрәк утырды, кинаяләп елмайды:

– Бирел, төптәңре, шахмат ул – хәрбиләр уены. Шахмат ул – орыш кыры. Ә син – Тәңре корты.

– Бирелдем, олуг хан.

Төптәңре Ирсан янчыгын чыгарды, олуг ханга бер көмеш дирһәм сузды.

– Булыр, төптәңре, куй. Бер сүзем бар үзеңә, төптәңре. Мин сине бүген сарай төрмәсенә ябарга боерам. Ачуланма. Сабыр, сабыр ит, төптәңре. Шымчыларым җиткерделәр, һаман илханнарны котыртасың икән. Минем илханнарны сынап карарга исәбем, төптәңре. Ул-бу булмаса, димәк, аларны котыртучы син, төптәңре. Син югалгач, ни кылырлар… Әйе, кылган эшләренә карап җәзасын бирермен. Мин әйттем!

– Олуг хан?..

Кубрат хан аны тыңламый иде инде, ул кул чапты, һәм бүлмәгә шунда ук ике алып атылып керде. Алар төптәңрене култыклап алып чыктылар.

– Олуг хан, олуг хан, минем сиңа бер сүз әйтәсем бар…

– Туктагыз! Әйт, төптәңре, сүзең!

– Бүген-иртәгә Өске Кирмәнне Җаек бәк камап алачак, кызың Чәчкәне әсир итеп Биләмҗиргә алып китәчәк. Син соңга калдың, олуг хан.

– Моны сиңа кем җиткерде, мәкерле җан?!

– Дала – җилсез, ил хәбәрсез булмый, хан.

Кубрат хан кул селтәде, алыплар төптәңрегә яңадан сөйләргә бирмәделәр, җилтерәтеп алып чыгып киттеләр.

Кубрат хан чапанына төренә төште, шахмат бүлмәсендә ишекле-түрле йөренергә кереште. Каганнан килгән яучыларны ул тоткарларга кушкан иде… Яучылардан күз дә алмый ышанычлы кешеләр йөри. Яучылар ябуда диярлек. Аларны кунак итәләр, ашаталар, эчертәләр, һәр адымнарын күзәтеп торалар. Төптәңре Ирсан яучыларны кайтыпкиттеләр дип белә, чөнки Кубрат хан аларны капкадан озатып җибәргән иде, берара юл киткәч, кире кайтартты. Яучылар– Фанәгүрдә. Шулай булгач, кем җиткерде икән каганга буйтурның Итилгә китүе турында?..

Кубрат хан ни кылырга белмәде. Өске Кирмән камауда. Күпме тора алыр Кодрак илхан? Бит аңарда нибарысы йырмак алай. Төмәннән артык алай белән Өске Кирмәнгә килгән Җаек бәк, бәлкем, кирмәнне алгандыр да инде, Чәчкәне каганга алып китеп барадыр.

Олуг хан тәхет ягына үтте, кече кавханны чакыртты. Актай килеп тә җитте:

– Мин тыңлыйм, олуг хан.

– Кече кавхан, яучыларның барлык әйберләрен, атларын, дөяләрен биреп, капкадан чыгарып җибәр. Менә бу хатны баш яучыга бир, ә менә бу кылычны, – олуг хан кече кавханга Дәмәшкъ сәүдәгәрләре китергән кылычны сузды, – Кубрат хан исеменнән Йулыш каганга тапшырсыннар. Мин әйттем!

– Кылыч?! – дип аптырый калды кече кавхан. – Йулыш каганга кылыч… Бу бит, олуг хан…

– Кавхан Актай, үтә кушкан боерыкны!

– Баш өсте, олуг хан.

Кече кавхан чыгып киткәч, Кубрат хан каганга язган хатның эчтәлеген исенә төшерде. Хатның эчтәлегеннән ул янә бер тапкыр канәгать калды.

«Тәңре киңәше белән язам мин сиңа бу хатны, кече каган. Тәңре үзе иман итте миңа. Төрки халкының олуг ханы Кубрат, Йулыш каган, сиңа киңәш итәм: җәйләүләремә, болын-тугайларыма кермә. Мин картайдым, мәгәр минем биш илханым бар, алар белән орышырга туры килер сиңа, кече каган. Чәчкә кызымны сиңа бирмәскә булдым. Төрки– вәгъдәсез, кош канатсыз булмас, кызым базилевс угланы Юстинианга ярәшкән. Мин әйттем!

Дулу ыруы Бөек Болгар олуг ханы Кубрат».

Хат эчтәлеген янә бер күңеленнән укып чыгуга, Кубрат хан җансакчысын чакырды:

– Ханшаны дәш!

– Баш өсте, олуг хан.

Ханша озак көттермәде, килеп тә җитте. Ханша өстендә– Румнан кайтарылган алсу төстәге бәрхет күлмәк, аягында– челтәр бантлап чигелгән болгар читеге, башында – кеш тиресе белән уратып каелган энҗеле калфак.

– Ханша! – диде хан, Аппак түргә узуга. – Ханша, авыр көннәр җитте ханыңа. Җаек бәк Өске Кирмәнне камаган, Чәчкәне әсир итмәкче. Илбарыс буйтур барып җитә алдымы икән ыстанга, энең Көбер хан бирдеме икән йырмак алай?.. Чәчкәбезне коткарырга кирәк, ханша. Атаң ыстанына кузгал, ханша. Үзең белән минем бер төмән йырмак алаем ал. Алайга үзең баш, ханша. Мин әйттем!

– Соравым өчен кичер, ханым. Илбарыс угланга ни вәгъдә иткән идең?

– Мин аны сарайга кавхан итеп алырмын, ханша.

Аппак ханша баш иде, борылып китмәкче булды, мәгәр яңадан тукталды.

– Кубрат, – диде ул тыныч кына. – Каган орыш кыры эзли, Фанәгүргә юнәлсә, берүзең генә йолып кала алырсыңмы?

– Фанәгүрне саклармын, ханша. Фанәгүрне ала алмас Йулыш каган, килә икән – каберен шунда табар.

Аппак килешеп ияк какты һәм чыгып китте.

Кубрат хан ачулы иде, үз-үзенә ачулы иде, хатынын нинди җаваплы йомышка озата, кавханнарына әмер биргәндәй сөйләште:

– Йомышчы!

– Ни боера хан?

– Кем син, әллә грекмы?

– Атам – болгар, анам – грек, олуг хан.

– Туным бир!

Олуг ханга шундук камалы тун китерделәр. Кубрат хан, ашыгып, сарай алачыгына атлады. Симай ата аны елмаеп каршы алды. Алачыкта йөзләрчә кеше эшли, бер урында нидер кайнаталар, икенче урында нидер киптерәләр, һәр җирдә төбе очлаеп килгән калын чүлмәкләр, өченче җирдә шушы чүлмәкләргә грек уты тутыралар иде.

– Ничә чүлмәк ясалды инде, оста ата?

– Йөздән артып китте, хан.

– Ташаткычларга куя торганнары да ясаламы, оста?

– Ясала, хан. Ташаткычларны корабларга да куярга була.

– Корабларга? Әйбәт.

– Базилевсның ташаткычлар куйган йөзләгән галерасы бар, хан.

Олуг хан дәшмәс булды, тын гына алачыкны карап йөрде, ахыр чыгып китте. Аннан ул кораб осталарына сугылды. Кораблар белән янә грек эш итә иде, аның кул астында дистәләрчә кеше эшли, яр буендагы комлыкта унлап кораб кынасы кырылып ята, алар тирәсендә кешеләр мәш килә.

Олуг ханны күрүгә, оста грек каршы ашыкты. Олуг хан аңа эш хакын алтын белән түли иде, грек акчага хирыс иде:

– Олуг хан, монда килеп безне дә бәхетле иттегез.

– Бәхетең шуннан гына торса, мин килгәләрмен, төп оста. – Олуг хан ясалып бетеп яткан корабларга күз төшереп алды. – Ничә кораб суга төшерелде инде?

– Унике, олуг хан.

– Унике, – дип кабатлады олуг хан. – Әзер корабларга ташаткычлар куйдыр, һәр ташаткычка өстәмә хак алырсың!

– Булыр, олуг хан. Ташаткычлар куелган булыр.

21

Төптәңрене аерым төрмәгә яптылар. Төнлә белән ышанычлы кешесе аша ул Саксин кавханны чакыртты. Челтәрле тимер тәрәзә аша алар озак итеп сөйләштеләр. Каравыл торучы алып алар янына килеп-килеп киткәләде. Олуг хан бу турыда белсә, каравыл алыпның башын кисәчәкләр. Каравыл борчулы, Саксин кавханның тизрәк китүен тели иде. Фанәгүрдә төптәңредән барысы да курка, каршы сүз әйтергә кыймыйлар. Төптәңре, төрмәдә утырса да, күрер күзгә тыныч иде. Саксин кавханга ул Кубрат хан белән булган низагын сөйләде бугай, тегесе тизрәк китү ягын карады.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации