Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 32 (всего у книги 51 страниц)
– Баян баһадир, алып китегез вәзирне. Мин кам белән үзем аңлашам! – диде кәтиб Хафиз.
Баян баһадир вәзир янына юырттырып килде дә аңа нидер әйтте. Исхак каерылып кам ягына карап алды да, кул селтәп, читкә тайпылды.
– Хан алдында үзегез җавап бирерсез! – дип кычкырды ул, китеп барганда.
– Кара Бөркет кам, кичер аны. Акылны кешегә бизмән белән өләшмиләр.
– Хан вәкиле, бүгенгедән санаганда тугызынчы көнне иртән иртүк бирегә килегез! – диде кам һәм борылды да чия куаклары арасына кереп китте.
– Шуңа ышанасыңмы, Хафиз?
– Башка чара юк, баһадир. Тугызынчы көнне без биредә булырга тиешбез. Мин шуны гына беләм.
– Кам түгел, күз буучы ул. Теге егетләр кая югалды? Барлар иде, кинәт юкка чыктылар. Күз буучы булмыйча, кем ул?..
– Кайсы кам күз бумый, баһадир. Кайтыйк кирмәнгә. Тугыз көннән килербез. Сүзендә тормаса, иң әүвәл мин үзем аны…
– Остазым, – диде, ниһаять, алар янында торган Гали олан. – Кам кайда күздән югалды?
– Җир упты аны, олан, җир упты. Бәлкем, җылан патшасы янына киткәндер. Киңәшергә. Җылан патшасы хакындагы хикәятне дә шул кам уйлап тапкан, диләр. Ул минем атымны корбан итте. Кемгә дип беләсең? Җылан патшасына.
– Кам җылан патшасы телен беләмени?
– Белә. Тик уртак тел таба алырмы икән? Урын бик матур. Күрәсеңме нинди хозурлык! Идел елгасы җәелеп ята. Казан елгасына инеш килеп кушыла, ә анда әнә Кабан күле. Бу исемнәрне миңа Бачман баһадир әйтте.
– Димәк, монда бик борынгыдан төрки халкы яшәгән, остазым?
– Яшәгәннәр, әле дә яшиләр. Әнә күрәсең бит авылларны. Йә, кузгалдык…
Алар вәзирне, Булат оланны куып җиттеләр.
– Кәтиб Хафиз, Бөркет атлы кам җылан патшасы Аждаһаны куып җибәрә алмаса, мин менә бу кылычым белән аның башын кисәчәкмен.
– Җылан патшасын кем куар? Аждаһаны кам куса куа ала, безнең кулдан килә торган нәрсә түгел кебек миңа. Әллә соң вәзир бер-бер юлын беләме?..
– Кемнән көләсең, кәтиб?
– Көлмим, вәзир. Мин аңа атым корбан иттем, уч тутырып алтын бирдем. Мин түгел, син көләсең миннән… Ни дипме? Җиңел генә синең кармагыңа эләгүемнән.
– Мин моны хан боерыгын үтәү өчен эшләдем, кәтиб Хафиз.
– Әйе, без бирегә барыбыз да бер максат белән килдек, вәзир. Максат бер, әмма теләкләр үзгәдер.
– Вәзир, мин монда кәтиб Хафизның бернинди гаебен дә күрмим. Киресенчә, ул кулыннан килгәннең барысын да эшләде кебек. Ә менә без әлегә ияреп кенә йөрибез, – диде Баян баһадир.
– Мин җыланнарны да, җылан патшасы булган Аждаһаны да Чияле таудан куу ягында түгел. Кала салу өчен Чияле таудан башка да урын бетмәгән, – диде моңа кадәр бер сүз әйтмәгән Булат олан.
– Һе-һе-һе… Булат олан да телгә килде, Булат оланның да теле ачылды.
– Җылан патшасы Аждаһаның ачуын китерсәң, безгә генә түгел, илгә дә яман хәлләр килер, ди.
– Кем шулай ди, Гали олан?! – дип кинаяләп сорады вәзир.
– Чәчкә-ана шулай дип әйтеп әйтә, ди.
– Менә сиңа мә. Кемнәр белән юлга чыктым мин. Без хан оныкларына яңа кала салырга урын эзлибез, ә алар… Хәер, мин риза, көтик тугыз көн. Шуннан соң да Чияле тау тулы җылан мыжлап торса, мин ул камның кулын – кулга, аягын аякка чабып ташлаячакмын! Ишеттегезме?! Тугыз көннән! – диде вәзир Исхак һәм атына камчысы белән шундый китереп сукты ки, аргамагы үрә басты.
Чияле тау итәгенә барырга бер көн калгач, кенәз Андрей кулындагы базар каласыннан Үргәнечкә юл тотучы Сәлим хан сәүдәгәре Биккол килеп төште. Хан сәүдәгәре ят җирдә угланын җирләгән, шуңа кәефе юк иде, биредә кәтиб Хафизны күреп, күз яше белән җылап җибәрде. Биккол Сәлим ханга сәүдәгәрлек кыла һәм ханның иң ышанычлы кешеләреннән санала иде. Бикколны белмәгән баһадир юктыр, чик буйларында аңардан җыем да алмыйлар иде. Чөнки хан сәүдәгәре. Кирмәнгә олавы белән килеп кергән Бикколны күрде дә кәтиб Хафиз аңа каршы китте. Бу кешене ярата иде ул, чөнки сәүдәгәр чит илләрдән яңадан-яңа китаплар алып кайта, гыйбрәтле хәбәрләр җиткерә иде.
Хафиз кич белән хан сәүдәгәре туктаган өйгә китте. Үзе белән Гали оланны да алырга иткән иде, уеннан кире кайтты. Олан бирелеп китап укып утыра иде, бүлдерәсе килмәде.
Биккол сәүдәгәр хан кәтибе Хафизны ишек төбенә чыгып каршы алды, җитәкләп диярлек түр якка алып керде, сәкегә җәйгән киезгә мендәр ташлаган иде, шунда утыртты.
Дога кылдылар. Хәл-әхвәлләр сораштылар, ары килеп, күзгә-күз карашып алдылар.
– Безне монда Ходай үзе кавыштыргандыр, Биккол.
– Шулайдыр, шулайдыр, кәтиб. Йә, сөйлә, ни эзләп килеп төштегез Казан кирмәненә?
Кәтиб Хафиз барысын да түкми-чәчми сөйләп биргәч, Биккол беркавым дәшми-тынмый утырды. Аннары торды да ишекле-түрле йөренергә кереште, ахыр чурасына кымыз һәм ризык китерергә кушты, шуннан соң гына:
– Сәлим ханның Казан елгасы тамагына олы Базар кала салуын хуплыйм, кәтиб Хафиз, – диде кинәнә төшеп. – Күптән кирәк иде. Мин әмир Хаҗига, Казан кирмәнен сала башлагач та, «урыны бу түгел, елга тамагына салырга кирәк» дигән идем, тыңламаган булды. Ә хәзер әнә үзе үк өтәләнеп йөри икән. Базар кала гына аз булыр, олы кирмәнле итәргә кирәк булыр ул каланы. Урыны, урыны ни тора! Җылан күп күбен. Бетәр ул, кешедән җылан гына түгел, аюлар да кача башлады. Оныкларын да җибәргән икән… Күреп кайтсыннар дигәндер инде. Азындыра, азындыра оныкларын хан. Мин алардан җир сукалатыр идем, ерак илләргә сәүдәгәрләргә ияртеп җибәрер идем. Шомарсыннар, йөргән таш шомара бит, дөнья күрсеннәр иде. Мин бераз чамалыйм, кәтиб, оланнарның берсе тәхеткәбилгеләнгәндер инде, ә? Чәчкә бәйрәмендә хан үзе Гали оныгына тәхетен вәгъдә итте, дидеңме әле?.. Һе. Бу бит коточкычхәл, кәтиб Хафиз! Коточкыч! Менә күреп тор, тиздән бу ике олан кан коя башларлар. Әйе, Хафизҗан, хикмәтле заманнар кичерә Болгар. Бөек калада чиркәү салдылар, атна саен чаңсугалар. Хан сараен урыстан килгән баһадир саклый. Шәех Игәнәй ни уйлый икән?.. Бер кайткач, шул хакта ханга әйткән идем, беләсеңме ни дип җавап бирде. «Бер дин – бер акыл, ике дин– ике акыл», – диде. Тукта, тагын бер хәбәр ишеттем бит әле. Имеш, Олуг Мөхәммәт илчесен үтергәннәр икән! Хакмы шул?
– Хак, Биккол, үтерделәр. Шайтан каласында.
– Гаҗәп. Нигә керде микән илче Шайтан каласына? Никалган аңа анда?
– Гөнаһка батма, Биккол. Шайтан каласын кем саклаганны беләсең… Миңа калса, бүген Сәлим хан Болгарны икегә аермакчыдыр. Аңа ике оланның кайсысы тәхеткә утырса да барыбер, ә менә миңа барыбер түгел, Биккол. Ханның Бөек калада чиркәү салдыруын мин дә хупламыйм. Бер кешедә ике җан булмый, ә иман бары тик җан белән керә, җан белән чыгадыр. Мәгәр Болгар башына төшкән бәла чиркәү түгелдер, Биккол. Ә тәхеттә кемнең утыруындадыр. Минем хыялым Гали оланны Болгар тәхетенә утыртудадыр. Шәех Игәнәй белән епископ Габбасны килештерергә теләмим. Алар күптән инде икесе ике ярда басып сөйләшә, араларында күпер салып булмастай елгадыр. Елга киң, ярларына бәрелә-сугыла ага, аларның берсе дә теге яки бу якка чыгарга теләми, гәрчә елга башына табарак күтәрелсәләр, бер хикмәт күрерләр иде: тибеп чыккан җирдә елга ярсыз икән бит. Әйе, христиан вә мөселман диннәренең чишмә башлары бердер. Хәзер әнә аркылы чыкмаслык киң елгага әверелгән – икесе ике күздән күрәләр дөньяны. Сәлим хан күп нәрсәне бөтенләй күрмәс булды. Күрепме күрергә теләми. Багучысы Таймас күп вакытта Ага Базарда кымыз чөмереп утыра. Сәлим хан тыныч: вәзир Исхак күп изгелекләр эшләде – күрше Владимир кенәзе белән солыхны яңартты, угланы Илһамны кенәз нәселенә өйләндерде, аннан туган Булат оланның кулыннан кылыч төшми – ике туган арасында канлы сугыш китсә, кемнең башы келәмгә очар дип беләсең, Биккол? Гали оланның. Кардәш буртаслар авыл-авыл кенәз Андрей биләмәсенә күчәләр. Ни өчен дип беләсең? Тынычлык китеп бара Болгарда, хан энесе белән тынышмый, Тубыкбай да энесе Җик Мәргәнне куып җибәргән, тиздән Сәлим ханнан әмир угланы Хаҗи аерылып чыгар – эшләр шуңа таба бара. Ә Сәлим хан кирмән өстенә кирмән салдыра. Илне кирмәннәргә бикләнеп кенә саклап калып булса икән ул. Илне кирмән түгел, илне яңа корал, көчле иман саклыйдыр…
– Илдән киттеңме, әллә ниләр була да куя. Куеп торыйк әле, Хафизҗан, сарай кайгыларын. Минем үз кайгым үземә бик җиткән.
– Әйе шул, Биккол. Сәүдә эшләрең ничек бара? Коллар да алгалыйсың икән. Шәп түгел. Хан белеп алса…
– Хан белә, Хафизҗан, белә. Кол сатып алган юк диярлек хәзер. Йөртүе кыенлашты, качалар. Бу юлы аталы-угыллы берәүне алдым, үзе теләде. Угланын кенәз сугышчы итеп алырга иткән, шуннан качкан.
– Син гомерең буена изгелек кылырга теләдең, Биккол, мәгәр кол йөртү изгелекме? Белмиләр ул бичаралар бер богаудан ычкынып, икенчесенә эләгәчәкләрен. Кенәз Базар-каласында богау йөрткән булса, Үргәнечтә авызлык кигертүләре бар.
– Һәй, Хафизҗан, Хафизҗан, киләчәкне мин беләмме, синме?.. Барысы да Алла кулында.
– Тик Аллаһы Тәгаләнең бизмәне юктыр, булса, берәүгә гелән кайгы-хәсрәт, икенчегә шатлык өстенә шатлык өеп тормас иде.
Ул арада табынга сый-ризык керттеләр. Сәүдәгәр Биккол ризыкның рәтен белә иде, әллә ниләр хәстәрләткән. Кәтиб Хафиз һәммә ризыкка җитеште, бик тәмләп ашады, әмма әче балына үрелмәде.
– Бал эч дип кыстамыйм, Хафизҗан, үз җаеңны үзең кара, иллә бер чокыр гына шайтан да күтәрәдер инде аны. Эчмәсәң кыстамыйм, алып куярга кушам.
– Әйе шул, Биккол, алсыннар әле аны. Булмас, ахры. Иртәгә яңа кала салынасы Чияле тауга барабыз. Җылан патшасы Аждаһа белән очрашасы бар. Ошатмавы мөмкин. Эчкән кешеләрне үзе белән алып китә икән, диләр.
– Нинди Аждаһа ул тагын? Юк сүзне!..
Хафиз иртәгә буласы хәлләрне түкми-чәчми сөйләп бирде. Сәүдәгәр Биккол тыңлап утырды-утырды да торып йөренергә тотынды.
– Менә хикмәт диген син аны, ә? Ни генә уйлап тапмый бу Сәлим хан.
– Сәлим хан түгел, вәзир Исхак, Биккол.
– Вәзир Исхак?! Вәзиргә үзе утырган ботакны кисү нигә кирәк булды икән? Тамаша. Син угланның берсен чынлап та кала нигезенә күмәрләр, ягъни корбан итәрләр дип уйлыйсыңмы?
– Шулай булмагае дип куркам. Сәлим ханга бер оланнан котылу зарур.
– Кыргыйлык бит бу! Иманы кайда ханның?! Мин моңа ышанмыйм, Хафизҗан. Ышанмыйм. Хан җибәргән хат кемдә инде?
– Баян баһадирда.
– Баян баһадирда? Менә нәрсә, Хафизҗан, безгә ул хатны кулга төшерергә кирәк. Мең алтын биреп булса да.
– Баян баһадир моңа барыр дисеңме?
– Баһадирны ни өчен Болгарга килде дип беләсең? Алтын китерде аны бирегә, алтын, Хафизҗан. Менә нәрсә, хатны кулга төшерүне үз өстемә алам, Хафизҗан. Калганы синең эш.
– Булыр дисеңме шуны, Биккол? Кабатла әле, кабатла сүзеңне.
– Хатны кулга төшерүне үз өстемә алам. Син торып тор. Мин баһадирга киттем.
– Алла кодрәт бирсен үзеңә, фәрештәләр юлдашың булсын…
Күп тә үтми, серле хатны тотып кергән Бикколны күргәч, Хафиз үз күзләренә үзе ышанмады.
– Мин аны хәзер үк кире илтеп бирергә тиеш, Хафизҗан. Ач, укы, җаен беләсеңдер, җилем белән ябыштыр. Мөһерне үзем сугармын. Биккол сәүдәгәр мөһере хан мөһереннән бер дә ким түгел.
Кәтиб Хафиз бу хәлгә аптырабрак калды. Хыялның чынга әверелү мәлләре шул микәнни инде? Ипләп кенә мөһерне ватты, төргәкне сүтте, һәм күзләре хат юлларына төшүгә, ике күзе дүрт булды.
– Хан, чынлап та, бер оланны яңа кала нигезенә корбан итәргә боерган, Биккол.
– Корбан итәргә?! Йа Хода! Кайсысын?
– Жирәбә салырга кушкан. Кайсысына төшә.
– Һәй, Аллам, Хафизҗан. Хан, ахрысы, чынлап та акылдан язгандыр. Хәер, бик үк акылга җиңеләйгән дип әйтеп булмый. Бер олан аңа чынлап та комачаулый. Кайсысына төшсә дә, син аны коткарырга тиеш, Хафизҗан. Борынгы бабаларыбызның йоласын тоту кыргыйлык булыр.
– Ничек итеп? Ничек итеп, Биккол?
– Уйларга кирәк, Хафизҗан, уйларга. Хәзер хатны төр, мөһерем сугыйм да баһадирга илтеп бирим. Хатның миңа күпмегә төшкәнен соңыннан әйтермен.
Биккол хатны алып киткәч, кәтиб Хафиз бер чокыр әче бал эчеп куйды. Хәзер ул барысына да төшенде.
«Әйе, төшендем, – дип сөйләнде ул үзалдына. – Ханга Гали олан комачаулый, беренче чиратта ул аннан котылырга тели. Тәхетне аңа вәгъдә итте. Санаулы көн тиз җитә, тәхет вәгъдә ителгән, ә хан әле үз көчендә, тәхетне берәүгә дә бирәсе килми. Моннан кайткач, Сәлим хан оланны яңа кала нигезенә корбан иткән вәзирен хөкем итәр, бәлкем әле, мине дә. Шаһитлар калмаска тиеш. Хәер, борын-борын заманнан ук Болгар ханнары акыллы кешеләрне яратмаганнар. Милади белән 922 елда Болгарга килгән Багдад хәлифе сәркәтибе язуынча, «Бу кеше бик күп белә башлады, Тәңре янына китсен» дип, хикмәт ияләрен агачка асып куя торган булганнар. Акыллы башларга күмелү дә тимәгән».
Ул арада Биккол кайтып та керде:
– Булды, Хафизҗан, котылдык. Алла кушканы булыр. Иншалла, барысы да әйбәт булыр.
– Утыр әле, утыр, Биккол. Сиңа мәгълүмдер, Биккол, сарайда минем синнән дә якын кешем юктыр. Зарым тыңлаган һәм хәлемә кергән кеше бердәнберем син булдың! Инде киңәшең бир, хан кәтибе ни кылсын?
– Киңәшем шул булыр, кәтиб, хәзер үк камга бар.
– Камга?! Төн уртасындамы?..
– Әйе, Хафизҗан, төн уртасында. Курыкма, синең белән мин дә барам. Әйдә кузгалыйк, без таң беленгәнче кайтып җитәргә тиешбез.
Бу төнне таң бик озак атты. Кичтән үк чыгып киткән остазын көтә-көтә Гали олан да йокыга талды. Хафиз исә таң аткач та кайтып җитә алмады. Гали оланны вәзир Исхак кереп уятты:
– Гали олан, Гали олан, тор инде! Хафиз кайда, остазың кайда дим?..
Вәзир Исхак кичтән эчкән эчемлектән әле булса айнып җитмәгән, теле көрмәкләнмәсә дә, исерек иде. Ул менә ничә көн инде җыланнарны бетерүне хан кәтибе Хафизга тапшыруына үкенеп йөри, бу хакта кемгә булса да зарланасы килә, әмма Гали олан аны тыңларга теләмәде, башыннан ук ябынып ятты. Вәзир Исхак олан яныннан кул селтәп чыгып китте. Ул чирмеш камына ышанды да, ышанмады да. Бу эшне хан кәтибе Хафизга йөкләве, тегенең бер көндә кыласы эшне тугыз көнгә тартуы, кам үзе, кием-салымы, кыяфәте-кыланышы бер дә иман китерерлек түгел иде. Ләкин вәзирнең башка чарасы юк иде. Ул бүгенгәчә көтте, сабыр итте. Һәм менә көткән көн дә килеп җитте. Вәзир бүген бик иртә уянды. Кичтән әче бал эчеп, Бачман баһадир китергән каравыш кыз янында төн уздыргангамы, йокысы туймаган, кәефе юк, чапанын гына иңенә ташлап, Хафизны орышып чыкмакчы иткән иде – өйдә очрамады. Вәзир Исхак болдырга чыкты да каршыдагы мәчет манарасында чәр-чәр килгән чәүкәләргә игътибар итте. Нинди кош бу чәүкә дигәнең, мәчет, чиркәү манарасын ярата. Чыр-чыр да чәр-чәр, гелән сарай куштаннары инде, бер дә талашмый тормыйлар. Ул арада манарага мәзин менде, чәүкәләр чыр-чу килә-килә очып киттеләр. Мәзин ике колагына тотынды да сузып-сузып азан әйтә башлады.
Болдырга басып, манарада азан кычкырган мәзинне карап тору бер хәл иде, түзмәде, ә менә борып-борып эч авырта башлагач, җитмәсә, каравыш кыз килеп сарылгач…
– Ни булды, хәкимем?
– Күңел болгана, әллә балы яшь булды, әллә симез ит ярамады… Әйттем аны кирәкми дип, тутырдың да тутырдың…
– Мин сиңа хәзер андыз суы бирәм, юып алгандай итәр, хәкимем.
– Куй, – диде вәзир, эчен тотып. – Болай да көчкә басып торам. Бу мәзине дә туктамады. Чыгар әле ук-җәяне, атып төшеримче үзен. Шул тамаша озак азан кычкыралармы!..
– Бәлкем, хәкимем, ул да кичке якта әче бал эчкәндер?
– Һе-е, көлке түгел. Атам мин аны, мөртәтне!
– Хәкимем, кеше ишетүе бар ич.
– Кеше ни ул миңа. Мин үзем түрә монда! Хода ишетмәсен, диген, пумала баш. Кая, чыгар, булмаса, шул андыз суыңны. Ярдәм итмәсме. Гел чыдамалы булмый башлады. Бөтереп-бөтереп китерә, хикмәт…
Каравыш кыз төнәтмәне чыгарып бирүгә, вәзир бер савыт андыз суын тын алмыйча эчеп бетерде.
– Тагын чыгарыйммы? – диде кыз, ягымлы итеп.
– Җитеп торыр.
Андыз төнәтмәсе тәмсез, агач тамыры исе килә иде. Эчкән вакытта вәзирнең күзе каравыш кызның зифа сынына төште. Шундук төнлә булган хәл күз алдына килде, кыз аңа болай ук зифа сынлы булып күренмәгән иде. Биредә исә гүя алиһә үзе. Бирсә бирер икән Ходай адәм баласына сылулыкны! Вәзирнең йортында өч хатын, берәүсен дә кимсетмәде, өчесенә өч өй салып бирде, иң мөһиме, яннарына ханнар кебек чиратлап түгел, теләге кайсына юнәлә, шуңа керде. Бер тапкыр ул карт хатыны янында ат караучысын күрде. Теге мут җан хатын янында шундаен сырпалана ки, вәзир көнләшеп куйгандай булды. Юк, ихластан көнләмәде, иллә бераз гына ачуы чыкты, мәгәр бу да озакка бармады, шундук шатлыкка әверелде. Ул аларны күрмәмешкә салышты, аннан кинәт кенә яннарына килеп чыкмакчы иткән иде, ахыр бу уеннан да кире кайтты. Мәгәр шушы көннән карт хатыны янына бөтенләй кермәс булды. Хәер, хатынның да ир-канаты өчен бәгыре бик өзелмәде бугай. Ул, ачыктан-ачык ук булмаса да, ат караучыны үзенә ияләштерде. Вәзирнең яратканы өченче хатыны иде. Исхак каравыш кызын кисәк кенә өченче хатыны белән чагыштырып карады. Яшь хатынына караганда да чибәр иде каравыш кыз. Күр әле бу хикмәтне, эч авыртуы да туктады бит. Вәзир кызның беләгеннән эләктереп алды, икенче кулы белән биленнән кочты.
– Хәкимем, кеше-кара күрүе бар ич…
– Күрсеннәр. Мин сине дүртенче катыным итеп алам. Үзеңә бер өй салырмын, барырсыңмы? Әнә теге мәзиннән никах укытабыз да…
– Үртәмә әле, бар да шулай ди дә китә дә бара…
– Кем тагын «бар да»?! Югал күз алдымнан!
Шунда ул кәтиб Хафизның болдырга менеп килүен күрде.
– Вәзир, кузгалырга вакыт җитеп килә, минемчә.
– Хәерле иртәң кайда, зыялы зат?! Кузгалырга булгач кузгалырга.
Вәзир Исхак, кәтиб Хафиздан кайда йөрүен сорарга да онытып, киенергә үз ягына омтылды.
Кам аларны Чияле тауда көтеп тора иде инде. Вәзир Исхак берәүгә дә күтәрелеп карамады, аның камны да, оланнарны да, баһадирны да, кәтиб Хафизны да, казый Саксинны да күрәсе килми, бу хикмәтле хәлне тизрәк үткәрергә ашыга, аңа кайсы олан корбан ителсә дә барыбер иде. Иллә бер нәрсәне ачык белә иде вәзир, хан фәрманы җиренә җиткерелеп үтәлергә тиеш. Күр әле бу хан кәтибен, әллә елмая инде? Елмай-елмай, тиздән үкереп җыларга туры килмәгәе, әйтик, шәкертеңне җир астына күмгәч. Ә мин аны күмдерермен. Кайсы олан чыкса да, каберенә кереп ятар. Тик бу кам җыланнар патшасы Аждаһаны качыра алырмы? Бирерме Аждаһа кадәр Аждаһа үз төбәген? Бу тау Аждаһа утары лабаса! Хәзер инде кире кайту юк. Әйдә, куа бирсен җыланнар патшасын. Безгә яңа кала салырга урын кирәк, менә шул Чияле тау төбәге.
Ул арада кам салам чүмәләсенә ут салды. Ә үзе чүмәлә тирәли шалтыравыкларын зеңләтә-чеңләтә, әллә ниткән ят тавышлар чыгара-чыгара әйләнә башлады. Камның муенында ике-өч җылан – тереләр, кыймылдыйлар, әле муенына уралалар, әле бөтерелеп алалар. Кам чүмәлә тирәли тугыз тапкырәйләнеп чыгарга тиеш. Һәм шулай итте дә. Чүмәлә ялкынланып янабашлады. Шулчак чүмәлә төбеннән ябырылып җылан көтүе чыкты, алар бөтерелә-бөтерелә ысылдыйлар, чәбәләнәләр, бер-берсенә уралалар, ни кылырга белми бәргәләнәләр иде. Камбертуктаусыз чыбыркы шартлата, яман тавышлар чыгарыпкычкыра, кемгәдер яный, ул да түгел, ялына-ялвара, җылар дәрәҗәгә җитеп, Аждаһаның күккә күтәрелүен үтенә иде. Кам муенындагы бер җыланны дөрләп янган чүмәлә ялкыны уртасына ташлады, шундук утның икенче ягында ап-ак күлмәк кигән егет пәйда булды. Кам икенче җыланны ташлады, икенче егет пәйда булды. Кам егетләргә икенче боҗрага ут салырга боерды. Аның тавышы шундый көр, шундый көчле иде ки, бер читтә дөрләп яна башлагач, кам икенче боҗра тирәли тугыз тапкыр әйләнеп чыкты. Бу юлы инде ул кемгәдер янады, кемнедер куды. Икенче боҗра салам өеме янып бетүгә, кам янә акырынырга-бакырынырга тотынды. Барысы да күреп тордылар, җыланнар бер-берсенә уралган-бөтерелгән килеш зур салам чүмәләсенә күчеп беттеләр. Кам икенче боҗраны ташлады да җир астыннан калыккан егетләргә уртадагы салам чүмәләсенә ут салырга кушты. Зур салам чүмәләсе кинәт янып китмәде, кам шалтыравыкларын зеңләтә-чеңләтә чүмәлә тирәли әйләнүен дәвам итте. Менә чүмәлә өстендә кара төтен күренде, шунда шаман-кам муенындагы өченче җыланны салам чүмәләсенә ыргытты һәм шундаен итеп кычкырып җибәрде ки, моның артыннан чыбыркысын шундаен каты итеп шартлатты ки, тамаша кылучыларның беришесе, борылып, бу тирәдән ераграк китү җаен карадылар. Әмма вәзир Исхак кузгалмады. Зур салам чүмәләсе астында кәтиб Хафизның ак аты ята иде. Бәхәссез, үләксә тирәсенә чебен-черки җыела, төрле хәшәрәт, ә төрле хәшәрәт янында җыланнар. Җыланнар беренче боҗрадан икенчегә күчтеләр, икенчедән – төп чүмәләгә. Мәхшәр шунда башланырга тиеш. Чынлап та, чүмәлә өстендәге төтен торган саен куера барды. Чүмәлә дәү җанвардай селкенергә тотынды, ахыр килеп, очып китәргә теләгәндәй, төтенгә ияреп, бер-берсенә ишелә-укмаша, җыланнар күккә күтәрелә башлады. Җыланнар бер-берсенә урала-урала һаман биеккә, өскә юнәлде. Аларның кайберләре, укмашкан җирдән ычкынып, кире ут эченә төште, ә кара төтенгә ияргәннәре һаман югарыга очты. Кисәк чүмәлә күзгә күренеп калтыранып куйды, ул да түгел, һавага кара төтен сузылды, ул, өермә баганасыдай, болытларга барып җитте. Кам тамагы ертылырдай хәлгә җитеп кычкырып җибәрде:
– Аждаһа өен ташлап китә! Аждаһа өен ташлап китә!
Чынлап та, кара төтен эчендә ниндидер канатлы җылан күренгәндәй булды, ниндидер мизгелдә аның төсе алышынды, кояш нурларына чагылыпмы җем-җем итеп куйды һәм күз ачып йомганчы күздән язды. Ниндидер мизгелдә бөтен әгъзалары ихтыярсыз катып калган тамаша кылучылар, Аждаһа күздән язуга, иркенләп сулыш алдылар.
Әйе, җыланнар патшасы, әллә үзе теләп, әллә теләмичә, үз төбәген ташлап очып китте. Моны барысы да күрделәр шикелле. Хәзер алар янган чирәмдә хәле китеп утырган камны күзәтә иде. Кам күмерләнгән чирәмгә төртелгән дә тынып калган. Кисәк ул бүре кебек улап җибәрде, барысы да сискәнеп куйды, ахыр кам җыларга кереште, ә үзе куш йодрыгы белән җиргә төйде:
– Моңа мин гаепле, мин! Мин аны кудым, мин! Ал җанымны, Тәңрем, ал. Мин гаепле Аждаһа алдында, мин! Күмегез мине шушы төбәккә, казыгыз кабер! Ишетәсезме, казыгыз, күмегез!..
– Кам акылдан шаштымы әллә? – дип сорады вәзир янәшәсендәге кәтиб Хафиздан. – Нигә бу тамаша шашына?..
Кәтиб Хафиз дәшмәде, атыннан төште дә кам янына килде, сак кына иңбашына кагылды. Шунда кам тораташтай катып калды, гүя ул үлгән иде. Кәтиб, каты ташка кагылгандай, кулын тартып алды. Кам җиргә капланган да тынып калган иде. «Ул исән, – дип үз-үзен тынычландырды Хафиз. – Ул исән, әнә егетләре дә аның исенә килүен көтеп торалар. Күр әле, егетләре янында бер эт пәйда булды. Эт, койрыгын селкә-селкә, Хафизга карап тора башлады.
«Йа Алла, бу ни хәл инде тагын!» – дип уйлады кәтиб һәм камның нидер пышылдавын ишетеп шым булды.
– Кичер мине, кичер мине, кичер мине, – дип, кам бертуктаусыз тәкрарлап тора иде.
– Кам, тор инде, тор, – диде кәтиб Хафиз. – Син изге кеше, кам, изге кеше. Син Аждаһаны кудың, син безгә ярдәм иттең. Тәңре синең бу изгелегеңне онытмас…
Әмма кам селкенмәде дә, ул һаман җыланнар патшасының кичерүен теләп ятты.
– Калдыр үзен, – диде вәзир Исхак. – Баян баһадир, бир хан фәрманын кәтиб Хафизга! Юк, үземә бир!
Вәзир Исхак кулына төргәкне алды, хан мөһеренә күз төшерде дә кәтиб Хафизга сузды:
– Укы, кәтиб, кычкырып укы! Барысы да ишетсен!
Кәтиб Хафиз әкрен генә төргәкнең җебен өзде, фәрман кәгазен сүтеп җибәрде һәм кычкырып укый башлаган иде, төртелеп туктап калды.
Кичә кич бер тапкыр укыган булса да, куркыныч иде хан фәрманын бар кеше алдында кычкырып уку.
– Укы, укы, кәтиб, – диде вәзир Исхак. – Шулаймы, казый, хан боерыгы үтәлергә тиеш.
– Хан фәрманы барыбыз өчен дә алшарттыр, – диде казый.
Кәтиб Хафиз оланнарга күз төшереп алды, әмма балалык беләнме, хан оныклары икесе дә елмаялар иде.
– «Вәзир Исхак, мин сиңа илем ышанып тапшырдым. Син һәрчак миңа тугры булдың. Хәзер янә бер боерыгым үтә. Бабаларыбыз йоласын тотып, Чияле тауда Гали белән Булат оныкларыма жирәбә салдыр. Кайсысына жирәбә чыга, шуны яңа кала сарае салынасы төбәккә корбан иттер. Болгар ханы Сәлим. Милади белән 1167, һиҗри белән 562 елдыр».
Азатлар ашык-пошык кабер казый башлады. Тирә-юньгә көл тузаны күтәрелде, янә сасы көйгән ит исе таралды.
Баһадир Баян бу хәлгә ышанып җитмәде, вәзир шаярта дип уйлады; гәрчә вәзирнең һични кыла алмавын белсә дә, баһадир әле аңа, әле казый Саксинга, әле оланнарга карады. Оланнар бу хәлне чынлап та уен гына итеп кабул иттеләр бугай, хәтта көлемсерәбрәк торалар иде. Баян баһадир өчен гаять зур сынау башланды. Ни кылырга тиеш ул? Вәзир Исхакны туктата алмый, мәгәр аңа каршы тора ала. Юк, барысы да юри генә эшләнәдер. Болгар халкының кайберсе, йола куша дип, әле булса мәет янына өч көнлек ризык куя. Нигә кирәк ул ризык гүргә кергән адәм баласына, үлгән кеше ашый буламы?
– Чөегез көмеш тәңкә, кәтиб Хафиз! Кылыгыз хан боерганны!
Вәзир торган саен зәһәрләнә бара, аның һәр боерыгына ихласлык төсмере өстәлә иде.
– Кем кайсы ягын ала? – дип сорады кәтиб Хафиз оланнардан.
– Күн ягы миңа, мин күн ягын яратам, – диде Гали олан.
– Миңа… – диде Булат олан һәм, җылар дәрәҗәгә җитеп, йөзен чытты.
Вәзир Исхак каты бәгырьле кеше түгел иде, ул оланнарның берсен дә яңа кала нигезенә корбан итәргә теләмәде, хәтта ханга киңәшне дә ихлас күңелдән бирмәде, ләкин бу хәл чынга әверелгәч, кире кайтарып алып булмавына да инанган иде инде. Әгәр дә мәгәр бу оланны корбан итмичә Бөек калага кайта икән, икенче көнне үк хан аның башын кистерәчәк, тикмәгә генә Саксин казыен ияртеп җибәрмәгәндер. Бәлкем әле, шулай булуы хәерлерәк тә булыр. Бу ике олан арасындагы кан коюдан меңләгән гаепсез кеше һәлак булачак, ә монда бер олан, бер җан. Әйе, мин уйлаганча ук җүләр түгел икән шул Сәлим хан.
Вәзир боерыкларны бирә торды, аңа берәү дә каршы әйтмәде. Әйе, кем генә вәзир кадәр вәзиргә каршы әйтергә кыяр икән! Ул арада каберне өлгерттеләр. Әлегә кадәр җиргә капланып яткан кам торып утырды, акрын гына күтәрелде, вәзир янына килде. Көмеш тәңкәне чөеп җибәрделәр.
– Күн! – дип кычкырды тәңкә чөйгән азат.
– Гали олан! – диде вәзир Исхак, тавышын күтәрә төшебрәк. – Илтегез Гали оланны кабер янына!
Ике азат Гали оланны иярдән йолкып алдылар, вәзир аты янына китереп бастырдылар.
– Гали олан, – диде вәзир. – Ир бул! Урының җәннәттә булыр, гөнаһсыз китәсең…
– Вәзир, – диде кам. – Мин сезне бу бәладән коткара алам. Оланны миңа бирегез. Мин аны үзем күмәм. Җыланнар патшасы алдында языгым зурдыр, мин үземне аның алдында акларга телим. Аждаһа хәлемә керер дип уйлыйм…
Вәзир көлемсерәп куйды. Кам, Чияле тау төбәгеннән җыланнар патшасын куам дигән булып, кәтиб Хафизның атын яндырды, дөресен әйткәндә, кам бу төбәкне алтынга сатты. Кеше җирен бушка бирәме! Булмаган ул, булмас та. Хәйләкәр, хәйләкәр кам. Ә хәзер олан белән… Хәер, күмә бирсен, языгы чынлап та үзенә булыр, ике азатны үлемнән коткарыр. Чөнки вәзир Гали оланны ике азатка күмәргә кушар иде. Ни баһадир, ни казый, ни кәтиб, ни үзе моңа бармас. Вәзир Исхак белә иде, оныгын яңа кала нигезенә күмгәнне ишеткәч, хан кем күмгәнен сорар һәм халык алдында, бигрәк тә Гали оланның атасы белән анасы алдында акланырга теләп, кылган эшне кыргыйлыкка сылтап, күмүче азатларның башларын кистерер иде.
– Барың, кылың! – диде камга вәзир.
Кам оланны җитәкләде дә Чияле тау башына таба алып китте. Тауга менеп басуы булды, аның янында бер эт, тәүге ике егет пәйда булдылар. Кам Гали оланның киемнәрен салдырды һәм эткә япты, Гали оланга озын ак күлмәк кигерде. Гали олан булган хәлгә ышанмый, шуңамы сүз әйтергә кыймый тора, кам ни кушса, шуны эшли иде. Кам кабер тирәли олан белән бергә әйләнеп чыкты, ә эт исә аларга иярде. Аннары туктады да этнең колагына нидер пышылдады, эт шаманның битен ялады, нидер сизенеп шыңшыды. Кам икенче бер ак күлмәк чыгарды, аны карачкы сыман итеп таягына элде. Элде дә кабер балчыгына кадады һәм янә кабер тирәли тугыз тапкыр әйләнеп чыкты, чыкты да туктап та тормастан, күз ачып йомганчы ак күлмәк кигән оланны кабергә ташлады, аның артыннан кабергә эт сикереп төште. Кам үзе һаман кабер тирәли йөгерде, үзе әзмәвердәй егетләренә тиз-тиз каберне күмәргә кушты. Егетләр каберне бик тиз өеп куйдылар һәм, кам кул селтәүгә, капылт юкка чыктылар. Кам кабер өстенә таягын кадады һәм кәтиб Хафиз янына килде, баш иде.
– Кәтиб Хафиз, – диде вәзир, букчасыннан бер янчык алтын чыгарып. – Бир шуңа минем исемнән янчыкны. – Аннары һәммәсенә дә мөрәҗәгать итте: – Инде Гали оланның яңа кала нигезенә корбан ителүен барыгыз да күрдегезме? Күрдегез!.. Әйдә, баһадир, юлга кузгалыйк!..
6
Сәүдәгәр Бикколның булмаган иле юк иде диярлек. Ак җилән кигән гарәпләрдә дә булды ул, Дәмәшкъ сәүдәгәрләре белән дә аралашты, кара чикмән өстеннән кызыл билбау буып йөргән әрмәннәр аша Багдадка да барды, киндер бау белән билләрен буган яһүдләр иленә дә сугылды, аңа хәтта маңгайларына миң төшергән индуслар һәм кысык күзле табгачлар илендә дә булырга туры килде. Биккол җиде-сигез телдә сөйләшә, күп халыклар белән аралаша; бүрекләре кеш тиресе белән каелган Владимир сәүдәгәрләре аның якын дуслары; кара сакаллы Кияүкала товар ишләре белән тыгыз элемтәдә; Новгород сәүдәгәрләре белән очрашкан саен бүрек алыша иде. Сәүдәгәр Биккол уенча, илне куәтле итүче чара – сәүдә. Гомерен сәүдә кәсебенә багышлаган кешегә ул бик күп вазифалар йөкли. Чын сәүдәгәр үз ишләренә һәрчак ярдәм кулы сузарга, алар телендә сатулаша белергә, кирәк икән, әҗәткә акча биреп торырга да тиеш. Шушы сыйфатлары булмаган сәүдәгәр бик тиз бөләчәк. Казан елгасы тамагына салынасы Базар калага ул зур өметләр баглый, аның икенче Ага Базар буласына иманы камил иде. Сәүдәгәр Биккол хан казнасына һәрчак керем китерде, чит илләрдән мең төрле гыйбрәтле хәбәрләр алып кайтты, ә менә кәтиб Хафиз сораган мәңгелләр хакында ишеткәне булмады. Аның барысы да көйләнгән, барысы да җайланган чакта гына үзе белән илдән илгә ияреп, дөнья күреп йөргән угланы вафат булды. Һәм кайда? Элек Болгар кулында булса да, хәзер урыс кенәзе кулына күчкән Калачыкта. Угланына Биккол зур өметләр баглый иде. Шушы фаҗигадән соң миңгерәүләнеп калды. Менә шунда инде аңа кәтиб Хафиз хан оныгын тәкъдим итте. Угланлыкка ук түгел, мәгәр үз оланы кебек күрә икән күрсен, иң мөһиме, яшертен генә Үргәнечкә алып китсен.
Хан сәүдәгәре башта моңа ышанмый торды. Ышанырлык хәлме, хан кәтибе аңа углан тәкъдим итә. Ятим түгел, хан оныгы. Башта ул Хафизны шаярта дип уйлады, әмма соңыннан барысын да ачыклагач, шатлыктан үз-үзенә урын табалмый башлады.
«Кеше үлә – халык үлми», – диде ул, фәлсәфәгә бирелеп. Бу– хакыйкать. Дөньядагы һәммә нәрсә үзгәрергә мөмкин: йола, дин, иман, ә менә халыкны алыштырып булмый, халык– мәңгелек. Халыкның дине, теле алышынганда да гореф-гадәте, хезмәткә мөнәсәбәте, сәнгате кала, ягъни җырлаган җыры, әйткән такмагы, ризык таба торган, дошманнан саклана торган коралы кала. Җир йөзендә бары ике нәрсә үлемсездер– истәлек һәм хәтер. Әгәр дә мәгәр кем дә булса сиңа: «Хәтерем калдырдың», – дип әйтә икән, димәк, син ул кешене бик нык рәнҗеткәнсең, ата-бабаларының иң изге, иң кадерле булган истәлекләренә кагылгансың. Истәлек буыннан-буынга күчә килә, ул һәрчак үткәнне искә төшереп, искәртеп тора. Үткәне булмаган халыкның киләчәге дә булмавы мөмкин. Бары тик үткәнне хәтердә саклап кала алган халык кына киләчәккә зур өмет баглый ала.
Биккол тумышы белән Болгардан иде. Үсмер чакта ук атасы аны үзе белән йөртте. Бикколга җиде яшь тулганда, әнисе вафат булды. Үсмер чакта ук атасы аны Үргәнечкә алып барды. Анда атасы икенче хатынга өйләнде. Үги ана янына сыймады Биккол, бабалары янына Бөек калага кайтты. Балигъ булгач, аны бабасы бер сәүдәгәргә эшкә бирде. Бераз кул очына акча керә башлагач, иясе йомышы белән Үргәнечкә юнәлде. Анда килсә, атасы вафат, үги анасы берүзе дөнья көтә, атасы җыйган мал таралып-сибелеп бара. Үргәнечкә барганда, Биккол бер хикмәтле хәлгә тап булды. Саксин каласына җиткәч, кәрван елга буена туктады. Барысы да йокларга яттылар, шунда кәрванбашы Биккол янәшәсенә сарык түшкәсе китереп салды, ә аны үз янына яткызды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.