Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 20 (всего у книги 51 страниц)
Койрыкчы Дәнис күлмәк астындагы Перун алласын капшап карады, алла урынында иде. Ул, тынычланып, янәдән уйга чумды. Бер төнне Эгина шул алласын муеныннан салдырып алган да үз йоласының кош тәпиен тагып куйган. Дәнис сикереп торды да тәрене, салып, почмакка атып бәрде һәм Перунын табып муенына такты. Эгина шунда: «Варвар, варвар, варвар», – дип такмаклый-такмаклый, үкереп-үртәлеп җылаган иде. Көчкә тынычландырды Дәнис хатынын. Ул чакта аның су анасы икәнен белми иде әле.
…Ышаныч төрлечә килә икән кешегә. Кубрат ханга биреп җибәргәч тә Дәнис кача ала иде. Чөнки беренче төндә үк хан аңа сак куймады. Нәкъ менә шуның тәэсирендә килде бугай Дәнис Фанәгүргә. Ул вакытта Фанәгүрне корып кына яталар иде әле. Кайчандыр греклар нигез салган каланы әүвәл болгарларның бабалары һуннар җимереп китәләр. Бары тик болгарлар оешып, Кубрат хан ярым утрак тормышка күчкәч һәм Фанәгүрне үзенең башкаласы итеп сайлагач кына, греклар яңадан бирегә күпләп күчеп килә башлыйлар, төзелеш эшләренә керешәләр. Кубрат хан аларга аз түләми. Калага юллар салына, су үткәрелә, кала тирәли биек дивар өелә.
Дәнис Перунын уч төбенә кысты. Перун алласы аны бик күп җирләрдән исән-имин алып кайтты, боерса, биредән дә исән-сау әйләнеп кайтыр. Хәйләкәр дә соң бу философ. Базилевс илчесе, имеш. Таба бит, әй! Хан кызы Чәчкәне каган кулыннан алмак булып бара. Хәер, бу философта мең хәйлә бар, диләр, кирәк икән, сихерли дә ала, имеш. Бу грекларның барысы да сихерчеләрме әллә?.. Философ сихерчедер, дин әһеле Симеон– юк. Әллә ул да Эгина кебек ырымчымы?..
Дәнис янә бер хикмәтле хәлне исенә төшерде. Бервакыт Фанәгүрдә кисәктән дөнья куйган грекны күмделәр, күмделәр дә каберенә агачтан тәре ясап утырттылар. Фанәгүрдәге чиркәү башына да шундый ук тәре куелган. Әйе, греклар каберләренә тәре утыртып куялар, Дәнисне болгарлар ничек күмәрләр, антлар кебек яндырырлармы, әллә, булмаса, болгарлар кебек бөтен корал-байлыкларын куеп, җир астына ләхет алып тыгарлармы?.. Моңа кадәр Дәниснең бу турыда уйланганы юк иде әле, бүген исә, Биләмҗиргә сәфәр чыккач, ул кинәт үлем турында уйлана башлады. Әллә соң аңа да үлем якынаямы? Юкса нигә уйлана башлады ул үлем турында?..
Олуг ханның бу йомышын да исән-сау башкарып кайтса, Дәнис уй-теләген ачып салыр иде. Бәлкем, олуг хан аны тыңларга да теләмәс, ә бәлкем Дәниснең үтенеченә каршы да килмәс. Кыскасы, Дәниснең Кыякаланы кайтып күрәсе килә иде, үзе туып үскән Ворух елга буйларын. Соңгы вакытта антлар ягыннан Фанәгүргә сәүдәгәрләр сирәк килә башлады. Дәнис моның сәбәбен белергә тиеш. Антларга да, Болгарга да сәүдә эшен җанландыру уңай булачак. Бәлкем әле, Кубрат хан Ратомир кенәзгә грек утының серен дә ачар. Туган ягына кайтырга рөхсәт алса, Дәнис үзе белән Илбарыс буйтурны да алыр иде.
Дәнис яр буендагы халыкның корабка карап калуларына игътибар итте. Көнләшеп карыйлар кебек тоелды аңа. Әйе, карагыз, карагыз, бу корабны Дәнис үзе ясамаса да, моннан зурракларын ясый ала ул. Мондый корабларны күргәннәре юктыр әле аларның…
– Күргәннәре бар, моннан да зуррак корабларны күргәннәре бар, – диде аның янәшәсенә килеп баскан философ. – Император кораблары Хазар диңгезе аша Итилнең өске ягына күтәрелә башлады. Каган белән император солых төзеп яталар. Хазарларда хәзер йөздән артык грек галерасы бар…
Дәниснең күзләре шар булды: ул уен күңеленнән генә әйткән иде ләбаса, ә философ аның ни уйлаганын әйтте дә бирде! Сихерче түгел диген инде бу грекларны шуннан соң.
– Философ, ә без исән-сау кайта алырбызмы? Сине барысы да күрәзәче диләр.
– Анысы бер Алла кулында, – диде философ. Төн илләре яклап искән җилдән кафтанына төренә төште. – Бүген төнлә суытмагае, җил төньяктан исә башлады.
– Иоанн Фасиан, изге кешеме әллә син, барысы да шулай диләр.
– Без барыбыз да табигать балалары, варвар, Алла коллары.
– Миндәме?
– Син дә, мин дә, Аллаһы Тәгалә ни тели, шуны кыласың.
– Мин үз аллам алдында языклы, философ. Кеше үтердем.
– Син аны үзең теләп үтермәгәнсең, Алла кушкан, йә булмаса, кенәзең, ханың.
– Кемең, кемең?
– Императорлар, ханнар, кенәзләр, каганнар. Алар канга сусый, аларга җәйләүләр җитми. Минем белән сиңа биләмә кирәкми, безгә ике-өч адым җир җитә.
– Миңа анысы да кирәкми, философ. Антлар үлгән кешеләрен көймәгә салып яндыралар.
Шулвакыт корабка таба килүче бер көймә күренде. Баганада Рум дәүләте әләме булса да, көймә корабка якын ук килде. Алда диңгез җәйрәп ята иде инде.
– Каган тарханы, – диде философ койрыкчы Дәнискә. – Боргалама, туры диңгезгә чык. Яр буеннан ерак китмә.
– Әй, корабтагылар, сез кайсы илдән?
– Византия илчеләре галиҗәнаплары император Ираклий корабы, хөрмәтле тархан. Мин базилевс илчесе Иоанн Фасиан буламдыр.
Хазарлар Иоанн Фасианны аңламадылар, философ сүзләрен төрки телдә кабатлады.
– Дәнис, тагын да чынрак булсын өчен, син минем тылмачым булырсың. Кораб императорныкы, илчесе Иоанн Фасиан, – диде аңа философ.
Бераздан көймәдәгеләр баш кага-кага китеп бардылар.
– Беләсеңме кемнәр иде болар? – диде философ. – Каганның елга сакчылары, елга тамагында торалар. Хәзер алар судан чыгарлар, шунда ук каганга йомышчы чаптырырлар. Рум императоры Ираклийдан илче килә, диячәкләр.
– Син моны каян беләсең, философ?
– Логика, – диде Иоанн Фасиан.
– Нәрсә-нәрсә?
– Логика. Шундый фән бар дөньяда.
…Бераздан корабка таба килүче өч-дүрт көймә күренде. Көймәләрне беренче булып күреп алган Дәнис:
– Философ, тагын көймәләр! – дип кычкырды.
– Һәй, корабтагылар, кай тарафка сәфәр тотасыз? – дип кычкырдылар алдагы көймәдән.
– Рум илчеләре, Биләмҗиргә юл тотабыз.
Көймәдәгеләр тиз арада киңәшеп алдылар, ә үзләре һаман корабка якыная баралар иде.
– Юлбасарлар болар, алыпларны дәш! – дип боерды философ.
Дәнис әче итеп сызгырып җибәрде, шундук өскә унике алып менеп басты, уникесендә дә ук-җәяләр, сөңгеләр, орыш кораллары. Әмма көймәдәгеләр гүя алыпларны күрмәделәр дә, һаман корабка якыная бардылар. Алдагы көймә борынына кара сакаллы, киң битле берәү менеп баскан, кулында калканы, җәясе-угы.
– Һәй, корабтагылар! – дип кычкырды кара сакал. – Тауарларыгызны ташлагыз. Без сезгә гомер бүләк итәбез, сез безгә– тауарларыгызны!
– Хәзер, хәзер ташлыйбыз, эттән туган юлбасар! – дип, Дәнис укчыларга боерды: – Юлбасарларга атыгыз!
Көймә ягына уклар очты, көймә башындагы кара сакал чак кына суга егылып төшмәде. Ике көймә кораб янына ук килеп җитте. Корабтагыларны укка ала башладылар. Кайсыдыр утлы ук җибәрде, корабның койрык очына ут капты. Кисмәк белән су алып, өч-дүрт кеше утны сүндерергә ташланды. Корабтагы ике алып, аркаларына ук кадалып, суга очтылар.
Философ койрыктагы ташаткычка бер чүлмәк грек уты куйды. Моны күреп алган Дәнис:
– Беренче көймәгә, әнә шул кара сакал утырган көймәгә җибәр, философ! – дип кычкырды, үзе уктан атты.
Философ чүлмәк филтәсенә ут салды, ташаткычның бавына кылычы белән чапты. Ут чәчеп барган чүлмәк көймә янына барып төште, яман шартлады, һәм шундук кара сакал суга егылды. Икенче чүлмәк икенче көймәгә очты, анысы нәкъ көймә өстенә төште. Көймәгә гөлт итеп ут капты. Юлбасарлар тиз-тиз ярга таба ишә башладылар. Юлбасарлар көймәдән сикереп исән калырга теләгән иптәшләрен дә алып тормадылар.
Дәнис маңгаеннан тирен сөртте, философ янына килде.
– Син чынлап та сихерче икән, философ.
– Койрыкчы Дәнис, корабны ярдан ераграк тот, тиздән Биләмҗир булыр, – диде.
Философ шулай дисә дә, Биләмҗиргә бу көнне җитә алмадылар. Кичкә таба диңгез өстенә томан төште, күп тә үтми, сибәләп яңгыр ява башлады. Патрикий Симеон өске катка күтәрелде, уңлы-суллы чукынып алды, койрыкчы Дәнис янына килде.
– Сак бул, томан. Ишетәсеңме, койрыкчы, сак бул, – диде.
«Ә моны нигә алып бара икән философ, – дип уйлады Дәнис, дин әһеле кушканга ризалыгын белдереп, ияк какты. – Кулыннан тәре төшкәне юк».
– Һәй, койрыкны ярдәмчеңә бир дә үзең кил әле бире, – диде патрикий Симеон Дәнискә.
– Ни йомышың төште койрыкчыга, йола башы?
– Утыр яныма, менә монда, ышыкка.
Дин әһеле күрер күзгә куркак кына кебек иде, тегенең янәшәсенә килеп утыруга, Дәнис үзе дә аңлап бетермәгән тартыну тойды.
– Карале, Симеон, синең үз аллаңны күргәнең бармы?
– Алла күзгә күренәме, тәүбә диген, Дәнис. Аның сурәте генә күз алдында булырга тиеш. Моннан соң алай димә, авызыңнан җил алсын андый яман сүзләрне.
– Күргәнең юк, димәк. Ә менә мин Перунымны гел куенымда йөртәм. Шулай миңа тынычрак, шулай җанга якынрак. Ә синең кайда йөридер ул аллаң – бер шайтан үзе белә.
Патрикий чукынып алды.
– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур, варвар. Шушы гөнаһларымнан арыныйм, тазарыныйм дисәң, хәзер үк әйткән сүзләреңнән тәүбә ит.
– Ничек итеп?
– Як-ягыңа төкеренеп, чукынып ал. Менә болай. – Патрикий Симеон, уңлы-суллы чукынып, уң һәм сул иңе аша төкеренеп алды.
Дәнис аның хәрәкәтләрен кабатлады. Патрикий Симеон канәгать калды.
– Баштан ук Христоска иман китергән булсаң, хатының Эгина да китмәгән булыр иде синнән.
– Ул сихерче, ырымчы иде, су анасы сурәтендә йөрде.
– Бернинди дә су анасы түгел иде ул, Дәнис. Мин барысын да беләм. Перуныңнан ваз кич тә менә бу тәрене муеныңа так. Минем сүзем тыңласаң, Фанәгүргә кайтуыңа, хатының Эгина өеңдә булачак.
– Фанәгүрдә, өемдә?.. Сөйләмә тузга язмаганны, Симеон. Димәк, син дә сихерче икәнсең. Соң, моңа ничек ышанмак кирәк. Без монда, ә ул синең кодрәтең белән Фанәгүрдә, имеш.
– Минем кодрәтем белән түгел, Христос кодрәте белән. Бер киңәш сиңа, варвар: тартып өз дә Перуныңны, ташла диңгезгә, шундук Аллаһы Тәгалә алдында йөзең яктырып китәр.
– Диңгезгә?! Акылдан шаштыңмы әллә син?! Перун аллам– минем җаным да, тәнем дә.
– Үлгәч, җаның күккә ашар, тәнең җирдә черер.
– Әйтмә миңа моннан битәр андый сүзләр, әллә ни эшләп ташлавым бар, – диде Дәнис һәм дин әһеле ягына әйләнеп тә карамый китеп барды.
Кояш кинәттән чыкты шикелле. Диңгез өстендәге томан таралмаган иде әле, корабка таба көймә килүе күренде. Өске катка менеп баскан философ:
– Каганның тарханы, басма төшерегез! – дип боерды.
Тархан корабка кермәде, төшергән басмага аяк басмады.
– Сәфәрчеләрне кем дип белик?
– Бөек рум галиҗәнаплары император Ираклий илчесе корабы булыр, олуг тархан.
– Шәп әйттең, – диде философ янәшәсендә басып торган Дәнискә. – Шушы мизгелдән соң син – минем тылмачым, мин төркине белмим. Ишеттеңме, койрыкчы?!
Каган тарханы румнарның кораб очына эленгән әләмгә күз төшереп алды, аннары үзенә генә аңлаешлы бер киная белән елмаеп куйды.
– Каган сезне кабул итәрме-юкмы, белмим…
Иоанн Фасиан басмага керде, тарханның уч төбенә бер янчык алтын ташлады. Каган тарханы, янчыктагы алтынның авырлыгын чамалап, уч төбендә сикертеп алды. Моны күреп, Дәнис: «Җиңел котыла бу сихерче Кубрат хан алтыннары белән», – дип уйлап куйды.
– Каганның кабул итүен тиз арада хәбәр итәрләр, Рум илчесе, – диде тархан һәм көймәсен борып китеп барды.
– Философ, алтынны күбрәк бирмәдеңме бу күпкән корсакка?
– Юк, койрыкчы, күп бирмәдем. Сәясәт беркайчан да акча санаганны яратмый, Дәнис. Акча санаган сәясәт йә ота, йә оттыра. Ә миңа оту кирәк, без каганга зур йомыш белән килдек.
– Һы, бу сәясәт дигәнең миңа караңгы. Отуга китсә, мин риза. Карале, философ, каганның сарае тулы җария кызлар, ди. Хакмы икән шул?
– Эгинаны оныта да башладыңмы әллә, Дәнис? Хатын сатып алырга исәбең бармы? Әйе, җария кызлар каганда җитәрлек. Сорасаң, бирүе бар. Мәгәр син сорамассың. Син минем бары тик тылмачым гына, койрыкчы Дәнис, ишетәсеңме, тылмачым…
– Ярый, ярый, баш өсте, философ. Барысын да син дигәнчә итәрмен. Алай да кыйммәт икән ул сәясәт дигәнең.
– Кыйммәт, Дәнис. Бик кыйммәт. Сәясәт дөньядагы бар нәрсәдән дә кыйммәт.
– Сатмаса, һич югы, бүләк итеп биреп җибәрсен иде бер җариясен.
– Арысланнан сөяк артса да, шакалдан артмый, Дәнис. Хан кызы да сәясәт өчен генә кирәк аңа.
– Тагын шул сәясәт, – диде Дәнис, кәефе кырылып.
– Менә тыңла, Дәнис. Каган Кубрат хан кызы Чәчкәгә өйләнде ди. Булуы бармы мондый хәлнең? Бар. Каганның Кубрат хан кызы Чәчкәгә өйләнүе булыр, икенче көнне үк булмаса да, күп тә үтмәс, каган алае белән Фанәгүргә килеп төшәр, төрки дөньясы башына янә Ашина ыруы менеп утырыр… Аңлашылдымы?.. Ә хәзер, бар, койрыкка үзең бас. Тиздән каган бухтасына җитәрбез.
Кораб туктап, басманы салуга, алар янына баягы тархан килеп басты:
– Философ, болай булса, Кубрат хан кызын төшендә дә күрмәячәк. Күрәсең ничек кыланалар?
– Варварлыгың сиздермәсәң иде, Дәнис. Мин сиңа кабат әйтәм, син минем бары тик тылмачым. Минем бер сүземә дә кысылмыйсың.
– Баш өсте, философ. Барысы да син теләгәнчә булыр. Хазар каганы яшь, бик тә үткер, диләр. Эшебезне сизмәсен дип борчылуым, философ.
– Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Каган Кубрат хан кызы Чәчкәгә гашыйк. Мәхәббәт бар җирдә сәясәт таркау булыр, шулай ди Кубрат хан.
– Никадәр куәткә ия бу сәясәт дигәнең, философ.
– Сәясәт ул – ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәт, багланыш.
– Кем ясый соң ул сәясәт дигәнне?
– Дәүләтнең зирәк даирәләре, акыллы башлар.
– Хәйләкәр кеше акыллы буламы, философ?
– Хәйлә ул – корал, җәясез ук. Бак әле калага, кара әнә, кара. Кирмән сала белмиләр, ә кала Фанәгүрдән зуррак. Халык ул – көч, куәт, Дәнис. Ә көч белән исәпләшмичә булмый.
Философ артына әйләнеп карады, каганга дигән бүләкләрне күтәргән алыпларны күздән кичерде. Барысы да ул уйлаганча бара иде әлегә. Каравыл башлыгына җиттеләр, Иоанн Фасиан аңа янә бер янчык алтын ташлады.
– Һай кыйммәт икән бу сәясәт дигән нәрсә, философ, – диде Дәнис, каравылбашның уч төбенә барып төшкән янчыкка карый-карый. – Бәһасез икән бу сәясәт дигән нәрсә.
– Кайгырма, тылмач. Ахыр чиктә сине кол итеп сатармын!
– Философ!
– Тылмачмы син, Дәнис?!
– Адым саен ришвәт алалар!
– Ришвәт алу Болгарда юк дисеңме?
– Ришвәт бирүчеләрне дә, алучыларны да Фанәгүрдә ат койрыгына тагалар.
– Хак әйтәсең, Дәнис. Ришвәт халыкның дәүләткә булган ышанычын югалта, гаделне кимсетә, яманга юл ача.
Каган сараена килеп җитүләре булды, тархан каршы алды. Тархан гүя Дәнисне күрмәде дә, грекчаны вата-җимерә илчегә мөрәҗәгать итте.
– Хәериең, илче! Рәхим ит!
– Ишетәсеңме, төркичә аудар. Нәрсә авызың ачып катып торасың?!
Дәнис философ грекча әйткән сүзләрне үзенчә, түкми-чәчми, төркичә аударып бирде. Тархан, бик канәгать калып, алдан китте, илчеләр бүләкләр күтәргән хезмәтчеләре белән аңарга иярделәр.
Каган бүлмәсенә килеп керделәр. Ул тоташ кызыл ефәктән тегелгән чапан кигән, башында чите кеш тиресе белән каелган калпак сыман кием. Йулыш каган Дәмәшкъ сәүдәгәрләре китергән басра келәмендә кырын ята иде, илчеләр килеп керүгә, тирәсендә биеп йөргән җарияләрне алып китегез дип, хәрәм агаларга кул селтәде.
Йулыш каганга җитәрәк, Иоанн Фасиан илче аңа бил бөкте, аның хәрәкәтләрен Дәнис тылмач та, хезмәтчеләр дә кабатлады. Шуннан соң гына философ:
– Күк йөзе астындагы изгедән изге, игелекледән игелекле Йулыш каган, Бөек Византия илчесе Иоанн Фасиан сезгә озын гомер, җиңел һәм якты юл, арысландай батырлык, юлбарыстай кыюлык тели. Император галиҗәнаплары сезгә, кодрәтле каган, күптин-күп сәламнәр юллый. – Философ тылмачка күз ташлады, Дәнис, уянып киткәндәй, философның сүзләрен төркичәгә аударды. – Күк йөзе астындагы бердәнбер изге һәм игелекле каган, император галиҗәнаплары Ираклий сезгә бүләкләр җибәрде…
Илче Иоанн Фасиан бүләкләрне каган алдына илтеп куярга боерды. Хезмәтчеләр бүләкләрне куя бардылар, китә бардылар. Бүләкләр килә башлауга, каганның уң кулына яһүд килеп басты. Аның төркичә шәп белүен илче соңрак белде белүен, әмма баштан ук шикләнә калган иде ул аңардан. Тылмачның кирәге калмады, яһүд Иоанн Фасианның сүзләрен сүзгә-сүз тәрҗемә итә барды.
Бүләкләр янында камалы тун ята. Бу тунны Кубрат ханга император Ираклий тектереп җибәргән иде. «Әнә нишләтә сәясәт кешене, үз тунын биреп җибәргән Кубрат хан», – дип уйлады Дәнис.
– Гаян, – диде каган, артына карамый гына. – Алыпкуй бүләкләрне. – Каган илчеләргә күз төшерде. – Инде дәрәҗәләрегезгә карап утырышыгыз, илчеләр.
Илчеләр, дәрәҗәләрен белеп, төрлесе төрле түмәрләргә утырышкач, каган урыныннан күтәрелде, дәү гәүдәсен җиңел генә йөртеп, урап килде, иң биек түмәргә менеп утырды.
– Минем император Ираклийга рәхмәтем зур, илче. Базилевска әйт, илче, каган синең игелегең онытмаган, диген. Дөрес, миңа базилевсның бар кылган эшләре дә ошамый. Әйтик, нигә дип ул илендәге яһүдләрне кысрыклый, җәберли, илләреннән куа?..
Философ кадәр философ каганның бу соравына аптырап калды. Ул, ни әйтергә белми, дин әһеле патрикий Симеонга карады.
– Бөек каган, – дип, алгарак чыкты патрикий Симеон, философның күз карашыннан ук сүзнең үзенә бирелүен аңлап. – Бөек каган, без бары тик монда император илчеләре генә. Яһүдләрне кабул итеп, сез үзегезне императордан да игелеклерәк итеп күрсәттегез. Без аңа, бөек каган, сезнең киңәшне тотып, бу ялгышны төзәтергә кушарбыз.
Каган җаваптан канәгать калды, урыныннан купты да сыгылмалы адымнар белән аш ягына таба кузгалды. Табынчы илчеләрне ашка дәште.
Аш ягында барысы да әзер иде инде. Барысы да табын тирәли утырыштылар. Табындагы ризык-нигъмәтнең исәбе-хисабы юк иде. Аш ягы бүлмәсенә йөзләгән кеше сыярлык. Әмма бүген халык аз, каганның якыннары гына чакырылган, күрәсең.
Әүвәл каган, көмеш савыттан элеп кенә, алтын җамнарга кымыз салып бирде. Бу эшне Йулыш каган якын кешеләре килгәндә генә башкара иде бугай, тәмләп, озаклап бүлде. Каган һәр кунакка җамнарны үзе өләште. Аннары үз җамын күтәрде дә:
– Илчеләр хөрмәтенә! – диде.
Табынчы аштан җитешергә кыстап йөрде, кунаклар алдына теге, йә булмаса, бу ризыкны күчергәләп куйды.
Ашап утырганда каган янына берәү килде, колагына гына нидер әйтте, каган аның белән килешеп, күзләрен йомып торды. Күп тә үтми, аш бүлмәсенә бер әсирне алып керделәр. Дәнис, әсир ягына әйләнеп карау белән, «аһ!» дип җибәрүен сизми дә калды. Ярый моңа игътибар итүче булмады, барысының да күзе куллары артка каерылып бәйләнгән әсирдә иде. Алар каршында өс киемнәре ерткаланып беткән Илбарыс буйтур басып тора иде. Буйтурның йөзе шешенгән, күз кабаклары кызарган, иреннәре яргаланган. Философ буйтурны күрде дә авызына капкан ризыгын чәйнәүдән туктап торды. Аннары каганга карады.
– Колмы, сатугамы? – дип сорады.
– Кубрат ханның асрауга алган угланы Илбарыс буйтур булыр бу, илче. Мин төрки халкының батыр угланнарын мыскыл итәргә теләмим, чишегез кулларын, салып бирегез бер җам кымыз! – дип боерды каган.
Аның боерыгын шундук үтәделәр. Куллары чишелгәч, Илбарыс буйтур беләкләрен угалап торды, табындагыларга күз йөртеп чыкты. Табынчы аңа кымыз китерде, әмма буйтурның күзләре илчеләрдә иде. Әнә философ берни булмаган кебек сөяк кимерә, койрыкчы Дәнис, ни кылырга белми, алтын җамын әйләндергәләп утыра, дин әһеле патрикий Симеон гына, үз күзләренә үзе ышанмыйча, шаккатып, буйтурга карап тора…
– Йә, буйтур, эч. Эч тә, сиңа әйтәсе сүзем бар. Мин синең кем икәнеңне беләм, буйтур. Сине рәнҗеткән кешеләрне, телисең икән, җәзага тартырмын. Мәгәр бер шарт белән: миндә калсаң гына…
Буйтур, юк дигәнне белдереп, әкрен генә башын чайкады.
– Калмыйсың? – дип сорады каган.
– Юк, каган, калмыйм.
– Уйла, буйтур. Каласы булсаң, мин сиңа алай бирермен, Кубрат хан биргән дәрәҗәң алырсың… Инде барысыннан да баш тартасың икән… – Каган бертын дәшми утырды. – Менә монда, минем табында, Рум илчеләре утыралар, сәүдәгәрләр, – диде, янәшәсендә утырган яһүдинең сүзен кабатлап, каган. – Кол сатып алучы сәүдәгәрләр…
Дәнис каганның бу сүзләреннән авызын ачып ни әйтергә белми торды, иллә философ аны кисәтеп өлгерде. Менә илче аягүрә басты, кол ягына күз дә сирпеп:
– Колны мин алыр идем, бөек каган, – диде.
– Ал, илче! – диде каган.
– Бөек каган! Мин кызлар яратам, кыз-каравышларың юкмы? Бу буйтур урынына Кубрат хан кызы булса, мин сиңа, бөек каган, мең алтын түләр идем…
– Кубрат ханның кызын аласың килдемени, илче?
Каганның кинаяле соравын шундук аңлап алган Иоанн Фасиан югалып калмады.
– Әйе, ярты дәүләтем биреп булса да.
– Ярты дәүләт… Бәлкем, мин аңа алмашка бөтен бер дәүләтең сорармын, илче?
– Юк, бөек каган. Бөтен бер дәүләтем бирә алмыйм. Акыллы илбашы кыз өчен илен-халкын сатмый.
– Мин ул кызны базилевсның угланы белән ярәшелгән икән дип ишеттем. Хакмы шул, илче?
– Хак, бөек каган.
– Базилевс угланына кызны үзем алып бирәм… кайбер җәйләүләре хакына.
– Сезнең кодрәтегез киңдер, каган. Алай да…
– Ышанасың килмиме?.. Ярый, илче, мин сине ышандырырмын. Тиздән мин Болгарга яу чабам. Болгарның җәйләүләре генә түгел, Фанәгүр дә минем кулда булыр. Императорга шарт куям, илче, хан кызын аңа алып бирсәм, император миңа Боспор белән Херсонесны бүләк итәр…
– Сезнең киңәшегезне императорга җиткерермен, каган. Ә хәзер миңа бу колны сатыгыз, хан кызына акчам җитмәс, – дип көлде Иоанн Фасиан.
– Мең алтын булыр бу кол, илче.
– Мең алтын ук, каган… – Философ җавап бирми торды, ашыгып эшне бозып куюы бар иде. – Яу чыкканда акча күп кирәк шул, каган… Ярый соң, мин риза.
– Алыш-бирешне хәзер үк хәл итәрсең, илче.
Көмеш табакка куеп, базда тирләп чыккан эчемлек китерделәр, каган аны кеше башы хәтле алтын савытка бушатты. Аннары, күтәреп, яртысын эчте, калган яртысын илчегә сузды.
– Бөек каган, минем бу хәтле эчемлекне туганнан бирле эчкәнем юк.
– Эчмәгән булсаң, эчеп кара. Ал савытны кулыңа, илче!
Иоанн Фасиан, курка-курка, савытны кулына алды. Савыт кеше башына охшатып ясалган иде.
– Ай-һай, авыр икән. Түнмәм микән соң моны эчкәннән соң, бөек каган?..
– Белеп эч, илче. Бу алтын савыт эчендә менә бу буйтурның ыру агасы Ураган каганның баш чирәбе булыр. Тиздән мин сиңа Кубрат ханның баш сөягенә төренгән савыттан эчертәчәкмен!
Нинди тапкыр сүзле философ та каганның бу сүзләреннән соң бер мәлгә югалып калды, теләсә-теләмәсә дә, буйтур ягына күз ташлап алды. Илбарыс угланның йөзендә кан әсәре калмаган иде.
– Эч, эч, илче! – диде каган.
Иоанн Фасиан, савытны күтәреп, бик озак эчте, аннары савытны каганга бирде. Каган тагын савытка тутырып эчемлек салды.
– Инде Саклаб кавхан угланы буйтур Илбарысны эчерегез!
Табынчы шундук каганның боерыгын үтәргә кереште. Әмма буйтур эчәргә теләмәде. Буйтурны ике яклап бөтереп алдылар, егып диярлек авызына эчемлек койдылар. Бу хәлне күреп, Дәниснең күзләре шар булды, ул бармак буыннары агарганчы кулындагы алтын җамны кысты. Шулхәтле кысуга җам кечерәя бара кебек иде. Түзмәде, Иоанн Фасианның аягына басты, имеш, әйт бер сүз, син бит сихерче, сихерлә үзләрен!
Ниһаять, буйтурны эчерделәр, әмма каганның хикмәтләре моның белән генә бетмәде, ул шул савыттан табындагыларның барчасына да эчемлек эчертеп чыгарды. Дәнискә чират җиткәч, койрыкчы савытны кулына алмый торды. Иоанн Фасиан аңа теш аралаш: «Дәнис, түз, түз!» – дип кабатлады.
Философ тавышында эчке калтырау тоеп, Дәнис сул як яңагы тартыша башлавын тойды. Яңак тартышуы шулчаклы нык иде ки, Дәнис ни кылырга белми яңагына ябышты. Ул арада Илбарыс буйтурны ике кулыннан сөйрәп алып китә башладылар. Дин әһеленең йөзе кәгазьдәй агарынды, калтыранган кулы белән уңлы-суллы төртенеп алды.
– Бөек каган! – диде философ, бераз исерүен сиздерергәтырышып. – Бөек каган, колымны корабка илтсеннәр иде.
Каган, килешеп, бөтен гәүдәсе белән түнеп алгандай итте, Иоанн Фасиан капчыгыннан зур янчык белән мең алтын чыгарды, аны уч төбендә тотып торды. Аннары каганның көмеш савытына ташлады.
– Җитә, – диде каган, илченең кыланышыннан канәгать калып. – Җитә булыр.
Яңадан табынга утырыштылар. Иоанн Фасиан табынга килеп утыргач та берәүнең карашын үзендә тойган иде. Башта ул моңа игътибар итмәскә тырышты, әмма серле караш аны әкрен генә җеп белән үзенә тарта сыман иде. Ниһаять, түзмәде, Иоанн Фасиан каерылып шул якка карады. Аңа чал чәчле, сирәк сакаллы, ни сәбәпледер гаять дәрәҗәдә чуар киенгән, маңгае су салырдай ермачланган төптәңре Үрәгәй карап тора иде. Иоанн Фасиан аны бу карт белән таныштырмасалар да таныды – төптәңре Үрәгәй. Нәкъ менә шулай күз алдына китергән дә иде ул аны. Илченең карашын төптәңредә күрүгә, каган:
– Төптәңре Үрәгәй, – диде. – Төптәңренең күрәзәлеге бөтен төрки дөньясына билгеле. Төптәңренең сиңа хөрмәте зур, илче. Аның сиңа берничә сорау бирәсе килә.
Картның карашы шундый иде ки, гүя ул сине үтәли күрә.
Төптәңре Үрәгәй урыныннан кузгалмады, кулындагы кояшка охшатып ясалган йомры башлы кам таягын гына күтәрә төште:
– Минем илченең төп йомышын беләсем килә: килү ниятең каганның уй-ниятен белүме, әллә Кубрат хан кызы Чәчкә язмышымы, илче?
Мәкерле, мәкерле иде Төптәңренең соравы, Иоанн Фасиан бертын уйланып утырды. Ниһаять, башын күтәрде, төптәңре Үрәгәйгә карап түгел, каганга карап әйтте:
– Мондый сорауга җавап бирмәскә дә хакым бар, каган. Иллә минем алга аксакал сорау куйган икән, җавап бирми дә булмастыр. Кадерлем аксакал, бөек каган, табындагы каган якыннары, кеше кешенең уен белсә, аны бик тиз алла итәләр. Шуның өчен Алла күктәдер, без җирдәдер, Алла колларыбыздыр. Без бер-беребезнең ни уйлаганын бары тик гөман гына итә алабыз, кеше уен белү мөмкин түгел. Яшермим, император Ираклий төрки халкының иң көчле булган ыру башының уй-теләкләрен бик белергә телидер. Әмма каган аңа күңелендәген ярып әйтерме?.. Кеше күңелендәге серне белү куәтен Хода үзенең колына бирмәгән. Кеше уен беләм дигән кеше йә ялганлый, йә гөман итә. Мин ышанам ки, бөек төрки халкының бөек каганы минем императорыма хак сүзләрен генә әйтеп җибәрер. Бөек Болгарга яу чабарга нияте бармы каганның, юкмы?
Сорауга сорау белән килгәч, төптәңре Үрәгәй тамак кырды, каган утырган урынында борсаланып алды.
– Император Ираклий минем уй-теләгемне белергә тели икән, әйтәм, илче, мин чынлап та Болгарга яу чабарга булдым. Кубрат хан буйсынмый икән, мин аның белән орышачакмын һәм ханның баш сөягеннән савыт койдырачакмын!
Үз җавабыннан үзе канәгать калып, каган ияген чөя төште, Иоанн Фасианның күзләренә текәлеп карады. Моны сизеп, философ җаваптан канәгать калуын аңлатты – башын иде:
– Бөек каган, мин сезнең җаваптан канәгатьмендер.
– Илче икенче сорауга җавап бирсен, – диде төптәңре Үрәгәй.
– Хөрмәтле аксакал Үрәгәй! Мин дә синең кебек кеше күңеленә керергә бик тә яратам. Иллә мин дә синең кебек үк җир кешесе. Беләм, аксакал, акыл кешегә яшәү гомере белән генә килми. Акыл кешегә уку белән дә килә. Син исә безнеңчә укый да, безнеңчә яза да белмисең. Мин дә сарматча яза да, укый да белмим. Безнең арада аерма юк диярлек. Бу, синеңчә, аксакал. Минемчә – бар. Мин яшь әле. Мин җарияләр сатып алу хыялы белән йөрим. Ә сине исә, аксакал, бернинди дөньяви хәлләр дә кызыксындырмый инде. Сиңа картлык килгән. Син мине, аксакал, бары тик гомерең буена җыйган акылың белән генә шаккатыра аласың. Ә мин сине яшьлегем белән. Әгәр дә мәгәр Кубрат хан кызы гүзәлләрнең гүзәле монда була икән, мин аның өчен ярты дәүләтем дә кызганмас идем. Император Ираклий да шулай эшләр иде. Сиңа инде, кадерлем аксакал, бернинди дә кыз кирәкми, каган янында яшәү өчен сиңа бары тик акыл сату кирәк. Ә акыллы фикер һәрчак табылып тормый. Артык әйткән булсам, күңелегезгә авыр сүзләр төшергән булсам, кичерә күрегез, аксакал. Чөнки, картлык – кичерә алуы белән, яшьлек дуамаллыгы белән ямьледер.
Иоанн Фасианның җавабы каганга ошады, ул беренче булып кеткелдәп көлеп алды.
Төптәңре Үрәгәй көч-хәл белән аягүрә басты, күккә кам таягын күтәрде:
– Кубрат хан, каган Фанәгүргә барып җитүгә, дөнья куйган булыр. Миңа моны хәзер генә Тәңре җиткерде.
Барысы да күзгә-күз карашып алдылар. Иоанн Фасиан уйлады: «Әйе, чынлап та хикмәтле кеше икән бит бу төптәңре. Каган Болгарга яу чабар, Фанәгүргә барып җитмәс борын Кубрат ханның үлеме турында хәбәр алыр. Бөтен болгар алаена курку килер. Ил бер мәлгә хансыз калыр, шул чакта Болгарга каган килеп керер. Хәйләкәр каган, Болгарны алу белән, Үрәгәй картны юк итәр, чөнки карт аның турында бик күп белә. Төптәңре итеп болгардан куяр. Ә тегесе үз чиратында болгар халкына каганны мактар, каганга дан җырлар».
– Җаек бәгем Кубрат ханның Өске Кирмәнен камауда тота. Мин олуг бәгемә ышанам, ул ханның гүзәл кызын кулына төшерер, илче. Хан кызын мин императорга җибәрермен, – диде каган.
Илче Иоанн Фасиан каганга түбәнчелек белән бил бөкте.
– Император барысын да сез теләгәнчә итәр, бөек каган, мин аны моңа хәзерләрмен…
Каганның сөйләшү кыяфәте Иоанн Фасианга ошамады. Кысыграк күзле, юантык гәүдәле, колак эченнән йоннары күренеп торган каганның йөзендә өмет юк иде. Ул чынлап та Болгарга яу чабар, орышыр. Әгәр дә мәгәр шул вакытка Кубрат ханның гомере өзелсә, Болгарны җиңәр һәм, хан кызын кулына төшереп, император Ираклийга шартлар куяр – Боспорны, Херсонесны сорар.
– Бөек каган, яу чабуны кай вакытларда башларга исәбегез? Кыюлыгым җитеп әйтәсем килә, сәүдәгәрләр үтенече бу. Орыш барганда император аларны җибәрми торыр иде.
– Яу чабуның вакытын берәүдән дә яшерәсем килми. Тиздән, бик тиздән. Кабат әйтәм: Өске Кирмән камауда инде. Күп тә үтмәс, Болгар безнеке булыр. Кубрат хан Шамбат хан белән килешеп яши, Шамбат ханны мин дошман күрәм, Болгардан соң Баштуга яу чабам. Кубрат хан яклы булган бер генә Дулу ыруы да исән калмас. Сәүдә калалары Кафага, Сутауга үз тарханнарым утыртырмын. Ил чикләремне империя җирләренә илтеп терисем килә минем. Моны миңа Тәңрем ирештерер. Шулай дип җиткер императорыңа, илче.
Каган кул чапты, илчеләр белән сүзе бетүен аңлатып, һәммәсенә аңлаешлы итеп ишарә ясады. Илчеләргә китәргә мөмкин иде.
Сәясәт мәсьәләсенә килгәндә, Иоанн Фасиан теләгенә иреште. Дәнис барысын да күреп, тыңлап утырды, философның һәр сүзен җиренә җиткереп, төгәл итеп аударырга тырышты. Философ Иоанн Фасиан, бик нечкә һәм оста итеп, каганның дәрәҗәсен төшерми генә, күңелен рәнҗетми генә тегенең бөтен уй-теләген суырып алды. Корабка кайту юлында Дәнис Иоанн Фасианнан шул турыда сорады:
– Философ, син каганны сихерләдең бит. Каганнан бер илче дә исән чыкмый диделәр. Христосың ярдәм иттеме?
– Дәнис, күз буу, сихерләү, ырымлау – барысы да кешедәге акыл билгесе. Моны бары тик белемле, укыган кеше генә, аның да акыллысы гына аңлый ала.
– Кагандамы?
– Каган укый да, яза да белә. Аның төптәңресе дә укый да, яза да белә. Ә менә тормышны өйрәнү һәммәбезгә дә кыенрак нәрсә. Акыл кирәк. Ә акыл сукалап та орлык төшмәгән җир кебек: чәчмәсәң, шайтан таягыннан башка һичнәрсә үсми.
– Философ, каган миңа императордан гаделрәк күренде. Ясакны уннан бер итеп кенә сала икән, әсирләрен кол итми, өйләндерә, җәйләү бирә. Синең императорыңда сарай тулы сорыкорт уенчы, куштаннар. Ни өчен ярты грек Болгарга күчеп килде дип беләсең – авыр ясактан качып. Ник дәшмәс булдың, философ? Дөрес сүзгә җавабың юкмы?.. Синең императорың исә башка йоладагы кешеләрне йә утта яндыра, йә дар агачына аса.
– Император – көч ул, куәт ул, бер сүз белән, хаким ул. Ә хакимгә каршы сүз әйтмиләр. Сүз әйтәсең икән, башсыз калуың бар… Син әйбәт укучы, Дәнис, – диде философ һәм койрыкчыны басмага алдан кертеп җибәрде. – Боер, Дәнис, кузгалабыз!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.