Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 48 (всего у книги 51 страниц)
Сәлим хан офыктагы баюга таба тәгәрәгән кояшка күз төшереп алды, анда көнбатыш тарафта болытлар куера, төнлә яңгыр килүе бар иде. Әнә Иделкәй дә күренде, олуг һәм мәһабәт елга. Халык басуда, икмәкләр җыя, тиздән ясакчылар ясак җыя башлар, илгә сәүдәгәрләр савылыр. Владимир-Суздаль якларында чамасыз корылык икән, сәүдәгәрләр икмәккә Болгарга килер. Ә икмәкнең мулы кемдә? Ибраһим каласы тарханында. Ул җыя уңышның асылын. Тик нигә халык Казан ягына күчеп китә?.. Димәк, монда бер-бер хәл бар. Моңа кадәр авыл игенчеләре хан казнасына җыйган икмәкнең уннан бер өлешен бирә киләләр иде. Бу төбәктә карышучы авыллар да булган икән. Мондый яман хәбәрне ишеткәч, Сәлим хан Ибраһим каласы тарханына ямчысын җибәрде. Тархан исә хан ямчысы белән сөйләшергә дә теләмәгән, икмәкне турыдан новгородлыларга сатып җибәргән икән. Кала бие Ягъкуб, бу хакта ханга хәбәр ит, рөхсәт алыйк, дип әйтеп әйткән, әмма тархан аны тыңларга да теләмәгән. Бу хакта Сәлим ханга ямчысы сөйләде. Әйе, ачуы чыгарлык иде Сәлим ханның кала тарханына. Кала бие Ягъкуб та ханга бу хакта озын итеп хат язган иде. Имеш, төбәгебездән халыкның китү сәбәбе тарханнандыр, чөнки кайбер авыллардан икеләтә ясак җыя икән. Шуннан Сәлим хан ясакчыларын Ибраһим каласы төбәгенә караган авылларга җибәрде, тарханның гөнаһы расланды – тархан чынлап та кайбер авыллардан икеләтә, ә кайберләреннән өчләтә ясак җыйган һәм аны сатып җибәргән икәнлеге расланды. Бу хәлне тикшерергә дип казый да барган иде, ул да тарханның языгын раслады.
Болгар дөнья уртасындагы илдер. Шуның өчен бирегә Мисырдан да, Багдадтан да, Табгачтан да, Румнан да, Кияүкаладан да, Төн илләреннән дә сәүдәгәрләр агыла. Гәрчә Сәлим хан Төрки Болгары дөнья уртасында түгеллеген белсә дә, бик күп илләрдән сәүдәгәрләр килгәч, куштаннарына шулай дип мактана торган иде. Новгород белән Владимир калалары турында әйтеп тә торасы юктыр, гомер-гомергә Болгар сәүдәгәрләре– анда, алар монда булдылар. Болгар белән аларны аерганы диндер. Менә нәрсә читләштерә бу илләрне. Бу хакта барысы да белә, Сәлим хан да, кенәзләр дә, иллә һични кыла алмыйлар. Дин хатын түгел, аерып җибәреп кенә булмый, шәех әйтмешли. Ә бу ике халыкта уртаклык зурдыр. Икесе ике телдә сөйләшсәләр дә, яшәгән төбәкләре бер тарафта. Татулыкка ни җитә дә бит, юк, яңа кенәз тәхеткә утырган саен, Болгар ягына күз каера. Болгар майлы калҗа, нигә каермаска, ди. Яу килә икән, акмаса да тама, буш кул белән кайтмый, шуннан яу-талауны кәсеп итеп күрә башлый ил түрәләре. Бактың исә, кешегә бик аз кирәк икән бит, ике-өч аршын җир – Китан кенәз әнә яу чапты-чапты да ике-өч аршын җир астына керде дә ятты. Иллә аты-даны калды. Сәлим ханныкы да калыр – калалар исемендә, кылган изгелекләре аша, явызлыклары аша да… Дөнья булгач, явызлык кылмыйча да булмый! Әнә угланы кадәр угланына яу бара, бер дә кунакка түгел; кунакка, хак әйтәләр, гаскәр белән бармыйлар. Катлауланды, катлауланды дөньясы да. Мең төрле дин, мең төрле иман. Берсен тыясың, икенчесе куәт ала; икенчесен кыса башлыйсың, өченчесе баш күтәрә. Фикерләр тартыша, диннәр тартыша. Аллаһы Тәгалә киләчәкне кем кулына, кайсы дин әһеленә тапшырыр – бер үзе белә иде.
Диннәр тату гына яшәгән Болгардагы тәртипне шәех Игәнәй тузгытып китте. Чиркәүгә ут салдыра, епископны үтерә. Моның белән тыеп буламы кеше җанына кергән иманны! Юктыр. Ялгышты, ялгышты шәех Игәнәй. Динеңә иман иттерү өчен кылыч тоту заманалары узып бара. Кылыч йөзе исә кеше күңелендә нәфрәт кенә тудырадыр. Тамагы тук, рухы көчле кеше нишләп ирекле көннән тиз генә башка дингә күчсен ди?! Хаталанды, хаталанды шәех Игәнәй. Һәм шушы хаталануы белән Болгарга да зыян китерде: урыс кенәзләре Болгарга теш кайрый башладылар.
Олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт әнә Сәлим ханга ел саен хат яза, күккә күтәреп ислам динен мактый. Хуш, яза бир, шәех, иллә бер нәрсәне аңлап җиткерми Болгар ханы Сәлим: ничек син, христиан вә мәҗүси диннәреннән ерак торган кеше, алар хакында сүз йөртә аласың? Болгар ханы Сәлим алар белән һәр көн диярлек очраша, сөйләшә, аңлаша, һәм күптән инанды инде, ул диннәргә инанган кешеләр дә нәкъ шундый ук, шул ук юлдан, шул ук сукмактан йөриләр, дөнья көтү мәшәкатьләре дә хәтта бер чамадарактыр. Әйе, кигән кием генә кешене теге яки бу йола вәкиле итә алмый шул…
Олуг шәех белә булса кирәк, Сәлим хан аңа соңгы хатында бик нык үпкәләп язды. Нигә, әйтик, халыкны христианнарга каршы котырткан шәех Игәнәйне канат астына җыйды? Шәех Игәнәй гаепле иде һәм кылган явызлыклары өчен җавап бирәсе иде. Ә ул олуг шәех канаты астына барып елыша. Болгар Үргәнеч түгел, монда төрле дингә иман иткән кешеләр яши һәм аларны тату итеп яшәтә белергә кирәк. Моны бары тик олуг хан эшли ала. Бер дин әһеле икенче дин әһелен рәнҗеткән икән, хан аларның гаепләренә карап хөкем итәргә тиеш, ә табынган диннәренә карап түгел. Хак анысы, Болгарда мөселман дине өстенлек итәдер, әмма моңа карап кына башка дингә табынган кешеләрне рәнҗетергәме?.. Әйе, ашыга нәтиҗә ясарга олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт, ашыга, үз манарасыннан гына чыгып эш итә. Шәех Игәнәй юкка чыккач, Сәлим хан, шәехне сорап, Пәһлеван Мәхмүткә мөрәҗәгать итте. Олуг шәех аңа каенише Тәтешне җибәрермен дип хәбәр итте, иллә Сәлим хан аңардан тыйнак кына баш тартты, шуңа да карамастан, яшь шәех Болгарга килеп төшкәч, тегене яңа салынып яткан Казан каласына җибәрде. Бу хакта хәтта Пәһлеван Мәхмүткә дә хәбәр итте, теге ни сәбәпледер каршы килмәде, шундук ризалыгын бирде. Хәер, ризалыгын бирмәсә дә, яшь шәехне Бөек калага ук кертми Казанга озатканнар иде инде. Шуннан соң гына Сәлим хан Бөек калага ике тапкыр хаҗга барып кайткан баш әл-казый Ишкулны куйды. Ишкул шәех түгел иде түгелен, иллә тыңлаучан, беркайчан да хан сүзеннән чыкмады, каршы әйтмәде. Анысын әнә шулай җиңел генә хәл итте Сәлим хан, ә менә тәхет ягы авыррак иде. Тәхетне кемгә калдырыр? Картлык килде. Хәзер әнә атта да йөри алмый башлады. Арбада ике-өч мендәрдә утырып йөргән хан хан буламыни инде?! Әйе, кемгә? Булат оланга?! Башка чара юктыр. Тик Булат углан бер дә ил башлыгына охшамаган. Ходай бирмәгәнмедер, Хак Тәгалә шулай. Аңа ау булсын, үзенә буйсынган башкисәр азатлар булсын, хәзер әнә Җаек кирмәненә ханныкы кебек өй салдырган да кызлар биетә икән. Солтанмы? Олуг Мөхәммәт чире кагылган, күрәсең, угланга. Ул шулай кызлар биетүдән, яшь хатынга өйләнүдән туймый, диләр. Димәк, тәхеткә Булатны китерү ярамастыр. Их, Гали оныгы исән булса икән! Төпле фикер йөртер, сүз тартыштырыр, акыл белән эш итәр иде…
Сәлим хан кисәктән янында кемнеңдер җитмәвен тойды. Әйе, кәтибен алмады бит. Ни сәбәпледер ханбикә калдырырга кушты. Сәлим хан кәтибе Хафизны үзе белән алмавына үзе дә аңлап бетермәгән үкенү тойды. Киңәшергә рәтле-җайлы кешесе дә юк икән бит әле. Вәзире исәптә түгел, Камай аңа беркайчан да акыл бирә алмады. Дөрес, әйтер фикере булды, ләкин аның фикереннән хан бик сирәк файдаланды.
– Кала күренде, кала, ханым! – диде арба янында атын юырттырып баручы бусагабаш. Шулай диюгә, бериш җайдак, җилле генә юырттырып, басу капкасына таба элдерттеләр. Басу капкасы янында кала куштаннары олуг ханны көтәләр иде инде. Сәлим хан янәшәсендә утырган малайдан:
– Кара әле, синең күзең очлыдыр, куштаннар арасында Ягъкуб би дә бармы?
– Мин бине танымыйм, ханым!
– Күчәрбаш, күчәрбаш, дим! – дип кычкырды вәзир Камай, атын чаптырып, алгарак чыкты. – Куалама атларың, ашыкма дим, эт ялаган нәмәстә!
– Мин таныдым аны, ханиям, Ягъкуб би дә анда! – диде малай.
– Хуш! – диде хан. – Мине туры Ягъкубка илтерсез!
– Басу капкасына да туктамыйбызмы, ханым?
– Юк, туктап тормабыз.
– Тархан үпкәләгәндәй итәр, ханиям! – диде вәзир Камай.
– Үпкәләсә, үпкә ашатырсың.
– Ханиям! – диде бусагабаш. – Ягъкуб бине ошбу калада хөрмәт итәләр, китап җыя, белекле, кызы бик матур, диләр.
– Кызлар барысы да чибәр, бусагабаш!
– Ягъкуб бине Бөек калага китермәс өчен шәех Игәнәй бик нык тырышты инде, ханым! – диде вәзир Камай.
– Үз урынына килер дип курыкты ул, – диде хан. – Һәй, туктама, туктама басу капкасына. Туры калага, калага куала!
Басу капкасын ачканнар, ике яклап куштаннар басканнар, кала халкы килгән иде. Әмма ханның арбасы басу капкасында туктамады, җилле генә узып китте. Каршы алырга килгән халык хан арбасы артыннан иярде. Берәү дә алга чыгарга кыймады.
– Олуг хан, шагыйрь әллә шаярып, әллә көлеп, шәех Игәнәйне Владимирга киткән һәм анда, муенына тавык тәпие тагып, чиркәүгә йөри башлаган, дип көлә, шагыйрь Габделгаләү, дим, – диде бусагабаш. – Мин башта ике динне дә тотып карыйм, кайсы камилрәк, шуңа иман китерәчәкмен, дип әйтеп әйткән, диләр.
– Менә монысы инде дошман сүзедер, бусагабаш! Шагыйрь халкы очлы телледер, көлгән ул синнән. Ислам дине өчен шәех Игәнәй муенына бау салырга әзер кеше иде.
– Ни әйтсәләр, шуны саттым, ханиям!
– Бик очсызга сатасың гайбәтең, бусагабаш! Хак, усал иде шәех Игәнәй, күпләрне, хәтта мине дә тешләргә иткән иде дә, тешләре коелган булып чыкты. Мине шәех Игәнәй түгел, Ибраһим каласы тарханы борчый, бусагабаш! Ни җитмәгән кешегә?.. Гаебе ачылса, тарханны кичермәмдер, бусагабаш! Һәй, күчәрбаш, дим, куалама ул хәтле атларны. Туй төшермисеңдер бит! Әнә вәзир Камай агаң да артта калды. Килешми!
– Аңа нинди ат чыдасын, ханиям! Аты өшәнде, корсак астыннан түбәтәй-түбәтәй күбек тама…
– Әйе, авырдыр шул, – дип килеште хан, артына каерылып карап алды.
Ул арада кирмәнгә җиттеләр, асма күпер төшерелгән, капкалар ачылган иде инде. Ханның мичәүләп җиккән атлары, җилле генә юырттырып, кирмәнгә керделәр.
– Тукта! – дип боерды хан, атлар капкадан узуга. – Тукта шунда!
Капкадан барчасы да кереп, тезелешеп басканнар иде инде, Сәлим хан, буыннары каткан аякларын шыртлата-шыртлата, кала куштаннарына таба атлады, барчасы белән дә күрешеп чыкты, сәбәбе билгеле иде инде – иң соңыннан тархан янына килде.
– Тархан, мин кала бие Ягъкубта кунарга булдым, – диде.
– Олуг хан, без сезгә кирмән сараеннан торак җайлаган идек, иң гүзәл биючеләрне җыйдык, үкенмәссез, – дигән булды тархан.
– Кызлар биюен карарга мин солтан түгел, тархан! Син аларны минем баһадирларыма бир, алар алдында биесеннәр. Кызларны, җылата-җылата ата-аналарыннан аерып, авыллардан җыйгансыңдыр әле?
– Иң гүзәлләрен, иң чибәрләрен, каладан да барлар, ханым, каладан да, – диде тархан, Сәлим ханның кинаясен сизмичә.
– Һе, Баян баһадир кая соң? Бусагабаш, Баян баһадирга әйт!.. Әһә, әнә үзе дә килә.
Баян баһадир килеп җитте дә атыннан сикереп төште, хан янына килде.
– Баһадир, меңбашларыңны да алырсың, тархан сезгә биюче кызлар җыйган икән. Сарайда кунарсыз, күңел ачарсыз. Тик кара аны, тархан янында сак бул, баһадирым! Иртәнге якта, – диде хан, берәү дә ишетмәслек итеп, – тарханны кулга алырсың. Тархан минем дошманымдыр. Хан әмерен үтәмәгән һәммә кеше минем дошманым…
– Баш өсте, ханиям! – диде Баян һәм тархан ягына күз төшереп алды.
Сәлим хан Ягъкуб бигә китеп баргач, хан бусагабашы тарханны аулаграк җирдә очратты да:
– Кача алсаң, бүген төнлә кач, тархан! Иртәнге якта хан үзеңне хөкем итәчәк, – диде. Шулай диде дә, коты алынып калган тарханны берүзен калдырып, Баян баһадирга ияреп, сарайга кереп китте.
Тархан аңардан хәтта «Ни өчен?» дип сорарга да өлгерә алмый калды.
Сәлим хан Ягъкуб би белән төне буена диярлек сөйләшеп чыкты. Үз гомеренә кала бие дәрәҗәсеннән узмаган кешедән бик күп гыйбрәтле нәрсәләр ишетте ул. Хикмәт, Ягъкуб би бар яктан да хәбәрдар икән ләбаса! Җитмәсә, Яңа кала нигезен карарга барганда, ханның оныгы Гали бигә кунакка килгән, әмма кайтканда хан оныгы Гали вәзир Исхак тиңнәре арасында булмаган. Ягъкуб би угланның акыллы фикер йөртүенә шаклар каткан икән, кайта-кайта шул хакта сөйләде. Ә инде атна-ун көннән Гали угланның Яңа кала нигезенә күмелүе хакында ишеткәч, ни кылырга белмәгән, чөнки бу хәлне бөтенләй акылга сыймаслык вакыйга итеп кабул иткән. Аннары тархан Садыйк үз тирәсенә ялагайларны, тәлинкә тотучыларны җыюы хакында әйтте. Хәер, бу хакта Сәлим хан хәбәрдар иде инде. Ясак җыючыларына ул җәзаны бирде, хәзер әнә тархан Садыйкка чират җитте… Элек ул аңа кагылмаска булган иде, ә менә Ибраһим каласына килгәч, нигәдер бу кешегә карата янә ачуы кабарды. Тарханны зинданга ябарга боеруы да шуннан иде. Сәлим хан Ягъкуб бигә берни дә әйтмәде, кызын дәшәргә кушты. Ягъкубның кызы чынлап та чибәр иде, ләкин бу чибәрлек күзгә ташланган чибәрлек түгел, ә кызның күзләрендәге акыллы карашы, гомумән, үз-үзен тотышында, хәтта затлы кием-салымында иде бугай.
Ягъкуб кызы Зөләйха, түр якка килеп керүгә, хан белән баш иеп кенә исәнләште һәм атасына карады, янәсе, ни йомыш иде, атам?
– Бар, бар, юлыңда бул, – диде ата кеше. – Гали углан, урыны оҗмахта булгыры, нигә калада кызлар өчен мәдрәсә ачмыйсыз, дип сораган иде. Мин хан булсам, беренче көннән үк мәдрәсә ачачакмын, дип мактанган иде, мәрхүм.
– Кызың җиткән, кияүгә бирергә вакыт, – диде хан.
– Сораучылар булды, әллә нигә теләмәде, – диде би.
– Күңеленә ошаган кеше туры килсә, ничек чыкканын сизми дә калыр, – диде хан. – Кызны вакытында кияүгә бирергә, тозны вакытында ашка салырга кирәк, Ягъкуб би.
– Анысы хактыр, ханым! Пәйгамбәребез дә хөрмәне вакытында өзәргә кушкан…
Икенче көнне Сәлим хан кирмәнгә барча кала куштаннарын да җыярга кушты. Иртәнге якта ул кала хисапчысын чакыртып алды һәм хан казнасына озатылган икмәк күләме белән кызыксынды. Кәгазьләрне актара торгач, шуңа инанды: кала тарханы Садыйк хан казнасына дигән ясакның бары тик яртысын гына җибәрә торган, яртысын чит ил сәүдәгәрләренә саткан. Ошбу кыек эштә катнашкан куштаннарның исемнәрен сөрәнчесеннән кычкырттырды. Аты-исемнәре чыккан куштаннар хан каршына килеп баш ордылар.
– Барысын да хөкем итәргә! Казый кайда?
– Мин монда, ханиям! – дип, казый хан янына килеп басты.
Куштаннарның берсе төркем арасыннан чыкты, хан каршына килде.
– Олуг хан, гаеп бер тарханда гына түгел, гаеп бездә дә бардыр, – диде.
– Йә, йә, – диде хан, авыз чите белән генә елмаеп. – Таны гаебең, ни әйтергә исәбең?
– Олуг хан, кала кирмәне диварларын тархан шул акчага күтәртте. Урыс килде, әмма бер тапкыр да Ибраһим каласын ала алмады. Өстәмә җыемның кая китүен раслау өчен зур дәлилдер дип уйлыйм.
– Кала меңбашы, бу чынлап та шулаймы? – дип сорады хан бер читтәрәк басып торучы хәрбидән. – Чынлап та өстәмә җыелган ясак кирмәнне ныгытуга киттеме?
– Языклы буласым килми, хан! Кирмәнне ныгытуга тархан акча кызганмады.
– Кирмәнне ныгытуга мин аңа үзем акча бирдем, меңбашы! Вәзир Камай, кирмәнне ныгыту өчен Ибраһим каласы тарханы күпме акча алды хан казнасыннан?
– Елына мең алтын алып тора, ханым!
– Хисапчы, күрсәт әле вәзир агаңа китабың, кая китте икән хан казнасыннан җибәрелгән акчалар!
Хан каршына кулына китап тоткан кәҗә сакаллы хисапчы килеп басты. Карсак гәүдәле, утырып яза-яза бөкресе чыга башлаган хисапчы китапны ачты да:
– Һиҗри белән 580 елда Ибраһим каласы тарханы хан казнабашы Вартаннан бер мең алтын алып киткәндер, һиҗри белән 581 елда мең дә ике йөз алтын алгандыр. Имзасы бар.
– Элегрәк күпме алган?
– Һиҗри белән 579 елда сигез йөз алтын алган. Имзасын тархан Садыйк куйгандыр.
Вәзир Камай хисапчы кулыннан китапны алып карады, хисапчы әйткән сүзләр хак, дип ханга баш иде.
– Казый! – диде хан. Казый аңа баш ия-ия якынайды. – Йә, казый, син бу хакта ни әйтерсең? Хөкемең ни булыр?
– Минем хөкемем шәригать кануннарына таяныр, ханым! Вәләкин башта мин менә нәрсә әйтер идем. Бермәлне бүре, төлке һәм куян кәҗә бәтие тоталар. Аучылар арасында бәхәс туа. Бәти кечкенә, өч борынга җитми. Кемгә булырга тиеш бәти? Бәхәсләшә торгач, бәтине Аллаһы Тәгалә тарафыннан иң алда яратылган җанварга бирергә дигән карарга киләләр. Беренче булып куян сүз ала: «Җәмәгать, мин Аллаһы Тәгалә күк белән җирне яратканда ук бар идем», – ди бу. Төлке исә: «Җәмәгать, куянның хәтере кыска, ялгыша. Аллаһы Тәгалә куянны яратканны мин карап тордым», – ди бу. Бүре исә кәҗә бәтие түшкәсе яткан якка карап ала да, иреннәрен ялый-ялый: «Җәмәгать, сез икегез дә хаклы! Сезне Аллаһы Тәгалә алдан яратты. Вәләкин минем каты тырнакларымны, нык тешләремне ул сезне яратканчы ук ясап куйган иде инде», – ди. «Шулайдыр, бүре, шулайдыр», – диләр куян белән төлке, ирексездән килешеп. Моннан чыгып шуны әйтәсем килә, олуг хан, ришвәт алуны тархан Садыйк башлап җибәргәндер. Юкса ошбу куштаннар берни дә кыла алмаслар иде. Хөкемем шул булыр, олуг хан!
– Тархан Садыйк җырын җырлаган куштаннарны гаиләләре белән Җаек буена куарга кирәк, хан! – диде вәзир.
– Йә, йә, вәзир, сабыр ит, әүвәл казый әйтсен хөкемен! – диде вәзире Камайга Сәлим хан. – Йә, хөкемең әйт, казый!
– Олуг хан, вәзирең нәтиҗә ясарга ашыга төште кебек. Бу хакта янә бер хикмәтле хикәят бар. Борын-борын заманда, кешеләр кошлар телен, кошлар кешеләр телен белгән чакта, илтабар белән акыл иясе урманга чыкканнар. Йөри торгач, агач башында бәхәсләшеп утырган ике мәче башлы ябалакка тап булганнар. Илтабар яу чаба-чаба кошлар телен белми вә аңламый башлаган икән. Ә беләсе килә: ни хакында тартышалар икән мәче башлы ябалаклар? Шуннан ул акыл иясеннән сорый: «Ни турында бәхәсләшә вә тартыша бу ике кош?» – ди. «Әйтергә кыймыйм», – ди акыл иясе. «Әйт, курыкма, мин сине рәнҗетмәм», – ди илтабар. «Алайса, әүвәл җәберләмәм дип ант эчегез», – ди акыл иясе. Илтабар ант эчә. Шуннан акыл иясе әйтә: «Илтабарым, ябалаклар бик хикмәтле хәл турында бәхәсләшә вә тартышадыр. Берсенең җитеп килгән кызы бар, икенчесенең угланы бар икән. Оланнарны кавыштырырга булганнар. Иллә эш бирнәгә барып җиткәч, ике арада бәхәс вә тартыш купкан. Кыз атасы бирнәгә йөздән артык җимерек авыл бирергә вәгъдә итә, егет ягы исә азсына. Шуннан соң кыз ягы булачак кодасына әйтә, әгәр дә мәгәр ошбу ил халкы моңа кадәр яшәгән кебек яшәсә, бер елдан мин сиңа тагын мең авыл бирергә вәгъдә итәм, ди… Моннан шундый хөкем чыгарырга була, ханым! Куштаннарны куарга кирәкмәстер, алар киткәннән соң җимерек авыллар тагын артыр гына. Куштаннар җимерек авылларны төзекләндерсеннәр һәм бу хакта галиҗәнапларына җиткерә торсыннар. Балык башыннан черидер, олуг хан, җәзаны бер тарханга бирү хәерлерәк булыр, гыйбрәт өчен.
– Җәллад, – дип кычкырды Сәлим хан, – үтә хөкемне!
Сәлим хан тархан Садыйкның башын чапканны карап тормады, үлем җәзасын бирсә дә, кан исен яратмый, башы әйләнә торган иде.
32
Ләкин хан булгач, кан исен татымыйча яшәп булмый икән шул, кан исен, җитмәсә, үз халкының кан исен Сәлим ханга Казанга килгәч тоярга туры килде. Ә бит нияте бер дә алай түгел иде.
Атасы олуг ханның гаскәр белән Яңа калага кунакка килергә кузгалуын әмир Хаҗи ишеткән иде инде. Хәтта бу хәбәрне барча кала халкы белә иде. Шуннан китте имеш-мимеш, сафсата, гөман итүләр, юраулар. Берәүләр, хан каланы яулап алырга һәм оныгы Булатка бирергә тели икән, дип юраса, икенчеләре, ханның бу чарасында бернинди дә хилафлык юк, дип тартышты. Өченчеләре, кирмән диварларын тизрәк өеп бетерергә кирәк, кунакка гаскәр белән йөрмиләр, хан каланы юк итәргә килә, дип, базар, урамнарда ук кычкырып йөри башладылар. Каладагы имеш-мимешләрне багучылары түкми-чәчми әмир Хаҗига җиткереп тордылар. Әйе, гаскәр белән кунакка килмиләр, атасы Казанга бер-бер ният белән кузгалгандыр, дип, әмир Хаҗи чара күрергә кереште. Иң әүвәл Иске Казанга ямчы җибәрде. Бачман баһадирга гаскәре белән Яңа Казанга килергә боерды.
Халык теленә Иске Казан, Яңа Казан дигән исемнәр керә башлаган иде инде, әмир Хаҗи да һәр хатны Иске Казан һәм Яңа Казан дип яза башлады, гәрчә Иске Казан Яңа Казаннан ярты көнлек кенә юл ярында торса да. Хатны алуга, Бачман баһадир икенче көнне иртәнге якта биш мең гаскәре белән Арча капкасына килеп тә туктады. Баһадирның гаскәрен әмир Хаҗи кирмәнгә урнаштырырга һәм өелеп бетмәгән Нугай капкасы тарафындагы диварны төгәлләргә кушты. Диварны өеп бетерү өчен оста Дәүранга өстәмә төстә ташчылар бирелде. Капканы утырткач, аның эшен карарга әмир Хаҗи үзе килде. Башкарылган эштән канәгать калып, азатларга һәм ташчыларга берәр алтын өләшергә боерды. Шуннан соң ике-өч ямчысын Кашанга, ике-өчен Шайтан каласына җибәрде. Кулларына фәрман тоттырды. Бикәсе белән тимерче Әхмәтне һәм аның углы Бәкерне ашыгыч төстә Яңа Казанга[5]5
Яңа Казан – әүвәл «Яңа кала» дип аталса да, тора-бара халык теленә «Яңа Казан» дип керә башлый. Соңра ул «Казан» дип кенә атала.
[Закрыть] чакыртты. Кашан вә Шайтан калалары Яңа Казаннан ерак булмаса да, әмир чакырган кешеләр икенче көнне кичке якта Әрмән капкасы янына килеп туктадылар. Акбикәне әмир Хаҗи үзе каршы алды, әмир янында Бачман баһадир да бар иде, бикә, күзләре белән генә булса да, иң әүвәл аның белән сәламләште. Күрдеме моны әмир, юкмы, күреп, күрмәмешкә салыштымы, әмма Җик Мәргән чамалады һәм янәшәсендә торган Зәйтүнәсенә:
– Абыең һаман бикәне ярата икән, – дип пышылдады.
Зәйтүнә бер сүз дә әйтмәде, әйтергә хакы булмаудан түгел, ул моны күптән белә иде инде. Бары тик авыр итеп көрсенеп кенә куйды.
Әмир Хаҗи моңа кадәр беркайчан да ашыгып карар чыгармады. Хәзер исә ул ашыкты, каударланды. Иң әүвәл Кашан һәм Шайтан каласыннан килгән халыкны – куштаннарны, Тәтеш шәехне сараена дәште һәм, тегеләр килеп, һәммәсе дә урнашкач:
– Тимерче Әхмәт! – дип кычкырды.
– Мин монда, әмирем! – диде тимерче Әхмәт, халык арасыннан алгарак чыгып.
– Тимерче Әхмәт, син монда азатларың белән килдеңме?
– Азатларым белән, әмирем! Тик азатларым барысы да тимерчеләрдер, әмирем!
– Мин сине, тимерче Әхмәт, Яңа Казанга тархан итәм, – диде әмир һәм шәех ягына карап алды. – Тәтеш шәех тә фатихасын бирә.
– Әмирем, мөмкин хәлме, мин бары тик тимерче, корал ясаучы!
– Углың да мондамы, кала тарханы Әхмәт?
– Кала тарханы? – дип гаҗәпләнде тимерче Әхмәт һәм тураебрак басты.
– Әйе, син ошбу мизгелдән тимерче түгел, кала тарханы, – диде әмир Хаҗи. – Каладагы һәммә кеше – чүлмәкчеме ул, арбачымы, чит ил сәүдәгәреме, тау ягыннан килгән чирмешме– һәммәсе дә сиңа буйсына. Син – миңа!
– Баш өсте, әмирем, баш өсте! – диде тархан Әхмәт, куанычыннан ни кылырга белми.
Тархан Әхмәт янына чуен кайнатучы углы Бәкер килеп басты. Янәшәсендә урыс кызы, егет марҗасын кулыннан тоткан. Моны күреп, әмир Хаҗи көлемсерәп куйды.
– Оста Бәкер, сине ниндидер таш ата торган утчагыр[6]6
Утчагыр – туп, пушка.
[Закрыть] ясаган, диделәр. Хакмы шул?
– Аңа Табгачтан китерелгән дары кирәк, әмирем! Аннары ул берәү генә.
– Шайтан каласындамы утчагырың?
– Шайтан каласында, әмирем!
– Иртәгә үк утчагырың Яңа Казан диварында булсын, оста!
– Булыр, булыр, әмирем! – дип атылып, әмир Хаҗи каршына барып басты тархан Әхмәт. – Алып килер ул аны. Үзем оештырырмын.
– Юк, тархан, утчагырны Бачман баһадир китерер, – диде әмир Хаҗи.
Бачман баһадир әмир ягына карамый гына баш иде.
– Инде фәрманым тыңлагыз, Кашан вә Шайтан каласы оста Бәкер кулында калыр. Тарханын соңрак билгеләрмен! – диде әмир Хаҗи һәм таралырга дип ишарә ясады.
Бачман баһадир оста Бәкер янына килде һәм азатларына мичәүле атлар белән юлга чыгарга боеруы турында әйтте. Аннары оста янәшәсендә ояла-тартына басып торган урыс кызына күз төшереп алды.
– Никахлаштыгызмы соң әле, коралчы?
– Юк, баһадир! – диде оста Бәкер. – Өлгермәдек әле.
– Димәк, бу кыз хатының түгел әле?! – диде баһадир.
– Хатыным инде, баһадир, хатыным! Тиздән бәбиебез туачак.
– Ишеттең булса кирәк, оста, Бөек каладагы чиркәүгә ут салганнар, епископны үтергәннәр. Минемчә, барысы да мөридләр эше. Итәк астыннан ут йөртәләр. Хатыныңны мөселман диненә күчереп, муенындагы тавык тәпиен алып ташламасаң, яман хәлләргә юлыгып куюың бар, оста.
– Мин аңа әзер, баһадир!
– Нәрсәгә әзер?
– Яман хәлләргә.
– Син әзерсең дә, туачак балаң әзерме соң? Башта аның турында кайгыртсаң иде. Хатының чибәр, зифа. Безнеңчә дә аңлыймы?
– Сукалый бераз.
– Сукалый… – диде Бачман баһадир һәм нигәдер Акбикә ягына күз төшереп алды. – Сукалагач, сөйләшер дә…
Оста Бәкернең хатыны баһадирга мөлаем итеп елмаеп куйды.
– Мин сүләшә, багатур, сүләшә, – диде.
– Яратуы хак булса, телне тиз өйрәнер, – диде баһадир. – Оста, монда хәтәр орыш булмагае. Хатыныңны Кашанга алып кит, анда калдыр. Олуг хан Яңа калага гаскәр белән килә. Кунакка гаскәр белән килми торганнар иде төркиләр…
– Рәхмәт, баһадир, яхшы сүзегезгә рәхмәт! – диде оста Бәкер. – Мин сез дигәнчә итәрмен.
– Атаң белән киңәш, атаң акыл иясе. Әмир хәйләкәр, атаңнытархан итте дә азатларын үз канаты астына җыйды. Күрәсең, әмирнең хыялы зурдандыр, оста. Елгадан Кабан күленә бугаз казытырга исәп тота икән. Дәүран атлы остасы шул төбәкләргә сызымнар эшләп ята дип ишеттем. Аннары ике як ярга да кәрвансарайлар салдырыр. Бүген әнә мәчет күтәрә. Шәех мөридләре хатының марҗа дип бәйләнә башласалар, курыкма, үзем белән алып китәрмен.
– Иске Казангамы?
– Иске Казангамы, арырак булырмы анда…
– Мин уйлап карармын, баһадир! Ләкин без кеше кешесе ич. Ишләрем Шайтан каласында, эрү таш кайнатучыларым дим…
– Кешеләреңне минем азатларым саклый шикелле, оста!
– Әйе, баһадир!
– Шулай булгач, оста?..
– Мин уйлап карармын, баһадир, уйлап карармын…
– Әхмәт тархан, – диде әмир Хаҗи яңа гына тархан итеп куелган тимерчесенә. – Сиңа кала бие итеп бусагабаш Борнашны бирәм.
Борнаш әмир каршына килеп баш орды.
– Борнаш икән, Борнаш, – диде Әхмәт тархан.
– Борнаш берничә тел белә. Суздальдә гомер иткән кеше, миңа калса, ул сиңа яхшы ярдәмче булыр.
– Бик хуп, бик хуп, әмирем! – диде Әхмәт тархан.
– Болак бугазын төгәлләгез, ике яклап кәрвансарайлар салдыра башлагыз. Кәгазь-сызымнар оста Дәүран кулында…
– Әмирем! – диде Әхмәт тархан. – Калага олуг хан гаскәр белән килә дигән сүз йөри, хакмы шул? Хак булса, ни кылырга тиеш мин?
– Ни кылу хакында сине өйрәтәсе юктыр, тархан! Кашаныңны ничек сакласаң, шулай сакла: хан гаскәреннән бер генә азат та, җансакчылары вә якыннарыннан гайре берәү дә калага керергә тиеш түгел. Мине аңладың булса кирәк, тархан?
– Аңладым, әмирем! Барысын да сез дигәнчә кылырмын.
– Игелек сиңа, тархан!
Әмир кул селтәде, һәм тархан белән кала бие сарайдан чыгып киттеләр.
Икенче көнне калага чыккач, әмир Хаҗи таң калды – кирмән эче бәйрәм төсе алган иде. Әхмәт тархан кала бавырчыларына мул итеп аш хәстәрләргә кушкан икән, анда да, монда да кымыз эчәләр, аш ашыйлар. Күренеп тора, халык канәгать. Әмир Хаҗи урыс һәм әрмән сәүдәгәрләренә дә урамнар билгеләп биргән иде, анда да бәйрәм итә халык. Әрмән капкасы янында ыгы-зыгы күреп, әмир җансакчылары белән шунда юнәлде. Ачык капка янында Бачман баһадир белән Җик Мәргәнне күрүгә, әмир аларны үз янына дәштерде. Кичәле-бүгенле ул бернәрсәгә төшенде: баһадир өзелеп бикәне ярата. Бу хакта ул элек тә ишеткәләгән иде, әмма күзгә-күз карашуларын күрүгә, тәгаен инанды – ярата баһадир бикәне һәм бикә дә баһадирны. Ни чара кыла ала ул? Белми иде. Әмир чарасыз калды. Баһадирны янына дәшсәләр дә, теге шактый вакыт килми торды. Шайтан каласыннан китерелгән утчагырны диварга күтәрәләр. Шунда ук оста Бәкер, тупчы яван. Яванны «алтын куллы» диләр. Утчагырны Бәкер белән ул ясый.
Ниһаять, Бачман баһадир әмир янына килде.
– Авыр нәрсә булды бу утчагыр дигәне, көчкә күтәрдек, – диде ул, зарлангандай.
– Җик Мәргән синең кул астыңдамы, баһадир?!
– Әйе, әмирем! Мин аны меңбаш иттем.
– Яхшы, баһадир! Сиңа мәгълүм булса кирәктер…
– Мәгълүм, әмир! Җик Мәргән Зәйтүнәгә өйләнде, белгәнегезчә, никахлаштылар.
– Зәйтүнә кияүдә, беләм. – Әмир усал итеп Җик Мәргәнгә, аннары хәрби киемдә ат өстендә утырган Зәйтүнәгә карап алды. – Никахны кем укыды?
– Анысы сезгә барыбер түгелмени, әмир? Җик Мәргән минем киявем һәм хәзер ул миндә меңбаш. Иң мөһиме, алар бер-берсен яраталар, бәхетлеләр. Бар кешегә дә ул бәхет тими, әмир!
Шулай диде дә Бачман баһадир сарай ягына күз төшереп алды.
– Гашыйк кеше – диванага тиң кешедер, баһадир!
– Гашыйк кешедән дә бәхетле кеше юктыр, әмир! Моны туң йөрәкле кеше генә аңламаса аңламастыр.
– Җик Мәргән абасы белән җир бүлешә, баш бирми, баһадир! Абасы Тубыкбай аны ил бетереп эзли. Ә ул синең канат астыңа килеп сыенган. Минем Тубыкбай баһадир белән ачуланышасым килми. Сайла, баһадир Бачман! Йә, Җик Мәргән, йә… Җик Мәргән, якынрак кил әле?! Кил, кил, курыкма, Зәйтүнә син дә, – диде елмая төшебрәк әмир. Әмма аның бу елмаюында ниндидер зәһәрлек күренә иде.
Җик Мәргән әмир Хаҗиның җансакчыларына күз төшереп алды, тегеләр әмирнең боерыгын үтәргә көтеп кенә торалар иде. Ләкин куркасы юктыр, дивар өстендә, аста да аның азатлары, әмирнең башы ике булмаса, тиккә бәйләнмәс. Аннары олуг хан каланы алырга дип килгәндә, кирмән эчендә фетнә кузгату әмир өчен әйтеп вә бәяләп бетермәслек ахмаклык булыр иде.
– Мөгаен, син хаклыдыр, баһадир! – диде әмир Хаҗи, Бачман баһадирга түгел, бөтенләй башка берәүгә сөйләгәндәй. – Ошбу дөньяда гашыйк кешедән дә дивана кеше юктыр. Юкса Җик Мәргән әмир кадәр әмир каршына килеп басмас иде. Чөнки аны дөнья бетереп абасы Тубыкбай баһадир гына түгел, хан да эзли. Әйтер сүзем шул булыр, Бачман баһадир, бүген кич белән Җик Мәргән кияүне, ул хәзер миңа да кияүдер инде, сарайга алып килерсең. Бикәгә дә күренсеннәр.
– Атаңа дамы, әмир?
– Атама да, баһадир! Атама да. Аның үзе мәргән иткән кешене миннән дә битәр күрәсе киләдер шикелле миңа.
Шул мәлдә, җир астыннан калыккандай, әмир алдында Тәтеш шәех пәйда булды. Әмир Хаҗи аны күрде дә, нәкъ менә син кирәк идең миңа дигәндәй, атыннан төште, шәехнең терсәгеннән кысып тотты.
– Шәех, мин сине кич белән сарайга дәшәм. Килми калма, җир астыннан булса да таптырырмын. Атамның да сине күрәсе килгән иде.
– Мәргәнгә никахны мин укымадым, әмирем, – диде шәех, каударланып.
– Анысы вак мәсьәлә, шәех, – диде әмир Хаҗи. Атамның сине күрәсе килгән иде.
Шулай диде дә әмир Хаҗи сикереп атына атланды һәм Нугай капкасына таба чапты. Иллә ярты юлга җиткәч, кире борылды, сараена юнәлде. Сарайга җитүгә, атыннан төште, тезгенен җансакчысына ташлады да йөгереп болдырга менде. Ишеккә җитәрәк артына әйләнеп карады да, артыннан менеп килүче җансакчыларын күреп:
– Берегез дә кирәкми, калыгыз! – диде.
Сарайда аны ышанычлы багучылары көтеп тора иде.
– Йә, ни әйтерсез? – диде, урынына утыруга, әмир. – Атай кай тирәдә хәрәкәт итә?
– Атагыз ашыкмый, әмир! Ибраһим каласының тарханын хөкем итте. Тархан итеп элеккеге кала бие Ягъкубны калдырды. Тәүге тархан урлашкан, халыктан икеләтә ясак җыйган, хан әмереннән башка сәүдәгәрләргә икмәк саткан икән. Языгы шулдыр.
– Картайды атам, картайды. Кала тарханын ике ел саен алыштырып торалар аны. Ярар, анысы минем эш түгел. Әйтегез әле, багучыларым, нигә атам гаскәр белән килә?
– Анысын белә алмадык, галиҗәнаплары. Күрәсең, килгәч ни кыласын сер итеп саклыйдыр.
– Хуш! Саклый бирсен. Хәзер барыгыз да чыгып торыгыз. Минем үзем генә каласым килә…
Багучылары чыгып киткәч, әмир Хаҗи ишекле-түрле йөренергә кереште. Инде нишләргә тиеш ул? Атасына Җик Мәргәнне тотып бирсә? Бачман баһадир ризасызлык белдерер, ул гынамы, бикә лаф орыр. Кирмән тулы баһадир азатлары. Бәлкем, Җик Мәргәнне атасы килгәч тотып бирергәдер? Алай итсәң, Зәйтүнә балакай кызганыч. Бала бикәдә тәрбияләнде. Моны кылса, бикәнең каһәрләве бар. Болай да аралары суынды, ипләп сөйләшә алганнары да юктыр. Әллә соң, атасы килгәч, ил кузгатырдай туй итәргәме? Бикә дә канәгать калыр иде. Качкынга туй иткән өчен атасы ни әйтер? Кул астыңа качкыннар җыясың, дип битәрләсә? Күр инде бу кыз баланы, кемне тапкан. Беткән идеме үзеңә качкыннан башка кеше; тугыз яктан тугыз яучы килде, берәүсен дә кабул итмәдең, ә хан качкынына кияүгә чыккансың. Никахны кем укыган икән? Нигә баһадирга шул сорауны биргәч, җир астыннан калыккандай, шәех Тәтеш килеп чыкты? Хәйран, ни булды бу дөньяга? Әмир сараенда үскән кыз бала ир итеп кемне сайлый? Качкынны. Качкын Җик Мәргән һәм әмир сараенда тәрбия алган Зәйтүнә, Назлыгөлнең ахирәте. Тәмам мәхәббәткә сусаган булган икән балакай. Бикә дә белә микән бу хакта? Багучыларым, бикә Бачман баһадирга тартыла, дип җиткереп торалар. Ә күңел моңа ышанмый. Мәгәр бүген ул моңа ышанды, бикә чынлап та Бачман баһадирны ярата! Йа Хода! Әллә соң бар шик-мәшәкатьләрен куеп торып, кирмән диварларын әйләнеп чыксынмы? Башта калаңны сакла, аннары бикәң турында уйларсың.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.