Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 49 (всего у книги 51 страниц)
Әмир Хаҗи түр якка күз ташлап алды, ахыр чиктә Акбикәсен дәшәргә ниятләсә дә, кул гына селтәде. Башта атасының ни өчен Яңа Казанга гаскәр белән килүен ачыкларга кирәк. Гарәпләр әйтмешли, калаңа дошман килгәндә, гаиләңдә җәнҗал куптармыйлар. Сабыр ит.
33
Акбикә ансыз яши алмый башлады. Аңарда урта яшьләрдәге хатын-кызга хас җаны тарткан кешесе белән яшәү теләге уянды. Бачман баһадирны күргәч, хәзер күргәч кенә түгел, күргән саен аның каршына барып егылырга, сыкталып еларга әзер иде. Кашанга аны алырга килгән ямчыдан Бачман баһадирның Яңа Казанда булуын белде. Шуннан сандыкларын актарырга, кыз чакта яратып таккан тәңкә-көмешләрен, алкаларын, затлы әйберләрен карарга кереште. Ахыр, бер сандык итеп, аларны Яңа Казанга алып килде. Килә-килүгә, кыз чагындагы киемнәрен киеп алды да, күл буена төшеп, үз-үзенә карады. Бикәнең йөрәге ашкына, күңеле җилкенә иде. Соңгы вакытта ул бары тик бер хыял белән яши иде – Бачман баһадир. Җитмәсә, кәнизәгенең берсе, кич якта Бачман баһадир да сарайда булачак, дип әйтте. Шул хәбәрдән соң тәмам йөрәге җилкенә башлады бикәнең. Мәхәббәт, соңарып килгән мәхәббәт, ярсу бикә өчен иманга әверелде. Соңгы ике-өч ел эчендә кәнизәк кызларын бик теләп кияүгә бирде. Кәнизәкләренең берәрсен яучыласалар, әүвәл кызның үзеннән: «Яратасыңмы сораган егетеңне?»– дип сорады. Ни өчендер кәнизәкләренең күбесе егет ошаса да, ошамаса да ризалык бирер иде. Бикә бу хәлне аларның күзләреннән күрде, хәтта шул очракта да каршы төшмәде. Арба тутырып бирнәсен бирде, бәхет-тәүфыйк теләде, итәк тутырып бала табарга юрады. Бирер иде дә кәнизәкләрен, үзе яшьләрне алыр иде. Кияүгә чыгу гаеп түгел, кияүсез вә яратмаган кешең белән яшәү гаеп, дияр иде. Бикәне аптырашта калдырган бала үзе тәрбияләгән Зәйтүнә булды. Ул аны үз балаларыннан да якынрак күрер иде, чөнки кыз бала. Үзе кыз бала таба алмады, ә тәкәббер кыз бөтенләй уйламаган кешегә кияүгә чыкты да куйды. Юкса бит кемнәр генә сорамаган иде балакайны. Нишлисең, язмышы качкынга язгандыр, Җик Мәргәнгә насыйп иткәндер. Ахыры хәерле була күрсен инде. Качып кияүгә чыгу кыпчак халкы өчен ят нәрсә түгел иде, ә Зәйтүнә кыпчак нәселеннән.
Теге вакытта бу хакта әмиргә әйтергә кыймыйча торган булды бит әле. Имеш, чит-яттан ишеткәнче, үз бикәсеннән белсен.
– Әмир! – диде бикә, түргә узмый гына. – Зәйтүнә кияүгә чыга.
– Кемгә? – дип сорады әмир, теләр-теләмәс кенә, әйтерсең аның өчен бу хәл яңалык та түгел иде.
– Җик Мәргәнгә. Тартышып торма, фатихаң бирерсең…
Әмирнең ачулы чагы иде, бикәсенең бу хәбәренә ни дә булса әйтергә әмәл таба алмый торды, ахыр:
– Мин аларның икесен дә зинданда черетәм, бикә, зинданда! Йә ат койрыгына тактырам! – дип җикерде.
Әмиренең бу сүзләреннән соң бикә өшеп киткәндәй булды. Болай да тәгаен җаны бизгән иде инде әмиреннән, тәмам читләште. Бу хәл кайчан башлангандыр, бикә хәтерләми иде. Әмма кайчандыр башланды. Ахрысы, аталары Сәлим хан Гали угланнарын Яңа Казан нигезенә корбан иткән көннәндер. Юк, ул чакта түгел, ул әле әмиреннән нидер көтте – атасыннан үч алыр, һич югы, угланның мәетен булса да таптырыр дип уйлаган иде. Ә әмире атасына бу хакта сүз әйтергә кыймады бугай. Әйе, кыймады, үзе дә белә. Мәгәр анда да әле ул хәтле җаны бизеп җитмәгән иде. Ә инде аталары икенче угланнары Җаббарны сарай мәктәбенә алдыргач, ир-канатыннан җаны бөтенләй бизде. Иң гаҗәбе, аталары шулай дигәч, әмир Хаҗи карусыз ул кушканча эшләде. Әнә шул көннән ул аның өчен ир түгел, ир вазифасын үтәүче салкын бер заттыр.
– Әмир, Зәйтүнәне мин тәрбияләдем, ул – минем балам, – диде бикә, эчтән ачуы кайнаса да, тыныч булырга теләп. – Сез аңа фатиха бирерсез, әмир!
– Нәрсә булды сиңа, бикә?! – дип, урыныннан купты әмир Хаҗи. Кузгалмаслык та түгел иде: көтмәгәндә бикә аңа «сез» дип дәште.
– Сез аларга тимәссез, әмир! Ишетәсезме, тимәссез! Бәхиллегем юктыр. Җик Мәргән йөзендә Зәйтүнә үз тиңен, үз бәхетен тапты. Миңа ул бәхет гомер итеп тә тимәде.
– Сөбханалла-машалла, бикә, бу ни дигән сүз тагын, ни булды сиңа? Шундый чакта! – дип гаҗәпләнергә дә, ачуланырга да белми торды әмир Хаҗи.
– Җик Мәргәнне сараегызга баһадир итеп алырсыз, әмир! Бу минем сезгә соңгы үтенечемдер, – диде Акбикә һәм борылды да чыгып китте.
Шунда гына әмир күреп алды: бикә кыз чагындагы күлмәгеннән иде. Шаккатарга өлгермәде, ямчысы килеп керде. Керде дә идәнгә капланды:
– Әмирем, олуг хан гаскәре белән Кабан күле буена җәйләү туктады!
Әмир Хаҗи атылып болдырга чыкты, ишек төбендә торган иярле атына атланды да егермеләп җансакчысы белән Нугай капкасына таба чапты. Ул килгәндә, капка тирәсендә шау-гөр киләләр иде инде. Әмиргә шундук юл бирделәр. Әмир баскычтан диварга менеп баручы Бачман баһадирны күрде дә:
– Баһадир, ни булды?! – дип кычкырды.
– Олуг хан йөзбашын җибәргән, тегесе капканы ачарга куша.
– Янына төшегез дә әйтегез, «кирмәнгә бары тик җансакчылары белән хан керер» дип. Ишеттегезме, баһадир, әмир боерыгы!
– Ишеттем, әмир! – диде Бачман баһадир һәм дивар өстенә менде, шуннан аны йөзбаш янына төшерделәр.
– Мин хан йөзбашы! Хан капканы ачарга боерды, нигә ачмыйсыз?! – дип җикеренде килгән кунак.
– Сабыр ит, кунак кеше. Көн озын, ачарбыз. Дегетчеләр капка күгәннәрен майласыннар. Шыгырдап торган капка аша хан кадәр ханны кертеп булмый бит инде. Аннары безнең олуг ханга хәзерләп куйган хикмәтле әйберебез бар – утчагыр. Корсыннар утчагырны, – диде тыныч кына Бачман баһадир.
– Нинди утчагыр, менә хан гына килсен әле, күрсәтер ул сезгә утчагырны. – Шунда йөзбаш диварга күтәрелеп карады һәм әмир Хаҗины күрде дә: – Галиҗәнаплары әмир Хаҗи, атагыз сезгә капкаларны ачарга боерды!..
– Кем боерды? – дип сорады Бачман баһадир йөзбаштан. – Кем колы син?
– Мин кол түгел, мин йөзбаш, хан йөзбашы!
– Хан йөзбашы, – диде, ирен чите белән генә көлемсерәп, Бачман баһадир. – Кол син! Мин – әмир колы, син – хан колы!
– Мин кол түгел!
– Кол син, кол! – дип кычкырды баһадир, каешына кыстырган камчысын алды да йөзбашка сыдырды һәм теге «әһ» дияргә өлгергәнче атыннан сөйрәп төшерде. Ул арада йөзбашның азатлары баһадирга ташландылар. Азатларның берсен Җик Мәргән укка алды. Ярый әле азатның очлымын гына бәреп төшерде. Азатлар, сүз куешкандай, өскә карадылар, меңләгән укның үзләренә төбәлгәнен күреп, шым булдылар. Азатларның берсе әче итеп сызгырып җибәрде. Ул арада Бачман баһадир йөзбашның кылычын тартып алды да суга ташлады.
– Асма күперне күтәрегез! – дип боерды бу хәлләрне дивар өстеннән күзәтеп торучы әмир Хаҗи.
Бачман баһадир йөзбашны ычкындырды да күпергә ташланды, көчкә чыгып котылды. Йөзбаш, баһадирга йодрык яный-яный, атына атланды һәм Кабан күле буена туктаган хан чатырына таба чапты.
Бачман баһадирны аркан белән дивар өстенә тартып алдылар. Әмир Хаҗи баһадирга кара коелып карап торды-торды да:
– Баһадирны зинданга илтеп ябыгыз! – дип боерды.
Әмирнең җансакчылары баһадирны «эһ» дигәнче бөтереп алдылар һәм сүз әйтергә дә бирми алып та киттеләр.
– Баһадир кеше салкын канлы булырга тиеш, – диде әмир Хаҗи. – Ә ул хан йөзбашы белән якалашырга тотынды. Мин аңа гаскәрем ышанып тапшыра алмыйм. Баһадир урынына, Җик Мәргән, син калырсың! Әмир боерыгы! – диде әмир Хаҗи.
Ур-ра кычкыручы булмады, әмир Хаҗи аны көтмәгән дә иде. Ул бик тиз сизеп алды, азатлары Бачман баһадирны да, Җик Мәргәнне дә хөрмәт итәләр, икесе дә бер йөкне тарталар иде. Ләкин Бачман баһадир әмир үзе дә аңлап бетермәгән яманлык кылырга теләде. Азатлар дәшмиләр, Җик Мәргән дә, хәтта Зәйтүнә дә. Димәк, ул хата кылмады. Баһадир салкын канлы булырга тиеш. Ә гаскәр орыш алдында тора. Кем кушты аңа атасы йөзбашын кыйнап җибәрергә?!
– Әмир, килешерме, мин бары меңбашы идем, – диде Җик Мәргән.
– Бүген меңбашы, иртәгә баһадир. Мин сине баһадир иттем, кирмәндәге гаскәр синең кулыңда. Атамны каршы ал, кунак ит. Каланы сакла, дошман кулына бирмә! Сине моңа өйрәтәсе юктыр, һич югы, Зәйтүнә булышыр!
– Тупны корырга, барлык капкаларны ачарга! – дип боерды Җик Мәргән. – Олуг ханга үзем илче булып барам. Җансакчым бер Зәйтүнә булыр!
Әмир Хаҗи Җик Мәргәннең кискен итеп әмер бирүенә гаҗәпләнеп тә өлгермәде, Зәйтүнә әмир янына килде.
– Атам, олуг хан килгәндә сарайда булыгыз, үз кадерегезне үзегез белегез! – диде.
Әмир Хаҗи тәмам ни әйтергә белми торды. Аннары җансакчыларына:
– Ошбу кызны күз карасы кебек саклагыз! – дип китеп барды.
Аждаһа койрыгыдай тузан туздырып, Җик Мәргән белән Зәйтүнә хан чатырына таба чаптылар. Хан аларны чатырында көе, йомшак мендәргә кырын төшкән килеш каршы алды. Хикмәт, Сәлим хан каршындагы Җик Мәргәнгә бөтенләй гаҗәпләнмәде шикелле, ханның гаҗәпләнгәне мәргән янәшәсендә басып торучы хәрби киеменнән булган Зәйтүнә иде.
– Галиҗәнаплары олуг хан, кирмән капкалары ачык, кала әмире Хаҗи сезне көтә, – диде Җик Мәргән һәм күкрәгенә кулын куйган килеш баш иде. – Янә әйтергә кушты, олуг хан, кирмәндә халык күп булу сәбәпле гаскәрегез биредә калыр…
Шулчак Зәйтүнә, чатырдан чыгып, муенындагы кызыл яулыгын алып болгады. Кирмән ягында туп шартлады, Кабан күле буендагы атлар куркынып сискәнеп куйдылар. Рум чүпрәгеннән теккән калын мендәргә кырын төшкән Сәлим хан, туп тавышын ишетүгә, сикереп урыныннан торды, атылып тышка чыкты.
– Ни бу? Нинди шартлау?!
– Туптан аттылар, – диде аның артыннан чыккан Җик Мәргән.
– Нинди туптан?
– Тимерче Әхмәт угланы Бәкер белән яван ясаган туптан, олуг хан!
– Һы! – диде Сәлим хан. – Әмир углан кайда?
– Сараенда, олуг хан! Сезне көтә!
– Вәзир, вәзир Камай!
– Мин монда, ханым!
– Нәрсә ул туп?
– Таш салып ата торган куыш көпшәле утчагырдыр. Көпшәне агачтан ясыйлар, тимер белән бөгәҗәләп чыгалар. Дарыны Табгач сәүдәгәрләре китерәләр.
– Вәзир Камай, атларны җиктер, кирмәнгә керәбез.
– Ә гаскәр, ханиям?
– Гаскәр урынында калыр, вәзир! Минем янда җансакчыларым гына булыр.
Кай арада мичәүләп атларны җиктеләр, хан йомшак ястык куйган арбага менеп утырды һәм арбачыга:
– Аллага тапшырдык, кузгал! – диде һәм Баян баһадирны күрде дә: – Баян баһадир, гаскәрең белән биредә калырсың. Вәзир Камай минем белән бара. Миннән әмер булмыйча, беркая да кузгалма! – дип боерды.
Арбаның ике ягына дүртәр-дүртәр булып ханның җансакчылары басты. Җик Мәргән белән Зәйтүнә чак кына алданрак киттеләр. Кирмәнгә җитәрәк, Зәйтүнә янә бер яулыгын болгады, янә Нугай капкасы ягыннан туптан аттылар. Шунда көтелмәгән бер хәл булды: хан арбасына мичәүләп җиккән атлар дулап киттеләр. Арбачы, дилбегәне аяк терәп тартса да, атларны тыя алмады. Котлары алынган атлар күзләре тонган рәвештә кирмән тирәли казылган су чокырына якынайдылар. Су чокырына җитәрәк, атлар кинәт борылыр һәм арба асты өскә килер. Сәлим ханның моңа кадәр беркайчан да болай өметен өзгәне юк иде әле. Ул җансакчыларына, арбачыга кычкырды, соңыннан су тутырган, кирмән тирәли казылган чокырны күрде дә:
– Йа Алла, Мөхәммәдерәсүлулла, сөбханалла-машалла, – дип арбага сузылып ятты.
Мичәүле атларның дулап китүләрен күреп, Җик Мәргән атын тыя төште һәм дулаган атларга җитүгә, алдагы атларның тезгенен эләктерде, шуннан атын әйдәп алга чыкты да дулаган атларны тыя башлады. Дулаган атлар сабырлана төштеләр, су чокырына җитеп диярлек туктап калдылар. Атларның күзләре акайган, йөрәкләре гөрс-гөрс тибә, әгъза-буыннары калтырана иде. Җик Мәргән атын борды да арба янына килде:
– Олуг хан, олуг хан!
Сәлим хан башын күтәрде, атларның туктап калуларын күреп, Җик Мәргәнгә күз ташлап алды. Соңгы мәлдә генә ул күреп калган иде Җик Мәргәннең дулаган атлар каршына төшкәнен.
– Олуг хан, атларыгыз юк нәрсәдән дә өркергә торалар икән! Атланыгыз минем атка. Мин арбада барырмын.
– Хуш, хуш, Җик Мәргән! – диде Сәлим хан, кабалана төшебрәк арбадан сыдырылды һәм, мәргәннең атына атланып, җансакчылары озатуында кирмәнгә таба юнәлде.
Хан асма күперне узды, капкаларны. Ике якта да халык. Казан халкы олуг ханны тыенкы гына каршы алды. Әмир сараена җитәрәк күрде хан: атасын каршы алырга дип угланы болдырга чыгып баскан иде.
«Атаңны каршы алырга капка янына гына түгел, чатырыма киләсе иде сиңа, углан», – дип үртәлеп уйлап куйды Сәлим хан һәм Җик Мәргәнне көтеп алды. Ул арада болдырдан әмир Хаҗи йөгереп төште һәм атасына кулын сузды.
– Атам, исән-сау килдегезме, юл бик авыр булмадымы?!
– Тукта әле син, – диде Сәлим хан, угланын бүлдереп. – Тубыкбайның энесе Җик Мәргән ничек сиңа килеп эләкте? Ул мине бүген яман хәлдән коткарды. Рәхмәт аңа, әмма, углан, ул…
Сәлим хан тирә-ягына күз ташлады да, тыңлап торучыларны күреп, баш чайкады.
– Атам, Җик Мәргән миндә баһадир! – диде әмир Хаҗи.
– Баһадир?! – дип гаҗәпләнгәндәй итте Сәлим хан. – Баһадир! Хуш, хуш!.. Кирмәнең киң вә зур итеп салгансың, ә атаң гаскәренә урын тапмадың. Качкын Җик Мәргән азатларына урын тапкансың.
– Күл буенда күңеллерәк булыр аларга, атам! – диде әмир Хаҗи. – Аннары бүген базар көн. Инде узыйк, рәхим итегез, атам!
Сәлим хан әкрен генә болдырга менә башлады, аңа җансакчылары иярергә иткәннәр иде, Зәйтүнә, аларга аркылы төшеп:
– Ханны биредә көтәрсез! – диде. – Субашы Байсар үзе белән бары тик бер азат ала! – дип боерды.
Ханга бары ике җансакчысы иярде, калганнары, елмаешып, Зәйтүнәгә ирәя башладылар.
– Азатлары җитмәгәч, хатын-кыз тота башлаган бу әмир,ә! – диде берсе.
– Бусагасына хәтле кызлар саклый бу әмирнең, малай. Әллә монда каласы инде? – диде икенчесе. – Әллә ниткән утчагыр да уйлап тапканнар икән. Атып ханның котын алдылар… Күрдеңме ташы кая барып төште? Күл буена җитә язды. Очар арасы бер чакрым булыр, билләһи!
– Карале, туташ, шәехне дәшсәң, билләһи дип әйтәм, ике дә уйламый никах укытыр идем үзең белән…
– Соңга калдың, азатым, соңга калдың, – диде Зәйтүнә, кинаяләп. – Хан кызын урлаганнар дип ишеттем, ни карадыгыз соң?
– Һе, хан кызын урларга башыма тай типмәгән лә минем. Кызын урлаган кешене хан тапса, беләмсең нишләтәчәк ул аны, туташым? Тереләй тиресен тунатачак.
– Ул арада хан кызы бала табып куйса?
– Һәй, туташ! Ханга бала ни дә, хатын ни. Зөбәрҗәт ханбикә ничәнче хатын дип уйлыйсың? Өченче. Җитмәсә, сарай тулы җария дә кәнизәк, биюче дә такмакчы…
Ул арада сарайдан Җик Мәргән килеп чыкты:
– Җансакчыларга шушында көтәргә кушылды. Ишеттегезме, азатлар?
– Ишеттек, ишеттек, мәргән!
– Зәйтүнәкәй, сине хан дәшә, – диде Җик Мәргән. – Бар, кер. Күп сөйләмә. Дәшкән бер откан, дәшмәгән – ике. Мин азатларым янына барам. Хан абыеңны да дәштерде.
Баһадир Җик Мәргән чыгып киткәч, Сәлим хан угланы әмир Хаҗига үпкә белдергәндәй әйтеп куйды:
– Качкын кешене баһадир иткәнсең, углан, килешми. Тубыкбай баһадир аны ил бетереп эзли.
– Атам, юкка борчылмасана, Тубыкбай Агыйдел буенда, Җик Мәргән Идел буенда. Миңа калса, Тубыкбайда энесе кайгысы калмагандыр, атам! Угылларын өйләндереп ята, диделәр. Аннары Җик Мәргән Бачман баһадирның сеңлесенә өйләнде. Ә ул бала бикә кулында тәрбияләнгән иде. Зәйтүнә белән Назлыгөл дә кунакка йөрештеләр – ахирәтләр иде.
– Назлыгөлне тапкан кешегә Суар каласын бирәчәкмен. Әйткән сүзем – аткан угымдыр. Анаң Назлыгөлне Яңа Казанда дип саташа. Назлыгөлне урлаучы шул бер оста Дәүран гына, бер дә бүтән түгел, дип бара. Имеш, кемдер кайчандыр, чирмеш камы диме, Назлыгөлне Дәүранга кияүгә чыгачак дип юраган.
– Оста Дәүран миндә, атам, Назлыгөл аңарда булса, бер күренмәсә бер күренер иде. Кеше кош түгел – канатсыз. Назлыгөл, атам, Олуг Мөхәммәт кулында. Ул бездән үч алды. Сездән…
– Миннән, димәк, һе, илчесе өчен үч алуымы икән? Үзенәме, угланнарынамы дигәндәй?..
– Юк, атам, миңа шундый хәбәр килеп җитте: Харәзем шаһы җиде илдән җиде кыз китерткән, шулар арасыннан иң зифасын үзенә сайлап алган һәм, бер Хода белә, ничәнче хатын итептер. Әйе, калганнарын куштаннарына өләшкән, имеш. Назлыгөлнең дә шулар арасында булуы бар, диюем.
– Назлыгөлне Олуг Мөхәммәт кешеләре урлап алып киткән булса, Харәзем шаһы үз теләгенә иреште булып чыга, углан.
– Олуг Мөхәммәт хатыннарын ат сайлаган кебек аралый, диләр. Анасы Күркә шаһинә углан өчен кызларны үзе сайлый икән. Чибәрме, акылы камилме, тәне-сыны зифамы, сылулыгы шаһка тиңме – һәммәсен дә чишендереп, хәтта комга утыртып карый, диләр. Биккол сәүдәгәр шулай дип сөйләде, аның анда кермәгән кешесе, белмәгән сәүдәгәре юктыр. Ышанмагач, мин Тәтеш шәехтән сорадым, ул да шулай дип раслады.
– Назлыгөлнең кем кызы икәнен белүгә, Олуг Мөхәммәт Болгарга илчеләр җибәрер, бирнә соратыр иде. Андый хәл булмады шикелле.
– Атам, Назлыгөлне кол җария итеп сату өчен урлаган булсалар? Аның хан кызы икәнен сиздермәсәләр? Мәкерлекнең чиге юк ич аның. Ә инде Олуг Мөхәммәт Назлыгөлне сараенда калдырырга, угланнарының берәрсенә бирергә уйлаган булса, туйга дәшмәсә дә, һич югы, хәбәр итәр иде, шаһ та Аллаһы Тәгалә колыдыр.
– Булмады шул инде, углан. Мин анда багучыларым җибәреп карадым, тапмадылар. Биккол да, Назлыгөлнең исеме-аты чыкмады, дип бара.
– Назлыгөлне кол җария итеп читкә сатып җибәргән булсалар, атам? Болгар кол җарияләре күпме торганны беләсез, иң кыйммәтлеләредер Үргәнеч базарларында.
– Сөйләмә тузга язмаганны. Иншалла, исән-саудыр, Ходай Тәгалә бер гөнаһсыз балага андый кайгы-хәсрәт салмас. Сабыр итик, бер хәбәре килмәсә, бер килер, кеше энә түгел. Үзең, үзең соң ни кылып ятасың, углан? Илһамның да бер дә килеп чыкканы юктыр, синең дә Бөек каладан эзең суынды. Калаң килешле саласың, миңа ошады, урыны ипле булган, изге урындыр, су юлында, биек яр буенда дигәндәй. Тарханың кем, калада күп нәрсә тарханнан тора?!
– Тарханым тимерче Әхмәттер, атам! Ипле кеше, игелекле.
– Кашандагы корал ясаучы тимерче Әхмәтме?
– Үзе, атам! Ул кешенең кулыннан килмәгәне юктыр.
– Хуш, утчагыр дигәнеңне аның угланы ясадымы?
– Тупнымы?.. Тупны яван Фатий белән тимерче Әхмәтнең углы Бәкер ясады, атам!
– Яван Фатий иреклеме?
– Ирекле, атам! Мин аңа алтын белән түлим.
– Анысы хактыр, яван бушка эшләмәс. Өй-биналарыңны оста Дәүран суктырдымы?
– Әйе, атам! Дәүран хәзер кол түгел, мин аңа ирек бирдем. Килә-килүгә үк.
– Хәтерем ялгышмаса, углан, оста Дәүран минем колчурам иде шикелле?
– Оста Дәүран ил өчен игелекле кеше булды, син аны кичерерсең, атам!
– Белмим, бәлкем, кичерермен дә. Аның атасы Алпар да бик тә игелекле адәм иде. Мәчетне ул күтәрдеме? Әйбәт салган, каланың йөзек кашыдай утыра.
– Мәчетне сез биргән акчага салдым, атам! Хан мәчете дип атадым. Халык теленә дә Хан мәчете дип кереп бара инде.
– Калаңны Казан дип үзең атадыңмы?
– Бачман баһадир азатлары шулай дип йөри башлады. Иске Казан, Яңа Казан…
– Ярый, хәерле булсын. Калаң гүзәл күренә, әмма кылган эшләреңә рәнҗимендер. Калаң күтәрелеп кенә килә, инде урыс, әрмән сәүдәгәрләре урам-урам утыра башлаган. Күп тә үтмәс, чиркәү сала башларлар. Шуннан ни кылырсың?! Ишеткәнсеңдер, Бөек калада ниләр булып бетте… Казанны башкалаң итәргә исәбең дип сөйлиләр, хакмы шул?
– Хак, атам! Дәүләт киләчәге сәүдә юлыдыр. Казан җиде юл өстендә утыра.
– Хуш, углан, хуш! Бачман баһадирны да бирегә күчергәнсең икән дип ишеттем. Үзе кайда соң, күренми?
Әмир Хаҗи ишек яры торучы җансакчыларына күз төшереп алды.
– Бар, баһадирны ашыктыр! – диде.
Шаулый-гөрли Акбикә килене килеп керде, керә-керүгә олуг хан янына узды, күрешергә дип ике кулын сузды.
– Исән-имин килеп җиттегезме, атам? Анам исән-имин калдымы?
– Аллага шөкер, Аллага шөкер кылырлык, килен! Үзегез исән-сау торасызмы, иминлекме? Яңа калада бик күңелсез түгелме?
– Менә улым күмелгән калага күчеп килдем әле, атам! Бире килгәч, йөрәк ярам ачылып киткәндәй булды, җылый-җылый күзсез калам инде. Әнә шул вәзир Исхакны каргый-каргый каберендә әйләнерлек иттем, дәҗҗалны. Тәмугтан башы чыкмасын иде, Раббым!
– Йә, йә, килен, каргышың карга башына, каргыш һәрчак уртак төшәр, ди китап. Җәннәт кебек дәргаһта яшисең, биргәненә разый булып тор, – диде Сәлим хан килененә һәм өс-башына, буй-сынына күз төшереп алды.
Килене йөзендә, хәтта гәүдә-сынында сөйләгән сүзләренә карата капма-каршы сурәт күреп, хан елмаеп куйды. Килен кызларча киенгән, гелән яшәреп, гүзәлләнеп киткән иде. «Шифалы сулар эчеп торадыр бу хатын, – дип уйлады Сәлим хан, хатирәгә бирелеп. – Туйбикә, мәрхүмә, гелән ошбу килен кебек назга сусагандай бөтерелеп йөрер иде. Гүзәл, гүзәл килен, ике углан табып үстерсә дә, егетләр күзе төшәрлек әле. Бәлкем, шуңа Хаҗи углан икенче хатынга өйләнергә теләмәгәндер, башкаларга җаны тартмыйдыр». Ә бит Сәлим хан өлкән угланына икенче хатынлыкка Пургас илтабарның кызын тәкъдим итеп караган иде, якын да килмәде. Пургас илтабар кызына өйләнгән булса өлкән угланы, кем белә, бәлкем, ул илтабар, Болгардан йөз чөереп, кенәз Андрейга сыенмаган да булыр иде. Хәер, белмәссең, Андрей кенәз Рокыяга өйләнде дә, оятын югалтып, Болгарга яу килде, шактый зыян китерде. Яшь кенәз Всеволод та янә безнең ыруга өйләнде, иллә аның да Болгарга күзе кыза икән, диләр. Хатын-кыз ни ул, күл буендагы камыш, кай тарафка җил иссә, шул якка авыша, әйе, кем ишеген ачып керсә, шуның җырын җырлый. Рокыя турында Сәлим ханның алай дип әйтәсе килми килүен. Кенәзне үтерүдә гөнаһы булмаса да, тату яшәмәгәннәр икән. Андрей кенәзне Болгарга яу килүдән тыеп торган. Яу чабып көн күрергә һәм аны кәсепкә әверелдереп яшәргә өйрәнеп киткән урыс кенәзләренә, аларга гына түгел, куштаннарга, дин әһелләренә, байларга хатын сүзен тыңлаган кенәз ярый торган буламы. Үтерәләр бичараны, һәм соңыннан бар гаепне Рокыяга япмакчы булалар. Бигрәк тә бу хәлгә дин әһелләре басым ясыйлар, чөнки Болгарда епископ Габбасны үтерәләр. Югыйсә милади белән 1175 елда булган яу башында Андрей Боголюб кенәз үзе килгән булыр иде.
Килене чыгып киткәч, Сәлим хан түр якка узды, мендәргә кырын төште. Янә килене килеп керде. Юлдан йончыгансыздыр, атам, дип, читекләрен салдырып алды, кулларын чайкатты, ул арада асраулары табын хәстәрләде. Сәлим хан, «әгузе-бисмилла» сын әйтә-әйтә, бөкләнеп утырган гына иде, ишектән Бачман баһадир иңде.
– Әссәламегаләйкем, олуг хан!
– Вәгаләйкемәссәлам, баһадир! – дип, Сәлим хан урыныннан купты, баһадирга кул бирде. – Йөзең качкан, кәефең дә юк сыман, баһадир, ни булды?
Бертын җавапсыз торгач кына, баһадир:
– Туптан атканнар иде, атым дулады, әллә кая алып китте, – дигән булды.
– Һе, туп дигәннәреннән аткач, минем атлар да дулады бит, баһадир! Алай да Ходай бар икән әле, үзе саклады, качкын Җик Мәргән коткарды. Мәргән дигәннән, баһадир, синең кул астындамы ул? Әйе, Тубыкбай зарыгып көтә аны. Әмир Хаҗи, баһадирым иттем, дип саташтыра. Үзем белән алып китәрмен, ахрысы, мин аны, баһадир! Әйдә, уз, утыр, чәйләп алыйк. Углан кая китте соң әле?!
Ул арада әмир Хаҗи әйләнеп керде.
– Хәзер кымыз булыр, – диде ул, баһадирга күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде.
– Җик Мәргән кайда болай озак йөри?
– Килер ул, атам, беркая да китмәс!
– Хуш, бик югалмасын, ул миңа кирәк. Тәтеш шәехне дә дәштеңме?
– Тәтеш шәехне дә дәштем, атам!
– Шәехең игелекле кеше дип җиткерделәр, әллә, мәйтәм, Бөек калага бирәсеңме үзен? Пәһлеван Мәхмүт тагын җибәрер әле. Рәхмәт аңа, Болгарны онытмый, якын итә.
– Әйе, якын итә, табибларны, галим-голәмәне, акыл ияләрен Үргәнечкә дәшә, ә безгә шәех-мәех, мулла-мунтагайны бире җибәрә, – диде әмир Хаҗи.
– Бәрәкалла, бәрәкалла, бик әйбәт, бик хуп! Елга – тугайсыз, кеше кардәшсез булмый. Вәзир Камай кая китте тагын? Ә шәехләр мәсьәләсендә, углан, җибәрсен, килсеннәр. «Дин тапкан – ил тапкан» дигәндәй…
– Вәзир Камайны кала тарханы кунакка алып китте.
– Хуш, тархан белән аралашуы әйбәт. Алай да монда булуы хәерлерәк булыр иде. Тынгысыз булды бу вәзир Камай да, һич янда тормас, китә дә югала.
– Атам, нигә кәтиб Хафизны алып килмәдегез? Минем аны бик тә күрәсем килә иде.
– Анаң җибәрмәде, Үргәнечтән китап сәүдәгәрләре киләсе диме шунда, Саксиннан килгән шагыйрь Габделгаләү белән очрашасылары бар диме. Мин ул Габделгаләүне сарайга алырга булдым әле, углан!
Шулчак Тәтеш шәех килеп керде:
– Әссәламегаләйкем, олуг хан!
– Вәгаләйкемәссәлам, шәех! – диде Сәлим хан, янә утырган урыныннан күтәрелеп.
– Сау-сәламәт кенә килдегезме, ханиям?! Юлда бик кыен булмадымы? Яңгыр-мазарга очрамадыгызмы?
– Бәрәкалла, шактый ипле кеше булып чыктың бит әле син, шәех! Хуш! Кем шәкерте дип белик инде сине, шәех?
– Пәһлеван Мәхмүттә сабак алдым, олуг хан! Ул минем җизнәмдер.
– Йә, йә, бик хуп, бик әйбәт. Уй-ниятең ничегрәк инде? Әллә, мәйтәм, олуг хан сараена – Бөек калага күчәсеңме?
– Бөек калага кайтыр кешегез бар дип беләм мин, олуг хан! Пәһлеван Мәхмүттә сабак алып, күп еллар Олуг Мөхәммәтнең күренекле мәдрәсәсендә шәкертләргә сабак бирүче оныгыгызны әйтәм, олуг хан!
– Оныгым?! Сөбханалла! Бу ни дигән сүз инде, шәех? Аты, аты ничек ул мөдәрриснең?
– Аты Кол Галидер, олуг хан!
Сәлим хан, Кол Гали исемен ишетүгә, чак кына сикереп торып басмады. Әүвәл ул һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, әйе, барысы да ишеттеме, имеш, шәех хәбәрен? Ишеткән хәлдә нигә, әйтик, угланы берни дә дәшми? Ләкин Сәлим хан ялгыш уйлаган икән, шәех шулай диюгә, иң әүвәл әмир Хаҗи урыныннан кузгалды һәм, килеп, шәех алдына тезләнде:
– Кабатла, кабатла, зинһар, сүзләрең, шәех!
Тәтеш шәех, һични аңламый, тирә-ягына каранып алды. Ул бераз каушаган иде. Ләкин ни дә булса әйтер алдыннан, һич югы, азрак беләсе килә иде: нигә барысы да, хәтта ханга кадәр шаккаттылар? Әйе, ул Болгардан килеп, җизнәсе Пәһлеван Мәхмүттә сабак алып, менә ничә ел инде шаһ мәдрәсәсендә мөдәррис булып торучы Кол Галине белә иде. Әмма моңа ник ул хәтле шаккатарга? Пәһлеван Мәхмүттә йөзләгән менә-менә шәех буласы мөридләр сабак ала. Бире килгәч, Тәтеш шәех кала нигезенә күмелгән хан оныгы турында хикәятләр ишетте, мәгәр ул аңа беркайчан да җитди хәл итеп карамады. Болгарда гына түгел, андый риваятьләр бар халыкта да тулып ята, ул уйдырмаларга җитди итеп карауны гомумән аңлап бетерми иде яшь шәех. Ә монда аның хәбәреннән соң барысының да күзләре акайды, җитмәсә, әмир Хаҗи каршына килеп тезләнде.
– Минем угланымны үз күзең белән күрдеңме, шәех?
Йа Хода, тагын ни әйтергә тиеш инде ул әмиргә? Дөресен сөйләп бер-бер тозакка эләгеп куймасын тагын. Кол Гали турында оста Дәүран өендә дә сүз кузгатканнар иде бугай. Менә бит син аны, әй!
– Йә, шәех, нигә телең йоттың, «ә» дигәч, «мә» дә диген инде! – Хан да урыныннан купты.
Тәтеш шәех тәмам курка калды.
– Арада чукраклар юк бугай! – диде әмир Хаҗи. – Барыгыз да ишеттегезме?
– Ишеттек, ишеттек! – диештеләр табындагылар.
Алгы якка Акбикә килеп керде, шәехнең авызына керергә торган әмирне күрде дә:
– Ни булды алай? – дип сорады.
– Углан исән, Гали углан табылды! – диде әмир Хаҗи, хатынына әйләнеп карамый гына, әйтерсең лә, әйләнеп караса, шәех әйтер сүзен яшереп куячак иде. Шулчак Акбикә «аһ!» итте дә бер якка ава башлады, аны Бачман баһадир тотып өлгерде һәм түр якка күтәреп алып чыгып китте, моңа берәү дә игътибар итмәде, бөтенесенең күзе шәехкә текәлгән иде. Шәех утырган җирендә борсаланып куйды, астындагы мендәрне җайлагандай итте. Җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт ялганлаган булса, ахыры ни белән бетәр бу хәлнең?
– Гали олан, диде бугай, остазым! Әйе, «Гали олан» диде. Иң галим мөдәррисләремнең берсе дип таныштырды.
– Башта Кол Гали дидең түгелме соң? Кол Гали?! Ә хәзер тагын Гали?!
– «Кол Гали» диде бугай шул, әмирем! Әйе, Кол Гали!..
– Кисеп кенә әйт әле, Тәтеш шәех! Пәһлеван Мәхмүт аңа Гали олан дидеме, Кол Гали дип дәштеме? – диде сабыры төкәнә башлаган Сәлим хан.
– Олуг остазыбыз Пәһлеван Мәхмүт шәкертләренә дә, мөгаллимнәренә дә, мөдәррисләренә дә атлары белән дәшми, хан!
«Димәк, – дип уйлады Тәтеш шәех, – җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт янында хан оныгы булмаган. Алай дисәң, нигә соң аңа җизнәсе Болгар ханының оныгы диде? Ә болар, авызлары белән кош тотарга җыенган бәндәләрдәй, аннан җавап көтә. Монда нидер булган, йә хан оныгын сөргәннәр, йә яшереп укырга җибәргәннәр… Тик кемнән яшерергә хан оныгы кадәр хан оныгын? Хан угланыннанмы, углан атасыннанмы? Шуны беләсе иде җавап биргәнче…»
– Төс-йөзгә, күрер күзгә кыяфәте, буй-сыны ниндирәк иде соң ул адәмнең? – дип сорады янә әмир Хаҗи.
Менә килеп капты. Атасы буларак үз угланын белә булса кирәк, төс-йөзен дә, буй-сынын да. Әйе, күзләре зәңгәр иде, чак кырын караган сыман тоелды, буйга озын да түгел, карсак та түгел, урта бәдәнле адәм иде шикелле. Чәче хәтердә калмаган, күрмәдем, чалмадан иде…
– Ике тамчы судай бер-берсенә охшаган кешеләр була, җәмәгать, минем ялгышып куюым да бар.
– Әйе шул, – дип, шәехкә ярдәмгә килде Сәлим хан. – Кеше белән кешене түгел, кайчак тау белән тауны да аерып булмый.
Әмир Хаҗиның тәхет бүлмәсенә Җик Мәргән килеп керде, Сәлим хан мәргәнгә таба борылды:
– Хуш килдең, Мәргән! Әйдүк, түрдән уз! Хода сиңа ике гомер бирдеме әллә, Җик Мәргән, дим?
– Олуг ханым, атам исән булган чакта булган булса, мин бу көнгә дә калмаган булыр идем. Атам-анам алдында кылган языгым юктыр, ханиям! Ике туган арасында ни булмас. Мин үземне ил алдында һәм хан алдында гөнаһлы санамыйм, ханиям!
– Хуш, мәргән, шулай да булсын, ди. Нигә соң абаң зарлана?
– Атам миңа васыять итеп калдырган җир кирәк абама, угланнарын өйләндерәдер, минем җирләрем бүлеп бирергә ният тотадыр. Бирсен, мин каршы түгел. Мин сыеныр урын таптым. Безнең ыру җир сөрмәде, икмәк икмәде, мал асрау белән көн күрде…
– Әмир Хаҗи, «Җик Мәргән – баһадирым» дидең бугай, шулаймы?
– Әйе, ул минем баһадирым, атам!
– Бачман баһадир, син кем инде хәзер?
– Җик Мәргән минем киявем, олуг хан! Яшьлек кыюлык билгеседер. Җик Мәргән җир эзләми, ил эзли. Һәм ул илне тапты – угланыгыз биләмәләредер. Тубыкбай баһадир белән мин үзем килешермен, олуг хан!
– Атам, Тубыкбай баһадир ялгыша. Ир кадерен – хатын, җир кадерен ир белер, ди. Тубыкбай энесенә җир бүлеп бирергә тиеш иде, – диде әмир Хаҗи.
– Тубыкбай баһадирга мин, углан, качкын энеңне тотып бирермен дип вәгъдә иткән идем. Хан сүзе аткан уктыр. Аткан укны кире кайтарып булмый.
– Ул аткан ук үз батырыгызга төбәлгән түгелме соң, атам?
– Ил батыры качкын була алмый, углан! Ил батыры йә орыш кырында ятып кала, йә илен саклый. Абыең Мөхәммәтгалимбәк нишләде? Әле булса тәхет турында хыяллана икән. Гаскәре белән Саксин каласы тирәсендә урала башлаган. Туган – туган белән, углан ата белән җир-су вә тәхет өчен орыша башласалар, кая тәгәрәр бу Болгар?!
– Язмыштан узмыш юктыр, атам! Язганны күрербез. Иллә әйтер сүзем әйтим: Җик Мәргән миндә калыр, атам! – диде әмир Хаҗи катгый төстә.
Сәлим хан куырылып киткәндәй булды, әмма угланы әмир Хаҗига кайтарып сүз катмады. Яңа Казанга явыз ният белән килсә дә, әлегә ул кунак иде. Кунак булсаң, тыйнак бул, гәрчә олуг хан булсаң да. Ә явыз ниятне явызлык кылганда гына тормышка ашыру мөмкин. Хикмәт, ни белән куәтләнә бара бу углан? Кем кодрәт биреп тора? Тәтеш шәехме әллә? Бик ихтимал ич! Белекле, яшь, ил дәрвишләре арасында дәрәҗәгә ия, олуг шәех Пәһлеван Мәхмүттән фатиха алган зат.
– Углан, атаң турында яман уйламасаң иде, мин Җик Мәргәнне җәзалау ягында түгел. Бачман баһадирның сеңлесенә өйләнгән икән. Игелек аңарга. Минем бары тик бер хакыйкатьне беләсем килә: никахны кем укыды икән? Әйе, Тәтеш шәех, синме?
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.