Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 50


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 50 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Аллам сакласын, олуг хан, гөнаһка батасым килми! Мин укымадым никахны. Хак анысы, кызыгыз Назлыгөлгә…

Шәех шулай диюгә, Сәлим хан тәмам йөзгә алышынып, аңа таба кузгалды:

– Кабатла әле, кабатла, шәех?! Ни дидең?!

Тәмам коты алынган Тәтешнең кулыннан кымыз касәсе төшеп китте, әмир Хаҗиның чапан чабуына түгелде. Асрау кыз әмирнең чабуын сөртергә ташланды, ләкин юлына хан очрап, аңа килеп төртелде. Сәлим хан асрауны селтәп кенә җибәрде. Әмир Хаҗи да корт чаккандай сикереп торды, ул һичнигә игътибар итми шәехкә төбәлде. Тәтеш шәех, очкылык тоткандай ык-мык итте дә, соңгы чарасы иде бугай, авызын тотып, күңелем болгана дип, күрше бүлмәгә чыгып китте. Сәлим хан белән әмир Хаҗи һични аңламый күзгә-күз карашып алдылар, ул да түгел, әмир Хаҗи шәех артыннан юнәлде. Бүлмәгә килеп керүгә, ул шәехне урап алган асрауларны сибеп җибәрде дә шәехнең изүенә килеп ябышты:

– Нәрсә Назлыгөл, шәех? Никахны Назлыгөлгә кем укыды?! Кайда?!

Әмир Хаҗиның күзләре акайган, авызы кыйшайган, илбашы үз-үзен белештермәс хәлгә җиткән иде.

– Әмир, угланың исән! Үргәнечтә мәдрәсәдә мөдәррислек итә. Бу хак, әмир! – диде шәех, ашыга төшебрәк. Шәех моңа чарасыздан барды, әмирнең акайган күзләрен күреп, коты алынудан.

Әмир Хаҗи шәехнең изүеннән җибәрде, агарынып, лып итеп шәех янәшәсенә сәкегә утырды. Бары тик бертын торгач кына, авызына карап торган асрауларга:

– Тиз булыгыз, бикәне дәшегез! – диде.

– Аһ Аллам, ни булды тагын? – дип килеп керде бикә.

– Бикә! – диде әмир Хаҗи, аңа карамый гына, акылдан шашкан берәүдәй. – Бикә, Гали углан исән, Үргәнеч мәдрәсәсендә мөдәррис.

Акбикә кинәт агарынып китте һәм янә әкрен генә ишелеп төшә башлады, әмма асраулар бикәләренә егылырга ирек бирмәделәр, кулларына күтәреп, хатын-кызлар ягына алып чыгып киттеләр. Кайдандыр кендек әби килеп керде, кызларны туктатып, бикәнең йөзенә дога укый-укый ачуташ суы бөркеде һәм, асраулар:

– Әбием, анда әмиргә әллә ни булган! – дигәч, түр якка ашыкты.

– Балакаем, ни булды? – диде ул, Тәтеш шәехкә игътибар итмичә, илбашының күзләренә карады.

Бикәнең һуштан язуын кендек әбинең беренче генә күрүе түгел иде инде, артык исе китмәде, ничек язган булса, шулай исенә дә килер, ә менә әмирнең төсе качып, агарынып утыруын әүвәл тапкыр күрүе иде. Әйе, хатын-кыз гел юктан да һуштан яза, аңа Ходай Тәгалә шулай язгандыр, күрәсең, ә инде ир-ат миңгерәүләнеп утырса, хәлләр яман: йә бер-бер нәрсә буласы, йә төннән көн туасы. Әнә шуны аңлап алды әмирне күрүгә күпне белгән кендек әби.

Ул арада Сәлим хан килеп керде һәм әмир янәшәсендә утыручы кендек әби янына килде дә:

– Сыз моннан, тиз бул, убырлы карчык! – дип ыслады.

Бүлмәдәге асрауларны һәм кендек әбине гүя җил алды. Тәтеш шәех исә, ике кулы белән авызын каплаган килеш, күзләрен шар ачып, калтыранып утыра бирде.

– Атам, Гали углан исән, исән! Үргәнечтә шаһ мәдрәсәсендә мөдәррислек итә, – диде әмир Хаҗи, һаман бер ноктага караган рәвештә.

– Суга батучы саламга тотынып булса да котылырга тели, ди, без дә шулай, углан! Син дә бу иблискә ышандыңмы? Ни сөйләгәнен беләме соң үзе? Күрәмсең, коты алынган, ниләр кылана…

Сәлим хан, өшеп киткәндәй, чапанына төренә төште.

– Олуг хан, олуг хан! – дип, Тәтеш шәех аның алдына килеп егылды, мәгәр Сәлим хан аны аягы белән тибеп кенә җибәрде.

– Ялганчы бушбугаз! Ат коерыгына тагарга кирәк үзен!

– Мин ялганчымы, олуг хан? – диде Тәтеш шәех һәм торып басты, хәтта башын чөя төшеп: – Мин беркайчан да, беркемгә дә ялганламадым!

Бу хәлгә Сәлим ханның күзләре акайды, ияге күтәрелде.

– Йә, йә, шәех, тагын ни әйтерсең?

– Кызыгыз Назлыгөлгә никахны мин укыдым, олуг хан! Мин! Үргәнечтә түгел, монда, Яңа Казанда!

Күз алдында таш ярылып су чыкса, бу хәтле шаккатмаган булыр иде Сәлим хан. Әле генә тел яшергән һәм идәндә аяк астында аунаган шәехнең кыланышына искитмәле иде, тәкәбберлек дисеңме үзендә, горурлык хисеме, һавалану чарасымы – солтаннардан алган диярсең. Бер дә рухы сынган кешегә охшамаган иде бу шәех. Ә бит яңа гына ханның аяк астында аунады.

– Кем белән, кайда укыдың Назлыгөлгә никахны, шәех? Ир-егете кем дип белик инде?

– Оста Дәүран, олуг хан! Кызың оста Дәүран кулында.

Сәлим хан башта ни әйтергә белми бүртенде, кызарынды, муен тамырлары кабарып чыкты, ахыр арыслан кебек бакырып җибәрде:

– Кем дидең? Кабатла, кабахәт, кем дидең?!

– Оста Дәүран, олуг хан, оста Дәүран! – диде тыныч кына Тәтеш шәех. Әйе, хәзер инде Тәтеш шәех гаять дәрәҗәдә тыныч иде, аңардан элгәреге курку качкан, ул һәр сүзен кисеп куйгандай, һәркем ишетерлек итеп әйтте.

– Ишеттеңме, углан, ишеттеңме, ни ди бу дивана! Ул минем бердәнбер кызыма колчура Дәүран белән никах укыган. Никах! Гали оныгым хакындагы хәбәре генә җитмәгән… Иллә кызым Назлыгөл хакындагы хәбәрең ялган булса, мин сине, беләсеңме нишләтәм, шәех?!

– Беләм, олуг хан!

– Ю-у-ук, белмисең, белмисең, шәех! Мин сине таштан аттырып үтертәм, таштан! Кайда җансакчыларым, кайда сез?! – Бүлмәгә ике хан җансакчысы йөгереп керде. – Хәзер үк миңа кала остасы Дәүранны китерегез! Хәзер үк!

– Атам, Назлыгөл чынлап та анда булса? – Әмир Хаҗиның һаман да хәле начар иде, әмма хан аны күрмәде, күрер халәттә түгел иде.

– Кызымны да, кызымны да! – дип кычкырды җансакчыларына Сәлим хан.

Акбикә керде, йөзе төнбоек чәчкәседәй саргаеп калган, күзләрендә яшь. Сәкедә утырган әмирне ул гүя күрмәде дә, Сәлим хан янына узды:

– Атам, олуг хан! Мин иртәгә үк Үргәнечкә китәм, фатиха бирегез.

Сәлим хан иңбашын сикертеп куйды, бер сүз дә әйтмәде, бары тик угланы әмир Хаҗи ягына сирпелеп кенә алды.

– Миннән фатиха, фатиха! – диде һәм бүлмәдән чыгып китте.

Атасы күздән югалгач, әмир Хаҗи да кузгалды, шәехне дә үз артыннан кул белән ишарә ясап кына әйдәде.

Күп тә үтми, ханның җансакчылары оста Дәүранны хан каршына китереп бастырдылар. Останың ике ягында ике сакчы, кыймылдарга да бирмиләр.

– Калдырыгыз безне! – диде хан, җансакчыларына кул селтәп.

– Әссәламегаләйкем, олуг хан! – диде оста, тыйнак кына баш иеп.

– Хуш, хуш, оста Алпар углы Дәүран, хуш! Йә, ни әйтерсең ханыңа?

– Әйтер сүземне җиткергәннәрдер инде, олуг хан! Кызганыч, каланы салып бетерә алмадым…

– Эһем, каланы матур суктыргансың, күзгә күркәм өйләр бар, мәчет тә күңелгә хуш килде, сарай да. Әй-әй-әй, атаң игелекле кеше иде, авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахта булгыры, ә менә син, хан кызын урлап, көчләп никах укыткансың, диләр. Хакмы шул?!

– Олуг хан!..

– Тик тор! Мин сөйлим. Телең тешлә! Никахны менә бу шәехтән укыттыңмы? Шулаймы, Тәтеш шәех?

– Көчләп, янап укыттырдылар, ханиям! – диде Тәтеш шәех.

– Никах укыган өчен уч тутырып алтын бирделәрме? Ни белән түләделәр, кем? Оста Дәүран, күпме алтын бирдең?!

– Мин шәехкә бер түгәрәк тә алтын бирмәдем, олуг хан!

– Кем бирде, кем мәҗбүр итте, шәех, никах укырга? Шәех, сиңа әйтәм, нигә телең йоттың?

– Алтынны Җик Мәргән бирде, ханиям! Ул көчләп илтте, ул укырга мәҗбүр итте.

– Әһә, димәк, Назлыгөлне качкын Җик Мәргән урлаган, син түгел? Тархан Әхмәт, Җик Мәргәнне дәшегез!

– Баш өсте, ханиям! Тиздән Җик Мәргән монда булыр.

– Тиз йөр, тархан! Вакытында килеп кердең. Тимерне кызуында сугасым килә. – Хан Тәтеш шәехкә таба борылды. – Йә, шәех, никах укыган өчен күпме алтын бирде качкын Җик Мәргән? Оныттың, санарга вакытың булмады? Һай, кем анда, Җик Мәргәнне дәшегез, дим! Тарханның качкын мәргәнне тапмавы бар…

Сәлим хан угланы әмир Хаҗи ягына карап алды, бераз аптырады, тик аңа әллә ни игътибар итмәде, угланы әмир Хаҗи, дөньядан ваз кичкән берәүдәй, тын гына утыра иде, гүя аңа биредә барган хәлләр кагылмый да иде.

– Олуг хан, шәехнең гаебе юктыр! – диде оста Дәүран.

– Юктыр, юктыр, сез, күрәм, барыгыз да әүлиялар, бер гаепсез изге җаннар! Тик менә җир ничек йөртә микән сезне! Ничек ярылып, убып алмый икән?! Җик Мәргән хан кызын урлый, оста Дәүран колчура башы белән аңа өйләнә, ә яшь шәех аларга никах укый. Шулайдыр бит? Әллә мин ялгышаммы?!

– Димәк, алтын биреп янаганнар, – диде Бачман баһадир.

– Булмады андый хәл, – диде шәех.

– Нинди хәл? – дип сорады Сәлим хан.

– Алтын белән янау…

– Мин сезне, барыгызны да бер бауга тезеп… – дип башлаган иде Сәлим хан, Акбикә килене аның аяк астына килеп егылды.

– Кылмагыз, атам, бу хатаны! Рәнҗетмәгез кыз баланы. Назлыгөл моны күтәрә алмас. Назлыгөлне мин үзем табармын.

– Ярый, килен, алып кил Назлыгөлне. Мин сиңа ышанам.

Акбикә чыгып киткәч, Сәлим хан яңа килеп кергән Җик Мәргәнгә төбәлде.

– Инде әйт, Җик Мәргән, ничегрәк урладыгыз хан кызын?

– Без аны урламадык, ханиям, ул үзе килде, – диде Җик Мәргән.

– Үзе килде! – дип шамакайланды хан. – Күл буена төшкәч, илтегез мине оста Дәүран янына, дидеме? Хан колы Дәүран янына, ә?!

– Без барыбыз да Алла колы, олуг хан! Аллаһы Тәгалә кешене кол итеп яратмый. Кешене ханнар кол итә, авыр тормыш, яман хәлләр.

– Әнә ничек икән! Ишетәсеңме, углан? Углан, дим?!

Әмир Хаҗи дәшмәгәч, Сәлим хан аңа кул селтәде.

– Олуг хан, сөнниләр колга кияүгә чыгуны да, кол хатын-кызга өйләнүне дә гөнаһ санамыйлар, – диде Тәтеш шәех.

– Останы акладык та ди, шәех! Тик кылган гөнаһың өчен сине кем хөкем итәр икән? Ни өчен димә, авызың ачсаң, языгың күренеп тора. Хан колы белән хан кызына никах уку язык түгелмени?!

– Гөнаһ түгел, ханиям! Аннары оста Дәүранны угланыгыз әмир Хаҗи коллыктан азат иткән иде инде. Шәригать, ханиям, сәхилек күрсәтүне хуп күрәдер. Оста – мөселман, ханнар кайчак кызларын кяферләргә дә кияүгә бирәләр.

– Әнә ничек сөйләшә башладың син, шәех! Сөбханалла-машалла, үлем алдыннан шулай гайрәтләнәме кеше. Сакчыларым, алып китегез шәехне! Зинданга, барысын да зинданга! Җик Мәргәнне дә, останы да! Иртәгә бөтен халык алдында хөкем итәрмен!.. Тукта, останы калдырып торыгыз! – диде хан.

Алып чыгып китеп барган останы яңадан хан каршына китереп бастырдылар:

– Яшь атны өйрәткәндә, иң әүвәл нишлиләр, оста!

– Тамга сугалар, олуг хан!

– Хак әйттең, оста, тамга сугалар. Атаңа суккан тамганы мин сиңа да суккан кебек идем, оста!

– Адәм баласына тамганы бер Хода гына сугадыр, ханиям!

– Хуш, хуш, оста! Атка тамга суккач, янә нишлиләр инде?

– Йөгән кигезәләр, ханиям!

– Ә син ул йөгәнне салырга исәбеңме? Мин кигезгән йөгәнне, дим?

– Ул йөгәнне ташлар көн безгә дә җитте, ханиям!

– Әһә, әнә ничек икән ул! Телең дә бик озын икән бит синең, оста!

Оста Дәүран дәшмәде, башын иде:

– Кичерегез мине, ханиям, кичерә алсагыз! Мин Назлыгөлне яратам, ул да мине…

Сәлим хан тәхет бүлмәсендәгеләргә күз йөртеп чыкты. Тышта ниндидер тавышлар ишетелә башлады. Сәлим хан ияк кагып кына ишек янында торган җансакчыларына карап керергә кушты. Җансакчысы ялт итеп әйләнеп тә керде.

– Йә, ни анда?

– Җыен җыелган, урам тулы халык, ханиям!

Оста Дәүранны алып чыкканда, Сәлим хан аңа карап калды һәм йөрәге кысылып куйды. Оста Дәүранның йөреш-кыяфәтендә Туйбикә гәүдә-сынын күреп, чак кына «киявен» яңадан чакырып алмады. Туйбикә, Туйбикә, син бит бу, холкың-фигылең, күр инде, төс-йөзеңә, хәтта гәүдә-сыныңа кадәр бу углыңа биреп калдыргансың икән ләбаса! Әллә соң син теләдеңме углың минем кызыма өйләнсен дип? Булмас, булмастыр синеңчә, Туйбикә! Сине яраткан идем, яраткан идем… Ә углыңны барыбер Бөек калага озатырга булыр. Юлда аны арба авыпмы, атлар дулапмы, качып баргандамы үтерерләр… Ул мине хур итте, рәнҗетте. Үлем аңа, үлем! Назлыгөл аны яңадан күрмәс. Башкача аннан котылыр чара юктыр. Назлыгөл кайгырыр-кайгырыр да онытыр. Үлгән артыннан үлеп булмый. Сөлек түгел, канына ябышмагандыр әле…

– Кем анда, кем?

– Мин бу, атам, мин! Атам! – дип, хан кызы Назлыгөл ханга таба ургылды. – Атам!

– Кызым, кызым, күз нурым, балакаем, Назлыгөлем!

Сәлим хан кызын кочагына алды да күз яше белән җылап җибәрде.

– Атам, сине күрер көнем дә бар икән. Анам исәнме, бире килмәдеме? Кендек әби ни хәлдә, кәтиб Хафиз мөгаллимем? Мине югалттыгыз, югалттыгыз… Атам, мин югалмадым, югалмадым.

– Югалттык, балакаем, югалттык! Иллә Ходай бар икән әле, бар икән. Йа Алла, күзләремә генә күренмисеңме, балакаем?

– Атам, Дәүран кайда? Кайда минем ирем?

– Дәүран – минем колым, балам! Кол кеше синең ирең була алмый.

– Ул – минем ирем, атам! Синең колың булса да, ул минем ирем, никахлы ирем!

Сәлим хан кулы белән кызының авызын каплады:

– Әйтмә алай, балакаем, әйтмә! Кешедән яхшы түгел. Син кем? Хан кызы! Мин аны зинданга яптырдым, балам! Ул сиңа тиң түгел.

– Атам! – дип, Назлыгөл атасы кочагыннан чыкты да, күз яшен дә сөртмичә, Сәлим ханга карады. – Атам, син аны чыгарырсың. Чыгарырсың ич?!

– Ханиям, атам! – диде Назлыгөл янына килеп баскан Акбикә. – Атам, Назлыгөлнең аңардан…

Сәлим хан аяк типте, ачу белән килененә карады:

– Тик тор, килен! Тик тор, дәшмә! Дәшкән – бер, дәшмәгән ике откан. Телең тешлә! Бар, Назлыгөлне үз ягыңа алып чыгып тор, тынычландыр. Иртәгә мин аның белән сөйләшермен.

Акбикә кисәк сыгылып төшкән Назлыгөлне иңеннән кочып алды да хатын-кызлар ягына алып чыгып китте.

– Казыйны дәшегез, казый керсен! – диде Сәлим хан.

Тәхет бүлмәсенә казый килеп кергәч, Сәлим хан чак кына торып басмады:

– Йа Алла, казый Нисбах?!

– Әссәламегаләйкем, олуг хан!

– Вәгаләйкемәссәлам, Нисбах! Син һаман исәнмени әле?

– Илдә чыпчык үләме, хан! Ә мин – кеше, адәм баласы.

– Хәтерем ялгышмаса, мин сине Гали оныгыма бәйләгән идем кебек?

– Ялгышмыйсыз, хан! Гали оланга беркеткән идегез. Иллә ул олан мәрхүм инде.

– Һе! Өең, атың-кураң да бармы?

– Угланыгыз әмир Хаҗига рәхмәт, казые итеп тота.

– Хуш, «дуга барда – дога бар» диләр. Җомгага да йөрисеңме?

– Йөрим, хан! Хөтбә әйткән саен иманым арта бара.

– Казый Нисбах, иртәгә хөкем мәйданына килерсең.

– Баш өсте, хан, килермен! Тик кемне хөкем итәргә исәбегез, хан?

– Анысы синең эш түгел, казый! Хан ни кушса, шуны кылырсың.

Казый Нисбах баш иде, Сәлим хан кул селтәде. Казый Нисбах артыннан ишек ябылгач, Сәлим хан үртәлгән бер рәвештә:

– Яман кешеләрне мин куам, син җыясың, углан, – диде.

– Казый Нисбах гадел вә белекле кешедер, атам! – диде, ниһаять, әмир Хаҗи, ләкин бер ноктага текәлгән килеш, әйтерсең атасы белән дә сөйләшми иде.

– Гадел кеше илдән качмый. Гали олан югалу белән, бу да юкка чыкты.

– Казый Нисбах, атам, синең тарафтан Гали угланга бәйләүле иде, үзе булмаса, атасына хезмәт итәрмен дип килүедер.

– Казый анаңа һәрчак каршы сөйләде. Хәер, яши бирсен. Калаңда урыслар да урам салып яталар икән.

– Урын җитәрлек, салсыннар. Мин аларга кибетләр суктырырга да рөхсәт бирдем.

– Кибетләр суктырт, чиркәү салдыртма. Елдан-ел мин шуңа инана барам: халык түгел, диннәр сугыша, диннәр җир бүлешә бу дөньяда.

– Халкы булгач, чиркәве дә булыр инде аның, атам! Халык имансыз булмый!

Сәлим хан янә, бер гаҗәпләнә төшеп, угланы әмир Хаҗига карап алды да, тәхеттән кубып, ишекле-түрле йөренергә кереште:

– Бер ханнан сораганнар, ди. «Кем белән табында утырасың?»– дип. Ул әйткән: «Мин кешеләр белән бер табында утырырга яратмыйм, чебеннәр булгач, бик җиткән», – дигән. Чебеннәр җыясың калаңа, углан, чебеннәр, җыен әтрәк-әләм синдә хәзер. Качкыны да, карагы да, казагы да, илдән куылган казые да…

– Атам, берәүдән: «Иң яман кеше кем?» – дип сораганнар, ди. Ише аңа әйткән: «Иң яманы җайлап әрли дә, рәтләп мактый да белми торган кешедер», – дип җавап биргән, ди.

– Һе, углан, мактаргамы миңа сине, яманларгамы соң?

– Мактауга мохтаҗлыгым юктыр, атам! Ә менә яманлаганыңны күп күрдем, шөкер итәрлек булды. Хәер, «яманланган эзләнер, макталган тезләнер» ди иде минем шәех.

– Углан, бер хикмәт иясе: «Акылы таза кешенең тәне дә таза булыр», – дип әйтеп әйткән. Икенче берәү исә аңа: «Юк, хәзрәт, теше таза кешенең генә тәне таза булыр», – дигән. Син кайсы хаклы дияр идең, углан?

– Икесе дә, атам! Акылы таза кешенең тәне дә, теше дә, зиһене дә таза буладыр. Карт кешенең акылы да зәгыйфьләнер, теше-тәне дә таза булмастыр.

Сәлим хан арлы-бирле йөрүеннән туктады, бүлмәдәгеләргә күз төшереп алды, һәммәсенә дә чыгып китегез дип ишарәләде. Шуннан соң гына угланы янәшәсенә килеп утырды.

– Углан, оныгым Гали хакында халык телендәге риваять хак булса, исән-имин илгә кайтса, Болгар тәхетенә ул утырыр. Казый Нисбахны Үргәнечкә җибәр, син теләгәннең барысын да башкарыр: хәтерем ялгышмаса, уттан исән, судан коры чыга торган кеше иде.

– Шулай итәрмен, атам! – диде әмир Хаҗи, рухы сынган рәвешен хәтерләтеп.

Шулчак сарайга аның җансакчысы килеп керде. Керде дә түргә узды, әмирнең аягына егылды:

– Әмирем, Бачман баһадир, ышанычлы меңбашларын алып, Нугай капкасыннан чыгып китте.

Аталы-уллы хан белән әмир күзгә-күз карашып алдылар, әмма икесенең берсе сүз катарга базмады.

– Янында хатын-кызлар да бар идеме?

– Күрмәдем, әмирем!

– Күзле бүкән, югал сарайдан!

Җансакчысы артыннан ишек ябылгач, Сәлим хан сорап куйды:

– Бу ни була инде, углан? – Хан көенергә дә, сөенергә дә белмәде. – Бачман баһадир кая китә, туган ягы Саксингамы, әллә Бөек калага, олуг хан кул астынамы? Китүе ихлас булса, кирмәндә күп азат калмаячак сыман.

– Бачман баһадир Саксин каласына китәргә күптән сорап йөри иде инде, атам! – диде, ниһаять, әмир Хаҗи.

– Үпкәләгәндер. Баһадир кадәр баһадирны зинданга яптыр инде…

– Бу хәл бары тик миңа гына кагыла, атам! Баһадирның китү сәбәбе башкадыр.

– Кем син, әмирме? Куа кит, җит, орыш!

– Юк, атам, мин аның белән орышырга теләмим. Бачман баһадир колчура Дәүран түгел. Колчура Дәүранга да мин кул күтәрмәдем.

– Хуш, углан, сабыр итик. Саксин каласы Каф тау артында түгел, ачыкларбыз, – диде хан һәм иснәп куйды.

Гади генә әйткәндә, бу хәлгә хан шат иде. Әмир Хаҗи нык терәге булган Бачман баһадирны югалтты. Киткән кошлар кире кайтса да, аккан бозлар кире кайтмый. Әйе, Бачман баһадир ким дигәндә өчтән бер гаскәрен алып киткәндер әле. Димәк, угланны буйсындыру, каласыннан куып чыгару җиңелрәк булачак. Син миңа баш бирми башладың, углан, ә Ходай Тәгалә моны теләми. Әнә бүген Бачман баһадирны югалттың, иртәгә Җик Мәргәнең чыгып качса… Ходай бар ул, углан, бар! «Бирәсе колына чыгарып куяр юлына» диләр.

34

Сәлим хан урамдагы шау-шуга уянып китте. Юрган башын кайтарып, ишек катында басып торучы җансакчысына эндәште:

– Нинди тавыш анда? Бар әле, белеп кер!

– Мин сезне күптән көтәм инде, ханиям! Кичә кичтән үк җыенга җыелган халык оста Дәүранны зинданнан чыгарыгыз дип тавышлана. Кичә тархан Әхмәт «Иртәгә барысы да хәл ителәчәк» дип тынычландырып җибәргән иде, таң белән янә килеп тулганнар – мәйданда алма төшәрлек урын да калмаган.

– Тархан Әхмәт ни карый? Ул да андамы?

– Аны тыңламыйлар да, ханиям! Сезне, әмир Хаҗины сорыйлар.

– Мине нигә сорыйлар дип беләсең инде? – диде тора-тора Сәлим хан.

– Олуг хан кунак кеше, кунак кеше булса да, олуг хан, олуг хан булса да, аның монда ни эше бар, кунак кешенең, диләр.

Сәлим хан, сәерсенеп, җансакчысына карап алды:

– Кара халык – кара сарык, һәй, кем бар анда! Киемнәрем китерегез, таз-комган!

Кулына таз-комган тоткан, иңенә чигүле сөлге ташлаган асрау керде.

– Йә, йә, якынрак кил, котың алынмасын, мин кеше ашамыйм, – диде Сәлим хан, асрау кызны күз-баштан уздырып. – Кем җибәрде сине? Атың бармы?

– Асрау мин, ханиям! Атым Зәмзәмбикә.

– Зәмзәмбикә! – диде Сәлим хан, кызның гәүдә-сынын янә бер күздән кичереп, бит-кулын юды, асрауның иңендәге сөлгене алгач: – Исемең матур, татлыдыр. Үзең дә шулай татлысыңдыр әле?

– Татлы булып кына кияү чыкса икән ул, ханиям! – диде кыз, чүгә төшеп, ихлас күңелдән елмайды.

– Сөбханалла, сөбханалла, кияүгә чыгасың киләме?

– Нинди хатын-кыз кияүгә чыгарга теләмәс икән, ханиям!

– Чык минем вәзиремә. Үзем димлим. Кыяфәте килешсезрәк, иллә аю түгел, адәм баласы. Аюга да кияүгә чыгалар.

– Бикә җибәрсә, чыгар идем, ханиям! – диде асрау, бер дә исе китмәгәндәй.

Сәлим хан янә асрауга күз төшереп алды. Гәүдәгә тутырган тавык кебек таза, биле булмаса да, күкрәкләре Аллага шөкер, бүрек хәтле. Вәзир Камай өчен тугандыр бу фәрештә. Әллә соң өйләндеримме үзен? Үзе кайда икән соң, кайда йөри икән күзле бүкән? Кичә булып кичә күренмәде. Сәлим хан җансакчысына карады:

– Вәзир Камайны дәш!

– Вәзир Камай халыкны тыя, ханиям!

Бүлмәгә әмир Хаҗи килеп керде, тыенкы гына исәнләште:

– Атам, халык мине сорый, оста Дәүранны зинданнан чыгаруымны даулый. Нә кылыйм?..

– Әүвәл атаңны ашатыр идең, углан! Халык качмас, атаң ач калмасын…

– Табын әзер, атам, рәхим ит! – дип, әмир Хаҗи атасын түр якка әйдәде.

35

Әмир Хаҗи халык каршына атасы олуг хан белән бергә чыкты. Тоташ бер дулкын булып, мәйдан тулы халык шаулый иде, хан белән әмир күренгәч, шау-шу басыла төште. Әмир азатларга халыкны тыярга ишарәләде. Азатлар хан белән әмир чыгып баскан болдыр тирәли тоташ ихата булып бастылар, әрсезләнә башлаган кешеләрне этә-төртә читкәрәк кудылар. Уң якта әмир Хаҗи боерыгы белән салкын таш[7]7
  Салкын таш – җәзалау урыны.


[Закрыть]
ясалган, Сәлим хан шунда атлады. Ул Яңа Казанда бернидән дә курыкмый иде. Халык арасында меңбаш Таймас кешеләре. Хан турында яман сүзләр кычкыручыларны алар соңыннан булса да җыялар, кирәкле җәзасын бирәләр иде. Баш кисүдән кылыч тутыкмый. Мәйданга таба алдан атлаган хан, артына әйләнми генә, угланы әмирдән сорады:

– Оран салучың бармы? Оран салучыңны дәш! – диде.

Оран салучыны шундук хан янына китереп бастырдылар. Кирәкмәгән дәү гәүдәле, озын сакаллы оранчы хан янына килеп басуга, халык тынып калды. Халык арасыннан берәү:

– Хан, хан, оста Дәүранны нигә зинданга яптыгыз? – дип кычкырды.

Сәлим хан бертын дәшми торды, оран салучы аның авызына баккан, нидер көтә иде. Бу тамаша халык алдында кызына ата-ана рөхсәтеннән тыш өйләнгән останы хөкем итү ярармы?.. Илбашы тирә-ягына каранды, давылбазчылар, җәллады һәм казый Нисбахны күреп, янына дәшеп алды.

– Казый Нисбах, ни кылабыз?

– Дөресен әйтәбез, хан! Халык барысын да белә.

– Оранчы! – диде Сәлим хан. – Кычкыр! Кол буларак, оста Дәүран хан кызын урлаган һәм аны көчләгән, диген. Кычкыр, кычкыр!

Оранчы хан сүзләрен кычкыргач, халык бермәлгә тынып калды. Үзара бәхәсләшә башладылар, ыгы-зыгы купты. Нисбах казый, хәйләкәр төлке, эшне дөрес башлап җибәрде, әлбәттә. Яман сүз бәхәс тудыра. Халык арасында шәригать кануннарын белүчеләр бар. Ә хатын-кызны көчләү шәригатьтә яман эш. Иллә халык ышанып җитмәде булса кирәк, әйе, ничек инде әүлия кебек оста хан кызын көчләсен икән?

– Казый Нисбах! – диде, ниһаять, арадан берсе. – Ничек көчләде икән хан кызын оста? Хан кызы Бөек калада, оста Яңа Казанда…

– Урлап, урлап, җәмәгать! – дип кычкырды оранчы.

– Ялган! Халаяк, ялган, булган хәл түгел бу! Кызның үзен китерсеннәр, үзен! Үзе әйтсен!

– Чынлап та, кара халык кара сарык икән шул. Менә хикмәт. Оранчы, хан кызы авырта, дип әйт. Авырта ул, халык алдына чыга алмый, – диде Сәлим хан. – Ә менә останы китерербез.

Оранчы хан сүзләрен кычкыра торды, халык шаулавын дәвам итте. Ул да түгел, оста Дәүранны җилтерәтеп мәйданга алып менделәр.

– Оста! – диде казый Нисбах. – Сине хан кызын көчләүдә гаеплиләр. Хан кызын көчләп урлап алып килгәнсең һәм көчләп никах укыткансың. Акланыр әмәлең бармы?

– Юк, казый! Минем беркем алдында да акланасым килми, чөнки минем гаебем юктыр. Хан кызына мин яратып өйләндем.

– Ата-анасы рөхсәтеннән башка, шулаймы?

– Казый, ул – мине, мин аны ярата идем – без кавыштык. Шәех безгә никах укыды. Бу хәл гөнаһмы?

– Гөнаһ түгел, оста! Тик кызның ата-анасын рәнҗетми эшләү кирәк иде моны, ата-ана рөхсәте белән, шәригать кушканча. Әйтик, яучы җибәреп, ата-ананың фатихасын алып.

– Мин шәригать канунын бозмадым, казый, никах укыттым. Мин берәүгә дә явызлык кылмадым. Барысы да гайбәт, мин хан кызын урламадым, ул үзе бире килде, никахны да үзе теләп укытты. Дөньяда дүрт ялганчы яшәр, ди, казый: берсе әләкче, берсе гайбәтче, берсе шымчы, берсе дошмандыр. Ләкин хаклык аларны да җиңә икән. Ә менә дүрт кешене хаклык җиңә алганы юк: берсе – казый, берсе – вәзир, берсе – шәех, берсе…

– Берсе ханмы, әмирме, оста? – дип сорады Сәлим хан.

Оста Дәүран Сәлим ханга, кулын күкрәгенә куеп, баш орды. Сәлим хан «кияве» кыланышында янә Туйбикә чалымнарын күреп, әллә нишләп китте. Бу кешенең җанын кыярга хакы бармы аның? Җитмәсә, оста:

– Кичерә күрегез мине, атам! Мине бу сүзне әйтүдән мәхрүм иттеләр. Ләкин кызыгыз белән никахлашкач, сезгә «атам» диеп әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм. Шәригать кануннарына хан да, оста да бер чамада буйсынадыр дип уйлыйм, – диде.

Әмма шуңа карамастан Сәлим хан монда да Сәлим хан булып калды:

– Җәллад, җәллад кайда?! Оста Дәүран гөнаһлыдыр!

– Хан, оста Дәүранның кылган языгы юктыр! – диде казый.

– Алыгыз моннан бу күзле бүкәнне! – дип кычкырды җансакчыларына Сәлим хан, казый Нисбахка бармак белән төртеп күрсәтеп. – Зинданга, зинданга үзен!

– Атам, тыел! – диде әмир Хаҗи һәм ханга таба ымсынып куйгандай итте, ләкин аны каяндыр килеп чыккан җансакчысы туктатты:

– Кирәкмәс, әмирем!

Сәлим хан берәүне дә күрмәде, берәүне дә тыңларга да теләмәде, останың кулларын бәйләргә кушты һәм җәлладка:

– Җәза шул аңа, шул! Чап башын, юкса үзеңнекен чаптырам! – дип җикерде.

Ул арада давылбазчылар дөңгер кага башладылар.

Сәлим хан аста торучы меңбаш Таймаска үзләре генә белгән ишарә ясады, шундук мәйданга егермеләп кеше күтәрелде. Җәллад аларның берсенә дә игътибар итмәде, ул үз эшен әйбәт белә иде, күрәсең. Останың күзен бәйләде дә салкын ташка башын салырга кушты. Шуннан соң гына ханга карады. Янәсе, мин әзер, әмерең бир, хан! Шул мәлдә җәлладның аркасына ук кадалды, җәллад капчык кебек бер якка ава башлады. Ниндидер мизгелдә генә югалып калган Сәлим хан ишелеп төшкән җәлладның кулыннан кылычын тартып алды да кизәнде. Кылычка ук тигәнне, кулыннан кылычның ычкынып киткәнен Сәлим хан сизми дә калды. Оста янына җансакчысы килде, тегенең күзен бәйләгән чүпрәген йолкып атты, кулларын чиште. Шулчак мәйданда Зәйтүнә пәйда булды, ул оста Дәүранның кулыннан алды да мәйданнан сикереп төште. Аңа карусыз буйсынган оста аның артыннан ташланды, һәм күз ачып йомганчы алар халык арасына кереп эределәр.

– Тотыгыз, тотыгыз үзләрен! – дип кычкырды әле булса исенә килә алмый торган Сәлим хан.

Ләкин аны берәү дә тыңламый иде инде. Каршы өй түбәсендә Җик Мәргән күренде.

– Сәлим хан! – дип кычкырды ул, бугаз җыртып. – Сәлим хан, кузгалма!

Меңбаш Таймас кешеләре уратып алган Сәлим хан каршы өй түбәсендәге Җик Мәргәнне күрде. Җик Мәргән җәясенә ук элгән, керешен тарткан. Хан белә иде: кирәк икән, кешенең күзенә тигезә ала мәргән. Үзе бирде мәргән атын һәм бик белеп, кеше күзенә тигезә алуына инанып.

– Кан коймый гына каладан чыгып китсәгез иде, олуг хан!

– Коралга! – дип кычкырды Сәлим хан һәм үзе оранчы артына посты.

Шул мәлдә үк оранчының күкрәгенә мәргәннең угы кадалды. Меңбаш Таймасның азатлары ханны, каплап, әмир өенә алып керделәр. Сарай ишекләре бикләнгәч кенә, Сәлим хан меңбаш Таймаска кызы Назлыгөлне һәм асрау кыз Зәмзәмбикәне Кабан күле буена алып төшәргә кушты, ә үзе яшерен юлдан Арча капкасына юнәлде.

Меңбаш Таймасны гади киемгә киенгән азатлары Кабан күле буендагы чатырына китереп җиткергәндә, көн төн вакытыннан авышып бара иде инде. Чатырына керүгә, түр якта, үзенең мендәренә кырын төшеп, кымыз чөмереп яткан вәзирен күрде дә Сәлим хан яшелле-зәңгәрле тавыш белән бакырып җибәрде:

– Хайван, капкорсак, бирән беткән, мин анда кыл өстендә йөрим, ә ул кымыз чөмереп ята. Яу, яу чык калага! Халык баш күтәрде. Асарга, кисәргә, турарга, ут салырга калага, ут!

Вәзир Камай ничек торганын, ничек чатырдан чыгып киткәнен, күл буенда балык тотып утырган Баян баһадир янына ничек килеп җиткәнен сизми дә калды. Ул тотлыга-тотлыга баһадирга хан әмерен җиткерде. Ә үзе хан атын һәм үз атын чатыр янына алып килде.

Баян баһадир җитәкләгән гаскәр Нугай капкасына ташланды һәм кирмәнне камауга ала башлады. Арча капкасында дистәләгән ясавыл гына торып калган икән, аларны чәнчеп-кадап, хан гаскәре Арча капкасы аша калага тула башлады. Китте калада гаебе булганны да, булмаганны да кадау, кисү, укка алу. Әмир Хаҗи урамына хан гаскәренең ертавыл азатлары килеп кергәч кенә, халык тарала башлады. Монда халык сарайның ишекләрен ваткан, өелешеп эчкә кереп бара иде инде. Урамны иңләп килгән хан азатларын күрде дә халык качарга кереште. Кай арададыр бирегә килеп җиткән Сәлим хан ат өстеннән:

– Турарга, тапарга, чәнчергә! – дип акырып торды.

Урам үле гәүдәләр белән чуарланды, чыр-чу, аһ-ваһ килә-килә, халык йортларга тулды, биек коймалар аша ишегалларына сикерде. Күп тә үтмәде, хан азатларына таш ява башлады, каршы чыгучы – коралланырга өлгергән кала кешеләре күренде.

Сәлим хан угланы әмир Хаҗи сараена җитте. Ханның ике ягында ике җансакчысы, аларның кулларында кисәү агачлары, ханның бер сүзе белән өйләргә ут сала башлаячаклар иде. Ул да түгел, Болак буе ягында ишелеп, күккә күтәрелеп килгән төтен күренде. Утсыз төтен булмыйдыр, Сәлим хан як-ягына күз ташлады. Ут салырлар, Назлыгөлне алып чыгып өлгерделәрме? Меңбаш Таймас алып китәргә өлгермәгән хәлдә ошбу өйдә үз кызын да яндырачак иде. Хәзер инде Сәлим хан угланы әмир Хаҗи һәм килене Акбикә турында уйламады. Кылынасы кылынган иде, баш киселгәч, бүрек турында кайгыртмыйлар.

Кинәт сарай капкалары ачылды, хан азатлары каршында Бачман баһадир азатлары пәйда булды. Алар күп, ишегалды тулы иде. Хан янында йөзләп азат калды, Баян баһадир төп көче белән Болак буйларын яндырып йөри. Бачман баһадирны китте диделәр, ә ул монда. Димәк, угланы алдаган булып чыга. Сәлим хан бертын ни кылырга белми торды. Орышу турында сүз дә булырга тиеш түгел иде. Бачман баһадир аларны сытып-изеп китәчәк. Ул арада кай тарафтандыр атка атланган угланы әмир килеп чыкты. Әмир атын юырттырып атасы янына килде:

– Атам, син калама килеп зур гөнаһ кылдың! Каламны яндырырга керештең, кан койдың. Атам, синең моннан тизрәк китүең хәерлерәк булыр! Яныңдагы азатларыңны калдырырсың. Явызлык явызлык китерәдер. Җик Мәргән! Урап алыгыз, тулганага алыгыз хан азатларын!

Шулчак, егермеләп азаты белән чаптырып, Таймас меңбаш хан янына килде, аннан чатта тагын йөзләгән азат күренде. Сәлим хан кылычын суырып чыгарды:

– Азатларым, алга!

Суеш, кырыш китте. Әмир Хаҗиның атын кысрыклап, сарай диварына китереп сыладылар. Кемдер аңа сөңге атты, әмир чак кына тайпылып өлгерде. Шулай да хан азатларын Җик Мәргән ишләре урап алганнар икән инде. Сәлим хан уртада калган.

– Хан, атам, Җик Мәргән минем баһадирым, мин аңа ышанып гаскәрем тапшырдым! – диде әмир Хаҗи. – Бирелегез!

Өермәдәй килеп чыккан Баян баһадир азатларын күрми калдылар. Җик Мәргән азатлары икегә аерылды, берише Баян баһадирга каршы китте. Ләкин Баян баһадир аларны мәчет ягына таба чигенергә мәҗбүр итте, әмир Хаҗи мәргән янәшәсендә иде. Ул кылычын суырып чыгарды да:

– Ур-ра! Алга! – дип, Баян баһадирга ташланды.

Хан баһадиры туктап калды, ул нидер аңлап бетермәде, ахрысы. Шулчак, баш очында кылычын болгый-болгый, Сәлим хан якынайды. Хан артыннан Таймас меңбашлары иярде.

– Туктагыз, тукта! – дип кычкырды ул, тамагы җыртылыр дәрәҗәгә җитеп. – Туктагыз, кан коймагыз!

Кылыч-сөңгеләрен, чукмарбашларын әзер тоткан азатлар бер мәлгә тынып калды. Баян баһадир чаптырып хан янына килде.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации