Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 43


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 43 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Зәйтүнә тау куышыннан ничек чыгып китүен абайламый калды. Хәтерендә-исендә калдыру нияте белән куышка әйләнеп карады. Куыш карама ябалдашлары арасыннан бөтенләй күренми иде, куышка моңа кадәр берәүнең дә тап булмавы табигый хәлдер. Ләкин кемгә кирәк акылы зәгыйфьләнеп килгән кам һәм аның таш шәмаиле? Шәмаилне Зәйтүнә күрмәде, әмма бераз сизенә иде, шәмаил таш сындыр. Борын-борыннан бабалары әнә шундый таш сыннарга табынганнар, аңа хәтта ир балаларын корбан иткәннәр, мал-туар, балык-бака гына түгел…

Таныш аланына җитүгә, тубалын урынында күреп, Зәйтүнә хәтта үзалдына көлемсерәп куйды һәм тирә-ягына күз ташлады. Янәсе, өнендәме, төшендәме булды бу хәл – чынлап та кам янында булдымы ул?..

Булгандыр, барысы да чын кебек, әнә тукран тукылдый, саескан шыкырдый. Ашыга төшебрәк тубалына бераз җиләк җыйды да кайтыр юлына төште. Көн кичкә авышкан иде инде. Менә бу сукмактан бертын барасы да болынга чыгасы, ә болын аша чыгуга – Кашан каласы. Кайдадыр тояк тавышлары ишетелде. Зәйтүнә йөгерә үк башлады. Тизрәк болынга чыгасы итте. Шулчак, җир астыннан калыккандай, аның каршында бер азат пәйда булды. Агачлар арасыннан болын күренә иде инде.

– Кая болай ашыгасың, чибәркәй? – диде азат, кинаяләп. – Тубалыңда ни?

– Җиләк. Бик аз. Җиләк юк инде, соң, – диде Зәйтүнә һични булмаган кебек, иң мөһиме, мин синнән бер дә курыкмыйм дигәнен аңлатырга теләп булса кирәк, һәм ул шулай иде дә. Әмма азат үтә дә әрсез булып чыкты, Зәйтүнәгә якынрак килде дә, атыннан да төшмичә, тубалын тартып алды. Зәйтүнә җан-фәрманга болынга таба йөгерде.

– Тукта, тукта! – дип кычкырды аның артыннан азат.

Ул аны чаптырып куып җитте, аты белән каршы төште.

– Туктатма мине, ни хакың бар! Син карактанмы?!

– Карактан булсам, гүзәлкәй, ни кылыр идең?

– Мин Бачман баһадирның сеңлесемендер. Кагылма миңа!

– Әнә ничек икән, әнә нинди асыл кошка тап булды абзаң.

Азат әче итеп сызгырып җибәрде, шундук урманнан тагын ике җайдак килеп чыкты һәм чаптырып алар янына якынлашты. Җайдакның берсе килә-килүгә атыннан төште һәм Зәйтүнәгә баш иде.

– Саумысыз, Зәйтүнә туташ! Сез, зинһар, кичерә күрегез инде Артыкны. Исеме дә Артык, кылганы да күп чак артык булыр. Ул сезне танымый, күргәне булмагандыр, зинһар, дип әйтәм, кичерә күрегез. Артык, беләсеңме кем синең алдыңда? Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә, гүзәлләрнең гүзәле, җиде яктан килгән җиде башкоданы кире боручы чибәр.

– Качкын Җик Мәргән! Саумы! Искитмәле хәл, сине урманда очратырмын дип кем уйлаган. Баһадир булырсың дип йөри идем, мәргән, сине, ә син башыңны качкынлыкка, юлбасарлыкка салгансың. Казак булып йөрсәң бер хәл иде, качкын бит, качкын!

– Һәй, гүзәл кыз, узынма әле син алай! – диде Артык. – Җик, рөхсәт ит, алып китимче мин бу гүзәлне урлап? – Артык шулай диде дә, атыннан төшеп, Зәйтүнәгә таба атлады. Хикмәти хәл, Җик Мәргән күз ачып йомарга да өлгермәде, Зәйтүнә Артыкны төртеп екты да, аның атына атланып, калага таба чапты. Җик Мәргән башта ни көләргә, ни кыз артыннан куа барырга белми торды. Шаккатмалы хәл иде. Ул арада кызыкай шактый ераклашкан иде инде.

Мамак җәясенә ук элде.

– Уктан алыйммы, Җик Мәргән?

Җик Мәргән айнып киткәндәй булды, Мамакның, чынлап та, кызны укка алуы бар иде, ул тегенең ук-җәясен камчысы белән сугып төшерде.

– Акылдан шаштыңмы әллә, Мамак! Мин аны куып җитәм.

Җик Мәргән сикереп атына атланды һәм кызны куа китте, аның артыннан Артык:

– Атымны, атымны алып кайт! – дип кычкырып калды.

– Зәйтүнә, Зәйтүнә! Туктагыз, туктагыз, тукта!

Иллә соң иде инде, кала яклап унлап азатның аларга таба чаптырып килүен күргәч, Җик Мәргән кире борылырга мәҗбүр булды. Артык Мамакның атына икенче кеше атланган иде инде, ул аларга: «Урманга таба чабыгыз», – дип кычкырды да ук-җәясен алды. Азатлар куа килгән хәлдә, атышырга иде исәбе. Ләкин азатлар берара килделәр дә кире калага борылдылар.

Урман сукмагыннан бертын баргач, ниндидер аланга җитүгә, Җик Мәргән атыннан төште дә, йөгән тезгенен аягына киеп, сузылып үлән эченә ятты. Ат умырып утларга тотынды. Ул арада аның янына Артык белән Мамак килеп туктадылар. Артык аттан сикереп төште дә тыз-быз йөренергә кереште, ә Мамак исә кет-кет көлә башлады. Җик Мәргән торып утырды һәм Артыкның чәбәләнүенә елмаеп куйды.

– Кызык итте дә соң, Артык, әй?!

– Күрдеңме ничек ташланды миңа, урман мәчесемени!Ә син аны Мамакка уктан алырга бирмәдең, җәясен сугып төшердең!

– Оял бераз, Артык, хатын-кызны уктан ал, имеш. Мәргәннәр. Үз акылыңдамы син?! – диде Җик Мәргән, чын-чынлап ачулана башлап. – Син аны урларга иткән идең түгелме соң?!

Артык Җик Мәргән янына утырды. Тезләрен кочаклап, селкенә башлады һәм, Мамакка ияреп, хәзер инде үзе көлә-көлә тәгәрәде.

– Шәп итте бит, әй. Кем уйлаган аның шулай итәсен. Сизми дә калдым, төртеп кенә җибәрде дә атка очып менде диярсең…

– Путасындагы хәнҗәрне күрдеңме соң? Ул сине барыбер якын җибәрмәс иде, – диде Мамак. – Уктан да синең белән миннән остарак ала, диләр аны. Шулай булгач, атсыз калуыңа бер дә уфтанасы түгел. Ат табылыр ул, әнә шундый кызны кулга төшергән булсаң.

– Әйтерең бармы, Мамак! Әй сылу да соң үзе, күзләре ут диярсең. Горур, тәкәббер, һавалы. Җик Мәргәнгә ни диде?! Тикмәгә генә җиде-сигез башкоданы кире бормагандыр шул, үзенә тиңне тапмагандыр. Җик Мәргән, сиңа көлке, хәзер кайдан ат табам инде?

– Атыңны үзең урлаттың, үзең табарсың да, Артык, елга буендагы болынга төшәсең дә…

– Берүземме?

– Атыңны өчәүләп урлаттык дип әйтергә исәбең юктыр бит?.. Ат табылыр ул. Менә нәрсә, азатлар, урман миңа ошый. Әллә, мәйтәм, биредә калабызмы? Кыз да бер килмәсә, бер килер, ә, Артык?

– Атыңны китереп бирер дип әйтергә исәбең юктыр бит, Җик Мәргән?

– Ә нигә, китермәс дисеңме?

– Мин биредә калырга ризамындыр, – диде Мамак.

– Миңа да монда ошый, – диде Артык. – Атымны гына урлаттым. Һәм кемнән диген, оятыңнан җир тишегенә керерсең, билләһи! Кыз кешедән бит!

– Ат табылыр, Артык, башың исән булсын! Әмир Хаҗи болынында ат беткәнме… Ниндиен телисең, шундыен сайлап аласың.

– Тотсалар? Әмир көтүчеләре – зәһәр халык, беләм мин аларны.

– Ә син сатып ал, алтын биреп. Өч алтынга алар сиңа менә дигән ат сатып җибәрерләр.

– Әмир Хаҗиның атлары тамгалыдыр, Җик Мәргән. Миңа тамгалы ат кирәкми. Ат табармын, кайгырмагыз. Телим икән, бүген төнлә үк, тик берегез сунарга үз бахбаен гына биреп торсын.

– Яхшы, минем атны алырсың, – диде Мамак. – Тик кара аны, эләксәң, монда әйләнеп кайтмыйсың. Без – синең өчен, син безнең өчен үлгән саналыр…

– Баш өсте, азатлар! Атыңны гына бир, Мамак, бер урынына ике чабышкы кайтыр, әйтте диярсең. Ук савытым белән калканым кызганам, Кашанның иң оста тимерчесеннән ясаткан идем, – диде Артык, үртәлеп.

– Корал да табылыр, җайларбыз, башың исән кайтсын, – диде Җик Мәргән, әллә үртәп, әллә ихластан. – Инде кайда кунабыз?! Син китсәң дә, без калабыз бит әле. Көн күрәсе булыр. Куыш ясыйсы иде, һич югы, Мамак?!

– Ясыйбыз аны, Мәргән! Кояш баеп килә, башта чишмәгә барып су алып килим дә…

– Ә мин куышка агачлар кисә торам, – диде Җик Мәргән. – Артык, нигә аптырап калдың?! Бар, китә бир, иртәнгә монда бул!

– Булырмын, баһадир! Әйтте диярсең, булырмын.

– Алла теләсә, диген.

– Әйе, Алла теләмәсә – ямандыр. Алла теләсә! Карале, баһадир! – диде Артык кыяр-кыймас кына. – Әллә инде Бачман баһадир сеңлесенә гашыйк булдың? Нигә дип сорама, монда калырга теләгеңнән әйтүем…

– Әллә яучы булып барыр идеңме, Артык?

– Ә нигә, кирәк дип табасың икән, барырмын да. Чирканчык алдым. Һаман төртеп ега алмас.

– Юк белән хыялланма, Артык! Кемнәр без? Казаклар да түгел хәтта, качкыннар. Беләсеңме, әмир Хаҗи һәр качкын башына ни бирә?

– Йөз алтын!

– Күрдең, ни бәя безнең башлар!

– Синең баш биш мең алтын тора, баһадир!

– Минеке кыйммәтрәк икән үзе. Димәк, син әйткән хәл буш хыял гынадыр, дускай! Әмма ошады ул миңа, тәкәбберлеге өчен генә түгел, күрдем дә югалып калдым, карашы белән әсир иттеме?..

– Әһә, эшләр шулай икән, баһадир, кыз монда булыр! Бүген– ат, иртәгә – кыз. Артык артыгын сөйләмәс, әйтте диярсең.

– Моның өчен әмир синең башың кистерер, Артык!

– Артыкның башын кисү өчен иң әүвәл аны тотарга кирәк, Җик Мәргән. Әйе. Ярый, мин китим, Аллага тапшырыйм, куышны үзегез дә ясап бетерерсез, шәт.

Ул арада Мамак тире капчык белән су китерде.

– Юлың уң булсын дисәң, су эчеп кит, Артык, – диде ул, көлемсерәп.

– Юк инде, Мамак, суын кайткач эчәрмен. Ризык булырга язган булса, суың беркая да китмәс.

– Хуш, алайсаң! Игелек сиңа, Артык, игелек! – диде Мамак. – Баһадир, куышны әнә теге карама астынарак куярбыз. Ышыграк та булыр, кеше күзенә дә бик ташланмас. Кһм. Карале, баһадир, әмир Хаҗи атасыннан аерылып чыгарга йөри, диләр. Хакмы икән шул?

– Сиңа барыбер түгелмени, Мамак?

– Барыбер түгелмени дип, ни ич инде, бердәмлеккә ни җитә. Хәер, хан-кенәзләргә ышанма – Иделгә таянма. Коры җиргә ни җитә. Куышны әйтәм, коры җиргә куйдык, әйбәт булды.

– Урман эчендә коры җир буламы, Мамак?! Әйбәт торак табарга кирәк безгә. Кыш чыгарлык булсын.

– Их, баһадир, баһадир, монда кыш чыгарга язмасын. Иллә синең белән килешергә дә була, урман миңа ошый. Җайлы урын табып булса, нигә, кыш та чыгар идек. Мин менә тарлавык буенча барып карадым. Хикмәтле урыннар бар анда, монда өч кешене генә түгел, мең азатны яшереп була.

– Торып карыйк, күз күрер, – диде Җик Мәргән, куыш өстенә ботаклар ташлый-ташлый.

Куыш ясалып беткәндә, күктә йолдызлар кабынган иде инде. Тиздән ай калкыр, айда ул Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне күрер. Күңел күгендә янә Зәйтүнә пәйда булуга, үзе дә аптырый калды Җик Мәргән һәм, ни уйлаганымны белмәдеме дигән шикелле, Мамакка карап алды. Ләкин Мамакның анда кайгысы юк иде, ул учак алып маташа иде.

25

Зәйтүнәне монда кам гүя бау белән тартып китерде. Ул ашыкты, аның тизрәк камны күрәсе, хәлен беләсе килде. Атын ул тау куышы каршындагы карамага бәйләде. Менә ул серле тау куышы. Зәйтүнә, агач ябалдашларын ыра-ера, тау куышына җитте, үрелеп кисәү агачын алды, чакма сугып ут кабызды, һәм сак кына алга таба атлады. Бүген аңа тау куышы шомлырак булып күренде. Түбәдә чәбәләнгән агач тамырлары салынып тора, ут алуга, мәче башлы ябалак шабыр-шобыр кузгалып алды, ярканатлар чинашып очына башлады. Зәйтүнәнең дөп-дөп йөрәге тибә, чигә тамыры колак төбендә чаң суга. Күңеле белән ул камга дәште, әмма кычкырырга кыймады. Берара баргач, туктап тыңлап торды. Ахыр сак кына алга таба атлады. Дөрес килә – менә ул чыпта ишек, чыптаны күтәрәсе дә ул кам куышында булачак. Әмма чыптага килеп тотынуы булды, аны янә курку биләп алды. Әллә кая китте тәүге батырлыгы. Шөбһәле күңеле ни куркынса да, кисәү агачын күтәрә төшеп, кам куышына атлады.

Күзенә беренче ташланган нәрсә – түр яктагы ятагында кам юк иде. Зәйтүнә тамак кырды. Һәм шунда ук шул ук ятакта ятучы камны күрде. Куркырга өлгермәде, өлгерми калды, кам дәште.

– «Урман кызы», синме?

– Мин, – дия алды әле дә булса исенә килә алмый торган Зәйтүнә.

– Түрдән үз, түмәргә утыр. Мин сырхаулап киттем әле…

– Син авырыйсыңмыни кам?

– Мин үләм, Тәңре мине үз янына дәшә. Ул минем янга килгән иде инде, әйләнеп килергә булды. Мин аны көтә идем, син килдең…

– Син үлмисең, кам! Мин сине дәвалармын, Аллаһы Тәгалә сине Газраил кулыннан алып калыр.

– Минем үз аллам, синең үз аллаң, «урман кызы». Без килештек инде…

Зәйтүнә түр якка күз төшереп алды, анда тып-тып тамчы тама иде. Зәйтүнә кисәү агачын баш очынарак күтәрә төшеп, түр якка таба узды, чыптаны күтәрде һәм бала кадәр алтын төсендәге шәмаилне күрде дә чак кына кычкырып җибәрмәде. Калтыранып торган ут яктысында шәмаил ялт-йолт килә иде. Зәйтүнә сын янына килде, курка-курка гына битенә кагылды. Сын салкын иде. Шулмы камның Алласы, шуңамы гомере буена табынып яшәгән бу мескен адәм?..

Зәйтүнә тирә-якка күз төшерде. Диварлары акшарланган куыш, шәмаилнең сул кулы ягыннан тамчы тама, су ниндидер таш савытка җыела, аннан аяк астына агып төшә иде.

Кам ягында ыңгырашкан тавыш ишетелде, Зәйтүнә дерт итеп куйды, ашыгып аның ягына чыкты. Кам урынында юк иде. Зәйтүнә кычкырып җибәрүдән чак кына тыелып калды.

Мөгаллиме кәтиб Хафиз Зәйтүнәгә еш кына Әбүгалисина китапларын укырга бирер иде. Бөек галим берәүгә дә Аллага сукыр төстә ышанырга кушмаган. Сукыр төстә Аллага ышанучыларны үгетләргә түгел, дәваларга кирәк, дигән. Кам үз диненең корбаныдыр, аны дәваларга кирәк. Тик кайда ул, кайда булды?..

Мөгаллиме кәтиб Хафиз аңа еш кына: «Зәйтүнә, кеше күңелендә һәрчак өч сыйфат ятар. Кайларда гына йөрсәң дә, нинди хәлләргә генә тап булсаң да, иң әүвәл шул сыйфатларны онытмасаң иде. Аларның берсе – гүзәл яшьлектер, икенчесе – гүзәллекнең үзедер, өченчесе – ахмаклыктыр. Яшьлек бик тиз үтүчән, гүзәллекнең гомере кыска булыр, ахмаклык исә сине гомерең буена эзәрлекләр, үз гомереңә сиңа ияреп йөрер».

Әйе, ахмаклык кылу өчен акыл кирәкми. Бу адәм кайчандыр алтын сынга тап булып, Болгар атлы кам аша ошбу дөньяга килеп керә һәм шәмаилнең корбанына әверелә. Хикмәт, кайда булды соң үзе?

Тау куышыннан чыкканда, эңгер иңеп, караңгы төшеп килә иде инде. Тарлавыкка аяк басуга, аты кешнәп куйды. Зәйтүнә ат янына килде дә муеныннан кочаклап тынып калды. Телен аңласа, мөгаен, аты да зарланыр иде аңа. Нигә озак булдың, ни күрдең тау куышында? Ә мине берүземне калдырдың…

Зәйтүнә атының башыннан сөйде, маңгаеннан сыйпады. Кашка иде аты. Исемен белми, качкын азатлар кулыннан төшергән ат. Бу хакта ат караучысы ишеткәч, ни көләргә, ни үртәргә белми торды Зәйтүнәне.

– Мөмкин хәлме? Алар сине җир астыннан да табарлар. Качкыннарның иң куркынычы – Җик Мәргән! Аңа тарысаң?! – дип әрләде кызны.

Әмма ни сәбәпледер Зәйтүнә аңа елмаеп гына карап торды. Ни өчен курыкмый һәм курыкмады ул Җик Мәргәннән?.. Әйе, ул аны белеп-күреп үсте, еш кына очрашырлар, сөйләшмәсәләр дә, күзгә-күз карашып китәрләр иде. Җик атлы егет иң оста мәргәннәрдән иде, ул чакта Зәйтүнә дә уктан алырга өйрәнеп йөри – кызыгып, бераз гына көнләшеп карый иде ул аңа. Ә беркөнне бөтенләй башка нәрсә булып алды качкын Җик Мәргәнне күргәч… Гашыйк булды дисә, дөрес үк булып бетмәс шикелле, ләкин гашыйк булуы хак иде. Ул аны күрү белән таныды һәм күрү белән үз-үзенә: «Ул!» – диде. Менә кемне көткән икән бит ул! Ә ул качкын булып чыкты. Элек ул мәргән иде, хәзер качкын. Элек аңа Зәйтүнә кызыгып, көнләшеп карар иде, хәзер ул аңа… Җитмәсә, кичә төшендә күрде һәм шундый ачык итеп күрде ки, уянып киткәч, исенә килә алмый ятты. Җик Мәргән аны кулына күтәреп алган иде. Һәм егет аны кайнарланып үпте, нәкъ менә өнендәге кебек. Хатын-кыз буларак аның беркайчан да әле мондый кайнар вә җылы үбүне тойганы юк иде. Шушы үбүдән кисәк уянып киткәч тә, аңына килә алмый ятты. Янәсе, төшендәме, өнендәме булды?.. Әмма төшендә булган иде егетнең үбүе. Бу хәлгә ул бик тиз инанды, юрган чите иягенә тиюгә үк…

Зәйтүнә әйләнә-тирәдәге табигатькә игътибар итте, сагышлы элегиягә чумган иде тарлавыктагы урман. Тарлавыкка инде караңгы төшеп килә, ә агач башларында әле кояш нуры.

Зәйтүнә атына атланды да, тезгенен алып, әкрен генә тарлавык буйлап китте. Юл таныш иде аңа, тарлавык буйлап бертын барасы да өч-дүрт таныш аланны үтәсе, аннары куе имәннәр арасыннан барасы, төз наратларны узасы да болынга килеп чыгасы, болынны чаптырып узасы да Кашан күренер.

Зәйтүнә атын куалый төште. Юк, аңа кам да, качкын Җик Мәргән дә кирәкми, ул ошбу урманга яңадан килмәс, күңелен Җик Мәргән тартып торса да. Әйе, ул хан мәргәне исемен йөртә, әмма Җик качкын, Тубыкбай абасы аның башына мең алтын вәгъдә иткән.

Урманнан чыккач, киң болынга килеп җитте, ай яктысы болында бигрәк якты иде. Кинәт аның танавына учак исе килеп бәрелде. Якында гына учак ягалар. Кемнәр? Качкыннар!

Зәйтүнә төтен исе килгән якка каерылып карады. Төтен таныш алан ягыннан килә иде. Шулай ук качкыннар аның аланына урнашканнар микәнни? Юк, бу мәлдә аны ниндидер качкыннар кызыксындырмады, нәкъ менә Җик Мәргән ишләре, Җик Мәргән үзе. Җиденчеме, сигезенчеме яучы килгәч, Зәйтүнәнең риза булуына тәмам өметен өзгән бикә аңа: «Сөясең икән, бернәрсәгә карама һәм берни белән дә хисаплашмыйча сөй. Инде яратмыйсың икән – йөрәгең ирексезләмә, соңыннан үкенепләр бетә алмассың», – диде. Ни өчендер гашыйк булган кешене диванага тиңлиләр. Әллә соң ул да… диванага калдымы?.. Ни өчен айлы төндә, исәрләнеп, качкыннар янына бара?.. Җитмәсә, үз атларына атланып…

Шулай дип уйласа да, атын кире бормады, ат та, учак исен сизгәндәй, нәкъ шунда бара иде. Ишләрен тойдымы?.. Күр инде, качкыннар янына бара… Әллә соң мәхәббәт дигәнең шулай киләме кешегә? Күңеле теләми, ә йөрәге аның янына әйди. Ярый учак ягучылар Җик Мәргән ишләре булсалар, башка берәүләр булса?..

Тик туктатмады атын, шикләнсә дә, шөбһәләнсә дә, төтен исе килгән якка баруын белде.

Аңа берәү дә беркайчан да ихлас күңелдән гашыйк булмады бугай, кызыктылар гына: батырлыгына, уктан оста алуына, ирләр кебек тәвәккәл булуына, һичкемнән курыкмыйча карурманнарда берүзе йөрүенә. Чынлап та, аңа гел менә бай угланнары яучы җибәрде. Зәйтүнә кияү егетен күрер иде дә ирен чите белән елмаер иде. Моннан аны белгәннәргә шул аңлашылыр иде: бу да тиң түгел, моны да тиң итмәде ирдәүкә кыз. Аңа күптән инде «Ирдәүкә» кушаматы такканнар иде, хак анысы, күз алдында әйтергә берәү дә кыймады, ә менә артында әйткәлиләр иде, ишеттерделәр. Зәйтүнә моңа гарьләнмәде, горурланыр урыны булмаса да, үпкәләмәде, сөйлиләр, әйдә сөйләсеннәр. Аның каравы бикә гарьләнер иде аның өчен. Берәрсенең авызыннан ирдәүкә сүзен ишетсә, пыр туздырып ачуланып ташлар иде. Имеш, кыз баланы шулай дип рәнҗетәләрме?!

Ирдәүкәсен ирдәүкә, ә бит ул хатын-кыз, җитмәсә, бер тапкыр да, берәүдән дә сөелмәгән, кем тарафыннан да кочылмаган кыз бала. Егермеме, егерме икеме (Зәйтүнәнең яшен саныйсы килми иде) яше тулса да, ул саф кыз бала һәм сазаган да түгел, асыл егетләр күрсә, йөрәге җилкенә һәм туры карый, янәсе, ихластан яратып карыймы аңа, кызыгып кына түгелме?.. Чөнки аңа күбесе кызыгып карый иде. Ә менә Җик Мәргән карашында бөтенләй башканы күрде ул – егет аңа сынап карады, сынарга хакы бар иде, яратып карады, моны Зәйтүнә җаны-тәне белән сизде. Һәм шундук тынычлыгын югалтты, нидер кыласы, ни беләндер шаккатырасы килде. Кылганы җүләрлек булгандыр, ишен төртеп егып, атын алып качу, иллә башкача эшли алмады – ул аны мыскыл итте, андыйларны кичерә белми иде Зәйтүнә һәм кичермәс тә.

Кызның хыялы кичке шәфәкъ белән бергә эреп юкка чыкты, бары тик чынбарлык иңеп калды. Аның күңел түрендә тыялмас ашкыну – аны күрү, күзләренә карау, төшендә генә түгел, өнендә дә кайнар иреннәрен тою хисе кабынды. Аңа арзанлы, ясалма мәхәббәт кирәкми. Булса, чын вә саф булсын, булмаса– юк!

Шулай дип тәвәккәлләсә дә, учак янына җитәрәк ир-ат тавышын ишетүгә, Зәйтүнә атын кире борды. Шунда берәү шаркылдап көлеп җибәрде. Ул шундаен каты итеп көлде ки, Зәйтүнә атын камчылап чабуын сизми дә калды. Качакның иманы да, аты да юк, сөйгәне дә булырга тиеш түгел. Качак хыялын тормышка ашыра алмаган бәхетсез адәмдер. Андыйларга гашыйк булырга түгел, тотып зинданга ябарга кирәк.

Калага кайтып, ат караучыга атын калдырып, болдырга күтәрелүе булды, аңа хат бирделәр. Зәйтүнә асрау кызга кызыксынып карап алды.

– Кемнән? – дип сорады ул, төргәкне кулга алуга.

– Хан кызы Назлыгөлдән, ахирәтеңнән, үзеңә генә бирергә кушты, – диде асрау, пышылдап.

Зәйтүнә хатны алды да, рәхмәт әйтеп, үз ягына узды, хәрби киемен салды, шуннан соң шәм кабызды, әйбәтләп сәкегә кырын төште һәм хатны сүтте.


«Ахирәтем Зәйтүнә! Коткар мине. Атам кияүгә бирергә җыена, ә минем, беләсең, сөйгәнем бар – оста Дәүран. Ул бүген Казан каласын сала, абам аңа ирек биргән, өйләнергә хакы бар. Иллә атам мине Казанга җибәрә буламы?! Бар өметем синдә. Син мине урлап алып кит. Мин Дәүран белән булырга телим. Аны югалту миңа үлем белән бердер. Коткар мине, ахирәтем! Дәүраным белән кавышмасам, минем гәүдәмне Иделдән табып алырлар. Алла хакы өчен, ахирәтем Зәйтүнәм! Мин җомга көн саен иртәнге якта Хан күле буена төшәрмен. Минем коена торган җиремне беләсең. Янымда сак булуы бар, атама шик төшермәскә тырышсам да, ышанып җитми.

Ахирәтең Назлыгөл».


Зәйтүнә башта авыз эченнән генә эһелдәргә тотынды. Әле күптән түгел генә ул Назлыгөлгә көнләшеп карый иде. Хан кызы. Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар, ә ул аннан да бәхетсезрәк икән бит! Инде нишләргә?!

Сәлим хан, әлбәттә, кызын күз карасы кебек саклыйдыр. Назлыгөл күл буена берүзе генә төшмидер, җария кызлар яисә азат егетләр белән. Иллә ни генә булмасын, ул аны урлар…

26

Ат эзләргә киткән Артык, ике ат ияртеп, таң атканда гына кайтып җитте. Җик Мәргән атларны чыгып карады. Канәгать калып, елмаеп торган Артыкка рәхмәт әйтте һәм куышка кереп утыргач кына:

– Ияр тапмадыңмыни? – дип сорады.

– Күр әле моны, ат та булсын, ияр дә. Кыз да булсын, буаз да, – дип сукрана башлады Артык. – Ничек исән-имин кайтып җиттең диң. Ашарга бармы берәр нәрсә? Ач мин, бүредәй ач…

– Әнә артыңда казылык, аша, корт бар, – диде Җик Мәргән.

– Биредә яшәп булмас, баһадир, аулаграк урын табасы иде. Мин якын-тирәне әйләнеп килдем. Чакрым ярымнан болын башлана, – диде моңа кадәр дәшми утырган Мамак.

– Табарбыз! – диде Җик Мәргән. – Эзләгән таба.

Табарбыз дисә дә, Җик Мәргән кая торасыларын хәл итмәгән иде әле. Кая китә алалар соң алар? Кашан урманнары кебек аулак җир беркайда да юктыр. Монда хәтта хан азатлары да керергә куркалар. Аннары аның Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне күрәсе бар. Юк, Артыкның атын алып киткән өчен генә түгел. Кызны күргәч, аңарда ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән күчеш булды. Күңелдә моңа кадәр һичкайчан булмаган тәртипсезлек. Кыз аның рухын-җанын әсир итте, кул-аягын богаулады. Артык белән Мамакка бу хакта сөйләү урынсыз булыр иде: аңламаслар, ул гынамы, мыскыл итәргә керешерләр.

Янә Зәйтүнә күз алдына килде. Ул аны еш кына күрер иде, бигрәк тә сарай мәктәбендә укыганда. Зәйтүнә һәрчак хан кызы Назлыгөл белән йөрергә чыгар, алар янына килерләр, уктан алган мәргәннәргә карап торырлар иде. Хан кызының өстендә ука кәйтән бала итәкле күлмәк булыр, ә Зәйтүнәнең өстендә гап-гади ситсы бүз күлмәк, иллә сынына килешле торыр, бала итәкләре төрле төстән булыр, гәрәбә төймәләре күзне үзенә тартып торыр иде. Әнә кайчан ук ул аңа гашыйк булган икән бит! Әле гелән уфтана гына. Ул чакта сүз әйтергә дә кыймас иде, хәзер исә тизрәк күрәсе, нидер әйтәсе килә. Мәгәр кайда ул кыз? Калага барып булмый, юк, куркудан түгел, кеше күзенә күренәсе килми. Ыгы-зыгы, шау-шу чыгар, урманга хан азатлары ябырылыр. Нигә әлегә кадәр бер дә исенә төшмәде бу кыз? Күргәне булмагангамы? Шулайдыр. Хәзер менә күрде дә тәмам йокыдан калды. Инде нишләргә?

– Нигә бер дә кәефең юк, баһадир? – диде Артык.

«Моңа сиздерергә ярамый, әллә ниләр әйтеп мыскыл итәр, «бәлеш козгыны» дип күзне дә ачтырмас. Аңласа, аны Мамак аңлар. Тыныч, сабыр, акыллы, Артык кебек дала гыйбады түгел», – дип уйлады Җик Мәргән, тәмам чарасыз калып.

Җик Мәргән тез башын угаларга кереште.

– Аңлашыла, – диде Артык. – Баһадир кемнедер көтә, кулы кычыта башлады.

– Хан азатларын көтсә – яман, – диде Мамак. – Мин беләм баһадирның кемне көткәнен.

Җик Мәргән, урлаганда тотылгандай, як-ягына каранды, торып, куыштан чыкты. Аңа Мамак иярде.

– Мәргән, болай яшәп булмый. Без сине баһадир итик. Әйе, син баһадир!..

– Баһадирның гаскәре була, Мамак! Көлке!

– Баһадир, ни булды сиңа? Күрәм бит, ни әйтсәң дә, күңелең чарпалырга тора, күзеңдә сагыш, изге әйберең җуйгандай кыланасың. Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне оныта алмыйсыңмы?

Җик Мәргән, шикләнә төшеп, әмма күңелен аңлавына сөенеп, азатка карады.

– Мин аңа гашыйк, Мамак!

– Кыз язмышына тамга сугу өчен сиңа бик күп кайгы-хәсрәт кичерергә туры килмәгәе, баһадир! Иллә гашыйк булуың хак булса, Хода кавыштырыр, очраштырыр сезне. Йә син аның янына барырсың, йә ул синең яныңа килер. Безгә бер-бер чара кылмак кирәк, баһадир! Мин ышанам, синең гаскәрең дә булыр, дәрәҗәң дә. Безгә әмир Хаҗига түгел, Бачман баһадирга барып егылырга кирәк, Җик Мәргән!

– Бачман баһадир минем укытучым иде, миңа оят аңа барып керергә.

– Барыйк! Гаскәрне мин аңардан үзем сорармын, сиңа дип.

– Куй, Мамак! Нинди баһадир инде мин. Абам белән бәхәскә кермәгән булсам, бер хәл иде әле. Ханга барып яллана ала идем. Ә хан мине кабул итмәде. Юк инде, барысы да сибелде, таралды, челпәрәмә килде. Артык, чык әле монда, бире кил, дим! – диде Җик Мәргән. – Кил әле, кил! Тыңла әле, Артык! Хәзер генә мине Мамак ихластан баһадир итте. Син кинаяләп әйттең, ә аның мине чын-чынлап баһадир итәргә исәбе. Беләсеңме кемгә баш иеп барырга куша?.. Бачман баһадирга.

– Ә нигә исең китте, Җик? Син минем өчен күптән баһадир. Мин сиңа күптән «баһадир» дип дәшәм түгелме инде?

– Җитеп торыр, шаяртма. Минем бер дә шаярасым килми. Мамак хаклы, без монда кыш чыга алмабыз, безне табарлар, аннан соң ниләр буласын әйтеп тормыйм, үзең беләсең, хан нишләтә бездәйләрне.

– Гафу ит, баһадир, мин бер дә уйнап әйтмәдем. Гомумән уйнарга дип килмәдем мин сиңа иш булып. Уен, имеш. Безне тотсалар, беләмсең нишләтәчәкләр? Ат койрыгына тагачаклар, менә нишләтәчәкләр безне тотсалар! Уен түгел, баһадир! Кара уем белән мин болай уйлыйм: безгә качып йөрергә кирәкмәстер. Халык белән бергә булырга кирәк, халык арасында булу хәерлерәктер. Мин сиңа менә нәрсә киңәш итәм, баһадир! Тап безгә Бачман баһадир сеңлесен, аның аша баһадирга чыгарбыз. Бачманны җилле егет диләр, иншалла, хәлебезгә керер, керми калмас. Сине әйтәм, меңбаш итмәсә, йөзбаш итәр. Ә без һәрчак синең янда булырбыз.

– Ул хаклы, Җик Мәргән, хаклы! Мин дә шулай дим ич!

– Ярый, Мамак, сезнеңчә булсын, баһадир икән баһадир. Инде баһадир иткәнсез икән, әүвәл эш-бурычларны бүлешик. Син, Мамак, бавырчы булырсың, аш-суга кулың килеп тора. Син, Артык, ризык табучы, ә мин – суга баручы. Мамак, бар, чыгар күн капчыгыңны, суга киттем. Чишмә ерак түгел, тарлавык башында гына… Ерагракмы?

– Ерак түгел, баһадир! Чакрым тирәседер. Тарлавык буйлап барасы, барасы да, чишмә сул кулда булыр, – диде Мамак һәм Җик Мәргәнгә күн капчык китереп бирде.

Җик Мәргән агачлар арасына кереп күмелде. Ишләренең аны баһадир итүләре көлке иде, әлбәттә. Иллә хәтта шул нәрсә дә аның кәефен хушландырып җибәргән иде. Менә ул тарлавык, бормаланып-сырмаланып югарыга күтәрелә, монда аю-бүреләр генә яшәсәләр яшиләрдер. Тарлавыкның киңәеп киткән җирләре дә бар. Хикмәтле бер гадәте бар иде Җик Мәргәннең: серле вә куркыныч урынга тап булдымы, ул аны тәмам тикшермичә, нигә булса да инанмыйча туктый алмый. Хәзер дә, тарлавык һаман югарыга сузылгач, чишмә янында туктамады, югарыга таба күтәрелә бирде. Ниһаять, ул зур булмаган мәйданчыкка килеп чыкты. Тарлавык ниндидер кирмәнгә килеп төртелгән шикелле хис кала. Бу нинди хәл? Әллә соң, чынлап та, тарлавык кирмәнгә килеп терәләме? Бу хәл чын булса, тарлавык кирмәнгә якын торса, шәп түгел, монда яшәп булмастыр. Бер күрмәсәләр, бер күрерләр, җәй игътибар итмәсәләр, кыш табарлар. Кыш көннәрендә тарлавыкны кар басар, кереп булмый башлар – эзләр салыныр… Димәк, монда калырга теләү бары тик буш хыял гынадыр. Әйе, Җаек буйларына – далага китү хәерлерәк булыр, әмир Илһам угланы Булат канаты астына, аны анда җилле генә кирмән салып ята, диделәр. Ләкин анда күршедә диярлек Тубыкбай абасы, энеләре тынгы бирмәсләр, ишетү белән яу килмәсәләр дә, Булат илханга шарт куярлар.

Булат илханда баһадир булып Битекбай хезмәт итә. Бергә укыдылар. Хак анысы, Җик Мәргәнгә Битекбай белән иш яшәргә туры килмәде, иллә онытмагандыр әле, сабакташлар иде.

Җик Мәргән тирә-юньгә күз йөртеп чыкты. Кояш күтәрелеп килә, тып-тын, бераз дымсурак һава, шылт иткән тавыш юктыр. Рәхәт тә соң шундый мәлләрдә. Тикмәгә генә көн тууны борынгы бабалары тезләнеп, дога укый-укый каршы алмаганнар икән. Ихахайлап кычкырып җибәрәсе килә. Ябалдашларын киң җәеп карт карамалар утыра, тарлавык килеп төртелгән кыяларда ниндидер могҗиза белән мәңге яшел наратлар үсә. Каян аш та, каян дым ала икән бу мәһабәт наратлар? Кыя өстеннән челтер-челтер итеп су ага. Димәк, кайдадыр өстә чишмә чыга. Матур җир, шомлы җир, куркыныч җир. Карурман Җик Мәргәнне һәрчак бераз куркыта иде. Далага ни җитә! Атка атланып алуың була, син гүя очар кош! Их, бер җырлап җибәрсәң икән ул! Ярамас. Шайтан кирмәне кыя-тау өстендә генә булып чыкса, яман килеп чыгуы бар. Чү, нинди төтен исе?!

Җик Мәргән, табыш эзләгән эт кебек, төтен килгән якны исни-исни эзләде. Кайдандыр өстән килә иде төтен исе. Әллә соң, чынлап та, кирмән якында гынамы?

Җик Мәргән ашыга-кабалана өскә үрмәләде, текә җирләрне урап-урап чыкты. Ниһаять, ул шактый күтәрелде, түбән таба карады һәм кисәк башы әйләнеп киткәндәй булды. Төтен исе кисәк юкка чыкты.

«Йөрмә тилереп, төш, ишләрең анда су көтә!» – диде ул үз-үзенә һәм сак кына түбән төшә башлады. Сәере шул булды, өскә бик тиз үрмәләсә дә, түбән төшүләре яман булды, бер-ике тапкыр чак кына аяклары ычкынып, мәтәлеп китмәде. Ниһаять, төшеп җитте, буыннарында җиңелчә калтырану тоеп, беравык типкән йөрәген тыңлап торды. Төтен исе дә юкка чыккан, тарлавык та киңәеп киткән кебек иде. Җик Мәргән чишмәгә таба кузгалды, килеп җиткәч, кушучына көмеш кебек саф су алып, рәхәтләнеп эчте. Чишмә суы тешне камаштырырлык салкын һәм, иң гаҗәбе, бераз татлырак кебек иде. Җикнең эчкән саен эчәсе килде.

– Һәй, кем анда минем чишмәдән су эчә?

Җик Мәргән ялт итеп тавыш килгән якка карады, чарасыз кулын билендәге хәнҗәренә салды. Кем дәште, кайдан? Нинди тавыш? Җитмәсә, хатын-кыз тавышына тартым. Тып-тын, һичкем күренми. Әллә саташа инде? Су эчә-эчә исердеме? Үзалдына көлемсерәп куйды һәм капчыгына су тутырды.

– Җик Мәргән! – дигән тавыш ишетте ул кабат.

Шик юк, аңа хатын-кыз дәшә иде. Күрмәсә дә, Җик аңа:

– Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә, мин сине таныдым, тавышыңнан таныдым. Мин монда, монда! Минем сиңа әйтер сүзем бар! – диде.

– Качакның Бачман баһадир сеңлесенә әйтер сүзе бар, ха-ха!

Кыз көлеп җибәрде һәм шундук Җик Мәргән баш очында кыл арканның чажлап очуын ишетте. Аркан егетнең муенына килеп төште, мәргән арканнан арынырга итте, әмма өлгерә алмады, аркан муенны кысты.

– Җик Мәргән, мин сиңа чәбәләнмәскә киңәш итәр идем, – диде кыз.

Ә үзе һаман күренми дә күренми?

Җик Мәргән ике кулын күтәрде, шунда гына аркан бераз бушап китте, һәм агач башыннан Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә сикереп төште. Кызның өстендә хәрби кием, каешында хәнҗәр, иңендә җәя, кулында нечкә кыл арканның бер очы. Күзләре күрде Җик Мәргәннең бу сурәтне, күңеле ышанып җитмәде – аның каршында бу көннәрдә уй-хисен сарыф иткән Зәйтүнә тора иде. Тукта, Зәйтүнәме, «урман кызы» түгелме? Албасты булса, аны шулай теләсә кем сурәтенә керә ала, диләр бит. Кыз елмая, әмма ачулы елмая иде. Җик Мәргән авызын ачып сүз әйтергә кыймый торды. Иң әүвәл ул моның, ошбу булган хәлнең чынлыгына ышанмый иде, аның каршында чынлап та Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәме? Ул булган хәлдә нигә аны әсир итте, теге вакытта Артыкның атын урлап алып качты, хәзер Җикне, иш башларын әсир итмәкче. Ничек итмәкче? Итте? Кыл арканны чак кына тарттымы, шундук буылачак. Күңелендә йөрткән кыз кулында әсир? Ничек итеп элмәккә оста алды! Хәйран! Чынлап та ирдәүкә икән ич! Инде ничек котылырга, аягына төшеп баш орыргамы?.. Горур төстә ычкынып караргамы?..


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации