Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 41 (всего у книги 51 страниц)
– Кайда мин, кайда?! Әнекәем!
Ниһаять, бикә үз тавышын үзе ап-ачык итеп ишетте. Бая ни кычкырса да тавышы чыкмаган икән бит.
– Баһадир Бачман?!
– Тарлавык буйлап атла, артыңа әйләнмә! – диде караңгылык эченнән бер тавыш.
Акбикә башта бу тавышка дерт итеп китте, ахыр төшенде: аңа боералар һәм ул аларны тыңларга тиеш. Ул әкрен генә тарлавык буйлап кузгалды. Бик караңгы булса да, нидер абайлап була иде әле, әллә инде тарлавык төбе ак ком булганга. Ә әмер бирүченең тавышы карлыккан, бөтенләй ят тавыш иде. Бикә адымын тизләтә төште, шунда ул артында гына ир-ат сулышы тойды. Кисәк хәнҗәрен суырып алды, борылды да ят затка кадарга дип кизәнде.
Кулы гүя ниндидер каты агачка бәрелде, хәнҗәре читкә очты.
– Әстәгъфирулла, әллә адәми зат инде?!
Ул аны хәзер аз-маз абайлады. Адәми затның күзләре генә елтырый. Йөзенә кара яулык бәйләгән иде.
– Тарлавык сезнең өчен бердәнбер котылу юлы, бикә. Ачуым китермәгез. Сезнең өчен соңы яман бетүе бар. Язмышыгызга рәхмәт әйтегез. Китә бирегез, китегез!
– Бачман баһадир кайда?
– Баһадирны елга буеннан табарлар. Аны сеңлесе Зәйтүнә хакына исән калдырдык. Артыгызга борылмагыз, юкса мәңге шунда калуыгыз бар…
Бикә, йөгерә-атлый, тарлавык буйлап китте. Кинәт ул үзе белән шайтан сөйләшүенә ышанды. Аякларда буын юк, гәүдә камырдай, чигә тирәсендә гөжләп кан шаулый. Җан-фәрманга йөгерәсе иде, әллә нигә куәт юк, буыннар таркау. Ниһаять, бикә зур булмаган аланга килеп чыкты, күккә бакты, йолдызлар юнәлешен чамалап, алга атлады. Бары тик шактый җир киткәч кенә, бикә болынга килеп чыкты. Яр буйлап көтүчеләр учак яга, берәүсе курайда уйный, икенчесе сузып җырлый иде. Бикә аларга акрын гына якынайды, тамак кырды. Курайчы уйнаудан туктады, җырчы ярты сүзендә шым булды. Ут яктысына басуга, көтүчеләрнең берсе аны таныды булса кирәк, сикереп үк торды.
– Бикәбез! – диде ул, шомлана калып.
– Әйе, мин – бикәгез, – диде Акбикә, – әмир Хаҗи бикәсе. Көтүчеләр, миңа ат бирегез, атым качты.
Акбикәгә берсүзсез иярле ат китереп бирделәр, атланырга ярдәм иттеләр, кай тарафка юл тотса, кирмәнгә барып чыгасын аңлаттылар, шунда берсе бикәне озата барырга алынды. Бикә атка дәшмәстән, озата баручы көтүче артыннан җилле генә юыртып китте. Күп тә үтми, алар кирмән каршына килеп чыктылар. Көтүче, исемен атап, каравылбашка кычкырды, янында бикә булуын әйтте. Бикәне үз күзе белән күргән каравылбаш Бакырбай, кирмәнгә керүгә, аттан төшкән бикәнең аягына егылды.
– Кичер мине, бикә, кичерә күр. Мин гаепле, мин. Мин бирдем ачкычларны.
– Тор, каравылбаш. Җуйма ирлегең! Сине гаепләүче юктыр. Бачман баһадир кайда?
– Бикәм, – диде йөзбаш, якын ук килеп, – баһадирны кул-аяклары бәйләнгән килеш яр буеннан табып алдык. Кычкырып ята иде.
Бикә бераз тынычланды, ләкин тизрәк баһадирны күрәсе килүен йөзбаш Бакырбайга әйтергә кыймады.
– Мин өшедем, каравылбаш, мине җылы өйгә илтегез…
Бикәне озата килгән көтүче атын алып китеп барды, бикә аңа хәтта рәхмәт тә әйтергә өлгерми калды. Бикәне иң кәттә өйгә урнаштырдылар. Шунда кереп, мич каршына утыргач кына, бикә булган хәлгә кайта алды. Булган хәлне аңларга теләп, манара эчендәге һәр мизгелне күз алдыннан кичерде. Шулай ук бар булган хәлне күреп-күзәтеп тордылар микәнни?! Йа Аллам?! Әйе, аны сизмәстән күтәреп алдылар, мәгәр баһадир янәшәсендә иде ич, нигә дәшмәде? Аны нишләттеләр?
Баһадирны күрәсе, һәммәсен дә сорашасы килсә дә, бикә яхшысынмады, сабыр итәргә булды. Бар булган хәлне әмиргә җиткерүләре бар иде.
Иртән иртүк аның хозурына баһадир Бачман килеп керде. Бикә юынган, чәчләрен тараган иде инде. Йөзендә нур балкый, бит очлары алсуланган. Ул аның килүен көтте, бик көтте һәм баһадиры менә аның каршында.
– Кичер мине, бикәм! Мин кичә…
– Үт түрдән, – диде бикә. – Бире кил.
Әмма көтеп ала алмады, үзе үк аңа таба атлады, күкрәгенә башын салды.
– Бикәм!
– Әйтмә бер сүз дә, бер сүз дә әйтмә. Мин – синеке.
– Кичә мине бәйләп ташладылар.
– Сөйләмә ул турыда, син исән. Исән! Тиздән без моннан китәрбез. Үз илебезгә, туган далабызга.
– Мин синең янда басып торганымны гына хәтерлим. Башыма да сукмадылар кебек, ят нәрсә дә иснәтмәделәр шикелле, ә тәмам аңым җуйганмын.
Бикә, башын күтәреп, баһадирның күзләренә карады. Шушы мизгелне күптән көткән иде. Киң җилкәле, типсә тимер өзәрдәй сәламәт-таза баһадирның шайтан каршысында мескенләнеп калуы, хәзер исә гаепле кеше сыман бикә алдында акланырга тырышуы көлке иде. Әмма бикә көлмәде, иң мөһиме – алар исән һәм кабат очраштылар. Хәзер инде аларны берәү дә аера алмас, һичкем, хәтта әмир үзе дә.
Баһадир бикәне кулына күтәрде, кая илтергә белми торды, бикә, көлемсерәп:
– Мин курыкмыйм, курыкмыйм, баһадирым, мине шайтан үзе күтәреп йөртте, – диде. – Әнә тегендә алып кер, чаршау артына…
22
Җик Мәргән берәүгә дә күренмәскә тырышты. Әмир Хаҗи урманына килеп төпләнергә ниятләгәч, ул ишләрен беренче очраган аланлыкта калдырды да якын-тирәне әйләнеп килергә булды. Әмир Хаҗи урманнарында качкыннар яши, үткән-сүткән сәүдәгәрләрне борчыйлар, әмма ни хан, ни әмир качкыннарны эзәрлекләмиләр, дип сөйләгәннәрен ишеткәне булса да, моның сәбәбен белми иде Җик Мәргән. Ни өчен качкыннар бу урманда тыныч яшәргә тиеш? Бармы алар биредә, әллә кеше куркытыр өчен генә сөйлиләрме? Менә ничә көн инде аны угланнары белән абасы Тубыкбай эзәрлекли. Абасы Тубыкбайда мең азат, ә аның ишләре ике дистәдән дә артмас. Шуңа күрә Җик Мәргәннең абасы белән очрашасы килми иде. Эзәрлекләр-эзәрлекләр дә, эзенә баса алмагач, борылып кайтып китәр дип өмет итә иде. Ике көн буена алар шушы урманда тулгандылар. Урман Җик Мәргәнгә ошады, кош-корт күп, качып ятарга тарлавыклар бар. Качкыннарны түгел, ике көн буена урманда тулгансалар да бер генә адәми затны да очратмадылар. Идел белән Чулман елгалары арасындагы бу урманны күзәтергә әмир Хаҗиның кулы җитмиме, качкыннар аңа зыян китермиләрме – Җик Мәргән моны ачыклый алмады. Ярты көннән артык урманда тулганды Җик Мәргән – ник бер җан иясен очратсын. Бу хәл аны бераз шомга салды. Җир – иясез, ат йөгәнсез булмый, монда исә гелән адәм аяк басмаган диярсең.
Кояш авыша башлагач кына, Җик Мәргән ишләрен калдырган аланга кайтырга дип борылды. Тик күпме генә чамалап йөрмәсен, ишләрен таба алмады. Аваз салырга курыкты– ят урманда кемгә тап булмас, аннары йә әмир, йә хан, иң яманы Тубыкбай абасы азатларына очравы бар иде. Кыскасы, сак булу хәерлерәк хәлдер. Тиздән ул ишләрен табар, чамалап бара, бераз гына булса да барыр юлы истә калган. Инде эңгер иңеп, караңгы төшә башласа, куркыныч булса да, сөрән салыр. Их, дала булса икән ул! Далага килеп чыктымы, Җик Мәргән үзе аңлап бетермәгән ярсыну, ашкыну тоя иде, аты да, иясенең теләген сизгәндәй, киң далага килеп чыгуга, җилне узардай булып чаба башлый. Ә монда, куе агачлар арасында, сирәк-мирәк кенә аланнар очрый, Җик Мәргәннең шул аланны күрүгә дә сулышы киңәеп киткәндәй итә. Шундый аланнарның берсенә туктап, атыннан төште, җиргә ятып ят тавышлар ишетмәмме дип тыңлады. Юк, тынлык, ул-бу ишетелми. Җик Мәргән күтәрелеп күккә карады һәм таң калды. Зәп-зәңгәр иде күк йөзе. Атын тышаулап тормады, йөгән тезгенен ат бәкәленә бәйләде дә куе үлән өстенә сузылып ятты. Җирән Кашкасы кетер-кетер ашый башлады. Куе зәңгәр күк йөзендә анда-санда гына болытлар йөзә, өздереп-өздереп сандугач сайрый, тынып-тынып кәккүк кычкыра, ул да түгел, куркынып калган саескан шыкырдый башлый. Ниндидер җанвар якынаюын саескан гына түгел, ат та сизә, ул башын күтәрә, колакларын торгыза һәм, минем монда иям дә бар дигәндәй, тавышлы итеп пошкырып куя, йөгән тимерләрен зеңләтеп ала. Бу аның «биредә синнән дә көчлерәк зат бар» диюе иде, күрәсең.
Атның пошкыруын, колакларын торгызып агачлар куелыгына карап торуын күреп, иясе дә терсәгенә таянып күтәрелде, тирә-ягына карангалап алды. Иясенең тыныч тавыш белән: «Ни бар анда?» – дип дәшүе атны чынлап та тынычландырды бугай, ул янә йөгән тимерләрен зеңләтеп алды һәм янә үлән кимерә башлады.
Җик Мәргәнгә уйланырлык иде. Нишләргә тиеш ул? Сәлим хан алдына барып баш орса, һичшиксез, аны сарай мәргәне итәр. Иллә абасы Тубыкбай белән арасын бозмаска теләп, тотып аңа тапшыруы да бар иде. Бу хәлне дә һич тә булмас димә. Димәк, Сәлим хан алдына барып баш орырга ашыкмаска кирәк. Ашыкмыйча ни кылыр? Казак-качкын булып урманда яшәсенме? Әллә соң әмир Хаҗига барып егылыргамы? Аны ипле кеше, диләр.
Җик Мәргән сикереп торды да, йөгән бавын ат ялына ташлап, өзәңгегә аягын куйды. Шул мәлдә ул агачлар арасында басып торган бер затны күрде. Адәми зат аны күзәтә иде, кулында ук куйган җәясе. Җик Мәргән азатны күрмәмешкә салышты, атына атланды да акрын гына аланнан чыга торган сукмакка таба кузгалды. Сәер бер халәттә иде ул. Аның адәми затка бер әйләнеп карыйсы, бер, ял өстенә ятып, бу тирәдән җан-фәрманга чабасы килде. Аты да, иясенең карарын көткәндәй, акрын гына атласа да, эчтән ашкынып тора иде. Хайван булса да, ул да күрде җәясенә ук элгән азатны. Ук аның иясенә тимәгән хәлдә, аңа тиюе бар иде. Агачлар сирәгәя башлауга, Җик Мәргән тезгенен тарта төште. Җирән Кашка чабып китәргә җыенды. Шулчак мәргән каршына ат менгән өч азат килеп чыкты.
– Юлчының аты, юнәлгән юлы кай тарафка? – дип сорады унбаш, алгарак чыгып.
«Абасының азатлары, аны эзлиләр, – дип уйларга өлгерде Җик Мәргән. – Димәк, агач артындагы азат та боларныкы булган. Укка алмауларының сәбәбе: абасы тереләй тотарга кушкан».
Күз ачып йомганчы Җик Мәргән кылычын чыгардыһәм каршындагы азатларга ташланды. Тегеләр моны һич тә көтмәгәннәр иде булса кирәк, атларын читкә каердылар. Ул арада Җик Мәргән алар яныннан узып китте һәм тулпарына: «Алдыр, алдыр, Кашкам!» – дип кычкырды. Ат иясен аңлады, сөлек кебек сузылып чапты, тиздән ул иясен елга буена алып чыкты һәм яр буйлап җилдерде. Бертын чапкач, Җик Мәргән атын тыя төште, атыннан төшеп, куа килмиләрме дип, колагын җиргә куеп, тыңлап карады. Куа килүче ишетелмәде. Шик юк, азатлар аны эзли, бәлкем әле, абасы Тубыкбай да ерак түгелдер. Абасы аңардан үч алырга тели, үтерүе дә бар иде, ә азатларга Тубыкбай да, Җик Мәргән дә барыбер, алар кемгә буйсынса да буйсынучылар. Җик Мәргән әле, бәлкем, аларга якынрактыр да, бергә үстеләр, шул ук вакытта Тубыкбай баһадирларыннан да куркалардыр. Азатларның укка алмауларын шуннан гына күрде Җик Мәргән. Сәлим хан тарафыннан иркәләнгән Тубыкбай һичкем белән исәпләшми, үзбаш карар кыла, үзенә буйсынмаган азатларның башларын кисәргә дә күп сорамый иде.
Җик Мәргән атына атланды, уратыбрак янә урманга юнәлде. Дала аңа бүген куркынычрак иде, ачык җирдә аны күрергә тиеш түгелләр. Куе урманга килеп кергәч, Җик Мәргән атның тезгенен җибәрде, хайван үзе кая тели, шунда алып барсын, аның язмышы минем язмыш, һәрхәлдә, аты ишләрен тизрәк табар шикелле иде. Кечкенә бер аланны узды, икенчесендә туктамады, куе агачлар арасыннан бара торгач, ниһаять, өченче зур гына аланга килеп чыкты. Таныш алан кебек, алан уртасында кам басып тора.
– Тукта! – диде ул, Җик Мәргәнгә таягын күтәреп.
Җик Мәргән атын туктатты, сикереп җиргә төште.
Сәләмә киемнәр кигән, муенына төрле шылтыравык әйберләр таккан, таягы очына тиен койрыгы бәйләгән, сырма итәкләренә бүре, төлке, куян, җофар, сусар, тагын әллә нинди җәнлекләрнең койрыкларын таккан, башына тубал кадәр бүрек кигән камны күрүгә, Җик Мәргән кыю рәвештә аңа таба атлады. Нидер сизенеп, кам кача башлады. Җик Мәргән яшен тизлеге белән камга аркан ташлады һәм бауны сава-сава үзе янына тартып китерде.
– Син кем? Кайсы төбәк камы? Урманда кемнән качып йөрисең?
– Тимә миңа, батыр. Минем берәүгә дә зыяным тигәне булмады. Мин монда шәех Игәнәй мөридләреннән качып йөрим. Алар мине суга батырып үтерергә иттеләр, качып кына котылдым. Инде хәзер икенче берәүнең кулына килеп эләктем. Беләм, мин шәех Игәнәй мөридләреннән качып йөрсәм, син хан азатларыннан сакланасың.
– Кайдан беләсең?
– Мин барысын да беләм, батыр. Тиздән Болгарга зур яу килер. Батырлар яуда кирәк, ә сине абаң урманга качарга мәҗбүр итте. Тәңре барысын да күрә. Сине хәзер, урман бетереп, абаң Тубыкбай азатлары эзли.
– Кайдан беләсең, кам?
– Кам барысын да күрә, барысын да белә, Җик Мәргән. Кам ишләреңне турап ташлаган кешеләрне дә белә.
– Кем турады, кайда?! Син барысын да күреп тордыңмы?
– Җибәр мине, батыр. Миңа болай сөйләшүе авыр.
Җик Мәргән арканны бушатты, кам аягына торып басты.
– Бар, кам, китә күр. Кем белә, бәлкем, Ходай безне тагын очраштырыр. Кайда дип сорама, үзең беләсең. Хан кулына яисә абам кулына эләксәк, икебезне дә дар агачына астырыр. Мәгәр мин шуны аңламыйм, кам, шәех Игәнәй мөридләренә нигә кирәк син? Син хәзер халык өчен карачкы гына ич! Аннары аларда корал да, атлар да юк.
– Ялгышма, батыр. Шәех Игәнәй мөридләре көн-төн уктан атарга, кылыч белән эш итәргә, аркан ташларга, сөңге ыргытырга өйрәнә. Шәех Игәнәй мөридләре хәзер хан азатлары кебек үк хәрбиләрдер. Алар азатлар кебек үк корал йөртә, яшереп, итәк астында. Мөридләргә тап булма, батыр…
Җик Мәргән камны янә күздән кичерде. Түшенә ялтыравык тәңкәләр, төрле төстәге чүпрәкләр, шылтыравыклар таккан җан иясенең кыяфәте генә түгел, үзе дә көлке тоелды. Җик Мәргән камның тәңкәләренә генә кагылган иде, шул мәлдә аны кам баш аша ташлады да, өстенә менеп, бугазына тезе белән басты. Җик Мәргән бермәлгә исенә килә алмый торды. Ни булды аңа? Яңа гына кам алдында басып тора иде, инде аның астында – җирдә ята. Җик Мәргән чарасыздан шаркылдап көлеп җибәрде. Моны һич тә көтмәгән кам сикереп торды да, артына әйләнеп карамастан, урман куелыгына йөгерде.
Җик Мәргән сикереп торды. Әүвәл ул камны уктан алырга теләде, ләкин бу уеннан шундук сүтелде һәм баш очыннан очып барган ала карганы атып төшерде. Агачлар арасына килеп керүгә, артына әйләнеп караган кам батырның очып барган кошны атып төшергәнен күрде дә шып туктап калды.
– Батыр Җик Мәргән!
– Җик Мәргән, кам, Җик Мәргән!
– Ышан, сине урман бетереп Тубыкбай абаң эзли, ишләреңне тураучы да ул. Исән чакта Казан елгасы буйларына кач. Анда үзеңә ишләр табарсың.
– Кам, әйткәнең хак булса, колың булырга ризамын.
– Мин беркайчан да, беркемгә дә ялганламадым, Җик Мәргән. Ишләреңне үтерүчеләр әле ерак китмәде, абаң елга кичүе янында кунарга булды. Үч алыйм дисәң, төн бүген караңгы булыр…
– Мин сиңа ышаныйммы, кам?
– Бүрене ат белән, куянны эт белән куалар, Җик Мәргән. Сак бул, абаңның сиңа ачуы ямандыр. Сәлим хан да Тубыкбай абыеңа сине тотып бирергә вәгъдә иткән. Тубыкбай башыңны кисеп китерүчегә мең ат ышандырган.
– Мең баш ат?! – дип гаҗәпләнде Җик Мәргән һәм җәясенә ук элеп, әйләнә-тирәсен карап чыкты.
– Юлың уң булсын, батыр егет. Иртәгә иртән кам сине ошбу аланда көтәр…
Сәер кам куе агачлар арасына кереп югалгач, Җик Мәргән аты янына килде, ял астына кулын тыгып, бертын уйланып торды. Нишләргә тиеш ул? Абасын куарга чыксынмы, әллә, барысына да кул селтәп, Казан елгасы аръягындагы урманда көн күргән качкыннар янына китсенме? Юк, әүвәл ишләрен табарга, бу хәлнең булганына инанырга, аннары үч алырга, үч!
Җик Мәргән сикереп атына атланды, җилле генә юырттырып, Чулман тарафына юл алды. Камга ышанды да, ышанып та җитмәде. Абасы, чынлап та, аны эзләп йөриме? Ни тели ул аңардан? Аңа комачауламый, илдән чыгып китте, җир сорамый лабаса инде. Ефәк юлын сакларга алынмый. Ләкин абасының аннан котыласы килә. Ни өчен? Ялгызы калырга телиме, угланнарына урын әзерлиме? Ни кылыр берьялгызы калып? Бер угланнарына таянырга исәбеме?
Ат, юлны яхшы белгәндәй, җилле генә юыртып бара, тиздән елга да күренер. Ләкин Җик Мәргән атын кисәк борды да ишләрен калдырган якка таба чапты. Ул башта барысын да үз күзләре белән күрергә тиеш. Абасы чынлап та ишләрен турап ташлаган булса, ул аңа моны кичермәс.
Ишләре яшеренгән төбәккә якынайган саен ярсына, күңеле гасабилана башлады. Кисәк ул кам әйткән хәлгә ышана калды. Гәрчә ишләрен бик уңайлы урында калдыруына инанса да, мәргәнгә кинәт курку килде. Абасы ишләрен очраткан булса, кызганмас, барысын да турап ташлагандыр. Ләкин ишләре үткен күзле мәргәннәр, тиз генә бирешмәсләр… Урман яклап, өске тарафтан өсләренә кисәктән килеп төшкән булсалар – харап, кылычларын да чыгарырга өлгерми калулары бар иде. Сөйләшүләре буенча, алар аны беркая да кузгалмыйча көтеп торырга тиешләр иде. Ни өчен берсен дә үзе белән алмады? Кызганды, ял итсеннәр, дигән булды. Бу хәлдә янә үкенү тойды Җик Мәргән. Менә ул тарлавык, тарлавык буйлап беравык барасы да сулга борыласы һәм зур булмаган алан…
Күрде дә Җик Мәргәннең тыны кысылды, үз күзләренә үзе ышанмый торды: анда-санда ишләренең мәетләре ауный, аларны унлап бүре ботарлап ята иде. Ерткычлар шулкадәр мәет ашау белән мавыкканнар ки, мәргәннең килеп чыгуын сизми дә калдылар. Явыз җанварларның киткәнен көтеп, агач башларында козгын, саесканнар, ала каргалар сабырсызланып утыра, агачлар арасында ач төлкеләрнең күзләре елтырый. Ат менгән кешене беренче булып саесканнар күрде, котырынып шыкырдарга тотындылар, ахыр, аны күреп, төлкеләр таралыша башлады, бүреләр исә һаман мәетләрне ботарлый. Җик Мәргән җәясенә ук артыннан ук элде. Тарлавыкта унлап бүре, аларның берсе дә моннан чыгып китә алмас. Ул бүренең баш чирәбенә атты, күбесенең күзенә тигезде. Тик алданрак ашарга керешкән сизгер ана бүре генә, ук-җәя тоткан җайдакны күреп, тешләрен ыржайтты һәм Җик Мәргән ягына сикерде. Ярсынып ат кешнәде, Җик Мәргән:
– Кашкам! – дип кычкырды. Мәргән бүрегә очып килгән кошка аткандай атты, бүренең тешләрен ватып кергән ук сынды, иллә тамагына кереп кадалган ук аның котын алган иде инде – ерткыч ат аягы астына диярлек килеп төште һәм бер-ике тапкыр тартышып алды да тынып калды.
Аты пошкырына-пошкырына артка чигенде, Җик Мәргән атын тынычландырды да атыннан төште, үлгән бүрене, тибеп, бер читкә ташлады. Аннары явыз бүреләр тарафыннан ботарланган адәм мәетләре, төрле рәвештә аунап яткан бүреләрне күрде дә, ике кулы белән йөзен каплап, үкереп җыларга кереште. Кисәк ул кылычын тартып чыгарды һәм ярсынып бүреләрне турарга тотынды, тарлавык – кан исе, агач башлары козгын-карга белән тулды. Җик Мәргәннең күзләрен кан баскан, ул әле бер бүре янына ташланды, әле икенчесенә – барысын да турап, тапап бетергәч кенә туктады да, дөп-дөп типкән йөрәген тыя алудан гаҗиз калып, мәетләргә янә бер күз йөртеп чыкты. Мәргәннең кулындагы кылычы үзенә корбан эзли һәм җиңелчә дерелди иде.
Бүреләргә булган ачу әкрен генә кайтты – ишләрен үтерүче бүреләр түгел, абасының азатлары иде. Ул хәзер үк аларны куа чыгар, җитәр һәм соңгы тамчы канына хәтле орышыр. Җик Мәргән абасы янында мең азат булса да тиз генә бирешмәс, башта ул аларны уктан алыр, аннан сөңгегә утыртыр, ахры кылыч белән орышыр, бугазларына тешләре белән ябышыр.
Менә шуннан кузгалмыйча үч ала алса икән ул алардан?! Инде хәзер нишләргә тиеш? Куа китәргәме?
Җик Мәргән талымсызланып аның китүен көтеп торган козгыннарга, ала каргаларга, сиртмә койрыклы саесканнарга карады, агач араларындагы ач төлкеләргә күз төшерде. Кем яратты икән бу дөньяны? Нигә бар җан иясе бер-берсенә үлем тели? Көчленеке, гайрәтленеке, куәтленеке замана. Әллә соң абасына буйсынмыйча начар иттеме? Абасы азатлары аның ишләренең коралларын да салдырып алганнар иде. Болгарда борын-борын заманнан бирле азатны корал-киеме белән күмәләр, ә монда, оятларын югалтып, ишләренең ук савытлары – садакларына чаклы җыеп алганнар.
Җик Мәргән колакларын торгызып иясенә карап торган аты янына килде. Ат башын кочаклап, бертын уйланып торды. Шуннан яр кырыена таба атлады. Зур булмаган чокырны күреп, кылычы белән ярсынып кабер казырга тотынды. Башта ул киемнәрен салмый казыды, ахырда күлмәктән генә калып, шактый тирән кабер өлгертте. Балчыкны ул өскә калканы белән чыгарды. Кабер өлгергәч, урман артына тәгәри башлаган кояшка бакты. Кояштан кан сава кебек иде. Җик Мәргән берәм-берәм ишләренең мәетләрен кабергә ташыды, ул күтәргән берсенә аты-исеме белән күз яше аша дәште, белгән догасын укыды, тәкъдирен вакытсыз тапкан ишенә тыныч йокы теләде. Барысын да кабергә ташыгач, калканы белән күмде һәм дәү балчык өеме кырына тезләнде дә һәммәсен дә күз алдыннан уздырды. Ишләренә ул әйтер сүз тапмады. Мәргән аларны түгел, бары тик үзен, бер үзен гаепләде. Үзе дә алар янында калган булса, ихтимал, абасы азатларны үтермәгән һәм ач бүреләргә калдырмаган булыр иде. Бите буйлап кайнар күз яше акты, ул күз яшен сөртмәде, тәмам акылдан шашар халәттә иде. Утырган саен ачуы кабарды, үч алу теләге, ачы нәфрәт тамак төбенә төер булып тыгылды. Торды. Калканын кабер өстенә куйды, ике ягына ике ук салды, янә баш иеп бертын басып торды. Ниһаять, аты янына килеп, өзәңгегә аягын куйгач кына, җеп өзәрлек хәле дә калмавын тоеп, беравык тынып калды. Янә үч алу теләге йөрәген өздереп алды. Иясенең хәлен белгәндәй, ат ал аякларына тезләнде. Җик Мәргән атына матур-матур сүзләр әйтте, кешегә зарлангандай зарланды. Аңладымы аны Җирән Кашкасы? Белмәде, мәгәр шул моң-зардан соң эче бушап калган кебек булды.
Ул арада эңгер иңде, Җик Мәргән көнчыгышка таба юл алды. Ул аларны куып җитәр. Җитәргә тиеш. Җик Мәргәннең камны күрәсе килде. Ул аңа хәзер ышанды. Абасы ерак китмәгәндер, чынлап та, елга буенда ял итәдер. Тубыкбай аны тотса, бөтен халык алдында хөкем итәр. Җәзаның да бик яманын сайлар. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен ат койрыгына тактырыр, таш атып үтерттерер, хәтта күмәргә дә рөхсәтен бирмәс, урманга бүреләргә ташлатыр…
Болгар өчен Җик Мәргәннең үлеме ил өстенә килгән афәт түгел иде түгелен. Болгар өчен ун азат һәм бер мәргән күлмәктән суырып алган бер карыш җеп кенә. Әмма күлмәк таман булсын өчен бер карыш җеп тә үз урынына кирәк икән. Сәлим хан моны соңрак аңлар, ике елдан урыслар яу белән Болгарга килгәч. Хәзер исә ул үзсүзле, башимәс батырларны зинданга яба, башларын кистерә иде. Качкын азатлар Сәлим ханның кан дошманына әверелде. Ул аларны рәхимсез рәвештә эзәрлекләде, тоткыннарын рәхимсез рәвештә асты, кисте, ат койрыгына тактырды. Тубыкбай энесе Җик Мәргән Сәлим хан өчен нәүбәттәге качкын батыр гына иде.
Төнлә ниндидер инеш буенда кунды, абасы Чулманны кичкән булып чыкты. Иртән ул эзләп-эзләп тә кичү тапмагач, елганы аты белән йөзеп чыкты һәм очраткан бер кешедән, абасының азатлары еракмы, бу тирәдән күптән уздылармы, дип сораша-сораша, Ык елгасына таба чапты. Аның исәбенчә, абасы бүген шул төбәктә кунарга тиеш иде. Икенче көнне кичен ул, ниһаять, эзләгән азатларын күрде. Ашыкмый иде абасы, туганы Җик Мәргәнне тота алмаса да, үч алды – аңа ияреп киткән азатларны турап, бүреләргә ботарларга калдырды. Җик Мәргән абасы азатларына күренер-күренмәс кенә барды. Шунда бер хикмәтле нәрсәне абайлады: азатлар арасында әсирләр дә бар иде. Кайдан? Качкын азатларын Сәлим хан биреп җибәрде микәнни? Тубыкбай аларны Үргәнеч сәүдәгәрләренә кол итеп сатып җибәрәчәк. Кол тамгасы салынган кешегә Болгарга әйләнеп кайту юк, аны берәү дә азат итеп тә, хезмәтчесе итеп тә алмый, иясе тапса, бәладән баш-аяк. Качкыннарны бер-берсенә бау белән бәйләгәннәр, җәяү куалар. Ниһаять, Җик Мәргән абасын да күрде. Тегесе йөзбашына нидер әйтте дә, җансакчыларын алып, Ыкны кичте һәм, чаптырып, тауга менеп китте. Әүвәл Җик Мәргәннең абасын куып җитәсе һәм аңардан үч аласы килде. Иллә алар күбәү иде, ул берүзе. Дуамалланып башын әрәм итүе бар иде. Китә бирсен абасы. Ул калганнардан үч алыр. Ләкин калганнардан кем гаепле? Абасы котырта ич аларны, аның ишләрен үтереп, урманда бүреләргә калдырырга боера.
Җик Мәргән куе әрәмәлектә туктады, кич кунарга калган меңбаш азатларын күзәтә башлады. Бавырчы азатлар аш әзерли, беришесе елга яры өстенә кырын төшкәннәр дә мәзәк сөйли, шаркылдап көлешә, качкыннар исә бер-берсенә бәйләнгән килеш тыныч кына яр буенда утыра.
Кояш баеды, күп тә үтми эңгер иңде. Җик Мәргән атын тышаулап җибәрде дә куаклар арасыннан абасы азатларына таба атлады. Азатлар ит кимереп утыра, атларын болынга җибәргәннәр, караучы да куймаганнар. Ышаналар, бу төбәкләрдә качкыннар юклыгын беләләр, чөнки талар нәрсә юктыр бу җирләрдә – Болгарның олы калалары Идел, Чулман, Җаек буйларында. Ык буйларында исә иген игүчеләр, мал тотучылар көн күрә, аларның күбесе Тубыкбайга, беришесе әмир Хаҗига ясак түли.
– Йөзбаш, качкыннарга да ит бирикме?
– Бирегез. Алар да кеше, бирегез, бир.
– Ә менә болары кеше түгел инде, йөзбаш. Тиздән аларга Тубыкбай тамга сугар, сукмаган хәлдә Үргәнеч сәүдәгәрләренә сатып җибәрер.
– Син, азатым, болай бик кәпрәймә әле. Кем белә, синең дә шул көнгә калуың бар.
– Кичерә күр, йөзбаш. Болай гына мин. Хак, алар да кеше. Әй, бавырчы, качкыннарга да ит өләш! – дип кычкырды ашчы азат.
Җик Мәргән аларның барысын да танып бетермәсә дә, күбесен күреп белә иде, алар да аны таныйлардыр. Аңарга алар янына чыгарга ярамый. Җик Мәргән куеныннан корт йомарламы чыгарды да кимерә башлады. Ни кыласын белми иде әле ул, иллә ни дә булса кылыр. Азатларның берсе, тамагы туйгач, курай уйнап җибәрде, икенчесе җыр башлады. Кая китте икән абасы йөз азат белән? Биредә бер кирмән дә юктыр. Иген игүче бортасларгамы, мал асрап көн күрүче мәләкәсләргәме, йә булмаса, авыл-авыл утырган кыпчакларгамы? Әллә соң Чәчкә-ана янынамы? Аны бу якларда тора, диделәр. Ни генә булмасын, абасы кире әйләнеп кайтыр. Аннары кем дә булса ул яшеренгән куаклар янына килми калмас. Йөзбаш янында куштан Сарбай да бар, ахрысы. Нишләп йөри куштан Сарбай? Кая бара? Тубыкбай авылына шәех итеп алып киттеме әллә үзен? Нигә дәшми, әйтерсең авызына су капкан. Сәлим хан сараенда ук хезмәт итмәсә дә, куштан Сарбай шәех Игәнәйнең иң якын мөриде иде. Хәзер ул, димәк, абасында, аның авылында үгет-нәсыйхәт алып барачак, оланнар укытачак. Сәлим хан Тубыкбайга авылында мәктәп ачарга кушкандыр, йә булмаса, шәех Игәнәй фатихасын биргәндер…
Җик Мәргән сабый чактан ук түземле булырга өйрәнде. Хәрби уеннарда ул бик озак яшеренеп ята алды, бүтәннәр түземлекләре җуелып атылып килеп чыкканда, ул бик озак чыкмый ятар, нык яшеренер, аны һәрчак җиде-сигез кеше эзләр иде. Аның шулай озак яшеренеп ятуына ишләре үпкәләр, аның белән уйнамас дәрәҗәгә җитеп ачуланышырлар иде, иллә Җик Мәргән, хәтта сарай мәктәбенә килгәч тә, бу гадәтен ташламаган һәм баһадирлардан һәрчак мактау сүзе генә ишетер иде. Уктан алуны инде әйтеп тә торасы юктыр, ул сарай мәктәбенең иң дәрәҗәле мәргәне иде. Ун яшендә Җик укны укка утырта башлады, унике яшендә уктан алу осталыгы өчен ханнан бүләкләр алды, мәктәпне бетергәндә, аңа Сәлим хан үзе Мәргән исеме бирде. Шул көннән алып, Җик атына Мәргән сүзе өстәлде. Үсә-исәя төшкәч, Җик Мәргән мондый хәлләрдә тагын да сабырлана төште, ауга барса, алыр җәнлеген көтеп, көнозын утырыр, иллә теләгенә ирешми кайтмас иде. Монда да ул көтәр, берәрсе бире килер, килми калмас, чөнки Җик Мәргән урынны бик белеп сайлады, кеше күзенә бик чалынмый торган куаклар, чокыррак урын, тышка чыгасы кеше моннан да җайлы урынны тапмаячак. «Эңгер-эңгер, иңче, ике күзем, күрче», – дип, балачактагы әйтемнәрне такмаклап утырды Җик Мәргән.
Әһә, әнә берәү килә дә. Менә шулай, кил-кил, бире кил, тагын да бирерәк, дип утырды батыр егет. Ул корбанын тотарга җыенган җанвардай бераз күтәрелә, кулына алган ефәк бауны җайлый төште. Азат һични уйламый утырды. Шул мәлдә аның муенына бау ташланды. Җик Мәргән азатны тартып китерде, күзләре акая башлавын күреп, авызына чүпрәк тыкты, бауны бушатты. Аннары тегенең ыштанын күтәрде, бавын бәйләде дә үзе белән әйдәде. Шактый җир киткәч кенә, ул аның авызыннан чүпрәкне алды, кулларын чиште.
– Җик Мәргән! – диде әсир азат, көчкә сулыш алып.
– Башың ике булмаса, кычкырма! Мин сорыйм, син җавап бир. Килештекме?
– Баш өсте, Мәргән. Килешми буламы. Эһе, син монда, абаң сине әллә кайларда урман бетереп эзли. Бер гаепсез кешеләрне турап ташладык.
– Абам ишләремне таныдымы?
– Танымый буламы, Җик Мәргән. Үзе үк кадап йөрде. Миннән киткән һәр азатны шушындый үлем көтә, дип янады.
– Чатыр янында нинди әсирләр, кая алып барасыз?
– Тубыкбай баһадир ханнан алды. Мин аларны көтүче итәм, ди. Далам зур, малым күп, көтүчеләрем җитми, дип зарланды.
– Атың ничек?
– Артык мин, Мәргән. Анам бәби таба-таба туйгач кына, Ходай аңа тагын бер бала биргән, унике янына унөченче итеп, шуннан исемемне Артык дип кушканнар.
– Менә нәрсә, Артык. Сиңа бары тик ике юл бар. Беренчесе– минем белән китәсең, икенчесе…
– Китәм, Мәргән, китәм.
– Ярый, ышанып карыйк. Син хәзер ишләрең янына бар. Абам кайткандыр. Тирмәсенә кер дә әйт: Җик Мәргән энең ишләрен үтергән өчен сине, Тубыкбай баһадир, кыямәт көндә дә кичермәм, дип ант итте, диген. Шул. Әйт янә, «үлем үлем сорар дип әйтте» диген.
– Җибәрмә абаң каршына, Җик Мәргән, мине, җибәрмә! Мин аңардан куркам. Иң әүвәл моның өчен мине атам кичермәс, аннары абаң да. Атам мине яратмый. Анам вафат булгач, яшь хатынга өйләнде. Атам ауга киткәч, үги әни мине үз янына алып керде. Шуннан, җай килгән саен, минем янга керә башлады. Атам шикләнә, сизенә дип уйлап, мин аңа шул хакта әйтә яздым. Атам шундук аңлады һәм өйдән куып чыгарып җибәрде. Ләкин исенә килеп, куып җитте һәм Тубыкбайга китереп бирде. Ите – сиңа, тиресе – миңа, диде. Шуннан соң Тубыкбай миңа юньле көн күрсәткәне юк, сыртымнан камчы эзләре өзелми. Коткар мине, Җик Мәргән, изгелегең гомерем буена онытмам.
– Артык, чынмы, ялганмы бу хәлләрең – анысы миңа караңгыдыр. Ләкин беләсең, мин бернинди дә мәргән түгел инде. Баш иеп Сәлим ханга бардым – кабул итмәде, мыскыл итте.
– Юк, син мәргән, мәргән, Җик. Син хан мәргәне. Барысы да шулай диләр.
– Нинди генә хәлләргә тап булсак та, бер-беребезне ташламаска ант итик, Артык! Борынгы бабаларыбызча.
Җик Мәргән уч төбен ярды, аннары шул ук белән Артык та уч төбен яргач, канлы кулларын кысыштылар.
– Без хәзер бертуганнар, Җик Мәргән!
– Бертуганнар, Артык! Тик абам Тубыкбай белән минем кебек түгелләр. Тәңрем, безне үлгәнче бертуган ит! Орыш кырында да, ил-йортта да бер уй, бер теләк белән яшик.
– Минем киңәшемә мохтаҗ булсаң, тыңла азатыңны, Җик Мәргән. Абаңнан бүген үч алма. Китсен ул үз юлы белән. Ходай бар ул, мәргән, бар. Коткарыйк качкыннарны да шылыйк моннан. Качкыннар кирәк безгә, күп, бик күп кирәк. Бары тик шуннан соң гына абаңа яу бар. Мин һәрчак синең яныңда булырмын, халыкка чын хакыйкатьне ачып салырга тырышырмын. Абаң җир-сулары сиңа калыр, ил башына син утырырсың… Туган туганны үтерү дәвер чиренә әверелеп бара шикелле, мәргән…
– Әллә ялгышаммы мин, Артык? Абамның шымчысы булып куюың да бар ич синең.
– Шымчы сине эзләп Бөек калага, әмир Хаҗи урманнарына барыр идеме, Җик Мәргән?
– Бар, атыңны тотып кил, Артык. Минем белән китәрсең. Киңәшеңне тотарга булдым. Ләкин качкыннарга тимәбездер, миңа көтүчеләр түгел, азатлар кирәк, Артык, азатлар.
23
Сәлим хан берәүдән дә ярдәм көтмәде. Ул үзенә генә ышанды. Хәтта угланы әмир Хаҗига да сирәк мөрәҗәгать итте. Акча кирәксә – сәүдәгәрләрне кысты; кирмән салдырды – ташчыларга аз түләп котылды. Оста ташчыларның Владимир-Суздаль кенәзлегенә күчеп китүләре табигый хәл иде. Иллә соңгы елда, Казан каласы салына башлагач, Бөек кала ташчылары шунда таба агылды. Бу хәлгә башта Сәлим хан дәшмәде, соңыннан исә, Бөек каладан өер-өер ташчылар Казан каласына күчә башлагач, киңәшкә шәех Игәнәйне чакырды. Әйе, ни кылырга тиеш ул? Кала салуны үзе башлады, ә менә ул төбәктәге җир-суларны угланы әмир Хаҗи үз канаты астына җыя башлагач, курка калды – аерылып чыгуы бар иде угланның. Аерылып чыккан хәлдә, ул төбәк җирләр генә түгел, салынып яткан яңа кала да аның кулыннан китәчәк. Хәер, шәех турында да яман сүзләр ишеттергәлиләр. Имеш, кайсыдыр мөриде кызы Назлыгөлгә никах укыган. Кемгә кияүгә чыккан Назлыгөл? Төрле гайбәтләр, сүзләр, имеш-мимешләр йөри иде Назлыгөл турында. Шул ук вакытта бераз чамалый иде Сәлим хан, кызы Назлыгөл Олуг Мөхәммәт кулында. Олуг Мөхәммәт аңардан илчесе өчен үч алды. Бары тик шул. Һәм Сәлим ханга барысы белән дә килешергә генә калды. Килешми кая барасың, Олуг Мөхәммәткә каршы сугыш башлап булса икән. Сугыш дигәннән, вәзир Камай да Ульдәмирдән һаман кайтмый. Ә бит вакыт инде, бик вакыт.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.