Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 40 (всего у книги 51 страниц)
– Ни хәл кылып ятасың, кәтиб Хафиз?
– Хәлләр Аллага шөкер, вәзир Камай. Безнең ни, безнең шул язу да сызу инде. Китап күчерәм менә.
– Мин сиңа бик тә кәттә йомыш белән килдем бит әле, кәтиб Хафиз. Хан җибәрде, үзе…
– Йомышыңны йомышла соң, вәзир…
– Һич югы, утырырга тәкъдим итәр идең?
Кәтиб Хафиз бүлмәсенә күз йөртеп чыкты, аның янына әмир Хаҗидан башка берәүнең дә кергәне юк диярлек, ә иясе кергән саен аның янындагы түмәргә килеп утыра. Әмире утырганга, ул түмәргә кәтиб Хафиз мендәр куя торган иде. Түмәрдә әле дә йомшак мендәр иде.
– Бу урын әмирнеке дә инде, кадерле кунак килгәч, ни кылмак кирәк. Утыр әйдә, рәхим ит янәшәмдәге түмәргә, вәзир.
– Хафизҗан, син миннән курыкма, – диде Камай, йомшак мендәргә утыруга. – Мин сиңа беркайчан да яманлык кылмам, әйе, кылмадым да.
– Фәрештәләрнең «амин» дигәненә туры килсен иде дә бит бу сүзләрең, вәзир.
– Тыңла әле Камайны, кәтиб Хафиз. Мин сине хан әмере белән сарайга алырга килдем.
– Сарайга?! Йа Хода! Хан әмере белән?
– Әйе, кәтиб Хафиз.
– Фәрманын күрсәт…
Вәзир Камай куеныннан хан мөһер суккан төргәк чыгарды, кәтиб Хафизга сузды. Хафиз әүвәл хан мөһеренә игътибар итте, аннары җепне өзеп, төргәкне сүтеп җибәрде. Хак, аны хан кире сарайга чакырган иде. Боермаган да, итагатьле генә дәшкән.
– Хан сине рәнҗетте, кәтиб, булды андый хәл, булмады түгел. Мин дә сине вакытында яклый алмадым. Хәзер төшендем, синнән башка сарай ямьсезләнде, ямь китте сарайдан.
– Мин – кеше кешесе, вәзир Камай. Минем иям бар, син әүвәл аңа мөрәҗәгать итәр идең.
– Мин бернәрсә ишеттем, кәтиб Хафиз. Имеш, моннан берничә ел элек Ибраһим каласы өчен әче сугыш барганда, сине Китан кенәз азатлары әсир иткәннәр. Кенәздән сине Яким Күчтем сәүдәгәр сатып алган… Шулаймы?
Кәтиб Хафиз, гаҗәпләнүен яшермичә, яңа вәзирнең хәбәрдарлыгына исе китеп торды. Ә бит булган хәл. Милади белән 1164 елда кенәз Китан Болгарга яу белән килде. Хафиз ул вакытта Ибраһим каласында иде. Ләкин аны әсирлектән бик тиз коткардылар – Степан угылы Яким Күчтем, Хафизның кем икәнен белүгә, кенәз йөзбашыннан сатып алды һәм янә Болгарга китерде.
– Булдым, вәзир Камай.
– Тел вә гореф-гадәтләрен дә өйрәндеңме?
– Телләрен дә беләм, вәзир Камай.
– Ничек соң Китан кенәз кулындагы кеше күчтемлеләргә барып эләктең?
– Моның өчен сиңа әсир төшеп карарга кирәк, вәзир Камай. Мәгълүм булса кирәктер, кенәзләр әсирләрен байларга өләшә, бушлай түгел, әлбәттә. Кенәзгә дружинасын тотарга акча кирәк. Акча кемдә? Бай сәүдәгәрдә. Ә күчтемлеләр Ульдәмирдә иң бай сәүдәгәрләрдер.
– Син белекле галимме, китап күчерүчеме, тимерчеме?
– Мин, вәзир Камай, галим янында – галим, китап күчерүче янында – китап күчерүче, тимерче янында – тимерче. Ә бүген мин тарих язучы, бер сүз белән – елъязмачы. Тагын да аңлаешлырак итеп әйтсәк, мин, вәзир Камай, Болгарның бөек галиме Ягъкуб Ногманның эшен дәвам итүчедер.
– Изге кеше, димәк.
– Эш булганда – изге, эш булмаганда – көнкуар.
– Мин сине, кәтиб Хафиз, үзем белән Владимирга алып барырга булдым. Хан рөхсәтен бирде. Тылмачым булырсың.
– Урыс телен син үзең дә начар сукаламыйсың шикелле, вәзир. Аннары тылмачка мин сиңа кеше табармын, вәзир Камай. Инде кабат әйтәм, мин – кеше кешесе. Бәем әмирдә, мин аның угланына сабак бирәм, укытам…
– Әмирнең кече угланы тиздән сарайда булыр. Угланга җиде яшь тулды, хан аны барыбер сарай мәктәбенә алыр. Сарайда сабак бирерсең бик теләсәң.
– Җитмәсме икән бер углан ханга, вәзир Камай. Гали угланны… Хәзер кечесен – Җаббарны…
– Бу хакта, кәтиб Хафиз, ханга үзең тәфсир итәрсең инде.
– Ханның кызын таптылармы соң әле?
– Назлыгөлнеме? Юк. Аны Олуг Мөхәммәт кулында диләр. Хан үз-үзенә урын табалмый, ханбикәне әйтеп тә торасы юктыр.
– Ә бит аның Болгарда сөйгән егете калды, вәзир Камай.
– Алпар углы оста Дәүранмы? Кол ла ул…
– Оста Дәүран иректә инде, вәзир.
– Ирекне остага хан үзе генә бирә ала, кәтиб.
– Мин сиңа, вәзир, ата белән углан арасына кермәскә киңәш бирер идем. Карга карга күзен чукымый.
Камай бертын дәшми торды. Аңлап бетермәле түгел иде бу кәтиб Хафизны. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар, җитмәсә, киңәш бирә. Киңәше начар дип тә әйтеп булмый. Чынлап та, ата белән углан арасына кереп, ике ут уртасында калуың бар, баш-аяклары бер казан, тик бәхәсләшсеннәр үзара. Әмир Хаҗи атасына баш бирми башлады, ә Сәлим хан угланны бер сүз белән буйсындырырга исәп тота. Угланы Хаҗиның хәзер үзеннән күп тапкыр куәтлерәк, гайрәтлерәк икәнен белми. Казан елгасы тамагына тиңе булмаган кала корып ята. Кашанын ташлап шул як-тарафка күчеп тә куйса, бөтен сәүдә юллары әмир кулына күчәчәк. Юк, әмирсез алып китеп булмас бу кәтибне. Ә бәлкем, алтынга алданыр?
– Хан сиңа зур өметләр баглый, кәтиб Хафиз.
– Тагын ни әйтерсең, вәзир? Күп алтын түләргә дә вәгъдә иттеме?
– Итте, кәтиб, итте. Ханга карышуың бер дә килешми. Үзең галим, белекле кеше, зыялы.
– Һич югы, Акбикәдән сора, вәзир Камай. Хәер, бикә үз урынында, әмир үз урынында. Каравыш кыз турында сүз барса икән, вәзир…
– Үҗәт кеше син, кәтиб Хафиз. Дөньяда никадәр золым-җәбер кылына, кеше дигәнең һаман карыша. Кылынган явызлыклардан җан иңри, ә бит, кәтиб Хафиз, син мине чарасыз итәсең… Син хәзер үк минем белән сарайга китәсең, кәтиб Хафиз. Хан фәрманы. Җыен.
Йортта вәзир Камай белән килгән йөзбаш һәм аның азатлары, күбесе аттан да төшмәгән. Димәк, вәзир аны хәзер керәм дә алып чыгам, аннан китәбез дип ышандырган. Ә ниндидер кәтиб вәзир кадәр вәзиргә карышып маташа. Азатларның сабыры төкәнер, вәзир дәшүгә, бәрелә-сугыла өйгә керерләр. Азатлар янында әмир Хаҗиның каравыш кызлары урала. Кылтая, ирәешә, күз кысыша, көлешәләр.
Яңа вәзир аны барыбер алып китәр, әмир кайтып җитсә-җитмәсә дә. Шулай да кәтиб Хафизның кузгаласы килми иде. Әмир Хаҗи аны хөрмәт итә, китаплар алырга акча бирә, аннары угланы Җаббарны да ташлыйсы килми иде кәтиб Хафизның. Бала ушлы, сабакны бик тиз үзләштерә, тапкыр сүзле. Иллә хан боерыгына буйсынмый беркая да бара алмастыр.
– Бикәгә үзең кереп әйт инде, вәзир. Кәтибегезне алып китәм, диген. Ә үзеңә генә болай дим: мине ирексезләп алып китәсең…
21
Тардыр бу дөнья. Бик тардыр. Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәгә Болгарга килгәндә бары тик тугыз яшь кенә тулып килә иде, хәзер әнә сазап та бара кебек инде. Күзләренә һичкем аңламаган моң иңгән, кыш көннәрендә еш кына тәрәзә каршына килеп утыра да ап-ак кар диңгезенә карап уйга кала. Кем өчен шулай сагышлана кыз? Әмир Хаҗиның да, Акбикәнең дә сораганнары юк, бу хакта абасы Бачман баһадирның да сүз катканы юктыр. Баһадир белә: сеңлесе үзе теләмәгән кешегә кияүгә чыкмаячак. Килгән яучылар кыздан рәхимле караш көтеп ала алмый, борылып китәргә мәҗбүрләр. Ике баласы да угыл булгангамы, Акбикә Зәйтүнәне үз баласыдай якын итте. Ничеккенәләр якын итсә дә, ул кыздан кемне яратуы хакында җавап ала алмады. «Кемне көтәсең, балакай, вәгъдә биргән егетең бармы әллә?» – дигән чаклары да булды, иллә уктан алуда, атта йөрүдә егетләрнең асылларыннан да калышмаган Зәйтүнә барыбер ачылып китмәде. Тугыз ел инде менә Гали угланын югалтканга, әмма һаман күңелдән китми, хәзер әнә Җаббар угланы йөзбаш булды, тиздән хан аны меңбаш итәр. Ул арада Сәлим ханның Мәрьям килене дә малай тапты, Габдулла дип исем куштылар. Угланга җиде яшь тулып килә икән инде, аны да сарай мәктәбенә алырлар, аны да меңбаш итәрләр, шуннан туганнар арасында кан кою китмәсме? Сәлим хан шуңардан курка, диделәр. Бу хәлдә Акбикә Сәлим ханнан битәр курка. Бер-бер сәбәп табып, Җаббар угланының да башына җитсәләр? Гали угланны да бабасы фәрманы белән корбан иткәннәр, диделәр ич. Вәзир Исхакка үзе үк шул хакта фәрман язып биргән, аннары үз фәрманыннан үзе ваз кичкән, имеш. Сәлим хан фәрман бирмәсә, угланда нинди үче булыр иде вәзир Исхакның? Ни әмир Хаҗи, ни Акбикә вәзиргә дошман түгелләр иде кебек. Хан әйткән, имеш, ике углан бер тәхеттә утырмый. Әйткәндер, әйтүе дә бар, утырмасыннар да, тик нигә баланы Яңа кала нигезенә корбан итәргә?! Җитмәсә, әмир Хаҗи киләсе елда Казан дип аталган яңа калага күчәбез дип йөри. Бабалардан калган җиз казанны кала янындагы күлгә ташладылар да Яңа калага Казан исеме бирделәр. Имеш, борынгы бабаларыбыз шулай иткәннәр. Әйдә ташласыннар. Казан аты да бирсеннәр, тик нигә бала кадәр баланы корбан итәргә. Бала корбан итүне дә борынгы бабаларыбыз йоласы, диделәр. Шуңа ышандыңмы, вәзир?! Шулай ук син дә ханны тыңлап җәбер-золымга бардыңмы? Гөнаһсыз сабыйның җаны кыелганын ничекләр карап тордың икән?! Иңрәгәндер, наныем, әрнешкәндер, җан ачысы белән кычкыргандыр, минем килүемне көткәндер…
Акбикә Казан юлына карап торды-торды да күз яше белән елап җибәрде. Шул хәлдән соң ул әмирен ят итте, атасына баш биреп рәнҗемәгәне өчен, барып сорашмаганы өчен, явызлык кылганнардан үч алмаганы өчен иренә үпкәле, хәтта ачулы иде. Ул аны моның өчен беркайчан да кичермәс. Казан юлына карап беренче тапкыр гына елавы түгел иде инде – күңеле аның әллә кайчан Казанда иде. Шунда барса, бераз тынычланыр, һич югы, каберен күрер, кабере өстенә ятып, үксеп-үртәлеп җылар иде, угланына кул күтәргән денсез бәндәне каргый-каргый. Ана каргышы тиз төшә, диләр. Төшсен иде, күрсен иде халык каргыш төшкәнне. Вәзир Исхакның да угланы сарай мәктәбен тәмамлаган, диделәр. Имеш, Сәлим хан угланны атасы кебек үк әүвәл илче иткән, аннары үсә-исәя төшкәч, вәзире итеп куюы да бар…
Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә урманга дип киткән иде, кайтмый да кайтмый. Ул бала да күңелен борчый бикәнең. Егерме ике яшенә җитеп, кыз бала берәүгә дә гашыйк булмады. Абыйсы Бачман да бер сүз дә әйтми. Сеңлесе дә зарланмый абыйсына. Элек урманга җиләккә дип китә иде, хәзер әнә ни сәбәпледер Шайтан каласына юнәлә. Бара алмады инде шул Шайтан каласына да бикә. Ичмасам, Бачман баһадир да килми. Баһадир бикәгә битараф түгел, югыйсә нигә бикәне күргән саен йөзе ачылып китә? Әлегә чаклы өйләнми яши. Ә бер тапкыр: «Мин сезне яратам, бикә», – диде. Шул сүздән соң бикә тәмам акылдан шаша язган иде. Соңра төшләрендә күреп интекте, ятты исә – ул, торды исә – ул. Баһадирдан башка берәү дә күзенә күренмәде.
Акбикә акрын гына болдырга менде. Сылу иде гәүдә бикәдә, зифа сыннарын күргән яван сурәтчеләре ничәмә тапкыр рәсемен төшерергә килделәр, риза булмады, әллә кемнән курыкты шунда. Уйлана-моңлана Зәйтүнә бүлмәсенә узды, кызның гадәти урындыгына утырды. Кичә аңа асрау кыз: «Зәйтүнә урманда бер батырны очраткан һәм шуңа гашыйк булган», – диде. Акбикә асравына ышанды да, ышанмады да. Яраталар кызлар әллә ниткән әкият батырлары уйлап табарга, хыяллары белән сөеләләр. Хак әйтәләр, ир-ат – һөнәрсез, хатын-кыз мәхәббәтсез яши алмый, дип. Иллә шулай дип үз-үзен юатса да, күңел төпкелендә әллә ниткән шик калды. Ире әмир Хаҗи: «Җик Мәргән безнең урманнарда йөри», – дигән иде. Шуның янына йөрмидер ич бу кыз бала? Алай дисәң, бер күренмәсә, бер күренер иде ул Җик Мәргән дигән казакмы, диләр үзләрен, качкынмы. Аннары моннан күптән түгел генә Тубыкбай баһадир килеп, күп кенә качкыннарны кырып китте. Имеш, аның качкын азатлары. Атна буена урманны айкады. Әллә соң әнә шул энесен эзләп йөрдеме икән? Телгә килгәннәр, дип ишеттергәннәр иде аны!.. Шул башкисәр янына йөрмиме бу бала, Ходаем?!
Бүлмәгә асрау кыз килеп керде һәм борчуына гафу үтенгәндәй чүгеп куйды.
– Бикә, кырыбызга Бачман баһадир килде, сезне сорый.
Нәкъ менә аның турында уйланып утырганда, аның килеп керүе хәйран калырлык нәрсә иде, Акбикә үзалдына кызарып китте, көткән иде ул аны, бик көткән иде. Бәлкем, баһадир күптәнге вәгъдәсен үтәргә килгәндер – бикәне Шайтан каласына илтер. Шайтан манарасын күрсәтер?! Акбикә кунак каршысына чыгып, күрешергә дип кулын сузды, бит очлары алсуланган, йөзендә сизелер-сизелмәс кенә каушау галәмәтләре.
– Хуш киләсең, баһадирым!
– Яңа каладан сәламнәр китердем сезгә, бикә!
– Күңелем яңа калага ашкына, баһадирым! Үзем дә аңламыйм.
Бачман бүреген салып култык астына кыстырды, кыяр-кыймас кына түргә узды, бикә күрсәткән урындыкка утырды.
– Исәнлекме-саулыкмы, бикә!
– Аллага шөкер, баһадир! Әмир кайтмаска да булды инде әллә? Кашанын бикәсенә калдырырга җыенмыйдыр ич?
– Киткәндә генә күрә алмадым, бикә. Анда эшләр бик кызу бара. Әмир мәчет салдыра, сарае бетте инде. Мин сезгә сөенче китердем бит әле, бикә…
– Сөенче? Нинди сөенче, баһадирым? Болай гына әйтәсеңме, бүләк кертимме?
– Сезнең елмаеп каршы алуыгыз минем өчен үзе зур бүләктер, бикә.
– Куй әле, баһадирым! Шайтан каласына алып барам дип вәгъдә бирүеңә ничә ел инде?
– Гаеп миндә, бикә, кичерә күрегез!
– Йә, баһадирым, сөенечең әйт инде. Хатын-кызны көттерү гөнаһтыр.
– Бикә, миңа, Гали олан исән икән, дип ишеттерделәр. Үргәнечтә шәех Пәһлеван Мәхмүттә аңа охшаган бер шәкерт укый икән…
– Баһадирым, ниләр бирим икән бу сөенечеңә?! Ниләр генә бирсәм дә аз булыр кебек. Миңа бу хакта берничә кеше әйтте инде. Ике тамчы судай охшаган кешеләр азмыни бу дөньяда?! Күңелемне тынычландыра алмасаң да, сөенечең өчен рәхмәт, баһадирым. Кызганыч, Үргәнечкә чыгып китә алмыйм, мин ул баланы күз карашыннан ук таныр идем. Хәзер аңа егерме өч яшь булыр иде.
– Быел мөгаллим буласы икән, диделәр.
– Һәй, баһадирым, – диде бикә, читкә каерылып, – җаны чыкмаган бала, һич югы, кош теледәй хат җибәрер иде анасына. Биккол сәүдәгәр әнә ике елга бер Үргәнечкә йөреп тора.
– Биккол сөйләде дә инде аны миңа, бикә.
– Биккол ни сөйләмәс, дөньядагы барлык хәбәр аңарда: ялганы да, чыны да, булганы да, тузга язмаганы да.
– Мин бирегә сеңлемне күрергә килгән идем, бикә. Тик әүвәл вәгъдәмне үтәргә телим. Җыена алсагыз, Шайтан каласын күрсәтеп кайтыр идем.
Акбикә көмеш кыңгыравын чыңлатуга, бусагабаш килеп керде.
– Миңа ат иярләгез, туры бияне.
– Баш өсте, бикәм, – диде бусагабаш һәм аннары баһадирга борылып эндәште: – Баһадир, азатларың бикәнең кызларын рәнҗетә.
– Нишли-нишли? – дип көлемсерәп сорады бикә.
– Баһадирның азатлары каравыш кызлар белән ирәешәләр.
– Ирәешсеннәр… Әйе, ирәешсәләр ни? Әллә каравыш кызларым арасында сөйгәнең бармы? Нигә дәшмисең? Файдаланып кал. Бачман баһадир янымда чакта, теләгән кызыңны вәгъдә итеп куюым да бар үзеңә.
Бусагабаш йөгереп килде дә бикәнең аягына төште.
– Бу нигә тагын, бусагабаш?
– Каравыш кызларың арасында Гөлчәчкә атлы берсе бар, фатихагызны бирегезче, бикәм!
– Менә сиңа мә. Сөешәсез икән…
– Мин аны яратам, бикәм.
– Ул дамы? Тор инде, тор, баһадирдан яхшы түгел, бөтен ирләр дә шулай баш орып яшәсә, миңа ни сан дип уйлавы бар. Яле, чакырып китер әле сөйгәнеңне…
– Ул килмәс, бикәм, ул миннән көлә генә.
– Их, бусагабаш-бусагабаш, соң син аннан сорар идең, «яратасыңмы мине, Гөлчәчкә?» дип… Алай да чакыр сөйгәнеңне, бикә дәшә, диген. Бар инде, бар.
Бусагабаш кыяр-кыймас кына күтәрелде, шигәебрәк ишеккә юнәлде.
– Тизрәк йөр, минем вакытым тар!
Бикә белән баһадир күзгә-күз карашып та өлгермәделәр, бусагабаш сөйгән кызын җилтерәтеп алып та керде.
– Йә-йә, оялмагыз, якынрак килегез. Гөлчәчкә, әйт әле, балакаем, яратасыңмы бусагабаш Гатаны?.. Кыюрак, кыюрак, әмирнең бусагабашы сине күптән үз итеп йөри икән инде, ни әйтерсең?
Кыз тәмам югалып калды. Җитмәсә, баһадир Бачман елмаебрак утыра, кайчандыр ул аны сыйпап киткән иде, баһадирны күргән саен, шул җире гелән ут булып яна башлый. Бу бусагабаш Гатаның «яратам» дип әйткәне дә булмады, ичмасам, һич югы, бер тапкыр «чык миңа кияүгә» дип әйтсен иде, йә сиздерсен, әнә баһадир кебек, күкрәгенә кагылып китсен. Әле генә ишегалдында баһадирның йөзбашы бер дә оялып тормады әнә: «Һәй, тутырган тавык, чык үземә кияүгә, үкенмәссең, үкенерлек итмәм», – дип ирәешеп торды.
Кыз, яңа гына күргәндәй, кырын күзе белән генә Гата ягына күз төшереп алды. Юк, гомер ир-ат кочагы күрмәсә дә, бу имгәкнең кочагына иңмәс. Әнә вәзир Исхак белән бер кич кунган Сания, дөньяда сөйгәнең кочагында эрүдән дә татлы нәрсә юк, дигән була, моның кочагында эрү түгел, боз булып катарсың, җитмәсә, шадра, борыны чөгендер хәтле…
– Бикәм, мин бусагабаш Гатаны хөрмәт итәм, миндәй ямьсезгә күзен төшергән өчен рәхмәт аңа, тик, бикәм, мин аны яратмыйм.
– Яши-тора яратып китүең бар, ашыкма әле син алай, Гөлчәчкә, егетнең күңелен төшермә. Уйлап кара. Ике-өч көннән кереп әйтерсең, ярыймы?
Кыз бусагабаш тоткан кулын ычкындырырга тырышты, ә теге, күрәсең, шулхәтле нык ябышкан, ни тартса да, җибәрмәде.
– Җибәр, җибәр, Гата, кызның кулын. Сөймәгән сөякләрең булса, кияүгә чыкса да, игелек күрсәтмәс ул сиңа, җибәр. Чәнечкеле икән бу кыз, бусагабаш…
– Чәнечкеле булса да, мин аның күңелен яулармын, бикә.
– Менә монысы егетләрчә, Гата, егетләрчә. Инде җибәр кызны, җибәр. Ат әзерме?
– Әзер, бикәм.
Акбикә, эчке якка кереп, кай арада хәрбиләрчә киенеп чыкты. Болдыр янында аны иярле ат көтә, яшь ат караучы малның ял астын кашып тора иде. Бикә атка атланды да тезгенне тартыбрак тотты, ат караучыга «читкәрәк тайпыл» дип ияк чөйде. Аның янына атына атланып та өлгергән баһадир Бачман килде.
– Мин азатларымны калдырам, бикә, – диде.
– Дөрес эшлисең, баһадирым. Гата, баһадирның азатларын ашатыгыз, күңелләрен күрегез, – диде бикә һәм ачык капкага таба кузгалды.
Алар каладан атларын юырттырып чыктылар.
– Минем Шайтан манарасына керәсем килә, баһадир.
– Анда керергә киңәш итмәс идем, бикәм. Аннан әле беркеше дә исән чыкмады, кергән һәрберсенең үле гәүдәсен елга буеннан табып алдылар.
– Баһадирым, синдәй ир-канатлар да шулай дигәч, тагын кемнәргә таянырга тиеш инде мин? Шайтанның үзен күрәсем килә, үзен! Анда Чәчкә-ананың ире Болгар кам яшәгән, диләр. Имеш, аны кирмән нигезенә күмеп калдырганнар, шуның өрәге йөри, манарага керүчеләрне шул үтерә бара икән, диләр. Хакмы шул, баһадирым?
– Бикә, мин камнардан ерак торам. Әмма сезнең белән җәһәннәмгә китәргә дә ризамындыр. Дөресен әйтергә кирәк, мин үзем дә ул манарага керергә күптән хыялланып йөрим. Анда кеше башына кем җитә икән? Чынлап та шайтан үземе йә кам өрәгеме? Ә бәлкем, анда качкыннар ятадыр? Мин, бикә, сеңлем Зәйтүнә дә шулар янына йөрми микән дип шикләнә башладым. Менә ничә ел инде Җик Мәргән дә кеше күзенә чалынмый. Сәлим хан да тынычланды, баһадир Тубыкбай да кул селтәде бугай энесенә. «Җик Мәргән безнең урманнарда көн күрә» дигән сүзләр йөри. Алайса, нигә бер дә күзгә күренми?.. Шайтан манарасына исә берәүнең дә керергә хакы юктыр, бикә. Аны шайтан үзе саклый, диләр.
– Йа Ходам, кем сөйли моны: әмир Хаҗи баһадирымы, Әтрәк хан азатымы?
– Сәлим хан үзе шайтан белән килә-китә киңәшә, диләр.
– Халык ни сөйләмәс, баһадир. Чәчкә-ананы албасты, сихерче, убырлы, диләр иде. Ә хәзер ханның иң якын кешесе булып йөри. Минем ул шайтанны үз күзем белән күрәсем килә.
– Бикә, ни кылмакчы буласыз?
– Сеңлең Зәйтүнә кем янына йөри?
– Мин аны белермен, бикәм. Ләкин нигә Шайтан манарасына керергә? Шайтанның теләсә кем сурәтенә керүе бар.
– Баһадир, килешми, килешми. Минем аны күрәсем килә, баһадирым.
Бачман баһадир бу кыю вә тәвәккәл хатынга сокланып, шул ук вакытта бераз курка төшеп карады. Тиздән Шайтан каласына җитәрләр. Бикә, чынлап та, манарага керәм дисә? Ни кылырга тиеш ул?
Бикәнең билендә алтын тәңкәләр тезгән каеш, каешка энҗеләр белән бизәлгән сөяк саплы хәнҗәр тагылган, аякларында үкчәле сафьян итекләр. Ефәк камзулы, балаклы чалбары да үзенә килешеп тора. Бикә маңгаена борынгы болгарларча яшел ефәк тасма бәйләгән, озын толымнарына көмеш тәңкәләр тезеп үргән.
Кәмәрендә асылташлар, билбау чуклары төрле төстәге җепләрдәндер. Бикә үзенә аерым тегүче тота, хәситәсенә карасаң, күз камашырлык. Күлмәк җиңе очларын шултиклем матур итеп челтәрләгән ки, бикәнең затлы киеменнән күз алмалы түгел иде. Баһадирның сокланып каравын бикә әллә кайчан сизә-тоя килде, шуңа күрә ул әле алгарак чыгып чапты, әле баһадир белән янәшә атын атлатып барды. Менә кирмән дә күренде. Шайтан кирмәнен бүген меңбаш Бакырбай азатлары саклый. Зәйтүнә шул меңбаш янына йөрми микән дигән уй килде Бачман баһадирга. Бакырбай күптән аның сеңлесенә күз атып йөри инде. Дөрес, Зәйтүнә аңа җавап бирде бугай инде – яучыларын кабул итмәде. Ә бәлкем, хәзер килешкәндер, картлар әйтмешли, кем белә бит әле, әллә юкә өзелә, әллә – каеш. Аннары сеңлесе Зәйтүнәне келәмче әрмән сорады. Аннан да баш тартты кыз…
Кояш баш очына җитеп килә. Бикә әле янәшәсендә атын юырттырып барган, әле үзеннән кала төшкән баһадирга карый да үзалдына елмаеп куя. Моннан шактый еллар элек, Бачман баһадир әмир Хаҗига хезмәткә килгәч, Акбикә аңа гашыйк булган иде. Гашыйк булса да, шул серен баһадирга әйтергә кыймады: моның соңы ни белән бетәсен әйбәт белә иде бикә. Болгарда ятлар белән язык кылган хатын-кызларның ботын ботка аералар. Әмма йөрәккә йозак салып буламы? Яратуы хак иде. Иллә кавышырга язмаган булып чыкты. Әнә шулай гомер дә үтеп бара. Ике углан тапты Акбикә. Галиен яңа кала нигезенә корбан иттеләр, хәзер әнә икенчесенең башына җитмәкчеләр. Меңбаш булгач, яу чабар, орыш кан коюсыз буламы?! Әйләнеп кайтырмы янына углы, әллә анысын да шул язмыш көтәме? Бик күп сулар акты бугай инде шул гомер эчендә, ә тәүге мәхәббәте әле дә хәтерендә, әле дә йөрәген кузгатып куя. Зәйтүнәне үзендә калдыргач, куанып бетә алмаган иде бикә. Үсмер кызны кочагына алыр иде дә кысып-кысып яратыр иде, кайчак кочагында кыз бала түгел, гүя аның абыйсы Бачман булыр иде…
Көн матур, күк йөзендә ашъяулык кадәр генә болытлар йөзә, Чулман елгасының иң биек яр башында Шайтан кирмәне утыра. Кирмән янәшәдә генә кебек, ләкин шактый барасы әле. Андагы хәлләр хакында ул ире Хаҗидан хәбәрдар. Әмирнең Шайтан каласында да иң кадерле осталары – чуен коючылары эшли. Күпме кеше эшләвен Акбикә белми иде, әмма аларның әйбәт шартларда торуларын белә, чөнки ир-канат алар хакында һәрчак кайгыртып яши иде. Ул иренең андый эшләренә бөтенләй катнашмады. Әмма бернәрсәне бик яхшы белә иде: әмир чуеннан тимер ясатып сата һәм шактый мул табыш ала. Әмирнең тимерне озатучы ышанычлы сәүдәгәрләре бар. Владимир кенәзе Андрей Боголюб белән тыгыз элемтәдә тора. Кашанда урыслар урамы үсеп чыкты, кайбер урыс сәүдәгәрләре табышның симезен сизеп, Кашанга күчеп килә башлады. Әүвәл бу хәлгә вәзир Исхак канәгатьсезлек белдергән иде, хәзер ул юк, хәзер исә хан үзе угланына ризасызлыгын сиздерде. Әмма Хаҗи атасы кисәтүен үз авызыннан ишетмәгәч, тимерне күпләп сатуны дәвам итә.
Менә кирмән дә уч төбендә кебек кенә инде. Дивар өстендә ике-өч азат йөренә, баһадирны күрүгә, багучы азатлар йөзбаш Бакырбайга хәбәр иттеләр, анысы ашыга-кабалана капкаларны ачтырды, асма күперләрне төшертте. Кирмәнгә кергән бер кешене энә күзеннән үткәрәләр, сорауны гадәттә йөзбаш Бакырбай үзе ала, бүген исә бикәне һәм баһадирын күрүгә, йөгерә-атлый каршы килде, чаптарны йөгәненнән эләктерде дә кунакка аттан төшәргә ярдәм итте. Шайтан каласына килгән мосафирның кулында хан ярлыгы булырга тиеш. Ярлык юк икән, калага керергә хакы юк, кергән хәлдә дә ерак китә алмый, аның һәр адымын дүрт күзләп махсус куелган азатлар күзәтә, анда да дөмбә мичләре урнашкан урамга керергә хаклары юктыр.
– Әнә ул Шайтан манарасы, – диде баһадир Бачман бикәгә.
– Аны кем ашата, кем эчерә? – дип сорады бикә, көлемсерәп.
– Манарада җан иясе юктыр, бикә, анда берәү дә яшәми.
– Анысын гына беләм, баһадирым. Бер түгел, мең ишеттем. Кайда соң Зәйтүнә? Йөзбаш Бакырбай! – диде бикә. – Бирегә Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә килгәлиме?
– Булганы юктыр, бикәм.
– Бөтенләйме?
– Әйе, Зәйтүнәне күргәнем булмады. Кем янына килсен ул монда?
– Менә анысы сиңа билгелерәктер, йөзбаш. Син биредә ия, син каравылбаш.
– Әйе, мин каравылбаш, бикә. Ләкин Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәнең кирмәнгә аяк басканы юктыр.
– Шайтан манарасына керергә исәбем, йөзбаш!
– Ихтыярыгыз, бикә, тик әмир Хаҗига баһадир ни дип җавап бирер икән? Минем дә башымнан сыйпамас әмир.
– Син кайсы заманда яшисең, йөзбаш Бакырбай?
– Бик хәтәр заманда, бикәм. Кирмәндә каравылбаш булып торсам да, манарага ялгыш та кереп караганым юктыр.
– Теләгән идеңме?
– Әйе, иллә әмир Хаҗи рөхсәт итмәде. Сезне дә әмир рөхсәтеннән башка кертмәмдер, бикәм.
Акбикә бер мизгелгә икеләнә калды. Чынлап та, әмире ни әйтер, башбаштакланып йөргән өчен орышып ташласа?
– Йөзбаш, бу манараны кем сала?
– Бабабыз Кубрат хан салдырган, диләр, бикә.
– Ярый, бабабыз Кубрат хан да булсын, ди. Тик нигә анда кергән бер кеше… Минем анда керәсем килә, йөзбаш!
– Игелегем бирә алмамдыр, бикәм. Әмир Хаҗи манарага берәүне дә кертергә кушмады.
– Мине дәме?
– Сезнең хакта бөтенләй сүз булмады, бикәм.
– Баһадирым, кемгә буйсына бу йөзбаш, сиңа түгелме?
– Миңа, бикәм.
– Шулай булгач, нигә дәшми торасың? Боер үзенә, бирсен манара ишегенең ачкычын. Ачыгыз ишекләрне!
– Әүвәл диварга менеп карагыз, бикә. Биредәге хозурлыкны кайда күргәнегез бар икән.
– Шулаймы? Ярый, йөзбаш, кайсы баскычтан менәргә анда?
– Кайсысыннан да ярый, бикәм.
Акбикә диварга йөгерә-атлый менде, аңа Бачман баһадир белән каравылбаш Бакырбай иярде. Иллә ярты баскычны үткәч, Бачман баһадир йөзбашка «кал» дип ишарә ясады.
Киң диләр дөньяны! Чынлап та киң икән бит! Таң калмалы. Еракта-еракта, көнчыгыш тарафта җир белән күк йөзе тоташкан җирдә, күгелҗем сурәт. Чулман елгасы шул күгелҗемләнеп күренгән җиргә кереп югала. Түбән таба баксаң, елгада көймә чаклы гына күренгән кораблар…
– Кораблар кемнеке, баһадир?
– Яким Күчтем сәүдәгәр Бөек калага төшеп бара, бикәм.
Акбикә дивар читенәрәк атлады, түбән карады, шундук башы әйләнеп киткәндәй булды, шуны гына көткән кебек Бачман баһадир бикәнең беләгеннән эләктереп алды. Бикә шым булды, күзләрен йомды. Күптәнге, бик күптәнге хыялы күкрәген ярып чыкты да Чулман өстенә акчарлак булып очып китте. Баһадир Бачман да үзендә хис ташкыны дөрләп китүен тойды, ул бикәне күкрәгенә кыса төште.
Акбикә күзләрен ачты, янә Чулманга карады. Текә-текә яр астында ялгыз карама үсеп утыра. Карама картайган, ялгыз үскәнгәме, ботакларын киң җәеп, яр кыяларына тотынырга теләгәндәй, калкып торган ташларга сыенган. Баһадирны беренче тапкыр күргәндәге ялкынлы хисе янә бер кабатланды бикәнең. Бер картлыкта, бер яшьлектә, диләр, әллә соң шулмы бу мәхәббәт дигәннәре дип уйлады бикә. Ул кымшанмады, аның шулай торасы да торасы килде, гомере буена, үлгәнче. Бикәнең йөрәге ярсынып тибә, тәүге катылыгының эзе дә калмады. Борынгы болгарлар язык кылган хатын-кызның ике аягын ике агач очына бәйләгәннәр дә… Кем аңа шулай дип сөйләгән иде әле? Ә, Чәчкә-ана. Димәк, булган хәл. Әмир Хаҗи ишетсә, аны да… Баһадирга булган мәхәббәтен инкяр итә алмас, дөресен әйтер…
– Рәхмәт, баһадирым! Әллә нишләп башым әйләнеп киткән кебек булды. Бигрәкләр дә биек икән шул.
– Түбән карамагыз, үтә ул.
Акбикә төшү ягына борылды, ә бөтен тәнендә баһадирның көчле кулларын, кайнар күкрәк җылысын тойды. Бикә башына янә тиле бер уй килде: манарага керергә һәм үзе белән баһадирны да алырга. Яратулары чынмы икән?! Чын булса, ул анда керми калмас. Мәхәббәт уттан курыкмый. Манарада шайтан булмагае, Тәңре үзе булсын, ул хәзер үк анда керер.
– Минем манарага керәсем килә, баһадирым. Хәзер үк. Алыгыз ишекләр ачкычын. Ачкычлар йөзбаштадыр.
Баһадир Бачман бикәнең күзләренә карау белән үк аңлады, ихтыяры чиктән ашкан, теләгәнен кылыр, тыйма, ирек бир, ни кушса, шуны башкар. Бачман баһадир йөзбаштан манараның ишек ачкычларын сорап алды, тәвәккәл рәвештә манарага юнәлде. Бикә аңа иярде. Кемдер аңа дәште, кайсыдыр тыярга теләде, йөзбаш хәтта беләгеннән тотмакчы итте, иллә бикә аңа таба әйләнеп тә карамады.
Бүген ул шайтан янына гына түгел, иблиснең үз янына да керер бер халәттә иде. Иң мөһиме – баһадир аның белән булачак, баһадир янында ул үлсә дә үкенмәс.
Баһадир манараның ишекләрен киң итеп ачты, бусаганы атлап керде, аңа бикә тагылды. Керүләре булды, ишекләр ябылды, баһадир үрелеп кенә кисәү агачы алды, ут салды. Баһадир баскычлардан сак кына өскә таба күтәрелә башлады, йөрәге дөп-дөп типсә дә, бикә аңа иярде. Алар бер-берсенә бер авыз сүз дә әйтмәде. Колак түрендә кан шаулый, ярканатлар бит яныннан гына җилпенеп уза. Дымсу, сөрсү ис. Алар икесе дә сүз куешкандай туктап калалар, колак салалар. Тып-тын. Йөрәкләр генә күкрәккә сыеша алмый бер дулкында тибә.
Бикә баһадирның беләгенә ябышты, ташлама мине дигәндәй елыша төште. Баһадир дәшми, ул үзе дә сәер бер халәттә. Ул сак кына тагын ун-унбиш баскыч өскә күтәрелә, кулына сарылган килеш бикә атлый. Күккә ашсалар икән шулай бергә! Күккә ашсалар да риза бикә. Риза! Тик ул гына янында булсын, тик ул гына курыкмасын! Менә, ниһаять, күк йөзе күренде. Йолдызлар җемелди. Ни бу? Алар көпә-көндез кереп киттеләр ләбаса! Шулай ук озак күтәрелделәрме?..
Манараның иң югары мәйданчыгына менеп җиттеләр, тирә-юньгә күз ташладылар. Хәйран, күк капусы ачылгандай итте, үреләсе дә берәм-берәм йолдызларны җыясы. Бикә янә баһадирга елышты. Баһадир Бачман аны кочагына алды, күптән көткән истән исереп киткәндәй, илереп, битләрен үбә башлады. Бикә карышмады, киресенчә, үзе үк аңа тартылды, аңа елышты. Ул сөелә, яраткан кешесеннән сөелә, бикә шат иде. Шулмы ул көткән мәхәббәт?.. Үзен үзе генә алдамыймы, мәхәббәтен раслау өчен, ихтыярсыз, иренә үч итеп, күңеленә якын баһадирга тартылмыймы?.. Ни бу, сукырлык галәмәтеме, ихлас мәхәббәтме?.. Ихластыр, ихлас булмаса, шул хәлгә җитеп сөелмәс иде. Ул аңа үзе үк ярдәм итте, күзләреннән, иреннәреннән үпте. Баш очында кайнар йолдызлар биеште, күңеле белән күккә ашты.
Аннары икесе дә айнып киткәндәй тынып калдылар.
– Ишетәсеңме, баһадирым, монда бернинди дә шайтан юк. Син дә мин генә монда. Син дә мин генә! Ишетәсеңме, баһадирым?!
Чү-ү, кемдер анда авыр итеп сулыш алгандай итте? Курыкканга куш кына күрендеме?!
– Төшик, бикәм!
Бикәнең төшәсе дә, кузгаласы да килми иде, ул хәзер шунда үлсә дә үкенмәстер, мөгаен.
– Төшик, бикәм!
– Юк, баһадирым, бикәнең моннан төшәсе килми, кешеләрнең котын алган Шайтан манарасында беркем дә юк…
Кисәк кемдер бикәне күтәреп алды һәм күз ачып йомганчы түбән таба алып төшеп китте. Бикә хәтта кычкырырга да өлгерә алмый калды, куркудан, кинәт булган хәлдән тәмам өнсез калган иде. Кычкырасы итте, әмма тавышы чыкмады, куллары әйбер тоймады. Йөрәге гүя бугазына килеп тыгылды, сулыш алса, ычкынып китәр сыман иде, бары тик куркудан ярсып типкән йөрәк бар иде.
Аны кулына алган кешеме, шайтан үземе бик тиз түбән төште, аннары тар төньюлдан йөгерде һәм капылт тарлавыкка килеп чыкты. Аңына килде һәм, аягына бастыргач кына бикә сүзен әйтә алды.
– Кая качасың, Хода бәндәсеме син, шайтан үземе?.. Йа Аллам!..
Әйтеп өлгергән сүзе шул булды, аны түбән төшерүче заттан җавап булмады. Хәер, билгесез зат, бикә сүзен әйтеп бетергәләгәнче, күздән язган иде инде. Алай да бикә шәүлә кереп югалган якка:
– Баһадирга тимә, баһадирга тисәң, җаныңны җәһәннәмгә олактырырмын! – дип кычкырып калды.
Җавап урынына шаркылдап көлгән тавыш ишетелде, тавыш бикә колагында кайтаваз булып бик озак яңгырап торды. Шунда гына бикә, ниһаять, үзе белән ни булганын аңлап, чырыйлап кычкырып җибәрде. Бер кычкырды, тынып торып, янә тавыш салды, әмма берәү дә аңа ярдәмгә килмәде. Иң яманы, бикә үзен кайда калдыруларын белми иде. Төн караңгы, күк йөзен йолдызлар чуарлаган, ә ай кыйпылчыгы әллә кайчан урман артына кереп поскан, аяк астында ком, ул моны хәтта итеге аша тойды. Кайда ул? Яр буендамы, әллә булмаса шайтан үзе генә белгән җәһәннәм төбендәме?.. Ни булды аңа? Аны кем күтәреп алып китте, баһадиры кайда булды?!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.