Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 21


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 21 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Ишкәкчеләр урыннарына утырдылар, басма алынды, кораб кайтыр якка кузгалды. Бер янчык ришвәт алып калган тархан аларга кул изәп калды. Кораб су юлына төшеп, тигез генә бара башлагач, философ койрыкчы Дәнис янына килде.

– Син мине кичер, Дәнис. Син акыллы кеше булып чыктың. Бәлки, синең тизрәк буйтурны күрәсең киләдер. Ашыкма. Әнә күрәсеңме ике көймә озата килә. Каган шымчылары. Чын хәлебезне белсәләр, каган безгә үлемнең иң яманын сайлар.

– Болгарда илчегә үлем юк, философ.

– Болгарда – әйе. Әмма без ялган илчеләр, Дәнис. Ә буйтур– аста. Аның өчен борчылма, аны ашаттылар, эчүнең дә кимен куймады. Йоклый ул, ял итсен. Каган шымчылары аны өстә күрсәләр, безне Итил тамагына да кертмәсләр.

– Әйт әле, философ, синең христиан йолаң Тәңредән дә, Перуннан да өстенме?.. Ә мин беләм, христиан йоласы барысыннан да яман…

– Йола ул, Дәнис, дәүләтнең акылы, ышанычы, яшәү чарасы. Йола ул – кеше күңеле, ә күңел сине, ягъни халкын якламаса, дәүләт үлә, юкка чыга. Мин күрдем, хазарларда да дәүләт туып килә. Каганны яһүдләр уратып алган, киңәшчеләре дә, сабак бирүчеләре дә яһүдләр. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була: каган тиздән яһүдиләр йоласын кабул итәр.

– Чынлап та күрәзәме әллә син, философ?

– Күрәзә, Дәнис, яшәү тәҗрибәм белән, уку-белемем белән күрәзәмендер…

– Итил елгасы тамагында туктатмасалар, без котылдык буламы, философ?

– Болгарга җитмичә котылу юк безгә, Дәнис, – диде Иоанн Фасиан. – Кешене адым саен үлем сагалый…


Итил тамагын кич белән уздылар, берәү дә аларны туктатмады. Икенче көнне, иртән яңа көнне каршы алып ашагач-эчкәч кенә, Дәнис койрыкны ярдәмчесенә бирде һәм буйтурны өскә алып менде.

– Сөйлә, – диде ул буйтурның күзенә карамый гына, гаепле кеше сыман. – Барысын да сөйлә. Кубрат хан шомда, яу көтә. Каганның Кубрат хан кызын кулына төшерә алуы мөмкин хәлме?

– Җаек бәктә өч төмән алай, Кодрак илханда бер төмән җыеламы-юкмы. Алай да Җаек бәк кирмәнне тиз генә ала алмас. Кирмән нык, килер ягы текә, тирәли су җибәрелгән. Шулай да…

– Каган хан кызы Чәчкәне кулына төшерсә, үзенә алырмы, император угланына җибәрерме?

– Белмим, Дәнис, – диде буйтур, ул Дәнис янәшәсендә утыруына әле булса ышанмый иде.

– Син хан кызын ярата идеңме, буйтур?

– Мин аны әле дә яратам, Дәнис.

– Ничек үзеңне әсир иттеләр, Көбер хан биргән йырмак алаең кайда?..

Илбарыс буйтур түкми-чәчми барысын да сөйләп бирде. Дәнис башын чайкый-чайкый тыңлаганнан соң әйтте:

– Туганкаем, хан кызына өмет тотып ялгышмыйсыңмы син? Кубрат ханны беләм мин, ул үлгәндә дә сүзендә торыр. Шигем арта башлады, олуг хан сине бу якларга юри җибәрмәдеме икән? Бәлкем, ялгышамдыр. Хәзер ни кылырга исәбең?

– Күчүгә җитүгә, ат алам да Өске Кирмәнгә китәм.

– Анда хан кызы Чәчкә, шулаймы?

– Шулай, Дәнис. Хан кызы Чәчкә генә түгел, минем йырмак алаем да анда.

Дәнис елга өстенә күз ташлады. Елга тын иде, кораб әкрен генә өскә үрли.

– Кубрат ханны мин аңлый башладым кебек, Илбарыс.

– Мин дә. Төптәңре белән бәхәскә кермәскә кирәк иде аңа. Төрмәләргә ябып изалаган бичараны.

– Әйе, булды андый хәлләр дә. – Төптәңре сүзен ишетүгә, буйтурның йөзе үзгәрде, Дәнис сүзне икенчегә борырга ашыкты: – Беркөнне миңа патрикий Симеон беләсеңме нәрсә диде? Иоанн Фасиан күктән ашкан, әүлия, ди. Әллә соң чыннан да шулаймы? Каган белән сөйләшүен күрсәң иде син. Каган кадәр каган тегенең белән килешеп утырды. Ә сине ничек иттереп сатып алды… Юк, күктән иңмәсә дә, акыл иясе бу философ. Беләсеңме, ул миңа варвар дими башлады.

– Минем өчен ике кеше изге – укытучы һәм Аппак ханша.

– Аппак ханша?! Ә Кубрат хан?

– Ул бик еш ялгыша башлады. Яныннан якыннарын биздерде.

– Төптәңрене әйтәсеңме?

– Аны да.

– Кеше түгел ат та абына, буйтур.

– Ат абынадыр, кеше исә абынмаска тырышырга тиеш. Аерата ханнар.

– Хак әйтәсең, буйтур. Шундый заман килде хәзер. Ыру – ыруны, дәүләт дәүләтне йота. Ахырзаман җитүедер…

– Каганның Болгарга күзе кызган. Куәте-кодрәте җитсә, бер кабуда йотар иде.

– Йотмый торсын, тамагына тыгылыр. Кубрат ханда грек уты бар. Болгарны тиз генә ала алмас каган… Ышанасы килми…


Күчештә аларны көтәләр иде инде. Буйтурны исән-имин күргәч, аны таныган алыплар берәм-берәм килеп кочаклашып күрештеләр. Аңа шундук кием-корал, ат бирделәр. Атка менгәч, буйтурның күзләре яна башлады. Дала җиле шулай исертте микәнни? Корабны озын арбаларга утыртып алып киткәннәр иде инде, буйтур, атыннан төшеп, философ алдында баш орды:

– Философ, Фанәгүргә кайткач, укытучыга минем өчен бил бөгеп сәламемне юлла. Игелегең онытмам, ак юл сезгә!

– Син кая юл тотмакчысың, буйтур?

– Өске Кирмәнгә, алаем янына.

– Өске Кирмән камауда, буйтур.

– Туган җәйләүнең урманы да минем өчен ыстан, философ.

– Ак юл сиңа, углан!

Буйтур, ат тоякларыннан балчык чәчрәтә-чәчрәтә, Өске Кирмән ягына таба куды. Буйтур шактый ара киткәч кенә, Дәнис аңына килде. Башта ул кычкырып карады, аннары атын кузгатырга маташты, мәгәр куып җитә алмавына ышанды – аты бик өтек иде, күчештә торучы алыплар җигәргә ярамаган атларын гына бирәләр иде илчеләргә.

Дәнис, кабаланып, философ янына ашыкты. Иоанн Фасиан беркая да ашыкмый, бер көйгә җай гына бара иде, Дәнис аны куып җитте дә атын янәшәдән атлатып китте.

– Философ, буйтурны нигә җибәрдең?

Иоанн Фасиан аңа дәшмәде, әмма тезгенен җыя төште, сирпелеп, Дәнис ягына карап алды.

– Буйтур Илбарыс хан кызы Чәчкәне ярата. Бу аңа язык.

– Язык?! Ярату языкмы, философ?!

– Ярату язык түгел, хан кызын ярату язык. Кубрат хан моны теләми. Син беләсең булса кирәк, Дәнис, ханнар беркайчан да үзләренә хыянәт иткәннәрне кичермиләр. Исеңә төшерәм: хан кызы базилевс угланы Юстинианга ярәшкән.

– Буйтур хыянәтчеме, философ? Ни сөйлисең син?!

– Мин ни сөйләгәнемне беләм, Дәнис. Менә син ни кылганыңны белмисең, ахры. Мин буйтурга бары ярдәм итәргә теләдем. Аның Кубрат хан кызы Чәчкәгә гашыйк икәнен белсәм, каганнан сатып алмаган да булыр идем. Кубрат хан аның үлемен теләгән. Бер төмән алай белән өч төмән алае булган Җаек бәккә каршы җибәргән, үләсен белеп җибәргән.

– Аһ, яман сөйлисең, философ, аһ, яман! Бик яман сөйлисең. Кубрат хан буйтурны угланнарыннан да якын күрә.

– Шуңа ул аны үлемгә җибәргән дә, Дәнис, якын күргәнгә. Ханнар, императорлар теләсә кемне үтерә алалар, Дәнис. Алар бары тик үзләренә кылган игелекне генә кабул итәләр. Эшләп кара син аларга нибары бер яманлык, башың шундук җәллад балтасына керер.

– Философ, мин синнән торган саен курка барам, Биләмҗиргә барганда мин синнән алай ук курыкмый идем.

– Мин үзем икебез өчен дә курка башладым, Дәнис. Безне нинди йомыш белән җибәрде Кубрат хан?.. Каган кулыннан хан кызын коткарырга түгелме? Кайда ул кыз?! Кайда?! Өске Кирмәндә, камауда. Шулай дип котылырсыңмы Кубрат ханнан? Котылмый тор, ханнар кулы каты була, Дәнис, бик каты була.

– Анысын хак әйтәсең, философ. Мине әнә Шамбат ханның гаскәр башы эһ тә димичә Кубрат ханга биреп җибәрде… Алай да минем җан тыныч, каганның кайчан яу чыгасын белдек.

– Белмәдек, Дәнис. Каган безгә дөресен әйтмәгәндер, әйтмәс. Үти алмадык Кубрат ханның йомышын. Аңарга каганның яу чыгу хәбәрен болай да көне белән җиткерерләр. Ханга кызы кирәк, Дәнис, аңлыйсыңмы шуны?.. Йа Хода!

26

Шымчылар башы алостаз Дәян, җилләнеп, Кубрат хан янына юнәлде, ишек янында торучы сакчыларга ул хәтта сирпелеп тә карамады.

– Олуг хан, яман хәбәр кайтты. Җаек бәк төмән алае белән Өске Кирмәнне камаган. Йулыш каган төп алае белән Балкыр илханның йырмак алаен чигенергә мәҗбүр иткән. Балкыр илхан, бар булган алаен җыеп, каганның алаен тоткарларга маташа.

Һич тә көтмәгән бу хәбәрне ишетүгә, Кубрат хан тәхетеннән купты, алостаз Дәян янына килеп, ике иңеннән тотты.

– Илчеләр, илчеләр кайттымы? – Ханның кашлары җимерелде, күзләрендә зәһәр очкыннар күренде. – Илчеләр кайда?!

– Олуг хан, илчеләр Көбер хан ыстанында, бүген-иртәгә кайтып җитәргә тиешләр.

– Ханшаны дәшегез!

Каударланып, ханша килеп керде, керде дә, ашыгып, хан янына үтте:

– Ни булды, ханым?

Менә шулай борчылып, гасабиланып килеп керүе, һәр мизгел кайгыртып торуы белән кадерле иде Аппагы аңа. Ханшаны күрүгә, олуг хан тынычлана төште. Барып, тәхет янында калган таягын алды.

– Ханша, – диде ул, хатыны Аппакка таба борылып. – Хакмы, хак түгелме, бер Тәңре үзе белә, Көбер хан минем илчеләрне тоткарлаган икән. Шымчыларым Көбер ханны каган белән элемтәгә кергән дип җиткерделәр… Ышанып җитмим җитүен, ханша, мәгәр күңелдә тынычсызлык. Җыен янә ыстанга. Үзең белән теге вакытта алып барган алаең алырсың. Мин әйттем!

Ханы кушканга карусыз буйсынырга өйрәнгән Аппак:

– Мин барысын да син кушканча итәрмен, ханым, – диде.

– Синең артыңнан ук үзем кузгалам. Ыстан аша китәрмен. Көт!

– Мин энем Көбер ханның каган белән элемтәгә керүенә ышанмыйм, ханым. Кеше сүзе кеше үтерер, диләр. Хуш, ханым!

Кубрат хан беравык китеп барган ханша артыннан карап калды. Эченнән генә хәерле юл теләде.

– Алостаз Дәян, җый кавханнарны, җый аксакалларны. Киңәш мәҗлесе булыр. Иң ышанычлы алыпларыңны Аспарух илхан белән Батбай илханнарга җибәр. Маныч елгасына юл алсыннар.

– Олуг хан, Аспарух илхан юлда, Батбайга киткән икенче алып юкка чыкты.

– Тагын берне җибәр. – Олуг хан битекчегә борылды: – Битекче, тагын бер хат яз, минем тамганы куй!


Иртәнге кояшны каршы алуга, сарайга берәм-берәм аксакаллар, кавханнар җыела башлады. Аларның кергән берсе тәхеттә утыручы Кубрат ханга бил бөкте һәм үзенә тиешле урынга барып утырды. Кайчандыр Кубрат хан шушы аксакаллар белән дала бетереп, җәйләп, яу чабып йөри иде. Хәзер әнә аларны да дөнья газабы урталай бөккән, битләрендә – тычкан кереп качардай җыерчыклар. Алар белән яу чабып йөргән чакларда шактый яшь булган Кубрат ханның да әйтерсең биленә җәя бөкләп тыкканнар иде. Алай да күңел дигәнең каядыр ашкына. Дала шулай дәшәме?.. Нәрсә бу, тән картаеп, җан шулай гел яшь каламы? Азак кавханны гына кара син, нинди горур, тәкәббер тота үзен. Аның бүген дә кул астында мең алып. Бир син аңа яңа йөгән салган тулпарны, сикереп атланыр да орышка ташланыр шикелле тоела. Барчасы да утырышкач, Кубрат хан кулына кам таягын алды:

– Аксакаллар, кавханнар, Бөек Болгарның олуг ханы Кубрат яуга чыга. Фанәгүрне сезнең карамакка калдырырга булдым.

– Каган Фанәгүргә килеп җитмәс! – дип чәчрәп чыкты берсе.

Әмма аны шундук тынычландырдылар.

– Ятып калганчы атып кал, олуг хан. Бездән фатиха, – диештеләр аксакаллар.

Барчасы берәм-берәм сүз алды, киңәшен әйтте. Кубрат хан Азак кавхан ягына күз ташлады. Сүз сорамый иде ул. Ниһаять, Азак кавхан күтәрелде:

– Олуг хан, кеше үз гомерендә дүрт төрле рәхәт кичерер, диләр. Күз ачып йомганчы үткән рәхәт, бер көнлек рәхәт, бер айлык рәхәт һәм гомерлек рәхәт. Күз ачып йомганчы үткән рәхәтне кеше татлы мизгелләрдә алыр. Бер көнлек рәхәтне улы тугач алыр, бер айлык рәхәтне өйләнгәч алыр, гомерлек рәхәтне байлык килгәч алыр, дигән борынгылар. Бөек Болгарга байлык килде. Көнчеләр табылды. Йулыш каган Болгардагы байлыкка кызыга. Чәчкә кызың аңа сылтау гына. Илең, халкың, байлыгың саклыйм дисәң, олуг хан, корал тота алган бар кешеңне алып, каганга каршы чык. Кызың бирмә, кызың белән – илең, илең белән динең китәр. Ил каласын бары тик биш сыйфат бизәр ди: гадел хөкемдар, бай базар, оста имче, су юлы, бай күрше. Боларның барысы да Болгарда бар. Синең бурычың, олуг хан, илең, халкың, җәйләүләрең, байлыгың саклап калу. Чакыр безне яуга, бир корал!

– Аксакаллар, кавханнар, яуга яу белән чыгыйк!

– Яуга яу белән! – дип күтәреп алды кавханнар, аксакаллар.

– Олуг хан, – диде Азак кавхан, барысы да тынгач. – Таркауны хан гына түгел, тартай да җыя алмас. Тартай такылдаганда, син бөркет булып һавага күтәрел! Кызың орыштан соң кияүгә бирерсең. Кыз картаймый, бал искерми, олуг хан.

– Иртәгә өйләдән соң кузгалабыз, кавханнар! Хушыгыз! Мин әйттем!

27

Дала өстендә рәшә тибрәлә. Зәңгәр күктә тилгәннәр талпына. Юк, алар талпынмыйлар, йөзәләр сыман. Кубрат хан үзенең яраткан күк айгырында бара, арба шыгырдаганы, атлар пошкырганы, яу йөргәндә була торган шау-шу, мал-җан авазлары даладагы бар булган тереклекне хәрәкәткә китерде. Кай тарафтандыр килеп чыккан карсак төлке кылганнар арасыннан елтыр күзләре белән карап тора. Бу нинди мәхшәр тагын, даланы кеше заты басты. Тимер очлым кигән, калкан һәм ук-җәяләр таккан җайдакларны күптән күргәне юк иде инде карсак төлкенең. Хәтерендә: бер тапкыр менә шундый киемнәргә киенгән җайдаклар үзара орыштылар, бер-берсен кадаштылар, кисештеләр, суештылар, дала өстендә яман авазлар яңгырады. Шул орыштан соң күпләре далада ятып калды. Карсак төлке атна буе кан исенә исереп йөрде, күзе тонды, ни кылырга белмәде. Дала тулып яткан мәетләрне бүреләр, шакаллар, бөркетләр, козгыннар атна буе ботарладылар. Җыелды ала карга, тилгән-карчыга… Карсак төлке, башын аякларына салып, аларның талаша-тиргәшә әвәрә килүләрен кылганнар арасыннан гамьсез генә карап ятты. Карсакның тамагы тук иде инде. Шул сайланудан соң карсак төлке төп азыгы тычкан исен тоймый җәфаланды, борын тирәсеннән ят кан исе китмәде. Кешеләр далага тулгач, карсак төлкенең борын очына тагын шул ис килеп кунды. Ымсынудан ул тәмам исерде, кешеләрдән калмас булды. Бу юлы да карсак төлке алдатмас, татлы кан исенә исереп, куе кылган арасында атналар буе ятыр.

Кубрат хан, далага чыгу белән, кылганнар арасындагы карсак төлкене күрде. Карсак төлке әле юкка чыга, әле көтелмәгән җирдә пәйда була иде. Баш очында тилгәннәр очына. Козгыннар күренми. Баш очында козгыннар күренә башладымы, орышка күп калмаган дигән сүз. Козгын орыш буласы төбәккә ике-өч көн алдан килә, ә төлке, орыш булганны көтеп, айлар буе ияреп йөрер. Төлке күренер дә китәр, козгын күренер дә йотар, ди торган иде Саклаб кавхан яу чапканда. Их, яныңда кырык еллар электәге Саклаб кебек кавханнарың булса икән! Алай да Кубрат ханның ул чорны яңадан кайтарасы килми, ул чорның үз авырлыгы бар иде. Кубрат хан Бөек Болгар дәүләтен оештырып йөрде, хәзер исә аны яклап калырга кирәк. Иллә кинәт картлык килде. Дәүләт атадан балага калыр, дип, картлар хак әйтәләр. Бөек сүзләр. Кубрат хан дәүләтне оештырды һәм хәзер угланнарына калдырырга мәҗбүр. Ә бит кайчан гына бу дөньяга мәңгегә килгән кебек йөри иде. Бу аның соңгы орышы булыр. Әйе, картайды хан ат менеп яу чабарга. Орыш кыры тәхет түгел, орыш кырына баш иеп килмиләр, сине үтерү өчен кылыч, сөңге, ук тотып киләләр. Кубрат хан бу орыш кырында ятып калса да үкенмәс. Хан урынына илханнары бар. Аспарух илхан андадыр инде, Маныч елгасына барып җиткәндер, атасын көтәдер…

Олуг ханны алостаз Дәян куып җитте, атын янәшәдән атлатып бара башлады.

– Олуг хан, иртәгә иртән кояш чыгышка дәү җәйләүгә җитәчәкбез. Шактый юл үтелде, елга буена сибелә төшеп, төнликме әллә?

Олуг хан күтәрелеп күккә карады. Козгыннар күренмииде, ә карсак төлке кылганнар арасында – һаман ияреп бара. «Төнгелеккә туктагач, сөяк ташларга булыр үзенә», – дип уйлады хан, туктарга боерык биргәннән соң. Су буена җиткәндә, аңа чатыр корганнар иде инде. Башта ханның чатырга керәсе килмәде, хатирәләргә бирелеп, элеккеге кебек ияргә башын куеп, ачык һавада йоклыйсы килде. Әмма шундук черкиләр бәйләнде, рәхимсез кыланып тешләделәр, учак яныннан китмәстәй иттеләр.

Ашап-эчкәч, Кубрат хан чатырга кереп ятты. Үз янына һичкемне чакырмады, аның беркем белән дә сөйләшәсе, киңәшәсе килми иде. Күңел төбендәге яман бер уй тынычлык бирми. Батбай илхан нигә йомышчы алыпларны тоткарлый, нигә аңардан хәбәр юк?.. Көбер хан Маныч елгасы буена килерме, каган белән элемтәгә керүе хак булып, кая да булса китеп калмасмы? Көбер хан апасын ничегрәк кабул итте икән? Кубрат хан өчен боларның берсе дә вак мәсьәлә түгел. Каган белән орышны нәкъ менә шул вак дигән мәсьәләләр хәл итәчәк иде. Кубрат ханда һәр бишенче алып көтригур, һәр йөзенчесе гректыр. Грекларны Кубрат хан ташаткычларга билгеләде.

Йокы килми дә килми. Кубрат хан чатырыннан чыкты, алостаз утырган учак янына килде.

– Алостаз Дәян, елганың аръягында ат көтүе утлый. Кемнеке булыр?

– Көбер хан көтүе, олуг хан, белештек.

– Алостаз Дәян, әйдәле минем белән.

Олуг хан белән алостаз чатырга үттеләр. Кубрат хан юлбарыс тиресенә кырын ятты.

– Олуг хан, – диде алостаз Дәян. – Олау яңа гына килеп җитте, кай төбәккә туктасыннар?

– Үзләре урын табарлар, болын киң, – диде олуг хан. – Утыр әле, алостаз, яныма. Әйт әле, Дәян, төптәңрене коткаручы чынлап та Батбай илханмы? Сынадыңмы, тикшердеңме?

– Ачык белүче юк, олуг хан. Батбай булырга тиеш.

– Өченче йомышчы кайтмый… Бу ни булыр бу, алостаз Дәян? Шулай ук үз угланымның башын җәлладтан чаптырырга туры килер микәнни?.. Әйт сүзең, Дәян?!

– Углан синеке, телисең икән – ат койрыгына тактырасың, телисең – башын чаптырасың, олуг хан.

– Тагын бер хәбәрче җибәр, алостаз Дәян. Җибәр. Битекчедә әзер хат бар, тамгам куелган, ал да җибәр. Инде шунда да килми икән, орыштан соң мин аның чыннан да башын чаптырырмын. Игелексез бала – җан имгәге.

Кубрат хан чатырдан алостаз Дәянга ияреп чыкты, битекчедән әзер хатны алып, хәбәрчегә биргәнне күзәтте, хәбәрче ыстанны ташлап, йомышка чыгып киткәч кенә, чатырына керде. Моңа кадәр киткән хәбәрчеләрнең әйләнеп кайтмаулары, алостаз Дәянның төптәңрене коткаручы Батбай илхан булырга тиеш дип аяк терәп сөйләшүе Кубрат ханның тәмам кәефен кырган иде. Олуг хан Батбай илханның хыянәтенә ышана да, ышанмый да. Әгәр дә мәгәр Батбай илхан чынлап та Йулыш каганга баш орып барган булса, Кубрат хан угланның мәетен илгә күмдермәс, шакалларга ташлатыр, йә булмаса, кол итеп сатып җибәрер.

Алостаз Дәян килеп керде:

– Олуг хан, алыпларның кайберләре сукраналар. Имеш, төптәңре кайда, нигә Батбай илханга киткән хәбәрчеләр һаман юк. Безгә төптәңре сайларга кирәк, олуг хан.

– Алостаз Дәян, тотып китер миңа шул алыпның берсен. Тотып китер! Әллә соң үзең шулай сөйләнеп йөрисеңме? Алып сөйләсә, башын кистерермен, син сөйләсәң, ат койрыгына тагармын. Батбай илхан килер ул. Төптәңре кирәк икән, бар ул бездә. Чакыр Азак кавханны!

– Азак кавханны?!

– Әйе, Азак кавханны. Иртәгә кояш чыгуга, аны төптәңре итеп кулга күтәрербез. Мин әйттем!

Алостаз Дәян уфтанып куйды.

– Олуг хан, хәбәр иттеләр. Аспарух илхан алае белән ике көн элек Маныч елгасына таба үтеп киткән.

– Аспарух илхан алае белән безне көтеп алыр. Мине ул борчымый. Мине Көбер хан борчый, алостаз Дәян.

– Мин Көбер ханга ышанам, олуг хан. Кешеләрем аны алай җыя диделәр. Җәйләүдән җәйләүгә чаба икән.

– Бар, йокла, алостаз Дәян. Иртә ни күрсәтер. Ишетәсеңме, тартай кычкыра?! Җәй уртасы. Бу вакытта Кубрат ханның беркайчан да яу чапканы булмады. Мал симертә торган вакыт, игелекле вакыт. Мал симертеп җәйләүдән җәйләүгә күчеп йөрисе иде, булмады – яу кузгалдык, Тәңре ярлыкый күрсен.


Көтригурлар ыстанына өйлә вакытында килеп җиттеләр. Кубрат ханны албагаучының алыплары каршы алды. Ыстанда халык аз, барысы да җәйләүдә булып чыкты. Ханша, чатырыннан чыгып, Кубрат ханны үзе каршылады. Күрде дә ханшаны хәрби киемнән Кубрат хан, үз күзләренә үзе ышанмый торды. Ханшаның ике ягына икешәр җансакчысы баскан, арттан да өчәү ияргән, җансакчыларның очлымнарында Тәңре билгесе – кояш сурәте.

– Рәхим ит, ханым. Атам Тугры хан ыстанына кунак булып килдеңме, әллә йомышың төшепме?

Ханшаның киная белән әйтелгән сүзләрендә азмы-күпме хаклык бар иде. Кубрат хан сакалын сыйпады, үзалдына көлемсерәп куйды.

– Ханшам, болай ук хөрмәтләп каршы алырсың дип уйламаган идем. Кабул ит, йомышлы кунакка килүем.

– Төкле аягың белән, ханым! – диде ханша һәм алдан атлады.

Чатырга җиткәч, Аппак ханга борылып карады, чатырның ишеген күтәрде, кунакны эчкә уздырды. Биредә бөркүрәк, әмма кечкенә өстәлдә көмеш савытлар белән кымыз, эчемлек тора иде. Ханша аңа бер чокыр кымыз салып бирде, утырырга урын күрсәтте.

Олуг хан бик теләп кымызны эчеп җибәрде, яңадан салдырды. Кайчандыр, борын-борын заманда, көтригурлар даласында бары тик хатын-кызлар гына яшәгән, дип сөйлиләр аксакаллар. Хатын-кызлар орышканнар да, яуга да чапканнар, аугада йөргәннәр, аш-мазарны ир-атлары караган, имеш. Хатын-кызларның бу токымын дала ияләре скифлар ирдәүкә дип йөрткәннәр. Димәк, ирләр һөнәрен башкаручы хатын-кызлар икән. Греклар аларны амазонкалар дип атаганнар. Ирдәүкә хатыннарга каршы хәтта бөек Искәндәр дә яу килүдән баш тарткан, имеш. «Хатыннарны җиңүдән мине бер тарихчы да данламас, инде мине хатыннар җиңә кала икән, тарихчылар исемемне яманлап искә алырлар», – дип әйтеп әйткән, имеш. Бу хикәятне Кубрат ханга Патшакаладагы бер аксакал сөйләгән иде. Кубрат хан ул хикәяткә чын күңеленнән ышанган иде. Менә шул хикәяттәге амазонка булып басып тора иде ханша аның алдында.

– Кубрат, – диде ханша ягымлы тавыш белән, ханның бөтен уйларын чәчеп-сибеп. – Кубрат, Көбер хан алай җыярга җәйләүләренә чыгып китте. Ике-өч көннән ул Маныч елгасы төбәгендә булыр.

– Ханша, Батбай илханга тагын бер хәбәрче җибәрдем. Тәңре кылган булса, ул да Маныч елгасына килер.

– Зур орышка җыендың, Кубрат, кодрәтең җитәрме?

– Миндә грек уты бар, ханша. Төрки дөньясында булмаган корал.

– Орышны грек уты түгел, йөрәк уты хәл итә, хан.

– Йөрәк утым кабынмаса, Фанәгүрдән дә кузгалмаган булыр идем, ханша. Йөрәгемә ут капканга яу чыктым. Кеше җәйләүләренә яу чабарга дип түгел, үз җәйләүләрем саклап калырга барам.

– Синең өчен ут йотам, ханым. Төптәңре кайда да Батбай илханнан йомышчың кайда?

– Төптәңре итеп бүген иртән кавхан Азакны кулларга күтәрдек. Азак кавхан – хыянәтчедән мең тапкыр акыллырак кеше. Мин аңа ышанам, ул минем ыруым данлар.

– Бу көннәрдә яман төшләр күрдем, хан…

– Төшеңне яхшыга юра. Яхшыга юраган – яхшы бетәр, начарга юраган – алып китәр, диләр.

28

Көнне каршы алгач, кирмәндә һәркем үз урынына урнашты. Төп алае белән Җаек бәк ике көннән соң гына кирмәнгә килеп җитте. Сөрәнчеләре менә ике көн инде хан кызының чыгуын сорыйлар. Өченче көнне Җаек бәк һөҗүмгә күчте. Өерелеп килгән хазарларның күбесе дивар буенда ятып калды, болгарлардан да үлүчеләр булды. Елга яры буенда беренче курган калкып чыкты. Җаек бәкнең мәргәннәре атларын чаптырып барган җайдан шулхәтле укка төз аталар ки, болгарлардан да югалтулар шактый иде. Болгарлар һәлак булганнарны кирмән түрендәге каберлеккә күмә бардылар, яралыларны аерым өйгә ташыдылар, аларны имче җитәкчелегендә хатын-кызлар карады, алыпларның ярасына имче җыйган үләнне капладылар, төнәтмә эчерделәр.

Камауның икенче атнасында кирмәндә азык-төлекне үлчәп-бүлеп кенә бирә башладылар. Кирмәннең ике башындагы коеларны көн-төн сакладылар.

Итил елгасының көньягында тарлавык: тагын да арырак төбәк-төбәк каенлыклар, аннан бераз баргач, имән агачлары белән капланган куе урман башлана. Шул яктан Кубрат ханнан ярдәм килергә тиеш. Һәм нәкъ шул якта, урман буенда, Җаек бәкнең албагаучылары күренә. Бик ерак булгангамы, ат өстендәге кешеләр далада утырган балбалларны хәтерләтәләр иде. Офык читендә зәңгәр рәшә, көн тагын эссе булыр, су эчүчеләр күбәер, атлар эсседән интегер.

Кодрак илхан янәшәсенә Чәчкә килеп басты, килеп басты да туганының беләгенә сарылды. Кодрак илхан, күзләрен офыктан алмыйча, сеңлесенең башыннан сөйде.

– Туганым, күрәм бит мин, күрәм, һәр көн киңәш-сабакка җыеласыз, сөйләр сүзегез юк, минем турымда әйтергә берәү дә кыймый, хәтта син дә… Җаек бәккә мин кирәк икән…

Кодрак илхан сеңлесенең күзләренә карады.

– Әйтмә алай, Чәчкә. Тыел, хакың юк. Син илхания, каравыш кыз түгел, хакың юк алай дияргә.

Чәчкә туганының күкрәгенә башын салды да җылап җибәрде. Кодрак илхан сеңлесен калтыранган иңнәреннән кочып алды, тамак төбенә килеп тыгылган төерне йотып җибәрә алмый торды.

– Тыел, Чәчкә, ишетәсеңме, тыел! Җаек бәк кирмәнне ала алмас, камап торыр-торыр да китеп барыр. Грек осталары кирмәнне Җаек бәк алырлык итеп кенә салмадылар.

– Кайда минем сөйгәнем Илбарыс буйтур, кайда, туганым? Ул мине, синең җан алыпларыңны коткарды, үзе юк, юк! Каган аның күзләрен чокыткандыр, ат койрыгына тактыргандыр…

Кодрак илхан, өстенә кайнар су бөркелгәндәй, кисәк читкә тайпылды, сеңлесенең күзләренә карады, аннары битләреннән учы белән тотты да:

– Игелекле сеңлем Чәчкә, чынмы бу?.. Чынмы Илбарыс буйтурны яратуың?!

– Өлкән абам, мин аны яратам, яратам!

– Кем белә? – дип сорады Кодрак илхан, һәм гүя тамагы чатнап китте. – Кем белә тагын? Әйт?!

Чәчкә як-якка башын чайкады.

– Беркем дә белми. Ул да мин… Мин ялганладым, ул миңа синең кебек үк якын туганым гына. Сине яраткан кебек аны да яратам. Ә ул юк, аны әсир иттеләр!..

– Чәчкә, Чәчкә, алма юк белән котымны. Атам ишетсә, минем дә, минем уң кулым Илбарыс туганның да… Без сине Җаек бәккә бирмәбез, туганым. Сине Җаек бәк Биләмҗиргә алып китсә, атама-анама, ир туганнарыма ни әйтермен, ни күзем белән күренермен?!

– Кирмәндә көннән-көн авырая бара. Җаек бәкнең мәргәннәре дивар өстенә менә башладылар, ашарга бетеп килә, итләр кортлады, бияләр сөт бирми, кирмән аланында ат утларлык чирәм калмады. Бир әмер, туганым, берничә атны суярга. Балаларга, яралыларга…

– Юк, Чәчкә сеңлем. Тагын бер тапкыр юк. Яу атларын болгар ачка үлгәндә дә суймады, яу атларын суеп ашасак, Тәңре каргышы төшәр.

– Ач капкаларны, туганым, чыгарып җибәр мине. Тиздән кешеләреңә ашарга бетәр, чир килер, мәетләрне күмәр җир калмас. Җаек бәк барыбер кирмәнне алыр, анда инде ул беркемне дә кичермәс, балаларга кадәр кырыр, елгага батырып үтерер.

– Чәчкә, Кубрат хан кызы илханияме син?! Кубрат хан кызы Чәчкә… Әйтмә алай, хакың юк! Сине атам бөтен мәҗлес алдында Рум императоры угланы Юстинианга вәгъдә итте. Син ярәшкән. Атамыз Кубрат хан үлгәндә дә сүзендә торыр. Син аны беләсең. Ул бирегә киләдер инде, үзе килмәсә, кавханнарын җибәргәндер…

Ул арада Җаек бәкнең сөрәнчеләре оран сала башлады. Аларның тавышлары елга буйлап аръякларга чыга, тау-урманнарга барып кайтаваз булып кирмән өстендә яңгырый иде:

– Кодрак илхан, Бөек Болгарның бөек илханы, төрки халкының җир-сулар, дала-җәйләүләр башы Йулыш каганның уң кулы Җаек бәк Итил буйларын калдырырга вәгъдә итә. Кирмәндәге һәр алып, оста, һәр сәүдәгәр исән калыр; мал-мөлкәтләренә кагылучы булмас. Каган Кубрат хан белән кардәшләшергә тели. Ике туган төрки арасында күпме кан коярга мөмкин, илхан. Акылыңа кил, бир хан кызы Чәчкәне!..

– Сайра, сайра, бугазыңа сөяк тыгылгыры. Юк! – дип йодрык янады сөрән салучылар ягына Кодрак илхан. – Юк, кычкырма булмастайны!..

Чәчкә өчен куркыныч көннәр килде. Ничәмә көн инде ул рәтләп йоклый алмый. Кайчак Чәчкә Илбарысны үз янында итеп күрә. Менә алар болында чәчәкләр арасында утыралар, янәшәләрендә атлар утлый, алар, башларын селкеп, чебен-черкиләрне куалар, баш селкүләренең гайрәтен күрсәтер өчен, матур итеп пошкырып та куялар. Илбарыс бер чәчкә өзеп ала, һәм алар, чәчкә таҗларын йолкый-йолкый, язмышларын юрыйлар. Бергә… бергә түгел… бергә… бергә түгел… Чәчкә таҗлары «бергә» дигәнне әйткәндә, күзгә-күз карашып алалар, шул караштан икесенең дә бит алмалары алсулана, йөрәкләре ешрак тибә. Аннары тынып калалар, йөрәкләр генә сөйләшә, тел табардай татлы сүзләр дә артык була. Шуннан Илбарыс аны кулыннан ала, сикереп торалар, кулга-кул тотынышып, зырылдап әйләнергә тотыналар. «Гүзәл син, Чәчкә, бар чәчкәләрдән дә гүзәл Чәчкә!» – ди аңа Илбарыс. Чәчкә күңеле тулышкан шатлыктан ни кылырга белми көләргә керешә, аннары йөгереп китә, нәкъ кыз туйларындагы кебек йөгерә. Куып җитсен, җитсен сөйгәне дип кинәнә…


Йулыш каган турында төрлечә сөйләүчеләр бар. Берәүләр аны мактыйлар, яшь чактагы Кубрат хан белән чагыштыралар, икенчеләре хурлыйлар, аның ыстанында бүлмәләре тулы җарияләр, дип куркыталар. Йулыш каган төрки телдә сөйләшә, йоласы – Тәңре, шуңамы Чәчкә киләчәк язмышы белән килешә дә башлаган иде инде, тик аның өчен кешеләр генә кырылмасын, төркиләр генә суешмасын, һәр көн иртән кояш чыкканда Тәңрегә тез бөгеп ялварды Чәчкә, коткар, насыйп итмә каганга, дип үтенде. Аны Тәңре ишетте, Илбарыс сөйгәне аны Җаек бәк кулыннан коткарды, үзе әсир төшеп булса да коткарды. Хәзер әнә тагын килгәннәр Йулыш каганның йомышчылары, аның өчен орышалар, кан коялар. Җитмәгәнме аларга сөйгәнен әсир итүләре?! Кайларда икән Илбарыс? Исәнме икән? Ул аның үле гәүдәсен булса да күрергә тиеш, шунсыз ул берәүгә дә кияүгә чыкмас, император угланы Юстинианга да, Йулыш каганга да. Кем аңа бүген Илбарыс сөйгәне турында тел очына куеп бер сүз әйтә ала? Кем?! Чәчкә аңа бар булган мөлкәтен бирер иде. Кем булсын – Җаек бәк. Ул аны әсир итте, ул аның кайда икәнен дә беләдер…

Аның яныннан гына Кодрак абасы белән Адай тархан үтеп киттеләр. Чәчкә агач артына посты. Абасы белән тархан каравыл алыпларны тикшерәләр. Чәчкә төп өйгә юнәлде. Адай тарханның хатыны өченче бала табарга җыена. Чандыррак гәүдәле, күк күзле бу хатын юанаеп киткән. Чәчкә өйгә килеп керүгә, ул дәү йөген рум шәле белән капларга маташты. Чәчкә үзалдына елмаеп куйды. Кияүгә чыкса, ул да шулай юанаер микән? Түр яктан аналары кебек үк кара чәчле ике ир бала керде һәм икесе дә, сөйләшеп куйгандай, аналарының күлмәк итәгенә килеп сыенды.

Балалар һични аңламыйлар, аларга Җаек бәк камады ни дә, камамады ни кирмәнне. Җаек бәк кирмәнне алса, бу ир балаларны Биләмҗиргә озатыр, берничә елдан шул ук балалар каган байрагы астында Болгарга килерләр. Кеше язмышы белән әнә ничек уйный каганнар.

Кичә Җаек бәк алыплары кирмән дивары буена чыбык-чабык ташлый башладылар. Дивар тирәли канау казылып, су җибәрелгән иде, чокырны чыбык-чабык, туфрак белән тутырдылар. Җил кирмән ягына исә башлау белән, Җаек бәк чыбык-чабыкка ут төртергә боерыр. Җаек бәкнең алыплары, дивар буенда күпләп ятып калсалар да, һөҗүмне туктатмыйлар, һаман килә торалар. Ук җитмәс урында диварга менү өчен баскыч үрәләр, ташаткычлар көйлиләр. Баскычлардан менеп, кирмән эченә сикерүчеләр ешайганнан-ешая барды. Кирмән кыл өстендә тора иде. Шушындый хәлдә Адай тархан балаларының берни булмагандай шукланып йөрүләре Чәчкәнең җанын кыйнады. Ул Табгач сәүдәгәрләре китергән көзгегә карады. Күзе көзгегә төшү белән, бөтен гәүдәсе калтыранып китте: карлыгач канатларыдай кыйгачланып киткән кашлары җыерылды, керфек очларына энҗедәй яшь бөртеге кунды, йөзенә сылу-чибәр алсулык йөгерде, чырае кырысланды, йодрыклары йомарланды. Ул Илбарыс буйтурны табар! Табар да Җаек бәккә әйтер, җибәр мине шул буйтур белән илемә, дияр, атам сиңа Өске Кирмән җәйләүләрен бүләк итәр, дияр.

Чәчкә ишекле-түрле йөренде, үз-үзенә урын табалмады. Ахыр грек битекчесен чакыртты. Битекче килгәч, ул аңа хат язарга боерды.

– Яз, битекче! – Битекченең кара бөдрә чәче маңгаена сибелеп төшкән, кулында – каз каурые. – Яз. Атам-анам, ир туганнарым, менә өченче атна инде Өске Кирмәнне каганның Җаек бәге камауда тота. Җаек бәк дивар тирәли чыбык-чабык өя, безне тереләй куырмакчы. Көн-төн ташаткычлардан афәт яудыра. Тиздән ул чыбык-чабыкларга ут салыр, кирмән дөрләп яна башлар. Болгар алыплары көннән-көн кими, бер кабергә унар мәет салалар. Тәңре шаһит, атам-анам, мин сезнең сүзегездән чыкмадым. Кирмән кешеләре миңа бүрегә караган кебек карый башладылар. Мин аларның күзенә күренергә оялам, җаным кая куярга белмим. Җаек бәк һәр көнне, мине сорап, сөрәнчеләреннән оран салдыра. Мин язмышым белән килештем, атам-анам, кирмәннән чыгарга булдым. Яздырган битегем бирер кешем юк. Мин аны грек битекченең үзендә калдырам. – Чәчкә шулай диюгә, грек битекчесенең күзләре зураеп китте, суган суына манган каурые калтырана башлады. – Яз, битекче, яз, – диде Чәчкә. – Язмыштан узмыш юктыр. Мин шулай кылдым, атам-анам. Битекне яздыручы кызыгыз Чәчкә булыр…


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации