Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 33 (всего у книги 51 страниц)
Иртәнге якта уянып, кичтән яткан урынына килсә, ике күзе дүрт булды: түшкәгә терсәк буе хәнҗәр кадалган иде. Шул көннән алып Биккол, Үргәнечкә җиткәнче, төннәрен күз-керфеген йоммады. Ни өчен аны үтерергә теләделәр? Кем? Ул черегән бай сәүдәгәр түгел, кесәсендә нибарысы өч алтын, аны да берәүнең дә күргәне булмады лабаса. Үргәнечкә барып җиткәнче, кәрванда булган кешеләрне күзәтте, әмма берәүдән дә шикләнә алмады. Үргәнечкә җитеп, үги әнисе өенә килеп кергәч кенә, эшнең асылына төшенде. Ул анда кәрванда булган бер таныш йөзне күрде. Аңлады: үги анасы җибәргән булган ошбу адәмне. Шул ук көнне Биккол атасы тарафыннан үзенә васыять итеп калдырган әйберләрне алды да Болгарга кайтып китте. Бикколның канында сәүдәгәр шаукымы бар иде. Болгарга кайтуга, ул Ага Базарга юнәлде, бабасының ярдәме белән зур булмаган кибет сатып алды. Шул көннән аңа сәүдә чире кагылды.
Ике-өч елдан ул Ага Базарда күренекле сәүдәгәрләрнең берсенә әверелде, моңа, ихтимал, бабасының вафат булуы һәм аның барлык байлыгы Бикколга калуы да ярдәм иткәндер. Егерме биш яшендә Биккол Бану атлы кызга өйләнде. Бану аңа ел саен кыз бала тапты һәм кызлар яшьләрен дә тутыра алмый үлә тордылар. Ниһаять, Бану малай тапты һәм, әллә инде саклабрак караганга, малай туп кебек булып ай үсәсен көн үсте, күп тә үтми, атасының кул астына да керә башлаган иде…
Кәтиб Хафизның тәкъдименә куанычы бер дә тикмәгә генә түгел иде Биккол сәүдәгәрнең. Ул олыгаеп бара иде инде һәм байлыгын, җыйган малын калдыру өчен аңа углан кирәк иде. Ә угланы, бахыр, унҗиде яшен дә тутырыр-тутырмас дөнья куйды.
– Кәтиб, хан оныгын бирүең ихластан булса, мин сиңа ат башы хәтле алтын бүләк итәрмен.
– Син ул угланны камнан сатып алырсың, Биккол. Юлдашларың шаһит булсын…
– Димәк, кәтиб, мин Бөек калага кермәскә тиеш булам. Кулыма төшү белән, олан минеке булыр, шул көннән алып ул ата-анасын да, туган-тумачасын да онытырга тиеш булыр… Кыскасы, Гали олан атасы Хаҗи өчен дә, хан өчен дә вафаттыр.
– Вафат түгел, Биккол, без аны яңа кала нигезенә корбан иттек. Без, вәзир Исхак, Саксин казый һәм мин. Исеңдә тотсаң иде, Биккол, кайчан булса да Гали олан Бөек калага әйләнеп кайтыр да, Аллаһы боерган итсә, тәхеткә утырыр. Мин аны карарга казый Нисбахны Үргәнечкә җибәрергә тырышырмын. Ул угланны эзләп табар һәм шәех Пәһлеван Мәхмүткә тәрбиягә бирер.
– Анысын мин үзем дә эшли алырмын, Хафиз. Тагын ни?
– Сәлим хан чик буйларына ышанычлы йөзбашларын җибәрде. Сак бул. Туктатулары бар. Бер нәрсәне онытма: оланны син камнан кол итеп сатып алдың. Иң мөһиме, шуны онытма. Хан Болгардан берәүне дә чыгармаска дип боерды.
– Борчылма, кәтиб, бу хәл миңа кагылмый. Мин хан сәүдәгәре.
– Кам олан белән сине Чияле тау итәгендә көтеп торыр. Аңа алтының кызганма, әйткәнемчә, яныңда шаһитлар булсын. Игелек теләп калам сиңа, Биккол.
– Барысы да хак булса, бу хәл минем үземә дә бик тә кызык булып китте әле, кәтиб. Кушканнарың барысын да эшләрмен, җиренә җиткереп эшләрмен. Ышан!..
7
Сәүдәгәр Биккол кәрваны белән Казан кирмәненнән иртәнге якта кузгалды. Чияле тау итәгеннән узган юлга якынлаша башлаганда, кәтиб Хафизның кичәге сүзләренә күңелендә ниндидер шик уянды, гәрчә кәтибне ихтирам вә хөрмәт итсә дә. Юк, ул аңа ышана иде, мәгәр барыбер күңелендә бертөрле шик бар иде. Биккол күпне күргән кеше, аны алдадылар да, ялганлап та киткәләделәр, табигый, сәүдәгәрләрнең дә төрлесе була. Мәгәр әлегә кадәр беркайчан да мондый хәлгә тап булганы юк иде әле. Хак булса, кәтиб явыз уен уйнамаса, тиздән хан оныгы аның кулында булачак. Хан оныгы?! Әйе, ышанырдай хәлме?! Урам малае түгел, хан оныгы! Хикмәт! Ышануы да кыен шул.
Юл өстендә җан иясе күренми, ә Чияле тау менә кул сузарлык кына арада. Әйе, сайлый белгәннәр яңа калага урынны хан куштаннары. Алга баксаң – киң Идел, уңга баксаң – уйдык-уйдык болыннар, тугайлар, сулга баксаң – урман, ул офык читенә тоташа сыман. Юлда берәү дә юк. Бернинди кам да, хан оныгы да көтми аны. Биккол ике юлдашын янына дәшеп алды, атыннан төште һәм җәяүләп Чияле тауга менә башлады. Анда, Чияле тауның нәкъ түбәсендә диярлек, чынлап та, кабер бар сыман иде.
– Әйдәгез, әйдә, – диде юлдашларына Биккол.
Юлдашлары теләр-теләмәс кенә иярделәр. Әллә соң, чынлап та, хан оныгы Галине яңа кала нигезенә корбан иттеләрме, гафилләр? Йа Хода, кай тарафка тәгәри бу Болгар?..
Биккол кабер янына җитте һәм кичә генә биредә булган фаҗигале хәлне күз алдына китерергә тырышып карады. Кем алдады аны? Вәзир Исхакмы, кәтиб Хафизмы? Икесе дә ихтирамга лаек хәким кешеләрдер. Үземе үзен алдарга теләде, ягъни үз-үзен алдарга? Чөнки угланы үлгәннән соң җанына аз гына булса да җиңеллек килмәсме дип уйлавы иде…
Кабер янында бертын басып торды, иелеп, кичә генә казылган балчыкны алды, учында угалады. Җылымса иде балчык, уала башлаган иде, ә угланының каберенә бер уч балчык ташлаганда салкын тоелган иде, йөрәгенә кадәр суык йөгергән иде.
Башын күтәреп, чия куаклары ягына карады. Карады да чак кына кычкырып җибәрмәде. Аның каршында диярлек, чия куаклары янында, чирмеш камы белән хан оныгы Гали басып торалар иде.
Биккол сәүдәгәр үз күзләренә үзе ышанмый, артында басып торган ишләренә борылып карады, алар да кам белән үсмер малайга шаккатып карап торалар иде. Җир астыннан чыктылармы әллә? Ниһаять, Биккол сәүдәгәр исенә килде, кәтиб әйткән сүзләрне кабатлады:
– Кам, колыңны сатасыңмы?
Кам бер сүз дә әйтмәде, малайны Бикколга таба этәребрәк җибәрде. Гали олан, үксеп җибәрүдән тыела-тыела, Бикколга таба атлады, килде дә сәүдәгәрнең күкрәгенә капланды. Бикколның аскы ирене килешсез калтырана башлады, ул оланны кочагына алды да күз яше белән җылап җибәрде.
– У-угланым кайтты, у-угланым кайтты, – диде ул һәм нидер көтеп торган камга бер янчык алтын ташлады да юл буенда торган кәрванына таба борылды.
– Чынлап та угланына охшаган, – диде юлдашларының берсе.
Хан оныгы үксеп җылый иде. Биккол күз яше аша аны юата башлады:
– Җылама, Гали олан, җылама… Әйе, үзем дә җылыйм шул, мин карт инде. Сине күрү куанычыннан… Онытмагансыңдыр бит Биккол агаңны, бүләкләр алып кайта торган идем?.. Юкмы? Шулай диген. Мин сине үзем белән сәфәргә алырга булдым, еракка-еракка…
8
Картая барган хан колы – осталарның остасы Алпар өчен көннәр дә озая бара кебек тоела башлады. Яшьрәк чакта кояш чыгар-чыкмас эшкә керешер, кич кояш баеганчы баш күтәрми эшләр иде.
Биле катып китә башлагач кына, оста Алпар таш өстенә утырды, сарай салучы меңләгән ташчыларга күз төшерде. Кай тарафлардан гына юктыр монда ташчылар. Кырмыскалар кебек мәш киләләр. Ташчылар сарай тирәләрен җыештыра, сарай күтәрелде, инде бизәү эшләре дә төгәлләнеп килә. Бизәк төшерүчеләр көн-төн эшли, ташчыларның бер өлешен мунча салырга күчерделәр. Бизәк төшерүчеләр арасында аның угланы да бар, бердәнбер дәвамы – Дәүраны. Оста Алпар оланын ярата, ярата дию генә аз, ул ансыз яши алмас кебек, шулай ук хатыны Туйбикәсез дә яши алмас кебек. Хак анысы, Туйбикәгә булган мәхәббәте башка – тымызык кына сызылып килгән тансыклау хиссиятенә төренгән, угланына булган хисе – горурланудыр. Тел белән генә әйтеп бетерә алса икән ошбу ике кешегә булган мәхәббәтен!
Алпар әтисен дә, әнисен дә белми иде. Аны биш яшьлек чагында гарәп дәрвише оста әрмәнгә сатып китте. Болгарда гомер кичергән дәрвишләр үзләренә кол итеп малайлар сатып алалар иде. Мәгәр теләкләре изгелектә булса да, ачлы-туклы йөргән дәрвишләр, хәлләре мөшкелләнә башлагач, еш кына юк кына бәһагә кул астындагы малайларны теләсә кемгә биреп китәргә күп сорамыйлар иде. Әрмән остасы Бабаҗан Алпарны җиде яшеннән осталыкка өйрәтә башлады. Каты бәгырьле булмаса да, эшне җиренә җиткереп башкармаганда, оста агай Алпарның кычкырта-кычкырта колагын борыр иде. Картаеп, тәмам йөрер хәле калмагач, мәетен ханнар зиратына күмдерү исәбенә Бабаҗан оста Алпарны Сәлим ханга кол итеп бирде.
Әнә шулай ундүрт яшендә Алпар Сәлим хан колы булып куйды. Шунысы да хак: аны хан беркайчан да рәнҗетмәде, кул күтәреп сукмады һәм башкалардан да суктырмады, шуңа күрә булса кирәк, оста Алпар ханга ихлас күңелдән хезмәт итте. Кысыр хатыны Туйбикәне кияүгә бирүе дә шуннан – останы хөрмәт итүеннән иде. Ханның бу бүләгенә (Алпар Туйбикәне дөньялыктагы иң-иң зур бүләк итеп кабул итте) оста җанын уч төбенә салып илтеп бирердәй булды.
Көннәрдән бер көнне вәзир Исхак Алпарга, хан сараеннан ким булмасын дип, үзенә йорт салырга кушты. Ул вакытта ирек хакында бөтенләй уйламый иде әле Алпар, гел: «Хан мине хөрмәт итә, сабыр итим», – дип, ирек хакында сөйләшүне кичектерә килде. Ә менә вәзир Исхак: «Өйне бер дигән итеп сала алсаң, мин сиңа ирек бирәм», – диде. Моңа бик үк ышанып җитмәсә дә, оста Алпар беренче тапкыр дияргә була зәңгәр һавага күтәрелеп караган иде, гүя шуннан киләсе иде аңа ирек. Ә анда, биектә-биектә, күз күреме ераклыкта, горур тилгән әйләнә иде.
Оста Алпар вәзир Исхакка нәкъ үзе теләгән өйне салып бирде, ә инде бизәү мәсьәләсенә килгәндә, өйгә кергән кеше тиз генә чыгып китә алмый йөрер иде. Бизәкләрдән күз алмалы түгел иде. Вәзир өе турындагы хәбәр сарай куштаннарына ук килеп җиткәч, өйне карарга хәтта Сәлим хан үзе килде. Хан сарае ук булмаса да, вәзирнең өе матур, бизәкләре соклангыч иде. Өйне дә, өйгә төшерелгән бизәкләрне дә хан ошатты, останы мактады, әмма шул мәлдә, җай китереп: «Кол остага ирек бирик, ханиям», – дип әйткәч: «Кол кемнеке, вәзир, синекеме, минекеме?!» – дип ачуланды.
Оста Алпар, шунда хан алдына тезләнеп: «Галиҗәнабым, шөһрәтлем…» – дип башлаган иде, хан аңа сүзен дә әйтеп бетерергә бирмәде, колны җансакчыларына торгызырга боерды. Шунда көтмәгәндә искитмәле хәл булып алды. Хан алдына вәзир Исхак тезләнде: «Ханым, колга ирекне мин вәгъдә иткән идем, бирик остага ирек!» – диде. Хан вәзирне таягы белән төртеп аударды да: «Бик кәмитләнсәң, вәзир, үзеңне кол итәрмен», – дип китеп барды.
Алпар булган хәлдән соң тәмам өметен өзде. Шул ук вакытта бик үк баш алып кайгырмады да. Хан аңа Туйбикәне биргәч, өй салырга рөхсәт иткән иде, шуңа кереште. Үзе теләгәнчә өй салып кергәч, оста Алпар тынычлана калды. Ул бәхетле иде. Сәер хәл, ничек инде кол үзен бәхетле санасын, дип әйтүчеләр табылыр, әмма оста Алпар бәхетле иде. Чөнки ул күк гөмбәзендәге йолдыз уч төбенә төшеп кунасына ышанырга әзер булса да, Сәлим ханның, Туйбикәне сиңа бирәм, дигән сүзенә былтырларны ышанмый торган иде. Ә Туйбикәне бирү генә түгел, хан аңа өй дә салырга рөхсәт итте. Әүвәл башта Туйбикә аның сөюен ничек кабул иткәндер, Алпар өчен ул ягы караңгы иде, әмма Туйбикә күчеп килгәч, оста җирдән түгел, гүя һавадан йөри башлады. Әле булса хәтерендә, хан аңа Туйбикәне илтергә-төшерергә иш ат җиктереп җибәрде.
Яңа өй өлгергәч, бусаганы атлап керүгә, бизәкләргә таң калып карап торды Туйбикә, аннары ни әйтергә белми тәмам аптыраган Алпардан сорап куйды: «Кулларың алтын икән, ир-канат, үзең ясадыңмы?» – диде. Һәм олпат гәүдәле, киң күкрәкле, бераз гына ир-ат исе килеп торган Алпарның күкрәгенә килеп капланды да, пышылдап кына: «Мин сине яратырмын, Алпар, менә күрерсең, яратырмын! Тик син мине ашыктырма, яме, ашыктырма», – диде.
Хан хатыны Туйбикә оста ирне шул көннән чын ир-канаты итте.
Аннары бергәләп дөнья көтә башладылар. Аксөякләр гаиләсендә туып-үскән Туйбикәгә үзе дә төшенеп җитмәгән мәхәббәт килде, ул ир-канатның эштән кайтканын көтеп ала алмый башлады, кайчак хәтта каршы алырга баргалады.
Бергә булганда, яратып-сөешкәндә, Туйбикә ир-канатның куенына сыеныр иде дә: «Менә күрерсең, Алпарым, мин сиңа бер малай табып бирәм», – дип тәкрарлар иде.
Әллә инде фәрештәләрнең «амин» дигәненә туры килде, әллә ханнан килгән хатынның теләге бик зур булды, еллар үтүгә, Туйбикә чынлап та балага узды. Менә шунда инде ул гүя күккә ашты. Менә бит син аны, ир-канатың бик яратса ниләр була икән. Рәхмәт сиңа, Алпарым, мең-мең рәхмәт!
Бала тапкач, җитмәсә, ир-зат та булгач, Туйбикә тагын да түгәрәкләнеп, матураеп китте. Урамнардан Туйбикә үткәндә, ирләр туктап калыр, гүзәллегенә сокланудан тел шартлатыр иде. Бирсә бирер икән адәм баласына сылулыкны вә гүзәллекне! Туйбикә Алпарыннан башка берәүне дә күрмәде. Ир генә түгел иде ул аның өчен, пәйгамбәр үзе иде.
Аттан – ат, коштан кош туар, диләр. Охшаса охшар икән Дәүран да атасына. Җиде яшендә үк аның кул астыннан шундаен бизәкләр чыга башлады ки, шаккатмалы иде. Әүвәл башта ата кеше углының эшен күрмәмешкә салышты, иллә тора-бара баласы ясаган нәкыш-бизәкләрне күреп, чарасыз туктап калды– соклангыч иде бизәк, өлкән бизәк төшерүчеләренекеннән дә камилрәк иде. Шуннан Алпар ясаган бизәкле бер ташны хатыны Туйбикәгә алып кайтып күрсәтте. Сәере шул булды: моңа Туйбикәнең артык исе китмәде, ә ир-канатын шаккатырып:
– Алпарым, улыбыз оста гына түгел, хан янында хан буласы кеше, – диде.
Оста Алпар өзелеп яраткан Туйбикәдән бу сүзне ишетте дә ачкан авызын ябалмый катып калды.
– Ни сөйлисең син, Туйбикә? Тәүбә диген, – диде ул, ниһаять, исенә килеп. – Тузга язмаганны! Ханнар Аллаһы Тәгалә тарафыннан куела. Тәүбә, диген, барысы да Алла кулында.
– Әлегә хәтле куелган ханнарда минем катнашым юк, ә менә Сәлим ханнан соң улыңның хан булып куюы бар. Моңа иманым камилдер, Алпарым, – диде хатын кыю рәвештә.
– Йа Хода, Туйбикә. Авызыңнан җил алсын. Оста безнең олан, зур вә кәттә оста. Күр нинди бизәк төшергән, күргән саен күрәсе килә.
Туйбикә шунда гына ак ташка төшерелгән бизәккә чын-чынлап игътибар итте. Сурәттә кояш чыгып килә, аста Иделкәй, Иделдә аккош, ялгыз аккош янына икенче берәүсе төшәргә җыена. Сибелеп киткән кояш нурлары бигрәк тә матур, чынлап та күз алмаслык соклангыч иде. Иделдәге аккош һавадагы ишенә башын кырын салып караган, ә тегесе дустанә тавыш белән: «Мин монда, мин монда!» – дип кычкыра сыман иде.
Туйбикә углы эшеннән канәгать калды, әмма аның максаты бөтенләй башка иде – углын хан итү. Һәм ул хан булыр да. Хәзер әнә Дәүранына унҗиде яшь тулып килә, тиздән, бик тиздән ул хан кызына гашыйк булыр, ә бәлкем, булгандыр да инде, һәм хан кызы да аның гыйшкына битараф калмас – менә шунда күрерсең, Алпаркаем, углыңның кем булуын, дип уйлады.
Әле балага узгач та, нидер сизенеп, Туйбикә кендек әбисен чакырып алды: «Зөбәрҗәт тә авырга уздымы әллә?» – дип сорады. «Ие-ие, Туйбикәм!» – диде тегесе. Ә инде тугыз ае җитеп тулгакка калгач, хәле мөшкел булуына карамастан: «Зөбәрҗәтнең кеме бар?» – дип кызыксынды. «Ханбикәнең кызы бар», – диде кендек әбисе. «Минеке малай булыр», – диде Туйбикә, дулкын-дулкын килгән тулгакка чыдый алмый иренен чәйни-чәйни.
Һәм шулай булды да. Туйбикә малай тапты.
Ир-зат бала тапкач, Туйбикәнең шатлыгы эченә сыймады, тышка ук бәреп чыкты. Хатын-кызга үзе теләгән кешедән, үзе теләгән бала табудан да зур бәхет бармы икән. Әйе, колдан булмагае, шайтаннан булсын, тик яраткан җаныңнан булсын, тик ул теләгән олан булсын. Ир бала табуын Туйбикә Хода ярдәменнән күрде һәм, бу теләге кабул булгач, янә бер теләгенә юл юрады – углы хан кызы белән кавышырга тиеш. Әйе, аларга кавышырга Хода үзе язган, язмаган булса, бу хәтле туры килмәс иде, бер төндә, бер таңда диярлек таптылар, бер көндә исем бирделәр.
Кемгә дә сер түгел, сер итеп сакламады да Туйбикә, Сәлим ханга яратып килгән иде ул. Иллә язмыш аңа аяк чалды – балага узмады, әнә шул кендек әбисенә биргән акчасын санасаң, сарай салырлык булгандыр. Әмма нишләмәк кирәк, кемнәргә генә күренмәсен, нинди өшкерүләр генә кичермәсен – узмады балага Туйбикә Сәлим хан белән яшәгәндә. Ә кол Алпарга күчеп килгәч, Ходайның хикмәте, узды да куйды, тора-бара булса да узды.
Бала тапкач башланды Туйбикә өчен хикмәтле көннәр. Ул белә иде, хикмәтле хәлләрне эшли алса, кендек әбисе эшли аладыр. Хан сараена, ханбикә Зөбәрҗәт янына бердәнбер кеше– кендек әбисе рөхсәтсез-нисез керә ала. Көннәрдән бер көнне Туйбикә кендек әбигә әйтте: «Бер таңда туган бу ике баланы балигъ булгач та кавыштыр. Бу эш килсә, синең кулыңнан килә», – дип, карчык кулына бер янчык алтын тоттырды. Кендек әби бу бәһагә Туйбикә өчен авызы белән кош тотарга да разый иде. «Алдыңмы, әби, янчыкны, килештекме?» – дип сорады Туйбикә. «Килештек, ханбикә», – диде кендек әби, гәрчә Туйбикә күптән ханбикә булмаса да.
Шушы хәлдән соң кендек әбисе Туйбикә янына килүнеешлатты. Биредә аңа килгән саен акмаса да тама, аннары, хәйләкәр карчык Зөбәрҗәт ханбикәдән дә өлешсез калмый иде. Туйбикәгә килгән саен, карчык хан кызы Назлыгөлнең йә берничә бөртек чәчен, йә күлмәген, йә ялтыравык сәдәфен алып килде, ә Туйбикә аларны кадерләп төенгә төйнәде һәм, үзе белгәнчә дога укып, йә улының мендәр астына салды, йә үз куенында йөртте. Бу хакта ул беркайчан да, берәүгә дә әйтмәде. Ул кылган эшләр бары тик аның сере, аның хыялы, аның юанычы, аның теләге иде. Хан кызы Назлыгөлгә җиде яшь тулганда, аның кимендә чирек әйбере Туйбикәгә күчкән иде инде. Хак анысы, хәйләкәр кендек әби гел Назлыгөлнең генә әйберләрен дә китермәгәндер, мәгәр кыланышы белән йөкләгән вазифасын ихластан башкара иде. Углына җиде яшь тулгач, Туйбикә ире Алпарга аты-даны Болгарга таралган чирмеш камын китерергә кушты. Хатын өчен аны гына түгел, һавадагы йолдызны алып бирергә әзер торган Алпар, хан сарае караучысыннан арба-ат сорап, юлга чыгып китте һәм, ике көн дигәндә, янына камны утыртып кайтып та төште. Хан кирмәненә камнарны кертмиләр иде, Алпар аңа ташчы киемен кигерергә мәҗбүр булды. Кам өйгә килеп керүгә, артыгын сөйләп ташламагае дип, Алпарына ишегалдына чыгып торырга кушты Туйбикә. Ир-канаты артыннан ишек ябылгач кына, Туйбикә камга булган хәлне тәфсилләп сөйләп бирде. Сихерчеме, күрәзәчеме кам – Туйбикә белми иде, әмма ишеткәне бар иде, үлгәнне терелтә алмаса да, мәчене – чыпчык, чыпчыкны карчыга итә ала, имеш. Кыскасы, бала чактан ук төрле могҗизалар күреп үскән Туйбикә камга чын күңеленнән ышана, ә инде углы Дәүран хан кызы Назлыгөлгә өйләнәсе кеше, ул гынамы, хан буласы кеше дигәч, чак кына күрер күзгә яман котсыз кунакны кочаклап үпмәде.
Күпне күргән камның Туйбикә кыланышына бер дә исе китмәде, мондый хәлләргә беренче генә тап булуы түгел иде, күрәсең, хәтта Туйбикә бирәсе хак мәсьәләсен дә кузгатмады, шундук эшкә кереште. Иң әүвәл ул кургашын сорап алды, кургашны, табага салып, көйрәп торган күмер өстенә куеп эретте дә ике савытка аз гына су салырга кушты һәм эрегән кургашны шул ике савытка койды. Аннары баланы башыннан алып юрган белән бөркәндерде, кургашын катканчы буда тотты. Эрегән кургаш икесе ике сурәткә кереп катып калгач, баланың өстеннән юрганын алды. Кам каткан кургашыннарга бик озак нидер сөйләде, кулына алып, авыш-түеш китерде. Шуннан соң бераз ир-атка охшаганын Дәүранның муенына такты, икенчесен нинди генә юллар белән булса да хан кызы Назлыгөлгә җиткерергә кушты. Аты-җае табылмаса, һич югы, бер төн булса да чүпрәккә төреп, хан кызы мендәре астында кундырырга боерды, чүпрәге угланныкы булсын, диде. Туйбикә кам сөйләгәннәрне дикъкать белән тыңлап һәм ул әйткәннәр белән килешеп, баш кагып утырды, һәммәсе дә кылынгач, Туйбикә камның уч төбенә дүрт алтын салды һәм ишеккә чаклы озата барды. Алай да түзмәде, кунак ишектән чыгып барганда:
– Инде балалар кавышырлармы? – дип сорады.
– Мин аларның җаннарын бергә куштым, калганы Тәңре кулында, – диде кам.
Ир-канаты китергән кунакны капкадан озатып җибәрүгә, Туйбикә кендек әбине чакыртып алды һәм әлеге кургашын кисәген углының күлмәк җиңенә төреп бирде. Кендек әби, нинди генә юллар белән генә булса да, аны хан кызы Назлыгөл баш астына куярга тиеш иде.
Алпар хатыны Туйбикәдә бик сирәк була торган куаныч күреп аптырый калды.
– Шәех Игәнәй фәрештәләр җибәрдеме әллә үзеңә, нигә болай чыгып килгән кояштай елмаясың?
– Фәрештәләр килмәде, карткаем-җаныкаем, өйгә син кайтып кердең, – диде Туйбикә. Шулай диде дә, елмая-көлә, ир-канатының куенына кереп сеңде. – Аллаһы боерган итсә, атасы, барысы да без дигәнчә барса, менә әйтте диярсең… Әй, Дәүран углым, балакай, бар әле, урамга чыгып тор. Әнә ишләрең анда гузналы уйныйлар…
Туйбикәгә өйләнгәнче дә, өйләнгәч тә хатын-кызның эч серләрен беркайчан да белеп бетермәгән һәм бик үк белергә дә теләмәгән (аңа болай да бик әйбәт иде карлыгачы Туйбикә белән), аларның гүзәллегенә сокланудан ары китмәгән, яшереп кенә ничәмә-ничә тапкыр сөеклесенең сурәтен ясарга керешкән, әмма хан шымчыларыннан куркып, ясаган рәсемнәрен төнлә белән Иделгә ташлый барган Алпар шушы көннән соң тагын да канатланып яши башлады. Углын иң оста бизәк төшерүчегә малайлыкка бирде. «Ите – сиңа, сөяге – миңа, өйрәт, тыңламаса, чыбыгың кулыңда», – диде.
Беренче көннән үк Дәүранның чүкеч вә кискеч тоту рәвеш-чамасын күреп кинәнгән карт оста, угылын икенче тапкыр китергәч, ата кешегә әйтте: «Бу баланы өйрәтәсе юк, кулы алтындыр, туганда ук фәрештәләрдән бу эшкә иман алгандыр», – диде.
9
Ике бәхеткә бер афәт килер, ди, сарайны тәмамлап җиткәндә, оста Алпар кисәктән авырып китте, берничә көн сыкранып йөрде дә урынга ук калды. Сарай бизәү эшләрен төгәлләүне Сәлим хан Дәүранга йөкләде. Бер тапкыр хан кызы Назлыгөл бизәүчеләр янына килгәч, Дәүран юри чүкеч белән бармагына сукты. Кыз моны күрде дә аһ итте, әтисенә карады, нидер әйтергә ымсынды һәм, үз-үзен тыя алудан гаҗиз калып, оста егетнең бармагын кулъяулыгы белән кысып тотты. Кайнар кан чигүле ап-ак кулъяулыкны кызылга буяды.
– Авыртамы?
Шундаен иттереп кызганып һәм хәленә керергә теләп сорады ки кыз егеттән, тегенең битләре кайнарланып, бөтен тән күзәнәкләре хан кызына томырылды. Алай да сер бирмәде.
– Без күнеккән инде аңа, – диде һәм кызның күзләренә карады. Хан кызының гүзәллеген ни белән чагыштырырга да белмәде оста. Озын муен, ай сыман йөз, шомырт кара күзләр, күзләрендә энҗедәй нурлар биешә.
– Бәйлә инде, бәйлә! – диде Сәлим хан, көлемсерәп. Көлемсерәве янә шуннан иде: кызында да, егеттә дә мәхәббәт ялкыны кабынып китүен күрде ул. Иллә моңа бер дә таң калмады. Аннары, ханбикә Зөбәрҗәт кебек, кызы Назлыгөлне оста егет яныннан алып китәргә дә ашыкмады. Чөнки ул белә иде: бу хәл озакка бармас, тиздән Назлыгөлне йә берәр хан гаиләсенә, йә кенәз угланына соратырлар, һәм Сәлим хан рәхәтләнеп кызын шуларның берсенә биреп җибәрер. Чит илгә кыз бирү һәм кияүле булу якынлашу гына түгел, үзенә күрә сәясәт тә. Оста егеткәме моны аңларга?! Шул ук вакытта Сәлим хан бу егетнең Туйбикәдән тууын да исендә тота иде. Җан тартмаса да, кан тартыр, диләр, хак әйткәннәр икән шул. Күр, ничек аерылышмас булдылар. Кыскасы, Сәлим хан бер сүз белән «Дәүран кызыма гашыйк» дигән фикергә килде.
Назлыгөл, Дәүранның яралы бармагын бәйләгәндә, егеттән күзләрен алмады. Бу хәлгә сабыр гына елмая иде егет. Тик бу елмаюда шундаен гаярьлек, тәкәбберлек, горурлык, бирелгәнлек күрде ки хан кызы, икенче мәлдә аучы каршына килеп чыккан җәйран кебек сискәнеп китте. Әмма бу сискәнү шундук узды, егетнең зәңгәр күзләрендә «Мин сиңа гашыйк, мин сине яратам, хан кызы» дигән сүзләр укыгандай итте, ул гынамы, иреннәре дә «Мин сиңа гашыйк, мин сине яратам, хан кызы, яратам, яратам!» дип кабатлыйлар кебек тоелды. Хан кызы керфекләрен каккалап алды, аның нидер әйтәсе килде, мәгәр кыймады, артында, кинаяле елмаеп, атасы басып тора иде.
– Йә, кузгалыйк, Назлыгөл, – диде Сәлим хан.
Шул көнне Туйбикә, углының бәхет өләшкән җирдә булгандай елмая-көлә кайтып керүен күреп, «Аллага шөкер, кам юраган дөрескә чыга, балам хан кызын күргән, бәлкем әле, «яратам» дип тә әйткәндер», – дип уйлады.
– Аны күрдеңме, балакай, бик шатсың?
– Кемне аны, инәй?
– Хан кызы Назлыгөлне?
– Назлыгөлне?! – дип, анасының күрәзәлегенә шаккатты Дәүран. – Әй, атасы белән килеп киткәннәр иде шул.
– Карале, эшең уңдымы соң, балакай? Атаң көнозын сине көтте, хәзер керми тор, хәле авыр аның, юкка борчыма. Бераздан соң, яме… Ашап-эчкәч, өметләнеп торсын. Өметле көн күрер, өметсез гүр керер, диләр.
«Килер бер көн, – дип уйлады Туйбикә. – Алпар да сәламәтләнер, хан кызы да сиңа ябышып чыгар. Чыкмый нишләсен, язмыштан узмыш юктыр. Кем белә, бәлкем әле, Туйбикә Зөбәрҗәт кодачасы белән бер табында утырыр. Утырыр, утырмый кая барсын!»
Иллә барысы да Туйбикә уйлаганча булмады. Хан сараен төзеп бетергән елны осталарның остасы Алпар урыныннан кузгала алмас булды.
Дәүран сарайга юнәлде. Ике көн көтте Сәлим ханның кабул итүен. Ахыр өченче көн дигәндә, оста Дәүран хан тәхете каршына кыяр-кыймас кына килеп басты, тезләнеп баш иде.
– Әүвәл йомышың әйт, – диде Сәлим хан.
– Ханиям, атам каты авырып китте. Аның бер үтенече бар сезгә: ирек алып үләсе килә. Бирегез, ханиям, атама ирек!
– Китап «колларның урыннары җәннәттә булыр» дигән. Нигә ул үлеп яткан адәмгә ирек?
– Ханиям, борын заманда берәүдән: «Бу дөньяда иң татлы нәрсә ни була?» – дип сораганнар. Ул: «Ирек!» – дигән. Атамның ирекле булып үләсе килә, ханиям. Ул сезгә гомере буе тугрылыклы булган…
– Әүвәл терелсен, аякка бассын, – диде Сәлим хан. – Үзе килер каршыма. Атаң ирек алса да, син минем колчурамдыр.
– Мин сезнең колыгыз, ханиям. Тик атама гына ирек бирегез.
– Түшәктә яткан кешегә мин ирек бирә алмыйм.
– Ирек бирегез атама, ханиям. Алдыгызга тезләнеп үтенәм. Гомерем буена тугрылыклы хезмәт итәрмен.
Оста Дәүран янә хан алдына тезләнде, башын түбән иде.
– Ярый, уйлап карармын, – диде Сәлим хан, йомшара төшеп.
Дәүран ашыга-ашыга өйгә кайтты. Атасына сөенче әйтәсе иткән иде, әмма ул минутларда осталарның остасы, Бөек калада күп биналар күтәргән, ханга яңа сарай салган Алпар вафат иде инде. Атасының баш очында шәех Игәнәйнең мөриде ясин чыгып утыра, анасы ир-канаты күкрәгенә капланган да үксеп җылый. Үлеп яткан атасын, үксеп җылаган анасын күреп, Дәүран баскан җирендә катты да калды. Ирек ала алмый үлеп китте атасы. Ул алай итмәс, коллыктан котылу җаен табар, атасы кебек богауларын кочаклап үлмәс. Бу яшь колның үлеп яткан атасы каршында биргән анты, әрнүле йөрәк ярсуы иде.
Шуңа күрә, Шайтан каласын яңабаштан күтәрергә әмер алгач, атасын җирләгәннән соң җитдиләнеп киткән оста Дәүран Сәлим ханга бер шарт куйды:
– Ирек бирсәгез генә борынгы кирмән-каланы яңабаштан салырга керешерем, ханиям, – диде.
Сәлим хан чыгырыннан чыкмады, ипләп кенә килде дә яшь останың иңенә кулын салды:
– Әүвәл эшең күрсәт, оста, хан вәгъдәсендә торыр.
Дәүран Шайтан кала-кирмәнен күтәрүдә катнашасы ташчыларга да алдан ук әйтеп куйды:
– Кирмәнне салгач, манараны сипләгәч, хан һәммәбезгә дә ирек ышандырды, – диде.
Менә ни өчен меңгә якын ташчы, кирмәндәге эшләр беткәч, каланы карарга килергә вәгъдә иткән Сәлим ханны зар-интизар булып көтә башлады. Ниһаять, көннәрдән бер көнне хан килде. Иң әүвәл ул бер өер куштаны белән кирмәннең тышкы диварларын карап чыкты, ахыр ташчылар эшеннән канәгать калып, асма күпер аша кирмән эченә узды, туктап, тимер белән ныгытылган имән капкаларга игътибар итте. Иллә эче-тышы яңабаштан сипләнеп вә үзгәртелеп эшләнгән Шайтан манарасына кермәгән иде әле, шуңамы, хан ташчыларга әйтер сүзен әйтми торды. Нигездә, Шайтан манарасын да, кирмән-каланы да угланы әмир Хаҗи яңабаштан диярлек эшләткән иде. Кирмәннең тышкы ягы да, эчке ягы да ханга ошады, әмма ташчыларга әйтер сүзен әйтергә ашыкмады – Шайтан манарасын кереп карыйсы бар иде. Ияреп йөргән ташчылар сабыр гына көтеп тордылар. Ташчыларның бөтенесе дә коллар. Аларның кайберләре ирек сорап-сорап та ала алмагач, күбесе чирүгә китә – мәгәр анда да бал белән майда гына яшәми иде кеше. Яу чабулар була, яулар килә, күбесе орыш кырында ятып кала иде. Әмма шуңа да карамастан ташчыларның беришесе хан гаскәренә языла иде, тамак хакына, кием бәясенә, чөнки колдан азат булган кеше хан гаскәрендә хезмәт иткән өчен өч ел акча алмый торган иде.
Үз чиратында Дәүран да Сәлим ханнан ирек сорады, әмма хан якын да килмәде. Мәгәр өметсез шайтан, диләр бит. Дәүран һәрчак ирек турында хыялланып яшәде. Һәм менә, ниһаять, бүген ул ирекне алыр, алмаган очракта – барысы да ташчылар белән сөйләшеп куелган иде.
Сәлим хан башта кирмән почмакларындагы кечкенә манараларны карап йөрде, аннары борынгы бабайлардан калган диварларны – киңәйтелгән, кайбер өлешләре үзгәртелгән диварларны карап бетергәч, күзәтү манарасына юнәлде, ханның җансакчылары һәм Дәүран бер тотам калмый ияреп йөрде. Исеме-даны бик борынгыдан килеп, болгарларның теленнән төшмәгән Шайтан манарасына керер алдыннан Сәлим хан югарыга карап алды – мәһабәт, дәһшәтле иде манара. Ханның иң өске мәйданга менәсе, эчен күрәсе, бормалы баскычлардан менә-менә күзәтү мәйданчыгына чыгасы, тирә-юньгә күз саласы килә иде.
Төп манарага керер алдыннан, оста Дәүран Сәлим ханны ишек төбендә туктатты.
– Ханиям, мин бу бабаларыбыздан калган манараны яңабаштан үзгәртеп кордым, яшерен ишекләр куйдым, аулак бүлмәләр уйдым, кергән кеше чыгар юлын таба алмастай култыклар ясадым, берәү белгәнне икенче белер, өченчегә җитәр, анысы илгә таратыр, ди. Манарага үзегез генә керсәгез иде, ханиям.
Сәлим хан, ирен чите белән генә елмаеп, яшь остага күз сирпеп алды һәм артыннан ияреп йөргән җансакчыларына: «Калыгыз!» – дип кул селтәде.
Оста һәм аңа ияргән Сәлим хан манараның беренче катына керделәр. Дәүран кулына кисәү агачы алды, ут салды һәм ханга бирде. Хан бер сүз дә әйтмәде, өске катка юнәлде, әмма күтәрелер җаен тапмыйча, кире беренче катка әйләнеп төште. Аннан ул, Дәүранга игътибар итми, түбән төшеп китте һәм янә оста янына килеп чыкты. Хан бераз ачулы иде, әмма кызыксынуы да йөзенә ук бәреп чыккан иде.
– Мә кисәү агачың, алдан үзең бар! – диде хан, ачуы кабаруын яшерергә теләп.
– Әүвәл ирек вәгъдә ит, ханиям. Һәм бер миңа гына түгел.
Сәлим хан остага кайтарып сүз әйтмәде, телләч Дәүран колын акылга утыртырга теләп, ишекне ачып, ике җансакчысын чакырып алды. Тегеләр йөгереп килеп кергәч, берсенә кисәү агачын бирде дә останың йөзен яктыртырга кушты. Тәкәббер вә горур рәвештә басып тора иде оста, курку дигән нәрсәнең әсәре дә юк. Кол оста аның бер сүзе белән җанын өшетте, канына тоз салды. Элек хан колларның йөзләрен дә, үзләрен дә бер-берсеннән аермый иде, иллә аның күз алдында Дәүран колчурасы һәрчак барысыннан да аерылып торыр иде, осталарның остасы Алпар углы, Туйбикәнең оланы. Сәлим хан шул мизгел эчендә егет йөзендә Туйбикәсенең тәкәбберлеген, горурлыгын, атасы оста Алпарның кыюлыгын, тәвәккәллеген күрде. Элек аңардан барча коллар да тетрәп торалар, карусыз аның ихтыярына буйсыналар, баштанаяк коралланган җансакчыларын күреп шүрли калалар, аның теләген үтиләр дип уйлый иде, ә монда исә бөтенләй башка – колчурасы аңардан ирек таләп итә, шарт куя. «Яшь, кыю, дорфа, ханның кодрәтен белми, җылкы маенда кайнатылган камчысын татымаган, сөрсү-дымсу зинданында ятмаган», – дип уйлады Сәлим хан һәм җансакчыларына боерды:
– Каерып бәйләгез кулларын!
– Кагылмагыз миңа! Мин ирек дәгъва итәм, ханиям! Вәгъдәгездә торыгыз! – диде Дәүран, ханны янә гаҗәпкә калдырып.
Соңгысына тәмам җен ачуы чыкты Сәлим ханның:
– Ни каттыгыз, тотып бәйләгез үзен! Тик үтермәгез, оста миңа исән хәлдә кирәк!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.