Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 35


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 35 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Кирмәндәге ясавыл азатлар шулай иттеләр дә, әмир белән оста һәм җансакчылар үтүгә, күперне күтәрделәр, капкаларны яптылар.

– Бусы нигә тагын? – диде, гаҗәпләнә төшеп, тимерче Әхмәт.

Әмир Хаҗи аңа бер сүз дә әйтмәде, атыннан төште, тезгенен җансакчысына ташлады да өтәләнеп торган каравылбашка:

– Алып бар мине Бәкер олан янына, – диде.

– Ул өендә, хакимдарым, – диде каравылбашы.

– Оста, әйдә кунак булыйк әле бер оланыңда. Кәләшен күреп чыгыйк.

Әмир Хаҗи өй болдырына җиңел генә менеп китте, әмма ул узуга, Әхмәт каршына бусагада торучы азат пәйда булды, остага аркылы төште. Әхмәт аны селтәп кенә җибәрде дә өйгә керде.

– Аркылы тора әллә, эчне пошырып! – диде ул, сукрана-сукрана түр якка узды.

Әмир Хаҗи исә өйгә кергән, өстәл янында утыра иде инде.

Ул арада чуен коючы Бәкер керде, тыйнак кына әмир белән, аннары атасы белән исәнләште.

– Сәламең алдык, утыр әле каршыма, Бәкер, – диде әмир Хаҗи тыныч кына.

– Атам, әллә нигә кәефең юк кебек? – диде Бәкер, утыра-утыра.

– Атаң исән-сау, Аллага шөкер. Менә синең хәлең белергә килдек. Ичмасам, сыйлар идең, авыз кипте. Юл буе әмирем белән ызгышып килдем. Аңа ил җитми, миңа җир җитми. Синең барысы да җитешле икән, әлхәмделилләһи. Инәңә әйтерем, куаныр. Кайтмыйсыз да, ишек башыннан ук ясавыл саклый үзеңне. Кадерле кешегә әверелеп барасыз. Ни кырып ятасың инде?

– Чуен коючы оланга сорауларымны үзем бирермен, ата кеше.

– Шулай итәрсез, әмирем. Мәгәр онытмасагыз иде, чуенны үзбаш коя башласа да, тимерчелеккә аны мин өйрәттем.

– Углыңның һөнәре белән син генә түгел, мин дә горурланам, оста. Рәхмәт аңа, Болгар өчен изге эш кыла. Әйт әле, Бәкер, чуен кайнату ысулын тагын кем дә булса беләме?.. Әллә, булмаса, бер син генә сәләтлеме бу эшкә?..

– Чуенны кайнатучылар булыр, әмир. Тик эш кайната белүдә генә түгел, мич сала белүдә, эремә таш сайлый белүдә, күмер көйрәтә белүдә, ниһаять, нәрсә кирәк, шуны салып, туктаусыз күзәтеп торуда. Чуен кою ипи пешерү белән бердер, әчеп китсә дә начар, төче булса да әйбәт түгел.

– Хәбәрең өчен рәхмәт. Инде әйт, кәләшең мондамы?

Чуен коючы кәләш турында сүз чыгуга кызарынды, мич ягына күз төшереп алды.

– Монда, әмир.

– Яким сәүдәгәр кызымы?

– Атасы Яким түгел аның. Яким аны китерүче генә, хуҗалары була.

– Аты ничек инде гүзәл хатыныңның?

– Аты Дүнә, әмир. Дөньяда бик күп кадерле һәм бәһале әйберләр була, тик минем өчен Дүнәдән дә кадерле беркемем дә юктыр. Аның өчен утка да, суга да керәчәкмен.

– Яратасың, димәк. Тик белеп торсаң иде, оста олан, ошбу дөньяда мәхәббәттән башка туган тел һәм туган ил бар. Мин белмим әле ни өчен Владимирның иң бай сәүдәгәре ошбу кыз баланы Кашанга китерүен, иллә мин аны ачыклармын. Кисәтеп куям, оста олан, чуен кою сере илдән чыкса, синең дә, гүзәлең Дүнәңнең дә соңгы сулышы шул көндә булыр, шул чуен кайната торган мичкә ташлатырмын!

Әмир Хаҗи күтәрелде дә чыгып китте. Оста Әхмәт аның артыннан ташланды. Ата кеше углы Бәкерне тәгаен танымады. Әмир кадәр әмир белән ни тамаша сөйләшә бит. Һәй бу яшьлекне! Тик кенә утырырга да бит! Әллә соң мәхәббәт дигәннәре шулай сукрайтамы, чукраклатамы кешене?! Ичмасам, атасына күз ташласын иде. Һич югы, күз сал атаңа, дип, күңелдән тәкрарлыйм, карамый гына бит. Йа Хода, бу ни инде тагын! Ахырзаман, ахырзаман киләдер, бүтән түгел, шул юлга чыккандыр.

Оста Әхмәт әмирне болдырдан төшеп барганда куып җитте:

– Әмирем, кичер углымны, зинһар, кичерә күр. Күңеле ашкынулыдыр, уе яманлыкта түгел, изге бала, изге җан. Чуен кою серен сата буламы, башына тай типкән булса гына инде. Берәү дә белми ул серне, белмәс тә… Мин дә рәтләп белмим әле, әфсен укып эретә ул аны, ниндидер әфсен укый да…

Оста Әхмәт, болдырдан төшүгә, әмир каршына чыкты, алдына чыгып тезләнде.

– Тор, оста! – диде әмир Хаҗи – Углың бик әйбәт сөйләште. Горурланасы ит. Шуннан тынычлан. Тынычлан да бераз уйланып кара. Ни өчен нәкъ менә сиңа китерә ул гүзәл кызны?

– Товар ишләре без, дуслар, шабралар…

– Товар ишләре, шабралар… – дип кабатлады әмир Хаҗи. – Товар ишләре, шабралар… Ул шабралар, оста, Святослав кенәзне дә санасак, җиде тапкыр Болгарга яу киләләр, килгән саен буш кул белән кайтып китмәгәннәрдер.

– Без дә яу баргалаганбыз анысы, әмир.

– Без ике тапкыр, алар – җиде! Аермасы бармы? Дәшмисең! Углың кирәк аңа, чуен коеп ятучы углың. Гашыйк кеше – диванага хас кеше, диләр. Җүләрлек эшләп ташламасын дип кисәтүем.

– Кирмәнне ышанычлы азатларың саклый, әмирем.

– Саклый, хак. Ләкин кисәтеп куям, углыңа үзең дә күз-колак бул, мичтә бергә янасың килмәсә. Углыңның Яким Күчтем кызына ияреп китүе бар. Шулай була кала икән, үзеңне генә түгел, бөтен нәсел-нәсәбеңне җиде буынга кадәр корытырмын, алачыгыңны җир белән тигезләтермен.

– Әмирем, мин бары тик кылыч-корал ясаучы, әмма сакчы түгел, углыма түгел, үз алачыгыма да күз-колак булып бетерә алганым юк. Алла сакласын диген инде, Алла сакласын афәтеннән дә, яман уеннан да.

– Болгардан Владимирга, ары китеп Новгородка сузылган сәүдә юлларын кем саклый, оста?.. Углың Владимирга кузгала кала икән, икенче көнне ук башы колга очында булыр. Минем анда да кешеләрем бар. Мин сине кисәттем, оста, калганын үзең кара. Ә хәзер, бар, углың белән саубуллаш та минем белән Кашанга кайтырсың. Азатларың да ялыкканнардыр.

– Кайтырмын, кайтырмын, әмирем.

Әмиргә атын китерделәр, ул җилле генә сикереп атына атланды да, Әхмәт болдырга чыккан углы белән саубуллашкан арада, кирмән дивары буйлап атлатып кына китте. Асма күпердә әмир останы көтеп алды, күпердән чыккач:

– Синдә, оста, бүген йөз азат, – диде. – Син мине үтерә аласың. Мөмкинлектән файдаланып кал. Мәгәр мин сиңа бу ахмаклыкны эшләмәскә киңәш бирер идем. Вакытлы көч кешене ирәйтә, мәгәр соңы яман бетүе бар.

– Минем башыма тай типмәгән, әмирем. Түрә китә, түрә килә, диләр, ә без каласы. Юк, бер дә кулай түгел миңа сезнең белән бәйләнергә, Аллам сакласын…

Кашан каласына җитеп, басу капкасын узганда, алданрак киткән әмир останы көтеп алды.

– Әмирем, туры зинданыңа барыйммы, әллә өйгә кайтып хатынымны, балаларымны күреп килимме? – диде оста Әхмәт, әллә кинаяләп, әллә чын-чынлап. – Әйтер әмерең әйт, әмир.

– Туры зинданга баруың хәерлерәк булыр, оста. Инде әйт, Яким сәүдәгәр энесе сиңа ник килде дип беләсең?

– Һөнәр алырга дип беләм, әмирем.

– Һөнәрне кайда да ала алыр иде ул, оста. Яким Күчтем сәүдәгәр энесенә чуен кою сере кирәк. Шул нәрсә ачыклану белән, мин сине зинданнан чыгарырмын, оста.

Ул арада оста янына азатлары килеп җиттеләр.

– Тукталмагыз, алачыкка кайтыгыз. Мин әмир янында калып торам. Иншалла, озак тотмас әле. Мәгез, атымны да ала китегез, – диде оста.

Оста Әхмәт азатларын тегеләр чатка кереп югалганчы карап торды. Аннары акрын гына әмир Хаҗи йортына таба кузгалды. Йортка кергәч, әмир кул чапты, шундук ике азат пәйда булды.

– Останы зинданга ябыгыз! – дип боерды әмир.

– Әмирем, мин моны сездән көтмәгән идем, – диде Әхмәт, артына каерылып.

– Көтәргә идең, оста, көтәргә идең. Җик Мәргән кай тарафта качкынлыкта йөри, казаклыкта, дим? Илче Садакны үтерүче кем? Шайтан манарасындагы яшерен юлларны аңа кем күрсәтте? Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә кем янына йөри? Белмисеңме, оста?.. Белмисең. Менә мин дә белмим шул. Ә миңа калса, син боларның барысын да беләсең, һич югы, беришесен.

– Барысы да ялган, әмирем, бинахакка рәнҗетәсез, бинахакка!

– Алып китегез! Исеңә төшү белән чакыртырсың, оста, – диде әмир соңгы сүзе итеп.

12

Оста Әхмәт Кашан каласында хөрмәткә ия кешеләрнең берсе иде. Ул ясаган коралны кулына тоткан бер кеше «Әхмәтнеке» ди торган иде. Әхмәтнеке, димәк, ышанычлы, аласың, кораллы буласың килә икән, бәһасендә торма, чөнки бары тик Әхмәт алачыгында гына Гали кылычыдай корыч эшкәртәләр, бары тик Әхмәт алачыгында гына корал эшләп, хуҗалыктагы барлык кирәк-яракларны җитештерәләр иде. Әлбәттә инде, Владимир каласының бай сәүдәгәре Яким Күчтемнең нәкъ менә тимерче Әхмәтне эзләп табуына бер дә шаккатасы түгел иде. Товар ишенә кергәч тә, Яким алган товарлары өчен акчаны мулдан түләде. Әхмәт мохтаҗ булган әйберләрне дә табып китерде. Кыскасы, Әхмәттәй алтын кеше кулга кергәндә, тимер кызгана буламы – корал-кылычны Яким товар ишенә күп озатты. Яхшы товар ишенә мал кызгана буламы Әхмәт. Мәмләкәткә кирәкләрен дә сатты, кирәкмәгәннәрен дә олактырды. Иллә башына бер тапкыр да Яким сәүдәгәр аңардан чуен кою серен белергә теләр дигән уй килмәде. Илче Садакны кем үтерүен Әхмәт белми иде, аннары Кашан кызларының юкка чыгулары?.. Каян белсен аларны Әхмәт?! Төркидә кыз урлау гомер бакыйдан килә, әмир әнә аны да аңа яга. Юк, ул аңа бернәрсә дә якмый, дәүләт серен сатар дип курка. Курка гынамы, булган хыянәтләрдә аның да катнашы бар дип уйлый. Румнар рум уты серен, ягъни грек уты серен сигез йөз ел буена саклыйлар, табгачлар исә кәгазь ясау серен биш йөз елга якын сер итеп тоталар.

Төрки Болгары чуен кою серен ничә ел саклый алыр? Әнә нәрсәне саклап тотарга исәпли әмир Хаҗи. Атасы Сәлим ханга берни дә кирәкми, шуңа күрә Олуг Мөхәммәт илчесенә Шайтан каласына керергә ярлык бирә, ә каланы әмир Хаҗи азатлары саклый, кеше түгел, кош та очып кермәле түгел чуен коючылар ягына. Кирмәнгә керә кеше, ары бара алмый, чуен коючылар янына манара аша узарга кирәк, манара ишекләренең серләре әмир Хаҗи һәм углы Бәкер кулында, аннары манарадагы өстәмә ялган култыклар, үзеннән-үзе ачылып киткән упкын ишекләрен оста Дәүран да белә. Сызымнарны ул эшли, төзүне дә ул башкара. Ташчыларның барысын да юк итәләр. Манара сере бары тик өч кешедә саклана.

Оста Әхмәт зинданның сәкесенә менеп ятты.

Әйе, ул нәрсәнедер уйлап җиткермәде. Чуен кою серен ул белә, әмма белмим дип бара – монысын яшерә алды. Бөтен эшне углына биреп, үзе читтә калды. Бу хакта әмир аңардан шикләнми. Ни өчен япты икән соң ул аны? Фәкать бер корал саткан өченме? Булмас… Их, барысы да җайланып, көйләнеп киткәч кенә нәрсә килеп чыкты. Бу Якимне дә әйтер идем инде, нигә дип шул чәчбиен алып килде икән?.. Әллә соң чынлап та чуен кою серен белергәме исәбе? Кеше күңеле карурман шул, болай бер дә андый кешегә охшамаган да кебек үзе…

Уйланырлык иде Кашан каласы остасы тимерче Әхмәткә.

Әмир Хаҗи «илче Садак Бәкерне алмага килгән» дип расларга маташа. Бу бәхәссездер. Хуш, шулай да булсын ди. Алып та киттеләр ди оланны. Шуннан ни?.. Оста аларга чуен кою серен ачармы? Ачмас, оста Әхмәт углын белә, муенына бау ташласалар да ачмас… Әйе, бау ташласалар да. Ә менә Яким сәүдәгәр кызы кочагына керсә? Йа Хода, шулай булып куюы да бар бит әле аның! Углы кызны ярата, әйе, кызны түгел, хатынын, хәтта ярата дию генә аздыр, үлепләр ярата, хатын өчен җан тәслим кылырга әзер…

Оста Әхмәт бик озак вак имәннәрдән тезеп түшәлгән түшәмгә карап ятты. Бүрәнә араларына үрмәкүч тозак корган, ә үзе бер читкәрәк поскан да корбанын сагалый. Пәрәвезен зур итеп, боҗралый-боҗралый үргән, аркылыга китереп тукыган. Тамак тәмугка кертер, диләр. Әллә соң Сәлим хан куштымы угланы әмир Хаҗига аны зинданга ябарга? Моңа кадәр әмир Хаҗи оста Әхмәткә үзенә ышанган кебек ышана иде ләбаса!

Әхмәт оста бишмәтен салды, баш очына кыстырды. Кичә аңа Яким сәүдәгәр энесе Апанай хикмәтле бер сүз әйтте. Имеш, ханнар белән кенәзләргә беркайчан да ышанма. Аның үзен кенәз Китан эзәрлекли башлаган икән, шуннан бирегә качып китәргә мәҗбүр булган, имеш. Апанайга ышансаң, ул кенәзгә: «Безгә Болгар белән сугышырга түгел, сәүдә итәргә кирәк», – дип әйтеп әйткән, имеш. Барысы да хак булса, хикмәтле сүз әйткән Апанай кенәз Китанга – Болгар киявенә. Киявен кияү, ә менә яу килә. Әллә ни зыян итә алмаса да, күпме останы, һөнәрчеләрне, ташчыларны алып китә. Теге вакытта сугышып алып киткән булса, Рокыяга өйләнгәч, хан белән килешеп алып китә башлады. Менә китте замана! Болгардан Владимирга кача-күчә халык, Владимирдан – Болгарга.

Оста Әхмәтнең, уйланып ята-ята, тәмам башы катты, иллә үз алдына куйган сорауларга җавап таба алмады. Бары бер нәрсәне ачык белә иде ул: гаепле түгел оста. Әмир Хаҗи каршында аның бернинди дә хилафлык кылганы юктыр. Ачсыннар ишекне, чыгарсыннар аны биредән. Аның әмир белән аңлашасы килә. Нинди хата кылды ул? Кайчан, кемне рәнҗетте, кемгә хыянәт итте? Кемгә кул салды, кемне ханга йә әмиргә каршы котыртты? Әүлия түгелдер, әүлия ук була алмады, әмма кылган явызлыгы да булмады.

Әхмәт сикереп сәндерәдән төште, ике куллап ишекне дөңгечләргә кереште:

– Кем бар анда, ясавыл, сакчы, ач дим, ач! Юкса ишегеңне ватам!

Берәү дә аны ишетмәде, берәү дә килмәде, берәү дә ишек төюенә колак салмады. Оста Әхмәт тәмам хәлдән тайды, ахыр җир идәнгә утырды. Аның янына шундук озын, шома койрыклы, борыны очлаеп килгән, күрер күзгә үк шыксыз, җирәнгеч күсе йөгереп килде. Оста Әхмәт коты алынып сикереп торды да җан көче белән күсегә тибеп җибәрде. Күсе таш диварга очып барып бәрелде, кан чәчрәде, ул да түгел, почмактагы тишекләрдән берсе артыннан берсе йөгерешеп күселәр чыкты, алар чинаша-чинаша кан эчендә яткан ишләрен өзгәләргә тотындылар һәм күз ачып йомганчы юк та иттеләр. Моны күреп, оста Әхмәтнең коты катты, аркасы чымыр-чымыр килде, бөтен тәне калтырана башлады. Ул ике сикерүдә сәндерәдәге бишмәтен эләктереп алды да иң өскә менеп ятты. Мәгәр иң биектә дә тынычлану килмәде, киресенчә, теше тешкә тими шыкылдарга тотынды. Кинәт ул сәндерәдән сикереп төште дә йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде һәм, тамагы чатнап киткәндәй, тынып калды. Ахырда янә җан ачуы белән ишекне төя башлады.

Ишекне ачканда, Әхмәт оста хәле бетеп җирдә ята, канаган куллары янында ач күселәр кайнаша иде. Аңын җуяр дәрәҗәгә җиткән оста һаман бер сүзне кабатлый иде:

– Ачыгыз, ачыгыз, ачыгыз…

13

Әмир Хаҗи һәрчак үзен атасы Сәлим ханнан да, энесе Илһамнан да өстен күреп яшәде. Башта ул Болгар тәхетенә утыру турында хыялланды, атасы ике туган арасындагы бәхәсне икесен ике калага әмир итеп хәл иткәч, үз кул астындагы калаларны ныгытырга кереште. Әнә шулай яманлыгы белән халык теленнән төшмәгән Шайтан каласы барлыкка килде, әнә шулай Казан кирмәнен салып яталар. Аңарда иң яхшы урманнар, уңдырышлы басулар, су юллары, моның өстенә Төн илләренә үткән һәр сәүдәгәр аның казнасына җыем калдыра иде. Бермәлне әмир Хаҗи Болгарның башкаласын Кашанга күчерергә маташып йөргән иде – барып чыкмады. Аксакаллар каршы төштеләр, хан куштаннары хәзер бөтен өметен яңа калага юнәлтте. Каланың исеме Казан булыр, кирмәне күчкәч, исеме дә күчәр. Моңа берәү дә каршы килмәс. Хәер, яңа каланы халык күптән инде Казан дип йөри. Кала чынлап та мәһабәт булыр. Моның өчен ул оста Дәүранның кулын чиште– теләсә нишләсен, ирек аңа, булачак каланы ничек күрә, шулай күтәрсен. Мәгәр бернәрсәне онытмаска тиеш: Казан каласы бер дә Бөек каладан ким булмасын, биналары, сарайлары, мәчетләре күз явын алырлык булсын.

Ә инде оста Әхмәт мәсьәләсенә килгәндә, ул аны болай гына, бераз куркытыр һәм сынар өчен генә зинданга япты. Һәм хак булып чыкты. Шул хәлдән соң оста аның тирәсендә тәгәрәп йөри, углын каравыллый, товар ише Якимгә шикләнеп карый башлады. Оста Әхмәт аңа кирәк иде, ул аны беркайчан да күздән яздырмады. Әйе, яздырырлыкмы! Кем Болгарның коралын камилләштерә? Кем яван Фатийны яллап әллә ниткән утчагыр ясатып ята? Бу хәлгә Бәкер дә керешкән икән. Кем әмир казнасына иң күп җыемны бирә? Оста Әхмәт. Хак анысы, заманында әмир Хаҗи да аңа зур изгелек кылды, утар салырга урын бирде, әҗәткә акча биреп торды һәм үкенмәде, үкенми. Хәзер әнә икеләтә кайтарып ята. Аннары оста Әхмәт тимерчеләрен коллыктан азат итеп, аларга акчалата түли башлап бермә-бер отты дисәң, бер дә ялган булмастыр. Әмир Хаҗиның баеп китүе, кул сузып атасына бармавы оста Әхмәттән башланды дисә дә, хата булмастыр. Эзләнде оста, читтән осталар китерттерде, аларга кешедән артык түләп, әллә ниткән кораллар ясата, яңа әйбер дип, икеләтә бәягә сата, ә халык яңа коралны бик теләп ала иде. Әхмәтнең беренче булып чуен кайната башлавына бер дә гаҗәпләнәсе түгел иде. Мәгәр артык мөстәкыйльлеккә омтылуы, җитмәсә, утарында азатлар тотуы, аның янына Яким сәүдәгәр белән тыгыз элемтәдә булуы бераз эчне дә пошыра иде. Куркытып алуы бары тик шуннан иде. Хак анысы, Кашанга Бөек кала һөнәрчеләре күчә башлагач, атасы Сәлим хан да аны кисәткәндәй иткән иде. Имеш, нигә ул оста качкын колларны үзенә җыя да сатып алып ирек бирә? Һәм бу хакта олуг хан угланы әмирне бөтен мәҗлес алдында кисәтте. Яшерми әмир Хаҗи, Бөек каладагы тимерчеләрне, чүлмәкчеләрне Кашанга күчәргә котыртып йөрде, әмма берсенең дә кулыннан тотып ирексезләп алып китмәде. Үзләре килделәр, үзләре Бөек кала ияләреннән качтылар. Әмир Хаҗи аларны үз каласына урнаштырды. Җитмәсә, Бөек кала кәрван сараена тиңләрлек кәрвансарай салдырды һәм ялгышмады, сәүдәгәрләрнең күбесе Бөек калада туктамас булдылар, туры Кашанга юнәлделәр. Ефәк юлын саклаучы Тубыкбайга ышанычлы кешесен җибәреп, Табгач сәүдәгәрләрен әүвәл башта Кашанга җибәрүен үтенде, өстәмә хак түләргә исәбе барын белдерде. Тубыкбай белән тату яшәү тимерче Әхмәт өчен дә файдалы иде. Бәкер углы шул тарафлардан эремә таш алып кайта, ә ул җирләрнең бер өлеше Тубыкбай баһадир кул астында. Уралып-ишелеп торган тауларда эремә ташның исәбе-хисабы юк икән. Тубыкбайга ни, ул эремә ташның кадерен беләме, аяк астындагы таш та таш, эремә таш та таш аңа. Оста Әхмәт углы Бәкер эремә таштан чуен кайнатырга өйрәнде. Бу хакта берәү дә белми иде, хәзер әнә барысының да күзе кыза башлаган. Барысына да чуен кирәк. Чуен? Ни ул? Тимер дә түгел, шул ук вакытта чуеннан утчагыр өчен дары кайнатып була. Бала башы кадәр ядрә күреп, әмир Хаҗи шаккаткан иде. Әнә шул чуеннан төрле зурлыктагы чукмарбашлар коя башлагач, Яким Күчтем сәүдәгәре чуен кайнатучыны эзли башлый да инде. Чуен кайнатучы Якимнән бигрәк кенәзгә кирәк, әлбәттә. Һәр кенәз дружинасын иң камил корал белән коралландыру турында хыялланадыр. Бәкерне урлаулары бар. Шуның өчен тимерче Әхмәт углы Бәкерне күз карасы кебек сакларга кирәк. Бәкер кайнаткан чуен – Болгарның куәте, байлыгы, тынычлыгы. Ниһаять, кулында кылычы булган кешегә хәнҗәр тотып бармыйлар.

Бик күп уйлана торгач, әмир Хаҗи янә бер тапкыр Шайтан каласына барып кайтырга булды. Бу юлы ул үзе белән бер азатын да алмады. Нишләптер серле кирмәнгә берьялгызы гына барып кайтасы килә иде.

Кашаннан чыгуга, әмир Хаҗи атын, җилне куып җитәргә теләгәндәй, куалап алып китте. Саф һава, тыгыз җил аның кәефен күтәрә төште. Кайчан шулай җан-фәрман атын чаптырып Кашаннан чыгып киткән иде әле ул? Әйе, Гали угланның яңа кала нигезенә корбан ителүен ишеткәч. Әй куалап та карады шунда атын, әйтерсең угланның җанын алган газраилне куып бара иде. Ул көнне яңа кала нигезенә эңгер иңгәч кенә килеп җитте һәм, Чияле тау түбәсендә чынлап та угланның каберен күреп, көндезге кояштан суынып җитмәгән туфрак өстенә капланып, йөрәк каны белән җылаган иде. Шунда ант эчте. Гали углан истәлегенә булачак каланы тиңе булмаган итеп салдырырга. Аның угланы кала нигезенә корбан ителгән икән, каласы да аныкы булыр – әмир Хаҗиныкы. Соңыннан угланы кабер өстендә биргән үч-антын онытырга маташып йөрде, әмма бер дәвам белән генә йолкып алмастай хатирәләр дә була икән, шул төбәккә барып чыктымы, төзүчеләрнең шул тарафта эшләүләрен күрдеме, янә йөрәгенә кан сауды. Шуның өчен әмир Хаҗи анда бик сирәк барды, килсә дә озак уралмады, тизрәк китү җаен карады. Гали оланның үлемендә минем гаебем юк, дип барса да, әмир Хаҗи бу хәл өчен атасын кичермәде, атасын яклаучы бусагабаш Камайны күралмас булды, шундый хәлгә җитте ки, исәнләшмәс итте.

Әмир Хаҗи Чулман елгасы ярына килеп туктагач кына тезгенен бушатты, атыннан төште, җәяүләп яр буйлап китте. Алда Шайтан кирмәне, кирмәнгә ашыкмады әмир. Шулай уйларга рәхәт иде. Ат үрелеп-үрелеп кенә үлән каба, башын селкеп, башын чайкап, йөгән тимерләрен зеңләтә, пошкырып ала. Кояш авышка таба тәгәри, көн аяз көе сүнә, бераз җиләс. Зәңгәр күккә карап ял итеп ятасы иде дә бит, кичкә, һич югы, ахшам тирәсенә, Кашанга кайтасы бар. Иртәгә Бөек калага китәсе булыр. Атасы дәшкән.

Киң иде дөнья биек ярдан караганда. Бабалары җир-суларны сайлый белгән, рәхмәт аларга. Уңга баксаң – Чулман елгасы, сулга баксаң – урман-кырлар. Урыс кенәзләренең нәкъ менә шушы җирләргә күзләре кыза, яу өстенә яу киләләр. Киләчәк буыннар өчен саклап кала алырлармы туган җирләрне? Шул хәлләр борчый иде әмир Хаҗины.

Күтәрелеп уң тарафка карады. Елга ярының иң биек җирендә диярлек Шайтан каласы – кирмән. Шайтан манарасы исә барысыннан да өскә калкып тора. Ташчылар баш күтәргәннән соң, манарага берәүнең дә кереп караганы булмады, кергәннәрен елга буеннан табып алдылар… Кем бар анда? Әллә чынлап та шайтан үземе? Башкалар өчен генә түгел, хәтта иясе әмир Хаҗи өчен дә серле манара иде ул. Дөрес, оста Дәүран аңа сызымнарын калдырды, әмма әмир Хаҗиның чынлап торып манараны тикшергәне юк әле. Илче Садак шунда кереп китә, кире әйләнеп чыкмый: әмир үзе яшь азатны кертеп җибәрде – үле гәүдәсен елга буеннан табып алдылар… Әллә соң бирегә кала салдырып, кирмән торгызып ялгыштымы әмир Хаҗи? Ялгышмады кебек. Бәкер оста монда чуен кайната.

Әмир Хаҗи күп еллар элек булган бер хәлне исенә төшерде. Күңел күгендә һәрчак сакланып килгән хәлне ул берәүгә дә сөйләмәгән иде, хәтта искә төшергән чакларда да тизрәк башка нәрсә уйларга тырыша иде.

Ул вакытта яшь иде әле әмир Хаҗи, Кашанга әмир булып килгән генә иде. Җирләрен, биләмәләрен үз күзе белән күрергә теләп, ул менә бүгенге кебек берьялгызы каладан чыгып китте һәм, йөри торгач, менә шул төбәккә килеп юлыкты. Ярның иң биек җирендә утырган хәрабә манараны күреп, таң калып карап торган иде. Гыйбрәтле гайрәткә ия кеше күтәргәндер моны. Әле булса, хәтта хәрабә рәвешендә дә, күңелгә шом салып тора. Шулчак, җир астыннан калыккан сыман, аның алдында кам пәйда булды. Әле булса хәтерендә, аның кулында таяк иде, кисәк ул таягын җиргә кадады һәм күз ачып йомганчы таяк ботаклар чыгарды, яфрак ярды. Нинди хикмәткә ия таяк булды икән кам кулында? Кам таякны янә җирдән суырып алды, һәм янә таяк шәп-шәрә калды. Әмир Хаҗиның ишеткәләгәне бар иде, имеш, сергә ия таякны камнар буыннан-буынга биреп киләләр, таяк чынлап та сихри көчкә ия икән шул. Шәех Игәнәй ничәмә-ничә камның әнә шул сихри көчкә ия таякларын утка ташлаганы бар. Ә камнар һаман шул таякларына таянып йөри бирә, гәрчә үзләренә ышанучы елдан-ел азая барса да. Болгарда камнарның беткәннәре юк иде. Янә бер нәрсә хәтерендә ачык калган әмир Хаҗиның: камны күрүгә, аты өркеп пошкырынырга тотынган иде. Шунда кам атка мөрәҗәгать итеп нидер әйтте һәм, хәйран, ат берни булмагандай утлый башлады. Ниһаять, кам аңа дәште:

– Атың беркая да китмәс, миңа ияр, әмир, – диде. Нәкъ шулай диде. Һәм, артына да әйләнеп карамыйча, Шайтан манарасына таба кузгалды.

Янә гаҗәбе шул булды: әмир Хаҗи аңа карусыз буйсынды, аңа иярде. Ихтыяр көче юклыктан түгел, кызыксынып, ни булыр, ни белән бетәр икән бу танышу дип. Манара хәрабәгә әверелгән, кызганыч бер хәлдә иде, мәгәр якынайган саен, манара әмир күз алдында үзгәрә барган кебек булды. Аның зур-зур ташлардан өйгән диварлары, ярым түгәрәк ишеге күңелне үзенә җәлеп итә, кайчандыр монда яшәгән, дөнья көткән кешеләрне күз алдына китерә иде. Кам манара янына җитте дә таягы белән дивар кырына төртте, шундук җирдән чишмә тибеп чыкты һәм, күз алдында юл ярып, чылтырап ага башлады.

– Эч чишмә суын! – диде кам.

Әмир карусыз тезләнде, кушучына көмеш кебек саф, боз кебек салкын су алды, иреннәренә якын китерде. Су аңа татлы да, бераз тозлырак та сыман тоелды.

Әмир Хаҗи әкрен генә күтәрелде, зәңгәр күккә карады, биектә-биектә тилгән тибрәлә иде. Юк, төшендә түгел бу хәл, өнендә. Кам да чын. Тик атын гына әйтмәде. Алай дисәң, чишмә кайдан? Чынлап та сихри көчкә ияме бу кам, әллә күз буамы? Юк-бар ырымга, юрауга күбрәк хатын-кызлар ышанучан.

– Әмир Хаҗи, Болгар камның гомере күп калмады, мин сине күптән көтәм инде, хәрабә булса да, керик манара эченә. Сиңа күрсәтер төньюлларым, әйтер сүзләрем бар. – Әмир карусыз аңа иярде. – Борын-борын заманда, ошбу якларда ни төрки, ни чирмеш яшәмәгән чакта, бирегә үзенең батыр алыплары белән Кубрат хан килеп чыга. Ошбу урынга баса да тирә-юньдәге манзарага карап тора. Һәм шунда Чулман елгасының иң биек ярына чатыр корып кунарга карар кыла. Гадәти хәл, иртән торып, Тәңре тудырган көнгә дога укырга дип кояш чыгышына бакса, иге-чиге булмаган җир-сулар, урман-тугайлар күрә. Кубрат кодрәткә ия кеше була, алыпларына үзе басып торган төбәккә манара торгызырга куша. Манараны торгызалар. Бер җәй шунда торалар. Ханның манараны ни сәбәпле ошбу төбәккә салдыруы билгеле – биредән ярты илне күзәтеп була. Манарада Кубрат ханның тамгасы бар. Хан киткән – тамгасы калган. Ә инде угланы илхан Кодрак бу төбәкләргә күчеп килгәч, манара янына кәрвансарай салдырган, үткән-сүткән сәүдәгәрләрдән җыем ала башлаган. Борынгы бабаларыбыз кәрвансарайны «Төн иле капкасы» дип атаганнар. Вакыт үтү белән, бу төбәкләрдә юлбасарлар күренә башлый, талау-рәнҗетүгә түзмичә, алар олуг хан салдырган кәрвансарайны уратып үтәргә мәҗбүр булалар. Манарадан түбәндәрәк бакыр кайнатканнар, тора-бара шулар юлбасарга әверелгәннәр. Ил-халыктан качып, тау куышларында яши башлаганнар. Бирегә туктаган сәүдәгәрләрне йә үтергәннәр, йә елгага ташлаганнар. Берәү дә белмәгән тау куышында яшәгән бакыр кайнатучыларның кайдалыгын. Кешеләрне шайтан үтерә, манарада шайтан яши дип белгәннәр. Әнә шулай күзәтү манарасы Шайтан манарасына әверелгән. Тора-бара халык биредән бөтенләй йөрмәс булган, бакыр кайнатучыларның да күбесе үлеп беткән, ә берише, читкәрәк китеп, Кашан инеше буена авыл булып утырган. Син әмир булып килгән Кашан каласының халкы – борынгы бакыр кайнатучылар адәмнәредер. Хәзер кәрвансарайга сәүдәгәрләр туктамый, кеше аяк басмагач, чишмә дә җир астына кереп кача. Чишмәнең дә җаны бар, әмир. Сандугач ишен эзләп сайрар, чишмә адәм көтеп челтерәр, ди. Мин сиңа Кубрат хан авыз иткән, кул-битен юып, Тәңре тудырган аяз көнгә дога кылган шифалы чишмә суы чыгарып бирдем, әмир. Сакла син аны, олуг хан Кубрат бабабыз истәлеге итеп сакла. Манарага менсәң, Кашаның күренер, аяз көндә Бөек кала төсмерләнер.

– Атың Болгар дидең, кам. Нигә мин сине белмим?

– Камның аты буламы, әмир? Мин – Тәңребезнең җирдәге вәкиледер. Сиңа тап булуымның сәбәбе шулдыр: сине Чәчкә-ана дәвалады, ә ул… Әүвәл манарага мен дә тирә-юньгә бак, әмир…

Әмир Хаҗи тар таш баскычлардан манарага менде һәм тирә-юньгә күз ташлавы булды, гүя күккә ашты – очып китәр сыман иде. Еракта-еракта, зәңгәр офык читендә, Кашан каласы төсмерләнә, иллә күпме генә күрергә тырышса да, Бөек каланы күрә алмады әмир. Ә менә Чулман елгасы офык читенә зәңгәр җеп булып кереп югала. Елга өстендә ике-өч сәүдә корабы күренә. Әмиргә тиле бер уй килә: кәрвансарайны торгызырга, манараны әйләндереп кирмән итәргә, тау куышын табып, бакыр базларын ачып, бакыр кайната башларга. Осталар табылыр, Кашан үз кулында, бакыр кайнатучыларның оныклары аның кул астында, һөнәр дә холык кебек буыннан-буынга күчә…

Әмир Хаҗи ашыга-ашыга түбән төште, аскы якта аны кам көтеп тора иде, әмир төшеп җитүгә, ул аңа кул изәде, артыннан барырга кушты.

Түргәрәк үтүгә, кам сихерле таягы белән диварга кагылды, шундук кеше сыярлык кына ярык барлыкка килде, кам кысыла төшебрәк шунда керде, әмир аңа иярде. Эчтә караңгы иде, кам үрелеп кисәү агачы алды, чакматашы белән ут салды һәм, әйдә минем арттан дигәндәй, әмиргә кул изәде.

– Хәтереңдә калдыр, әмир Хаҗи, ошбу төньюлы урман ягындагы тирән упкынлы тарлавыкка барып чыгар, – диде кам, артына да әйләнеп карамыйча баруын дәвам итте.

Әмир Хаҗи аңа чак-чак кына иярә алды. Кисәк ул нәрсәгәдер бәрелде, ниндидер агач тамыры икән.

– Кам, кам!

– Ярканатлар, агач тамырлары, игътибар итмә, – диде кам, ерагая барып.

Әмир кабалана башлады, йөрәге дөп-дөп типте. Ул камны көчкә куып җитте:

– Кем салган бу төньюлын, кам?

– Юлбасарлар. Алар монда яшәгән, көн күргән, кыш чыккан.

Чынлап та, тагын бертын баруга, көн яктысы күренде, һәм алар тарлавыкка килеп чыкты. Аннары сөйләшми генә килгән юлдан кире әйләнеп кайттылар. Төньюлдан чыккач, кам таягы белән диварга төртте, дивар элекке хәленә кайтты. Кам манараның көнчыгыш тарафына күчте, шулай ук диварга таягы белән кагылды, янә могҗиза күрде әмир – янә дивар кеше сыярлык кына ачылды да, кам, әмир Хаҗины ияртеп, түбән таба төшә башлады. Караңгы, кисәү агачы сүнәр-сүнмәс леперди, кам үрелеп кенә икенче кисәү агачы алды, аңа ут салды, кызурак атлап китте. Аяк астында су чыпылдый, түбәдән тамчылар тама, таш баскычлар тайгак, менә-менә таеп, мәтәлеп китәрсең кебек.

– Җитәбезме инде, кам?

Теге дәшмәде, һаман төшә бирде.

Әмир Хаҗиның зиһене сафланып киткәндәй булды. Бу камны күргәне бар лабаса. Еш кына Кашан базарына килер, сүзсез генә халык арасында йөрер, артыннан бала-чага ияргән булыр, кам аларга бөтенләй игътибар итмәс, ил-дөньядан ваз кичкән берәүдәй, кемнедер эзләр, иллә берәү янына да туктамас, сүз катмас. Нигә ул үзен Болгар дип атады? Аты чынлап та Болгармы?.. Аты чынлап та Болгар булса, бу кеше кайчандыр Чәчкә-ананың ире булган булырга тиеш, ире булмаганда – якын кешесе… Алай булгач, нигә икесе илнең ике тарафында яшиләр? Чәчкә-ана – Ык елгасы буйларында, монысы – Чулман буенда, ата-бабалардан калган манара хәрабәсендә. Болгарга ислам һәм христиан дине таралгач, барча халык мәчет-чиркәүләргә йөри башлагач, бил каешына төрле шалтыравык савыт-саба, башына бүре башы сөяге, түшенә кыңгыраулар таккан камга кәмит итеп кенә карыйлар, ул хәзер халыкны бөтенләй кызыксындырмый, кайчандыр бабалары инанган Тәңре бары тик телдә генә кала. Тәңре динен әле булса халык күңеленә салырга өмет итеп атын Болгар дип йөргән камга хәтта сәдака бирүчеләр дә юктыр. Хәер, ул үзе дә берәүдән дә сәдака алмый, бернәрсәгә игътибар итми, ыгы-зыгы килгән халык арасында сабыр гына йөри дә йөри. Кайчак ул кисәктән бер ярлы янына туктый, ярлының башында чалмасы, өстендә җиләне юк, киндер күлмәгенең җиң очлары теткәләнгән, әмма ул мөселман, ул үзен, ярлы булса да, камнан өстен күрә, аңа югарыдан торып мескен итеп карый, гәрчә алдына мескен бүреген куеп, хәер сорашып утырса да. Кам исә аны кызгана, керләнеп беткән мескен бүрегенә бер көмеш акча ташлый. Үзен камнан өстен санаган мөселман аңа баш ия-ия рәхмәт укый, аннары, ике кулын күтәреп, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата дога кыла.

– Синең рәхмәтеңнән өй салып булса икән ул, – ди аңа кам. – Ач кешегә ипи бирсә икән Аллаң, – ди һәм ярлы мөселманның мескен бүрегенә зур бер телем ипи куеп китеп бара.

Ярлы мөселман авыз эченнән генә белгәнен укып рәхмәт әйтә, догасын укый.

Әле булса сөйли базар картлары, имеш, борын-борын заманда, болгар халкы Таман ярымутравында дөнья көткәндә, элек төптәңре исемен йөрткән камнар халыкның иң яраткан һәм хөрмәткә лаек кешеләре булган, халык аларны ихтирам иткән, өй ишекләре аларга һәрчак ачык булган. Хәзер әнә камнарга ышанучылар калмады диярлек, булганнары да кеше күзенә күренергә курка, чөнки шәех Игәнәй мөридләре, епископ Габбас дьяклары камнарны эзәрлеклиләр, кеше-кара күрмәгәндә, иблисләр дип, агачка асып куярга да күп сорамыйлар иде. Хәтта шуңа барып җиттеләр ки, илгә корылык, үләт кебек чирләр, яман яу килсә дә, камнарны гаепләделәр, аларны астылар, сөңгегә алдылар. Хан боларның берсендә күрми, күрепме күрмәмешкә салыша. Шул сәбәпле булса кирәктер, камнарның күбесе урманнарда, тау куышларында, шәех Игәнәй мөридләренең куллары җитмәгән җирләрдә яши, соңгы көннәрен кичерә.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации