Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 18


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 18 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Ук атышып, мыскыл итешеп туйгач, ике як ярдагы алыплар атлар белән төрле әкәмәтләр күрсәтә башладылар. Сул як ярдагы хазар кола айгырын ике аягында йөртеп алып китте. Болгар мәргәне дә моны кабатлады. Ул да түгел, бер хазар думбра чиертергә тотынды, хазарның аты шул көйгә ауман-тәүмән килә-килә биеп китте. Болгарлар шаккаттылар. Мәгәр болгар алыплары арасында да җитезләр табылды. Бер алып атка сикереп менде дә, ат чабып барганда, малкайның корсагы астыннан әйләнеп кире ияренә менеп атланды. Җавап итеп, аръяктагы хазар янәдән атын ике аягында йөртеп алып китте. Хазарның кыланышы буйтурга ошамады, кинәт аның күз алдына мәргән Ташбулат килде. Укларын ул аръякка җиткерер, кәпрәеп атын ике аякта йөрткән хазарны укка алыр иде. Кайларда йөри икән ул кыю һәм батыр мәргән?! Көтригур мәргәне угор кенәзенең кияве булды да куйды. Угорлар Болгарга да, Хазарга да, Антларга да ясак түләмиләр, әмма өчесе белән дә бик теләп сәүдә итәләр.

Илбарыс буйтур күк йөзенә карады. Биектә-биектә тилгән тибрәлә иде. Үткен күзле тилгән! Аръякта күпме алай, син барысын да күрәсеңдер, ә менә мине билгесезлек борчый. Кайда Җаек бәк? Нигә күренми? Тилгән үзенә корбан эзлидер. Җаек бәк кемне эзли икән?.. Җаек бәк кирмәнне алса, Чәчкәне әсир итәр. Бер Чәчкәне генәме?! Юк, Җаек бәк кирмәнне ала алмагандыр. Кирмәнне алган булса, йырмак алаен безнең арттан җибәрмәс иде. Җаек бәкнең бу алае – кирмәнне камап торган төп алайның хәбәрчеседер. Өске Кирмәнгә зур алай килә икән, Җаек бәк тиз генә аръякка чыгачак, котылу җаен эзләячәк… Бик ихтимал ич. Иртәгәдән дә калмый, алар Өске Кирмәнгә җитәрләр, орышсыз булмас. Илбарыс буйтур көтмәгәндә килеп чыгар, хазарларны кисәр-кадар да тагын качып китәр, бераздан тагын килеп чыгар, тагын орышыр.

Шулвакыт аръяктагы хазарлар арасында шау-шу купты, бер төркем җайдак елганың югары ягына таба чапты, озак тормастан алар әйләнеп тә кайттылар. Илбарыс буйтур Камайга карады:

– Хатыннарны чакыр, баһадир.

Ераккүрер хатыннар буйтур янына килделәр.

– Ни күрәсез, шул турыда сөйли барыгыз!

– Буйтур, – диде, кулын маңгаена куеп, хатыннарның өлкәнрәге. – Яр буйлап әсир төшкән болгар алыпларын алып киләләр. Ничә алыпмы?.. Җиде. Җиде алып күрәм. Алардан алдарак арбага утырган хатын-кыз күрәм. Арбасы ике көпчәкле…

Буйтур үткер күзле хатын янына ук килеп басты:

– Йә-йә, тагын ни күрәсең?

– Аларга бик күп алыплар ияргән. Бик күп, буйтур. Арбадагы хатын-кыз күркәм киемле, түшендәге тәңкәләре ялт-йолт итә. Хазарлар атларын атлатып кына, ашыкмый гына киләләр.

Өске яклап төшүче хазарлар якынайган саен, болгарлар яр кырыена елыша бардылар. Шик юк, хазарларның кулында болгар әсирләре иде. Ә менә хатын-кызы кем? Үткер күзле хатыннар танымыйлар. Менә арба нык кына якын килде, таллыклар янына туктады. Арбадан…

Илбарыс белән Камай, беравыздан диярлек:

– Чәчкә, хан кызы Чәчкә! – дип әйттеләр һәм бер-берсенә карашып та алдылар.

Бу хәлгә ышану мөмкин түгел иде. Шулай ук хазарлар кирмәнне алдылар микәнни?..

– Алай түгел, алай түгел, буйтур. Кирмәнне хазарлар ала алмас!

– Ә Чәчкә, хан кызы Чәчкә ничек хазарлар кулына әсир төшкән?!

– Буйтур, алар кирмәнне алганнар. Әнә Җаек бәк үзе килә. Әнә күрәсеңме тулпарын?

Бу чынлап та Җаек бәк иде. Җаек бәк килеп җитәрәк, аңа каршы чапкан җайдаклар нидер әйттеләр, әмма бәк елганың уң ягына рәтләп күз дә ташламады. Җансакчыларына нидер әйтте, һәм алар көлешеп алдылар.

– Чәчкә Җаек бәк кулында! – дип, беравыздан кычкырып җибәрделәр баһадир белән буйтур.

Илбарыс буйтур үзендә баһадир Камайның карашын тойды, ул аңардан сүз көтте, мәгәр буйтур бу мәлдә нәрсә дә булса әйтүдән гаҗиз иде.

– Чынлап та, хан кызы Чәчкә бит бу, буйтур, – диде Камай.

– Күрәм, – диде, ниһаять, буйтур. – Исегез китмәгән кебек кыланыгыз. Баһадир, боер, алыплар учак-учак таралсыннар, ашарга утырсыннар.

Таллар артына ике-өч чатыр кордылар, Җаек бәк шунда юнәлде. Күп тә үтми, хазарларның сөрәнчесе яр кырына килде:

– Илбарыс буйтур, алаең Җаек бәк ягына алып чыксаң, бәк сине уң кулы итәчәк, хан кызын иленә җибәрәчәк.

Илбарыс буйтур яңак итен чәйнәде, дәшмәде, аның янәшәсенә сөрәнчесе килеп басты, буйтур ни әйтер дип, оран салырга хәзерләнде.

– Сөрәнче, әмер булмаячак. Сабыр итик, Җаек бәк безне тозакка каптырмакчы. Ашыкмыйк.

Аръяктагы сөрән салучы кычкырды да кычкырды, шул бер үк сүзләрне кабатлады.

– Әйт, сөрәнче. Юкка тамагың ертма, диген. Илбарыс буйтур бәк теләген кабул итми, диген.

Болгар сөрәнчесеннән бу сүзләрне ишетүгә, хазар сөрәнчесе таллыклар арасындагы чатырларга таба юнәлде. Чатырларны бер-берсеннән шактый ерак куйганнар. Сөрәнче иң арыга куелган чатырга керде, шактый озак торганнан соң әйләнеп килде һәм бик озак дәшми торды. Болгарлар да, хазарлар да сабырсызлана башладылар. Берничә хазар алыбы, тез тиңентен суга кереп, яр башындагы болгарларны укка алмак булдылар, әмма уклар, ярга җитәр-җитмәс, суга чумдылар. Ниһаять, сөрәнче кулларын авызына куыш итеп куйды. Әмма сөрән салмады, болгарлар ягына аткан алыпларга нәрсәдер әйтте, тегеләре, ашыга-ашыга, судан чыктылар, яр башына менеп утырдылар.

«Димәк, боларның биредән китмәскә исәпләре, – дип уйлады буйтур. – Без дә китә алмыйбыз, Җаек бәк белә, буйтур беркая да китмәячәк, чөнки әсир болгарларны, Кубрат ханның кызы Чәчкәне күреп алды. Аннары буйтурга кирмәнгә барудан ни файда? Иртәме-соңмы кирмән барыбер каганныкы булыр, иң мөһиме – хан кызы Чәчкә алар кулында. Җаек бәк нигәдер елга аша чыгарга теләми. Нигә? Әллә бар максаты хан кызы Чәчкәне кулына төшерү булганмы?.. Шулай да булуы ихтимал ич. Йулыш каган хан кызына өйләнер, телиме моны, юкмы Кубрат хан, тора-бара ризалашыр…»

Юк, алай дип уйлыйсы килми иде буйтурның.

«Йулыш каган – Кубрат ханның кан дошманы, ул аңа кызын бирергә беркайчан да риза булмас. Риза булмаса ни, кыз бит инде каган кулында. Бүген-иртәгә хан кызын Биләмҗиргә илтеп җиткерерләр. Каган Кубрат ханга илчеләр җибәрер… Килешер Кубрат хан, килешми кая барсын…»

– Буйтур, сөрәнче дәшмәс булды.

– Әйдә, ашыйбыз.

Ашап-эчтеләр, һәр ун кешегә учак алдылар. Буйтур һәр ун алыпка өчәр учак куярга кушты. Җаек бәк буйтурда алай аз дип уйламасын.

Кояш баеды. Буйтур һаман ияр өстенә утырып уйланды. Ул бөтен бер Болгар илен, җәйләү-биләмәләрен күз алдына китерергә тырышып карады. Кубрат хан Батбай илхан белән Аспарух илханга, Маныч елгасы буена килегез, дип хәбәр салгандыр. Балкыр илханның каган белән очрашуы бар. Әмма ул төп орыш булмас. Төп орыш кайда булыр?.. Буйтур белми иде. Хәбәр килү белән, Илбарыс төп орыш төбәгенә килер, әмма ул башта Кодрак илхан янына барыр, аның уң канатына басар. Нинди хәлләрдә кулга төшерделәр икән хазарлар хан кызы Чәчкәне? Кодрак илхан үзе, алае кайда? Барысын да кырып бетерделәрме әллә?!

Эңгер иңде, төн килде, караңгы төште. Ике ярда да учаклар яна. Буйтур ягында да учаклар шактый. Бәлкем, Җаек бәк, төп көчен күрсәтмәс өчен, учакларны азрак яктыргандыр…

Аръяк яр сөзәк, яр буеннан ук таллыклар, аннары болын башлана, бире якка шактый текә һәм биек яр менәсе бар. Хазарларның күбесе яр астында ятып калыр, болгарлар тиз генә бирешмәс. Әмма барыбер сан хәл итәр. Ни өчен соң әле Җаек бәк бу якка чыгарга тиеш ди? Аның кулында хан кызы. Ул максатына иреште. Ул хәзер Биләмҗиргә кузгалыр, каганны куандырыр…

Буйтур уйланды, учаклар да сүнә башлады. Уң кулы Камай буйтур янында, ул да буйтурына ни әйтергә белми изалана. Нинди киңәш бирсә дә, кабул итмәс кебек буйтуры. Аръякта чатыр тирәли, пумала кисәү тотып, каравыл йөренә. Чәчкә шул чатырда булса кирәк, үткер күзле хатыннар шулай диделәр. Чатырда Чәчкә булса, Җаек бәк тә андадыр. Чәчкә Җаек бәк кулында. Кубрат хан Йулыш каганның яучыларын куып кайтарып җибәрде, ә монда хан кызы Чәчкә аның кулында. Хан кызы кулына төшү белән, Җаек бәк каганга сөенче җибәргәндер…

Буйтур ияренә кырын ятты. Ике як ярда да каравыллар тора. Болгарларның атлары үз яннарында гына, тезгеннәре аякларына бәйләнгән, быргы кычкыртуга яисә сөрәнче оран салуга, алар сикереп торырга әзер. Алып атка мендеме, аны тиз генә алуы кыен. Төркидә тикмәгә генә «Атка менгән– канат элгән» димиләр. Буйтурның кашкасы яр буендагы чирәмне ашый, аның вакыт-вакыт, тынычсызланып, аръяктагы атларның кешнәүләренә колакларын торгызуы буйтурның күңеленә әллә ниткән шомлы уйлар сала иде. Бераздан кашка тынычланды, янә чирәм утлый башлады, ахыр ашап туйдымы, буйтурның халәтен аңлавы идеме, иясе янына килде, иңенә башын салды, бертын, ни әйтер икән хуҗам дигәндәй, шул рәвештә торды. Буйтур атның йомшак иреннәреннән сыйпады, маңгаеннан сөйде, колак артларын, муен асларын кашыды. Хуҗасын яратуынсиздерергә теләпме, кашка, иреннәрен кыймылдатып, буйтурның чәчләренә кагылып алды.

– Их, кашка, кашка, белсәң икән хуҗаңның хәлләрен?! – диде буйтур, уфтанып.

Ат, иясенең хәлен аңлагандай, башын күтәрде, колакларын торгызып, аръякка карады.

«Әллә соң атым да беләме минем ник борчылганны?» – дип уйлады буйтур, атның кыланышына аптырый калып.

Каравыл алыплар яр буйлап йөренәләр, кайсы ат өстендә, кайсы тезгенен бил путасына бәйләгән дә тирә-юньне күзәтә-күзәтә атлый бирә, һәрбер каравылның багасы төбәге бар, иң әүвәл ул шул тирәне күзәтә. Ләкин инде караңгы төште, рәтләп күренми башлады. Аръякта учаклар гына җемелди.

Буйтур торып басты, атының башыннан сөйде, уң кулы Камайны дәште:

– Камай, кил әле бире! Киңәшем бар… Мин аръякка чыгарга булдым. Кирмәннең ни хәлдә калуын белеп булмасмы… Юкса Җаек бәк безне юри биредә тота кебек. Әсир болгарлар янына үтә алсам белермен. Хан кызы Чәчкәне Җаек бәк нык саклыйдыр…

Камай каушабрак, мәгәр тавышын тыя төшеп:

– Мөмкин хәлме, буйтурым, хазарлар әсирләрне дә, хан кызын да күз карасыдай саклыйлар. Сине тотулары бар!

– Уң кулым Камай, мин шулай хәл иттем. Боерам: мин кире әйләнеп кайтмасам, иртәгә таң беленер-беленмәс, йырмак алай белән Өске Кирмәнгә юнәләсең. Мин Өске Кирмәннең Җаек бәк кулында булуына ышанып җитмим. Миңа калса, Җаек бәк хан кызы Чәчкәне хәйлә белән кулына төшергәндер. Алай белән аръякка чыгып орышсак, алар бик күп, безне турап ташларлар. Мин үзем генә чыгам, Тәңре ярдәменнән ташламас…

– Чыкма, буйтур, китик Өске Кирмәнгә, буйтурым!

– Юк, баһадир, мин шулай кылдым.

Буйтур уң кулы Камайны кочагына алды, битләрен биткә тидерделәр.

– Мин барысын да син кушканча эшләрмен, буйтур.

– Минем кашканы үзең белән ал. Кирмәнгә исән-имин барып җитсәгез, барысы да сау-таза булсалар, атымны Кодрак илханга бир. Алыпларга иртән генә әйт: буйтур хан кызын коткарырга аръякка чыкты, безгә кирмәнгә кузгалырга боерды, диген.

Буйтур ук савытын салды, калканын, өске киемен Камайга бирде. Аннары ике укны сындырды да бил каешына кыстырды, ике хәнҗәрен ике якка тыкты.

– Әйләнеп кайтмасам, баһадир, кылычым Кодрак илханга тапшыр…

– Буйтурым, юлың Тәңрегә тапшыр, аның кодрәте киң…

Буйтур тагын бер ук алды, өчкә сындырды да ике өлешен Камайга бирде, уклы башын үзенә алды.

– Укның урта өлешен төптәңрегә, койрыгын укытучыга бирерсең, Фанәгүргә кайта алмасаң, икесен дә Кодрак илханга бир.

Илбарыс буйтур яр буена төште, су янында киемнәрен салды, каешын шәрә биленә такты. Аннары ике камыш кисеп алды, баш-башларын кисеп өреп карады, шуннан соң гына киемнәрен бау белән бәйләде, баш очына күтәрде.

– Игелекле юл сиңа, буйтур! – дип калды Камай баһадир.

Су буйтурның тезенә җитте, биленә, Илбарыс акрын гына, шапылдамаска тырышып, аръякка таба йөзде. Буйтур аръяктагы вак таллыкларга чамалады, әмма аны елга агымы түбәнгәрәк агызды. Аягы төпкә тигәч, ул ике камышны алды, авызына капты һәм, чумып, су төбеннән барды. Сай җиргә җитү белән, башын судан чыгарды һәм сак кына яр буена чыкты. Яр буенда каравыл йөри. Буйтур, судан чыгуга, таллыкка керде, чүгәләп тынып калды. Авыз эченнән җыр мырлый-мырлый, каравыл үтеп китте, күп тә үтми, ул янә әйләнеп килде. Каравыл таллык яныннан гына узды, буйтур аның хәтта әчкелтем кием исен тоеп калды. Каравыл алып бертуктаусыз арлы-бирле йөренде.

Каравыл алып, үч иткәндәй, нәкъ буйтур чүгәләгән куак-таллар яныннан ике-өч тапкыр узды. Чүгәләп утыра-утыра буйтурның аяклары оеды, буыны тәмам бушагач, лып итеп артына утырды. Астындагы чыбык чыртлап сынды, алып, йөгереп, таллыкка килде. Шул мәлдә яр буенда балык чупылдап алды. Каравыл, тирә-ягына карана-карана, бертын басып торды да үзалдына сөйләнә-сөйләнә китеп барды. Буйтур сынык укларның берсен авызына капты, биленнән каешын салды, тиз-тиз өстенә киенде. Шуннан соң сак кына таллар арасыннан чыкты, куак кырыена посып, каравылны көтә башлады.

Буйтур торып басты. Бу юлы яр буеннан ук килә иде каравыл алып. Буйтур таллыккарак чигенде, каравылның үтеп киткәнен көтеп торды. Ниһаять, якын-тирәдә аяк тавышлары тынды. Буйтур яр өстенә менде, куактан куаклыкка күчә-күчә, чатырларга таба елышты. Менә ул җиргә ятты, чатырга таба түшендә шуышып барды. Чатырга ун-унбиш адым калгач, әрем куаклары артына посып, бик озак күзәтеп торды. Кисәү тоткан ике алып чатыр ишеге янында торалар, чатыр артында беркем дә күренми. Бу чатырдан арырак куе шомыртлык башлана, анда янә ике чатыр куелган. Төн караңгы, әмма күз ияләшә төшкәч, ун-унбиш адымнан кеше гәүдәсен абайларга була иде. Хан кызы Чәчкә кайсы чатырда? Көндезен Чәчкәне менә бу чатырга алып кереп киткәннәр иде. Кисәү тоткан алыплар нидер сөйләшәләр, мәзәк әйтешәләр, көлешәләр. Буйтур әкрен генә чатырга таба шуышты. Аның авызында хәнҗәр, итек кунычына тыккан өч сынык ук очы бар. Менә чатыр. Буйтур чатыр ефәгенә колагын куеп диярлек тын калды. Эчтә һичнинди тавыш юк иде… Каравыл алыплар да мәзәк сөйләүдән туктадылар. Кемнәр бу чатырда?.. Җаек бәк үземе, йә булмаса, Чәчкәме? Әллә соң үткер күзле хатыннар ялгыштылармы?.. Чәчкә монда булса, әсир алыплар кайда? Үткер күзле хатыннар, әсир алыпларны ябулы кибетләр янында күрдек, диделәр. Каравыл алыплар янә пышын-пышын сөйләшә башладылар, йокламаска тырышалар. Сөйләшүдән туктауга, берсе капчыгыннан кипкән ит чыгарды булса кирәк, икәүләшеп чупыл-чупыл тозлы ит чәйнәделәр.

– Их, моның янына кымыз да булса икән! – диде берсе.

– Биргәнне аша. Кызы булгач, кымызы да булыр.Әнә күрәсеңме болгар әсирләре торган кибетне, шуның күршесендәге кибеттә чүлмәк-чүлмәк кымыз булыр, ә кызы…

– Тансык, алып килим бер чүлмәген чәлеп. Ашчыга ике көмеш дирһәм бирсәң, ул бәкнең үзен дә сатачак.

– Һи, бар, тик сак бул.

– Барысы да йоклый. Таныш ул минем. Ашчыны әйтәм.

– Әйтәм бит, сак бул.

Чатырдан егерме адымнар чамасы җирдә учак яна, учак тирәли алыплар утырганнар. Кайсылары йоклый, кайсылары шыпырт кына сөйләшеп утыра. Берсе йокламый, учакка әледән-әле коры-сары ташлап тора. Буйтур алардан курыкмады, әмма кире әйләнеп киткәндә алар кырыннан үтәргә туры киләчәк. Нишләргә? Көтәргәме, әллә…

Шулвакыт чатыр эчендә нечкә ир-ат тавышы ишетелде:

– Бала, ят, йокла.

Җавап юк, буйтурның йөрәге колак төбенә килеп тибә башлагандай булды. Кемгә дәште?.. Кем?..

Төн урталарында һаваны болытлар томалады, караңгылык тагы да куерды. Буйтур учакка карамаска тырышты. Учакка карасаң, караңгыга бик озак күз ияләнми. Ярты төннән соң учаклар берәм-берәм сүнә башлады. Буйтур чатырның ефәгенә кагылып алды. Тынлык. Буйтур авызыннан хәнҗәрен алды, сак кына чатыр ефәген тиште. Юк, ишетмәделәр. Буйтур, сыңар күзен генә тишеккә куеп, эчкә күз ташлады.

Төп чатыр уртасында хәрәм ага утыра, буйтур аның хәрәм ага икәнен йөз-кыяфәтеннән үк белде, буйтур тишкән тишекнең сул ягында хан кызы Чәчкә. Чәчкәне күргәч, буйтурның йөрәге ярсынып тибә башлады. Чәчкәнең күлмәк изүе ертылган, күкрәкчәсендә берничә көмеш тәңкә генә калган. Бу ни инде?! Чәчкә әсир! Шулай ук Җаек бәк кирмәнне алган микәнни?.. Чәчкә монда. Кайда Кодрак илхан, кайда аның алае?!

Чатырның ике ягына ике шәмдәл куелган, җил кергәнгә дә куркынып, дерелдәп киткән шәмдәл утларыннан түбә өстендә сәер шәүләләр биешә. Хәрәм ага шул шәүләләргә караган да каткан, әйтерсең таш сын. Буйтур тишекне зурайта төште, ефәк киселүне ишетепме, хәрәм ага ялт итеп артына әйләнеп карады. Шулчак Чәчкә торып басты, мендәрен алып, тишек турына ташлады. Күреп эшләдеме ул моны, белми-күрми генәме, буйтур һични аңламады. Хәрәм ага мыгырданып алды, аннары торды да ишек яры күчеп утырды. Буйтур тишекне тагы да зурайта төште. Хәрәм ага тагын шиккә калды, Чәчкәгә үз урынына күчәргә кушты. Чәчкә телгә килде.

– Агай, кил әле бире, утыр әле яныма! – диде Чәчкә ягымлы һәм назлы тавыш белән. – Сукранма әле алай. Әйт әле, кемгә шулай тырышып хезмәт итәсең?

– Йулыш каганга, кыз олан. Йулыш каганга.

– Утыр әле яныма, агай! – Хәрәм ага Чәчкә янәшәсенә килеп утырды, Чәчкә аңа мендәрдән урын бирде. – Мине саклаган өчен Җаек бәк ничә алтын түли инде?

– Алтын юк, кыз олан. Җаек бәк мине ашата-эчертә, йомшак түшәгендә йоклата.

– Коткар мине, агай. Мине коткарсаң, мин сиңа ирек бирер идем. Җирең-ыруың кай җәйләүләрдә?.. Мин сине җәйләвеңә кайтарып җибәрер идем. Ирек алыр идең.

– Нигә ул миңа ирек, кыз олан? Син бирерсең, башка берәү алыр. Юк ирек миңа бу якты дөньяда, кыз олан.

– Алайса, мин сиңа җырлыйм, агай. Җырлыйммы?

– Җырла, кыз олан, җырла, җылама гына. Җырла,җыр җанны юата, шәраб канны кузгата, диләр әнә каган җарияләре.

Нидер сизенгән Чәчкә шактый кычкырып җырлап җибәрде:

 
Итил бит ул, Итил бит ул,
Итил бит ул киң бит ул;
Итил өсләрендә йөзгән
Аккошларга тиң бит ул…
 

Чәчкә җырлый башлауга, ишек янында торган каравыл алып, чатыр чаршавын күтәреп, эчке якка карады.

– Моңланма, моңланма, хан кызы. Тиздән Биләмҗиргә алып китәрләр, каганга биреп туй итәрләр.

Каравылда торучы алып, артына каерылып, иптәшенә нидер әйтте, алар гөрләтеп көлешеп алдылар. Шул чакта буйтур чатыр ефәген зур итеп ярып җибәрде. Хәрәм ага янә як-ягына каранып алды.

– Тагын җырлыйммы, агай?

– Җырлама, кыз олан. Каравылларны котыртма.

– Бичара син, агай, Алла бичарасы, Тәңре колы…

Чәчкә хәрәм аганың башыннан сөйде, теге сискәнеп китте, авыз эченнән нидер мыгырданды. Шулчак хәрәм аганың муенына бау салынды һәм ул, аһ дияргә дә өлгермичә, бер якка ауды. Җылан кебек шуышып чатыр эченә кергән буйтур хәрәм аганың авызына чүпрәк тутырды, кул-аягын бәйләде. Бу хәлгә авыз ачып сүз катарга кыймый торган Чәчкәгә ымлады.

Бары тик чатырдан китә төшкәч кенә, буйтур аңа:

– Елгага таба шуыш, тиз! – диде.

Учаклар сүнгән иде инде, учак тирәләрен узгач, аягүрә бастылар. Чәчкә шунда гына бу хәлнең төшендә түгеллеген абайлады бугай, буйтурның күкрәгенә капланды да җылап җибәрде:

– Буйтурым, бәгырем…

– Чәчкә, Чәчкә, җылама, ашык. Тыңла мине, елга аша йөзеп чык та баһадир Камайга әйт: буйтур Өске Кирмәнгә кузгалырга боерды, диген. Әйт, Чәчкә, кирмән кем кулында?..

– Кир-р-мән…

Аларга таба каравыл килә иде, буйтур Чәчкәне елгага таба этебрәк җибәрде.

– Тукталма, йөзеп чык.

– Әй, кем анда?

– Чәчкә, Чәчкә, мин аны тоткарлармын, йөгер, йөгер! Кирмәнгә китегез, чыгу белән, Чәчкә, ишетәсеңме?!

– Кем анда, дим? Кил әле бире! – диде каравыл.

Каравылга дәшәргә кирәк иде, юкса аның оран салуы бар иде. Буйтур җиргә чүгәләде.

– Мин бу. Нигә алай бакырасың?.. Күрмисең, берәү…

– Бире кил, – диде каравыл алып.

– Бик ашыктырма әле син алай, кордаш.

Буйтурның тавышы ошамадымы, каравыл алып шигәя калды, ашыга-кабалана буйтурга таба килә башлады.

– Атың кем, буйсынган баһадирың кем?

– Атым сорый бит әле. Атым… Син биргән атмы әллә ул?.. Менә бетте дә, хәзер киләм.

Каравыл алып, бөтенләй шигәя калып, аны көтеп торды. Буйтурга шул мизгел бик җитте, ул каравыл алыпка хәнҗәрен атты. Алып аһ итте дә йөзтүбән капланды, буйтур ике сикерүдә аның янына җитте, култык астыннан алды да таллар арасына сөйрәп кертте. Ул аны бик тиз чишендерде, өске киемнәрен киеп, елга буена чыкты. Чәчкә елга өстендә күренми иде инде. Диңгез буенда үскән хан кызы суда балыктай йөзә иде. Чәчкә аръякка чыгып җиткәндер, Камай баһадирны уяткандыр. Юк, баһадир йокламагандыр, су буенда аны көтеп торгандыр. Чәчкә буйтурның боерыгынәйтүгә, алар сак кына, сиздерми генә Өске Кирмән ягына юл алырлар. Таллар арасында берничә алып белән атлар калдырырлар. Әсир болгарлар белән исән-имин чыксалар, шул атлар белән буйтур кирмәнгә юнәлер… Буйтурга каршы каравыл килә башлады. Иптәше белән шушы төбәктә очрашырга тиештер дип уйлады буйтур. Ул аңа тамак кырды.

Буйтур янына килгән каравыл алып:

– Бар, кит! – диде.

Илбарыс буйтур әкрен генә китеп барды, ул аркасы белән тоеп атлады, аңа каравыл алып бик озак, караңгылык эченә кереп эрегәнче карап калды. «Ул миннән шикләнде, шулай да ышанды», – дип уйлады буйтур, адымын тизләтә төшеп, болгар алыплары ябылган кибеткә ашыкты. Кибет янында каравыл юк иде, буйтур бераз гаҗәпләнә калды, аңа туктарга да, анда-монда суккаланып йөрергә дә ярамый иде. Ул туры кибеткә юнәлде. Килеп җитәрәк кенә күрде ул, каравыл кибетнең артында икән, учак янында утыра. Икәү, берсе учакка чыбык-чабык ташлаштыра, икенчесе ияренә башын куйган да йоклый. Буйтур кибет янына җитте, шунда ук ярым тавышка гына пышын-пышын сөйләшкән болгарларны ишетте. Шик юк, нәкъ менә шул кибеттә иде әсир болгарлар. Буйтур кибетнең чүпрәген күтәрде, акрын гына:

– Туганнар, болгарлар. Тавыш чыгара күрмәгез. Бу– мин, Кубрат ханның буйтуры Илбарыс, акрын гына иптәшләрегезне уятыгыз да минем арттан шуышыгыз. Туганнар, дим, болгарлар…

Әсир болгарлар ышанмый тордылар, шуннан берсе терәлеп диярлек буйтурның йөзенә бакты. Аннары әйләнде дә:

– Чынлап та Кубрат хан буйтуры Илбарыс, туганнар. Уят мәргәнне…

Болгарлар кибеттән коелган арада, буйтур җиргә чүгәләде, тирә-ягына күз ташлады. Чүгәләгәч, тирә-як әйбәтрәк күренә иде. Кибетне боҗрага алганнар икән, Тәңре саклаган, ул учак яныннан ук үткән. Каравыл алып дип белгәннәрме? Болгарлар уза башласалар, күрүләре, каравыл кычкырулары бар. Шуышып кына үтәргә.

Буйтур кибеттән төшкән бер алыпка:

– Шуышып кына елга ягына таба кузгалыгыз. Әнә бу арадан узыгыз. Андагылар йоклый кебек.

Әсир болгарлар эшнең асылына шундук төшенделәр, җылан кебек берсе артыннан берсе елгага таба түшләрендә шуыштылар. Мәгәр шунда алыплар йоклаган учак яныннан кисәк кенә бер алып күтәрелде һәм, ашыга-кабалана, таллыкларга таба атлады. Болгарлар туктап калдылар. Мәргән алып таллыкка киткән алып артыннан шуышты. Күп тә үтми, ул әйләнеп тә килде. Кулында хәнҗәр иде. Ул, минем арттан кузгалыгыз, дип торып басты, кул изәде.

Барысы да аңа иярделәр. Елга буена җитәрәк, таллык янына тукталдылар.

– Буйтур, – диде кулына хәнҗәр эләктергән мәргән алып, – Җаек бәк безне әсир итмәгән иде. Хан кызы Чәчкә…

Шулчак Чәчкә утырасы чатыр янындагы каравыл оран салды. Ул шулхәтле каты кычкырды ки, бөтен елга буе хәрәкәткә килде.

– Елгага йөгердек! – диде буйтур. – Өсләрегезне сала-сала йөгерегез!.. – Бер алып аларны куып җитеп килә иде инде. – Мин аны тоткарлыйм…

Каравыл алып килеп җитәрәк, буйтур аңа хәнҗәрен атты. Иллә шул мәлдә үк икенчесе килеп чыкты, ул әйтерсең җир астыннан калыкты. Буйтур туктады, аны көтеп алды.

– Ни булды? – дип сорады ул, аның өстендә хазар киемнәре, алып шикләнмәскә тиеш иде. – Ни булды, дим?

– Болгарлар качкан, хан кызы да юк! Әнә алар! Әнә!.. Алып буйтур янына ук килеп җитте, буйтур кисәк борылды да аның корсагына сынык ук белән кадады. Алып аның өстенә капланды, алар яныннан елгага таба кисәүле пумала тоткан каравыл алыплар йөгерәләр иде инде. Буйтур күкрәгенә капланган алыпны бер якка этеп җибәрде дә елгага таба йөгерүче каравыл алыпларга иярде. Әмма аннаншикләнделәр, кайсыдыр куып җитте, йөзен кисәү белән яктыртты. Буйтур аның янтыгына хәнҗәрен тыкты, каравыл алып кулыннан кисәүне алды.

Ул арада аны күреп алдылар.

«Соң, өлгермәдем, – дип уйлады буйтур. – Соң! Ятып калганчы атып кал».

Каршы килгән ике алыпка ике сынык угын атты. Һәм елгага ташланды, сөзәк яр астына ул, йөгереп килгән җайдан, суга сикерде. Әмма аягында тора алмады, суга мәтәлде. Торды, иллә ике адым ясый алмады, артыннан уклар сибелде. Ботына ук кадалды. Буйтурга гүя аркан ташладылар, ул кисәк туктап калды, шул арада аны ике хазар алыбы куып җитте, сөйрәп су читенә чыгарды.

Буйтурны уратып алдылар, кисәүләр белән йөзен яктырттылар.

– Болгар албагаучысы, – диештеләр хазар алыплары. – Ике алыпның башына җитте. Их, җаныңны җәһәннәмгә…


– Хан кызы Чәчкә кайда?..

Кем?.. Аннан сорыйлармы?.. Буйтурның башын төйгәннәр, ахры, исенә килә алмый торды, битенә су бөркегәч кенә күзләрен ачты, кай тарафта булуын аңларга теләп, тирә-ягына каранды. Алдында Җаек бәк утыра иде, буйтур аны кыяфәтеннән, киемнәреннән үк таныды. Бәкнең өстендә җофар тиресе белән каймалган кыска сырма, сырма изүен ачып җибәргән, сафьян итек кигән аякларын җәебрәк утырган, куллары тезләрендә, иреннәрендә ачулы елмаю. «Итекне болгарныкын кигән», – дип уйлады буйтур күз алдындагы мәхшәрне бер мизгелгә булса да онытып тору теләге белән. Буйтурның карашы Җаек бәк күршесендә утырган кешегә төште. Күрде дә, күзләре зураеп китте буйтурның. Үз күзләренә үзе ышанмады, аның каршында сәүдәгәр Ямат бәк утыра иде.

– Таныдыңмы, буйтур? – диде киная белән Ямат бәк. – Тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очраша, дигәннәр.

– Иске танышмы әллә? – дип сорады Җаек бәк.

– Очрашкан идек бер тапкыр Патшакала юлында. Белеп тор, Җаек бәк, Кодрак илханның уң кулы булыр бу буйтур, олуг ханның тәрбиягә алган угланы Илбарыс.

Иске таныш буйтурны мыскыл итә иде. Илбарыс дәшмәде. «Менә язмыш, кем уйлаган яңадан бу кешене күрермен дип! Ә без менә тагын очраштык. Киң диләр дөньяны, тар икән ул, бик тар. Шик юк, Ямат бәк, ягъни каганның иң ышанычлы баш сәүдәгәре, Җаек бәккә барысын да түкми-чәчми сөйләр. Кичер, Чәчкәм, кайта алмады Илбарысың…»

Буйтур Илбарыс исемен ишетүгә, Җаек бәкнең йөзе ачылып китте, ул утырган җирендә борсаланып алды, аннары башын Ямат бәккә борды:

– Саклаб кавхан угланы Илбарыс буйтурмы?.. Хуш килдең, буйтур! Минем сине бик күптән күрәсем килгән иде. Чалбай ханның башына җиткән баһадир. Башкисәр Чалбай ханны мин тотып каганга илтергә тиеш идем. Ләкин син өлгеррәк булып чыктың. Юлбасар ханның башына җиткән өчен рәхмәт сиңа, буйтур. Ләкин бүген син минем кулда. Син хәзер минем дошманым. Батырлыкларың ишеткәнем бар. Ишеткәнем бар, буйтур. Әйе, алыпларым, яхшы кошны эләктергәнсез. Төнлә белән оча торган бөркетне. – Җаек бәк, кисәүләрен сүндереп, ишек яры баскан каравыл алыпларына карады. – Каравылбаш, буйтурны тоткан һәр алыпка бишәр алтын бир! – дип боерды. – Таң атты, тиздән яктырыр. Боерам: кирмәнгә борылабыз! Хан кызы Чәчкә безнең кулда булыр. Ишетәсеңме, буйтур, безнең кулда!

Ямат бәк Җаек бәкнең колагына үрелеп нидер пышылдады, олуг бәк башын чайкап куйды, гаҗәпләнеп, буйтурга күз төшереп алды, янә башын чайкады һәм шундук кинаяле елмаю кунды иреннәренә. Тыңлап бетергәч, Җаек бәк аягүрә басты, буйтур янына килеп, иягеннән алды, башын күтәреп, күзләренә карады.

– Саклаб кавхан угланы Илбарыс буйтур, хан кызы Чәчкәне коткаручы синме?

Буйтур, башын арткарак ташлап, ияген тартып алды, бер адым артка чикте, шундук каравылбаш аны олуг бәккә табарак этеп җибәрде.

– Телең йоттыңмы әллә, буйтур?

– Юк, бәк, йотмадым.

– Хан кызын…

– Кешенең тәнен әсир итсәгез дә, күңелен әсир итеп булмый, бәк. Син алыпларыңа мине тоткан өчен биш алтын бүләк иттең, ә мин аларның башларын кистерер идем. Хан кызын мин аларның борын асларыннан алып киттем. Әсир төшкән болгарларны да…

– Аларның өчесе елга балыкларына калды. Кинәнмә, буйтур.

– Бәк, кыз урлау төркидә гаеп саналмый иде кебек, каган бозса гына инде бабалар гадәтен…

– Буйтур, буйтур, синең әле шаяртырга да хәлең бар икән бит. – Бәк ишек яры басып торган җәлладына күз кысты. – Җәллад Көркүл, нишләтә идең әле син үзсүзле әсирләрне?..

Буйтурның артыннан җәллад килеп тотты, шартлатып кулларын артка каерды, Илбарыс буйтур шундук аңын җуйды, күз аллары караңгыланып, җиргә тезләнде, аннары бер якка авып төште. Буйтур исенә килгәндә, аның йөзенә янә су бөркиләр иде. Җаек бәк утыра, янәшәсендә Ямат сәүдәгәр.

– Буйтур, ике гомер яшәргә исәбеңме әллә? Юктыр бит?! Дәшмисең. Ярый, буйтур, инде әйт менә, нигә сиңа Ашина ыруы каганнары ошамый? Табгач императорына йөз тоткан өченме, йә булмаса, Йулыш каган үземе?.. Әйдә, дәшмә. Дәшмәү – санлау дигән сүз, санлау – килешү билгесе, диләр. Белеп китсә иде бу якты дөньядан Илбарыс буйтур, төрки халкына хыянәт иткән өчен Кубрат хан үз җәзасын алыр. Йулыш каганның олуг бәге Җаек әйтә моны сиңа! Минем синдәй буйтурларны теге дөньяга җибәрәсем килми. Кубрат ханга яшәргә озак калмады, аның җирләре, җәйләү-биләмәләре барыбер каганга күчәр.

– Тәңре әйттеме моны сиңа, бәк?

– Тәңре, – дип мыскыллы елмайды Җаек бәк. – Тәңре болай диде: «Олуг хан кызын каган алыр», – диде. Кәһ-кәһ-кәһ!..

– Тәңре сине моның өчен кичермәс, Җаек бәк.

– Сиңа киңәшем бар, буйтур. Күч каган ягына, ул сине буш итмәс, төрки дөньясында синдәй буйтурлар сирәк.

– Минем кулларым богауда, тышаулы ат чабалмый.

– Чишегез кулларын! – дип боерды Җаек бәк ни кушсалар, шуны үтәргә торган җансакчыларына.

Буйтурның кулларын чиштеләр, берәүсе аңа утырырга ияр китерде.

– Син коткарган хан кызы, болгар алыплары миңа әсир төшмәгәннәр иде, буйтур. Хан кызы үзе кирмәннән чыкты, болгар алыплары аны озата чыкканнар иде. Син зур хата ясадың, буйтур. Кодрак илхан сеңлесен янә миңа бирер, хан кызы Чәчкә тиздән барыбер Биләмҗирдә булыр. Мин синең йырмак алаең артыннан кузгалам, сине Биләмҗиргә җибәрәм. Сине исән-имин Биләмҗиргә алып кайтып җиткерерләр, башыңдагы бер чәч тә югалмас. Мәгәр бер шарт белән: алаеңа боер, бирегә чыксын. Тиздән кояш чыгар, алаеңа чыгарга оран сал. Каган сиңа рәхмәтен укыр, кичерер. Кирәк икән – җәйләвен, кирәк икән, алаен бирер, малын да кызганмас. Ашина ыруына баш иеп килгән бер генә Дулу буйтуры да үкенмәс.

– Минем алай түгел иде ул, бәк. Көбер ханның йырмак алае. Алар юлдадыр инде.

– Көбер ханга без тимибез. Килешүебез бар. Каган боерыгы. Алаең анда әле, кузгалмаганнар.

– Юк, Җаек бәк, – дип, тавышын күтәрә төште буйтур. – Юк, мин аларга боера алмыйм. Мин моны башым киссәң дә эшләмәячәкмен.

– Бу сүзең өчен мин сине ат койрыгына тагар идем, буйтур. Иллә синең башың яшь әле, акылыңа килерсең дип ышанам. Күңелеңә кемдер яман уй салган. Синең болай да каган алдында языгың зур – хан кызын урладың. Хан кызы ни каганга, ни император угланына булмас, Кодрак илхан кирмәннең капкаларын ачмаса, мин кирмәнне алырмын, мәгәр соңыннан берәү дә исән калмас, хәтта хан кызы да. Хан кызын да үлтерермен. Син Җаек бәк атын ишеткәнең бармы, буйтур, теләгем таш яуса да кылырмын… Бире ярга үзең генә чыктыңмы?

– Үзем генә дисәм дә, алаем белән дисәм дә, син барыбер ышанмас идең, бәк.

– Хак әйтәсең, буйтур. Ышанмас идем. Кеше ышанырлык хәлме? Бер кеше дүрт алыпның башына җиткән, хан кызын, якташларын коткарган. Ярый, килешик, син үзең генә чыктың ди. Максатың нидән гыйбарәт иде?

– Хан кызын коткару, бәк.

– Бу җинаятең өчен бер атнадан каган алдына басарсың, буйтур. Мин сине каганга җибәрергә булдым.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации