Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 28 (всего у книги 51 страниц)
Мәйдан әйләнәсе, бөтен Идел буе гөр килә. Яр буйлап тезелеп киткән Багдадтан, Һираттан, Сәмәркандтан килгән тәмле-тәмле хәлвә, йөзем, өрек, чикләвек саталар. Кибетләрдә җаның ни тели, шул бар: авыз суын китерердәй эчемлекләр дисеңме, төче-мөче, кызыл билле татлылар, чөшлегә тезгән ит калҗалары, каклаган казлар, майлары тамып торган казылыклар, җилләткән итләр, ыслаган балыклар, тутырган тавыклар, бәлешләр, кыстыбый-тәбикмәкләр, пылау – һәммәсе дә мул, акчаң гына булсын. Урман ягыннан килгән чирмеш бавырчылары үлән төнәтмәсендә томалап пешерелгән поши ите, аю ите, куян түшкәләре тәкъдим итәләр. Бал һәм кымыз сатучылар бертуктаусыз кычкырып, чакырып торалар: «Туганкай, кордаш, кил, эчеп җибәр, күңелең ачылыр, югалтканыңа юлыгырсың, эзләгәнеңне табарсың!»
Чак кына арырак корал саталар. Ул тирәдә күбрәк азатлар урала. Күңел ачкан җирдә корал сатмаска иде дә, вәзир берәүсен дә кисәтмәде, ә Сәлим хан гелән истән чыгарган.
Сәлим хан Владимир кенәзе Андрей Боголюбны тикмәгә генә кунакка чакырмаган иде. Менә ничә ел инде Болгар белән Владимир кенәзлеге солыхта. Быел солыхның соңгы елы. Яңартасы иде. Ни уйлый икән кенәз бу хакта? Әйтик, Сәлим хан солыхны озайту ягында. Үткән ел кенәз Андрей Боголюб, Сәлим хан белән киңәшмичә, мукшыларга яу чапты. Күрше хакы – Тәңре хакы, бу уңайдан Сәлим хан илчеләр аша кенәзгә канәгатьсезлек белдерде. Кенәз Андрей Боголюб, илчеләргә әллә шаяртып, әллә ихластан: «Бик күпне күрсә ханыгыз, Болгарга ук яу чабармын», – дип әйткән. Илчеләр илгә кайтып кенәзнең сүзләрен җиткергәч, Сәлим хан ышанырга да, ышанмаска да белми торды. Илчеләр арасында да төрле кешеләр бар иде, аларның күбесе бай сәүдәгәр ыруыннан, әлбәттә инде, үз мәнфәгатьләреннән чыгып та эш итәләрдер. Шуңа карамастан Сәлим хан илчеләре сүзенә ышанды һәм бу хакта кенәз белән әңгәмә тотарга исәпләп тора иде. Кенәзнең кәефе әйбәт, якты йөз белән сөйләшә, бигрәк тә вәзир Исхак белән бәхәсләшергә ярата. Сәлим юк-юк та алар ягына карап ала, кенәзгә вәзиренең ни сөйләгәнен беләсе килә иде. Вәзир Исхак чын-чынлап кенәз Андрейның якын кешесе булып китте. Андрей Боголюб кенәз дөньяви хәлләрдән хәбәрдар, күрәсең. Үз-үзен тотышында, сөйләшүендә үк бераз һавалану сизелә. Хәер, башы яшь әле, үз көчендә, ир уртасы, гайрәтле чагы: илчеләр бик теңкәсенә тигәч, тәүге сүзне әйтеп тә ташлагандыр. Болгарга да яу чабармын, имеш. Яу чабу сиңа да җиңел булмас, кенәз кияү балакай. Таякның ике башы булган кебек, яу чабуның да кем файдасына бетүе билгеле түгел. Яу килеп башын салып калдырган кенәзләр дә булгалады. Хәер, бу дөньяда кенәз белән хан гына түгел, туган белән туган җир бүлешә башлады. Әйтик, күрә бит ата буларак Сәлим хан: Илһам углан абасы әмир Хаҗига көнләбрәк карый.
Олы Идел буйларында җыр яңгырый. Халык бәйрәм итә, мәйданда оланнар көрәшә. Батырга батыр чыгып та килә кебек инде. Әйе, шулай икән шул, мәйданбаш батырга батыр калган оланнарны мәйдан уртасына алып чыкты. Шулчак батыр калган оланнарга хан белән ханбикәдән бүләкләр китереп бирделәр.
Сәлим ханның кәефе әйбәт иде. Кинәт аның башына бер тиле уй килде. Батырга батыр чыккан оланнар көрәшеп ята, ул да үз оныкларын көрәшкә чыгарса? Әйдә, тамаша кылсын әле бер халык, хан оныклары алышканны күрсен. Алар да кеше янында кеше, берәвебез дә пәйгамбәр затыннан түгелдер.
– Җыенбаш, мәйданбаш! – дип кычкырды Сәлим хан. – Бире кил әле! Әйе, әйе, син!
Ханның бу сүзләреннән соң мәйдан гына түгел, тирә-юнь тынып калгандай булды. Уң кулында утыручы ханбикә Зөбәрҗәт, ниндидер яман хәл сизенеп, ирен туктатмакчы итте, әмма хан, аңа игътибар итмәстән, мәйданбашны чакырды. Ханның сул кулында утыручы вәзир Исхак урыныннан купты, йөгерә-атлый мәйданбаш янына барды, тегеңә нидер әйтте һәм хан янына әйдәде. Илһам белән Хаҗи угланнар бер-берсенә карашып алдылар. Имеш, ни кылырга исәбе тагын аталарының? Икенче мәлдә инде аталарының ни теләгәнен аңлапмы, елмаештылар, аның олуг ханга хас булмаган сәер гадәтләрен беренче тапкыр гына күрүләре түгел иде инде.
Сәлим хан бу уенның ахыры ни белән бетәсен уйлап баш ватмады, күңеленә бер уй килгән икән, ул аны, таш яуса да, тормышка ашырыр. Олуг ханмы ул, түгелме!
Хан кадәр хан дәшүен аңлап алгач, мәйданбаш йөгерә-атлый чатыр янына килде:
– Ни боерасыз, ханиям?
– Кибәк баш, нигә дәшкәч тә килмисең? Артың каешка тансыкладымы әллә? Сөрән сал, хан оныклары көрәшә, диген!
– Баш өсте, ханиям, баш өсте. Мин хәзер, – диде мәйданбаш, әмма соңгы мәлдә, инде борылып китәргә иткәндә, икеләнеп калды, бертын кузгалмый торды.
– Дивана баш, ни әйттеләр сиңа! – дип әтәчләнеп килеп кунды мәйданбашка вәзир Исхак. – Тиз бул, сөрән сал!
– Һе, менә сиңа мә, булмаганны, – диде мәйданбаш. – Килешерме соң, ханиям?
– Вәзир, – диде Сәлим хан. – Кем куйды бу ахмакны мәйданбаш итеп?.. Синме, баһадир Таймасмы?..
– Чын була, димәк, мин аны шаяртасыз дип торам, ханиям, – диде мәйданбаш. – Алай булгач, батырга ни вәгъдә итәсез?..
Бу хәтлесен хан да, вәзир дә көтмәгәннәр иде, күрәсең, бер мәлгә аптырабрак калдылар. Хан – вәзиргә, вәзир ханга карашып алдылар.
– «Батыр калган оланга ни вәгъдә итә ханиям» ди бит әле бу ахмак, – дип зәһәрләнде вәзир Исхак. – Күр әле моны, әй?!
Мәйданбаш сорауны бик белеп куйган иде, вәзир Исхак аны эченнән куанып яклады, әмма бу хакта ханга сиздерәсе килмәде.
– Халык барыбер сорар иде, ханиям, – диде мәйданбаш.
– Әйе, шөһрәтлем, ул хаклы, – дигән булды вәзир Исхак.
– Белдер халыкка, батыр чыккан оныгына тәхетен вәгъдә итә, диген, – диде Сәлим хан һәм үзе үк үз сүзләреннән сискәнеп китте.
Вәзир Исхак мәйданбаш колагына нидер әйтте, шуннан соң теге шулай ук йөгерә-атлый мәйдан уртасына юнәлде. Вәзир Исхак хан янына утырды һәм пышылдап кына:
– Тәүбә итегез, ханиям. Кара халык – кара сарык, әллә ни уйлаулары бар, һич булмас димә, – диде.
Ул арада мәйданбаш кулын күтәреп халыкны тынычландырды һәм кирәкмәгән калын тавышы белән хан сүзләрен кабатлады. Бер мәлгә генә тынып калган халык, эшнең асылына төшенүгә, ур-ра кычкыра башлады.
Шул мәлдә вәзир Исхак янына ханның җансакчысы килде, тегеңә нидер әйтте, вәзир исә үз чиратында хан янына узып рөхсәт сорады. Сәлим хан үтенеч белән килгән җансакчысына күз төшерде һәм ияк кагып кына ризалыгын белдерде.
– Бар, килсен! – диде вәзир Исхак җансакчысына.
Азат китеп барды, күп тә үтми, мәйданга Тубыкбай баһадир килеп керде һәм туры хан чатыры янына узды. Тубыкбай баһадир кулында Табгач сәүдәгәрләренең Ефәк юлы. Аны борын-борыннан ук шулай дип йөртәләр. Тубыкбай баһадир ыру-ише белән Ефәк юлын саклый, сәүдәгәрләрне рәнҗетми, исән-имин уздырып җибәрә. Сәлим хан Тубыкбай хезмәтеннән канәгать иде. Башка бәкләр кебек беркайчан да кул сузып сарайга килмәде, ук-коралдан башканы сорамады, башкалар кебек кирмән-калалар салам дип тә йөдәтмәде, ата-бабалары кебек киез йортларда яши бирде. Ханга булган бирнәсен дә үз вакытында китерде, бурычка кермәде, кирәгеннән артык мал тотмады. Хак анысы, сарайда тәрбия алган энесе белән тыныч яшәми, дөресрәге, яши алмады, ахыр килеп, тегесе агасы белән якага яка килеп, дәгъвалашып чыгып китә. Ул гынамы, яшь хатынын ябыштырып алып китәргә итә. Тубыкбай яшь хатынын йолып алып кала, әмма шул көннән энесе кан дошманына әверелә. Хәзер энесен казаклыкта йөри дип әйттеләр. Ләкин Тубыкбайның ханга килеп бу хакта бер тапкыр да зарланганы булмады. Чын ир булып калды. Шуңа күрә дә якын итә иде баһадир Тубыкбайны Болгар ханы Сәлим.
Тубыкбай баһадир өстендә кеш тиресе белән каелган күн күлмәк, кулында куй маенда кайнаткан камчы, билендә киң каеш, кунычлы итеге тезенә җитәр-җитмәс тора. Тубыкбай баһадир хан каршына килеп баш иде һәм кунак кенәзгә күз төшереп алды, кенәз аның сәламен ияк кагып кына кабул итте. Сәлим хан ипле баһадирына чатыр күләгәсеннән урын күрсәтте, әмма Тубыкбай утырмады, янына берсеннән-берсе үсмеррәк оланнарын дәшеп алды. Оланнар тезелешеп хан каршына килеп бастылар, сөйләшеп куйгандай, бергәләшеп ханга һәм кунакларга баш ордылар. Шуннан соң гына Тубыкбай баһадир әйтер сүзен башлады.
– Олуг хан, саумысыз! Саумысыз сылуларның сылуы Зөбәрҗәт ханбикә! Саумысыз, кунаклар, әмирләр, киленнәр, оланнар, – диде Тубыкбай, бертуктаусыз бил бөгә-бөгә.
– Сәламең алдык, Тубыкбай, инде гозерең әйт? Һәй, йомыш, дим тагын. Бичәң кайда соң, баһадир? Гүзәл бичәң?..
– Бичәм-күгәрченем, кара кашым-карлыгачым быел җәй башында ук дөнья куйды, ханым. Биш оланны биш каурые итеп миңа ташлап калдырды. Сандугачлар кайткан чаклар гына иде. Бөтен тереклек уянгач кына китеп барды карлыгачым-сылуым. Чәчәкләр уянды, күбәләкләр терелде, ә минем җаным-бәгырем гүргә керде…
– Нигә сарай табибы Хәсәнне дәшмәдең?
– Кыймадым, ханым. Чәчкә-ананы дәшкән идем, килде, карады да ул да шул, өметсез, диде. – Тубыкбай баһадир ханбикә Зөбәрҗәт артында басып торган зәңгәр күзле җариягә күз атып алды, күренеп тора, Көнчыгыш сәүдә юлын саклаучы баһадир кем ашадыр кыз турында хәбәрдар, аннары, кыз да баһадир хакында хәбәрдар булса кирәк; Тубыкбай аның ягына карауга, сылукай аучы каршына кинәт килеп чыккан җәнлек кебек сискәнеп китте, өрфия яулыгы белән күзләрен генә калдырып йөзен каплады һәм ханбикә артына посты.
– Бичәң сылу иде, Тубыкбай, урыны оҗмахта булсын. Әйе, үлгән артыннан үлеп булмый, дигәннәр картлар, дөньялыктагыда дөнья кайгысы булыр, дип әйткәннәр, бичәң калдырган менә бу каурыйларны итәгенә салырдай күзең төшкән сылу бармы соң? Биш олан табып биргән бичәңнең урыны җәннәттә булыр, рәнҗемәс дип әйтүем…
– Хак әйтәсез, ханым, рәнҗемәс. Иш күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер иткән идек тә бит… Язмагач, нишләмәк кирәк. Хәкимем, күзең төшкән сылуың бармы, дигәч, күзем ачылып киткәндәй булды әле. Кһм…
Тамак кырды да Тубыкбай күзләрен генә калдырып яулык каплаган, ханбикә артындагы җария кызга күз төшереп алды.
– Табарсың, табарсың, баһадир, синдәй ир-атка да кәләш табылмагач, калганнарга ни сан?! – диде Сәлим хан.
– Хәкимем, – диде Тубыкбай. – Сәүдә юлыгызны имин тотам, бер генә сәүдәгәрнең дә зарланганы булмагандыр. Аллага шөкер, Ил-Болгарга зыян-зәүрәт китергәнем булмады шикелле. Булган булса, ишеттерерләр иде. Теләгемә фатиха бирсәгез, икенче көнне үк бер көтү ат болыныгызда булыр иде, ханым.
– Теләгең әйт, Тубыкбай. Җир өстендә яткан хәзинә булса, игелегем юктыр, чөнки хәзинә ил байлыгыдыр. Инде җир өстендә йөргән җан иясе икән – рәхим ит, әйт теләгең. Теләгең изгедәндер бит, баһадир?..
– Баскан урынымда җир упсын, ханым. Ниндәй сүз ди ул. Оланнарга ана кирәк. Канатсыз – кош, катынсыз ир булмас, диләр. Кулымда гына йөртер идем.
– Ай-һай, – диде ханбикә Зөбәрҗәт, баһадирның шыттыруын ошатмыйча. – Ирләргә ышанма, Иделгә таянма, диләр түгелме? Мактанма алай, Тубыкбай. Халык әйтә бит, батыр мактанса – җир убар, куркак мактанса – җил кубар, дип.
– Бәй, Ак анам, ир йөрәгендә җигүле ат булмаса, ни пычагыма ул хатын-кыз ярына. Мактанырлыгым булганга мактанам, Ак анам.
Сәлим хан кеткелдәп көлеп җибәрде һәм янә Тубыкбайның оланнарына карап алды. Баһадирның кемгә күзе төшүен кыяр-кыймас кына оланнар ягына баккан ханбикәнең асравын күрүгә үк сизеп алган иде. Ахыр түзмәде, иелә төшеп, ханбикәгә нидер әйтте. Зөбәрҗәт сылу, хан белән килешмичә, башын чайкады. Айсылу атлы кызны аңа Биккол сәүдәгәр кыпчаклардан алып кайткан иде… Сайлый белә иде кызларны хан сәүдәгәре. Якташы булгангамы, ханбикә кызны үз баласыдай яратты. Бирмәве дә бар иде. Шуңа күрә Сәлим хан Тубыкбайга:
– Син, баһадир, бу хакта ханбикәңә мөрәҗәгать ит инде. Айсылу аның асравы, җитмәсә, якташы, аннан үтен, – диде.
Шуны гына көткән кебек, Тубыкбай ханбикә Зөбәрҗәтнең аягына төште. Бу тамашаны күреп-күзәтеп торган кенәз Андрей башын чайкап куйды.
– Ак анам, Ак анам Зөбәрҗәт, ай-кояштан нур вә гүзәллек алган асравыгызга күзем төште, язган бәхетемнән мәхрүм итмәгезче. Болын – чәчкәсез, дала – кылгансыз, бала анасыз булмастыр. Ошбу оланнарга Айсылуыгыз ана булсачы?!
Шулай диде дә Тубыкбай аягүрә басты, артында басып торган оланнарына ым кагып кына ханбикәгә таба бил бөгәргә кушты. Оланнар берәм-берәм Зөбәрҗәт ханбикәгә баш ордылар.
Ханбикә комачтай балкып китте һәм:
– Йа Хода, йа Хода, күрче, күрче боларны. Һай, изге булгандыр синең, Тубыкбай, тәүге бичәң! Бала холкы – анадан, батырлыгы – атадан, диләр иде, хак икән. Йа Ходаем, бигрәкләр килештерәләр инде…
Моңа кадәр бер якка да сүз катмый утырган Акбикә килен телгә килде:
– Яшь арасы бик зур түгелме соң, анам?.. Чабата тукырга рәтле чөшлесе калды микән?..
– Ай Аллам, килен, бу ни дигән сүз инде тагын! Килешмәгәнне!
– Чабатасы булгач, чөшлесе бардыр, бардыр, – диде Сәлим хан. – Булды, Тубыкбай, әйт, урлапмы, туйлапмы аласың?
– Алса, туйлап алсын, алмаса алмасын. Ханым, синең ни сөйләвең инде тагын?!
– Туйлап, никах укытып, зурлап алса гына разый бул, анакаем, – диде Мәрьям килен.
– Барысын да сез дигәнчә итәрбез, бикәләр. Сүзләрегездән чыксам, атым-башым аска килсен, игелегегезне генә бирегез.
– Шәех Игәнәйгә акчаң кызганмасаң, никахны тиз тотар, – диде Сәлим хан.
– Аяк астыгызда тупрак булыйм, олуг ханым. Мең рәхмәт сезгә, оланнарымны ятим итмәдегез.
– Тубыкбай баһадир, асрау кызым Айсылу дала ханы Сарбай ыруыннандыр. Белдекле, укый-яза белә, чигә-нәкышли, сылу-гүзәл, исеменә җисеме килеп торадыр, рәнҗетә күрмә, намазлыкка утырып каргарым. Инде кызның үзеннән сорыйк, бөтенләй ук ят итсә, бигайбә итәрсең, баһадирым. Асрау бозау түгел, бауга тагып бирәсем юк, илтабарым. – Ханбикә, каерылып, асравына карады. – Йә, балакай, ни әйтерсең?..
Кыз бер мәлгә тәмам югалып калды, алай да зәгыйфь тавышыннан аңлады ханбикә – Айсылу ризадыр.
Тубыкбай баһадир, ханбикә елмаюга, кулындагы камчысын җиргә ташлады да оланнарына ым какты, тегеләре, йөгерешеп килеп, аталарының кулларына, иңнәренә асылындылар.
Сәлим хан канәгать калды. Тубыкбай баһадир һәрчак аның уң канатында булды. Батыр, кыю, Сәлим ханга кирәк кеше иде.
– Халаяк, Сәлим хан әмере белән хан оныклары үзара көрәшәчәк. Батыр чыкканга хан тәхетен вәгъдә итә! Тәхетен!..
Ни кычкыра бу мәйданбаш! Бусы, һичшиксез, артыкиде. Сәлим хан, айнып киткәндәй, вәзиренә нидер әйтте, тегесе, йөгерә-атлый барып, мәйданбашның җилән җиңеннән эләктерде, койты гына тартып куйды.
Аларга игътибар итмәстән, мәйдан уртасына Гали белән Булат оланны җитәкләп алып чыктылар. Ни сәбәпледер мәйдан кечерәя барды, бер өлеш халык: «Гали олан җиңә, Гали олан җиңә!» – дип, икенчеләре: «Булат олан җиңә, Булат олан җиңә! Болгар тәхетенә Булат олан утырачак!» – дип, тамак ертыр дәрәҗәгә җитеп кычкырдылар.
Бер җүләре, һәрхәлдә, шулай дип уйлады Сәлим хан, мәйдан уртасына йөгереп керде дә:
– Ур-ра, ур-ра! Яшь ханнар көрәшә, яшь ханнар көрәшә! – дип акырырга кереште.
Мәйдан караучы азатлар аны шундук эләктереп алдылар, күтәреп алып, мәйдан читенә ташладылар.
Ул да түгел, икенче берәүсе:
– Әйтсен, әйтсен хан, батыр калган оныгына ни бүләк итә?! Тәхетенме? Бүгеннән үкме? Үлгәчме?..
– Бүгеннән үк, бүгеннән үк! – дип, тоташ тавыш яңгырады.
Бу хикмәтле кешене дә мәйданнан алып чыгып киттеләр, хәтта арт ягына камчы да төште бугай, яңадан мәйданда күренмәде.
– Халаяк, ишеттегез булса кирәк, хан батыр калган оныгына тәхет вәгъдә итә! – дип кабат кычкырды мәйданбаш.
Гали белән Булатка сөлгеләр тоттырдылар. Хан оныклары алыша башлады. Башта алар шаярып кына көрәштеләр, мәгәр тора-бара кызып киттеләр, көрәш чынга әверелде.
Көтмәгәндә Гали олан Булатны күтәреп алды һәм әйләндереп атып ук бәрде.
Мәйдан тирәсе күк күкрәгәндәй чатнап куйды, яше-карты мәйдан уртасына ташландылар, батыр калган Гали оланны кулларына күтәреп, яшь ханны сарай тәхетенә кадәр илтергә теләделәр. Ләкин халыкны уртага уздырмадылар, мәйданны боҗрага алып, сөңгече азатлар басты.
Мәйданбаш батыр калган оланны кулына күтәрде дә хан чатырына таба алып китте; башын ия төшеп, шыңшый-шыңшый, җиңелгән Булат олан аңа иярде.
Ул арада батыр калган оныгына Сәлим хан тәхетен вәгъдә итүен ишеткән халык мәйданга таба агыла башлады. Барысының да бүген-иртәгә хан тәхетенә утырасы угланны үз күзе белән күрәсе килә иде. Халык мәйдан боҗрасын кысрыклый, кечерәйтә иде.
Сәлим ханның уйлары чуалды. Халыкны алдау хатын алдау гына түгел икән. Хан бу хакта бик күптән белә иде. Халыкны бер алдарсың, ике, өченчесендә ул баш күтәрергә дә күп сорамас. Сәлим хан Гали оланның атасы әмир Хаҗига күз төшереп алды. Әмир Хаҗи берни булмаган кебек дисбе тарта, ә менә бикәсе утлы табада утырамыни – борсалана, ни кылырга белми интегә иде. Илһам углан да тыныч түгел, йөзе ап-ак, әйтерсең гүрдән чыккан, Мәрьям бикә исә иренең җиңенә ябышкан да җиңелгән һәм мәйданбаш артыннан борнысын тарта-тарта атлаган угланына баккан – күз яшен дә сөртмичә җылый.
Бу мәйданбашны гына күр инде! Нигә инде баланы күтәреп китерә! Оланнар уен уйнадылар, уендагы уенда калыр да. Хак анысы, ике оланның берсе, вакыты җиткәч, тәхеткә утырыр, тик бүген түгел, хәзер түгел. Халыкны гына кара син! Ни кылана! Яңа хан яңалык китерер, ясакларны киметер дип уйлауларымы?.. Булмастыр, андый хан тумаган әле, туар ул, мәгәр әле түгел, хәзер түгел, бер Хода белә кайчан. Ә бүген балалар уен уйнадылар, уен!.. Әллә чынлап та арттырыбрак җибәрдеме?.. Арттырыбрак җибәрде бугай. Хәер, тарихта булмаган хәл түгел, тәхет өчен туган – туганны, ата – угланны, углан атаны үтергәннәр.
Сәлим хан, эчтән ачыргаланып, ханбикә Зөбәрҗәткә игътибар итте. Ханбикә үзалдына оялып, аның өчен кызарынып утыра бирә. «Ханбикә хаклы булган, – дип уйлады Сәлим хан. – Тәхет вәгъдә итү уен эш түгел. Тәхет вәгъдә иттең ни дә, җаның бирдең ни!»
Ханның ни уйлавын белгән кебек, Зөбәрҗәт ханбикә:
– Ут белән уйныйсың, ханым, – диде. – Оланнар күңеленә генә түгел, халык күңеленә дә яман коткы салдың. Үкенечләргә калмагае бу кыланышларың, ханым…
– Сөйләмә юкны, ханбикә. Уен уенда калыр да.
– Сөяк бирми – эт иярми, ханым. Ике көчек бер йортны сакламый.
– Көчекләр язмышы минем кулда, ханбикә.
– Язмыш Хода кулында, ханым. Синең кулда бары тик Хода биргән акылдыр. Аны да сак кулланмаган хәлдә баш югалтыр дәрәҗәгә җитәргә мөмкин икән.
– Бүген инандыңмы?
– Бүген, ханым.
– Үтәр ул, ханбикә, үтәр. Үрдәкне суга ташлап батырмыйлар.
– Күр әнә, оныкларыңның берсе күз яше белән җылый, икенчесе көлә. Мәрьям килен әнә тәмам үксеп бетте.
Зөбәрҗәт ханбикәгә оныкларның икесе дә якын иде. Булат оныгы аңа «әбекәй» диде, Гали оныгы исә «Ак анам» дип дәште. Холыклары белән бер-берсенә бер дә охшамаганнар иде. Булат олан күбрәк баһадирлар янында уралды; Гали олан исә кәтиб Хафиздан, табиб Хәсәннән аерылмады. Гали олан еш кына, ханбикә кызларына ияреп, болынга дару үләннәре җыярга төште, кулына чәчкәләр тотып, кызларга мәхәббәт турында шигырьләр укыды, үсмер булса да ир-ат затыннан шигырьләр ишетүгә, күзләре елтырый башлаган кызларга карап, ханбикә: «Бу оланда нидер бар, бу кадәр күп белмәс иде», – дип уйлап куйган иде. Ә инде Җамалетдин Руминың татлы вә акыллы шигырьләрен әйтә башлагач, ханбикә олан өчен тәгаен курка калган иде. Хиссияткә бирелүчән Гали оныгы өчен курку әнә шунда килгән иде ханбикәгә, һәм шулчактагы куркуы бүген янәдән кабатланды. Сәлим хан мәйданбашы күтәреп килгән оныгына дошманга караган кебек карап тора иде.
Ханбикә Зөбәрҗәт ни әйтергә белми каушый калды. Юкса Шарукан хан ыруыннан чыккан Сарбай кызы иде ләбаса. Һәрчак кыю, тәвәккәл булды, ә монда кисәк Гали оныгы өчен курка калды. Гали оныгы өчен генә түгел, Булат оныгы өчен дә. Урыс кенәзләре кысрыклый башлагач, Сарбай хан, Идел елгасын кичеп, Кенәле елгасы буена авыл туктады. Күп тә үтми, аның ыстанына Болгардан мөридләр килеп төштеләр. Атна-ун көн үтмәде, Сарбай хан ыруы белән ислам динен кабул итте һәм баш иеп Болгар ханына килде. Хан аны колач җәеп каршы алды, Иделнең түбән якларын сакларга кушты. Сарбай хан, җәйләүне ташлап, утрак тормыш корырга кереште. Әмма җәй килдеме, күңеле далага ашкынды, Җаек тирәләрен әйләнеп кайтты, ләкин инде ерак китә алмады. Аңа картлык килде. Аталары дөнья куйгач, угланнары җәйләми башладылар. Өлкән угланы Бачман үз ыруы һәм азатлары белән Бөек калага күчеп килде һәм сарайда йөзбаш булып калды. Сарбай ханның икенче угланын Сәлим хан Үргәнеч белән Сувар калалары арасындагы сәүдә юлын сакларга билгеләде. Ыру-кабиләсе артык ишәеп киткәч, Сөләйман баһадир, атасы җирләрен кече энесе Шарлыкайга калдырып, ерак та китми үзенә кирмән-кала салды һәм аны «Бозаулык» дип атады. Баян баһадирга кадәр үк Зөбәрҗәткә ияреп килгән Бачман меңбаш әмир Хаҗига күчте һәм, Казан елгасы буена кирмән салып, баһадир булып тора башлады.
Ханбикә Зөбәрҗәт һәрчак Сәлим ханның тезгенен кулында тотар иде, бүген исә, әллә инде кунаклар алдында, беренче тапкыр тезгеннең ычкынуын тойды. Нигә тыймады ханны? Ә бит туктата ала иде. Яисә вәзир Исхак нигә туктатмады? Бу ни хәл?! Ханым, ханым, картая башлавыңмы, акылга җиңеләюеңме? Ни сәбәпледер шәех Игәнәй дә күренми. Яратмый шәех халык уеннарын, аңа хөтбә әйтсә бик җиткән. Үзе ханны мактый, үзе аның үлемен тели. Һич аңламассың бу шәехне. Зөбәрҗәт ханбикәне килә-килүгә яратмады. Була бит шулай, күз ташлавы булды шәех Игәнәйнең яшь хатынга, уйлап куйды: «Бусысы Туйбикә булмас, бусысы ханны үзе биетер». Мәгәр сарай җаена төшенеп өлгергәч, бер ханны гына биетмәде ханбикә, кулы вә теле шәех Игәнәйгә дә җитте. Иң әүвәл инде килешеп беткән болгар хатыннарына пәрәнҗә керттермәде. Ә бит ни тырышты шәех Игәнәй, ни үгетләде ханны, ни котыртты халыкны – ханбикә исә аның ел буена алып барган үгетен бер көн дигәндә сүтте дә ташлады. Мәҗлестә пәрәнҗә мәсьәләсе кузгалгач, көтмәгәндә ханбикә Зөбәрҗәт килеп керде. Килеп керде дә хан янына узды, янәшәсенә утырды. «Шәех Игәнәй, – диде, ашыкмый гына, ханбикә Зөбәрҗәт. – Китапта бер дә хатын-кызга пәрәнҗә кигерегез диелмәгән. Болгар-кыпчак хатын-кызларына пәрәнҗә килешми, инде бик тә кигерергә телисең икән, әүвәл үз хатыннарыңнан башла, әйтик, иң гүзәл, иң чибәр яшь хатыныңнан! Икенче көнне үк бусагабаш Камайга качып китмәсә…» Шулай диде дә ханбикә Зөбәрҗәт ничек килеп кергән булса, шулай чыгып та китте.
Кыпчак кызы Зөбәрҗәт азатларына әйтте: «Шәех Игәнәйнең яшь хатынын урлагыз да миңа китерегез». Азатлары ханбикә боерыгын бик тиз үтәде, шәех Игәнәй Сәлим ханда мәҗлестә утырган арада, яшь хатын сарайда, ханбикә бүлмәсендә иде инде. Зөбәрҗәт ханбикә чибәр хатын белән мөлаем генә сөйләште, булган хәлне аңлатты, кыскасы, бераз күзен ачты.
Икенче көнне шәех Игәнәй гадәттәгечә Сәлим хан алдына түгел, ханбикә алдына килеп баш орды. Ханбикә Зөбәрҗәт дин башы белән күп сөйләшмәде: «Болгарда яңадан пәрәнҗә турында сүз кузгатмаска ант ит!» – дип, Коръән тоттырды да бүлмә ишегенә кадәр озатып куйды. Һәм, әлбәттә инде, бер дә борчылма, иртәгә үк яшь хатының үз өендә булыр дип ышандырды. Икенче көнне чынлап та яшь хатыны кайтып кергәч, шәех Игәнәй аңардан хәтта «кайда булдың?» дип тә сорамады һәм өйдә генә түгел, базарларга чыкканда да гүзәл чыраен капламаска кушты.
Бу хәл турындагы хикәят Сәлим ханга барып җиткәч, олуг хан эчен тотып тәгәри-тәгәри көлгән иде. Соңыннан:
– Һәй дә Зөбәрҗәтем, һәй дә Сарбай кызы! – дип кинәнгән иде.
Тураннарның гадәтенчә борын-борыннан тәхет атадан угланга түгел, ә бабадан оныкка күчә килә. Әмма тураннар дөньясында тәхетне атадан угланга калдыру очраклары да булгалаган. Сәлим хан бабаларының гадәтен бозмады шикелле. Угланнарына җир-кала биреп, әмир дәрәҗәсе бирде, оныкларының башлары яшь иде әле. Хәер, угланнарга килгәндә, аларның икесенең берсе тәхет дип авыз ачмады кебек. Әмир булулары белән бик тиз килештеләр һәм, ыру-кабилә, туган-тумачаларын алып, билгеләнгән җирләренә күчеп киттеләр. Күз тия күрмәсен, исән-имин яшәп яталар. Ә менә оныклары арасында тәхет өчен кан коелуы бар. Бүген әнә шуның җеп очы күренеп тә китте инде. Әйе, ахыры хәерле булсын. Барыннан да элек моны ханбикә Зөбәрҗәт сизде, шуңа кәефсез утыра.
Мәйданбаш Гали оныкны Сәлим хан каршына китереп бастырды.
– Гали оныгың батыр калды, хан. Халыкка вәгъдәң җиткерең.
«Кем бу мәйданбаш? Вәзир Исхак кешесеме, әллә гафиллеге белән үч аламы? Тегеләй булса да, болай булса да, мин сиңа моны болай гына калдырмам, мәйданбаш», – дип уйлады Сәлим хан, утырган урыныннан күтәрелергә дә, күтәрелмәскә дә белмичә аптырап.
Булат олан җылый, гарьләнгән. «Гарьлән, гарьлән, олан. Гарьләнә-гарьләнә балигъ бул. Ирне ир иткән сыйфат синең яшеңдә гарьләнә белүдер. Син – хан оныгы, ихтимал, язган булса, тәхеткә дә утырырсың. Ә монда булган хәл гелән уен гына булып калыр. Уенда гарьләнә белгән сугышта да гарьләнер, диләр. Ә дошманнан җиңелү ир-ат өчен бер гарьләнү генә түгел, хәтта үлем, әче үлем, олан!»
– Хан, Гали олан батыр калды, вәгъдәгезне әйтегез. Халык көтә, хан!
Мәйданбаш сүзләрен әйтеп бетермәде, Гали олан бабасы каршына килеп баш орды:
– Дәү атам, тыңламагыз аны, ил тәхетен оныкларга бирергә иртә әле сезгә. Бер белекле әйткәндер: «Тәхет ханны түгел, хан тәхетне бизәр», – дип. Без туганым Булат белән уен өчен генә көрәштек. Уен уенда калыр. Шулай бит, Булат?!
– Акыллы олан, – диде Андрей кенәз һәм сикереп урыныннан торды да Гали оланны күтәреп алды. – Шундый оныгың булса икән, хан!
– Алар минем икәүдер, бер тәхеткә ике кеше утырмый, кенәз, – диде Сәлим хан, әллә үртәлеп, әллә кенәзнең кысылуын ошатмыйча.
– Игелекле олан, игелекле, – диештеләр хан куштаннары да.
– Вәзир, мәйданбашка әйт, көрәшне дәвам итсеннәр, – диде Сәлим хан. Аның хәтта шул хәлдән соң да кәефе юк иде.
Мәйдан уртасына көрәшкә егетләр, ир урталары чыкты.
Аларга жирәбә салдылар, тәңкә сикертеп, күн ягы туры килгәннәргә сөлге өләштеләр. Көрәш башланды. Көттереп кенә көрәшкә Тубыкбай баһадир да чыкты. Алышлар тиз бетте, кайберләре бил алдырып кына чыгып киттеләр. Ниһаять, батырга батырлар чыга башлады. Батырлар бик озак бер-берсенә бирешми иза чиктеләр. Ахыр өченче түгәрәккә ике батыр калды, кыпчак батыры йөзбаш Карабаш һәм баһадир Тубыкбай. Батырлар алыша башлады. Бик озак урала торгач, Тубыкбай Карабаш батырны күтәрде, шулчак Андрей кенәз сикереп торды да:
– Алдыр, бәр, бәр, багатур! – дип кычкырып җибәрде.
Куәт биреп торгангамы, Тубыкбай батыр Карабаш батырны әйләндерде-әйләндерде дә, ниһаять, бәрде. Иллә мәйданбаш һәм аксакаллар бәрү гадел булмады дип санадылар.
– Өстенә төште, билен кузгатты, – дип кычкыручылар табылды.
Ләкин Тубыкбайның биле кузгалмаган иде, алар янә алыша башладылар. Ул да түгел, Хода нинди куәт биргәндер Тубыкбай батырга, Карабашны күтәреп алды да җиргә орды. Тубыкбай торды да оланнарына:
– Атагыз җиңде, атагыз җиңде! – дип, сөлгесен күтәрде.
Мәйданбаш Тубыкбай батырның сөлгеле кулыннан алды, әмма шунда мәйдан уртасына таба кенәз Андрей юнәлде.
– Тукта, багатур, мин көрәшә, мин!
Барысы да аптырашта калдылар. Кенәз белән көрәшү ярый торган хәлме, Сәлим хан килештерерме?.. Тубыкбай баһадир әүвәл ханбикәгә карады, аннары Сәлим ханга. Әйе, кунакка килгән кенәз белән кем көрәшә инде! Башы ике булса гына инде. Аннары хан кушамы әле…
– Мин көрәшә, син көрәшә, – диде кенәз һәм мәйданбашның кулыннан әле генә җиңелгән батырның сөлгесен тартып алды, ашыкмый гына кулына элмәк итеп үрде дә Тубыкбайга таба атлады.
– Сабыр ит, булмастыр, ахры, кенәз, – диде Тубыкбай баһадир, булган хәлдән курка калып. Әйе, ярамаган эш кылса, Сәлим хан аны берсүзсез Айсылудан мәхрүм итәчәк иде.
– Булыр, багатур, булыр, – диде кенәз һәм батыр калган Тубыкбай биленә сөлгесен элмәкче итте.
Кенәз буйга озын булмаса да, киң күкрәкле, кара бөдрә чәчле, киң маңгайлы, карчыгарак борынлы, олпат гәүдәле кеше иде. Кыяфәте белән бик үк килешле булмаса да, зур зәңгәр күзләре аны ягымлы итәләр, күзләренә карауга, кеше аның чарасына буйсынадыр.
– Көрәш, көрәш, баһадир! – дип кычкырды Сәлим хан.
Тубыкбай буйсынды, хан үзе куша, иллә кем әйтмешли, килешерме, ханбикә килештерерме, кыз аның кулында ич!
Мәгәр ничекләр ханбикә Зөбәрҗәтнең йөзен күрергә теләсә дә күрә алмады Тубыкбай. Тәмам чарасыз калып, кенәз биленә сөлгесен ташлады. Сөлгенең икенче башын эләктереп алгач, янә ханбикә ягына күзен ташлады. Бу хан соң шаярып кына әйтмәдеме? Белмәссең ул ханнарны. Кунак кенәзне күтәреп бәрсә, Айсылудан гына мәхрүм итмәс, зинданына ук яптырыр. Бусы тагын ни дип атылып чыкты инде! Аяклы каза, күтәреп орырмын да, сөякләрең җыя алмый изаланып ятарсың. Кияү кенәз ич. Холкын күрсәтә. Кияү холкы – көзге көн, шул гына. Кунакка килгән, үз дәрәҗәсен белеп кенә утырырга да бит… Күтәреп сыласам, кенәзбикәң ни әйтер тагын. Күр әле моны, билне тартмакчы. Бәрәм дисәң дә, ай-һай, бәреп булырмы икән. Сөякләре эре, бил алышында тәҗрибәсе булмаса да, дивана көч бардыр монда. Тарта бит билне, күр, тарта.
– Җәмәгать, халаяк, батыр калган Тубыкбайга урыс кенәзе чыкты. Әйтсен хан, батырга ни бирә?..
– Вәзир, – диде Сәлим хан. – Җыен бетү белән, бу мәйданбашны зинданга илтеп яптыр. Хәзер минем исемнән әйт: батыр калганга иярле ат булыр.
Хан әмерен халыкка җиткерделәр, мәйдан гөж килә, умарта күче диярсең. Мәйдан боҗрасы янә кысыла башлады, янә сөңгечеләр мәйдан тирәли бастылар. Батыр калганга иярле ат бүләк итү Болгарда күптәннән килә иде инде, шуңа күрә Сәлим хан атны мәйданга ук кертеп куярга боерды. Батыр калучыга атны ул үзе тапшырачак. Атны мәйданга керткәч, Сәлим хан йөзен чытты:
– Алып китегез бу турыны! Китерегез үземнең Алмачуарны!
– Ханиям, хәкимем, – диде ханның ат караучысы. – Алмачуар Болгарда бер аттыр, Болгарда бер аргамак. Ат белән бергә Болгар даны да китмәсме?..
– Югал күз алдымнан, сөйләмә юкны. Вәзир, ал атны үз кулыңа!
Хан әмереннән соң чарасыз калган ат караучы мәйданнан ук чыгып китте, ул да түгел, хан мактанычы Алмачуарны алып килде. Барысы да толпарга сокланып карадылар. Йөгәне, ияре, япмасы, өзәңгесе – гелән алтын-көмештән иде. Йа Хода, бу бүләккә көрәшеп батыр калу үзе бер дандыр.
Соңгы мәлдә генә баһадир Тубыкбай тагын бер тапкыр Сәлим хан ягына карап алды. Нишләргә тиеш ул? Кенәзне егарга ярармы? Бәргән хәлдә Сәлим хан ошатырмы? Бигрәк тә ханбикә?.. Менә каптың, Тубыкбай. Әллә соң күтәреп, билен кысып кына куясымы?..
Әмма, ни тырышса да, Сәлим ханның карашын күрмәде баһадир. Хәер, күрсә дә аңламас иде, чөнки кенәз аның билен тартып китерә башлады. «Ашыкма, кенәз, ашыгып куян куалар, мин сиңа куян түгел, Агыйдел буйларындагы урманнарда үскән аюдыр. Тубыкбай сиңа тиз генә бил бирә буламы! Ни синдәйләрне күргән абзаң. Батырга батыр калган көрәшчеләр алай ашыкмыйлар, җай көтәләр, кенәзем. Әүвәл син аның көч-куәтен сына, аннары бил тотышын чамала, шуннан соң гына…»
Тубыкбай сизелер-сизелмәс кенә билен уйнатып алды, кенәз кысып китерергә теләгән сынын бушата төште һәм үз чиратында көндәшенең касыгына йодрыгын кадады. Кенәзнең муен тамырлары камчы сабы юанлыгы булып бүртенеп чыкты, касыгына ишенең йодрыгы кадалуына түзә алмыйча боргаланырга тотынды. Ләкин Тубыкбай моның ише көрәшчеләрне генә шушы ысул белән сындырган кеше – йодрыгын алмады, киресенчә, тагы да батыра төште. Һәм кисәк Сәлим ханның торып басуын күрде. «Юк, ярамас кенәзне бәрү, һич булмас димә, Сәлим хан кәләштән мәхрүм итәр. Ә Айсылу миңа бүген бүләккә дигән мең ат тора. Ат ни ул минем өчен, ат хатын түгел, аны болынга төшәсе дә тотасы, ә Айсылу кебек чибәрне пәйгамбәр алдына барсаң да таба алмассың. Әлбәттә, шәп булыр иде булуын Сәлим ханның иң шәп аргамагын борын төбеннән алып китсәң, ләкин минем бүген максат башка – Айсылу!»
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.