Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 29 (всего у книги 51 страниц)
Тубыкбай сөлгене тагы да кыса төште, йодрыгын кенәз касыгына тагы да ныграк батырды. Шунда ул: «Син, тиле баш, бәрә күрмә тагын», – дигән тавыш ишетте.
Кем шулай әйтер? Мәйданбашмы?.. Юк, ул дәшми-тынмый көрәш күзәтә, хәрәмләшмиләрме, янәсе. Колакка гына ишетелдеме? Хода шулай Сәлим ханның йөрәк авазын җиткердеме?..
Кенәз ах-ух килә башлады, Тубыкбай кенәзнең билен янә бераз тартып куйды. «Билең гел юк икән бит, кенәзем. Ә бил дигән нәрсә көрәшчегә галәмәт кирәк ул. Билең нечкә булсын дисәң, ат ите аша син. Ат ите бирә гайрәтне ир-атка. Син минем карлыгачымны нигә берсе артыннан берсе биш олан табып бирде дип беләсең – ат ите ашады Тубыкбай, сөеп туймадым мин аны, яратып. Айсылуны да яратырмын, ким куймам. Хатын-кыз сөйгән саен йомшара, яраткан саен зифалана ул. Синең кенәгинәң дә чибәр. Ходай бирсә бирә икән адәм баласына гүзәллекне. Син дә үз бичәңне яратасыңдыр! Яратмый буламы. Угланнарың бар, диделәр. Миңа да әнә минем карлыгачым олан артыннан олан табып бирде. Оланнар алар ата терәге, кенәз. Син миңа үпкәләмә инде, кенәз. Мин сине бәререм. Билең тәмам җибәрдең, сынсызландың. Һәй, әйтәм бит, ат ите ашыйлар аны. Мырк-мырк йөргән, биле-аягы булмаган, гелән май-сызыктан торган чучка ите ашап көрәшкә чыгалармы?! Нигә йөзең сытасың?.. Мин бит йөзең күрмәсәм дә тоям, кыен сиңа көрәшүләре. Касыгың авыртамы? Авыртыр шул. Көрәш ул орыш кырында кылыч селтәү түгел. Көрәш ул – көч сынау, гайрәт билгесе. Көрәшнең үз хикмәте, үз хәйләсе бар. Орышта куәтле җиңә, күп вакытта азат түгел, корал орыша…»
Шулай дип уйлады Тубыкбай һәм шуның белән оттырды да. Ул кенәзнең билсез билен тагын да тартып китермәкче итте, янәсе, күтәреп кенә аякларына бастырмакчы, аннары җиңел генә бәрмәкче булды, аңа бүген ат та, дан да кирәкми, аңа бүген Айсылу кирәк иде. Тубыкбай кенәзне күтәрә башлады. Авыр вә олпат сынлы иде көндәш, төп кебек, гүя җиргә ябышкан иде. Тубыкбай гадәттәгечә «эһ» диде дә кенәзне эләктереп алмакчы итте, әмма көндәше, шуны гына көткәндәй, билен шуытып алды, билсез бил баһадир сөлгесеннән шуып төште. Шул мәлдә Тубыкбай исенә килергә дә өлгерми калды – кенәз аны күтәрде дә җиргә орды.
Бу хәлне көтмәгәннәр идеме, мәйдан бер мәлгә шым булды. Һәм кинәт гүя җир тетрәде – бүрекләр һавага очты, Сәлим хан урыныннан сикереп торды, йөгереп ат янына килде һәм вәзир кулыннан тезгенне алды да мәйдан уртасына таба китте. Тубыкбайны бәрүенә ышаныр-ышанмас торган кенәз дә, ниһаять, исенә килде. Ул җиңде!
Ур-ра кычкырулар, шау-гөр Иделнең аръягындагы урманнарга барып бәрелде һәм кайтавыз булып бик озак ишетелеп торды.
Сәлим хан, мәйдан аша, тыпырдап биеп торган Алмачуарының йөгәненнән тоткан килеш, кенәз янына туктады.
– Батырга хан бүләге ошбу ат булыр, кенәз!
– Кыйракмас иде, хан. Багатур гайратлы, кучлы, ат кучы бар багатурда.
– Аласыз, аласыз, кенәз, – диде мәйданбаш, кысылып. – Туран гадәт такой. Бүләк!
– Тор, Тубыкбай, – диде Сәлим хан һәм аягына баскан батырга биленнән каешын салып бирде. – Сиңа – хан каешы, баһадирым. Сынатмадың, Айсылуыңны бүген үк алып китә аласың…
Шулай диде дә Сәлим хан, килеп, кенәзнең кулын кысты һәм батырның кулларын өскә күтәрде дә:
– Татулык, дуслык! – дип кычкырды.
Болгарда мондый бәйрәмнең булганын берәү дә хәтерләми иде. Сәлим хан шат, барысы да ул теләгәнчә узды. Тубыкбай да канәгать, кенәзнең дә кунак буларак күңеле үсте. Бәхәссез, ат шәп, Алмачуар кебек ат Болгарда бер иде, ат караучысы хаклы, әмма бу дөньяда аттан кадерлерәк әйберләр дә бар – тынычлык, дуслык, татулык. Ат караучыгамы моны аңларга, Ходай аларга ул сәләтне бирмәгән. Ә ат шәп. Ат өстендә гөлҗимеш сурәте төшкән рум япмасы, яллары тезенә җитеп тора, озын торыклы, колаклары тырпаеп, нинди иягә тап булдым тагын дигәндәй, әле алга, әле артка юнәлә. Кенәз атның ял астына кулын тыкты, кашыштырды, чәбәкләп алды, ат тынычлана төште, башын селкеп куйды. Шунда кенәз тагын бер егетлек эшләде, өстеннән укалы кафтанын салды да Тубыкбайның иңенә ташлады.
– Сиңа, кордаш. Минем бүләк!
Тубыкбай кенәз биргән кафтанны киеп җибәрде, биленә хан каешын буды һәм чатыр астында дүрт күзләп үзен күзәткән Айсылуга карады – кызы тыенкы гына елмая иде.
– Айсылуны калымсыз алырдай көрәштең, Тубыкбай, – диде Сәлим хан.
– Вәгъдә иткән калым таш яуса да килер, ханым. Егет сүзе бер булыр.
Сәлим хан баһадирның бу сүзләрен янә хуплады. Ул белә иде: кояш чыгышта матур, кош – очышта, кеше юмартлыкта матур. Адәм баласы бу якты дөньяга кунакка гына килә, бар күрәсе теге дөньяда, ди, китап. Димәк, үтүчән икән бу дөньядагы хәлләр. Үтүчән булгач, күбрәк изгелек кылырга кирәк. Тубыкбай баһадир Сәлим хан күз алдында янә бер карышка үсте ошбу бәйрәмдә.
Мондый бәйрәмнәр Сәлим хан гомерендә яңадан булмады.
4
Сарай мәктәбендә Гали олан өчен бөтенләй икенче дөнья башланды. Иң әүвәл ул кәтиб Хафиз белән якынаеп китте. Кәтиб Хафиз үз нәүбәтендә аны шигърият дөньясына алып керде. Бериш шәкертләр аны тыңлады, берише үзара сөйләшеп утырды, ә менә Гали олан кәтиб Хафизны беренче дәрестән үк яратты, үз итте. Сарай мәктәбендә гадәттә дәүләт өчен хәрби йөзбашлар хәзерлиләр, мәгәр алар арасыннан сәүдәгәрләр дә чыгар иде. Бирегә көн саен диярлек шәех Игәнәй килде, сарай шәкертләренә Коръән сүрәләреннән изге юллар укыды, яраткан шәкертләренә ятларга аерым аятьләр бирде. Хәрби һөнәргә шәкертләрне хан тарафыннан куелган баһадирлар өйрәтә, монда аларны уктан алырга, сөңге ташларга, кылыч белән орышырга чыныктыралар, атта йөрергә өйрәнүне әйтеп тә торасы юктыр. Кыскасы, Сәлим хан, сарай мәктәбендә ата-бабаларның гадәтләрен тотып, дәүләтенең иминлеген сакларга йөзбашлар хәзерли һәм шулар арасыннан иң булдыклыларын сайлап меңбаш итә иде. Әлбәттә инде, шәкертләр арасыннан сарайда илче булып хезмәт итүчеләр дә чыга иде. Шәкертләр арасында хәтта хан оныкларына да бернинди дә ташлама ясалмый, мәгәр хан оныклары барыбер хан оныклары булып калалар. Тәрбиячеләр арасында Гали белән Булат оланга игътибар башкачарак, хан тарафыннан аерым тәрбиячеләр билгеләнгән иде. Ханбикә Зөбәрҗәтнең каһәренә эләккәч, кылган языклары (бар языгы сүзне туры әйтүдә иде) өчен сарайдан куылган казый Нисбахны Гали оланга беркетте. Шул көннән алып казый Нисбах Гали оланнан бер тотам калмый башлады, олан кая барса, ул да анда булды. Аз гына гаепләре булган өчен дә гөнаһлы кешеләрне хөкем итәргә өйрәнеп киткән казый Нисбах хан оныгы Гали оланны яратса да, аның урам малайлары белән шар сугып уйнап йөрүен, төрле уеннарга катнашуын килештереп бетермәде. Үзе тәрбияләргә алынган оланны урам малайлары арасында күреп, эләктереп алды да җирдә яткан чыбык белән хан оныгының арт ягына сыптырды. Тәрбиячесенең бу кыланышы хан оныгына бөтенләй ошамады һәм ул казый Нисбах кулыннан чыбыкны тартып алды да аңа кизәнде.
– Сук, сук, дивана, казыйларыңа кул күтәрә башласаң, сиңа тәхет тигәнче кызыл кар явар. Йөрисең шунда хан оныгы дәрәҗәсен төшереп, җыен әтрәк-әләм малай-салай арасында. Нигә Булат туганың бер дә бу төпсез ыштан кигән ташбашлар арасында күренми? Дәшмисең?! Вакланмый ул, хан оныгы булуын белә. Ә син?!
– Казый Нисбах, мин сине бабама әйтәм. Ул синең, бусагабаш Камайга кушып, артың каезлатыр…
– Каезлатсын, йөзенә оят төшмәсә. Ул апара тәпәненең үзен каезлыйсы бар. Йөри шунда хан бабаңның башын катырып, тузга язмаганны сөйләп, язганны туздырып.
– Ә мин үзем сиңа суксам, казый?
– Йөзеңә оят килмәсә сук, бу хәл дан тоелса, аны янә бабаңа җиткер. Кинәнсен. Хәер, хан оныкларыннан барысын да көтәргә була, дигән иде аны кәтиб Хафиз. Хак икән, кизәнгән була бит әле, шайтан ялаган нәмәстә. Бир чыбыгын! Булат әнә Баян баһадир яныннан да китми, меңбаш буласы килә. Син кем булырга исәп тотасың? Синең хәрби уеннар остазың Бачман баһадир атнага бер килә, анда да сине күрми киткән чаклары була.
– Бачман баһадирга сүз әйтмә, казый!
– Йа Хода, тегеңә сүз әйтмә, моңа сүз әйтмә, Алланың кашка тәкәсеме әллә ул баһадирың… И Аллам, кыланышың, Гали олан! Килешми…
Шулчак сарай ягында ат менгән кешеләр күренде. Сәлим хан куштаннары белән ауга юнәлә икән. Алдан чаптырып килгән азатлар урамны бер итеп шар сугышлы уйнаган малайларны чәчеп-сибеп ташладылар, бары тик хан оныгы һәм аның тәрбиячесе Нисбахка гына сүз катарга кыймадылар. Нисбах казый белән хан оныгы Гали юл читендә басып тора бирделәр. Алар белән тигезләшкәч, Сәлим хан оныгына кул изәде.
– Күрдеңме инде, хан оныгы, безгә әнә азатлар да тимәде, ә синең ишләрне камчылар шартлата-шартлата тараттылар, – диде казый Нисбах. – Йолдызлы кеше шул син, олан, йолдызлы булып тугансың, маңгаеңда йолдызың бар.
– Нинди йолдыз? – дип, Гали олан маңгаен тотып каравын сизми дә калды.
– Ни өчен мин сиңа килеп эләктем дип беләсең, Гали олан?
– Әйе шул, ни өчен, казый Нисбах?
– Тиктормас телем аркасында.
– Кайгырма, казый Нисбах, мин сине яклармын. Телисеңме, мин сине янбашым итәм? Гомереңә янымда булырсың…
– Миңа күп яшәргә калгандыр дип уйлыйсыңмы, хан оныгы?
– Тәкъдир килмичә, берәүнең дә теге дөньяга киткәне юк, ди шәех Игәнәй.
– Шәех Игәнәй хаклы, тәкъдир килмичә, берәвебез дә үлми. Ләкин бабаң көн саен диярлек кеше башын кистерә, аларга кем китерә икән тәкъдирне? Шәех Игәнәйме, хан җәлладымы, Гали олан?
– Казый, миңа иртәгә ундүрт яшь тула. Бабам безгә каеш-кылыч бирәчәк. Ханның оныкларына каеш-кылыч бирүе аларның балигъ булу билгеседер. Димәк, минем дә янбаш тотарга хокукым булачак.
– Син мине, Олуг Мөхәммәткә, урыс кенәзе Андрей Боголюбка илчеләр башында барган кешене, янбашың итәргә җыенасың, хан оныгы?! Әй бу язмыш дигән нәрсәне, тотып тукмасаң иде үзен бер… Беләсеңме, хан оныгы, кем мине эштән чыгарып ташлады?
– Кем, казый Нисбах?
– Әйдә, кайта-кайта сөйләрмен, – диде казый Нисбах, Гали оланның иңеннән кулын алмыйча кузгалып. – Кем булсын, гүзәл дәү әниең – ханбикә Зөбәрҗәт. Ул болай булды. Мин Владимирдан йөреп кайттым, булган хәлләр хакында сөйләргә дип, хан янына кердем. Барысын да җиренә җиткереп исәнләштем, ханнан, кем әйтмешли, фатиха алдым да ашыкмыйча гына сөйли башладым. Сөйли генә башлыйм – ханбикә сүз кыстыра, сөйли генә башлыйм – янә нидер сорап куя бу. Шуннан түзмәдем, хан янына якынрак килдем дә: «Куып чыгарасызмы моннан ханбикәгезне, ханым, юкмы?!» – дидем. Табигый, ханның күзләре шар булды, минем сүзләрне дәү әниең дә ишеткән икән, колакларына кадәр кызарынып чыкты бу. Ай чибәрләнеп китте дә үзе, гел менә күз алмаслык булды, күрдем дә таң калдым, телдән яздым – тик карап торам икән ханбикәгә. Әлбәттә инде, мине сарайдан җилтерәтеп чыгарып ташладылар. Ул гынамы, хан зинданына төшереп бикләделәр. Икенче көнне хан үзе яныма килде. Янәсе, үз акылындамы илчесе?.. Инанды, үз акылында, әмма минем сырт кабарган, хан белән тырт-пырт сөйләшәм. Кара пулатта казый булган чагымда мин уйнашта тотылган хатыннарны үлемгә хөкем иткәләгән идем, ул вакытта хан үзе шулай кушты; ул кушмаса да, җенем сөйми ул затларны. Әлбәттә инде, бераз арттырыбрак җибәргәләдем, языксыз хатыннар да эләккәләде бугай. Әмма, әлегә кадәр иманым камил, гөнаһсыз хатын-кыз юк ул, юк! Сөяксез ит булмаган кебек, гөнаһсыз хатын-кыз да юк! Әйтик, Аллаһы Тәгалә Хава анабызны җиренә җиткереп яратып, оҗмах гөлбакчасында интегеп йөргән Адәм белән кавыштыргач, кем татлы алманы ашарга Адәмне котырта? Иблис дип уйлыйсың инде син. Ә мин әйтәм, Иблис түгел, ә Хава туташ. Һе-һе, үзең дә беләсең икән, кәтиб Хафиз сөйләгәндер әле. Улмы? Шулайдыр дип уйлаган идем аны. Әнә шуның өчен мин ул хатын-кызны, аз гына гаебе булса да, үлемгә хөкем иттем. Ханбикәгә бу ошамаган, киленнәре дә дәгъва белән килгәннәр дип ишеттем. Һәм, күп тә үтми, мине казыйлыктан алдылар, бабаң илче итте. Мәгәр илчелектә дә озак тора алмадым, аннан да кудырды дәү әниең. Инде менә сиңа килеп каптым – тәрбияче яндаш, имеш. Нинди тәрбияче булыйм ди мин!.. Хак анысы, бабаңа үпкәм юктыр, мине яклады, ханбикәсеннән йолып алып калды, югыйсә дәү әниең хөкем итәргә кушмакчы иде. Иллә бабаң барыбер ханбикәсенә каршы сүз әйтә алмады, яңадан илчелеккә җибәрмәде.
– Казый, дәү әнием хакында яман сөйләмәсәң иде.
– Менә анысы булмастыр, хан оныгы. Әбекәең Зөбәрҗәт азгын хатын-кызны үлемгә хөкем иттермәскә дип бара, ә мин аның белән килешмим, азгын икән – дар агачы аңа.
Гали олан сүзен шигырь белән әйтте:
Ак сарайда балчымын, Ана Иделдә салчымын,
Әчтерханда тупчымын, кыр-калада укчымын;
Анам – сорсаң – никахсыз, атам – сорсаң – билгесез,
Илем сорап нә дисең, артык бала туган соң…
– Йа Аллам, Гали олан! Гайсә улы Әмәттәндер бу юллар! – Казый Нисбах олан алдына тезләнде. – Ал, олан, мине, яндашың итеп ала күр! Зөбәрҗәт ханбикә мине тиреслеккә чыгарып ташлады, битемә юынтык су сипте. Бабаң Сәлим хан, чарасыз калып, кулларын җәйде. Җитдилек җитми ханга. Оныкларына бөтен җыен алдында тәхетен вәгъдә итте, соңыннан уен белән бетерде. Мин бик күп гафилләрне күрдем… Борынгылар «Адәм баласы акыллы янында – акыллы, җүләр янында– җүләр, исәр янында – исәр, дивана янында дивана булыр» ди. Минем акыллы кеше янында буласым килә, олан. Мин сиңа төннәр буена китаплар укырмын. Көчле берне тапса, белекле меңне табар, ди. Аллага шөкер, бабаң китапханәсендә юк китап юктыр. Анда Болгар шагыйрьләренең әсәрләре дә, Болгар галимнәренең хезмәтләре дә… Болгар минем җаным да, тәнем дә, иманым да. Иң изге иманым гаделлек булды, табынганым– акыл ияседер. Бабаң Сәлим хан дәү әниең аяк астында олтандыр, ул ни әйтсә, шуны тыңлар. Ә гомер дигәнең хәрәкәттә– үтә, үзгәрә тора. Эшләр болай дәвам итсә, көннәрдән бер көнне Болгарны ятлар яуларлар, акыл ияләрен дар агачларына асарлар, җүләрләрдән бау иштереп, бер елгадан икенчесенә су ташытырлар, гүзәл хатын-кызларыбызны үзләре белән алып китәрләр, алар тапкан балаларны тәүге халыкларына баш итәрләр. Сагынырга изге зат, сокланырга гүзәл калмас, бары тик рәнҗүле вә ямансу җырлары гына яңгырар…
Гали олан ни кылырга белми аптырап калды: олы кешенең әйткәннәрен аңлады да, аңламады да. Акайчарак күзле, карчыга борынлы, озынча юка-чандыр чырайлы, изүенә ябышсаң җаны очып чыгып китәргә торган кешенең теле телгә йокмый, ул гынамы, колак торырлык сүзләр сөйли иде. Кашанда яшәгән чакны Гали олан еш кына ат абзарының чормасына менәр иде, шунда күрер иде бу кешегә охшаган төн кошы байгышны. Казый Нисбахны байгышка охшатты да Гали олан көлеп җибәрде.
– Көлмә, олан, – диде казый. – Бабаң өч хакыйкатьне онытып яши: һавада уклар сызгырганда гына илең тыныч калыр; эчкән суыңа дошман каны кушылганда гына татлы булыр; итне дошман угына кидереп кыздырганда гына тәмле булыр. Аты-исеме гайрәтледер бабаңның, иллә кылган эше аздыр. Табгачлар утчагыр тапканнар, ди, әнә. Китәсе иде шунда, алып кайтасы иде шул шартлагыч-утчагырны ясау серен, дошман дигәннәре ил чигенә якын килергә куркып торсын иде. Борынгылар ир-егетләренә «Орышмаган – оттырыр, орышканы – мул торыр» дигән. Бабаң Владимир кенәзенә олау-олау ашлык озата, ташчыларыннан чиркәү салдыра, атаң әмир исә шуңа олау-олау тимер сата, ук-сөңге озата. Ул уклар көннәрдән бер көнне Болгарга әйләнеп кайтмаслар микән, ясаган осталарның йөрәкләренә кадалмаслар микән?.. Аннары, син ул чиркәү салырга киткән осталарны кире әйләнеп кайтырлар дисеңме?! Булмас ул, олан. Кенәз аларга җир бирер, өй салыр, иллә дә иленнән җибәрмәс. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс. Һөнәрчеләре арткан саен, куәте дә арта барыр Владимир кенәзенең. Кенәз анда Күчтем бай ырулары беләм ызгыша. Кем белә, бәлкем, аларны җиңеп тә куяр, йә булмаса, илләреннән куар. Инде булачак яндашыңның чыгышын беләсең килсә, хан оныгы, белеп тор: атам Саксин каласында бер сәүдәгәр иде. Мөгаллимем – шәех Сөләйман ибне Давыт Саксин-Суваридыр. Бөек калага Сәлим хан карамагына бахырыңны ул җибәрде.
– Кичер мине, казый Нисбах! – диде Гали олан һәм тәрбияче-яндашының алдына тезләнде. – Кичер мин гафилне!..
– Чү-чү, тор, хан оныгы! Килешми сиңа минем алда тезләнүләр. Синдәй ирләр бары тик ике җирдә, ике очракта тезләнергә тиеш: ил әләме алдында һәм чишмәдән су эчкәндә.
– Казый, – диде Гали олан, остазының кулын үбәргә үрелде. – Ташлама мине. Иртәгә синең хакта бабама әйтермен, ул риза булыр, фатихасын бирер.
– Хуш, хан оныгы, син дигәнчә булсын. Аллага тапшырыйк, – диде күпне күргән казый һәм сарайга таба кузгалды.
Икенче көнне иртән иртүк Гали олан бабасы Сәлим хан янына юнәлде һәм үзе белән казый Нисбахны да алып керде. Сәлим ханның кәефе юк иде. Гали оныгы йомыш белән мөрәҗәгать итүгә, ул, Нисбахка күтәрелеп карамыйча гына:
– Итә күр, – диде. – Тагын ни йомышың бар?
– Башка йомышым юктыр, бабам.
Сәлим хан, алай булгач, ничек кердең, шулай китә бир, дип кул селтәде. Гали олан белән Нисбах чыгып киткәч, бусагабаш Камайга берәүне дә тәхет бүлмәсенә кертмәскә кушты. Сәлим хан сәер халәттә иде һәм гасабилану аңа оныгын күргәч килде. Чәчкә бәйрәмендә булган хәл күңел түрендә янә өр-яңадан калыкты. Олан гаепле түгел, моны Сәлим хан белә иде, гаеп үзендә булды. Оланның андагы кыланышы итагать билгесеннән узмады, тәхетне оныгына вәгъдә иткәч, кара халык котырынды, Сәлим ханның кәефен шул бозган иде. Кем котырта кара халыкны? Әүвәл шуны беләсе иде! Ага Базар сәүдәгәрләреме, йә булмаса, һөнәр ияләреме? Кемгә начар Төрки Болгарында?.. Әйе, һөнәр ияләре булуы да бик мөмкин, соңгы вакытта Бөек калада бу халык аерата ишәеп китте. Узынды, симерде халык. Ә эт, симерсә, иясен талый. Бер-бер хәл кылмасаң, баш күтәрергә дә күп сорамаслар. Албагучы Таймас баһадир азатлары ни карый, акча алырга яраталар, ә ханнарына йодрык янаганда, халык артына посалар. Алай дисәң, аларны да гелән гаепләп бетереп булмый, зинданнар качкыннар белән тулды, барысы да угры, барысы да канун боза. Ага Базарда җиде илдән җиде төрле халык сәүдә итә, һәрберсе үз догасы, үз әфтияге белән килгән. Бар, белеп бетер кем ни сөйләгәнне һәм дә гаепләп кара. Ай түгел, көн үтмәс, Болгар ханының гайбәте бөтен дөньяга таралыр. Җитмәсә, «Сәлим хан чит ил сәүдәгәрләрен рәнҗетә!» дисәләр, керер урын тапмассың. Юк инде, ничек булган, шулай кала бирсен. Ханбикә дөрес тойган, уеннан уймак чыкмагае дигән иде, тәгаен хак булды әнә. Мәхәллә саен «Хан тәхетен Гали оныгына калдырырга ниятли икән» дигән сүзләр йөри. Чыннан да, уеннан уймак чыга язды шул. Язса гына бер хәл, кайда гына күренмәсен, халык аннан нидер көтә, тагын ни әйтер дип өмет итә. «Кайчан тәхетеңне оныгыңа бирәсең инде?» дип сорамыйлар гына. Кичә Ага Базарга чыккан иде, ханны уратып алдылар, нидер әйтүен көттеләр. Ярый әле җансакчылары аерып алып киттеләр. Шулкадәр тәкәллефсез кыландылар, әйтерсең олуг ханнары да түгел, ә күршеләре белән очрашулары. Сәлим хан халыкка сәламен юллады, үз күңелен үзе күтәрергә теләп, шәех мөридләрен дә сораган булды. Әмма халык – аны, ул халыкны тыңламады. Шау-шу, ыгы-зыгы китте, җансакчылары аралап алмаган булсалар, белмәссең, ни белән беткән булыр иде бу хәл. Чынлап та тәхеттән төшереп куюлары бар иде… Гомәр хәлиф көненә калу бик тиз икән бит!..
Сәлим хан күзләрен түшәмгә текәп уйга калды. Тәхет ягында тыныч, кәтиб Хафиз кыштыр-кыштыр нидер яза. Яза да яза, яза да яза. Менә, ичмасам, бер кайгысыз кешедер, язганда яза, ә инде язмаганда китап укый, бернәрсәдә гаме юктыр. Картлар әйтмешли, үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын.
Әллә савабы бик күп иде инде, Аллаһы Тәгалә аңа тәхетне бик иртә тапшырды. Бу хәл Болгар ханы Солтан Морат үлгәч булды. Солтан Морат Ибраһим хан тәрбиясендә үскән кеше, әлбәттә инде, Сәлим хан да. Сәлим хан әле булса әти-әнисенең кем булуларын белми, аларның икесен дә Ибраһим хан тәрбияләп үстерде. Солтан Морат ушлырак, зирәгрәк иде, үләр алдыннан Ибраһим хан тәхетен аңа васыять итте. Сәлим исә Сувар каласына күчәргә мәҗбүр булды. Ике тәкә башы бер казанга сыймады. Моны ул Ибраһим хан үлгәч тә сизде. Мәгәр Солтан Морат кыска гомерле булды, тәхеткә утыруның икенче елында ук дөнья куйды. Сарай куштаннары Бөек Калага Сәлимне чакырып алдылар һәм хан иттеләр. Ибраһим хан Багдад хәлифеннән фатиха алган кеше иде, мәгәр ни отты? Күрше урыс кенәзе Юрий Долгорук белән орышты – бер каласын югалтты, мукшы илтабары һәм аның җирләреннән ваз кичәргә мәҗбүр булды. Сәлим хан тәхеткә утыруга, Ага Базар сәүдәгәрләре җыелып сарайга килделәр, наибларның җыем алуына зарландылар. Сәлим хан аларга: «Уйлап карармын», – диде. Һәм, күп тә үтми, «Ага Базарда сәүдә иткән сәүдәгәрдән, чит ил кешесеме ул, болгармы, ошбу көннән җыем алу бермә-бер киметеләчәк» дигән фәрман чыгарды. Шул хәлдән соң Ага Базар сәүдәгәрләре аны һәрчак якладылар, кирәк чакта акчасын да бирделәр, «юмарт хан» дип, исемен дә дөньяга тараттылар. Кичәле-бүгенле исә Ага Базар сәүдәгәрләре дә кисәк кенә үзгәрделәр. Аларның хәйләләре ханга аңлашыла иде: яшь хан янә яңалык китерер, Ага Базар сәүдәгәрләреннән ясак җыюны янә киметер. Килгән ханнар аларга һәрчак изгелек кылдылар бит, нигә, әйтик, шул ук олан Гали моны эшләмәс икән? Тәхеткә генә утырсын, эшләр. Ә менә Сәлим ханның тәхетне ни сәбәпледер бирәсе килми, гәрчә картлыгы җитеп килсә дә…
Ага Базарда булган хәлне күз алдына китерәсе килмәде Сәлим ханның. Хәтерендә: базарга ул аудан кайтышлый керде, укка алган җәнлекләре белән мактанмакчы иткән иде, киресенчә килеп чыкты – аларга караучы да булмады, әйтерсең ат биле аша аскан ике бүре, җиде төлке, унлап куян киек, җәнлек тә түгел иде.
Кәефе юклыгы Сәлим ханның янә шуннан иде. Халкы аңа игътибар итми башлады. Гүя хан юк та, фәкать аның шәүләсе йөри. Теге вакытта Андрей Боголюб кенәз теләнә-үтенә Бөек каланың меңгә якын ташчысын алып китте. Күрше хакы – Тәңре хакы, Сәлим хан каршы килмәде. Кенәз «чиркәү салдырам да кайтарып җибәрәм» дип ышандырды. Әйе, хәерле булсын, мәчетләр салдыруда анысы Сәлим хан да кимен куймый, мәхәллә саен таш мәчет торгызды. Ә менә кенәз ничә ел инде Болгар сәүдәгәрләреннән кирәгеннән артык ясак җыя, элек бер дә алай итми торган иде, уртак базар каласы булгангамы, урыслар да, болгарлар да җыемсыз сәүдә итә торганнар иде.
Сәлим хан тәхетеннән купты, ишекле-түрле йөренергә тотынды. Йөри торгач, хәзер үк вәзирне чакырырга дигән фикергә килде. Бусагабаш Камайга вәзир Исхакны чакырырга кушкач, Сәлим хан янә тәхетенә утырды. Ниһаять, ул катгый карарга килде: кала салуны ашыктырырга, кала төбәген карарга оныкларын да җибәрергә. Кала төбәген сайлагач, хатны ачып укырга дип вәзир Исхакка баглап, Баян баһадирга хат язып бирергә булды. Оныкларның берсеннән кан коймыйча да котыла ала икән ич! Һәм бу хәлдә аңа вәзире ярдәм итте. Соңыннан әлеге хәлдә кемне гаепләргә җаен табар…
Вәзир Исхак килеп кергәч, Сәлим хан аңа уйлаган фикерен әйтте һәм вәзиренә иртәгә үк юлга кузгалырга боерды.
– Барысын да сез дигәнчә итәрбез, шөһрәтлем, – диде вәзир Исхак.
Ул чыгып киткәч, Сәлим хан бусагабаш Камайны чакырды, ләкин авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, хезмәтчесе:
– Ханиям, угланың әмир Хаҗи килгән, йомышым бар, – ди.
– Дәш, керсен, – диде Сәлим хан.
Дөресен әйтергә кирәк, аның бер дә угланы әмир Хаҗи белән очрашасы килмәгән иде. Үзсүзле, тәкәббер, атасыннан аерылып чыгарга җыенгандай, һәрчак мөстәкыйльлеккә омтыла, бер Шайтан каласында гына меңнән артык азат тота. Казан кирмәнендә баһадир Бачман азатларын ашатып яткыра. Кыскасы, углан атасына буйсынмый башлады. Ясакны вакытында китерми, мең төрле сылтау таба. Бәхәссез, илче Садакны да аның кешеләре үтергәндер әле. Җитмәсә, Шайтан каласында дөньяда булмаган чуен коя, йөзләгән тимерче тота, Кашан каласы тулы һөнәрче, тире иләүче, чүлмәк вә савыт-саба ясаучы. Кемдер сызгыра торган утчагыр, ягъни туплар да ясый икән дигән гайбәт йөри! Ярый гайбәт кенә булып калса!.. Ә Күчтем бай сәүдәгәрнең энесе Апанай нишли икән Кашан каласында? Тимерчелеккә генә өйрәнә микән?.. Әйе, чуен кою серен белергә теләүчеләр дә ишәеп китте.
Алай да ни йомыш китерде икән угланны Бөек калага? «Бәлкем, ул илче Садакны кем үтерүен әйтергә килгәндер?»– дип уйлады Сәлим хан, ишектән килеп керүче угланы әмир Хаҗидан күзен дә алмыйча.
– Әссәламегаләйкем, атам!
– Вәгаләйкемәссәлам, углан. Әйдә, түрдән уз, түмәрдән утыр. Ишеттерделәр, углан, атаң әмеренә колак салмыйча, Күчтем сәүдәгәр товар ишләренә ук-сөңгеләр сатып ятасың икән?
– Атам, Күчтем сәүдәгәр товар ишләре Бөек калада бер урам, Кашанда ике урам тоталар. Аннары Күчтем сәүдәгәр оланнары Владимир кенәзе белән бәхәстә. Аларның бу юнәлештә безгә ярдәме тиеп куюы бар, диюем.
– Хуш, шулай да булсын ди, углан. Әйе, гәрчә без кенәз белән солыхта булсак та, аның оясында ни булганны белеп торуың, бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуың мине куандырды. Мәгәр мине бүген ул нәрсә кызыксындырмый, углан. Мине борчыганы – илче Садак. Кем үтерде илчене? Шуны беләсем килә минем. Илче үлеме аркасында Олуг Мәхәммәткә табибым Хәсәнне биреп җибәрергә мәҗбүр булдым. Табибым табиб кына идеме, җибәрәсем килмәде, йөрәгемнән кан сауды. Хәзер әнә, ят яван булса да, сарайга рум Антонийны алдым. Болай әйбәт табиб шикелле, тик әллә нигә күңелем ятып бетми үзенә.
– Илче Садакның үлеме миңа да билгеле түгелдер, атам.
– Менә монысы үтә дә сәер, углан. Олуг Мөхәммәт илчесе Шайтан каласына керергә ярлык ала. Илче калага керә һәм, аны икенче көнне елгадан табып алалар!
– Илчене озата барган шәех мөриде исән калган ич. Ничек соң ул исән калган икән, атам? Шайтан каласына бергә керәләр, һәрчак бергә булалар. Бу хакта миңа азатларым әйтте, атам! Илче Садак турында Бөек калада имеш-мимешләр йөри. Ул Олуг Мөхәммәт тарафыннан чуен коючы Әхмәт углы Бәкерне урларга килгән икән, диләр. Илчене кем үтерсә дә, сезгә барыбер түгелмени, атам? Күренеп тора, илче безгә изге максат белән килмәгән. Чуен кою серен белергә! Миңа калса, бу хакта Олуг Мөхәммәткә кемдер хәбәр иткән. Кем? Менә шуны белергә кирәк безгә, атам!
– Илче Садакны озата киткән һәм аның белән Шайтан каласына кергән мөрид Бөек калага кайта, әмма икенче көнне үк юкка чыга.
– Шәех Игәнәйгә бар булган хәлне сөйләп биргәч юкка чыга, атам. Моннан шундый нәтиҗә ясарга була, атам: чуен коючыны урлауны шәех Игәнәй оештырган. Тик аңа кемдер комачаулаган. Илче Садакны үтерәләр, шуннан шәех Игәнәй бердәнбер булган шаһитны юк итәргә мәҗбүр була.
Сәлим хан як-якка каранды, аннары чебен куган кебек селтәнергә тотынды.
– Сөйләмә булмаганны, углан. Чуен кою серен сатарга шәех Игәнәйнең башына тай типмәгән…
– Типкән, атам. Шәех Игәнәй туры Пәһлеван Мәхмүткә буйсына, Пәһлеван Мәхмүт – Олуг Мөхәммәткә, сезгә дә, миңа да түгел.
– Куеп тор, куеп тор бу хакта. Гөнаһка кермә.
– Атам, чуен кою сере Болгарда туды, Болгарда калыр да.
– Бирсен Ходай диясе кала, углан. Әйе, бирсен Ходай.
– Нигә алай дисең, атам?
«Менә, углан, атаң белән «син» дип тә сөйләшә башладың» дип эчтән көрсенеп куйды Сәлим хан.
– Углан, моңа кадәр бер генә дәүләтнең дә теге яки бу серне еллар буена саклап тора алганы булмаган, шуңа әйтүем.
– Ә без сакларбыз, атам. Сакларбыз!
– Үзең үк сатып җибәрмәсәң… Кһм, кһм… Бүртенмә әле ул тамаша, углан. Синдә әнә урыс осталары эшли, алар тик яталар дип беләсеңме? Һе, нигә дәшмәс булдың? Дөнья ул, углан, дөнья диләр аны… Инде хәзер мине тыңла. Ибраһим хан атабызның җиңел кулы белән, белгәнеңчә, Идел түрендәге базар каласы Андрей кенәз кулына күчте. Хәзер ул Болгар сәүдәгәрләреннән җыем ала башлаган. Безгә, углан, түбән табарак, шулай ук Идел базарлы кала салырга кирәк. Югарыдагы базарлы каланы күмеп китсен. Без биредә уйлаштык-уйлаштык та, ул каланы Казан елгасы Олуг Иделгә койган төбәккәрәк салырга дигән фикергә килдек. Анда Чияле тау дигән калку урын бар икән. Аста Кабан күле диме…
– Атам, ул тирәләрдә җылан мыжлап тора, күл буе тулы кабан дуңгызы. Анда көн күрүче төрки кардәшләр, чирмешләр, Чияле тауда җыланнар патшасы Аждаһа яши, диләр! Ул тирәгә кала салу түгел, якын барырга курка халык.
– Беләсеңме җыланнар хакында вәзир Исхак ни диде? Ул төбәкләргә кала салдырмас өчен камнар уйлап тапкан хәйлә генә ул, диде.
– Бирсен Ходай, шулай була күрсен. Җир минеке, мин кала салу ягында, атам.
– Кала-кирмән булыр ул, углан. Кала салынгач, Казан кирмәнен шунда күчерерсең. Казан кирмәнең уңай урында түгел, ни зур елгадан ерак, ни олы юлдан дигәндәй. Шуның белән килеш, углан. Безгә урыс кенәзе кулына күчкән базарлы каладан күп тапкыр кулайрак, зуррак вә кәттәрәк кала салырга кирәк. Кирмәне дә дәү булсын. Илнең тынычлыгы – кирмәндә. Килешик шулай, җир – синеке, оста – минеке!
– Яхшы, атам. Мин уйлап карармын.
– Син, углан, әлегә борчылма, башта вәзир Исхак барып кайтсын, күз салсын, сайласын, аннары җыелып бер сөйләшербез. Базар каланы салуда Илһам углан да читтә калмас дип уйлыйм. Ничек анда хәлләр, килен исән-саумы, кече онык ни хәлдә?.. Теге Бачман баһадир сеңлесе, аты коргыры, ничек кенә соң әле? Әй, Зәйтүнә бит әле, кияүгә чыкмадымы? Юкмы? Килгән бер яучыны куып җибәрә икән дип ишеттем. Хакмы шул?
– Атам, Зәйтүнә – белекле, акыллы кыз. Күңеленә ошаган кеше килгәч чыгар ул, чыкмый калмас.
– Чыгар анысы, бал искерми, кыз картаймый, диләр. Ишеткәнсеңдер, шәт, сарай мәктәбен тәмамлап, бездән мәргән аты алган Тубыкбайның энесе Җик Мәргән, агасы белән дәгъвалашып, казаклыкка чыгып киткән икән. Тубыкбай үзе дә эзләми, миңа да килгәне булмады. Җик Мәргәнне синең урманнарыңда качаклык кыла дип сөйлиләр, хакмы шул?
– Юк сүздер, атам. Бер ишетмәсәм, бер ишетер идем, гөнаһлы буласым килми. Җик Мәргәнгә хөрмәтем зур иде, иллә аның бу тапкырлыгын мактамас идем.
– Акыллы әйттең, углан. Ата кеше, абый кеше энесе белән ызгыша башласа, илдән иминлек китүе бар. Кала салыр алдыннан безгә иминлек кирәк, углан. Шәех Игәнәй әнә епископ Габбаска теш кайрый, кара халыкны котырта, ди. Кяфер, имеш. Әйе, кяфер, мәгәр ил кяфере. Болгарга Юрий Долгорук яу килгәч, мөселманы-христианы иңгә-иң килеп дошманга каршы сугыштылар. Һәм илне саклап калдылар. Үз күзем белән күрдем мин ул хәлне, орышларга да катнашырга туры килде, булган хәл. Шәех Игәнәй бик алай итә башласа, белмим ни кылырмын.
– Атам, миңа бу хакта фикер йөртергә кыендыр. Мин епископ Габбасны да, шәех Игәнәйне дә яратмыйм. Минем сиңа үтенечем бар, атам. Пәһлеван Мәхмүткә хат яз, Кашанга шәех җибәрсен, гәрчә миңа камнар якынрак булса да, ислам – дәүләт динебездер. Ислам дине кеше өметен күккә юнәлтә, камнар җирдән эзли. Ә җирдә ул юк та юк. Җирдә мин изгелек тапмадым, күктән бары тик бер изгелек көтәм – яңгыр. Калганы адәмнең үз кулындадыр.
– Тәүбә диген, углан. Ни сөйлисең? – Сәлим хан кәтибе Хафизга күз төшереп алды. – Инде кит. Кит-кит, юлыңда бул!
– Атам, минем янә бер гозерем бар иде.
– Әйт гозерең, ни тагын?
– Кече угланымны сарай мәктәбенә укырга алмый торсагыз иде. Бу хәбәрне ишеткәч, киленең Акбикә кайгыга калды. Өйдә хәзер җан иясе дә калмыймыни инде, дип җылый.
– Җыласын. Хатын-кызга күз яше ни ул? Ирме син! Хан оныклары барысы да сарай мәктәбендә укырга тиешләр. Киләсе атнадан да калмый Җаббар оныгым сарай мәктәбендә булсын! Миңа ана куеныннан чыкмаган меңбашлар кирәкми. Орыш кырына имчәк кабып кермиләр. Юлыңда бул! Әйткәнне тыңла!
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.