Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 45


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 45 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

– Дәүран, дим, Дәүран, сиңа әйтәм, әллә чукракландың инде?! – диде Җик Мәргән. – Шактый җитешле яшисең тагын үзең. Табыныңда да Аллага шөкер: казылык, корт, чәкчәк, көлчә, пәрәмәч, җиләк-җимеш, йөзем-өрек. Анысын кем китерә инде?

– Тархан тырыша. Ипле кеше, игелекле.

– Үзең игелекле булганга игелекледер, – диде Җик Мәргән.

– Җитешеп утырыгыз, барысыннан да, өрегеннән дә, хөрмәсеннән дә, кызлар, егетләр, сез дә! – диде, ниһаять, айнып киткәндәй, оста Дәүран.

– Күр әле моны, Назлыгөлем-былбылым, диген, җүләр беткән! Ул сиңа бөтенләйгә килде, һаман ышанмый тора инде әллә?..

– Килешерме соң алай, Җик Мәргән?

– Килештерербез. Бераз дөньялар тынычлансын, аннары никах укытырбыз.

– Мин сиңа чынлап та бөтенләйгә килдем, Дәүраным! – диде хан кызы Назлыгөл һәм йомшак кына егетнең кулына кагылды.

Дәүранның йөзенә кайнар кан йөгерде, борын очына тир бөрчекләре тибеп чыкты. Оста егетнең күңеле наз вә ләззи хис белән тулды. Иллә авызын ачып сүзен әйтә алмады. Ни әйтсә дә, чын булмас кебек иде. Ул талгын бер изрәткеч рәхәт тоеп утыра бирде.

«Мин сине шулкадәр сагындым, шулкадәр сагындым, Назлыгөлем! – дип уйлады ул, ни кылырга белми. – Сагындым, җанкисәгем, сагындым! Кичер мине, хәлеңнән килсә, әле булса ышанмый утырам. Бүген кичтән синең белән булсам, иртәгә үләргә дә ризамындыр…»

Тик алай дип әйтә алмады, бары тик:

– Назлыгөл, чынмы бу хәл, шаяртып кына маташмыйсызмы? Чын булган хәлдә мин ни кылырга тиеш? – диде.

– Атам мине эзләп тапса, кичермәс. Сине дә, мине дә. Мин беләм, абам әмир Хаҗи сине коллыктан азат итсә дә, син һаман атамның колчурасыдыр. Менә мин килдем хәзер сине азат итәргә– мәхәббәтем белән. Мин сиңа малай булып килдем. Без дусларым белән киңәштек инде, шау-шулар тынганчы, мин синдә малай булып хезмәт итәм. Иртәгә үк миңа малай киемнәре алып кайтасың. Шулаймы, Җик Мәргән?.. Зәйтүнә Җик Мәргәнгә кияүгә чыкты, никах укыттылар. Зәйтүнә ахирәтем килгәләп йөрер.

– Танысалар?

– Танымаслар! Хан кызының оста Дәүранда йомышчы малайбулып торуы кемнең башына килер. Каланы салып бетергәч, атам сиңа ирек бирер. Никах укытырбыз, Аллаһы Тәгалә боерган булса!..

Хәлләр чынга таба бара иде. Мәгәр Дәүран алдагысы турында уйларга курыкты. Аның янында әлегә кадәр уй-хыялында гына йөрткән хан кызы Назлыгөл. Һәм ул аңарда малай булып торачак. Әйтсәң, һичкем ышанмастай хәл, билләһи! Караңгы төшеп килгәндә килде дә керде. Килеп керде дә: «Калам!» – диде. Тәвәккәл иде хан кызы. Дәүран Назлыгөлнең кулын кысты. Хан кызының кулы йомшак, әмма чишмә суыдай салкын иде. Бу куркудан, куркудан гына дип уйлады Дәүран.

– Кем урлады сине, Назлыгөл?

– Җик Мәргән, аның ишләре, ахирәтем Зәйтүнә.

– Алар кайда соң?

– Сакта, оста Дәүран, сакта! Безне монда берәү дә күрергә тиеш түгел.

– Назлыгөлне урларга Зәйтүнә котыртты, Дәүран! Рәхмәтең аңа әйт, – диде Җик Мәргән. – Йә, безгә китәргә вакыт, Зәйтүнә! Никах укып кавышсагыз, хан кызының туен бергә итәрбез. Ә әлегә Назлыгөлнең исемен онытып тор. Исемне аңа Зәйтүнә бирер.

– Тансык атлы малай син, Назлыгөл! Ошыймы исем?

– Тансык?! Ул миңа чынлап та тансык, дусларым! – диде Дәүран.

– Димәк, килештек.

– Җик Мәргән, Зәйтүнә, сезгә булган рәхмәтемне…

– Кылынасы кылынды инде, оста! Кызны син алдың, мин бирдем. Хуш, хан кызы! – дип баш иде дә Җик Мәргән ишеккә таба юнәлде. Зәйтүнә ахирәтен кочагына алды, колагына нидер пышылдады, аннары кызлар битләрен биткә куештылар да саубуллаштылар. Ишек ябылды, өйдә тып-тын булып калды. Кеше булганда хан кызы да, Дәүран да үзләрен кыюрак, иркенрәк тоталар иде, үзләре генә калгач, нигәдер бер-берсенә күтәрелеп карарга оялып тордылар. Аннары хан кызы табынны җыештыра башлады, Дәүран аңа булышырга тотынды. Алар сөйләшмәделәр, ризык-нигъмәтләрне ашъяулыкларга төрделәр, куллары кулга тиеп киткәндә колак очларына кадәр кызарыштылар.

Шуннан соң Назлыгөл түр якка кереп китте, берүзе калган Дәүран гүя күккә ашты, йолдыздан йолдызга сикерде, болыттан болытка күчте. Назлыгөл түр яктан килеп чыкты һәм:

– Өй үзеңнекеме, Дәүран? – дип сорады.

– Үземнеке булмый, әйтәм бит, әмир рөхсәт итте. Киләсеңне белгән булсам, диварларыма аккош сурәтләре төшергән була идем. Беләсеңме, Назлыгөл, кичә мин сине төшемдә күрдем. Менә шул өйгә килеп кергән икәнсең дә түргә узарга кыймый торасың икән, имеш…

Дәүран кызның үзенә таба ымсынып куйганын күрдедә, кулыннан эләктереп алды һәм хан кызын зырылдатып әйләндерергә кереште. Озак әйләндерде, такмак әйтә-әйтә:

 
Болгар иле кызлары
Чикләвекләр ашыйдыр.
Идел суы язларда
Ярларыннан ташыйдыр.
 
 
Шәһри Болгар бодайлары,
Татлыдыр күмәчләре;
Шәһри Болгар гүзәлләре,
Татлыдыр бикәчләре.
 
 
Шәһри Болгар манарасы
Сиксән баскыч менәседер;
Анда менгән ирләрнең
Кан сугышка керәседер.
 
 
Сарай сала ташчылар,
Бал җыядыр балчылар;
Хан кызына гашыйк булган
Дивана баш осталар…
 
 
Ханиямнең өедер,
Назлыгөлнең көедер.
Азат иткән колчурасы
Хан кызына сөенер…
 

– Төшер, Дәүран! Син сөенә тор, ә мин өеңне карыйм. Бир әле шәмеңне?!

Назлыгөл диварларга төшерелгән бизәкләрне карарга тотынды. Матур иде нәкышләр, төрле төсләргә дә буясаң. Әлбәттә инде, бизәкләрне аңа багышлап төшергәндер, һәр чәчкәгә җан өргән саен, аны күз алдында тоткандыр. Шулай ук булмаса да, шулай дип уйлавы рәхәт иде Назлыгөлгә. Сурәтләр бүлмәләргә тансык ямь бирә. Дәүран сөйгәне артыннан йөри, һәр сурәтне янә күздән уздыра. Хәтерли, өйне салгач һәм бар нәрсә дә әзер булгач, аның өен әмир Хаҗи үзе карарга килде. Кала-ил башы һәр сурәт вә бизәк янында туктап, озаклап карап торды. Ахыр чыгып киткәндә: «Хәзер өйләнергә дә була, күзең төшкән кызың булса, әйтерсең», – дип гүя фатиха бирде. Ә Дәүранның ул хакта уйлап та караганы юк иде, күңелендә гел Назлыгөл, башкаларны ул күрмәде дә, күрергә дә теләмәде. Назлыгөлдән башка хатын-кыз аның өчен юк иде. Бүген аның өчен күк капусы ачылды – хан кызы Назлыгөл үзе килеп керде. Күптәнге хыялы тормышка ашты, аның гына түгел, әнисенең дә хыялы. Анасы, мәрхүмә, дөрес әйткән булып чыга. Түшәктә ятканда, «Хан кызына өйләнерсең» дигән иде. Фәрештәнең «амин» дигән минутына туры китереп әйттеме әллә? Хак Тәгалә бар ич, хан кызы чынлап та аның өендә!

Оста Дәүран ишекне барып бикләде. Иртән иртүк какмый-шакымый кала тарханының килеп керә торган гадәте бар иде. Керми торсын әле. Яңа кала тиз үсә, төрле яктан халык күчеп килә, һәркайсы урын сорый, кала тарханы аларны башта оста Дәүранга җибәрә, өй зурлыгын аның белән килешкәч кенә, тархан теге яки бу урынны йорт салучыга бирә. Тарханның җитеп килгән өч кызы бар. Шуларның берсен оста Дәүранга кияүгә бирергә йөри иде. Тархан, остага белдерми генә, өй салучылардан кул очына ришвәт ала. Ул ничә тапкыр инде остага акча тәкъдим итте, әмма Дәүран якын да килмәде. Шуңа күрәмедер, тархан остага килүен ешлатты, хәтта бер тапкыр асрау кыз китергән иде, Дәүран аны алмады, малай булса, карар идем, дигән булды. Хәзер Назлыгөл: «Йомышчы малаең булырмын», – дигәч, Дәүран шул хәлне исенә төшерде һәм үзалдына елмаеп куйды.

Дәүран сүзсез генә Назлыгөлгә карап торды. Гүзәл иде хан кызы, шушы гүзәлне йомышчы малай итеп күз алдына китерүе кыен иде. Кем ягыннан алып килгәндер бу тамаша гүзәллекне Назлыгөл, иллә Болгарда хан кызына гашыйк булмаган егет табылмастыр. Күзләре гүяки кара йөземдер, кашлары карлыгач канатыдай кыйгачтыр, алтын төсендәге чәчләрен ике толымга үргән дә, бер толымын күкрәгенә төшергән, башында энҗеләр тезгән калфак, кулында зөбәрҗәт ташлар утырткан беләзек, бармакларында якут кашлы йөзек. Малай булса, боларның берсе дә калмас…

– Мин түр якта йоклармын, Дәүран! Ә сиңа урынны алгы якка җәярмен, – диде хан кызы, күзләрен күтәреп карарга оялып.

Дәүран сүзсез ризалашты. Ул көтәр, сабыр итәр. Килер бер көн, хан аңа да ирек бирер һәм шунда ул аңа өйләнер, никах укытырлар.

28

Икенче көнне иртән оста Дәүран сәүдәгәр кибетендә утыра иде инде. Оста егет ояла-тартына гына малайлыкка алган оланга кием-салым сорады. Күпне күргән сәүдәгәр оста егеткә ышанды да, ышанмады да, шул ук вакытта егеткә ышанмаслык та түгел иде. Хан колына малай тоту ярамый дигәннәре юк, тыелмый, тота бирсен. Кием ни ул, кием табылыр. Ихтирамга лаек оста кеше, калада корыласы өйләрнең сызымнарын әүвәл аңа күрсәтәләр. Урынны да ул билгели, зур биналарны да ул сыза.

Сәүдәгәр оста каршына, яшенә карап, малай-шалай өчен кием чыгарып өйде. Дәүран киемнәрнең үзе теләгәнен сайлады: түбәтәйне дә ошатты, бишмәт-күлмәкнең дә әйбәтрәген алды, сырманың да килешлесен тапты. Ләкин хан кызын ошбу сырмадан күз алдына китерү кыен иде. Сәүдәгәр иң соңыннан итекләр чыгарды һәм иң әйбәтен сайлап бирде. Җитмәсә, Дәүранның котын алып:

– Мондыйларны, беләсең килсә, туганкаем, хан кызлары гына киядер, – диде.

Инде Дәүран:

– Миңа бу киемнәр кызлар өчен түгел, малайга, йомышчы малайга кирәк, – дип аклана башлагач, хәйләкәр сәүдәгәр үзалдына елмаеп куйгандай итте һәм шуның белән оста егетнең янә бер котын алды.

– Нигә ул малай сиңа? – диде сәүдәгәр. – Малай тотканчы, өйлән. Хатынга җитә буламы, тот та өйлән, оста!..

Дәүран каушый калды, тизрәк китү җаен карады. Иллә сәүдәгәр кулыннан тиз генә ычкынып буламы?! Сатучы останың беләгенә үк ябышты.

– Тукта әле, ашыкма әле син алай, оста егет! Телисеңме, үзеңә алиһәдәй кыз табып бирәм? Бер кашык балдай инде менә, кабасы да йотасы гына. Мәшәкате булмас, яучы мәшәкатьләрен үз өстемә алам. Беләсеңме, кем кызы? Әнә күрәсеңме Болакның теге ягындагы яшел түбәле йортны? Кем йорты дип беләсең? Сәүдәгәр Бакыргали йорты. Дүрт кызы бар, дүртесе дә тутырган тавык кебек мөлдерәп торалар. Бигрәк тә икенчесе. Һай, бирсә бирер икән Ходай чибәрлекне хатын-кызга! Шуны күрсәм, ике-өч көн йокыдан калам, төшемә кереп интектерә, балакаем. Минем дә кызым бар иде, былтыр вафат булды. И җыладым, и җыладым инде үзе өчен, балакаем. Әнә шул кызыма охшаган, ике тамчы су инде менә. Яшьли киткән кыз бала бигрәкләр кызганыч икән, әй кызганыч! Акыллы, сабыр, тыйнак иде үзе. Менә шул кызның бирнәле сандыгы калды. Курыкма, курыкма, оста, мин аны кыйммәткә бирмәм. Ят кеше түгелсең, әмир остасы, даның кала өстеннән йөри. Күз өстендәге каш диярлек. Игелеген күр. Сандыгы-ние белән синеке, һәй, кем бар анда?! – дип кычкырды сәүдәгәр Кәримулла. – Монда чыгыгыз әле, минем янга, дим!

– Нәрсә, бай абзый? – дип йөгереп килеп җитте шактый таза гәүдәле егет.

– Түр өйдә мәрхүмәмнең сандыгы бар. Әйе, бирнәгә дигән. Ат җик тә шуны оста өенә илтеп куй. Кара аны, эленке-салынкы йөрмә, бер аягың монда, бер аягың анда булсын!

– Кирәкмәс иде, Кәримулла агай, яхшы түгел бит. Аннары минем янымда ул хәтле акча да юктыр, – дигән булды Дәүран.

– Акча нигә синдәй кешегә, син үзең алтын. Алабайдан аласың булсын. Бирерсең. Сабыр итәрмен. Илдән качып китәргә җыенмыйсыңдыр, шәт? Юкмы? Шулай булгач, Аллаһы Тәгалә язган итсә, иншалла, бирерсең бер. Әнә Әхмәт тарханның углы Бәкерне тапмыйлар, ди. Урал ягына эремә таш эзләргә киткән дә кайтмый да кайтмый икән. Хатыны лаф ора, йөкле, диләр. Берәүләр «Урыс юлбасарларына тап булгандыр» дип юрыйлар; икенчеләре «Илдән качкандыр» дип бара. Аңламассың бу дөньяны. Тик аны әмир Хаҗи барыбер табар, әмирнең кулы озын. Тели – Владимирга җитә, тели – Үргәнечкә. Үзе белән, – Кәримулла як-ягына каранып алды, – чуен кайнату серен алып киткәнме, ди. Әйе, лаф орырлык әмиргә. Илгә бер оста иде ич, син дә әнә шундыйлардан. Синдәен кешегә мал кызганыргамы! Кәримулла ла мин, әтрәк-әләм малчылары түгел.

– Бәкер Шайтан каласында, кайткан, беркая да качмаган, Кәримулла агай.

– Һе, гайбәт булды микәнни? Кем, ни, гайбәт сатучылар да күбәеп китте, заманын да әйтер идем инде…

– Мин аны кичә кич якта әмир белән күрдем, Кәримулла агай, Бәкер останы, дим!

– Һы, шулаймыни, аты коргыры, ни генә сөйләми бу сәүдәгәр халкы, әй! Сүз куертырга дисәң, безгә бир инде син аны, оста егет, сәүдәгәрләргә. Бәһасе, малай дигәнеңә, өч алтын булыр, оста! Сиңа кызгана буламы?! Менә бу йорт-каралтыларны салырга кем сызымнар ясап бирде? Син! Хак анысы, кала тарханы акчасын каерды каеруын, әмма үкенәсе юктыр, бер миннән генә алмый, ил белән. Аның каравы йортымны күр! Болак буенда. Иртәнге якта бакчамда сандугачлар сайрый. Тиздән менә бирегә таба кораблар керә башлар. Казып киләләр, Казан елгасын Кабан күленә тоташтырмакчылар. Әмиргә син киңәш иткәнсең, диләр. Хак, димәк, син. Йортым да кәттә булды, Болак буйлап кораблар да керә башласа, лафа булыр, оста! Аннары көт тә тор, Бөек кала сәүдәгәрләре бирегә таба агыла башлаячак. Бөек кала ни шәп булса да, бераз оттыра, су юлыннан ераграк, ә сәүдәгәргә иң әүвәл су юлы кирәк. Ни өчен гарәбе-чине, команы-урысы, угызы-әрмәне бирегә агыла дип беләсең? Монда таурның җиллесе, болгары, урысы, ары сату итә. Тиреләрнең затлысы, балларның татлысы, кызларның сылуы кемнәр кулында – төньяк сәүдәгәрләрендә. Менә, менә бу тирене кара син, кара, кара, җем-җем итә, көмеш тә көмеш, бу да көмеш, алтын бәһасе тора. Алып җибәр, әй, оста, киләчәк бичәңә!..

– Юк, юк, Кәримулла агай, булмастыр, миңа бернинди дә тире кирәкми, аннары минем хатыным да юктыр, өйләнмәгән әле мин.

– Өйләнерсең, ат аунамый, егет өйләнми тормый. «Кирәкми» дип кырт кисмә. Кемне алсаң да, хан кызын алсаң да, ярлы-ябагадан өйләнсәң дә, хатын-кыз хатын-кыз булып калыр. Хак анысы, башта аңа берни дә кирәкми, әмма тора-бара теге кирәк тә бу кирәк дия башлый. Ә инде синең холкың-фигылең, гадәтең-җаең белеп алдымы, юха җыландай кылана башлый: ни тели – шуны алдыра, ни тели – шуны эшләтә. Минем андый булмады әнә, Аллага шөкер, ә менә күрше Шакирҗан тап булды бер пәригә – өзми дә, тешләми дә, тик кабып тота, ди. Тукта, китәсең дәмени инде? Карале, әйбер-кара кирәксә, берәүгә дә туктама, туры үземә кил, синдәй кешегә күгәрчен сөте дә табармын. Шәйлисеңдер, миндә барысы да бар. Килә йөр, әйе, эзең суытма, ни кирәксә дә… Нигә соң әле үзеңә берни дә алмадың? Үзең тиздән өйләнәм дигән буласың? Өй-каралтылар салуда акыл иясе булсаң да, сату-алу эшендә сай йөзәсең икән ич, оста, дим! Ятсынма, өйләнмәгән дип торма, теләгән әйберең сайла да ал. Өйләнерсең бер. Йөгән салмый атны да дагаламыйлар. Болын – чәчкәсез, ир хатынсыз булмый. Чиләгенә күрә капкачы табыла аның. Ходай Тәгалә бик уйлап эш иткән. Бергә– бер. Тап-таман, димәк ки. Бүген Болгарда хатын-кыз күбрәк, ир-ат азрак икән, моңа бер дә Ходай Тәгалә гаепле түгел, ул аларны бермә-бер тигез ярата. Ә менә ир-ат сугышта үлә, дуамал кыланып аттан егыла, дәгъвалаша, тарткалаша, бүлешә, орыша, бәхәсләшә, ызгыша. Берни булдымы, кылыч-хәнҗәргә тотына. Ә хатын-кыз нишли берсе белән берсе килешмәсә? Һич югы, чәчкә ябыша, кая ул кылыч-хәнҗәр. Юк ул корал алар өчен. Сине дә бик каты орыша икән, диләр. Орыш! Чөнки син ир-ат. «Кол мин» дип торма, коллыктан да азат итәрләр, капкасына күрә кодасы да булыр, умартасы барның балы да булыр, ди. Хатын-кызның уе яман булса да, куены җәннәт, оста!

– Мин китим инде, Кәримулла агай?!

– Әйе, бар инде, бик ашыксаң, бар. Мин сине кеше җыелмасмы дип кенә тоткан идем. Хуш! Беләм, күп сөйләшәм. Безнең эштә сөйләшмәсәң дә кыен. Син әнә гелән авызыңа су капкансың, ә мин авыз дигән әгъзаны яба алмый интегәм. Ә хатын-кыз татлы сүзләр ярата, алдына килгән ашны ашамас, әмма татлы сүзне тыңлар. Телең кызганма син аңа. Керпе дә әнә сөйгәнен «йомшагым» дип ярата, ди, аю – «аппагым» дип. Ни әйткән шагыйрь шул хакта:

 
Үзең, Ходам, мине комнан яраттың,
Оҗмахың вә җәннәт белән котырттың.
Янә гөнаһ, язык диеп куркыттың.
Кызлар миңа шәраб вә йөзем улды,
Оҗмахың калдыр үзеңә, йа Раббым! —
 

дигән. Җәннәт инде ул, җәннәт хатын-кыз куеннары, оста! Әллә, мәйтәм, шәраб салып биримме үзеңә? Син аны бөтенләй тотмыйсың дамыни? Шәехтән куркасыңмы? Әллә син аларны тотмыйлар дип уйлыйсыңмы! Һай, кем бар анда, чыгарыгыз әле шәраб чүлмәген!

– Кирәкми, рәхмәт, Кәримулла агай, мин киттем!

Дәүран йөгерә-атлый урамга чыкты. Ул өенә йомышчыдан алданрак кайтып җитәргә тиеш иде. Күр әле бу шагыйрьнең сүзләрен, ничек итеп тапкыр әйткән: «Оҗмахың калдыр үзеңә, йа Раббым!». Чынлап та шулай түгелме соң? Назлыгөлнең килеп керүе булды, гүя күк капусы ачылды. Сарай сәүдәгәре Бикколга әйтергә булыр әле, алып кайтсын китаплар, булмаса, кәтиб Хафиздан үтенергә, җибәрсен берничә җыру дәфтәре. Кәтиб Хафиз төннәр буена китап укып утыра, диләр. Дәүран бер тапкыр аңардан сорарга да иткән иде, анасы ачуланыр дип курыкты. Укый-укый да тик торганда елап җибәрә икән. Назлыгөл дә белә микән шагыйрьнең бу юлларын? Сәүдәгәр белсен дә, хан кызы белмәсен, ди. Дәүранга уку такы-токы тиде, анасы аны кәтиб Хафизга төннәрен генә китерер иде. Кеше күрмәгәндә генә сабак бирер иде сарай кәтибе Туйбикәнең углына. Сабакны кәтиб Хафиздан шәм яктысында алды Дәүран, әмма алды.

Укырга-язарга, исәп-хисапларга өйрәнде, менә дигән сарайлар, биналар, өйләр күтәрә, ә менә яттан шигырьләр белми иде. Бүген аның бәхете аягына уралган чагы, ни кылырга белми йөри. Тик кичәле-бүгенле аны бернәрсә борчый башлады: никахны кем укыр? Кем кол егеткә хан кызын никахлаштырыр? Моңа бер шәех тә бармас, чөнки хан аны моның өчен ат койрыгына тактырыр, тереләй җиргә күмдерер.

Тимерче Әхмәт углы ясап биргән йозакны ачканда, кабат әнә шундый уй килде оста Алпар углы Дәүран башына. Ләкин эчтәге: «Дәүран, синме бу?» – дигән ягымлы вә үз булып килгән тавышны ишетте дә барысын да онытты, барысы да асты өскә килде. Ишекне ачты һәм бусагада яшьле күзләре белән үзенә карап торган Назлыгөлне күрде дә, ни кылырга белми, кызның аягына төште.

29

Вәзир Камай Владимир кенәзе Андрей Боголюбка буш кул белән генә барырга теләмәде. Сәлим хан киңәше белән, ул күптән түгел ислам диненә күчкән Апанайны да алырга булды. Апанай иң бай нәселдән – күчтемлеләрдән. Абыйсы Яким моннан өч ел элек Апанайны Болгарда – тимерче Әхмәттә калдырып китте. Яким сәүдәгәрнең бер Бөек калада гына җиде-сигез кибете бар иде. Апанай Яким абыйсының кибетләренә дә күз-колак булды, шул ук вакытта Әхмәттә тимер эшләренә дә өйрәнде. Апанайның әле монда, әле тегендә күренүенә шаккатмадылар, шулай да вәзир Камай күптән түгел генә муенына тавык тәпие тагып йөргән, аннары ислам диненә күчкән, тәресен йолкып алып елгага ташлаган Апанайга шикләнебрәк карый иде. Яким Күчтем Болгар сәүдәгәрләре белән тыгыз элемтәдә тора – товар ишләре. Товар ишләре арасына хәтта хан һәм кенәзләр дә керә алмый иде. Товар ишләре сугыш теләми, угланнарын сугышка җибәрмәскә тырыша. Кыскасы, сәүдәгәр халкы өчен сугыш яман нәрсә иде. Товар ишләре арасында ханнар да, вәзирләр дә, кенәзләр дә аңлап бетерә алмаган дуслык, бердәмлек бар иде. Сәере шул иде: товар ишләре төрлесе төрле дингә табына, иллә кыйблалары бер – тату яшәү, тыныч сәүдә итү, бер-берсен яклау. Муеныннан алтын тәресен йоклаганда да салмаган Яким, энесе Апанай мөселман диненә күчкәч, күтәрелеп бәрелмәде, «Син – басурман!» дип акырынмады, кул селтәп, китте дә барды. Вәзир Камай исә урыс Апанайның ихластан ислам диненә күчүенә ышанып җитми иде. Гомумән, хан һәм кенәзләр кебек, ул да сәүдәгәрләрне өнәп бетерми, гәрчә ил-дәүләт байлыгы күп очракта алардан булуын аңласа да. Сәүдәгәрләр арасында Болгарга килеп чалма кигән, Владимирга барып тәре таккан кешеләрне дә күргәне бар иде аның. Тора-бара вәзир Камай үзе дә бер нәрсәгә инанды: хикмәт дин-иманда түгел, вәгъдәсезлектә икән. Вәгъдәсезләрне яратмый иде вәзир Камай, гәрчә үзе бу өлкәдә бик үк тугры булмаса да.

Апанайны тылмач итәр өчен алмады ул, үзе дә урыс телен ару гына сукалый иде. Ул аны башка уй белән ияртте. Кенәз янына нинди дә булса сәбәп табып керү кирәк иде, керде исә сүз катарга тиеш иде. Кенәз Болгарда булган яман хәбәрне ишеткәндер инде. Баштан ук аңардан: «Епископ Габбасны кем үтерде?» – дип сорар. Эшне бик үк катмарландырмыйча, вәзир Камай: «Епископны үтерүчеләр һәм чиркәүгә ут салучылар арасында Апанай да булды», – диячәк. Ул гынамы, Апанай Күчтем Андрей Боголюбның каенише, ислам динен кабул итте, диячәк. Чиркәүгә ут салуга һәм епископны үтерүгә ышанмаса да, Апанайның мөселман диненә күчүенә ышаначак иде кенәз, чөнки вәзир Камай аның муенында тәресе юклыгын белә. Кенәз моны тикшерергә кушар, һәм ул әйткән хәл расланса, бөтен ачуын Апанайга юнәлтер, ә шәех мөридләре бер яктарак калыр. Изгелек игелексез булмый, кенәз Болгар ханы Сәлимне кичерер, үч алам дип йөрмәс. Вәзир Камай белә иде, кайчандыр Юрий Долгорук Яким белән Апанайның атасы олуг сәүдәгәр, Мәскәүтин утары булган Степан Күчтемне үтерә, кызы Улитаны Андрей угланына кияүгә алып кайта. Иллә Улита кенәзне яратмый. Кем инде атасын үтергән нәселне яратсын ди! Шуннан соң Андрей Боголюб Сәлим ханның сеңлесе Рокыяга өйләнә. Олыгаеп киткәч булса да, Кияүкала тәхетенә барып утырган Юрий Долгорук угланын Суздальга кайтарып җибәрә. Андрей кенәз Суздальга тукталмый, башкаласы итеп Владимирны сайлый һәм чиркәү өстенә чиркәү күтәрә башлый. 1157 елда май аеның унбишенче төнендә кияүкалалылар Юрий Долгорукны агулап үтерәләр. Олуг кенәз хокукын чиркәү әһелләре дә, бай сәүдәгәрләр дә Андрей Боголюбка йөклиләр. Андрей кенәз Кияүкала тәхетенә ашыкмый, Владимирда кала. Монда епископ итеп Константинополь тарафыннан расланган Феодорны күтәрә. Кенәзнең максаты изге була: ул чиркәүләр башын Владимирга күчерергә тели. Иллә кенәз күпме генә үзенең яраткан епискобын якламасын, 1169 елда аны кылган гөнаһлары өчен Кияүкалага чакыртып алалар да җәзалап үтерәләр. Чиркәү әһелләре халыкны, байларны Андрей кенәзгә каршы котырта башлыйлар. Кенәзгә митрополиттан баш тартырга туры килә. Шуннан күп тә үтми, Болгар епискобы Габбасны үтерәләр һәм чиркәүгә ут төртәләр. Әйе, ачуы чыгарлык була Андрей Боголюбның һәм бар нәрсәдән дә хәбәрдар вәзир Камай кенәздән бер дә юкка гына курыкмый иде, әлбәттә. Иң әүвәл кенәзнең вәзир Камайны кабул итмәве бар иде. Борчылырлык та, уйланырлык та иде вәзиргә. Сәлим хан аңа кисәтеп куйды: ничек кенә булса да, күңелсез хәлне йомып калырга, кенәзгә бүләкләрне кызганмаска. «Сакалың белән җир себер, мәгәр кенәзне юатмыйча кайтма!» – диде. Сәлим ханның урыс кенәзләре белән бер дә сугышасы килми иде. Һәр сугыш саен ул ниндидер каласын, ниндидер биләмәсен югалтты. 1164 елда, мәсәлән, кенәзнең атасы Юрий Долгорук Болгарның зур сәүдә каласын тартып алды. Хак анысы, Базар кала бер аныкы гына түгел иде, азмы-күпме ясакны Болгар тарханнары җыя иде. Хәзер әнә кенәз кешеләре, ягъни тиуннары җыя. Сәлим хан Владимирдагы хәлләрне белеп торырга тели иде, ә ул хәбәрне бары тик вәзир Камай гына алып кайта ала. Вәзире дүрткә ярылыр, әмма үз дигәненә ирешер. Камайның әле булса хәтерендә: 1172 елда кенәз сәүдә каласын бөтенләй үзендә калдыру нияте белән Болгарга яу оештыра. Иллә соңгы мәлдә генә үзе килми. Угланы Мстислав дружинасы белән Городец каласында атасын көтеп тора-тора да воеводы Борис Жидислав белән Болгарга яу кузгала. Алар Болгар җирләренә үтеп, алты авылны, берничә утарны талыйлар һәм яндыралар. Гадәти булмаган кышкы көннәрдә яу килә владимирлылар. Аларның яу килүен ишеткәч, болгарлар, алты мең тирәсе гаскәр җыеп, дошманны куа чыгалар. Владимирлылар тәртипсез рәвештә кача башлый. Сүрә елгасын чыкканда, кенәз Мстиславның аты боз астына китә, көч-хәл белән котылып калган яшь кенәз кайтып озак та тормый вафат була. Күп тә үтми, Андрей кенәзнең икенче угланы Изяслав та дөнья куя. Олуг кенәз янында бердәнбер угланы Георгий кала. Вәзир Камай белә: уңышсыз яуның башы кенәзбикә Рокыяда һәм бай сәүдәгәрләрдә. Рокыя да, бай сәүдәгәрләр дә Болгар белән сугышырга теләми, олуг кенәзнең угланына ярдәмгә килмәве дә шуннан була. Моның өстенә 1173 елда Галич кенәзлегендә булган яман хәбәр Владимирга килеп ирешә – Китан кенәзнең апасы Ольга угланын ала һәм ире кенәз Ярославтан китеп бара. Сәбәбе болай була: кенәзнең сөяркәсе Анастасия угыл бала таба. Кенәз уйнаштан туган баланы якынрак күрә. Галич байлары бу хәлгә баш күтәрәләр, кенәзнең сөяркәсен утта яндыралар, углын төрмәгә ябалар, кенәзне кулга алалар, аның дружинасында хезмәт иткән кыпчакларны тураклап ташлыйлар. Иленнән качып киткән кенәзбикә Ольганы шуннан гына чакырып кайтаралар. Ольга – кенәз Андрейның иң яраткан апасы. Узына башлаган Галич байларын, Кияүкала куштаннарын барып акылга утыртасы иде дә – әллә нигә кул җитми. Атасы аларны тату яшәтер иде. Баш бирмәгән кенәзләрнең кайсына яу чапты, кайсы белән тәре үбеп килеште, кайсының башын кистерде. Ә менә атасы Юрий Долгорук урынына олуг кенәз булып калган Андрей Боголюб һични кылмый, нидер көтә, нидер өмет итә. Владимирга мөстәкыйль митрополит булдыру нияте дә барып чыкмады, ул сайлап куйган һәм үз белдеге белән епископ дәрәҗәсенә ирештергән Феодорны төп йорттагы дин әһелләре Кияүкалага чакырып алып җәзалап үтерделәр. Ясак җыярга дип җибәргән вәкиле Михәйне, сакалын кыркып, корсагы җиргә тигән карт биягә атландырып, мыскыл итеп җибәрәләр. Әнә шуларның барысыннан соң Андрей Боголюб кенәз тәвәккәлли: 1174 елда, ата-бабаларыннан калган төп йортны янә кулга алу нияте белән, заманына карата тиңе булмаган гаскәр туплап, Кияүкалага яу кузгала. Иллә юл өстендәге Вышгород каласын да ала алмыйча, шактый гаскәрен югалтып, кире борылып кайтырга мәҗбүр була. Яуда катнашкан байлар, дин әһелләре бу хәлгә ачыктан-ачык канәгатьсезлек белдерәләр. Әмма кенәз берәүне дә тыңламый, берәү белән дә киңәшми, кире борыла. Владимирга кайтуга, хатынын да күрмичә, туры утарына китә, хәтта каласында булган Болгар илчеләрен кабул итүдән дә баш тарта. Болгар илчеләрен кенәзнең тиуны кабул итә.

Менә шунда инде аңа вәзир Камай Яким бай энесе Апанайның ислам диненә күчүе хакында әйтә. Тиун бу хәбәрне шундук кенәзгә җиткерә. Яудан тәмам кәефе кырылып кайткан Андрей кенәз Апанайны тотарга һәм чиркәү каршындагы мәйданда дар агачына асарга боера. Боерып кына калмый, тиунына бу хакта фәрман язып бирә. Фәрманны Яким бай кияве Пётр күреп кала. Ә Апанайны иртәнгә кадәр төрмәгә ябып куялар.

Бу хәл Яким Күчтем бай кияве Пётрның туган көнендә була. Кенәз янына Пётр туган көнен уздырырга Владимирның иң куштан байларын чакыра. Җәйнең матур көне була. Кунаклар арасында кенәзнең келәтчесе Анбал да бар, әлбәттә инде, иң түрдә Пётрның бабасы Яким утыра. Яким Күчте дәрәҗәле, абруйлы, кенәзгә якын байларның берседер. Аны барысы да тыңлыйлар, ихтирам итәләр.

Ашап-эчеп, бераз төшереп алгач, дөнья хәлләре турында сөйләшү китә. Кем генә сүз башламасын, тел очы кенәз Андрейга, аның Кияүкалага барганда уңышсыз беткән явына, кияүкалалылар тарафыннан мыскыл ителгән кенәз вәкиле Михәйгә барып төртелә. Барысы да Андрей кенәзне гаепли. Атасы мәрхүм Юрий булса, бу көнгә калмас идек, дигән тавышлар да ишетелә. Шунда байларны тагын да котырту нияте белән:

– Ул менә иртәгә минем каенагам Апанайны дар агачына асарга фәрман бирде, берсекөнгә берәм-берәм безне астыра башлар. Эшләр шуңа таба бара, байлар! – дип сикереп тора Пётр. – Бабай, бабай, атаңның Мәскәүтин утарын кем тартып алды, кем Улитаны мыскыл итеп куып җибәрде? Улита кайда, кем белән яши? Дәшмисең?! Кем Степан Күчтемнең башына җитте? Шул ук нәсел түгелме? Юрий Долгорук атаңның башына җитсә, бусы безне юк итәр. Кайчанга кадәр байларны санга сукмый үзбаш хөкем итеп яшәр бу кенәз?! Мәскәүтин утарына кирмән сала башлады. Үзенеке итмәкче. Ә утар хуҗаларыннан тизрәк котыласы килә – Апанайны астыра, иртәгә Якимне! Әйтегез әле, байлар, кайчанга кадәр баш иеп яшәргә бу кенәзгә?!

– Утыр, утыр әле, кияү! – дип сикереп тора Яким Күчтем. – Хак әйтәсең, кияү, атабыз Степанның утарын Юрий кенәз тартып алды, угланы Андрей кенәз аны кайтарды. Ни өчен? Улита хакына. Улита Андрейдан китте.

– Куды ул аны! Куды, бабай!

– Ярый, куды ди. Хәзер әнә энем Апанай башына җитмәкче. Анбал, әйт әле, ни диде кенәз Апанай хакында?

– Бөтен халык алдында дар агачына астырырга, диде.

– Ишеттегезме, ишеттегезме, байлар, кая таба бара эшләр?! Кенәз иртәгә минем энемне астырыр, аннары берәм-берәм безне. Сине, сине, сине, – дип төртеп күрсәтте Яким башын иеп утырган кайбер байларга. – Янә яудан ни кырып кайтты? Барыбыздан да гаскәр өчен акча җыйды лабаса! Кем кием, корал, ат-ияр алып бирде кенәзгә? Без түгелме? Кенәз дружинасында кем балалары? Безнекеләр! Әйт, Анбал, тагын ни диде кенәз? Ни дип янады байларга, үзен ашатып-эчертеп, дружинасын тулыландырып торган байларга?..

– Мин аларга күрмәгәннәрен күрсәтермен әле, диде.

– Күрдегезме, күрдегезме, инандыгызмы инде, байлар, нишләтәчәк ул безнең һәммәбезне! Иртәгә, берсекөнгә! Без кемнән ким?!

– Анбал, ачкычлар үзең беләнме? – дип сорады Пётр, күтәрелә башлап.

– Ачкычлар минем һәрвакыт үзем белән, – диде Анбал, мактана төшеп.

– Беләбез, кенәз утарында. Янында кемнәр бар?

– Пажы Прокопий, берничә сакчы. Кенәзбикә килмәде, калада калды. Иртәнге якта килергә тиеш. Шулаймы, Анбал?

– Шулай сөйләштек, – диде Анбал, келәт ачкычларын челтерәтеп.

– Пётр кияү! – дип кузгалды Яким Күчтем. – Уең дөрес булса, кораллар бир. Барыбызга да. Галичлар баш бирмәгән кенәзләрен нишләттеләр, кияүкалалылар Юрийдан ничек котылдылар?! Исегезгә төшеримме?

– Олуг кенәзне агулап үтерделәр.

– Без кемнән ким, кияүкалалыларданмы?! Шул сакауларданмы?!

Байлар барысы да беравыздан:

– Үтерәбез! – дип кычкыралар һәм, куркынып, күзгә-күз карашып алалар.

– Сакчыларны үзем юк итәм! – ди Пётр. – Корал миндә барыгызга да җитәрлек. Кузгалабыз!

– Кияү хаклы, без аны үтермәсәк, ул безне берәм-берәм, берәм-берәм юк итәр, – ди Яким һәм беренче булып урыныннан кузгала.

Кемдер аны тыярга итә:

– Җәмәгать, байлар, халык ни әйтер, халык! – дип туктатмакчы итә. – Кенәз ич, кенәз!

– Халык – кара сарык. Без ия илгә, байлар, кенәзләр түгел. Байлык кем кулында?.. Кем исәбенә гаскәр тота кенәз? Синең байлыгыңа түгелме?..

– Сабыр, сабыр итик, җәмәгать! Башта уйлашыйк.

– Без уйлашканчы, ул уйласа, иртәгә үк безнең башларны кистерә башласа?! – дип күтәрелә бериш бай тегеңә каршы.

– Мин шуны беләм, байлар, – ди Яким Күчтем, – Андрей кенәз яшәмәскә тиеш. Йә ул, йә без. Новгородлылар кебек, кенәзне без үзебез сайлап куярга тиешбез. Үзебез! Сер итеп кенә әйтим, байлар, Ростислав кенәз дә, Всеволод кенәз дә безнең якталар…

– Хак Тәгалә бар ул, алай булгач, Яким бай! Әйдә безне! Кая коралларың, Пётр?.. Якимушка, без сиңа һәрчак ышана идек! Анбал, Анбал, бир ачкычларың Пётрга!..

Анбал теләр-теләмәс кенә ачкычларны Пётрга бирә. Байлар ябырылып аска төшәләр, коралланалар һәм кенәз утарына юнәләләр.

– Үлем, үлем Андрей кенәзгә!

Кенәз утары капкасында торучы сакчыларны Пётр белән Анбал чабып ташлыйлар. Эчке якта торучы кенәз пажы Прокопийны, эләктереп, авызын томалап, кул-аягын бәйләп, чоланга ябалар. Кенәзнең йокы бүлмәсе ачык. Анбал, кереп, шыпырт кына Андрейның изге Михаил бүләк иткән кылычын алып чыга, ләкин кисәктән уянып киткән кенәз, йокы аралаш булса да, нидәндер шикләнеп булса кирәк, ишекне бикләп куя.

Байлар беләләр, Андрей кенәз буйга зур булмаса да, киң җилкәле, таза бәдәнле кеше, корал белән гаять оста орыша, ә кенәзне үтерергә килгән байларның берсенең дә үләсе килми. Шактый гомер икеләнеп торалар. Ниһаять, Анбал сак кына икенче катка күтәрелә, иллә кодрәте җитми, кире төшә. Анбалны селкеп җибәрәләр, «килмешәк» дип сүгәләр. Яким бай белән Пётр кузгалалар, икенче катка күтәреләләр, тар коридор буйлап кенәзнең ятак бүлмәсенә таба атлыйлар. Бүлмә бикле. Пётр, кенәз пажы Прокопий тавышына охшатып, илбашы Андрейга дәшә: «Олуг кенәз, мин бу, мин, Прокопий», – ди. Иллә кенәз әллә йокламый, әллә Пётрның тавышын таный: «Прокопий, син түгел бит, кем анда?!» – дип дәшә. Башка чара калмый, Пётр артына әйләнеп байларга ишарә ясый, ә үзе ишекне каера башлый. Җыйнаулап ишекне бәреп керәләр һәм кенәзгә ташланалар. Кенәз изге Михаил бүләк иткән кылычына үрелә, әмма кылыч булмый, кулы бушлыкта эленеп кала. Шуннан беренче булып кергән Пётрны бөтереп алып астына сала, күкрәгенә тезен кадый, шулчак аңа чәнчәләр, сугалар, кемнең кулында нинди корал, шуның белән кадыйлар һәм теге тынып калгач, астыннан Пётрны суырып алалар да, үлгәндер инде дип, түбән төшәләр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации