Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 34 (всего у книги 51 страниц)
– Ашыкмагыз, ханиям, боерык бирергә. Җансакчыларыгыз монда кылыч белән керде, кылычтан китәрләр дә. Бирми торыгыз әмерегезне!
– Син кем ул хәтле хан кадәр ханны өйрәтергә, эт ялаган нәмәстә! Колчуар! Онытма, колчуар син, хан колчуары!
– Мин – оста! Алпар угланы Дәүран булам. Җансакчыларыгызны миңа өстергәнче белеп калсагыз иде, хан. Күрәзә миңа: «Хан үлеме – синең үлемең, синең үлемең – хан үлеме», – диде. Шуның өчен мин сездән андый боерыкны бирмәскә үтенер идем, ханиям!
– Күрәзә?! – Сәлим хан каһкаһәләп көлде. – Мин сине үзең салган манараның очына астырачакмын. Ишетәсеңме, тәкәббер җан, манара очына! Күрәзә юрады, имеш… Нәрсә карап каттыгыз, бәйләгез кулларын каерып, керер-чыгар юлларны үзебез дә табарбыз!
– Ханым, белеп калыгыз, мин – сезнең үлемегез вә гомерегез. Мин сезне соңгы тапкыр кисәтәм. Ышанмасагыз, ишекне ачып карагыз, кирмән эче тулы коралланган ташчылар. Алар да сез вәгъдә иткән ирекне көтәләр. Сезнең монда нибары йөз азатыгыз… Ирек бирегез безгә, хан, ирек! Барыбызга да! Ирек!..
– Тотыгыз, бәйләгез башкисәрне! – дип, тамагы ертылырдай итеп кычкырды Сәлим хан.
Оста Дәүран җансакчыларның берсенә итек кунычыннан алып хәнҗәр ыргытты. Теге йөзтүбән капланырга өлгермәде, азат кулыннан кылычын тартып алды. Ханның икенче җансакчысы Дәүран өстенә ыргылды. Дәүран орыша-орыша артка чикте һәм, кисәк сикереп, каршы якка күчте. Азат аның артыннан ташланды һәм бушлыкка туры килеп, түбән очты. Аның яман тавышы тирән баздан ишетелгәндәй хан колагына иреште. Сәлим ханның тез буыннары бушап китте, ул дивар буйлап ишеккә таба шуыша башлады. Әмма бер ыргылуда оста Дәүран ишек янына килеп басты. Ул ханны караңгылыкка этеп җибәрде, хан башы белән таш диварга бәрелде һәм ыңгырашып артына утырды.
Оста Дәүран тибеп ишекне ачты һәм ярсулы тавыш белән:
– Туганнар, коралга! – дип кычкырды.
Шуннан соң ишегалдында мәхшәр башланды. Кирмән эче умарта күче кебек гөжли, җан ачу белән кычкырган тавышлар манарага кадәр җитә иде.
– Ханиям, – диде оста Дәүран. – Әле соң түгел. Ирек, ирек бирегез!
Сәлим хан торып басмакчы итте, әмма яңадан утырды. Оста Дәүран ишекне ачты, хан янына килде:
– Ирек, ирек ышандырдыгыз ич, ханиям! Үтәгез биргән вәгъдәгезне!
– Әйт әле, оста, төшемдәме, өнемдәме бу хәл?.. Мин кайда?..
Сәлим хан күтәрелеп түшәмгә карады, ачык ишектән төшкән яктылык урталай ярып салган имән бүрәнәләргә төшкән, ишегалдында яман тавышлар яңгырый, манара эчендә мәчеләр чинашкан, бүреләр улаган, козгыннар каркылдаган шау-шу тулгана. Әллә соң чынлап та шайтан үзе торамы монда?.. Нигә килде ул бирегә?
– Ханиям, ирек бирегез, ирек!
Шулчак ишектә кораллы азатлар күренде, алар артыннан кулына кылыч тоткан әмир Хаҗи килеп керде, ул үзенә таба ыргылган оста Дәүранның кылычын бер селтәнүдә бәреп төшерде дә азатларына:
– Бәйләгез кулларын! – дип боерды. Шуннан соң әмир Хаҗи дивар буендагы атасы янына килде, күзләренә карады.
– Калдыр мине, углан, калдыр… – Шунда, кисәк исенә килгәндәй: – Оста Дәүранны тотып бәйләгез. Үтермәгез! Ул миңа исән хәлдә кирәк, исән. Ташчылар баш күтәрде. Барысын да елгага, елгага! Котыртучы оста Алпар угланы Дәүранны сак астында Бөек калага озаттыр!
Хан шулай диде дә ишеккә юнәлде. Шайтан каласындагы суеш-кырылышны Болгар халкының күбесе белми дә калыр, әмма биредә булган хәлне Сәлим хан гомере буе онытмас, онытырлык итмәделәр коллары – аңардан дер селкенеп куркып кала торган коллары.
Сәлим хан әкрен генә ишегалдына чыкты һәм, кадалып, суелып яткан мәетләргә абына-сөртенә, болгари итеген канга буйый-буйый, елга ягындагы капкага таба атлады. Берәү дә аны тотмады, туктатмады, берәү дә ярдәм итәргә дә кыймады, чөнки йөз азатыннан берәү дә исән калмаган иде, әмир Хаҗиның азатлары исә олуг ханга ярдәм итәргә кыймадылар. Асылма күпергә җиткәч, ханга ат бирделәр, кемдер атланырга ярдәм итте. Сәлим хан берәүгә дә күтәрелеп карамады, күпердән чыгуга, атын Бөек кала тарафына борды. Берара киткәч кенә әмир Хаҗи җибәргән ике азат ханны куып җитте һәм бераз кала төшеп илбашына иярделәр.
Әмир Хаҗи баш күтәргән ташчыларга җәзаны үзе бирде. Башта ул аларны бер бауга тезеп бәйләтте, аннары әсир ителгән ташчыларны текә яр буена илттерде. Шуннан беренче әсирнең башын кистереп, яр астына атарга боерды. Башы киселгән мәетләр берсен берсе тарта-тарта аска тәгәрәделәр, боларның барысын да кыю остага күрсәтеп торды әмир Хаҗи. Баш күтәрүчеләрнең барысы белән дә шулай булачак дигәндәй, әсир ташчының башы киселгән саен остага әйләнеп карады. Дәүран кычкырмады, йөрәгенә кан сауган хәлдә бары тик чәчрәп кан чыкканчы иреннәрен чәйнәде.
Нәүбәт оста Дәүранга җитте. Барысын да үз күзе белән күрде, аның да башын кисәрләр, гәрчә атасы моны кылмаска, останы Бөек калага озатырга кушса да. Әмир Хаҗи тилмереп үлем көтеп торган оста ягына карап торды.
– Нәүбәт сиңа җитте, – диде ул һәм, җансакчыларына борылып: – Останы исән-сау башкалага илтеп, атам кулыңа тапшырасыз! – дип китеп барды.
Дәүранның кулларын каерып артка бәйләделәр, атка атландырдылар да Бөек калага алып киттеләр.
Шайтан кирмәнен торгызырга киткән меңнән артык ташчыдан Бөек калага бары тик бер оста Дәүранны гына алып кайттылар. Ир-канатларын каршы алырга чыккан хатын-кызга Сәлим хан:
– Ирләрегезне баш күтәрергә котыртучы оста исән. Ә менә ирләрегезгә җан тәслим кылынды, аларны котыртучы останы зинданда черетәчәкмен. Йөз азатым Шайтан каласында ятып калды. Урыннары оҗмахта булыр, изге юлда шәһитләрдер. Ә менә котыртучыга каһәр! Каһәр укыйм!
Ярсынган хатын-кызлар остага ташландылар, ат өстеннән йолкып алдылар, чыр-чу килеп изәргә тотындылар. Хан җансакчылары останы көч-хәл белән үчкә тилмергән хатын-кыз кулыннан йолып алдылар, хан зинданына илтеп яптылар.
Останы сакларга Сәлим хан үзе азатлар тапты. Дәүранны күз карасы кебек сакларга кушты. Сабый чактан ук төрле йолаларга, сихерче, күрәзә хикмәтләренә ихластан ышанган Сәлим хан, оста Дәүран гомере чынлап та үзенең гомере дип уйлап, иң алдан җәзаланырга тиеш кешене йолып калды.
Гәрчә угланы әмир Хаҗи, мең азаты белән килеп, ханны үлем тырнагыннан алып калган булса да, ата кеше угланына Шайтан каласында булган хәл өчен ризасызлык белдерде.
Моннан соң шактый гомер узса да, Сәлим хан оста Дәүранны зинданнан чыгармады, гәрчә кызы Назлыгөл, төрмәгә кереп, аны күргән икән, дисәләр дә, һичнинди чара күрмәде. Бу хәбәр аңа соңрак иреште, бәлкем, шуңа кул селтәгәндер, кыз хәсрәте хәсрәт түгел иде, күңел башканы тели – яңа кала салу кирәк, урыс кенәзләре әнә яулап алган җир саен кала утырталар, чиркәү күтәрәләр. Яңа кала салу теләге күләгәдән мөлдерәп торган кояшка чыкты, бу хакта уйлана торгач, күңеле теләмәсә дә, өлкән угланын чакыртырга булды. Аннары угланны камнар белән дә аралаша дип сөйлиләр, гайбәтме, искән җилгә ияреп йөргән яман сүзме, шуны да беләсе килә иде.
Ага Базарда күренгән һәр кам үзен нигәдер Болгар-ата дип атый икән. Угланы тәхет ягына килеп керүгә һәм хәл-әхвәлләр сорашуга, Сәлим хан аңа шул сөальне бирде.
– Белмим, атам, – диде әмир Хаҗи. – Күргәнем булмады.
– Болгар-ата дигән камны еш кына Шайтан каласында була диләр. Хакмы шул? Кала синеке, кирмәнеңдә бер булмасаң, бер буласыңдыр?..
– Иген-кырым таптамый, кешегә зыян китерми, килә-йөри бирсен. Изге кам халык өчен табибтыр.
– Миңа җиткерделәр, углан, Шайтан каласы нигезенә Болгар-ата үз-үзен корбан иткән, имеш. Хакмы шул, булган хәлме, күргәнме берәрсе? Күрсә, исбатлый аламы?
– Бу хакта, белсә, зинданыңда утыручы оста Дәүран беләдер, атам. Кирмән-калага нигез казытучы ул булды.
– Хикмәт, бернәрсә исемә төште әле, борынгы бабаларыбыз яңа салынасы кала нигезенә хан нәселеннән углан корбан иткәннәр, күл-елгасына алтын казан ташлаганнар, диләр. Имеш, шунсыз кала кыска гомерле була, дошман кулына күчәдер.
– Гафил булган бабаларыбыз, атам. Бу хакта шәех ишетсә, гафиллегебезне бөтен дөньяга таратыр. Мин, атам, Болгар-камның үз теләге белән кала нигезенә кереп ятуына ышанмыйм. Камнарның күбесе күрәзәлек кыла, күз буа, бәлкем, кереп яткандыр да, иллә чынында исә читтә басып торгандыр. Кам халкы хикмәтле халык, тәмләп сөйләшәләр, юкка да ышандыра алалар.
– Шәех Игәнәйдә минем эшем юктыр, углан. Иллә бабаларыбызның салынасы яңа кала нигезенә адәм баласын корбан итүләре булган хәлдер, күл-елгага алтын казан ташлаулары да. Син мине, углан, шәех Игәнәй белән куркытма, аның кылган гөнаһларын бизмәнгә салсаң, борынгыларныкын күмеп-изеп китәрдер, – диде Сәлим хан, угланына канәгатьсезлек белдереп. – Ярый, анысын куеп торыйк. Илче Садакны да йомдыгыз, кем үтерде? Дәшмисең? Һе, бу хәл кыргыйлык түгелме, гафиллекнең чарасы түгелме?.. Ни син, ни вәзир ул хакта, ичмасам, бер кәлимә сүз сапласагыз иде. Хуш! Куеп торыйк аларын. Минем бүген менә нәрсә хакында беләсем килә, углан. Нигә Шайтан манарасына кергән бер кешене елга буеннан табып алалар? Исән-имин көе түгел, мәет хәлендә. Кем эше бу? Кирмән синеке, тирә-яктагы карурман синеке… Син әүвәл миңа ул манараның серен ачып бир. Киңәшем шул булыр сиңа: кайт та бер азатыңны Шайтан манарасына кертеп җибәр. Исән-имин әйләнеп чыкса, миңа китер, инде ул-бу була кала икән – кадерләп күмдер. Шуннан соң миңа килерсең.
– Барысын да сез дигәнчә итәрмен, атам.
– Кисәтәм, углан, бу хакта берәү дә белмәсен, бер җан иясе дә…
Атасы яныннан сарайдан чыгуга, әмир Хаҗи Шайтан каласына чапты. Анда кунды да, көн тууга, әле яңарак кына кирмән сакларга килгән азатны үз янына чакыртып алды:
– Егетем, бүген кич, кояш баегач, Шайтан манарасына менәрсең. Бар нәрсәне дә карап, күреп чык. Әүвәл өскә күтәрел, Чулманның түбән һәм югары якка хәрәкәт иткән корабларны күзәт. Санын яз. Ничә кораб түбән төшә, ничәсе югары күтәрелә…
Кич якта әмир Хаҗи яшь азатны үзе Шайтан манарасына кертеп җибәрде. Янында басып торган юлдашына:
– Менә нәрсә, каравылбаш, азатның анда кереп китүен син күрмәдең, мин дә күрмәдем. Бу хакта телең тешлә, озын тел белән бергә баш дигән нәрсәнең дә өзелеп очуы бар.
Каравылбаш барысын да аңлады, әмиренә сорау да биреп тормады.
Икенче көнне, кояш чыгуга, яшь азатның үле гәүдәсен елга буеннан табып алып кайттылар. Суга батып үлүчеләр булгалап тора иде, шунлыктан иш азатлары бу хәлгә бик үк игътибар итмәделәр, белепме, мондый хәлләргә гадәтләнеп баралар иде инде.
Икенче көнне әмир Хаҗи сарайга чапты һәм, атасы Сәлим хан каршына килеп басуга:
– Атам, азатның гәүдәсен иртәнге якта елгадан табып алдылар, – диде.
Сәлим хан тәхетеннән торды, ишекле-түрле йөренергә кереште. Ул әлегә кадәр оста Дәүранны нәрсә эшләтергә белми иде, җае чыгып торуга кинәнеп куйды. Останы угланы әмир Хаҗига бирергә. Кертеп җибәрсен Шайтан манарасына. Исән-имин чыга икән, димәк, манарада бернинди шайтан да юк. Инде үтерәләр икән… Йа Хода, әйткән сүзе хак булып, оста гомере аның гомере булса?..
– Останы миңа бирсәгез икән, атам, – диде әмир Хаҗи, атасының кем турында уйлавын белгән сыман.
Сәлим хан угланына гаҗәпләнгәндәй итте, әмма сер бирмәде.
– Халык ни әйтер соң?
– Мин аңардан яңа кала салдырам, тиңе булмаган кала.
– Идел буенамы?
– Әйе.
– Әүвәл вәзир Исхак кайтсын, мин аны яңа калага урын сайларга җибәргән идем, – диде хан.
– Кайтсын, – диде әмир Хаҗи, килешеп. – Ә останы алып китә торыйм. Сызымнарны эшли торыр.
– Алып китәрсең, – диде Сәлим хан. – Тик исеңдә тотсаң иде: кайда гына яшәмәсен, ниләр генә кылмасын, оста исән булырга тиеш. Ул минем колымдыр.
– Башыннан бер бөртек чәче дә төшмәс, атам…
10
Бер атнадан соң хан зинданында ятучы оста Дәүранны ун азат белән Кашанга алып киттеләр. Барысы да күрделәр останы алып киткәнне. Сарай болдырына чыгып, хан кызы Назлыгөл озатып калды. Оста Дәүран, хан сарае күздән язганчы, каерылып-каерылып, шул якка карады. Сак астында алып кайтса да, әмир Хаҗи останы зинданга япмады.
– Иртәгә үк яңа калага сызымнар сыза башлыйсың, – дип, кайчандыр кәтиб Хафиз яшәгән бүлмәдән урын бирде.
– Мин башта яңа кала салынасы төбәкне күрергә тиешмен, әмир, – диде оста.
Әмир Хаҗи баш Бачманны чакыртып алды һәм останы аның белән яңа кала салынасы төбәккә җибәрде. Киткәндә әйтте:
– Оста сызымнарны Казан кирмәнендә эшләр, баһадир. Үзенә аерым өй бир, күзәт, тәрбияле тот, күз-колак бул.
– Баш өсте, әмир, миннән качмас, миннән качкан кеше тумаган әле, – диде, Бачман баһадир, мактана төшеп.
– Белеп торсаң иде, баһадир, оста Дәүран качкын түгел. Ул беркая да качмас, кала сала башлауга, мин аңа ирек бирәчәкмен, – диде әмир.
– Ә-ә, – дигән булды баһадир Бачман һәм юлга җыена башлады.
Бер айдан Казан кирмәненә килгән әмир Хаҗи Дәүран останың сызымнарын күрде дә, искиткеч дәрәҗәдә канәгать калып, кулыннан килгәнчә атасының колына ярдәм итәргә булды.
– Син миңа бик күп игелек кылдың, оста. Шайтан манарасы өчен дә, инде менә яңа кала сызымнары өчен дә мең рәхмәт!
– Атагызга «минем гомерем – сезнең гомерегез» дип әйтергә өйрәтеп, сез үзегез зур игелек кылдыгыз, әмир. Ләкин мин…
– Мин беләм, ташчыларың өчен син миңа ачулыдырсың, иллә минем башка чарам юк иде. Алар барысы да манараның ничек төзелгәнен беләләр иде. Мин сиңа, оста, ирек бирергә булдым.
– Атаң миңа ул ирекне «бирде» инде, әмир. Рәхмәт аңа.
– Вәгъдәне сиңа акылына җиңеләя башлаган атам түгел, әмир Хаҗи бирә!
– Кем ул әмир Хаҗи? Сәлим хан угланымы?! Меңләгән ташчымны елгага башларын чабып ташлатучымы?! Шул кеше ирек вәгъдә итәме миңа?!
– Дуамалга – йөгән, усалга битлек кигезерләр, ди, оста. Ирекне мин сиңа хәзер үк бирә алам.
– Мин коры сүзгә ышанмый башладым, әмир. Коры кашык авыз ертыр, диләр. Миңа ирек бирүең хак булса, мөһерең сугып, язу язып бир. Мин биргән вәгъдәләргә ышанмый башладым. Ирек бирсәгез генә кала салырга керешермен, әмир.
– Башта эшең күрсәт, оста, эшең. Һич югы, сараема нигез сала башла. Шул булыр сиңа әмир Хаҗи сүзе!
Оста Дәүран аягүрә басты, әмиргә түбәнчелек белән баш иде. Әмир Хаҗи, оста егеткә күзен текәп, «Үҗәт, кыю, тәвәккәл, горур, матур кеше. Анам «Назлыгөл ошбу остага гашыйк» дип сөйләгән иде, чын булып та куюы бар» дигән нәтиҗәгә килде.
Ил-дөнья гизгән бер дәрвиш Хаҗига хикмәтле сүз әйткән иде: «Һөнәр иясе буларак һәр оста үз-үзенә хан, акыл ияләре буларак без үз-үзебезгә хан». Дәшмә остага. Кешене изге юлга салу аны юлдан яздыруга караганда мең тапкыр кыенрактыр. Кем әйтмешли, шәүләне турайту өчен, иң әүвәл шәүлә ясаучыны турайтырга кирәктер.
Ике көннән әмир Хаҗи оста Дәүранга ирек бирде. Мөһер әмирнеке иде. Оста Дәүран тамга-язуны кулына алды да бик озак битенә каплап торды, аннары түшенә яшерде, шуннан соң гына әмиргә баш иде.
– Оста, син бүгеннән ирекле кеше!
– Мин сезгә бурычлымындыр, әмир. Вәгъдә иткән каланы күтәрергә иртәгә үк керешә алам.
– Бик әйбәт, – диде әмир. – Әзерләнеп тор.
Тагын өч көннән аны яңа кала салынасы урынга алып киттеләр. Иделнең сул ягында таудан меңләгән ташчы таш чыгара иде инде. Бер атна дигәндә янә меңләгән ташчы килде. Дәүранның йөрәге кысылып куйды. Алар арасында коллар да бар иде.
Әмир шул төбәккә килүгә, Дәүран аның аягына төште:
– Әмир, колларга ирек бирегез, мин кол ташчылар белән эшли алмыйм. Колчура эш кешесе түгел, аз түләсәң дә, иректә эшләтү мең тапкыр кулайрак. Калагызны тиз күтәрергә телисез икән, тыңлагыз останың зарын!..
Әмир Хаҗи бераз гаҗәпләнде дә, бик үк аптырамады да, хаклык остада иде. Кол тырышып эшләми, коралларны вата, иренчәк йөри.
– Ярый, син дигәнчә булсын, оста. Иртәгә җыен җый! Шунда әйтермен сүземне.
Оста Дәүран чак кына кычкырып җибәрмәде, әмма тәҗрибәсе бар иде инде, әүвәл башта колларны азат итсен, барысына да ирек бирсен.
11
Көтмәгәндә килеп кергән Бачман баһадирга әмир Хаҗи хәтта күтәрелеп тә карамады. Әмирнең тез өстендә кече угланы Җаббар утыра һәм углан иҗекләп китап укый иде. Бала тотлыгып калганда, ата кеше сукранып ала:
– Гали абыең синең кебек чакта шартлатып укый иде инде, син әле һаман әлифне таяк дип белмисең, – диде әмир Хаҗи һәм ишек төбендә басып торучы баһадирга күтәрелеп карады: – Йә, нинди йомыш китерде баһадирны?
Бачман баһадир авызын да ачарга өлгерми калды, углан, кычкырып:
– Тимер тапкан тилмермәс, бала баккан көн күрмәс, – дип әйтеп салды.
– Хак әйткәннәр бабайлар, – диде әмир. – Бала баккан көн күрмәс. Әй, кем бар анда, алыгыз угланны! Йә, ни йомыш төште, баһадир, әмиреңә?
Бачман баһадир асрауның угланны алып чыгып киткәнен көтеп алды да бер урында таптанып калды. Әмир аны ашыктырмады, аякларына кеш тиресеннән тегелгән юрганны ябып, янә баһадирга бакты:
– Әллә нигә тезләр өши, кыш көне ауда салкын тиде, ахры. Чәчкә-ананы чакыртасы иде дә, һаман җае чыкмый тора. Аның кулы шифалы, җиңел була торган иде… Кала ничек анда, баһадир, ташчылар ничек эшлиләр? Ирек, ирек дип лаф ордылар, инде ирек тә бирдем үзләренә. Ничегрәк эшлиләр, күтәреләме кала?
– Ай үсәсен көн үсә кала, әмир.
– Яхшы, йомышың әйт, баһадир!
– Әмир, чынмыдыр, ялганмыдыр, сеңлем Зәйтүнә Шайтан каласына йөри икән дигән гайбәт җиткерделәр.
– Йөрүе гайбәт түгел. Шуннан ни?.. Тик йөрсен…
– Әмир, кыз бала ла ул. Шайтан кирмәнендәге азатларны беләм мин, тешләк халык.
Әмир Хаҗи көмеш кыңгыравын зеңләтте.
– Ни булды, әмирем? – дип, хатыны Акбикә килеп керде. Шулай диде дә ишек төбендә басып торучы баһадирны күреп, авызын яулык очы белән каплады.
– Зәйтүнә һәр көнне кая югала, бикә?
– Урманга җиләккә йөри, әмирем. Тубал-тубал җиләк җыеп алып кайта.
– Үзе генә чыгамы, сак беләнме?
– Әмирем, урманың Йомагыл тарханың саклый түгелме соң?
– Таптың урман саклый торган кеше, бикә. Ясавылның кул астында алты-җиде азат, тархан Йомагылны бер азат озатып йөри. Кая гына өлгерсен ул. Ясавылның Зәйтүнәне каравыллап йөрергә вакыты юк. Бикә, Зәйтүнәгә әйт, моннан соң ялгызы гына урманга йөрмәсен. Әллә кемгә очрап куюы бар. Мин беләм, Зәйтүнә бернәрсәдән дә курыкмый, уктан ала башласа, мәргәннәрең бер якта торсын, кылыч белән дә ару гына селтәнә икән. Аннары, килешми кыз балага берүзенә урманга йөрү, кешедән яхшы түгел. Башкодалар килеп тора, әллә ни уйлаулары бар.
– Мин алай дип әйтмәс идем, әмирем, болгар хатыннары гомер-гомергә урманга җиләккә йөргән.
– Җиләккә йөрсен, бер сүзем дә юктыр. Шайтан каласына нигә бара, ни калган аңа анда, менә шуны бел син, бикә. Кая соң әле үзе – Зәйтүнә?
– Иртәнге якта ук урманга җиләккә дип чыгып киткән иде.
– Тагын җиләккә! Әйттем бит инде, килешми аңа япа-ялгыз җиләккә йөрү…
– Син алай ук кырт кистереп куйма әле, әмирем, ярамый, дип. Беләсең килсә, борын заманда туран хатын-кызлары ирләре белән бер сафта дошманга каршы орышканнар.
– Сеңлемне ук атарга, атта йөрергә бик яшьли өйрәткән идем, әмир, – диде Бачман баһадир.
– Мин, әмирем, Зәйтүнәгә көнләшеп карыйм. Тели – урманга җиләккә чыгып китә, тели – Шайтан каласының могҗизаларын күреп кайта. Ул кирмәнне минем төзелеп беткәннән бирле күргәнем юк. Манарасы биек икән. Өске мәйданчыгыннан карасаң, дөнья читләре күренерлек икән, ди. Барасы килә шунда бер…
– Бик барасың килсә бар, күр, кара. Әнә баһадир озата барыр, – диде әмир Хаҗи битараф бер рәвештә.
Акбикә баһадир ягына сирпелеп алды, тегенең ризалыгын сорагандай итте, әмма баһадирның ризалыгы йөзенә үк чыккан иде.
– Рәхмәт, әмирем, игелегеңне онытмам, – диде бикә.
– Тик бүген түгел, бикә. Бүген анда мин үзем барып кайтам. Тимерче Әхмәт ямьсезләнә башлады. Алачыгына Яким Күчтем сәүдәгәрнең энесе Апанайны алган, углы Бәкерне урыс кызына өйләндергән, өйләндермәкчеме, ди. Чынлап та шулай булса, зинданга ябам мин аны. Кырын эшләре расланса, дим, ике дә уйламый ябам.
– Анысы синең эшең, әмирем, – диде бикә һәм, баһадирга таба борылып: – Барыр көнемдә үзем хәбәр иттерермен, баһадир, – дип чыгып китте.
– Әмир, саксыз юлга чыкмагыз, урманда ишләре белән Җик Мәргән яши икән дигән сүз йөри.
– Булмас, ышанасым килми, баһадир. Тубыкбай энесе Җик Мәргән качкын? Минем урманда йөрсә, бер күренмәсә, бер күренер иде.
– Адәм баласы бүредән дә сизгеррәктер, әмир. Алайга калганда, минем дә шигем бар. Җик Мәргән саллы егет иде, хан кулыннан Мәргән атын алган кеше. Нигәдер минем дә ышанасым килми килүен дә… Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән.
– Абыйсына муен бирмәгән Җик Мәргәнгә ни кирәк булды икән безнең урманнарда? Мин кайчак шиккә калам, баһадир, кызларны да шулар урламыйлар микән? Ике айга өч кыз юкка чыкты, ни мәетләре, ни үзләре дигәндәй.
– Кызларны Үргәнеч сәүдәгәрләре урлыйлар, әмир. Урлыйлар да Олуг Мөхәммәт куштаннарына саталар. Безнең ак тәнле кызлар Үргәнечтә бәһале.
– Шулай ук Олуг Мөхәммәт кешеләре микәнни? Илчесе өчен үч алуымы? Һич булмас димә, бик ихтимал хәл. Тик кем хәбәр итеп тора микән аңа? Димәк, сәүдәгәрләр арасында Олуг Мөхәммәтнең үз кешеләре бар. Таймас баһадир ни карый микән соң?
– Туры килсә, Таймас баһадир үзе сатып җибәрәчәк кызларны, әмир.
– Бик ихтимал, бик ихтимал, эчә, азгын, әмма атама ярый белә, төче телле, юмакай, юха җылан кебек. Ярый, анысы икенче мәсьәләдер. Җик Мәргәннең безнең урманнарда йөрүен атам белә микән, юкмы икән?
– Юк сүздер, әмир. Җик Мәргән алай йөрмәс шикелле миңа.
– Ярый, баһадир, мин Шайтан каласына киттем, үзем белән тимерче Әхмәтне дә алырмын. Углы Бәкер ни кырып ята икән анда. Каяле син, бусагабаш, Җирән Кашканы иярлә. Көнендә әйләнеп кайтырга исәбем.
Әмир Хаҗи Бачман баһадирның киңәшен тотмады, сакны гадәттәгечә алды – ун азат. Башта әмир Әхмәт алачыгына юнәлде, Тимерче Әхмәт Кашанда зур алачык тота һәм углы Бәкер ясаган чуенны тимер итеп тирә-юньгә сатып ята иде. Игенчеләргә, авыл халкына корал, сабан-тырма, сука, балта, чүкеч, чөшлегә кадәр ясый иде Әхмәт. Аның янында һәрчак сәүдәгәрләр булыр, шунда ук әмирнең казнабашы – корал сатудан җыелган акчаның уннан бер өлеше әмир казнасына керергә тиеш. Тимерче Әхмәт эшкә ныклап кереште, чит илләргә тимер сата башлады. Көннән-көн тимерчене күзәтү авырая, ул күрәләтә мөстәкыйльлеккә омтыла иде.
Тимерче алачыгына әмир ун азатын ияртеп килеп керде. Алачык капкасын әмиргә киереп ачтылар. Тимерче Әхмәт алачыгын биек дивар белән уратып ята, капкалар утыртып, сакчылар куймакчы икән. Тимерче Әхмәт кул астында меңгә якын кеше эшли, коллар тотмый, файдасы юк, дигән була. Әхмәт һәммә эшчесе белән дә уртак тел таба белә, осталыгына карап хезмәт хакын түли, кирәк икән, өй салырга да ярдәм итә, диләр. Әмир Хаҗи, гомумән, тимерчеләр, һөнәрчеләр белән кызыксынмады, казнабашы җыем һәм салымнарны төгәл үти, кул астындагы җиде-сигез кеше белән барысына да өлгерә иде. Шул ук вакытта еш кына нәкъ менә тимерче Әхмәттән зарлана иде. Имеш, алтынны капчыклап йөртә, әмир казнабашын санга сукмый. Әмир Хаҗиның Әхмәт эшенә кысыласы килмәсә дә, ул кул астындагы кешесенең узынуын, үзбаш хакимлек итүен ошатып җиткермәде. Килүе шуның өчен иде, әмма аның тимерче белән бәхәскә керәсе килми иде. Эшләгән кешегә аркылы төшмиләр, туры кеше буларак, бәлкем, Әхмәт казнабашка кул очына бирмәгәндер, шуннан зарлана, шуннан бу адәм турында коткы таратадыр. Мәгәр, дөрес булмаса да, ул әмир иде һәм үзенең хакимдарлыгын сиздерәсе килә иде. Ишегалдына килеп керүгә, әмир туп-туры бер читтәрәк торучы тимерче останың өенә таба юнәлде. Өй янына җитүгә, сикереп атыннан төште, тезгенен җансакчысына ташлады да, болдырда басып торган тимерчене күрмичә (дөресрәге, күрмәмешкә салышып), өйгә узды.
– Көтмәгәндә-уйламаганда, әмирем! – диде аның артыннан ук ияреп кергән тимерче Әхмәт.
– Хәлләр иминме, оста?
– Аллага шөкер кылып яшим, әмирем. Сукранасым килми, сукранып караган чакларым да булды, сукыр бер тиен бирүче дә булмады. Бир дигәнгә кеше саңгырау лабаса.
– Чуен күп кайтамы алачыкка?
– Җитәрлек кебек болай. Рәхмәт углыма, тырыша.
– Владимир кенәзенә ничә олау тимер озаттың инде?
– Казнабашы да, тарханың да язып бара, әмир. Беркөннәрне Яким Күчтем килгән иде, атасы утарына шундый алачык салмакчы икән… Ни диим, ярдәм итәрбез, дидем. Күрше ләбаса. Товар ише. Ярдәм итми ярамый. Әйттем, безнең әмир киң күңелле кеше, каршы төшмәс, дидем. Килеште. Кинәнде, акчаны мул түләде.
– Аннары энесе Апанайны калдырып китте, шулаймы?..
– Апанайга сүз юк, әмирем. Әйбәт кеше. Тәресен өзеп атты, мәчеткә йөри, тимерче булмакчы.
– Сиңа нинди бүләкләр китерә инде Яким Күчтем сәүдәгәр?
– Углыма каравыш кыз китергән иде, углым күрде дә гашыйк булды, өйләнештеләр, килен кеше такы-токырак сөйләшсә дә, үзара чөкердәшеп яшиләр. Менә синнән фатиха алырмын дигән идем шуларга, соң булса да уң булсын дип.
– Хәйләкәрсең, Әхмәт. Әй хәйләкәрсең… Ходайдан да курыкмыйсыңмы? Шәех Игәнәй ни әйтер? Никах, никах укыттыңмы балаларыңа?
– Игәнәй – Бөек калада, без – монда. Ә монда, әмирем, безнең өчен хан да, шәех тә сездер. Ышанмасагыз, Коръән тотып ант итәм, барысы да шулай ди. Кайчан әмиребез акылы җиңеләя башлаган Сәлим ханга баш июдән туктар икән, диләр. Хак әйтәм, әмирем.
– Ялгышма, тимерче. Атасына хыянәт иткән бала игелек күрмәс, диләр. Шәех Игәнәй ил башында тормаса да, дин башында тора. Ни сөйләгәнеңне шәйлә бераз, оста. Бу сүзләрең атама җитсә?..
– Кичер, әмирем, мин кеше әйткәнне генә әйтәм, кеше сүзе кеше үтерер, диләр, хак икән.
– Ярый, куеп торыйк ул хакта. Яким Күчтем сәүдәгәр Шайтан каласына бармакчы иткән икән, тархан җибәрмәгән, хакмы шул?
– Сорады, ялынмады, бары тик сорады гына, иллә алай бер дә барам дип бәргәләнмәде, әмирем, языклы буласым килми.
– Каравыш кызны Шайтан каласына үзең илттеңме, углың кайтып алдымы?
– Үзем илттем, әмирем. Сылу бала. Мәгәр, әмирем, минем малай да төшеп калганнардан түгел, кыз углымны күрде дә комачтай кызарынды. Көтмәгән икән шушындый сынбатлы егеткә тап булырмын дип. Каравыш кыз бит. Кыз да бер кашык су белән кабып йотарлык. Кавыштылар, каршы килмәдем. Яким дә канәгать калды. Кимсетәсем килмәде, сер булса да әйтим инде, ул кыз бала аның асраудан тапкан үз кызы икән, әмирем. Әмма бала белми икән. Менә шундый хәлләр безнең, әмирем. Әнә шулай Яким Күчтем белән кардәшләшеп киттек. Апанай турында әйтеп тә торасы юк инде, үз малаем кебек күрә башладым үзен. Никахны укытырбыз аны, әмирем. Никах ни ул, саф мәхәббәткә никах өч тиен бакырдыр. Мәхәббәткә үлем куркыныч, әмир, үлем. Кирәк дип табалар икән, мәчетенә дә, чиркәвенә дә барырлар. Кызның да күңеле булыр, егетнең дә.
Ул арада озын өстәлгә ике савыт әче бал китереп куйдылар. Әмир Хаҗи савытны күтәреп эчеп куйды да, мыекларын сыпырып:
– Һэ-һэ, балыңны кем ясый, бигрәк усал, бигрәк татлы? – дип сорады.
– Чирмеш карчыгы. Алтын куллы карчык, белмәгәне юк.
– Оста, бик күп яңалыклар сөйләдең, рәхмәт сиңа, балың өчен дә рәхмәт. Иллә бер бөртек гөнаһың булмаса да, мин сине бүген зинданга ябам.
– Йа Раббым, әмирем! Синең алда гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында да гөнаһым юктыр шикелле. Әйе, һич югы, сәбәбен әйтер идең?..
– Мин моны чуен кою сере Яким Күчтем сәүдәгәр кулына күчмәсен дип эшлим, оста. Ишетсеннәр, шаукымы Владимирга барып җитсен… Ә хәзер… – диде әмир Хаҗи һәм алдындагы бал савытын этеп җибәрде, – җыен, Шайтан каласына барып кайтабыз.
– Баш өсте, әмирем.
Әмир Хаҗи ишеккә таба атлады, оста янына ярдәмчесе килде, сак кына иңенә кагылды.
– Йөзбаш керсен, тиз йөр! – диде оста Әхмәт җитди төстә.
– Мин монда, иям! – дип килеп керде йөзбаш.
– Әмир мине Шайтан каласына алып китә. Азатларың ал да, бераз кала төшеп, артыбыздан бар!
Аннары Әхмәт өс киемнәрен алыштырды, болдыр янына ук китергән атка атланды да, чаптырып, капкадан чыгып барган әмирне куа китте. Аты тоягыннан чәчрәгән балчыкларга караганда, оста Әхмәт гаять тә ачулы, гасабилана, иллә бер дә куркып юлга чыкмый кебек иде.
Тимерче Әхмәт каланы чыккач кына әмир Хаҗины куып җитте.
– Һәй, әмир, янәшәңнән урын бир! – дип кычкырды ул, килеп җитәр-җитмәс.
Әмир янәшәсендәге ике азат читкә каерылдылар, оста Әхмәт, атын тыя төшеп, әмир белән янәшә атлатып бара башлады.
Әмир Хаҗи, останың бу кыланышына гаҗәпләнүен сиздереп, артына әйләнеп карады. Оста артыннан, бераз кала төшеп, йөзләп азат килә иде.
– Кемнәр болар, синең чирүеңме?
– Сезнекеләр, әмирем. Бүген мине саклыйлар, кирәк икән, иртәгә сезне. Хәер, кем ул азат? Кем күбрәк түли, шуны саклаучыдыр, әмирем. Тимерчеләре өчен борчылуларыдыр, әмир зинданга ябам дип янады бит, ишетеп тордылар.
– Минем ни теләгәнне аңламадың булып чыга, оста. Минем синең хакта кайгыртуым иде.
– Оста Дәүранны да, үзе турында кайгыртып, хан зинданыннан коткардыгызмы, әмир?
– Оста Дәүран ирекне алтын бәһасенә сатып алды дияргә була, – диде әмир Хаҗи, атын куалый төшеп.
– Ирекне сатып алмыйлар, ирекне яулыйлар, әмирем.
– Ирекне әле ничек кенә сатып алалар, оста. Ибраһим хан Бөек каланы саклап калу өчен Владимир кенәзе Юрий Долгорукка күпме алтын түли, аннары – атам. Ул гынамы, Китан атлы малаена сеңлесе Рокыяны биреп җибәрә.
– Үткән эшкә салават, әмирем. Мине бүгенгесе борчый. Шайтан каласына нигә бара икән әмирем?
Әмир Хаҗи җавап бирмәде, атына камчы белән сукты, туры айгыр кушаяклап алга ыргылды, иллә оста Әхмәт әмирнең атын бик тиз куып җитте һәм йөгәненә ябышты:
– Тпру-у, ашыкма, әмирем. Вәгъдәгезне бирегез, тимәссезме углыма?
– Мин углыңны яман эштән коткарырга дип барам, оста.
– Шайтан манарасына ябыпмы? Аннан берәүнең дә исән чыкканы булмады әле. Яшь азатны да кертеп харап иттегез. Аңа бит, сабыйга, яшисе дә яшисе иде, әмирем.
Әмир Хаҗиның оста Әхмәткә ачуы килә башлады, ул, өзәңгесенә басып, ияреп килгән тимерче азатларына күз төшереп алды. Шүрләве түгел иде, әмир Хаҗиның беркайчан да, беркемнән дә курыкканы булмады, бүген оста аның ышанычын какшатырга маташамы әллә? Ачу чыкмаслык та түгел, ат йөгәненә үк ябышты, ә күңел әмер бирергә, җәза кылырга күнеккән, куллар шуңа җайлашкан, теге вакытта коллар белән ни кылды – үкенмәде түгел, соңыннан бик тә үкенде, әмма хагы хак иде, җәза бирүдән дә туктала алмады. Аннары яшь азат… Хаклы оста. Аны анда кертеп җибәрергә хакы юк иде аның. Әмма кертми дә булдыра алмады. Ә бит белде үтереләсен, үзе үк әмер бирде. Останың кулына куй маенда кайнатылган камчы белән суга да ала иде, әмма кулы күтәрелмәде. Останың хәрәкәтендә хилафлык юк иде, ул аны явызлык кылудан тыярга тели, хәтта йөз азатын да алып чыкты.
– Синең углың Бәкер минем өчен иң кадерле кешеләрнең берседер, оста. Мин аны һәр тарафта да яклармын.
Әмир шулай дигәч кенә, Әхмәт көмеш тәңкәләр белән бизәлгән йөгәнне җибәрде.
– Мин сезгә ышанам, әмирем, – диде.
Ниһаять, алда Шайтан каласы күренде. Атларны куалый торгач, капкалар янына да килеп җиттеләр.
– Әй, кем бар анда? Асма күперне төшерегез, капкаларны ачыгыз! – дип кычкырды әмир Хаҗи.
Гадәттә, моны алдан килеп җансакчылары эшли иде, бу хәлгә кирмәндәге каравылбашы аптырый калды, үзе капка манарасына менеп карады. Чынлап та әмир кычкырамы, янәсе, һәм әмир Хаҗи икәненә инангач кына, асма күперне төшерергә, капкаларны ачарга боерды.
Шагырдап күпер төште, җилләнеп капкалар ачылды. Әмир Хаҗи, ат корсагына үкчәсе белән тибә-тибә, кабалана төшебрәк, күперне узды. Капкага җитүгә, каравылбашка:
– Минем җансакчыларым кергәч тә күперне күтәр, капкаларны яп! – дип боерды.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.