Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 47 (всего у книги 51 страниц)
Ялгызы гына калган мәлләрдә Дәүран, ата-бабаларның гореф-гадәтләрен дә әйтер идем инде, дип, үзен үзе орышты. Әйтик, ни өчен алар никах укымый гына кавышырга тиеш түгелләр икән? Ләкин шулай дип күпме генә сукранмасын, «йомышчысы» ягына керергә кыймады. Бер уйлаганда, әйтсәң кеше ышанмастай хәл иде бу, әмма хак – никах укытмыйча, ул аның янына керә алмый иде.
Әнә тулган ай да калыкты, керфекләр дә авырайды, күзләр камаша башлады. Йокларга вакыт, иртә кичтән хәерлерәк, ул аңа тиңсез мәхәббәтен иртәнге якта әйтер. Әйтер дә ничек тә булса шәех Тәтешне никах укытырга китерергә тырышыр…
Иллә Хода бар икән әле, көннәрдән бер көнне кич кояш баеп, эңгер иңгәч, аларның ишекләрен шакыдылар. Сәере шул булды: сорамый-нитми ишекне йомышчы малай ачты. Өйгә шау-гөр килеп өч азат килеп керде. Дәүран аларны шундук таныды, күрешергә дип каршыларына килде.
– Саумы-исәнме, Җик Мәргән, саумы-исәнме, Зәйтүнә ханым, саумы-исәнме, Артык! – диде Дәүран, һәрберсенең кулын кысып. Аннары Назлыгөлгә таба борылды да: – Табын хәстәрләсәк иде, Назлыгөл! – диде.
Назлыгөл аңа елмаеп карап алды да, Зәйтүнәне әйдәп, табын әзерләргә дип алгы якка кереп китте.
– Әллә безне танымый тордың инде, Дәүран? – диде Җик Мәргән, дивар кырындагы мендәргә кырын төшеп.
– Таныды, – диде Артык. – Таныды, әмма курка калды. Хан азатлары дип белде. Шулаймы?
– Булды андый хәл, күрү белән котым алынды.
Ул арада алгы яктан затлы хатын-кыз киеменнән Зәйтүнә белән Назлыгөл килеп чыктылар. Күрделәр дә егетләр кызларны, ачкан авызларын ябалмый тордылар. Йа Хода, гүзәллек иде кызларда. Хан кызын, хан кызын гына күр әле син: әле генә гелән малай кебек иде, хатын-кыз киемен киюгә – алиһә дә алиһә, бу да алиһә!
– Тә-тә-тә, – дип, яткан җиреннән сикереп торды Җик Мәргән. – Күр әле боларны, оста, дим, сиңа әйтәм, күр әле үзләрен. Бер кашык бал белән кабып йотарлыклардыр, билләһи.
– Бик телеңә салышасың, мәргәнем! – диде Зәйтүнә, янагандай.
– Бетте, бетте, карлыгачым, кара кашым, әйттем исә кайттым!
Дәүран Назлыгөлне янә хатын-кызлар киемендә күреп, тәмам дивана хәлендә калган иде. Үзе елмая, аннан башка берәүне дә күрми.
– Назлыгөл, Назлыгөлем! – диде ул, очып китәргә җитешеп. – Назлыгөлем-бәгырем!
– Җитәр, уятыйк моны, – диде Артык. – Әй син, оста, кара әле?!
– Тимә син аларга. Тиздән шәех килер…
Бары тик «шәех» сүзе генә оста Дәүранны айнытып җибәрде.
– Нинди шәех? – диде ул, кисәк туктап.
Ул туктауга Назлыгөл аңа килеп сыенды.
– Никах укырга шәех килә! – диде ул, пышылдап. – Синең белән миңа никах укырга!
– Сезгә дә, безгә дә икенче тапкыр укысын, – диде Җик Мәргән. Ул Зәйтүнәне кулына алды да әйләнә-тирәли йөри башлады.
Оста Дәүран каушый калган иде, кайсы шәех, дип сорады. Аңа кем никах укыса да барыбер түгелмени? Әйтик, аңа шәехнең бер мөриде дә бик җиткән. Ләкин кем булса да, аларга никах укучыны Сәлим хан дар агачына асар, астырачак. Бәлкем әле, алай мәшәкатьләнеп тә тормас, үзе үк кылыч белән урталай чабар!
– Табын янына утырыйк әле, дуслар! – диде Артык, – әллә нигә кәеф тә китеп тора. Кешеләр өйләнешә…
Артыкның сүзләренә шау-шу беләнме берәү дә игътибар итмәде, барысы да, түр якка кереп, киез өстенә җәйгән ашъяулык тирәли тезелешеп утырдылар. Дәүран барысына да чынаяк белән кымыз салып чыкты:
– Мәргәннәр, хәлләрегезне белеп бетермим, кичерә күрегез, йөргән кеше төрле хәлләргә дучар буладыр. Әмма сезгә булган хөрмәтемнең иге-чиге юктыр. Арагызда туганым да юк, чыбык очы булса да агай-энеләрем дә түгелсез, мәгәр безгә кылган игелегегезне мәңге онытмабыз. Ишетеп, күреп торабыз, сезгә дә җиңел түгел. Иллә сездән башка безнең беркемебез дә юктыр. Без Назлыгөл белән, икәүдән-икәү генә, җан иясе аяк басмаган утрауда калган кебек булдык. Менә сез килдегез дә, гүя күк капусы ачылды. Бүген мин бер нәрсәгә төшендем: бар икән минем туганнарым, бар икән агай-энеләрем. Алар – сез! Менә янәшәмдә Назлыгөлем утыра, җир йөзендә иң-иң якын кешем. Минем аны ничекләр көтүемне беләсез, хисләремне әйтеп тә тормыйм. Йөрәгеңне уч төбеңә салып бир дисә, билләһи, дип әйтәм, бирәм, чөнки аннан башка яшәү минем өчен мәгънәсез булыр иде, гәрчә кешеләрне куандыра ала торган өйләр, сарайлар сала торган сәләтем булса да. Хәзер мин бернәрсәдән дә курыкмыйм, үлемнән дә, әйе, үлсәм дә үкенмәячәкмен, чөнки сөйгәнем янәшәмдә. Ассалар да, киссәләр дә курыкмыйм, чөнки сезне күрдем. Сез миңа сөйгәнемне алып килдегез, бәхетле иттегез, сез минем өчен иң-иң кадерле кешеләрдер. Ант эчәм, борынгы бабаларыбызча эчәм, тәкъдир килеп үлем түшәгендә ятканда да күз алдымда сез булырсыз. Менә карагыз!
Дәүран кулына пычак алды, кулына чәнечте, канын чынаягына агызды да Җик Мәргәнгә бирде. Җик Мәргән үз чынаягына үз канын тамызды, Дәүранга бирде – барысы да ант эчтеләр. Хәтта хан кызы Назлыгөл дә бармагына пычак белән төртеп кан чыгарды, әмма авыртуга түзә алмыйча, башта бармагын авызына капты, шуннан соң гына, тегеңә һәммәсе дә елмаеп карагач кына, касәсенә кан тамчыларын тамызды. Дәүранына бирде. Дәүран – аның, ул Дәүранның кан катыш кымызын эчеп куйды. Эчеп куйдылар да хан кызы, керфекләрен еш-еш каккалап, Дәүранына карап тора башлады.
– Борынгы заманда бабаларыбыз сөннәр никахны шулай гына ныгытканнар – кымызга кан тамызып бер-берсенекен эчкәннәр дә мәңгегә кавышканнар, – диде Назлыгөл. – Анам түгел, моны миңа мөдәррисем кәтиб Хафиз сөйләгән иде.
– Мәргәннәр, мин азат түгел, кулымда кылыч урынына һәрчак ташкискеч булды. Җырымны да ташта таптым, мәхәббәтемне дә ташка бизәкләр төшергәндә очраттым. Ләкин бүгенге көнгә кадәр, ошбу якты дөньяда «бары тик сине генә яратам» дип әйтә алмадым. Бүген әйтәм. Мин хан кызы Назлыгөлне сөямен, үлепләр сөям. Мин аның өчен тиңе булмаган сарайлар, сезнең өчен дошман ала алмастай кирмәннәр салырга әзер. Хан колы түгел мин бүгеннән, сезнең колыгыз, дусларым! – диде кайнарланып киткән Дәүран.
– Минем дә әйтер сүзем бар, – дип, башын күтәрде Зәйтүнә.– Иманым камил, бүген шәех оста Дәүран белән хан кызы Назлыгөлгә никах укыр. Укыр бит, Җик Мәргәнем?
– Егет сүзе бер булыр! – диде Җик Мәргән, күкрәген киерә төшеп.
– Җигем, Мәргәнем, минем бу шәехтән дә никах укытасым килә, – диде көлә-көлә Зәйтүнә. – Арабыз ныграк булыр, ышанычлырак. Артык тотып китергән мөриднең коты алынган иде, миңа калса, рәтләп укый да алмады, куркуыннан булса кирәк, буташтырды. Аннары шәех кеше ышанычлырак та, Җигем, дим?!
– Бәй, мин разый, бик разый. Укысын, әллә ни сорамас, иншалла.
– Мин бикәдән ризалыгын алдым инде.
– Ә әмир, әмир Хаҗи?
– Әмир Хаҗи каршы булмас, Җигем! Шәехе үзенеке. Абам Бачман, әмир белән үзем сөйләшермен, диде.
– Килештек, укысын! – диде Җик Мәргән. – Бик шәп булыр. Ул-бу булса, никахны синең белән миңа укыттык диярбез, ә?..
– Җигем, бәгырем, алтыным син минем, кадерлем!
– Һай бу дөньяны, матур да яшәүләре! Артык, бир әле әнә теге думбраны, әнә, әнә, артыңда чөйгә элгән. Оста, синең тимерче Әхмәт углы Бәкерне күргәнең бармы? «Юк» димә, күргәнең бар. Әйе, Шайтан каласында. Менә шул егет каравыш кызга өйләнде, туй иттеләр. Югыйсә хан кызына өйләнердәй хөрмәткә ия кеше ич. Менә нишләтә мәхәббәт диюем адәм баласын! Башта җай гына сөйләшә дә белмәгәннәр икән, кулга-кул тотышалар да, күзгә-күз тик карашып торалар икән. Шуннан мин ул гүзәл затны күрдем. Чибәр, ягымлы, безнеңчә сөйләшә башлаган. Тордым да мөнәҗәт әйттем үзләренә. Менә хәзер сиңа әйтәм.
Җик Мәргән думбраны көйләп, башын кырын сала төшеп, күзләрен йомды, кылларга чиртеп алды:
Әй, остазым Дәүранҗан!
Казан, Идел буена
Кала сала икәнсең…
Кала гүзәл төбәктә,
Төрки халкым йөрәктә —
Нигезендә кем ята?
Хан оныгы Галидер…
– Миңа куркыныч, – диде Назлыгөл. Дәүран аны күкрәгенә кысты. – Туганым Галине кала нигезенә күмәргә атам фәрман биргән, диләр. Кем шул хакта белә?..
– Кала нигезендә бернәрсә дә юк. Хан мәчетен салганда, шундый гайбәт ишетеп, нигез казыганны үзем карап тордым, – диде Дәүран. – Юк сүз!
– Гали углан күккә аша ич! Аждаһаны туган төбәгеннән кам куа һәм ул, үч итеп, үзе белән хан оныгын да алып китә. Миңа бу хакта шул хәлне үз күзе белән күргән азат сөйләде, – диде Артык.
– Ә мин ул хәл турында бөтенләй башкача ишеттем, – диде Җик Мәргән. – Имеш, Гали угланны вәзир Исхак, чынлап та, кала нигезенә күмәргә иткән, әмма кам баланы кызганган да, хан оныгы урынына эт күмеп калдырган, ә Гали оланны ниндидер сәүдәгәргә кол итеп сатып җибәргән…
– Гали олан кала нигезендә ята, – диде Артык. – Азат миңа бу хакта антлар эчә-эчә сөйләде.
– Бу хәлнең асылын белсә кәтиб Хафиз беләдер, җәмәгать! Мәгәр ул берәүгә дә әйтми икән, хак хәлне, дим…
– Миңа әйтте, – диде Назлыгөл.
– Ни дип әйтте?
– Гали туганың исән, хан кызы, – диде.
– Исән?! – дип сорады Җик Мәргән.
– Исән! Атам кушуы буенча аны чынлап та Чияле тау түбәсенә күмәргә тиеш булалар…
– Күмәләрме соң? – дип сорады Дәүран.
– Кәтиб Хафиз, минем мөдәррисем, хан мәчете нигезендә Гали туганым түгел, эт мәете ята, диде.
– Ялган, ялган, хан мәчетенә нигез казыганда, без анда бернинди дә эт мәете тапмадык. Коръән тотып ант итәм, – диде Дәүран.
– Алай димә әле, Дәүран, – диде Артык. – Бәлкем, сез эт каберенә тап булмагансыздыр?
– Мөмкин түгел, нигезне бик тирән казыйбыз.
– Кәтиб Хафиз алдамас.
– Алай димә әле, хан кызы, син дә. Кәтиб Хафиз да пәйгамбәр түгел, адәм баласы, пәйгамбәрләр дә изге ялганга юл биргән.
Шулчак ишек шакыдылар. Табындагылар башта күзгә-күз карашып алдылар, аннары барысы да дәррәү урыннарыннан куптылар. Җик Мәргән боерды:
– Кызлар – түр якка, егетләр шәехне каршы ала! Ишекне үзем ачам!
Оста Дәүран, шәехне күрүгә, каушый калды. Ничәмә тапкыр ул аңа эч серен сөйли язып калды, ә хәзер менә үзе килеп керде.
– Әссәламегаләйкем, Хода бәндәләре! – диде шәех һәм бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты.
– Вәгаләйкемәссәлам, шәех! – диде егетләр, баш иеп.
Җик Мәргән шәехне түргә алып керде, кабартып куйган мендәргә утыртты.
– Хуш, бер дога кылыйк, – диде шәех һәм беренче булып кулын күтәрде.
Дога кылгач, шәех янә егетләргә күз йөртеп чыкты һәм, Дәүранда карашын туктатып:
– Хәл-әхвәлләрең ничек, оста? – дип сорады.
– Аллага шөкер, шәех, сезнең хәер-фатихада яшәп ятам менә.
– Амин, амин, шулай була күрсен, шулай була күрсен. – Шәех Җик Мәргәнгә карады. – Йә, ни әйтерсең, Мәргән?
– Шул, сөйләшкәнчә инде, шәех.
– Кызларыгыз кайда соң?
Җик Мәргән Дәүранга күз кысты:
– Бар әле, ашыктыра төш, кияү егет, кызларны. Бар, бар.
Эшләр чынга әверелеп бара иде, шулай булгач, Дәүран Артыкка, әйдә минем белән, дип кул изәде дә үз ягына алып чыгып китте. Бераздан алар, зур сандык күтәреп, кызлар ягына килеп керделәр. Шул хәлдән соң эчке яктагы кызларның шатлыктан чинашкан тавышлары ишетелде. Артык белән Дәүран янә әйләнеп керделәр, егетләр елмая, канәгать, горурлар иде.
– Нинди сандык ул? – дип сорады Җик Мәргән Дәүраннан.
– Әнидән калган, анам истәлеге, – дип ялганлады Дәүран.
Асылда исә оста Дәүран сәүдәгәрдән алган сандыкны Назлыгөл белән Зәйтүнәгә: «Киеме-ние белән сандык сезгә. Киенегез дә теләгән киемнәрне, безнең янга чыгарсыз!» – дип кертеп биргән иде.
Шактый утырсалар да, сөйләр мәзәкләр бетте, әмма кызлар чыкмады да чыкмады. Җик Мәргән борчыла башлады.
– Кызлар нишли анда, нигә бик озак! – дип, түр якка ишеттерде Җик Мәргән.
– Тире иләп, күн эшлибез! – дип җавап бирде аңа Зәйтүнә.
Әмма моның белән генә кызлар ашыкмады, аларны тагын шулхәтле көтәргә туры килде. Тәтеш шәех тә борсалана башлады. Ниһаять, ишектә хан кызы Назлыгөл күренде. Егетләр генә түгел, Тәтеш шәех тә аягүрә торып басты: шәех хан кызын танымый, белми иде әле, шуңа карамастан ул эчке бер тоем белән сизде – бу бала гади гаиләдән түгел. Шәех утырды, гамьсезрәк булырга теләсә дә, булдыра алмады, Назлыгөлгә текәлебрәк карап алды. Гүзәл иде кыз, күз алмалы түгел иде үзеннән. Кызлар икесе дә бала итәкле күлмәктән иде, түшләрендә хәситә, беләкләрендә көмеш беләзек, бармакларында кашлы йөзекләр. Кабартма җиңле, бала итәкле күлмәкләренең җиңнәре бөентеләнеп китерелгән, гәрәбә муенсалары, ике толымга үргән чәчләрендәге көмеш тәңкәләр, бигрәк тә кызларның елмаюлары егетләргә исерткеч кебек тәэсир итте.
– Шәех, минемчә, башласак та ярардыр! – диде Җик Мәргән.
– Әйе, башлыйк, килеп бассыннар каршыма, – диде шәех, әле дә булса Назлыгөлдән күзен ала алмыйча. – Кемнәргә укырга?
– Оста Дәүран белән хан кызы Назлыгөлгә, – диде Артык.
– Хан кызы! – дип гаҗәпләнүен мыскал да яшермәде шәех. – Мин хан кызы белән оста Дәүранга никах укырга тиеш?!
– Без синең белән, Тәтеш шәех, бу хакта сөйләшкән идек бит инде! – диде Җик Мәргән.
– Хан кызына никах укыячагымны белмәгән идем. Мин сине шаяртасың дип торам. Монда чынлап та хан кызы икән ләбаса!
– Пәйгамбәр кызы булса да, шәех, син бүген оста Дәүран белән Назлыгөлгә никах укырсың. Ишетәсеңме, шәех?! Бире кара, кем әйтә сиңа моны? Җик Мәргән!
– Хан кызына ата-анасы ризалыгыннан башка никах укыган өчен мине…
– Дөрес әйтәсең, шәех, сине дар агачына асачаклар. Булачак кияү, хан кияве кайчандыр колчура булса да, күптән инде ул коллыктан азат ителде. Димәк, сиңа бер сүз әйтүче дә булмастыр. Моның янына берәр елдан Назлыгөл таштай-тукмактай малай да табып куйса… Хан сине киңәшчесе итеп сараена алачак, менә әйтте диярсең.
Шәех Тәтеш, хан кызы Назлыгөлнең бит алмалары алсуланып китүен күреп, янә гасабилана башлады. Бу ни инде тагын? Барысы да аның җавабын, ни әйтәсен көтә. Хак Тәгаләдер, аның бер сүзе Дәүран белән Назлыгөлне чиксез бәхетле итәчәк, тик аның бу башбаштаклыгы гына ничек бетәр… Болар арасында адәм рәтле кеше бер Дәүран бар, ул да әнә хан колы икән. Җик Мәргән, аның тиңе Артык та, ишегалдында каравылда торучысы да качкыннардыр. Кем китерде аны бирегә? Ни китерде? Нәфсе?! Шул шул. Инде нишләргә тиеш ул? Аның белән бербуйдан сөйләшкән Җик Мәргән дә хан күзенә күренергә куркып йөри, Назлыгөлнең үзен әйтеп тә торасы юктыр. Оста Дәүранның да җирлеге бик үк нык түгел, шәехнең мөридләре түкми-чәчми җиткереп торалар: гәрчә әмир Хаҗи остага ирек бирсә дә, хан бирмәгән икән әле. Ахыр чиктә останы коллыктан бары тик хан үзе генә азат итә ала. Әнә шул кеше белән урланган хан кызына ул никах укырга тиеш. Акылдан шашмалы хәлләр. Сәлим хан аны моның өчен кичермәс, мең төрле җәза уйлап табар. Җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт аңа Болгарда аерата сак булырга, төрле ялганнарга, шәригать кануннарын бозуга бармаска кушкан иде. Олуг шәех янында Болгар ханының оныгын күрде, ул кеше аңа охшаган иде, инсафлы, тәүфыйклы халыктыр дип уйлаган иде болгарларны. Ә монда аның язмышы белән уйнап утыралар. Әле булса хәтерендә, хан оныгы затлы яшел төстәге чапан кигән, озынчарак буйлы, зәңгәр күзле, ак йөзле иде. Хан оныгы, күкрәгенә кулын куеп, Тәтешнең сәламен алды. Тәтеш: «Мин иртәгә Болгарга сәфәр чыгамын», – дисә дә, бер кәлимә сүз әйтмәгән иде. Гүя аның туган иленә дә юнәлмиләр. Саубуллашулары да сәер килеп чыкты. Тәтеш аңардан: «Кемгә сәлам юллыйм?» – дип сорады. Хан оныгы исә, гәрчә олуг шәех Пәһлеван Мәхмүт аның җизнәсе булса да, янә бернинди җавап бирмәде. Тәтеш яңадан кайтарып сорарга яхшысынмады. Китәр көнне олуг шәех аны озатырга килде һәм, каенишен бер читкә алып: «Хан оныгы Үргәнечтә юк, син аны күрмәдең!»– диде. Олуг шәехкә шулкадәр хөрмәте зур иде ки Тәтешнең: «Ярый, җизнәй», – дигәнен сизми дә калды. Ә инде Казанга килгәч, аңа бер хикмәтле хәл сөйләделәр. Әнә шул җизнәсе олуг шәех янында күргән хан оныгы кала нигезендә ята, имеш. Бу хикмәтле сүзне ниндидер сәүдәгәр авызыннан ишеткәч, Тәтеш шәех үзалдына елмаеп куйган иде. Ханнар арасына кереп буламы, бәлкем, Сәлим ханның бер-бер середер, дип уйлаган иде. Моңа кадәр шәех бу хакта берәү белән дә бәхәсләшмәде һәм аның аңа кирәге дә шуның хәтле генә иде. Ул начар урнашмады, әмир Хаҗи аны әйбәт каршылады. Белемгә хирыс, иманы камил шәех Тәтешнең халыкка әйтер сүзе бар иде. Казанда аны яраттылар, әмир Хаҗи Бөек каладан мөридләр китерттерде, шәех үзе дә шәкертләр булдырды. Кыскасы, яңа калада ул әмирдән кала икенче кеше иде. Һәм шул кеше бүген әйтсәң ышанмастай хилафлык кылачак. Болгар төркиләре горурлар, бераз гына кыргыйрак булсалар да, үзләре ни теләгәнен бик яхшы беләләр. Чынлап та беләләр икән ич! Менә Тәтеш кадәр Тәтешне хан кызына яшереп никах укырга алып килделәр. Хәзер инде укымыйча да булдыра алмастыр. Бохарада булса, хан кызына пәрәнҗә кигерерләр иде. Болгар төркиләренең, кая ул, пәрәнҗә дигән нәрсәләрне ишетәселәре дә килми. Аннары болгарларның хатыннары үзләрен бик иркен тоталар икән, хәтта илчеләрне кабул иткәндә дә хан янында ханбикә утыра икән. Боларның берсен дә үз күзе белән күрмәсә дә, күргәне дә бик җиткән иде Тәтеш шәехкә. Хатыннары пәрәнҗә кимиләр. Моңа ул Казанга килү белән үк инанды, илчеләрне кабул иткәндә ханбикәнең хан янына утыруына да шикләнмәде – хан кызы каршында, әле кемгә кияүгә чыгарга тора – колга! Ходабәндә, бу нинди тамаша инде! Иллә нишләмәк кирәк, чоры-заманы үзгәрде, дин-йоланы кылыч белән тарату заманы үтеп бара. Төрки Болгарына ислам дине кылыч белән килми, бәлкем, шуңа бу халык үзен иркенрәк тотадыр. Әйтик, хан кызын урлап, аны колга кияүгә бирү хәлен Үргәнечтә күз алдына китереп буламы? Халык үзе үк аларны таш атып үтерер иде, кара канга батырып, хур итеп, мәсхәрәләп. Болгарда сак булырга, бик алай үз сүзен сүз итмәскә, үгет-нәсыйхәтне пәйгамбәрләр мисалында җиткерү хәерлерәк булыр, дип әйткән иде җизнәсе. Ә ул әнә нинди дәҗҗал кулына килеп капты. Боларга вәгазь укып торуның хикмәте булмастыр, болар өчен кыйбла Мәккә-Мәдинә түгел, ә хаклыктыр, күрәсең. Тәтеш шәех Болгарда балалар укыту өчен «Иман шарты» н язып ята иде. Аны да бетерә алмады. Халыкны гына түгел, үз кулы астында булган унлап мөриден дә өйрәтеп өлгермәде. Ислам диненең биш баганасын иман итмәгән кеше ихлас мөселман була алмый: иманга килү, намаз уку, ураза тоту, зәкят әйтү, хаҗга бару. Халык түгел, кул астындагы мөридләре дә моңа ирешеп өлгермәделәр шикелле. Ләкин Тәтеш шәехнең хәйләсе бетмәгән иде әле. Ярый, ул никах укырга риза да булды, ди. Әмма шәригать буенча мондый хәлдә кызның ата-анасыннан, аерата атасыннан ризалык кирәк. Икенчесе, кызның ризалыгы зарури – үзе теләп чыгамы хан кызы остага? Янә без шигыйләр түгел, хан кызы белән колны никахлаштыру сөнниләр канунына сыймыйдыр.
– Кһм, – дип тамак кырды Тәтеш шәех. – Хуш, Җик Мәргән, Аллага тапшырыйк!
– Әйе, шәех, син ишан түгел, мин хан дигәндәй, тапшырыйк! – диде Җик Мәргән. – Башта оста Дәүран белән хан кызына укырсың.
– Бисмилләһир рахмәниррахим… – Тәтеш шәех, күзен йома төшеп, никах укый башлады. Коръәннең дүртенче сүрәсеннән өзекләр әйтте дә хан кызыннан сорады: – Назлыгөл, син Дәүран атлы егеткә үзең теләп кияүгә чыгасыңмы?
Шәригать кануннары буенча, кыз дәшми калса да ярый иде, ләкин шәех Тәтешнең хан кызы ризалыгын үз колагы белән ишетәсе килә иде. Назлыгөл, Тәтеш шәех бу хакта сорагач, башта оста егеткә карады, аннары аңа сыенды, беләгенә сарылды, күзләренә текәлде.
– Мин, Сәлим хан кызы Назлыгөл, оста Дәүран атлы егеткә кияүгә чыгарга ризамын, шәех! – диде хан кызы.
– Мин хан кызы Назлыгөлне хатынлыкка алырга ризамын! – диде Дәүран.
Тәтеш шәех үзе гадәти Коръән сүзләрен укыды, үзе уйлады.
Хәерле булсын, Мөхәммәд пәйгамбәр дә әллә кем булмаган, соңра әнә кем дәрәҗәсенә ирешкән. Үргәнеч сәүдәгәрләренә ышанырга мөмкин, алар хәзер Бөек калага туктамый, туры бире килә – Казанга. Кем белә, бәлкем, ошбу кала киләчәктә Болгарның үзәгенә әверелер. Хәер, үзәк кала булса да, булмаса да, Сәлим хан аны кызына никах укыганы өчен кичермәс. Ә бит аңа Бохарада, Һиратта, Сәмәркандта яисә Үргәнечнең үзендә калырга була иде, бирегә ашкынды, хатын-кызлар пәрәнҗә ябынмый торган мөселман төбәгенә. Ә монда халык үзенә бер әкәмәт икән, бүген мөселман, иртәгә әллә кем, гәрчә бик тырышып иман шартын өйрәнсәләр дә… Сәүдәгәрләр арасында Бөек калага килгәч – чалма киеп, Владимирга киткәч, муенына тәре тагып йөрүчеләр дә бар икән. Язмышны Аллаһы Тәгаләдән сорап кына китереп булса икән ул. Тәтеш шәех моңа инанды инде. Менә ул да үзенә бер язмыш сайлап алды. Монда килүе бер хәл, урланган хан кызына никах укуы бөтенләй башка нәрсә ич. Әйе, Үргәнечтәге хыяллары барысы да асты өскә килде. Дөрес, ачык йөзле хатыннар күрергә теләсә, урамга чыкты, базарга барды һәм берәү дә аңа, нигә минем йөземә карыйсың, дип әйтмәде, киресенчә, үзләренә текәлебрәк караганнарын тоеп алган хатын-кыз башын чөя төшәр иде. Менә бит син аны! Хан кызы да әнә бер дә оялып тормый, булачак иренең беләгенә сарылган да күзләренә карый, һәй гүзәл дә икән шул үзе, бер күрер өчен гомерең бирерсең, билләһи. Күр инде, ничек яратып, үз итеп карый. Ай Аллам, бетерим булмаса, боларга никах түгел, каһәр укырга иде дә бит… хәерле булсын, бәлкем әле, үтеп тә китәр, тугыз айдан хан кызы атасына таштай-тукмактай малай табып куйса, кем белә, хан боларны кичереп тә куяр, бер җайдан аны да… Ишетү белән чаптырып килмәс, шәт. Ә килсә?!
Тәтеш шәехне торган саен вәсвәсә баса иде.
Җик Мәргән белән Зәйтүнәгә дә укыды никахны Тәтеш шәех. Аннары, биргән бүләкләрен алып, дога кылды, шуннан соң гына тамак кырды, янәсе, мине дә тыңлагыз әле.
– Никахны укыдым, Җик Мәргән! – диде Тәтеш шәех, нигәдер бары тик аңа гына мөрәҗәгать итеп. – Инде язмышымны сезгә тапшырам. Хәтерем ялгышмаса, син, Җик Мәргән, ошбу сәгатьтән Бачман баһадир кияве булдың. Бачман баһадир, ишетүем хак булса, әмир Хаҗиның уң кулыдыр…
– Син дә, мин дә, шәех, бүгенге көннән Ходай кулындадыр!
– Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән, ҖикМәргән!
Шәехнең сүзләрендә Җик Мәргән кисәк кенә аңлый алмаган хаклык бар иде. Болгарга килгәч, Тәтеш шәехнең дөньяга карашы шактый үзгәрде, ул инде тирә-юненә җизнәсе Пәһлеван Мәхмүт күзе белән карамый иде. Мәдрәсәдә дөньяви хәлләрне өйрәнү бер нәрсә булса, халык арасында яшәү бөтенләй башка нәрсә икән ич!
Тәтеш шәех шулай дигәч, Назлыгөл аңа карап елмаеп куйды. Шушы елмаю шәехнең йөрәгендә мәңгегә уелып калыр дип кем уйлаган. Кызны яңадан шулай елмайтыр һәм үзенә каратыр өчен, шәех теләсә ни кылырга да риза иде.
Учына бер янчык алтын керсә дә, никах укып торганда ук инде Тәтеш шәех ике юлның берсен сайлаган иде. Әйе, ул ханга, көчләп никах укырга мәҗбүр иттеләр, дияр. Әүвәл ошбу кол егеттән котылырга тырышыр, аңардан талаки хали дип әйттерүгә – хатынын аерып, хан кызын үз иркендә калдыруга ирешер, аннары…
Иң мөһиме, ул хан кызын күрә алды. Аның елмаюын күрү өчен генә дә гайре булмаган хәлләр кылырсың. Ә насыйп итеп, үз кулына төшерсә?..
Тәтеш шәех оста Дәүран өендә озын-озак юанмады, тизрәк китү ягын карады. Җик Мәргән аны капка янына кадәр озата чыкты, хәерле юл теләде. Менә котылды да. Һәрхәлдә, никах укыганда тотмадылар. Мәгәр үз-үзен шулай тынычландырса да, кайта-кайта никах укыган өчен алган алтын шәехнең уч төбен пешерә башлады. Ни белән бетәр бу хәлләр? Шиге калмады, ул никах укуы хакында ханга хәбәр итәр. Тик кайчан һәм хәбәр иткән хәлдә соңы ничек бетәр? Аерылырга теләрме хан кызы колчура Дәүраннан? Хәер, теләде ни дә, теләмәде ни, моны атасы эшләр, Сәлим хан. Дәүранны юк итәр, ирсез калган кызына башка чара калмас, Тәтеш шәех ягына карар, бая караган кебек һәм инде үз итеп. Карар да елмаер, елмаймаса елмаймасын, тора-тора елмаер, дөнья бу…
Хан кызындагы гүзәллекне ул ни белән чагыштырырга да белмәде. Фәрештә дияр иде – фәрештәләрне күргәне юк, хур кызы дисә – бәлкем, хур кызына туры киләдер? Шәех Тәтеш өчен гүя күк капусы ачылды, гелән бертөсле булган дөнья гүзәл манзарага әверелде.
Тәтеш шәех берәүне дә күрмәде, күрер халәттә дә түгел иде, ул ашыга-ашыга өенә кайтты. Аны ниндидер шәүлә капкасына кадәр озата килде, өенә генә кермәде. Тәтеш шәех кабаланыбрак өенә керде, ишекне бикләде һәм шунда гына иркенләп сулыш алды.
Ахыр, бераз тынычлангач кына, аннан-моннан гына тәһарәт алды да намазга утырды, әмма ни тырышса да, хан кызын күз алдыннан җибәрә алмады. Изге китап юлларын әйтә генә башлый, гүя телен бәйлиләр дә күңелен шуңа таба борып җибәрәләр иде. Ахыр чиктә ул күз яше белән хан кызына мәхәббәте хакында сөйли башлавын абайлап алды һәм, куркынып, тирә-ягына төкеренде, янә «бисмилла» сын кабатлый башлады, иллә тагын хан кызы күз алдына килде, тагын мәхәббәтен сайрарга кереште. Яз көнендә чыгып килгән кояшка караган чәчкә кебек, ул да Назлыгөлдән гайре беркемне дә күрмәде, ә теле белән ул идарә итми иде инде, гүя теле аныкы да түгел иде.
Хәзер ул шигырь язса, хан кызына багышлар, чәчкә үстерсә, аңа өзеп бирер. Намаз укылмагач, изге китапны кулына алды, ант итте. Әйе, аңа бәлкем, хан кызына булган мәхәббәте юлында башын салырга туры килер, иллә ул чигенмәс, хан кызын яратыр, яратыр, яратыр…
31
Кунакка гаскәр белән бармыйлар. Килешми. Кем булса да: ханмы ул, баһадирмы, меңбашмы, йөзбашмы, ниһаять, гади сәүдәгәрме. Ә Сәлим хан угланы әмир Хаҗига кунакка алты мең азат белән юлга чыкты. Хан ашыкмады, Яңа кала Бөек каладан ике көнлек юлдыр, аның юл өстендәге Ибраһим каласына кереп чыгасы килә иде. Ибраһим каласыннан шактый дәгъвалар килә, тарханның кулы тик тормый икән, дигән сүзләр йөри. Аннары бер дә кайгырасы юктыр, аңа багучылары барысын да хәбәр итеп торалар. Үз ягыннан Сәлим хан чарасын да күрде: яңа калага таба берәүне дә җибәрергә кушмады. Угланы әмир Хаҗи башкаласы иткән Казанга көтмәгәндә килеп керәсе килә иде һәм, иң мөһиме, гаскәр белән. Шуннан угланы нәтиҗә ясар.
Сәлим хан юлга арбада чыкты, ат өстендә йөргәндә эче төшә иде. Картлык галәмәтедерме, бу хәл бик еш кабатлана башлады. Шуның өчен Сәлим хан бөтенләй атта йөрмәс булды. Арбага да хан кат-кат мендәр салдырыр, атларны бик куалатмас иде. Гаскәр башы итеп баһадир Баянны куйды. Баһадирның ертаюл азатлары[4]4
Ертаюл азатлары – юлны ертып, алдан баручы азатлар.
[Закрыть] ярты көнлек юл чамасы алдан баралар һәм юлда күргән-ишеткәннәрне ханга җиткереп торалар иде. Сәлим хан аларны тыңлыйсы килми, бу вазифаны вәзире Камайга йөкләде, үзе исә йокымсырап бара бирде. Вәзире Камай исә чаптар килгән азаттан һәммәсен дә тәфсилләп сорашты, барысы хакында да белергә тырышты.
Ибраһим каласына җитәрәк, Сәлим хан инеш буена атларны туктатырга кушты, арбадан төшеп, яшел чирәмгә утырып чәй эчте. Гаҗәп хәл, ханбикә котыртып җибәргән хәлләр күз алдыннан китми. Ни ди бит син аны, имеш, Назлыгөл кызлары оста Дәүранда. Бу хәлгә ышанмады хан. Ничек ышанмак кирәк. Язмаганны. Ә менә угланы Хаҗи белән килене Акбикә бик үк тату яшәмиләр икән. Ханбикә Зөбәрҗәт бу хакта кат-кат әйтте. Иллә ханбикәсенә бер сүз дә әйтмәде Сәлим хан. Ни әйтә ала ул? Кайсының да булса җаны бизгәндер. Ә менә сәбәбен әйтмәде. Үлем сәбәпсез булмаган кебек, яратмый башлауның да сәбәбе бардыр. Хәерле булсын, баргач, барысын да ачыклар. Иң хәтәре угланы әмир Хаҗиның мөстәкыйльлеккә омтылуы иде – аерылып чыгарга тели, имеш. Хакмы шул? Әнә шуны белергә бара Сәлим хан. Һәм ул аны белер. Кирәк була икән, углан дип тормас, кылычын да күтәрер, каласын да җир белән тигезләр. Юк, калага кагылмас, каланы тартып алыр һәм, угланы әмир Хаҗига үч итеп, оныгы Җаббарны түгел, Булатны утыртыр.
Сәлим хан белә иде, ничеккенәләр сак хәрәкәт итсә дә, угланы әмир Хаҗига, атаң гаскәр белән кунакка килә, дип җиткергәннәрдер инде. Иллә Сәлим хан тегесеннән дә, монысыннан да курыкмады. Ул Бөек Болгарның олуг ханы, ничек килергә тели, шулай килә. Тели – ике-өч азаты белән, тели – гаскәр белән…
Сәлим хан чынаягын каплады да, чапанын иңенә салып, инешкә таба төште. Аңа йомышчы малай иярде. Малайның кулында сөлге, комган. Сәлим хан кулын чайкады, сөлгегә кулын сөртте дә малайга күз ташлады. Аяк юучы, су салучы малайларны кай тарафлардандыр вәзир Камай табып алып кайта иде. Кемнән ала малайларны – Сәлим хан беркайчан да кызыксынмады. Үсә-исәя төшкәч, ул малайлар ханның җансакчылары булып китәләр. Гомер-гомергә шулай килгән.
– Ташбулат, җансакчы буласың киләме? – дип сорады хан малайдан.
– Килә, олуг хан!
– Укый-яза беләсеңме, кай мәктәптә укыйсың?
– Ялчылар мәктәбендә, олуг хан!
– Сарай мәктәбендә укыйсың киләме?
Ташбулат хан аягына төште.
– Килми буламы, ханиям!
– Вәзир абзаңа әйт, кайту белән сине сарай мәктәбенә алдырсын. Олуг хан әйтте, диген.
– Баш өсте, ханиям! Тик ул мине тыңламас, олуг хан!
– Тыңлар. Ә укырга кем өйрәтте?
– Шагыйрь абый, олуг хан!
– Габделгаләүме?
– Әйе, олуг хан! Ул кичләрен безнең янга килә, сабак укыта.
Сәлим хан атларны җигәргә кушты, кичкә кадәр Ибраһим каласына барып җитәсе килә иде. Ибраһим каласында ишан ук булмаса да, шул чамада даны таралган Ягъкуб би яши. Акыл иясе. Кала тарханы аны санга сукмый башлаган икән. Бу хәл хак булса, Сәлим ханның тарханны хөкем итәргә исәбе иде. Ишеттергәннәре хак булса, кала халкы гаилә-гаилә Казан каласына күчеп китә башлаган икән. Һаман да бер тархан аркасында, икеләтә, ә кайберәүләрен өчләтә ясак түләтә, имеш. Аннары янә бер нәрсә хакында иттеләр: Ягъкуб бинең белекле кызы бар икән. Хуш, була күрсен, Болгарга да белекле кыз балалар кирәк. Бу хәл Сәлим ханны кызыксындырмый, хан кызыксынганы Ягъкуб би үзе иде. Нәрсә уйлый икән ул әмир Хаҗи угланы турында?..
– Вәзир, калага чаптар җибәр, тарханга түгел, кала биенә, Ягъкуб картка!
– Ул хәтле карт түгел ди әле ул, ханым!
– Акылы белән олы кеше, диләр ич!
– Акылы ташка үлчим булып чыкса, ханиям!.. Ходай Тәгалә кешегә акылны бизмәнгә салып бирми.
– Кешене сөйләтеп, чүлмәкне чиртеп беләләр. Күз күрер, – диде Сәлим хан.
Ханның килү хәбәрен җиткерергә киткән чаптар, артыннан тузан тасмасы калдырып, калага таба чапты. Вәзир Камай кала тарханын кызганып куйды. Аз гына языгы булса да, Сәлим хан аны кичермәс, хөкем итәр, тикмәгә генә җәлладын алмаган иде. Ибраһим каласына тарханны мәрхүм вәзир Исхак билгеләгән иде. Мең сәбәп табып булса да, Сәлим хан аны юк итәр. «Димәк, кан кою Ибраһим каласыннан ук башланачак», – дип уйлады вәзир Камай.
Арбага җайлап менеп утыргач, Сәлим хан атларны бераз куаларга кушты. Караңгы төшкәнче калага җитәсе килә иде. Кояш инде офыкка таба тәгәри, алар гүя кояшны куа баралар иде. Сәлим хан янәшәсендә утырган малайны кочагына алды да уйга калды.
Олыгаеп китмәгән булса, һичшиксез, кала бие Ягъкубны сарайга алыр иде, ләкин хәзер инде картаеп баралар, ул да, хан да.
Кала һаман күренми. Бу җир-су дигәннәренең иге-чиге бармы икән? Бардыр. Чик ерак түгел, Иделне чыгасы да – Ашлы каласы, аннары бераз барасы да – Сүрә елгасы, елганың яръягында Владимир кенәзлеге. Китан кенәз ни сәбәпледер Сүрә елгасы буена өч-дүрт кирмән салдырды. Кирмән саен чиркәү, чиркәү саен епископ. Сәлим ханны калаларны күп сала, диләр, ә Китан кенәз аннан да уздырды, әмма аның турында алай дип сөйләмәделәр. Ә менә атасы Юрий калаларны күп салды. Әйе, кеше китә, эзе кала. Китан кенәз дә мәрхүм булды әнә, синең артыңнан да килерләр, ә мин һаман дөнья кайгыртам, угланыма ачу тотып йөрим. Мәгәр мин моны угланыма булган ачудан кылмыйм, бәлки, илем бөтенлеге өчен тырышам. Һәм карт көнемдә булса да, илдән аерылып чыгарга теләгән кешене үз угланым булуга карамастан хөкем итәрмен. Аерылганны аю ашар, дигәннәр борынгылар. Бүген әнә кенәзләр тәхет бүлешәләр. Моннан кемгә файда? Дошманга. Иллә илне бүлгәләмим, бөтен итәм дисәң, ул хәлне кылмый да булмастыр. Урысларның буталган вакытларыннан файдаланып яу чапсаң икән?.. Мордва илтабары Пургасны аерып алып, Китан кенәз салган калаларны пыр туздырып кайтса?.. Юк, чабу бирми, үз угланың баш күтәрергә тора. Әүвәл үз өеңдә тәртип булдыр, аннары яу турында уйларсың…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.