Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 26 (всего у книги 51 страниц)
Куркуы, үз-үзен тыя алудан гаҗиз калып, кызының яңагына сугып җибәрүе бары тик шуннан иде.
2
Бер атна элек Болгар башкаласына килеп төшкән һәм Төн илләренә үтәргә хан кулыннан ярлык алган Харәзем шаһ илчесе Садакның үтерелү хәбәре Бөек калага җитүгә, тәмам тынычлыгын югалткан Сәлим хан вәзир Исхакны сарайга чакыртып алды. Әрмән кәләпүше кигән, кирәкмәгән чандыр гәүдәле, озын буйлы вәзир Исхак тәхет каршына килеп басуга, Сәлим хан төксе итеп сорап куйды:
– Кем үтерде Олуг Мөхәммәт илчесен?
– Галиҗәнаплары, ханым, колагым дөрес ишетәме, Садак илче түгел, сәүдәгәр иде кебек.
Вәзир Исхак шул сүзләрне әйтте дә, үзенең хаклыгына шикләнә калып, кечкенә өстәл янында утыручы хан кәтибе Хафизга күз төшереп алды. Аның бу кыланышын күреп, ханның ике ягына баскан җансакчылары ирен чите белән генә елмаешып куйдылар. Сарайда кылынган бар нәрсәдән дә хәбәрдар булган ханның җансакчылары вәзир Исхакның самимилегеннән елмаялар идеме, илче язмышында бер-бер яңалык беләләр идеме, вәзир шәйли алмады, әмма ниндидер яман эш кылынуын сизеп, шундук аркасы тирләп чыкты, ул гынамы, сулкылдап күз кабагы тартыша башлады. Вәзирдәге бу үзгәрешне күреп, Сәлим хан шикләнә калды, тегеңә текәлебрәк карады һәм тәхетенә тураебрак утырды да, башын чөя төшеп:
– Вәзир Исхак, Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт илчесе Садак турында сүз бара. Беләсең килсә, Төн илләренә чыгарга ярлыкны мин аңа үзем биргән идем.
Бу хәтлесен генә вәзир Исхак белә иде белүен, әмма сәүдәгәр Садакның илче булуын тәүге тапкыр ишетүе идеме, эшнең асылына хәзер генә төшенгәндәй, әүвәлтен як-ягына каранды, ахыр, ярдәм итәрдәй кеше тапмагач, кәтиб Хафизга текәлде. Ул хаталанмый иде, сарайда бар нәрсәдән дә хәбәрдар вә белекле кеше кәтиб иде. Әмма хан кәтибе Хафиз гүя аны күрмәде дә, дикъкать белән каләм очлап утыра бирде. Вәзир җаны-тәне белән тойды: кайсыдыр боҗрада хата җибәргән. Вәзир Исхак, тәмам чарасыз калып, хан каршына баш орды:
– Гаеп миндә, шөһрәтлем, Олуг Мөхәммәт илчесен саклау өчен азатлар бирә алмадым. Мин аны чынлап та сәүдәгәр генә дип уйлаган идем, чөнки хәйләкәр илче ни сәбәпледер Шайтан каласы белән кызыксынды, барыр юлын да шуннан башлады. Аннары иң хәтәре – тимерче Әхмәт углы Бәкер белән кызыксынды. Сезгә мәгълүм булса кирәк, шөһрәтлем, болгар Шайтан каласында чуен коя, күпләп тимер ясый. Анда ясалган кылычлар Шам кылычларыннан бер дә ким түгел, бар булган яңа кораллар шунда туадыр. Чуен коючы оста Бәкер белән яван Фатий яңа ташаткыч корып яталар. Моңа кадәр Шайтан каласына чит-ят илләрдән берәүнең дә кергәне юк иде кебек, шөһрәтлем. Әмир Хаҗи угланың Шайтан каласын күз карасы кебек саклый.
Сәлим хан вәзирен тыңламый иде инде, ул, тынычлыгын югалтса да, сабыр итте, дәшмәде. Кайтарак уйласаң, вәзир хаклы иде. Шайтан каласына берәү дә үтеп керергә тиеш түгел. Әйе, игелекле булды вәзире. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар булыр, кыен хәлләрдә калганда, һәрчак ярдәмгә килер: киңәшен бирер, яман хәлдән котылу әмәлен табар иде. Бәхәссез, күп изгелекләр кылды вәзир Исхак Сәлим ханга, димәк ки, ил-халкына – Болгарга. Эшли тора, тагын да эшләр. Әнә күрше Владимир кенәзе белән ике ил сәүдәгәрләре арасында туган бәхәсне ничек тиз җайлады: киңәшүләр алып барды, ике арадагы сәүдә тагын да җанланып китте. Ул гынамы, угланы Илһамга кенәз нәселеннән кәләш алып кайтты. Ә менә Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка мөнәсәбәттә хата җибәрде, күрәсең: кулында хан ярлыгы булган кешегә сак бирмәгән. Аңа моны шәех Игәнәй хәбәр итте. Вәзир Исхак шәех белән килеште. Вакыты тар иде, Владимирдан кайткан гына иде, ә монда ниндидер сәүдәгәр. Әйе, шәех аңа Садакның кем икәнен дә әйтмәде шул. «Сәүдәгәр, сәүдәгәр» дип мыгырдады мыгырдавын. Юк, ул «сәүдәгәр» сүзен шәех авызыннан бик ачык ишетте. Нәрсә була инде бу тагын?! Димәк, аны шәех Игәнәй алдаган булып чыга? Ни өчен ялганлады шәех? Хак анысы, шәех Игәнәй аны күптән өнәп бетерми, моның өстенә хан угланы Илһамга кенәз нәселеннән кәләш алып кайтты. Әнә ул ничек тәгәри китте йомгагым… Бик яхшы хәтерли вәзир Исхак. Владимир каласыннан кайтып кына төшкән иде, ашыга-кабалана шәех Игәнәй килеп керде. Һәм дога кылыр-кылмас, беренче сүз итеп: «Сәлим хан Олуг Мөхәммәт сәүдәгәре Садакка Төн илләренә чыгарга ярлык бирде, сак кирәкмәс, мин аңа ышанычлы мөридемне кушып җибәрәм», – диде. Вәзир Исхак кайтып кына төшкән иде, хан белән киңәшеп тормады, шундук килеште. Хан ярлыгын алган чит-ятларны элек тә шәех мөридләре озаткалый иде. Ә ул әнә ничек килеп чыкты: шәех Игәнәй күләгәдә калды, ә таякның калын башы вәзир Исхакка төште. Бөтен хикмәт шунда иде: нигә дип илче Садак Шайтан каласына керә? Хәер, җүләр булмаса, Сәлим хан моны белергә тиеш иде кебек, ә ул гелән белмәмешкә салышып тора. Шайтан каласына кем керсә дә, аннан исән-имин чыкмас иде. Димәк, Сәлим хан илче яки сәүдәгәр булган Садакка ярлыкны белеп биргән булып чыга?.. Менә хәлләр… Әйе, үтереләсен белгәч, хан кадәр хан нигә дип ярлык бирә? Бәлкем, ул илченең Шайтан каласына керәсен белмәгәндер? Алай дисәң, нигә дип шәех Игәнәй ышанычлы дигән мөриден илчегә ияртеп җибәрә?.. Кем тозак кора вәзир Исхакка? Ханмы, шәехме? Әллә соң бердәм эш итәләрме? Вәзир Исхак кирәкми башладымы ханга? Шайтан каласына чит-ятларны кертү тыелганны барысы да белә, хәтта шәех Игәнәй дә, ханны әйтеп тә торасы юк. Моңа кадәр Шайтан каласына кергән кешеләрнең аннан исән чыкканнары булмады шикелле, иншалла, моннан соң да булмастыр. Болгар дәүләте, нинди хан гына түрә булып утырмасын, чуен кою серен сакларга тиеш. Бәлкем, шуңа күрә сәүдәгәр Садак Төрки Болгарына илче сурәтендә килгәндер? Бик ихтимал ич!
«Илчегә үлем юк!» – дигәннәр борынгы төркиләр. Болгар аны бозды, соңы хәерле була күрсен. Ә бит моңа кадәр Төрки Болгарына килгән илче һәрчак исән-имин кайтып китәр иде. Бүген исә ил-туранда булмаган хәл кылынды. Тәңре каргышлары төшмәгәе Болгарыбызга. Бу хәлдән хәтта хан үзе дә курка калган, үтерүчене таптырасы килә. Таптырып җан тынычлыгы табармы? Аннары илчене үтерүче угланың әмир Хуҗа булса нишләрсең, Сәлим хан? Угланыңа ачуың куптымы?.. Угланың белән ни кылырың белмим, ә менә бүтән икән, ике дә уйламый башын кистерерсең, йә булмаса, дар агачына астырырсың. Тик менә сәер хәл: нигә дип әлеге Садак Шайтан каласына керергә ният итте икән? Билгеле инде, чуен кою серен белергәдер. Утта янмый, суда батмый торган, юха җыландай хәйләкәр сәүдәгәр Садакны Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәт илчесе итеп Төрки Болгарына җибәрә. Бурычы гаять тә кәттә илченең: серле калага үтеп керергә, ничек кенә булса да чуен кою серен ачарга, һич югы, чуен коючыны урлап Үргәнечкә алып кайтырга. Ай-һай, адәм баласы күтәрә алмастай бурыч йөкли Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка. Ярый, мең бәла белән үтәде дә ди шаһ бурычын илче Садак. Иленә кайтып китте ди. Шуннан ни?.. Әйе, кем бирә илче Садакка ярлыкны? Хан үзе. Кем гаепле булып кала инде бу очракта? Сәлим хан түгелме?.. Мәсьәлә ачык: Харәзем шаһы бик сорагач, бик үтенгәч, Сәлим хан каршы килә алмаган. Гәрчә илченең Шайтан каласына керәсен белсә дә… Хан моның белән ике максатка ирешә: угланына шик төшерә, вәзирен гаепли. Угланны гаепләү максаты ераккарак юнәлгән, хәтер кәсәсенә салып куймалы, ә менә вәзирне бүген үк гаепләп була – сак бирмәгән. Илчесенең үлемен ишетсә, Олуг Мөхәммәттән мәрхәмәт көтмә: яу килмәсә дә, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч, Һират һәм башка калалардагы Болгар сәүдәгәрләрен дар агачына астыруын көт тә тор. Моның ахыры ни белән бетәсен яхшы абайлый булса кирәк Сәлим хан, шуңа күрә тизрәк чарасын күрергә тели. Андый гыйбрәтле хәлләр элек тә Болгарда булгалаган. Ибраһим хан Төрки Болгары тәхетендә утырган мәлдә Бөек Калага йөзбашы Тургай белән кыпчак ханы Әюп килә. Ни өчен килә дала ханы Бөек Калага– Төрки Болгарына? Тарихчы бу хакта язмый. Мәгәр вәзир Исхак бераз чамалый – изге теләк белән килә даны еракларга таралган дала ханы Әюп Төрки Болгарына – берләшергә тәкъдим итә, Болгардан – Азакка, Азактан Румга сузылган сәүдә юлын сакларга вәгъдә итә. Сөйләшүләр барышында Болгар ханы Ибраһим дала ханы Әюпкә Владимир кенәзе Юрий Долгорук белән Болгарга яу килүен исенә төшерә. Булмаган хәл түгел, булган хәл. Җитмешне узган Әюп хан иң яраткан кызы Сусылуны Владимир кенәзе Юрий Долгорукка кияүгә бирә. Кияү булгач кияү, тегеңә кыенга килгәндә, һәрчак ярдәм кулын суза – яуга дәшсә, яу бара, азатлар сораса, азатлар бирә. Хак анысы, дала ханы Әюп кияве Долгорукка ияреп бер Болгарга гына яу килми, Новгород, Галич, хәтта Кияүкалага да яу чаба. Кыскасы, кыпчак ханы Әюп, кияве ярдәм сораганда, бернәрсәдән дә баш тартмый. Әйе, киявенә ияреп килә кыпчак ханы Төрки Болгарына, Иделнең өске ягындагы олы базар каласын киявенә алырга ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа Болгар ханы Ибраһим аны кичерә алмый. Һәм гаять җитди тәкъдим белән килгән кыпчак ханы Әюпне агу эчертеп үтерә, ә йөзбашы Тургайны һәм аның азатларын Үргәнечкә кол итеп сатып җибәрә. Берәүләр, Ибраһим хан кыпчак ханы җитмеш яшьлек Әюпне агулап үтерткән, диләр, икенчеләре, базга ташлаткан, имеш, дип сөйлиләр. Ни генә булмасын, Әюп ханның үлеме Төрки Болгарына явызлык китерә. Ул гынамы, Болгар ханы Ибраһим даны еракларга таралган дала ханы Әюп ханны үтереп кенә калмый, Владимир кенәзе Юрий Долгорук Кияүкалага яу киткәч, аның калаларына яу чаба, әллә ни зыян итә алмаса да, буш кул белән кайтмый.
Бәйрәм ашы кара-каршы, диләр.
Кияүкала тәхетендә калган Юрий Долгорук угланы Андрей Боголюбка васыять итеп әйтеп җибәрә: бабам Әюп хан өчен болгарлардан үч ал!
Атасы авырып китеп дөнья куйгач (кияүкалалылар Юрий Долгорукны агулап үтергәннәр дигән хәбәр дә йөри иде), Владимир тәхетенә утырган Андрей Боголюб, гәрчә элегрәк Ибраһим ханның сеңлесенә өйләнгән булса да, Болгарга яу чаба – атасы васыятен үти. Хәтәр бетә Болгар өчен бу яу. Андрей Боголюб Болгарга буйсынып яшәгән мукшы илтабары Пургасны үз канаты астына ала. Ил-дәүләтен яулаудан Болгар ханы Ибраһим яшь кенәздән шактый алтын биреп, солых төзергә мәҗбүр була. Әнә шулай болгар белән урыс кенәзләре арасы акрынлап бозыла башлый. Мөэмин хан булганда урыс кенәзе Святослав Болгарга янә яу килә, әлбәттә инде, ул да буш кул белән генә кайтып китмәгәндер. Хак анысы, ханнар, кенәзләр арасында сугышлар гел юктан да булгалап тора. Берәүләре тәхет бүлешә – туган белән туган орыша, икенчеләрен күрше байлыгы кызыктыра, өченчеләренә җир-су җитми, дүртенчеләренә көтүлекләре аз тоела, бишенчеләре данга сусаудан яу чаба, алтынчылары базар бүлешә, җиденчеләренә хатын-кыз сәбәпче була… Урыс белән болгар арасында исә һәрчак базар өчен орыш бара. Куәт вә гайрәт җыеп килгән Владимир-Суздаль кенәзе белән Болгар ханы Сәлим хәзер солыхта. Мәгәр бу озакка барырмы? Андрей Боголюб кенәз килене Мәрьямбикәгә ияртеп, аның тынычлыгын сакларга дигән булып, Сәлим ханга йөзбаш Баянны җибәрә. Йөзбаш Баян үзенең азатлары белән Мәрьямбикәнең тынычлыгын Саксин каласында сакларга тиеш була, әмма Сәлим хан йөзбаш Баянны һәм аның дружинасын үз сараена ала. Ул гынамы, йөзбаш Баянга баһадир дәрәҗәсен бирә, аның үтенечен тыңлап, Бөек калага чиркәү салырга рөхсәт итә. Бу хәлне ишеткән Андрей Боголюб күршесе Сәлим ханга олау-олау бүләк җибәрә. Бүләкләр белән бергә Габбас атлы епископ та килеп төшә. Епископ Габбасның Болгарга килүе Бөек калада гелән бәйрәм төсе ала. Христиан динендәге әрмәннәр, греклар, ягъни болгарлар үзләре әйтмешли, яваннар, урыслар, христиан динендәге болгарлар, чиркәү тирәсенә җыелып, өч көн гыйбадәт кылалар. Юрий Долгорук кенәз заманында ук Бөек калада үз урамын булдырган Владимир каласының бай сәүдәгәре Күчтем, шушы җайдан файдаланып, Сәлим хан казнасына өч мең алтын кертә. Чиркәүне күтәргән Болгар осталарына уч тутырып алтын түли үз дине өчен җаны фида булган сәүдәгәр. Шушы көннән алып Бөек кала өстендә якшәмбе көн саен даң-доң чаң суга башлыйлар. Мөселман мәхәлләләрендә яшәүче болгарларның моңа эче поша, шәех Игәнәй исә тәмам ярсына, ханга каршы халыкны котырта башлый, ә үзе йокыдан кала, мәгәр әллә ни кыра алмый – Сәлим хан шәех мөридләрен бик тиз тынычландыра. Якшәмбе көн килгән саен фетнә куптарырга җыенган шәех Игәнәй мөридләрен тынычландырырга хан Баян баһадирны җибәрә. Чиркәү ягына йодрык күрсәтеп, чәпчегән һәм шаулашкан кешеләр арасыннан бер-ике мөридне сөңгегә алгач, халык бик тиз тарала, кемнең дә хан зинданында черисе килми, күрәсең. Шушы көннән алып ике дин арасында күзгә күренмәгән, әмма күңел күзенә һәрчак күренеп торган яман сугыш башлана. Болгарның Айдар хан заманыннан ук ислам динен кабул итә башлавын искә алып, шәех Игәнәй Олуг Мөхәммәткә хат яза. Шәех Болгар ханыннан зарлана, шул ук вакытта кайбер серләрне дә чишә. Әйтик, чуен коя башлау Төрки Болгарында дәүләт сере дип игълан ителгән була. Әнә шул сер шәех Игәнәй хаты аша Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәткә ирешә.
Илче Садакның нәкъ шул максат белән Болгарга килүе аңлашыла булса кирәк. Иллә ханы каршында басып торган вәзир Исхак бу хәлне белми. Ул бер нәрсәне әйбәт белә: күршең белән тату яшә, сәүдә ит, күк астында барыбызга да урын җитәрлек. Шуның өчен ул Владимирга барды, шуның өчен көн-төн кайгыртып йөрде. Борынгы бабаларыбыз бик дөрес әйткәннәр: «Күрше хакы – Тәңре хакы!» Димәк, күрше хакы Алла хакы икән. Явызлык исә Болгарга һәрчак явызлык китерде. Менә тагын бер яман явызлык кылынды: илче кадәр илче үтерелде…
– Вәзир Исхак, – диде Сәлим хан, бертын уйланып утыргач. – Нигә дәшмәс булдың? Бу ни инде тагын? Ил өстенә янә явызлык юллавыңмы?
– Иртәгә ни буласын белү бары тик пәйгамбәрләргә генә хас сыйфаттыр, ханым. Мин гаепле, ялгыштым.
– Ялгыштым, имеш. Уйлап карадыңмы, вәзир, ни бәһагә төшәчәк синең бу ялгышың? Дәшмисең! Йа Хода, элек базар-калалар өчен сәүдәгәрләр генә ызгышыр иде, хәзер әнә ханнар кылыч уйната башлады. Бабаларыбыз башыннан үткән гыйбрәтле хәлләрне исеңә төшеримме әллә, вәзир? Кыпчак ханы Әюпне үтереп атамыз Ибраһим хан ни отты?! Иделнең өске ягындагы менә дигән сәүдә каласын кулдан ычкындырды, мукшы илтабары Пургасны югалтты. Элек безнең тарханнар җыяр иде ул калада ясакны, хәзер әнә кенәз тиуннары җыя. Инде килеп, илчесен үтергән өчен Олуг Мөхәммәт Болгарга яу килеп төшсә?.. Мин сиңа, вәзир Исхак, җирем-суым, илем-халкымны ышанып тапшырдым. Вәзир – ил күзедер. Йә, әйт киңәшең, ни кылыйм?..
– Ханым, киңәшем сезгә шул булыр: Олы Идел буена кирмән-кала сал. Олы су юлы өстендә булсын, җиде юл чатында утырсын, Олы Иделнең өске ягындагы урысларга күчкән базар каласын күмеп китсен. Олы Иделгә койган Казан елгасы тамагында күз күреп туймаслык урын бар, үткән саен җаным коелып кала. Салыйк шунда бер кала!
– Вәзир Исхак, беләсең булса кирәк, мин ул җирләрне угланым әмир Хаҗига бирдем. – Сәлим хан ирен чите белән генә елмаеп куйды, кисәк аның башына шаккатмалы бер уй килде: вәзирне яңа базар-кала салынасы урынны карарга җибәрергә. Сакларга кирмәне дә бар, Хаҗи углан Казан елгасы буенча чак кына өскәрәк кирмән салды, каланы суктырганда күз-колак булып торыр. Казан елгасы Иделгә койган тамакка базарлы зур кирмән-кала салганда Хаҗитархан сәүдәгәрләре кенәз Андрей Боголюб базар каласына менеп тормаслар иде. – Син хаклы, вәзир, – диде Сәлим хан, тавышын ягымлата төшеп. – Казан елгасы тамагына базарлы кирмән-кала салсак, Төрки Болгары аталып отар иде. Ләкин анда яшәгән чирмешләр һәм төрки кардәш халыклар ул төбәкләрне бер дә мактамыйлар. Җылан, кабан дуңгызы бик күп икән. Җыланнар патшасы Аждаһа шунда яши икән, дип тә сөйләүчеләр бар.
– Аждаһа дигәннәре камнар гайбәте генә, ханым. Җыланнарны исә шул төбәктә яшәгән кам бик тиз бетерер. Кыскасы, ханиям, мин шул урыннан да кулай төбәк күрмим. Хәзәр диңгезеннән күтәрелгән һәр сәүдәгәр юл өстендәге базарлы калага туктамый калмас. Аннары янә бер нәрсә бар, ханиям. Төн илләреннән килгән халык та шунда җыелыр, теләсәләр-теләмәсәләр дә, урыслар да түбән төшәргә мәҗбүр булырлар. Сәүдәгәр бал корты кебек бит ул, ханиям, товарлы җирне тиз таба.
– Хуш, вәзирем, ышандык та ди сиңа. Кәтиб Хафиз әйтә, вәзиргә ун сыйфат хас булырга тиеш, ди: үткен күз, киң күңел, затлы кием, ягымлы мөнәсәбәт, саф акыл, югары белем, мәһабәт кыяфәттер, ди. Янә алдан күрә белү һәм, әлбәттә инде, илгә мәхәббәт, ханга тугрылыктыр. Кала кадәр кала салу авыл торгызу түгел, вәзирем, акча кайдан алырбыз?
– Ханым, угланың әмир Хаҗида бүген җиде кала торгызырлык байлык бар.
Вәзире Исхактан бу хәбәрне ишетүгә, Сәлим хан беркадәр тәхетеннән күтәрелә төште:
– Хаҗи угланда җиде кала салырлык байлык?! Каян килсен аңа бу тамаша байлык?! Колакларым дөрес ишетәме, вәзир Исхак?
– Дөрес ишетәсез, ханиям. Әмир Хаҗи кулында Урал таулары, эремә таш базлары. Угланың бүген күпләп чуен коя, чуеннан тимер табу әмәлен тапты. Шайтан каласына бүген олау-олау эремә таш кайта. Тимерче Әхмәт углы Бәкер аларның барысын чуен итә, аннары Шам тимередәй корыч ясый. Эшләр болай барса, Болгар калаларының коймаларына кадәр чуеннан булырдыр дип уйлыйм мин, ханиям. Бу ысул белән тимер табуны нә Румда, нә Үргәнечтә, нә Новгородта белмиләр. Чуен коюның башы Болгардыр, ханиям. Байлыкны саклый белгәндә, тиздән Болгар кала өстенә кала сала башлар. Хәзер шигем калмады, Олуг Мөхәммәт илчесе Садак чуен коючы Бәкерне кулга төшерергә дип килгән булуы ихтимал. Чуен кою серен тимерче Әхмәт белән углы Бәкер генә белә. Әхмәт үзе түгел, углы Бәкер коя чуенны…
Сәлим хан беравык дәшми утырды. Ниһаять, ул вәзир әйтергә теләгән сүзнең асылына төшенде булса кирәк, бусагабашка кул изәде. «Димәк, – дип уйлады Сәлим хан. – Олуг Мөхәммәткә табиб Хәсән түгел, чуен коючы Бәкер кирәк булган икән. Димәк, Садак илче булмаган, шымчы, кеше карагы, бер Хода белә, кемдер». Алай да Сәлим ханның тәүге карарыннан кайтасы килмәде. Илче кадәр илчегә кул күтәргән икән, ул кеше тиешле җәзасын да алырга тиеш.
– Вәзир Исхак, Садак атлы адәм ни өчен Болгарга килсә дә, аны кем үтергәнне белергә телим. Син миңа үтерүчене табып бир. Миңа калса, вәзир, син ханыңнан нидер яшерәсең кебек?
– Баскан урынымда җир упсын, ханиям, берни дә белмим, – диде вәзир Исхак һәм уйлап куйды: «Әйтергәме шәех Игәнәй хакында, юкмы? Юк, кирәкмәс, шәех белән бәйләнмә, шәех кулында көч-куәт, ниһаять, бөтен ислам дөньясы». – Коръән тотып ант итәм, ханиям, мин Олуг Мөхәммәт илчесен үтерүчене табармын. Кеше энә түгел, дигән борынгылар.
– Вәзир Исхак, безгә бу җирләрне бабабыз Кубрат хан биреп калдырган. Угланы Кодрак, хазарлар кысуга түзә алмыйча бирегә күчеп китәргә мәҗбүр булгач та, мөстәкыйльлеген югалтмаган. Ул гынамы, Идел, Җаек, Чулман, Агыйдел, Ука, Зөя, Ык елгалары буйларында бабаларыбыз килгәнче көн күргән төрки кардәшләребезнең ырулары берләшеп алган. Янә дә чирмеш, угор һәм бүтән кабиләләр белән дуслашып, сәүдә итә башлый, ахыр тыгыз элемтәгә керә – дәүләт оештыра. Болгар куәтләнеп киткәч, кала өстенә кала торгыза, Табгач, Рум, Үргәнеч, Кияүкала, Новгород калалары белән сәүдә итә башлый. Болгар иген игә, мал үрчетә, тире или, бал җыя, балавыз сыга, сумала кайната, балык җилеме җитештерә, кием тегә, тукыма җиткерә, ук-сөңге ясый, хәзер әнә чуен коя. Болгар җыйган ашлыкны Румнан, Новгородтан килеп алалар. Ата-бабаларыбыз биреп калдырган кара туфраклы уңдырышлы җирләребезне, базарлы калаларыбызны саклау өчен гаскәр кирәк. Беләсеңдер, вәзирем, Ибраһим хан Владимир кенәзе Юрий Долгорук белән базар бүлешә алмый яшәде. Без исә аларның хаталарын кабатламаска тиешбездер. Минем берәү белән дә ызгышып яшисем килми. Олуг Мөхәммәткә хыянәт иттек – илчесен үтердек. Олуг Мөхәммәтнең кулы озын, Болгарга гына җитәр. Әүвәл аягы керсә, ары үзе килер. Шуңа күрә боерам: чик буенда торучы баһадирларга чаптарлар җибәр. Бүгеннән алып чик аша бер генә сәүдәгәр дә, бер генә дәрвиш тә чыкмасын да, кермәсен дә. Кыен хәлдә калдык без синең белән, вәзир Исхак.
– Гаеп миндә, шөһрәтлем. Кичерә күрегез.
– Сине кичереп кенә илгә иминлек килсә икән ул, вәзирем!
– Хак әйтәсез, шөһрәтлем.
– Хаклык – саклык билгесе. Җир телсез булса да, ил күзсез була алмый. Ил күзе син булырга тиеш идең, вәзирем. Без барыбыз да кыйблага карап намазга утырабыз, Аллаһы Тәгаләгә изге сүзләр яудырабыз, ә күңелләребез сафмы? Ул хакта уйлап та карамыйбыз.
– Йа Аллам, тәүбә диегез, шөһрәтлем!
– Адәм баласының йөрәк телен белсәң икән ул, вәзир Исхак, – диде Сәлим хан, уйга калып. Бераздан дәвам итте: – Кем Болгарны саклый бүген, вәзир?.. Кыпчак, урыс азатлары да йөзбашлары. Кайда болгар үзе, ни белән шөгыльләнә? Сату итә болгар, һөнәр иясенә әверелеп китте: тегүче, тире иләүче, тимерче, ташчы, сәүдә итә, һич югы, бал җыя, алай да булмаса, дәрвишлек кыла. Куасы иде Ага Базардагы бөтен дәрвишне Төн илләренә, үгетләсеннәр иде изге дингә күчәргә кара халыкны – шәех Игәнәй каршы. Имеш, дәрвиш халкы изге вә хыялый руханилардыр. Аларны рәнҗетсәң, безгә генә түгел, ил өстенә Аллаһы Тәгалә каргышы төшәр, дип зарлана. Ил кайгысы калмады болгарда, вәзир. Менә син үзең кем идең? Минем вәзирем? Атаң кем иде?
– Без – тураннар, ханиям. Бик борынгы халык. Бу хакта бөек фарсы шагыйре Фирдәүси дә язып калдырган. Борынгы кытайлылар безнең бабаларыбызны зәңгәр күзле төркиләр дип атаганнар. Бу хакта Әбүгалисина да язган шикелле. Төркиләргә садәлек вә хәйләкәрлек хас, дип әйтә.
– Һәр халык иртәме-соңмы балалык дәверен кичерә, вәзир. Әйе, таякка атланып чабу – малайлар уеныдыр. Ефәккә төренү, алтынга күмелү – хатын-кыз хыялыдыр. Артык товарын сатучы аша озату – сәүдәгәр ялгышыдыр. Дәрәҗәле урын, мул хезмәт хакы – куштаннар теләгедер. Орышта көчсез дошман белән очрашу – баһадирлар хыялыдыр. Тынычлык вә иминлек– ханнар хыялыдыр, вәзир. Тыныч яшәргә омтылган саен, аны бозарга теләүчеләр ишәя бара.
– Сез хаклы, шөһрәтлем, бердәмлек югала бара. Әнә энегез Мөхәммәтгалим бәк нишләде? Кул астыгыздан качып, кыпчак ханы Янтакка барып елышты. Көннәрдән бер көнне энең Мөхәммәтгалим бәк бире таба кузгалмагае. Шуңа күрә әйтүем моны, ханиям, Казан елгасы тамагына салынасы кала базар төбәге генә булып калмасын иде, Казан кирмәне дә булсын иде. Ил терәге булырдай кирмән торгызылса, Болгарның куәте тагы да артыр иде. Миңа калса, угланыгыз әмир Хаҗиның Казан кирмәнен шул төбәккә күчерергә кирәк. Яңа урындагы кирмәннең диварлары, манаралары таштан булсын, Болгар остага беркайчан да мохтаҗлык кичермәде. Янә бер киңәшем бар, ханиям. Ул хакта үзегезгә генә әйтер идем.
– Киңәшең әйтерсең, вәзир. Дала төлкесе Янтакны исемә төшереп, ачуым чыгардың әле. Ни җитмәгән тагын аңа? Болгар тәхетен энемә алып бирергә җыенамы әллә тагын? Энем Мөхәммәтгалим бәккә изгелек кылмадым дигән кешенең теленә тилчә чыгар. Нә малы, нә җире, нә кирмәне булмаган көе, мин аңа Саксин каласын бирдем, Суар каласын да ышандырырга җыенган идем, юк, канәгать булмады, баш күтәрде. Башын диванага салып йөргән өчен халык үзенә Карак Галибәк дигән кушамат такты. Илгә әйләнеп кайтса, Карак Галибәкнең башы минем сөңге очында булыр. – Сәлим хан тәхет бүлмәсендә калган бердәнбер кеше – кәтиб Хафизына таба борылды: – Син ни әйтерсең бу хакта, Хафиз?
– Уйлаганым шулдыр, ханиям, бер акыл иясе «Алты чирүең булганчы, алтын вәзирең булсачы!» дип әйтеп әйткән.
– Хак әйткән. Ә менә син, вәзир Исхак, алтын була алмадың. Йә, хәзер киңәшең әйт. Хафиз, булмаса, син чыгып тор.
Вәзир Исхак кәтиб Хафизны күз карашы белән ишеккә кадәр озатып куйды, шуннан соң гына якыная төште.
– Ханиям, борынгы бабаларыбыз, кала-кирмәннәрен мәңгеләштерү өчен кала торгызыласы төбәккә хан нәселеннән ир бала корбан иткәннәр.
– Гафил булганнар бабаларыбыз, вәзир. Иллә сүзеңдә хаклык бар. Борынгылар һәрнәрсәне ихластан эшләгән. Мин бу хакта уйлап карармын, вәзир, уйлап карармын.
– Болгар каласына да, Бөек Калага да ир бала корбан ителмәгән, ханиям. Бер бетекче дә моны раслый алмады.
– Һе, акыл иясе әйтмешли, алты әмир тотканчы, алтын вәзир тотсаңчы, диясе кала сиңа, вәзирем. Әйттем ич, мин бу хакта уйлап карармын. Инде дәш һәммәсен дә, дәш. Хафизны да дәш. – Кәтиб Хафиз килеп кергәч, хан аңа Олуг Мөхәммәтнең хатын укырга кушты. – Укы әле шул хатны тагын бер, кәтибем, һәммәсе дә хәбәрдар булсын.
Кәтиб Хафиз Сәмәркандта эшләнгән кәгазь төргәгенә язылганОлуг Мөхәммәт хатын сүтеп җибәрде дә, шәех Игәнәйгә охшатып, бераз гына тыңкышлап укый башлады: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Туран дөньясында олуг дан тоткан, илаһи әмерләр биреп халкы вә илен бәхетле иткән, шөһрәткә ия Бөек Болгар ханы ыру-кан кардәшем Сәлим, ошбу хатны Харәзем шаһ Олуг Мөхәммәт юллый. Кош теле хәтле генә хатымны җанын фетнәгә салырлык дәрәҗәгә җитеп сәне якын күргән илчем Садак тапшырыр.
Ыру-кардәшем Сәлим, без икебез дә ислам күге астында елга, җиде тау, җиде дала илләрендә яшибез. Безнең иман-тел вә гореф-гадәтләребез генә түгел, гозер-зарларыбыз да бердер: хөрмәткә лаеклы адәмнәрнең дан-дәрәҗәсен күтәрүдер вә күрше-күлән кан кардәшләргә игелек кылудыр. Хактыр, туран илтабарлары һәрчак киң күңелле, юмарт, гадел вә ярдәмчел булдылар, шуңа күрәдер, күрәсең, Аллаһы Тәгалә безгә һәрчак мәрхәмәтле булды, игелегеннән ташламады, язган итсә, киләчәктә дә ташламас. Иншалла, иман китергән һәр адәм үз теләгенә ирешер, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зурдыр, сөбхандыр. Илчем Садакның Төн илләрен күрәсе килә, шуңа, рәхим итеп, шул тарафларга чыгарга ярлык бирерсең. Гозеремнең беренчесе шулдыр. Бер хакыйкать бардыр: Аллаһы Тәгалә безгә шаһ дәрәҗәсен бирсә дә, сәламәтлегебезне үз кулына тапшырган. Сырхаулап торам, ашаганым аш түгел, эчкәнем бал дигәндәй, дөньядан– ямь, яшәвемнән тәм тапмый башладым. Хак Тәгалә, якты дөньядан берәүнең дә тәкъдире җитмичә киткәне юктыр. Өмет белән яшим, өмет итәм. Үткән айда, урнысы оҗмахта була күрсен, син җибәргән аты-даны туран дөньясына таралган табибым Таҗетдин Болгари вафат булды. Үргәнечкә төкле аягы, җиңел кулы белән килгән иде, авыр туфрагы җиңел булсын.
Ыру-кан кардәшем Сәлим, сез һәрчак гозер иткәнгә иман-игелек кылып, яманлыкны тыеп, яхшылыкны яклап хакимлек иттегез. Икенче гозерем шулдыр: сараеңда мәрхүм Таҗетдин Болгариның энесе Хәсән ибне Юныс табиблык итә икән. Рәхимле Алла итеп җибәрсәңез иде ошбу адәмне мәнем кырыма. Үтенечем кире какмасаңыз, Аллаһы Тәгалә берне ике итеп кайтарыр. Амин.
Тазаррыг кылып, газиз өметләр итеп, Харәзем шаһы Олуг Мөхәммәттер».
– Инде инандыңмы, вәзир Исхак, илче Садакның кем булуына? Ә син аны шымчы, тимерчебезне урларга килгән карак иттең. Боерам: Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка кул күтәргән кеше атна-ун көн дигәндә сараем зинданында булсын! Аннары Чәчкә бәйрәменә кенәз Андрей Боголюбны чакырт. Янә тагын, бәйрәм үтүгә, базарлы кала төбәген карарга китәрсең. Үзең белән Сувар казыйны, кәтиб Хафизны алырсың. Әйе, оланнар да кушылыр. Баһадир Баян озата барыр.
– Минем үз азатларым да бар, ханиям.
– Үзеңнекеләрне калдырып торырсың. Гали белән Булатяңа кала нигезен үз күзләре белән күрсеннәр. – Сәлим хан бертын уйланып торды да, һәммәсенә күз йөртеп чыккач: – Өстәмә боерыгым Баян баһадир кулындагы хатта булыр, хатны анда баргач кына ачып укырсыз! Үтә кушканны, вәзир!..
Вәзир Исхак барысына да төшенде. Сәлим ханның теләге изгедә – яңа кала салынасы төбәктә… Калганын уйларга кодрәте җитмәде вәзир Исхакның. Шулай ук аның киңәшен тотарга исәпләдеме хан? Йа Ходам, тагын ни белән бетәр бу хәл?! Тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар, ханнарга уй-киңәшең әйткәнче, уй-теләгең белдер, дип.
– Шөһрәтлем, оланнар нигә кирәк анда?.. – Вәзир хан аягына төште. – Хаталандым мин, ханиям…
– Тор, вәзир! Шатланасы ит. Мин киңәшеңне тотарга карар кылдым. Барысы да син дигәнчә килеп чыкса, урының ил түрендә булыр, углың гына түгел, оныкларың да хан түреннән төшмәсләр…
Вәзир Исхак әкрен генә күтәрелде, шулай ук күндәм генә ишеккә таба кузгалды.
– Сабыр ит, вәзир! – диде Сәлим хан.
Вәзир Исхак ханга таба борылды, янә баш иде.
– Тыңлыйм, шөһрәтлем.
– Әллә киңәшең тотып ялгышлык кыламмы, вәзир?
– Бер хакыйкать бар, ханиям. Гаепле – бер, гаепләүче икеләтә гөнаһлыдыр. Беренчесен кабул иттегез, инде тагын бер киңәшем тыңлагыз. Җибәрмәгез табибыгыз Хәсәнне Олуг Мөхәммәткә. Ул сезгә аны кире кайтармас. Гарәпләр, әүвәл сәламәтлегеңне сакла, аннары – илеңне, дигәннәр.
– Вәзир Исхак, ханияңә тагын бер-бер әйтер сүзең бармы?
– Кичерә күрегез, шөһрәтлем. Мин биредә бары тик канат кагучы гына, сез – очучы вә очыртучыдыр.
Сәлим хан каударланып көмеш кыңгыравын зеңләтте, шунда ук хан каршына бусагабаш Камай килеп басты:
– Ни боерасыз, ханиям?
– Шәех Игәнәйне, табиб Хәсәнне, баш әл-казый Ишкулны һәм ханбикә Зөбәрҗәтне дәш. Тиз йөре, бер аягың – монда, бер аягың анда булсын.
Дөрес кыламмы дигәндәй, Сәлим хан кәтибе Хафиз ягына күз төшереп алды, теге дикъкать белән нидер язып утыра иде. «Яза бирсен, – дип уйлады Сәлим хан. – Аннары укырмын».
Кәтиб Хафизны, сарай елъязмачысын, Сәлим ханга угланы әмир Хаҗи табып бирде. Берәүләр Хафизны әүвәл Багдад солтанында китап күчерүче, берәүләр бетекче, хатчы булып торган, өстәвенә солтанга мәдхияләр укыган, диләр. Икенчеләре тәгаен белексез итеп күрсәтергә тырышалар: имеш, кем кулындадыр колчура булган икән, диләр. Кәтиб Хафизның тәрҗемәи хәлен Сәлим хан да рәтләп белми иде. Иң мөһиме шул: кәтиб белекле, галим кеше, төпле киңәшче, акыл иясе.
Әмма сарай кәтибе Хафизның кем икәнен белүче бердәнбер кеше әмир Хаҗи иде. Кәтиб Хафиз Багдад солтанында да хезмәт итмәгән, хатчы да, китап күчерүче дә булмаган, гәрчә бу эшләрне һәрчак башкарып килсә дә, ул, нигездә, китап җыючы иде. Китап сатып алу өчен, ул төрле эшләр башкарды: бетекче дә, язу күчерүче дә, тимерче дә булды. Әмир Хаҗи исә аны тимерче алачыгыннан табып алган иде. Көннәрдән бер көнне угланы әмир Хаҗига Сәлим хан килеп керде. Керде дә угланы әмир Хаҗида китап күчереп утыручы Хафизны икенче көнне үк сарайга илтеп куярга боерык бирде. Чарасыз калган әмир Хаҗи атасына каршы сүз әйтә алмады, Хафизны төяде дә сарайга озатты. Сәлим хан монда аны кәтибе итте һәм китаплар күчерүчеләргә идарә итү белән бергә ханлык елъязмасын алып баруны йөкләде, һәм шундый шарт куйды: хан тәхет ягында булганда, ул һәрчак аның янында булырга тиеш. Кәтиб Хафизның иллә дә матур язуына сокланмаган кеше юк иде. Аннары хатчы һәм бетекче үзенә бирелгән эшне бирелеп, самими рәвештә җиренә җиткереп башкара, китап күчерүчеләрне дә онытмый, хәтта хан угланнарына, оныкларына дәресләр дә бирә иде. Кыскасы, Хафизның тырышлыгын күреп, Сәлим хан куанып бетә алмады, аның хезмәт хакын арттырды, сарай өчен китап алуны да аңа йөкләде. Шул заманнан бирле базарда хан кәтибе Хафизны күрә башлыйлар. Кәтиб янында һәрчак хан казначысы булыр, Хафиз алган китаплар өчен түләр, ә хезмәтчеләр алар алган китапларны капчыкларга тутыра барырлар иде. Еш кына казначы авыз эченнән генә булса да кәтибне орышыр, бертуктаусыз:
– Алла бәндәсе, бу хәтле китап сиңа нәрсәгә, астыңа җәеп ятарга җыенмыйсыңдыр лабаса? Алай дисәң, тышлары каты, – дип сукраныр иде.
Әмма аны кәтиб Хафиз ишетмәс тә, тыңламас та иде, яңадан-яңа китаплар табар, алыр һәм хан сараена алып кайтыр, хан китапханәсенең шүрлекләрен яңа китаплар белән баетыр иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.