Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 19 (всего у книги 51 страниц)
«Димәк, – дип уйлады буйтур, – каган беркая да яу чыкмаган, бер Җаек бәк Итил буйлап җәйләп йөри».
Бәк ишек яры басып торган каравыл алыпларга ияк какты, ике алып буйтурның кулларын бәйләделәр, чатырдан алып чыктылар.
– Елга буена! – дип боерды алар артыннан чыккан Җаек бәк.
Буйтурны, җилтерәтеп, елга буена алып төштеләр. Ул биредән үз алыпларына оран салырга тиеш. Таң аткан, аръяктагы учаклар сүнгән, елга өстенә яр буйларын ялмап томан төшкән иде.
– Бәк, анда бернәрсә дә күренми, томан, – диде каравылбаш.
– Барыбер кычкырсын, – диде Җаек бәк.
Буйтур янәшәсендә басып торган Җаек бәккә күз ташлады, бәк аръякка караган да аскы иренен чәйни, томан эченә кереп сеңгән ярдан күзен дә алмый иде.
– Томан кояш чыккач кына җәелер, олуг бәк, – диде аның артында басып торучы сәүдәгәр Ямат бәк.
– Оран сал, буйтур!
Ни бу? Ниндидер бер йырмак алай башы берүзе чыгып, ике боҗра итеп каравыллар куелган алыплар аша хан кызы Чәчкәне урлый. Аңа, Җаек бәккә, һич тә болгар алыпларының кирәге юк, алар бәк өчен булдылар ни дә, булмадылар ни… Ә менә хан кызы Чәчкәгә зур өметләр баглый иде Җаек бәк. Каганга ул хәбәрче чаптырды: тиздән Кубрат хан кызы Биләмҗирдә булыр… Ә ул юк, кире Өске Кирмәнгә китеп барган. Моның өчен аңа каган рәхмәт әйтмәс… Каган Җаек бәккә зур өметләр баглап, үзенең иң якын олуг сәүдәгәрен хан кызын алырга җибәргән. Ямат сәүдәгәр белән килешүләре кыен булыр. Инде нишләргә?
Җаек бәк уйланды, җитмәсә, буйтур оран салмый, ялындыра. Буйтурның алае аръякта булмавына Җаек бәк тә ышана, әмма күңелен тынычландырасы килә аның.
– Ишетәсеңме, оран сал, буйтур!
Хан кызы Чәчкә каган кулына кергән хәлдә ул Кубрат ханга шартлар куярга тиеш иде. Кабул итәрме Кубрат хан каган шартларын, юкмы – анысы Җаек бәкне борчымады, иң мөһиме: кулга җиңел генә төшерелгән хан кызы юкка чыкты һәм кем аркасында?.. Каравыл алыплары аркасында. Ә бәк аларга, җитмәсә, алтын өләште… Нигә кирәк аңа бу буйтур? Хәзер бер чара кала: Ямат бәк белән буйтурны Биләмҗиргә озатырга. Каган үзе хәл итсен Кубрат буйтурының язмышын. Каганның шымчыларына ышанганда, Көбер хан каганга каршы чыкмаска сүз биргән икән. Әмма ышанып җитеп буламы көтригурларга? Көбер хан – Кубрат ханның каенише…
– Ямат бәк! – диде артында басып торган сәүдәгәргә Җаекбәк, аръяктан күзен алмыйча. – Син бүген үк Биләмҗиргәкитәсең. Буйтурны үз кулың белән каганга тапшырасың. Мин Өске Кирмәнгә таба кузгалам. Каганга әйт: хан кызы тиздән Биләмҗирдә булыр, дип әйтте олуг бәк, диген. Кубрат хан кызы Чәчкә миннән беркая да китмәс…
– Ихтыярың, олуг бәк. Әмма кыеп әйтәсем килә: мин бирегә Кубрат хан кызын алырга дип килгән идем, каган йомышы, бәк.
Җаек бәк, беравык дәшми, фикерен туплый торды.
– Боерыгым үтә, Ямат бәк!
– Миңа каган гына боера ала, олуг бәк.
– Хан кызын бу буйтурга син сатып җибәрдең, Ямат бәк, – дип, сәүдәгәргә таба борылды Җаек бәк. – Син сатып җибәрдең! Буйтур ат койрыгына тагылыр, сиңа һичкем ышанмас.
– Баш өсте, олуг бәк. Кайчан кузгалыйм, ниләралыйм?
– Бер кибет ал, ун алып сиңа. Итил буйлары минем кулда, сәүдәгәр.
– Тәңре, сакланганны саклармын, дигән, олуг бәк.
– Каравылбаш, Ямат бәк белән син китәрсең, иң батыр дигән ун алыпны ал! – диде Җаек бәк, аннары бөтенләй Ямат бәккә таба борылды. – Ишетәсеңме, Ямат бәк, Кубрат хан буйтуры миңа исән килеш кирәк, башыннан бер чәче төшеп калса, җаның-башың белән җавап бирерсең. Без бу буйтур белән франкларга чаклы яу чабарбыз әле. – Җаек бәк буйтур ягына сирпелеп алды. – Тәңре кылган булса…
Буйтурны кабык төпле кибеткә утырттылар. Арба бәргәләнүдән буйтурның бөтен тәне авырта, куллары ойый башлады. Ул арба артыннан терк-терк юырттырып барган Ямат бәккә карап барды.
Язмыш аларны бу кеше белән тагын очраштырды. Теге вакытта Кубрат хан сәүдәгәрне кайтарып җибәрде, ә ул әнә һаман этлекләр эшләп йөри – хан кызын каганга алып кайтып бирергә ышандырган. Үз чиратында каган бу бурычны – хан кызын Ямат бәк кулына төшереп бирүне– Җаек бәккә йөкләгән. Ни Ямат бәк, ни Җаек бәк каган йомышын үти алмадылар. Җаек бәк киредән Өске Кирмәнгә борылды. Ямат бәк иске танышы белән каган янына кайтып бара. Ни эшләтер каган Ямат бәкне?.. Нигә миңа бу буйтур, миңа Кубрат хан кызы Чәчкә кирәк, диярме, әллә, булмаса, җизнәсе сүзенә ышанып көтәргә булырмы?..
– Ямат бәк, кулларым чиштерсәң иде, кулларым ойый.
– Чишегез буйтурның кулларын! – дип боерды Ямат бәк.
– Ат бирсәң, Ямат бәк, ат өстендә кайтыр идем Биләмҗиргә.
– Ат! Төркиләрнең гореф-гадәтләрен белмисең, буйтур. Атка менгән төрки әсир кеше түгел, алып булыр. Ә син – минем әсирем.
– Кубрат хан сине ат биреп озаткан иде, Ямат бәк.
Ямат бәк буйтурны гүя ишетмәде, атын бәк янәшәсеннән атлатып барган алыпка:
– Нинди халык бу болгарлар, – дип зарлана башлады. – Теге көнне кирмәндәгеләр хан кызын чыгармый йөдәттеләр. Сөмрәү кош кулга төшкәч, елга аша йөзеп чыгып, бусы коткара. Моның өчен сине, буйтур, каган ат койрыгына тагар, каганның талканы коры. Җаек бәк тә иманлы, мин булсам, елга буенда ук башың кистергән булыр идем. Синең язмышың каган кулында, буйтур. Ул ни әйтер, шул булыр. Мин Кубрат ханга бер ат урынына коралы-ние белән бер кораб калдырдым. Яхшы, каган кичерде. Мин аңа әйттем, уфтанма, каган, дидем, ул кораб барыбер безнеке булыр, һо-һо-һо!.. Минем каган алдында йөзем ак, буйтур. Җаек бәк уйлансын. Өске Кирмәнне алу аңа җиңел булмас, Кодрак илханны юмаларга, хәйлә белән хан кызын кулына төшерергә Ямат бәк бар иде.
Каравылбаш телгә килде:
– Буйтур каганга тере килеш кирәкме, Ямат ага?
– Җаек бәк хан кызы урынына Кубрат ханның асрауга алган угланы белән котылмакчы. Анысын каган үзе хәл итәр.
– Карга күзен карга чукымый, Ямат ага.
– Тик тор, каравылбаш Бүрке, – диде Ямат, ачуланып. – Тый телең!
– Телгә йозак салып буламы, Ямат ага?! Аннары ул бер миндә генә булса икән.
– Каган телең кискәнне көтәсеңме әллә син, каравылбаш Бүрке?!
– Минекен киссә, башка сөйләр. Болгарлар – безнең кардәшләр, икесе дә бертуган төрки халык. Ни бүләбез?!
– Хатының котырттымы, хатының болгар диделәр?! – дип сорады кинаяләп Ямат бәк каравылбаш алыптан.
– Болгар, Ямат агай, болгар булыр хатыным. Безгә, болгарларга, яу чабарга түгел, әнә куәтләнеп килгән сарациннар белән алышырга кирәк. Алар әнә Тимер Капка тирәсендә күренә башлаганнар, ди. Сарациннан битәр Биләмҗирне яһүд басты, болгарда өч болгарга бер грек булса, Биләмҗирдә өч хазарга бер яһүд, каган белән бер табында ашыйлар, – диде Бүрке.
– Хак әйтәсең, Бүрке, хак әйтәсең. Мин үзем дә Кубрат хан белән орыш ягында түгел. Кубрат хан әнә мине исән калдырды, ат биреп җибәрде. Болгарлар белән бүлгән далаларыбыз юк. Яшә тату, сәүдә ит, Тәңресе бер, теле, гореф-гадәте… Кичә Биләмҗирдән хәбәр юллаучы килде. Кубрат ханның төптәңресе Ирсанны илхан Батбай каганга биреп җибәргән икән. Каганның төптәңресе Үрәгәй картайды, авызында – теше, сүзендә ямау юк. Ә Җаек бәк кызны яңадан кулына төшерә алмас. Кыз – кирмәндә. Анда Кодрак илхан. Эт авызыннан сөяк алып булмый. Җаек бәккә мин үзем дә ачулы, Бүрке. Ул минем иң сылу кәнизәкләремне бер дирһәмсез тартып алды, өстеннән дәгъва белән каганга бардым. Ярый, кире алып бирермен, кәнизәкләрең Румга илтеп сатарсың, диде, ә үзе кыл да кыймылдатмады. Үзең әйтмешли, карга карганың күзен чукымый. Моны Җаек бәккә җиткергәннәр, шуннан соң бәк миңа ачу тота, җай чыккан саен, әче итеп чеметә. Ишеттеңме, киткәндә ни диде: буйтурның башыннан, имеш, бер чәче дә коелмасын. Күр, ни ди бит! Гарьлегеңнән җир тишегенә кереп китәрсең…
Арба артыннан ат атлатып килгән Ямат бәк белән каравылбаш, җилле генә юырттырып, алга уздылар, аларның урынын икенчеләре биләде.
Кояш югарыга күтәрелгән саен, көн эсселәнә барды. Җигүле атлар да юыртудан адымга күчтеләр, койрыклары белән чебен-черкине куып, әкрен генә атлыйлар. Кем дә аларны ашыктырмый, атлар үзләре дә ашыкмыйлар иде. Күрәсең, Ямат бәк үзе дә бик ашыкмый иде. Биләмҗиргә кайтуга, аны каган чакырыр, төпченер. Җаек бәкнең ачуын аңардан алыр. Кем белә, өметләнеп кайтадыр Ямат бәк: бәлкем, Җаек бәк хан кызын бик тиз кулга төшерер һәм, куып ук җитмәсә дә, тиз арада кайтып та җитәр…
Атларны куаларга тотындылар. Арба дыңгырдаудан, сикәлтәләрдә селкетүдән эчләр төшмәле иде. Көн кичкә таба авыша башлады. Көнозын диярлек юлда булдылар. Ахыр зур булмаган калага тукталдылар, каравыл алып агач кисмәктән буйтурга су китереп эчерде.
– Эч, буйтур, әйдә, күр күрмәгәнеңне, – диде каравылбаш, кинаяле елмаеп, Ямат бәккә күз кысып алды. – Эч, эч, Биләмҗиргә кадәр әллә тия мондый салкын су, әллә юк…
Илбарыс буйтур кипшегән иреннәрен ялап алды, кисмәк читенә иреннәрен терәде һәм йотылып эчә башлады. Ниһаять, ул эчеп туйды, Бүрке алыпка рәхмәт әйтте, аңа игелек теләде.
– Бүрке, Биләмҗир еракмы әле?
– Тагын ике тапкыр су эчәрсең әле, буйтур. Эчәргә су тапсак… Ашарыңа мә, тозлы ит кимер, сусауны баса.
Итне чәйнәп бетергәч, буйтурга бер җам кымыз салып китерде каравылбаш Бүрке.
– Игелекле бул, Бүрке.
– Игелек ни ул, буйтур. Әнә кем игелекле бу дөньяда – Ямат агай. Явызлык кылган саен, игелеге арта бара.
– Ни сөйлисең син анда? – дип сорады арырак торучы Ямат бәк. – Бетер, кузгалабыз.
Кояш баешка таба тәгәри, атлар бер көйгә генә юырталар. Ямат бәк юыртып барган атлар көенә җырлап җибәрде. Матур җырлый иде сәүдәгәр, тавышы моңлы иде, ә менә кылган эшләре бер дә тавышына тәңгәл килми икән. Күп тә үтми, кояш офык читенә кереп батты, ул арада эңгер иңде, юлчылар туктамадылар, һаман елга буйлап түбән төштеләр. Берара баргач, юлчылар диңгезгә җиттеләр. Дымлы диңгез исе күкрәккә тулды, атлар да җиллерәк юырта башлады.
Кичүне караңгы төшкәндә генә кичтеләр. Кичүне узып, бертын баруга, кичке шәфәкъ әкрен генә эреп югалды, диңгезгә җиткәндә, караңгы төн канатын җәйде. Ай калыкты, ул каяндыр диңгез артыннан тәгәрәп чыкты. Хазар диңгезе өстеннән офыктан ярга кадәр көмеш сукмак сузылды. Юл диңгез буеннан бара. Буйтур арбаның әле бер урынына, әле икенче урынына күчеп утырды, ни генә кылмасын, янбашлары авыртуга түзәр хәле калмады. Арба артыннан атларын юырттырып барган Ямат бәк белән каравылбаш Бүрке тагын сөйләшәләр:
– Каган Җаек бәкне яклар дисеңме, Ямат агай?
– Яклар. Төптәңре Үрәгәй дә, аксакаллар да берни дә кыра алмаслар.
– Каган рөхсәт итсә, син бу буйтурны кол итеп сат, Ямат агай. Кимендә ике мең алтын бирәчәкләр. Кубрат ханның ятим угланы дисеңме?!
– Кем алыр, Патшакалада булса икән ул. Румлыларның кол күрделәрме, күзләре тона. Төркидә колларга да алып иреге бирелә: өйләнә һәм бала үстерә ала, мал-туар тотарга хакы бар.
– Шулмы булды ирек, Ямат агай?! Ирек ул әнә… Һавадагы кошлар…
24
Балкыр илханнан ике-өч көн саен хәбәр килеп торды. Җаек бәк төп алае белән Итил буйлап югарыга күтәрелә икән. Батбай илхан исә дәшмәде, киткән бер йомышчы эзсез югала торды, Кубрат ханның моңа җаны көйде, әмма кавханнарына әйтергә ашыкмады. Аланнар белән төркиләр арасында вак-төяк чуалышлар булып алгандыр. Балкыр илхан хәбәр итеп тора: каганның Биләмҗирдән чыкканы юк. Ниһаять, Кодрак илханнан хәбәрче килеп җитте. Җаек бәк Өске Кирмәнне камаган, Чәчкәне сорый икән. Чәчкә, үзе теләп, Җаек бәккә чыга, һәм аны Биләмҗиргә озаталар. Бу хәбәр белән килгән йомышчыны чак кына кыйнап ташламады Кубрат хан. Йөрәк купмаслык хәбәрме, ничек хан янына кереп шул сүзне әйтмәк кирәк! Чәчкәне Биләмҗиргә алып китеп баралар!.. Кодрак илхан кайда? Адай тархан ни караган?!
Хәбәрчене чыгарып җибәргәч, Кубрат хан үз-үзенә урын таба алмады. Тәңре шаһит, каган өчен яуламады ул җәйләү-биләмәләрен. Нигә, һич югы, Аппак кайтмый? Ни кылып ята көтригурлар ыстанында?
Кубрат хан бүлмә буйлап йөренде-йөренде дә кече кавханга философны чакырырга кушты.
Философ Иоанн Фасиан көттерми килеп тә җитте.
– Киңәш ит, философ, ни кылыйм? Кызым Чәчкәне каган бәге әсир иткән, каганның башкаласы Биләмҗиргә алып китеп бара икән. Кодрак илхан каганның уң кулы Җаек бәккә каршылык күрсәтмәгән… Өлкән угланым Батбай дәшми, җибәргән йомышчыларым әйләнеп кайтмый. Киңәш бир, философ, яу чыгыйммы, көтимме?..
– Олуг хан, – диде философ, хан янәшәсенә утырып. – Сезнең кулда дошман турында төгәл мәгълүматлар бармы?
Кубрат хан шикләнебрәк философка карады. Гадәттә, философ Дәмәшкъ кафтаны киеп йөрер иде, бүген исә аның өстендә кызылга зәңгәр буй төшкән Рум чапаны, билен шул ук төстәге пута белән буган.
– Димәк, төгәл мәгълүматларыгыз юк, олуг хан?
– Нә киңәш итәргә исәбең, философ?
– Дәүләт белән дәүләт арасында орыш булыр алдыннандошманның көчен, кайчан яу чыгасын төп-төгәл белергә кирәк, олуг хан.
– Шуннан, шуннан?
– Бәлкем, безгә, базилевс илчеләре булып, хан кызын каган кулыннан алырга язгандыр, олуг хан.
– Тәңрем!
– Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр, олуг хан.
– Итәр, – диде хан, философка карамый гына. – Итәр…
Кубрат хан кузгалды, гасабиланып, ишекле-түрле йөренә башлады.
– Миңа бер кораб бирегез, Кубрат хан. Румда ясалган галера. Без – Рум илчеләре. Патрикий Симеонны алырмын.
– Патрикий Симеон нигә?
– Дин әһеле – ил әһеле, хан. Дин әһеленең илче белән булуы каганны тәмам инандырачак. Мин Болгар аша бармам Биләмҗиргә. Барыр юлым диңгездән булмас, әүвәл Тын елга буенча күтәрелербез, аннары галераны, арбада тартып, Итилгә чыгарырбыз. Беррәттән илчеләр дә, багучылар да булырбыз.
– Максатың, философ?
– Максат, олуг хан, кызыгыз Чәчкәне ничек кенә булса да кулга төшерү, каганның чын уй-теләген белү…
– Сезне танучылар табылса?..
– Мин сакал үстерәм, патрикий Симеонны хазарлардан белгән кеше булмады кебек.
– Ишкәкчеләр итеп кемне алырсыз?
– Ишкәкчеләргә көтригурларны алырга булыр, Румда ишкәккә күбрәк алар утыра.
Кубрат хан янә йөренеп килде, философ каршына туктады.
– Сиңа билгеле булса кирәк, философ, кызым Чәчкәгә каган яучылар җибәргән иде, мин аларны куып диярлек кайтарып җибәрдем, ә ул әнә нинди мәкер уйлап тапкан – ниндидер юллар белән Өске Кирмәндәге Чәчкәне кулына төшергән. Биләмҗиргә алып кайтып җиткерсәләр, каган миңа янә яучылар җибәрер, бу юлы инде ышанып җибәрер, риза булсам-булмасам да, каган Чәчкәгә өйләнер. Төрки халкы бу никахны кабул итәр, мин каган белән орыша да алмам. Чәчкә базилевс угланы Юстинианга ярәшкән. Бер кызны ике тапкыр ярәшмиләр… Әллә соң Тәңре шулай телиме, философ? Кичә бик яман төш күрдем, ни дип юрарга да белмәдем, төш юраучыга әйтергә курыктым.
– Төш юрау уйдырма ул, хан.
– Уйдырма, – диде хан, шикләнә төшеп. – Уйдырма. Сиңа уйдырмадыр да бит. Каганда төптәңре булып Үрәгәй карт тора. Яше йөзгә җитеп килә бугай инде. Төптәңре Ирсан юкка чыкты, аның шунда булуы бар, философ.
– Биләмҗирдә безнең кешеләр дә бар, олуг хан. Төптәңре Ирсан илен саткан икән, аны юлдан тиз алып ташларбыз.
– Соңгы сүзең ошатмадым, философ…
Кубрат хан тәхетенә менеп утырды, уйга калды. Шактый утыргач кына әйтә куйды:
– Мин риза, философ. Кайчан сәфәр чыгарсың?
– Мөмкин булса, иртәгә үк кузгалыр идем, олуг хан.
Кубрат хан таягы белән деңк итеп идәнгә төртте, шундук кече кавхан килеп керде.
– Кече кавхан, философ Иоанн Фасианга иң яхшы грек галерасын сайлап бир, сораган кешеләрен бир! Хан казнасыннан бүләкләр биреп җибәр, кайсын сорый, шуны илтеп корабка төят. Кулына ике мең алтын дирһәм тапшыр. Мин әйттем!
– Баш өсте, олуг хан. Барысы да син дигәнчә булыр. Олуг хан, кыеп әйтер сүзем бар иде. Аппак ханша кайтты, дала як капкасын узып килә.
– Сөенчеңә рәхмәт, кече кавхан. – Кече кавхан чыгып киткәч, Кубрат хан философка таба борылды: – Койрыкчыны үзем бирәм, койрыкчың Дәнис булыр.
– Мин риза, хан. Мин китим, минем юлга җыенасым бар.
– Ак юл сиңа, философ. Исән-имин кызым алып кайтсаң, бәһам шул галера булыр. Мин әйттем!
Ишектә ханша күренүгә, Кубрат хан тәхетеннән төште, ханшага каршы атлады.
– Ханым Кубрат! – диде Аппак һәм, ашыга төшебрәк, ханга якынлашты. – Ханым, алҗыдым, юл бик озын булды…
Кубрат хан хатынын кочты, битеннән үбеп алды:
– Көбер хан ни хәлдә ята?
– Көбер хан төмән алай белән Маныч елгасына килергә сүз бирде, ханым…
– Тынычлан, ханша! – Кубрат хан хатынының кулыннан алды, түр бүлмәгә әйдәде. – Чәчкә кызыбыз исән… Иртәгә философ Биләмҗиргә китә.
Ханша кисәк туктады, яшьле күзләре белән ханга карады.
– Әйтеп бетер, Җаек бәкнең кызыбыз Чәчкәбезне тотык итеп Биләмҗиргә алып китүе…
– Хак, ханша…
– Кубрат, җый алай, дәш илханнарны, чап яу Биләмҗиргә, коткар кызыбызны! – Аппак иренең җиңенә тотынды, башын күкрәгенә төртте. – Бердәнбер кыз баланы, хан. Ничек оялмый, ничек аны җир упмый, Тәңрем…
– Тынычлан, ханша. Барыбыз да Маныч елгасы буена җыелырбыз. Без җиңәрбез.
– Каган сине картайган дип бара икән, ханым.
– Ашиналылар белән каберең якын булмасын. Әйе, мин картайдым, ханша. Халык сарык түгел, күрә. Әмма минем илханнарым бар, минем бөркетләрем! Бу юлы мин ашиналыларның тамырын корытырмын. Шунсыз безгә рәхәт яшәү килмәс, ханша.
Кубрат хан тәхетенә менеп утырды, таягы белән идәнгә деңк-деңк төрткәләп алды.
– Төпчегем Аслан кирәк миңа бүген. Кайтсын, кайтарсыннар!
– Киләсе җәйгә Аслан илхан император угланы Юстиниан белән Фанәгүргә килергә булган, хан.
– Соң булмасмы, ханша? Үзем сорадым, үзем үк ышанмый утырам. Кем әйтте?
– Көбер хан әйтте, аның Патшакала тулы шымчылары.
Кубрат хан йомышчысын дәшеп алды:
– Табын хәстәрләгез, кымыз куегыз, – диде.
– Яуга кузгалуың кайчан булыр, ханым?
– Биләмҗирдән философ кайткач, ханша.
– Ул тиз генә кайта алмаса, ханым?
– Кайтыр, ханша. Дошман белән орышыр өчен башта аның көчен, алай чамасын белергә кирәк.
– Төптәңре Ирсан Батбай илхан кулында икән, ханым! Илханны ак киезгә утыртып, олуг хан итеп аксакаллардан күтәртәм, дип йөри икән.
Кубрат хан кашын-күзен җимерде, бертын дәшми торды.
– Ханша, – диде Кубрат хан, тешен кысып. – Ханша, миңа каршы төшкән кешене – үз угланыммы ул, иң якын кавханыммы, тарханыммы – көне-сәгате белән ат койрыгына тактырачакмын. Миндә хәзер грек уты бар. Кубрат хан беркемгә дә бирешмәс.
– Ут дошман өчен. Илең саклап калу өчен акыл кирәк, хан. Батбай илхан сиңа каршы булса, нишләрсең?
– Дошманнарым белән ни кылсам, шуны кылырмын, ханша. Баш кисүдән кылыч тутыкмый.
Икенче көнне илчеләр корабын Биләмҗиргә озаткач, Кубрат хан алачыкка Симай ата янына юнәлде. Олуг хан хәзер көнаралаш диярлек алачыкта була, грек уты тутырылган чүлмәкләр белән кызыксына иде. Алачыкка килгән саен, Кубрат хан Симай ата эшенә куанып бетә алмады. Грек уты тутырылган чүлмәкләр белән алачык амбарлары тулды, аларны күргән саен, Кубрат ханның күңеле тынычланып кайта иде. Симай ата дивар башларына ташаткычлар куйдыртты һәм һәр ташаткычка алыплар билгеләде, грек уты тутырылган чүлмәкләр бирергә боерды, аларны кабызырга, атарга өйрәтте. Грек уты тутырылган чүлмәкләрнең шартлавын сынарга Кубрат хан үзе дә килде. Ут төшкән җирдә мәхшәр килгәндәй бар нәрсә дөрләп яна иде.
Сынаулардан Кубрат ханның күңеле күтәрелеп кайтты. Юк, Болгар хәзер беркемгә дә бирешмәс, аңарда грек уты бар. Их, үз гомерен дә бер егерме яшькә яшәртә алса икән!
Сарайга кайткач, Кубрат хан кече кавханын чакырып алды.
– Кече кавхан, Аспарух илханга йомышчы җибәр! Юлда булса да куып җитсен һәм менә бу хатны аңа тапшырсын. Тамга ханныкы! Мин әйттем!
Хатны Кубрат хан кичтән үк яздыртып куйган иде. Хатка нинди җавап килер, Кубрат хан белми. Алай да Аспарух илханга ышана олуг хан, килер ул углан вәгъдәләшкән төбәккә. Ә менә Батбай илханга өченче йомышчы җибәрә инде. Батбай илханга ул төптәңре Ирсанны Маныч елгасы буена, орыш кырына алып килергә боерды. Төптәңре өлкән илхан белән килә кала икән, алар килүенә елга буенда корбан чалдырырга нияте. Бу хәл үзенә күрә бер бәйрәмгә әверелер. Шунда Кубрат хан төптәңре Ирсанны кичерер, шунда илханнарның берсен, ак ат тиресенә күтәртеп, олуг хан итәр.
Көн төшлеккә авышкач, Кубрат хан бүлмәсенә узды, аны ханша көтә иде инде. Табын янында элек илханнардан берәү яисә Чәчкә кызлары булыр иде, хәзер әнә икәүдән-икәү генә калдылар, икесе дә шул турыда уйлап, күзгә-күз карашып алдылар.
Табын янында Кубрат хан әйтте ханшага:
– Аштан соң Өске Кирмәннән кайткан йомышчы чапкын алыпны кабул итәм. Син дә керерсең, ханша, – диде.
Ашап-эчкәч, Кубрат хан тизрәк тәхет бүлмәсенә ашыкты, кабалана төшебрәк тәхетенә менеп утырды, йомышчыны дәшәргә кушты. Аның тизрәк Өске Кирмәндәге хәлләрне беләсе килә иде. Ул арада ханның янәшәсенә ханша килеп утырды. Йөгерә-атлый йомышчы алып килеп керде, хан каршына килеп баш орды:
– Кадерле олуг хан, гүзәлләрнең гүзәле ханша, кыюлыгым җитеп хәбәр итәм: буйтурның йырмак алае Өске Кирмәнгә килеп җитте. Барысы да исән-сау кирмәнгә кереп урнашты…
– Йә-йә, сөйлә, – диде хан, сабырсызланып.
– Олуг хан, сөенче, ятим угланыгыз Илбарыс буйтур, төнлә белән Итил елгасын йөзеп чыгып, Җаек бәктәге җиде тотык болгар алыбын һәм кызыгыз Чәчкәне коткарды. Чәчкә кызыгыз хәзер Өске Кирмәндә, Кодрак илхан карамагында!
Кубрат хан тәхетеннән сикереп торды, йомышчыны кочагына сөреп алды. Аннары, таягын төя-төя, йомышчыларны чакырды:
– Кече кавхан! Сарайдагы бар булган булышчыларны чакыр. Тиз! Сөрәнче, оран сал, җыелсыннар тәхет бүлмәсенә.
Бүлмәгә бик тиз халык җыелды, шуннан Кубрат хан йомышчы алыпка:
– Сөйлә, алып! – диде.
– Мин сөйләдем бит инде, олуг хан.
– Тагын бер әйт.
Йомышчы алып янә сүзләрен кабатлады. Шуннан соң Кубрат хан йомышчыны янә кочагына алды, уңлы-суллы битләреннән үпте.
– Истәлекче, яз! Атың, атың ничек, баһадир?
– Мин баһадир түгел, олуг хан, йомышчы алып.
– Берегең кемдә?
– Алостаз Дәянда. Атым Торгын булыр, олуг хан.
– Истәлекче, яз! Торгын алып бүген көннән минем баһадирым булыр. Кече кавхан, баһадирга алаемнан мең алып бир, береге белән алостаз Дәянда булыр. Мин әйттем!
– Баш өсте, олуг хан.
– Буйтур Илбарыс үзе котыла алмады, олуг хан. Аны Җаек бәк, әсир итеп, Биләмҗиргә озатты…
Ханша аһ итте, әмма Кубрат хан аның ягына хәтта әйләнеп тә карамады.
– Тәңре бар икән әле, буйтур исән, – диде олуг хан. – Баһадир, син иртәгә иртүк Өске Кирмәнгә кузгал. Кирмән камауда булса да, булмаса да, Кодрак илханга хәбәр итәргә тырыш. Олуг хан тиз арада Маныч елгасына таба кузгала, Кодрак илхан шунда килсен. Үзең белән йөз алып ал. – Олуг хан кече кавханга таба борылды. – Актай кавхан, минем алаемнан баһадирга йөз алып бир, сыналган, үткер алыплар бир. Мин әйттем!
Ханша телгә килде:
– Ханым, Чәчкә кызыбызны алырга бүген үк алай җибәр яисә үзең юлга чык. Алып кайт Фанәгүргә балабызны.
– Ханша, Кодрак илхан кызыбыз Чәчкәне Маныч елгасына алып килер, мин аңа шулай боердым. Кирмәндә һичкем белмәгән яшерен капка бар.
– Хан, каганның уң кулы Җаек бәк янә Өске Кирмәнгә кузгалган. Ул кулына Чәчкәне төшермичә тынычланмас.
– Илчеләр кайтмыйча, мин Фанәгүрдән кузгалмыйм, ханша.
Кубрат хан барчасына да баш иде, бу аның китәргә рөхсәт дигән шартлы билгесе иде. Олуг хан янында ханша гына калды.
– Ханша, менә ничә көн инде император Ираклийдан сурәткә табынучылар агыла. Ни кылыйм?
– Кабул ит, җир бир. Кеше – кешедән, таш таштан ерак китә алмый.
Кубрат хан шахмат бүлмәсенә таба кузгалды:
– Ханша, базилевс ачуланмасмы икән? Ул аларны анда утта яндыра икән, төрмәләргә яба, илләреннән сөрә.
– Ханым, син бөтен хәбәрне дә соңга калып ишетәсең. Император Ираклий Патшакалада юк, сарациннар белән орышып йөри. Безнең ятим угланыбыз да әнә каган кулына әсир төшкән. Буйтур Чәчкәне ярата иде.
– Ярату, ханша, игелекле эш. Ярату гаеп түгел, яратмау гаеп. Алар бер анадан туган балалардай үстеләр. Туган туганны яратмаса, туган туган белән тату яшәмәсә, илгә афәт килер. Кичә генә базилевстан җиде кораб корал килде. Мин вәгъдәмдә калам, минем базилевсның ачуын китерәсем килми, ханша. Мин беләм, ханша, алар бер-берсен яраталар иде, ярату гаепме, дим ич!
– Базилевс каганга да корал сатып ята, үзең күрдең, буйтурың алып кайтып күрсәтте. Ә син, ханым, каганның сәүдәгәрен иленә кайтарып җибәрдең.
Олуг хан бакчага чыкты, алмагач төбендәге эскәмиягә утырды:
– Бу арада минем башым катты, ханша. Корал сатуда мин базилевсны гаепли алмыйм. Мин ул турыда бик күптәннән ишетә киләм. Базилевс аны күз буяу өчен эшли. Рум императоры безгә корал гына түгел, ефәк, киҗе тукымалар, имбир, борыч, җиләк-җимешләр дә җибәреп тора. Син, ханша, кыска акыллы дип уйлыйсың кебек мине. Ханың ул хәтле кыска акыллы түгел. Мин Биләмҗиргә шымчы илчеләр җибәрдем. Алар бөтенләй хазарлар көтмәгән яктан барып керерләр Биләмҗиргә, шул җайдан ул яктагы биләмәләрне дә күрерләр. Җаек бәк ни кылып ята анда? Мин философка зур өмет баглыйм, ханша.
– Илчеләрең исән-сау әйләнеп кайтырлармы? Каган башларын кистермәсме? Аларны иң әүвәл Үрәгәй кабул итмәс. Төптәңре Үрәгәй гомер-гомергә румнарны яратмады.
– Каган Үрәгәйне тыңлармы, ханша? Картайган индетөптәңре Үрәгәй, бер аягы белән гүрдә. Мине Үрәгәй түгел, төптәңре Ирсан борчый, ханша. Батбай углан аның коткысына бирелде, сихерләде илханны карт төлке, сихерләде. Әле булса хәбәре юк. Киткән бер йомышчым әйләнеп кайтмый.
– Илне яшь илханга бирер идең, хан. Картайдың, шик-шөбһә белән яшисең.
Кубрат хан кисәк торып басты, текәлеп, ханшага карады, ханның карашын Аппак ияген чөя төшебрәк кабул итте. Хан аңа бер сүз дә әйтмәде, борылды да сарайга юнәлде. Кинәт җавапсыз калуының сәбәбе бар иде: ханша сүзендә хаклык күрде ул. «Мин үзем дә күрәм ич, нигә ул мине ашыктыра!»– дип уйлады хан, артыннан килүче ханшаның аяк тавышларына колак салып. Шик юк, орышка кадәр Бөек Болгар алаен илханнарның берсе җитәкләргә тиеш. Әмма кайсы илханга тәвәккәлләп ил-җәйләүләрне тапшырырга?..
Йулыш каганны заманында җизнәсе Җаек бәк коткарып калды. Ашина ыруы җир йөзендә каламы, юкмы дип бөтен Тын елга, Итил суы буйларының асты өскә килгәндә, унике яшьлек Йулыш илханны Җаек бәк Харәземга алып китә. Кубрат хан куа бармады, яулаган җәйләүләрне барлыйсы, элек каганга буйсынган бәкләр белән араны өзәсе бар иде. Бәкләрнең кайберләре аны шундук олуг хан итеп кабул иттеләр, әмма баш күтәрүчеләре дә булмады түгел, аларның күбесен юк итте Кубрат хан, бер ишесе, Кубраттагы гайрәтне күреп, буйсынырга мәҗбүр булды. Хәзер әнә шул бәкләр Йулыш илханны каган итеп ак киездә күтәргәннәр, җәйләүләр даулыйлар, алай җыялар, каганны яклыйлар. Әйе, тагын бер күзгә-күз очрашасы бар икән әле ашиналылар белән. Хәзер инде Кубрат хан ашиналыларның түрә башларын калдырмас, бер ишесен ат койрыгына тактырыр, бер ишесен, камытка утыртып, Фанәгүр төрмәләрендә черетер. Мәгәр моның өчен Кубрат ханга иң әүвәл Йулыш каганны җиңү кирәк иде. Йулыш каганны Харәзем шаһы яклый, төмән-төмән алай бирә. Ә Харәзем шаһы – император Ираклийның кан дошманы. Менә шушындый җаваплы чорда ханша, тәхеткә үзең теләгән илханны утырт, дип җанга тия. Тәхеткә яңа олуг хан утыруга, илханнар үзара орыш башламаслармы? Батбай әнә әле үк баш бирми…
Кубрат беркайчан да ханша Аппакның ни теләвен аңлап бетермәде. Ханша әле елмая-көлә, шатлыктан тау чишмәседәй чылтырый, әле елга өстенә төшкән иртәнге томан кебек тынып, йомылып кала. Моңа кадәр Кубрат хан Аппагы турында беркайчан да баш бетереп уйламады. Көче-куәте шулхәтле бөек иде ки, күп вакытта ул ханшаны күрде дә, күрмәде дә, киңәш-сабакларына бик сирәк колак салды, хәтта тыңлаган чакларында да ахыр чиктә үзенчә эшләде, үзенчә хәл итте. Аппак бар– әйбәт, юк – ансыз да яши алыр сыман иде. Бүген исә Кубрат хан, гомерендә беренче тапкыр дияргә була, уйга калды. Аппак аны яратып яшәдеме? Укытучы Константинның хатларын укыганда, хан бер нәрсәгә шакката иде: чынлап та, шулай яратып була микән бу хатын-кыз затын?
Алар сарайга керделәр, Кубрат хан янә Аппакка күз төшереп алды. Хикмәтле хәл: ул ханшада шундый гүзәллек күрде ки, әйтерсең ханша бу чибәрлеген кая булса яшереп торган иде. Хан үзенең хатынына беренче тапкыр, күп еллар элек булганнан соң, кабат янә бер сокланып карады. Яратып яшәдеме икән ирен? Яраткандыр, яратмаганда, алты бала табып бирер идеме? Әле булса хәтерендә: күктәге айдай чибәр кыз озын керфекләрен еш-еш каккалап каршына килеп баскач, Кубратның аяк астындагы җир чайкалып киткән шикелле булган иде. Тәмам сихерләде шунда Тугры хан кызы яшь Кубрат ханны. Бу халәттән бик тиз айныды айнуын Кубрат хан, әмма ул чакта Аппакны күргәч тә яшен суккандай катып калган иде. Тора-бара гадәтләнә башлады, беренче күргәч тә яшен чыбыркысыдай чәчрәп киткән мәхәббәт югалган кебек иде, инде менә картаеп килгәндә тагын әллә нишләде Кубрат хан. Ханшасы ханша гына түгел, гүя күктән төшкән фәрештә иде. Нишләп алай картайган көнендә шундый шашынып ярату килде микән? Әллә соң ул мәхәббәт дигәне картлыкта янә бер әйләнеп кайтамы?.. Әллә үлеме якынаямы?.. Үләр алдыннан иң якын кешеләрең турында уйлый башлыйсың, диләр бит. Кубрат ханның Аппагы – чынлап та гүзәлләрнең гүзәле. Бер аксакал, Аппакны күргәч: «Чү-ү, олан, әйтмә каты сүз хатыныңа, бу балага Тәңре кулы тигән, юкса бу кадәр сылу була алмас иде», – дигән иде. Ул вакытта Кубрат хан аксакалның сүзләренә колак та салмады. Менә бүген исә, еллар үтә-үтә бала тапмый башлагач, Аппагы яшәреп, тагы да гүзәлләнеп киткән иде.
Кичә ул Кафа һәм Сутау калаларыннан килгән сәүдәгәрләрдән гәрәбә муенса сатып алган иде. Сарай имчесе: «Муенса тамак чиреннән дәвалый», – дигән булды. Ә Кубрат хан аны бөтенләй башка максат белән алган иде: хатынын куандырырга теләде. Тәхетенә килеп утыргач, Кубрат хан кесәсен капшап карады. Муенса кесәдә иде. Аннары әкрен генә торды да Аппак янына килде, кесәсеннән муенсаны алып, хатынына кидерде. Аппак кинәт кенә ханның күкрәгенә капланды да тынып калды. Кубрат ханның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Ниһаять, Аппак күзләрен күтәрде, мөлаем елмаеп, ханның күзләренә карады. Янә Кубрат хан үзе дә аңлап бетермәгән ниндидер югалып калу тойды. Аппакның күк йөзедәй зәңгәр күзләрендә шатлык чаткылары җемелди иде. Кубрат ханның җаны актарылды, ул, яшь чактагы шикелле, чак кына ханшаны кулына күтәреп алмады.
25
Дәнис кораб башында утыра, йөгереп килгән дулкыннар көймә читенә бәреләләр дә янәдән су эченә кереп сеңәләр. Тын елганы менүгә, ыстандагы көтригурлар көймәне озын арбага куйдылар, мичәүләп атлар җиктеләр дә Итил суына китереп төшерделәр, хәзер кораб ишкәксез дә су агымы белән шактый тиз түбәнгә төшә иде. Тагын ике-өч көннән Хазар диңгезенә җитәрләр, аннан ярты көнлек юл кала.
Дәнис бер нәрсәгә төшенеп җитми иде: нигә, әйтик, император белән Кубрат хан берләшеп каганга яу килмиләр?.. Кубрат хан антлар кенәзе белән дә килешү булдыра алыр иде. Һәркем үзен генә кайгырта…
Башына килгән уйларны читкә куып, Дәнис туган илен исенә төшерде. Үзен Кубрат ханга биреп җибәргән кенәзе Ратомирга әле булса ачулы иде ул. Оныта алмады туган якларын, башта төшләренә кереп изалады, Агасике кызына өйләнгәч кенә каядыр төшеп югалды туган як төшләре. Эгина барысын да оныттырды. Дәнис аннан башка берәүне дә күрмәде, күрергә дә теләмәде. Эгина аның өчен тормыш үзе, яшәү мәгънәсе иде. Эгина әллә су анасы, әллә шымчы булып чыкты шунда. Хәзер дә оныта алмый Эгинаны Дәнис. Ул аны менә хәзер су төбеннән килеп чыкса да кабул итәр иде, ул гынамы, әйдә диңгез алласы патшалыгына, дисә, ике дә уйламый төшеп китәр иде.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.