Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 37


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 37 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Болгар ислам динен кабул иткәндә, тәхеттә Айдар хан утыра. Болгарның җиденче ханы була ул. Җиде саны төрки халкы өчен изге сандыр. Айдар ханның бер генә угланы да булмый, ә бердәнбер кызы өянәге тотып урында ята. Хан Ага Базардагы барлык табибларны үзенә чакырта. Сарайга йөзләгән табиб китерелә, һәммәсе дә авыруны карап чыга. Әмма берсенең дә, тәвәккәлләп, кызны дәваларга алынасы килмидер. Хан тирән кайгыга кала.

Шунда вәзире:

– Шөһрәтлем, бүген Ага Базарга ерак Мисырдан ике гарәп килеп төште, – ди. – Шуларның берсе табиб, имеш. Шуны дәшеп карасак? Мәгәр кисәтеп куясым килә, шөһрәтлем, ул табиб безнең өчен ят булган бөтенләй башка дингә табынадыр.

– Гарәп табибны сарайга алып килегез! – дип боера вәзиренә хан.

Күп тә үтми, хан азатлары Ага Базарда тамаша кылып йөрүче табиб гарәпне тотып сарайга китерәләр. Каршысына китереп бастыргач, хан аңа:

– И-и, гарәп, кайдан килдең? – дип сорый.

– Мәккә-Мәдинәдәндер, – ди гарәп.

– Кылган һөнәрең ни? – дип сорый хан.

– Табиблык кылудыр, – ди гарәп.

– Минем кызым хастадыр, зәхмәт кагылгандыр. Шул хастага дәва тапмассыңмы? – дип сорый хан.

– Әүвәл хастаны күрим, хан, – ди гарәп.

Авыруны карагач, гарәп хан янына әйләнеп килә һәм әйтә:

– Кызыгызга, ханиям, чынлап та зәхмәт кагылгандыр. Мин аны дәвалап карармын. Тик миңа моның өчен сарбан яфрагы кирәк булыр.

– Бездә ул агач күптер, китерегез каен кисеп! – дип боера йомышчыларына хан.

– Миңа, ханиям, яфраксыз каен кирәкми, хәзер сездә кыштыр, агачлар яфракларын койганнардыр, миңа ямь-яшел яфраклы каен ботаклары кирәктер, – ди гарәп.

– Кыш көнендә нинди яшел каен булсын инде, – ди хан. – Кайдан алмак кирәк аны?..

– Иншалла, без аны табарбыз, – ди гарәп. – Китерегез миңа каен ботакларын.

– Син, гарәп, белеп керешсәң иде кызымны дәваларга, – дип кисәтеп куя хан. – Соңы яман бетүе бар.

– Ханиям, син шарт куясың икән, инде минем шартымны да тыңла: кызыңны аякка бастырсам, динемне кабул итәрсең, динемә иман иткәндә генә кызыңны дәваларга керешерем, – ди гарәп.

Айдар хан кисеп кенә җавап бирми, иман алыштыру җиңел эш түгел, иллә кызын бик тә яратканлыктан, аның сәламәтләнүен теләве зур булудан, гарәп белән килешергә мәҗбүр була.

Гарәп каен ботакларын җылы сулы чиләккә утырта, эссе җиргә куя да дога укый башлый. Бер дога укый, бер ботак яфрак яра; икене укый, икенче яфрак күренә. Дога артыннан дога укый-укый ботакларның барысы да яфрак яргач, гарәп кызу итеп мунча ягарга куша. Мунчаны өлгерткәч, ул кызны мунчага илтергә, каен ботакларын ныклап бәйләргә һәм аңа китерергә куша. Мунчада гарәп кызны бик каты чабындыра, янә дога укый. Күпмедер вакыттан соң кыз мунчадан елмая-көлә атасы белән анасы янына кайтып керә. Һәм үз аягы белән. Шул хәлдән соң Айдар хан ислам динен кабул итә, аңа вәзире, сарай куштаннары да иярә. Айдар хан сихәтләнгән кызын табиб гарәпкә кияүгә бирә, ә хан дөнья куйгач, гарәп кияү Болгар тәхетенә утыра. Әмма озак яши алмый, Болгар табигате килешмиме, вафат була…

– Мин илемнән беркая да китмим, суга батып үлсәм үләм, китмим, – диде хан кызы Назлыгөл, укыган китабын бер читкә куеп.

– Ә сине, Назлыгөл, берәү дә кияүгә бирергә җыенмый шикелле…

Кисәк барысы да асты өскә килде. Хан кызы Назлыгөл бер аягын өстәлгә куйды һәм бавы чишелгән чүәгенең җебен акрын гына бәйли башлады. Кәтиб Хафизның тыны кысылды, сулыш алырга куркып калды, күзләрен йомды. Чәчрәп торган кояшка караса да, болай ук күзләре чагылмас иде; кәтиб Хафиз мәрмәрдәй ак тән күрде, шым калып, ап-ак йомры тезгә текәлде. Кытай касәседәй ак иде хан кызының тез башы. Кинәт ачылып, шәрәләнеп калган тән күгелҗемләнеп күзне үзенә тарта. Кәтиб Хафизның башына кайнар кан йөгерде, зиһене чуалды. Ә Назлыгөл аны гүя күрми дә, әллә мөгаллиме аның өчен бар, әллә юк иде. Кинәт кәтиб кулындагы каләм шартлап сынды. Хан кызы Назлыгөл сискәнеп китте, сәерсенеп мөгаллименә карады, ирен чите белән генә елмайгандай итте һәм салмак кына хәрәкәт белән ефәк ыштан балагын төшереп, назлана төшеп, башын кырын салды. Кәтиб Хафиз хан кызының башын кырын салып, кинаяле елмаюын күрмәде, ул, яңа гына булган сурәтне күз алдында озаграк тотарга теләгәндәй, күзләрен йомды.

– Син беләсеңме кем? – диде ул, күзләрен ачып, соклануын яшермичә. – Син – зәңгәр күктәге йолдыз, күл өстендәге төнбоек чәчкәсе, син…

– Мин зәңгәр күктәге йолдыз, мин күл өстендәге төнбоек, мин карлыгач, мин сандугач… – диде хан кызы, үҗәтләнеп.

– Кем шулай диде сиңа? Улмы?

– Ул, мөгаллимем. Ул! Менә күрерсең, мөгаллимем, көннәрдән бер көнне ошбу карлыгач еракка-еракка очып китәр, Сөябелне эзләп. Ул аны сайрый-сайрый көтеп алыр һәм карлыгачы килүенә шундаен шатланыр, шундаен шатланыр, күктәге йолдызны…

– Назлыгөл, тәүбә диген, йа Алла!

– Итмим тәүбә, итмим, мөгаллимем. Мин аны яратам, ишетәсеңме, яратам!

Хан кызы борылды да китеп барды, ә кәтиб Хафиз бер ноктага текәлеп бик озак уйланып утырды һәм каләмен алды да яшерен дәфтәренә яңа кала нигезенә хан оныгы урынына эт күмелүе хакында язып куйды. Аннары ул дәфтәрне япты, яшерен урынга урнаштырды. Ханга дигән кәгазь битенә бер сүз дә төшмәде, кулы күтәрелмәде. Аның күз алдыннан бер мизгелгә дә хан кызының чынаяктай ак тәне китмәде. Бирсә бирер икән кешегә гүзәллекне бу Хода! Кәтиб Хафизда ниндидер күчеш булды, үзе белгән хатын-кызларны күзеннән кичерде һәм тәне кайнарланып китүен тойды. Нигәдер аның нәкъ менә хәзер табиб Хәсән киткәннән соң сарайга табиб булып килгән яван Антонийны күрәсе килде. Ул аны бер тапкыр гына румнар урамына чакырмый иде инде, моңа кадәр гел сәбәп тапты – бармады. Шәех Игәнәйнең «яван кызлары тәннәрен сата, гүзәл булсалар да яманнар, Алладан каһәр җыеп яталар» дигән үгете гел колак очында тора. Кәтиб Хафиз йомышчы малайны табиб Антоний артыннан йөгертте. Теге озак көттермәде, килеп тә җитте.

– Хан кәтибенә ни кирәк булды, авыртамы, бер-бер нәрсә булдымы, әллә гашыйкмы? – дип шаярта-көлә килеп керде Антоний.

– Мин сагышланам, Антоний дус. Нидер кыласым килә, каядыр барып гөнаһ кыласым килә…

Тәҗрибәле Антоний кәтиб Хафиздагы күчешне шундук сизеп алды, елмаеп бертын аның борчулы йөзенә карап торды да:

– Җыен, мин сине бүген җәннәткә алып барам. Беләсеңме… – дип иелә төште табиб, – анда син генә түгел, Сәлим ханның да булганы бар. Йә-йә, кыюрак бул, дускай!

Кәтиб Хафиз тәвәккәлләде. Ул беренче тапкыр яваннар урамына барырга булды. Табиб Антоний аңа үзенең чикмәнен бирде, кулына таяк тоттырды. Хафизны берәү дә танырга тиеш түгел, шәех Игәнәй күрсә, таш аттырып үтерттерер. Һич булмас димә. Хак анысы, Сәлим хан берәүгә дә яваннар урамына йөрмә дип әйтми, тик чиркәүгә генә кермә. Чиркәүгә керүчеләрне шәех мөридләре дүрт күзләп күзәтәләр.

– Хан кәтибе Хафиз, изге җанмы әллә син?! Ир уртасы кеше, кызлар кочагын да татыганың юктыр әле?..

– Мин изгеләр өчен – изге, яманнар өчен – яман, Антоний.

– Сине бүген аулак өйгә алып барам. Болгарларның аулак өе кебек түгел, безнеке, яваннарныкы. Акча алдыңмы?

– Бар булган байлыгым һәрчак үз янымда, Антоний. Мин берәүдән дә ким түгел, минем дә күз төшкән кешеләрем бар. Мәгәр аларга белгертмим. Менә син ханбикә Зөбәрҗәткә күз атып йөрисең һәм моны бар кешегә дә сиздереп эшлисең.

– Ялгышасың, кәтиб, ханбикә мине кызыксындырмый. Мин ханның кызына гашыйк. Өметсез гашыйк, мәгәр гашыйк. Әнисен яратам, ә кызына гашыйк. Мин аны күрер өчен генә әллә ниләр бирер идем. Әмма хан кызы миңа күтәрелеп тә карамый. Ул башканы ярата. Анасы сизенә сизенүен…

– Анасы барысын дә белә, Антоний. Хан кызы, беләсең килсә, оста Дәүранны ярата. Фаҗигагә дучар булуы бар баланың, тиңе булмаган фаҗигагә!..

– Әйе, кызганыч бетәр хан кызының ошбу мәхәббәте. Оста егет өчен дә, аның өчен дә.

– Күрәзәме әллә син, Антоний?

– Чын мәхәббәтне яшереп булмый, кәтиб Хафиз. Ул гүя җәй башындагы сандугач, сайрап яши, сайраудан мәхрүм ителсә, саргаеп үлә…

Кояш баеп, эңгер иңгәнгәме, кибетчеләр чалтыр-чолтыр ишекләрен яба, челтәрле тәрәзәләренә богау йозакларын эләләр. Урамнарда көндезге ыгы-зыгы кими, ә менә аш-су йортларында шау-шу арта бара. Көнозын кибет саклаган сатучылар аш-су йортларына юнәлә, керә-керүгә, таныш-белешләрен очратып, кычкырып исәнләшә, бер-берсенә мактана яисә зарлана башлыйлар. Кич җиттеме, рум, әрмән урамнарында җанлылык, бай сәүдәгәрләр аулак өйләргә ашыга, алданрак барып, гүзәлрәк кызны алырга өметләнә. Хәмер каба-каба, тымызык кына караңгылы-яктылы бүлмәдә берәрсе янында утырулары үзе бер гомер дип уйлауларыдыр, күрәсең. Андый аулак өйгә керү шактый бәһа торса да, сәүдәгәр кеше моңа бара, чөнки Ага Базардагы табышны кая булса да илтергә тиештер – янчыктагы алтыннар әтәч булып кычкыра. Аннары бераз кәнтәйләнебрәк, кылтаебрак, назланыбрак, сылу гәүдәсен уйната-уйната сиңа ризык-нигъмәт китергән кызга карап торулары сирәк тия– өйдә гаиләсе, хәләл җефете, балалары көтә. Хатыны аны беркайчан да елмаеп каршы алмый, ә монда исә ярым ачык күкрәкләрен күрсәтеп, алсу-кызыл күлмәк-хитуннарын бер иңеннән төшереп үк җибәргән. Күзне котыртып, җанны аздырып тора, җитмәсә, ерык итәк чабуын юри ачып җибәрә, анда күренгән хикмәтләрдән тәмам җаны актарыла сәүдәгәрнең. Андый чакны күбесе аулак өйдә көнлек табышын калдырып китә, чөнки каршысында авызы белән кош тотарга әзер торган кыз сиңа кулыннан килгәннең барысын да эшли, ә һәрбер кылган эшенә кулын суза – алтын белән түләнергә тиеш.

Аулак өйдә генә түгел, яваннар урамында да кәтиб Хафизның тәүге тапкыр булуы. Аулак өйгә ул курка-курка гына килеп керде. Аның ишеткәне бар иде, монда булып кайткан ир-атлар– хан азатлары, авыз суларын корытырдай итеп, хикмәтле хәлләргә тап булуларын сөйлиләр. Теләсә-теләмәсә дә, кәтиб Хафиз аларны тыңлый һәм үзалдына: «Азгыннар», – дип кенә куя торган иде. Мәгәр үзе беркайчан да яваннар урамына аулак өйгә килермен дип уйламаган иде. Бүген исә килде, керде һәм ишек төбендә тукталып калды.

Өйдә ислемай тәмнәре таралган, ишек катында авызында бер теше калмаган карчык утыра. Ул Антонийга күз төшереп кенә алды да түрдә утыручы бер кызга бармагы белән генә ишарә ясады, янәсе, кил, сиңа бу адәмдер. Ярым караңгы почмакта утырган кыз иренеп кенә күтәрелде, бераз гәүдәсен уйнатыбрак Хафизга таба килә башлады.

Йа Хода, ни тамаша килә – су өстендә йөзгән аккош диярсең. Чү, кисәк Хафиз күз алдында хикмәтле бер хәл булып алды. Аңа таба яван кызы түгел, гүяки хан кызы Назлыгөл килә иде. Бу ни хәл инде! Хафиз күзләрен йомды, яңадан ачты. Хан кызы түгел, яван кызы, иллә гүзәл, сылу, бераз һавалырак кылана кылануын, иллә гүзәл.

Кыз килде дә Хафизны култыклап алды һәм шул мәлдә үк, иясенә әверелгән кәтибнең биленә таккан янчыкка суккалап:

– Бер алтының карчыкка ташла, – диде.

– Ташла-ташла, – диде, кызны куәтләп, табиб Антоний.

Хафиз бер урынына ике алтын ташлады, моны, сукыр булса да, карчык та күрде, елмайды, кызга ым какты. Кыз кәтибне култыклап алды да түр якка узды. Кызның ефәк күлмәге су коелгандай шаулый, үзеннән татлы исләр килә. Әллә соң шул буламы җәннәт дигәннәре? Нигә ул моңа кадәр бирегә бер тапкыр да килмәде? Әйе, мөселманнарга монда килергә ярамый, шәригать кушмый. Нигә соң бай мөселман сәүдәгәрләре бер дә куркып тормый, сакта торучы шымчы егетләргә бер-ике алтын ташлыйлар да рәхәт чигәләр.

Кыз аны түрдәге өстәл янына утыртты, аннары Антонийны китерде һәм эчке бүлмәдән хәмер, табакка җиләк-җимеш, алма салып китерде. Антоний чокырларга хәмер койды, күтәрде һәм Хафизны кыстый башлады:

– Тот әйдә, хан кәтибе. Тот-тот, тартынма.

Кәтиб Хафиз бер чокыр хәмерне эчеп куйды, хәмер аңа бераз әчкелтем, усал кебек тоелды, иллә бераздан бу хәл үтте. Аның янына кыз килеп утырды. Хафиз аңа да хәмер салып бирде.

– Эч-эч, – диде Антоний. – Мин сиңа мөселман дөньясындагы иң изге кешене алып килдем. Ярат. Гомер буена оныта алмый интексен!

– Интекмәсәм? – диде бераз кызмачаланган Хафиз.

– Интегерсең, хатын-кыз хәмердән дә яманрак ул.

– Хәериең, хәериең, – диде кыз, елмаеп. – Ул миңа ошый, Антоний, ошый. Мин аны яратырмын.

«Димәк, син, кызыкай, төркичә дә сукалыйсың. Яхшы, мин сине яраттым ди. Шуннан ни? Өйләнергәме?! Муеныма бау салыргамы? Чү инде, кызыкай, кәтиб Хафиз диләр аны, юк-бар кармакка эләкми ул, менә кармагың алтын булса икән ул, әйтик, хан кызы Наз…»

– Син исермә, – диде Антоний. – Исермә. Мин киттем, хуш!

Кәтиб Хафиз табиб Антоний артыннан кузгалмакчы итте, әмма аны кыз култыклап алды, кире утыртты.

– Мин сине ярата, син мине ярата.

Кәтиб Хафиз кызга карусыз буйсынды. Кисәк аның җылыйсы килә башлады. Кыз, нидер сизенепме, аны түр якка алып керде, киң сәкегә утыртты. Сәкедә болан тиресе, тар гына ике мендәр, өй эче караңгы, почмактагы шәм яктысы монда килеп җитмичә бүленеп кала кебек.

Кай ягы белән ошады икән хан кәтибе бу сылуга?.. Кылыч борынлы, тирән утырган күк күзләр, дулкынланып торган кара чәч, сыек, чандыр гәүдә. Бер дә кызыгасы түгел иде кебек хан кәтибе Хафизга, юк, чибәркәй аңа сөлек кебек ябышты. Кыз исә мөлдерәп торган тулы гәүдәле, калку янбашлы, елышканда, иң элек күкрәге килеп төртелер, кара күзләрендә әллә сагыш, әллә назга сусау – һич аңларлык түгел. Кыскасы, тора-бара кыз Хафиз өчен күктән төшкән алиһәгә әверелде. Кызның өстендә күкрәге ерык изүле күлмәк, аякларында челтәрле чүәк, бауларын балтырларына җиткереп урап бәйләгән. Кара чәченә ап-ак гөлҗимеш чәчкәсе кадаган.

Нәкъ менә хан кәтибе Хафизны көткән идеме ул? Юк, әлбәттә. Күр инде бу язмыш дигәнне. Ни әйтергә тиеш Хафиз аңа? Шәмне сүндер дисенме? Ничек алай әйтмәк кирәк! Бер азат әйткән иде аңа, ханбикә Зөбәрҗәткә өйләнгәнче, Сәлим хан да бирегә килгәләгән, имеш. Кич эңгер иңгәч, әрмәннәрнең кара чикмәнен кияр дә яваннар урамына юнәлер икән.

Табиб Антоний! Нинди максат белән китердең син хан кәтибен ошбу Алладан каргалган өйгә? Нинди максат белән китерсәң дә, табиб, сиңа рәнҗемәм. Син күзләрем ачтың, сылу кыз кочагына китереп ташладың. Рәхмәт сиңа. Тик белмим, тансыкмы мин аңа? Тансык булсам да, булмасам да, минем дә сөясем, сөеләсем килә. Ханга ул яңа сарай салынасы төбәктә булган хәлләрне язып бирә алмады. Язмас та. Язса да, язмаса да, аны Кара пулатка алып барырлар, хөкем итәрләр. Кем белә, бәлкем, аңа җәллад балтасы астына ятарга туры килер. Бу булыр иртәгә, бүген исә аның кочагында – алиһә. Кыз аңа сыенган да нидер көтә.

Хафиз хәтта кызның исемен дә сорамады. Нигә аңа бу җариянең исеме? Белде ни дә, белмәде ни. Аннан ни үзгәрер? Шулай да нигә икән бу кыз биредә? Ни китерде икән бу сылуны әлеге аулак өйгә? Хафизның күңеленнән бер җыр калыкты. «Асылташлар җирдә ятамы, киткән кызлар кире кайтамы?!» Әйе, кире кайтмый кызлар. Акча китергәндер сине бирегә, кызыкай.

Хафиз кисәк күтәрелде дә ян-яктагы ачык ишектән бакчага чыкты. Кыз аны тотмады, туктатмады, ымсынмады, тын гына ятып калды.

Төнге күк йөзен йолдызлар чуарлаган, һәр йолдызда кеше язмышы, диләр. Тәрәзәдән төшкән шәм яктысына керпе килеп туктады һәм тавыш-тынсыз гына куаклар арасына кереп сызды. Якында гына байгыш кычкыра башлады. Тынып-тынып, үз тавышының кайтавазын тыңлый-тыңлый кычкыра байгыш. Ниһаять, байгыш та тынып калды. Колак янына җитеп йөрәк тибә. Ай яктысында бакча гүя көмешкә төренгән. Аяк астындагы чәчәкләр хуш ис бөрки. Чәчкә үстерергә ярата яваннар. Шуның өчен «яван базарга чәчкә тотып чыгар, болгар итек тотып, урыс кылыч тотып» дигәннәр. Барысына да чәчкәсе дә, итеге дә, кылычы да кирәк, бәхәссез.

Аңа кемдер килеп сарылды. Инде җанга таныш булып өлгергән ис тойды Хафиз – кыз килеп сарылды. Ул йомшак куллары белән аның муеныннан кочаклады, кайнар иреннәрен битенә терәде. Хафиз бермәлгә шым булды. Бу ни бу?! Кызның кайнар сулышы аның янында гына лабаса!

Хафиз ничек кызны кулларына алганын сизми дә калды. Өйгә алып керде, сәке янында аягына бастырды, кызның өстендәге ефәк күлмәге идәнгә шуып төште. Кабалана төшеп, Хафиз җиләнен, күлмәген салып атты, кызны күкрәгенә кысты һәм кисәк аркасы өшеп киткәндәй булды – ике арага кызның тәресе кысылды. Салкын иде тәре, сулышны кыса кебек иде. Кыз җиз тәрене иңе аша артка ташлады. Кызның шашынып назлавы, сөюе кәтиб Хафизны әсир итте. Кинәт ул гүя күккә ашты, гүя гомере буена эзләгән йолдызын тапты. Ә бит күпме эзләде ул йолдызны, күпме килер ул, килер дип көтте, ә ул менә икән, яван кызы…

Хафиз тиз генә аңына килә алмый ятты. Төшендәме, өнендәме бу хәл? Их, Антоний, Антоний, изге кешедер син. Изге булмасаң, Хафизга шундый яхшылык кылыр идеңме! Алдыңа тезләнәсем килә, Антоний. Рәхмәт сиңа! Кеше үз бәхетен үзе табарга тиеш, диләр. Мин аны таба алмадым, ә менә бүген таптым.

– Син – кайнар ир, – диде кыз. – Мин сине яраттым. Алып кит син мине моннан. Мин сиңа күп-күп балалар табармын, берсеннән-берсе матурларны, батырларны…

Хафиз тагын кызны кочагына алды. Тәүге хис ташкыны аны янә өнсез итте, янә ул күккә ашты. Күз алдына хан кызы Назлыгөл килеп басты. Гүя: «Ул ялганламый, мөгаллимем, ялганламый, ул сезне чынлап та ярата», – ди сыман иде. Хафиз, күз алдына килгән сурәткә гаҗәпләнә калып, кызның тез башына кулын куйды. Йомры, түгәрәк иде кызның тез башы…

Бик тиз таң атты, төнозын җүнле-рәтле керфек-күзен йоммаган Хафиз таң алдыннан гына йокыга талды. Төшендә ул янә хан кызы Назлыгөлне күрде. Назлыгөл мөгаллименең муенына сап-сары гәрәбә төймә такты, Хафиз карышмады…

Таң атып, яктыра башлаганда, Хафиз сискәнеп уянып китте һәм сикереп торды да аннан-моннан киемнәрен табып киенде. Аңа биредән тизрәк китәргә кирәк иде. Сәлим ханның азатлары яисә шәех Игәнәйнең мөридләре күрүләре бар иде.

Кәтиб Хафиз тын гына йоклап яткан кызның төшендә кем беләндер сөйләшә-сөйләшә елмаюын карап торды. Ул сак кына чыгу ягына таба кузгалды, алгы өйдә тешсез карчык йоклап утыра, тез өстендә алтын тәңкәләр салган табагы. Тышкы ишек ярым ачык, йорт яклап пышан гына сөйләшкән тавышлар ишетелә. Нидер исенә төшеп, кәтиб Хафиз кире борылды, йомарланып яткан кыз янына килде, билендәге янчыгын ычкындырды да кызның мендәр астына тыкты. Янчыкта кимендә йөз алтын, теләсә, бу бәһагә кыз үзенә мөстәкыйль тормыш кора ала иде. Хафизга алтынның кирәге калмады. Бүген-иртәгә аның язмышы хәл ителер.

Хафиз ашыга-кабалана йорттан урамга чыкты, тиз-тиз сарайга таба юлланды.

Яктырып килә, Идел яклап томан күтәрелә, болын яклап көтүчеләрнең һай-һаулап ат куганнары ишетелә, ишегалдындагы җимеш агачларында сандугачлар сайрый. Җәй башы үтеп бара, тиздән сандугачлар да сайраудан туктар, бүген-иртәгә Хафиз да… Әйе, хан аны кичермәс, кәтибе күпне белә. Менә Хафиз сарай куштаннары яшәгән урамны үтте, кала диварына җитте. Каравылбаш аны теләр-теләмәс кенә уздырып җибәрде.

– Кайдан болай бик иртә, хан кәтибе?

– Син сорама, мин әйтмим, каравылбаш. Мине бүген Кара пулатта җәллад балтасы көтә…

– Яваннар урамында булган өченме, кәтиб? Беләсең килсә, Зөбәрҗәт ханбикә килгәнче, хан үзе дә ул тарафка баргалый торган иде. Курыкма, кәтиб.

– Ә мин курыкмыйм, каравылбаш. Гомере кыл өстендә торган ханнан куркып буламы.

– Сөйләмә тузга язмаганны, кәтиб. Сиңа балта күтәргән җәлладның кулы корыр.

– Язмыштан узмыш юктыр, каравылбаш. Сер булмаса әйт әле, яваннар урамына шәех Игәнәй дә баргалыймы?

– Гөнаһка батасым килми, кәтиб, күргәнем булмады. Ә менә мөридләре баргалаштыргалый. Тик мин әйтмәдем, син тыңламадың, кәтиб. Кеше сүзе кеше үтерер. Тукта әле, тукта, дим. Бер хикмәтле хәлне әйтми булдыра алмамдыр. Хикмәтле хәл шул, кәтиб, менә ай була инде, сарай диварында шайтан күренә башлады. Ханга әйткән идем, шаркылдап көлде генә. Ышанмый. Ә бер дә көлке түгел, мин аны үз күзләрем белән күрдем. Әле адәм сурәтендә пәйда була, әле бүтән ни шунда, дүрт аяклы хайван да кебек, адәми затка да охшап куя. Азатларның котлары алына, каравылга чыгарып булмый башлады үзләрен. Әллә, мәйтәм, ахырзаман киләме, ул якынайса, шайтан дигәннәре күзгә күренә башлар, ди бит. Тагын бер хикмәтле ягы бар шайтанның. Нәкъ менә хан кызы бакчага йөрергә чыккач, диварда күренеп ала. Тик шундук юкка чыга. Хан кызы Назлыгөлне оста Дәүранга гашыйк икән, диләр. Әллә, мәйтәм, шул кызны сагалыймы бу шайтан дигәне? Ул оста Дәүранны пәйгамбәрләр нәселеннән икән диләр. Әйтми генә йөри икән, теге вакытта мең ташчы арасыннан берүзе исән калган. Димәк, чын, пәйгамбәрләр нәселеннән. Бер тиле азат моңа ташлана, кылыч белән чапмакчы була шайтанны. Шайтан моңа кулын гына күтәрә, азатның кылычы кулыннан төшә дә китә, аннары өстенә ут каба. Дөрләп яна башлагач кына, шайтан юкка чыга. Шуннан соң ник бер азат аның ягына карасын. Йөри икән диварда – йөрсен, күзәтә икән хан кызын– күзәтсен. Алла, сакланганны саклармын, дигән.

– Менә нәрсә, каравылбаш, оста Дәүранга хан кызы гашыйк дигән сүзгә ышансам да, хикәятнең икенче яртысы шыр ялгандыр. Сарай диварына менүләре ансат дисеңме?

– Озын-озын таягы бар икән, шул таякны диварга тери дә йөгерә-йөгерә менеп китә икән. Шайтан инде, шайтан.

– Белеп торсаң иде, каравылбаш. Оста Дәүранны Сәлим хан зинданда яткыра. Кол ул, хан колы. Кол кешегә кияүгә бирә буламы хан кадәр хан шулчаклы да гүзәл кызын? Аннары без барыбыз да хан колыдыр, каравылбаш. Син дә, мин дә…

– Кәтиб хан колы буламы, сөйләмә тузга язмаганны, Хафизҗан.

– Кем соң ул кол, каравылбаш? Ике аяклы хайван, дигән борынгылар. Ярый, каравылбаш, төшер асма күпереңне. Аннары янә белеп торсаң иде, Сәлим хан оста Дәүранны угланы әмир Хаҗига биреп җибәрде, ә әмир аңа тегендә ирек биргән, диләр.

– Беләм анысын, беләм, кәтиб. Һәй, кем бар анда, манарада кем? Күперне төшер! – дип кычкырды каравылбаш. – Карале, Хафизҗан, мин ул шайтанны тотсам, хан миңа ни бирер иде икән?

– Кызын, каравылбаш, Назлыгөл атлы кызын, гүзәлләрнең гүзәлен бирер.

– Ә мин аны чынлап та тотсам, кәтиб?

– Шайтан изге җан, тәмуг сиңа моның өчен, дөрләп-ялкынлап, улап-үкереп янган тәмугтыр, каравылбаш.

Каравылбаш ни әйтергә белми аптырады да калды, ул арада асма күпер төште, Хафиз өенә ашыкты. Бүлмәсенә кайтып керүгә, тән-җанында гаять дәрәҗәдә йончу тоеп, чишенми-нитми ятагына ауды һәм шундук йокыга да китте.


Бусагабаш Камай аның бүлмәсенә, песи кебек, аяк очларына баса-баса гына керде. Хафизның котын алырга иде исәбе, иллә якынрак килүгә күрде: кәтиб муенында чылбырга таккан яван тәресе. Бусагабаш Камай шаккатты, бертын ачкан авызын ябалмый торды. Йа Хода, ни бу?! Кәтиб, Сәлим ханның инсафлы кәтибе, шайтан күтәреп алып китсә дә, уянмас чиккә җитеп йоклый, нечкә чылбырга таккан тәре бер якка шуып төшкән, мәгәр тәре, күзләре хак күрә. Камай тамак кырды, төшендә түгелме дип, үз-үзен чеметеп карады – юк, төшендә түгел иде.

Хан кәтибе Хафиз муенында яваннар тәресе, хан кәтибе чиркәүгә йөри башлаган, хан кәтибе чукынган!

Бусагабаш Камай әпен-төпен артка чикте, сак кына чыгып шылды. Ул чыгып китүгә, кәтиб Хафиз бүлмәсенә табиб Антоний килеп керде һәм керүгә изрәп йоклап яткан кәтиб муенындагы тәрене сак кына ычкындырып алды, кесәсенә шуытты, аннары бертын кәтиб йөзенә карап торды. Уятмакчы итте, әмма ул бөтенләй башка эш белән килгән иде, ахры, ничек кергән булса, шулай ук тиз генә чыгып та китте.

Ул арада, сулышына кабып, Сәлим хан каршына бусагабаш Камай килеп капланды:

– Шөһрәтлем, ханиям…

– Ни булды, Иделгә ут каптымы әллә? Кайда кәтиб, нигә алып килмәдең?!

– Шөһрәтлем, ханиям, аның муенында… – Бусагабаш Камай пышылдауга күчте, ханга якынрак килде, аяк очларына гына басып, колагына үрелде. – Аның муенында тәре, яваннар тәресе.

– Яваннар тәресе?! – дип кайтарып сорады хан. – Нинди тәре, кем муенында?

– Кәтиб Хафиз муенында, шөһрәтлем.

– Кайда ул?

– Бүлмәсендә җәйрәп йоклап ята, муенында…

– Җитәр! Ишеттем! Тукран түгелдерсең бит!

Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде, титаклый-титаклый бусагабаш Камайга иярде. Әйе, Сәлим хан да кеше иде, адәм баласына хас кызыксыну чире аңарда да бар иде.

Килеп керделәр, кәтиб Хафиз баягыдай җәйрәп ята, изрәп йоклый. Мәгәр муенында бернинди дә тәре юктыр. Бусагабаш Камайның, үте сытылгандай, йөзе чытылды. Сәлим хан бер сүз дә әйтмәде, ишеккә таба борылды. Камай аны узып ишекне ачмакчы итте, иллә хан аның артына шундаен иттереп типте ки, теге мескен лып итеп артына утырды һәм үкереп җибәрде.

– Аяклы каза, күзең тонмагандыр бит?! Нинди тәре?!

Бусагабаш Камай теләсә нинди мыскылга да түзәргә әзер иде, гадәттәгечә дәшмәде, ханның итек очын үбәргә үрелде.

– Кит, җан көеге, күземә күренмә!

– Ханиям, кичер тилеңне. Күземә күренде микәнни?..

– Югал күз алдымнан! Һәй, тукта. Бар, кәтибне уят. Кара пулатка барсын!

Сәлим хан ни көләргә, ни еларга белмәде. Аннан тәхетенә менеп утырды. Менә ахмак дисәң дә ахмак инде, кәтиб муенында тәре күргән, имеш. Шунда Сәлим ханның келт итеп исенә төште. Тукта, ул үзе дә бер тапкыр шул көнгә калган иде түгелме соң?.. Әйе, булды андый хәл. Тик кәтиб Хафиз да бу хәлгә дучар булса, тәресен кем алган? Ә бит Камай күргән… күргәндер… Куйсана, үткән эшкә салават. Бүген ул вәзир Исхакны хөкем итәчәк. Кәтиб Хафиздан да сорау алырлар. Астыртын әл-казый Ишкул төбенә тоз кояр, иллә хакыйкатьне ачтырып салдырыр. Ишкул самими кеше, нәкъ бала инде, иллә куркыныч бала, рәхимсез, шәфкатьсез. Аны теләсә кем котырта ала, теләсә кем өстерә ала; хан турында әйтеп тә торасы юк, әл-казый Ишкул, җидегә ярылып, җидегә ялганса да, хан теләген җиренә җиткереп башкарыр. Ә шулай да вәзир Исхак кызганыч. Акыллы вәзир иде. «Иде» дип тә уйлый башладым вәзирем хакында. Минем аны җәллад кулына бирәсем килми, ә бит бирмичә дә булмастыр. Вәзир Исхак Болгар өчен кирәкле кеше иде, иллә нәкъ менә аның аша Сәлим ханга күләгә төшкәләде. Ил иминлеккә тиенсә, ханны түгел, вәзирне мактадылар. Милади белән 1164 елда, һиҗри белән 559 елда Болгарга яу килеп, Ибраһим каласын ала язган кенәз Андрей Боголюб белән уртак тел таба алды. Вәзир Исхакның бу сыйфатларын ханбикә Зөбәрҗәт тә, шәех Игәнәй дә инкяр итә алмыйлар. Мин дә инкяр итә алмыйм. Иллә ни кылмак кирәк, вәзир Исхак исән калганда, минем атыма күләгә төшәчәк. Бер оныгыма мин тәхет вәгъдә иттем, һәм ул олан кала нигезенә корбан ителергә тиеш иде. Бу чараны кылырга вәзир Исхак үзе мәҗбүр итте, үзенә үпкәләсен. Юкса Болгарда ата – улны, угыл – атаны, туган туганны үтереш китәр иде. Әбуталиб углы Галинең кыюсызлыгы аркасында өмәвиләр Галигә каршы сугыш башлый. Галидән өмет җуйган унике мең сугышчы өмәвиләр ягына күчә. Тарафдарлары исә Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве Галине үтерергә мәҗбүр булалар. Әнә шул хәл ислам дөньясын икегә аера. Бу хәл һиҗри белән 33 елда, милади белән 661 елларда була. Бүген һиҗри белән 562 ел, милади белән 1167 елдыр. Мәгәр Мисырдагы хәлләр ислам дөньясының һәр җирендә биш йөздән артык еллар элек булган фаҗига кайтавазы кабатлана торадыр. Тәхеткә бер олан гына утырырга тиеш. Димәк, хан буларак мин хаклы булып каламдыр. Тәхет хакында сүз барганда, вәзир башы белән исәпләшмиләр. Ислам дине ике нәрсәгә, дөресрәге, ике чарага таянып эш итә: Муса һәм Гайсә пәйгамбәр кануннарына. Адәм баласы Муса пәйгамбәрдән дөньяда яшәргә өйрәнсә, Гайсә пәйгамбәр кануннары буенча рухи яктан күңелен йомшарта – дөньяга ул кунакка гына килгән, нәфесен тыярга, күбрәк ахирәт хакында уйларга тиеш, дип өйрәтә. Мөхәммәд пәйгамбәр исә бу ике пәйгамбәрнең тәгълиматын бергә кушарга омтылган. Нәкъ менә шуның белән бик күпләрне үз канаты астына җыйган, диненә ышанырга мәҗбүр иткән. Мөхәммәд безнең иң олуг пәйгамбәребездер. Йа Алла, Мөхәммәдерасүлулла. Әстәгъфирулла, ни сөйлим. Ярый әле Аллаһы Тәгалә «салынган өй җимерелсен, туган кеше үлсен» дип әйткән, юкса ни кылыр иде бүген Сәлим хан. Хәтта вәзир Исхакны да хөкем итә алмас иде.

15

Кояш чыкты. Вәзир Исхакны эзләп бер дистә азат килде. Алар аны ашыктырмады. Сәлим хан качып китмәгәе дип курыккан, имеш. Тик кая? Вәзир Исхак беркая да качып китәргә җыенмый. Сәлим хан язган хат кәтиб Хафиз кулында. Хатта акка кара белән оныкларның берсен яңа кала нигезенә корбан итәргә дигән фәрман бар, ә фәрманны хан үзе язган, хәтта мөһерен дә суккан. Вәзир Исхак үзен үлемгә әзерләде, шул ук вакытта исән калудан да өметен өзмәде. Аны бары тик бер сорау изалады: ни өчен Сәлим хан аннан котылырга тели? Нинди хилафлык кылды ул аңа?! Баян баһадир аңа хан фәрманын тапшырды, кәтиб Хафиз аны укып чыкты, барысы да ишеттеләр, барысы да эшнең асылын аңладылар, тик хан оныклары гына бу хәлне уен итеп кабул итте. Ә ул уен түгел, авыр фаҗига иде, аның тарафыннан уйланып табылган, хан тарафыннан хупланган фаҗига иде.

Азатлар унбашы вәзир Исхакка хан фәрманын җиткерде. Вәзир сарайга чакырылган иде. Азатлар килү табигый хәл, аларны Сәлим хан элек тә җибәрә иде. Янәсе, вәзиренең иминлеген саклый.

– Сарайга мин үзем барырмын, унбаш, – диде вәзир Исхак.

– Баш өсте, вәзир. Килә күрегез, – дип, азатларын иярткән унбаш китеп барды.

Вәзир унбер яшьлек углын дәштерде. Тыштан чабып кергән баланың билендә кылыч, кулында ук-җәя күреп, Исхак йөзен чытты. Яратмый иде хәрбиләрне Исхак, хәтта хәрби уен уйнаган балаларны да, ләкин бу үз углы иде. Углы каршына килеп баскач, Исхак ата аның кылычын, ук-җәясен бер читкә алып куйды, иңбашына кулын салып, күзләренә карады.

– Углым, син сарай мәдрәсәсендә укыйсың. Арагызда иң оста мәргән кем?

– Сәлим хан оныгы Булаттыр, атам.

– Хан оныгы Булат, – дип кабатлады вәзир Исхак. – Хан оныгы Булат. Ә син, углым, син аңардан курыкмыйсыңмы? Юк, кичер, калышасыңмыни?

– Хан оныгы остарак ата, очкан кошларны төшерә. Аны Җик Мәргән белән чагыштыралар. Мәдрәсәне тәмамлаганда, мин дә хан оныгы кебек мәргән булырмын, атам. Болгарда бер мәргән!

– Болгарда бер мәргән… – диде вәзир Исхак, янә нидер әйтергә җыенып уйланып торды. – Син мәргән түгел, углым, син илче буласы кеше. Син иң оста илче булырсың. Мин сиңа бик күп китаплар калдырам, углым. Укы, акыл җый. Ага Базарга ешрак чык, чит ил сәүдәгәрләре арасында йөр. Тыңла, ни сөйлиләр, телләрен өйрән, шулар аша дөнья хәлләре белән таныш, ишеткәнең мыегыңа ура.

– Минем мыегым юк, атам.

– Мыек булыр, бик тиз булыр ул. Акылыңны югалтма. Мыек үсәр, акылың җуйма. Анаңа әйт, әтием сарайга китте, диген.

Вәзир Исхак углын күкрәгенә кысты, чәчләреннән сыйпады.

– Мөгаллимем миннән китапларны кычкырып укыта, яле, кычкырып укы әле, Гаттар, ошбу сүрәне, ди.

– Игелекле бул, – диде вәзир Исхак, углын күкрәгенә кысты. – Укы, тырыш. Урыс, фарсы, гарәп, чин телләрен өйрән. Яваннар арасында ешрак бул. Шул булыр сиңа атаң васыяте, Гаттар углым. Инде бар, уйна…

Гаттарның йөгереп чыгып киткәнен карап торды да вәзир Исхак сарайга юнәлде. Иллә килеп җитәрәк борылды да Кара пулатка таба юл алды. Соңгы мәлдә генә хан алдына баш иеп барасы килмәде аның. Кылынасы кылынды, үкенәсе юктыр. Бүген аны хөкем итәрләр. Иң уртада Сәлим хан утырыр, уң кулында әл-казый Ишкул, сул кулында Саксин казый, аз гына читтәрәк Баштак казый булыр. Шәех Игәнәй килеп кергән хәлдә, Саксин казый Баштак казый янына күчеп утырыр. Шәех Игәнәй вәзир Исхакны беркайчан да яратмады. Нишләп яратсын ди. Вәзир Исхак Андрей Боголюб кенәз белән Сәлим хан арасында тынычлык урнаштырды, ул гынамы, хан угланы Илһамга кенәз нәселеннән Мәрьям атлы кәләш алып кайтты; кан кушудан углан бала туды, аңа Булат аты куштылар, әнә шул угланның Болгар тәхетенә утыру куркынычы бар иде. Әлегә ни мөселман, ни христиан булу-булмау мәсьәләсен ачыклап җиткермәгән Сәлим хан оныгы Булатны Баян баһадир тәрбияли. Баян баһадир чиркәүгә илаһи дәрәҗәгә җитеп йөрмәсә дә, баргалый, еш кына епископ Габбас белән бер табында утыра. Әнә шулай Болгарда ике якка аерылып барган сарай куштаннары туып килә. Сәлим хан моны күрми, күрепме күрмәмешкә салыша, ә бит моның Болгар өчен бик тә хәтәр бетүе бар. Әйе, вәзир Исхак хан оныгын яңа кала нигезенә корбан итеп кайтты, шәех Игәнәй моның өчен аны кичермәс, ул, мөгаен, Гали угланга өметләр баглагандыр. Ун яшеннән яттан Коръән сүрәләрен укыган Гали олан шәех Игәнәйгә кадерлерәк булгандыр. Шулай икән, шәех Игәнәй аны ничек тә батырырга тырышыр. Ә вәзир Исхак батмаска маташыр, мәгәр моннан берни дә үзгәрмәс.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации