Электронная библиотека » Мусагит Хабибуллин » » онлайн чтение - страница 17


  • Текст добавлен: 4 октября 2022, 09:40


Автор книги: Мусагит Хабибуллин


Жанр: Историческая литература, Современная проза


Возрастные ограничения: +16

сообщить о неприемлемом содержимом

Текущая страница: 17 (всего у книги 51 страниц)

Шрифт:
- 100% +

Саксин кавхан киткәч, төптәңре уйланып утырды. Кубрат хан барысын да беләм, күреп торам дип уйлый бугай, әмма ахыр чиктә төптәңре барыбер аны төп башына утыртыр.

Мәгәр Кубрат хан төптәңре уйлаганча ук гамьсез түгел иде. Төптәңрене төрмәгә утырткач та, ул каравылбашны чакыртты һәм төптәңре янына килергә теләгән бер кешене уздырырга, әмма чыкканда тотып ябарга боерды. Саксин кавханнан соң төптәңре янына тагын бер кеше килде, төптәңре аның белән дә озак сөйләшеп торды, һәм бу кешене дә тотып яптылар. Япкан җирдән олуг хан каршына китерелгән Саксин кавханны Кубрат хан кайтарып җибәрде, ә менә икенче кешене тоткарлады.

Чем-кара сакаллы, чәче иңнәренә хәтле төшкән кеше, каршысында Кубрат ханның үзен күргәч, бөтенләй коелып төште, дер-дер калтыранырга тотынды. Кубрат ханаңа эчемлек салып бирергә кушты, көмеш табакка куеп китерелгән бер җам эчемлек эчкәч кенә ят кешенең куллары калтыраудан туктады. Бераздан ул шактый тынычланды, иркенләбрәк утырды. Әмма куркуы үтмәгән иде әле. Аның күзләре ялт-йолт килә, чынлап та олуг хан алдында утыруына ышанып җитми иде кебек.

– Атың әйт, атың ничек? – дип сорады Кубрат хан.

– Атым Карат, олуг хан, көбәче Бакыр угланы Карат.

Кубрат хан чабу астыннан итек башын чыгарыбрак куйды. Олуг ханның хәйләсе шуннан гыйбарәт иде: әгәр дә мәгәр бу адәм каган кешесе булса, ул аның итек башын үбәргә егылачак, инде каган кешесе түгел икән, моны эшләмәс, чөнки ялагайланучыларны олуг ханның җене сөйми иде. Кубрат ханның итек башын күрүгә, кеше баш орды, үрмәләп килеп, ханның итек башын үпте.

– Каган җибәрдеме?

– Сәүдәгәр мин, олуг хан, Фанәгүргә тауар алып килдем. Тире, җилем, мамык, тимер, бакыр китердем. Киемнәрем дә бар.

– Төптәңрегә нигә килдең, йомышың әйт!

– Олуг хан, ул миннән ике чапан сатып алды, чапаннар алтын җепләр белән тукылган иде, акчасын бирмәгән иде.

– Син ул акчаны хан төрмәсенә килеп алырга булдыңмы?..

– Миңа әйттеләр, олуг хан, иртәгә аның башын кисәчәкләр…

– Башын? – дип гаҗәпләнде Кубрат хан. – Кисәчәкләр! Кем әйтте?

– Саксин кавхан, олуг хан.

Кубрат хан уйланды. Төптәңренең ябылуы турында бары тик ике кеше белә иде: каравылбаш һәм хан үзе. Димәк, Саксин кавханга да, бу куркак җанга да төптәңренең төрмәдә утыруы турында каравылбаш сүз тараткан.

Кубрат хан төптәңренең өеннән чапаннарны алып килергә кушты. Чапан алырга киткән алып күп тә үтми әйләнеп тә кайтты. Чапаннар чынлап та төптәңре өендә икән.

– Нигә ала килмәдең? – дип сорады олуг хан. – Хәзер үк чапаннарны китереп җиткер. Бер аягың – монда, бер аягың анда булсын!

– Чапаннар бәһасез, олуг хан.

– Чапаннарны куеп тор, карендәш. Ни әйтте сиңа төптәңре? Каганга бер-бер хат бирдеме, телдән генә әйтергәкуштымы?

– Мин бары тик сәүдәгәр, олуг хан. Сәүдәгәрнең тауары– алдан, акылы арттан йөри.

– Җәлладны чакырыгыз! – дип боерды Кубрат хан.

Бүлмәгә тоташ карадан киенгән, күзләрен генә калдырып йөзенә битлек кигән, башына очларын тырпайтып кара яулык бәйләгән сарай җәллады килеп керде. Җәлладны күрде дә сәүдәгәр тәмам телсез калды. Аның янәдән куллары дерелди башлады, иреннәре калтыранды, ул, хан алдында йөзтүбән капланырга дип, бер адым ясаган иде, ханның җансакчылары аны, култык астыннан эләктереп, аякка бастырдылар.

– Калыпка утыртыгыз! – дип боерды хан.

Сәүдәгәрне алып чыгып киткәч, берүзе бер бүлмәдә уйланып утырды олуг хан. Төрле хәлләр күрде ул үз гомерендә, әмма иң яратмаганы, сөймәгәне ялган иде. Бер тапкыр аңа төптәңре: «Кешегә хәзер агулы ук кирәкми, кешегә хәзер җылы сүз кирәк», – дигән иде. Кемгә кирәк синең җылы сүзең? Менә бу сатлык сәүдәгәргәме? Каган йомышы белән Фанәгүргә килеп, ил серен җыеп йөрүчегәме?

Кубрат хан ышана иде, төптәңрене тәмам фаш итү өчен сәүдәгәр барысын да сөйләр, сөйләми хәле юк. Шуннан соң хан барлык кавханнарны да җыяр, җыяр да төптәңренең башын кисәргә яисә ат койрыгына тагарга хөкем чыгарыр… Тик халык аны аңлармы? Төптәңре Ирсанның халык алдында абруе зур, күбесе аны, чынлап та, Тәңре илчесе дип белә. Юк, бу юл белән төптәңрене җиңеп булмастыр.

Кубрат хан бүгенге көнгә кадәр төптәңре белән бәхәсләшеп кенә килгән иде, хәзер эшләр җитдиләнде, икесе ике ярда басып сөйләшә башладылар. Бал корты да үзенә тимәсәләр чакмый ич, бар эше бал җыю, ә инде аңа тияләр икән, ул шундук агулы угын сиңа батыра. Кубрат хан да моннан соң чагар, илгә хыянәт иткәннәрне, кем генә булмасын, кичермәс.

Мәгәр уйлана торгач, Кубрат хан бөтенләй башка бер фикергә килде. Иртәгә үк төптәңрене каганга илче итеп җибәрергә. Аннан исән-имин әйләнеп кайта икән… Юк, болгар алыплары аны юлда ук… Алыплар түгел, җәлладка йөкләр ул андый бурычны. Әйе, җәллад аны юлда ук…

Икенче көнне иртән иртүк көн тууга дога кылгач, Кубрат хан төрмәдәге төптәңре Ирсанны сарайга китерергә кушты. Олуг ханнан бу боерыкны алган каравылбаш аңламый торды. Нигә дип кичә япкан җинаятьчене бүген чыгарырга ди?..

– Төптәңре Ирсаннымы? – дип кайтарып сорады каравылбаш.

– Әйе, төптәңре Ирсанны, каравылбаш.

Каравылбаш чыгып китүгә, хан җәлладны чакыртты. Җәллад хан каршына килеп баскач, олуг хан аңа текәлеп карап алды. Ничәмә ел хезмәт итә инде аңа җәллад, хан аның беркайчан да елмайганын күрмәде, ул бары тик олуг хан әмерен үтәде.

– Карабаш, син миңа күп еллар хезмәт итәсең. Тугры булдың, сүзем тыңладың, һәр кушкан йомышым җиренә җиткереп башкардың. Тыңла ханың, Карабаш. Бүген өйләдән соң төптәңре Ирсан Биләмҗиргә чыгып китәр, аның янында юлдашлары булыр. Алар Биләмҗиргә барып җитмәскә тиешләр. Кул астыңа ун алып ал. Аңладыңмы ханны?

Җәллад Карабаш, гадәттәгечә, дәшмәде, карусыз килешеп, боерыгыгыз үтәлер, олуг хан, дигәндәй, баш иде, аннары борылды да чыгып китте.

Җәллад Карабаш чыгып киткәч, Кубрат хан урыныннан кузгалды, йөренеп килде. Барысы да ул уйлаганча барса, кара җылан каганның койрыгына басачак Кубрат хан. Беренчедән, кан дошманына әверелеп барган төптәңре Ирсаннан котылачак; икенчедән, сәүдәгәрдән каганның уй-теләген сөзеп алачак; өченчедән, өлкән угланы Батбайны котыртучыдан коткарачак. Илхан сукыр тавык кебек, ә сукыр тавыкка сукмак кирәкми. Күрер-белер дә булган хәлләрне, үзе үк атасы алдына килеп баш орыр.

Аяк тавышлары ишетелүгә, Кубрат хан тәхетенә утырды. Тынычлану аңа хәтта тәхетенә утыргач та килмәде.

Төптәңре Ирсан килеп керде, бу юлы ул ханга баш ормады, туры ханга карады. Кубрат хан кайнап торган ачуын чак кына эченә йотып җибәрә алды.

– Мин уйладым-уйладым да, төптәңре Ирсан, сине каганга илче итеп җибәрергә булдым. Йомышың шуннан гыйбарәт булыр: каган чынлап та Болгарга яу чабарга уйлыймы? Ничә төмән алае бар? Яу чыгар айлары, көннәре? Каган белән килешү якларын сиңа йөклим, төптәңре Ирсан. Мин әйттем!

Төптәңре Ирсан ханнан һич тә моны көтмәгән иде. Ул бер мәлгә ни әйтергә белми аптырап калды. Шул мизгел эчендә ул ханның сүз сөрешен аңларга теләде. Болгарның олуг ханы каганны яклаган кешене нигә дип Биләмҗиргә җибәрә? Аучының бүрене оясына җибәрүе белән бер бит бу. Вакытны сузу нияте белән, төптәңре хан алдына килеп баш орды. Бу аның, ышанычың аклармын, мин элеккечә үк синең колың, дип әйтергә теләве иде, әмма аның керә-керешкә баш ормавын, ә менә тора-торып маңгаен идәнгә бәрә-бәрә ант итүен олуг хан ошатмады, төптәңренең бу кыланышына авыз чите белән генә елмаеп куйды. Бәхәссез, хан ниятендә ниндидер мәкер күрде төптәңре, әмма бу кадәр кыска арада гына ханның ни теләвен аңлавы кыен иде. Ирсан үзен Тәңре кулына тапшырырга булды. Ул үз гомерендә беренче тапкыр диярлек Тәңренең булуына ышанды. Аның уенча, төне буена төрмәдә дога кылган Ирсанның моң-зары, ниһаять, Тәңрегә барып җиткән, һәм ул үз чиратында олуг хан күңелендәге коткыны җуйган, менә хәзер хан янә аның белән дустанә яшәргә тели – Биләмҗиргә илче итеп җибәрмәкче. Болар берсе дә хан теләге белән түгел, Тәңре теләге, Тәңре кодрәте белән.

– Йә, нигә телең йоттың, төптәңре?

– Тел йотмаслыкмы, олуг хан? – Төптәңре Ирсан янәдән хан каршында баш орды. – Тел йотмаслыкмы? – диде төптәңре, чарасыздан аның күзләре яшь белән тулды. – Ышанычыгызны акларга тырышырмын, олуг хан, гомерем дә кызганмам.

Төптәңре ханга күз төшереп алды. «Иелгән башны кылыч кисми», – дип уйлады ул.

– Йә, ни әйтерсең, төптәңре?

– Ышанычны ышаныч белән аклармын, олуг хан. – Үзе уйлады: «Каганның төптәңресе Үрәгәйгә картлык килгән, соңгы көннәрен яши икән инде. Каган мине рәнҗетмәс, Үрәгәй урынына төптәңре итеп куяр, менә шуннан соң без синең белән алышып карарбыз, Кубрат хан».

– Сиңа зур йомыш йөклим, төптәңре.

Төптәңре Ирсан янә баш орды.

– Коткар мине, олуг хан. Җибәрмә Биләмҗиргә илче итеп. Атам кылган явызлыкларны каган белә, ул мине ат койрыгына тактырыр, мичкәгә салып диңгезгә җибәрер…

Төптәңре әкрен генә башын күтәрде, олуг хан йөзенә күз сирпеп алды. Хәйлә килеп чыга булса кирәк, хан аның сүзенә колак салды, ниятен аңларга теләгәндәй, бер мәлгә сүзсез торды:

– Мин сине Биләмҗиргә зур йөк белән җибәрәм, Ирсан. Шул йөкне башкарып кайтканда гына, мин сине кичерә алырмын.

– Олуг хан, Болгар өчен мин барысын да эшләрмен.

Хан таягын күтәрде, нидер уйланып идәнгә төшерми торды, ахыр хәл итте – төшерде. Бу аның «алып китегез күз алдымнан бу кешене» дигән шартлы хәрәкәте иде.

Шушы көннән Кубрат хан сарайдагы һәр өченче кешегә шикләнеп карый башлады: каган шымчысы түгелме? Хәтта беренче ярдәмчесе Актай кавхан белән сөйләшкәндә дә әйтер сүзен әйтеп бетермәде.

Атна-ун көнгә бер Кубрат хан сарай мәктәбенә бара иде. Ул анда нәниләргә Румнан килгән җимешләр өләшә, әле бер баланың, әле икенче баланың башыннан сыйпый-сыйпый, сабыйларны багучы хатыннан: «Бусы кемнеке, бусы кайсы илханныкы яисә кавханныкы?» – дип сорый, кайберләрендә үз чалымнарын күреп, куанып бетә алмый иде. Сарай мәктәбендә бары тик илханнарның, кавханнарның, тарханнарның, Кубрат ханга аерата якын булган кешеләрнең балалары гына укый иде. Аларны грек Константин укыта, шунда ук аларны алостазлар орыш уеннарына өйрәтәләр.

Сарай мәктәбенә килеп керү белән, олуг ханны балалар сырып алды. Олуг хан аларга биленә таккан күн капчыктан уч-уч җимешләр ташлады. Балалар, чыр-чу килеп, җимеш җыярга сибелделәр, бары тик арадан берәү генә үлән арасына сибелгән җимешләргә исе китмәгән кебек басып торды. Олуг хан аны үз янына чакырып алды, капчыктан чыгарып, бер җимеш сузды. Малай җимешне алды, ханга баш иеп рәхмәт әйтте һәм бер читкәрәк китеп басты. Шунда аңа калган балалар берәм-берәм җимеш китереп бирә башладылар. Олуг хан малайны бармак селкеп кенә янә үз янына чакырып алды.

– Кил әле, кил, минем яныма кил!

Ир бала аптырый калды, әле кулындагы җимешләргә, әле аптырап калган малайларга карады, шулай да олуг хан янына килми булдыра алмады.

– Кем угланы буласың, атың ничек?

– Атам кавхан Савир буладыр, анам…

– Анаңның аты юкмы әллә?

– Анамның аты Артыкбикә, олуг хан.

– Олуг хан… – дип кабатлады Кубрат хан. – Кем өйрәтте моны сиңа, миңа олуг хан дип дәшәргә?

– Укытучы Константин, олуг хан.

– Җавапка остасың, углан. Тик миңа әйт әле, нигә сиңа иптәшләрең һәрберсе берәр җимеш биреп чыкты?

– Минем атам олуг кавхан, ә аларның…

– Бар, һәрберсенә җимешләрен кире өләшеп чык. Берсен дә калдырма. Кулыңда ничә бармак синең? – Малай бармакларын тырпайтты. – Дөрес әйтәсең – биш. Әикенче кулыңда?.. – Малай икенче кулының бармакларын тырпайтып җибәрде, кулындагы җимешләре үләнгә сибелде. – Тагын биш. Ике кулыңда күпме була?..

– Ун, олуг хан.

– Ун, углан, ун, – диде Кубрат хан һәм китеп барды.

Аның кәефе юк иде. Ул буй алган угланнар ягына атлады. Мәктәпләрне укытучы сызымнары буенча эшләткән иде Кубрат хан, үзенә таба килүче укытучыны күреп, олуг хан туктап калгандай итте. Укытучыны күргән саен, Кубрат хан үзе дә аңлап бетермәгән уңайсызлану тоя иде. Укытучы аңа: «Олуг хан, сез минем хатларны укып барасыз икән бит!» – дип әйтер кебек иде.

– Хәерле киләсез, олуг хан!

– Хәерле, хәерле, укытучы! Үзең тазамы соң?

Константин йөрәк турына кулын куеп баш иде, ханны алдан уздырып җибәрде.

– Сезгә рәхмәтемнең чиге юк, олуг хан. Бабам Симокаттаның башы җиденче күктә.

– Ул биредә Симай ата, укытучы, ишетәсеңме, Симай ата. Бабаң сөйкемле карт. Ә син, укытучы, Патшакаланы сагынасыңмы?

– Юк, олуг хан. Кала миңа ят, ә менә калада яшәүчеләр…

«Императрица Мартинаны?» дип сорарга иткән иде Кубрат хан, укытучы йөзендә сагыш күреп дәшмәде.

– Болгар балалары зиһенлеме, укытучы?

– Аллаһы Тәгалә балаларның барысына да тигез итеп зиһен өләшә, олуг хан. Калганы кешенең үзеннән тора.

– Алай булгач, ахмаклар каян килә соң, укытучы?

– Ахмакларны надан дәүләт бирә, олуг хан.

Олуг хан укытучыга сирпелеп карады, әмма дәшмәде, атлавын белде.

– Әйт әле, укытучы, Аллаһы Тәгалә адәм дөньяга килгәнче үк аның кем буласын беләме?

– Юк, белми, олуг хан. Язмышны һәр кеше үзе ясый.

«Син дә үз язмышың үзең ясадыңмы? Император сине, хатыны Мартинага гашыйк булганың өчен, Фанәгүргә сөрде. Ә син, укытучы, язмыш, дисең. Язмыш ул – Тәңре сызган юл. Һәр кешегә туганчы ук юл сыза Тәңре, шул юл белән син бара-бара гомер итәсең. Үлемең дә Тәңре кулында. Ул аны әллә кайдан белә, әллә кайчан сызып куйган…»

– Укытучы, менә бездә кара болгарлар һәм ак болгарлар бар. Халык шулай дип йөри. Укыган болгарны белекле диләр. Тамга танымаганны элек-электән кара болгар дигәннәр, белекле, димәк, ак болгар. Аннары, укытучы, язмышны да Тәңре бер дә син дигәнчә аңлатмый. Кешенең язмышы, ул дөньяга килгәнче үк, Тәңре тарафыннан язылып куела.

– Кем ул Тәңре, олуг хан? Сез инанган Алла түгелме?

– Мин табынган Тәңре, укытучы.

– Сәер, олуг хан, каршы әйтергә җөрьәт итәм. Беркемдә дөньяга олуг хан яисә кече хан булып тумый. Сезгә Бөек Болгарның олуг ханы булу өчен ун еллар буена ашиналылар династиясе белән очрашырга туры килә. Әгәр дә мәгәр сез ул вакытта җиңелгән булсагыз…

– Ярар, укытучы, калдырып торыйк бу бәхәсне. Буй алган угланнар кайда?.. Хәрби уеннарда, дисең… Укытучы, мин бу сорауны философка да биргән идем: греклар аллаларын адәм заты итеп күз алдына китерәләр. Кеше кеше күңеленә сыя аламы? Төрки Тәңресе – күк йөзе, кояш. Бер нәрсә бар: яхшысы да, яманы да күк-кояш астында кылына. Күк астында барчабызга да урын җитәрлек, нигә кирәк булды икән акыллы грекларга адәм баласын алла итү?

– Кеше сурәтендәге алламы ул, күк-кояш йөзендәге Тәңреме, олуг хан, күңелең инанган нәрсә булыр. Бөтен хикмәт – халкың кабул иткән йоланың дәүләт эчтәлегенә җавап бирүендә. Грекларда ул – Христос, болгарларда – Тәңре.

– Атаң Феофан тикмәгә генә сине Болгарда калдырмаган икән, укытучы. Илеңдә булсаң, әллә кайчан башың чапкан булырлар иде.

– Минем башым башка нәрсә өчен чапкан булырлар иде, олуг хан.

– Акыллы кеше – дәүләт терәге, укытучы. Ә син…

Кубрат хан шып туктап калды. «Ни сөйли ул? Акыл сата. Атасы Феофан калдырмады аны, Кубрат хан да алып калмады, укытучы Константинны император Ираклий хатыны Мартинаны яраткан өчен сөргән. Яраткан өчен! Мин ни өчен Балкыр илханга сөрдем кавханым Савирны? Миңа каршы сүз әйткән өчен түгелме?»

– Мин белекле болгарларны дәүләт терәге булырлар дип укытам, грек Константин.

– Үрнәк дәүләт төзергә дип сезгә кадәр меңләгән патшалар, ханнар, шаһлар хыялланган, олуг хан. Әмма әле булса төзи алганнары юк. Башта аларның яшь чактагы хыяллары тормышка ашмаган, шуннан алар дусларыарасыннан дошманнар эзләп таба башлаган, тормышка ашмаган хыялларының үчен алардан алган, аннары картлык килгән – һәркайсы үзе турында гына кайгыртырга тотынган, үз-үзен карауга гына күчкән. Әйтик, борынгы Мисыр фиргавеннәре үзләрен таш пирамидалар белән мәңгеләштерергә омтылганнар һәм алар моңа күпмедер күләмдә ирешкәннәр дә. Ассирия патшалары асылма бакча-сарайлар салдырганнар, шуның белән үзләренә бу дөньяда җәннәт ачмакчы булганнар. Грек императорлары исә дөньяда тиңе булмаган храмнар төзегәннәр, ә менә аларның хыялындагы идеаль дәүләт барыбер тумаган. Патшалар, ханнар, шаһлар өчен туса да, халык өчен тумаган.

Кубрат хан туктады, таш эскәмиягә утырды, укытучыга янәшәсеннән урын күрсәтте.

– Нигә син бу хәтле кыю, укытучы?

– Идеаль дәүләткә идеаль йола кирәк, олуг хан.

– Иң яшь йола кемдә, укытучы?

– Иң яшь йола сарациннарда, олуг хан. Әмма пәйгамбәртитулы алгач, Алла илчесе изге Мөхәммәд тә йоласына кылыч белән юл сала.

– Христианнар?

– Алар да кимен куймыйлар.

– Болгар нинди йола алырга тиеш, укытучы?

– Дәүләт төзелешенә камил йола, олуг хан.

– Сине тикмәгә генә кумаган икән император, укытучы. Баш бар үзеңдә… Әңгәмәң кызык булды. Уйландыра. Тагын бер сорау сиңа, укытучы. Камил дәүләт өчен әлеге берйола да ярамый, дидең, каян алмак кирәк ул йоланы?

– Болгар ниндидер йола алырга соңга калды, яңа йола яңа дәүләт төзелгәндә кирәк, хәзер Болгарда Тәңре өстенлек итә.

– Иң камил йоланы булдыру авырмы, укытучы?

– Иң камил йола – гадел хан, гадел император. Дәүләт башлыгы яман кеше икән, аның өчен йола пәрдә генә, кылган явызлыкларын каплау өчен корылган чаршау гына. Менә күрәсезме, олуг хан? – Укытучы бармакларын тырпайтты. – Кулдагы бармаклар да тигез түгел, йолалар ничек тигез булсын ди. Инде менә хәзер карагыз, олуг хан, – дип, йодрыгын йомды укытучы, – иң камил йола барлык халыклардагы иң гадел гореф-гадәтләрне эченә җыйган йола булыр, олуг хан.

– Әйт әле, укытучы, базилевс Алла илчесеме?

– Император Ираклий минем кебек үк гади бер кеше, олуг хан.

Кубрат хан беравык сүзсез утырды, аннары кузгалып китте, укытучы аңа иярде.

– Төптәңре Ирсан: «Тәңре мине хан итеп дөньяга китергән», – дип бара. Хакмы ул?

– Мөмкин булса, бу соравыгызга җавап бирмәс идем, олуг хан.

– Нигә?

– Олуг хан, патша яисә хан булып алган һәр кеше, дәрәҗәсе үсә барган саен, үзендә чиксез кодрәтләр күрә, иң хәтәре – тора-бара ул моңа үзе дә ышана башлый. Әмма аңа да үлем килә. Бактың исә, ул да гап-гади бер кеше икән: туа, үсә, чәчәк ата, картая, үлә. Үлемсез бары тик мәхәббәт кенә, олуг хан.

– Мәхәббәт?! – дип гаҗәпләнә калды хан.

– Әйе, олуг хан, мәхәббәт. Бары тик ул үлемсез. Кешене чир түгел, көнчелек үтерә. Алланың бүләге акыл булыр, олуг хан.

– Мин сине император кууына бөтенләй шаккатмый башладым, укытучы. Синең дусларың бармы? Бар, дисең. Мәхәббәттә көчле кеше дуслыкта таркау булыр, диләр. Барысы да Тәңредә.

– Һәр халыкның үз догасы, олуг хан. Күк-кояш барчабызга да бер.

– Хокукны кешегә кем бирә, укытучы?

– Олуг хан, кешегә хокукны башкарган эше бирә. Болгар дәүләтен дәвам итәрдәй угланнарыгыз бар, аларның күбесен мин укыттым. Мин аларга ышанам, юлларын дөрес сайларлар.

– Укытучы, җитеп торыр, арыдым мин синең әңгәмәңнән. Син, Константин, сәүдәгәрләр сараена баргала. Хакыйкать бәхәстә табыла. Бәхәстә белем табылыр, бәхәстә өмет чагылыр диләр.

– Шулай итәрмен, олуг хан.

22

Кояш баеганнан соң, диңгез яклап дымлы һава агыла, көндез бик бөркү булгач, Кубрат хан Кызсарайның тәрәзәләрен ачып куярга кушкан иде, кичке салкынча һава килә башлагач, тәрәзәләрне яптырды, берсен генә ачык калдыртты. Кубрат хан диңгез ягыннан күзен дә алмады. Фарсы тимерчеләре ясаган тимергә алтын йөгерткән челтәрләр аша бүлмәгә көннең соңгы кояш нурлары төшә, дымлы диңгез һавасы йомшак ястык булып идәнгә җәелә. Ханга һава җитми кебек иде. Савир кавхан артыннан киткән йомышчы алай һаман кайтмый.

Кубрат хан тәрәзә төбенә утырды. Биредән Фанәгүр уч төбендәгедәй күренә. Кала биек дивар белән уратып алынган, диварларга грек утын ата торган ташаткычлар да куелса?.. Каган Фанәгүр кебек каланы ни тырышса да ала алмас, камап торыр-торыр да китеп барыр. Китеп барыр, бер елдан тагын әйләнеп килер. Ни кылырга? Әллә соң төптәңрене калада калдырырга булганмы? Кан дошманыммы ул минем? Юк. Юк, димә, ул – минем тәхетемне алырга өндәүче, илханнар күңеленә коткы салучы. Ни генә булмасын, хәзер соң инде. Төптәңре Ирсанны берәү дә коткара алмас. Төптәңре Ирсан юлда, тиздән аларны җәллад Карабаш куып җитәр…

Кыска гына вакыт эчендә үтереш-суеш күз алдына килүгә, Кубрат хан өшеп китте, җиләненә төренә төште. Көтригурлар ханы Көбер ничегрәк кабул итте икән апасын?.. Илбарыс буйтур кайларда, ниләр кылып йөри икән? Нигә Кодрак илханнан хәбәр юк?.. Шулай ук Өске Кирмән чыннан да камаудамы?.. Әгәр дә мәгәр Өске Кирмән камауда икән, буйтур шунда таба кузгалгандыр. Хак анысы, буйтурга хан андый боерык бирмәде, мәгәр буйтур моны үзе эшләр, чөнки Кодрак илхан авыр хәлдә– камауда. Анда Чәчкә, анда Болгарның чиге, анда Болгарның Төн илләре халыклары белән сәүдә итү төбәкләре.

Кубрат хан калада бар биналардан да биек булып калкып чыккан чиркәү манарасына күз төшереп алды. Әнә нинди мәһабәт, күркәм биналар сала христиан динен өстен чыгару өчен греклар. Нигә без дә Тәңрене шулай күтәрмибез икән? Артык ышануданмы, башка бер-бер сәбәп бармы?

Төптәңре Ирсан Биләмҗиргә китеп бара, аны тиздән… Үзебезнең тамырны үзебез кисмибезме икән?..

Шулвакыт Кубрат хан янына кече кавхан керде:

– Олуг хан, Илбарыс буйтурдан хәбәрче бар.

– Дәш, керсен!

Кубрат хан, кабалана-кабалана, хәбәрче кертеп биргән тузны сүтте, хатның тамгасына игътибар итте. Тамга Илбарыс угланныкы иде.

«Олуг хан, менә ике көн инде каган бәге Җаек безне куа килә. Җаек бәк Итилнең сул ягында, мин уң ягында. Без әкрен генә Өске Кирмәнгә таба хәрәкәт итәбез. Җаек бәк безнең якка чыгарга кыймый, миндәге алайның санын белмәүдән дип уйлыйм. Җаек бәкнең төп көче үзе белән түгел кебек. Миңа калса, ул кемнедер көтә. Олуг хан, кыюлыгым җитеп киңәш итәсем килә: Балкыр илхан алае белән Өске Кирмәнгә таба хәрәкәт итә башласа, Җаек бәк бу кадәр кыю йөрмәс иде. Җаек бәктә төмәннән артык алай бар, диләр. Әлегә Балкыр илханда бер төмән алай, олуг хан.

Илбарыс буйтур».

Кубрат хан өстен алыштырды, сарайга ашыкты. Аты юыртып барганда, ул уйланды. Димәк, Көбер хан Илбарыс буйтурга йырмак алай биргән. Бик шәп. Хәзер Балкыр угланга хәбәр салырга булыр. Каганның юлына төшсен, Фанәгүргә килү юлын киссен. Болай булгач, каган Өске Кирмәнгә бармаячак, туры бире чыгачак, Йулыш каган Җаек бәгеннән хәбәр көтә бугай. Хәбәр килү белән, каган Фанәгүргә кузгалыр. Күпме алай белән килергә исәбе каганның?.. Монысы Кубрат ханга караңгы иде.


Сарайда аны философ көтә иде, Кубрат хан тәхетенә менеп утыруга, Иоанн Фасиан аның каршына килеп басты, түбәнчелек белән баш орды:

– Олуг хан, вакытлы-вакытсыз борчуым өчен кичерә күр. Укытучы килгән иде, иртәгә буй алган оланнарның чыгарым көне, рәхим итсен олуг хан, диде.

Кубрат хан философка елмаеп карады:

– Утыр, философ, утырып сөйләш. Укытучыга мең рәхмәт, игелекле зат. Булырмын мин анда, философ. Минем сиңа киңәшем бар, философ. Мәктәп бетергән угланнарның күбесеһөнәрчеләр. Бәхәссез, һөнәрчеләр дә кирәк. Әмма дәүләт бер һөнәрчеләрдән генә тора алмый. Иң әүвәл аңа, философ, җәйләү-биләмәләрен саклау өчен, алай кирәк.

– Олуг хан, болгарлар элек-электән малчылык белән көнкүргәннәр. Халкың синең мал үрчетә, иген игә, аларның тынычлыгын саклау – синең эш, балаларына белем бирү – минемэш.

Шулай диде дә философ борылып чыгып китте. Кубрат хан аны туктатмады, дәшмәде.

Олуг хан йомышчысын дәште:

– Урыннарыннан кузгатып булса да, Алтай белән Култай аксакалларны чакырыгыз! Тиз йөрегез!

Көттеребрәк булса да, аксакалларны олуг хан янына алып килделәр. Ураган агасы белән орышта йөргән аксакалларның бөкреләре чыккан, битләрен җыерчыклар баскан, өсләрендәге тире киемнәреннән ят ис килә иде.

– Утырыгыз, аксакаллар.

Аксакаллар каганның берсе – уң кулында, икенчесе сул кулында орышкан. Ураган каган ырубашлар арасында барган чуалышларда һәлак булгач, Култай кавхан көтригурлар ханы Тугрыга ияреп китә, Алтай кавхан исә яшь хан Кубрат янында кала. Башта Тугры ханга ияреп киткән Култайга җан ачулары чыга Кубрат ханның, әмма язмышын Аппак белән бәйләгәч, кавханны кичерә, хәтта аңа Фанәгүргә кайтырга рөхсәт бирә.

Аксакаллар бер-берсен яратмыйлар, Тугры ханга ияреп киткән өчен, Алтай кавхан Култай кавханга ачулы, картаеп киләләр, әмма үзара тыныша алганнары юк.

Аксакаллар олуг хан күрсәткән урыннарга утырыштылар.

– Тәңре үзеңә көч-куәт бирсен, олуг хан!

– Рәхмәт, олуг кавханнар.

– Безгә нинди йомышы төште икән олуг ханның?

– Мин сезнең киңәшегезгә мохтаҗ, аксакаллар.

– Киңәш, – диештеләр кавханнар һәм күзгә-күз карашып алдылар. – Әйе, без ишеттек, олуг хан, игелегең артып, төптәңре Ирсанны Биләмҗиргә илче итеп җибәргәнсең дип. Хакмы шул?

– Хак, олуг кавханнар. Ил өстенә афәт килгәндә, ата-ул – коралга, ана-кыз өметкә ябышыр, ди. Төптәңре Ирсан миңа каршы илханнарны котыртып йөри. Ил эше белән йөрүе игелеккә булыр дип уйладым.

– Шәп иткәнсең, олуг хан. Илче сукмагы суынмаса, ил илгә суынмас.

– Минем кайгым төптәңре түгел бүген, аксакаллар. Минем кайгым – Өске Кирмән, Кодрак илхан. Каганның бәге Җаек Өске Кирмәнне камаган икән. Йулыш каган Фанәгүргәяу чыкмакчы. Ни кылыйм, аксакаллар, каганны Фанәгүрдә көтимме, каршы чыгыйммы? Киңәшегез әйтегез?!

– Киңәш, – диде Култай кавхан. – Нинди киңәш бирик сиңа, олуг хан? Ашина ыруы гомер-гомергә Болгарга яманлык кылды. Фанәгүргә килсә, калабыз ала алмаса да, болыннарыбызны, грекларның басуларын, гөлбакчаларын кара җир итәр. Каршы чык каганга, шул булыр минем сиңа киңәшем, олуг хан.

– Олуг хан, тыңлама син Култайны. Гомер-гомергә ялагай булды, бүген берне сөйләсә, иртәгә икенчене сөйли. Ялагай карсак төлке ул.

– Минме карсак төлке, минме ялагай?! Олуг хан, бир кылычың, бәхәсне корал аклар, диләр. Бир, олуг хан, кылычың!

– Шапырынма, әтәчләнмә! – дип күтәрелде Алтай кавхан. – Шапырынма, ялагай карсак.

Картлар чәчрәп торып бер-берсенә килә башлауга, Кубрат хан әмер таягы белән деңк итеп идәнгә төртте. Шундук тәхет бүлмәсенә дүрт айбалталы алып килеп керде. Айбалталы алыпларны күрделәр дә олуг кавханнар, уч төпләренә тамак кырып, урыннарына утырыштылар. Кубрат хан, сабырланып калган картларга карап, мыек астыннан гына елмаеп куйды.

– Киңәшең әйт, Алтай кавхан?!

– Минем киңәшем шул булыр, олуг хан. Син үзең аңа яу чап. Дәш угланнарың, җый алаең, яу чык.

– Киңәшегез өчен рәхмәт, аксакаллар. Инде хушыгыз!

Аксакаллар дәрәҗәләрен белеп кенә кузгалдылар, кәкре талдан кисеп алган таякларына таяна-таяна чыгып киттеләр.

«Хак әйтәләр, яшьлек белмәүдән интегер, картлык кыласын кылып өлгермәүдән интегер, дип. Киңәшләре хак, бүген үк Батбай белән Аспарух угланнарга хәбәр салырга: Маныч елгасына килсеннәр, үзем дә алаем белән шунда юнәлермен. Грек– калада, төрки – далада очрашыр. Фанәгүрне аксакалларга калдырам, сакласыннар».

Кубрат хан таягын янә идәнгә деңкеде, шундук каршына алсакчы килеп басты.

– Кече кавхан Актайны дәш!

Кече кавхан Актай килеп җитүгә, хан тәхетеннән кузгалды.

– Кавхан, Батбай илхан белән Аспарух илханга хәбәрче чаптыр! Бар булган алайларын җыеп, Маныч елгасына таба кузгалсыннар. Истәлекче, яз! Сәнә христианнарча алты йөз дә кырык икенче язның бәне Җылан елында Болгар ханы Кубрат угланнары белән каган алаена каршы Маныч елгасына таба кузгалды. Кече кавхан, бу әмерем сиңа: хан болынындагы яу атларын, иярләп, йөгәнләп, алыпларга өләшсеннәр. Мин әйттем!

– Баш өсте, олуг хан. Кыеп әйтергә базам, олуг хан, җәллад Карабаш кайтты, керергә сорый.

– Керсен, – диде олуг хан, йөзе үзгәреп.

Кубрат ханга кинәт курку килде. Төптәңре Ирсанның үлеме шулай куркыттымы? Җәллад Карабаш беркайчан да аның боерыкларын үтәмичә калмады, барысын да җиренә җиткереп кайткандыр.

Җәллад Карабаш аның янына кыяр-кыймас кына килеп керде.

– Йә-йә, ни булды?

– Олуг хан, боерыгың үти алмадым, төптәңре Ирсанны Батбай илхан алыплары аланнар иленә урлап алып киткәннәр.

Кубрат хан иркен сулыш алды, эченә җылы йөгерде.

– Төптәңре исән, аны Батбай илхан урлаган, һәм син аны урлаттың?

– Олуг хан, Батбай илханда өч йөзләп алып иде, без һични кыла алмадык.

– Бар, кит! Кит, югал күземнән! Сыртың каезлыйсы иде дә синең моның өчен… Ярый, оныт ул турыда, Карабаш, ишетәсеңме, оныт! Кече кавхан, миңа каган яучыларын китер! Әйе, әйе, миңа, менә монда, тәхетем каршына.

– Яучыларны төптәңре Ирсан белән тагын да алданрак озаттык бит, олуг хан.

– Шулай бит әле. Вакыт төн инде, башым катты. Каган сәүдәгәре Яматны китер дияргә иткән идем мин, кече кавхан. Соң булса да китер. Менә монда, тәхетем каршына.

Сәүдәгәр кергәндә, Кубрат хан тәхетендә утыра иде инде. Каган сәүдәгәре Ямат бәк Кубрат хан янына узды, баш орды. Олуг хан итек башын чапан чабуы астына яшерде, яратмый иде хан итек башын ялаучыларны.

– Тор, сәүдәгәр, тыңла. Син каган йомышын йомышлый алмадың. Син – каган сәүдәгәре, каган сине үзе хөкем итсен. Мин сине Биләмҗиргә кайтарып җибәрергә булдым. Әйе, Ямат бәк, сиңа мин тормыш бүләк итәм. Әмма ул бүләкне минем йомышым йомышласаң гына алырсың: каганга менә бу хатны тапшыр! Киңәш итәм: акылың – алдан, аягың арттан йөрсен! Хан үтенечен үтәмәсәң, Тәңре безне теге дөньяда булса да очраштырыр, Тәңренең кодрәте киң.

Сәүдәгәр хатны кулына алды, авырлыгын тойгандай тотып торды, аннары иснәп карады, хаттан дала үләне исе килә иде.

– Кече кавхан Актай, Йулыш каган сәүдәгәренә ат бир, биш көнлек азык бир.

Ямат бәк янә олуг хан аягына егылырга иткән иде, аны ике яктан ике алып эләктереп алды да җилтерәтеп алып чыгып китте.

23

Илбарыс буйтур Көбер ханнан алган бер төмән йырмак алае белән уң як ярдан Өске Кирмәнгә күтәрелә, аның һәр адымын күзәтеп, Җаек бәк елганың сул ярыннан бара бирде. Икесе дә ашыгалар, атларын бик сирәк ял иттерәләр иде. Җаек бәкнең елга аша чыгарга теләмәвен буйтур аңламый иде. Шуннан буйтур хәйләгә кереште. Ул алаен дүрт төркемгә бүлде һәм Җаек бәк албагаучылары күзәткән төбәкләрдә уратып-әйләндереп ике-өч тапкыр уздырды. Буйтурның тизрәк Өске Кирмәнгә җитәсе килә иде. Анда Чәчкә, анда Кодрак илхан.

Әле уратыбрак, әле яр буйлап юыртып барганда, Илбарыс буйтур аръяктан күзен дә алмады. Киң болынга килеп чыктылар һәм шунда кунарга булдылар. Көтригурлар үзләре белән ерактан күрүче хатыннар йөртәләр. Буйтур аларны Камай баһадирга бирде.

– Баһадир! – дип кычкырды буйтур. – Камай баһадир, аръякта хазарлар күренәме? Хатыннарың карасын әле.

Камай баһадир килеп тә җитте.

– Буйтур, Җаек бәкне күрүче юк, әллә монда, әллә юк. Күренми. Минемчә, буйтур, хазарлар икегә бүленгәннәрдер. Җаек бәк төп көче белән Өске Кирмәнне камауда тотадыр, әмонда йырмак алаен җибәргәндер. Күп булсалар, бире чыгарлар иде, орышырлар иде, буйтур.

Шулчак хатын-кызларның берсе кычкырды:

– Аръякта хазарлар! Аланның очы юктыр сыман. Ял итәргә каршы якка туктадылар!

– Нишлибез, буйтур, кунабызмы, кузгалабызмы?

– Кунабыз, атлар йончыды. Боер, һәр ике якка каравыл алыплар җибәр, ашчылар казан ассыннар.

Шулай диде дә буйтур, аттан төшеп, иярен салдырды, кашкасын тышаулап җибәрде. Буйтур җиргә куелган ияр өстенә утырды, яр кырыена килеп җитеп, урнашып йөргән хазарларга карап тора башлады.

Ул арада хазар алыплары белән болгар-көтригур алыплары уктан алышка керештеләр. Әмма тегеләрнең дә, боларның да уклары ярга җитми иде. Шуннан берсен берсе мыскыл итү, көлешү китте. Илбарыс буйтурга бу ошамады, алыпларга укларын әрәм итмәскә кушты. Ук йөртүчеләр дә сукраналар, алар да уктан атышкан алыпларны орышалар иде. Җирән чәчле, ак тәнле көтригурлар кәҗә сакаллы хазарлардан кәҗә булып кычкырып көләргә тотындылар, тегеләре болгар-көтригурларны бүре булып улап мыскыл иттеләр.


Страницы книги >> Предыдущая | 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31 32 33 34 35 36 37 38 39 40 41 42 43 44 45 46 47 48 49 50 51 | Следующая
  • 0 Оценок: 0

Правообладателям!

Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.


Популярные книги за неделю


Рекомендации