Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 15 (всего у книги 51 страниц)
Ямат бәк җавап бирмәде, йөзен читкә каерды.
– Калдыр, буйтур, син аны, – диде Симай ата. – Олуг хан үзе хәл итәр…
Камайның алыбы ишекне япты, богау элде. Өскә күтәрелгәч, буйтур Камайны дәшәргә кушты:
– Камай, ишкәкчеләргә берәр чокыр эчемлек бир, әйбәтләп ашат, игелекле бул.
Симай ата үз бүлмәсенә керде. Буйтур койрыкчы янына юнәлде.
– Дәнис, кич җитеп килә, Сутау кирмәненә тукталабызмы әллә?.. Ишкәкчеләр арыдылар…
– Сутау әнә, туктасак туктыйк, буйтур. Фанәгүргә төнлә кайту килешмәс.
– Син хаклы, Дәнис. Бор корабны.
Сутау кирмәнендә аларны Боспор дәүләтенең тарханы каршылады. Боспор дәүләте дә, болгарлар да бер-берләреннән тауар өлеше алмыйлар, шуңа күрә тархан корабка да кереп тормады. Боспорда греклар, көтригурлар, болгарлар, греклашкан һуннар яшиләр. Корабтан ярга басма ташлауга, коллар янә шаулаша башладылар.
– Ни булды тагын?
Өскә Камай йөгереп менде:
– Буйтур, колларның кайберләре Боспорда калырга телиләр.
– Калсыннар.
Өскә күтәрелгән колларга буйтур дүртәр алтын бирде, хәерле юл теләде, үзе уйлады: «Боспор греклар кулында, греклашкан һуннар кулында. Боларның күбесен янә кол итәрләр. Ни ул дүрт алтын? Иреккә чыгу белән, кайберләре эчемлеккә ябышыр, шуннан күп тә үтмәс, тагын кол хәленә калырлар», – дип, буйтур халык арасына кереп югалган ишкәкче колларның аркаларына карап алды.
Буйтур хаклы иде. Боспорда колның исемен көне белән алыштыралар, аларга иң ямьсез исемнәрне тагалар. Төсе-йөзе белән дә, килеш-килбәте белән дә колларны боспорлылардан аерып булмаганда да кол булган кеше һәрчак исеме белән аерылып торыр. Авыр хәлләрдә яшәп коллар бик тиз картаялар, хәтта аналары биргән исемнәрен онытканнары да булгалый. Ахыр чиктә, картаюы җиткәч, колны ияләре ишәк урынына өйдән куып чыгаралар. Кол, шакшы сулар эчеп, чүплекләргә ташланган калдык-постык ризык ашап, тиз арада агулана яисә авырып үлә, яисә ачтан үлә. Үлгән колларны императорның кала караучылары, һәр көн иртән арбаларга төяп, диңгезгә илтеп ташлыйлар. Патшакала, Херсонес, Боспор калалары тирәсендәге яр буйларында көтү-көтү кеше ашаучы акулалар йөри.
Император, кала башлыклары, патшалар, ханнар боларны күрмиләр, алар һәр көн күңел ачалар, җарияләр биетәләр, ипподромда тамаша кылалар. Җырлый яисә бии алмый башлаган уенчыларны император куып җибәрә, һәм алар, император биләгән илләр буенча җырлап-биеп тамаклык акча җыеп, үз көннәрен үзләре көтә башлыйлар. Греклар ипподромнан куылган уенчыларны чегәннәр дип атыйлар. Аларның күбесе табор-табор булып оешалар, үзләреннән юлбашчылар сайлыйлар һәм каладан калага күчеп йөри-йөри көн күрәләр. Чегәннәрнең илдә күбәеп китүләренә базилевс бер дә борчылмый, ул һаман яңадан-яңа мәзәкчеләр китертә.
Төн кунып, Сутаудан киткәндә, кояш чыккан иде инде. Сутаудан кузгалгач та, Симай ата буйтур бүлмәсенә килеп керде һәм юл буена Патшакаладагы яңалыкларны сөйләп барды.
Ахыр карт сөйләп туйды, күрәсең, янә оныгын искә төшерде:
– Оныгым күрер көн дә булыр микән, буйтур? Ул һаман шулай яшь кебек миңа. Чын шагыйрьләр картаймый, диләр бит.
– Күрерсең, күрерсең, Симай ата. Укытучы һаман да яшь әле. Ул миңа: «Җирдәге тереклек белән – вакыт, вакыт белән үлем идарә итә», – дип әйтә торган иде. Барысына да төшенсәм дә, мин аның шул сүзләрен аңламый идем. Кичә булган орыштан соң мин әнә шуны аңладым, Симай ата.
– Оныгым хаклы, вакыт үтүчән, үлем котылгысыз, буйтур. Менә сиңа җавап. Аллалар гына үлми. Христос әйткән: «Бәндәм, башта син миңа ышан, шуннан соң гына мин сиңа яшәү һәм вакыт серләрен ачармын», – дигән. Кеше кайчан үләсен белми, белсә, яман булыр иде, кеше һәрчак өмет белән яши. Каравылбашың Камай миңа сине Кубрат хан кызын ярата дип әйтте. Шуннан миңа синең өчен курку килде, буйтур. Әйе, кеше коткыдан азат түгел шул, кешенең беренче аты исеме булса, икенче аты коткы булыр. Кеше үтерү – язык, дибез. Чиркәү дә, яһүдләр дә, сарациннар да шулай дип баралар, болгарлар да, хазарлар да, дөнья читендәге табгачлар да, буйтур. Бер куллары белән орышны хуплый аллалар, икенче куллары белән кавемне кавемгә котырталар. Синең Тәңрең исә, кеше үлми, теге дөньяга гына китә, ахырзаман җиткәч, кире әйләнеп кайта, дип бара. Юк, буйтур, кеше дөньяда бары тик бер тапкыр гына яши, бары тик бер тапкыр. Ул беркайчан да якты дөньяга әйләнеп кайта алмаячак. Моны борынгы грек галимнәре әйткән, буйтур…
Симай карт терсәгенә таянды да уйга калды.
Буйтур да уйланды. Чынлап та, греклар, кылган языкларын юк итү өчен, чиркәүгә киләләр, һәм поп аларны языкларыннан арындыра. Болгарлар исә, Тәңре алдында үзләрен аклау өчен, иярләрен каплыйлар, яшь тай, сарык яисә балык корбан итәләр, корбан канын, үз каннарына кушып, иреннәренә тигезәләр дә кылган языкларыннан арыналар. Симай атаны аңлавы кыен иде. Менә икенче көн инде буйтур үзен начар хис итә. Хазарлар белән булган орыш, Ямат бәкнең янавы, хан кызы Чәчкәне Йулыш каганга димләргә маташуы – барысы да аның кәефен кыруга көйләнгән иде.
– Варварларга ярдәмем тисә, чиркәү дине мине кичерсә дә, Зевс кичермәс, буйтур. Зевсның талканы коры. Христос– ярлылар алласы, йомшак күңелле, Христос белән эш итүе җиңелрәк. Бөек Зевс ут рухы алласы Прометейны, кешеләргә ут биргән өчен, бик тә яман үлемгә дучар итә: ул аны һөнәрчеләр алласы Герместан таш кыяга чылбырлар белән богаулата һәм шул кыяларда яшәүче бөркеткә һәр көнне Прометейның бавырын чукырга боера. Мондый яман җәзаны моңа кадәр бер генә алланың да уйлап тапканы булмаган. Ә Прометей – ут рухы алласы, үзенә калса, кешеләргә игелек эшли бит. Илгә кайтсам, император да нәкъ шулай эшләр, илгә хыянәт иткән өчен, миңа иң яман үлем җәзасы уйлап табар. Син борчылма, буйтур. Мин үлемнән курыкмыйм. Менә монда ул грек утының сере. – Симай ата күкрәгенә төйде. – Менә монда. Мин бирермен ул серне болгарларга, бирермен, күпләп ясармын. Хазарлар әнә, каганнары бик ялгыша башласа, аны ефәк бау белән буып карыйлар. Ничә ел каганлык итәсең тагын, дип сорыйлар икән. Әйтә икән тагын бер ел дип, бер елдан үтерәләр, әйтә икән ике ел дип, ике елдан үтерәләр. Моны кем уйлап тапкан, буйтур? Дәшмисең? Тәңре. Тәңре уйлап тапкан, Тәңрегә табынган төптәңреләр… Кубрат хан йолаларга ирек биргән икән, Фанәгүргә чиркәү салдырган. Йола белән йола сугышкан вакытта чиркәү салдыра. Сарациннар ни өчен империянең кала артыннан каласын алалар? Яңа йола уйлап тапканнар, яңа йола. Феофан шул Алладан курка. Сарациннарның аллалары кодрәтлерәк, христиан дөньясын йоммагае, ди. Ил белән ил сугышмый хәзер, йола белән йола сугыша, буйтур. Сарацин белән христиан тыныша алмый. Әйдә, сугышсыннар, чөнки икесе ике йола, ә менә нигә бер телдә, бер Аллага – Тәңрегә табынучы кардәш халыклар сугыша? Менә шуны аңламый йөдим мин, буйтур. Бертуган халыклар ни бүләләр?
– Болгар белән хазар – икесе ике халык, Симай ата. Без– Дулу, алар – Ашина ыруыннан.
– Әнә шулай диде бугай шул Феофан. Ике ыру тыныша алмый, диде. Хәер, барысы да Алла кулында, буйтур. Ул ни кыла, шул булыр, без адәм балалары, Алла коллары гына.
17
Византия императоры Ираклий җибәргән көзгедә чын йөзен күреп, Кубрат хан куркып китте. Улмы, Кубрат ханмы бу?! Чәче чаларган, сакалы тимер төсенә кереп бара. Юк, бу көзгедән башка берәү күренәдер. Кубрат хан түгелдер. Кая китте кодрәте белән әйләнә-тирәдәге илләрне бик тиз таныткан Кубрат хан?.. Әллә соң Тәңре теләге белән бөтен булган көче-куәте балаларына күчә барамы?..
Кичә кич белән Кубрат хан өлкән угланы Батбайны сарайга чакыртты. Коралларын тагып, төз басып тәхеткә таба килүче угланын күрде дә, йөрәге кысылып куйды ханның. Яшь Кубрат диярсең! Аерма шунда: гәүдәгә бераз базыграк та, йөзе җәйпәгрәк, юкса гел үзе. Тәңре кодрәте белән Батбай угланы да, Кодрак та, Аспарух та, Балкыр да янындалар. Ә менә Аслан угланының йөзе күз алдыннан җуелып бара инде. Кайтарасы иде үзен, туйганчы сорашасы иде үзеннән. Үскәндер, күп нәрсәләр беләдер. Әйдә, кайтыр әле, өйрәнсен белемгә. Кайткач, болгар балаларын укытыр, белекле сәүдәгәрләр артыр. Сәүдәсе барның белеге дә булырга тиеш.
Кичәгенәк Кубрат ханга җансакчылары бер сарацинны тотып китерделәр, болгарларга акча өләшә-өләшә, үз динен таратып йөри икән. Кубрат хан аңа янамады, иртәгә сәүдәгәрләр сараена килерсең, дип җибәрде. Сарацин килер, килми хәле юк, ул болгар алыпларыннан качып китә алмас, аның каладагы һәр адымын Кубрат ханның кешеләре күзәтеп тора.
Кубрат хан уйланды. Сәүдәгәрләр сараенда янә бәхәс кубар: иң көчле, иң куәтле кайсы дин пәйгамбәре? Тәңреме, Христосмы, Буддамы, Мөхәммәд галәйһиссәламме? Мөхәммәд галәйһиссәламне, үлгәндә, мин – Алла илчесе, дип әйтеп киткән, диләр. Сәере шул иде: кем ил юлбашчысы була, шул Алла илчесенә әверелә. Каган кул астыннан чыккач, Кубрат хан да үзен Тәңре илчесе итә ала иде. Юк, алай итмәде, үзенә төптәңре сайлады – Ирсанны. Төптәңре Ирсан бу исемне алуга, чит илләрдән килгән сәүдәгәрләр аны ил алласы дип йөри башладылар. Кубрат хан моңа чик куйдырды. Төптәңре – олуг хан кешесе. Тәңре күктә баш, без – җирдә.
Кубрат хан сарай бүлмәсенә күз йөртеп чыкты, һичкем юк. Әмма аның һәр боерыгын үтәргә уннарча, йөзләрчә, меңнәрчә кеше әзер тора. Олуг ханның кодрәте дә ким түгел.
Юк, алай диясе килмәде Кубрат ханның. Үз боерыгын үтәмәгән кешеләрне дә күп күрде ул. Андыйларның бер ишен ат койрыгына тактырды, бер ишен җәллад балтасы астына бирде. Кубрат ханга ышану, аңа иярү аның илдә кол сатуны тыюыннан башланды. Хәзер әнә коллар белән Йулыш каган сату итә…
Коллар сатудан баш тартып Кубрат хан дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Батбай угланына аланнар илен биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Кодрак угланына Итил буендагы Өске Кирмән җәйләүләрен биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Аспарухка көнбатыштагы җәйләүләрен биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Балкыр угланга Итилнең түбән ягындагы җәйләүләрең биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Аслан оланын базилевска тәрбиягә биреп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде. Болгарларга да белекле кешеләр кирәк.
Чәчкә кызын император Ираклий угланы Юстинианга ярәшеп дөрес эшләдеме?
Дөрес эшләде.
Әйе, барысын да дөрес эшләде кебек, әмма күңелдә әллә ниткән борчу бар. Ул борчу Патшакалага киткән Илбарыс буйтурның кайтып җитмәвеннән иде.
Кубрат хан зиһенен җыя алмый интекте.
Ни өчен Йулыш каган аңа яу чабарга тиеш соң әле?.. Бу хәбәрне китергән сәүдәгәрләрне кат-кат чакыртып сорашты Кубрат хан. Әмма рәтле җавап ала алмады. Тегеләр һаман бер сүзне тукыдылар: каган алай җыя. Кем аны җыймый, Кубрат ханмы, император Ираклиймы?..
Ашина ыруы гаять усал булды, Дулу ыруын һәрчак буйсындырып яшәргә омтылды. Төрки дөньясы – бер халык, аны икегә аерып, икегә бүлеп, һәрчак ике ыру башлары ызгышты. Дулуларны кара халык дип йөртәләр иде, әмма төс-йөзләренә карап түгел. Төс-йөзгә дулулар ак чырайлылар, ә хазарлар аларны кара диләр. Табгачлардан бу тамганы алган дулулар һәрчак кара болгарлар дип йөртелделәр, кара, ягъни буйсынган, табгач императорына йөз тоткан, ашиналыларга буйсынган, буйсынырга тиеш булган төркиләр. Ханнар исемлегенә караганда, төрки башында һәрчак дулулар торган. Шөгер баба да, аннан килеп Атей баба да, Атилла да Дулу ыруыннан була. Иллә төркиләрне көнчыгыштан табгачлар кысрыклый, көнбатышта– румлылар. Ике яктан да бу ике ыруны бер-берсенә котырталар. Ике туган халык башлыклары шул заманнан бирле үзара ызгышып яшиләр. Әнә шулай төрки халкына тамга сугыла, көнчыгышларга – Ашина, көнбатышларга – Дулу. Сәере шул: Ашина тарафдашлары үзләрен һәрчак дулулардан өстен саныйлар. Мәгәр төрки ыруы башында гел дулулар була. Ашиналыларның төрки дөньясына баш булмауларын Илтабар титулын йөрткән Болгар баба оныгы Кубрат хан исбат итте. Ашина ыруына йөз тоткан төркиләрнең күбесен буйсындырды, бер ишесен Харәзем шаһы биләмәләренә күчеп китәргә мәҗбүр итте. Әнә шуннан, Харәзем дәүләтеннән көч алып, Табгач императорыннан коралланып, Йулыш илхан төрки дөньясының өстенә менеп утырмакчы. Шактый алай белән Биләмҗиргә күчеп килгән, каган дәрәҗәсенә ирешеп, шул төбәктәге ыстанны башкаласы иткән.
Базилевска рәхмәт, Кубрат ханга тугрылык саклый, корал-
ларҗибәреп тора. Олуг хан сарай алаен тагын меңгәҗиткерде.
Кубрат хан тәхет терәгенә кулларын куйды, эчке бер талгынлык белән оеп утыра бирде. Тәхет урындыгы биек терәкле, алтынга өртелгән, затлы ташлар белән бизәлгән иде. Баштагы елларда җәйләү ыстаннарында йөргәндә, Кубрат хан иң биек терәкле, иң югары урынга иярен куеп утыра торган иде. Хәзер әнә императорга охшарга тырыша, тәхет урындыгы ясатты.
Кубрат хан кузгалырга итте, әмма оеп киткән әгъзаларын селкетәсе килмәде. Кайчандыр аттан төшмичә атналар, айлар буе яу чапкан Кубрат түгел иде инде ул. Әллә соң аны да бабалары чакырамы?.. Дулу ыруы ханнарын диңгез буендагы калкулыкка күмгәннәр. Әллә бабалары шунда чакырамы Кубратны? Картаюы җиттеме?
Картаюы җиткәндер. Кайсы улын, кайсы илханны, ак киезгә салып, олуг хан итеп кавханнардан күтәртергә?.. Тәңре дәшми иде. Димәк, үзе утыра әле. Килер ул үлем Кубратка да. Кубрат үлгәч, грек остасы, ташта уеп, «Болгар углы Кубрат хан йир-суы» дип язып куяр. Атей бабаның гадәтен боза буламы Кубрат? Тагын күңел түренә кызы Чәчкә килде. Олуг хан тураебрак утырды. Күңеленә Чәчкә кызы килүгә, күз алдына Илбарыс буйтур килеп басты.
Менә кем кирәк аңа бүген, менә нигә аның эче поша. Кубратхан исәбе белән Илбарыс буйтур Фанәгүрдә булырга тиеш иде инде, ә ул юк та юк. Кубрат хан буйтурга зур өметләр баглый иде. Буйтур грек утының серен алып кайтса, хан ул коралны шундук ясата башлаячак. Диңгез буена зур-зур алачыклар салдырды, әле булса эш кайный. Бу төзелешне күргән философ башта аптырабрак калган иде, нигә, имеш, мондый зур алачыклар. Ахыр эшнең асылына төшенде бугай, дәшмәс булды. Сарай янындагы диңгез буенда салынып бетеп килгән алачыкка киткән акчаны Кубрат хан үзе генә белә. Грек осталары бер дә бушка эшләмиләр. Башта аларга уч тутырып алтын бир, шуннан соң гына эшкә керешәләр. Хәер, Кубрат хан беркайчан да хаҗәт төзелешкә алтын кызганмады. Төн илләреннән килгән тиреләр бик тиз алтынга әверелә бара иде. Йорт байлыгы – акчада, ил байлыгы – бакчада, диләр греклар. Әмма Кубрат хан аларга ышанып җитми. Дәүләткә акча да, бакча да кирәк. Өске Кирмәнне тагы да ныгытырга иде – кул җитми. Сарациннар әнә дивар астыннан казып керергә һәвәсләр, ди. Шул хикмәтле сүзләрне ишеткәч, Кубрат хан, кала диварларын дүрт терсәк озынлыгы казытып, өстәмә нигез салдырды. Сарациннар казып керсәләр, греклар дивар шартлатырга осталар. Хазарлар да кимен куймаслар.
Шулай дип уйланды Кубрат хан, мәгәр шундук үз-үзенә шаккатты: ул һаман хазарлардан яу көтә икән бит. Элек үзе яу чаба иде, хәзер әнә яу көтә. Теге вакытта каган кулы астыннан бик күп җирләрне яулап алды Кубрат хан. Көнчыгышта яшәүче ашиналылар аңа ачулы, җай гына көтәләр иде. Күп кенә ашиналылар, хак анысы, Фанәгүргә күчеп килделәр, илханнар җәйләүләренә таралдылар. Кызкуыш туйларында катнашып өйләнештеләр, утрак тормыш итә башладылар. Йулыш каган бу турыда да хәбәрдар, ул ырудашларын кичермәс, килә икән, үч алыр. Әмма үч алуга ук барып җитәрме эш? Грек уты кулына төшсә, каганның ыруын җир йөзеннән себереп ташлаячак Кубрат хан.
Түр тәрәзәдән диңгез яклап кояш нуры төшә, сарай эче мөлдерәп кояш белән тулган. Яктырып китте сарай эче, шушы яктылык Кубрат ханның да күңелен күтәрә төште. Кичә аңа аланнар тарханы килеп китте. Хазарларның яуга хәзерләнүләрен борчылып сөйләде. Кубрат хан аңа бер төмән алай биреп җибәрде. Хазарлар әүвәл Балкыр илханга ташланырлар, шулайрак ишетелә, дигән булды тархан.
Сарайга философ килеп керде. Иоанн Фасиан хәзер олуг хан янына кайчан тели, шунда килеп керә иде. Якын итә шул кешене Кубрат хан, аз гына уңай сөйләшә башласаң да, патрикий Симеон кебек муеныңа кош тәпие тагарга тотынмый, философ күбрәк дөнья хәлләре турында әңгәмә тотарга ярата иде. Беркөнне патрикий Симеон Кубрат ханга сарай мәктәбендә укытучы Константин өстеннән дәгъва белән килгән. Хан аны хәтта тыңларга да теләмәде, җансакчыларына куып чыгарып җибәрергә кушты. Әйе, башта ул куып чыгарырга кушты дин әһелен, аннары күңелендә ниндидер үкенү кебек бер хис уянуын тойды. Империя ни белән куәтле – дин белән, әнә шул христиан дине белән, Кубрат хан – Тәңре белән, гарәп сәүдәгәрләре– ислам дине белән, диләр әнә…
Философ сүз катмады, ул ханның холкын белә иде, тәсбихын чыгарды, акрын гына тәсбих тарта башлады. Кубрат хан кырын күзе белән генә философ кулындагы тәсбихка карап алды. Нинди тынычлану китерә микән бу тәсбих тарту, ә менә Кубрат хан ничә тапкыр тартып карады, тынычлану тапмады. Әйдә, тарта бирсен, миңа синең тәсбихың кирәкми, миңа синең акыллы киңәшең кирәк. Төптәңре Ирсан аңа бер тапкыр, бик ачуы чыккач, ярсу белән әйтеп ташлаган иде: «Тәңрегә хилафлык кылсаң, сине аяз көнне яшен сугар». Ни өчен сугарга тиеш аны яшен, җитмәсә, аяз көндә?.. Кубрат хан шул сүзе өчен төптәңрене сарайдан куып чыгарттырган иде. Соңыннан кичерде тагын үзен. Төптәнрәк уйлаганда, Ирсан сүзләрендә азмы-күпме хаклык бар иде шул.
Көн яп-якты иде, кисәктән диңгез ягыннан болытлар купты, зәңгәр күк йөзен кара болыт томалады. Кубрат ханның күңелен дә көннән-көн болытлар томалый бара сыман.
Бүген кич якта Кубрат ханга христиан, яһүд, сарацин сәүдәгәрләре килергә тиеш, Кубрат хан аларны түземсезлек белән көтте. Хикмәт шунда иде ки, хыянәт кылган төрле йолага табынучыларны бары тик үзләренең дин кануннары белән генә җәзага тартырга ярый иде. Фанәгүрдәге дин ирке әнә шундый мәсьәләләр китереп куйды Кубрат хан алдына, һәм ул моны бүген хәл итәргә тиеш иде. Философның килүе бик әйбәт булды. Ул аңардан кайбер нәрсәләрне сораштырыр. Ә аның белмәгән нәрсәсе юк.
Кубрат хан урындык терәгенә куелган кулын күтәрде, әмма сүз катарга да өлгермәде, ишекләр киң ачылды, һәм сөрәнче:
– Христиан дине әһеле патрикий Симеон, яһүд дине әһеле Хасдай, ислам дине әһеле Габдулла, төптәңре Ирсан, – дип, ишектән кергән һәр кешенең исемен кычкырып торды.
Кергән берсе Кубрат ханга баш иделәр, як-яктагы түмәрләргә утыра бардылар.
– Бүгенге көннән башлап, – дип сүзен башлады олуг хан, барысы да утырышып беткәч, – һәр җинаять кылган кешене– нинди йолага гына инанмасын – шул дин хакимнәре хөкем итәр. Хөкемдарларга айга ике тапкыр хан казнасыннан акча түләнәчәк. Мин әйттем!
Олуг хан дин әһелләренең һәрберсенә тукталып карап чыкты. Патрикий Симеон өстендә кара чикмән иде, яһүд Хасдай яшел чапан кигән, төптәңре Ирсан кызыл атлас чапан өстеннән киң каеш буган, каеш аелына кояш сурәте чүкеп ясалган иде. Аел саф алтыннан, шуңамы ялтырап тора.
– Олуг хан! – дип, Кубрат хан алдына килеп тезләнде яһүд Хасдай. – Олуг хан, кыеп әйтергә телим: яһүдләрдә ике канун– Моисей һәм Яңа васыять кануннары. Кайсысы белән хөкем итик?
Олуг хан торып басты, һәммәсен сөзеп карап чыкты. Моңа кадәр яһүдләрне Фанәгүрдән куганга үкенгән иде, хәзер дә шул хисне тойды, үкенү тойса да, кичерергә әзер иде, кичерде дә ул аларны, мәгәр Хасдайның беренче булып атылып чыгуын яңадан ошатмады.
– Утыр, Хасдай, урыныңа!
Олуг хан алдына төптәңре Ирсан килеп баш орды:
– Олуг хан, болгарларны Тәңре кануннары белән хөкем итүне мин якламыйм. Тәңре кануны языгы аз гына булган кешенең дә башын кисәргә хөкем итә, ә христианнар языклы кешене чиркәүгә кертеп үкендертәләр дә аклап чыгарып җибәрәләр, яһүдләр белән исламлылар, яуда чакта үлгән кешенең җаны җәннәттә була, дип баралар. Кая монда гаделлек?.. Тәңре йоласының мәрхәмәтсезлеген күреп, болгарлар ят йолага табына башларлар.
– Төптәңре Ирсан, Тәңре сиңа баш биргән, уйла, уйла-уйла да миңа кил. Аксакалларны җыярбыз, киңәшербез, хәл итәрбез.
Кубрат хан сүзе бетүен аңлатып кул селтәде, бу аның чыгып китә аласыз дигән шартлы хәрәкәте иде.
Барысы да чыгып киттеләр, олуг хан янында философ кына калды. Кубрат хан дин әһелләренә сүз әйткәндә, ул бер якка да кысылмады, бер йола кануннарын да якламады.
Философ Иоанн Фасиан дин әһелләре белән булган очрашудан шуны аңлады: олуг хан әлеге бер йолада да өстенлек күрми.
– Олуг хан, синең кулыңда зур дәүләт, дистәләрчә җәйләүләр, калалар. Болгарны чын мәгънәсендә бөекитәсең килә икән, яңа дин кабул ит. Яшәү ул – көрәш, олуг хан, кеше күңелен биләүгә киткән көч, сәләт, акыл. Күк-кояш һәммә йолага табынучы кеше өчен дә бердер. Миңа шунысы билгеле: гарәпләрнең һәр кабиләсе үзенә бер аллага табынган. Шуннан Мөхәммәд килгән. Килгән дә, башка барлык аллаларны юкка чыгарып, кешеләрне табынырга өнди башлаган. Ул шагыйрь дә, оста оратор да, үз йоласына кайнар өндәүче дә булган, олуг хан. Мөхәммәд үзе вафаттыр, йоласы калды әнә.
Кубрат хан философны сабыр гына тыңлады, әмма теге якка да, бу якка да сүз әйтмәде. Ул йолалар турында бөтенләй уйламады. Аның көткәне Патшакалага киткән Илбарыс буйтур иде.
Иртән бик иртә уянды Кубрат хан, ул хәзер күп вакытта диңгез буендагы Кызсарайда йоклый. Биредә җанга тынычрак. Иртән торып, иге-чиге булмаган зәңгәрсу-кара диңгезгә карап утырырга була, аннары шул яктан илчеләре кайтырга тиешләр. Кубрат хан тарафыннан куелган вакыт күптән үтеп китте, борчылмаслык та түгел иде шул.
Кубрат хан әкрен генә урыныннан кузгалды, шулай ук салмак кына адымнар белән баскычтан түбәнгә төште. Соңгы баскычка җиткәч тукталды, янә көнбатыш тарафка күз ташлады. Анда дулкыннар йөгерешә, бер генә көймә дә, кораб та күренми иде. Таң күптән атты, инде кояш чыгып килә. Кубрат хан соңгы баскычка утырды, чапанына төренә төште. Баскыч кырына дулкыннар йөгерешеп килә, берсе артыннан берсе куышып киләләр дә кире тәгәриләр. Дулкын… Кем аны кузгатып җибәргән? Тәңре. «Тәңре!»– диде Кубрат хан һәм ирексездән таң ягына – кояшка карады, кулларын күккә күтәреп, көнне каршы алды.
Шулвакыт капка ачылганы ишетелде, берәү ашыгып йортка керде, каравыл алыптан ханның кайдалыгын сорады.
Кубрат хан аягүрә басты, чапанына төренә-төренә, йортка юнәлде.
– Сөенче, сөенче, олуг хан!
Кавхан аңа тамгалы төргәк бирде. Кубрат хан тиз генә төргәкне сүтте, кыенлык белән булса да язуны укыды. Аннары:
– Йа Тәңрем! – диде. – Кавхан, император Ираклий Болгарга кораблар белән корал җибәргән. Каршы ал, сәяхәтчеләрне сыйла!
– Баш өсте, олуг хан.
– Тагын ни?
– Олуг хан, әйтергә кыям, Йулыш каган кызыгыз Чәчкәгә яучылар җибәргән. Дала як капкага килеп туктадылар. Бүләккә бик күп мал, җилем-җиһаз алып килгәннәр.
– Кавхан, боерам, яучыларны калага керткән хәлдә дә аларны кабул итүдән баш тартам.
– Ул кадәр мал-туарны кире алып китсеннәрме, олуг хан?
– Базарга чыгарсыннар.
– Олуг хан, кыеп әйтергә кыенсынсам да, әйтми булдыра алмыйм: каганның уе изгедә, яучы җибәрү – төрки дөньясында бабалардан калган гореф-гадәт.
– Олуг кавхан, – дип тавышын күтәрә төште хан. – Олуг кавхан, беләсеңдер кебек: Кубрат хан кызы Чәчкә император Ираклий угланы Юстинианга ярәшкән. Бер кызны ике тапкыр кияүгә бирмиләр кебек иде төрки дөньясында.
– Беләм, аңлыйм, олуг хан, хазарлар каганы Йулыш төрки Тәңрегә табына, базилевс угланы Юстиниан…
– Син картайдың, ахрысы, олуг кавхан. Иртәгедән Балкыр илхан җәйләвенә китәрсең, үз урыныңа яшь кавханың калдыр. Мин әйттем!
– Халык синнән канәгать булмас, олуг хан. Туган өйгә ут салмыйлар. Мин башка бер сүз дә әйтмим, олуг хан…
Кавхан борылды да капкага юнәлде. Кубрат ханның йөрәге кысылып куйды. Олуг кавхан Савир белән Кубрат хан бик күп илләргә яу чапты. Савир кавхан һәрвакыт сул кулында булды, якын киңәшчесе иде.
«Юкка рәнҗеттем кавханны, – дип үкенү тойды Кубрат хан, кавханы капкадан чыгып барганда. – Бир, Тәңрем, сабырлык кешеңә…»
Кубрат хан үкенү тойды, әмма капка ябылганчы олуг кавханның аркасына карап калды, дәшмәде, туктатмады. Әйтеләсе әйтелгән иде инде, иртәгә үк кавхан Балкыр илханга китәр, Балкыр илхан аны уң кулы итәр.
Кубрат хан үзе дә аңламаган бер теләк белән сарайга ашыкты, тәхетенә утырды, әйтерсең аның тәхетенә кем дә булса утырыр кебек иде. Тәхеткә утыруга, хан кычкырып җибәрде:
– Ханшаны дәшегез!
Олуг ханның бу тавышына гадәтләнмәгән җансакчылары ни кылырга белми каушап калдылар. Моны күреп, Кубрат хан тынычлана төште. Әмма үз-үзен тынычландырырга теләве аның тышкы күренеше генә иде, күңелен һаман Савир кавханга әйткән сүзләрдән үкенү тойгысы көйдерә.
– Ханша кайда? – дип кабатлады ул, тавышын тыя төшеп.
Ул арада ханшаны китереп тә җиткерделәр. Ханның кыланышын ханшага җиткергәннәр, күрәсең, ул да бераз аптырый калган иде:
– Ни булды, ханым?
– Берни дә булмады. Әйдә, утыр, хәбәрем бар. Менә шул, – диде Кубрат хан, фикерен тупларга тырышып. – Чәчкәне Йулыш каган сорый, яучылар җибәргән.
– Каган?! – диде ханша, гаҗәпләнүен яшермичә. – Йулыш каган яучылар җибәргән?!
– Әйе, ханша. Безнең кызыбызны сорап, Йулыш каган Фанәгүргә яучылар җибәргән, тегеләр тау-тау бүләкләр китергәннәр, дала капкасы ягыннан кереп яталар.
– Керсеннәр, кабул ит, яучы ил алырга килми, кыз сорарга килә, хан.
– Ашина ыруына кызым биреп, каган белән кардәшләшергә теләмим, ханша! – Кубрат хан тәхет терәгенәябышты, бармаклары агарынып китте. – Ишетәсеңме, ханша, теләмим!
– Ачуыңны эчеңә җый, хан. Олуг кавхан хаклы, каган белән без кардәшләрбез.
– Кыз – ярәшкән!
– Ярәшкән, ярәшми ни! – диде кинаяләп ханша.
Олуг хан урыныннан купты, җилләнеп йөренеп килде.
– Кыз күптән ярәшкән, ханша!
– Хан, яучыларың кабул ит!
Кубрат хан тәхетенә барып утырды.
– Киңәшең шулмы, ханша?
– Киңәшем шул, хан. Кавханнарың ни уйлар, аксакалларың? Ялгыш яткан, ялгыш уяныр да, яучыларга әйтер сүзең әйт.
– Кече кавханны дәшегез! – дип боерды Кубрат хан җансакчыларына.
Кече кавхан килеп җитте, баш иде.
– Кече кавхан Актай, киңәшең әйт. Йулыш каган, кызым Чәчкәне сорап, яучылар җибәргән, кабул итимме, юкмы?
– Олуг хан, каган төрки нәселеннән, аның белән кушылу Болгарны тагын да көчәйтә төшәр иде. Мәгәр бала минеке түгел, бала синеке, олуг хан, ничек кылсаң, шулай булыр.
Кубрат хан урыныннан купты, кече кавхан янына килде, текәлеп, күзләренә карады. Кече кавхан күзләрен читкә алмады, киресенчә, үзе сорау бирде:
– Олуг хан, әдәп йөзеннән булса да каган яучыларын кабул итәрсең. Бабаларыбыз әйткән: «Әгәр дә хан үзе кылса яманлык, кайчан булмак халаекта аманлык».
– Кыюсың, Актай кавхан, ай-һай, кыюсың. Дәш илханнарны, дәш кавханнарны, дәш тарханнарны! Яучыларга әйт: мәҗлес җыелгач, сезне Кубрат хан кабул итәр, диген. Мин әйттем!
18
Олы мәҗлескә барлык илханнар, тарханнар, кавханнар җыелды. Җәйләүләрен ташлап килгән илханнар йөзендәканәгатьсезлек билгесе күреп, Кубрат хан янәшәсендәутыручы төптәңре Ирсанга карап алды. Төптәңре, бик тырышып, укытучы Константинның императрица Мартинага язган хатын укый иде. Кубрат хан моңа кадәр укытучының хатларын үзе генә укый торган иде, бу хатны төптәңрегә укытырга булды. Чөнки сарай балаларын укытучы грек Константин императрица Мартинага язган хатларында Тәңре йоласы турында кызык кына фикерләр әйткән иде. «Әйдә, Тәңре йоласындагы кимчелекләрне төптәңре Ирсан да белсен», – дип уйлавы иде Кубрат ханның. Укытучы Константин, Тәңре йоласының кулай якларын күрсәтү белән бергә, андагы күп кенә кыргыйлыкларны да ачкан иде. Төрки баба заманнарыннан килгән йоланың камилләшкән чаклары бар – Кубрат хан аны яхшы белә, әмма йолада чынлап та кыргый гадәтләр бар икән әле. Әйтик, борын-борын заманда төркиләр, андый-мондый афәт тоташтан килә башласа, Илтабарлар гаиләсендәге иң таза, иң чибәр ир баланы Тәңрегә корбан итә торган булганнар. Күп еллар буена килгән бу кыргыйлыкны Атилла баба туктата. Ул аны бик гади хәл итә: атка күчерә, кайбер ырулар эт корбан итәләр, болгарлар әнә малга, балыкка күчтеләр. Моның өчен алар ап-ак җәйпәк балыкны алалар, канын чыгарып, үз каннары белән кушалар…
Соңгысы Кубрат ханга ошый. Әмма тугрылыкны бер балык белән Тәңрегә корбан биреп кенә яулап буламы?.. Укытучы Константин сөйгәне Мартинага бу турыда гаҗәпләнеп яза. Укытучы хатларындагы йола мәсьәләләренә игътибар итте дә, итмәде дә Кубрат хан, аның белән әнә төптәңре шөгыльләнсен, ул өлкәне хан аңа тапшырды. Ханның үзен укытучы Константин хатларындагы дәүләткә караган хәлләр, әйтелгән фикерләр кызыксындыра иде.
Элек әнә ул хатларны укуын олуг кавхан Савир гына белә иде, бүген әнә төптәңре Ирсан да белде. «Белсен, хаклыкны белеп яшәсен», – дип уйлады Кубрат хан, тәфсилләп хат укыган төптәңре Ирсан ягына күз төшереп.
Илханнар тирәсендә һәрчак кемнәр урала?
Кавханнар.
Батбай илхан тирәсендә кем урала?
Төптәңре.
Кодрак илхан тирәсендә кем бутала?
Дәмәшкътан килгән сәүдәгәрләр.
Аспарух илхан тирәсендә кем йөри?
Греклар.
Балкар илхан тирәсендә кемнәр чуала?
Кубрат хан ягына күчкән хазарлар.
Кубрат хан янында кемнәр йөри?
Кемнәр булсын, философ, хәзер әнә Йулыш каган яучылары.
Кодрак илхан Дәмәшкъ сәүдәгәрләре белән шулхәтле тыгыз элемтәдә иде ки, тегеләр моңа затлы тиреләр бәрабәренә капчык-капчык көмеш ташыйлар. Шуңа күрәбулса кирәк, Кодрак илханны «Көмеш илхан» дип йөртәбашладылар. Җир-җәйләүләренең кадерен белеп торса, Кодрак илхан чынлап та Көмеш илханга әверелер. Дәмәшкъ сәүдәгәрләре тире, бал яраталар, ә ул тауар Кодрак илхан кулында. Ярый, игелеге белән мал-көмеш җыйсын. Тимер тапкан – тилмермәс, көмеш тапкан– баш бирмәс. Болгарлар Төн илләре белән бик әйбәт арадашлык итә, кыскасы, олуг хан икенче угланы илхан Кодрактан канәгать иде. Ә менә Батбай углан…
Кавханнар, илханнар, тарханнар – барысы да җыелдылар.
Кубрат хан аларга күз йөртеп чыкты. Илханнарның кәефләре юграк кебек иде. Хәер, аларның хәлләренә керергә була: атнадан артык аттан төшмичә, башкалага килделәр, атларын куярга өлгермәделәр, олуг хан җыеп алды. Ике көн элек кенә Тимер Капка кирмәненнән тархан килеп җитте. Ул, түкми-чәчми, зур яуга җыенган каган турында сөйләп китте. Каганның йырмак төмәне Тимер Капка кирмәне янына килеп, әйләнеп киткән икән. Каганның уң кулы Җаек бәк Итил буйлап күтәрелгән, шул тирәләрдә җәйләп йөри икән. Кәефсезләнеп утырмагыз, илханнар, тиздән каган белән чәкәшергә туры килмәгәе. Ике арадагы мөнәсәбәтләр кискенләшә бара. «Кайбер кавханнар каган ягына күчә башлаганнар» дигән хәбәрләр дә җитеште. Ул аларга бүген үк, шушы мәҗлестә үк хөкем чыгарыр: андый кавханнарны, бәкләрне ат койрыгына тагарга! Кубрат хан, куе кашларын җыерып, илханнарга, кавханнарга, тарханнарга янә бер күз йөртеп чыкты. Кичә кереп әйттеләр аңа: Йулыш каган Кубрат ханга, бүләк итеп, егерме дөя, йөз баш ат, ханның аяк астына юлбарыс тиресе, унлап төргәк табгач ефәге, капчык-капчык кипкән йөзем, хөрмә җибәргән. Шулар янына Йулыш каган Дәмәшкъ осталары ясаган күз явын алырлык көмеш табак, алтын кувшин һәм алтын чокыр кушкан иде. Болар өстенә каган Кубрат ханга озын итеп битек язган. Битекне төрки-сарманча, таныш руни белән язган иде. Кубрат хан ата-баба тамгалары белән язылган битекне рәхәтләнеп укыды. Янә бер яңалык бар битектә: ул табгач кәгазенә язылган иде. Битектә каган Йулышның Кубрат хан белән кардәшләшергә теләве турында көйләп-такмаклап әйтелгән. Йулыш каган хан кызы Чәчкәне төшләрендә күрә икән. Кыскасы, Йулыш каган кардәшләшеп алуның киләчәген җәннәт итеп сурәтләгән иде. Берләшкән дәүләт чикләре Румда гына туктап калмас, франкларга җитәр дип ышандырган.
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.