Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 24 (всего у книги 51 страниц)
– Ур-ра, болгарлар, ур-ра!
Төптәңре Ирсан Кубрат хан якынайгач кына болгарларны күрде, кабаланып, җәясенә ук эләргә итте, әмма элә алмады, ук-җәясен ташлап, кылычын чыгарды.
Кубрат хан атының тезгенен җибәрде.
– Һоп-һоп, әйдә, алдыр!
Ат аның телен аңлый иде, кош кебек очып, төптәңре Ирсанга якыная төште.
«Юк, төптәңре Ирсан, ычкына алмассың, ычкына алмассың!»– дип кабатлады Кубрат хан. Әмма төптәңре Ирсан китәргә җыенмый иде. Ул да Кубрат ханга таба кузгалды, аны да җансакчылары уратып алган. Кубрат хан шулхәтле ярсыды, тамагы ярылырдай итеп кычкыра-кычкыра, гайрәт белән кылычын болгады.
Иң оста мәргәннәре, җансакчылары белән үзенә таба килүче Кубрат ханны күргәч, төптәңре Ирсан алыпларына нидер кычкырды, шуннан алар, төп алайдан аерылып, Кубрат ханга каршы кузгалдылар. Олуг ханның алыплары төптәңренең сакчыларын бүлеп алдылар, ике арада орыш китте.
Кубрат хан селтәнүле кылычына бөтен булган гайрәт-көчен салды, соңгы мәлдә ул төптәңре Ирсанның нәфрәтле күзләрен күреп калды. Ирсанның кылычы ханның калканына бәрелде, тимер чыңлаудан колак тонгандай булды. Кубрат хан Ирсанга батып кергән кылычын бөтен тәне белән тойды. Ирсанның башыннан очлымы җиргә очты, тәгәрәп китте, аты, җилләнеп, каган ыстанына таба элдерде. Төптәңренең аягы өзәңгегә эләккән һәм ул сөйрәлеп бара иде. Аның артыннан кылган башлары, ал чәчәккә әверелеп, кызарып кала иде. Кубрат хан тезгенен тартты, кирегә борылды. Җансакчылары төптәңренең алыпларын кысрыклап, турап бетереп баралар иде инде. Кубрат хан чатырына борылган чакта, үзенә таба чаптырып килүче каганны күреп алды. Җансакчылары аны уратып алганнар, каган уртада килә иде. Кубрат хан атын кире борды, җансакчылары аның тирәсенә килеп бастылар. Кубрат хан кылычын кынысына тыкты, җәясен алды. Башта ул каган белән укта алышырга булды. Атының кабыргасына аягы белән тибеп алды, алга кузгалды. Каганның җансакчылары икегә аерылдылар, болгарларны урап алырга теләделәр. Әмма болгарлар да вакытында сибелеп өлгерделәр.
Шулчак Аспарух илхан төбәгендә «ур-ра!» тавышлары ешрак ишетелә башлады. Биредә ике якның җансакчылары үзара орышып киттеләр. Төркидә язылмаган бер канун бар иде: каган белән олуг хан каршы килгәндә, җансакчылары үзара орышалар, алыплар олуг хан белән каган орышына кысылмыйлар. Каган да җәясенә ук элде. Хан белән каган, берсе уңгарак алып, икенчесе сулгарак каерып, бер-берсенә якыная башладылар. Шулвакыт көчле дулкын булып «ур-ра!» тавышы ишетелде. Кубрат тавыш килгән якка хәтта әйләнеп тә карамады, болай гына абайлады: Көбер хан төп көчкә килеп кушылган булырга тиеш, хазарларны кысрыклый башлаганнардыр. Кубрат хан каганны бер мизгелгә дә күздән яздырмады. Менә кайда Ашина ыруын аранга куып кертәчәк ул. Олуг хан ашыгыбрак керешен җибәрде – ук каганның ботына барып кадалды. Каган да укны җибәреп өлгерде, Кубрат хан чак кына ат өстеннән очып төшмәде – аның иңбашына кадалган иде каганның угы. Укны ул шундук суырып алды һәм җәясенә элмәкче итте, әмма өлгерә алмады, кисәк күз аллары караңгыланып китте, ял өстенә капланды. Каган икенче угын ханга җибәрергә маташа иде, тик өлгерми калды, олуг ханның ат ялы өстенә каплануын күргән җансакчылары аңа ук яңгыры сиптеләр. Укларның берсе каганның атына тиде. Аты куркып чабып китте. Алай да каган керешен җибәрергә өлгерде, каганның угы кылганнар арасына килеп төште. Каганның аты ыстанына таба чаба башлауга, җансакчылары төрлесе төрле якка сибелделәр. Болгарлар куа бармадылар. Берсе Кубрат ханның ат тезгенен алды, икенчесе олуг ханны тотты, һәм аны чатырына алып кайттылар. Сак кына атыннан төшерделәр, чатырга алып кереп, түшәккә салдылар.
Кече кавхан Аппакны алып килергә чапты. Аппак килеп тә җитте. Атыннан төште, агарынып, чатырга килеп керде:
– Кубрат!
Олуг хан күзләрен ачты, кулындагы укны ханшага бирде:
– Табибка бир, тикшерсен, агулы түгелме…
Чатырына грек табибы чакыртылды. Ул, ханша кулындагы укка күз салмыйча, яралы янына узды, җансакчыларга ханның көбәсен, күлмәкләрен салдырырга кушты. Яра тирән түгел иде. Грек яраны ниндидер сыекча белән юды, олуг ханның башын күтәреп, бер җам эчемлек бирде, ярага яфрак каплады, аннары чатырдан барысына да чыгарга кушты. Чатыр эчендә ук тоткан ханша һәм табиб кына калды. Олуг хан әкрен генә күзләрен ачты.
– Ук агулымы, табиб? – диде ул, һәм авыртудан йөзе үзгәреп китте.
Табиб укны кулына алды, тимер очын теленә тигезде, аннары ханша колагына якын килебрәк:
– Ханша, ук агулы, – диде.
Грекның гаҗәпләнүенә каршы, ханша аңа:
– Кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, табиб, – диде.
Ханшаның салкын канлылыгына гаҗәпләнеп, табиб эшкә кереште.
Ханның ярасы зур түгел иде, көбә күлмәк саклаган, әмма ук агулы булу сәбәпле, олуг хан әкрен генә сүнә барган шикелле тоелды. Ханшадан ул һәрдаим орышның ничек барганын сорашты. Табиб аңа җам белән эчемлек бирә торды.
Ханша гректан:
– Ни эчерәсең син аңа? – дип сорады.
– Боспордан килгән «Кара табиб» эчемлеге, ханша.
– Эчемлек ханга ярдәм итәрме, табиб?
– Итәр, ханша. Заманында Александр Македонский бу эчемлекне яралы алыпларына эчерткән, яраларына каплаган. Бу эчемлектә мең шифа бар, ханша. Ләкин ук агулы булган. Ханның гомерен саклап калып булмастыр…
Ханша өнәми генә табибка карап алды һәм болгарларның алимчесен һәм төптәңре Азакны чакырырга кушты. Күп тә үтми, алимче белән төптәңре Азак килеп керделәр. Ханша алимчегә белгәнен эшләргә ишарә ясады. Иң әүвәл алимче чатыр эченнән шайтаннарны куарга кереште. Ул чылбырлы җамга нефте, май, балавыз, тагын әллә нинди үлән төнәтмәләре салды да, аңа ут алып, авыз эченнән генә Тәңредән ханга озын гомер, ярасы тизрәк төзәлүен тели-тели, уты янып торган җамны уңлы-суллы селки-селки, олуг хан тирәли йөри башлады. Табиб аңа карап торды-торды да чатырдан чыгып китте.
31
Биленә атасы Кубрат хан биргән алтын тәңкәләр һәм төрле сурәтләр төшерелгән, көмеш әйберләр белән бизәлгән путаны буып алгач, Балкыр илхан, күк-кояшка карап, Тәңрегә гыйбадәт кылды. Илхан янында басып торган уң кулы аңа:
– Илхан, олуг хан сиңа төп алаен ышанып тапшырды, хазарларны кугач, хан сиңа куәте белән бергә тәхетен дә бирер, – диде.
– Барысы да Тәңре кулында, Тимер. Син минем уң кулым. Каганны Биләмҗирдән кусак, мин сине анда тархан итәрмен. Күзең төшкән Җаек бәк кызына үзем яучы булып барырмын.
Уң кулы Тимер елмаеп куйды, бил путасын рәтләде, ук-җәясенә кагылып алды.
– Барысы да Тәңре кулында, илхан, бәк кызы Таңбикә дә, тархан булу да. Онытма, илхан, вәгъдәң!
Орыш башланыр алдыннан гына шулай дигән иде Балкыр илхан, әмма орыш башланды, бер дә алга бара алганнары юк, киресенчә, төш авышып килүгә, хазарлар алдыра башлады. Орышка Көбер хан да әллә ни үзгәреш кертмәде, каган да кайдандыр өстәмә алайлар чыгара торды. Әмма Көбер хан бер өлеш алаен Аспарух илханга җибәргән икән, аннан «ур-ра!» тавышлары ешрак, куәтлерәк ишетелде. Шулмы куәт бирде болгарларга, кичкә таба болгарлар, хазарларны кысрыклап, һөҗүмгә күчтеләр. Шул чакта Кубрат ханның җансакчысы Балкыр илханны алырга килде.
– Атаң яраланды, илхан.
Балкыр илхан, алаен уң кулына биреп, үзе чатырга чапты. Атыннан сикереп төште дә, тезгенен җансакчыларына ташлап, атылып чатырга керде.
– Атам!
Кубрат хан терсәгенә таянып күтәрелде, Балкыр угланның дала тузаны кунган иңенә кагылып алды:
– Балкыр углан, Батбай абаң һаман килеп җитми. Мине Тәңре үз янына алса, үч ал син аңардан. Мая алаем анаңда булыр, бик авырга килсә, сорап ал. Мин әйттем!
Балкыр илхан атасының кулын үпте, битен биткә куеп алды. Аннары чатырдан чыкты да сикереп атына атланды һәм, җансакчыларын ияртеп, үзе орышкан төбәккә чапты. Биредә хазарлар болгарларның сафларын ертканнар, урап алып киләләр иде инде. Балкыр илхан килгән шәпкә болгар сафларын ертып чыккан хазар йөзбашының башын чабып төшерде. Йөзбашның очлымы җиргә тәгәрәде. Балкыр илхан, килүгә, болгар сафларын тигезләде. Әле генә болгарлар чигенә-чигенә орышалар иде, хәзер хазарлар шул язмышка калды. Ханша Балкыр илхан артыннан ук аңа бер йөзбашны җибәргән икән, алар килүгә, Балкыр илхан хазарларның сафларын таратуга иреште. Аспарух илхан да хазарларны уратып кыйнап ята иде. Шунда бер җансакчысы Балкыр илханга кычкырды:
– Балкыр илхан! Сул яктан җансакчылары белән каган килә!
Балкыр илхан атын каган ягына борды, аңа олуг хан маясыннан килгән йөзбаш иярде. Балкыр илханның очып диярлек үзенә таба килүен күреп, каган атын тыя төште.
– Минем арттан, ур-ра! – дип кычкырды Балкыр илхан.
Каган Балкыр илхан белән орышырга теләмәде, ул аңа каршы иң оста мәргәннәрен җибәрде. Балкыр илханның атына сөңге белән кададылар, тегесе кисәк сөрлегеп китте, илхан ат өстеннән сикереп төште, җиргә тезләнде, җәя керешен тартты. Аңа таба кылычын болгый-болгый килүче алып, күкрәгенә ук кадалуга, бер якка авып төште, икенчесен дә шундый язмыш көткән икән– анысы атыннан шуып төшеп калды. Балкыр илханхазарның атына сикереп атланды, бу алышны җансакчылары арасында туктап карап торучы каганга таба чапты.
– Йулыш каган! Мин синең белән алышырга телим! Каган!
Ишетәләрме аны, ишетмиләрме – эш анда түгел иде, Балкыр илхан йөрәге белән кычкырды. Ул каганнан атасы өчен үч алырга тиеш, алырга тиеш! Балкырның колак яныннан гына ике-өч ук сызгырып үтте. Ул һаман атын каганга таба куалады. Әмма аны каганга якын җибәрмәделәр, хазарларның төп алаен җитәкләгән бәк аның юлына аркылы төште. Янә каты орыш башланды.
32
Йулыш каган калкулыктан орыш барышын күзәтә. Ботына тигән ук ярасы сызлап-сызлап китә. Орыш барышы шуны күрсәтә: болгарларны җиңеп булмастыр. Көбер ханның орышка килмим дип әйтүе, ә үзенең Кубрат хан ягына басуы һәм көтмәгәндә килеп чыгуы каганның алдан уйлаган фаразларын сүтеп, чуалтып ташлады. Аспарух илхан уң канатны камап, туздырып ята. Каганның уң кулы, ышанычы, өмете – Җаек бәк һаман юк. Олуг хан кызын алып килә дигән хәбәренә ике көн булды инде, ә бәк үзе юк та юк. Олуг хан кызы кулына төшкәч, Йулыш каган нишләргә белер иде. Көтеп-көтеп тә Җаек бәк күренмәгәч, Йулыш каган аңа каршы Сөләй меңбашны җибәрде. Күптән түгел генә каган ыстанына оялаган Сөләй бәк тә суга чумды, ни хәбәрчесе, ни үзе юк. Орыш кыры кайнап торганда уң кулы янында булмавы Йулыш каганның тәмам канын бозды. Җаек бәк белән Кубрат ханның кызы Чәчкә кирәк иде каганга. Югыйсә соң булып куюы бар, хазарлар төрле яклап чигенә башладылар. Каганда мая алай калмады. Соңгы сулышы иде хазарларның. Моны каган күрә, әмма чатырын җыйдыртмый, кузгалмый, нидер көтә, нидер өмет итә иде.
Шулчак офык читендә сөңге очлары күренде. Боты сызлавын да онытып, Йулыш каган өзәңгесенә басты. Каганга таба шул яктан атчабар килә иде. Аның аты сөлектәй сузылып чаба, корсак астыннан уч-уч күбекләр очып кала.
– Бу Җаек бәк, – диде каган янәшәсендә баскан Әбүзәр бәккә. – Чап Җаек бәккә каршы, килер җайдан олуг хан угланы Аспарухка ташлансын. Анда хазарлар кача башладылар.
Әбүзәр бәк, атын камчылый-камчылый, сөңге очлары күренгән якка чапты. Күп тә үтмәде, каган басып торган калкулыкка чаптырып, Сөләй бәк килеп җитте. Бәкнең айгыры еш-еш сулыш ала, яңаклары тирләүдән ялтырап калган иде.
– Ай-кояшка тиң каган, кыеп әйтергә җөрьәт итәм: Җаек бәкне Кубрат хан угланы Кодрак тар-мар иткән. Килүчеләр Җаек бәк алае түгел, Кодрак илхан алае – болгарлар, угорлар!
Каган камчысы белән Сөләй бәккә кизәнде. Атыннан төшеп, каган алдына тезләнгән Сөләй бәк торып басты, ияген чөя төшеп, каганга карады. Тазалыгы, пәһлеванлыгы белән күпләрнең котын алган, икәүдән-икәү калганда, каганның үзен дә шомга салгалаган бәк, каганнан курыкмавын сиздереп, хәнҗәренә кулын салды.
Йулыш каган янәшәсенә аты белән килеп туктаган, ат өстендә көчкә утырса да, көч-кодрәте кимемәгән Үрәгәй төптәңрегә карады, күзләре белән киңәш сорады.
– Сөләй бәкне алае белән Балкыр илханга каршы җибәр, каган. Кояш баеганчы болгарларны тоткарларга кирәк. Кояш баегач, орыш тукталыр, сиздерми генә күчеп китәрбез.
– Сөләй бәк! – дип кычкырды каган, гайрәтен күрсәтер өчен, камчысын җиргә ташлады, аты өркеп китеп, ыргылып куйды, каган атын тыйды. – Сөләй бәк, Балкыр илханның язмышы синең кулда. Башын китерәсең икән, урының уң кулымда булыр!
Чынында исә бер дә алай әйтергә теләмәгән иде каган, чигенергә, чатырын җыярга җыенган иде. Кодрак илханның алае якынаеп килә, болгарлар аларны күреп тә алдылар бугай инде. Карт Үрәгәй төптәңрегә каршы килә алмады каган. Ул – төптәңре, аңа күренәрәк төшә, ул Тәңренең үзе белән киңәшеп эш итә. Каганның тәмам зиһене чуалды, яралы боты оеп-оеп киткәндәй итә башлады. Орыштан исән-имин кайталар икән, каганны зур сынау көтәчәк. Тагын ничә ел каганлык итәсең дип, Үрәгәй төптәңре аны ефәк бау белән будырып караячак. Әйтер ике ел дип, ике елдан аның башын чабып өзәрләр, әйтер йөз ел дип, йөз ел яшәмәс. Шулай ук өч ай дип тә әйтүе бар иде. Ефәк бау белән буганда, Үрәгәй төптәңре уенча, бары тик Тәңре теләгәнне генә әйтәсең.
Кансыз, шәфкатьсез Үрәгәй бу гореф-гадәтне бабаларына сылтый, әмма аны ул үзе генә уйлап тапмады микән?!
Йулыш каганның карашы Аспарух илхан ягында сибелеп-таралып кача башлаган хазарларга төште һәм, кылычын чыгарып:
– Анда, анда безнең урын, алыпларым! – диде дә, атын чаптырып, шул якка китте. Аңа каганның чатыр янында калган актык мая алае иярде.
33
Өске Кирмәнгә ярты көнлек юл калгач, Илбарыс буйтур, елга буена туктап, атын эчерде, үләнгә ашарга җибәрде. Буйтур су буена төште, тын гына аккан елга аның йөз сурәтен күрсәтте. Буйтурга судан үзе түгел, ят бер кеше карап торадыр сыман тоелды. Бала чакларда суга карап, андагы сурәтләрне тамаша кылганы исенә төште. Дөньяга мәңгегә килгән шикелле, бер кайгысыз йөргән чаклары. Чәчкә гел аның янында булды. Гамьсез уйнап үстеләр. Юксыну, бер-берсеннән башка яши алмау аларга шактый соңарып килде, әмма шундый иттереп килде ки, мәхәббәт уты булып кабынды. Илбарыс Чәчкәне табар, аңа Тәңре үзе ярдәм итәр.
Шулчак яр өстендәге аты кешнәп җибәрде. Илбарыс, йөгереп, яр башына менде, атына атланды. Аңа таба җилле генә юырттырып хазар алыплары килә иде. Өчәүләр. Курыкмыйлар. Нигә куркырга? Алар өчәү, ә ул берүзе.
Илбарыс буйтур җәясен алды, ук элде. Шик юк, аңа таба килүчеләр Җаек бәк албагаучылары иде. Буйтур атын яр буйлап куалап алып китте. Хазар җайдаклары аны куа башладылар. Алда куаклар күренде, буйтур куаклар артына чумды. Хазар алыплары аны урап алырга иттеләр, икегә аерылдылар, берсе каршы китте, икесе артыннан төште. Илбарыс каршы килүчене сайлады. Башта ул атын юырттырып кына барды. Мәгәр хазарга якынлаша башлауга, тезгенен җибәрде, атының кабыргасына үкчәсе белән төртеп алды. Ат кушаяклап чаптырып китте. Хазар аңа алданрак атты, әмма буйтур читкә тайпылып өлгерде. Хазар ук савытына үрелде. Шул мизгелдә аның битенә буйтурның угы кадалды. Буйтур уңдагысын сайлады. Хазарга җитәрәк, ул кисәк бер якка авышты һәм икенче якка янтайганда уктан алды. Хазарның аты мәтәлеп китте, алып аттан сикереп төште, йөгереп барды, шунда аны буйтур куып җитте. Хазар битен капларга теләде, буйтур аның тәненә кылычның батып керүен аермачык тойды. Шул мәлдә аның аты бер якка ауды, өченче хазарның угы ат корсагына тигән иде. Буйтур, өзәңгедән аягын ычкындырып, бер якка тәгәрәде. Хазар аны әсир итәргә теләде, күрәсең, арканын ыргытырга җыенды, әмма буйтур аңа хәнҗәр ташлады. Хәнҗәр алыпның аркан ыргытырга селтәнгән кулына барып тиде. Хазар тиз генә атын борды һәм кача башлады. Буйтур үлеп яткан хазар янына килде, кулларыннан ат тезгенен ычкындырды, сикереп, хазар атына атланды. Әмма качкын алып ерак иде инде. Буйтур үлеп яткан хазар алыбы янына кабат килде, атыннан төшми генә аның ук савытын тартып алды.
Өске Кирмәнгә юл ябык иде. Кирмән тирәсен хазар албагаучылары карыйлар. Хәзер качкын алып ыстанга кайтып җитәр, түбән болында булган хәлне сөйләр, бирегә йөзбаш үзе килер.
Буйтур чама белән угорлар иленең кай тарафта булуын белә иде. Шунда юл тотты. Ул угор кенәзе каршына барыр да, баш орып, алай сорар һәм кирмәнне камаган Җаек бәк белән орышырга килер.
Көннең икенче яртысында гына буйтур угорлар ыстанына җитте. Ыстан күренүгә, кай тарафтандыр килеп чыккан угор алыплары аны уратып алдылар, илбашы сарае каршына алып бардылар.
Күрде дә болдыр баскычларыннан төшеп килүче илбашы белән мәргән Ташбулатны буйтур, үз күзләренә үзе ышанмады. Мәргән җилкәгә киңәеп киткән, киемнәре дә кызыгырлык иде.
Илбашы һәм мәргән аның белән кочаклашып күрештеләр.
– Ишеттек, ишеттек, – диде илбашы, табын янына утырышкач. – Җаек бәк Өске Кирмәнне камауда тота икән, олуг хан кызы кирмәндә икән.
– Олуг илбашы, Җаек бәк Өске Кирмәнне генә алып калмас, бире килер, ыстаның яндырыр, хатын-кызларыгызны кол итәр, ыруың тар-мар итәр. Олуг илбашы, бир миңа кече углың Ташбулатны, коткарыйк Өске Кирмән халкын.
Олуг илбашы тамак кырды, алдындагы чокырны кулына алды.
– Буйтур, угор алайга бай түгел. Җыя-җыя туплап та ике төмән алай җыелмастыр. Заманында болгарларга каршы мин өч төмән алай белән чыккан идем… Болгарлар алдырды. Менә ничә ел инде без килештә яшибез. Өске Кирмәндә минем сәүдәгәрләрем дә бар, анда күчеп китүчеләр дә шактый. Корал аз бездә, буйтур. Антлар корал сатмый башлады, үзе кораллана. Болгарлар аз китерә.
– Өске Кирмәнне хазарлар алса, килгәне дә килми башлар, олуг илбашы, Йулыш каганда алай сансыз, диләр. Бире килсә, ул угорны җир белән тигезләр. Җаек бәк Өске Кирмән янында ятып калса, каганның уң канаты сынар – Болгар алдырыр. Маныч елгасы буенда хазар белән болгар алышачак. Алышалардыр да инде. Өске Кирмәнне Җаек бәк алса, аның нияте бер – каганга ярдәмгә бару.
– Булды, буйтур, булды. Әйтер сүзең аңладым. Минем соңгы җавабым иртәгә булыр. – Илбашы киявенә таба борылды. – Кияү, Аршак баһадирга әйт, иртән иртүк сарайга килсен.
Икенче көнне иртән, яңа туган көнне каршы алуга, кала читенә бер мең алып килеп туктады. Алай башында олуг илбашының кияве Ташбулат иде.
Олуг илбашы аларны капкадан чыгарып, озатып җибәрде.
– Баһадирларым! – диде ул, кам таягын күтәреп. – Кардәшләребез болгарларның Өске Кирмәннәре камауда. Йолып алып калыгыз кирмәнне. Мин ышанам сезгә, баһадирларым, ак юл теләп калам!
Угор алыпларының күбесе сөңге белән коралланган, бер ишесендә чукмар башлы күсәк, кайсыларында чылбырга бәйләнгән керпе тимер. Калканнары тактадан, очлым урынына куян бүрек. Мәгәр алгы сафта мәргән Ташбулат өйрәткән баһадирлар. Алар болгарлар кебек үк коралланганнар: барысында да тимер калкан, кылыч, сызгыра торган уклар, челтәрле көбә кигәннәре дә бар, башларында болгар очлымнары.
– Алгы сафтагы баһадирларның күбесе минем якташлар, буйтур, – диде Ташбулат.
Көнозын бардылар, бары тик кичкә таба гына Өске Кирмәнгә җиттеләр. Әмма якын килергә кыймадылар, албагаучылар җибәрергә булдылар.
Күп тә үтми, албагаучылар әйләнеп килделәр.
– Буйтур, кирмән тирәсендә җан иясе юк, кирмән гел ташлап киткән кебек.
– Атларга! Юыртып кузгалдык!
Капка янына килеп җиттеләр, каравылбаш буйтурны таныды булса кирәк, асма күперләрне төшерергә боерды. Илбарыс буйтур беренче булып асма күперне үтте. Буйтур, каравылбаш янына җитүгә, атыннан төште.
– Каравылбаш, атың ничек?
– Атым Артык, буйтур.
– Артык, олуг хан кызы Чәчкә белән Кодрак илхан кайда?
– Буйтур, Җаек бәк кирмәнне ала башлагач, олуг хан кызы Чәчкә, үзе теләп, бәк ягына чыкты. Кубрат ханнан хәбәр килү белән, Кодрак илхан аны куа чыкты.
– Олуг хан кызы үзе чыктымы?
– Олуг хан кызын кем мәҗбүр итә ала, буйтур…
Буйтур сикереп атына менде.
– Каравылбаш, безгә юл күрсәтүче бир.
– Баш өсте, буйтур, – диде каравылбаш һәм алыпларның берсенә кычкырды: – Сарбай, буйтурга юл күрсәтүче булырсың!
Юл күрсәтүче алып алар янына килеп тә туктады. Аның аты кечкенә, кызгылт-сары төстә, корсак астыннан озын булып йоннар салынган.
– Бу ат белән ерак бара алырсыңмы, юлчы?
– Минем атым арымый, буйтур. Кояш аты арымый. Бу атны мин көнчыгышта яшәгән төркидән сатып алдым.
– Атларга, юыртып! – дип боерды буйтур.
Инеш буена туктап ял итәргә булдылар… Атларын чирәмгә җибәрделәр, иллә буйтурның озак юанасы килми иде, тагын кузгалдылар.
Икенче көнне кечкенә бер елга буенда алдан киткән албагаучылар күренде. Алар чаптырып кире киләләр иде.
– Буйтур! – диде килеп туктауга албагаучы башы. – Җаек бәк елганың аръягында Кодрак илхан белән орыша!
– Атларга! Минем арттан!
Елганың аръягындагы болынлыкта орыш шактый барган иде инде. Кая карама – үлгән атлар, кешеләр тәгәрәп ята. Елга кичеп чыккан алайны күреп, болгарларны елгага таба кысрыклый башлаган хазарлар каушап калдылар. Бу көчне Кубрат ханның төп көче дип аңлаулары идеме, хазарлар кайсы кая сибелеп кача башладылар. Буйтурның күзенә әрәмәлек буендагы ике көпчәкле, япмалы арба ташланды. Зиһененә килгән беренче уе: «Арбада Чәчкә!» – булды. Буйтур шунда чапты, аңа унлап алып иярде. Хазарлар кайсы кая таралып, сибелеп, тәртипсез рәвештә качалар иде: моны күреп, Җаек бәк бер төркем җансакчысы белән елга буйлап элдерде. Буйтур атын куалады, аннары сулгарак алды, качучыларга аркылы төшәргә исәпләде. Ара бермә-бер кыскарды, як-яктан уклар очты. Угор алыплары буйтурдан чак кына калыша төшеп чабалар. Буйтур җәясенә ук элде. Иң башлап арба артына атланган алыпны укка алды. Алып, ук тиюгә, ат өстеннән очып төште, арба ауды, арбадан тәгәрәп төшкән берәүне Җаек бәк элеп алды, ияренә аркылы салды. Шик юк, иярдәге хатын-кыз олуг хан кызы Чәчкә иде. Буйтур тезгенен җибәрде.
– Һоп, һоп, малкай!
Җаек бәкне ике яктан да җансакчылары уратып алганнар. Бәк ышыкта, бәкне укка алу мөмкин түгел иде. Буйтурберәм-берәм дүрт алыпны уктан атып төшерде. Аның белән рәттән диярлек чаба башлаучы дүрт алыптан икесе ятып калды. Менә алыпларның берсе Җаек бәкнең бер мәргәнен укка алдыһәм куанычтан кычкырып ук җибәрде. Җаек бәкнең ике җансакчысы чаба. Шунда бер угор алыбының атына ук тиде. Ул да артта калды. Алда Итил елгасы күренде. Җаек бәк яр буйлап чаба. Аръякка чыгарга кичү эзлиме?.. Буйтур җәясенә ук артыннан ук элде, әмма бәккә тидерә алмады. Нидән булыр? Әллә соң Чәчкәнең җилфердәгән күлмәк итәкләре, сибелеп төшкән чәчләре каушатамы?.. Буйтурның нибары өч угы калды: берсе– Җаек бәккә, икенчесе – артыгы белән кыюланып киткән бәк янында калган җансакчысына, өченчесе… Шулчак аның белән янәшә чапкан угор мәргәне егылып калды – аты сөрлектеме, ук тидеме? Буйтур әйләнеп карамады. Ул угор алыбын укка алган җансакчысының атына тигезде, ат сөрлегеп китте, әмма елгыр алып ат өстеннән сикереп төшәргә өлгерде, ат астында калмады. Буйтур җәясен иңе аша ташлады, кылычын суырып чыгарды. Ул хазарга җан ачуы белән чапты, хазарның тавышына хәтта Җаек бәк тә әйләнеп карады, һәм ул буйтурны таныды булса кирәк, атын тагын да ныграк куалый башлады.
Буйтур җәясенә соңгы угын элде, хазар алыбы да җәясенә ук эләргә маташа, өлгерә алмады, маңгаена ук кадалды. Ниһаять, Җаек бәк берүзе калды, укны буйтур аңа төзәмичә диярлек атты. Җаек бәк, муенына аркан ташлагандай, кинәт арткатартылып куйды. Шулчак буйтурның иңбашына нидер килеп бәрелде. Буйтур атыннан очып төште, әрем куакларына битен, йөзен сыдырды, аннары шундук аңын җуйды. Җиргә бәрелүен дә сизмәде ул, аңына килгәндә, ахыргача бергә орышкан угор алыбы, олуг хан кызы Чәчкәне күтәреп, аңа таба килә иде. Чәчкәнең күкрәгендә энҗеләр белән бизәлгән хәнҗәр сабы. Җаек бәк эше!.. Буйтур торды, алып кулыннан Чәчкәне алды. Ул бернинди авырту тоймады. Чәчкәне кулына күтәргән килеш бөтен болын буйлап хазарларны куып килүче Кодрак илханга юнәлде. Аның күзләреннән бертуктаусыз яшь ага. Йөрәге сыкрап җылый иде.
– Нишләттеләр, нишләттеләр сине, Чәчкәм, нишләттеләр?! Чәчкә, Чәчкә… – дип кабатлады ул, ни әйтергә, ни кылырга белми.
Кодрак илхан атыннан төшкән, аңа таба йөгерә иде инде.
Илхан килеп җитте дә Илбарыс кулыннан сеңлесен алды. Беравык күзләренә карап торды, аннары чирәмгә салды, энҗеләр тезеп ясалган хәнҗәрне Чәчкәнең күкрәгеннән тартып чыгарды. Шулчак җан биргән кыз сискәнеп киткәндәй булды, хәтта нидер әйткән сыман тоелды. Кодрак илхан сеңлесенең бит-маңгаеннан үпте, чәчен сыйпаштырды. Аннары ул кисәк торды да әсир төшкән, куллары бер-берсенә аркан белән бәйләнгән хазарлар ягына карап торды. Нидер уйлап, илхан кылычын чыгарды һәм, аңа озак кына карап торгач, коралын елгага ташлады. Чәчкә янына килде, сеңлесен кулларына күтәрде дә арбага салды. Янәшәсендә башын иеп басып торган буйтурга:
– Боер, буйтур, кузгалырга! – диде.
– Атларга! – дип боерды буйтур. – Үлгәннәрне күмү өчен, һәр йөзбаштан ун алып кала. Кузгалырга!
Уң кулы Камай буйтурның атын китерде. Күк кашкасы иясен таныды, буйтурның иңбашын тешләп алгандай итте. Илбарыс атның ял астына кулын тыкты, иркәләде. Аннан атланырга итте, әмма чак кына егылып китмәде.
– Син яралы, буйтур?
Буйтур бернинди дә авырту тоймады, иңбашыннан кан саркып чыккан, кул-бармакларыннан кан тама иде. Икенче омтылуда ул атына атланды. Янә бернинди дә авырту тоймады, үз тәнендәге яра сөйгәнен югалту янында юк кына нәрсә булып калган иде.
34
Биләмҗирдән алып кайткан мәгълүматларны түкми-чәчми сөйләп биргәч, Кубрат хан бик озак хазарларның алай саны турында сорашты. Шунда аңа философ: «Дошман никадәр көчле булса, җиңүченең даны шулкадәр зур булыр», – дигән иде. Кубрат хан ул вакытта философ белән килешмәде. Нигә аңа дан, мине болай да халкым ярата, дигән иде. Хәзер ул аның белән килешә, шул турыда философка сүз кушарга тели, әмма сүзен әйтә алмый тора.
Чатырга йомышчы килеп керде, күзләрен зур ачып:
– Олуг хан, сөенче, Кодрак хан килде! – диде.
Кубрат хан торасы итте, әмма ымсыну гына килеп чыкты, башы да күтәрелмәде.
– Җи-и-ңү!
Кем әйтте моны? Ханмы? Юк, тышта кычкыралар.
Чатырга кече кавхан керде.
– Олуг хан, каган чатырын да алмыйча кача башлады, болгарлар куа киттеләр.
Бу орыш христианнар ел исәбе белән тарих алты йөздә кырык икенче елда булды.
Агулы уктан җиңелчә генә яраланган Кубрат хан чатырында ята, аның ярасын Рум табибы шәмәхә төстәге җимеш суы белән юып тора, аннары кечкенә алтын җам белән эчәргә бирә. Кубрат хан һәр мизгел өчен тартышты. Кайчак аның хәле бөтенләй аруланып киткәндәй булды, олуг хан сөйләшә башлады, сорашты. Хәзер дә ул, бер җам эчемлек төнәтмә биргәч, хәле арулануын тойды һәм карашы белән үзенә кирәк кешене эзли башлады. Карашы аның янә философка тукталды.
– Иоанн Фасиан, – диде көч-хәл белән олуг хан. – Иоанн Фасиан, император…
Ни әйтергә теләде Иоанн Фасианга олуг хан – берәү дә белә алмады, Кубрат хан кисәк хәлсезләнеп китте, табиб аңа сөйләшмәскә кушты. Мәгәр олуг хан ишетә, философтан сүз көтә иде.
– Олуг хан, олуг хан, – диде философ, ашыга төшебрәк. – Император Ираклий Карду шәһәрендә сарациннар белән орышта һәлак булган. Тәхеткә угланы Юстиниан утырган…
Кубрат хан философның сүзләрен аңлавын төшендерергә теләп күзләрен йомып ачты. Олуг хан кисәк торырга итте, ләкин тора алмады.
Чатырга алостаз Дәян килеп керде:
– Олуг хан, Фанәгүрдә грек утын ясаучы Симай атаны үтергәннәр…
Олуг хан көтмәгәндә терсәгенә таянды, сөзеп, алостаз Дәянга карады.
– Дала безнеке, олуг хан! Безнеке! – Алостаз Дәян ханшага таба борылды. – Ханша, орыш кырында кискен борылыш бара, алыгыз кулыгызга хан әләмен, күренегез алыпларга!
Ханша әле Кубрат ханга, әле чатырдагыларга күз йөртеп чыкты, аннары кырт борылды да чатырдан атылып чыкты.
Бу вакытта орыш кырында чынлап та кискен борылыш бара иде, хазарлар урап-урап, килә-кайта орышсалар да чигенәләр, качалар иде инде.
Ханша бик вакытлы килеп чыкты. Тугры хан кызының атта утыруына шаккатмалы иде. Ханша артыннан Кубрат ханның җансакчылары, чатыр тирәсендәге кавханнар, төптәңре Азак чабалар. Ханша кулында Болгар әләме, муенына ураган ефәк шарфы җилферди. Бу хәлне күреп, каганның соңгы алыплары кача, орышырга калган бәкләре дә төрлесе төрле якка сибелә башладылар.
– Ур-ра!
Качып барган дошманны укка алу җиңел иде, әмма кич җитеп кояш баеп бара. Көнозын орышкан болгарлар, хазарларны ерак куып тормастан, кире борылдылар.
Алты төмән алай белән орышка килгән каган, Маныч елгасы буенда кырык мең алыбын калдырып качып китте. Бу тиңе булмаган орышта ике яктан да шулхәтле халык кырылган иде ки, орыштан исән калган болгарлар үз мәетләрен генә дә атнага якын күмделәр. Җиңеп җиңелгән иде Болгар бу орышта.
35
Төн буена йокламадылар. Орыш кырында яралылар ыңгырашты. Кемнедер ярдәмгә чакырдылар, кемдер исемнәре белән якыннарын дәште. Якын-тирәдә бүреләр, шакаллар улады. Аякларында көчкә басып торган алыплар, иртән кояш чыгуга, көнчыгышка карап тезләнделәр. Тәңрегә исән калуларына дога кылдылар, киләсе көннең матур булуын теләделәр.
Ханша Аппак та Тәңредән иң зур теләген – Кубрат ханга гомер сорады:
– Йа Тәңрем! Син – аҗунда, мин – җирдә. Калдыр, Тәңрем, Кубратым янымда, алма җанын, бир гомер… Йа Тәңрем!..
Иртә белән, бер Тәңре белә, каяндыр чатыр янына ап-ак тай килеп туктады. Җанын кая куярга белмәгән ханша чатырдан чыкты һәм каршында ап-ак тайны күреп таң калды.
– Тәңре корбан җибәргән, Тәңре корбан җибәргән! Тотыгыз, тот! Изге, изге җан Кубрат хан! Изге җан! Тотыгыз тайны, тотыгыз!..
Тайны шундук, тотып, ханшага китерделәр. Ханша тайны ак киезгә салып чалырга кушты.
Ап-ак киез китерделәр, аякларын бәйләмичә, тайны ак киезгә ектылар. Дүрт кеше тайның дүрт аягыннан тотты. Төптәңре Азакка пычак китерделәр.
– Тәңрем, – диде төптәңре Азак. – Калдыр Кубрат ханның җанын, без сиңа ап-ак, саф-пакь җан бирәбез. Аның җаны итеп кабул ит, Тәңрем, кабул ит, Тәңрем…
Төптәңре Азак кулларын күккә күтәргән, Тәңредән ханның җанын калдыруын ялвара, аңа ияреп бөтен дала тулы алай Тәңредән хан җанын саклауны сорый иде.
Теләкләре кабул булды: Тәңре кабул итте тай җанын, Кубрат хан күзләрен ачты, үз теле белән ханшаны чакыртты.
– Синең исәнлеккә корбан чалдык, Кубрат. Тәңре колак салды, син сөйләшә башладың, син яңадан безнең янга кайттың.
– Мин үләм, ханша, – диде олуг хан. Кубрат хан чатырдагыларга күз йөртеп чыкты: – Ханша, Чәчкә кызыбыз кайда?
– Ул тиздән кайтып җитәр, ханым…
Кубрат хан карашын Кодрак илханга төбәде:
– Кодрак улым, сеңлең Чәчкә кайда, минем аны күреп үләсем килә…
Кубрат хан көчкә сөйли, менә-менә телдән язар кебек, ул моны үзе дә сизә, әйтер сүзен әйтеп калырга тели иде.
Кодрак илхан әле үзеннән җавап көткән атасына, әле анасына карады. Кубрат хан кузгалмакчы итте.
– Атам, Чәчкә сеңлем… – диде Кодрак илхан һәм теле аңкавына ябышкандай туктап калды.
– Ул исән, Кубрат, кызыбыз исән. Ул җигүле атта кайта, – дип, илхан сүзен элеп алды ханша.
Олуг хан тынычлангандай итте, уллары Аспарух илханга, Балкырга күзләре белән нидер әйтте, аннары бушанып, таралып түшәккә ятты, күзләрен йомды, әмма бераздан яңадан ачты.
– Ханша, – диде ул ишетелер-ишетелмәс кенә. – Ханша, Аслан угланны Патшакаладан алып кайт, Болгарга кирәк ул… – Олуг хан күзләре белән философ Иоанн Фасианны эзләп тапты. – Илче Феофан угланы Константинны иленә кайтарып җибәр… Мине кызым Чәчкә чакыра, ханша… Ак киезгә салып…
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.