Автор книги: Мусагит Хабибуллин
Жанр: Историческая литература, Современная проза
Возрастные ограничения: +16
сообщить о неприемлемом содержимом
Текущая страница: 51 (всего у книги 51 страниц)
– Хан, баш күтәрүчеләрне Кабан күле янына җыйдык. Әмерең бир! – диде.
Моны ишеткән Җик Мәргән чаптырып хан янына килде.
– Баян баһадир, син аларны азат итәрсең. Хәзер үк ямчың аша боерырсың да өйләренә кайтарып җибәрерсең! – диде.
Орыш, кисеш, чәнчешне күп күргән Баян баһадир тирә-якка күз төшереп алды һәм әмир өй түбәсендә җәясенә ук салып торган әмир азатларын күрде дә, янындагы таныш йөзгә игътибар итмәстән, ямчысын чакырып алды һәм кычкырып:
– Кабан күле буендагы баш күтәрүчеләрне өйләренә кайтарып җибәрергә! Хан әмере! – дип кабатлады, гәрчә хан аңа бу боерыкны бирмәсә дә.
Җик Мәргән Сәлим ханга карап алды. Хан, баһадирының әмерен раслап, ияк кенә какты.
– Хан! – диде Җик Мәргән. – Мин сезгә сөенче әйтәм. Янымда кем торуын күрәсезме? Апанай. Ул сезгә сөенче китергән. Урыс кенәзе Олы Оя Всеволод кул астындагы ишләре кыпчак ханы Янтак һәм энегез Мөхәммәтгалимбәк белән Болгарга яу чыккан. Кенәзләр Идел буйлап корабларда төшә, кыпчаклар яр буйлап түбәннән менә. Сезгә, хан, тизрәк Бөек калага кайтырга кирәк! Ашыгыгыз! Апанай, расла сүземне!
– Кодрәтле хан! – диде Апанай.
Шулчак Баян баһадир азатлары арасыннан берәү аны укка алмакчы итте. Иллә өлгерә алмый калды, үз аркасына ук килеп кадалды. Азат ияреннән сүзсез генә ишелеп төште. Сарай ишекләре ачылды, аннан утызлап укчы чыгып басты, җәя керешләре тартылган, хан җансакчыларына төбәлгән иде. Укчылар арасында Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә дә бар икән, ул алгарак чыкты да:
– Кергән капкадан чыгып китүегез хәерлерәк булыр, ханиям! – диде.
Ханның җансакчысы ирдәүкә кызны укка алырга итте, әмма өлгерә алмый калды, үз аркасына ук килеп кадалды. Сәлим хан хәтта аның ягына таба әйләнеп тә карамады, ат башын каерып борды да Нугай капкасына таба чапты. Аңа Баян баһадир азатлары иярде.
1980–1989
Правообладателям!
Это произведение, предположительно, находится в статусе 'public domain'. Если это не так и размещение материала нарушает чьи-либо права, то сообщите нам об этом.